ЯҢА БИСТӘ ПРОМЕТЕЕ
Хәсән Туфан 1924 елда Казанга килгәч, яңа дусты Һади Такташ аны Фатих Әмирхан янына алып килә. Бу очрашу Туфанга бик нык тәэсир итә Бер дә гаҗәп түгел, Туфанның яшьлеге туры килг ән унынчы еллар татар әдәбиятында, тәнкыйть һәм публицистикасында Фатих Әмирхан исеме аеруча затлы бер мәгънә белән телгә алына торган булган. Озак еллар узгач, Туфан бу очрашуны искә алып, (бу очрашу Ф Әмирханның Казандагы күп санлы яшәү урыннарының соңгысында — хәзерге Жуковский урамының уникенче йортында булган), болай язды: Бу күрешүдә безнең күңелләрдә Шундый фикер туды тулаем Тукайның бу, Фурмановлар кебек. Комиссары булган, мөгаен! . Шагыйрь инде, әлбәттә арттырган. Унынчы еллар татар алдынгы яшьләренең комиссары. әлбәттә инде Хөсәен Ямашев булган. Ләкин һәр язучының гиперболага хакы барлыгын онытмыйк. Шулай да Тукайның шагыйрь булып формалашуында, аның телен ха- лыклаштыруда, иҗатын буржуаз тәнкыйтьтән саклау юлында Ф Әмирханның роле зур булган. Әмирханның биографиясе — безнең әдәбият тарихында шактый гына «ак таплар» белән чуарланган. Безнең фәндә бигрәк тә Ф Әмирханның совет чоры аз өйрәнелгән. Ул бит әле октябрь революциясеннән соң да тугыз ел чамасы яшәгән, эшләгән, иҗат иткән. Шуның өстенә, аның, авыру булуга карамастан, совет властен пропагандалап, тарантаска утырып Казан тирәсе авылларында чыгыш ясап йөргәнлеге турында халык арасында истәлекләр йөри. «Могикан» дигән шигырендә X Туфан моны искә ала: Без ишеткән идек, ничек аның Октябрьне көтеп алганын; Ат җиктереп, арба-трибунага Авылларга китеп барганын, Аны яклап аваз салганын Белә идек. Ф. Әмирхан биографиясендә менә бу әһәмиятле хәлне документлар белән беркетәсе бар Ниһаять. Ф Әмирханның нәсел шәҗәрәсен истәлекләргә, документларга таянып тикшерәсе, ачыклыйсы бар. Нинди гаиләдә туып үскән ул. аның нәселе каян? Казан губерна жандарм идарәсе (КГЖУ) документларында, мәсәлән, аның әтисенең фамилиясе дә очрый Дәреслекләр буенча без Фатихның әтисе мулла дип кенә белә идек, ә монда— политик ышанычсыз кеше? Менә бер документ Казанда бишенче ел революциясенең күтәрелеш көннәрендә — 19 нчы ноябрьдә шәһәрдәге бөтен политик партия вәкилләренең җыелышы була. Җыелыш «Сарай» кунакханәсендә уздырыла Политик карашлары буенча бик чуар төркемнәрдән торган бу җыелышта «мөселманнар өчен аерым партия тезү» мәсьәләсе карала Җыелышта катнашкан социал-демократия вәкилләре «мөселманнар өчен махсус политик партия була алмый, чөнки буржуй белән пролетарийның бер партиядә торуы мөмкин түгел», диләр Ь, Г Камал, аталы-уллы Ә«-р.ако.лар (Зариф >о»р.> Ь»» У"“ Фатих). 6, ,аилан.ң дуслары аталы-уллы С.ла-м.н һ.» Исма.ыиль Аито.иар катиаша . Җы.лышта Ф Әмираан укучы ашалар исемени.» Бетеиротси. ««.иманнарының 2 нче съездына делегат итеп сайлана Х Зариф Әмирханов шулай беренче мәртәбә яшерен күзәтү-контроль астына алына. 1908 елның 20 августында Россия Эчке эшләр министрлы! ының канцеляриясенә Казанның 12 присяжный мулласы тарафыннан донос килеп керә: анда Яңа Бистә мулласы Зариф Әмирхановның үз мәхәлләсендә патша хөкүмәтенә каршы идеология алып барганы турында әйтелә. Шул көннән башлап Зариф Әмирханов ачык күзәтү астында тора. Аның турында бик күп кәгазьләр язылганнан соң (ике ел буе!) Казан жандарм идарәсе начальнигы 1910 елның 12 июнендә карар бирә: «Зариф Әмирханов турында язышуларны туктатырга, аның өстеннән яшерен күзәтү булдырырга» . 1911 елда аның исеме яңадан жандармерия кәгазьләрендә кабатланачак, ләкин бу турыда матбугатта язылган инде' Фатих 1886 елның 1 (13) гыйнварында туа Сабый вакытта Яңа Бистә мәдрәсәсендә элементар белем алганнан соң әтисе аны шул чор өчен алдынгы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә бирә. Мәдрәсәләр тарихы бездә аз өйрәнеш ән. Бездә аларны «наданлык оясы», «кадимчелек баткагы» дип җиңел кулдан сүгеп китү гадәткә кергән. Хәлбуки, шул ук мәдрәсәләрдән Г. Ибраһимов, Г. Тукай, Ф Әмирхан, Г. Камал, М. Гафурилар чыккан. «Мөхәм- мәдия»нең дә тарихында 3. Бигиев, Ф. Бурнаш, С. Габәши һ. б. бик күп әдәбият-сәнгать әһелләре бар. Фатих Әмирхан әнә шунда белем алган. Без «Мөхәммәдиямне «шул чор өчен алдынгы» дидек. Алдынгылыгы нәрсәдә? Мәсәлән, укуны бөтен шәкерт өчен дә көзнең бер көнендә башлап, язлыкта билгеле бер көндә тәмамлап тәгтыйль (каникуллар) игьлан итәләр. Дәресләр расписание, кыңгырау белән алып барыла, һич тә без уйлаганча, «һәфтияк» кенә ятлатмыйлар, дин кануннары, дин тарихыннан Чыш логика, элементар юриспруденция, гигиена, хисап, география, тарих, шигырь төзелеше, элементар физика, химия, рус теле, әдәбияты укыталар. Мәдрәсә җитәкчелеге, хәтта инглиз теле өйрәтергә дә кайбер омтылышлар ясый. Шәкертләрнең көнкүрешендә дә яңалыклар кертелә: алар