Логотип Казан Утлары
Публицистика

НИЗАГ


ТӨЗЕЛЕШ КӨНДӘЛЕГЕННӘН

алимуллйн. гармун күрегедәй җыерылган муенын алгарак сузып. Баязитка текәлде Миһербансыз, җанны өшетә торган салкын караш иде бу Ләкин Баязит күзләрен читкә бормады Идарә начальнигы исә моны көтмәгән иде булса кирәк, аның итләч йезендә аптырау катыш гаҗәпләнү галәмәтләре чагылып китте — Кабатла әле.— Диде ул ачу белән — «Кабатла* түгел. Мөхәммәт Галиханович. -кабатлагыз*—диде Баязит тыныч кына — Складка килгәндә, аның урыны дөрес сайланмаган, проектны үзгәртергә кирәк Галимуллин көлемсерәп башын чайкады — Кыю егет син. Бәширов. ләкин дә шуны онытма төзгүче төзергә тиеш, проект белән заказчы шөгыльләнә, институтта өйрәткәннәрдер, шәт — Өйрәттеләр анысы, мин — «Мин* дип сөйләшергә иртәрәк әле сиңа. Бәширов. ә планны өзәсең икән рәхимшәфкать көтмә1 Идарә начальнигы алдындагы кәгазьләрне өстәл тартмасына төшерде дә телефон трубкасына үрелде Бу инде әңгәмә төгәлләнде дигән сүз иде Алдагы бүлмәдә начальникның бушаганын юан гына бер кеше көтеп утыра. Баязит бусагада күренүгә, туп шикелле аның янына тәгәрәде — Буранның кәефе ничек? — диде ул Баязит иңсәләрен сикертеп куйды Чыннан да ул әле күп нәрсәне белми чөнки атом электр станциясе төзелешенә килгәненә бер ай чамасы гына Моңа кадәр Саратов далаларында сугару корылмалары сузды Институтны бетергәч, шунда җибәргәннәр иде Күңеле туган якка тартты Әле шактый эшләргә тиеш булса да. бик үтенеп сорагач, каршы килмәделәр I.IIHII Хәзер инде үкенергә туры килмәгәе Мондый дорфа киребеткән җитәкче белән ботка пешереп булулары, ай-һай. икеле. Баязитны өлкән прораб итеп трестта ук билгеләделәр Әллә абзаң шуның өчен тузынамы’ Планны үтәмәскә әлбәттә, берәүнең дә хакы юк. шулай да шаулап утыручы ямь- яшел урман тезмәсен күрәләтә актарып-җимертеп склад төзетәләрме, беткәнмени башка урын? Сугыштан соңгы иң авыр елларда, юкны бар итеп утыртылган урманны һәйкәл итеп сакларга кирәк' Далада яшәтәсе иде бу Галимуллинны. шәп-шәрә далада Бер кон барасың, ике көн, өч, дүрт Алда һаман шул уңган ашъяулыктай төссез кылган диңгезе чайкала, очы да. кырые да юк. күз карашын куандырырлык ник бер яшеллек очрасын! Бертөрлелектән күңел үртәлергә тотына, кычкырышасы, тәпәләшәсе килә башлый Ул эсселеге тагын’! Әйтерсең лә кояш даланы җан дошманыннан саный, шул хәтле рәхимсез өтә. яндыра, көйдерә — чыдап кына тор! Баязитны кызгылт төстәге «КамАЗ» көтеп торырга тиеш иде ләкин тукталышта андый машина күренмәде Көн иртәдән үк болытлы Дөресрәге, тирә-юньне аксыл томан чолгап алган да һич таралмый Сәгать сигезләрдә генә Кама аръягыннан җил исә башлады Йортларга агач яфракларына, торбаларга чат сыланган томан челтәре чайкалып куйгандай итте Шулай да аңа карап көй яктырмады, киресенчә, томан урыны-урыны белән куера төште, машиналар хәтта яктырткычларын кабызырга мәҗбүр булдылар Җилнең дә тукталырга исәбе юк Ул аксыл япманы ерткалый-ерткалый җирдән кубарды, аннан соң күккә чөеп менгерде дә тау ягына куарга тотынды Офык акрынлап киңәя барды, инде әнә. әрәмәлекләр ачылды.’