АВГУСТНЫҢ АЛТЫСЫНА КАДӘР
Унсцгезенче елның соңгы көне минем өчен әнә шулай тәмамланды — нидер югалттык, нидер табылды; йомшак якларыбыз да ачылды, көчле якларыбыз да... Олькеницкийны үтерүчеләр килеп капты. Таняны чактан гына югалтмадым. Әйтергә ансат! Леонид Заковский 1 июльдә Мәскәүгә кайтып китте, мине әлегә Казанда калдырдылар Үзем дә бик атлыгып тормый идем, күнектем, шәһәрне яраттым Жэйнен ин эссе ае Казан чекистлары өчен моңарчы булмаганча тагын да кайнаррак булып чыкты, эштән аерыла алмадым Таня яныннан болай жиңел генә китә дә алмый идем, ул үзе беләдермеюктырмы, соңгы көннәрдә ул миңа үтә кадерле, чамасыз кыйммәтле бер затка әйләнеп бара Рухи таянычым дип атасам да дөрес булыр. Аны югалтырга курка идем мин хәзер. Ташлап китсәм бу матавык заманда ни булмас та, нинди хәлләр очрамас дисен Университет тәмамлап югары белем алырга өлгермәсәм дә, иске китапларны, борынгы кулъязмаларны актарырга гомер-гомергә яраттым. Аларда адәм баласының зирәклеге дә. тинтәклеге дә берегеп калган. Кеше артык картаймастан да элек, билгеле бер яшенә житкәч, үзеннән соң ни каласы турында уйлана башлый Әйе, кеше гомере гажәп кыска һәм ул тиешле, мәгънәле чорларга искиткеч тапкыр бүленгән — үзеннән соң ни каласын уйлый башлавы аның картлыкка күчү чоры. Көн саен кайнар ижат дәрте белән янып яшәгән даһи гына гомер агышы турында уйланмый! Шуңамы, аның кайнар дәрт, сүнмәс жан учагында туган әсәрләрендә заманның үлемсезлек билгеләре чагылыш таба Даһи эчке сиземләү белән заманның бар булган төсмерләрен тоя ала. Пушкин белән Лермонтов, Бетховен белән Моцарт әнә шундыйлардан. Үз заманнарында аларга мөнәсәбәт төрлечә булып, алар якты дөньядан гадәттә иртәрәк, күп очракта үз ихтыярларыннан башка китеп барганнар. Вакытлар узу белән алар исеменә нисбәтле һәр нәрсә изгегә әверелгән, бөтен тормышлары илаһи итеп сурәтләнгән, кимчелекләре исә язмыш иркәләгән жаннарның гөнаһсыз шуклыгы булып кына телләрдә калган. Без, яшьтән үк Лермонтовның гүзәл шигырен укып, Пушкин күкрәгенә кургаш ядрә кереп гомерен чикләгәнен беләбез. Гәрчә бик күпләр аның күкрәге түгел, корсагы яраланып, перитониттан үлүен Ахыры Башы журналнын 9 нчы санында дә беләләр булыр. Медицина раслаган шушы хакыйкатьнең бозылуына берәүнең дә исе китми: чөнки Пушкин белән Лермонтов дөньяга гүзәллекне шулкадәр мул бүләк иттеләр ки. алар безнең инануыбызча, күкрәккә күкрәк килеп, бары тик ирләрчә горур үлә алалар да! Даһи кеше ямьсез яки куркак була алмый ди безнен аңыбыз һәм чыннан да. хакыйкатьнең һәр хәрефенә ябышып ятуның кирәге бармы икән?! ♦ Бу очракта да шулай, кургаш ядрә бөек Пушкинның күкрәгенә генә | кадала ала! Фән һәм тикшерүләр исә хакыйкатькә таянмыйча яши алмыйлар. < чөнки ансыз дөрес нәтиҗәгә ирешеп булмый Вакыйгаларның характеры 5 да. бер-берсен тулыландырып үсеп баруы да нәкъ заманыыдагыча ачылыр- з га тиеш Буыннар алмашынып, җиргә һәм фәнгә яна кешеләр килгәч. | без яшәгән чорда булып узганнарны үзгәртеп язасыларын чамалый X идем мин Алар без белгәннән күбрәк беләчәк, вакыйгаларны нәтиҗә- = ләр югарылыгыннан калкурак күрә алачак. Алар. Маркс тәгълиматына 3 таянып, «яна җәмгыятьнең элгәрен капитализм әзерләде» дип төпле g сүз әйтеп нокта да куячаклар Болары әле алда булыр, ә без, интегеп-тилмереп. бик күп сорауларга * җавап эзләдек. Тормышның һәр очрагына яраклы рецептның булмавын, х була алмасын белгән хәлдә тырмашып-тырмашып эзләдек Без өлкәннәр. “ ил аксакаллары белән кинәшепаңлашып, революцияләр тарихын яктырт- = кан китапларны кат-кат актарып хакыйкатьнетабарга. белергә тырыштык. “• Безнең арага килеп кергән очраклы бушбугазлар, «күпбеләмлек» чиренә * чорналган сул эсерлар белән бәхәсләрдә безгә Англия. Франция, Париж - коммунасы һәм Россия тарихы ярдәм итте. Россия тарихы күп тар- * маклы зур тарих, аның дәвамында буыннар гына т^гел, халыклар алы- тынган, берәүләр килгән эз калдырган, берәүләр килгән эзсез- 5 писез югалганнар. Нигә? Нилектән алай? Кайберәүләр «Буталчык заманда яшәгәнсез, рәхәт күрмәгәнсез»,- дип. безне ышандырырга азапланса да. без үзебез яшәгән заман белән горурланабыз. Безне барыннан да бигрәк яңа җәмгыятьтә — көчебезне.вакытыбызны, кирәк чакта гомеребезне дә биреп корган яңа җәмгыятьтә яшәргә тиешле кешеләр тормышы кызыксындыра иде. Без барыбыз да бер нәрсәгә инанабыз, бер җәһәттән иманыбыз камил: авырлыклар узар, дошманны тар-мар итәрбез, җимерекләрне торгызырбыз, аннан соң ни булыр? Барыбызның да ул якты көннәргә барып җитә алмаслыгын белә идек, әмма барып җиткәннәрнең бик бәхетле булуын тели идек. «Корбаннар юкка булмады!» — дип әйтерлек заман килсен иде! Еллар үткәч, безнең хакта да китаплар язылыр. Китапларның үз укучысы булыр Кем язар икән дә ничек язар? Ул язганнарны яна заман кешеләре ничек кабул итәр? Күптән түгел генә тагын бер «ачыш» ясадым Уртакул язучы, даһига караганда, үз чорын яхшырак һәм төгәлрәк ачып сала. «Уртакул» үзе яшәгән заманның стандарт фикерләреннән узып китә алмый, ул алга ыргылмый, хәленнән дә килми. Даһи исә заманның гали генә бер вакыйгасында гомум кеш ел ек орлыкларын яки сирәк очрый торган, башкалар әле танып-белергә өлгермәгән күренешләрне дә абайлап ала... Мәгәр мин безнең хакта тегеләренең дә. базарының да күбрәк язуын теләр идем Сизенмәстән хыялга бирелдем, ә тормыш чынлыгыннан ычкынып китеп булмый, ул хыялга караганда да аяусызрак һәм фаҗнгалерәк- «Без дөньяда ни гадел көрәш алып барабыз»,— дидек. Ә менә кичә спекулянтлар эшен карадык Шуларның байлыгын конфискацияләгән, шул мөлкәтнең бер өлешен бүтәннәр аша базарда саттырган, чекистлар арасына үрмәләгән бер бәндәне атарга туры килде. Нәсел-нәсәбе таза, эшче арасыннан чыккан, җыелышларда кулын иң элек күтәргән, күрер күзгә гап-гади кеше... Вакыйгаларны гына түгел, кешеләрне дә анлау кыен каймакта. Я, ни этәргән аны бу җинаятькә? Ул да безнең белән бергә якты киләчәккә омтыла иде бит?! Сул эсерлар һаман канга тоз сала. Мин Вера Петровна Брау деның шулар арасында әгъза булып торуын аңламыйм, бу турыда әйтергә дә йөрим, җае гына чыкмый. Мин болай, узып барышлый гына, тиктомалдан кешенең иманына кагылырга базмыйм. Ярамый да. Эсерлар комитеты Казанның Большой Проломный һәм Университет урамнары чатындагы бинада Шейнкман берзаман ал арны, усал шаяртып, «җимерүче большевиклар» дип атаган иде Күп нәрсәләрдән риза бул- масак та әлегә Вера Петровнага бәйләнер урын юк, без бергә. Мәгәр нәразыйлык һаман арта тора. Июнь азагында сул эсерлар партиясе Үзәк комитетының Брест солыхын көчләп өзү турында карар кабул итүебезгә көне-сәгате белән килеп иреште Мәскәүдә Германия илчелеге хезмәткәрләренә һөҗүм — бу карарны тормышка ашыруның башы булды дисәк тә ярый. Шул чакта ук Мәскәү консерваториясенең кечё залында сул эсерлар партиясенең 3 нче съезды җыелды Партияләрендә ул чакта сиксән меңгә якын әгъза исәпләнә иде. Съезд материаллары матбугатта игълан ителмәсә дә. белдек, сул эсерлар. Совет властена шелтә белдереп, тәнкыйтьләп кенә калмаганнар, алар власть өчен большевиклар белән көрәшергә, дәүләт башына менеп утырырга ниятләгәннәр. Партия лидеры Мария Спиридонова болай дип чыгыш ясый: «Безнең партия массаларны күтәрелешкә өндәп, восстание барышында ут төртергә, котыртырга, кирегә сукаларга, кыскасы, бар җаваплы- лыкны үз өстенә алырга тиеш Бары тик күтәрелеш аша гына без үз өстебезгә ябырылган афәттән котыла алачакбыз» Съездда Казан делегатлары Андрей Колегаев. Илья Майоров һәм Казимир Шнуровскийлар да авыз йомып утырмый, алар губернада өч меңгә якын эсер барлыгын, губбашкармада сул эсерларның күпчелекне тотуын мактанып белдерәләр Колегаев алай да крестьяннарның немецлар белән яңа сугышны теләмәүләрен, совет власте сәясәтенең байтак пунктлары, җөмләдән, азык-төлек программасы белән килешмәсәләр дә, властька каршы күтәрелергә риза түгеллекләрен икърар итә Әмма партия җитәкчелеге съездда кораллы күтәрелешкә чакыруны уздыра «3 нче съезд. — диелә аның резолюциясендә,- үзенең тәэсир итә алу көче һәм партия аппараты катнашы белән совет сәясәтен хак юлга төшерергә тиеш» Ни дигән сүз иде бу? Байтактан бирле сүздән коралга күчәргә кызышып яткан сул эсерларның ачыктан-ачык көрәшкә чыгулары идеме? 1918 елның 4 июлендә Советларның 5 нче Бөтенроссня съезды ачылырга тиеш. Сул эсерларның бу көнне фетнә белән билгеләп узарга ниятләвен безгә Дзержинский һәм Петерс хәбәр итеп кисәттеләр Шул уңайдан сул эсер җитәкчеләренә күз-колак булырга тәкъдим ителде, чекада эшләүче сул эсерларга тулысынча ышанмаска кушылды Казанда урнашкан Көнчыгыш фронтның командующие сул эсер Муравьевка һәм өлкәдәге кулакларның баш күтәрүләренә аерым игътибар итәргә боерыл- ды Сул эсерлар ничаклы нык әзерләнсәләр дә. Казан чекистлары бу фетнәне дә булдырмый калырга тиешләр' Без соңгы вакытта бишәү — бер-беребезгә тулысынча ышана торган биш большевик кына җыелып сөйләшә идек: Кин, Таһиров, Аристов, Вәлиуллин һәм мин Саклык чараларын көннән-көн арттырабыз, чөнки бергә эшләүче башка иптәшләрнең язмышы хәзер тулысынча безгә бәйләнгән Яңа шартлар туса, алар үзләрен ничек тотарлар? Революцион намуслылык, партия дисциплинасы гамәлдә калып, халык алдындагы бурычларын башкарып чыга алырлармы? _ Казандагы гомуми хәл батайрак иде: Советларның 5 нче съездына сайлау исемлекләреннән 8 большевик, 18 сул эсер һәм бер партиясез бара Тагын ике коммунист - Измайлов белән Шейнкман, бер сул эсер — Шляпников исемлектән тыш барачаклар Алардан алдарак үз съездларына киткән рул эсер делегациягә Мәскәүдә кушылачак Сигез большевик азрак шул! — дидем мин Межлаукка. Категаев * турында фикер алышырга Межлаук янына кергән идем. Межлаук минем 5 Һушымны ала язды Китәр алдыннан Колегаев минем янга кергән иде,— диде военком < Межлаук Мәскәүдән җаваплы кешеләрнең берсе сорады дип, миннән 5 биш пот динамит бирүне үтенде. 2 Бу хәбәрне иптәшләргә җиткердем Межлаук биргәнме соң? — дип сорады Таһиров Бирүен бирмәгән, әмма ул да бик гаҗәпләнеп калган Каян = чыккан андый үтенеч? Мәскәүдән кем сораткан? Кемгә кирәк булган £ шулкадәр динамит? Нигә5 Съезд алдыннан бит! Димәк, атар нидер £ маташтыралар! Бу хәбәрне телефоннан Петерска җиткердек: «Съезд алдыннан _ мәскәүле сул эсерлар биш пот динамит соратканнар!» Бу сәер һәм бик күңелсез хәбәрдән соң без сул эсерларга башка - күз беләнрәк карый башладык Казанда сул эсерлар комитетын Зубарев = җитәкли Комитет членнары Колегаев. Майоров. Пономарев. Попов < безгә бик билгеле кешеләр Губернада сул эсерлар газетасы «Жир һәм х ирек өченжнец башында да сул эсер - Шнуровский Хәтта губерна газе- £ тасы «Революция байрагы»н да сул эсер Ионов чыгара' Әгәр алар партиясе җитәкчеләре безгә каршы күтәрелсә — газеталар нишләр5 £ Колегаев. Ионов. Шпуровскийлар акылсыз егетләр түгел, әмма алар а артында торган өч мең кеше кая таба карар? Кул кушырып утырырлармы5 - Шәһәрдә эсерларның кораллы ике дружинасы, ике йөзгә якын кораллы * сугышчылары, пулеметлары, винтовкалары, гранаталары бар' Көнчыгыш фронтының баш командующие сул эсер Муравьев карамагындагы кораллы гаскәрне дә саный китсәң.. Алар нишләр дә кайсы якка борылыр? һәр революция, француз революциясе кебек үк. үз Налолеонын тудыра Михаил Артемьевич Муравьев иске армиянең подполковнигы, сәяси яктан тотрыклы кеше түгел, тәкәббер, данга һәм мактауга сусаган, үзен бик зурга куя торган чуар җан иде. Россия революция сендә Наполеон булу бәхете аңа. Муравьевка язган дип ышана торган буш куык иде 1917 елның ноябрендә Смольныйга килә ул һәм Совет властена хезмәт итәргә әзер икәнлеген белдерә Керенский Красновның революцион Петроградка һөҗүме вакытында шәһәр оборонасын җитәкли, соңрак Петроград оборонасының командующие була. Сәләтле һәм баТыр офицер буларак таныла 1917 елның декабренда Антонов-Овсеенко җитәкләгән совет гаскәрләренең штаб начальнигы итеп билгеләнә Калединның ак казаклары һәм Үзәк украин радасының гайдамаклары белән сугышларда катнаша. Аннары аны совет гаскәрләренең командующие итеп күтәрәләр Монда инде анын сәләте, сәләтеннән дә бигрәк тотнаксызлыгы ачы ла башлый 1918 елның апрелендә яңа назначение алырга дип Муравьев Мәскәүгә чакырыла Дзержинский ревтрибуналның тикшерү комиссиясеннән Муравьевны кулга алып гаепләүне таләп итә. «Комиссия Муравьевның совет властена яраксыз командующий булуы турында хәбәрләр алды. Гаепләүләр төп бер юнәлешкә кайтып калалар: иң әшәке дошман да мондый кот очарлык үч алуларга маһир түгел Атулар, базыклыклар, тилелекләр, җиңүдән соң солдатларга шәһәр-авылларны таларга тап шыру Болары белән ул безгә чиксез зыян салды Халыкны безгә каршы аякландырып, ул бөтен башбаштаклыкны совет власте исеменнән башкара» t Муравьевны шунда ук кулга алалар, әмма кайбер хәрбиләрнең үтенеченнән сон азат та итәләр. Алай гына да түгел, озакламыйча аны республиканың төп фронтына әйләнгән Көнчыгыш фронтының командующие итеп билгелиләр... 20 июньдә ул штабы белән Казанга килеп төшә һәм Щетинкин номерларына урнаша. Чекага хәбәрләр ява башлады: Муравьев бөтен митингларда катнашырга тырыша, сул эсерларның барлык җыелышларына бара, кемгәдер тәлинкә тота, кемнәргәдер койрык болгый, котырта, астыртын яный, куркыта, чакыра — кыскасы, тик торганы юк! Хәбибулла Вәлиуллин ике хәбәр китерде. Берсе — Муравьевның Казаннан фронтка китүче кызылармеецлар алдында ясаган чыгышы. Ул үзе җитәкләгән ставка исеменнән мөрәҗәгать итә. «Без сезнең белән бөек эшләр башкарырбыз! Кулга төшкән һәр шәһәрне мин сезнең ихтыярга тапшырам. Ж.иңел яраланганнар 500 сум алачак, һәлак булганнарның гаиләләренә миннән меңәр сум! Сүземдә торуымны минем белән Украинада булганнар расласын! Безне бөек эшләр көтә!» — дип кабатлый командующий. — Моны ничек аңларга? — диде аптырап Хәбибулла. — Аңлау кыен түгел түгелен, хәбәре бик начар! Ул Наполеон булып кылана, кызылармеецларны ялланган солдатлар урынына күрә. Революция өчен көрәш юлындагыларны олы юлдагы талаучыларга тиңли. Вәлнуллинның икенче хәбәре тагын да аянычлырак иде. - Бусына үзем шаһит,— диде ул.—Мин дә Муравьев бүлмәсендә идем Хәрби контроль башлыгы Файерман да шунда. Берзаман 1 нче Казан совет иреклеләре полкының командиры белән комиссары килеп керде. «Панк фронтка чыгып китүдән баш тарта, бүгенгәчә солдатларга июнь ае өчен хезмәт хакһ1 түләнмәгән, бүген егерме алтысы!» — диде командир «Ах, әле сез революциягә хыянәт итәсезме? — дип акырды Муравьев.— Хәзер үк икесен дә атарга приказ бирәм!» Файерман, куян җан. револьверын чыгарып командирга төзәде, чакмасына да басты, револьверы гына атмады. Муравьев: «Тукта!» — дип боерды. «Командир да. комиссар да иртәгә полкны походка тулы әзерлек белән пристань мәйданында тезәләр, китәр алдыннан мин алар белән сөйләшә белермен!» — диде. Икенче көнне мин анда төштем, Муравьевның сөйләгәнен үз колагым белән ишеттем. «Сез, солдатлар, буржуйлар кесәсен калынайтыр өчен түгел, Октябрь революциясе казанышларын яклар өчен барасыз»,— диде. Полк пароходка төялә башлаганчы, шунда торды. Аннары: «Ярый, төялмәсәгез, мин сезгә күрсәтә идем!» — дип китеп барды. Иртәгәсен аңа, полкның күп өлеше пристаньда калды, дип хәбәр иткәннәр. Ул шунда ук ике броневик җибәреп, китми калган солдатларның һәммәсен юк итәргә боерган. Броневиклар барган, ата башлаганнар, кызылармеецлар патруле килеп чыгып кына чуалышны туктаткан. Мин Вәлиуллин алдында ук Межлаукка шалтыраттым. — Шашкан кеше ул, тинтәк! — диде военком — Миңа әллә нинди тузга язмаган приказлар биреп ята. Бер сүзе икенчесенә капма-каршы килә. Бүген әйткәннәрен иртәгә тәмам оныткан була... Хыянәтче ул, болгаткыч таяк! Фронтта подполковник булмаган ул, капитан килеш йөргән, подполковник дәрәҗәсен аңа Керенский — мөгезсез кәҗә биргән! — Нигә кулга алмыйбыз соң аны? — Ашык-пошык кына кулга алып кара! Командующий, җитмәсә сул эсер... Тагын киңәшмәгә җыелдык, белгәннәремне Кинга җиткердем. — Муравьев кылган гамәлләре белән, чыннан да. зур шик тудыра,— диде Кин.— Тйк ул кадәр холыксызланырга да урын юк Аның адьютанты Александр Логинов — безнең кеше. Моны истән чыгарырга ярамый. Дөрес, ул артык яшь. Муравьев аның кем икәнен сизенәдер, бәлки, әлегә аны-моны белдерми. Логинов мине соңгы көннәрдә Муравьев төрле адресларга суккан берничә телеграмма копиясе белән таныштырды Мәсәлән. нарвоенкомныи оператив бүлегенә егерме алтынчы июньдә киткән телеграмма. «Без армый-талмый әзерләнәбез һәм тиздән гажәеп хәлләр /канланачак. Башлаган эш тиз тәмамланачак Гаскәрләр мине һәр жирдә алкышлап каршылый, фронтта да эшләр яхшыга бара» Яки менә хәрби ведомствода эшләүче берәүгә ул бат ай дип хәбәр итүне кирәк таба * «Гаскәрләр мине алкышларга күмгән саен, комиссарларның карасы коела. 2 Мина үпкәлиләр, өнәмиләр, гаскәрләргә мөрәжәгать итсәм, үз имзаларын * янәшә куймыйлар, сүзләремне ирештермиләр, тоткарлыйлар Донослар- < дан бик куркам Төп эшемә ачыктан-ачык тыгылмасалар да. акрын-акрын 5 аяк чалырга маташалар, һәркөнне үз жанын куркыныч астына куйган з кешегә ышанмауны ул болай бәяли: «Мехонишин командировкасы мине 5 куркыта Бу яна революцион штабларга өмет бик аз Шундый штабка - килеп каптым, бөтенесен рәттән асып куяр идем!» Кин, «танышыгыз» дигән сыман, безнең алга кәгазьләрне чәчеп и ташлады Димәк, Муравьевтан шикләнүләребез юкка гына түгел икән, = чека председателендә шактый кыйммәтле информация тупланган Кемнәр " белән генә эш йөртә диген син аны: оператив бүлеккә хәбәр сала ла. х хәрби ведомствода эшләүчегә ачыла. Иш ишен таба - Бер нәрсә ачык—ул комиссарлардан курка Бу гади тәкәбберлек “ кенә түгел инде. Курка икән сәбәбе бар Сәбәп нәрсәдә? Үзенең = астыртын уе бармы, әллә башка берәүнең ихтыярына буйсынамы5 Рев- k военсовет председателе Кобозевның хәбәре дә игътибарга лаек, иптәш х ләр Кобозев фронтта чактан файдаланып. Муравьев политкомиссар - Благонравовның урынбасары итеп сул эсерны билгеләгән Кобозевның кая - булса да киткәнен көтеп кенә тора, губбашкармадагы жаваплы урыннарга " тизрәк сул эсерны китереп тыга икән! Хәбәрләргә караганда. Муравьев 3 штабында, ничә карама, элекке офицерлар айкала, черкеска кигән купшы - кешеләр керен чыгып йөри, эсер максималистлар отряды командиры Тро- * фимовский көне-төне шунда. Әшнәсе! Аның кешеләре, эчеп, шәһәрдә шау-шу кубаралар Игътибар итегез: крепостьтагы серблар отряды комай диры майор Благотович та аңа әшнә’ Бу батальон офицерлары совет властен өнәмиләр. Аристовның хәбәр итүенә караганда. Благотович Сербиянең король хәрби миссиясе белән багланышта тора. Казан хәлләрен чит дәүләт илчелекләренә шул хәбәр итә! Кнн боерык биргән тонга күчте Шулардан чыгып, минем тәкъдимем: безнең чека составында өч оператив группа булдырырга Николай Семенович Дунаев житәкләгән группа «Ватанны һәм ирекне саклау союзы» кешеләрен — Савинков койрыкларын эзләүне дәвам итсен. Муравьевны күзәтеп, аның яраннары нын хәрәкәтен билгеләп, кирәк чакта ашыгыч чаралар күрүне Евгений Антонов группасына йөклибез Антонов Донбасстан килде, шахтер, большевик, Донецк чекасында эшләгән Инде сул эсерлар артыннан күзәтү кебек катлаулы бурычны Вера Петровна Браудега тапшырыйк Дөрес, ул үзе дә сул эсер, әмма күп жәһәттән коммунистларга якын тора Минемчә, аңа ышанырга ярый Җитәкчеләр үз карамакларына биш- алты кеше сайлап алсыннар Планнарыгыз, нинди чаралар билгеләвегез турында миңа ашыгыч хәбәр итегез Куркыныч бөтен яктан да яный, шуны онытмыйк! Киңәшмә бетте, таралдык, әмма эш кимемәде, артты гына Хәзер уйлап баш ватам «Нигә әле без барысын да алдан күреп бетерә алмадык та. Казандагы контрреволюцион подпольены кырып себереп ташламадык?» дигән сорау туа Хаклы сорау Аңа жавап бирү дә ул кадәрле үк кыен түгел. Әйе. без бик аз идек, булганнарыбыз ный да эш тәжрибәсе кечкенә, вакыйгалар исә ашыгыч туа торды, үсеп, алга ыргылды, жәелде. киңәйде, бер урында эш бетте дип исәплисең, ә ул әрсез сарут кебек әллә кайларга тармакланып тамырланган була Утап ыргыттык, бетте дип уйлаган жирдә өр-яңадан шытып чыга Илне . дошманнар камаган, илне эчтән дә дошманнар урап-чурап алган иде 2 лачак»,— дип тә ачыклаган Колесников Шуннан мин реввоенсовет председателе Кобозев янына бардым Ул да белә икән! «Әйе. - ди. «махсус армия» дигәннәре сул эсерлар укмаштырган нәмәрсә. алар шуны төзеп. Брест солыхын өзәргә тырышалар, ниятләрен тормышка ашырыр өчен гаскәр җитәкчелегеннән коммунистларны куарга җыеналар » Кобозев мин барында реввоенсовет утырышын җыйды Нинди карарга килделәр? Кобозев «махсус армия» хакындагы приказны юкка чыгарды. Ну чинадылар инде сул эсерлар' Үкчә белән идәнгә тибәләр' Кобозев нык торды мобилизацияләнгән офицерларны хәрби комиссариатлар аркылы фронт частьләренә таратырга кушты Алай да Колесников, офицерлардан иң якыннарын алып. Муравьев штабында оялап калды Командующийның боерыгы шундый, имеш Антонов миңа нидер язылган кәгазьләр сузды. — Болары Муравьев узган юллар турында белешмәләр. Кем булуы, характеры, багланышлары, көчле һәм йомшак яклары турында, таба алганнарның барын да теркәдек.— Мин кәгазьләрне кулга алуга, Антонов арадан берсен аерып күрсәтте.— Бусы минем үз «хатирәләрем» Күптәннән белә.