дәрестән кайтышка тулай торакта озын плита өстендә чуен-чүлмәк кайнап тора, кизүләр мичне карый, лавкада исә пачкалы аш сатыла, суган, кипкән бәрәңге, ит, борыч, токмач. Биш-ун минутта кайнар аш әзер, тик'лавкага түләргә биш тиен акчаң гына булсын. «Мрхәммәдия» мәдрәсәсе заманына күрә әйбәт кенә белем биргән. Дөрес инде, дини дәресләр шәкертнең миен бушка туздырган, ул заманда шунсыз мөмкин дә булмаган. Ләкин совет властеның беренче елларында төп укытучы кадрлар шул «Мөхәммәдия», «Галия» «Буби» мәдрәсәләрен тәмамлаган кешеләр булды. Шуңа күрә РСФСР Мәгариф Халык Комиссариатының махсус приказында «Мөхәммәдия» һәм «Галиямне тәмамлаган укытучыларның белемен тарификацияләгәндә аларны Учительский институт тәмамлаганнар белән тигез бәяләргә дигән күрсәтмә бар иде. Фатих Әмирхан әнә шул мәдрәсәдә тулы курс белем ала. Ләкин ул вакыттагы күп кенә зирәк шәкертләргә хас булганча, мәдрәсә белеменә генә риза булмый, үзлегеннән русча белем ала Алдынгы үатар яшьләре өчен көн тәртибенә куелган бер ихтыяҗ була ул. 1904 елның июнь—сентябрь айларында Самарага барып анда русча белем ала. Игътибар итегез, бу чорда Фатихка 18 яшь Чибәр, зирәк, кеше белән тиз контактка керүчән, акыллы. Истәлекләр һәм аның яшьлегендә төшкән фоторәсемнәре аның шул заманның укымышлы кызлары-егетләре арасында бик тә абруйлы булганын, һәрвакыт, игътибар үзәгендә булганын сөйлиләр. «Хәят» повестеның төп җирлеге, урын-вакыт җирлеге, әлбәттә инде Самара шәһәре һәм шул чор булачак. Әле аның Хәяты да. тормыштандыр? Казаннанмы, Самараданмы? Казанга кайткач, Фатих үзенә рус теле буенча шәхси укытучы эзли. Аңа социаль-димократ Сергей Николаевич Гассар белән танышу мөмкинлеге туа. Студент Гассар аңа рус теле, әдәбияты өйрәтә. Фатихның хыялы — эңстерн юлы белән өлгергәнлек аттестаты алып, Казан университетына керү. Тагын игътибар итегез: Ф Әмирхан әсәрләрендә экстерн юлы белән өлгергәнлек аттестаты алырга йөрүчеләр, моңа ирешеп университетка керүчеләр, моңа ирешә алмаучылар байтак күренә, һәрхәлдә, алдынгы татар яшьләре өчен Казан университеты — гыйлем дөньясы һәм прогрессив культураның кояшы булып күренгән һәм бик күпләрнең бу кояш астына керәселәре килгән. С. Н. Гассар тәэсирендә Фатих политик, экономик әдәбият укый башлый. Бу хәл исә аның дөньяга карашларын тагы да киңәйтеп җибәрә. Ул арада 1905 ел вакыйгалары башланып китә. Революциянең барыш даталары буенча Казан зур шәһәрләр — Петербург, Мәскәү, Рига, Киевләр рәтеннән атлый. Үзен политик көрәшкә инде әзер дип ышанган Фатих революция көннәрендә «Мөхәммәдия» шәкертләренең идеологии җитәкчесенә әйләнә дә куя Фатих Әмирхан шәкертләр исеменнән прокламацияләр төзи, бу прокламацияләрне патша администрациясе алдында ышанычлы саналган Аитовларның өендә җилем басмада күбәйтәләр, бу эшкә студентлар чуалышында катнашкан өчен реальное училищедан куылган Солтан Рахманколый да тартыла 1906 елда Ф Әмирхан бик киеренке рәвештә өлгертәнлек аттестаты алырга әзерләнә Шушы елда Фатих татар яшьләре арасында иң популяр шәхескә әйләнә. Политик, идеоло- ф тик эш алып барудан тыш ул төрле клубларда, ..Сәйяр» оешканчы ук барган спектакль- u ләрдә катнаша. 1906 елның көзендә Ф Әмирхан Мәскәүдә яшәүче Заһит Шамилнең (1868—1920) ча- g кыруы буенча аның янына китә. Заһит Шамил—Кавказлы Шамилнең оныгы. Кавказлы £ Шамилнең ике улы булып, шуның берсе — генерал Шәфигулла (Шәфи Шамил) — Казан с кияве, ул Казан бае, Апаковның кызы Мәрьям Апакованы ала һәм Казанда яши (Хәзерге Тукай урамындагы «Шамил пулаты» дигән йорт. Ул йортны Шәфи Шамилдән Казан бае — s бакалея сәүдәсе тотучы Вәлиулла Ибраһимов сатып ала, анда конфет фабрикасы ачып < җибәрә) Шәфинең улы Заһит Шамил Мәскәүдә балалар өчен «Тәрбиятел-әтфаць» («Бала- S лар тәрбиясе») исемле журнал.оештыра һәм журналны алып бару эшенә Фатих Әмирханны ♦ күндерә Бу — татар телендә беренче балалар журналы Ф. Әмирхан журналның җаваплы е секретаре булып эшли. «Тәрбиятел-әтфаль» озьгн Гомерле булмый. Нибары биш сан х чыгып кала. Ләкин яшь журналист Мәскәүдә зур тормыш мәктәбе үтә Ул моһда Мәскәү “ аристократиясе белән аралаша Заһит Шамилнең дә аңа йогынтысы була Мәскәүдәг е тирәлеге Фатихның күзләрен тагы да ныграк ача. дөньяга карашын g киңәйтә. • н 1907 елның маенда Фатих яңадан Казанга кайта. Фатих кайтканда Казан яшьләре г бераз басыла төшкән инде — кадимчеләр реакция якынайганын сизеп тагын котырыналар, ? тагын яшьлек идеалларын, азатлык өчен көрәшне буарга җыеналар Фатих әдәби эшкә ж чума. Алда планнар — пьеса язу, очерклар, көндәлек вакыйгаларга күзәтү, тәнкыйть мәка- i ләләре һәм хикәяләр. Ләкин 1907 елның августында Фатихны кинәт кенә паралич суга һәм ул гомерлеккә аяксыз Кала. Шул айдан башлап Ф Әмирхан 19 ел буе коляскада иөри, киенү, ашау-эчү һәм хәрәкәт итү кебек мәшәкатьләрендә кеше ярдәменә мохтаҗ булып кала Хәсән Туфан без алда телгә алган шигырендә аны «аяклары бәйле Прометей» дип атаган икән — бу гыйбарә Ф. Әмирханның әнә шул трагедиясен аңлата. 