Ибраһим Нуруллин
ФАТИХ ӘМИРХАН
«Нәни мулла»
Архивта Әмирхановларның баштүбән әйләндерелгән куакны хәтерләтә торган шәҗәрәләре саклана Кәүсәнең иң очындагы «Гәрәй мирза» дигән-исемне укыйбыз да кәүсә буйлап түбән төшә башлыйбыз. Ботактан ботакка, тармактан тармакка күчәкүчә. бик күп бабалары. шул исәптән. Әмирхан һәм Хөсәен аша узып, безне кызыксындырган тармакка җитәбез: Мөхәммәтфатих Хәзер инде буыннар арасын егерме биш-утыз ел итеп билгелик тә (мулла балалары — мәхдүмнәр бик иртә өйләнмәгәннәр), ата-бабаларының тереклек итү вакытларын исәпли-исәпли. яңадан өскә күтәрелик Гәрәй мирзаның улы Җәлмәт. бәхет эзләп» булса кирәк. Сембер ягыннан Чистай төбәгенә килеп чыга һәм Чирүле Шонталы авылына туктала Үзе турында да. улы Әхмәт һәм Әхмәтнең улы Кадермәт турында да күп мәгълүмат калмаган Ниһаять, шәҗәрәдә мулла пәйда була Морад хәзрәт» Бу зат Чирүле Шонталы авылында яшәп, шунда вафат булган, шунда күмелгән. Тереклегендә ул шөһрәт казанган булса кирәк. Р Фәхретдиновның «Асар»ендә әйтелгәнчә. бае-фәкыйре. олысы-кечесе каберенә баралар икән. Исмәгыйль бине Морад.— диелә «Асар»дә.— Талкыш авылында зира- гать илә иштигаль идәр иде» Әмирханнар ыруының төп ватаны булып танылган Талкыш авылына (хәзер Чистай районына керә), димәк, беренче башлап Морад улы Исмәгыйль килеп төпләнгән. Аннары — Исмәгыйль улы Габделмәннан Әллә ни исем чыгара алмаган булса кирәк, чыганаклар аны читләтеп узалар. Тагын бер баскыч төшкәч, без Әмирхан муллага җитәбез. Аның турында мәгълүмат күбрәк. Башта агасы, ягъни Исмәгыйль улы Сәфәр хәзрәттән, аннары Казан арты авылларының берсендә күпмедер белем алгач, ул Бохарага китеп укыган Соңра Югары Курса. Тимер шәех һәм Төрек авылларында имам булган 1809 елда мәхәллә халкының чакыруы буенча Казанга күчеп килеп. Яңа бистәнең соңрак 9 мәчет дип йөртелә башлаган мәчетенә мулла булып урнашкан Укыту-тәрбия эшләрен ул. күрәсең, тиешле югарылыкка күтәргән. 9 мәчет каршындагы мәктәпнең Хөсәен һәм Зариф муллалар вакытында да «Әмирхан мәдрәсәсе» дип йөртелүе әнә шул турыда сөйләсә кирәк. Әмирхан мулла остазы Мөхәммәдрәхим Йосыф улы әль-Ашытыйның кызы Газизәгә өйләнгән һәм Хәсән. Ибраһим. Хөсәен һәм Фатима исемле бала- ларда ул кардәш-ырулары тәрбиясендә булган дип уйларга кирәк Кайсыдыр елны Бохарага китеп, Хөсәен андагы гыйлем чишмәсе бирә алган кадәр гыйлем белән зиһенен баеткач, 1847 елда Казанга кайта һәм. указ алып, мәрхүм атасы мәчетенә Байморад мулла янына икенче иптәш мулла булып урнаша Күп еллардан соң Ф Әмирхан болай дип язды: «Казан имамнарының, бер-беренә дошман фиркаләргә аерылышып, Мәрҗани исеме вә мәсләге тирәсендә мөҗадәлә кылышкан вакытларда минем атам да, соңгарак таба бабам да Мәрҗани тарафдары фиркага мәнсуб I II булганнар» Ни өчен Хөсәен хәзрәт соңлабрак Мәрҗани тарафдары булып киткән9 Ник баштан ук түгел9 Монда ике ихтимал булырга мөмкин Беренчесе Мәрҗани гадәттән тыш талантлы, кыю һәм тәвәккәл кеше буларак, гасырлар буе юлына чыгарган. Билгеле мәгълүматлар Хөсәен мулланы таза бәдәнле, мәһабәт һәм гайрәтле адәм итеп җанландыралар. Үзенең төп вазифасын — намаз укыту, балага исем кушу, никах уку, үлгәнгә ясин чыгу кебек эшләрне ул чынлап та яратып һәм җиренә җиткереп башкармаган. Мондагы тәкәллефләр, гореф- гадәтләр, туйдыру өстенә, шул кадәр искергәннәр ки. дөньяга яңача карый башлаган хәзрәткә бу эш рәхәтлек китермәгән Хөсәен хәзрәтнең яратып башкарган һәм күп вакыт, зур көч сорый торган төп эше бар Ул да булса мөхәррирлек Язу-сызу эшеннән күзәткән асыл максаты, билгеле инде, ислам идеологиясенең катып калган күп кенә догмаларын тәнкыйть астына алу. исламны яңа заманга, яңа таләпләргә яраштыру, яңа фикер, яңа идеяләргә юл әрчү. Ул сайлаган өлкә — тарих. Әмма без белгән тарих ук түгел, пәйгамбәрләр, изгеләр, ханнар, солтаннар тарихы «Нөҗүм эль тәварих» («Йолдызлар тарихы» —1884) исемле китабының керешеннән хәзерге телгә күчереп бер өзек китерик «Мин бер фәкыйрь кол. халыкка файда китерер өчен һәм укучыларның догасын өмет итеп, бу китапны пәйгамбәрләрнең һәм изге әүлияләрнең күренеклеләрен могтәбәр китаплардан җыеп төзедем, каршылыклы сүзләрдән арындырдым, нык нигезләнгәннәрен генә керттем» Бу китабында Хөсәен хәзрәт Мөхәммәткә кадәрге пәйгамбәрләрдән алып төрек солтаны Габделхәмиткә кадәр, шәрыкның бик күп билгеле шәхесләренең тормышына кагылышлы мәгълүматлар биргән. Моның өчен күпме китап укырга, чагыштырырга, уйланырга кирәк булгандыр! I Мөҗадәлә — бәхәс, ызгыш, гауга. II Мәнсуб — караган, бәйләнгән лары бер-бер артлы доньяга килтаи. Үлгән елы да тага™ билгеле 1827 нен ла М" Р - Хаи Xiamen соңыннан танылып киткән шакертлэре- „ь”киг»ктаба ”" Ь '" лар Береен генә укучының зиһененә кертеп калдыруны кирәк табам Фәхретдин Мостай улы аль-Норлатый Әдипнең бабасы Хөсәеннең үсмер чагы бик үк кояшлы аяз булмаган 1816 елда дөньяга килеп, унбер яшендә атасыз кала Башта Чистай шәһәрендә, аннары Казанда һәм. ахыр килеп. Мәчкәрә авылында белем ■ фәмнең иң ахыргы ялганы — шикәр ваткыч сурәтен ләм-әлиф> дип ялган- _ лавы булды Шул ялганга ышанган көннән башлап, мине язу таный торган f бала дип йөртә башладыддр Нәрсә бу. авылдан күчеп утырган фәкыйрь көнлекче баласы кебек, шыр надан хәлдә мәктәпкә килдемени Фатих? Юк. һич юк1 Хәлфәгә барганда инде х малайның, хәрефләрне ятлап бетереп, сүзгә әверелдерә башлаганы турында = кистереп әйтергә була Акыл керә төшкәч, аңардан китапдарны. билгеле, яшерми башлаганнар. Элек китап тышындагы, аннары эчендәге кайсы таякка, кайсы табагачка, кайсы кайчыга охшаган серле