Ширәмәт тавының карга оясыдай җәлпәк түбәсе пәйда бул Г ды. Баязит урамга чыкканда, кояшның кызгылт шәүләсе сәләмә болытлар арасыннан күренепкүренеп ала иде инде. Башын артка чөеп бермәл шушы тамашаны күзәтеп торды олкән прораб Машина килми дә килми Җәяүләп бара торуың хәерлерәк, дип уйлады ул Тик шунда ук бу уеннан кире кайтты. АЭС дирекциясенә кереп чыгасы бар ич әле аның, кем әйтмешли, ятып калганчы атып кал Дирекция биш катлы торак йортның беренче катына урнашкан. Бинаның сул канатындагы тәрәзәне зурайтып, ишек ясаганнар, юан-юан тимер торбалардан баскыч әмәлләп куйганнар, тар, караңгы коридорның ике ягына бүлмәләр тезелешкән «Менә ич' Үзләре дә проектны үзгәрткән нинди мәһабәт йортны тавык кетәгенә әйләндереп бетергәннәр». Монда аның Василий исемле сабакташы эшли. Институтта бергә укыдылар. Василийның. гадәттәгечә, авызы ерык иде. — Слушай, мыек килешә икән ич сиңа.— дип тезеп китте тел бистәсе.— үзем дә үстереп караган ием. малай каныкты бит каһәр, берәмтекләп йолкый, ут борчасыннан ким түгел инде мәгәр — Йомышым бар иде сиңа. Вася.— дип бүлдерде Баязит Кабинет хуҗасы, аксыл керфекләрен челт-челт йомгалап. дустына карап торды, аннан соң авырсынып кына урындыгына чумды Баязит гозерен сөйләп бирде Василий өстәл тартмасыннан мунчалага әйләнеп беткәй кәгазь төргәге тартып чыгарды да. — Проектны Ленинградта эшләделәр, менә кара, аны бозып булмый.— диде — Анысы заказчыдан тора — һи. слушай.’ проектка үзгәреш кертергә теләүчеләр син генә мәллә” — Склад өчен дә урман турыйбызмы инде? — Исең киткән икән иске чикмәнгә, урман түгел, авылларны да күчерәбез әле... Машинада да шушы уй тынгылык бирмәде Баязитка Урманнарны кешеләр матурлык өчен генә утыртмыйлар ич Җир-ана вакытыннан элек таушалмасын, көче кимеп, яраксыз хәлгә килмәсен, киләчәк буыннарга да ашы җитсен өчен тырышу лабаса бу. Туган ил. Ватан төшенчәсе авылдагы каеннардан, елга-таулардан башлана дип тә әйтәбез үзебез. Алар авылында да бар иде шундый изге урын. Өянке яланы, дип йөртәләр иде аны Хак булса, элекке заманнарда монда бәллүр сулы күл җәйрәп яткан, имеш Тик аны тәгаен гына хәтерләүче юк хәзер Яланның нәкъ уртасында, чукларын җилфердәтеп. өч-дүрт колачлы мәгърур өянке үсеп утыра Ел саен яшен ата аны. кәүсәсе коры сөяк кебек калтаеп, җыерчыкланып беткән, ә үзе бернигә карамыйча яши дә яши Җәен анда шау-гөр тынып тормый, көндез бала-чага туп тибә, кичләрен яшь-җилкенчәк җыела Озату-каршы алулар да шушында үтә Баязитлар армиягә киткән чакта да туганнары, авылдашлары белән өянке яланында саубуллашканнар иде. Хезмәтен тутырып кайтканда, оянке дә. ялан да юк иде инде. Авыл койрыгын кискән әтәчкә охшап калган Күп тә үтми. Баязит укырга китеп барды, яшьләрнең башкалары да таралышты. авыл бушап калды. Картлар моны оянке яланын сөрүгә сылтыйлар... — Әйберләрне кайда бушатабыз? — диде шофер — Ары китәргә булса, сезне юл чатында төшереп калдырам —■ Йөкне?! Ә. монда, монда, әйдә, борыл! Баязит килә-килешкә кешеләр янына ашыкты. Ләкин аны кычкырып туктаттылар Берәү белән дә бәхәскә кермәүче, сүз тыңлаучан Сабиржан исемле бригадир иде бу