КУШЛАВЫЧ
Тау башына салынган бу авылның Казан ягы урамында Тукайга һәйкәл тормаса, узган-барган кеше, ихтимал, «бу кайсы авыл!» дип тә сорамас иде. Кушлавыч — тыйнак кына аккан инешнең ике яктагы тау кырына «аргы як* һәм «бирге як» булып сузылган. Кыш көне Кушлавычны кар каплагач, ул инеш буендагы өянкеләр бигрәк тә мәһабәт шау белән Җир-анага бишек җыры җырлыйлар, су буеннан күтәрелгән бу шауга Мөхәммәтгариф нигезендәге карт шомырт җыры да кушыла. Яз җиткәндә Казан артында иң беренче булып Кушлавыч тау битләре ачыла, өянке башларында каргалар туй итә, аргы якның казлары бирге як казлары белән аваз алышалар, тал куаклары бүртенеп яфрак ярырга хәзерләнәләр. Тау битендә беренче яшел үлән тибүгә сары-яшел мамык туп булып каз бәбкәләре күренә, бакчалардан, абзар тирәләреннән пар күтәрелә, инеш буе сандугачлы җәйгә әзерләнә башлый. Бу вакытта, әйтерсең лә, Казан арты кояшы бер Кушлавычка гына карый, җылыта, яктырта. Яшел тау битле, гомер агышын санап челтерәп аккан күп чишмәле, таллыкуаклы бу кояш илендә көннәрдән беркөнне ничек инде табигатьнең күңеле бер ташып китмәсен ди? Ничек инде карт өянкеләр, чишмәләр моңы язгы күк шавына кушылган чакта табигать җиргә бер яхшылык эшләми калсын ди? Тукай әнә шундый язгы шауда җир, халык моңын тыңларга, бераздан шуңа кушылып җырларга дип дөньяга килгән. Бишектәге Габдулла әнисен таный башлаган көннәрдә Кушлавыч авылы сандугач моңына тула, сихри кичләр, аксыл төннәр, алсу таңнарда чутылдаган бу кошчыклар гашыйкларның йөрәген телгәли, хәсрәтлеләрнең бәгырен өзә. Июньнең җылы төннәрендә Мөхәммәтгариф абзый түр тәрәзәсенең яртысын ачып куя — сандугачлар өй түрендәге шомыртлыкка да, якындагы зиратка да килеп тулганнар икән бит! Нигә шулай үзәк өзгеч итеп сайрыйсыз сез, мәхлуклар? Җәй уртасында сандугач сайравы тынгач кына кырык өч яшьлек Мөхәммәтгариф абзый сизенә: дүрт айлык улын ятим калдырып дөньядан китеп бара икән ул. Бу җәй әнә шуңа моңлы булган икән... Кушлавыч бәләкәй Габдуллага нибары дүрт ай хәсрәтсез, борчусыз гомер бирә. Нибары дүрт ай! Шуннан соңгы Уральскига кадәрге бөтен гомерендә мәхәббәт сакчысы аны һәр ишектән сөрә. Ләкин әнә шул бишектә уздырган, үзе хәтерләмәгән кыска Кушлавыч чоры шагыйрь күңелендә мәңгелек илһам чыганагы булып кала. Әнә шуңа күрә дөньяның байтак ачы-төчесен күреп егерме өч яшенә җиткәч, Кушлавычны сагынып ул болай язган: Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем, Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем; Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә. Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем. Казан артының иң типик авылы бу. Анда, Казан артында гел шулай: борыласарыла инеш агар, ул инеш буйларында тарихның үзе кебек карт өянкеләр оя-оя булып утырыр, инешнең берәр борылышта текә ярга килеп бәрелгән урынында кызылканат, чабак йөзәр, тирәнрәк урыннар аркылы салынган басма тирәсендә яки яр буендагы тал-куаклы әрәмә белән төрелгән чоңгылларда куркыныч, әмма шигъри серле әкият булып бала күңелендә су анасы яшәр. Хөрмәтле укучы! Тукай шигырьләренең бөтен аһәңен ишетәсең, аңлыйсың килсә — Кушлавычны күр. Карт өянкеләр моңының күккә ашкан шавын тыңла. Шунда тын калып Мөхәммәтгариф абзый нигезендә бераз басып торсаң, Тукайның нәкъ шушы җирдә дөньяга килүе бик табигый һәм аның бары тик шушы авылда гына тууы мөмкин икәнлегенә ышанасың. Бөек Тукай бу авылны гомере буе җаны-тәне белән сөйгән.