билгеләргә, әлбәттә, ул игътибар иткән, нәрсә икәнлекләрен белергә теләгән Апасының укый башлавы да аның күз алдында Әнисе кыз балаларга дәрес биргәндә Фатихның кереп, еш кына тыңлап утырганлыгына да шикләнмәскә мөмкин Кыскасы, кечкенә Фатихка хәреф танытырлык кешеләргә кытлык юк Соң ник шулай язган Фатих Әмирхан7 Беренчедән, бу. әйткәнебезчә, юмористик автобиография Икенчедән, әдип анда гомумиләштерә, иске мәктәпләрдә язу таныту, укытуның гомуми хәлен, типик күренешен җанландырырга омтыла Бәлки әле хәрефләрне белгән килеш укый башлаган булуы үзе үк Ф Әмирханны мәктәптәге беренче адымнарын әнә шулай мәзәкләш- тереп язуга этәргәндер Хәлфә, бүтән шәкертләр белән беррәттән, Фатихка да бусы, урак төслесе • йа ди-ди өйрәтергә керешкәндер Малай «мин аларны белам» дип әйтер иде. ярамый Хәлфә кеше бит Үзе зур. үзе юан Ияләшә төшкәч, шуклыкка бирелүе, «бу нәрсә?» дигән сорауга, белмәмешкә сабышып «табагач», -шикәр ваткыч» дип әйтеп ташлавы да мөмкин Хәер, нигә юрап маташырга7 Архивтагы автобиографиясендә әдип үзе үк. мәктәптә үткәргән ике елын күздә тотып, болдй дип яза Монда мин шактый зур уңышларга ирештем» Фатих мәхдүмнең хәзерлеген күреп алгач, хәлфәсе аны «сикертебрәк - укыта башлаган дип уйларга туры килә Хикмәт шунда кадим мәктәпләрдә сыйныф, ягъни класслар, булмаган Балаларның белем дәрәҗәләре нинди китап укулары белән билгеләнгән Башта Иман шарты» укытылган, аның артыннан Һәфтияк*. төрки китаплар һ б тезелеп киткән. Бер укучы ■ Иман шарты-н җиңә алмый азапланганда, икенчесе һәфтияк-кә керергә, аны узып, төркине дә башларга мөмкин «Иман шарты *нда озак тукталмыйча, укуының беренче елында ук Фатих. «Һәфтияк не ерып чыгып, төркигә кергән дип уйларга кирәк Икенче елында да. әнә шулай «сикеребрәк укып, бу мәктәп бирә алырлык 1ыйлемне зиһененә сеңдереп бетергән булыр Үз мәктәбендә ике ел укыткач. Зариф хәзрәтнең Фатихны, чагыштырмача яшь булса да, абруй казанырга өлгергән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә күчерүе әнә шул турыда сөйли Икесен бергә алып бару, алып кайту җайлырак булыр диптерме, кече улы Ибраһимны да ул «Мөхәммәдия»гә бирергә карар иткән 1893 елның январь аенда Хөсәен хәзрәт вафат була Гаиләдәге бу беренче үлем бигрәк тә шундый олы шәхеснең вафаты Фатихка ничек тәэсир иткәндер без моны белмибез Баба белән онык арасында нинди мөнәсәбәт яшәгәнлеге хакында да мәгълүмат юк Тарих һәм дин фәлсәфәсенә чумган кырысрак табигатьле Хөсәен хәзрәт төчеләнмәсә дә. үт-үт итеп кенә тормаса да. оныгына битараф булмаган дип уйларга кирәк Беренче улының беренче ир баласы бит ул Аның эшен дәвам иттерергә тиешле бала Бабасыннан бераз өрексә дә, Фатих та аны яраткан булыр Үлеп киткәч, бабаның кадере тагын да арта, сыны зурая, эреләнә бара, исеме Шиһаб Мәрҗани белән берлектә телгә алына башлый Киләчәктә Фәтхулла хәзрәтләр йогынтысыннан арынуда күпмедер дәрәҗәдә Фатихка бабасы сурәте дә ярдәм иткән Маяклар алышынганда Казан сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Галиев улы Галимҗан. Бохарада укып кайтканнан соң. 1881 елда Тихвинский урамындагы 4 мәчет мәхәлләсенең приговоры нигезендә икенче мулла итеп куелган. Берникадәр заманча уйлый, яңача фикер йөртә торган кеше буларак, ул, күрәсең, Бохарадан ук үзенчә зур планнар корып кайткан. Туган җиренә аяк басу белән үк яшь мулла атасы акчасына мәдрәсә салдыру чарасына керешә һәм 1882 елда үз мәктәбендә балалар укыта башлый. Соңыннан «Мөхәммәдия* дигән исем астында дан казанган мәдрәсә әнә шулай калкып чыккан. Билгеле инде, Казанның «Фәтхулла хәзрәт*ләренә болар ошамый. Шулай бервакыт Мәрҗани өендә булган кечкенә мәҗлестә, кемнәрдер «ул солдат малае», фәлән-төгән дип, Галимҗан мулланы яратмый сөйли башлагач, Шиһаб хәзрәт кырт кисеп туктаткан: «Ул солдат малае булса да, Казанның һәммә имамнарыннан өстен. Аңарга тел озайтмагыз». Ел артыннан ел уза, шәкертләр арта, мәдрәсә киңәя, укыту-тәрбия эшләре камилләшә бара Хәзрәтнең үзенә зур укымышлы, олуг остаз дигән мәгънәне аңлата торган «дамелля» сүзе аерылмаслык булып ябыша Шулай дип әйттеңме, исеменниен кушып торасы юк Баруди дигән яңгыравыклы псевдоним — фамилиясенә килгәндә, бусы — нәсел-нәсәбенең Пороховой бистәдә тереклек иткәненә ишарә Баруд — гарәпчә дары дигән сүз Казан мөдәррисләреннән беренче буларак. Галимҗан Баруди 1891 елда укыргаязарга өйрәтүдә «ысул җәдит» дип йөртелгән яңа метод кертә һәм «Савадхан» исемле дәреслек-кулланма язып бастыра Уй-фикер һәм эш-гамә- лендә яңарак юл тоту өстенә, кадим-җәдит көрәшенең кызган вакытында бу адымны ясавы Барудиның хәлен җиңеләйтмәгән, әлбәттә. Вәхшиләр арасына килеп чыгып, шулардан очкан уклар астында, йорт коручы кеше хәлендә калган дип әйтсәк, шаять хата булмас Шактый еллардан соң булган бер вакыйга да әнә шулай уйларга мөмкинлек бирә. 1897 елда агач мәдрәсәсе янып көлгә әйләнгәч. Галимҗан хәзрәт, байлардан акча җыеп, яңа зур мәдрәсә салу чарасына керешә 1901 елның көзендә. ниһаять, өч катлы мәһабәт таш бина калкып чыга һәм мәдрәсәне ачу вакыйгасы тантаналы рәвештә билгеләп үтелә. Ф Әмирханның шәкертлек дәфтәренә теркәлгән язмадан күренгәнчә, ул түбәндәгечә узган Мәҗлескә Казанның зур байлары, хәзрәтләре, хәлфә-укытучылары чакырылган Мәдрәсә каршындагы рус классларының берсендә учитель булып торучы Һади Максу ди котлау өчен сүз ала һәм. кадимчеләргә төрттереп, мондый сүзләр әйтә — Алла мөбарәк итсен, тәкъсир Сез милләткә олуг хезмәт кылдыгыз, күп мәшәкать чиктегез Без Сезгә булышлык күстәрүдән бигрәк, төрле сүзләр ирештердек, сүктек, хәсәдлек 2 иттек, хурладык Әмма безнең