Баязит, ни сәбәпледер, аны ошатып бетерми Нигә шулай, сорасалар аңлатып та бирә алмас иде. мөгаен Югыйсә, шатланырга гына кирәк, чөнки төзелештә нәкъ менә шундыйлар, оран салмый гына үз вазифаларын җиренә җиткереп башкаручылар җитенкерәми — Нәрсә бар’ — диде Баязит — Әле генә рациядән хәбәр иттеләр — Галимуллин килә! Иртәнге сөйләшүдән соң Галимуллинның участокка килеп чыгуы бер дә гаҗәп түгел иде Ләкин Баязит нигәдер каушап төште әллә урманны үзе карап торып кырдыр- макчымы* Булыр аннан, бик үзсүзле күренә — Әнә. килеп тә җитте инде.— диде бригадир һәм. аю кебек аумаклый-аумаклый. машина ягына атлады. Галимуллин аны кочаклап ук алды — Егет кеше син. Сабиржан. яратам шундыйларны, ә эчтә бүреләр улый. брат, бүген эчкә бер кабым ризык кермәгән.-каткан сыныкларың юкмы шунда? — Бар. Мөхәммәт Галиханович. ник булмасын, хәзер әмәллибез аны. Будкага кергәч. Сабирҗан өстәлгә иске газета җәеп, аның өстенә май ягылган зур гына телем ипи ике-өч йомырка, колбаса кисәкләре чыгарып КҮЙДЫ Галимуллин кыстатмыйча гына сөйләнә-сөйләнә ашарга тотынды Ризыкның тәмен тоеп, ләззәтләнеп ашый, колаклары гына түгел, керпе энәләредәй тырпаеп торган чәчләренә кадәр селкенә үзенең Кабинеттагы утчәчар начальникка бөтенләй охшамаган иде ул. хәтта йөзе дә. күзләре дә яктырып, нурланып киткәндәй тоела, алыштырып куйганнар, диярсең Аягында Сабирҗанныкы кебек озын кунычлы итек, шакмаклы күлмәге •хтеннән куртка киеп җибәргән, изүе ачык, чалбарының тез туры бүлтәйгән. Гадилек килешә икән аңа' — Ә без. Бәширов. беләсең килсә, Сабирҗан белән ун елдан артык инде бергә эшлибез. -герлесен күрдек. БАМы. КамАЗы. ГЭСы калмады Сабнрҗанның саргылт кашлары җыерылып маңгаена менде, күзләре төймәдәй түгәрәкләнеп алды: — Рәхмәт инде, Мөхәммәт абый... — Тайгада адашып йөрүләрне хәтереңә төшергәлисеңме соң’' — Ул чакларны онытсаң, аяз көнне яшен сугар, әйтергә генә ансат, атна буе вертолет белән эзләгәннәр бит Галимуллин белән бригадир арасындагы эчкерсез дустанә мөнәсәбәт, аларның мавыктыргыч язмышы Баязитны да кызыктырды Ике төзүченең узгандагы хәлләрне сагынып искә алуларын ул мөкиббән китеп тыңлап торды, тыңлаган саен аларга ихтирамы арта барды. Ындыр артындагы Идел даласы түгел иде инде бу сиңа! Баязит шуның белән мактанмакчы иде бит әле Оят. валлаһи. Үзсүзле, дорфа, имеш, эш вакытында төрлесе була. Галимуллин. ашап туйгач, кәгазь кисәге белән майлы иреннәрен сөртеп алды да — Хәзер хуҗалыгыгызны күрсәтегез инде.— диде Баязит җитәкчелегендәге төзүчеләр промбазаның вакытлы корылмасын салалар Монда сантехник җиһазлар сакланачак. Ләкин кайбер материаллар җитешми, шуңа күрә берәүләр вактөяк эш белән мәшгуль Болай планны үтәп булмый, әлбәттә. Бер үк вакытта әлеге биниһая зур таш складны төзи башласаң, эш муеннан булачак. Мондый калҗа һәркемгә тәтеми. Өлкән прорабның шуны аңламавына тузына Галимуллин Идарә башлыгы һәркем белән диярлек кул биреп күреште, якын танышларыдай' хәл-әхвәл сорашты — Я. баһадир, безгә нинди дәгъваларың бар. әйтеп җибәр әле — диде ул бастырыктай юан беләкле, кыска муенлы дәү гәүдәле төзүчегә. Тегесенең дә сүзе күптән әзер икән — Безнеке билгеле инде, теге сәмән ягы саерак бит әле. кысалар дип әйтимме бәлки ялгышамдыр, безнеке ни. шул инде, иптәш Галимуллин. — Дәрес,— дип күтәреп алды аны берничә кеше Шул вакыт Галимуллин каршына зәңгәр күзле сары чәчле \атын чәчрәп чыкты — Боларга. иптәш начальник.