Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖАНЛЫ УЧАК

РСФСРның ХАЛЫК АРТИСТЫ, СССР ҺӘМ ТАССР ДӘҮЛӘТ ПРЕМИЯЛӘРЕ ЛАУРЕАТЫ РИНАТ ТАҖЕТ- ДИНОВ ТУРЫНДА ДОКУМЕНТАЛЬ ХИКӘЯ инат, шактый гына вакыт йоклый алмый азапланып ятканнан соң. өйдәгеләрне уятмас өчен, сак кына урыныннан торды да, иңнәренә пинжәген салып, болдырга чыкты һәм бер мәлгә, күз алдында ачылып киткән матурлыктан сихерләнгәндәй, тып-тын калып карап торды- Нәкъ каршысында, тулган ай нурларында коенып, күкрәп үскән бодай башаклары дулкынланып тора иде Менә талгын гына җил исеп куйды—тулышып җиткән эре башаклар, авыр башларын ия-ия, ни турындадыр серле итеп пышылдашып алдылар, ә аннары, тын җиһанны моңлы көмеш авазлар белән тутырып, әкрен генә чыңлый да башладылар тосле. Тәмам онытылып тыңлады Ринат җанына якын булган бу аһәңнәрне. Шундый таныш, үтә газиз иде алар аның күңеленә «Өлгергән инде икмәк, менә-менә коелырга тора,— дип уйлады ул зур кайгыртучанлык һәм җылылык белән.— Бер-ике көннән урып-җыюга да керешерләр инде». Аның уйлары, иген дулкыннары сыман, берөзлексез агыла да агыла иде. «Урак өсте Игенчедән гаять зур тырышлык һәм фидакарьлек сорый торган вакыт Табигатькә һәр ел саен килеп, даими рәвештә кабатланып торучы чор. Ә менә кешенең үз тормышында була микән шундыйрак чак9 Ләкин ул берничә елга ә кайвакытта гомергә бер киләдер ахрысы Кеше һәрчак үзенең уй-фикерләренә. кылган эшләренә, үткән һәрбер көненә, күздән кичереп, нәтиҗә ясарга күнеккән. Чөнки үткәннәргә йомгак ясамыйча киләчәк көнеңне дә ачык итеп күзаллап булмый бит Менә аның үзенең дә шундыйрак бер көне, дөресрәге, төне бугай Чыннан да. инде ярты гасыр чамасы гомер яшәлгән. шуның яртысы, егерме биш елы. сәхнәдә иҗат итүгә багышланган Күпме спектакльләр уйналган шушы вакыт арасында. күпме яңа образлар дөньяга тудырылган' • Ринатның күз алдыннан кайчандыр үзе сәхнәдә тудырган һәм хәзерге вакытта да яратып уйнап килгән образлары бер-бер артлы үтеп киткәндәй булды Менә Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлармын да кайчандыр драматург үзе уйнаган НадырМәхдүм роле Менә Г Фигереидо әсәре буенча куелган спектакльдәге Эзоп Әнә татар халкының язма әдәбиятына нигез салган беренче татар шагыйре Кол Гали Менә Прометей. Мулланур Вахитов, Муса Җәлил Аларның һәркайсы тере, җанлы булып күз алдында басып тора, артист күңеле түрендә изге бер урын тота Аларның һәрберсенә дистәләгән йокысыз, газаплы төннәр, атналар, айлар багышланган Тынгысыз эзләнүләр гәүдәләнеше булган әлеге геройларның берсе генә бул м аса. аның шушы 25 еллык иҗат юлы тулы булмас төсле тоела шулкадәр үз итә, якын итә ул аларны. Иҗат юлына басканда. Ринат үзе дә шушы кырларда язын шытып чыккан үсенте кебек кенә иде Әмма тора-бара. талантлы драматурглар тудырган пьесалардан илһам алып, янәшәсендә эшләүче осталарның тәҗрибәсенә таянып, ул үзе дә үсте, көч җыя барды Үсә барган саен тамырлары белән туган туфракка ныграк ябышты Күңелендә берәр яңа образ Р шытып килгән чакларда ул. гадәттә, бирегә кайтып, бодай башаклары арасында уйланып йөрергә ярата иде. Чөнки бодай җыры, җир моңы аңа образның кабатланмас үз моңын, үз төсен табарга ярдәм итә иде