м мин ул «Наполеонны»!.. «Украинада чакта Муравьевның начальнигы булган Антонов-Овсеенко белән очрашканым бар Муравьев турында да сүзләр булгалады Хәтеремдә, АнтоновОвсеенко аны болайрак бәяли иде: «Муравьев төп эшен онытып, үз-үзенә соклану сөременә уралып яшәде. Кайнарлыгы белән башкаларны да үзенә тартучан. Аның характерының асылы - үз шәхесе белән артык дәрәҗәдә мавыгу, соң чиккә җиткән соклану Ул үзен табигатьтән дә өстен көчкә ия булган зат дип исәпли, тирәягындагыларга да шушы фикерне сеңдерергә омтыла, башкаларны ышандыра ала Башкаларның ышануында булса кирәк аның көче...» Арага Муравьевның биографиясе да теркәлгән. Молодцы, егетләр, тапканнар .. «Ярлы крестьян баласы Җирле байгуралардан берәвесе аны үз тәрбиясенә ала, укытучылар семинариясенә җибәрә. Аннан юнкерлар училищесы, аны тәмамлап, Беренче Невский укчы полкта хезмәт итә. Балда бер офицер белән ызгышып, аны үтерә. Ристаннар ротасына оза- тыла, батырлык күрсәтеп офицер дәрәҗәсен кире кайтара. Рус-япон һәм Беренче бөтендөнья сугышларында катнаша 1917 елда Керенскийга удар батальоннар төзергә киңәш итә Корниловка каршы сугыша, Керен- скийдан өметен өзгәч, сул эсерлар ягына тайпыла. Украинада совет власте ягыннан Керенский-Красновка каршы сугыша » Боларын якынча мин белә идем инде Антонов-Овсеенко белешмәсендәге бер фикергә игътибар иттем. Җитди искәрмә иде бу! Штаб начальннгы итеп Муравьев билгеләнгән армия Украинага юнәлгәч, Ленин Антонов-Овсеенконы «Уяу булыгыз, сезнең карамакка тапшырам!» — дип кисәткән. Димәк, Ленин башта ук Муравьевка ышанып бетмәгән! Ниһаять. Муравьевны Казан җирлегендә күргән чекистларның җыелма фикерләре «Үз-үзенә гашыйк бушбугаз, җилкуар » һм-м, өстән караганда шулай күренәдер дә, эчендә ни? Эчендә?! Тышкы яктан мин дә аны беләм: арык төз гәүдәсен, кечкенәрәк баш өстендә кыска калдырып алдырган көмешсыман чәчләрен, чыңгылдап торган тәэсирле тавышын, чыңлап торган шпорларын, гап-гади фикерне дә митингларда күнеккәнчә күпертеп, тантана белән сөйләргә яратуын белеп бетердем Чекистлар тагын бер кыйммәтле фикер өстәгәннәр «Сәяси яктан тотрыксыз, фикере чикләнгән, тар». Тар диләр Хәнҗәр дә тар — үзенә юл яра Күпме җаннарны харап итә... Әһә. тагын бер белешмә: «Немецлар Одессага һөҗүм итә башлагач, Муравьев Мәскәүгә китә, анархистлар ягыннан йөргәнгә күрә аны кулга алганнар Партия һәм хәрби җитәкчеләреннән унөч кеше - шул җөмләдән Антонов-Овсеенко һәм Муралов үтенече буенча азат ителгән. Көнчыгыш фронт оешкач, аның командующие итеп Антонов-Овсеенконы җибәрергә уйлыйлар, әмма ул бер шарт куя: «Бөтен властьны һәм җаваплылыкны үземә тапшырсагыз — барам, юк икән — башка кандидат эзләгез!» — ди. Муравьев кандидатурасын шул чакта Троцкий тәкъдим итә. «Украинадан соң җитәрлек ял итте, тумыштан хәрби кеше, хәзер сугышка ыргылып тора»,— дип мактый Шулай итеп, Муравьев Казанда пәйда була . «Безнең башка бәла!» — дип әйтер идем, Муравьевны кая куясың? Бездә булмаса, башка бер урында совет властена мәшәкать тудырып, комачау итеп йөрер иде. Бездә тек бездә.. Бар булган кәгазьләрне җентекләп укып чыккач, түземсезлек белән көтеп утырган Антоновка карадым Шахтер егет, яна пешеп өлгереп килгән чекист, ә ни арада күпме материал туплаган! Олькеницкий искә төште: «Егетләр көнләп түгел, сәгатьләп үсә». Антонов. Таһиров кебекләргә ышанырга була, революциядә үзең чынчынлап таянырлык көрәштәшләрең булганда, көрәшнең мәгънәсен тирәнрәк аңлыйсын. Мин Антоновка рәхмәт әйттем * — Рәхмәт. Михаил. Муравьевтан күзеңне ычкындырма Яңа нәрсә з сизелә калса, шунда ук хәбәр иттер Ул нидер маташтыра дисең, аның маташулары элегрәк башланган инде! Гади генә биография дә кайчагында < күп нәрсә сөйли. Гаугалы бәндә, авантюрист Революцион кузгалышлар- 5 да авантюристлар суны болгатырга, болганчык суда бөтен балыкларга з хуҗа булып калырга омтыла! Группаңа рәхмәт әйт. саклыкны икеләтә. 5 өчләтә арттырсыннар Антонов китүгә, бүгенге газеталарны керттеләр Кичәгеләр дә укыл- = маган килеш ята. өченче көнгеләрен дә аннан-моннан гына караштыр- G ган идем Өч көнлекне бергә җыеп укыштырып чыктым Газеталар сугыш эшенә, тизрәк коралланырга чакырулар белән тулы. * Казан советы эшчеләре ачыктан-ачык язалар: «Без Петроград. Мәскәү. _ Кубань эшчеләреннән кимме әллә? Алар революция алдында үз бурыч- х ларын аңлап, беренче чакыру ишетелүгә, көрәш сафларына басачак f Без. Казан завод фабрикаларының эшчеләре дә. үз сәяси органнарыбызs ныц чакыруын чын күңелдән кабул итеп, көрәшнең алгы сызыгында булачакбыз!» в Әйе. май башларында дошманның фетнә әзерләве ачык иде. июль £ башында да бу хәл үзгәрмәде: дошманның күтәрелешкә омтылышы * тагын да ачыкланды, дәлилләр белән ныгытылды Бер нәрсә хәзер с безнең өчен сер түгел иде: кичә безнең белән янәшә барганнар бүген 2 безгә каршы күтәрелеп чыккан дошман ягына авышып бетте диярлек “ Чишелеш без көткәнгә караганда да тизрәк килде. 1918 елның 4 июлендә Зур театр бинасында Советларның 5 нче Бөтенроссия съезды ачылды Күп еллар узгач инглиз дипломаты атаклы шпион Роберт Локкартның съезддан алган тәэсоратын укырга туры килде «Свердловтан уң кул якта һәйбәт киемнәрдән, кырынган, мөгаен, тәрбияле сыйныф вәкилләредер, сул эсерлар утырган Камков. Карелин, янәшәдә Черепанов, иң кырында партиянең җитәкчесе утыз ике яшьлек Мария Спиридонова. Ул тыйнак кына киенгән, чәчен артка кайтарып тараган, пенснесы белән өзлексез уйнап утыра. Чеховның «Өч бертуган кыз» пьесасыннан укытучы Ольга диярсең! Ә бер ноктага төбәлгән карашы кичергән тазапларының эзсез үтмәвен сөйли Сәяси җитәкче буларак ул эшлексез, дуамал, алай булса да даны ифрат киң таралган Партия членнары өчен ул үрнәк, иярергә лаек ханым'» Мин Спиридонованы ВЦИКнын крестьян секциясен җитәкләгән ча гыннан ук беләм. ул анда үзен тиз арада тискәре, дуамал, күкерт булып кабынучан итеп танытты, шушы сыйфатлары аша гомерендә байтак газап ашады Күпләр шул сәбәпле аның чиксез гөнаһларын кичерә килгәндер дә.. Уналты яшеннән Тамбов эсер дружинасына кереп, крестьяннарга китергән авыр газаплары белән дан алган явыз вице-губернаторны атып үтерә. Үлем җәзасына хөкем ителеп, бераздан бу хөкем гомерлек каторга белән алыштырыла Жандармнар һәм төрмә хаднмнәре тарафын нан чамасыз күп тукмалган, сансыз исәпсез көчләнгән хатын Аның сабырсызлыгы. тәвәккәллеге мәгълүм, аның хакындагы риваятьләр телдән телгә күчеп ил гизә иде Спнридонованың бу сыйфатлары кайнар июль көннәрендә тулы чагылыш тапты Съезд делегатларының өчтән берен сул эсерлар алып тора Моңарчы аларның бодай хәтәр тузынганын күргән юк нде. Чыгыш ясаучы больше- внкларны алар туктаусыз бүлдерәләр, «Брест солыхын өзәргә!»—дНп котырынып акыралар, «Комбедларны куабыз, крестьян восстаниеләре күтәреп большевикларсыз гына Советлар төзибез»,—дип кычкыралар Без ул көннәрдә делегатларның чыгышы басылган газеталарны тет кәләнеп беткәнче укып, бәхәсләшә башладык. Иң нык ачу куптарганы әлеге дә баягы Спиридонова чыгышы булды. . Мин,—дип башлаган ул сүзен,— хәзер большевиклар партия- . сенен аяусыз дошманы рәвешендә чыгыш ясыйм. Мин, төрмәдән чыкканнан бирле, алар белән бергә көрәштем, социал-революционерлар партиясендә даими әгъза булып торып, аларга бик күп ярдәм күрсәттем. (Залда көлү). Социалреволюционерлар партиясен урталай бүлеп, уңнар бездән аерылгач, безнең төркем, сул социал-революционерларның нәни генә төркеме исән-аман яшәсен өчен бик күп көч куйдым. Мин крестьян нар белән береккән, сез. залда утыручы крестьян большевик иптәшләр. < шикләнмәгез. (Залда тавышлар «Оятсыз!») искиткеч нык береккән Шул көннәр газетасыннан күчереп алган бу өзек съездда булган хисләр киеренкелеген генә түгел, бәлки ике сәяси партиянең ил киләчәге турындагы бәхәстә фикерләр сугышы турында да ачык сөйли. Бу гади талаш, каприз гына түгел, бу кушылмаска аерылышу иде. Спиридонованың истерикалы өндәүләре, сул эсерлардан башка җитәкчеләрнең әле карга булып каркылдап, әле сандугач булып сайрап маташулары съездда хәтта үз партия әгъзаЛарын да артларыннан ияртә алмадылар Аларның мәгънәсез өндәмәләренә Ленин кискен отпор бирде Шул ук Локкарт Ленин чыгышының съездның башка делегатларына тәэсире турында да язмый булдыра алмаган. «Бара-бара бөтен зал бу корыч кешенең какшамас тәэсиренә бирелә һәм сихерләнеп тыңлый Речь алкышлар давылына күмелеп тәмамлана, большевиклардан бүтәннәр дә кул чаба, социалреволюционерлар алдагы көн үзләренә ни китерәчәген чамалыйлар» _ Сул эсерлар фетнәсе безнең өчен бөтенләй көтелмәгән булды дип рас лый алмыйм. Әмма ул Мәскәүдә Германия илчесе Мирбахны үтерүдән башланыр дип берәү дә көтмәгән иде. Спиридонова оятсызларча съездда үгет-нәсихәт чәчеп маташканда, сул эсер Попов әнчекләре Мәскәүдә коммунист хезмәткәрләрне, шул җөмләдән Дзержинскийны, Лацисны. Смидовичны һәмбашкаларны кулга алырлар дип башыбызга да килмәде. Күбесе без көтмәгәнчә булды... Чөнки без моңарчы бергә эшләдек, янәшәдәгёләргә хөрмәт һәм ышаныч белән карадык, аларның башка партия кешеләре — сул эсерлар икәнен онытып торып, бергә ут астына кердек. Күп нәрсәләрдә ялгышмавыбыз да расланды. Вера Брауде һәм башкалар сул эсерлар партиясе җитәкчелегенең хыянәтчел эшчәнлеген кискен хөкем иттеләр һәм чекада эштә калдылар Байтак намуслы иптәшләр шушы дөрес юлны сайлады Ә кайберәүләр бүтән юлга басты. Съездда барган көрәш Казан чекистларын да киеренкелектә тотты. Без хәзер, Мәскәү белән Казан арасы шактый булса да. кирәк чагында тиз якыная алганын бик яхшы искәргән идек. Бүген Мәскәүдә ут кабынса, көне-сәгате белән аның Казанга да. Самарага да килеп бәреләчәген аңлыйбыз. Мәскәүдә яшен уйнаса, тавышы безгә килеп күкри Шуның өчен мин көне-төне үз кабинетымнан чыкмадым дисәм дә ярый, күп вакыт ашханәгә йөрергә дә ара калмады Ике көнгә бер мәртәбә Саҗидә апа кереп чыккалый, эремчек пилмәне, бәрәңге дучмагы һәм шешә белән кайнар чәй кертә. «Тәмле ризыкларымның суынып, рәте калмагандыр инде»,— дип бик хафалана Бер көнне ул кергәндә янымда кулга алынганнардан берәү бар иде Икенче килүендә ул сүз арасында гына — Сергей улым, синең янда утырган сөйкемле кеше кем ул? — дип сорады. Дәшмәдем, җавап бирмәдем, каршымда утырган кешенең биш-алты совет хезмәткәренең җанын кыйганлыгын әйтергә базмадыммы, белмим... Ничә көнгә бер мәртәбә Таняларга барып кайттым Алар өчәүләшеп мине көтәләр иде бу юлы. Әтисе дә. әнисе дә хөрмәт белән сәламемне алдылар, чәй эчәргә кыстадылар Таня банк каршысында булганнарны аларга түкми-чәчми сөйләп тә биргән икән. Әлбәттә, әтн- әниләре һаман Казаннан китү ягында булсалар да. Таня аяк терәп каршы торган, инде өметләнгән дәлилләрен санап бетергәч ♦ — Мин Сергей Сергеевич яныннан беркая да китмим! — дип әйтеп % салган Ата белән ана «аһ!» итеп телсез калганнар Мин бу сөйләшүне һәм сүзнең кая кадәр җиткәнен белми идем < әле. алай да ата белән ананың миңа булган мөнәсәбәтләре үзгәрүеннән, 5 аның яхшы якка нык ук алмашынуын сизеп, Таня сүзенең өстен чыккан- з лыгын искәргән идем Без ишегалдына түгел, бакчага чыгып утырдык. | - Газеталарны караштырам, әти эштән алып кайтып йөри,—диде Z Таня - Син бу арада гел күренмәдең. Мин өч көн урын өстендә з яттым — Ничек? - Шулкадәр курыкканмын, һушыма килә алмадым. Син миннән артык куркак дип көлмә. * - Юк. Таня. син искиткеч батыр кыз! — Батыр ук түгелдер инде тугелен .. Алай да бандитлар мине = ияртеп киткәч башта бик курыктым Алар мине бер ишегалдына алып кер- = гәч күзләремне бәйләделәр Сукыр килеш ниндидер йортка барып кердем * Кичкә кадәр тавыш-тының чыкмасын диделәр. Әти синең янга бармый * калмагандыр дип уйладым. Син белгәч, мине йолып алырсың дип тә ш уйладым... * - һәммәсе ахырда әйбәт булыр дип үзең юрадың. Таня Син шуңа ышандыңмы? Алда әйбәт булачагын юрамыйча да белом. Мин синең эшең хакында сораша, белешә алмыйм Кыймыйм < да. Синең бик авыр, хәвефле эшкә тарыганыңны гына беләм Минем яндагы бандит атып җибәргәч, синең «ят!» дигән тавышыңны ишетеп җиргә егылдым Тез башларым канаган Ул уңайсызланып кына, озын күлмәк итәген күтәреп, марля белән бәйләнгән тез башларын күрсәтте - Ә син сизгер түгел икән. Сергей Сергеевич Нигә? . - Мин бүген Зоря күлмәген кигән идем бит Шушы күлмәктән ул сине каршыларга вокзалга төште Танины үземәрәк тартып китереп, аның күзләренә карадым Димәк, син дә апаң кебек үк зуп-зур кыз булып барасың Күлмәкнең яшь тәнгә киңрәк икәнен, аннан-моннан бераз салынып торганын мин күрмәгән дә идем, әллә сизгерлегем азаеп калдымы? Бая башлаганымны әйтеп бетерим инде Эшең турында әйткән идем сораша, белешә алмыйм дидем Ни булса да мин синең тормышың белән генә яшим. Сережа Берүк үзеңне сакла Мин сиңа апамны. Зорины алыштырырга телим.. Зоря күлмәге кигән кызның кайнар тәнен кысып кочакладым Хатын-кыз җанын берчакта да анлап бетереп булмый, хатын кыз җанының гүзәллегенә, сизгерлегенә һәм нечкәлегенә сокланырга гына кала Вакыт ни тар булса да. икенче көнне кыска гына арага зиратка барып без Зоряның каберенә баш орып килдек Әйткәнемчә, кайбер сул эсерлар башка юл сайладылар Белеп торсын өчен мин базарны кыскача гына Таняга да сөйләгән идем Минем белән янәшә бара икән, әйдә, белеп торсын Тарих тәгәрмәче бер мизгелгә генә тыелып торды, аны сул эсерлар бөтенләйгә туктатырга тырышты «Эш восстаниегә барып җитәр дә, баш командующий сул эсер Муравьев хыянәт итәр дип мин һич тә көтмәгән идем'» дип язды соңыннан Ленин 6 июльдә фетнә күтәреп, сүл эсерлар үзләрен үлемгә дучар иттеләр Әлбәттә, аларның лидерлары бик күпләргә, шул исәптән күпсанлы Казан оешмасына да. главком Муравьевка да исәп тоттылар Соңыннан билгеле булганча. Казанга килер алдыннан Муравьев сул эсерлар Үзәк комитеты җитәкчеләреннән «Армияне сул эсерлар кулында булырлык итеп оештырырга!» — дигән анык күрсәтмә алган була 6 июльдә, фетнә купкан көнне, Мәскәүдә ВЧК бинасы фетнәчеләр кулында була. Петерс безгә сигезендә генә шалтырата алды. Мәскәү вакыйгаларын Казанда иң элек Реввоенсовет членнары ишетеп беләләр. Безгә бу хәбәр Реввоенсовет председателе Кобозев аша килеп иреште Ул болай сөйләде: — Жиденче июльдә, якшәмбе көн. фронт Реввоенсоветы үзенең чираттагы утырышына җыйналды Генеральный һөҗүм планын Муравьев игълан итте. «Эшләр шуңа бара ки. тиздән фронт Иделдән Уралга күчәчәк!» — дип шапырынды Аерата мактанчык, сүзләре томанлы һәм нигезсез иде аның Ул арада булмады, рөхсәтсезннсез дежурный килеп керде һәм мине турыдан-туры Мәскәү чакыруын белдерде... Туры чыбыкка чыгып киттем Совнарком секретаре Горбунов шалтыратты. 6 июльдә эсерларның Германия илчесен үтерүләрен, восстание күтәреп совет властена каршы чыгып, шәһәрдәге кайбер биналарны яулап алуларын, байтак совет-партия хезмәткәрләренең һәлак булуын хәбәр итте. «Иптәш Ленин сезгә шуны да тапшыруымны үтенде.— дип дәвам итте иптәш Горбунов — Сул эсерлар Муравьевка исәп тотулары белән мактанганнар! Мин моны буш куык очыру дип беләм. алай да Муравьев өстеннән күзәтүне өчләтә арттырыгыз Сез яки Мехонишин белән Благонравов алмаш- тилмәш аның катында булыгыз, бер минутка да ялгызын калдырмагыз Муравьев бу ахмак эшләргә катнашамы-юкмы икәнен һәм аны саклау эшен тәэмин итә алуыгызны хәзер үк хәбәр итегез!» Телефоннан соң туры реввоенсовет утырышына барып кердем. Зарыгып көтеп утырган иптәшләргә эсерларның фетнәсе турында әйттем һәм Муравьевтан: «Ә сез моңа ничек карыйсыз?» — дип сорадым Муравьев торды, кәпәренеп кенә болай диде: «Партиядәш иптәшләрем революциягә хыянәт итеп, мин унҗиденче елның Октябреннән бирле кан койган һәм соңгы тамчы каныма кадәр бирәчәк Совет властена каршы чыкканнар, янә дә эсер партиясе әгъзасы исемен пычратканнар икән — моны беркетмәгә язып куюыгызны үте- нәм — мин ул партиядән чыгам!» Утырыш агымдагы эшләрне карауны дәвам итте, әмма хәзер уй җебе моннан киткән, барыбызның да күңелендә Мәскәүдәге хәлләрнең агышы иде. Торабыз да ишеккә карыйбыз, калкынабыз да тәмәке кабызабыз Аппаратныйдан дежурный керер дә тагын нидер хәбәр итәр төсле. Бер Муравьев кына тып-тыныч. Булса да булыр икән артист! һичнәрсәгә исе китмәгән булып кылана Үз белдерүе теркәлгән беркетмәне кат-кат укып чыкты, көрсенеп куйды... Түзмәдек. Мехонишин аппаратныйдан туп-туры Ленинга шалтыратты. фетнә хәлләрен һәм Казан губбашкармасы председателе Колегаев- ның андагы вакыйгаларга мөнәсәбәтен сорады. Көнчыгыш фронты гаскәрләренең башкомандуюшие Муравьевның эсерлар партиясеннән чыгуы искиткеч зур әһәмияткә ия иде. аны да Владимир Ильичка җиткерде. . «Колегаев үземә дә. башка иптәшләргә дә сул эсерлар партиясенең бүгенге сәясәте белән килешмәвен белдерде Фетнә бер көн эчендә тулысынча бастырылды Йөзәрләгән дошман кулга алынды Муравьевның сул эсерлар партиясеннән чыгуын протоколда беркетеп куегыз, әмма күзәтүне киметмәгез Ышанам, әгәр шушы шартларны үтәсәк, без аның гаскәри талантын тулысынча файдалана алырбыз Чехословак- лар һәм казаклар белән көрәшне өчләтә көчәйтеп дәвам итегез» Ильичның бу сүзләре — кешегә ышануның якты мисалы. Владимир Ильич Муравьевка ышана, аның сәләтен буталышлардан арындырып революция эшенә җигәргә куша. Ә ул үзе? Ни уйлый? Шушы олы ышанычны бәяли аламы? БолаЙ да арык, туп-туры гәүдәсен төп-төз тотын кәкре-кыек эшләренә кире кайтмасмы?! Реввоенсовет утырышы дәвам итте. Иптәшләр! - дип өр-яңадан сүз алды Муравьев Сүз әзерләп өлгердеме? — Хәзерендә без билгеләгән һөҗүмдә төп авырлыкны Сембер ♦ шәһәренә урнашкан 1 нче Армия тартырга тиеш. Белгәнегезчә. Армиянең ? командиры яшь, тәҗрибәсез Тухачевский. Сез миңа китәргә рөхсәт 5 итегез: Сембергә барып һөҗүмне үзем җитәкләргә телим! Бу минем элек- < кеге партиямнән аерылуым билгесе булсын Ну артист! Без бер-беребезгә караштык Кобозев маңгаен җыерды Моның хаҗәте бармы икән? Яшь Тухачевский да үзенең яшь Z үк түгеллеген расласын инде. Сезнең карамакта армияләр әнә ничәү, = һәммәсенә дә йөри алмассыз Штабтан торып гомуми җитәкчелекне С яхшы башкарып чыксагыз файдалырак булмасмы? Без. чекистлар, Кобозев белән килешүебезне белдердек Муравьевның этлеген белә идек ич һәм аның бу юлы да ялганнары тиз * ачылды Без капчыкта ятамы соң?! Фетнә бастырылып, сул эсер җитәкче- | ләре таш капчыкка кереп утыргач, документлар кулга төшеп, сорау ” алулар башлангач, үз исеменең дә өскә калкып чыгасын белмәгәнме = Муравьев? Соңгы айларда бар көчен, энергиясен биреп әзерләгән заговор- " да нинди урын биләгәнен чекистлар төбе-тамЫры белән ачыклыйсын * сизенмәгәнме? Белү генәме сиңа, нәтиҗәдә үзен ни көткәнен, стенага “ терәп атачакларын шунда, реввоенсовет утырышында ук аңлаган Аңа f ашыгыч рәвештә реввоенсовет членнары һәм чекистлар күзеннән ычкынып - торырга кирәк булган! Арыбире ак-каралар ачылганчы моннан эзне = суытырга! Качып китүен дә шәп спектакль итеп оештырырга тели: ул сискәнеп китте һәм тиз-тиз: — Кулга алырга килдегезме? — дип сорады. Мин эсерлар партиясеннән чыктым, кыек-мыек эшләргә катнашканым юк 30 ■ 3 ' АНЫК юри кычкырып әйткән сүзләре тирә-яктагыларга ап-ачык ишетелде, безне уртага алып, яныбызга офицерлар тартылды Кобозев безгә ым кагып өлгерде һәм бер дә исе китмәгән кыяфәт белән - Юкны юрыйсыз Фронттан ашыгыч хәбәрләр алынды Шуларны тизрәк карап хәл итәр өчен сезне фронт штабына чакырырга кердек Яхшы! — диде Муравьев бер секунд икеләнеп тормастан - Кон- ♦ вой, минем арттан! с Безнең арттан ук яхшы коралланган, черкеска кигән унлап кеше < иярде, алар мыштым гына тыңланып баралар < Большой Проломный урамындагы Щетинкин номерларына урнаш 5 кан фронт штабына барып кердек. Муравьев нидәндер шикләнеп як- 5 ягына каранып алды, «кулга алулары ихтимал!» дигән шик килде ахры- S сы, мөгаен, ул моны ук көтмәгән иде бугай, юк-бар сөйләп вакытны - сузарга, шул арада уйлап алырга, әзерләнергә тырышты Штаб хезмәткәрләренә нинди уңайлы шартлар тудырдым! — С диде ул кулларын җәеп күрсәтеп. - Җиһазларга гына игътибар итегез £ Чыннан да. кунакханәнең иң зур ике бүлмәсе, штабтан бигрәк, * купшы ханымнар җыелып утыра торган зиннәтле залларны хәтерләтә * иде. Тәрәзәләргә ука чуклы калың-калын пәрдәләр эленгән Муравьев s мактанырга теләп келәм калынлыгы пәрдәләрнең берсен күтәргән иде. ® аннан иңбашлары шәрә, чәчләре чүмәлә хәтле өелгән бер ханым йомы- = лып кына чыкты да ишеккә ташланды Ихтыярсыздан көлешеп алдык. 