— дип тәтелдәргә кереште ул.— капчыклап бирсәң дә җитмәс, әнәтерәк. шул кадәр бирән булсалар да булырлар икән, һәммәсенең машинасы бар. фатир, һаман аз. һаман җитми Баязитка ничектер уңайсыз булып китте, ни пычагыма тәгәрмәчкә таяк тыгам соң әле мин. дип уйлады ул. проект өлешләп булса да расланган, җавабын аңа бирәсе түгел өстәвенә. АЭС — бик катлаулы корылма. объектлар технологик яктан бер-берсенә тыгыз бәйләнгән, бер буынны үзгәрттеңме, башкаларына зыян килүе бар — Төзүче хатынына акчаны учлап алып кайтып бирергә тиеш.— диде Галимуллин. әлеге бәхәскә нокта куеп.— урманны ега башларга кирәк, акча үзе кесәгезгә керәм дип тора Галимуллин китеп барды, машинасы артыннан купкан тузан болыты дә күптән җиргә ятты, ә Баязит әле һаман басып тора. — Баязит Әхмәтович тәвәккәлләдекме?—диде Сабирҗан Баязит аксыл кәүсәле шырпыдай төз тирәкләргә күз төшерде. Алар ниндидер хәвеф киләсен сизенгән кебек бер-берсенә сыенышып тын калганнар, ара-тирә,куркынган яфраклар гына серләшеп ала. — Юк. бригадир, рөхсәт бирмим, аңлыйсыңмы, бир-мим’ Кичке якта Баязитны идарәгә чакыртып алдылар Галимуллин үзе юк иде. приказны нечкә билле кыз трттырды Приказ өлкән прораб Башировны эш максатларында вакытлыча икенче участокка күчереп тору турында иде Барысы да уйланылган. бәйләнергә бернинди урын юк Баязит шытырдап торган саргылт кәгазь кисәген учына йомарлады да. ләм-мим әйтмичә бүлмәдән чыгып китте Күңелен ниндидер сәер битарафлык биләп алган иде аның Тулай торакка кайткач та киенгән килеш ятагына ауды шактый вакыт бернәрсә хакында да уйламыйча түшәмгә карап ятты Мәдинәсе исенә төшкәч кенә, йөрәге сыкранып куйды, сикереп торды да чемоданын тутыра башлады Әле ярый ул килеп җитмәгән иде дип куанды Баязит югыйсә, иренең итек олтанына да яраксыз бер хөрәсән, бушкуык икәнен күрсә күңеле төшәр иде Кемдер ишек шакыды? Василий икән ' — Тешең сызлыймы әллә, слушай, йөзең сытылган.— диде ул хәйләкәр генә елмаеп. — Әйе лә. аналгинны таба алмый изаланам дип. дусты сузган җепкә тотынды Баязит — Даруны чемоданда тотсаң, шулай ул. Василии көлемсерәп колак артын кашып куйды һәм стенага эленгән кечкенә агач тартмадан таблетка алып, аны сабакташына сузды — Мә. тот. миннән күр игелек Баязит чемоданын кровать астына шудырды — Кеше белән әрепләшкән саен болай чемоданга ябыша торган булсаң, белмим, төзүче чыгар микән синнән'' — Кем әйтте? — Андый хәбәр космик тизлек белән йөри Василий ашыкмый гына өстәл өстендәге графиннан су агызып эчте, аннан соң кулларын артына куйган хәлдә ишекле-түрле йөренеп алды — Шешә авызыннан сөт эчкәнең бармы синең7 — дип сорады ул искәртмәстән — Беренче йотымда ни эләгә, ә7 Кай-мак1 Соңыннан шешәне уптым илаһи бушатсаң да хикмәт юк инде, дускай Менә шул беренче йотымны ифрат