бу эшләребез Сезне туктатмады. Сезгә тырышлык һәм ныклык кына өстәде. Ташның кем бакчасына төшкәнен шундук абайлап алган Шакир, Сабир, Йосыф һәм Хисам муллалар тавыш куптаралар Туктат нотыгыңны, зиндикъ J . сөйләмә! Без хәсәд тә итмәдек, сүкмәдек тә! 1 Хәзер Тукай урамы ’ Хәсәдлек — көнчелек 1 Зиндикъ — динсез Тантана чәй мәҗлесе белән тәмам була. Әлеге дүрт хәзрәт, аштан олы булып булмый дигән мәкальне дә онытып, ташлап чыгып киткәннәр Шунысы кызык, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең архитектур ансамбле үзе үк ул заманның иске-яңа тартышын гәүдәләндерә Хәзерге Тукай урамындагы 34 йортның капкасыннан атлап кергәч тә, уң якка карасагыз, бер генә катлы, кечкенә таш өй күрерсез Заманында ул ♦ югарыда телгә алынган Йосыф ахун Сәгыйтов мәктәбе булган Шушы өйгә = терәтеп салынган (соңыннан кушылып ук киткән) өч катлы зур. мәһабәт һәм £ зиннәтле бинага игътибар итегез. Бусы «Мөхәммәдия»нең 1901 елда тантана- = лы төстә ачылган корпусы Ансамбльнең үзәге булса да, капкадан керми торып, аны юньләп күрә дә алмыйсың. s Эш болай булган икән. Яңа корпусны планлаштырганда Баруди, фаса- X дын урамга чыгарып салу нияте белән, Йосыф хәзрәткә мондый тәкъдим яса- * ган мәктәбеңне, тәкъсир, әйдә сүтеп ташлыйк Яңа бинадан үзең теләгән ка- - дәр мәйдан алып, үзең теләгәнчә дәрес әйтерсең. Ахун хәзрәт башта риза бу- = ла Ләкин яраннары киңәшен тыңлаптырмы, соңра кирели. Менә ни өчен - «Мөхәммәдия», урамны бизәп тору урынына, эчтә посып калган >■ Без киләчәктә күрербез. Йосыф ахун Баруди тормышында гына түгел, 7 бәлки Ф Әмирхан тормышында да үзенчәлекле урын тоткан Монда исә Фәт- - хулла хәзрәт прототибының нәкъ менә шушы Йосыф ахун булганлыгын әйтү ' белән генә чикләник. = Кара яссылык өстендә соры тап та якты булып күренгән шикелле. Галим- < җан Баруди — төрле кыяфәттәге «Фәтхулла хәзрәт»ләр фонында, һичшик- 7 сез, прогрессив шәхес Әмма XIX гасыр ахырының иң алдынгы иҗтимагый = фикереннән ул беркадәр уңдарак торган Сәбәпләре, билгеле, күп. Бохарада калыпланган белеме, караш һәм горефгадәтләре, уртагасырчылыкка кендекләре белән береккән дин әһелләре йогынтысында яшәүче мәхәллә кешеләренең йөз дүндерү ихтималлары, хөкүмәт чиновниклары һәм охранканың мәдрәсәне, мәдрәсә башлыгының һәр адымын күзәтеп торуы Байлар хакын хаклау мәҗбүрияте үзе генә дә ни тора. Мәдрәсәнең бар чыгымы шулар өстендә бит Чыгым исә аз түгел Яңа гасыр башында инде аның азмы-күпме вазифа ала торган унбишләп хәлфәсе, ярыйсы гына җиһазландырылган тулай торагы, кухнясы, шифаханәсе, врачы, төрле мастерскойлары, сад-бак- часы, ишегалдында хәтта катогы булган. Моңа тагын читтән килгән фәкыйрь шәкертләрнең тулай торак һәм укыган өчен бер тиен түләмәгәнлекләрен өстик. Әнә шулар барысы бергә Барулины, хәттыйн ашмыйча, уртарак юл сайларга, үлчәү тәлинкәләрен чәүмәлтмичә, тигезрәк тотар өчен дипломат булырга мәҗбүр иткән. Ысулы җәдитне кертүе заман өчен, әлбәттә, кыю адым. Әмма бу башлангыч сыйныфларга гына карый. Рөшдия, игъдадия һәм галия бүлекләрендә исә, аз-маз яңарту һәм сипләүләрне искә алмаганда, дәресләрнең эчтәлеге дә, укыту ысуллары да борынгыча кала килгән Дамелляның Троицк ишаны Зәйнулла Рәсүлигә кул биргәнлеге, ә соңрак үзенең дә, ишанлыкка дәгъва итеп, шәкертләреннән мөрит җыя башлаганлыгы билгеле Кем белә, бәлки бусы да дипломатик максат белән эшләнгәндер Ләкин моның белән ул Казанның күпчелек байлары һәм мөселманнары күзендә отса да, яңара башлаган яшьләр күзендә нык оттырган. 1895 елның көзендә Зариф мулланың ике улы — Фатих һәм Ибраһим — унөч яшен генә тутырган шушы мәдрәсәдә укый башлыйлар. Шул вакытларда «Мөхәммәдия» шәкерте булган Миргазиз Укмасый югарыда телгә алынган истәлегендә ике мәхдүмнең мәдрәсәгә килү-китүлә рен болайрак сурәтли. Кышкы иртә. Нечкә тимер табанлы нәфис чанага җигелгән кара ат мәдрәсә ишек төбенә, кар туздырып, килеп туктый Көмеш тәңкәләр тезелгән эш- лия, җиңел күн камыт, тасма дилбегә, нечкә тубылгы дуга «Көмеш» тезелгән йөгәннең тезгене, икегә аерып, дуганың ике ягыннан тарттырып куелган. Толып кигән кучер чана башыннан карга сикерә дә. малайларның тезен каплаган йомшак тирене ычкындырып, төшәргә булыша Шәһәрчә ыспай киенгән һәм кулларына яхшы сумка тоткан ике мәхдүм ашыкмыйча гына мәдрәсә ишегеннән кереп китәләр Көндезге сәгать ике. Әлеге кара ат тагын мәдрәсәнең баскыч төбенә килеп туктый Кучерны беркадәр көттереп, мәхдүмнәр ишектән килеп чыгалар, бик артык кабаланмый гына, матур чанага менеп утыралар Кучер тирене ипләп кенә тезләренә яба. эләктерә дә чана башына менеп кунаклый Тасма дилбегәне бер чиертүе була, кара ат, ыргылып, капкадан чыгып китә. Мәхдүмнәрнең китап-дәфтәр. карандаш-каләм һәм бүтән әсбаплары да җитү икән Ашаганнары да ләвеш тә сумса Авылдан килгән фәкыйрь шәкерткә, бәлки Зариф хәзрәт мәхдүмнәренең казы күркә булып күренгәндер, ярты гасырга якын вакытның зәңгәр томаны аша карагач исә. дөя ко^цы булып үскәндер Хатирәнең 1940 елда. Фатих Әмирхан либераль буржуа язучысы итеп саналганда, язылган булуын да истән чыгармыйк Ләкин, истәлекче күпмедер арттырган очракта да, әдип балачагында һәм мәктәп елларында матди кытлык күргән дип әйтә алмыйбыз. Фатих укый башлаган елларда ук «Мөхәммәдия» дүрт баскычтан торган: дүрт сыйныфлы ибтидаия (башлангыч), дүрт сыйныфлы рөшдия (тулы булмаган урта), өч сыйныфлы игъдадия (урта) һәм галия (югары). Соңгысы башта вакыт ягыннан чикләнмәгән булса да, тора-бара өч еллык курс рәвешен алган. Укыган фәннәреннән чыгып хөкем итсәк. Фатихны ибтидаиянең соңгы сыйныфына утыртканнар