КҮРКӘМ БӘЙРӘМЕБЕЗ
Хөрмәтле укучыларыбыз! Без туган әдәбиятыбыздагы олы бәйрәмнәр елына аяк бастык. 1986 ел — Габдулла Тукайның, Фатих Әмирханның тууына 100 ел, Муса Җәлилнең тууына 80 ел тулу елы һәм әле тагын күп кенә әдәби юбилейлар елы. Шушы күркәм бәйрәмнәрнең түр башында булырлык тагын бер юбилей бар. Быел яңа, реализм заманы татар әдәбиятына нигез салган, аның беренче карлыгачы булган әсәр — Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» романы дөнья күрүгә 100 ел тула. Рус әдәбиятындагы: «Без Гогольнең «Шинеле» ннән чыктык». - дигән мәгълүм фикерне бездә менә шушы әсәргә карата әйтергә мөмкин. Әйе. М. Акъегет романы яңа заман татар прозасының гына түгел, бәлки мәгърифәтчеләр башлап җибәргән бөтен реалистик әдәбиятыбызның программ характердагы беренче әсәрләреннән булды. Аңарда чагылган идеяләрне һәм проблемаларны күп кенә татар әдипләре күтәреп алдылар, үстерделәр. Әдәбиятыбыз тарихында якты әз калдырган бу романның бер гасырлык юбилеен билгеләп үткән көннәрдә безнең алга бу тарихның әле моңа кадәр ныклап өйрәнелмәгән кайбер мөһим теоретик мәсьәләләре дә ачыграк булып баса. Филология фәннәре докторы Ф. Мусинның сезнең игътибарга тәкъдим ителә торган мәкаләсе шушы юбилейга һәм татар романы тарихына караган кайбер мәсьәләләргә багышлана. Туган әдәбиятыбыз тарихында мөһим вакыйга булган датаны — Муса Акъегетнең «Хисаметдин менлалсы дөнья күрүгә тулы бер гасыр тулуны билгеләп үткәндә барыннан да элек татар романы тарихын өйрәнүгә игътибар итү сорала. Монда беренче чиратта романның ничек формалашуы мәсьәләсе алга баса. Гәрчә бөтенсоюз һәм дөнья әдәбият фәнендә бу мәсьәләгә дикъкать соңгы вакытларда бермә-бер көчәйсә дә, бездә әле ул моңа кадәр ничектер күләгәдә калып килде Хәлбуки, романның формалашу тарихын өйрәнүнең әһәмияте зур. Эстетик планда гына түгел, бәлки идеологии яссылыкта да Мәгълүм ки, реализмга каршы көрәштә буржуаз модернизм тарафдарлары үз һөҗүмнәрен еш кына роман жанрына юнәлтәләр, аның үткәненә һәм киләчәгенә пессимистик яки нигилистик карашларны алга сөрәләр Чөнки ооман язмышы ул байтак дәрәҗәдә реализм язмышы булып тора. Романның формалашуы да реализм әдәбиятының туу һәм җитлегу процессын ачыграк күзалларга булыша. Роман тарихын өйрәнгәндә соңгы вакытта бу тарихның вакыт чикләрен киңәйтү күзгә ташлана. Элеккерәк елларда Гегельнең: «Роман — ул яңа заманның буржуаз эпопеясы» дигән сүзләренә таянып, бу жанрның формалашуын капитализм чоры белән бәйләп карау киң таралган иде. Ә инде борынгырак чорларга караган роман тибындагы әсәрләр бу жанрның башлангыч формалары гына дип бәяләнделәр. Соңгы еллар хезмәтләрендә (Михайлов А. Д. Французский рыцарский роман и вопросы типологии жанра в средневековой литературе. М., 1976; Гринцер П. А. Две эпохи романа.— Генезис романа в литературах Азии и Африки. М., 1980; Меле- тинский Е. М, Средневековый роман. Происхождение и классические формы. М., 1983.) мондый караш тәнкыйть астына алына, әлеге жанр тарихын антик роман, урта гасыр романы һәм яңа заман романы чорларына бүлеп карау идеясе яклана. Дөрес, әлеге авторларның ул чорлар арасында эстетик тигезлек куярга омтылулары шактый бәхәсле Аннан соң антик роман гына түгел, урта гасырныкы да бөтен регионнарда да табылмый. Мәсәлән, урта гасыр романы үрнәкләре гарәп илләрендә бөтенләй диярлек очрамый, ә фарсы һәм төрки тел әдәбиятларында ул, киресенчә, зур гына үсешкә ирешә. Бу регионда әлеге чор романчыл эпосы еш кына шигырь белән языла. Урта гасыр көнчыгыш романчыл эпосының классик үрнәкләрен һ^зами поэ- малары тәшкил итә. Романның аңа кадәр булган яки аның белән янәшәдә яшәгән башка эпик формалардан аерып торган теп үзенчәлекләреннән берсе шунда, аңарда игътибар этник цоллективтан аерыла башлаган яки инде аерылган һәм мөстәкыйльлек алган геройның шәхси язмышына, эчке кичерешләренә, гомумән, хосусый тормышына юнәлдерелә. Персонажның иҗтимагый-рухи үсеше күрсәтелә башлый. Урта гасыр романына хас булган мондый тенденцияләр. инде әйтелгәнчә, Низами поэмаларында ачык күренә. Аларда романчыл фикерләүнең көчәюен галимнәр, аерым алганда, Фирдәүси поэмалары белән чагыштырып ачалар. Мәсәлән, «Шаһнамә» әле романчылыкка дәгъва итми, чөнки аңарда авторны Хөсрәү белән Ширинның күбрәк патшалык сыйфатлары, власть мәсьәләсе кызыксындыра. Низаминың «Хөср.әү вә Шириныан- да исә геройларның шәхси-әхлакый мөнәсәбәтләрен ачуга басым ясала. Бу мөнәсәбәтләрнең конфликтлар аша үсүен, камилләшүен күрсәтү әсәрнең төп романчыл сюжет сызыгын тәшкил итә. Әлбәттә, урта гасыр романы геройны сурәтләүдә әле яңа заман романыннан шактый аерыла. Аларның беренчесендә герой башлыча легендар материалга нигезләнеп, миф һәм фольклор (әкият) поэтикасын турыдан-туры файдаланып күрсәтелә. Шундый төр урта гасыр романының беренче үрнәкләреннән итеп безнең әдәбиятта Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» романчыл поэмасын санарга мөмкин. Әсәр авторның үз заманы алга куйган идеяэстетик таләпләрне яхшы белеп һәм шул дәвер дөнья әдәбиятының иң күркәм үрнәкләре югарылыгында иҗат итүе турында сөйли. Традиция буенча динимифологик материалга нигезләнеп язса да. Кол Гали үз кыйссасын реаль тормышка якынайтырга. *> җирләштерергә» тырыша. Шушы максатта ул әсәрендә үз дәвере тормыш-көнкүрешенең төрлетөрле күренешләрен, гореф-гадәтләрен, эшгамәлләрен чагылдыра, җәмгыятьнең төрле катлау вәкилләрен саран, әмма җанлы тасвир ярдәмендә күз алдына бастыра. Абстракт мифоло- гизмнан арынырга һәм хикәяләүнең дөньявилыгына омтылу геройларны сурәтләүдә тагын да көчәя төшә. Мәсәлән, үзәк герой Йосыф мифологиягә хас илаһилык сыйфатларыннан шактый арындырылган. Тикшеренүчеләр әйткәнчә, ул Кол Галидә — «иң нечкә хисләргә, акыл көченә, шатлык һәм хәсрәт тойгыларына. турылыклы мәхәббәт кичерешләренә ия булган җир кешесе, яхшылыкны яклаучы, явызлыкка яхшылык белән җавап кайтаручы, ил, халык турында кайгыртучы, шул юнәлештә чаралар күрүче» (Татар әдәбияты тарихы, алты томда. 1 том. Казан, 1984. 