МУЗЫКА САРАЕ
Кырык бишенче елның язында Ленин бакчасының яшел агачларына күмелеп утырган ике катлы җыйнак кына бинада госпиталь урнашкан булса, инде кезге салкыннар килеп җиткәндә. пыялалары ватылган тәрәзәләрдән төрле музыка авазлары яңгырый башлады. Үзләренең һөнәрләренә сусап. Бөек Ватан сугышын тәмамлап кайткан солдатлар, әнә шулай, окопларда тупасланган бармакларын дәртләнеп йомшатырга тырышалар- Кичәге госпиталь бинасында Җиңү елының беренче көзендә туган Казан дәүләт консерваториясе үзенең эшен башлап җибәрде. Кырык ел элек. Бөек Ватан сугышы тәмамланырга бер ай чамасы калганда (13 апрель). СССР Халык Комиссарлары Советы Казанда консерватория ачу турында карар кабул итә. Шул мәшәкатьле көннәрдә, әле сугыш барганда, меңләгән авыллар, шәһәрләр җимерелгән, бомбалар белән кырларның асты өскә китерелгән, халык икмәккә туймаган вакытта, партия һәм хөкүмәтебезнең яңа музыкаль уку йорты ачу турында кайгыртуы, милли музыкаль культураларны үстерү мәсьәләләрен мөһим экономик бурычлар белән бер рәткә куюы чын мәгънәсендә сокландыра. Димәк, партия, бер яктан. музыкага җимерелгән хуҗалыкны торгызу эшен тизләтергә ярдәм итүче итеп караса, икенче яктан, күпмилләтле совет сәнгатен тигез үстерү өчен шартлар булдыру турында кайгырта. Авыр сынау елларында музыка үзенең көчле йогынтылы сәнгать икәнлеген тагын бер мәртәбә исбат итте. Татарстан композиторлары, музыкантларының бер өлеше, кулларына мылтык тотып, икенчеләре үзләренең ялкынлы җырлары белән Җиңү яулаштылар һәм. әйтергә кирәк, бәхетле тормышыбызның гүзәл сарайларыннан берсе— консерватория ачылу көнен дә якынайттылар. Консерваториянең беренче адымнары тәҗрибәле зур музыкантлар белән бәйле Монда Мәскәү консерваториясе профессорлары Г. Литинский, Г Коган, Г Луковский. виолончель укытучысы А. Броун, ленинградлылардан профессор М. Юдин, композитор А. Леман, республикабызның күренекле профессоры М Пятницкая, заманында бөтен Россиядә атаклы булган опера җырчысы Е Ковелькова, пианистка М. Берлин-Печникова, музыка белгече Ю. Виноградовлар бөтен күңелләрен биреп эшли башладылар. Алар белән рәттән Мәскәүдә югары белем алып кайткан милли композиторлар Н. Җиһанов (беренче көннән — ректор), М. Мозаффаров. җырчы 3. Байрашева, музыка белгече X. Терегулова һәм башкалар укыту-тәрбия эшен югары профессиональ дәрәҗәдә оештыра да. алып та бара белделәр. Биш еллап вакыт узды, һәм, ниһаять, беренче чыгарылыш тантанасында махсус югары белем алган 39 белгечкә Казан дәүләт консерваториясе дипломнары тапшырылды. Шул вакыттан алып Татарстан музыкаль культурасы үсешендә яңа чор башланды дип әйтү хата булмас, чөнки шуннан соң инде ел саен опера театрына, филармониягә, музыкаль уку йортларына югары белемле белгечләр килеп тора. Белгәнебезчә. 