дигән фикергә килербез Беренче хәлфәсе — Таһир Габделхәким улы Мәчкәрәви дигән казый булган Озын буйлы, киң җилкәле, кара сакаллы, битенә кара сипкел төшкән бу кеше, гыйлеме белән аерылып тормаса да, тәрбия эшендә үрнәк булырлык икән Вәкарь белән, ягъни борын аша тыңкышланып сөйли белә, юк кына гаеп өчен дә шәкертләрне, бөтен шартын китереп, чаж-чож суктырырга оста Зур мәдрәсәнең зур хәлфәсе шундый булырга тиеш дип белеп, безнең Фатих бик дәртләнеп укый Таһир казыйның камчысы һәм ата каз кебек ысылдавы да. аңа бик үк кагылмаганга күрә, сүрелдерми Сабагын белә, тәртибе яхшы Өстәвенә, яшькә кечкенә булып, билгеле хәзрәтнең улы. Зирәклек һәм тырышлык бушка китми еллык шаһәдәтнамәсендә, кита- бәттән (язудан) кала, барлык «фән»нәрдән дә — әгъла, ягъни «отлично» Бу фәннәр арасында гарәп сарыфы (морфология) дә бар. Икенче елында, бүтән фән»нәрдән тыш. нәхү (синтаксис) һәм мантыйк башлавыннан чыгып Фатихның рөшдигә күчкәнлеген чамаларга мөмкин. Еллык шәһадәтнамәсендә ике «тәхсин» (яхшы) нән бүтән билгеләре — тагын «әгъла» Төп хәлфәсе шул ук Таһир казый Әмма аңа Җәгъфәр Сираҗетдин улы дигән хәлфә өстәлгән Өченче уку елында Фатих аеруча дәртләнеп укыган булса кирәк Барлык «фән»нәрдән дә — әгъла Беренче бүләккә лаек булып, «Могаллакате сәбгы» исемле китап алган Бу ел. Таһир казыйдан котңлып, риясыз, нифак- сыз 1 дәрвиш табигатьле һәм йомшак холыклы Җәгъфәр хәлфәнең шәкерте булып киткән Дүртенче елында шул ук хәл: тоташ — «әгъла». бүләк. «Фән»нәре, укыган китаплары да инде ни җитте генә түгел Хәдис викая кодури Фатих «Исагуҗи» башлавы белән аеруча горурланган булса кирәк. Соңыннан ирония белән ул болай дип язды «Фәтхулла хәзрәтнең бу китапны бик тырышып укыганлыгын ишетә идем мин дә тырыштым һәм, шул тырышлыгым аркасында бер ай укыгач та. үземнең «хайваны натыйк» ~ икәнлегемне белдем» Төп чыганагы Платон һәм Аристотель әсәрләренә кайтып кала торган бик борынгы бу мантыйк китабын Фәтхулла хәзрәт кенә түгел, Фатихның бабасы һәм әтисе дә тырышып «кимергәннәр» иде «Исагужи»ны ашап чыккач, безнен Фатих та моназыйр. ягъни оста бәхәсче булып китә. Укучы бәлки игътибар иткәндер. Фатихның Мөхәммәдиямдә моңарчы укыганнары — дин дә мантыйк Физика, химия, геометрия кебек фәннәрне әйтеп тә тормастан. тарих, әдәбият, география кебекләрнең исеме дә юк Игъдадиядә дә. галиядә дә шулай булачак Яңа гасыр керү белән үк мәдрәсәдә ислах, ягъни реформа өчен көрәшнең кызып китүе очраклы хәл түгел. Хәзергә әле безнең Фатих шулай булырга тиеш, шулай гына була ала, дигән ышаныч белән укый бирә Бер дә файда алмаган, вакытын бөтенләй бушка уздырган дисәк, хакыйкатьтән шактый читләшкән булыр идек. Гарәп телен тирәнтен үзләштерүе үзе генә дә ни тора! Фатих бу телне чынлап та яратып һәм теләп укыган Зариф хәзрәт һәм Рабига остазбикә дә тел белүне зур дәрәҗә санаганнар һәм, балаларын тизрәк өйрәтү максаты белән, өйдә гарәпчә сөйләшүне кертергә тырышканнар Бервакыт шулай Сәгадәт, юынган чагында. 9 яшьлек энесенә «вәһәпте ләкә» дип. калфагын тоттырган * Нифак — икейөзлелек. * Хайваны натыйк — сөйләшүче хайван Аннары кире алмакчы була, Фатих бирми — Бүләкне кире алмыйлар — ди икән. Мин сиңа тотып торырга гына бирдем ич Шунда малай «вәһәпте ләкә» — «бүләк итәм» дигән сүз дип ярып салган һәм апасы «тотып кына торырга бирәм» дигән җөмләне гарәпчә әйтергә өйрәнгәнгә кадәр калфакны кайтармаган ♦ • Мөхәммәдия* дә укуының икенче елында ук Таһир хәлфәнең ниндидер 5 гарәпчә китапны укытып чыгаруы да. Фатихның гарәбиятта шактый иркен 2 йөзә башлаганлыгы турында сөйли. | Ел артыннан ел уза, «фән» артыннан «фән» артта кала, китап артыннан rt китап зиһенгә кереп урнаша Рөшдине сикертебрәк узган кебек. Фатих игъ- S дадида да озак утырмый 1901 елда инде 15 яшьлек егет кисәген без галиянең < әүвәлге сыйныф шәкерте, хәзергечә әйтсәк, беренче курс студенты итеп кү- ф рәбез. . х Ундүрт-унбиш яшьләренә кадәр Фатих укудан бүтәнне белмәгән, китап- х ка гына чумып яшәгән кебек күренсә дә, алай ук булмаган, билгеле Ул да бала бит Дөрес. Фәтхулла хәзрәт дәрәҗәсенә ирешүгә, хәтта аңардан да уз- £ дырып җибәрүгә дәртсенгән малайга уйнар өчен вакыт күп калмаган. Җит- - мәсә. югарыда әйтелгәнчә, ата-анасы Фатихны бистә малайларына катышу- С дан, алар белән уйнаудан тыярга тырышкан. Мөхәммәдиямдә үткәргән ва- г кытның баштагы ике елында, килеп-китеп укыганлыгы сәбәпле, мәдрәсә шә- = кертләре белән дә аралашмаган, дип әйтерлек. Фатихның укудан калган вакыты шулай да ничек узган соң7 Үз яшьтәшләренә катышкан ул. уйнаган да Ләкин башлыча баерак гаи- ~ лә балалары, әти-әнисе йөрешкән мулла мәхдүмнәре белән Әмирхановлардагы күңел ачуның бер төре — язларын, үз атларына утырып, боз киткәнне карау өчен. Усиягә чыгу Өелешеп аккан бозларны тамаша иткәч, алар хәрчәүнәгә кереп, пәрәмәчләп, әфлисунлап чәй эчәләр Җәйләрен, самавырлар белән кая булса да. урман-яланга пикникка чыгалар һәр җәй саен дип әйтерлек Зариф хәзрәт гаиләсен пароходка утыртып Чистайга энесе Нәҗип муллага кунакка алып бара Мөхәммәтнәҗип Әмир- ханов — ул вакытларда мәхәллә имамы, шактый гына зур мәдрәсәнең башлыгы, мөдәррис Хөкүмәт чиновникларына байтак борчу, мәшәкать тудырган кеше Халык училищелары инспекторы Гайев белән Нәҗип мулла тартышы бер ел буе барган. Инспектор чакырта, хәзрәт килми Чиновник үзе мәдрәсәгә барырга мәҗбүр. Русча белмәгәнгә салышып, Нәҗип мулла тылмач ярдәмендә сөйләшә Ә дә юк. я дә юк. Шулай да килешкән булып, тегене озатып җибәрә. Эштә исә үзгәреш күренми Тагын шикаять, тагын Казаннан — усал кәгазь Аны муллага