4 Муравьев бик тәмләп кәкре аяклы, зиннәтле өстәлләрне, язу машинка- * сын, йомшак кәнәфиләрне күрсәтә-күрсәтә бераз очынып йөрде дә * туктады. Сизәбез, ул безнең тиккә килмәгәнне аңлады, хәзер шуны — * тәбенең төшәргә әзер булуын заговорчы яраннарына хәбәр итүнең җаен =: эзли иде Гәрчә үзенең хәле бик мөшкел икәнне аңласа да каушамады. “ артистларча лаеклы тотты, оста уйнады, кәмитләнде. — Башта фронт хәбәрләре белән якыннанрак танышыйм инде « мин. диде ниһаять Муравьев Аны киеренкелектән коткарырга теләгән кебек, штаб офицерларыннан берәү кочагы белән телеграммалар китереп тоттырды. Аннан Реввоенсоветка үз фикеремне җиткерермен Миңа сәгать ярым вакыт җитә. Риза! диде Кобозев ашыгып. — Штабтан чыгып китмәвегезне генә үтенәм Әлбәттә! Мин аңлыйм! — дип көлемсерәп Муравьев үз кабинетына кереп китте. Без иярткән чекистлардан икәвесе. Муравьев сакчылары белән аралашып, ишек төбендә басып калдылар Без Кобозев белән янәшә бүлмәләргә урнашкан реввоенсоветка кердек, ул секретарен чакырып, хәзер үк реввоенсовет членнарын җыяр га кушты, губвоенком Межлаукка да хәбәр итүләрен үтенде Муравьев сәгать ярым вакыт сорады, аңа кадәр безгә тупланып өлгерергә кирәк, — диде ул Чакырылганнар ун-унбиш минут эчендә килеп тә җиттеләр. Утырышны Петр Алексеевич үзе ачты Гомердә истә калырлык утырыш иде бу Казанда контрреволюцион заговор өлгереп җитте Моңа хәзер шик юк Корбаннар бирмичә, ахыр чиктә, аз корбаннар бәрабәренә ничек шуны булдырмый калырга?.. Нинди мөмкинлекләр бар’ Берәм- берәм һәркем үз фикерен әйтсен. Фетнә якынлашуы безнең өчен яңалык түгел, һәркемнең үз акылы бардыр дип беләм Губвоенкомнан һәм чекистлардан башлыйбыз Кайсы гаскәри частьләргә тулаем ышанып була да. кайсыларын читләтеп, кемнәрнең юлын кисәргә кирәк Кемнедер коралсызландырырга туры килер Кемне’ Сөйләгез, иптәш Межлаук Межлаук торып басты, барыбызны карап, барлагандай күзәтеп чыкты Шәһәр коммунистларында төп өмет, иптәшләр. диде ул — Коммунистик батальонга таянырга була Тимер юлчылар безне яклый Карл Маркс исемендәге интернациональ батальон һәм фронтка әзерлә- неп. китәргә өлгермәгән татар-башкорт ротасы. Чекистлар, милиция — Межлаук бераз гына уйлап алды — Кичә генә килеп төшкән Беренче азык-төлек полкы да безнең. якта булыр дип ышаныйк. Полк Петроград, Мәскәү, Серпухов эшчеләреннән төзелгән. Мин аларны каршыларга бардым, очрашуда чыгыш та ясадым, хәлнең кискенлеген сөйләп, авылларга чыгардан элек беразга шәһәрдә калуларын үтендем. Алар резолюция кабул иттеләр. Менә ул. «Революция байрагы астына ышыкланган авантюристларның акылсыз чыгышларына протест белдерәбез. Андый чыгышларны барлык пролетариатка — беренче нәүбәттә Казан эшчеләренә дошманлык дип кабул итәбез. Контр революционерларның соңгы талпынулары безнең полкны әлегә шәһәрдә тоткарлады. Без Совет власте казанышларына кул тидертмәбез!» — Барлыгы күпме җыела? — дйп сорады арадан кемдер. — Димәк, барлыгы өч меңгә якын аңлы сугышчыга исәп тота алабыз. Бу сан барыбызны да уйландырды Аз да түгел, дошман көчләре белән янәшә куеп караганда, күп тә түгел иде безнең көчләр. — Иптәш Кобозев, сезнең чакыруны алуга, мин заводларга тревога сигналы тапшырттым. Хәзер эшчеләр ашыгып кораллана Бүген төнлә, иртәгә көне буе урамнарда эшче патрульләр йөреп торачак Почта- телеграф, банк, партия комитеты бинасы, коммунистлар клубы, чека биналары тиешенчә саклана. Хәзер фирегә, фронт штабына. Грузинский урамы аша коммунистик рота батальоны һәм броневик килә Муравьев ягында хәзергә Трофимовский отряды — ун пулемет белән коралланган мең ярым солдат һәм матрослар. Курск броне- дивизионының бер өлеше Сул эсерлардан ике дружина һәм советка каршы офицерлар. Сан ягыннан да дошман күбрәк, алар яхшырак коралланган да. арада сугыш тәҗрибәсе алганнар байтак. Безнең якта исә оешканлык, эшчеләрнең үз казанышларын яклап калырга чын омтылышы. Межлаукның чыгышын Кин дәвам итте - Фетнә үзәгендә бүгенгә Муравьев фигурасы. Без аның белән Украинада бергә эшләдек, моңарчы ул миңа ышанып килә Чека юнәлешеннән кыска гына арада без байтак эш башкардык Кичәге газеталарда безнең махсус боерык басылды Социал-революционерларның барлык хәрби дружиналары бар булган коралларын'утыз беренче июльгә кадәр Гоголь урамындагы егерме сигезенче йортка урнашкан чекага китереп тапшырырга тиешләр Боерыкка буйсынмыйча, рөхсәт язуыннан тыш корал асраган кешеләр атылачак.. Әлегә китерүче юк, алай да боерык аларны сискәндергән булырга тиеш Эсерлар Үзәк комитеты члены Трутовский монда бутала Алар Спиридонованың кулга алынуына каршы чыкмакчы булалар һәм җирле эсерларны шуңа тартырга азапланалар Мәгәр шушы шау-шуга нигезләнеп кенә әллә ни кыра алмаслар дип ышанам Урындагы хәлләрне төрле яктан исәпләп, Муравьевны Казанда кулга алмаска дигән тәкъдим кертәм Көтелмәгән һәм зур ыгы-зыгы тууы ихтимал Бүгенге шартларда аның ‘азагы безнең файдага булырмы яки киресенчәме? Без болай итик: барсын фронтка! Озатырга ышанычлы иптәшләрне җибәрик. Антонов аны күптән белә, ул үзе теләгәннәрдән бер төркем чекистны алсын, барсын! Юлда алар М>равьевны кулга алалар да туптуры Мәскәүгә, Лубянкага озаталар Анда инде һәммәсе энәсеннән җебенә кадәр ачыкланыр Безнең киңәшмәнең агышын бозып, усалланып телефон шалтырады. Трубканы Кобозев алды да бер-ике сүздән Кинга бирде — Крепостьтан безнең кеше шалтырата, — диде Кин бер минуттан — Анда Муравьевны яклап митинглар башланган Хәзер монда килеп аны коткарабыз дип яныйлар. Сул эсерлар белән анархистлар аерата шашыналар икән. Благотович серблары кораллана, корал төягән ике машинаны шәһәргә дә озатканнар Кин сөйләп тә бетермәде, телефон икенче тапкыр шалтырады Трубканы телефон яныннан китәргә дә өлгермәгән Кин алды, ул, вакытны сузмас өчен, ишеткәннәрен кыскакыска безгә дә әйтә барды — Трофимовский отряды поход тәртибендә шәһәр үзәгенә һәм вокзалга таба кузгалган... «Муравьевны бирмибез!» — дип бертуктаусыз акыралар. , * — Тора-бара һәммәсе ачыкланды. — диде Кобозев — Контрре- с волюция кузгалды. Бурыч элеккечә кала: фетнәне булдырмаска' Кин 5 тәкъдимен кабул итәбез. < Ул арада ишек ачылды, шпорларын чыңлатып, башын югары чөеп 5 Муравьев килеп керде Кобозев, берни дә булмаган төсле эшлекле М кыяфәт белән, өстәлдәге кәгазьләрен кузгатып алды һәм сүзен дәвам 5 иттерде. г — Иптәшләр, барыбыз да җыйналдык Реввоенсовет утырышын = башлыйбыз Сезнең фикерләрне тыңлап карыйк. Михаил Артемьевич “ — Оператив хәлләр бүгенгә шундый. — дип башлап китте Му- £ равьев — Инза дивизиясе һөҗүмгә күчеп Сызраньны азат итте Ган * отрядлары Жигули итәгенә чыктылар Пугачевск отряды Ставрополь * тирәсендә Болар һәммәсе дә безнең уңышларны күрсәтә Ләкин һәркайда = да алай түгел Соңгы сводкалардан күренгәнчә, безнең һөҗ\м бер = урында сөрлегеп тукталды — дошманның тиз арада Сембергә килеп = җитүе ихтимал Сембергә үземә бару кирәк дип исәплим һөҗүмне 4 дәвам итәрлек чараларны үземә эзләп карарга булыр — Риза. Кушылам. — диде Кобозев, ашыгып. — Комиссар Бла- ш гоиравов белән иртә-таңнан кузгалыгыз Муравьев бер дә моны көтмәгән иде, теләсә нинди каршылыкка - җавап әзерләп өлгергән бу елгыр кеше, Кобозевның ризалыгын ка- = рышусыз-нисез алгач, бер мизгелгә аптырап, сүзсез калды Кобозев Z киңәшмәне үз кулыннан ычкындырмады « — Хәзер Казандагы хәл турында сөйләшик Аерым кешеләрнең генә түгел, гаскәри частьларның да совет властена каршы чыгарга әзерлеге мә1ълүм Күтәрелеп килгән фетнәне басар өчен без өч меңнән артык кораллы гаскәр тупладык Главком бу хакта ни уйлый? Муравьевның шпорлары чыңлап алды — Аерым частьларның тәртипсезлеге ачуны чыгара' Әгәр андый- лар башбаштаклыкны һаман дәвам иттерә икән, миңа буйсынмаучылар- ны каты җәза көтә! Аның шушы сүзен генә көткән сыман, телефон өченче тапкыр шалтырады, трубканы Кобозев алды, агарынды һәм сүзен көчкә-көчкә ишеттереп әйтеп куйды — Син, Алевтина, боларны главкомның үзенә сөйлә! Вакытның аз икәнен әйтермен, үзе дә чамалар! Ул безгә борылмыйча гына туп- туры Муравьевка карады Михаил Артемьевич' Трофимовский отряды солдатлары вокзалда гауга чыгарганнар, юлда граната шартлатканнар. Реввоенсовет поездын урап алып, председатель вагонына пулемет төбәгәннәр Трофимовский минем хатынга янаган. «Әгәр Кобозев Муравьевны юк итсә, ачудан башта аның гаиләсен кырып эчәм, аннары үзенең җанын алам!» — дигән Моны ничек аңларга, иптәш главком5 Сезнең кешеләр хатыннар һәм балалар белән сугыша башладымыни инде? Балалар җылаша! Муравьев дәшмичә генә телефонга килде, коры, яшел тавыш белән Трофнмовскийны чакырырга кушты Нәрсә анда җәнҗал кубарасың? Кобозев хатынына янарга ни хакың Очар? Мин исән-сау, иртәгә таңнан пароход белән Сембергә юнә- ләм Вокзалда күз ачып йомганчы тәртип урнаштыр' Тәртип өчен башың белән җавап бирерсең' Утырыш тып тын булып калды Алевтина реввоенсовет утырышы узуын ничек тиз белгәндер' Азга гына сонга калса да. бик зур бәхетсезлек булуы ихтимал иде бит Мин ■' «К У .М 10 33 Кинга авышып. «Әллә мина шунда барып кайтыргамы?» дип сорадым. Ул ашыкмаска кушты... Кобозев биш минутка тәнәфес игълан итте. Муравьев торды, кырт борылып үз кабинетына кереп бикләнде, ике чекист аның ишек катына бастылар Күзләр телефонда Ул көттереп кенә тагын шалтырады Вокзалда дежур булган чекист Кинга Трофимовский кешеләренең юллардан чыгып. вокзал алдына тезелүләрен, каяндыр ике орудие тәгәрәтеп китереп, шәһәр ягына, дөресрәге Большой Проломный урамы Фронт штабы бинасына турылап куюларын хәбәр итте Димәк, андагы ыгы-зыгы тукталмаган Каушап калмасак та. барыбыз да дулкынланган идек. Ниһаять. Муравьев күренде, черкеска кигән купшы офицерлар коридорда юл биреп аны хөрмәтләп озатып калдылар Кин аңа мөрәжәгать итте: — Михаил Артемьевич, шәһәрдә комендант мин. Ә Иванов, крепость коменданты, минем рөхсәттән башка арсеналдан корал өләшә. Бронедивизион взводы да, серблар отряды да сугышка әзерлек хәленә китерелгән Ярамаган куркынычлы хәл тумасын дисәк, Ивановка боерыгыз. законсыз эшләрен туктатсын! Солдатлар казармаларына кайтсыннар. — Яхшы, — дип килеште Муравьев Кин. берничә минуттан, коммунистик батальон сугышчыларын алып, крепостька ашыкты Мандатта Муравьев имзасын күргәч, Иванов белән Благотович Киннан: «Муравьев чыннан да иректәме?» — дип сорадылар. җавапның дөреслеген ачыклар өчен, өч кешене чаптырып жи бәрделәр — Әгәр дөрес икән, главком боерыгына сүзсез буйсынабыз! Крепостьтан Щетинкин номерларына еракмыни, китүчеләр тиз үк әйләнеп тә кайтты - Главком белән сөйләшә алмадык, реввоенсовет утырышы бара, мәгәр аның тыныч кына түрдә, киңәшмәдә утыруын үз күзләребез белән күрдек, — диделәр алар. - Буйсынабыз! — диде Благотович һәм солдатларына таралырга боерды. Кин коммунистик батальон сугышчыларын арсенал янына каравылга куйган, Ивановны Черек күл урамындагы комендатурага алып барып тапшырган Тегене утыртканнар , Без боларны бераз соңрак, күңеле күтәрелгән Кин реввоенсовет утырышына әйләнеп кайтып, күргән чаралары турында сөйләп биргәч кенә белдек Мин Муравьевтан күземне алмадым Крепостьтагы солдатларның аның исәнлеген һәм иминлеген кайгыртып килеп китүләрен ишеткәч, ул канәгатьләнеп елмайды. Арсенал каравылына коммунистик батальон сугышчылары басканын ишеткәч, елмаеп торган күзләр усал елтырадылар Кин шуларны сөйләгәч, кыска гына кәгазь язып Кобозевка тапшырды һәм китәргә рөхсәт сорады. Кобозев кәгазьне укыгач, баш кагып, китәргә рөхсәт бирде. Павел Андреевич бик вакытлы чыгып киткән икән! Ул янәдән туп- туры крепостька юнәлә, бронедивизион коммунистларын җыеп, ике броневикка утыртып, атлы взводны ияртеп, дворяннар собраниесе бинасына алып бара Анда җыелган офицерларның Муравьевны яклау хәрәкәтен кисәргә кирәк Хәзергә иң ашыгыч эш шул! Барып җитсәләр, йөзәрләгән кораллы офицерлар кызып-кызып Муравьевны коткарырга җыенып яталар Шау-шу. ачыктан-ачык янау тавышлары. Броневиклар, атлылар һәм Киннын сүзләре аларны айнытып җибәрә, офицерларның күпчелеге өйләренә тарала, бер өлеше, ышанмыйча, Щетинкин номерларына таба кузгала. Броневиклар һәм атлылар аларны уртага алып өлгерә Бусы да бик вакытлы эшләнә! Без реввоенсоветта Муравьев һәм комиссар Благонравовның фронтка маршрутын билгеләп утырганда, тагын телефон шалтырады Ничәнче мәртәбә барыбыз да шик һәм шөбһә, өмет һәм нәфрәт белән тагын телефонга текәлдек Вокзал янындагы чекист тагын шалтырата икән — Инде хәл тынычлана дип торганда, Трофимовский вокзал мәйданында жыелган гаскәренә: «Безнен главкомны революция хыянәтчеләре кулга алган, барыйк та аны коткарыйк'» — дип команда бирде Балконның ачык ишеге аша без гостиницага таба чапкан ишле ♦ атлыларны күрдек. «Трофимовский безнен планнарны сиздеме, әллә % аларнын башка бер максатлары бармы?» — дип тә уйлап өлгермәдем. 5 Кобозев, әче тавыш белән Муравьевка эндәште < — Үзегез чәчкәнне урыгыз әнә! — диде — Әгәр сез фетнәче түгел. 5 главком икәнсез, балконга чыгыгыз да Трофимовскийдан сорагыз: ни ки- 3 рәк ана? Эскадронын ни максат белән монда чаптырган? Әлегә тирә- g якта дошманнар юк шикелле. х Муравьев безнен ачулы, ярсыган чырайларга бер генә карап алды. = минем һәм кайбер башка иптәшләрнең кулларында ялтыраган пистолет- р ларны да күрмәде түгел, артык сөйләшеп торунын файдасы юк икәнен £ төшенде Шпорларын тагын да ныграк чыңлатып калкынды, чәчләрен * артка сыпырды, кин-кин атлап балконга чыкты. Гостиница турына килеп * бөялгән атлыларга карап, урамны яңгыратып — Смирно! — дип акырды Жайдаклар атларының авызлыкларын * тартып сафка тезелделәр Кем сезне чакырды? — Ул карашын Тро- = фимовскийга төбәде. — Кем? Башбаштаклык өчен кирәгеңне алырсың' Кайда булырга куштым мин сезгә? Эскадрон, кругом марш! Отряд вокзалга карап юртты, аннан пристаньгә — Аргы Үсиягә " таба юнәлде. Ат тояклары куптарган тузан басылып та өлгермәгән иде. * мин балконга чыктым Бер яктан атлы отряд китеп тә өлгермәде. Балык - мәйданы ягыннан. Проломный урамын иңләп тагын гаскәр килә' Бер | төркем офицерлар кызып нидер сөйләшә-сөйләшә ашыгалар, аларга ике Z броневик һәм атлылар ияргән иде. Арада Кинны һәм башка чекистлар- *■ ны күргәч, мин җиңел суладым Ярый әле Трофимовский ятлылары китеп өлгерде, әгәр алар монда очрашкан булса, кем белгән Реввоенсовет утырышын ябып таралышканчы. диде бераз тынычланган Кобозев — Без сул эсер фетнәсен хөкем итүебезне белдерергә бурычлы Көнчыгыш фронт армияләренә приказ языгыз' Ул Муравьевка борылды Языгыз. Михаил Артемьевич Утырды Муравьев, яза да башлады Кобозев һәм башка комиссарлар әйтә тордылар «Көнчыгыш фронтында сугышучы кызылармеецлар һәм командир лар! Мәскәүдә сул эсерларның революциягә каршы чыгышы тар-мар ителүен сезгә җиткерәбез Социалистик Ватан дошманнарына каршы көрәштә бар көчебезне туплыйк һәлак булачагы алдай ук билгеле булган авантюристик чыгышларны һәрчак тар-мар иту безнең төп бурыч» ’ Приказга кул куяр алдыннан Муравьев каләмен сонгы кабат зәңгәр карага манды да кәгазьгә карап уйланып торды Нинди кичерешләр биләде икән аның дуамал башын? Тезен-тезгә кичерде ахрысы, яшел сукно ябылган өстәл астыннан тонык кына чыңлап шпорлары тавыш биреп алды Главкомны фронтка озатып йөрү реввоенсовет члены Благонра- вовка һәм Хәрби контроль начальнигы Файерманга йөкләнде «Межень» пароходына аллан ук бер төркем чекистлар кереп утырды, алар билге ләнгән «эш»не юлда башкарырга тиешләр Муравьев 10 июльдә иртән ге тугызда Казаннан йөзеп кузгалырга тиеш Главком ниятләгән фетнә әлегә сүнде, урам-мәйданнарда көчәйтел гән патрульләр йөреп тора, шикле кешеләрнең документларын тикшерә ләр. бергә җыелганнарны ипләп кенә тарата торалар Хәзер операциянең икенче өлеше гамәлгә керәчәк: тавышсыз-тынсыз гына Муравьевны кулга алырга һәм Мәскәүгә озатырга кирәк. Казанлы сул эсерлар бу хәлне белми калырга тиешләр Без шулай дип планлаштырган идек. Әмма уйлаганнарыбызны ансат кына эшкә ашыра алмадык, көтелмәгән хәлләр туды, тәҗрибәле һәм хыянәтләргә остарган Муравьевның елгырлыгы тагын өстен чыкты. Нишлисең, тормышта алай да була... Вокзалда, иң аулак юлда, реввоенсовет поезды тора иде. Фронт штабыннан, Щетинкин номерларыннан бергә чыгып, шунда кадәр Муравьев белән бергә Благонравов һәм Файерман икесе баралар Поезд составындагы главком вагонына да өчәү керәләр. Вагонга кергәч, Благонравов Муравьевка: — Михаил Артемьевич, комиссарларның тулысы белән сезгә ышанып бетмәскә нигезе бар, гафу итегез, шул сәбәпле без гел сезнең тирәдә булырбыз инде, — дип кисәтүне тиеш таба — Бу — приказ, сезгә аңа буйсынырга гына кала! — Ачык әйтүегез өчен рәхмәт, — ди Муравьев һаваланып. — Мин үз вагонымда булам, юл кирәк-яракларын әзерләп, чак кына черем итеп алам — Яхшы, — дип күнә Благонравов. — Ике сәгать дәвамында сезнең янда Файерман торып торыр, аннары мин аны алыштырырмын. Сез безгә карамагыз, эшегезне эшләгез, әзерләнегез. Китеп кенә йөрмәгез! Благонравовның бу сүзләренә дә күтәрелеп бәрелми Муравьев, бу кыланышы белән комиссарны бераз шиккә дә төшерә, әмма сүз бик тыныч дәвам итә. Благонравов чыгып киткәндә Файерманга мәгънәле карап ала: уяу бул, янәсе! Сак бул! Благонравовның аяк эзләре дә басылып өлгерми, Файерман түш кесәсеннән ниндидер кәгазьләр чыгара, тотлыга-тотлыга: — Михаил Артемьевич, бу документларга күз салыгыз әле, — ди — Шуннан барын да аңларсыз Муравьев кәгазьләргә карап кына ала — Сез кем? Сул эсермы, коммунистмы? Ике партиядә дә торуыгыз турындагы карточкаларны нигә миңа күрсәтәсез? — Миңа ышануыгызны телим — Шуннан ни үзгәрә? - Михаил Артемьевич! Пароход Казаннан кузгалып китүгә үк чекистлар сезне кулга алырга телиләр. Аларнын күпчелеге пароходта инде. Тик алар — чекистлар һәм коммунистлар егермедән артык түгел Сезгә иртәгә түгел, бүген, хәзер үк, ашыгыч рәвештә качарга кирәк. Мин ярты сәгатькә генә югалып торам, шуннан артыгы ярамый Форсаттан ничек файдаланырга кирәген үзегез уйлагыз. Муравьевның ризалыгын көтеп тә тормасын, Файерман китеп бара. Главкомның, тәкәббер һәм һавалы бөек затның, ул тәкъдим иткәннән башка юлы юклыгын Файерман чамалый Берәүгә дә баш бирмәгән, дәһшәтле совет властена да буйсынмаган, хәйләкәр чекага да тоттырмаган баш командующийның язмышы әлегә аның — Файерманның кулында! Мондый минутлар — бөеклеккә яшерен генә омтылган, әмма бер чакта үз кендегеннән биеккә күтәрелә алмаган, күтәрелә алмаслыгын тормыш тәҗрибәсе өйрәткән кеше өчен үтә кадерле минутлар. Файерманның көткән сәгате сукты: ул тарихи затлар арасында Тарихи шәхеснең язмышы аның кулында Кем моннан болай аны. Хәрби контрольдә шыпырт кына имеп яткан бәндәне, вак кеше дип әйтә алыр? Әгәр бүген ул аны коткарып калмаса — чекистлар Муравьевны иртәгә көл итәчәк. Ул — Файерман, моңарчы тарихка керә алмаган кечкенә кеше — аны коткарып кала! Комиссарларның, чекистларның тырышып-тырышып корган планнары сүтеләчәк, черек җеп кебек өзеләчәк! Алар, уз планнарына үзләре гашыйк булып, адәм көлкесенә калачаклар Главком вагоныннан чыкканда Файерман бөркеткә әйләнә, кашлары югары менеп кит кән. нәзек муены турыга каткан, тыпыр-тыпыр бара, сакта торган эчкерсез кызылармеецлар хәтта ана честь биреп озаталар Соңыннан ул: «Эч бөтереп алды, туалет эзләп, чиратка басып, ярты сәгатькә генә югалып тордым». — диячәк. Сүзенен дөреслеген честь биреп поезд сакчылары раслаячак. «Әйе. ярты сәгатьтән әйләнеп кайтты» * Файерман чыгып китүгә үк Муравьевның хәрәкәтләре үзгәрә. 3 бүгенге тыгыз вакыйгалар өермәсеннән томаланган зиһене яп-якты « ачылып китә. ул. хәрбиләрчә тиз һәм туры уйларга күнеккән кеше, күз < ачып йомганчы. Трофимовскийны һәм өч адъютантын дәшеп ала Чакыр- 5 ганнар көттермиләр, лапыр-лопыр атлап килеп тә керәләр Муравьев з алар белән колактан-колакка чыш-пыш сөйләшеп ала. аларнын ни ки- 5 ңәшкәнен тәрәзә астында торган чекистлар да ишетә алмый Адъютант- 1 ларнын өчесенең өч якка ашыгып чабып китүе дә аларны хәвефкә тө- | шерми. главком Сембергә барырга әзерләнә, йомыш-каралары булуы р ихтимал' Андый кабалануны алар һәркөн. һәркемдә күреп торалар £ лабаса. “ Муравьевның чыгып китүен алар абайламый да кала диярлек Му- * равьев песи булып кына чыга да. үзен көтеп торган автомобильгә уты- х рып, Трофимовский белән пристаньга элдертә. Үзен көтеп аулактарак ® торган пароходка кереп тә урнаша Кай арада килеп өлгергән Трофи- = мовский отрядыннан ике йөзләп офицер белән солдатлар да дулкыннарда “ матур тирбәлеп утырган пароходка кереп тула Муравьевка сукырларча * ияргән, аның өчен /каннарын бирергә әзер торган ышанычлы кешеләр ш була алары Янәшәдә генә торган «Миссури» пароходына Трофимовский * урнаша Алар кузгалалар да. Свияжск ягына йөзеп тә китәләр Озакламый пристань янына выжылдап икенче автомобиль килеп ® туктый, аннан Муравьевның тугры адъютанты Чудиношвили һәм чер- - кеска кигән ике офицер сургуч белән пичәтләнгән авыр тартманы < бөгелә-сыгыла күтәреп пароходка кертеп тә куялар Тартмада бер миллионга якын акча Сембер армияләренә бер айлык жалуния! Акчалы тартманы офицерлар күз белән каршылыйлар, күз белән капитан каюта сына озатып калалар Эчләренә жылы йөгерә акча алар белән! Алар пароходында андый-мондый хәл булса да акчалы булып калачаклар Төнге икеләрдә «Межень» якорьләрен күтәрә дә туп-туры Сембер ягына юл. ала Пароходта Муравьев, янында бер тартма акча Азык- төлек мул. тырыш адъютантлар ул якны да. эчемлек мәсьәләсен дә хәстәрләп куйганнар Кайберәүләргә бу сәфәр күңел ачу. сәйранга чыгу кебегрәк тоела. «Тотыгыз Муравьевның койрыгын, сизгер чекистлар!» Шул чамада Файерман арып-талып йоклаган Благонравовны төрт кәләп уята, ирен читләре күбекләнгән, сүзен әйтә алмый Алар ап ак агарынып. телсез калып Кобозев вагонына барып керәләр Алевтина, Кобозевнын хатыны, аларны кертми тора. «Әлерәк кенә кайтып ятты, түзегез, чак кына ял итсен инде!» днп ялвара Кая ул. түзәрлекме соң' Күпме көннәр күздән югалтмаган явыз дошман борын төбеннән исән-аман ычкынсын әле' Муравьев качты! Кобозев тревога күтәрә Чекада элек хезмәт иткән Александр Логинов күрсәтмәләре Хәтерлисезме, аны «безнең кеше» дип Кобозев атаган иде «Пароход командасы белән гаскәриләр төне бхе эчтеләр Минем кем икәнлегемне, каргалар арасына килеп эләккән үрдәк бәбкәсе булуымны беләләр иде ахрысы, кузгала башласам, «утыр'» дип бер генә җикеренәләр Иртәнгә кадәр беркая чыга алмадым Янымдагыларның телендә элә-тотанак юк иде. ике сүзнең берендә Муравьевка мәдхия укыйлар да коммунистларны сүгәләр 10 июльдә палубага чыккач, без нец белән янәшәдә, ерак та түгел катер барганын күрдем Бөтен урын нарында кораллы солдатлар төялгән Безне күрүгә сөенешеп һавага ата башладылар Тиздән аның «разведка» икәне беленде Ул арада палуба- да Муравьев та күренде. Кырынган, чистарынган, өстендә өр-яна киемнәр. Аны «ур-ра'» кычкырып каршыладылар, пароход гудок белән сәламләде. Бераздан ул минем янга килде, бөеренә таянып. «Кем син? һаман коммунистмы, түгелме?»— дип сорады «Коммунист!» — дип җавап бирдем Муравьев артык төпченеп тә, бәйләнеп тә тормады, китеп барды Озакламый палубага Муравьевның барлык штабы бүселеп чыкты, ул башкаларны да чакырырга боерды Халык палубаны тутырып җыелса да, әлегә ул бер сүз дә эндәшмәде, тарафдарларын кул болгап сәламләде дә шуның белән очрашу тәмамланды. Сембергә җнтәрәк ун-унбнш чакрымнар булыр, ул пароходны туктатырга боерды Якорь төшерделәр Бездән күрмәкче янәшәдәге катер да туктап калды. Пароходтагылар барысы җыйналып беткәч, катер да швартовыйлар белән безгә бәйләнгәч, Муравьев гаскәрләргә мөрәҗәгать итте. Адъютантлары ул сүз әйткән саен «ур-ра!» кычкырдылар... — Мин, чехлар белән бәрелешне туктатып, Германиягә сугыш игълан итәм. Без ач, ә миллион потлап икмәк Германиягә озатыла. Без ялангач, ә бөтен манафактура немецларга китеп бара Мин моңа чыдап тора алмыйм. Брест солыхын моңарчы да танымаган бар халык — сул эсерлар, максималистлар, анархистлар, большевик-бухаринчылар безгә иярәчәк! Үземне Верховный башкомандующий дип игълан итәм Кем мина каршы — аны тар-мар итәчәкмен Гаскәрләр кайда да минем арттан барыр дип ышанам! Сембердә мине тугрылыклы частьларым көтә Мин үземне Россияне коткаручы Гарибальди дип белдерәм. Хурлыклы Брест солыхы бетсен1 Германиягә каршы баррикадаларга! Яшәсен немецларга каршы восстание! Бу — аның сүзләре «Җыелганнар тагын бер тапкыр «ур-ра!» кычкырдылар Тик кенә басып торып, мин аны-моны сиздермәдем. Алар кызган чакта каршы бер сүз әйтсәм дә суга тотып атачакларын күреп тордым Шунда ук Муравьевның секретаре солдат башына иллешәр сум өләшеп чыкты, офицерларга күпмедән эләккәндер, аларга акчаны безнең күз алдында бирмәделәр...» _ . Муравьевны армиядән аеру, хыянәттән аралап калу планнарыбыз өзелде Төн урталарында «Межень» пароходын куа чыккан безнең катерһар. Трофимовский утырган «Миссури» пароходына алданып. Свияжск ягына киткән булып чыктылар. «Межень» пароходындагы чекистларны һәм коммунистларны берәм-берәм кулга алып, кыйный-кыйный пароход трюмына төшереп ябалар Мәскәүдән бергә килгән кеше буларак бер Логиновны гына иректә калдыралар Ләкин ул да чарасыз бер башы шул кадәр дошман арасында ни дә кыла алмый, ирексез шаһит булып кына кала... Александр Логинов сүзләренең дәвамы: «Пароходта көне буе бәйрәм ясадылар Исерекләр кочаклашып палубада йөриләр, Муравьев күренсә, аны кочаклап җырлыйлар, җылаучылар да булды Пистолетымны тартып алмаган булсалар атып үтерә идем явызны Исерек тавышлар арасында трюмнан яралы иптәшләремнең су сорап ялварган тавышлары ишетелеп кала Нишләргә белмим Төштән соң Муравьев тагын минем янга килде: — Син һаман коммунистмы әле?