1905—1907 еллар революциясе эчендә кайнаган, татар шәкертләренең рухи атасы булган, Петербургка 2 нче мөселман съездына яшьләр арасыннан делегат булып барган, Мәскәү кадәр Мәскәүдә балалар өчен журнал чыгарган, өлгергәнлек аттестаты алып университетка керергә хыялланып йөргән яшь бөркетнең шулай кинәт кенә канатлары киселә Бик кинәт була бу фаҗига, һәм шуннан газаплы, кеше кулына бәйле тормыш башлана Алга таба узып шуны әйтик: Ф Әмирхан инвалид булуы аркасында яшьТәшләре катнашкан (мәсәлән, танышы М Вахитов) Октябрь революциясендә катнаша алмый, гражданнар сугышы елларында кулына корал тотып совет властен яклап көрәшә алмый. Кызыл көрәшчеләрдән ул яхшы мәгънәсендә көнләшеп яши, кулыннан килгәнчә каләмен эшкә җигә 1921 елда ул бер генә сан чыгып калган «Кызыл дәфтәр» журналында «Чәчәкләр китерегез миңа!» исемле нәсерен бастыра. Бу әсәрен ул «Гражданнар сугышын галәбәле (җиңүле — М М.) тәмам итеп, хезмәт мәйданына кайта торган иптәшләргә» багышлый «Китерегез миңа энҗе чәчәкләр! Мин шул бәхетле көннәремнең шигъри төшләрен исемә төшерермен Миңа энҗе чәчәкләр китерегез! Аларның газаплы исертүчән салкынчарак исләре минем тирә-ягымны аңкытсын, бәлки, шул газаплы ләтыйф истә мин, бәхет мөмкин була торып т а, бәхетсез уздыр, ан яшьлегемнең назирасын табармын! (Курсив безнеке — М. М.) «Бәхет мөмкин була торып та. » Бу гыйбарә игътибар сорый. Ф Әмирханның иң гүзәл яшьлек еллары кадими Яңа Бистәдә — иске тип сәүдәгәрләр, бистә мещаннары арасында уза. Ә егетнең хыялы татар бистәсендә генә түгел, рус һәм Европа культурасында кайнау, гимназист һәм гимназисткалар, студент һәм студенткалар белән дөньяви уку йортларында, кичәләрдә, концерт-танцыларда йөрү, зур дөньяда гөж килеп яшәү Бу хыялы аның бөтен әсәрләрендә дә үзәк сызык булып бара «Кадерле минутлар». «Хәят». «Картайдым», «Танымаганлыктан таныштык», «Хәзрәт үгетләргә килде». «Беренче ашкыну» — барысы да шул турыда сөйли Ни генә әйтсәң дә, Фатихны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе һәм Яңа Бистә мохиты канәгатьләндерми Аның эстетик идеалы — татар милли культурасын үзләштереп шуннан һич тә баш тартмыйча рус һәм Европа культурасы бөеклекләренә ирешкән яшь егет, яшь кыз Шуңа күрә, ул үзе ирешә алмаганнарны үз әсәрләренең геройларына бирергә тырыша аның геройлары гитарада уйныйлар, романслар, арияләр Нахира — охшашлы» җырлыйлар, аларның телендә Гете, Тургенев, Лермонтов, Пушкин әсәрләреннән өзекләр, мисаллар Үзенең мохитыннан риза булма! ан Фатихка язмыш тагын бер һөҗүм ясый — ул авырып китә «Бәхет мөмкин була торып та...» Әлеге нәсернең мәгънәсе безнеңчә, нәкъ менә шунда. Әйтергә кирәк, Ф Әмирханның бу җөмләсе алынма җөмлә. Ул бик яраткан һәм күп урыннарын күңелдән белгән «Евгений Онег+гнвга мөрәҗәгать итсәк, анда мондый юллар табарбыз- бәхетле булырга тиеш булып та, бәхеткә ирешә алмаган дворян кызы гүзәл Татьяна ачынып анда болан ди. А счастье было так возможно. Так близко!.. Ф Әмирханның бөтен иҗатында да яшьле! ен сагынуы әнә шул ике хәлгә кайтып кала: ул риза булмаган мохит; аның көрәшкә күтәрелеп килгәндә генә авырып егылуы. «Әльислах»—демократик яшьләр һәм алдынгы карашлы шәкертләр органы. Революция елларында ул Ф. Әмирхан катнашында >ектографта яшерен рәвештә басылып кил1ән Газета 1907 елның 3 октябреннән рөхсәт белән Казанда чыга башлый (рәсми редакторы — Вафа Бахтияров). Бу 1азетаның татарда демократик фикерне җәелдерүдә әһәмияте искиткеч зур. Ф Әмирханның әдәбиятка, сәнгатькә кагылышлы бик күп тәнкыйть мәкаләләре. Казан хәлләре, иҗтимагый мәсьәләләргә багышланган очерклар, информацияләренең зур күпчелеге «Әльислахвта басыла. «Әльислах» ачылган көннәрдә генә Казанга ерак Уральскидан Тукай кайтып төшә һәм туп-туры Ф. Әмирхан йогынтысына барып керә. «Әльислах» Тукай әсәрләренә түрдән урын бирә. Реакция еллары. Ф. Әмирхан «Әльислахита эшли. «Болгар» номерларында тора. Редакциядә эшләүдән тыш хикәяләр яза Менә «Картайдым» хикәясе. Язучы гомер буе үзен-үзе яза. диләр. Бу — хактыр. Хикәянең герое — өлгергәнлек аттестаты алып, университетка кергән егет Мостафа Тирәлектән риза түгел. Шәхес дулый, шәхес бунт күтәрә. Нәрсә җитми соң? Яшьлек җитми, ул узган, ул югалган. Яшьлек бушка узган, җәмгыять Мостафага ихтыяҗ белдерми һәм бөтен хикәя авторның бу тирәлекне каргавыннан һәм бер генә лозунгысыннан тора: «Кайтарып бирегез миңа шул яшьлек, мөкаддәс яшьлегемне . мин сезгә бөтен уздырган гомеремнең махсулатын бирәм» . Мостафа буржуаз җәмгыятьне әнә шулай кире кага. Менә боларны аңламаган көе Ф. Әмирхан иҗатының төп аһәңенә бәя бирү мөмкин 1908 ел июнь-июль айларында Фатих Әмирхан Серноводскида дәвалана. Аларның — Тукан белән икесенең — гадәт шулай: нинди генә максат белән кая гына бармасыннар — юлъязма Ф Әмирхан да санаторийда дәвалануы чорында үз сәламәтлеге турында уйлаудан бигрәк, тормыш, әйләнә-тирәгә күз сала, уйлана. Бу уйлануларын кәгазьгә төшерә һәм «Авырулар галәмендә» исеме белән «Әльислахпка җибәрә Дәреслекләрдә, ■ адэттэ, Ф Әмирханның бу очеркында социаль контрастларны күрүе турында гына әйтелә. Авыру Фатих төнлә өенә кайтып барганда, кичтән үк ятып йоклаган фәкыйрь, караң!