шикелле. Образ инде төгәлләнеп, тамашачы тарафыннан алкышлап кабул ителгәч тә. кырларына кайтып, ул яңадан тагын бер тапкыр алар белән киңәшә иде. Спектакль инде йөзләрчә мәртәбәләр уйналгач та. Янәсе, күп мәртәбәләр кабатлаудан соң сүзләр төссезләнмәгәнме, хисләр сүрелмәгәнме, тузан кунмаганмы образның киемнәренә’ Һәм Җир-ана аңа һәрвакыт иң дөрес, туры җавабын бирә торган иде Менә бу юлы да ул. яшь вакыттагы шикелле үк. сагынып, ашкынып кайтып керде туган авылына Туган туфрак каршында инде чалара башлаган башын иде Ринат балдыр баскычларыннан түбән төште дә ашыкмый гына ихатаны кичте, капканы ачып, урамга чыкты, бер мәлгә тукталып, авыл авазларына колак салды Тыптын иде урам, хәтта этләр өргәне дә ишетелми, авылдашлары тыныч йокыга талган иде. Урам буйлап түбән очка таба салмак кына атлап китте Ринат Зур иде аларның авылы, матур иде. Йортларның капка-болдырлары. тәрәзә яңаклары әнә ничек итеп бизәлгән, төрле төсләр белән буялган, әйтерсең лә. елмаеп торалар Элегрәк аларның авылында дүрт колхоз һәм дүрт председатель булган дип сөйлиләр Кече Чынлы аксакаллары, һәм чыннан да Ринат үзе дә кайвакыт аргы якта яшәүчеләрне белеп бетерми иде Хәзер дә аның янына. Казанга театр карарга килүчеләрнең кайберәүләрен күреп белми, әмма Без Кече Чынлыдан» диюләре була, аның йорт ишеге шунда ук киң итеп, төбенә хәтле үк каерылып ачыла. Чөнки моннан да тылсымлырак сүз юк Ринат өчен. Авыл хәзер көннән-көн үсә. матурая бара. Шуңа күрә, яшьләрнең дә күбесе гомергә биредә кала, китми авылдан Әйтерсең лә, ниндидер күзгә күренми торган җепләр ал арны туган туфракка бәйләгән Шуңадыр да Җир-ананың һәр сулышын тоеп яши алар .— дип уйлады Ринат бодай басуына якынлашкан чакта Бодай башаклары чайкалып, баш иеп каршы алды аны. кул болгап, үзләре арасына дәште Ул кыр аша салынган тар гына сукмакка аяк басты Басу аша атлый-атлый. яңадан зарыктырган моңҗырны колак салып тыңлады, башакларның алтын башларын кулы белән сак кына сыйпап үтте. Бәлки әле балачактан ук сәхнәдән җырларга хыялланып йөрүләре дә тикмәгә булмагандыр Шушы бодайлар, җир моңының тәэсирендә тугандыр ул теләк Хәер, тавышы да юк түгел иче төсле. Әле дә булса хәтерли олы апалары күрше авылга кияүгә чыгып киткәч, аларга. гаиләдәге биш ир малайга, инештән чиратлашып су ташырга туры килә иде Су юлы шактый озын, кайта-кайта зур чиләкләр тагы да авырая төшә иде. Әмма Ринат бу эшне бик яратып, теләп башкара, чөнки юл буе. кышынмы, җәенме, дөньясын онытып, җырлап бара, җырлап кайта торган иде Аның шулкадәр бирелеп, тәэсирләнеп җырлаганын ишеткән кайбер хатын-кыз хәтта үзенә төртмәле сүзләр дә әйтә торган иде. ә үзләре малайның матур аһәңле, моңлы тавышына соклана Бәйрәм саен диярлек куелган концертларда да Ринатны еш кына җырлаталар. шигырь укытырлар иде Алкышлап каршы алалар иде аны авылдашлары. алкышлап сәхнәдән озатып калалар иде Шул алкышлар канат куйган булса кирәк яшь егеткә Ә менә авылларына җырчы Рәшид Ваһа- пов килеп, танылган артист аңа төпле киңәш биргәч, егет инде тәгаен бер фикергә килде — унны бетерү белән үк Казанга бара, музыка училищесына укырга керә! Һәм барды да Әмма ул елны документларын бирергә инде соңга калган иде Ә шулай да өметен өзмәде егет, киләсе елны яңадан килеп имтиханнар бирергә булды Ләкин тормыш үзенчәрәк хәл итеп куйды шул Ри- натның язмышын 1956 елның җәй азаклары иде Әтисе аның кулына бер газет китереп тоттырды. »Бер игълан бар анда, улым—диде ата кеше серле итеп.