— дип кат-кат сорады — Коммунист!—дип җавап бирдем. Аның күзләре ялтырап китте. Берзаман кичкырын трюмны ачтылар. исерек офицерлар, солдатлар чекистларны, коммунистларны сөйрәп меңгерделәр Ату тавышлары яңгырады, иптәшләрне берәм-берәм Иделгә ташладылар Сембергә җитәрәк Муравьевның ике адъютанты мине эләктерер алдылар да чайкый-чайкый суга ыргыттылар Көләләр үзләре, шаркылдыйлар. Кене буе ашамаган, хәлем юк. пароход дулкыннары бөтереп алып төшеп киткәч «Беттем!»—дип уйладым Әмма күз алдымнан иптәш- ләремнен кыйналган, тапталган, атылган канлы гәүдәләре узып китте дөреслекне кем дә булса кайтып ирештерергә тиештер бит! Яшь чактан ук бик яхшы йөзә идем мин, жайлап кына иң әүвәл күн итекләремне салдым, су өстендә чалкан ятып чалбар-гимнастеркамнан котылдым. * әле ярый, көн тыныч, жилсез иде, су өсте вак кына шадраланып тора 3 Әмма агым бик көчле, һич кенә дә ярга чыга алмыйм, йөзә-ага бер * маякка барып життем. хәлем китеп шуңа ябыштым Күпме торганмын < дыр. кич күз бәйләнә башлаганда, мине маякчы агай йолкып алды, з Көймәгә утырып аның йортына кайттым. Әл-хәл алып, чәй эчеп, аның з иске-москы киемнәрен киеп төн уртасында Сембергә барып кердем 5 Пароход Сембергә кичке жиделәрдә килеп житкән икән » Файерманның хыянәте безгә бик кыйммәткә төште! = Пароход телеграфы бертуктаусыз эшли. Муравьев аны үзенен штабы иткән Муравьев кушуы буенча I нче Армия командующие _ Тухачевскийны Сембергә чакыртып алалар Армия житәкчесез кала. = Фронттагы частьлар главкомнын коткысына ышанып ялгыш юлга кереп z китәләр. «Немец гаскәрләре демаркацион сызыкны үтеп чыгып, бөтен фронт- < ларда һөжүм башладылар: Мәскәү һәм Петроград юнәлешендә хәрәкәт - итәләр Шул сәбәпле Көнчыгыш фронт Кайзерга сугыш игълан итә һәм - барлык гаскәрләрен көнбатышка таба юнәлтә» Муравьевның беренче приказы шул була. Ул чехословак корпусы легионерларына да тиешле сүзне таба; «Са- 2 марадан алып Владивостокка кадәрге чехословак командирларына'» - дип тукылдый телеграф, «Германиягә сугыш игълан ителүен нстә тотып, * Көнчыгышка баручы барлык эшелоннарны Көнбатышка борырга. Идел дә тупланырга, аннары Көнбатыш чиккә һөжү мгә күчәргә Иделдә Сембср- Саратов-Балашов-Царицын сызыгын тулысынча яулап алып, төньяк Уралда Екатеринбург һәм Пермьне кулга төшерергә Күрсәтмәләр өстәмә рәвештә махсус биреләчәк» Бу приказларга ул «Германиягә каршы сугышучы Армиянең башкомандующие» дип кул куя Сез ни майтарганыгызны аңлыйсызмы? Бөтенесе жайга салын ганда, Казанда фетнәне булдырмый калдырдык дип исәпләгәндә төп хыянәтчене чыгарып жибәреп. Семберне һәлакәт алдында калдырырга. Көнчыгыш фронты гаскәрләрен бутап бетерергә Вагон буйлап га сабиланып йөргән Кобозев Благонравов белән Файерманның тетмәсен тетә иде Үкенеп ни файда, моны яхшы аңлаган Кобозев телефон аша безне чакырып алды Без Кин белән чекада идек Кобозев вагонына барып кергәндә, реввоенсовет членнары анда жыелып өлгергән иде инде Алар курач гәүдәле, йомыкый гына Файер- манны урап алганнар да, кабып йотардай булып, аңа карап торалар Куркуы төсенә чыкса да. Файерман. телгә беткән бәндә, аксак саескан кебек тәтелдәпме-тәтелди Кин белән минем кергәнне күргәч шым булды, агарынды Без Кобозев янына аппаратный™ уздык Ул Мәскәү гә хәбәр тапшыра иде. «Мәскәү. Кремль. Ленинга Оператив штаб Араловка Бөгелмә. Мәләкәс, Пермь Барчагызга. барчагызга. барчагызга! Халык акчасын алып Казаннан Сембергә качкан элекке главком Муравьевны револю ция хыянәтчесе, шашкан провокатор итеп игълан итәбез Ул бөтен жир- дә тарагын йөргән хәбәр ялган' Советларның Германиягә каршы сугыш белдергәне юк Очрата калсагыз. Советлар Россиясенең дош маны буларак, аны котырган этне аткан кебек атып үтерү бурычы йөкләнә». Аппарат тынды Без өчәү тик кенә утырабыз. Кыен хәлдә калдык, сынаттык, республика тормышына буталыш керттек. — Нишләргә? — диде Кин. — Барыннан да элек Файерманны ябып куегыз. Иң житез катерны эзләп табып, берничә чекист белән Антоновны утыртыгыз Куып карасыннар Җае чыкса — кулга алырга, жай юк икән — үтерергә! Башка чара калмады. Антонов экспедициясен әзерләү өчен без ашыгыч рәвештә чекага кайттык, якындарак булган иптәшләрдән отряд оештырып, аларга гадәттән тыш авыр бурыч йөкләдек: — Сез хәзер Муравьев эзе белән китәсез. Җирдәме ул, күктәме, сез аны эзләп табарга тиеш. Аның качып китү хурлыгы Казан чекистлары намусында. Эш бүлешеп, коралландырып Антонов отрядын ‘пристаньга озаткач. яңадан Кобозев янына кайттык. Реввоенсовет председателе беркая да китмәгән, ул тирләп-пешеп аппаратныйда басып тора иде. Кобозев хәбәренә Совнаркомнан җавап та килеп житте: «Барчагызга, барча- гызга, барчагызга! Чехословакларга каршы оештырылган Көнчыгыш фронтның элекке башкомандующие Муравьевны инглиз-француз империалистлары сатып алган. Муравьев революцион совет штабыннан Сембергә качып, барлык гаскәрләргә: «Немецлар Оршаны алган, Германиягә каршы сугышка чыгыгыз!» — дип боерык биргән. Бу хыянәтчел приказның максаты бер: Петроград белән Мәскәүгә, аннары бөтен Россиягә чехословаклар һәм акгвардиячеләр һөжүм итә алсын өчен эшләнә. Муравьевның хыянәте Революцион Хәрби Совет тарафыннан ачылды. Чехословакларга каршы көрәшкән барлык гаскәр Совет властена тугры калды. Советларга, гаскәрләргә, совет республикасының барлык гражданнарына белдерәбез: немецлар беркайда да һөжүмгә күчмәделәр. герман фронтында тынлык. Икенчедән, немец фронтында һөжүмгә өндәүләр провокация саналып, өндәүчеләр үлемгә хөкем ителәчәк Өченчедән, элекке башкомандуюший Муравьев халык дошманы дип игълан ителә Дүртенчедән. Көнчыгыш фронты гаскәрләренә приказларга бары тик Мехонишин белән Благонравов кына кул куячак». — Бүгенгә программа әнә шул, — диде Кобозев, кулындагы ленталарны безгә күрсәтеп. — Сездә ни хәлләр? Эшләрнең башкарылган кадәресе белән реввоенсовет председателен таныштырдык. — Революцион частьларда уяулыкны арттырыйк дип сөйләшәбез, приказлар язабыз. Уяу булырга гына өйрәнеп бетә алганыбыз юк. Са- винковчылар йокламый дип хәбәр итәсез, сул эсерлар нәрсәгәдер өметләнә дип нәтиҗә ясыйсыз. Нинди чаралар күрдегез соң? Мин әлерәк кенә большевиклар комитеты белән сөйләштем. Алар эшчеләр һәм кызылармеецлар арасында аңлату эшләрен көчәйтергә керештеләр. Болар гына аз. Файерманнан сорау алдыгызмы әле? Файерманнан сорау алдык та чыгарып жибәрдек. Хәзерге көнгәчә баш ватам нигә чыгарып жибәрдек без аны? Аның тезләнеп, түше белән шуышып дигәндәй ялваруы һаман күз алдымда Җирәндекме без аннан, әллә: «Яшәсен әйдә, тагын ни кырыр- лыгы калган инде бу хәшәрәтнең?» — дип уйладыкмы?.. Бер караганда, шулай да иде бит! Кесәсеннән чыккан ике билет — ике партиядә дә әгъза булып торуын күрсәткән документлар Хәрби контроль начальнигының ике яклы пычак булуын раслады. Аның кем булуы, теләсә нинди хыянәткә әзер булуы хәзер тулысы белән ачык иде. Үзе кылган җинаятьләрдән моннан ары ул котылачак түгел. «Кара сакалың кайда да артыңнан калмас!» — диләр бит, мин бу очракта халык мәкален чак кына үзгәртер идем: «Кара сакалың үзеңнән алда йөрер!» Файерман- ның яманаты, кем булуы үзеннән алда йөриячәк. Кайда да аның кемлеген беләчәкләр... Әллә шуны уйлап, без аның хыянәтенә тагын да авыррак хөкем чыгардыкмы5 Ансат үлем бүләк итәсебез килмәдеме? Боларын мин гомерем буе уйладым, мәгәр җавап таба алмадым Антонов отряды мең бәлаләр белән Сембергә барып житкәндә. Муравьевны үтергәннәр иде инде 10 июльдә, Сембердә, Муравьев үзенә тугры отрядлар белән сов- 2 депны камап ала, совет хезмәткәрләренең байтагын кулга.төшерә Почта 5 белән телеграфка да хуҗа булып өлгерә — Сембер Казан белән Мәскәү 1 элемтәсеннән мәхрүм кала. Варейкис җитәкчелегендәге Сембер боль- ; шевиклары һәм чека председателе Левин кул астындагы чекистлар = хыянәтчене юк итәргә тырышалар Совнарком карарын ишетә алмаса- дип атады Башка юллары да калмагандыр аларның. мөгаен, алар Ленинның = абруе үсүен, ныгуын күреп, белеп тордылар Элгәрге эшем ияләренең 5 акгвардиячеләр газеталарында язганнарын да укыдылар ич алар Алар. | эшем ияләре, фабрика-завод хуҗалары «Россиядә, монархия кайтып. * Министрлар советы башында Ленин торса, ничек әйбәт булыр иде!» — * дип юкка гына язып чыкмадылар ич! Заводларын, фабрикаларын югалт- J кан. эш кешесен күреп ала белгән хуҗалар шулай язды ич! Кобозев миңа: «Сул эсерлар арасына кагылып чык әле бер!» — 4 дигән иде Вера Петровна Брауде белән сөйләшү аның сүзләренә куәт * булды — Сул эсерлар комитетында көне-төне өзмәс талаш, бәхәс бара,— * дип борчылып сөйләде ул Әйтерсең лә алтынчы июль вакыйгалары п булып узмаган! Әйтерсең лә Муравьевның хыянәте сул эсерлар җирлеген- “ дә шытып, үсеп ныгымаган! Әйтерсең лә тарих сул эсерларга үз мннәсә- ь. бәтен белдермәгән! һаман бәхәсләшәләр, һаман нидер мыштырдыйлар. -» һаман нәрсәгәдер өметләнәләр! Мәскәүдән Трутовскийның килүе дә эзсез үтми: Казанның аерата әтәчләнгән сул эсерлары Совет властена һәм большевиклар партиясенә пычрак аталар, чекистларның эшчәнлеген каралтып, өметсез итеп күрсәтәләр. Үзәк комитетларын яклап, сугышка чыгарга өндиләр Бардым, кердем, утырдым Минем Вера Петровна белән килүемне күрделәр, күрмәмешкә салыштылар Губисполкомның секретаре Зубарев комитетны менә кай якка котырта Мирбахны үтермичә ярамый иде' Аның куенына провокаторлар һәм шпионнар оялады Берлиннан махсус килгән Азеф та шунда иде. Мирбах алдында совет власте бөтенләй көчсез булып калды, шул сәбәплебезнең Үзәк Комитет империализм агенты һәм контрреволюционер Мирбахны юлдан алып чөйде Брест солрхы бетсен! Мария Спирндо- новага ирек! һаман шул җыр икән, иске җыр. әмма артык тузган, күгәргән җыр Яңа суз юк икән эсерлар комитетында Дөньяда Казимир Шнуровский да бар ич әле' Олькеницкий җеназасында, күз яшьләрен яшермәгән, чын күңелдән кайгыра алган бу кеше һаман тцнмый, һаман нидер чокчына, нидер эзли, нидер раслый. 10 июльдә (көнен карагыз сез. көнен!) аның тәкъдиме белән Казан губбашкар- масының Крестьяннар секциясе мондый декларация кабул итә «Сул эсерлар, моментның мөһимлеген искә алып. Мирбахны үтерү фактын җитди тикшерү сорыйлар Мирбахның үлеменнән соң кулы чишелгән юнкерлар Германиясе Совет властена янадан-яна ударлар белән янаганда, барлык көчебез белән революцияне якларга кирәк'» Ах. Казимир. Казимир! Күп еллар үткәч. Григорий Шмулевичның үлеме уңае белән әниеңә. Уфага язган хатларыңны укырга туры килде (Тарих өчен шәхси хатлар да ярап куя!) Син бит җитди уйлый да беләсең, ә унынчы июльдә Сембердә Муравьев советка каршы чыгышын ачыктан-ачык башлап җибәрде, совдеп бинасын камап алды, почта- телеграфны кулына төшерде Ә син «кискен момент, революция » дип суган сатып утыргансың Нинди революцияне яклыйсың син. кем революциясен?! г Алай гынамы әле. шушы декларация нигезендә Казаннан өязләргә хатлар китә, анда аз да түгел, ким дә түгел. Советларның 5 нче съездына катнашкан, совет хөкүмәте тарафыннан кулга алынган сул- эсер фракциясе членнарын азат итү сорала Шуның өстенә алар Мирбах- ны үтерүне тагын бер мәртәбә тикшерүне таләп итәләр.. 12 июльдә Вера Брауде белән губбашкарманың утырышында тагын катнаштым Зубарев белән Пономарев һаман тынмыйлар, яныйлар — Сул эсерларны төрмәләрдән чыгарырга! Комбедлар оештыруны туктатырга Икмәккә куелган нык бәяне алыштырырга! — Мужик Россиясенә Спиридонованы кайтарыгыз! — дип улады Пономарев. Большевикларның нык каршылык күрсәтүенә дә карамастан, бу утырышта күпчелек тавыш белән сул эсерлар резолюциясе үтте. Тавыш бирү тәмамлануга ук большевиклар фракциясе губбашкарма составын ташлап чыкты Анда сул эсерлар гына бөялеп калды. Шатландылармы. кайгырдылармы — әйтүе кыен, бермәлгә алар шашынып калган иде Чөнки арадан иң авторитетлы ике кеше Казимир Шнуровский белән Вера Петровна Брауде сул эсерлар партиясеннән чыгулары турында рәсми белдерү ясадылар «Җир һәм ирек өчен» газетасының редакторы Слесаревны. Шнуровскийның резолюциясен газетада бастырганы өчен, сул эсерлар үзләре партиядән куалар . Вера Петровнаның кайсы якка каерылганын белә идем диярлек, Шнуровскийның адымы көтелмәгәнрәк булды Сул эсерлар ашкынып кораллана башладылар һәм. губерна кулакларын үз якларына тарту өчен, байтак чаралар күрделәр. Кулакларны сөендереп, азык-төлек комиссары сул эсер Штуцер икмәк сату бәяләрен өчләтә арттырырга боерык бирде Бу — икмәкле урта хәллене турыдан- туры сул эсерлар ягына аудару, кулакларның болай да шәп әйләнгән тегермәненә су кою иде Июнь ахырында Мәскәүдән Малюгин җитәкчелегендә килгән азык-төлек комиссиясе икмәкне югары бәяләр белән сатуны туктатуны таләп итте Сул эсерлар аңа буйсынмадылар Казаннан үтенү буенча Азык-төлек комиссариаты, махсус белдерү ясавын сорап. Ленинга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. «1 Казан губернасы Азык-төлек коллегиясен таратып, судка бирергә. 2. Колле« ия рәисе Штуцерны кулга алырга дигән махсус күрсәтмәне Казан губбашкармасына бирүегезне үтенәбез»,— диелгән иде ул мөрәҗәгатьтә. Шул ук көнне, ягъни унҗиденче июльдә. Ленин имзасы белән Казанга телеграмма килеп тә төшә. «Казан губпродколлегнясен эштән бушатырга тәкъдим итәм. Бу вазифаны башкару Наркомпред коллегиясе члены Дмитрий Малюгинга йөкләнә, аның белән киңәшеп эшләвегезне үтенәм. Хәрби штабның икмәк бәяләрен күтәрү турындагы карарны юкка чыгаруын тизлек белән халыкка җиткерегез. Дәүләт раслаган нык бәягә кайтуны хәл итегез». Ленин катнашыннан соң гына губпродколлегиядәге сул эсерлар башбаштаклыгына. көн туса яңа мөгез чыгаруларына чик куелды Яңа губпродкомиссар большевик Малюгин унтугызынчы июльдә өяз икмәк органнарына эшне тулаем үз кулларына алырга кушты Хәл барыбер ифрат авыр иде... Кыска гына вакыт эчендә ике тапкыр яраландым. Пуля тишеп узган янбашым тиз төзәлде, яшь тән. әмма башның арт чүмече һаман үзен сиздерә. Менә бүген дә иртәдән бирле баш сызлый, «һава бозылырга ул».— ди чырылдатып чәй ясап утырган Саҗидә апа Вакыт сыйдыр- ганда, мин, яктыра башлауга, торам да кичәге хәлләрнең иң мөһимнәрен шәмәхә тышлы куен дәфтәренә теркәп куям. Хәлләр үтә дә куерып киткән мәлләрдә куен дәфтәре үзем белән йөри Сул эсерларның давыллы утырышы дәвамында дәфтәремне куеннан берничә мәртәбә чыгардым һәм аерата мөһим дип исәпләгән фикерләремне теркәп тә бардым. «Зубарев — бушбугаз, мәгәр куркыныч кеше»,— дип язып куйганмын . «Пономарев астыртын, ул Зубаревтан да куркынычрак» Язулар белән 3 дәфтәрем тулды, нәкъ шундый ук икенче дәфтәрне бу ген иртәнге чәйдән 5 соң өстәлгә алып куйдым Язулы дәфтәремне исә. башкалары янына, z ераккарак яшердем Көннәр безне сак булырга өйрәтә, чекада эшли - башлаганнан бирле уяулык-саклык турында үзеңә-үзең гел кисәтеп | яшисең Башкача мөмкин дә түгел Шәмәхә тышлы дәфтәрем өстәлдә ятып калды. Мин. туры килгәндә = дип. шундый дәфтәрләрне берьюлы Зур Проломный урамындагы вак- = төяк кибетеннән сатып алган идем. Арада берсенә сирәк кенә булса да - шигырьләр язгалыйм. Тик сирәк языла, бик сирәк.. Бүген дә бик соң кайттым. Саҗидә апаны уятып йөрмәс өчен ф ишекне эчтән бикләмәвен үтенгән идем, ул үзенең бәләкәй бүлмәсенә = керә дә тынычланып, ишеген эчтән бикләп йоклый Алгы бүлмә минеке = Анда гади тормыш җиһазларыннан. олы мичтән, мич арасындагы = юынгычтан башка берни дә юк дип әйтерлек Минем Мәскәүдән ияреп _ килгән бар «байлыгымның» нәрсәдән гыйбәрәт икәнен хәтерлисез булыр? - Яньчелгән солдат котелогы, кургаш кашык һәм аяк чолгаулары Казанда өченче аемны яшәсәм дә. мин әллә ни баемадым Есенин шигырьләре ба - сылган газеталар. Ленин китаплары, кырыну әсбаплары һәм шәмәхә § тышлы куен дәфтәрләре. Әгәр шул чагында фикерләремне теркәп барма- - сам. ул дәфтәрләр сакланмаса. бүген мин. батыраеп, хатирәләр язарга то- * тынмаган да булыр идем Бүген дә соңга калып кайттым, ишек тавышсыз-тынсыз гына ачылды, кердем, ут яндырдым һәм ни өчендер эчке бер сизенү белән өстәлгә карадым Шәмәхә тышлы дәфтәр анда юк иде Саҗидә апаның минем әйберләргә бер чакта да кагылганы юк. ул алмагандыр Кайтып кергәндә үк. мин нигәдер: «Дәфтәр анда булмас!» — дип уйлаган идем Ары бире карандым, бер дә үзгәреш, шикләнерлек нәрсә күренмәде. Шул ук акшарланган тын бүлмә, рәхәтләнеп җәелеп, мич утыра Тәрәзә дә эчтән ябык Ишеккә килдем Ачыла да ябыла. Элекке хуҗатар куйган эчке йозак та урынында Йозакның бер генә ачкычы сакланып калган, аны Саҗидә апа йөртә. «Үзең белән йөрт, мина төнлә ачкыч кирәкми», дип әйтеп караганы бар барын, әмма мин ачкычны алмыйм, дөнья хәлен белеп булмый, ут-күз чыгуы бар Моңарчы шулай яшәгән идек Мин кайтып керәм дә ишекне эчтән биклим Бер дә шик-шөбһә уятырлык нәрсә булганы юк иде Бала чага кереп, ялтыравыклы шәмәхә тышына кызыгып алганмы әллә дәфтәремне? Юк, беркем дә кермәгән, беркем дә алып чыкмаган икән Саҗидә апа шулай диде: Көне буе өйдә булдым, вак-төяк кер юлым, идәнне сөртел чыгардым Кибеткә барганда, ишекне бикләп алдым Дәфтәрең шунда гына иде. Сережа балам Ятар алдыннан өстәлеңне сөрттем, ул чакта да күрдем Шәмәхә тышлы иде. неме? Икенче көнне миңа Таня шалтыратты. Зоря каберенә барып кайтасы килүен әйтте Үзенең мине күрәсе килгәнен дә яшермәде Байтактан күрешә алганыбыз юк. узем дә Таняны сагынган идем, ашык-пошык кына телефоннан хәбәр алышулар мине канәгатьләндерми башлаган иде Азга гына китеп тору өчен Кнннын рөхсәте кирәк, мин аның янына кердем Павел Андреевич! Эндәштем дә тыныгГ калдым, ул, күтәрелеп, миңа карады, аңлады Таня белән күрешергәме? Әйе — Сак бул. диде Кин Коралсыз чыкма — Яхшы, Павел Андреевич. — Нигә ёйләнмисең син, Сергей Сергеевич? — Кая әле! Кыз бик яшь. Эш аңа барып та житмәгән.. Дуслар без. Акыллы кыз. батыр. — Ярый, ярый. Тик озак торма! Мин Таняны өйләренә кереп алдым, ул. вакытның кадерле икәнен белеп, капка төбенә үк чыгып көтеп торган иде. Юлда барышлый мин узган төндә булып узган хәлне — шәмәхә тышлы куен дәфтәремнең югалуын сөйләп бирдем. — Үз өеңнәнме? — Шунысы гажәп тә: өйдән! — Кемгә кирәк булуы бар аның? - Белмим Бер-бер очы чыкмый калмас дип уйлыйм уйлавын... Без Зоря янына, гадәтебезчә, зираттагы соңгы кешеләр булып, эңгер-меңгер куерганда гына барып життек. Таня алдан әзерләп куйган чәчәкләрен апасының аяк очына таратып ташлады. Сүз алышмасак та. уйларның уртаклыгын тоеп, берберебезгә янәшә диярлек басып тордык. Шулчак Таняның гәүдәсе калтырап китте. «Ой»,—диде ул ярым пышылдап. Кулым ихтыярсыздан кесәмә үрелде, якында гына нидер кыштырдавын мин дә ишетеп калдым. — Сережа, анда кемдер бар! — дип пышылдады Таня. — Кайда? — Әнә, әнә, куак артында посып тора. - Чык! — дидем мин зират тынлыгын бозып.— Чык, юкса атам. Кеше үзе посып торган куакны читләтеп ачыклыкка чыкты, безгә таба бер-ике адым атлады, ике кулы белән миңа чытырдап ябышкан Таня кинәт кычкырып жибәрде: безнең каршыбызда Винокуров басып тора иде. — Курыкмагыз,— диде ул һаман якынлашып.— Курыкмагыз, зинһар. Ни уйларга да белмәдем: әгәр бер-бер этлек ниятли икән, болай ачыктан-ачык күренеп йөрмәс иДе. һәм ни өчен зиратта? — Сезгә ни кирәк? — дидем мин нык итеп. — Килергә ярамыймы? — диде ул салкын, тонык тавыш белән. — Нигә без барында киләсез? — Сез минем монда килеп йөргәнемне белсен өчен! Таня сүз әйтерлек хәлдә түгел, ул дер-дер калтырый һәм мин ишетелерлек итеп кенә: «Китик моннан, китик!» — дип пышылдый иде. — Мин дә кеше ич,— диде Винокуров.— Тәрбияле, белемле кеше. Укытучы, педагог! Миндә дә жан бар! Сезгә кадерле булган жан миңа да кадерле иде! — Ялганлыйсыз! — дип кычкырды Таня.— Сезнең бөтен сүзегез, гомерегез, иманыгыз ялган. — Ах. Таня. Таня! —диде Винокуров сагыш белән. — Эндәшмәгез миңа Таня дип! Мин Татьяна Антоновна! Зоря кабере тынлыгын бозып бәхәскә кереп маташуның мәгънәсе юк иде. мин Таняның беләгеннән тотып: — Киттек,— дидем. Винокуров та безгә иярде. — Тарих ага,— дип сөйләнде ул беркемгә дә карамыйча Аның ягыннан жил исеп китте, мин коньяк исен сизеп алдым. Без адымнарны кызулаттык. Ул бездән калышмады. Зират каравылчысы капканы бикләгән иде инде. Шакылдатырга туры килде. Карт, сукрана-сукрана килеп житеп, йозакны ачты. — Зарланма, картлач! — дип Винокуров аңа кәгазь акча тоттырды.— Без барыбыз да монда булачак кешеләр. Капканы чыккач, Винокуров үз юлында булыр дип уйлаган идем, юк. һаман безгә тагылып бара. Туктарга мәжбүр булдык — Сергей Сергеевич! — диде ул.— Ачуланмагыз миңа. Мин дә кеше. Күп уйладым унн бу араларда Дөнья фани'. Үтә китә Меңнәр үткән эзсез, миллионнар, без дә үтәбез . Эа калдырам дигән талашлардан туйдым, ялыктым Буш сүзләр, буш максатлар, буш талашлар Ишетәм. ишетеп яшим! — Сез исерек! —диде кинәт Таня.—Аның янына исереп килгәнсез — И бала, аның янына аек килеш киир аламмы сон мин? Сергей §§ Сергеевич, шушы буш гомер уза торган буш юлларда ул якты бер -нур булган икән! Мин моны соңгарак калып аңладыр Ә сез аны 5 үтерүче! — диде кинәт Винокуров — Сез үтердегез аны! - Ялган' - дип кычкырды Тансана якынлашып — Аны сез үтерде- з гез' Ялган вәгъдәләр, ялган тормыш вәгъдә итеп, матурлыкны ялганга з төреп күрсәтеп! 5 Ж.итәр! — дидем мин Винокуровка - Сезнең белән сөйләшер - сүзем юк. = — Мин сезнең монда киләсен күңелем белән сиздем Йомышым 5 да бар. г — Нинди йомыш? — Менә, диде ул һәм чалбарының арт кесәсеннән минем югалган * шәмәхә тышлы куен дәфтәремне тартып чыгарды. — Каян килеп керде бу сезгә? “ — Анысын сорамагыз. Юк. өегезгә кереп алмадым! Безнекеләр s анда,— ул кулы белән каядыр еракка селтәп күрсәтте.— Сезнең язмалар __ белән кызыксыналар икән . Буш дәфтәр урлап чыкканнар х Мин, ашыгып, дәфтәрне ачып карадым, беренче битнең уртасына ~ әж.әл тамгасы - баш сөяге һәм аркылы-торкылы салынган нке сөяк * төшерелгән иде — Бу имзамы? — дип сорадым мин Ж.үләрләр! диде Винокуров.