ы крестьян йортларын күрә һәм гөлт итеп торган дачаларда кокетка дамаларның чыркылдашып көлгәнен, гитара тавышларын ишетә. Юк, дөнья тигез түгел! Әле кайчан гына «Мөселманнар иттифакы» партиясе «без — мөселманнар, безнең аллабыз да, динебез дә, пәи1 амбәребез дә бер, без — бертигез» дигән программа белән чыккан иде, юк. мөселманнар да, башкалар да тигез түгел! Ф Әмирханның социаль карашлары ап-ачык булып әнә шунда чагыла. Ләкин очеркта әле тормыш, яшәеш фәлсәфәсе башка яклары белән дә кузгатыла. Язучы елга дулкыннары белән фикер алыша, үзе яшәгән шартларда кеше мөмкинлегенең чикләнгәнлеге турында уйлана. «Шаулагыз, гөрләгез, хәлегездән килгән кадәр шикәят итегез! 2 Сезнең әтрафыгызны чолгап алган менә бу кешеләр дә шулай шауларлар, гөрләрләр иде дә. ләкин алар булдыра алмыйлар. Алар да, сезнең шикелле, үзләре аңламый торган җил белән урыннарыннан кузгатылганнар, тьгнычлыкларыннан аерылганнар; алар да шикәят итәрләр иде дә, ләкин сездәге хөррият адарга бирелмәгән!» Бу төр фәлсәфә — егерменче йөз башы татар әдәбияты өчен бик тә характерлы. Кеше мөмкинлекләрен табигать көчләре белән параллель куеп тасвирлауны Г Коләхметов- ның «Ике фикер» драмасында, Тукай поэзиясендә. Г Коләхметов тәрҗемә иткән «Уалган Бу сутлар Гетеның -Фауст, асареннон. Анда Фаустның бота» тормышын бнЛаган бер -ансаты бар: .Мнңа чшьле'емне найтарып бире'еа!» мол» (Г Гершунин) нәсерендә, ниһаять, Ш. Камалның «Акчарлаклар» повестенда күрә алабыз Мондый фикерләү егерменче йоз башы татар әдәбиятының нигез ташларыннан берсе иде һәм, әлбәттә, монда Горький иҗатының йогынтысы да сизелә иде 1910 еллар — Ф Әмирханның тәнкыйть, публицистика жанрында иң актив эшлә- 1ән чоры «Әльислах» газетасының Ф Әмирхан мәкаләсе кермәгән саннары бик аз. Моның кадәр энергия аңа каян килг ән ? 1907—10 еллар Казан тарихын, иҗтимагый фикер. ф мәктәп-мәдрәсә. матбуг ат-әдәбият тарихын Ф Әмирхан эшчәнлегСн өйрәнүдән башка бел 9 мөмкин тү. «» прот0,а6,„ бцлмрлын тык»» «ы.фа.ле, „уаы ,„»а бале~ле һа« акыллы б.р яшь «ы> ® Ә»»р«« белән сейлашеп у.ыр-а, анл-р «— »«• "»»»“■» -Катай утлары». I960. 3 сан. 115 6 3 Шунда ук. 113—114 6 кузгатырлык шундый кыз бутанмы? Бу — шактый катлаулы мәсьәлә, монда дилетантлыкка авышып, әдәби образның бөтен әһәмиятен, затлылыгын югалтырга мөмкин Шулай да, «Хәят» басылып чыкканнан бирле бу турыда укучылар арасында төрле фикер яшәп килә «Хәят» образының ничек тууы, повестьның нинди материалга нигезләнеп язылуы турында X Хисмәтуллин һәм А. Шамов шактый кызыклы фикерләр йөртәләр «Кояшита басылган мәгълүматларга һәм кулъязмаларга таянып А. Шамов «Хәятның икенче кисәге язылган булуын әйтә Бу кисәкнең кулъязма вариантыннан хәтта 28 юллык бер өлеше дә табылган Октябрь революциясеннән соң. Ф Әмирхан повестьның беренче кисәгенә яңадан кайткан, аны төзәткән, тагы да камилләштергән- Ләкин икенче кисәген бастырмаган «Хәятның дәвам ы, шулай итеп, әдәбият тарихы өчен сер булып калган. Икенче кисәкнең (булачак кисәк) планы безгә мәгълүм Ул план 1909 елда ук инде Ф Әмирханның «Танымәганлыктан таныштык» китабының тышлык битендә басылып чыккан. Аннан күренгәнчә, Хәят үзе теләмәгән Салихка кияүгә бирелә. Салихның энесенә гашыйк булып, аның белән әтисе йортына кайта, бераздан аннан да туеп, ире йортына кире килә. Бәхетсез, фаҗигале, сирәк очрый торган язмыш. Чыннан да. бу — гадәттән тыш образның прототибы булмаганмы7 X. Хисмәтуллин шулай ди бит Ф Әмирханның күп кенә әсәрләрендә үз мохиты кешеләре чагылыш тапкан Әгәр шулай икән — Хәятның да прототибы булуы бик мөмкин. Кыскасы, -Хәят» образы татар әдәбиятында гел игътибар үзәгендә булып килә Хәзер инде Ф Әмирхан дөньяда юк Заманында аңа бу мәсьәләдә матбугат аша сорау бирелмәгән Үзара сөйләшүләр булгандыр, ләкин алар кәгазьгә теркәлеп калмаган. Шулай булгач, бүгенге көнне Хәят образы кемнән алып тудырылган, дигән мәсьәлә тирәсендә сүз куерту ул кадәр үк әһәмияткә ия дә була алмый инде. Әмма Хәят — Ф Әмирханның эстетик идеалы Татар кызын әнә шундый итеп — үз милли телен, горефгадәтләрен