— укып кара әле, бәлки тәвәккәлләрсең» Әрифҗан абзый, үзе бик үк укымышлы кеше булмаса да. уртанчы улының сәләтен күңеле белән сизеп тора, аның укып, зур кеше булуын тели иде. Ринат газетаны укый башлады "Татар дәүләт драма театры бер төркем талантлы яшьләрне җыеп, аларны СССРның Кече театры каршысын- дагы Щепкин исемендәге театр училищесына укырга җибәрәчәк. » диелгән иде анда 1 ...Керермен дип уйламады да Ринат Элегрәк хәл иткәненчә. музыка училищесына уңышлы гына имтиханнарын биреп барды. Ата сүзен җиргә салып таптамас өчен генә, театр бинасында барган иҗади конкурсларга катнашты. Училищега керергә теләүчеләр бихисап иде: бер урынга егерме биш кеше. Өстәвенә, булачак шәкертләрне сайлап алу өчен Мәскәүдән махсус педагог җибәрелгән иде. Комиссия составында театрның баш режиссеры Ширияздан Сарымсаков, күренекле артистлар Хәлил Әбҗәлилов. | Хөсәен Уразиков һәм башкалар. Дулкынланмады да Ринат, керү турында да уйламады. Ул бөтен игътибарын алдан өйрәнеп килгән шигырь, мәсәл һәм проза өзекләренә, анда тудырылган образларга, идея эчтәлегенә юнәлтте, балаларча чын күңелдән бирелеп сөйләде Шулай итеп, турларның өчесеннән дә җиңел генә узып китте Ринат һәм көтмәгәндә театр училищесы студенты булды да куйды. Ринат инде кыр аша үтеп, елга буена чыккан иде. Бер мәлгә ул. текә яр естенда тукталып, ай нурлары астында җемелдәп аккан Чынлы суына сокланып карап торды. «Күр әле, нинди киңлек, нинди матурлык!»—дип уйлады ул, тәэсирләнеп. Кай тарафка гына барма, туган ил юллары буйлап, алар сине һаман яңа биеклекләргә, яңа киңлекләргә илтә, алдыңда иңа мөмкинлекләр, мәйдан ача. Үзенең дә гомер юлы шулайрак булды Татарстан читендә урнашкан туган авылыннан ул, Казанны да юньләп күрмәгән килеш, туп-туры башкаланың үзенә, Мәскәүгә килеп чыкты Тормыш аны һәм аның курггашлары Туфан Миңнуллин. Равил Шәрәфиев, Нәҗибә Ихсанова, Гөлсем Исангулова, Наил Дунаев. Әзһәр Шакиров Һәм башка талантлы татар яшьләрен, бөтереп диярлек, нәкъ үзәгенә алып кереп китте. Художество җитәкчесе профессор Гладков ярый әле дөрес юнәлеш бирде. Югыйсә, шундый зур. бай культуралы шәһәрдә кинәттән башлары әйләнеп китү ихтимал иде бит. Тормышның һәм сәнгатьнең күп кенә серләренә төшенергә ярдәм итте, рухи хәзинәләргә юл күрсәтте, күп елларга, гомер буена җитәрлек белем, рухи байлыклар тупларга ярдәм итте остазлары Гомумән. Ринатның юлында гел гаҗәеп яхшы, изге күңелле кешеләр генә очрап торды. Шуларның берсе — СССРның халык артисты Хәлил ага Әбҗәлилов Әле училищеда укып йөргән чакта ук ул даими рәвештә Мәскәүгә килеп йөри, аларның группаларын аталарча кайгыртучанлык белән күзәтә, булдыра алган кадәр ярдәм дә күрсәтә иде Ә 1961 елда бер төркем яшь артистлар, училищены бетереп Казанга кайткач. Татар дәүләт драма театры коллективына көчле агым булып кереп киткәч, аның аларга карата булган игътибары тагы да арта төште кебек. Алай