1967 елда республикада симфоник оркестр барлыкка килде (анда хәзер туксан процентка якын музыкантлар шушы консерваториядән), Казан пеДагогия институтында 1960 елда му- зыкаль-педагогика факультеты ачылды. Культура институтында да музыкаль дәресләр алып баручы педагоглар Казан консерваториясендә белем алганнар. Республикада балалар музыка мәктәпләренең саны йөздән артты, өч яңа музыкаль училище ачылды. Татарстан Композиторлар союзында өлкән яшьтәге дүрт композитордан башкалары Казан консерваториясендә укыганнар. Казанда консерватория ачарга карар кабул иткәндә, милли музыкалары үзенчәлекләре белән безнекенә якын булган Урта Идел. Себер автономияле республикалары өчен дә композиторлар, музыкантлар, җырчылар әзерләү күздә тотылды. Бу вазифа педагоглардан шул уртак үзенчәлекләрне Сәнгат ь К исәпкә ала торган махсус укыту программалары һәм методикалар әзерләүне таләп итГомумән, консерваториянең беренче көннәреннән башлап нәрсәгә һәм н и- ч е к өйрәтергә дигән проблема иң мөһим мәсьәлә булып торды. Кайберәүләргә татар музыкасын иҗат итүче яки башкаручы рус. Көнбатыш Европа тәҗрибәсен үзләштерсә, музыка үзенең милли сыйфатларын югалта төсле тоела иде. Андый фикерләрнең тууына кайбер башкаручыларның һәм композиторларның иҗатлары берникадәр нигез булды. Бу очракларда академмәктәп гаеплеме, укыту программасымы, әллә укытучының халык иҗатына карашымы? Җаваплар өзлексез эзләнүләр нәтиҗәсендә бүген инде табылдылар дип әйтә алабыз. Моны раслау өчен Казан консерваториясен тәмамлаучылардан берничә генә исемне искә төшерик: татар халык көйләрен зур осталык белән башкаручылардан РСФСРның халык артисты Илһам Шакиров. ТАССРның халык артисткасы Зөһрә Сәхабиева. чын милли әсәрләр иҗат итүчеләрдән РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе. РСФСР Дәүләт премиясе лауреаты Фәсил Әхмәтов, яшь композитор Шамил Шәрифуллин һ. б. Һәркемгә мәгълүм ки. музыкаль культураның биеклеге һәм уңышлы үсүе профессиональ композиторлык культурасының дәрәҗәсе белән тәэмин ителә. Шуңа күрә консерватория коллективы композиторлар әзерләүгә бик зур игътибар бирә. Педагоглар яшьләрне композиторлык һөнәренә өйрәтү белән бергә, аларның гражданлык хисләрен формалаштырырга ярдәм итәләр, аларның иҗатын зур күләмле, идея ягыннан әһәмиятле әсәрләр булдыруга юнәлтәләр. Еш кына диплом эше генә булып туган әсәр милли культура өчен шактый мөһим әсәр булып таныла. Беренче чыгарылышларны искә төшерик. Мәсәлән, X. Вәлиуллинның «Самат» операсы диплом эше булып язылды. Ә ул татар совет музыкасында заман темасына язылган беренче лирик опера булып танылды. Шулай ук Ф Васильев «Шы- вармянь» («Тегермән») дигән беренче чуваш операсын да консерваториядә язды; Э. Сапаев та беренче мари операсы «Акпа- тыр»ны һәм беренче симфониясен Казанда уку елларында иҗат итте. Беренче тува композиторлары. беренче калмык, алтай композиторлары да үзләренең милли культуралары өчен беренче профессиональ әсәрләрен Казанда язып киттеләр. Соңрак укыган композиторларның иҗатлары милли сәнгатьнең башка проблемаларын чишү белән бәйле Алар яңа жанрларга юл ачалар, милли музыкаль телне баеталар. Уртача һәм яшьрәк буын композиторларыбыз камера жанрларын үзләштерәләр, симфоник музыканы баеталар, төрле уен кораллары өчен концертлар язалар һәм халык иҗатының югала язган үрнәкләрен халыкка эшкәртеп, баетып кайтаралар. Берничә буын композиторлар тәрбияләгән консерватория ректоры. Социалистик Хезмәт Герое, СССРның халык артисты, профессор Н. Җиһанов еш кына болай ди: «Яшьләргә