Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Кадыйр Сибгатуллин

Җырлый-җырлый ата көн дә таңнар. Өр-яңа җыр көн дә Кояшы... Тоя белсәң әгәр бер сулавын илаһи җыр итеп тоясың. Яңа җырлар кебек йөзә болыт. Яңа җырлар кебек ага су. Өр-яңа җыр кебек бөтен дөнья, югалыр җыр кебек ямансу. Табылмаган җырдай йолдыз ерак. Табылмаган җырдай күңелләр. Табылган җыр кебек туа кеше. Югалган җыр кебек үлемнәр. Табылмаган җырлар табылырмы? Табылганы — Җирдә каласы... Җырда коенып, җырга сусап йөри дөньяларның күпме баласы! Җырлый белгәннәргә җырлар кирәк, белмәгәнгә кирәк бигрәк. Җырны табулары ансат түгел, җырны югалтулар — гыйбрәт. Ике гомер безгә насыйп булмас, бер яшибез Җирдә, бер туып. Шушы Җирдә бик каласы килә, бер югалмый торган җыр булып.

Ышану

Бер гадәт бар. . Гадәт кенә түгел, ул кагыйдә инде тормышта. ...Әйтерсең лә, шушы кагыйдәләр ияреп килә безгә тумыштан. Нигезе бар үзенең, формуласы: «Шулай тиеш», «Шулай кирәк»,- Исбатлап та бирә: бу дөньяда ышанырлык кеше сирәк, ди. Акылга да сыеп бетми кебек: Кеше дигән затка ышанма! Актарыла минем хисләр кайчак, йөрәгеңне тот та тышаула! Бәгыреңә пычак булып керә, алдануы авыр авырын...кыенлыгын беләм ышануга алданулар аша баруның. Алдасыннар мине Бер алдасын, ике, өч кат мине алдасын. Түзә алам, бары минем аңа ышануымны ул аңласын Аллага да, кешегә дә биргән ышанырга дигән антым, юк. Ышанмасаң, бәлки, ансат тадыр, ышанмаска ләкин хакым юк. Ышанамы миңа кеше үзе? Ышанмаса, бик тә кызганыч, җанымдагы бөтен законнарның кодексы минем ышаныч! Яңа сүзләр Барысы да кергән сүзлекләргә, юк дөньяда, телдә яңа сүзләр.. Туа тора ләкин яңа көннәр, яңа кеше туа, яңа күзләр. Яңа шатлык туа, яңа бәхет. Мәхәббәтләр туа, яңаралар... Яңа хисләр туа, яңа уйлар, яңа җаннар Җирдә яралалар. Мин яңа ди, миңа дәшегез ди, яңа итеп, яңа сүзләр белән. Яңа җаны §елән карый безгә, карый безгә яңа күзләр белән. Беркайчан да сүзгә тилмергән юк, сүзне кеше һич тә кабатламый. Ни хикмәттер, шул ук, бер үк сүзләр искегә дә, яң^га да ярый. Юк дөньяда, телдә яңа сүзләр, яңа итеп, димәк, әйтеп була, яңа бәхет туа, мәхәббәтләр! Яңа сүзләр шулар белән туа! Бөтен кеше бүген шундый әйбәт, бөтен кеше шундый мөлаем!.. Кичә әле мондый түгел иде, үзгәргәндер дөнья, мөгаен. Дөнья хәтле дөнья үзгәрә алмас, бүген, бәлки, үзем үзгәдер? Дикъкать белән карап йөрим әле, бөтен хикмәт минем күздәдер. Илһам Шакировның юбилей концерты Сүзләре дә шул ук, көйләр дә шул. Шул ук Илһам җырлый онытылып: дөньяларны кабат хәтерләтеп, дөньяларны кабат оныттырып. Шул ук халык тыңлый, бер тапкыр да ишетмәгән кебек, ләззәтләнеп Бер тапкыр да аны күрмәгән күк, Илһамына карый гаҗәпләнеп. KI «К. У > I кыенлыгын беләм ышануга алданулар аша баруның. Алдасыннар мине Бер алдасын, ике, өч кат мине алдасын. Түзә алам, бары минем аңа ышануымны ул аңласын. 