гына да түгел, Хәлил ага һәм аның сәхнә иптәшләре, өлкәннәр тәҗрибәсе белән яшьлек дәртенең бергә кушылуы өчен, барысын да эшләделәр Ә инде шушы олы артистларның уенын күзәтү, аларның сәхнәгә чыгар алдыннан ничек итеп әзерләнүләрен күрү — үзенә бер бәхет, осталык мәктәбе иде. Ринатның әле бүгенгедәй күз алдында Хәлил ага спектакль алдыннан гел иртәрәк килер иде. Грим бүлмәсендә костюмнарын киенер, грим салыр да. ярты сәгать чамасы күзләрен йомып, хәрәкәтсез утырып торыр, ә инде күзләрен ачып, урыныннан кузгалган чакта я Хуҗа Насретдинга, яки король Лирга әверелгән булыр. Ринат өчен могҗиза кебегрәк бер нәрсә иде бу Артистның бөеклегенә соклана иде ул. Тик менә еллар үтеп, үзе байтак рольләрне уңышлы гына башкару бәхетенә ирешкәннән соң гына аңлый башлады Никадәрле зур рухи хезмәт, рухи эшчәнлек яткан икән бу тиңсез образларның нигезендә Ринат гомере буе аның шул тырышлыгы, хезмәт сөю- чәнлегеннән үрнәк алып яшәргә тырышты һәм үзе дә. яңа роль өстендә эшләгән чакларында, бик күп укыды, эзләнде, уйланды Менә мәсәлән. Муса образы Тиз генә, җиңел генә бирелмәде ул аңа. Артист аңа бик ерактан, еллар, юллар урап килде. Әле Мәскәүдә укып йөргән чакларда ук алар, атна саен җыелышып, әдәби кичәләр үткәрәләр, анда татар шагыйрьләре әсәрләрен укып, халык көйләрен җырлый торганнар иде Ринат аеруча Тукай һәм Җәлил шигырьләрен укырга ярата, ал арны күңеленә якын күрә иде Шундый кичәләрнең берсенә Әминә ханым Җәлил дә килгән иде Ул Муса турында сөйләде, аның хатларын укыды, студентларның сорауларына җавап бирде Әминә ханымның һәр сүзе, хәрәкәте Ринатның күңеленә нык уелып калган иде Шул көннән алып ул матбугатта Җәлил турында басылып чыккан материаллар белән аеруча җитди кызыксына, аның шигърияте, шәхесе, батырлыгы турында даими рәвештә уйлана башлады Ә инде Казанга кайтып. театрда эшли башлагач, ул Муса образының сәхнәдәге гәүдәләнеше белән очрашты Аны Нәкый Исәнбәтнең «Муса- исемле пьесасы буенча куелган спектакльдә театрның күренекле артисты Фуат Халитов башкара иде. Ка- бат-кабат карады Ринат бу спектакльне, артистның уенын аеруча җентекләп өйрәнде һәм бераздан бу өйрәнү аңа иҗат тормышында бик зур ярдәм итте, чөнки 1968 елны Муса ролен аның үзенә дә ышанып бирделәр Та- җетдиновның уенын тамашачы да, спектакльне караган Әминә ханым да, язучылар Гази Кашшаф. Шәйхи Маннур һәм Рафаэль Мостафин да җылы кабул 'иттеләр Төсе-бите. кыяфәте, тавышы, йөрешенә кадәр Мусаныкына бик охшаганлыгын барысы да бертавыштан билгеләп үттеләр Шулай, итеп спектакль өч-дүрт сезон буена уңышлы гына барды Ләкин тормыш беркайчан да бер урында гына тормый бит Вакыт узу белән. Муса турында да яңа фактлар, мәгълүматлар табыла торды, тора-бара аның образы үсә, зурая барды Заман шагыйрь һәм герой Муса Җәлилнең образын философик яктан гомумиләштергән әсәрне көтте, һәм андый әсәр дөньяга озакламый туды Ул драматург Туфан Миңнуллинның «Моңлы бер җыр» дип исемләнгән публицистик драмасы булды Театр коллективы, җиң сызганып, эшкә кереште.. Ринат ашыкмый гына ярдан төште һәм, кара туфрак өстеннән атлый- атлый, су буйлап китте Әйтерсең лә, аны нәрсәдер алга өнди, бертуктаусыз дәшә иде Менә ул ком