тапшырырга, аңлатма таләп итәргә кирәк Бер бара инспектор, ике бара, тота гына алмый бит кирәк кешесен Аптырагач, остазына тапшырырга кушып һәм кулыннан подписка алып, кәгазьне бер шәкерткә тапшыра Әмма җавап тагын юк Кат-кат исенә төшерү дә файда бирми Ниһаять, көннәрдән бер көнне Нәҗип мулланың шәкерте төнге сәгать унбердә. Гайевны уятып, җавап кәгазен китереп бирә Шунысы да мәгълүм булсын Нәҗип мулла заманында исеме шактый киң таралган Закир ишан Камаловның кияве һәм варисы Ишан инде үзе вафат Кече хатыныннан бер ир бала һәм тугыз кыз дөньяга килгән Күбесе үсеп җиткән, берничәсе инде кияүдә Фатих белән яшьтәшләре һәм кечерәкләре дә бар Зариф хәзрәт гаиләсенең Чистайда вакыт үткәрүе дә бер рәвешлерәк булган Кунакка бару, кунак чакыру, ашамлык, савыт-саба, самавыр төяп, табигатькә чыгу Нәҗип хәзрәтнең балалары әле кечкенә булганга күрә. Фатих белән Ибраһимның вакыты күбрәк олылар арасында үткән Тора-бара Фатих, үзеннән күп олы булса да, Закир ишан улы Ибраһим белән аралаша башлый. Сеңелләре белән аралашуы хәзергә әле үчекләшүдән ары китми. Хәер, Шәмсениса исемлесенә Фатихның ул чакта ук аерыбрак каравы ихтимал. Әмма шушы кызга гашыйк булачагы татлы да, газаплы да хисләр кичерәчәге, язмыш аларны аергач, бу кызны гомере буе оныта алмаячагы ул вакытта әле аның башына да кереп чыкмаган... Ике елдан соң мәдрәсәдә торып укый башлавына да карамастан. Фатих, күпләгән җан дуслары табып, шунда кереп эрегән дип әйтеп булмый Атнакич җиттеме, әлеге дә баягы, атларына утырып өенә кайтып китә Ана кеше улларын һәрвакыт юксынгандырмы, атна арасында да, теге яки бу сылтау табып, мәхдүмнәрне килеп алалар. Үсә төшкәч тә, Фатихның сердәш дус лары бик артмаган Фикер ягыннан күпкә узып киткәнгә, яшьтәшләре, бигрәк тә авылдан килгән шәкертләр белән ул кызык таба алмый Үзеннән олыракларга тартылса да. баш иеп бармый, бәйсезлеген сакларга тырыша Аннары узышу, җиңешү дигән нәрсә дә бар бит Ниһаять, Фатихның гаять күзә- түчән. иронияле икәнен һәм ничектер әйләндереп китереп, оста көлә белүен дә онытмыйк Ләкин бу әле Фатих кырга чыгып үскән ялгыз агач булып яшәгән дигән сүз түгел Аңа якынаерга, сердәш булырга теләүчеләргә кытлык юк Күп белә, кыюлыгы бар. сүзгә оста, мәзәкчел Үзе күреп, әтисе даирәсендә ишетеп яисә китаптан укып белгән нәрсәләрен хыял катыштырып сөйләп җибәрсә, шәкертләр авызларын ачып тыңлыйлар Ләкин Фатих әшнәлеккә дәгъва итүчеләрне ераграк тотарга, арада күпмедер бушлык калдырырга тырыша Авторитетын танып, сүзсез буйсына, чәнечкеле сүзләргә җәберсенми торган бер-ике шәкерткә генә Фатихның дусты дигән исем казанырга насыйп булган. Шуларның берсе — Ризван Ибраһимов-Алуши Буе озынлыгын искә алмаганда, бу шәкерт бер ягы белән дә аерылып тормаган Соңыннан да гадәти укытучы булудан ерак китми Шушы егет күп еллар буе Әмирханның ахирәт дусты булып калачак, араларында туктаусыз хат йөреп торачак, ара ераклыгына карамастан, күрешүләр дә булачак (Хәер, үзенә тиңнәргә рәсми мөнәсәбәттә калган хәлдә, даһиның гадәти кешеләрне дус итүе — тарихта очрый торган нәрсә) Бу урында Әмирхановлар гаиләсендә &улып үткән бер истәлекле вакыйганы телгә алып китми ярамас 1899 елдамы, бер ел соңракмы. Сәгадәт туташны Бишбалта мулласы Габдулла Әмирхановка кияүгә бирәләр 13-14 яшьлек Фатих, билгеле инде, туй вакыйгаларының үзәгендә булган Замандашының язуына караганда, аңа хәтта җаваплы вазифа тапшырганнар. Хәзрәтләр һәм могтәбәр кунаклар утырган зур табын бүлмәсенә бер вакыт ыспай киенгән яшь шәкерт Фатих килеп керә Кулында — көмеш поднос, поднос өстендә — ширбәтле ике касә Тартынмый-нитми. кыю атлап түргә уза да касәләрне ике хәзрәткә тәкъдим итә Алар, ширбәттән авыз итеп, күршеләренә бирәләр. Касәләр табын тирәли әйләнеп чыкканнан соң. көмеш подноска алтын, көмеш һәм кәгазь акчалар ява башлый Әнә шул гыйлеме, шул фикер-карашлары һәм гадәт-холкы белән безнең Фатих. XIX гасырны төгәлләп, яңа гасырга аяк баса Коръәнгә, аның тәф- сирләррнә, хәдискә тирән үтеп керүе, ислам диненең тарихын һәм фәлсәфәсен үзләштерүе шулай ук зарарга гына булды дип әйтә алмыйбыз Безнең Фатих татар дөньясындагы искелеккә, туңлыкка, схоластика һәм догмаларга каршы баш күтәрәчәк, тора-бара яңалык өчен көрәшүче яшь көчләрнең җитәкчесенә әвереләчәк Моның өчен исә. дошман кулындагы коралның хасиятен яхшы белү бик тә мөһим Әмма иң әүвәл Фатихның үзе изге санап йөргән нәрсәләргә бүтән күзлектән каравы, акны карадан, караны актан аера башлавы, фәнчә әйтсәк, дөньяга карашының үзгәрүе кирәк иде Бусы да үзен озак көттермәде 2 Бер гасырның төгәлләнеп килүе, яңа гасырның ишек шакуы гына түгел иде бу еллар Гасыр ахырында Россиядә азатлык хәрәкәтенең яңа. пролетар этабы башланды Сан һәм сыйфат ягыннан гаять үскән эшчеләр сыйныфы самодержавие һәм капитализмга каршы көрәшнең авангардына әверелде Җирсезлек, салымнарның күплеге һәм капитализмның авылга да үтеп керүе нәтиҗәсендә бөлгенлеккә төшә барган крестьяннар да тавышларын ишеттерә башладылар. Бүтән демократик катлаулар, шул исәптән, укучы яшьләр дә хәрәкәткә килде. Революциянең якынлашып килүен сиздерә торган галәмәтләр иде болар Казан да читтә калмады 1898 елда Казан эшчеләре әүвәл мәртәбә 1 Майны бәйрәм итәләр. 