1-15 Әйтерсең лә, яңа гына чыккан сәхнәләргә, бер дә көтмәгәндә. Әйтерсең лә, җырлап килә-килә, бу гомерләр бер дә үтмәгән дә. Җырлап кына үтми шул гомерләр... Кай тарафтан күпме җилләр искән... Җырчы гына түгел, җырчыларның җырлары да үзгәрәләр икән. Вакыт бара һаман, гомер бара. Җил дөрләтеп тора — йөрәк яна. Тыңлый халык: Илһамы да шул ук, җырлары да шул ук — моңнар яңа! Улымның анасына Үпкәләмә. Гаеп-мазар эзләп, кимсетүем диеп карама. Икебезнең уртак дөньябызга күз салуым гына яңадан. Күп вакытта безнең сүзләр уртак. Күп вакытта уртак уйлар да. Шулай кирәк. Бурычыбыз шундый — бергә яшәп, бергә уйларга. Матур яшибез дип сөйли кеше, туры килеп торса уй-шөгыль Ә шулай да төрле чаклар була, гомер итү җиңел эш түгел. Җитешмидер кайчак сабырлык та, хөрмәт-ихтирамда тирәнлек. Ансат кына гомер уздырырга, җиңел яшәүләргә өйрәндек. Ни кадәрле дөнья иркенәйсә, вакланулар артты шул чаклы. Ансат түгел җылы тотулары, сүндермичә өйдә учакны. Ерактарак йөри бугай кайчак олы хисләр, тирән төшенчә... Кешелектән чыгып куймыйбызмы яшибез дип кайчак кешечә?! Уйлар уртак безнең, сүзләр уртак — шигем дә юк минем бу хакта. Чатнап-чатнап китә әле тормыш бер йодрык кебек булсак та. Шуңа микән, кайбер вакытларда бик үк риза түгел икән мин: синең урыныңда булса әгәр әни нишләр иде икән? — диМ. Хәтеремә килә күз карашы, сүзләренең көче, кодрәте... Үз мисалы белән тудырды ул әтигә дә безнең хөрмәтне. Хөрмәт сүзе өйдә бизмән иде, шуның белән барын үлчәдек. Ач та булдык, ялангач та булдык, гарип рухлы булып үсмәдек. Үпкәләмә, кайбер эшләреңә әни күзлегеннән карасам... Хатынкызның мин әнием кебек булганнарын күбрәк яратам. Горурлыгы, олылыгы белән, тугрылыгы белән хәзер дә, хатынкызның эталоны булып әни яши минем хәтердә. Инде син дә күптән ана кеше, кодрәте зур һәрчак ананың... Тик бер теләк: безнең әниләрнең күрәсем бик килә дәвамын.

Нурия Измайлова

Бер диңгез мәхәббәт

Суларга салынган балалар, Утларда яндырган балалар, Ташларга атылган балалар, Ачлыкка аш булган балалар!.. Елыйлар, яныйлар, яналар Кычкырыпкычкырып яңадан! Котылу юк, юк, юк алар дан! — Минем бит балам бар, балам бар... Гасырлар буена җыелган Балалар күз яше — диңгездер. Шул диңгез эчендә өр-яңа Бер диңгез — мин бала тергездем. Мин бала тудырдым үч итеп Палачка! Көч итеп Шәфкатькә. Баламның җанында бер диңгез Мәхәббәт — нәфрәткә каһкаһә! Мин аны гасырлар буена Кызгану һәм сөю ялварган Сабыйлар өчен дә яратам.