— Ахмаклык! Мин бер нәрсәгә дә - өметләнмим инде. * Ялган! - диде Таня нәфрәтләнеп - Кыланасыз. Винокуров — Эх. Таня. Танюша! Гүзәл кыз! Ул, кочагын жәеп, Таняга таба килә башлады, кыз минем артыма качып өлгерде, без борылдык та ашыгып китеп бардык. Ул теш арасыннан «Эх!» - дип кычкырып калды Винокуров белән кайчан да бер очрашасымны белә идем Мәгәр зиратта. Зоря кабере янында аны күрермен дип башыма да килмәде. Тәмам борчылган Таняны көчхәл белән тынычландырып өйләренә озатып куйдым Өйгә кайтырга иртәрәк иде. мин югында, шушы кыска гына арада да чекада әллә ниләр булгандыр кебек, мине эзлиләрдер сыман . Икенче катка чабып диярлек мендем, шәмәхә тышлы дәфтәремне өстәл тартмасына салыйм дигәндә, актыккы битне ачып карадым, анда, иң аста, вак кына хәрефләр белән «Зубарев» дип язылган иде Мөгаен, монысын Винокуров язгандыр инде Бала-чагалык дип уйладым башта Юк-бар белән маташалар Тик бу турыда озын-озак уйлап торырга вакыт булмады, мине Кин чакырып алды Кердем, утырдым Кин минем Таня яныннан кайтканымны белә, берни сорашмый, ашыгып, сүз дә катмый Шактый вакыт узды ахрысы - - Эшләр шәптән түгел. Сергей Сергеевич,— диде ул - Шәбәйсен өчен, мин нишләргә тиеш хәзер? — Шаярырга вакыт юк Табыйк вакытны, шаярыйк Павел Андреевич башын гына чайкады Мин әле генә Винокуровны очраттым Кайда? Зиратта — Үзенә урын сайлыймы әллә? §§ «к У ‘М н» 49 — Үзенәме, безгәме — әлегә мәгълүм түгел. Куен дәфтәрем турында Павел Андреевичка сөйләп маташмадым, ул артык җитди һәм борчылган, ә минем югалту бик вак мәсьәлә булып тоелды. Ул өстәл астыннан ал, зәңгәр түгәрәкләр белән чуарланып беткән карта тартып чыгарды. Түгәрәкләр күбесенчә Идел буе төбәкләренә сызылган иде. - Чехлар менә-менә Семберне алачак. — Эш шука бара,— дидем мин килешеп. — Стратегик яктан ни дигән сүз була инде бу? — Бумы? — Мин иелеп картага карадым. — Казанга юл ачылды дигән сүз. Ул урыныннан торып йөреп килде, нигәдер ачык тәрәзәсен ныгытып япты. Урамда йөренеп торган часовойның аяк тавышлары ишетелмәс булды. — Иртәгә, егермесендә, шәһәрдә һәм губернада хәрби хәл игълан итәбез. — Нигә бүген үк түгел? - Бүген өлгермибез. Хәрби комендант булып мин калам Гарнизонның барлык частьлары миңа буйсыначак. Сүздә шулай. — Ә асылда? — дидем мин, Кинның шикләнүләренең сәбәбен аңлап. Гарнизондагы частьларда башбаштаклык хөкем сөрә, командирлар уңга да, сулга карый торган җильяк офицерлар Җитди минут килеп җитсә, аларны авызлыклап булырмы дип пошына Кин. шуны уйлап баш ватып утыра икән Кәгазьдә туры, «буйсыначак», эшкә килгәндә ничек булыр3 — Асылда исә эш үтә четерекле,— диде Кин. минем уйларымны аңлаган төсле итеп — Кирәк чакта әйтик, тәртип сакларга яки контрреволюцион чыгышларны басарга булса, мин аларны чакыртып' алырга тиеш... Ул сүзен тәмамлады, тукталып калды, тынды Стаканга шак итеп су агызды, йотып-йотып, озаклап эчте Шул арада мин аның күз тирәсендәге бер-берсен кисешеп сарган җыерчыкларына карап тордым «Ничә яшь соң әле аңа?» — дип уйладым. Белә идем бит. хәзер һич тә хәтерли алмыйм, шушы бер көн эчендә шулай күзгә ташланырлык үзгәргәнме Павел Андреевич? • «Ничә яшь соң әле аңа?» «Ничә яшь һәм аның шушы башыннан ниләр кичмәгән!» Эзсез уза дип каркылдый анда Винокуров Павел Андреевич Кинның тормышы эзсез узамы? Әнә ич. япь-яшь башыннан күпне күргән күзләре тирәсен ничаклы пәрәвез сарган Винокуров кебек эчеп, азып-тузынып алганмы әллә ул эзләрне? «Казанга юл ачык!» Ә аннан Мәскәүгә юл ачылачак. Кин картаны ачу белән, бөгәрләп, өстәлгә атып бәрде. — Күрче инде миңа урынбасар итеп билгеләнгән кешеләрне! — Кемнәр алар? — дип сорадым сак кына Украинадан килгән Степанов белән Трофимовский! — Трофимовский? - Муравьев койрыгы! Аңа качарга ярдәм иткән кеше Аны тәхеткә утыртырга омтылган бәндә! - Нигә алай? иып ш Кин иңбашларын сикертте. — Хәрби-революцион комитет Грузинский урамындагы элекке командующий яшәгән бинага күчә. Комендант итеп Богырыслан коммунистик отряд начальнигы Дорошкевич билгеләнде. Ярыйсы егет! Ичмасам анысы уңай булды Трофимовскийны билгеләүгә баш аягым белән каршы идем . «Муравьев качканда, эз югалтырга булышкан кешене, гарнизонда чуалыш башланса, ышанып җибәрә аламмы-юкмы?» — дип әйтеп карыйм Юк... «Үз яныңда гына тот. күзәт, ул-бу сизелсә, нишләргә кирәген үзен бик яхшы беләсең?» — диләр Ул-бу буласын мин хәзер үк беләм!.. — Алай да, белгән хәлдә нигә аны куялар? — Кеше юк. Хәрби белгечләр җитми. Гаскәр алдына чыгып баса — авторитет! Шул абруйны файдалы эшкә җик. тәрбиялә, үзебезгә тарт, башкаларга да үрнәк булсын диләр — Андый урынбасар булганчы, булмавы мең артык!—дидем мин кыза төшеп. ' ♦ — Түзәрбез,— диде тавышын үзгәртеп Кин.— Түзәргә туры килә з Шушы көннәрдә Мәскәүдән Лацис килә. Чека эшләре тулысынча аның 5 кулына күчә. Килә! ВЧК коллегиясе члены, тәҗрибәле һәм искиткеч < тәвәккәл кеше. Ул килсә, тәртип урнаштырыр' Трофимовский ишеләрнең 2 шәһәрен борыр! Винокуровны күрдем дисеңме’ Буталып йөри алайса! 3 Лацис‘кына килсен, аның ише алаканатларның да чарасы табылыр. | Сергей Сергеевич, кадерлем, сизенүем дөрес: Харьковтагы әшәке'хәлләрне = искә төшерәм: монда да бугазга-бугаз килер сәгать сукты! Чехларның Семберне алырга җыенуы, Трофимовскийны үзенә урын 3 басар итеп йөкләүләре Павел Андреевич Кинны да. гадәттә сабыр з һәмтыйнак кешене дә, чыгырдан чыгарган, ул мондагы тәртипләр белән ' үзе генә көрәшә алмаслыгын да сизә, шуңа күрә Лациска өметләнә. * Аның ВЧК коллегиясе члены булуына да, тәҗрибәсенә дә таянырга х өметләнә иде Без бер-беребезгә бер чакта да иркәләү сүзе әйтми идек шикелле. * тәртип саклау тәкәллеф саклау түгел, ул бүген мине беренче мәртәбә < «кадерлем» дип атады, мине байтактан беркемнең дә алай дип атаганы юк = иДе. кулга алынганнардан каһәрләү сүзләре ишетеп күнеккән колак “ йомшап китте, дошман белән пычакка-пычак килер алдыннан, тыныч- * лыкның соңгы сәгате сукканда бер-береңә шулай эндәшүнең бер дә “ юкка түгеллеген аңлый идем. Кин миңа тагын да якынрак, тагын да д ышанычлырак иптәш булып күренде 21 июльдә большевиклар партиясенең Казан шәһәр конференциясе. * революцияне саклап калыр өчен, эшчеләрне һәм ярлы крестьяннарны армиягә алырга, эшчеләрне коралландырып, ополчениеләр төзергә карар кылды. Партиянең эшчәнлеген тагын да көчәйтеп, көннән-көн явызлана барган, өстән һәм астан да совет властена каршы көрәшкән сул эсерлар коткысына бирелмәсен өчен, эшчеләр арасында аңлатуны тагын да актив лаштырырга кирәк дип тапты Хәлиткеч сугыш якынлаша! Якынлаша! Кем кемне! Лацис белән без танышлар Моңарчы ук аерата якын идек димим, бер беребезне беләбез, ВЧКда бер генә очрашмадык, анда аның абруе искиткеч зур иде. Уенмыни, революциягә кадәрле стажлы большевик, боевик, профессиональ революционер! Унҗиденче елның апрелендә юлбашчыны Финляндия вокзалында каршы алуын тәэсирләнеп сөйләгәне әле дә хәтеремдә. Вакытлы хөкүмәт эшчеләрдән үч алырга әзерләнгән кайнар июнь көннәрендә дә очрашканнар алар Бөек Октябрь вакыйгаларында да бергә булганнар, күрешкәннәр. Лацисның килүен мин түземсезлек белән көттем Бераз алга китебрәк булса да әйтәсем килә. Кннның да ышанычы акланды. Лацисның килүе, аның ныклыгы, оештыру сәләте Казанда контрреволюцнонерларның, акгвардиячеләрнең, вак төяк милләтчеләрнең юлын кисте. Комучларга һәм канлы куллы Каппельгә шәһәр бүләк итәргә теләгән һәртөрле дошманнар нык уе челпәрәмә килде Лацис белән без чекада күрештек, мин аны каршыларга төшә алмадым. Гайнулла Таһиров белән крепостьтагы корал складларын тик шереп, булган коралның санын ала идек. Күрештек, сәлам алыштык Мин аннан Якын араларда Ленин белән очраштыгызмы? дип сорадым Әлбәттә, диде Мартин Янович елмаеп - Монда килердән элек һәр нәрсәгә нигезле күрсәтмәләрне Владимир Ильичтан алдым. — Бәхетле кеше сез,— дидем мин сөенеп Жирле х.әлләрне бераз сөйләшеп утыргач, Мартин Янович тагын шул сүз тирәсенә әйләнеп кайтты. — Владимир Ильичтан: «Хәзерге этапта контрреволюция белән ничек көрәшергә? Нинди ысуллар белән?» - дип сорадым. «Хәзерендә Көнчыгыш фронтта контрреволюциягә каршы көрәшкә чыккан Гадәттән тыш комиссиянең ВЧК белән арадашлыгы ничек булырга тиеш?» — дип тә кызыксындым. Владимир Ильич туптуры әйтте: «Идел буена төрле яктан акгвардияче катлам җыйналды, безнең «хәсрәтсоциалистлар» — меньшевиклар һәм эсерлар алар белән кулга-кул тотынышып эш итә. Элекке командующий Муравьев безнең совет һәм хәрби аппаратларга үз тарафдарларын күп кыстырган булырга охшый. Бу хәл контрреволюция белән бил алышканда көрәшне ныгытуны таләп итә. Моннан, Мәскәүдән торып, бу авыр эшне очлап чыгу андый комиссия оештыруны тудырды Идел буендагы хәлләр мине шулай борчый ки, көндәлек шартлар һәм безнен дәүләт аппаратыбызның эшчәнлеге хакында миңа турыдан-туры өзлексез хәбәр итеп торуыгызны үтенәм. Контрреволюцияне тукмау җәһәтенә килгәндә, элек нинди ысуллар белән һәм ничек кыйнасалар, шулай ук тукмарга кирәк. Икеләнүләр азрак булсын, ныклык, пролетар ныклыгы! Революцияне ак пирчәткә киеп ясамыйлар!» Шуларга өстәп, Ленин һәрдаим Дзержинский белән киңәшеп эшләргә кушты. Идел буе чекистлары берләшеп эшләгәндә генә җирле контрреволюцияне җиңеп булыр дигән ышаныч белдерде. Лацис сөйләгәннәрнең барчасын җанга якын кабул итеп утырдым. — Якындагы бурычларыбыз шул,— диде ул, сүзенә йомгак ясап — Көнчыгыш фронтның тылын революция дошманнарыннан чистартырга! Фронтка якынаеп калган Казанда советка каршы фетнәне басарга! һәм республиканың алтын запасын саклап калырга... Якын киләчәк бу мөһим эшләрне башкарырга безгә нибарысы ун көн вакыт бирелгәнен раслады... Кеше туа, яши һәм үлә. Тереклек әйләнеше шулай. Тууында аның үз катнашы булмаса да, соңгысында аның ничек яшәвенең роле зур Революция һәм сугыш елларында кеше тиз җитлегә һәм ашыгып картая да... Кайдадыр укыган идем, әгәр кеше яшьтән үк берзаман әҗәл киләсен белеп, үлем якынаюын сизеп яшәсә., алда куйган максатларына ирешә, чөнки ул сузып-нитеп маташмый инде, юлның соңы барын аңлап эш итә. яшәргә генә түгел, эшләргә, үзенә куелганнарны үтәргә ашыга. Яшәргә һәм эшләргә ашыксаң, бүгенгене иртәгә кичектермисең. Бу урында «яшәргә!» дип кенә үтеп тә булыр иде, чөнки гомерен мәгънәле кичкән кешенең яшәү рәвеше — эш. Без ул чакта туры мәгънәсендә ут астында яшәдек, «бүген» һәм «иртәгә» вакыт берәмлекләре геңә түгел, мәгънәле төшенчә, физик берәмлек. без ал арны җан-тән белән сиземли идек. Кешене танып-белү дә ифрат ансат иде: я — дус, безнең яклы, я — дошман, безгә каршы. Безнең яклы икән, ул — иҗатчы, көрәшче, яңа туып килгән җәмгыятьнең яклаучысы. Каршы икән — реакционер, җимерүче, артка сөйрәүче. Анда да без сине юк итәргә ашыкмыйбыз, без сине ышандырырга телибез, үгетлибез, эшкә тартабыз, эш табабыз, бирәбез! Уйла, тормышның бүгенгесен генә түгел, иртәгесен дә безнең кебек аңларга тырыш, сиз, яшә, мәгәр безнең революциянең алга барышына гына комачаулама! Без күккә карап хыялланучылар түгел идек, без үзебез сайлаган юлны, үзебез яулаган чын властьны чын дошманнардан саклап калучылар идек. Әлбәттә, безнең арада кыеш-мыеш, аңгы-миңге баручылар да бул- галады! Кемнеңдер бармагы үзенә таба гына кәкрәйгән иде. лыгырдыклар артты, берне сөйләп, икенчене эшләп йөргән бушбугазлар да керде безнең арага. Берләрен эләктереп алып, яктыга чыгара һәм җәзага тарта илек, әмма икенче төрләрен аерып алу ифрат кыен иде Нәкъ әнә шул «бушбугазлар, алап авызлар» күңелсез кагыйдәләрне дөньяга китерделәр, алар тудырды аны’ Үзара бер төрле сөйләнеп, үзең генә калганда бер төрле уйлап та кеше арасына чыккач — җыелышларда, очрашуларда дөреслекне сөйләгән булып кыланучылар шул елларда туды Аларны * танып белү читен иде Андыйлар озын гомерле һәм яшәргә җайлашкан булды, безнең * көннәргә дә килеп җиттеләр Берне уйлап, икенчене сөйләп, бер бөртек < ышанмаса да. дөреслекне яклап азапланган затлар юкмыни бүген5 2 Революция бунтарьлыктан башка була алмый, экономик, сәяси һәм 5 мораль җимерүләр һәммәсе дә дөньяда иң гадел җәмгыять төзү максатын- 5 нан чыгып эшләнде... Ялгансыз һәм яласыз җәмгыять, курку белмәс х җаннар җәмгыяте, киләчәккә шиксез ышанган җәмгыять' Чонда ике- = ләнүләргә. берне уйлап, икенчене сөйләп ризык табучыларга урын булырга - да мөмкин түгел кебек иде! Хаклык, әлбәттә, көчкә таянырга тиеш. £ чөнки шулай булмаганда, хаксызлык өскә чыгасын белә идек Әмма без * әлегә беркатлы, тиз ышанучан кешеләр, дошманның аяусызлыгын. шәф- _ катьсезлеген күреп, ачуыбыз ташый иде. без шәфкатьсезлекнең көчсез- s лек һәм куркаклык юлдашы икәнен соңыннан гына аңладык Соңгы ун көн турында аерып-аерып уйлау мөмкин түгел, авыр = Бу вакытны сәгать-минутларга түгел, көннәргә бүлү дә авыр, алар * минем аңымда тоташ һәм туктаусыз сузылган БЕР КӨНГӘ әйләнделәр в? Ун тәүлеккә сузылган БЕР КӨН Бу язмаларны укыгач, кайберәүләрнен * «автор һәммәсен дә үзе күргән кебек сөйләп алдаша» дип шиккә - төшүләрен дә, болай әйтүләрен дә теләмим Бер караганда, ул көннәр- £ дәге хәлләр искиткеч бутазчык, катлаулы булып та тоелырга мөмкин 2 Кая инде ун көннең тоташ БЕР КӨНГӘ сузылуы' Шушы язмаларны әзерләгәндә, мш I ерцгнның «Узганнар һәм уйлар» " дигән гүзәл әсәренә мөрәҗәгать иттем Эзләгәнемне таптым да Герцен «Истәлекләрне язарга кемнең хакы бар?» дип сораган да. үзе үк җавабын да биргән. «Бөтен кеше язсын, чөнки язылганнарны укырга берәү дә мәҗбүр итми Хатирәләреңне язар өчен данлыклы ир-егет, атаклы юлбасар, мәшһүр артист яки дәүләт эшлеклесе булу да кирәкми, моның өчен бары тик кеше булуың да җитә, сөйләр сүзе булган, теләге бар өстенә сөйләү сәләте булган кеше булуың да җиткән Язмаларың эчпошыргыч һәм язылган тормышың күңелсез генә булмасын' Ул чагында без аны бөтенләй укымыйбыз, китап өчен моннан да зур җәза юк'» Яши-яши. «заман» үзе дә «җанлыга» әйләнә, үткәннәрне хәзерге мизгелгә яраклаштырып, тырышып тырышып һәм ашыгып «төзәтергә» тотына Шундый хәл килеп чыкмасын һәм бүгенге аңым узганнарны дөресләргә тотынмасын өчен, мин моңа кадәр дә үҗәтлек белән көннәрнең. сәгатьләрнең, документларның, газета хәбәрләренең күбесен юмарт рәвештә язмаларыма кертә бардым Инде аерата мөһим булган бу ункөнлектә тагын да зуррак җаваплылык сизәм. беренче битенә баш сөяге сурәте төшерелгән, актыгына тырнап кына «Зубарев» дип язылган шәмәхә тышлы дәфтәремә үз вакытында язылганнарны тулысынча ки терәм Үзгәртмим дә. төзәтмим дә Бусы бик мөһим, ышаныгыз ’ 26 июль 1918 ел. Берничә тапкыр Лацис янына кереп чыктым Кичен Казанга килеп төшкән Александра Коллонтай лекциясен тыңладым Лациска хәзер җентекләбрәк карадым, ул миндә елгыр, кискен һәм каты куллы кеше дигәнрәк тәэсир калдырды Көче артык нык ташып торганга, анын ара тирә уйлан бетерелмәгән саксыз адым ясавы да ихтимал дип уйладым Башка сүз белән әйткәндә, бу югары дәрәҗәләр алган кеше, нәтиҗәгә тизрәк ирешү өчен югалтулар белән дә исәпләшеп тормастан. бик күпкә маһир, шул җәһәттән «утын ваклап» ташлый да ала! Сабыррак булып, уйлабрак эшләсә, кирәксез корбаннарны булдырмый да кала алыр иде бу тиле тәүкәл! Тыныч вакытта да, сугыш барганда да кабалану аркасында көрәшнең идеясе, мәгънәсе һәм максаты бозыла дип уйлыйм. Моңарчы башымнан кичкән байтак хәлләр шуны раслый Урман кискәндә йомычка очмый калмый, ә монда тере кешеләр очачак. Синең каршыңда дошман утырса да, аңа бармак аша карарга ярамый. Гомер аңа да бер генә тапкыр бирелгән. Коллонтай — чибәр, зәвык белән киенгән, хискә бай, акыллы хатын. Революция һәм хатын-кызлар хакында сөйләгәннәре үзе төсле үк сокландыргыч Аны тыңлаганда мин гел Зоря турында уйлап утырдым. Бара- бара уйларым Таняга күчте... Төнлә Гайнулла Таһиров белән сәер бер хәлгә юлыктык. Комендатурадан Кинга шалтыратып, Вознесенский чиркәве ишегалдында сул эсерлар спирт склады ясаганнар дип хәбәр иткәннәр. Комендант взводыннан бер төркем сугышчылар алып, Кин кушканча «барып, белеп, ачыклап кайтырга» киттек. Бардык, сул эсер дружинникларын тиз эзләп таптык. Кадакланган унике зур тартма саклыйлар икән. — Ачыгыз,— дибез. — Ачмыйбыз,— диләр. — Ни саклыйсыз? — дибез. Дәшмиләр. Ниһаять, тартмаларны ачтык: анда, канистрларда, утыз алты чиләк спирт икән! Бик бирелеп, күз керфекләрен дә какмыйча, төннәрен алмаш- тилмәш ни саклаганнарын белгән дружинниклар ачудан нишләргә белмәделәр Тартмаларга якын барыр өчен без башта аларны коралсызландырдык: җиде пулемет, иллегә якын граната, винтовкаларын алдык! Комендант взводы сугышчылары тегеләрдән тәгәри-тәгәри көлделәр. Командирлары — сул эсер, без якынлаша башлагач сәбәп табып чыгып ычкынган икән, янәсе «боткалары коры булмагае», югыйсә аңа эләгә иде! «Күз карасы кебек сакларга» ул боерган һәм тартмаларда ни барын белми калмагандыр... Коралларын да бирмәдек, үзләрен куып тараттык: «Юк-бар белән баш катырып йөрисез!» Ә спиртны башка складка тапшырдык. Газеталарда революцион ялкын дөрли! Кызылармеецлар туплана, крестьяннар берләшә, резолюцияләр чыгарыла, ялкынлы речьләр сөйләнә; барысы да Совет властен сакларга әзер! Килсен дошман — хәзер кырып салачаклар! Татар ярлылары берләшә. рус пролетариаты белән татарлар туганлаша. Ә чынлап уйласаң — хәл ифрат авыр. Хәрбиләр аз, бик аз Чекистлар — тикшерүчеләр, оператив хезмәткәрләр, бигрәк тә җирле шартларны һәм татар телен белүчеләр җитми Лацис үзе белән ике сыналган иптәшне — латышларны — Эглти белән Пункуны алып килгән. Икесе бер авыз русча белмиләрСул эсер калдыкларын себереп ыргытып, әйле-шәйле йөргән тутый кошлардан арынгач, чекада нибарысы унбиш кадровый кеше калды. Лацис, элеккеге офицерларның берсен калдырмыйча тентү уздырып, берәмберәм аларны кулга алырга куша. Ә алар шәһәрнең аулак урыннарында яки якынтирә авылларда качып-посып ята Тентү ясарга Ваце- тистан бер рота кызылармеец сорап алып булмый Вацетис та хаклы: фронт якынлаша, ышанычлы кызылармеецларны фронтка озатасыңмы, тентү ясарга биреп торасыңмы? Таня белән сирәк кенә күрешкәлибез Башкача мөмкинлек юк. Бүген бәхетле көн, азга гына булса да очраштык. Ул торган саен апасына охшый бара. Аның үткен аңы, гадилеге, зирәклеге, уеның йөгереклеге мине сокландыра Ул бүген: «Ешрак очрашасы иде!» — дип куйды. Аңлаган кешегә аңларлык. Шундый ыгы-зыгылы заманда бөтен күңеле белән егеткә тартыла икән, монда хәлләр шулай Ул хәзер миңа гаҗәп дәрәҗәдә кадерле җан, ул минем бөтен барлыгымны җылытып, кальбемне алга өндәп тора Тик бу турыда ана иркенләп әйтә алган гына юк. сүзен шаяруга борып «Менә сугыш кына бетсен, без теләгәнчә һәм теләгәннән артык та очраша башларбыз»,— дигән идем, кызыем мон- суЛанды. Бүген ул «Сездә ничек? Караклар яңадан күренмиме?» — дип сорады «Юк. дип жавап бирдем һәм кесәмнән ачкыч алып күрсәттем • Хәзер ишекне ачык калдырып йөргән юк»! Винокуров турында соравы да булгандыр инде, әлегә аның да үзе дә. > күләгәсе дә күренми. * 27 июль. g Лацис искиткеч йөрәкле кеше икән, тәвәккәл! Безгә тере үрнәк' * Берничә кызылармеец белән караңгы төннәрдә, аулак ишегалларына з кереп, контрреволюционерларны кулга төшереп йөри, үзе үк сорау да ала Е «Бер икәнсең сине ун дип танысыннар, ун булганда, йөз чекист килгән £ дип уйласыннар». Бу аның сүзләре һәрчак үзе булып кала. «Знамя < революции» газетасы корреспондентына биргән жавапларын һәр кыл- ♦ мышы белән раслый Интервьюда ул болай дигән иде «Минем белән z бергә чекада революциянең сизелерлек көчләре эшли һәм безгә шактый « мөһим техник аппаратлар тапшырылган Акгвардиячеләрнең чыгышын = оештырган буржуазиянең һәр талпынуына без мәрхәмәтсез булачакбыз “ Без ’акгвардиячеләрне якты дөньядан себереп түгәчәкбез» Ул Совет, властена бөтен барлыгы, жаны-тәне белән бирелгән кеше 2 иле Шундый кеше белән без бүген нык кына сүзгә кнлдек Ул миңа * иртән Петерска суккан телеграммасын күрсәтте «Эсерларның ике дружинасы коралсызландырылды Алардан ике = пулемет. 160 винтовка. 150000 патрон һәм 50 бомба тартып алынды. Z Хәзер кулларында булган мең ярым берданканы йорт каравылчылары < тапшырачак Ун акгвардияче атылды Комиссия бик ныклап эшкә кереште. әмма жаваплы урыннарга хезмәткәрләребез житми» Каян алдыгыз мондый саннарны? дип сорадым гажәпләнеп Дөрес. Казанда эсерларның берничә дружинасы бар. төгәлрәк әйтсәк, уң эсерларның яшерен дружинасы белән сул эсерларда өчә\ Аның берсе мөселман дружинасы Әйе. тулардан берсе коралсызландырылды. Булса соң?' диде һич исе китмичә Лацис Тиздән башкаларын да коралсызландырырбыз Ун гына түгел, акгвардиячеләр дә күбрәк атылачак Мин гажәпләнеп калдым: без чекада саннар белән эш иткәндә моңарчы бик сак та. дөрес тә була идек Нигә алай алдан ук шапырынырга? Эш төгәлләнгәч, нәтижәсе тәгаен ачыклангач кына хәбәр итәргә, иде. Кылт итеп күңелемә бер шик иңде, чекист буларак, шигемне яшереп кала да алмадым - Әллә инде сез. Мартин Янович, «мин килгәнче монда йокы симертеп ятканнар, мин килгәч кенә асларына су керде'» дип йомгакларга ашыгасызмы? - Менә нәрсә,—диде Лацис күкерт кебек кабынып - Ни хәбәр итәргә, ничек Чәбәр итәргә кирәклеген үзем дә бик шәп беләм' Әйтер идем инде, йөрисез шунда чалбар төбе туздырып! Юньле-башлы секретарьларыгыз. эш башкаручылар юк Яхшырак эшләсәгез, мондый телеграммаларның хәжәте калмас иде Мин Олькеницкнйга да. Павел Андреевич Кинга да фикеремне һәрчак ачык итеп житкерә килдем, булды килешкән чаклары, килеш мәгәннәре дә очраштыргалады. ләкин сүзләрдә бер вакытта да ялган өстенлек күренмәде Алайса мңн сезнең белән килешеп бетмим, дидем мин. мөмкин кадәр йомшак булырга тырышып Ике араның суынуын теләми идем — Нигә килешмисез!? Менә мин Мәскәүдән өч секретарь хатын- кыз җибәрүләрен үтендем Тагын килешмисезме? — Әгәр сез Казанда һәм Идел буенда чын, нәтиҗәле эш җәелдереп җибәрергә уйлыйсыз икән, читтән килгәннәргә генә таянып, берни дә барып чыкмас. Дөрләп кабынып китә алган Мартин Янович тиз генә сүрелә дә ала икән тынычланды, баягы әрепләшү бөтенләй булмаган кебек, ягымлы күзләрен очкынландырып миңа төбәлде. — Ярый, ни әйтергә теләгәнегезне аңладым. — Секретарь итеп мин бер кызны тәкъдим итә алам,—дидем мин. — Кем ул? . — Мәскәү кызы. Хәзер әти-әнисебелән Казанда яши. Төпле, ышанычлы, батыр һәм аз сүзле. — Сезнең шундый сыналган танышыгыз бармы? — Бар. — Минем искә төшерерсез,— диде Лацис.