1901 елда революцион эшчеләрнең һәм студентларның беренче политик демонстрациясе булып уза. Давыл күтәреләсен хәбәр иткән җилләр татар тормышын да хәрәкәткә китерә Татар эшчеләре, рус иптәшләренә ияреп, кайберләре исә оештыручылар сыйфатында, көрәшкә кушылып китәләр Учительская школа укучылары арасында марксизм идеяләре белән кызыксынучылар килеп чыга. Казан мәдрәсәләренең урта гасыр ташыннан салынган калын диварлары да инде көрәш авазларының, азатлык фикерләренең үтеп керүенә тоткарлык итә алмый башлый Яңалыкка аеруча сизгер мәдрәсә, әлбәттә»Мөхәммәдия» иде. Яшь Әмирханны Фәтхулла хәзрәт белән арасын өзүгә китергән сәбәпләрне, барыннан да элек, әнә шуннан, мәдрәсәнең үз эченнән эзләргә кирәк Фатихка кадәр дә анда фикер, туң хәлендә калмыйча, азмы-күпме хәрәкәт иткән Аек карашлы ♦ хәлфәләр һәм. йокыдан уянып, як-ягына карый, укыган сабагыннан канә- х гатьләнми, татар дөньясының кимчелекләрен күрә башлаган шәкертләр ки- * леп чыккан Түгәрәк сыман нәрсә оештырып, чыш-пыш итеп сөйләшү, фикер = алышулар башланган, кулъязма матбугат кебек нәрсә барлыкка килгән т «Мөхәммәдия»дә укыган чагында, мәсәлән, Хөсәен Ямашев «Тәрәккый» < исемле газетаны чыгаручыларның берсе була Галиәсгар Камал да бу газета tj эшенә якыннан катнашкан Галиәсгар һәм Хөсәен белән Фатих аралашкан- « мы. юкмы, без белмибез Үзеннән өч-дүрт яшькә олы Борһан Шәрәф белән * якын мөнәсәбәткә кергәнлеге, аның йогынтысында күп нәрсәгә күзе ачыл- ± ганлыгы билгеле ( Шушы елларда мин Сәгъди әфәнде (хәзер «Вакыт» мө- =; хәррирләреннән) белән Дусландым Ул әдәбият гарәбия мөхибләреннән V VI һәм мәдрәсәдәге схоластикага иң әүвәл каршы тора башлаган шәкертләрдән берсе а. иде»). > Күп еллардан соң, төгәл әйтсәк, 1908 елда Ф Әмирхан болай дип язды: ~ • моннан ун ел элек мин, яңа язу танып җиткән бала «Тәрҗеман» газета- х сының почтадан алынганыны дүрт күз белән көтеп, баштагы игъланнарын- •= нан башлап, ахырдагы имзаларына кадәр укып чыгып, үзем йөри торган 2 мәктәпнең тышындагы дөньядан бәгъзе эшләр белән белешләнә вә татар f мәгыйшәтенең ноксаннары тугрысында бик гайре мөгайян һәйэәттә 2 булса “ да. фикеремдә бер нәрсә калдыра алдым» ( Яңа язу танып җиткән бала» дип язса да. Фатих ул вакытта инде рөшдидә укыган) Әмирхановларның газетага мөнәсәбәтенә кагылышлы мондый риваять яши. Зариф хәзрәт газетаны улыннан укытырга ярата икән Менә ул аштан соң диванга килеп мендәргә таяна да Фатихка эндәшә — Яле. улым, җәридәне укып җибәр әле Фатих гадәтенчә шуклыкка бирелә — Кай төшеннән укыйм? — Башыннан ҮКЫ — Нумира 14, мөхәррәм эль хәрам 27 сәнәи һиҗрия 1324 — Алары кирәкми — Кайсысы кирәк соң. тәкъсир7 — Астанрак укы,— ди әтисе — Баш өсте, тәкъсир,— ди дә Фатих җитди кыяфәт белән берәр сәүдә фирмасының игъланын укырга керешә. — Анысы да кирәкми' I — Ярый алайса Фатих, коръән укыгандагы кебек итеп, көйләп, сузып баш мәкаләне укырга тотына Зариф хәзрәт көләргә дә, ачуланырга да белмичә, газетаны алып, үзе укырга керешә Фатих газетаның бу санын, билгеле инде, башыннан ахырына кадәр укып чыккан, шуңа шуклыкка бирелә Төрле язмалар өчен тота торган дәфтәренә Фатих шәкерт түбәндәге сүзләрне теркәп куйган «1901 сәнәнең 2 үктәбер яуме 3 чәһәршәнбедә остазы- мыз дамеллядан шәргы гакаид башладык» Ягъни ул үзеннән дүрт-биш яшькә аты сыйныфташлары белән берлектә, дин фәлсәфәсен өйрәнә башлаган. гакаидханлык дәрәҗәсенә күтәрелгән. Бу фәнне өйрәнүдә ул вакыт төп кулланма булып «Гакайдел-Нәсифи» исемле китап хезмәт иткән Төп өлешен XII гасырда яшәгән Нәсифи язган Әмма бу китап Тәфтазани (XIV) тарафыннан язылган шәрехе белән атаклы «Галләмә», ягъни галимнәр галиме булып танылган Тәфтазани мөселман дөньясында шул кадәр дан казанган ки аның һәр сүзе энҗе-мәрҗән урынына йөртелгән, һәр әйткәне иң соңгы хакыйкать саналган Ф Әмирханның «Безнең хыялларда Мәрҗани күләгәсе» исемле мәкаләсеннән без түбәндәге юлларны укыйбыз «Еллар үтте, мин. мәдрәсәдә укып, гакаидханлык дәрәҗәсенә ирештем Кирәк «Мәдрәсәи Мөхәммәдия»дәге 1 Әдәбият гарәбия мөхибе — гарәп әдәбиятын сөюче ’ Гайре мөгайян һәйэәт — бик анык булмаган рәвештә VI Яум — көн барыш вә кирәк хәлфәләремнең бә; ъзеләренең дәлаләте белән, мин Мәрҗа- нинең «Әлхикмәтел-балига»сын да моталага кыла 1 башладым». Гакаид һәм шуннан соң «Әлхикмәтел-балига» Жир йөзе, коймак сыман яссы һәм түгәрәк булып, бик зур үгезнең мөгезенә эленеп тора дип ышанган баланың учительдән «җир ул карбыз кебек түгәрәк һәм кояш тирәсендә әйләнеп йөри» дигән сүзләрне ишеткәч, гаҗәпләнүен йөз мәртәбә арттырсак һәм [ЙӘГЪНӘ ягын баетсак. Фатихның шул вакыттагы кичерешләрен беркадәр күз алдына китерә алырбыз. Мәсьәлә аңлашылсын өчен, укучыдан гафу үтенеп, үткәнгә таба бер чигенеш ясап китәргә мәҗбүрмен. Ислам диненең төп өйрәтмәләре, мәгълүм булганча коръәнгә һәм хәдисләргә тупланган Алланың барлыгы, берлеге, дөнья, аның яратылышы, • ахыр заман, җәннәт, тәмуг һ. 6 турындагы догмалар да шунда (бусы — игътикад). кешеләр арасындагы хокук мөнәсәсәбәтләре (бусы — фикъһы) һәм әхлак кагыйдәләре дә шунда Барысы бергә буталган, бер-беренә керешкән, очы-очка ялганмый. Коръән һәм хәдисләр дөньяга килгәч, аларны системага салу, бер рәвешле итеп аңлау һәм аңлату ихтыяҗы туа. Озын-озын шәрехләр языла, бөтен бер «фән» тармагы барлыкка килә Коръән һәм хәдисләргә дөрес аңлатма бирү өстендә эшләүчеләрне мөҗтәһидләр (иҗтиһад итүчеләр, ягъни көч куючы, тырышучылар) дип йөрткәннәр Менә бер заман эш тәмам була, барысы да үз урынына утыртыла, какшамас канун һәм догмалар барлыкка килә Мөселман кешегә баш ватасы калмый Шул канун һәм догмаларга сүзсез ышанырга һәм шулар кушканны җиренә җиткерергә генә кирәк Мөҗтәһидләр заманы узды, иҗтиһад мон- карыйз (бетте, юкка чыкты), диләр. Гасыр артыннан гасыр уза тора, мөдәррис һәм хәлфәләр әлеге мөҗтәһидләр. борынгы дин галимнәре әйткән сүзләрне, алар язган китапларны бердәнбер хакыйкать санап, шәкертләренә