131 бит.) Хәтта Йосыфны идеаль дәүләт башлыгы. хөкемдар итеп тасвирлаганда да Кол Гали аның шәхси-әхлакый йөзен ачуга игътибарын киметми Геройны хосусый планда сурәтләгәндә автор, әлбәттә, аның башкалар белән шәхси мөнәсәбәтләрен ачуга басым ясый. Йосыфның әтисе Йагкуб белән, абыйлары белән үзара мөгамәләләрен яктыртуга зур игътибар бирелә, биредә һәр ике якның мораль-этик сыйфатлары калку булып гәүдәләнә. Урта гасыр романында геройны тасвирлауда һәм бәяләүдә аны мәхәббәт җирлегендә күрсәтү аеруча мөһим урын тота. Кол Гали дә бу традициягә турылыклы. Мәхәббәт планында Зөләйха образы тәэсирлерәк итеп гәүдәләндерелә. Чөнки ул Йосыфка караганда тирәнрәк һәм каршылыклырак уй-кичерешләргә дучар була. Алай гына түгел, ул мәхәббәт фаҗигасен кичерә. Башта Йосыфка булган тирән һәм көчле, әмма җавапсыз мәхәббәте аны нык газаплый, ул вакытыннан элек сукырая, картая. «Кырык ел буе синең дәртеңдә янып шушы хәлгә төштем»,— ди ул Йосыфка. Кыскасы, мәхәббәттә Зөләйханың эчке дөньясы аның сөйгәненекенә караганда да тирәнрәк ачыла. Болар барысы Зөләйханы чын мәгънәсендә урта гасыр романы героинясы итәләр. Мифологик фигураны роман герое итүдә тагын Йосыфның әтисе Йагкуб образы игътибарга лаеклы. Әгәр борынгы сюжетта Йагкуб башта зур ыру башлыгы, ә соңыннан яһүд һәм ислам диннәрендә пәйгамбәр рәвешендә тасвирланса. Кол Гали әсәрендә ул семья башлыгы, бала җанлы ата булып алга баса, автор аның шушы шәхси сыйфатларын ачуга басым ясый. Героеның мондый сыйфатларын Кол Гали бик үтемле детальләр ярдәмендә ача. Сөйгән улын югалткач, аның: Егълый-егълый ике күзе күрмәс булды, Көчсезлектән буыннары тотмас булды. Бернинди дә эшкә көче җитмәс булды.. • Берөзлексез Йосыф диеп егьлаганга» Йагкубның «яшь урынына күзеннән кан агар», шул хәсрәттән ул «авызына ризык капмас, ^у җиһанга күзен ачып һичбер бакмас» иде. Дини-мифологик материалны дөньяви максатларда, ягъни заман таләпләреннән чыгып файдаланып, легендар образларны ■ җирләштереп» һәм аларда үз чоры кешеләренең реаль уйкичерешләрен, омтылыш- хыялларын чагылдырып. Кол Гали «Кыйссаи йосыф»та урта гасыр романчыл эпосының күркәм үрнәген бирде. Ул дәвер әдәбиятыннан бу жанрның классик таләпләренә җавап бирерлек тагын бер әсәрне искә алырга кирәк Сүз Котбның «Хөсрәү вә Ширин»е турында бара. Низаминың шул исемдәге атаклы шигъри романының ирекле тәрҗемәсе булган бу әсәр татар әдәбияты тарихында мөһим урын тота. Алтын Урда составындагы Ак Урда ханы Тенибәккә һәм аның хатыны Мәликәгә багышлап язып, Котб оригиналның тормыш җирлеген шактый үЗгәртә. вакыйгаларны Низами әсәрендә сурәтләнгән борынгы Ираннан үзе яшәгән Алтын Урда җирлегенә күчерә. Нәтиҗәдә хикәяләү бермә-бер җирләшә, аның тормышчанлы-. гы, заманча яңгырашы көчәя. Котб үз әсәрендә җирле терки халык авыз иҗатыннан актив файдалана Болар барысы Котбның «Хөсрәү вә Ширин-ен урта гасыр татар әдәбиятының романчыл эпос өлкәсендәге әһәмиятле казанышы дип карарга мөмкинлек Шушындый күркәм уңышларга ирешкән урта гасыр романчыл эпосы, гасырдан-гасырга күчә килеп, алга табан. XIX йөздә яңа заман татар романының мөһим әдәби чыганакларыннан берсенә әверелә. Мәгълүм ки, соңгы вакытларда әдәбият фәнендә романның әдәби-эстетик чишмә башын ачыклауга игътибар артты. Тикшеренүчеләр биредә тагын халык иҗаты жанрларының зур роль уйнаганын күрсәтәләр Төрки әдәбиятларда роман жанры тууда бу халыкларда киң таралган һәм бай традицияләре булган элик форма — дастанның актив катнашуына дикъкать ителә. Татар халкының күпгасырлык авыз һәм язма иҗатында да дастан әһәмиятле урын тота. Биредә бездәге дастаннарның бер сыйфатына аеруча дикъкать итәсе килә. Мин аларның нигездә чәчмә хикәяләүгә корылуларын күздә тотам. Бу хәл, бер яктан, дастаннарга әкият йогынтысы белән аңлатылса (аларның кайберләре тора-бара әкиятләшеп тә киткәннәр), икенче яктан, аларга безнең әдәбиятта бик күптәннән яшәп килгән чәчмә хикәяләү традицияләре тәэсир иткән. Бу традицияләрнең әдәбияттагы роле турында сөйләгәндә бер гыйбрәтле факт искә төшә. Таһир һәм Зөһрә турындагы борынгы шигъри сюжет нигезендә XV гасыр шагыйре Сайяди поэтик әсәр «Дастаны Бабахан» поэмасын язса, XIX йөздә яшәгән Әхмәт Курмаши исә чәчмә әсәр — «Таһир илә Зөһрә» кыйссасын тудыра Борынгы поэтик сюжетның шулай соңрак чәчмә әсәргә әверелдереп үе һәм укучылар арасында зур популярлык казануы һич тә очраклы хәл түгел. Киресенчә, бу факт соңгырак дәверләрдә татар әдәбиятында чәчмә хикәяләүнең тагын да көчәя төшүен күрсәтә Чыннан да. XVI йөздән башлап бездә чәчмә хикәяләү бермә-бер активлаша. Ул төрле-төрле сәбәпләргә бәйле Аерым алганда. бу чорларда татарларда дипломатик язышуларның, канцелярия эшләренең шактый активлашуы, тарих китаплары, һәртөрле елъязмалар, васыятьнамәләр, сәяхәтнамәләр, шәҗәрәләр күп язылу чәчмә хикәяләүнең әдәбиятта да роле үсүгә китерә. Шул ук вакытта бу төр язмаларның үзләрендә дә кайчак әдәбилек арту күзгә ташлана «XVII— XVIII гасыр татар тарихи чыганаклары" дигән хезмәтендә М. Госманов шул дәверләрдә язылган тарихи китапларда (мисал өчен Кадир Галибәкнең чҖәмигъ әт-тәварихы»нда, аноним авторның «Дәфтәре Чыңгыз-намә«сендә. Хисаметдин Мөслиминең «Тәварихы Болгария«сендә) һәм шәҗәрәләрдә башка кайбер халыклардагы шундый ук характердагы язмалар белән чагыштырганда, әдәби башлангычның шактый көчәюен искәртә һрм бу хәлнең конкрет тарихи сәбәпләр белән бәйләнгәнлеген әйтә. Кыскасы, аларда документаль төгәллек кимеп, матур әдәбиятка якынлык арта төшкән. Татар әдәбиятында чәчмә хикәяләүнең (димәк, прозаның да) үсешенә тагын китап басу эше зур гына йогынты ясаган булырга тиеш. Мәгълүм ки, бездә бу эш 1800 елдан башлана, һәм басма китап бик тиз арада татарлар арасында зур популярлык казана. (Болар хакында Ә Кәримуллинның «У истоков татарской книги» дигән хезмәтендә баи мәгълүмат бар.) Басма китап ярдәмендә проза яңа баскычка күтәрелә, сәнгатьтә яңа үрләр яулый. Ул роман жанры үсешенә аеруча нык тәэсир итә. Күренекле инглиз әдәбиятчысы Ральф Фоксның: «Роман.. Ул китап басу станогы җимеше булып тора».— дип белдерүе бер дә очраклы хәл түгел (Фокс Р. Ромен и народ. М., 1939. 36 бит ). Дөрестән дә. дөнья әдәбиятындагы беренче басма китаплар романнар һәм повестьлар булганнар. Алар XVI гасыр урталарында Испаниядә дөнья күрәләр Әйтергә кирәк, татар телендә чыккан беренче басма әдәби әсәр дә повесть була («Сәйфелмөлек». 