яңалыкка омтылу, ялгышу, сынап карау, инкарь итү хас. Бу хәлдән ңурыимас- ка кирәк Аларның үз юлларын эзләүләре — яхшы хәл. Композиторларыбыз музыкаларының тамырлары милли җирлектә, ләкин аларга рус һәм бөтендөнья музыкаль культурасының йогынтысы булуы бик табигый». Соңгы вакытта кафедра яшьләрнең үз халыклары иҗатлары белән мөнәсәбәтләрен ныгыту буенча күп эшли. Студентлар ел саен фольклор экспедицияләренә чыгалар. аннары алып кайткан көйләрне эшкәртеп. имтиханда күрсәтәләр. Соңыннан, халык көйләреннән файдаланып, төрле жанрда кызыклы әсәрләр язалар Композиторлар классының эше пленумнарда, съездларда, смотрларда югары бәя ала. Даими уздырыла торган укучы-композиторларның Бөтенсоюз конкурсларында безнең студентлар һәрчак беренчеикенче премияләрне яулыйлар. Ә соңгысында — СССРның 60 еллыгына багышланган конкурста — татар, рус. чуваш студентларының биш әсәреннән дүртесе премияләргә лаек булды. Шулар арасында Рәшит Кәлимуллинның агачтан эшләнгән тынлы уен кораллары өчен квартеты да бар Урта Идел халыкларының музыка сәнгатен фәнни тикшерү консерватория педагогларының да, студентларның дә төп эшләре булып тора, һәр ел өчдүрт диплом эше җирле темаларга багышланган була. Гадәттә, диплом эшләре нигезендә соңрак фәнни мәкаләләр, китаплар, диссертацияләр языла. Шундый фәнни хезмәтләрдән М. Нигъ- мәтҗановның татар халык көйләренә, Й. Исәнбәтнең М. Җәлил һәм музыка темасына, 3. Сәйдәшеваның татар композиторлары җырлары турында, Ф. Шәмсетди- нованың Н. Җиһановның симфоник иҗатына, М. Кондратьевның чуваш халык көйләренә. Т. Эррэның чуваш операсына, М. Хру- щеваның удмурт халык көйләренә багышланган диссертацияләрен һәм китапларын әйтеп үтик. Урта Идел республикаларының милли музыкаль культуралары үсешенең катлаулы процесслары, иҗатта һәм башкаручылар сәнгатендә очрый торган уртак һәм аерылып торган үзенчәлекләрне ачыклау, бу процессларның тарихи һәм теоретик аспектларын өйрәнү — консерватория педагогларының фәнни эзләнүләренең төп проблемалары әнә шулар. Белгечләрне әзерләүнең сыйфаты буенча Казан консерваториясе Россия Федерациясендә яхшылардан санала. Педагоглар укыту-тәрбия эшен өзлексез камилләштерергә омтыла. Студентларның махсус (профессиональ) осталыклары һәм белем нәренең дәрәҗәләре төрле конкурсларда лауреат исеме яки дипломнар алып кайтуларыннан да күренә. Консерваториядә укыган чакта ук җырчылар Р Волкова (хәзер Ленинград опера театры солисткасы. РСФСРның атказанган артисткасы). Р. Ибра- һимов (РСФСРның халык артисты), пианистлардан Л. Донец, И. Лазаревалар Халыкара конкурслардан премияләр алып кайттылар. Бөтенсоюз һәм Бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләр исә ел саен диярлек була. Консерватория коллективы укыту эше белән генә чикләнмәде, кырык ел элек үк республикада музыкаль-пропаганда эшен җәелдереп җибәрде. Бүгенге көндә консерватория үз залларында гына да елына йөз илледән артык ачык концертлар үткәрә. Мәктәпләрдә, клубларда, эшче-яшьләр торакларында, авылларда да шактый күп концертлар бирелә, музыкаль агарту эше даими рәвештә бара. Мәсәлән, профессор С. Казачков җитәкчелегендәге студентлар хоры