яратучылар бар бу фани дөньяда Галимуллин белән өлкән прораб арасындагы низагны төрле кеше төрлечә бәяләде Аны күпертеп, үзләреннән өсти-өсти сөйләүчеләр дә булмады түгел, һәр мәсьәләне үз дигәнчә, ләкин чама белән генә хәл итәргә күнеккән Галимуллин исә чын-чынлап куркуга төште, бу аның абруена кизәнү ләбаса, әйе. кизәнү Юк моңа һич тә юл куярга ярамый Галимуллин исеменә тап төшәргә тиеш түгул. кирәк чаклары алда әле аның дип уйлады ул. урман тезмәсе имеш Себердә әнә. шәмдәй төз эрбет агачларын да гектарлап кына аударалар иде. чонки план үтәргә кирәк Галимуллин кесәсенән валидол алып тел астына салды, бу арада йөрәге бимазалап тора Ләкин аңа тынычланып утырырга туры килмәде, телефон шалтырады Станция дирекциясеннән икән — Складка тотынмый торыгыз әле. Мөхәммәт Галиханович.— диде директор урынбасары. үзгәреш кертергә туры килер, мөгаен — Шул бушкуык сүзенә карапмы7 — Кызма әле. Мөхәммәт Галиханович. проект ашыгыч төзелде, ялгышларны эш барышында төзәтергә туры килә — Безгә эш фронты кирәк, аңлыйсыңмы, эш фронты — дип кычкырды Галимуллин. Ул ачуыннан валидол сәдәфен йотып җибәрде һәм шунда ук йозе чытылды, бал тәме күңеленә тия иде аның Балдан битәр торгынлыкны яратмый идарә башлыгы, аңа шөгыль, зурзур мәсьәләләр хәл итү кирәк. Склад урыны турында бәхәс купкач та бер оешмадан икенчесенә чапты, ләкин сүзен өскә чьГгара алмады Шулай да планны үтәтте. төп көчләрне тиз генә шәһәрне су һәм пар белән тәэмин итәчәк станция төзелешенә күчереп, җитешмәгән материалларны үзе заводта куна-төнә ятып эшләттерде, чын мәгънәсендә буран уйнатты ул бу көннәрдә, үҗәтлек күрсәтте Яшерен-батырын түгел. Баязит аның булдыклылыгына бераз көнләшеп тә карый иде. шул ук вакытта горурлана да. чөнки җыелышларда аларны мактап телгә ала башладылар. Июнь аен җиткерә алмый азапланды Баязит Көткәндә шулай бит ул, көннәр акрын уза Телеграмма килеп төшкәч тынычлыгын бөтенләй җуйды. Саратовтан самолет көндезге берләрдә генә киләсе булса да. аэропортка кичтән үк элдертте Сагынган иде ул Самолет ишегеннән «атмнының ыспай гэүдасе күрелүгә, дежур „ыаны 6ер читкә этәреп, шул якка йөгерде р Мәдинәсен ул траптан ук җитәкләп алды, алды да беркемгә игътибар итмичә аның хуш исле чәчләрен, шомырттай кара күзләрен, кабарып торган иреннәрен үбә башлады Тартипсезлеге өчен Баязитны орышырга килгән дежур кыз бер мал алар янында басып торды да кулын селтәп китеп барды Бу конне алар хәзер генә өйләнешкән яшьләр кебек иркәләнеп-назланып үткәрделәр Иртәгәсеи өлкән прораб таң белән эштә иде инде Ул туп-туры Сабиржан бригадасына юнәлде Бригада су һәм пар станциясе бинасының терәк балкаларын монтажлый башлаган иде Бу эштә кечкенә генә төгәлсезлекнең дә зур күңелсезлек чыгаруы ихтимал Хәзергә эш мактанырлык түгел, ник дисәң, әлеге дә баягы материал җитешми балкаларның яңа йөге һаман юк Өлкән прорабны иң борчыганы шул иде Ләкин хафалануы юкка гына булган икән Монтажчы егетләр инде күптән менеп кунаклаганнар,ерактан алар телеграф чыбыгына тезелешкән кошларны хәтерләтәләр Җирдәгеләре дә ыгы-зыгы килә, бетон кабул итәләр Гөрләп эшләп утырган машина цемент боткасын беләк юанлыгы .