өстендә җемелдәп яткан утлы күмер кисәкләрен күреп алды Килеп караса—кемнеңдер сүнеп җитмәгән учагы. Янәшәдә яткан коры ботакларны шул күмер кисәкләре өстенә куеп, сулышы белән өреп караган иде—коры чыбыкларны шундук ут ялмап алды. Һәм сүнеп җитмәгән учак яңадан күңелле генә дөрли башлады Ялкын телләренә текәлеп карап торган чакта балачак учакларын исенә төшерде Ринат Нәкъ шушында, менә шушы урында учак яга иде авылдан җыелып килгән бер төркем малай-шалай Елгада балык тотып, уха пешерәләр, шулай итеп, бер телем икмәк күрергә зарыгып яшәгән авыр сугыш елларында бераз гына булса да туйдыралар иде ач тамакларын Югыйсә, Ринатның әтисе икмәкне үз куллары белән тирә-юньдәге барлык кырларга чәчеп үстерә, җыеп ала иде бит Кырлар тулы икмәк иде Әтисе авылдан җиде чакрымнарда урнашкан МТСта сиксәнләп тракторга хуҗа итеп калдырылган бердәнбер механизатор иде. Күпме сорамасын, аны барыбер фронтка җибәрмәделәр, илгә икмәк кирәк, диделәр. Ә ничек үстерергә иде соң ул икмәкне, кемнәр белән? Әрифҗан абзыйның кул астында шул җи- мерек-ватык 80 трактор һәм гомерендә бер генә мәртәбә дә руль тотмаган дистәдән артык хатын-кыз иде Ә шулай да үстерделәр. Кышын тракторларны бергәләп ремонтлап, язын хатын-кызларны аннан-моннан өйрәтеп, кырларга озата иде Әрифҗан абзый. Үзе дә көне-төне кырда булды. Сугыш елларында аның берничә мәртәбә генә өйгә кайтып кунганын хәтерли Ринат Шул чакларда яман үзгәргән, ябыккан, йөзләре каралып беткән әтисен көч-хәл белән таный иде малай, әтисенең гаҗизлеген күреп, йөрәге сыза иде Ә шулай да ялгыш кына булса да бер бөртек бодай да алып кайтмый иде ул өйләренә. Чөнки әтисе—коммунист, колхозлар төзешеп йөргән. шуның өчен исеме язылган пистолет белән дә бүләкләнгән кеше иде. Бандитлар үлем белән янаган чакта да бирешмәгәнне, ачлыкка гына бирешә идеме соң ул?! Балаларын да намуслы булырга, туры юлдан тайпылмаска, үзе турында гына түгел, иң элек иле турында уйларга өйрәтте ул Ринат бер таяк белән учактагы күмер кисәкләрен бутап алды, аннары утын өстәде. Ялкын телләре биеккә, күккә ургылып бии башлады Ялкын, ялкын . Нинди бөек, могҗизалы көчкә ия син —дип уйлады Ринат — Бактың исә. Җир шарының үзәгендә дә ялкын икән бит Ялкын — җимерүче көч түгел, ә бәлки тереклекне яшәтүче, яшәртүче көчтер ул. Уйлап карасаң, кешенең үзәгендә дә ялкынлы йөрәк тибә бит Шул ялкынлы йөрәк кешегә тынычланырга ирек бирми, гаделлекне эзләргә, көрәшкә дәшә Алай гына да түгел, борын-борын заманнарда гаделлекне эзләп көрәшкән ата-бабал арыбыз факел итеп күтәргән әлеге ялкын эстафета булып бер буыннан икенче буынга күчеп бара түгелме9 ! Прометей лардан Мулланур Вахитовлар кабул итеп алган факелны Мусалар күтәреп алды Ә хәзер ул факел — безнең буын кулында Безнең бурыч — әлеге факелны исән-имин киләчәк буыннарга тапшыру » Учак инде сүрелә башлаган иде. Әмма Ринат аңа бүтән утын өстәмәде Чөнки шушы нәни учакның күккә очкан очкыннарыннан кабынган төсле, көнчыгыш якта алсуланып таң атып килә иде Сорау: — КПССның XXVII съезды илебез тормышының һәр тармагында кискен борылыш ясау кирәклеген күрсәтте. Сезнеңчә, әдәбият бу процесста нинди роль уйнарга тиеш? Язучы, публицист Рахмай