Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИ ПЕЙЗАЖ ОСТАСЫ

РСФСРның атказангпн сәнгать эшлеклесе. ТАССРның Г. Тукай исемен дәге Дәүләт премиясе лауреаты Николай Кузнецов остаханәсендә булган кешеләр хәтерлидер: анда күпсанлы этюд һәм картиналар түгел, ә рәссамга палитра сыйфатында хезмәт иткән биек урындык беренче булып күзгә ташлана иде. Сынлы сәнгать остасының тылсымлы кулы салават күпере төсләрендә җемелдәүче әлеге буяуларны полотноларга сокландыргыч рәвештә күчерә иде... Күренекле пейзаж остасы Н- Кузнецовның кабатланмас үзенчәлеген тышкы сурәтләү алымнары гына түгел, ә әсәрләрне эчтән яктыртып торучы рухиэмоциональ башлангыч билгели. Рәссамның зурлыгы да нәкъ менә шунда күренә. Гомерлеккә сайлаган пейзаж жанрында ул үз йөзен дә, зама на образын да оста чагылдыруга иреште. Татарстан башкаласындагы төзелешләр, Иделдәге яңарышлар, нефть төбәкләрендәге үзгәрешләр туган ягына җаны-тәне белән гашыйк рәссамга төп җирлек булып хезмәт итәләр. Алтмышынчы елларда республикада нефть-химия гигантлары күпләп күтәрелә башлый, һәм рәссам менә шундый төзелешләрдә отышлы сюжетларга юлыга, аларны бербөтен сериягә берләштерә: «Нефть чыккан якларда» (1964), «Киләчәк силуэтлары» һәм «Могҗиза-гигант» (1963 —1964), • Миннебай газбензнн заводы» (1965—1967)... Җемелдәп торучы манара һәм торбалар рәссам күңелендә хыялый күренешләр дә тудыра. Кайчак мондый корылмалар борынгы замоклар силуэтын хәтерләтеп куялар. .Шулар арасыннан «Кышкы салкын» дип исемләнгән картина (1974—1976) үзгә бер шигърилеге белән аерылып тора. ...Аклык белән капланган җир өстенә кышкы эңгер иңеп килә. Зәңгәрсу киңлектәге утлар күзгә күренеп җетеләнә шикелле. Күккә ашып торган завод корпуслары кышның салкын шәмәхә һавасында эреп китәрләр төсле. Яшь агачларның бәсле ябалдашлары зур-зур тимер конструкцияләргә шигъри матурлык өсти. Картинадагы завод силуэтын караганда, зәңгәр киң лектәге әкияти корай күзаллана. Образга салынган шигърилек интонациясе рәссамга кышкы кичнең кабатланмас халәтен күрсәтергә, лирик һәм индустриаль пейзажның үзгә бер кушылмасын тудырырга ярдәм иткән.