1807). Яңа заман татар прозасы, аның жанрлары формалашу өчен югарыда әйтелгәннәр ныклы әдәби-эстетик җирлек тәшкил иттеләр. Мәгърифәтче әдипләр тудырган бу прозага нигез салучыларның берсе К. Насыйри була Аның әдәби иҗатында мәгърифәтчелек прозасының беренче һәм шактый үзенчәлекле адымнары чагылыш таба. Эш шунда ки, бу проза Көнчыгыш халыкларының борынгыдан килә торган традицион легендаларын яки язма әсәрләрен татарчага ирекле тәрҗемә итеп һәм эшкәртеп бирү юлы белән формалаша Әйтергә кирәк, мондый иҗат мәгърифәтчелек әдәбиятының башлангыч чоры өчен табигый һәм зарури хәл булып тора. Бу уңайдан Г Ибраһимов та яңа әдәбият формалашканда «һәр милләт тәрҗемәне оригиналдан да алда тотканлыгы тарихта ачык күренә», дип язды. Әгәр башка күп кенә әдәбиятлар, мисал өчен, ул дәвердә безгә иң якын булган рус һәм төрек әдәбиятлары тарихына гына күз салсак та, без аларда да мәгърифәтчелек прозасы беренче адымнарын ирекле тәрҗемәләрдән башлаганын күрербез. Рус һәм төрек прозаиклары башлыча француз мәгърифәтчеләре әсәрләрен тәрҗемә иткәннәр. Үз заманының иң алдынгы һәм прогрессив карашлы эшлеклеләрениән берсе булган Ф Әмирхан әйткәнчә, «күпгасырлык шәрык тәэсире белән килгәннән соң, акрын гына гареп тәэсире астына» керә башлаган әдәбиятыбызның башында торган, татар халкын Европа, беренче чиратта прогрессив рус культурасына якынайту юлында армый-талмый эшләгән К. Насыйри исә үзенең әдәби иҗатында Көнчыгышның традицион сюжетларыннан киң файдалана. Әмма монда эш һич тә күренекле мәгърифәтчебезнең традицияләргә турылыклы булырга теләвендә генә түгел. Ten сәбәпләрнең берсе, һичшиксез. К. Насый- риның үз фикерләрен, заманының яңа идеяләрен шул чор татар укучысына җиткерү өчен аеруча кулай әдәби чаралар һәм формалар эзләвендә. «Әбугалисина кыйссасы» һәм «Кырык вәзир кыйссасы» кебек Көнчыгыш дөньясында бик популяр төс алган, татар укучыларына да байтактан таныш булгай әсәрләр К. Насыйриның әлеге максатларын тормышка ашыру өчен киң мөмкинлек биргәннәр. Көнчыгыш сюжетына нигезләнеп, ул •Афсәнаи Гөлрох вә Камәрҗан» исемле роман да яза башлый, әмма аны тәмамларга өлгерә алмый кала. Татар мәгърифәтчелек романының беренче һәм классик үрнәген исә М Акъегет бирде. Шул ук вакытта аның 1886 елда дөнья күргән «Хисаметдин менла»сы гомумән яңа заман татар романының беренче карлыгачы булып тарихка керде. Әйе, бу әсәр һәм формасы, һәм эчтәлеге белән шул дәвер татар әдәбияты өчен яңа, новаторлык күренеше иде. Мәгърифәтче әдип анда татар халкының күпгасырлык авыз иҗаты һәм язма әдәби традицияләренә ныклап таяну белән бергә, бу традицияләрне Европа романы тәҗрибәсе белән баетты һәм шул нигездә Көнчыгыш белән Көнбатыш әдәби синтезын хасил итте. Шушы рәвешле туган шактый катлаулы һәм камил форма капитализм заманы алга куйган яңа зур идея-эстетик бурычларны яктырту максатына хезмәт итә. М Акъегет берен- челәрдән булып буржуаз мөнәсәбәтләр юлына аяк баскан татар җәмгыятенең мөһим проблемаларын танып-белергә алына. • Хисаметдин менла»да күтәрелгән үзәк мәсьәләләрнең берсе — шәхес иреге мәсьәләсе. Аны шул тарихи чор үзе көн тәртибенә куйган иде. 1861 елгы реформадан соң Россиядә буржуаз тәртипләр һәм мөнәсәбәтләр көчәя башлау татар җәмгыяте үсешенә дә йогынты ясый. Бу үсешнең мөһим бер күрсәткече булып шәхесне феодальпатриархаль богаулардан азат итү өчен көрәш тора. «Хисаметдин менла»да нәкъ менә шушы көрәшне сурәтләү үзәк урын ала. М. Акъегет бу көрәшне тасвирлауга башлыча мәгърифәтчелек позициясеннән чыгып килә. Ачыграк әйткәндә, ул шәхеснең мәхәббәттәге һәм семьядагы азатлыгы өчен көрәшә. Романның үзәк геройлары Хисаметдин менла белән Хәнифә туташ та шулай аңлатылган шәхес иреге өчен көрәшәләр. Бер-берсен яраткан бу яшь егет белән кыз шул заман татар тормышының реаль шартларында күрсәтеләләр. Аларның берберсе белән кавышу юлларында бик тормышчан каршылыклар һәм киртәләр очрый. «Бөек вә бай адәмнәр арасына кереп әкърибалык вә руглык кәсеп» итү турында хыялланган Габбас ага белән Шәмси абыстай, кызлары Хәнифәне «вилаятьтә бөек һәм мәшһүр- сәүдәгәр Гали бай Җаматовның улы Сибгатуллага хатынлыкка сорап килгәч, бу тәкъдимгә шатланып риза булалар. Ә кызның ризалыгын сорал та тормыйлар. Хәнифәнең Хисаметдин менлага гыйшык тотуын белгәч исә кызларын үгет-нәсихәт һәм им-том ярдәмендә яраткан егетеннән биздерергә тырышалар. Нәтиҗәдә Хәнифә белән Хисаметдин үткәндәге кайбер әсәрләр, мисал өчен Ә. Курмашиның «Таһир илә Зөһрә» һәм «Бүз егет» геройлары хәлендәрәк калалар. Әмма гашыйклар юлында хасил булган бу кыен ситуациянең хәл ителеше буенча «Хисаметдин менла» Ә Курмаши әсәрләреннән шактый аерыла. Биредә М. Акъегетнең мәгърифәтчелек реализмы вәкиле булуы, шушы метод принципларыннан чыгып эш итүе аеруча нык күзгә ташлана. Ә. Курмаши кыйссаларында гашыйкларның язмышы фаҗигале рәвештә тәмамлана. Алар бер-берсеннән көчләп аерылдырылалар һәм аерылу газабын күтәрә алмыйча һәлак булалар. Хәнифә белән Хисаметдин менла язмышы исә мәгърифәтчелек реализмының мөһим принцибы булган рационализм рухында тасвирлана. Автор шәхес ирегенә беренче чиратта югары әхлаклы кеше ия булырга тиеш дигән карашта тора. Аның геройлары үзләре дә кешенең 'иң мөһим сыйфаты итеп әхлаклылыкны саныйлар. Кешене белү алар өчен аның әхлагын белү дигән сүз. Үзенең мәхәббәтен белдерел хат язгач, Хисаметдин менлага кыз башта кире җавап бирә. Чөнки ул егет аның тышкы матурлыгына гына уешыйк булган дип уйлый һәм: «Куәтле гыйшык икемеэнең дә әхлак вә табигатемез беленгәч вөҗүдә кәлер»,— ди. Моңа Хисаметдин менла: «Газизә Хәнифә, сәнең ялгыз заһири кыяфәтеңә дәгел, хөсне әхлакыңа кәзалик гашыйк улдым».— дип җавап бирә. Кызның әхлаклылыгын исә егет барыннан да элек аның мәгърифәтле булуында күрә. Аныңча, «яшьлектән гыйлем вә укы- мак сәүгән инсанның әхлак вә әфкяренең яман улмагы шөбһәледер». Кыскасы, Хисаметдин белән Хәнифәне әхлаклы, димәк, мәгърифәтле затлар итеп күрсәтеп, М. Акъегет аларның тормышта үз теләкләренә ирешүләрен тасвирларга алына. Геройларның төп теләге исә шәхси ирекле булу. Хәнифәнең Сибгатуллага хатынлыкка биреләчәге мәгълүм булгач, егет белән кыз арасында автор идеалын чагылдырган мондый сөйләшү була. Хисаметдин үзүзенә нык ышанган хәлдә кызга болай ди: «Безем ихтыяр вә хөрриятемезне ала алмаслар Җаным! Инсан мәгыйшәтендә бер баһалы вә яхшы шәй хөррияттер. Без үз хөрриятемезне саклый белермез. — Хөрриятсез яшәмәк көч вә зәхмәт иде- кене бән дә белермен.