ата-анасын ихтирам итү белән бергә рус культурасын. Европа культурасын да үзенең хол- ына сеңдергән бөтенбер шәхес итеп күрәсе килгән аның. Хәер. Әмирхан иҗатының бу сыйфаты турында алда әйтелде инде. Ф Әмирхан иҗатында шундый бер үзенчәлек бар: хатын-кыз образлары анда, ничектер, ирләр образына караганда тулы канлырак, җанлырак Хатын-кыз образлары арасында 'урталыкта» торучылар юк диярлек я алар татар кадими тормышы белән изелгәннәр (-Татар кызы». »Яшьләр»дә Хәерниса, «Рәхәт көн» дә Гайниҗамал), яки алар яңалыкка омтылганнар, русның һәм Европаның прогрессив идеяләрен үзләштергәннәр («Танымаг анлыктан таныштык» — Разия, «Хәят» повестенда—Хәят. «Кадерле минутлар»да Хөршит һ. 6 ) ләкин татар тормышы аларның бу матур омтылышларын богаулап тора. 1911 ел — татар зыялылары өчен аеруча кыен чор. Тукай Уфада М Гафури белән очрашкач «әле генә язмыш ханым кыйнады» дип болай гына әйтмәгән Яңа революцион күтәрелеш башлангач, патша хөкүмәте 1905 елдагы кайбер хаталарын искә ала Ул хата нәрсәдә соң? 1905 ел революциясендә рус эшчесе һәм крестьяны белән берлектә әрмән, украин, татар, грузин, берорус эшчесе, крестьяны күтәрелде. Болар самодержавиегә каршы көрәштә ничектер уртак тел таптылар ЛАоны исәпкә алмыйча ярамый һәм эчке эшләр Департаменты рус православие чиркәве. Мәгариф министрлыгы белән берләшеп Махсус Киңәшмә уздыралар. 1910 елда уздырылган бу киңәшмә милли окраиналарда милләтләрнең үз- ^зләрен тану политикасына каршы көрәшнең тулы бер программасын эшлиләр. Бу проблема Казан губернасына бик кыйммәткә төшә Ф Әмирхан бу турыда матбугатта үзе бик ачык әйтә: «Соңгы вакытларда.— ди ул,— карагруһлы рус газеталары татарларда милли хис кузгала башлады, аңар каршы ничек тә булса бер чара табарга кирәк, аның ахыры рус хөкүмәте өчен яхшыга барып чыкмый дигән мәһфүмдә яздылар Алар фикеренчә, бу миллият рухы ысул җәдид мәктәпләре аркылы нәшер ителә икән дә. шуңар күрә бу мәктәпләр Дини булудан бигрәк миллиләр имеш» Алда күрсәтелсен программа, шулай итеп, татар мәгърифәт учакларына — мәктәп, мәдрәсә, нәшрият, китапханәләргә бердәм удар ясауны күздә тота Бу максатта татарлар арасыннан җасуслар (доносчылар) төркеме булдырыла. Болар ачыктан-ачык һәм яшерен эш итүчеләр Ачык эш итүчеләрнең башында кадимче динчеләр, барыннан да бигрәк Ишми ишан тора Җасусларның иң кабахәтләре исә Ф Әмирхан. Тукай. Камал. Коләх- метов. Ибраһимовлар арасына үтеп керә һәм бер фикердә булган булып, эзлекле рәвештә барысын да сата. Татар прогрессив интеллигенциясен кырып бетерү өчен патша хөкүмәте болар арасына «акрын хәрәкәт итүче» мина ташлый: татарлар, имеш, панисламизм хәрәкәтенә кушылганнар (бөтен мөселманнарны берләштергән зур дәүләт төзү идеясе), һәм бу зур дәүләтнең башында имеш Төркия торырга тиеш икән, шуңа ' аИолды» газетасы. 1910. 56» сан күрә. имеш, татарлар арасында Төркия флотына иганә (взнос) җыю башланган. Кара милләтчеләр, кадимчеләр эшкә керешәләр Хөкүмәтнең зирәк политикасы үзен аклый татарлар үзләре үк берсен-берсе охранкага сата башлыйлар. М. Гафури шулай Ишми ишанның корбаны була Г Камал өстеннән донос язалар. Ниндидер бер хаин та«ы да epai рак китә Ф. Әмирхан «Төркия флотына акча җыя» дигән ялтан доносын Петербурга полиция департаментына ук җибәрә. Эш зурта китә, бөтен Казан «җасус»лар ф турында шаулый, аларны каргый. Доносчылар исә башкала белән генә эш итәләр. Казаннан _ С. Зәбиров ди. ән берәү Эчке эшләр министры Макаровка яза Оренбург Духовное — Собрание әгъзасы Хәсән!ата Мөхәммәтов (Габәши — М. М.) учительская семинария төзү g өчен акча җыя. Мөфти юбилее уңае белән ул инде 500 мең сум җыйды. 1911 елның ° 27 (ыйнварында ул Казан! а килде һәм мәүлет бәйрәме көнендә Галеев мәчетендә намаз ~ укыды. Казан муллалары Зариф Әмирханов, Мансуров һәм Галеев тантаналы рәвештә !~ рус патшасына бәддога укыдылар'». s Доносчы арттырып ук җибәргән, юк, алай булмас. Мәхәллә алдында ук патша!a < тел тидерер! ә Зариф Әмирхановның башына ат типмә! ән! «Алла, бәрәкалла» дип утырсалар 5 да, сәҗдәгә киткән кешеләр арасында күпме җасус утырганын белмимени ул! ♦ Тикшерү исә кызыклы >ына нәтиҗә бирә 3. Әмирханов патша! а түтел, доносчылар!а ® бәддога укыткан икән! Менә бу инде осталык! Бәддога!а җасусларның үзләреннән дә — кул күтәрткән Зариф хәзрәт... =5 Язмышы Петербурга полиция Департаментында уйнаган татар язучылары ничәү? Без- Z нең әдәбият тарихы өчен алар күп түгел ике, өч, бәлки, дүрттер? Арадан иң зур борчу г уятканы «Яңа Бистәдә! е Зариф мулла улы Фатих, язучы...» гS Кем нәрсә белән шө!ыльләнәбу дөньяда? Бу вакытта Ф. Әмирхан, Г. Тук^и, Ә. Хәсәни һәм аның хатыны 3. Хәсәни татар прогрессив яшьләре өчен яңача әдәби-эстетик журнал х чыгару өчен оештыру эшләре алып баралар Кемнәрдер берөзлексез Казан губернаторына, 5 жандарм идарәсенә, Петербургка донос язалар. Бер яктан татарлар өчен өр-яңа матбу!