— Ә хәзер. , үзегезнең шушы минуттан башлап керешергә тиешле төп һәм гадәттән тыш бурычларыгызны тыңлагыз. Минем колагым үрә торды: тагын нәрсә икән? — Халык банкысында саклана торган барлык алтынны һәм башка кыйммәтләрне Казаннан озатырга кирәк. — Димәк... — Миңа турыдан-туры хәбәр иттеләр. Ленин Халык банкысының Мәскәү бүлеге өлкән контролеры Наконечныйның, Халык банкысы контролеры Андрушкевичның һәм Сембер губернасы финанс комиссары Измайловның мандатларына кул куйган Берсе РСФСРның төп байлыгын Казаннан күчерү буенча Совнаркомның Аерата мөһим эшләр буенча комиссары, икенчесе комендант, өченчесе комиссар ярдәмчесе итеп расланган — Лацис көлемсерәде — Сез каршы килмисездер? — Ни әйтергә теләдегез, Мартин Янович? — Мөһим комиссия составында казанлылардан берәү дә юк. Күрәм, сез монда яшәгән арада җирле халыкның патриоты булып та өлгергәнсез икән! — Бу начармы? — Начар димим... Сез хәзердән шул иптәшләргә булышачаксыз. Җаваплылыгыгыз алардан бер дә ким түгел, бәлки артыграк та булыр Мәсьәлә үтә катлаулы, четерекле, алда көтелмәгән хәлләр очрап торыр. Хәзер үк иң әүвәл банкка барыгыз, каравылны көчәйтегез, байлыкны эвакуацияләргә әзерләгез. Эшнең барышы турында көненә ике тапкыр миңа хәбәр җиткерегез. Килештекме? — Тыңлыйм,—дидем дә кырт борылып чыгып киттем. Иптәшләрчә кисәтүем ошамадымы Мартин Яновичка? Әллә бу авыр вазифаны йөкләү нияте аның күңелендә элек үк бар идеме? Үзеннән читләтергә теләдеме, әллә, киресенчә, якынайтуымы? Ил байлыгы, аның язмышы Алтын! Бер-ике кеше язмышы гына түгел, илнең төп хәзинәсенең язмышы. Әгәр аерата нык ышанмаса, шундый авыр йөкне миңа тапшырыр идеме? Ничек уйласам да, бу әңгәмәнең күңелсез юшкыны күңелдә утырып калды, мәгәр «төрлесен уйлап — берне эшли торган чак», икеләнергә ярамый, мин моңарчы күрмәгән, белмәгән эшемә тотындым. Алтын... Тарих хәтерли: күпме сүзләр сөйләнгән бу хакта! Аны ни белән генә чагыштырмаганнар да. аңа нинди риваятьләр багышламаганнар. Алтын власть бирә, тарихны алга этәрә, язмышлар белән уйный Испан- лылар, америкалылар алтын сәфәрләрендә нинди маҗаралар күрмәгәннәр дә, күпме кан коеп, күпме җан алмаганнар! Алтын өчен күпме тәвәккәлләр баш салмаган! Алтын!.. Әлегә ул кирпеч-кирпеч өелеп, сары тау булып тып-тын гына Казан банкысының тирән подвалларында ята бирә Ә ана төрле яктан легионерлар, ыбыр-чыбыр һәм эре контралар, дөньяны аркылыга-буйга гизгән жуликлар кармавыч кулларын сузарга азапланалар «Тарта Казанның алтыны» бөтен дөнья хәшәрәтләрен' Алтын турында күпме китаплар укыганым бар Бала чакта ишеткән әкиятләр колакка сеңеп калган Тик моңарчы белгәннәрем бүгенге хәлдә берсе дә ярарлык түгел Мин моңарчы беркем дә очрашмаган хәлдә * алтын белән очрашачакмын Күңелемнән генә Лациска рәхмәт тә укыдым кемнең гомер юлында < очрый мондый хәл? Мондый авыр вакыйгага катнашу кемнәргә язган?! * Кичен Лацис мине тагын чакыртып алды. Ул иртәнгә караганда 5 шактый борчулы, йончыган иде. з — Әлерәк кенә Мәксәүдән шалтыраттылар. — диде ул. — Алтын 5 һәм башка кыйммәтләр Казаннан Нижний Новгородка күчереләчәк = Эшне берьюлы башкару өчен дүрт буксир, дүрт баржа һәм моторлы = ике катер килә. Наконечный белән Андрушкевичка ярдәм итәргә ку- £ шып, главком В ацет ис белән Казан советына Мәскәүдән аерым күр- = сәтмә бирелгән. Утырганда энә өстендә утыргандай булдым, ары чаптым, бире _ килдем, кичкә кадәр байтак нәрсәне белеп, ачыклап, үземчә әзерләнеп = тә өлгердем S Банкта булдым Халык банкысының Казан бүлеге управляющие ® Марьин белән таныштым Ул миңа кайбер мөһим документларны күрсәтте (Лацис аңа шалтыратып куйган икән) Марьин күпне белә торган, х нык хәтерле кеше булып чыкты Боларын үзем өчен язып куям 1915 елда, немецлар Балтыйк буена үтеп кереп, Петроградка куркыныч янагач, башкаладан Казанга алтын акча тутырган биш йөз * егерме алты капчык күчерелә Казан амбарлары ил хәзинәсен саклау з урынына әйләнә. 1918 елның февралендә, немецлар Петроградка һө- - жүмнәрен яңарткач. Халык Комиссарлары Советы Халык банкы запасын * илнең эченәрәк, ул чакта иң куркынычсыз урын саналган Казанга күчерергә куша (Булган бит Казанның шундый чаклары') 1918 елның апрель-июнендә Петроградтан — акча сугу дворыннан, тау институтыннан. Үлчәү берәмлекләре Баш палатасыннан, банкның Мәскәү һәм Тамбов бүлекләреннән Казанга хәзинә агыла тора — Менә, диде иртә җыерчыкланган маңгай тирен сөртеп Марьин - - Ж.иденче июньдә Самарадан «Фельдмаршал Суворов» пароходында безнең банкка 57,5 миллион сум алтын акча, утыз миллион сумлык кредит билетлары килде — Ул кадәр байлыкны эшкәртеп бетерә аласызмы соң? — Кыен, бик кыен Июнь уртасында безнең хәл тагын да читенләште: РСФСР Халык банкысының баш комиссары Тихон Иванович Попов, Казанда тынычлык бетүен искә алып, эвакуациягә әзерләнергә боерык бирде Сугыш ахыр чиктә алтынга да барып тия' Менә әзерләнергә тотындык, тишек-тошык капчыкларны алыштырдык, ямардайла- рын ямадык, бар булган байлыкны барладык Ул арада жен суккыры Муравьев килеп чыкты Килде, керде, «Паникерлар, куяннар'» — дип безне эт урынына сүкте. «Сәяси як тотрыклы, ул. ягъни Муравьев, барында куркырлык берни дә юк!» - дип. банк тирәсенә каравылга үз кешеләрен куйды. Нишләргә? Мәскәү: «Әзерләнегез'» ди. ә Муравьев кешеләре алтынга кагылырга кушмый Аптырагач, мин Поповка ашыгыч хәбәр салдым, ярый хет аннан телеграмма килеп төште Марьин гомере буе сак эшләргә өйрәнгән кеше, телеграмманы пөхтәләп «Эш»кә тегеп үк куйган «Муравьевның мин-минлегенә ышанып гафил булмагыз Әзерләнегез Үзгәрешләрне дикъкать белән күзәтә торыгыз, гел миңа хәбәр итегез Андый мондый ят хәлләрне чекага җиткерегез» Телеграмманың томанлырак булуын Марьинга әйтеп тормадым, ул үзе дә Поповның, чак кына югалып калганын аңлый иде шикелле 1 телеграмма тоткан кулы калтырап-калтырап алды - Нишләргә! — диде ул миңа ымсынып карап Кемнәрдер ^нә күзеннән дөя үткәрә дип сөйлиләр. Хәзер бездә республиканың төп хәзинәсе — аптыны! Казан ярым камалышта Дошман ындыр артында гына Энә күзеннән түгел, дошман күзеннән ничек үткәрик алтынны?! Менә сиңа әзерлек! Менә сиңа уяулык! Тишек-тошыкларны ямаганнар да авыз күтәреп утыралар! Ныклы карар юк. икеле-микеле боерыклар! Каравылны теләсә кем алыштыра ала Банк тирәсендәге урамда әллә никадәр шикле кеше уза-китә йөренеп тора Киңәшкә Кин янына кердем. Лацис бүлмәсендә юк иде. «Павел Андреевич, димен. эшләр харап!» Белгән кадәресен аңа сөйләп бирдем. Белгәннәрем дә. төптән уйлаганда, шактый томанлы, чуалчык иде. Кин бераз гына сүзсез утырды да ярдәм итәргә вәгъдә бирде. — Марьин сөйләгәннәргә өстәп шуны әйтәм. — диде ул. — Муравьев качар алдыннан байлыкны күчерергә әзерләргә боерган Мөгаен, үзе белән алып качарга ниятләгәндер Өлгерә генә алмады! — Ашыгырга кирәк! — дидем мин Ашыгырга Тик кая. ничек? Бөтен Рәчәй авантюристларының йокысын качырган алтын, безнең дә тынычлыкны алды Озаккамы? Мартин Янович көн саен ике тапкыр мина хәбәр итә. Ә үзе. Тыңлый да сакалын кашый. Сакалын йолыкка- лый да-тыңлый Арган тәнемне йокыга озата алмыйча жаным тыпырчынып ята Йоклый алмый яткан авыр мизгелләрдә мин гел Таня турында уйларга тырышам Сикереп торып хәзер үк аның янына барасым килә. Кеше никадәр арган, газапланган булмасын, нинди авыр, болгавыр тормыш белән яшәмәсен, һәммәсеннән — мәшәкать, газаплардан өстен бер нәрсә — мәхәббәт бар Әле ярый ул бар' — дип куана тырпылдап жаным Беләм, ап-ачык аңлыйм — Таня бар! 28 июль. Реввоенсоветта һәркөн утырыш... Бүген мин шунда булдым. Сөйләгән сүзләр мәңге хәтердә уелып калырлык жанлы һәм кискен булсалар да. мин аларны. булдыра алган кадәр, язып та бардым (Гел-гел хәтергә ышанырга да ярамый, аннары бу гарасатта исән каламмы, юкмы дигән уй зиһенемне кап урталай бүлеп ялтырап узды!) Главком Вацетис. әзерләнгән һөжүм операциясен ваклыклары белән озаклап сөйләде дә, җыелганнарны тагын да ныграк ышандырырга теләгәндәй, зур. йонлач йодрыгы белән һаваны телә-телә сүзен йомгаклады: «Без һаман көчле! Шуны эштә дошманнарга исбатлар чак житте! Хәлиткеч һөжүм ясап, мин дошманны Идел сызыгыннан Көнчыгышка алып ташларга карар иттем». Аның сүзләре кыздырып жибәрдеме. фронт реввоенсоветы члены Данишевский сүзләрен сандалда чүкеп, утка төреп залга чәчә башлады: — Семберне безнең гаскәрләр алны-артны карамый куркып чапканга дошманга бирдек! Иң хурлыгы шунда ки. качарга тиеш түгел саналган кешеләр иң алдан үкчә ялтыраткан' Оят! Шәһәр коммунистлары Семберне саклар өчен көч куймаганнар, баррикадалар кормаганнар. шәһәр халкын көрәшкә өнди алмаганнар! Хурлык! Шуның өстенә дошман кулына корал, боеприпас запасларын өеп калдырганнар1 Җебегәннәр1 Моның өчен гади гаепләү чаралары гына аз. моның өчен беркемне жәлләргә ярамый' Дошманны коралландырып чап инде?! | Муравьев авантюрасын жимерә алган Сембер коммунистлары бу юлы жебеп калганнар, үз көчләренә түгел, читтән киләсе ярдәмгә йөз тотканнар Шәһәрдә сугышка сәләтле гаскәр була торып Семберне дошман кулында калдырганы өчен фронт реввоенсоветы члены Благонра- вовны эшеннән алып чөяргә! Әгәр шундый хәл Казанда да кабатланса. шундый сәләтсезлек, йомшаклык күрсәтсәк — оят. Хурлык! Позор' Шәһәрне саклап калырга кирәк һәм без мона бик нык әзерләник! Лацис беркемне дә бүлдермичә тынлап утырганнан сон сикереп торды: — Риза! Мин чыгарган боерыкка таянып, жирле чека һәм башка сәяси контрразведка алып баручы барлык башка оешмалар миңа буй- * сындырылсын Корал йөртергә моңарчы бирелгән хокуклар көчен югал- д та Килештекме? Бүген төнлә чекистлар Крестьян банкысы подвал- * ларыннан ленталары белән унике пулемет, житмеш берданка һәм бер « йөк патрон төяп алып кайттылар Корал чека складына тапшырылды з Хужасы кем дисезме? Әйтәм! Сул эсерлар' Игътибар итик яна фетнә 5 әзерләп ятмыймы алар? Бу бер. Эшкә идән астына күчәргә мәжбүр бул- | ган Сембер чекистларыннан хәбәр алынды Егерме алтысыннан егер- = ме жидесенә каршы төндә Сембердә комуч вәкилләре, легионерлар. = интервентлар яшерен киңәшмә уздырган. Анда Казанга поход мәсьәләсе каралган . (Болай да тын утырган зал тагын да тынып калды') һәм = алар «ашыгыч рәвештә кузгалырга!» дигән карарга килгәннәр Казан ' нан килгән офицерлар аларга дәрт өстәгән! Россиядәге француз Хәр- _ би штаб вәкиле капитан Борде аларга көч өстәп утырган' Онытмагыз. = Борде Сембергә Казанда булганнан соң китте Мондагы шартлар белән - танышып, иснәнеп йөргән дә. безне таркау, әзерлексез санап, анда ба- " рып акгвардиячеләрне активлыкка өнди Сембергә Казаннан качып кит- < кән дошманнар турында тулы мәгълүмат әлегә юк. мәгәр алар Казанны « мушкага алган, белегез, алар туры монда юнәләләр! Утырышта безнең - көчләргә ике төрле бәя бирелгән Тыңлагыз. Мәсәлән. Сембер эсерлары - ның житәкчесе Климушкин болай дигән: «Казанда шактый санда совет £ гаскәре тупланган. Шәһәр зур эшчеләр үзәге. Эшчеләрнең купчелеге з большевиклар йогынтысы астында Төгәлрәк әйткәндә, бу шәһәр әле _ гә большевиклар өне. Күп көч куеп шәһәрне кулга төшерсәк тә. аны * кулда тоту өчен көч тагын да күбрәк соралачак «Ничек сайрый, ә?' Ке- • ренскийнын күптәнге тарафдарларыннан берәү, мәгълүмегез Лебедев ана каршы төшә: «Казанда Россия дәүләтенең алтыны! ди ул Санап бетергесез күләмдә корал, интендантлык кирәк-яраклары, ар тиллерия тупланган Казанда большевикларны кырыпсебереп түгәргә әзер торган офицерлар җыйналган. Әгәр бүген булмаса иртәгә, большевикларның үзләрен тар-мар китерәчәген алар яхшы аңлый Казан - Россиянең әһәмиятле. Идел буе төбәгенең төн сәяси урыны Казанны алырга кирәк, аны алып була. Казанны алу Учредительное собрание яклы комитетларның халыкара абруен югары күтәрәчәк» Менә алар безнең хәлне ничек бәялиләр Фикер алышуларны киңәшмәдә өч кеше йомгаклаган. дип белдерде Лацнс. Беренчесе капитан Борде! Ул интервентларның Вологда һәм Вяткага якын л аш уын күздә тотып, Казанны тизрәк кулга төшерергә, ике як гаскәрнең тантаналы кушылуына өнди Моны хәтердә калдырыгыз' Генштаб пат ковнигы Каппель канкояр ерткыч, күптән түгел генә «Халык армиясе» дип аталып йөртелгән әтрәк-әләмнәрнен командующие Казаннан килгән офицерлар белән беравыздан «Сембер мисалында Казанны да сугышсыз-ннсез кулга төшереп булачак, анда безне көтәләр, капкалар ' ны киң ачарбыз дип ышанычлы вәгъдәләр бирәләр». дип белдергән Аннан кала ыбыр-чыбыр чыгыш ясый, асылда алар Каппель һәм Бор де жырын жырлыйлар.. Нәтиҗәдә, Казанга ашыгыч һөҗүм башлар! а карар кылынган «Халык армиясе» частьлары полковник Степанов ка. офицерларның җыелма отрядлары Каппельга. чехословаклар Швецка тапшырылган Жәмгысы безгә каршы өч жыелма полк. Идел флотилиясеннән берничә судно, акгвардияче отрядлар чыгачак Тәкъдн мем! дип нәтиҗә ясады Лацнс Шәһәрне оборонага әзерләргә Дошманлыклары нык нсбатланган акгвардиячеләрне ашыгыч рәвештә атарга кирәк, чека моңа әзер Шуның өстенә без шәһәрдә контррево люцион чыгышлар булдырмау ягын хәл итәрбез. Безгә ышаныгыз! РКП (б) губкомының председателе Шейнкман сөйләде. — Хәлебез катлаулы булса да, алай ук өметсез түгел Казанда камалыш хәле игълан итәргә вакыт дип саныйм. Димәк, барлык коммунистларны коралландырырга, кораллы эшче отрядлар төзергә кирәк. Казан банкысындагы алтын — һәртөр контрреволюционерларнын күзен яндыра торган жим, аны тизрәк һәм ышанычлы сак астында Нижний Новгородка күчерү дөрес булыр. Гадәттән тыш экспедиция шәһәргә килеп җитте, ул хәбәр әлерәк кенә алынды, баржа-буксирлар Казанка тамагында торалар. Эвакуацияне кичекмәстән башларга тәкъдим итәм Сиксән мең пот алтынны хәвеф-хәтәрсез генә күчерү җиңел булмас Вацетис хәлгә үзенчә бәя бирергә тырышты: - Чехословаклар һәм комучлар Казанга бер алтын өчен генә омтылмый Алар хәрби инициативаны үз кулларына алып, безне һөҗүм мөмкинлекләреннән мәхрүм итеп, үзләре алга ыргылмакчылар Казаннан Мәскәүгә юл ачыла! Бар булган көчне, шул исәптән шәһәр аша Көнчыгыш фронтка узучы гаскәрне дә монда калдырырга кирәк Без ныклы һөҗүмгә әзер булмасак та, көчле оборона тотарга сәләтебез җитәрлек һәм Казанны бирмәбез дә! Бәс, шулай икән, нигә кеше куркытып имешмимсшләр таратырга да. алтын-көмешне кузгатырга? Алтынны күчерү — шәһәрне дошман кулына бирергә ризалашу түгелмени’! Аны күчерү дә җиңел булмас, монда ак-карасыз гына төядек ди, ә юлда? Буксир-баржалар туп-турыдан аклар кулына барып төшсә? Шәһәрне сакларга дигән көчне алтын сакларга бүләргә кушасызмы? Төбәктә аквардиячеләр дә. бандитлар да җитәрлек, алар алтын дигәндә җәһәннәмеңне актарачак! Буксир-баржаларның ник килгәнен. Казанка тамагында ни көтеп торганнарын белмиләр дисезме әллә? Тирә- юньдә шпионнар кайнапмыкайный Минемчә, алтынны кузгатмаска, бернинди паникасыз шәһәрне оборонага әзерләргә. Алтынның шәһәрдә калуы безгә көч өстәр, гаскәрләрдә жаваплылыкны арттырыр Оборона, оборона һәм тагын бер тапкыр оборона! Бу хәрбиләр эше һәм мин. главком буларак, тиешле чараларны күрәчәкмен Без монда килер алдыннан гына җыелып сөйләштек, план әзерләдек, шул план нигезендә Фронтның баш армиясе Кама тамагыннан көньякка. Саратовтан төньякка таба кузгалып һөҗүм башлаячак. Идел буен гына түгел — Урал белән Себерне дә дошманнан арчырбыз! План минем җитәкчелектә төзелде. (Вацетис учына бер-ике тапкыр йөткереп алды.) Мин өстәмә’ көчләрнең килеп җиткәнен генә көтәм Шул минутта ук хәлиткеч һөҗүмгә кузгалачакбыз! Ярсып киткән Вацетис планның кайбер үзенчәлекләренә тукталып, әүвәлгедән дә кызып сөйли башлаганда, гаҗәеп акыллы, зур күзләрен ялтыратып Шейнкман аны бүлдерде. — Туктап торыгыз, — диде ул. — План матур Әйбәткә охшаган, сүз дә юк Өстәмә көчләр кайчан килер, гомумән, килеп өлгерерме алар —менә мәсьәләнең асылы шунда! Ә дошман әнә генә, Казанның капкасын кага. Полковник Степанов белән Каппель өстәмә көчләрне көтеп торырлармы?.. Ай-Һай! Минемчә, күзне ачып карарга бик вакыт Сез безне бишеккә салып тирбәттегез дә, без йокыга китә яздык.. Сез ундүртенче елдан күнеккән, аның кагыйдәләренә ияләнгән җирле сугыш кына түгел бу, аңлыйсызмы, бу гаҗәеп, моңарчы хәрби дәреслекләргә язылмаган, күз күрмәгән сугыш! Илдә дәһшәтле гражданнар сугышы бара. Монда регуляр гаскәрләр генә түгел, киң халык массалары, бөтенләй көтелмәгән яктан, һич уйланылмаган юнәлешләрдән калкып чыгып катнаша. Сезнең патриотик сүзләрне кире какмастан, әйдәгез реаль хәлгә әйләнеп кайтыйк эшчеләрне коралландырыйк, ышанычлы сак астында республика хәзинәсен күчереп өлгерик — Күчермик!—диде Вацетис. Кемнәрдер аны яклады, хәрбиләр сикерешеп торды. — Күчерик! диде күпчелек Бәхәс кызганнан-кызды. сүзләр кылыч кебек бер-берсен кисешеп, үзара гаепләүләр граната кебек шартлап ярылды, фикерләр бер-берсен юк итеп, күмеп якгырадылар. һәркем үз фикерен акыллы санап, аны «стен чыгарырга тырышты. * Ниһаять, мондый карарга киленде: Григорий Соколов җитәкчеле- з гендә эшче полк оештыра башларга; алтын-көмешне ышанычлы юл белән баржаларга ташырга; банкны саклауны чекистларга, латыш < укчыларына һәм Мөхәммәт Корбановнын күпчелеге большевиклардан з торган татар-башкорт отряды сугышчыларына йөкләргә. Шулар арасын- з нан конвой взводы төзеп (хәзинәне банктан баржаларга илткәнче дә $ сакларга кирәк бит әле!), ана баш итеп 1905 елдан большевик, ревтри- = бунал председателе Андрей Бочковны билгеләргә Мина тапшырылган эш үз көчендә кала Реввоенсовет утырышын- С да минем исем яңгырамаса да. мин анын шулай икәнен белә идем = Кичләрен шәһәрдә атыш тавышлары элек тә ишетел гали иде. Без * аңа күнегеп тә беттек дисәм ялган булыр, һәрчак сискәндерә, уйга сала * төнге атыш тавышы, бүген дә кич җитүгә тәртипсез атыш башланды. = Бер азаеп, бер көчәеп атыш төне буе дәвам итте Бүгенге атыш тавыш- 2 лары куркыныч хәбәр булып, каядыр чакырып, ашыгырга боерып янs гырады. Нарядлар, патрульләр атыш аерата көчле яңгыраган урыннарга ашыктылар, тояк тавышыннан урамнар гүләп йокыдан уянды. - безнекеләр барып җиткәндә әле генә шаулап торган урамнар тынып - кала, мылтык, пулемет тавышлары бөтенләй киредә, каршы якта үртәп һәм чакырып яңгырый башлый Кемдер безнең болан да арган наряд- " ларны әлсерәтеп йөртүне максат итеп куйган шикелле иде. Чекист- 3 лар берничә кешене, кораллары белән үк. тотыл алып кайтсалар да, - атыш тавышлары тукталмады, кимемәде дә (Бусын иртән язып куям: кичә яза яза йоклап ук киткәнмен Өстәлдән башымны калкытсам, көе яктырган Тәрәзәмне ачып җибәрдем, офык өстендә кара болытлар тирбәлә. Сискәндереп тагын атыш тавыш лары яңгырады. Саҗидә апа әллә куркып, әллә батай гына, ишеген ачык калдырган Исем китте, яулык җәеп шунда тезләнгән дә намаз укый Аның үз алласы белән сөйләшкәнен бер дә күргәнем юк иде Безнең көчкә ышанычы бетеп, ходасыннан яклау ялварамы? Кем белсен. Кичә дә Таня белән күрешеп булмады Бәлки ул шалтыраткандыр да. мин «өйдә юк» идем шул ) 29 июль. «Үзәк Комитет Көнчыгыш фронтны ныгыту турында карар кабул итте!» - дигән сөенечле хәбәр Казанга сон гына килеп иреште Ниһаять' Хәзер эш бераз җиңелрәк булыр иң кирәк чакта өстәмә көчләр килеп җитәр Вацетнс. вәгъдәсен үтәп, фронт белән штаб арасындагы элемтәне ныгытыр Югыйсә, алгы сызыктан бер-берсен бөтенләй юкка чыгара торган .