өйрәтәләр, соңгылары ятлый, йота бирәләр. Менә XVIII гасыр килеп җитә, аны XIX йөз алыштыра Зирәк акыллы аерым шәхесләр абайлап алалар: изге канун һәм догмалар заман рухына, тормыш таләпләренә туры килми икән ич Бүтәнчә була да алмый: борынгы китапларда коръән һәм хәдисләргә феодализм таләпләрен ныгыту максатыннан чыгып аңлатма бирелгән Хәзер исә ашын ашаган, яшен яшәгән бу җәмгыять җимерелеп бара, алмашка капитализм килә. Аерым акыл ияләре диннең төп чыганакларын кайтадан җентекләп өйрәнергә, борынгы изге китаплар белән чагыштырырга, догма һәм кануннарны тәнкыйть иләге аркылы үткәрергә керешәләр Ьәм ныклы нәтиҗәгә киләләр — Юк, иҗтиһад монкарыйз түгел! Татарлардан бу фикерне беренче башлап мәйданга ыргыткан кеше Габденнасыйр Курсави дисәк, һәрьяктан нигезләп, ныклы дәлилләр белән ныгытып, дөньяга тараткан зат Шиһабетдин Мәрҗани була Әмирханнар гаиләсендә Мәрҗани. абруйлы шәхес буларак һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән телгә алынган. Сабый чаклардан ук Фатих түбәндәге сүзләрне ишетеп үсә. — Мәрҗани яхшы атлар җигә, мәһабәт туннар кия, кибаранәVII VIII кыяфәт тотарга ярата иде... ■ — Мәрҗани үз вакытының бик мәшһүр Кышкар дамелляларына, Күл буе мәдрәсәсе мөдәррисләренә бер дә әһәмият бирми, аларны наданга саный иде . — Мәрҗани гавамнан берәүгә дә тәлинкә тотмый гына түгел, бәлки алардан, хәтта зур байларыннан үзенә ихтирам таләп итә иде. Мәрҗани булган мәҗлесләрдә аның дошманнары ачыктан-ачык аңа һөҗүм итәргә җөрьәт итә алмыйлар иде. . Көннәрдән бер көнне әнисе Фатихка, беркемгә дә әйтмәү шарты белән, Мәрҗанинең рәсемен дә күрсәткән. Фатихның хыялында акрынлап, буй җитмәс зур, олы хәзрәт сурәте җанлана, аның өчен маяк, идеал барлыкка килә — Их. шул Шиһап хәзрәт шикелле имам булырга! Инде менә уналты яше белән бара торган безнең Фатих Мәрҗанинең «Әлхикмәтел-балига »сын укып чыкты Тәфтазаниның шәрехенә язылган ха- VII Моталага кылу — уку VIII Кибараиә — олы. горур булып шия, ягъни аңлатмага аңлатма икән ул. Шиһаб хәзрәт анда «галләмә»не элеп алып селкеп сала, һәр сүзен көчле дәлилләр ярдәмендә юкка чыгара һәм нәтиҗәдә Тәфтазанины гади бер компилятор итеп калдыра. Яшь Әмирхан күзендә Мәрҗани хәзер бар имамнардан өстен имам гына түгел, бәлки олы язучы булып калка, үзе әйтмешли, дөньяның мәшһүр язучылары тезмәсенә килеп тоташа. Тәфтазани һәм башка борынгы авторитетлар бөтенләй ке- ♦ черәеп калалар, моңарчы укыган һәм укып ята торган дин сабакларының = кыйммәте бермә-бер кими. i’ Юмористик тәрҗемәи хәлендә Ф Әмирхан болай ди: «Бу елларда мин S гарәп вә төрек әдәбияты белән шөгыльләнә һәм һәрбер яңа чыккан татар ки- ”* тапларын укып чыга башладым Горфи IX дәресләрем булган «Гакаид» вә 5 «Тәһзиб»ләрне Фәтхулла хәзрәт белән очрашканда сүгешә алырга җитәр ка- < дәр генә укый идем» « Гарәп әдәбиятыннан кемнәрне укыгандыр—без белмибез. Борынгы* поэзиясе белән куәтле булганга, шагыйрьләрен, аерым алганда. Мәгаррины = укыган дип уйларга мөмкин Шәкертлек дәфтәренә берничә гарәпчә шигырь- 5 не теркәп куюы да шул фикерне куәтли. Төрек әдәбиятына килгәндә, гасыр ахырына таба татар ягһьләре игъ- - тибарының шул якка юнәлүе гомуми күренеш иде. Мәгърифәтчелек хәрәкә- 5 теннән үсеп чыккан татар әдәбиятының алга барышы, ныгуы өчен читтән яр- ? дәм һәм үрнәк кирәк булды Мәгърифәтчелек реализмы юнәлешендә берка- = дәр алданрак формалашкан һәм тел җәһәтеннән татарларга якын булган төрек әдәбияты нәкъ менә шул вазифаны үтәде. Н Кәмалның «Зәваллы с. чужык» пьесасының Г Камал тәрҗемәсендә «Кызганыч бала» исемендә f дөньяга чыгуы, яисә Тукайның төрек әдәбияты белән кызыксынып китеп, башлангыч шигырьләрен күбесенчә шул телдә язуын гына искә төшерик Төрек әдәбиятыннан кемнәргә күңел багланганын Фатих атап әйтми. Әмма 1902— 03 елларда язган хатларының һәм әлеге дәфтәрендәге язмаларның төрекчәгә якын телдә язылганлыгын төрек әдәбияты тәэсире итеп карарга кирәк Татар әдәбиятыннан кемнәрне һәм нинди әсәрләрне укыганлыгын чамаларга мөмкин. Барыннан да элек, билгеле инде. Каюм Насыйри. Еш кына Урыс Каюм» дигән кушамат белән йөртелгән бу галим турында да Фатих яшьтән үк ишетеп үсә. «Мөхәммәдия »дән ике генә адымда яшәгән Насыйриның үзен күргәләвенә. хәтта таныш булуына шикләнмәскә мөмкин. Шушы елларда булса кирәк, Фатих базарда К. Насыйриның «Ләһҗәи татари» исемле аңлатмалы сүзлеген сатып алган Хөҗрәсендә бик бирелеп укып утырганда. Шәрикләреннән берсе — озын буйлы, таза гәүдәле, гаять тәкъвә мишәр егете килеп керә. Нәрсә укыганы белән кызыксынып, китапны алып карый һәм күзе -йомрык дигән сүзгә төшә. Аңлатмасын укыгач, ул. авызын чалшайтып һәм зәһәрләндереп, зур йодрыгын Фатихның борынына тери дә болай дип куя: — Аны китаптан укеп беләсе юк. Вата күреп кал. Фатихның көндәлек дәфтәрендә мондый юллар бар: «Һиҗри белән («милади» сүзе урынына ялгыш язган — И. Н.) 1902 елның 21 августында ислам галимнәреннән милләт хадиме Габделбәдыйг мулла улы (галимнең атасы — Габделнасыйр — И. Н.) әль-Насыйри вафат булды. Халык милләткә хезмәт итүчеләрнең кадерен белмәгән бер заманда хезмәт иткән бу зат бик күп китап иясе булса да, язганнарының кадере соңгы заманнарда гына беленә башлады*. Унҗиде яшьтә мондый дөрес фикерләрне язу өчен, билгеле инде, К. Насыйри иҗаты белән танышлык кирәк. Олы буын мәгърифәтчеләре эшчәнлекләрен төгәлләргә өлгермәделәр, яңа буын җитеште. Күбесе әдиплек каләме тотып мәйданга атылды. Менә Риза Фәхретдинов һәм аның Сәлимә» белән «Әсма*сы Менә Ф Кәрими һәм «Җиһангир мәхдүм». «Салих бабай .