егерме ел буе атна саен Казан мәктәпләрендә аңлатмалы концертлар үткәрә. Әлеге хор Мәскәүдә. Ленинградта, Балтик буе шәһәрләрендә чыгышлар ясап, югары уңыш казанды Хор Татарстан композиторларының әсәрләрен дә өйрәнеп халыкка җиткерә. Заманында ул А. Ключарев, М. Мозаффаров, Н. Җиһанов әсәрләрен, соңгы елларда А. Лупповның Казанга багышланган кантатасын, Ш. Шәрифуллинның махсус ялгыз хор өчен халык көйләренә таянып концерт жанрында язган «Мөнәҗәт». «Авыл көйләре» дигән әсәрләрен һәм кырым татарлары җырларын зур уңыш белән башкарды. Симфоник оркестр, кыллы оркестр, халык уен кораллары оркестры.. Игътибар итегез өстәмә түләүсез эшли торган нинди зур музыкаль армия! Белем алу белән беррәттән, җәмәгать эшен хөрмәт һәм җаваплылык белән үтәргә кирәклеген яшь белгеч нәкъ менә студент чагында нык үзләштерергә тиеш. Бу җәһәттән консерватория студентлары үзләренең киләчәктәге вазифаларын дөрес аңлыйлар. Гомумән, консерватория коллективы укытуның беренче адымнарыннан ук шул традицияләрнең нигезен салды. Бүгенге көнгә Казан консерваториясен барлыгы 3079 музыкант тәмамлады (татарлар 1220). Алар безнең илебезнең төрле почмакларында күпмилләтле совет музыкаль культурасын үстерүгә зур өлеш кертәләр. «Казанлылар» инде үзләре меңнәрчә музыкантлар, консерваториянең «онык»- ларын үстерделәр, яңадан-яңа хорлар, оркестрлар, ансамбльләр тудырдылар. Безгә билгеле булганча, консерваторияне тәмамлаучыларның уку чорында алган иҗтимагый активлыклары мөстәкыйль эштә үсә бара. Аларның күбесе зур коллективларның җитәкчеләре булдылар, күренекле иҗат эш- леклеләре булып җитештеләр. Шуңа күрә безнең консерваторияне тәмамлаучыларның бик күбесе югары исемнәргә лаек булулары гаҗәп түгел. Алар арасында инде СССР халык артисты да бар (бу югары исем А. Б. Чыргал-оолга — тува халкының беренче композиторына бирелде). Партия һәм хөкүмәтебезнең Казан консерваториясенә игътибары һәрвакыт зур булды Консерватория үзенең эшен башлаганда бары тик ун аудитория, унбиш рояль, пианинолар, аз гына кыллы һәм тынлы уен кораллары бар иде. Нота һәм китапларны студентлар училищедан алып торалар иде. 1962 елны консерватория зур бинага күчте, концерт залы төзелде. Камера концертлары өчен ике кечерәк заллар бар. Концерт залында һәм кече залда Чехословакия һәм ГДР фирмалары ике орган куйдылар. Рояль- пианинолар саны хәзер йөз илледән артык. Китапханәдә йөз илле ике мең данә нота һәм махсус фәнни китаплар саклана, фонотекада пластинкалар, музыка язмалары, аларны яза һәм тыңлый торган кыйммәтле аппаратлар бар. Татарстан авылларында һәм тугандаш республикаларда булган талантлы балаларны укытыр өчен 1960 елда консерватория каршында интернатлы махсус музыкаль урта мәктәп ачылды. Казан консерваториясе — интернациональ уку йорты. Биредә унбиш милләт вәкилләре укый. Педагоглар арасында да руслар. татарлар, украинлылар, чувашлар, марилар. удмуртлар, әрмәннәр һәм башка милләт кешеләре бар. Уртак эш, тугандаш республикалар белән даими аралашу интернациональ дуслыкны көннән-көн ныгыта Кыскасы, Казан консерваториясе коллективының укыту һәм җәмәгать эшләре безнең социалистик яшәешне тулы чагылдыра.