— Терелтәм аларны! Мәрхәмәт, Мәхәббәт, мәхәббәт яңартам! Бер диңгез Мәхәббәт бу бала! Палачтан көчлерәк ул диңгез! Тимәгез! Тисәгез, сезгә әйтәм Мәхәббәт үчлерәк нәфрәттән, Мәхәббәт кичерми — белегез! Кеше үзенең аң мөмкинчелекләрен 7 процентка гына файдалана ала. диләр Уйларым җиде кат, җиде кат, җиде кат, Җидедән башкасын оталмыйм. • Җиде кат җир асты еланның йөргәнен Беләм дә, сизәм дә, тоталмыйм! Аңым да, мием дә җиде кат, җиде кат, Йөзенче катына үтәлмим. Туксан өч катламы тик үле хәзинә! Җан өреп, минеке итәлмим! Тик ята күпме аң, күпме сер, күпме нур! Ә күзләр, ә башлар җик чигә — Күрәлми, беләлми, аңламый! Аңларга Теләвен аңлап тик интегә Башымның туксан өч катламы эшләми! Караңгы башларым тубал күк! Күңелем күзләрен, акылым чишмәсен Әллә кем томалап торган күк... НУРИЯ ИЗМАЙЛОВА 1950 елда туган, «Яратам., һәм «Алтын тарак, исемле шигырь китап лары авторы. Шагыйрә Мәскәүдә яши Суларга салынган балалар, Утларда яндырган балалар, Ташларга атылган балалар, Ачлыкка аш булган балалар!.. Елыйлар, яныйлар, яналар Кычкырыпкычкырып яңадан! Котылу юк, юк, юк алар дан! — Минем бит балам бар, балам бар... Гасырлар буена җыелган Балалар күз яше — диңгездер. Шул диңгез эчендә өр-яңа Бер диңгез — мин бала тергездем. Мин бала тудырдым үч итеп Палачка! Көч итеп Шәфкатькә. Баламның җанында бер диңгез Мәхәббәт — нәфрәткә каһкаһә! Мин аны гасырлар буена Кызгану һәм сөю ялварган Сабыйлар өчен дә яратам.— Терелтәм аларны! Мәрхәмәт, Мәхәббәт, мәхәббәт яңартам! Бер диңгез Мәхәббәт бу бала! Палачтан көчлерәк ул диңгез! Тимәгез! Тисәгез, сезгә әйтәм Мәхәббәт үчлерәк нәфрәттән, Мәхәббәт кичерми — белегез! Шуңарга — мин сизәм! — Киммен чын Кешедән, Үземә-үзем дә дошман күк... Мин әле чын Кеше булырга омтылган Чак тере, чак күзле бер җан күк... Камиллек! — кайда ул! Тик аның кирәген Аңларга җитә бу нәни баш! Йөз катлы баш белән, их, яшәп карыйсы Иде бит — кешемен дип, тугач! Мәгълүмдер — язалар — маймылдан кешегә Ничә мең еллык юл булганы. Ә миннән — Кешегә? Ә синнән? — мәгълүмме — Күпме ел кешелек юллары? Яз шигыре Шомырт чәчәкләре мәрҗән-мәрҗән, һәр мәрҗәне — гүзәл бер дөнья! — Ачылган да күзгә бүләк булып, Рәхмәт итеп күздән нур Җыя. Ышанган ул күзләр сафлыгына, Бирелгән ул җаннар иркенә. Нечкә-нәфис, көчсез гүзәллекнең Сихри көче җилдә җилкенә: Аклыгында — тотанаклы сөю, Тынлыгында — тыйнак бөеклек, Мәңге тоеп; аңлап бетми торган Ләззәтле сер — классик шигырь күк! Хуш исенә хисләремне кушам, Күз нурларым кушам нурына. Әй, гүзәллек! — язгы халәтемә Тәңгәл килгән гаҗәп бер дөнья! Мин килермен сиңа дәрья буйлап — Агыйделдә көймә калдырдым. Безне бергә күргән көймә бит ул, Саклагандыр аны Агыйдел! Берәү генә безне күргән көймә, Безне белгән дәрья бер генә. Иркәләде безне бердәнбер җәй — Бер гомердә бар да бер генә... Ә бердәнбер яшьлегебез безнең Агыйделдә, бердәнбер ярым! Көймәбезне кузгат, кодрәтле су! Юллар тапмыйм, сулардан барыйм! Еллар аша «Ярым» дидерерлек Ярату да — бары бер мәллә?! Каршыларсың микән, бердәнберем, Яшьлек төяп килсәм көймәгә?.. Әй, бердәнбер яшьлеккәем минем! Дәрья булып калдың хыялда. Тормышымда үзең тик бер генә — Дулкын гына булдың бугай ла!.. Сиңа да шуны телим Ярат әле син берәрсен! Сокландырчы мине