— диде Хәнифә туМоннан соң Хисаметдин белән Хәнифәнең «хөррияткә».ягъни шәхси иреккә ирешүләрен, барлык кыенлыкларны җиңеп кавышуларын һәм бәхетле семья коруларын автор аларны заман герое исеменә лаек итәрлек зур казанышлары дип бәялиКүренә ки, яңа туып килгән реалистик әдәбият өчен бик әһәмиятле булган, аның йөзен һәм үсеш юнәлешен билгеләгән герой мәсьәләсен М Акъегет мәгърифәтчелек карашларыннан чыгыл яктырта. ■ Шушы карашлары белән бәйле рәвештә заман героеның тагын бер мөһим сыйфатын ул аның эшлеклелегендә күрә. Әдипнең бу сыйфатка дикъкать итүендә шул чорда татар дөньясына үтел кергән буржуаз тәртипләрнең йогынтысы да бар. әлбәттй. Биредә автор реаль тормыштан чыгып фикер йөртә дияргә мөмкин. Хисаметдин шул заманның эшлекле герое булып алга баса. Яңа метод белән укытыл, ул ике ел эчендә үзендә укыган балаларга <'язу язмак, хат танымак, гыйльме хисап, гыйльме халь» өйрәтүгә ирешә. «Указной мелла» Бикбулатта укучы балалар исә шул вакыт эчендә көчкә-көчкә хәреф таный башлаудан ары китмиләр. Моның сәбәбе — Бикбулатның үз эшендә надан һәм булдыксыз булуында, гайбәт сатып, «тәзйигы гомер итеп» (гомерен бушка уздырып) яшәвендә. Уңган хәлфә, тәрбияче булудан тыш, Хисаметдин тагын «хәрәкәт вә кәсеп сәвән менла иде». Ул игенче эше белән дә бик теләп шөгыльләнә. Чөнки аныңча, «кәсеп вә эш шәригатә бинаән намаз вә уруҗ (ураза) кеби фарыз вә гыйбадәттер». Шушы фикергә инанган мәгърифәтче М. Акъегет башка уңай геройларының да эш сөючән һәм кәсепле затлар булуларына басым ясый. Хәнифә туку, тегү эшләрен ярата Хисаметдиннең якын дусты, «ислам вә рус, гыйлем вә һөнәр китапларын укымага һәваскяр» булган Гайса Зурколаков бакырчылык эше белән шөгыльләнә. Әсәрдә гыйлемле һәм һөнәрле, булдыклы һәм эшлекле булу кебек сыйфатларның аерым кешеләргә генә түгел, бәлки бөтен милләткә кирәклеге турында сүз алып барыла. Автор үз фикерләрен заманының кайбер консерватив карашлары белән бәхәскә кереп әйтә Әдипне бик тә борчыган шундый ялгыш һәм зарарлы карашларның берсе түбәндәгедән гыйбарәт «һөнәркяр. мәгълүматлы кавем улмак, әлбәттә, яхшыдыр, ләкин татар милләте һөнәркяр ула алмас Бик күп еллар кәчте. татар милләте зыяланмады бу мөмкин дәгел». Татар халкының культура һәм профессиональ үсешенә мондый пессимистик карашка М. Акъегет кискен рәвештә каршы чыга, ә бу үсешнең хәзергә акрынрак баруын «эчемездә мәгълүмат таләпкярлыгы» җитмәү белән бәйләп аңлата. Шулай М. Акъегет мәгърифәтче әдипләр өчен тагын да мөһимрәк мәсьәләгә — милләт язмышы турында уйлануга килә. Биредә хикәяләүнең тоны да үзгәрә. Бу хакта автор турыдан-туры укучыга мөрәҗәгать итеп һәм публицистик пафос белән сөйли. Татар милләтенең рухи мөмкинлекләренә шикләнеп караган кешеләргә автор исеменнән сөйләүче гимназист Әбүзәр «ачыйгланып» болай мөрәҗәгать итә: «Уйга- ныңыз, кардәшләр! Уйганыңыз, буның кеби гакылсыз дәлилләреңезлә үзеңездән көл- дермәңез! Бакыңыз башка милләтләрә. иштә французлара, иштә немецләрә, бунлар дәгел суда кимәдә балык кеби йөзмәки, һавада кош кеби очмак машинасы төзә беләләр. Әмма безнең сукаламак илә вак сәүдәдән башка һөнәремез юк кебидер...» Шул нигездә әсәрдә мәгърифәтчел милләтпәр- вәрлек (милләт мәнфәгатен кайгырту) идеясе күтәрелә Әдипнең үзе өчен бик кадерле булган бу идея романда төрле сыйныф вәкилләре булган өч кешене — бәк улы Әбүзәрне. Хисаметдин менланы һәм теләнче егет Мохтарны бер-берсенә якынайта һәм дуслаштыра Милләтпәрвәрлек идеясен яктыртуда М. Акъегет мәгърифәтче әдипләрнең мөһим карашларыннан берсен чагылдыра. Сүз мәгърифәтчеләрнең халыкны сыйныфларга аерып карамаулары, гомумән, милләт хакында сөйләүләре турында бара Бу хәлне В. И. Ленин Көнбатыш Европа һәм рус мәгърифәтчеләре иҗат иткән чордагы иҗтимагыйсоциаль обстановка белән бәйләп аңлата: «XVIII гасыр мәгърифәтчеләре (гомуми танылган фикер аларны буржуазия юлбашчылары рәтенә кертә) язган вакытларда, безнең 40 нчы елдан 60 нчы елларга кадәр булган мәгърифәтчеләр язган вакытларда, барлык иҗтимагый мәсьәләләр крепостное правога һәм аның калдыкларына каршы көрәшкә кайтып кала иде. Яңа иҗтимагый- экономик мөнәсәбәтләр һәм аларның каршылыклары ул чакта әле яралгы хәлендә иде Шуңа күрә ул вакытта буржуазия идеологларында үз файдаларын күзәтү һич булмады; киресенчә, Көнбатышта да. Россиядә дә алар бөтен кешенең рәхәттә яшәячәгенә тәмам чын күңелдән ышандылар һәм шуны чын күңелдән теләделәр, крепостной стройдан үсеп чыга торган стройдагы каршылыкларны чын күңелдән күрмәделәр (кисәкчә әле күрә дә алмадылар)» (Ленин В. И. Әсәрләр. Дүртенче басмадан тәрҗемә. 2 т. Казан, 1955. 498 бит). Туып килүче буржуаз стройның сыйнфый каршылыкларын әле күрә алмаган М. Акъегет тә үз чорындагы татар җәмгыятен сыйныфларга бүлеп карамый, бөтен милләт турында кайгырта. Үзәк герой Хисаметдин менла исә «кәндү (үз) милләтене, ягъни татарларны чук сәвән адәм» итеп кенә түгел, бәлки «Россиядә сакин (яшәүче) ун миллион ислам кардәшләрене ядына» алган шәхес рәвешендә күрсәтелә. Милләтпәрвәрлекне, мәгърифәтчеләргә хас булганча, заманның иң мөһим идеалларыннан берсе итеп караган М. Акъ-‘ егет бу идеал өчен көрәшүче үрнәге итеп патша Петр 1 не ала һәм аның бу өлкәдәге эшчәнлеген түбәндәгечә тасвирлый: «Бу пади- шаһымыз Петрның милләтпәрвәрлеге сөясендә Россиядә низамәте җәдидә вә ислахат (яңа законнар һәм реформалар) юлында тәбәтделат (алмашынулар) мәйданә чыкты. Хәзердә мәүҗәт университетлар. ягъни дарелфөнүннәр ачылды. Мәзкүр падишаһның милләтпәрвәрлеге сәясендә руслар диңгез фәннәрен үгрәнмәя башлап, пароход вә хәреп көймәләре мәйданә чыкты. Руслар гыйльме механика, гыйльме техника үгрәнмәя башладылар Олуг Петр «милләтеннән баһалы бер шәй белмәз иде Башыңда һәрвакыт рус вә рус, вә рус иде Диде ки, миллионнар илә русларым бәңа бер углымнан бәһалыдыр, мәйданә куйдыгым ислахат углым тарафыннан бозылса, русларым хәрабаты халә килмәсеннәр » М. Акъегет милләтпәрвәрлекнең әһәмияте турында сөйләп кенә калмый, бәлки үз геройларының сүздән эшкә дә күчүләрен күрсәтә. Кыскасы, "Хисаметдин менла»да мәгърифәтчелек идеологиясенең һәм фәлсәфәсенең күл кенә мөһим положениеләре чагылыш таба. Шул ук вакытта әсәрдә мәгърифәтчелек реализмының һәм бу метод әдәбиятының әйдәп баручы жанрына әверелгән романның әһәмиятле сыйфатлары гәүдәләнә Барыннан да элек, роман мәхәббәтавантюралы сюжетка корылган. Әсәрнең бу жанр үзенчәлегенә аның беренче рецензенты булган профессор В Д. Смирнов та игътибар иткән иде. Ул М. Акъегет романында «мәхәббәт тә. гүзәл кыз урлау да» булуын һәм мондый «романтик маҗаралар герое итеп яшь мулла» күрсәтелүен белдерде (Записки Восточного отделения .