име|п-мимешләр агылып тора, ә чын хәлне, оятыбызга каршы, беркем дә анык кына белми Казанга ВЦИК члены, большевик Захаров килеп төште Аны политбүлек начальнигы итеп билгеләделәр. Ул агарту, тәрбия эшләрен алып барачак, контрразведка белән җитәкчелек итәчәк ,Лацис аны «Әйбәт егет!» диде Килүе хәерлегә булсын! Әйбәт егетләр, төпле егетләр. ышанычлы кешеләр безгә бик кнрәк Иртәгә газеталарда сул эсерларның тагын бер дружинасын коралсызландыру турында хәбәр басылачак Бүген, комитетларының кайдалыгын белүгә, шунда чаптык, барып керсәк, адәм заты калма ган. барысы да табан ялтыратканнар Гайнулла мина карый, мин аңа кем, кем, кем?! Арабызда хыянәтче барын без торган саен дәлиллерәк сизәбез! Бар ул, бар! Аркага пычак кадарга әзер булып йөри! Кем икәнен ачыклап торырга вакыт кына табалмыйбыз Жиде пулемет, патроннары белән винтовкалар, гранаталар кулга төште Байтак корал' Каян алалар диген, төпсез коелары бармы әллә? Барысын төяп, санап бетергәч Гайнулла шаяртып та маташты: — Адәм баласы кыен хәлгә юлыкса дигән безнен бабайлар, аннан котылу әмәле күп. мәгәр ин ышанычлы әмәл — вакытын белеп сызу! Сызганнар эсерлар! Сызуын сызганнар, күз бумаганнар, кемдер аларны искәртеп өлгергән. Шәһәр эчендә мәшәкатьләр шулкадәр ишәйде, берара югалып калдым, алтын ягына борылып карарга вакыт юк Ниһаять, ревтрибунал карары һәм Лацисның боерыгы белән, бүген төнлә гаепләре исбатланган акгвардиячеләр атылачак. Чека бинасы һәм төрмә янында саклар арттырылды Элекке офицерлар, акгвардияче кораллы дружина членнары һәм шәһәрдә восстание күтәрергә маташкан бәндәләр атылачак Аларны төрле облавалар вакытында кораллы килеш эләктереп алганнар Лацис сүзендә нык тора әлегә: «Алар Сем- бер-Самарада безнең иптәшләр белән тәкәллефләнмәделәр. судсыз-нн- сез тоттылар да аттылар. Нигә без кәнфитләнеп торыйк?! Мин аларча кыланырга димим, мәгәр сугышта икән — сугыштагыча! Башка юл юк!» — диде. Иртәгә шәһәр стеналарына ябыштырылачак листовканың сүзләре турында озак уйландык. Сүзләр хаклыкны, гаделлекне, бер үк вакытта аяусызлыкны да төгәл һәм кыска итеп халыкка житкерсен өчен тырыш тык Юк-бар гайбәтләргә урын калмасын өчен үзебез хәбәр итеп өлгерергә кирәк иде! «Чека кырык кешенең эшен жентекләп карады Арада унысы — хезмәт ияләренең аерата явыз дошманнары — моннан соң совет властена зыян сала алмас!» Кыска, аңлаешлы һәм дәһшәтле дә! Главком һәм фронт реввоенсоветы Казан эшчеләренә һәм кызылармеецларга Өндәмә белән мөрәжәгать итте. Казан, кызыл Казан куркыныч эчендә! Өстебезгә явыз дошман килә. Алар сез яулаган ирекне тартып алачак, фабрикаларны хужаларына кире кайтарачак Әгәр сез каушап калсагыз, әгәр сез бер адым гына артка чигенсәгез дә шулай булачак. уХлар явызларча жнңү тантанасын көтәләр, алар белән янәшә жирле буржуазия шатлана, алар да арттан пычак кадарга әзер. Юк! Теш ыржайтырга, көлергә иртәрәк! Без һаман көчле! Барыгыз да коралга! Барыбыз да Казанны сакларга! Дошманны бәреп егып себереп түгик! Яшәсен революция!» Шейнкманның сүзләре Вацетиснын колагына кергән икән, реввоенсовет да шуны куәтләгәч, шәһәрдә эшчеләрне коралландырырга керештеләр Соңгарак калмадыкмы? «Латыш кебек кире!» — дигән мәкаль бар Бу тапкыр сүзне безнең Вацетисны бик якыннан белгәннәр чыгарган диярсең! Үзе бөтен жаны- тамыры белән хәрби, намуслы һәм ифрат батыр кеше, иллә мәгәр «сугыш эше белән гаскәриләр генә шөгыльләнсен, гражданскилар үз урыннарын белсеннәр!» дип гомерлеккә инанган Имеш, һәр таракан үз ярыгын, һәр балык үз арыгын белсен! Шуның өстенә, Вацетис үз ихтыяр көченең чиксезлегенә ышанган, ул әйттеме- — бетте, үтәлсен, һәркем үзенә төшкәнне башкара килсә, какшамас тәртип урнашачак дигән кагыйдәгә башыаягы белән табынган кеше. Хәрбиләр белән гражданскилар арасында дөрләп кабынып алган ызгышталаш шәһәрне сакларга нык комачаулар дип куркам. Соңга калмыйбызмы? Дошман килә, үрмәли, шуыша, якынлаша... Бүген Вацетис тагын бер «зирәклек» күрсәтте, кавалерия отрядын оештыру турындагы боерыкка кул куйды — Безнең атлы гаскәребез юк. — диде ул. — Фронт исә тиз-тиз күчешне сорый Пехотаны я атка мендерергә, я арбага утыртырга кирәк. Атка менү турында уйларга сон. — диде гадәттән тыш салкын канлы военком Авров. — Казанны оборонага әзерләргә кирәк, оборонага! Атка менгән оборона турында ишеткәнем юк әлегә. Хәрбиләр дә главкомны өнәп бетермиләр булса кирәк ♦ Гайнулла шукланып: ' = — Атка менгәч качу җиңеләя! — диде дә ачы елмаеп куйды 5 — Өлкәннәрнең боерыгын тикшерергә сезгә иртәрәк әле! — диде * һаваланып Ваиетис Мин дә Гайнуллага кушылып хәсрәтле елмаеп бх = сүзләрне тыңладым.. ’ > 30 июль. Куен дәфтәренә язарга да вакыт калмый, икмәктер1 Вакыйгалар 5 тыгызланып берберсен куалыйлар, язмыйча барсаң, барысы бергә бу- i талып, онытылып бетәчәк. Елга көзен тушлый да тушлый. бозның * зәңгәрлеге калын-калын саргылт юшкын астында кала, елганың төсе * онытыла Фактлар, кешеләр турындагы уйларны, мәгълүматларны = мөмкин каләр гадел рәвештә теркәп калдырырга омтылам (Бу дәфтәр кем кулына эләксә дә. аны тарих өчен сакларга тыры- = шыгыз!) Казанда күпме офицер бар? Керенскнйның табанын ялап көн күр- ' гән Лебедев таянырга җыенган көч шәһәрдә ни дәрәҗәдә? Штабта, гар - низонда хезмәт итүчеләрнең күпмесе аклар ягына авачак?' Моңарчы < тәгаенләп куймаганбыз, бүгенге оперативкада шул турыда сүз кузгал- - ды Беркем дә төгәл генә санны белми икән. Ә белү зарури, үзенә каршы = кемнәр чыгачагын белмәү күз бәйләп сугышу түгелмени? Берәүләр «Казанда акларның килгәнен көтеп торган офицерлар ' саны ун меңләп», дип ышандырырга тырышты. Икенчеләр «Булмас' Алар биш меңнән дә артмас!» — дип. түшәмнән цифр чүпләде Военком Межлаукның саннары гына дөреслеккә якын булырга мөмкин Губвоенкоматта. диде ул. бүгенге көнгә учетка баскан пехота офицерлары 1730 кеше, артиллериядән - 118. атлылар 80. инженерлар 57, пулеметчылар 80 кеше бар Хәрби чиновниклар 520 Җәмгысы, шәһәрдә 2885, өязләрдә 830 кеше Болары бездә исәптә торучылар Учетка басмаганнарны якынча да әйтү кыен Исемлек һәркөн арта тора, шуннан чыгып, бу санны икеләтсәк, без нык оешкан бер ике офицер батальоны белән очрашачакбыз' Саннар барыбызны да уйга калдырды гади арифметикага таянып, Степанов Каппель отрядларын бу санга кушып караганда, уйга калыр лык күңелсез саннар килеп чыга иде — Шуны онытмагыз. — диде безНһң трксе чырайларга карап Меж- лаук, офицер булу контрреватюцнонер дигән сүз түгел. Офицер булган өчен генә атарга ярамас! Лацис һаман үзенекен куды, үҗәтләнеп «Безнең сафларны йомшартучы һәр кешене я атарга, я төрмәгә тыгарга!» — дип кабатлады МежЛаук ана каршы төште Лацис сикереп үк торды Хәзер ап-ачык беләбез; күп кенә легионерлар һәм акгвардия челәр позицияләрен ташлап Казан ягына качалар Андый хәбәрләр көн дә килә. Арта! Чибәр ханымнар янына ашыга дисезме сез аларны?! Тү гел шул! Алтын тарта аларны. алтын' Шул котырта Бездә хәзер алтмыш лап кеше утыра Күбесенең кулында Ярославльдә. Муром һәм Рыбински- да тар-мар ителгән савинковчыларның Казандагы адреслары Уң эсерлар һәм меньшевиклар белән нәкъ менә Казанда кавышырга ашык каннар Бүген төнлә Воронов дигән бәндәне атарга хөкем иттек Элемтәче икәне бәхәссез. Кем янынадыр килгән Кем янына3 Нинди максат белән? Әйтми! Без әле нечкәләп сорау ала белмибез, өйрәнергә вакыт та калмады. Шигебезне раслый алсак кына хөкем чыгарабыз чыгаруын «Үзен Воронов дип атаган бәндәне атарга!» Бәлки, атмаска да ярагандыр? Бәлки, ул бөтенләй Воронов түгелдер? Воронов дигән бәндә дошманның эресе булып, ул ягы безгә билгесез калса?! Без кемне атканыбызны энәсеннән-жебенә хәтле белергә тиешме? Тиеш! Димәк, эшли белмибез әле, өстән-өстән генә, сай сөрәбез . Ни әйтергә теләде Мартин Янович? «Вакыт таләп иткәнчә эшләргә өйрәник!» — дип бетерде ул сүзен. Таралыштык. Казан үзенең алтыны белән кемнәрне генә үзенә тартып китерми?! Әгәр эшне белеп, вәзенләп оештырсаң, дошманнарны берәм-берәм төбенә төшерергә жайлы жим буласы икән бу алтын-көмеш дигәннәре! Алар килә тора, ә син чүплә акгвардиячеләрне! Шәп жим! Көч, хәйлә, осталык һәм тәжрибә булганда, байтак авантюристны эләктерәсе икәнбез дә. Вакыт аз калды, вакыт! Көч жыеп, тәжрибә арттырып торырга вакыт юк. . Бүген чекада гына кунарга калдым Йоклый алмыйча озак кына тырпылдап яттым Ишегалдында шау-шу ишетеп, тәрәзәгә якынайдым Таң яралып килә икән. Вәлиуллин белән Аристов кайтып керделәр. Ул төнне алар эшчеләр отряды ярдәмендә дары заводын шартлатудан саклап калганнар икән Шәһәр идән асларына поскан ак офицерлар Кап- пельны әнә шундый фейерверк белән каршыларга жыенганнар! Шәһәр халкының, эшчеләрнең ни күрәсен уйлап та карамаганнар таш маңгайлар... Лацисның кискенлеккә чакыруы нигезле дә булгандыр, дошманнарның этлеге көннән-көн арта тора, арткан саен кулга алулар да күбәя Чека подвалы гына түгел, ишегалдындагы ике катлы бина-төрмә дә туп-тулы Мин көндезләрен генә түгел, төннәрен дә сорау алам. Доп- рослар көннән-көн бер төсле була баралар, бу минем жанны талый. Тоташтан бер төсле, бер үк язмышка очраган офицерлар чылбыры сузылды Исемнәр генә башка, тормыш юллары, язмышлары, контрреволюция- гә тартылу сукмаклары бер төсле диярлек Керәләр, утыралар, үзләренең контрреволюцион оешма әгъзалары икәнен тартынмыйча әйтеп бирәләр, һаваланып «Көчлеләр азайгач, яшәү кыен икән!» — дип уфтанган булалар, үлем куркынычы янавын белгәч, елан сыман кабыкларын салалар, жебеп-мәлжерәп төшәләр, еш кына күз яшьләре дә сытылып чыга . Күптән түгел генә Марина Цветаеваның искиткеч тапкыр шигырьләрен укыдым: Белым был — красным стал: Кровь обагрила Красным был — белым стал: Смерть победила. Үлем һәркемгә дә бер төрле карый Гәрчә Хәтер каршысында кешеләрне тигезләми Гомерен тырай тибеп уздырган, һавалы, кәпәренгән, үзен чамасыз сөйгән буп-буш типларга карыйсың да, әйе, бу кеше Хәтердә дә шундый булып калачак та. шундый булып кына онытылачак дип уйлыйсың Үлем дә аны үзгәртә алмый! Хәтта үлем дә! Менә бүген сорау алган кешеләрем. Дошманнар! Поручик. Яше утызда, тап-таза, сәламәт, ак керфекләрен йома- йома сина әллә каян өстән карап тора. Син аның өчен юк, мөмкин булса, дагалы итекләре белән ул сине сытып кына китәчәк. Сораша башлыйсың Яшерми. Яшерүне кирәк санамый! 1918 елда Казанда офицерлар «өчлегенә» кергән Полковник Петровка буйсынган Аена бңш йөз сум хезмәт хакы алган (Биш йөз сум!) Сигнал бирелүгә, телеграф белән банкны кулга төшерергә тиеш булган. — Ни өчен телеграф белән банк беренче чиратта? — дип сорадым. — Казан алтыны безгә алдагы көнгә юл ачачак Телеграф аша шуны дөньяга, бар халыкларга белдерәчәкбез. Ни кушсалар, шуны үтәргә әзер торган җанвар. Башта үзен гажәп эре тотты! Сүзне бөердән генә чыгара! — Совет властенмы? Аны җүләрләр генә власть дип таный — Азрак утыргач килешү ягына борылды — Власть икән — мин аны таныйм Кемнең кулында, шуның авызында диләр бит' — Инде иң актыктан, үзен ни көткәнен белеп алгач, агарды, күгәрде, еламсырап ялына ук башлады. — Зинһар тагын бер атна гына атмый торыгыз, минем дә кирәгем чыгар! — диде. — Нигә бер атна? — дип ачыклауны сорагач, әүвәлге кәпәренүенә < кайтып төште 5 — Атна узгач, без урыннарны алышырбыз. Мин сездән сорау ала- g чакмын! Я. мондый бәндәгә ни дисең инде? х Аның артыннан ротмистрны керттеләр Кулга алганда, бер чекист = ны җиңел яралаган Егерме ике кешелек офицерларның.яшерен оеш- п масында член булып исәпләнгән Анда алпавыт Молостовых, полковник * Сужко да булган. Үз тарафдарларыннан канәгать, явыз! «Полковник» < дигәндә гәүдәсе турайды, иңбашлары төзләнде Ерак эзләнәсе түгел. ♦ моның хыял чикләре ап ачык - бу бәндәчек полковник булу турында S гомере буе хыялланган Кызык, шушы йолкыш та бер атнада урын- ® нарны алышырбыз дип ышанамы? Мине каршысына бастырып сорау х алырга өметләнәме? Гайнулла Таһировны «гололобый татарин'» дип типкәләп чыгарачакмы? Шейнкманны, «жид!» дип. стенага терәячәкме? * Лацис кызып киткән чакларда мин тулысынча аның яклы түгел “ идем әле. Ул накытларда дошманнар да. тараканнар сыман, жылы * ярыкларда посып, мыекларын селкетеп, нидер кӨтәләр иде (Ротмистр- £ ның төрмә камерасында да купшылыгын югалтмаган мул мыегын күр- = гәч, бу чагыштыру күңелемә килде!) Хәзер алар минем каршымда, co- Z вет властеның законнары каршында Алар безнең һәлакәтнең көнен- « сәгатен атап сөйләшәләр, көләләр, мыскыллыйлар, шапырыналар, яный лар Исән калсалар, безгә көн күрсәтәчәк түгеллекләрен яшереп тә тормыйлар. Сорау алулардан хәтеремдә иң сеңеп калганы капитан Иванов белән очрашу булды. Заманында Казан Хәрби округының контрразведкасында хезмәт иткән Савинков «Союзы»ның члены Аңлы, акыллы, тәж- рибәле. нык куллы кеше нкәне күренеп тора «Сез» дип кенә эндәшә, гәүдәсе хәрбиләрчә төз. ыспай һәм килешле киенгән. Бите, муены кояшта янып, чуенга әйләнгән («Кайда посып ятты икән?!») Күзлектән, яңакларын купшы бакенбардлар бизәгән Тәмәкесен дә ашыкмыйча, һаваланып суыра Ул бер нәрсәне дә яшереп тормады, киресенчә, рәхәтләнеп, шуны гына көтеп торган сыман ярсып, һәммәсен ачыктан-ачык сөйләде. Нигә алай? Алар безне беткәнгә исәплиләрме? Исәплиләр икән, нәрсәгә тая налар? Нигә өметләнәләр? Әйе. Әзерләдек. Оештырдык Восстаниены июньдә күтәрергә җыендык Аннан июльгә күчердек Хәзер чехословаклар килеп җиткәнне көтәбез. Хәтәр сүзләр, хәтәр Үчеклиме5 Үртәшәме5 Күтәрелеп карыйм, каләм тоткан кулым калтырап куя Юк. җитди, үртәшү уенда да юк Уйлаганын сөйли Сүзе хәтәр, эше аннан да хәтәррәк Иванов яшәгән йорт подвалын нан егерме револьвер, утыз винтовка, патроннар, гранаталар чыкты Капитан да. башка кулга төшкән офицерлар сыман, һавалы, тәкәб бер һәм җнңүчән кыяфәттә иде Ул тайчанмыйча, чирканмыйча «бары тик кабер генә кабул итәчәк партия совет активының» исемлеген санады, арада минем дә исем бар иде Хәтере шәп капитанның! «Атарга кирәк сезне!» диде ул. туп-туры карап Ул хәзерге көн. узганнар һәм иртәгә киләчәк җиңү турында иренмичә, кат кат сөйләргә әзер иде ахрысы Димәк, ул бу хакта бер генә кат уйланмаган, сөйләп, уен да. телен дә чарлаган булса кирәк Әйе. ул бүген бездә, сак астында гөрмәдә утыра. I аебе зур Шул хәлендә дә тайчанмыйча «Атарга кирәк сезне' - дип әйтәала Мондый дошман белән гел-гел очрашып тормыйсын, сөйләсен әйдә... — Кешене көнчелек йөртә. — диде ул фәлсәфәгә бирелеп. — Көнчелек. тутык кебек, кешенең акыл-зиһенеи кимерә. Сез революция дисез, аның килү юлларында казынып, зарурилыгын исбатлыйсыз. Ә мин гади генә әйтәм: ярлылар артты, бцйлар аз калды, нәтиҗәдә баланс бозылды. Ярлыларның аз-маз тамагын туйдырсаң, киендерсәң, алардагы көнчелек хисе кимер иде. Шул чакта, көнчелек бермә-бер кимегәч, илдә законлы тәртип бозылмас, бунтлар да чыкмас иде. Хәзер сез тузга язмаган закон чытармакчы буласыз! «Ярлы алачыкларына гомер, саранларга үлем!» — дисез. Тормышның дәвамын акыл белән уйласак, алда сез берни дә майтара алмассыз. Гомум тигезлек сездә дә була алмас, көнчелек сезнең җәмгыятьне дә эчтән кимерәчәк. Социаль баланска ирешә аласыз икән — ул чагында эш башка булыр, безнең ялгышларны кабатламассыз, без татыганны күрмәссез. Тик мин ана ышанмыйм, ышана алмыйм. Көнчелек кешелек җәмгыятенең мәңгелек юлдашы Мин Ивановны бүлдермичә, ахыргача тыңларга теләдем. Ул моның сәбәбен, минем кызыксынуымның серен аңламады, сөйләгән саен кыза барды, үз сөйләгәннәре ана бик ошый иде. Аның мактануы миңа дошманны ныграк, ачыграк аңларга ярдәм итә иде. Адым саен офицер- философлар очрап тормый, күбесенчә алар ташмаңгайлы, чит кеше ихтыярына карышусыз буйсынып, үзләреннән түбәннәрне дә сүзсез-өнсез буйсындырып кына күнеккәннәр. — Сез минем бу сүзләрне кире какканны көтәсезме? — дип сорадым мин, капитан тын алган арада. — Юкка көтәсез. Сезнең шапырынуларның ноль икәнен революциядән соңгы шушы кыска гына арада без ил күләмендә расладык инде. Сезнең фәлсәфәдән кабер исе, мәет исе килмәсә. мин аларны шактый кызыклы дияр идем. Ахыр чиктә һәр җүләрлектә дә гыйбрәт бар! Сез дөньяны сүз белән күмергә гадәтләнгән гап-гади бер лыгырдавык икәнсез. Мондый иман белән кая бара алырсыз икән? Киләчәкне томанга төрүне халык кабул итә алмый. Булды. җитте, хәзер төп эшкә күчик: белгән квартираларның адресын бирәсез. Сезнең белән алда ни буласын хәл итәр өчен генә булса да мин барын да белергә телим. Барын да! Демагогиягә таянып кына халыклар язмышын түгел, бер кешенең язмышын да хәл итәргә ярамый. Гәрчә ул кеше явыз дошман булса да! Гәрчә ул кичәге көн кешесе булса да! Сөйләгез! Ул миңа чынлап торып гаҗәпләнеп карады, мондый борылышны көтмәг ш иде ахрысы. Мине бер утын түмәре дип санадымы? Балачага дип белдеме? — Озак көтәргә вакытым юк. — дидем мин ачыктан-ачык. Тагын берничә сорау бирдем, утыра-утыра аның һавалануы кимеде. ул бик теләп, хәтта ашыгып-ашыгып яшерен квартираларның адресларын саный башлады. Язарга өлгереп булмый! Хәтере шәп капитанның! Кичен, соң гына Лацис янына кереп, көндәлек эшләргә йомгак ясадым Иртүк рапорт языгыз да Иванов күрсәткән адреслар буенча оператив группа белән йөреп чыгыгыз. Кем очраса да кулга алыгыз! — дип боерды ул. Димәк, иртәгә... 31 июль. Кичәге төпченеп сөйләшүләр, офицерларның кәпәренеп күзгә карап фәлсәфә сатулары, сүз белән күрәләтә җиңәргә маташулары моңарчы без анышып бетмәгән фактларны ачарга, алар арасындагы бәйләнеш ләрне билгеләргә ярдәм итте. Көн бушка узмады. Карангылы-яктылыда торып отчет яза башладым «Казанда бүгенге көндә советка каршы дүрт оешма эшли: «Эшсез калган офицерлар союзы», «Генерал Попов группасыннан таралып калган офицермонархистлар». «Савинковчылар» һәм «Уң эсер калдыклары» 6 июль фетнәсен яклап чыгып теләктәшлек курсәткән сул эсерлар * соңгы төркемгә барып ялгана Аларнын уңмы, сулмы икәнен аеру кы- | ен — советка каршы платформалары бер. тулысынча тәңгәл һәммәсен < бер максат берләштерә Совет властен бәреп төшерү. Офицерларның < күпчелеге бер командованиега сүзсез буйсына. Шулар ярдәме белән z совет штабларына, гаскәри берләшмәләргә үтеп кергән шпионнары яше- z рен документларны урлыйлар, корал урлауны оештыралар. Чак кына j шик төшүгә эштән качып яшеренәләр Әлегә аларга яшеренер җирлек - бар Шәһәрдә фетнәгә катнашырга сәләтле офицерлар оешмасы ба- “ шында полковник Потчин һәм Сужколар. подполковник Клочков һәм | капитан Иванов торуы документлар нигезендә расланды Полковник Потчин гарнизонның артиллерия начальнигы булса. * Сужко исә гарнизон штабында хезмәт итә Соңгы көннәрдә чекага - килеп эләккән офицерлар якын араларда үз отрядларының советка каршы ® күтәрелеп чыгачагын яшермәделәр, чехословакларның якынаюы бу фет- = нәне җанландырып, аны тизләтәчәк» Отчетны язып бетергәнче Саҗидә апа ясап керткән чәйгә дә ка- s гылмадым. соңгы ноктаны куйгач бәргәләнеп уйландым «Яшермиләр, - димәк, үз көчләренә ышаналар, алдан ук тантана итәләр», - дип отчет- * ка өстәп куярга да уйладым Уйлана торгач бу уемнан кире кайттым - Аларнын тантана көтеп торулары үлем алдыннан соңгы талпынуда- ® ры гына түгелме соң?! Отчетны Мартин Яновичка тапшырдым, ул аны купшы мыекларын < сыйпыйсыйпый минем күз алдымда укын чыкты, кулын бирде, оператив отряд алып, кичә мәгълүм булган унике адрес буйлап эзгә чыктык Ни гаҗәп: йортлар буп-буш, кәгазьгә карасаң, бу квартирада Потчин яши. бусында Сужко булырга тиеш Ләкин без барып кергәндә аларда җан иясен очратмадык Өченчесенә бардык, дүртенчесе дә кешесез, бу ни хикмәт? Кешеләр яшәгән бүлмәләрдә кеше эзе суынып бетмәгән, кайдадыр самавыр җылынып удыра, квартираларның бай тагысында ашыкпошык нидер актарганнар, комод тартмалары ачык, идәнгә өс-баш чәчелгән, аяк киемнәре таралып ята Сужко квартирасының почмагыннан, идәннән Гайнулла алтын тәңкә табып алды Шунда да шаярта бит әлс Бу тәңкә сезне эзләп килгән. Сергей Сергеевич' ди Хуҗаларны тоташтан кемдер кисәткән булырга тиеш Әлбәттә, шулай Уникенең берсе юк икән, бу инде очраклы хәл түгел. Ничек кисәткәннәр? Кем аркылы? Кайчан?' Мартин Янович янына кайтып кергәндә минем кыяфәт шәп бул магандыр. ул. сизенеп, үткен күзләре белән мине бораулап алды Качканнармы? дип сорады Берсе дә юк Адресларны һәмаларнын бүген кулга алынырга тиеш икәнен кемнәр белә иде? Беркем белми. Сез дә мин Кабинетыгыз биклеме? Протоколлар саклана торган өстәлегез йозаклымы? Бикле биклесен. Өстәл йозагы гына ышанычлы түгел Сейф юк Сезгә адреслар биргән, исемнәрне атаган офицерларны ныграк саклагыз һәр изоляторга икешәр сак куегыз Потчинны күзәтегез Пот чинны! Бүлмә Позак Янәшәңдә генә, үзең белән бергә хыянәтче барлы гын белу жиңе.т түгел Төне буе йокламыйча борчылып яттым, һәр адымымны, һәр сулышымны өр-янадан искә төшерергә тырыштым. Кайда. кем. ничек? Йокымсырап ятканда, уйлар йокы белән уяулык арасында гизгәндә зиһенем ачылып китте: кулга алынган офицерлар Сужко. Потчнн фамилияләрен бик теләп, хәтта ки ашыгып-ашыгып әйтеп бирделәр. алар шулай итеп, шул юл белән Сужко-Потчиннарның исемен протоколларга керттереп. аларга качарга сигнал биргәннәр була түгелме? Димәк, алар һәммәсе дә минем янәшәмдә генә хыянәтче барын белгәннәр. аның өстәл тартмасына үтеп керәсенә дә шикләнмәгәннәр... Әнә шуңа да алар өстән торып, һаваланып сөйләшкәннәр! Без аларны эләктердек дип куанып йөргәндә, алар мәче белән тычкан уены уйнаганнар. Алар усал тырнаклы мәче булып калган Ә мин ә мин малай! . Алар үз тарафдарларына «Качыгыз!» дигән сигналны минем аша. минем өстәлем аша биргәннәр! Уйламыйча ята алмыйм, ә болай уйлау коточкыч авыр иде. Кем. ничек, кайчан?! Билгесезлектә бөтен кешедән, хәтта үзеңнән дә шикләнә башлыйсың икән. Авыр, күңелдән китмәс уйларымнан арыныр өчен мин соңгы вакытларда гел Таня турында уйларга тырышам. Хәзер дә аны күз алдыма тере итеп, жанлы матур итеп, кайгысыз итеп китереп карадым. Сикереп торасым, чаба-чаба Казанка елгасы ярыннан ерак та түгел боегып утырган тәбәнәк йортка барып житәсем килде Кайнар башымны суытыр өчен суга чумар идем, колачлап-нңләп йөзәр идем, кайгыларымны таратыр идем Фу. тагын арт чүмечем сызлый башлады Кулымнан - каләм төшеп китте Язганнарымны укып карыйм, танырлык түгел... Куен дәфтәрем белән сөйләшәм, әллә, чыннан да. Таня янына барып кайтасы инде? Сәгатькә карыйм, уһу. соң икән инде, куркырлар, дөрес аңламаслар. Бераз гына булса да йоклап аласы иде Бер. ике. өч Өчне узуга күңел «уникегә» сикерде Унике квартира буш.. Унике дошман качып өлгергән Пөз һәм меңнәргә тагын дошман өстәлде... Унике Пөз дә унике.. Мең дә унике. . 1 август. Август Казанда иң җылы. иң бәрәкәтле, иң кояшлы ай диләр. Бүген киенгәндә карыйм тәнем ап-ак. кояш күргән юк Кемнән ишеткән идем соң мин бу бәяне9 10 Таня әйттеме? Таня бугай . Революциянең язмышы Казан-Урал-Самара фронтында ак чехларны жиңүгә бәйле икәне фронт реввоенсоветына Лениннан килгән телеграммада ачык әйтелгән иде. Хәзер без Казанда яшәүчеләр һәм Казанны саклаучылар Совет власте өчен канлы көрәшнең нәкъ уртасында Кайчандыр ерак тыл шәһәре саналган Казан фронт сызыгында Август Казанда иң рәхәт, бәрәкәтле ай диләр Уйнап әйтәләрдер? Казанның хәленә күз салсаң, моңа ышану да кыен . I аинулла белән баш ватып утырдык: арабызга кергән хыянәтчене ничек ауларга да. ничегрәк аннан котылырга? Планны бик шәп төзегән идек тикшерүчеләр, секретарьларның һәрберсенә, берәм-берәм ялган факт зар белдереп, кайсысының дошманга мәгълүм булуын күзәтеп торырга иде исәп, әмма аны тормышка ашырырга жай булмады, көне буе контраларны аулап, тотып, сорау алып, бик соң гына кайтып ятты.м Каләм тотарга да хәл калмаган 9 август. Дошман һаман якынлаша, аулакларда, пышыннар куера бара, сүзләр, сүзләр, сүзләр. . почмакларда чышынӘ тормыш һаман дәвам итә’ Казанда крестьяннарның губерна съезды ачылды Өч йөзгә якын делегат катнаша (арада фронт сызыгын көч-хәл белән үтеп чыкканнары бар!) күпчелеге кулаклар Съездны Шнуровский ачып җибәрде дә Мәскәүдә большевиклар тарафыннан атылып үтерелгән Александрович һәм башка сул эсерлар истәлегенә аягүрә басып бер минут тын торырга тәкъдим кертте. ♦ Чуар кеше бу Казимир Шнуровский! Әле генә шәп тавыш, танта- Я налы горур кыяфәт белән съездны ачып, кайгылы кыяфәткә кереп ма- * тәм ясады, хәзер калтыранган куллары белән куеныннан дүрткә бөклән- : гән кәгазь тартып чыгарып, елый елый, бетәшеп, куырылып үзенен сул i эсерлар партиясеннән чыгуы турында белдерсен укыды, мышык-мышык 2 үксеп: ’ ‘ — Сез инде, иптәшләр, башка бер председатель сайлагыз. — дип = үтенде. Югарыдан түбәнгә ничек җиңел тәгәри? Чынлыгымы бу аның. = әллә уйныймы? Съездның күпчелек делегатлары совет властеның дошманнары. = күренеп тора Чырайлары тук. күз кабаклары эчеп шешенгән таша * залны гүләтә башлады Кем сүз алса, совет властена, большевикларга * пычрак ыргыта, беренче ораторлар саграк кыланып, әйләнеп-тулганып х төтен җибәреп маташтылар, нәүбәттәгеләр шашынып бәйдән ычкынды- “ лар. тора-бара съезд тоташ совет властен сүгүгә әйләнде. Лаинс ашы- = гыч рәвештә Мәскәүгә. Эчке эшләр халык комиссары Пстровскийга шалтыратып дошманнар рупорына әверелгән съездны ябарга рөхсәт л сорады . Шул болганыр көннәрдә «юк-бар уйдырмалар таратканы. Халык * комиссарлары советын бәреп төшерергә чакырганы өчен сул эсерлар- ~ нын «Җир һәм ирек өчен» газетасын ябарга» карар кылынды Съезд я көннәрендә бу газета бөтенләй котырынып совет властен хәкарәтли - башлаган иде * Оперативкаларда хәзер Лаиисны тыяр хәл юк. янып кабынып китә — Казан камалу хәлендә дип белдерелә Гаскәри эшелоннар хәзерлән беренче чиратта Казанга гына үтәргә тиеш. Әле яшәргә сәләтле барлык хәрби частьлар Казанга тартыла, аларга гомуми җитәкчелек полковник Петр Славен га йөкләнә. Биш-ун минут эчендә баш әйләнерлек яңалыклар Берсенә күнегеп тә өлгермисең, икенчесе пешеп-өлгереп алдына килеп баса, өстәлә, авырая... Дошманнарга шәһәр эчендә тын алырга да ирек бирмәскә! Бүгенге көннән «кулга алырга'» дигән ордерларга Лацис. Кин һәм тикшерү бүлеге начальнигы Усватов кына кул куя! Калган имзалар гамәлдә түгел! Лаиис хәйләкәрлеген югалтмый яңалыкларны берьюлы чыгарып салмый, ул аларны билгеле бер тәртип белән, дәрәҗәләренә карап сөйләп бирә, иң хәтәрләрен азакка калдыра Бу ген дә җитди хәбәрләрнең җитдиен ахырга калдырган Меньшевиклар партиясе Үзәк комитеты члены Манский белән уң эсер Зензиновның Казанга килүе турында хәбәр бар Тотарга иде аларны. кулга алырга' Мартин Янович шулай диде дә миңа карады. Гайнулла белән янәшә утыра идек Таһиров миңа иелебрәк «Ярый ла бу боерыкны Зензинов- ка хәбәр итеп өлгермәсәләр'» дип пышылдады Ике сугышчы алып Зензнновны эзләп киттек. Муравьев ук булмаса да. Зензинов шактый билгеле адәм, гаугалы җан Зензинов 1904 елдан эсер. дип аңлаттым мнн Гайнуллага Байтак террор актларына катнашкан кеше Үзе галим, этнограф Этнограф? дип сорады гаҗәпләнеп Гайнулла. Сөргендә чакта якутлар тормышын өйрәнеп, аларнык көнкүреше, горефгадәтләре турында файдалы китап язып чыкты Хәзер исә совет властеның иң явыз дошманы. 