АКСУБАЙЛЫЛАРНЫҢ ЙӨЗЕ АК
Республиканың көньягына урнашкан безнең Аксубай Чистай, Октябрь һәм Алексеевский районнары белән чиктәш Аның мәйданы төньяктан көньякка табан —50 километр, көнчыгыштан көнбатышка 48 километр араны били. Халкының 39 процентын — татарлар. 41 процентын — чувашлар, калганын рус һәм башка милләт вәкилләре алып тора Район нигездә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Бездә унтугыз авыл Советы, бер поссовет бар. Район үзәгебез — Аксубай поселогы арада иң зур пункт булып тора. Анда җиде мең чамасы кеше яши. Ул Норлаттагы тимер юл станциясеннән — 56 чакрым, Чистайдагы Кама елгасы пристаненнан 63 чакрым ераклыкта урнашкан. Безнең район, элекке Чистай өязенә караган дүрт волостьны эченә алып, 1930 елда оештырыла. Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр бу яклар Казан губернасының иң караңгы волостьларыннан саналган. Халык ачлыктан, наданлыктан арына алмый интеккән. Иген игеп, анысы уңмаган кешеләрнең, бала туып, гаиләсе шатлана алмаган. Берсе арты берсе кабатланып торучы кизүләр меңәрләгән кешеләрнең гомерен корыткан. Бигрәк тә сабыйларның күпләп үлүе үзәкләргә үткән. Җир эшкәртүдә тоташтан кул хезмәте кулланылган. Сука да көрәк. Сабанны бары тик кулак хуҗалык ларында гына күргәннәр. Совет власте елларында төбәкнең хуҗалыгы да, культурасы һәм социаль йөзе дә танымаслык булып үзгәрде. Башта кечкенә генә күмәк хуҗалыкларга, кооперативларга берләшеп көн итәргә тотынган крестьяннар тора-бара көчле техникага бай, эре колхоз- совхозлар оештырдылар Хәзер безнең басуларда сигез йөзләп трактор, өч йөз иллеләп йөк автомобиле, алты йөздән артык комбайн эшли. Аксубай ермаклар белән челтәрләнгән биниһая киң үзәнлектә утыра. Җитмеш дүрт мең гектарга җәелгән катнаш урманнарыбыз поши, кабан дуңгызы, бүре, төлке, куян, бурсык кебек җәнлекҗанварларга баи Вак елгалар Идел-Кама суларына коя Алар арасында зуррак елгадан саналган Олы һәм Кече Сөлчәне күрсәтергә мөмкин. Басуларны корылыктан коткару өчен унбишләп ясалма сусаклагыч булдырдык. Аларның гомуми күләме тугыз миллион кубометрга тарта. Йөз мең гектардан артык җирләребезнең туксан мең гектардан күбрәге—чәчүлекләр Җир әче кара туфраклы Уңыш алыйм, дисәң, аны известьоәп торырга кирәк. Кыскасы. игенчелек өчен шартлар бар Басуларда республикабызга хас барлык культураларны үстерергә мөмкин. Без аеруча бодай, арыш һәм шикәр чөгендере игүне кулай күрәбез. Унсигез колхозыбыз, җиде совхозыбыз, дуңгыз симертү берләшмәсе һәм авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли торган училищебыз бар. Соңгы бишьеллыкларда районны һәрьяклап ныгыту өчен күп чыгымнар тотылды. Хуҗалыкларны машина-тракторлар, электр энергиясе белән тәэмин итү 1.6—1.8 мәртәбә артты. Хәзер җирләрне сугару киңәйтелгәннән-киңәйтелә бара. Алты мең гектардан артыграк мәйдандагы басулар су сиптерү җайланмаларына көйләнгән. Соңгы елларда җиргә ашлама кертүне дә эзлекле системага салдык. Шунысы куанычлы авыл хуҗалыгын үстерергә дип тотылган чыгымнар җилгә очмады, телгә алып сөйләрлек нәтиҗәләр күз алдында. 1983 елны ирешкән уңышлар өчен безгә РСФСР Министрлар Советының һәм ВЦСПСның күчмә Кызыл Байрагы бирелде. 1984 ел йомгакларыннан соң Аксубай совхозы РСФСР Министрлар Советы һәм ВЦСПСның Дипломы һәм күчмә Кызыл Байрак белән бүләкләнде. 1985 ел Татарстан районнары өчен бик катлаулы булды Җәй суык килде, көзге яңгырлар авыл хуҗалыгы эшләренә өстәмә мәшәкатьләр тудырды. Шуңа да карамастан без эшебездәге барлык төрләр буенча планны үтәдек. Ватанга, план буенча каралган 26 000 тонна урынына, 27 300 тонна ашлык саттык. Шикәр чөгендере сату планын да шактый арттырып үтәдек. Район бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 18,7 центнер Р ешлый җыеп алды. Бу җиңүләребезне X. Мифтахов. В Мартынов. А. Евстафьев, В. Молодкин кебек алдынгы механизаторлар әйдәп бара. Кырпылыктагы уңышлар терлекчелектә дә сынатмаска мөмкинлек тудыра. Сөтчелек, дуңгызчылык, сарык асраучылык тармакларында алга китеш бигрәк тә ачык сизелә. Узган ел без дәүләткә җиде мең тоннага якын — ит, егерме мең тоннадан артык сөт саттык. Г Ризванова. Ф Әхмәрова, В. Никитина