ат органы — әдәбият, сәнгать матурлыгын үзенә туплаячак «Аң» журналы әзерләнә, икенче яктай... коточкыч кабахәтлек, каралык. • ...Казан губерна жандарм идарәсенең Тәтеш, Зөя һәм Чабаксар өязләре буенча ярдәмчесе үзенең «шеф»ына хәбәр итә: Казанда, ди. Зариф Әмирханов малае (Ф Әмирхан турында сүз бара), Салихов (монысының Газиз Гобәйдуллин булуы мөмкин—М. М.) һәм Мәрҗан Баһаутдинов малайлары (Ш. Мәрҗани малае) яшьләргә бик зур йогынты ясыйлар'». ...Казан губернаторы да борчыла: Петербургтан Фатих Әмирхан турында информация сорыйлар. «Секретно» дигән шчфр белән патша хәзрәтләре сараеның камергеры губернатор Стрижевский үзенең жандарм идарәсенә күрсәтмә бирә: Фатих Әмирханны тикшерегез әле һәм шул уңайдан Хәсәновларның да берсен тикшерегез, Төркия флотына акча җыялармы, юкмы? һәм губернатор Казан полицмейстерына конкрет задание бирә миңа килеп кергән мәгълүматларга караганда, ди Ф Әмирхан инде Төркия флотына ярдәмгә 200 сум кадәр акча җыйган, подписной кәгазе юк, биргән кешеләрнең исемен үзенең көндәлек дәфтәренә язып бара. Бу акчаның бер өлешен Хәсәновлар җыйган һәм Ф Әмирханга тапшырган Бу акчаны җыю рөхсәт ителми генә түгел, бәлки тыелган икәнен дә искә алып, бик ашыгыч рәвештә бу кешеләрне җавапка тартыгыз, җыйган акчаларына конфискация ясагыз... Шунда ук губернатор түбәндәге чинны өркетеп тә куя: бу турыда мин сезгә элегрәк тә хәбәр иткән идем Ләкин сездән әлегә кадәр бер информация дә кергәне юк Минем күрсәтмәләремне санга сукмау киләчәктә сезне бик авыр нәтиҗәләргә китереп чыгаруы мөмкин икәнлеген исегезгә төшерәм. Полицмейстерга нәрсә кала инде: ашыгыч тентү ясарга. Бер көн эчендә бик күп кәгазь языла: Ф Әмирхан Яңа Бистәдә яши икән, аяклары хәлсез икән: Хәсәниләр Евангелистлар урамында 2 нче частьта әтиләре йортында икән. 6 нчы часть приставы Желйговский хәбәр итә: Ф. Әмирхан — авыру, әтисе йортында яши һәм өлгергәнлек аттестатына әзерләнә.. Соңгысы истәлекләрдә расланмый: Ф. Әмирхан 1912 елларда инде ул уеннан кайткан булса кирәк. Димәк, пристав берничә ел элекке информация белән эш итә. 13 ноябрь көнне шулай бик күп кәгазь языла һәм шул ук көнне кинәт кереп тентү дә ясала. ТАССР ҮДА. 199 ф •' Шунда ук. 199 6 ’ Шунда ук. 145 6 I тасф . 7269 эщ, «45 6 VI 1912елның кезе — Ф. Әмирхан, Тукай, Әхмәтгәрәй Хәсәнинең яңа журнал чыгарырга әзерлек күреп йөргән көннәре. Ф Әмирхан бу көздә чыгачак журнал өчен ике хикәя яза: # «Хәзрәт үгетләргә килде» һәм «Бер хәрабәдә». Ләкин Фатих әле болар белән генә дә канәгать түгел: чыгачак журналның беренче саныннан ук программ әсәр биреп укучыларны җәлеп итәргә һәм үзеңә ияртергә Аң-белемгә. сәнгатькә, чын әдәбиятка сусаган яшьләр бар. Алар өчен нәрсә дә булса эшләп булмыймы шушы яңа шартларда? Яңа журнал чыгару идеясе Фатихка тынгылык бирми. Дөрес, 1905 ел революциясе нәтиҗәсе буларак татар халкында азмы-күпме журнал, газета яшәп килә. Ләкин боларның күбесе инде прогрессив яшьләрне канәгатьләндерми. Гел сәүдәгәр, ишан, мулладан көлеп, карикатура биреп кенә дә әллә 'НИ алга барып булмый Искене инде байтак җимерелде, ә менә шул җимерек урынына яшьләргә нәрсә бирәсе? Сәнгать, яңа әдәбият журналы бирәсе иде Бу журналны чыгаруны кем үз өстенә алыр? Моңа кем секретарь (фактта журналның бөтен эшен оештыручы) булыр? Ф. Әмирхан белән Тукай әнә шул турыда уйланалар. 1912 елның эссе җәй көннәренең берсендә Әхмәтгәрәй Хәсәни үзенең Юдино янындагы дачасына (хәзерге Аккош күленнән сулга Юдино урманына кергәч) кунакка Ф Әмирханны чакыра. Ләкин бер шарт белән: кунакка йөрергә яратмый торган Тукайны да алып киләсе. Тукай белән Әхмәтгәрәй һәм аның хатыны Зәйнәп ханым — якташлар. Шулай дачага берничә көнгә киләләр. 1912 елның бу эссе җәендә Аккош күле урманында өч кешенең киңәшеннән соң матур бер идея туа татар яшьләре өчен әдәбият-сәнгать органы булган яңа журнал чыгара башларга; журналны чыгаруны Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп ханым Хәсәниләр үз өсләренә алалар; журналга Тукай һәм Фатихның бердәм тәкъдиме белән «Аң» дип исем бирергә. Тарихи карар әнә шулай кабул ителә. Тукай беренче сан өчен махсус «Аң» исемле шигырь яза. Бу шигырьне журналның беренче санында тышлыкка бирәләр. Ф Әмирхан исә беренче сан өчен махсус «Шәрык йоклый» дигән политик нәсер яза. Журналның беренче саны 1912 елның декабрь уртасында дөнья күрә. Беренче сан яшьләр арасында чын мәгънәсендә сенсация куптара. Журналның беренче битләрендә үк Париж салоныннан репродукция бирелгән. Рәссам Леконт де Ной картинасы. Анда бер көнчыгыш кешесе (төрек яки гарәпкә охшаган) йомшак паласларга