Императорского археологического общества III —IV т. 1888, 97 бит) Авторның әсәрдәге актив роле үз уйфикерләрен турыдан-туры һәм публицистик пафос белән чагылдырып баруына кайтып калмый Ул үзен хикәяләүдә, сюжет агьуиын- да да актив тота. Бу хәл бер вакыйгадан икенчесенә күчкәндә авторның шул хакта укучыга белдереп баруында еш күренә. Мәсәлән, әдип шәһәрдәге Габбас ага мөсафирханәсендәге хәлләр турында сөйләп килә дә, аннары укучыларга мөрәҗәгать итеп болай ди: «Н» карьясенә кайтамыз, хөрмәтле укучыларым. лН» ханәләре кечек вә саламнан вә бәгъзылары агач тактасы илә ябылмыш улдыкларыны язмыш идек». Икенче бер очракларда автор укучының сөйләгәннәргә дикъкатен җәлеп итү өчен хикәяләүгә турыдан-туры катнашып китә. Менә бер мисал «Берничә көн кичте. Хәзердә белешемез Хисаметдин менла шәһәрнең тимер юл мәүкыйфендәдер (станциясендә). Фикере- ңезлә ахшам вакытларыны тасавыр итеңез (күз алдына китерегез), укучылар! Шәһә- ремезнең һәмма әһалисе мәзкүр мәүкыйфә тупланмышлар» Мәгърифәтче әдипләргә хас сыйфат — хикәяләүдә һәрвакыт укучы белән тыгыз контактта булырга омтылу, икенче яктан, халык иҗатына, аерым алганда, әкияткә барып тоташа. Мәгълүм булганча, милләт тормышына һәм язмышына игътибарларын арттырган мәгърифәтчеләр халык иҗаты белән дә якыннан кызыксыналар. Әдипләр исә бу иҗат белән кызыксынып кына калмыйлар, бәлки аңардан үз иҗатларында киң файдаланалар Үз заманына хас булганча, гарәп, фарсы һәм төрки сүзләре белән чуарланган авыр телдә язган М. Акъегет тә әле- дәнәле хикәяләүгә Каенсар төбендә кар булмас, Кайгылы йөрәктә май булмас, Ак эшләпә мамыктан, кызлар карый ярыктан, Карамас иде ярыктан, бер күрергә зарыккан,— кебек саф татар халык җырларын, «эшлә- 'эшлә — әүвал җәфа, соңра сафа, сән бала, бән ана баштан колак зур булмас» һ. б. мәкальләрне кертеп җибәрә, халыкчан чагыштырулардан («муртадан чыккан корт кеби», «үлек кеби агарып», «аучы куян вә үрдәкне өмет итеп сакладыкы кеби» һ. 6 ) оста файдалана. «Хисаметдин менлапда әкиятләрдә үк башланып роман жанрында яңа сулыш һәм зур үсеш алган бер тенденция — геройларның шәхси тормышкөнкүрешенә игътибарлы булу чагыла Биредә тагын мәгърифәтчеләрнең реаль чынбарлыкка йөз тотып, аны башлыча көнкүреш рәвешендә аңлаулары зур гына роль уйный. Алар тормыш дөреслеген күбрәк көнкүрешне дөрес сурәтләүдә күрәләр Шундый дөреслеккә омтылган М. Акъегет тә көнкүреш күренешләренә шактый игътибар бирә Дөрес, ул, укучыларның «зиһеннәрен арытмактан чикенеп», бу күренешләрне тәфсыйллап тасвирлауга омтылмый, еш кына саран буяулар белән эш итә. Әмма шунда да сурәтләү объектын яхшы белгән автор әлеге чынбарлыкның җанлы күренешләрен тудыра Шул ук вакытта әдип өчен бу эшнең үзмаксат булмавы, билгеле бер идея-эстетик максатка хезмәт итүе күренә. Мәсәлән, Хәнифәне Сибгатуллага хатынлыкка сорарга килгән Бикбулат мулланы Габбас ага өендә сыйлау күренешен М. Акъегет «мөдәррис хәзрәтләренең» тәмле һәм күп ашарга күнеккән сорыкорт зат булуын ачу өчен файдалана: «Шурпалар, пылаулар кунаклар өчен кайнал-кайный. хәтта ки, мөдәррис хәзрәтләре йортка гизмәгә чыкканда, майлы ашларның кухусы вә исе ашханәдән борынына җитешеп, ләззәт хис улынып, деле тирәсеннән төкерек чыкты» Әсәрдә чагыштырмача тулырак сурәтләнгән туйга бару күренешендә булачак кияү Сибгатулла әфәнденең кыланышларын тасвирлауга бигрәк тә игътибар ителә Автор Гали бай малаеның башбаштак һәм дуамал зат булуын күрсәтә, моның өчен үтемле детальләр таба Туй җәмгыяте урамнан үткәндә «мылтык атмактан, зәк вә кыңгырау тавышыннан колаклар агырар Урамны төтен алды, санасән ки (уйлыйсың) бер мохарәбә (сугыш) купты, алдагы каләскәнең мылтыклары артыграк гөрелтәйөрләр, бу каләскәдә Сибгатулла әфәнде, кияү егетләре илә бәрабәрлектә, яшен кеби йөкерерләр» Шунда ук автор бу дуамаллыкларның күңелсез нәтиҗәләрен дә күрсәтеп үтә. Бердән, урам аша чыгып барган эт. «өлгермәеп. ка- ләскәнең көпчәкләре астында калып, уртага ярылып, эчәкләре һаваны бераз исләдтеләр». Икенчедән, буза эчеп шактый кызган туйчы егетләр «табгиятлә порхны күбрәк салып мылтык аттыкларыннан бармакларыны яра- ламыш иделәр». Гомумән алганда исә. автор туй бәйрәменең бик күркәм күренеш булуын күрсәтә, моның өчен табигатькә дә дикъкать итә. Мәгърифәтчеләр тарафыннан табигый гүзәллекнең, гармониянең үрнәге итеп каралган саф табигать күренешләрен М. Акъегет нәкъ менә тормыш матурлыгын, яшәүнең күркәм милли традицияләрен эмоциональ көч белән һәм экспрессив рәвештә ачу максатында файдалана. Туйчылар авылдан чыкканда «көндез дүрт сәгатьләр вар иде. Көнәш (кояш) нур вә эсселекне чыбарланмыш кырларда чәчмеш иде. Яравой намле магруф кырларның күренеше пәк гүзәл иде: тәртип- бәтәртип солы, карабодай вә тары икмәкләреннән кырлар күэләрә кызгылт, аксыл, саргылт рәңдә күренерләр иде. Кырларның гүзәллеге шат туйчыларны янә шат итәр иде». Тормыш-көнкүреш һәм табигать күренешләрен шулай җанлы һәм тәэсирле итеп сурәтләүдән тыш, М. Акъегет тагын геройларның тышкы портретларын оста гына бирә. Автор идеалы булып торган Хисаметдин менла белән Хәнифә туташ портретлары, әлбәттә, идеаль төсләрдә тасвирлана. Менә Хисаметдин менланың портреты .