1 — Сергей Сергеевич! — диде Гайнулла туктала төшеп. Шуны аңлатыгызмы, зинһар. Нигә белеме югары булган саен кешенең дошманлыгы да зуррак була? — Раифада безнең иптәшләрне яндырганнар югары белемлеме? — дидем мин сорауга каршы сорау куеп. — Я? - Юк ла’ Крестьяннар кемнеңдер явыз коткысына гына бирелгән! — Дошманның һәммәсе дә дошман! — Сез элгәре алай дими идегез... — Дошман үзгәргән саен безнең аңа булган мөнәсәбәтебез дә үзгәрә. Гайнулла. Егет уйчанланды, артыгын сорашмады Бер урында булдык, икенчесенә кагылдык, Зензинов булырга мөмкин дип санаган байтак җирләрне айкадык. Мәскәүдән килгән «кошны» очратмадык Иртәгә тагын эзләргә кала. Аны табарга кирәк! Ифрат куркыныч кеше! Лацис булып Лацис, мине алтын озату эшеннән аерып Зензиновны эзләргә җибәрә икән — аны тотарга кирәк! Башкача булуы мөмкин түгел. Төсен-битен үзгәрткәндер, документлары да сансыздыр аның, ә болай гостиницаларда юк, ресторан-кафеларда күренми Аның тәмле ашарга, салырга яратуы турында бездә хәбәрләр бар Тәтәйләрне дә чит куймый икән әле.. 3 август. Иртән Лацис безне әрләргә тотынды: «Шундый кошны ычкындыргансыз!» Гаеп бездәме? Күреп бетермәдекме? . Бу якка озак тукталырга вакыт юк иде. Лацис артыгын сузмады, яңалыкларын тезә башлады. Бугеннән фронт тирәсендә буржуаз газеталарны тарату катгый тыела. Таратучыларны туп-туры чекага озатырга Барлык коммунистлар һәм җаваплы совет хезмәткәрләре бүгеннән корал алалар Чехословаклар Спасск белән Тәтешне алганнар, мичман Ершов кул астындагы флотилиянең аерым, арьергард кораблары Кама Тамагы тирәсендә күренгән. «Знамя революции» газетасындагы бер мәкаләгә Лацис бармагы белән төртеп күрсәтте: — Укыгыз «Чехословакларның ябырылуы ВЦИКны «Социалистик Ватан куркыныч эчендә!» дип игълан итәргә мәҗбүр итте Курку, каушау, җебегәнлек. көчсезлек бетсен! Сугышырга хәле бар һәркем, һәрберегез. кулыгызга корал алып, англофранцуз капиталы ялчыларына каршы көрәшкә чыгыгыз!» дип язылган иде днда. Лацис сакалын учы белән йомарлый-йомарлый безгә карап ала. Димәк, яңалыклары бетеп җитмәгән Безне тагын ни көтә? Зензинов - Бу урында Мартин Янович бармаклары белән өстәлне кагыпкагып алды - үткән төндә чит фамилия белән Щетинкин номерларында кунып чыккан! Менә сиңа мә' Кунып- яткан Бүген кайда икән кәҗә сакал?! Кем исеме белән үзенең мәкерле пәрәвезләрен корып йөри?.. Враг могуч и хитер' По местам! По местам! И настроже око и ухо; Бой повсюду пойдет, по земле, по морям. и в невидимой области духа... Кайчандыр бу шигырьне Зоряга укыган идем Арбаттан ерак та түгел, тар тыкрыкта, яфраклары саргайган карт юкә ышыгында икәү генә басып торган идек Ә хәзер шигырьнең тапкыр юллары нәкъ үз тормышыма туры килә Зоря исемә төшеп, йөрәгем сулкылдады Мин тынып, онытылып китсәм. Гайнулла сорашып-төпченеп тормый, белә, мин акрын гына үткән көннәргә агам Әйе. жирдә-суда гына түгел, дошман хәзер унда-сулда. алда-артта Шагыйрь дошманнын ин куркыныч биләмәсен төгәл билгеләгән «Күзгә күренми торган рухта — күңелдә» Дошманны аннан да табып алу безнен чекистларның бурычы ♦ Эләгерсең. Зензинов! 4 август Йокысызлык, тынгысызлык, борчылу-мәшәкатьләр. Бүген башым 5 авыртып уяндым Саҗидә апа җиләк, карлыган яфраклары йөздереп £ куе чәй ясап эчертте Әллә аның кулы шифалы, әллә тәмле-ягымлы * сүзләре ярдәм итте, чәйдән соң. җиңеләеп аякка бастым. Алай да эшкә з бераз соңарып килдем Йоклап ятарга ярамый’ дип каршылады мине Лацис, тиз үк £ иптәшләрне җыеп, бүген төнлә үзе иҗат иткән крестьяннарга мөрәҗәга- < тен укып чыкты. ♦ «Шикле бер-бер хәл яки җинаять турында сизенсәгез, төн димә- z гез. көн димәгез, шунда ук чекага хәбәр итегез Туп-туры секретарьга ® керегез, ул сезне яшерен бүлеккә озатыр Эчке дошманнар турында s белгәнегезне шунда сөйләрсез. Казан кешеләре һәм якын-тирәдә яшәү п челәр өчен адрес: Гоголь урамы. 28 нче йорт Башка очракларда җирле * советларга килегез. Иптәшләр, дошман уяу Сак булыгыз' Совет власте- “ иын язмышы һәм киләчәге сезнең кулда!» * Оперативка бетүгә Мартин Янович мине үз янында калдырды Үзегез белән кемне аласыз’-* Хәзер Ка<аннан алтын озату юлын = тикшерергә барабыз. Главком Вацетис. Лацис. Гайнулла Таһиров һәм мин нәни ген.» « пароходка төялдек Борын белән койрыкка латыш укчылары кереп утырды «Күзгә чалынырлык булмасын'» диде Лацис, пароходка да уравыч юллардан, пакгаузлар, ярда янтаеп яткан иске көймәләр арасыннан берәм-берәм узып кердек. Кузгалып шактый бардык Безнең пароход каршыга йөзгән көймәләрне дә әйләнеп үтәргә тырышты. Иделне кичеп чыгып. Югары Ослан ягында тукталдык Вацетис гел палубада булды, аягүрә басып тирә-якны күзәтте, сәгатенә карый карый куен дәфтәренә нидер сызгалап та барды — Тау башына берничә батарея куйсаң. Казанга бернинди пароход та якын килә алмас иде! диде ул Лациска Ослан тауларын күрсәтеп. Алар Лацис белән тагын нидер киңәштеләр, без артык юанма дык. тагын кузгалып киттек «Батарея куярга җайлы урыннарны глав ком бүген генә күрде микәнни соң!» дип сызланды күңелем Пароход ярга якын гына барганда. Вацетис белән Лацис кай урыннарга сакчылар куеп, кайсы тирәгә кораллы катерлар җибәрергә дип билгеләп. киңәшеп бардылар. Свияжск тирәсеннән кире борылдык Без кузгалып киткәндә тын торып калган диярлек пристаньне халык көтүе сарган иле. чамадан тыш гөжлиләр, тарткалашалар, ызгыша лар. Түбәннән әлерәк кенә пароход килеп туктаган да. бүселеп ярга чыккан пассажирлар авызларын тыя алмыйлар икән Бераз тыңла- на-сораша торгач аңладык. алар Кама Тамагы тирәсендә безнең флотилиянең аклар белән сугышта җиңелүенә шаһит булганнар икән! Күпме паника алып керә инде батар шәһәргә' диде Лацис үкенечле тавыш белән Әйе. - дип килеште Вацетис Жинү халыкның рухын ныгыта. ә җиңелү Икесе д.» иңнәрен сикертеп кундылар Дошман бар көченә Казанга ыргыла Вапетш кичен Мәскәүгә хәбәр җиткерде: «Дошман флоты. 4 ав- густта безнен сугышчан флотилиягә һөҗүм итеп, аны Идел буйлап югарыга качарга мәҗбүр итте. Идел ярларында ике яклап та дошман пехотасының хәрәкәте күзәтелә Кама Тамагы дошман кулында». Йөреп кайтуыбызның алтынны озатуга файдасы булырмы, хәзер һәр сәгать узган саен шигем арта бара, белмим, мәгәр Вацетис Югары һәм Түбән Осланнар тирәсенә батареялар меңгереп куярга боерып, , Казан ярлары тирәсендә берничә баржа батырырга кушты. Ул Көнчыгыш фронт гаскәрләренә дошман һөҗүмен тыеп торыр өчен ныктан-нык торырга приказ арты приказ озатып. Үзәктән Казан өчен өстәмә көчләр сорады. «Ирекле Россия» бронепоезды начальнигы Романов, тимер юл күпере янында тукталып, күпер аша дошманны үткәрмәскә дигән катгый боерык алды. Безне Лацис белән партия комитеты утырышына чакырдылар. Утырышны Шейнкман алып барды. Сүзләр күп булды дип әйтә алмыйм, моментның хәтәрлеген истә тотып, һәркем кыска сөйләргә тырышты. Казанны саклап калу икеле булганга, комитет мондый карар кабул итте: «Алтын запасын шәһәрдән озатырга. Алып китә алмаган хәрби кирәк-яракларны, дошман кулында калдырмас өчен, юк итәргә. Казанда ышанычлы кешеләр калдырырга». Үзебезгә кайткач Лацис миңа болай диде: — Яшерен эш алып барырга, диверсион актлар оештырырга тиешле чекистларның җитәкчесе итеп 1905 елдан партия члены Михаил Ендаков кала. Ендаковны беләм, бездә күптән эшләмәсә дә. яхшы иптәш итеп танытты, эшчеметаллист — Аның белән бергә эшләү өчен шәһәрдә сез, тагын Николай Городецкий, Иван Шулаков һәм Гайнулла Таһиров каласыз... Мин Гайнулла янына ашыктым. — Димәк... — Тагын бергә! — диде ул сөенеп. Без утырышларда йөргән арада ул туктаусыз Зензиновны эзләгән икән. — Барыбер табам мин аны, — диде Гайнулла үҗәтләнеп. — Нигәдер Зензииов белән мавыктың әле син! — Мин юньләп укый алмадым дисәң дә ярый. Гафур абый шкаласына ике ел йөреп калдым. Алай да акны карадан, дусны дошманнан аера беләм. Ул бит, ул бит., галим! Якутлар тормышын өйрәнгән. Халыкның көнкүрешен Шунда ярлы белән байны, ачлык белән туклыкны аера алмаганмы? Күзе нилектән сукырайган аның! Беләсем килә... Бераздан Гайнулла елмаеп куйды: — Тагын бер яңалыгым бер, Сергей Сергеевич! Мин: — Мартин Яновичка ияреп, син дә яңалыкларны дәрәҗәсенә карап эзгә сала башладыңмы? — дип сорадым. — Яңалыкның да ниндие әле! Мулланур Вахитов Казанга кайтты! Аның белән бергә Үзәк Мөселман хәрби коллегиясе членнары да килде. Гаҗәп кеше ул Мулланур абый! Минемчә, хәзер Казанның контрреволюция белән көрәштә үзәк урын тотканын белеп, аны безгә Владимир Ильич җибәргәндер. Аның эчкерсез сөенүе миңа да йокты.. Димәк, яшибез... Димәк, тагын бергә. Димәк, безгә дә Зензииов кебек яшеренеп яшәргә кала. Урыннарны алышабызмы? Зензииов хәзер Гайнулла Таһировны эзәрлекли башлый Миңа ашыгыч рәвештә Таняны күрергә кирәк Яшәр өчен урынны аннан башка табып та булыр иде, мәгәр аның белән киңәшү хәерлерәк. 5 август Чех Швец җитәкләгән дошман флотилиясе, ниһаять. Казан тирәсенә килеп җитте Кораллы алты пароход, ярдәмче унбиш судно Аларга ике мең акгвардияче һәм легионер төялгән Туплар, пулеметлар, башка кораллар Ә ал арны Казанда күпме теләктәш көтә5 Ни көтә? Шәһәр өстеннән сызгырып беренче туп ядрәләре очты Аклар Үсня * гә десант төшерергә маташтылар, бер үк вакытта стратегик мөһим з пункт — Югары Осланны алыр өчен махсус отряд җибәрделәр Безнекеләр, Лыштырдап. Югары Осланга батарея урнаштырып өлгермәде- « ләр. командирлары — Казан губернасының беренче финанс халык ко- 5 миссары Скачков һәм тупчылар батырларча сугышып һәлак булды 2 Десант уза алмады, аны авырлык белән генә кире бордылар. Ла- 5 тыш укчылары. Бишбалта эшчеләре һәм 1 нче татар-башкорт баталь- s оны сугышчылары дошманга юл бирмәделәр Вацетис Свердловка телеграмма сукты «Дошман Казанны утка - тота. Любимов пристаньда десант әзерли Ярдәмне ашыктырыгыз» 2 Куркыныч артканнан арта барды, хәл тоташтан үзгәрде, алтын- * ны кузгату да. күчерү дә гаять читенләште Финанс контролеры Доб- = рохотов миңа Андрушкевич һәм Измайлов кул куйган расписканы кур- х сәтте. «Совнарком председателе Ленин һәм фронт башкоманДуюшие 3 Вацетис приказы белән Казаннан күчерер өчен 1200000 сумлык алтын = акча тутырылган егерме тартма кабул итеп алынды» Бары шул. Шул гына Кем гаепле моңа? Әйтүе кыен Аңлату гына х түгел, аңлау да читен. Дошманнар. без көткәнгә караганда. ТИЗрӘК - килеп өлгердеме, әллә икелемикеле фикерләргә нигезләнеп акрын * кыймылдадыкмы, белгән юк Әле «Күчерәбез!», әле «Күчермибез1». <Ка- " займы калдырабыз!», «Калдырмыйбыз» Сүз, сүз. сүз Ә хәзер дош 2 ман кулында шәһәр кала, алтын кала Вакыт аз калган иде. Банк подвалларыннан чыгарып алтынны йөк- * кә төяргә, җиде чакрым узып Үсиягә кадәр алып барып баржа трюмнарына кертергә Сиксән мең пот алтын көмеш, ягъни 1280 тонна Безнең кулда нибарысы дүрт автомашина һәркайсы икешәр тонна йөк ала Бару, кайту, төяү-бушату, яңадан төяү — өч-дүрт сәгать вакыт узачак. Димәк, көнгә утыз ике тонна йөк озата алабыз һәр рейсны күз карасыдай сакларга кирәк. Ә юлда ул бу чыгып куйса? Бан дитлар һөҗүм ясаса? Рыбнорядск мәйданыннан банк янына кадәр трам вай линиясен сузарга дигән ният тә булды, анысына да өлгермәдек (Хәзер уйлыйм иң дөрес һәм иң ышанычлы юл шул булган!) Дошман пароходыннан туплар ата башлауга ук алтын алырга килгән буксир баржалар берәм-берәм кузгалып китә башладылар Дошман пароходларының берсендә пожар башланып, башкалар чигенә төшкәч кенә, кичкырын элек торган урыннарына әйләнеп кайттылар Банк ишегалдына кергән грузовикларга тиз-тиз генә алтын тутыр ган капчыкларны төяделәр дә Үсиягә озаттылар Күчерүне алтынчы август иртәсеннән яңартырга уйлап куйсак та дошман пароходлары утыннан курыккан баржалар төн караңгылыгыннан файдаланып китеп тә бардылар (Китүләре дөрес тә булды, иртәнге тугызда прнстаньне аквардиячеләр басып алган иде инде!) Иртәгәсе көн ни күрсәтер? Бәлки, чыннан да. Казанны дошманга бирмәбез5 Өстәмә көчләр килеп җитәр дә Төне буе аяк өстендә булдым Югары Иделдә тар-мар ителгән аклар ның калдыклары Казанга борылган! Бу турыда хәбәр алынгач, өмет тагын да азайды Савинков үзе дә монда киләчәк икән' Менә кемне эләктерергә иде' Зензиновны һаман сагалап йөргән Гайнулланың нке күзе утлы күмер кебек яна башлады Бүген көн дәвамында байтак офицерларны кулга алдык. 6 август. Казан камалышта. Шәһәрдә комендант вакыты кертелгән. Урамда җыелулар тыела! Буйсынмаганнарга үлем җәзасы! Контрреволюция- нең һәр чыгышы, паника тарату, совет властена каршы өндәү шулай ук үлем җәзасы белән хөкем ителә. Иртәдән үк яңгыр сибәләп торды. Себерелмәгән урам тузанын басты. Күк күкрәгән тавышларга туплар атышы кушылып китте. Ядрәләп бер-бер артлы Казанга ява . Коммунистлар клубында Назар Ежов эшчеләргә өч меңгә якын винтовка һәм патроннар өләште. Большевистик эшче отрядларны Ка- сыймов. Павлюхин. Фролов һәм Шәфигуллиннар пристань ягына алып та киттеләр. Анда байтак иптәшләр һәлак булган инде. . Чека тәрәзәсе янында басып торам Тонык кына күк күкрәде. Купшы сакалы киезләнгән, маузер кобурасын тезе өстенә чыгарып салган Лацисның тагын бер яңалыгы калган икән әле. — Өстәмә көчләр килеп җитә алмый, аларны Свияжскида тоткарлаганнар. — диде ул. Кем тоткарлаган дип сорыйсым да килмәде, хәзерге минутта аның әһәмияте юк иде: барыбыз да өметләнгән, дүрт күз белән көтеп торган өстәмә көчләр шәһәргә килеп җитә алмаячак. Хакыйкать шул1 гына, аянычлы, рәхимсез хакыйкать, шуның нәтиҗәсендә реввоенсовет кичке биштә Свияжскига күчә, коммунистлар сәгать җидедә китә — без Казанны калдырабыз.. Тиешле җитәкчелек булмаган хәлдә дә шәһәр батырларча сугыша иде Акларның беренче колоннасы иртән иртүк Каппель җитәкчелегендә Большие Отары янына килеп җитте һәм. Югары, Урта Кабаннарны узып. Суконныйга бәреп керде. Урам сугышлары кызды, анда да. монда да янгыннар башланды. Икенче колонна исә Яңа бистә аша үтә башлады, өченче колонна Үсиядән шәһәргә таба ыргылды, бөтен якта дошман, бетен яктан аталар иде шикелле... Исән калганнар бу турыда язмый калмаслар, мин үзем күргәннәрне яки ышанычлы кешеләрдән ишеткәннәремне генә теркәп узам. Латыш укчылары белән Мөселман коммунистик отряд сугышчылары дошманны батырларча кырганнар, һөҗүм артыннан һөҗүмне кире кайтарганнар.. Ниһаять, мин япа-ялгызым калдым Иптәшләр алдан билгеләнгән. тәгаенләнгән урыннарга таралдылар. Мин, өс-башымны алыштырып. банк тирәсенә киттем Андагы хәлләрне күз алдына китерергә мөмкин түгел иде.. Беләм. иртән банкны латыш укчылары саклады... Акгвардиячеләрнең һөҗүме киңәя төшкәч, латыш укчыларын ут сызыгына — шәһәрне сакларга чакырып алдылар. Озакламый, аз санлы сугышчыларын ияртеп, алгы сызыкка Мөхәммәтсадә Корбанаев та китеп барды Алар банкка якынлашкан урам сугышларында катнаштылар Ал ардан соң инде банк тирәсендә сак калмаган да диярлек... Мин банк янына халык ташкынын көч-хәл белән ерып үттем Банкның тимер капкасын каерып ачып ташлаганнар, ишегалдында дүрт-биш сакчы штыкларын курка-курка гына алга сузып халык ташкынын буып торалар иде. Шушы кадәр халыкның берсүзсез, дәшми-тынмый гына һаман эчкә таба ыргылуын котым чыгып күзәттем Күзләр шашып акайган, муеннар сузылган, терсәкләр туктаусыз хәрәкәттә. Зур Проломный урамының ике ягыннан ябырылып килгән халык ишегалдына кереп өлгергәннәрне кыса, кысрыклый, пыскаклап яуган яңгыр меңләгән җилкәләрдән пар булып күтәрелә. Бер почмакта тыгыз йодрык булып офицерлар, сул эсерларның босвиклары укмашып тора. Алар әле берни дә эшләмиләр, ишегалдын дыңгычлап тутырган комсыз күзләрне ашардай булып карап торалар. «Кызылларга ашыгыч ярдәм килә!» — дигән хәбәр тоткарлыймы аларны. әллә башка нәрсә көтәләрме?.. Нигә халык дулкынын артка аудармый алар, нигә?! Әллә кызыллар ал- тынны калдырырга ризалашмаслар, хәзер, хәзер килеп җитеп хәзинәне алып китә башларлар дип көтәләрме? Карышачаклармы, алтынны бирмәскә тырышачаклармы? Ип почмакта брезент белән томаланган пулеметларны абайлап калдым Ул арада халык төркеме банк сакчыларын изеп-сытып тагын да алга ыргылды Кемдер чинап җибәрде, алдагы рәтләр, бер-берсен дәртләндереп, терсәкләрен тагын да тизрәк ♦ йөртә башладылар. % — Алтын!.. 5 Шул чакта мин алгы рәтнен иң алдында торган ике кешене танып < алдым Лларнын берсе Флегонт Клепиков булса, икенчесе мәгълүмегез f Константин Петрович Винокуров иде Флегонт Клепиков - күрер күзгә йодрык хәтле генә, боҗыр кебек 5 җитез офицер — безнең шәһәргә Ярославльдән килеп төшкән дигән t хәбәрләрне байтактан алсак та. үзен очрата алганым юк иде Менә = кемдә яшеренеп яткан да. менә кайчан якты дөньяга чыккан икән' ~ Клепиков Винокуровны иярткәнме, әллә кнресенчәме5 Ул арада Кле- £ пиков банк идарәсе ишегенә кереп югалды һәм бер минуттан әйләнеп * тә чыкты Халык «ах» итеп куйды. Клепиков кулында ачкычлар иде. * Почмак якка бнялешкән офицерлар сагайдылар, әмма бер сүз дә дәш- = мәделәр Таза-таза ирләр, бер сулыштан алга ыргылып, мине бер чит- “ кә алып ыргыттылар, яраланган арт чүмечем дә. пуля тишеп узган = иңбашым да үтереп сызлый башлады, мин бер минутка гына аңымны югалттым. Таш стенага ничек килеп сөялгәнмендер, исемә килгәндә * банк ишекләре ачылган, халык котырынып банк подвалларына таш- - ланган иде. . Банк ишеген ачсалар да. сейфлар салынган подвал ишек- 5 ләре бикле иде Берлинның иң атаклы осталары койган тимер ишек ләр үкчә белән төйгәнгә генә бирешмәделәр Флегонт Клепиков ишек , алдына чыкты, коеп яңгыр ява иде. аның сирәкләнгән саргылт чәче - маңгаена сыланып ябышкан, күзләре акаеп каткан, куллары туктау- * сыз хәрәкәтләнә иде. - Ачкычлар управляющийда' дип кычкырды аңа Винокуров Беләм! диде Флегонт һәм банк йортына ук урнашкан управляющий квартирасына чапты Шунда гына анлап алдым җыелган офицерлар, эсер боевиклары банкны халыктан талатырга уйлыйлар икән! Кызыллар алып китүгә караганда, әйдә, алтынны казанлылар көрәп калсын. Кызыллардан алырмын димә, ә халыктан алда күз күрер! Шуның өчен алар кул кушырып, бер нәрсәгә катышмыйча басып торалар Флегонт Клепнковны да. шул талау эшен башлап йөрергә дип, үзләре котырткандыр әле Көндезге сәгать бердән сәгать өчкә кадәр, ике сәгать дәвамында, казанлылар банкны таладылар Әгәр бормалы баскыч артык текә һәм тар булмаса алтын тутырылган капчыклар җидешәр катлы киштәдә, өстә сакланмасалар. белмим, банк подвалларында нәрсә калыр иде икән? Ә болай төшеп өлгергәннәр менә алмады, алар тар борма баскычта бөялешеп. сугышып, ызгышып, бер-берсенең бугазын чәйнәп бик озак маташтылар Ах. андагы чинау тавышлары Ах. андагы тар тышлар Винокуров та. Клепиков Та күздән югалдылар Мин. көч сезлегемнән гарьләнеп нишләргә белмичә бер урында калтырап дерел дәп торганда, тагын бер таныш кешене күреп калдым Әйе. бу ул Танянын әтисе иде Кулында чиләк Чиләге дә буш түгел иде сыман, бөгелә сыгыла халыкны ерып бара Көндезге сәгать өчләрдә банк урнашкан урам, якындагы мәйданнар аклар кулына күчкәч, бу тирәгә җиңнәренә ак тасмалар бәйләгән гаскәриләр отряды килеп җитте Болары моңарчы идән астында качып- посып яткан контрреволюционерлар иде Баштанаяк коралланган утыз кырык кеше очраганнарны бәреп-сугып ишегалдына бәреп тә керделәр, хуҗа булып та алдылар Китәргә вакыт җиткәнен аңлац, мин дә тиз- тиз халык арасына кереп эредем Яшеренеп яткан акгвардиячеләр кич белән, шәһәр тулысымча аклар кулына күчкәч кенә, батыраеп урамга чыкканнар Мин горурланып уйладым: шактый өркеттек шул без аларны! Кызыллар шәһәрне калдыргач кына фетнәчеләр күтәрелеп чыгарга баздылар! Ул көн авыр истәлекләргә бай иде... Бер төркем укчылар белән Вацетисның Фронт штабыннан китүен күреп калдым. Кыяфәте алай егетләрчә иде дип әйтә алмыйм Бу хәл августмын алтысында, кичке сәгать сигездә иде. Лацис. Бакинский һәм башкаларны вокзалга күз белән озаттым... Лариса Рейснер белән Софья Шейнкманның шәһәрдән китүенә дә шаһит идем Шушы дәһшәтле ыгы-зыгыда икесе дә ирләрен югалткан батыр хатын-кызлар! Качакларның янгыр астында, тездән пычракка батып, сүрән йөзләрен жиргә иеп. Свияжск ягына китүләрен күргәч. Лариса Рейснер: — Чехословакларның «азат итүеннән» качалар инде болар!—дип куйды һәм әрнеп — Бу колоннада бөтен Россия! — дип өстәде Сәгать тугызда Грузинский урамы буйлап шәһәр байлары, чиновниклар узды. Алар җиңүчеләрне котлап ипи-тоз тотканнар иде Чиркәү чаңнары бердәм телгә килде. Кагалар, кагалар. Әмма аларның тоташ чаңын басып, көмеш тәре таккан руханиларны, капкорсак байгураларны ике якка чәчеп уртадан йөк машиналары узды Алтын илтеп Үсиядән кайтучылар!.. Коммунистлар клубы бинасы чарлагыннан пулеметлар ут сипте... Безнекеләр китте... Мин. иптәшләрем белән, алар тизрәк шәһәргә борылып кайтсын өчен монда калдым. Арып-талып. чыланып, ашамаганга хәлсезләнеп, караңгы төн уртасында Танялар. капкасына кагылдым Шауламыйча гына кердем, минем арттан капка да өнсез-авазсыз гына ябылды .
Беренче китап тәмам