таянып, наргилә тартып (төтен чигеп) йокымсырап, мәлҗерәп утырганы сурәтләнгән. Ф Әмирхан әнә шул рәсемгә «аннотация» бирә, үзенең нәсеренә ул «рәсемгә даир» дип искәрмә бирә (ягъни шушы рәсемгә карата). Ф. Әмирхан халыкара, политик темаларга күп мәкалә, очерк язган кеше, әмма арадан иң югары поэтик һәм мәгънәви яңгырашлысы — шушы нәсер. Бу әсәр актык киеренкелектә тартылган музыкаль инструмент кылы. Язучы монда бөтен көнчыгышмөселманчылык дөньясына бер селтәнү белән тулы характеристика бирә: мөселманчылык идеологиясе шәрыкны артка тарта, практик эштән читләштерә, ул аны хыял белән генә яшәүгә дучар итә. Кайчандыр Ибн Сина, Әль-Фараби, Ибне Рөшдләр- не тудырган көнчыгышның гыйльми көче йоклый, ул — шәрык — татлы хыяллар эчендә йоклый. «Аның бу хәленнән файдаланып, уяулар аның мәмләкәтләрен бүлешәләр, хәзинәләрен талыйлар, үзенең аяк-кулларын багълап, мәңге коллыкта сатып җибәрмәкче булалар — ул һаман йоклый!» Ф Әмирхан бу нәсерендә Европа империализмының көнчыгышка карата алып барган дипломатиясен, политикасын кискен гаепли, ул — бөтендөнья халыклары мәнфәгатеннән чыгып сүз сөйли: «Аның бөтен Африка шимален 1 кисеп алалар. Ираннарын, Төркстаннарын билиләр. Европадан кисәген кубарыл маташалар — ул һаман йоклый!» «Шәрык йоклый» нәсере Ф. Әмирханның бөтен мөселманчылык торгынлыгына каршы кискен протесты булды, һәм ул шуңа күрә бүген дә заманча яңгырый. XVIII XVIII «Кояш» 1912 елның 10 декабреннән чыга башлый. Газетаның юнәлешен аның редакторы Зәкәрия Садретдинов билгели; газета — либераль-буржуаз юнәлештә. Ягъни, самодержавиенең асылына, нигезенә тел тидерми, хосусый милекчелеккә дә тәнкыйть юк Ләкин газетаның фактический төп хезмәткәре Ф. Әмирхан була һәм «хуҗамның артык вакланмавыннан файдаланып Ф Әмирхан монда карагруһчылыкны, милләтчелекне, империалистик дәүләтләрнең реакцион халыкара политикасын тәнкыйть иткән байтак материал урнаштыра. Шуңадыр инде, редактор 3. Садретдиновның полициянең яшерен күзәтүе астыннан башы чыкмый, гел тикшерелә, гел җавапка тартыла. Фатих Әмирхан исә «Кояш»та җиң сызганып эшли, киң планлы матбугат көрәше ача. Либераль матбугатны ничек файдаланасын яхшы белә ул: «Кояшнка кадәр ул үткен генә мәкаләләрен үтә либераль газета «Йолдыз»да бастырып караган иде «Йолдыз» — күпме генә әрләмәсеннәр, татар прогрессив культурасы үсеше өчен зур эш эшли. Анда Ф Әмирхан, Тукай. Г. Ибраһимов, Г. Камал, М Гафури, X. Искәндәрев һ б. искиткеч кыю әдәби әсәрләрен, тәнкыйть- публицистика бастыралар «Кояш» та шул юлны сайлап ала Ф Әмирхан монда милли сәнгать-культура үсеше мәсьәләләрен күтәрә, рус әдәбиятының дөньякүләм әһәмияте (Лермонтов. Короленко) турында кыю-кыю чыгыш ясый, татар морзаларының үз халкына ф карата алып барган «бариннарча» кимсетүле карашларын фаш итә. Нәрсә турында гына ш язмасын, Ф Әмирханның бетен иҗаты буенча җитәкче, әйдәп баручы идея ярылып С ята: ул аның дөньяга карашында тирәнтеннән килүче интернационализм. Бу мәсьәләдә g Ф Әмирхан — таш кыя кебек нык, ортодокс Тәнкыйтьче буларак, Ф. Әмирхан гомере буе Тукай иҗатын ялгыш бәя алудан саклап, 7 шагыйрь исән вакытта аңа ярдәм итеп килде Ф Әмирханның иҗат эшчәнлегендә, ничектер, *- Тукай белән параллель туа. Тукай 1911—1913 елларда нинди генә тема күтәрмәсен, я = бетен ил күләмендә, я бөтен дөнья күләмендәге мәсьәлә Ф Әмирханда да шулай < Ф Әмирхан Публицистикасының октябрь революциясенә кадәрге югары нокта- j ларыннан берсе — ихтимал, аның «Богаулар өзелделәр» исемле мәкаләседер Самодер- ♦ жавиенең бәреп төшерелүен ул «богаулар өзелү», «коллык мөһере» ватылу дип бәяли, и царизмның моңа кадәр татарлар арасында алып барган реакцион политикасын гаепли. _ Дөрес, мәкаләдә әле чикләнгәнлек бар: февраль революциясе әле изелгән милләтләргә ~ тулы хокук бирә алмады, моны бары тик Октябрь революциясе нәтиҗәсе буларак Совет £ власте гына хәл итте. Әнә шуңа күрә. «Кояш» газетасы Ф Әмирхан катнашы белән g язылган 1917 ел 26 ноябрь санындагы мәкаләсендә Совет хөкүмәтенең Россия халыклары >_ хокукларының Декларациясендәге «Милли һәм дини чикләүләрне бетерү турында» положениене яклап чыга. ~ Өйрәнәсе мәсьәләләр арасыннан бер өлкәне әйтеп үтмичә мөмкин түгел: Ф Әмир- ~ хан — татар реалистик әдәби тәнкыйтенә нигез салучы әдип. Ул яза башлаган елларда ® татарда әдәби тәнкыйть формалаша. Ләкин тәнкыйть белән тәнкыйть арасында аерма бар. S Берәүләр әдәби әсәрнең эчтәлеген сөйләп чыгалар да «Мәүзугы (сюжет) бик кызыклы, яхшы кәгазьдә басылган, бәһасе 10 тиен» кебек «бәя» бирүдән уза алмыйлар. Ф. Әмирхан исә яңа әсәргә бәя биргәндә ике яктан — әдәби-эстетик һәм социаль-политик яктан торып бәя бирә Нинди генә әсәргә бәя бирмәсен. Г Камал пьесаларынамы. Г Тукай шигырьләренәме — ул әлеге әсәрне татар мәгыйшәтен (тормышын) ни дәрәҗәдә дөрес чагылдыруыннан чыгып бәяли һәм язучыга теләк формасында алга таба юл күрсәтә. Ф. Әмирхан язган тәнкыйть мәкаләләре арасында үзенең социаль яңгырашы һәм реализмга өндәве белән иң көчлесе, әлбәттә, «Ачлык кушты» драмасына язган рецензиясе (Я Вәли әсәре). Драманың эчтәлеге реаль вакыйгаларга нигезләнгән: ачлык елны бер гаиләдән буй җиткән кызны Урта Азиядән килгән маклерга сатып җибәрәләр. Ул кыз кулдан-кулга сатылып йөреп, ахырдан үзен-үзе харап итә. Драматургның язуынча һәм әйтергә теләвенчә, бу кызның фаҗигасенә әнисенең явызлыгы сәбәп була. Кызны сатып җибәрер алдыннан йортта бәхәс бара: әтисе, бирмик, ничек тә булса исән калырбыз, ди, әмма әнисе кызны сату ягында була. Ф Әмирхан бу әсәрдәге реализмга уңай бәя бирә дә, иң йомшак урынын тотып ала «мондый олуг темалар, хосусан, бөтен бер халыкның хәтта бер мәмләкәтнең халәте икътисадиясеннән (экономик хәленнән) килгән күренешләр хакында язылган драмалар социальный характерда язылырга вә асыл сәбәп булган яманлык . укучы күз алдында тәрсим ителергә (сурәтләнергә) тиештер Әмма «Ачлык кушты» драмасы нәкъ шушы нәрсәләрдән мәхрүм» Әсәрдә, ди Ф Әмирхан, «ачлыкның сәбәпләренә гаид (кагылышлы) бернәрсә дә күренми» Әдәби әсәрләргә шундый ук таләпләр аның «Китаплар хакында мөхакәмә» (хөкем чыгару) исемле мәкаләләр циклында да нигез итеп алынган. М Гафуриның «Ярлылар, яки өйдәш хатын» дигән хикәясендә дә ачлыкның социаль күренеш буларак тасвирланмавы тәнкыйтьчегә ошамый Тәнкыйть өлкәсендә Ф Әмирхан бик кыю ул тәнкыйтьтә тарихи лыкны яклый, әдәби әсәрләрдә гуманистик идеяләр үткәрү кирәклеген әйтә Мәсәлән. 3. Бигиевнең «Мавәраэннәһердә сәяхәт» исемле әсәрендә ул буржуаз фикерләр уздырылганын әйтә Урта Азия буйлап сәяхәт иткәндә. 3. Бигиев Аксак Тимерне искә ала һәм төрки халыклар арасыннан шундый Җиһангир чыгуы белән горурланам, дип яза. Үткен күзле тәнкыйтьче (Ф Әмирханны заманында «татарның карчыга күзле тәнкыйтьчесе» дип атаучылар да була) Ф Әмирхан исә авторның бу фикеренә каршы чыга Җиһангир булыр өчен генә түгелгән каннар, җимерелгән шәһәрләрне исәпкә алганда, ди уя, бу сүзләр урта гасыр рыцарьларына гына хас сүзләр. «Гомуме инсаният сәгадә е өчен эшләнгән эш — менә нәрсә генә мәдаре ифти- хардыр»' VIII Совет чорына Ф Әмирхан күпмедер дәрәҗәдә хаталар, адашулар, эзләнүләр аша атлый Әмма хаталардан тиз айный В И. Ленин шулай ди бит «Акыллы кеше ялгышлар ясамый торган кеше түгел. Андый кешеләр юк һәм булуы мөмкин дә түгел. Бик үк зур булмаган ялгышлар ясал та, аларны җиңел һәм тиз төзәтә белгән кеше акыллы» . Ф Әмирханның марксизмга мәхәббәте күптәннән килә иде. Әле 1906 елда ук яшь Фатих «Әлгасрел-җәдид» журналының 6 нчы санында Париж Коммунасына багышланган тәрҗемәсен бастыра. Әдипнең бу тәҗрибәсе «символик мәгънәгә ия. Ул Ф Әмирханның тормышта нинди юл сайлавын, дөньяга карашы һәм рухи- политик үсешенең, эзләнүләренең кай тарафка юнәлгән булуын ачык күрБу вакытта аңа — 20 яшь. Беренче империалистик сугыш елларында да, Ф Әмирхан сугышка мөнәсәбәттә ленинчыл позициядә тора. Аның бу мөнәсәбәте патша жандармериясенә дә мәгълүм була. Аның турында децлар, шул җөмләдән, мөселманнар да бик нык зарар күрәчәкләр»' Шунысы характерлы, Октябрь революциясеннән соң язган хезмәтләренең астына ул «Марксист» дигән псевдоним белән имза куя башлый. Ф Әмирхан Октябрь революциясеннән соң яңа рух белән шәрыкъ халыкларының азатлыгы мәсьәләсен күтәрә. 1912 елда «Шәрык йоклый» дип ачынган язучы 1920 елда инде «Шәрык уяна» дигән көчле пафослы мәкалә язып чыга Мәкаләнең язылу мөнәсәбәте дә тарихи. 1919 елның ахырында Мәскәүдә Көнчыгыш халыклары коммунистларының съезды җыела. Съездда В. И. Ленин чыгыш ясый. Чыгышында ул Октябрь революциясе тәэсире белән Көнчыгышта азатлык хәрәкәте кабынып китү, көнчыгышның уянуы турында сөйли. Ул вакытта В И Ленин болай дигән иде: «Көнчыгыш халыклары практик эш итү өчен һәм һәрбер халык бөтен кешелекнең язмышы мәсьәләсен хәл итсен өчен уяналар»'. Ф. Әмирханның бу мәкаләсе В. И. Ленинның шул чыгышы йогынтысында язылган. «Богауланган Прометей» әнә шулай яңа шартларда эшлекле, көрәшле, тулы тормыш алып бару турында хыяллана. Ләкин паралич кына түгел, мәкерле үпкә туберкулезы да аны эчтән кимерә инде. Озакка сузылган каты авырудан соң Ф. Әмирхан 1926 елның 9 мартында дөньядан китә. Казан шәһәренең читендә, карт юкәләр белән капланган чал зират сукмакларының берсе кырыендагы кабердә Фатих Әмирхан ята. Ул яшь килеш үз халкын яңа. якты тормышка чыгарыр өчен, каләм белән көрәш башлады, ул кыска гына гомерендә титаннарча ^шләп гасырларга, күп буыннарга мәгънәле, файдалы иҗат калдырды. Чәчәкләр китерик аның каберенә!