Иөзе гүзәл ачык. Яңадан чыкмыш кечек сакаллы вә мыеклары вә кечек чәче коңгырт рәңдә (төстә) улып, җәмаләтле йөзеннән гүзәллеген дәһа этядәләштерерләр Нурлы вә күк күзләре сәтрәбәсәтра сәхифәгә китап битенең юлын- нан-юлына йөгереп кәчәерләр. Башында бархат тәкъясының көмеш ае ялт-йолт ялтырар». Геройның матурлыгын М. Акъегет, мәгърифәтчеләргә хас булганча, аның килеш- килбәтенең гармонияле, ягъни бар җире дә килгән булуында күрә. Хәнифәне тасвирлаганда автор үзенең бу карашын турыдан-туры белдереп үтә. Хисаметдин менланы да кызның матур киеме түгел, бәлки табигый матурлыгы, бөтен җире килгән булуы белән җәлеп итә. «Бу нәзек бил вә җәмилә кыз,— ди автор,— менланың күзенә тәмамән күренде» Ләкин әдип геройларын тышкы «тәмамән- леге». ягъни гармониялелеге буенча гына бәяләүдән ерак тора. Аның шәхес идеалы — тышкы матурлык белән эчке матурлыкның тәңгәл килүе. Эчке матурлыкны исә М. Акъегет кешенең әхлаклы һәм мәгърифәтле булуында күрә. Әсәрнең үзәк геройлары менә шушы ике төрле матурлыкның органик берлеген тәшкил итүче шәхесләр. Гомумән алганда, М. Акъегет тышкы — «заһири» «матурлык эчке — -батини» матурлыктан башка була алмый, алар бер-берсеннән аерым хәлдә яши алмыйлар дигән карашта тора һәм бу каращын Хисаметдин менла белән Хәнифә образларында ачык чагылдыра Бу геройларның үзара органик бәйләнештә яшәгән һәм шуның белән башкаларга үрнәк булган тышкы һәм эчке портретларын мөмкин кадәр тулы бирергә тырышыла. Ә инде шушындый шәхес булудан ерак торган персонажларны — Бикбулат менланы. Гали байны, аның улы Сибгатулланы сурәтләгәндә әдип мондый тулы тасвирга һич тә омтылмый, киресенчә, биредә саранлык күрсәтә. Ул башлыча бу персонажларның үз-үзләрен ничек тотулары, гореф-гадәтләре белән кызыксына һәм болардан а ларның күңел матурлыгыннан мәхрүм булулары ачыклана. Шул сәбәпле, алар тышкы матурлыкка да ия була алмыйлар. Күбрәк геройларының идеаль сыйфатлары белән кызыксынган М Акъегет, әлбәттә, Бикбулат хәзрәт. Гали бай һәм Сибгатуллаларның идеальлектән ерак торган заһири күренешләрен бирүне кирәк тапмый. Алдарак «Хисаметдин менламда мәгърифәтчелек эстетикасының характерлы принцибы — яхшы яки яман зат кына итеп каралган геройның статик хәлдә күрсәтелүе— ачык чагылуы турында әйтелгән иде. Үзәк геройларны сурәтләгәндә шушы принципка турылыклы булган хәлдә. М. Акъегет аерым очракларда персонажның дөньясында үзгәреш барлыкка килүен дә күрсәтә. Геройны рухи үсеш-үзгәрештә бирергә омтылу, аерым алганда. Хәнифәнең әнисе Шәмси абыстай образында сизелә. Башта Гали байлар һәм үзенең ире Габбас кебек, кешенең дәрәҗәсе һәм бәхете аның бай булуында дигән карашта торган Шәмси абыстай кызын Сибгатуллага биреп, аны «ризыклы вә бай кадын» итү турында хыяллана, чөнки шул юл белән Хәнифәне бәхетле итәчәге.нә чын күңелдән ышана. Туй алдыннан кызы юкка чыккач Һәм Гали байлар өйләренә килеп гауга куптаргач исә ул әлеге карашының ялгыш булуын аңлый һәм Гали байга ачынып болай ДИ — Алла, алла, байлыгыңыза инанып, кызымны көчләдем, харап улдым, йөрәк бәгърем баламнан аердың Мәгърифәтчелек реализмы принциплары «Хисаметдин менламның жанрын сайлауга да билгеле бер эз сала М. Акъегет аны «милли роман яки хикәя» дип атый. Әсәр жанрының мондый ике төрле булуы очраклы хәл түгелдер. күрәсең. Ул. безнеңчә, байтак дәрәҗәдә ике фактор белән бәйләнгән булырга тиеш. Бердән, үзе яхшы таныш башка әдәбиятлар үрнәгенә ияреп, яшь автор татар милли романын тудырырга алынган. Мәгълүм ки, француз, рус. төрек һ. б. әдәбиятлар тарихы күрсәткәнчә, мәгърифәтчелек прозасы үзенең беренче адымнарын гадәттә романнан башлый. Бу жанрга зур игътибар мәгърифәтчеләрнең конкрет идея-эстетик карашлары белән бәйләнгән. Алар чынбарлыкны кисәкләргә бүлмичә, табигый бөтенлегендә алырга. аның гармониясен, вакыйгаларның идеаль төгәлләнешен күрсәтергә омтылдылар. Бу хәл, әлбәттә, мәгърифәтчелек философиясенең «табигый тәртип» концепциясе белән бәйләнгән иде «Хисаметдин менла«да конфликтлы лыкның йомшаклыгы да автор кимчелегеннән бигрәк аның әлеге концепциягә турылыклы булырга теләве нәтиҗәсе дип карарга кирәк М Акъегет геройлар арасында хасил булган кайбер каршылыкларны куертып, кискенләштереп, вакыйгаларның табигый агышын. гармониясен бозарга теләми Әсәрнең: «Башка белешләремез һәр кәс (һәркем) үз эшләрендә калдылар», дигән җөмлә белән тәмамлануы да очраклы түгел. Әгәр мәгърифәтчел максатларына ирешүдә зур гына кыенлык ларга очраган Хисаметдин белән Хәнифә ахырдан боларны җиңеп үз теләкләренә ирешсәләр, ягъни «бәхетле» финалга килсәләр, романның башка күпчелек геройлары бернинди дә үзгәреш кичермиләр, әсәргә нинди хәлдә килеп керсәләр, шул килеш чыгЫп китәләр. Икенче төрле әйткәндә, чынбарлыкның табигый агышы саклана Ә инде тормыцтны табигый хәлендә күрсәтү өчен иң кулай форма — роман, чөнки бу жанр әдипкә чынбарлык турында иркенләп һәм ирекле төстә хикәяләргә киң мөмкинлек бирә. М. Акъегетнең дә роман жанрына мөрәҗәгать итүенең шәхси сәбәпләреннән берсе шундадыр, күрәсең. / Әдипнең «милли роман» төшенчәсе белән генә канәгатьләнмичә «яки хикәя» дип тә өстәве исә милли әдәби традицияләр йогынтысы белән бәйле булырга тиеш Татар әдәбиятының борынгыдан килә торган традицияләреннән берсен хикәячелек тәшкил итә. Хикәячелек аны чынбарлык күренешләрен һәм герой тормышын табигый хәлендә һәм агышында күрсәтергә мөмкинлек бирүе белән дә җәлеп иткәндер Яңа заман татар прозасына һәм аның «генераль» жанры — романга нигез салган «Хисаметдин менла» үзеннән соңгы милли әдәби хәрәкәткә зур гына йогынты ясый. Әйе, М. Акъегетнең күркәм башлангычы татар әдәбиятында киң яклау таба һәм алга таба дәвам ителә. Моңа профессор В Д Смирнов та дикъкать иткән иде Ул М Акъегет үрнәгенең татар әдәби дөньясында бик тиз үз дәвамчыларын табуын әйтте һәм моның беренче мисалларыннан итеп 3. Бигиевнең «Өлуф яки гүзәл кыз Хәдичә» романын (1887) санады. «Хисаметдин менла»ның башкаларга йогынтысы барыннан да элек мәгърифәтче әдипләр иҗатында күзгә ташлана Әмма сүз биредә М. Акъегеткә турыдан-туры иярү яки аңарга ошарга тырышу турында гына барырга тиеш түгел. Аның башлангычы бүтәннәрне актив иҗатка, яңа эзләнүләргә рухландырды. Шуңа күрә М. Акъегеттән соң әдәбиятка килгән мәгърифәтче әдипләр әсәрләрендә «Хисаметдин менла» белән күпмедер дәрәҗәдә аваздашлык та бар һәм яңалыклар да юк түгел. Мәсәлән. «Хисаметдин менла»да үзәк урын алган заман герое мәсьәләсе белән башка әдипләр дә актив кызыксыналар. Аерма тик шунда әгәр М. Акъегет аны төрле яклабрак яктыртырга алынса, бүтән мәгърифәтче авторлар игътибарларын мәсьәләнең аерым аспектларына юнәлхәләр, геройның теге яки бу сыйфатын калку итеп күрсәтергә тырышалар Р. Фәх- ретдиновның «Әсма яки гамәл вә җәза» повестенда (1903) Габбас