бер! Корбаннар биреп булса да, Соклану даулый күңел. Күрим нәкъ мин теләгәнчә Үзгәргән күзләреңне. Миңа да яңача карап, Мине дә күргәнеңне... Бәхеткә чорналган телең Көрмәкләнгәнен күрим. «Гөнаһ» белән сихерләнгән Романтикаңа керим. Романтикаңа керсәм дә, Гөнаһыңа, юк, йермәм — Керсәм кеше гөнаһына, Азактан гел үкенәм... Ярат әле син берәрсен! Мин көткәнчә яңар бер! Гаепләүсез, кичерүсез — Үзем кебек — аңлармын. Миңа — син ни, я үзем ни! Яратудырмы — белмим... Нәрсә теләсәм үземә, Сиңа да шуны телим..Безнең урамда бәйрәм Мәңгелек кадәр мәңгелек Безгә колачын җәйгән. Чем-тулы чәркәләр сузган Яшәү дигән күлләрдән. Безнең урамда бәйрәм бу, Безнең урамда бәйрәм! Бер-беребезгә шундый тиңбез! — Кемнәр белеп сайлаган? Безгә бит, әй, замандашлар, Уртак ана бу заман! Сабантуй — безнең урамга! Безнең гасырга — мәйдан! Җиргә килү шундый сирәк! Кемгә генә тиядер... Шул бәхет безгә тиде бит! Таш булгач та сөйләрмен! Бәхетлеләр киң күңелле — Кемне дошман күрәлим?! Шушы чакта, кеше чакта Тик «Сөям!» дип әйтәләм. Ватмыйк! — бергә эчәсе бит Яшәү дигән чәркәдән: Безгә бер генә заман бит, Безгә бер генә бәйрәм... Ярат әле син берәрсен! Сокландырчы мине бер! Корбаннар биреп булса да, Соклану даулый күңел. Күрим нәкъ мин теләгәнчә Үзгәргән күзләреңне. Миңа да яңача карап, Мине дә күргәнеңне... Бәхеткә чорналган телең Көрмәкләнгәнен күрим. «Гөнаһ» белән сихерләнгән Романтикаңа керим. Романтикаңа керсәм дә, Гөнаһыңа, юк, йермәм — Керсәм кеше гөнаһына, Азактан гел үкенәм... Ярат әле син берәрсен! Мин көткәнчә яңар бер! Гаепләүсез, кичерүсез — Үзем кебек — аңлармын. Миңа — син ни, я үзем ни! Яратудырмы — белмим... Нәрсә теләсәм үземә, Сиңа да шуны телим.. Үз күлмәгем Балачакта вакыт озак үтә — Җәйне җиткерәлми тилмереп, Мин кар көри идем, кар астыннан Җәй чыгарга тиеш дип белеп. Көри торгач, җәй дә җитә иде — Үз вакыты аның, үз җае... Тик мин уйлый идем үзем казып Алдым диеп ямьле ул җәйне! Хәзер вакыт никтер бик тиз үтә — Өлгерәлмим алып көрәкне. Яңа күлмәк киеп җәйләр җитә, Бер мин генә иске күлмәкле!.. Яңа күлмәкләрем — иске җәйдә Кар астында гына калды бит! Тик, кар казып җәйләр эзләр өчен Җитми хәзер, җитми сабыйлык... Юк, үткәнне сагыну ул кадәр үк Кар тырнарлык түгел анысы. Яңа җәйләр каршыларга чыгам! Үз күлмәгем үземә—ярыйсы... Җәлилләр исеме (Җыр) Илне сакладыгыз, Саф һәм сау калдыгыз.— Без саклыйбыз сезне ил белән. Нурлы исемегез, Моңлы исемегез Халык исеменә үрелгән. Сезнең сагыш җанда — Мәңге сызлар яра... Тик иелмәс горур бу башлар! Безнең маяк бит сез. Безнең байрак би^ сез — Безнекеләр елак булмаслар! Без — Җәлил токымы, Җаваплылык олы: Шул исемне аклый белергә. Йөрәктә сезнең кан, Өйрәтә сезнең дан.— Хаккыбыз юк түбән булырга! Утта яна-яна, Исән кала-кала, Мәңгелеккә барабыз бергә. Халык кадәр халык, Исемегезне алып, Үлемсезлек кушты гомеренә.