сыгылмалы көпшә аша тимер челтәрле нигезгә кудыра Баязитның кәефе болай да шәп иде. боларны күргәч, күңеле тагын да үсеп китте — Шактый эш майтаргансыз сез монда.—^иде ул. Сабирҗанның киң җилкәсеннән каккалап Тегесе сирәк тешләрен ялтыратып елмаеп җибәрде — Моңарчы йөзгә кызыллык китергән юк ие әле. Баязит Әхмәтович — Түбән камалылар да сүзләрендә торган икән, ә! — Торыр, көт алардан' — Ник’ Бу балкаларны каян алдыгыз соң9 — Тегеләр инде Шул сүзне ишетүгә Баязит бригадирның изүеннән эләктереп алды — Кем кушты? Сабирҗан куркуыннан калтыранып төште, өлкән прорабның мондый ачулы чагын күргәне юк иде әле аның. — Мө-ө-хәммәт Га-а-алиханович — Үзең утырган ботакка балта чабу ич бу. аңлыйсыңмы’ Үтә чыдам һәм гаять кыйммәтле әлеге балкаларны Тольятти шәһәрендә генә ясыйлар Аралар ерак Заказ биргәнче, алып кайтканчы, ярты еллап вакыт үтә Менә хәзер бөтенләй төп башына утырып калдылар, чонки бүген-иртәгә станция бинасының машина залын монтажлый башларга торалар иде Их. Галимуллин. Галимуллин' Баязитның тәмам ачуы чыкты, тиз-тиз генә җыенды да идарәгә юнәлде. Галимуллин белән аңлашырга кирәк иде Әмма идарә башлыгын урынында очрата алмады, шуңа күрә трест управляющие урынбасарының ишеген шакыды — Ә мин сине төзелештән эзлаләм. нанимаешь.— дип каршылады аны урынбасар — ӘйЯә уз. утыр' Озын буйлы, ябык Чырайлы бу кешене төзелештә бик ихтирам итәләр иде. аның барны — бар. Юкны юк дип. өздереп әйтүе ошый иде кешеләргә, ни дә булса эшләргә алына икән, таш яуса да. очына чыга — Мөхәммәт*Галихановичны эзләп йөрү иде.— диде Баязит дулкынлануын тыя алмыйча.— ничек шулай мөмкин9 — Аның турында сөйләшергә соң инде Галимуллин яңа төзелешкә Урынбасарның сүзен бүлеп телефон шалтырады Ул кем беләндер бәхәсләшә-бәхәс- ләшә сөйләшергә тотынды Баязит читтәге урындыкларның берсенә барып утырды Шунда кылт итеп сабакташының шешәле сөт турындагы кинаяле мәзәге хәтеренә төште Тукта, тукта, беренче йотым дигәне яңа төзелеш булып чыга түгелме соң9 Күпме баш ватып йөрде бит. әй. баксаң, гади генә табышмак икән Сер түгел, һәр төзелешнең баштагы чоры — сөт өстенә утырган каймак ул. акчасы да. даны да Димәк Галимуллин Кама аръягына сызган Анда хәзер зур завод кора башлаячаклар, имеш Көт тә тор, атна-ун көннән Сабирҗаннар да кузгалачак Урынбасар трубкасын куйды —- Без сине. Баязит Әхмәтович. Галимуллин урынына тәкъдим итәргә уйлыйбыз.— диде ул җитди генә.— сынау срогы белән, әлбәттә Көтелмәгән бу хәбәрдән Баязитның тез буыннары йомшарып төште Урамга чыккач та өянәге тоткан хастадай стенага сөялгән хәлдә озак кына басып торды Күңелен шатлык, шикшөбһә. икеләнү хисләре биләп алган иде булдыра алырмы, аклармы ул бу олы ышанычны. Мәдинәсе ни әйтер9 Ә тирә-як гож килеп, кайнап тора Зәңгәр күккә ашкан краннар бер урында бөтергечтәй бөтереләләр, җирне дер селкетеп әледән-әле куәтле машиналар узып китә, шуларга кушылып кешеләрнең хөр авазлары, күңелле җырлары яңгырап ала Бер генә минутка да тынып тормый, язгы ташкындай, йөрәкләрне ашкындырып, гөрли төзелеш