кебек савымчыларыбыз һәр сыердан дүрт мең килограмм сөт саву максаты куеп тырышалар Бу өлкәдә сизелерлек яңалыкка ирешү өчен безгә «Сельхозтехника». «Сельхозхимия» берләшмәләре. «Татмелиоводстрой». «Ленколхозстрой». -Татсельстрой» колонналары нык ярдәм итә. 1984 елны районда шактый куәтле май заводы эшли башлады Бу яңалык кешеләрне сөт ризыклары белән яхшырак тәэмин итәргә җирлек тудырды. Аксубайда яшелчә киптерә торган завод та бар. Монда суган, бәрәңге киптерәләр, кесәл ясыйлар, яшелчәләрне. җиләк-җимешләрне консервлыйлар, лимонад чыгаралар Бу завод кешеләребез- нең үз хуҗалыкларында үстерелгән яшелчәне дә кабул итә. Шуңадыр, мөгаен, безнең районда йорт яны бакчаларында күпләп суган үстерү гадәткә кергән Аны дәүләткә сатып зур табыш алалар. Болардан тыш район үзәгендә бау ишү цехының филиалы, кирпеч сугу цехы эшли Киләчәктә кирпеч цехын мөстәкыйль завод итеп оештырып җибәрү күздә тотыла. Бораулаучыларның 3 партиясе безнең районда эзләнү эшләре алып бара Нефтьчеләр үзләре бер кечкенә генә поселок булып яши башладылар хәтта Аларның тырышлыгы ни белән бетәр — әлегә әйтүе кыен. Урманчыларыбыз да бик кирәкле, файдалы эш белән шөгыльләнәләр халыкка ягулык бүлеп бирәләр, төзелеш материаллары ясыйлар, урманны яшәргә торалар Халыкка көнкүреш хезмәтен яхшырту буенча да Аксубайда күп кенә чаралар күрелә. Районда ике универмаг бар, азык-төлек, кием-салым, хуҗалык кирәк-яраклары сата торган кибетләр саны йөз егермедән артып китә. Ашханәләр, кафелар күбәя бара. Ателье һәм дистәләгән кабул итү пунктлары кешеләргә егермегә якын төрдә эш башкара. Районда телефон челтәре киңәя, ел саен күбрәк өйләргә телефон кертелә бара Кешеләрнең сәламәтлеген саклау — безнең иң беренче бурычыбыз Бу мөһим эш һәрчак игътибар үзәгендә тора. Район үзәгендә бер сменага 300 кеше кабул итәрлек мөмкинлеге булган поликлиника сафка басты Әле моңардан тыш тагын өч больницабыз, санэпидстанциябез бар. Аптекабыз да шактый бай Райондагы дистәләгән мәктәпләр һәм 88 СПТУ коллективларында яңа реформаны тормышка ашыру максат итеп куелган Йөзләгән педагоглар арасында РСФСРның һәм ТАССРның атказанган укытучылары. СССР мәгарифе һәм халык мәгарифе отличниклары да шактый. Мәктәпләрнең биналарын яңартабыз. Ел саен районның бер-ике мәктәбе яңа бинага күчерелә Балаларны кечкенәдән хезмәткә тарту юлы белән тәрбияләү өчен укучыларның эш бригадалары төзелә. Мәктәпләргә авыл хуҗалыгы техникасы кайтарыла. Хезмәттә сер бирмәгән кешеләребез ял сәгатьләрен дә күңелле уздырырга яраталар Аларның бу теләген канәгатьләндерү өчен районда илледән артык Культура йортлары һәм клублар эшли. Аларда кино күрсәтү җайланмалары да бар Аксубайның үзендә махсус кинотеатрга да иөриләр Район китапханәләрендә китаплар саны 300 000 данәдән артык Безнең район әдәбият дөньясына күп кенә әдипләр чыгарган Хәсән Туфан. Полору- сов-Шелеби, Михаил Белов. Чыгтай. Газиз Кашапов. Нәбирә Гыиматдинова Шулай ук С. Абруков, М. Габдрахманов. С. Ильин кебек галимнәр дә безнең районда туып үскәннәр. Аксубайлылар Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарманнарын һәрчак олылап телгә ала. Андыилардан Г Романов белән Б Габдрахманов Советлар Союзы Терое дигән мактаулы исемгә лаек булдылар Шул батырларга тиң рәвештә тырышып эшләүче кешеләребез Социалистик Хезмәт Герое дип танылдылар Л Петров. В Сорокина, Ш. Хафизов, А. Волков, А Михеев Кыскасы, районның йөзе яктыра бара Кешеләребезнең хезмәте нәтиҗәлерәккә әйләнә, көнкүрешебезгә муллык, матурлык иңә Соңгы дүрт-биш елда гына да культура һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү оешмалары хаҗәтләренә ике миллион сумнан артык акча тотылган, уз! ан бишьеллыкта утыз мең квадрат метр торак салынды, юлларны, күперләрне рәтләү көн тәртибенә килеп басты Әмма авылларны заманга төс иттереп, алар өчен киләчәктә дә кызармаслык иттереп төзекләндерү бизәү, уңайландыру—тиз арада гына төгәлләнә торган мәсьәлә түгел Шунысы куанычлы районыбызның халкы һичнинди бурычлар алдында да куркып калмый Шунлыктан уникенче бишьеллык планда каралган берсеннән берсе зуррак эшләребезне җиренә җиткереп башкарачагыбызга ышаныч зур.