мелланың. Хисаметдин кебек үк, авыл балаларын яңача укытучы гыйлемле мулла, «мәгыйшәтене сорыкорт низамына куймый, бәлки бал корты ысулына бинаи әйләмеш», ягъни үзе иген игеп, бакча үстереп көн күрүче хезмәт сөючән кеше булуына басым ясала. Шул ук вакытта Р. Фәх- ретдинов героеның ничек шундый шәхес булып җитлегүе белән кызыксына һәм аның рухи үсешен мәгърифәтчеләрчә аңлата. Габбасның үсешендә төп рольне аның хатыны Гайшә уйный. Әгәр Габбас мелла, ди автор, үзе кебек «җиңел фикерле, дөньяга илтифатсыз бер хатынга тугры килмеш улса иде. гомерене ахмаклар гадәте үзрә сәфаһәт дөньяларында кичермәк вә бөтен фамилиясенең шәрафәтенә дегет буяп, дөньясына вәдагь идәчәк иде». Әмма ул, бәхетенә каршы, «гакыллы, тәкъва, диндар, җөсур, мәрхәмәтле бер хатын» булган Гайшәгә өйләнә һәм аның йогынтысында «кәндәсенә ябыш- мыш улан фәна гадәтләрене берәм-берәм өстеннән төшермәгә вә табигый истигьдатны хәрәкәтләндермәгә» башлый Икенче яктан, Габбасның рухи үсешендә ул укыган әдәбифәнни китапларның роле зур булуы күрсәтелә. Андый китапларны әдип «адәм угылы өчен иң куәтле тәрбиячеләрдән» дип бәяли Заман героен. М Акъегет кебек үк, укымышлы кеше итеп күрсәтүгә басым ясау белән бергә, мәгърифәтче әдипләр тора-бара аның гомумән генә гыйлемле булуы турында түгел, ә практик файдасы булырлык белем алулары хакында кайгырта башлыйлар. Мәсәлән, LU. Мөхәммәдовның «Яфрак асты яки Мәкәрҗә ярминкәсе» повестеның (1901) уңай герое Гали, мәдрәсәдә укудан тыш. рус гимназиясен бетерә, ә каникул вакытларында әтисеннән сабын кайнатырга өйрәнә. Әтисе үлгәч исә сабын кайнату заводы хуҗасы булып калган Гали, заводта эшне заманча оештыру белән бергә, оста сәүдә итәргә дә өйрәнә Авторның бу моментларга дикъкать итүе бер дә очраклы түгел. Әсәрләрендә күбрәк татар сәүдәгәрләре белән кызыксынып, Ш Мөхәм- мәдов аларны үз эшләрен искечә, атабабаларча алып барулары, заманча сәүдә итә белмәүләре өчен кискен тәнкыйтьли. Үз эшен дөрес алып барып һәм заманча сәүдә ител баегач, Гали, М Акъегетнең Мохтары кебек, байлыгын мәгърифәт эшенә сарыф кыла, ятим балалар өчен һөнәр мәктәбе ача. Героеның бу күркәм эше турында әдип тирән канәгатьләнү белән һәм рухла3 Һади әсәрләрендә Хисаметдин менла кебек укымышлы геройларның авылдагы эшчәнлегенең конкрет нәтиҗәләрен күрсәтүгә күбрәк игътибар бирелә. «Бәхетле кыз» повестендагы Габбас, Казандагы күренекле бер мәдрәсәне бетереп һәм үзлегеннән күп кенә дөньяви фәннәрне өйрәнеп, зур гыйлемле булып туган авылына кайткач, анда мәгърифәт һәм мәгыйшәт өлкәсендә үзенә бер «революция» ясый. Авылдашларының наданлыгына бик борчылган герой, кайту белән, зур эшләр башлап җибәрә. Яңа зур мәктәп ачып, балаларны яңача укыта башлый, иң яхшы укыганнарын Казанга яки Оренбургка укырга җибәрә Алар шәһәрдән «сүзләре ачык, зиһеннәре үткен, табигатьләре мөлаем». ягъни төпле белемле һәм тәрбияле тешеләр булып кайталар. Икенче яктан, Габбас авылдашларын иген игәргә өйрәтә. Аңардан үрнәк алып, кешеләр эшкә бирелеп китәләр, -эшсез, бүрәнәләр өстендә утырып хикәят сөйләүчеләр» күзгә күренеп кими Нәтиҗәдә авылның тормыш-көнкүреше рәтләнә, кешеләрнең холкы яхшыра «Җиһанша хәзрәт»тә гыйлемле Хәсән мулла тырыш- /ыгы белән аның авылдашлары »берничә елдан соң башка авылларга караганда яхшы гына алга» китәләр, иген игә. сәүдә итә баш- тыйлар Авыл культура ягыннан да күзгә күренеп үзгәрә. Бикбулат хәзрәт турында сөйләгәндә М. Акъегет аның наданлыгын, мәдрәсәсендә, дә укыту-тәрбия эшенең бик начар торуын күрсәткән иде Бераздан моның белән М. Акъегетнең татар җәмәгатьчелеген нык борчыган мәсьәләне күтәрүе ачыкланды. Чөнки аңардан соң әлеге мәсьәлә мәгърифәтчеләр иҗатында шактый киң яңгыраш алды. 3. Бигиев, 3. Һади, Ф Кәрими һ. б прозаиклар әсәрләрендә надан һәм булдыксыз мулла-хәзрәтләр. мәдрәсәләрдәге тәртипсезлекләр. кадимчә укытуның шәкертләргә кире тәэсире фаш ителә. «Хисаметдин менла«да күтәрелеп, алга табан тагын да активрак яктыртылган мәсьәлә — ул. әлбәттә, татар хатын-кызы мәсьәләсе Шул заман татар җәмгыяте өчен бик актуаль торган бу проблеманы әдипләр төрле яклап яктыртырга алыналар Аларның игътибарын еш кына мөселман дөньясында хатын- кызга нинди мөнәсәбәт булуы җәлеп итә. Бу мәсьәләгә караш әсәрләрдә аерым шәхеснең, мохитның, җәмгыятьнең мораль йөзен ачу чарасына әверелә Ирләрнең кешелекле- легеи. инсаниятен, табигыйлеген авторлар әледән-әле аның хатынкызга мөнәсәбәтеннән чыгып бәялиләр. Мәсәлән, 3. Бигиевнең «Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә» (1887) һәм «Гөнаһе кәбаир» (1890) романнарында геройларның мораль-политик йөзе нәкъ менә аларның героиняларга карашыннан чыгып ачыла. Беренче романда үзәк герой Мусаның Зөләйха белән Хәдичәгә мөнәсәбәте аша капитализм формалашкан чор өчен характерлы күренеш — буржуаз җилкуарның ничек тууы күрсәтелә. Шул ук вакытта бу яңа тип геройның мәгърифәтчел идеалларга чит зат булуы ачыклана. Мәгълүм ки, мәгърифәтчеләр шәхес идеалын кешенең рухиәхлакый яктан камил һәм мәгърифәтле зат булуында күрәләр иде Муса исә героиняларның үзләре белән түгел, ә күбрәк аларның байлыклары белән кызыксына Ул Хәдичәнең йөз мең сум приданына кызыгып, төп байлыгы акыл һәм белем булган Зөләйхадан баш тарта. Моның белән эшкуар Муса Салихов мәгърифәтчеләр идеалын да кире кага Геройның уңайлыгын яки тискәрелеген хатын-кызга мөнәсәбәт аша чагылдыруга «Гөнаһе кәбаир»дә тагын да ныграк игътибар бирелә. Геройлардан берсе Якуп Галиевне автор әхлаксыз, бозык зат итеп күрсәтә һәм аның мондый сыйфатларын Маһруйга мөнәсәбәтендә гәүдәләндерә. Бозыклыкның чигенә җиткән Якуп хәтта хатын-кыз идеалы булырлык Маһруйны да юлдан яздыра Әмма бу юлы мәгърифәтчелек идеалларын җиргә салып таптаган герой тиешле җәзасын ала. Бу кеше белән бәйләнеп нинди зур хата эшләгәнен аңлаган Маһруй аны мунчада кайнар су сибеп үтерә. Романның уңай герое Җиһангир образы да башлыча Маһруйга мөнәсәбәттә ачыла. Тормышта зур ялгышлыклар җибәргән хатынына карашында Җиһангир җитди әхлакый сынауга дучар була һәм, ул сынауны намус белән үтел, мәгърифәтчел уңай герой исеменә лаеклы булып кала. М. Акъегет башлангычын дәвам иттерүчеләр тагын үзләренең мәгърифәтчел хатын- кыз идеалын чагылдыруга басым ясыйлар. Мәсәлән, Р Фәхретдиновның «Сәлимә...» һәм «Әсма. » повестьларында, 3. Һади хикәяләрендә. «Хисаметдин менла»дагы кебек үк, әлеге идеаль героиняны физик һәм рухи камиллеккә ирешкән шәхес итеп күрүдән гыйбарәт Авторлар героиняларның әхлакый дөньясына, аң-белем дәрәҗәсенә аеруча дикъкать итәләр, геройлар да яраткан кызларының шушы сыйфатларын барыннан да өстен күрәләр. Моңа кадәр без М Акъегет романында күтәрелгән идеяләрнең һәм проблемаларның озын гомерле булуы, алга табан да әдипләребез тарафыннан өйрәнелүе һәм яктыртылуы турында сүзалып бардык. «Хисаметдин менла» үзенең формасы белән дә киләчәк буын әдипләр өчен өлге һәм үрнәк булды. Мәгълүм ки. М Акъегетнең бу әсәрен язуда төп максатларыннан берсе татар милли романын тудыру иде tepona әдәбиятлары практикасы белән яхшы таныш булган М Акъегет аларда романның нинди зур роль уйнаганын белә һәм аның туган әдәбиятында да тиешле урын яулавын тели Үзләре башлап җибәргән яңа реализм заманы прозасының һәм, гомумән, бетен әдәбиятның үсеш перспективалары байтак дәрәҗәдә роман жанры белән бәйләнгәнлеген 3. Бигиев тә яхшы аңлаган, күрәсең Көнбатыш, рус һәм төрек романнарын мавыгып укыган бу яшь әдип тә татар әдәбиятында әлеге жанрның тизрәк тамыр җәюен теләгәндер. Бер үк вакытта 3. Бигиев романның форма төрлелегенә омтыла Башка күл кенә әдәбиятларда һәм укучылар арасында да инде зур популярлык казанып өлгергән детектив роман белән кызыксынып китеп, ул, безнең әдәбиятта бу төр форманың беренче үрнәкләрен бирә. Әйе. аның әсәрләре, бигрәк тә «Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә». Көнбатышта Э. По, Э. Габорио, У. Коллинз кебек әдипләр тарафыннан тудырылган детективның классик сюжет алымнарына таянып язылган. Күренә ки, яңа заман татар романы үзенең беренче адымнарыннан ук төрле формаларда үсә башлый ӘммаМ. Акъегет белән 3. Бигиевтән соң беркадәр вакыт бездә романнар күренми тора. Дөрес, бу өлкәдә әледән-әле омтылышлар ясала, Ләкин алар еш кына тормышка ашмый калалар XX йөз башы татар прозасында роман жанрының бермәл ничектер «югалып» торуына шул чордагы тәнкыйть тә дикъкать итә. Г. Ибраһимов, мәсәлән, роман «үзенең тәмамы вә бөтен торышы белән аерым, билгеле һәм бөтен бер мәгънәне күрсәтергә тиеш», ди Әмма романнарның еш кына бик өзгәләнеп басылуларын яки төгәлләнми калуларын күрсәтә. Бу хәлне Г. Ибраһимов башлыча субъектив сәбәпләр белән, ачыграк әйтсәк, әдипләрне бу эшкә «игьтисат мәҗбүр итүе» белән аңлата. Ләкин монда җитдирәк объектив сәбәпләр дә булгандыр ахры. Моңа охшашлы күренешләр белән без шул чордагы рус прозасында да очрашабыз. Анда да XX йөз башында роман язарга ниятләнеп тә, бу эш я хыялда гына калган, яисә ахыргача башкарып чыгылмаган очраклар еш була Икенче яктан, рус романы тарихын тикшерүчеләр «XIX гасырның ахырына якынлашкан саен монументальлектән читләшү тагын да ачыграк күренүен, бу хәрәкәтнең торган саен күбрәк язучыларны үз эченә алуын, аның хәтта монументаль формаларның иң зур остасы Л. Толстой иҗатында да чагылуын» әйтәләр (История русского романа, в двух томах Т. 2 М — Л . 1962. 350 бит.) Дөрестән дә. XIX гасырның 80—90 елларында Толстой иҗатында кече жанрлар — повесть һәм хикәя өстенлек итә. Рус прозасында кече формаларның хакимлеге XX йөз башында да күзаллана. Әдәбиятчылар бу хәлне башлыча ике фактор белән бәйләп аңлаталар. Бердән, рус прозасы бу чорда заманның үсештәге тормышына йөз белән борыла, аның яңа таләпләренә оператив рәвештә җавап бирергә омтыла башлый Икенчедән, әдәбиятның жанр табигатенә шул тарихи чор үзе җитди эз сала. Мәгълүм ки, XX йөз башы — Россия тормышында тирән революцион кузгалышлар белән бәйләнгән күчеш дәвере ул. Ул чор җәмгыять үсешенең бермә- бер катлаулануы һәм хәтта буталчык төс алуы белән аерылып тора. Табигый, бу дәвер тормышын сәнгатьчә аңлау һәм аның турында, роман жанры таләп иткәнчә, бөтен бер мәгънә бирү эше дә шактый кыенлаша. Ул чынбарлык синтездан битәр анализны, ныклап өйрәнүне, ачыклауны сорый. Ике гасыр чигендә бездә дә роман күренми торуның төп сәбәпләреннән берсе шуннан гыйбарәт булырга тиеш Дөрес, бу жанрда эшләргә омтылыш һич тә кимеми. Киресенчә, роман тудыру теләге көчәйгәннән-көчәя генә бара, һәм, ниһаять, бу теләк тормышка аша башлый. Ф Әмирханның язылып бетмәгән «Урталыкта» сыннан (1912) соң Г. Ибраһимов- ның «Яшь йөрәкләрне (1913) дөнья күрә. Шул ук вакытта Г. Ибраһимов мәгърифәтчеләр бик теләп һәм зур өметләр баглап сурәтләгән урта катлау татар зыялылары арасында үзенең герой идеалына лаек булырлык кешеләрне очратмый. Бераздан «Безнең көннәр» романында ул заман героен яшәп килгән гаделсез тәртипләрне җимерү өчен революцион көрәшкә күтәрелгән массалар — көрәшчеләр арасыннан таба. XX йөз башы татар әдәбиятында алып барылган эзләнүләрдәге мондый үсешне аныклау, әлбәттә, мәгърифәтчеләр иҗатының әһәмиятен кечерәйтеп күрсәтүгә китерергә тиеш түгел. Монда мәсьәләгә тарихи караш сорала. Яңа, реализм дәвере әдәбиятына нигез салган мәгърифәтчеләр тормыш алга куйган күп кенә мәсьәләләрне, беренче чиратта, заман герое мәсьәләсен күтәреп чыктылар. Герой идеалын гомум мәнфәгатьләрне кайгыртып, халык язмышы турында уйланып, яшәү максатын халыкка хезмәт итүдә күргән шәхесләрдә табулары аларның тарихи әһәмиятле зур казанышы иде Шул ук вакытта геройның гармоник үсешкә ирешкән, бигрәк тә әхлакый яктан күркәм зат булырга тиешлегенә басым ясаулары да бүгенге көнгә кадәр әһәмиятен югалтмый гына түгел, бәлки тагын да актуальләшә бара. Мәгълүм ки, болар хәзерге герой идеалының асыл сыйфатларын тәшкил итәләр. Мондый эзләнүләрендә мәгърифәтчеләр үткәннәр тәҗрибәсенә нык таяндылар, аны заман рухы белән сугардылар, үстерделәр. Гомумән, мәгърифәтчеләр халыкның күп- гасырлык иҗтимагыйрухи идеалларын һәм иҗади традицияләрен барлап, аларга яңа сулыш өоделәр һәм XX гасырның киеренке әхлакый һәм эстетик эзләнүләре дөньясына алып керделәр. М Акъегетнең «Хисаметдин менла»сы да татар әдәбиятында һәм, аерым алганда, роман жанры үсешендә әнә шундый күпер ролен уйнады Гуган әдәбиятыбызда гасырлар дәвамында яшәп килгән романчыл хикәяләү традицияләрен үзләштереп һәм башка әдәбиятлар тәҗрибәсе белән баетып, М. Акъегет яңа заман татар романына нигез салды, аның киләчәк үсешенә ышанычлы юл ярды.