Хисмәтуллин: — Мин җыелып торган суларның ургылып агып китүен, яшенле һаваларның бушануын, язгы ташуларны, көчле җилләрне. аларның төрле яклардан исүен яратам. Булып узган съезд, тизләнеш съезды, табигатемә туры килеп, мине яңартып, күптәнге уй-хыялларымны кузгатып җибәрде. Эш шунда ки. бу космик чордагы үсештә без кешенең гади акылы белән генә идарә итеп булмаслык тизләнеш дәверенә кердек. Бу тизләнешнең үзәге — автоматлар. Ә автоматларның үзәге — компьютерлар, компьютерларның үзәге — электрон хисаплау машиналары, ул машиналарның нигезендә математика һәм физика ята. гомумән, фән дөньясы ята. Ә фән дөньясының үзәге исә — көчле кешеләрнең акылы һәм психикасы. Мин үзем, математик программист буларак, моннан 20 ел элек яңа төзелеп яткан Түбән Кама шәһәренә төзелешне идарә итү буенча электрон хисаплау машиналары кертү хыялы белән йилгән идем. Электрон хисаплау машиналары, компьютерлар — җәяүле — атлыны. машина — самолетны, гади счет төймәләре электрон хисаплау машиналарын узып китә алмауны исәпкә алганда — төзелешнең, аны тизләтүнең умыртка сөякләре булырга тиешләр иде. Ләкин беанең промышленность үсеше, җитәкчелек психологиясе ул вакытта андый юга рылыкта булып чыкмады. Без, ничектер, ресурслар болай да җитәрлек, эш болай да бара бит дип. ирәебрәк яшәдек, шактый кыйммәтле вакытны кулдан ычкындырдык... Язучыларга килгәндә, тизләнеш рухы иң беренче очерк жанрында тормышка ашырылырдыр. Күпләргә, бәлки, киң полотнолы әсәрләрен читкәрәк куеп торырга туры килер. Үземә килгәндә, мин шушы шәһәр төзелүнең төп сәбәпчесе булган «Нефтехим» берләшмәсенең атна саен була торган планеркасында съезддан соң «компьютерлар, автомат идарә итү системалары» дигән сүзләрне еш ишетә башладым Әле күптән түгел генә АКШтан компьютерлар кайтартылды. Шул ил белгечләре аны монтажлауга да керештеләр. Хәзер инде, яшьлегемдә өйрәнгән программист хыяллары күңелдә уянып, ул вакыттагы көндәлекләремне файдаланып, бүгенге компыо терларны үзләштерүчеләр турында очерк язып, шуны журнал укучыларына тәкъдим итәсем килә. Икенчесе, бүгенге көндә хезмәт ияләренең көнкүрешен, ялын оештыру, халык иҗатын, язучылар иҗатын, гомумән, әдәбият сәнгатьне пропагандалау беркайчан да булмаганча актуаль булып көн кадагына килеп басты. Бу уңайдан ВЦСПС председателе иптәш С. А. Шалаев «Правда» газетасының быелгы 14 январь санындагы «Иҗат бәйрәме» дигән мәкалә сендә язучыларны төрле массовый чараларның сценаристлары итеп тарту м •« ьәләсен күтәреп чыкты. Без моны Түбән Кама да күп еллар буе тормышка ашырып киләбез. Менә биш ел инде массовый чара булган .Җидегән чишмә» кичәләренең сценарийларын миннән яздыралар Яңа шартларда аның әһә мияте тагын да арта төшәчәк, һәм моны мин иҗат эшемнең аерылгысыз бер өлеше итеп карыйм «Җидегән чишмә»ләр дә Бөек Тизләнешкә хезмәт итәргә тиеш! Тагын шунысы куанычлы съезд документларында язучы эшенә көчле ихтыяҗ булуы нык чагылды. Димәк, язучы биргән продукция — аның әсәрләре дә халыкка мөмкин кадәр тизрәк барып ирешәчәк дигән сүз бит бу. Димәк, моннан соң китапларның чыгарылуы өч дүрт елга сузылу анохронмзм дип каралачак, нәшриятлар киңәячәк, аларның материаль базалары ныгыячак!