ч-Шәкерт һәм студент» хикәяләре Менә «Җәһаләт. яхуд Галиәкбәр агай» һәм Яфрак асты, яки Мәкәрҗә ярминкәсе» повестьлары авторы Ш Мөхәммәдев Менә Г. Камал һәм аңың «Бәхетсез егет» белән Өч бәдбәхет» пьесалары. Менә «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» хикәясен һәм Себер тимер юлы- поэмасын биргән М Гафури XIX гасырның икенче яртысында башланып, яңа гасыр кергәндә куәтләнгән уяну дәвере, барыннан да элек, милли уянуга кайтып кала иде. Мәгърифәтчеләр татарларны алдынгы милләт янына куеп күрсәтәләр дә әйтәләр: IX Горфи — гадәти әнә карагыз, алар кая киткән дә, без кайда торып калганбыз. Моның сәбәбе, диләр, борынгы гореф-гадәтләргә ябышып ятуыбыз, схоластикага чумып, яңа фикергә юл куймавыбыз, дөнья өчен кирәкле белем һәм гыйлемнәрдән йөз чөерүебез. Арада кыюрак һәм зирәгрәкләре милли яктан изелүне дә бер сәбәп итеп күрсәттеләр. Мәрҗанинең көр тавышыннан уянып киткән безнең Фатих та. колагына кергән яңа тавыш, яңа сүз, яңа фикерләрнең мәгънәсен төшенеп алгач, үзен татар милләтенең бер улы хис итеп, аның артталыгына ачына, алга җибәрү, мәртәбәлерәк урынга күтәрү теләге белән яна башлый. Менә 1902 елга караган тагын бер язмасы. Яшь Әмирханның уй-фикер һәм хистойгыларын чагылдыру белән бергә, vл киләчәктә аңардан куәтле публицист һәм әдип чыгачагыннан хәбәр бирә. 8 июнь көнне Тихвинский урамында туксаннан артык йорт янган. Ике чиркәү һәм бер мәчеткә дә ут кабып, соңгысы күмергә әйләнгән. Манарасы гөрселдәп авар алдыннан мәчетнең зарланып әйткән сүзләре гүя ки аермачык ишетелгәндәй була: — И, әсир татарлар! Миңа әсирлектән капкан ут сезнең эчегездә ялкын кабызыр дисәм дә, күрәм, башымның иелүенә, аемның җиргә кадалуына гына ярдәм итәрсез ахры Бу сүзләр, ди Фатих, эчемдә ялкын кабызды, һәм күзләрем су сипмәсә- ләр (ягъни яшь коймаса). ул мине һәлак итәчәк иде. Янгын «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә дә килеп җитә, игъдадия бинасына ут каба. Булачак әдипнең сүзләрен бу урында тәрҗемә итмичә китерергә тиеш табаМ. Түбәсенә кызыл әтәч кунган мәдрәсәгә эндәшеп. Фатих, янәсе, болай дигән И бостаны гыйльмемез' и җәннәте әмәлемез2 , и дәлиле һидаятемез , и галәме тәрәккыемез*, әсирлек уты синең башыңа һәм тукынды, сәмаватә чыкмыш башыңи каплаярак (бер сүз танылмый — И Н.) йибәрде» Мәдрәсә аңа түбәндәгечә җавап биргән “И монтазар Һәдия6 , и талибе тәрәккый , имин ул ки. ошбу әсирлек уты капламыш баши, бер вакыт улачак ки. хөррият байраклары каплаячактыр» Милләт кайгысы, милләтне тәрәккый иттерү фикере бу елларда инде гомум хезмәтендә ат уйнаткан шәхесләрне генә түгел, бәлки азмы-күпме күзе ачылган шәкертләрне дә биләп ала Ничек, нинди юл белән? Бу мәсьәләне милли азатлык өчен көрәш белән бәйләп караучылар берән-сәрән очраса да, социаль азатлык өчен көрәшкә китереп терәүчеләр әле күренми. Иң зур күпчелек. XIX гасырдан ук килә торган идеяне анык бер рәвешкә китереп. әлеге сорауга болай дип җавап бирә: — Мәдрәсәләрне ислах игү, ягъни белем учакларын тамырыннан үзгәртеп кору юлы белән! Ягъни схоластикадан азат булып, дөнья көтәр өчен кирәкле гыйлемнәр белән коралланган кешеләр җитештерми торып, милләт тәрәккый итмәячәк. Милли азатлык мәсьәләләре турында уйлый башлаган яшь Әмирхан өчен дә бу фикер, бу идея якындагы маяк, әгәр шулай әйтергә яраса, программа минимум булып китә, һәм ул ислах өчен көрәшкә баш-аягы белән чума. Щушы ук вакытларда. Фатихның тормышында аның сукмагын зур юлга алып чыгуда мөһим роль уйнаячак үзгәреш була: 1901 елда ул рус теле өйрәнә башлый. Моңарчы без. Казан училищелар советының архивта саклана торган таныкнамәсенә карап. Фатих Яңа бистә мәдрәсәсе каршындагы өч еллык рус классында укыган һәм аны 1901 елда тәмам иткән дип йөри идек. Ләкин алай булмаган икән Архивтагы автобиографиясеннән без түбәндәге сүзләрне укыйбыз «Бер заман рус теле белән дә танышырга вакыт җитте. Әтинең тизрәк минем муллалыкка имтихан тапшыруымны теләве сәбәпле, гражданлык законнары муллаларның русча грамоталы булуларын таләп иткәнгә күрә, мин өч ай буе татар учителеннән рус теле өйрәндем» «Татар учителе» дигәне шактый еллар элек Казан учительская школаБостаны гыйлем — гыйлем бакчасы ■ Җәннәте әмәл — емет җәннәте ’ Дәлиле һидаять — дорес юлга керергә юл күрсәтүче Галәме тәрәккый — прогресс дөньясы Сәмаватә — күкләргә. 6 Монтазар Һәдия — көтелгән бүләк. Талибе тәрәккый — алдынгы шәкерт. сын тәмамлап Яңа бистәдәге рус классында укытып яткан Миңлегаффар Шә- фиев булса кирәк Кул астында гына учитель булгач, нигә әллә кайдан эзләп йөрергә? Таныкнамә мәсьәләсендә ике ихтимал күңелгә килә. Яки ул, ягъни таныкнамә. Зариф хәзрәт тырышлыгы белән имтихансыз-нисез алынган, яки инде Фатих имтиханга кергән һәм әтисенең таныш-белешләре һәм шул ук ♦ Шәфиев ярдәмендә ничек кирәк алай ерып чыккан. х Тел өйрәнүгә булган табигый сәләтенә дә карамастан, Фатихка рус теле * авыр бирелгән Чөнки, беренчедән, ул тел өйрәнүне соң һәм аны бөтенләй | диярлек белмәгән килеш башлады Яңа бистә — тоташ татар төбәге, «Мөхәм- ~ • мәдия дә рус теле предмет итеп кертелми, үзара сөйләшү гел татарча, я га- * рәпчә Икенчедән, рус теленә ул, кирәге чамалы булган өстәмә эш итеп ка- < pan, әтисе кушканга гына, теләми һәм яратмыйча керешә. .1901 елда Әстерханга барып кайтуы уңае белән дәфтәренә теркәлгән * юлъязмасындагы мондый сүзләргә алданырга ярамый «Сембергә кадәр Е Симбирский корпуста укучы рус шәкертләре илә мөсахәбә итеп килдем» Белмим, өч айлык гыйлем саф рус телендә әңгәмәләшү өчен җитте микән " Сөйләшү ярым русча, ярым татарча, ярым төрекчә (әлеге укучылар төрек - офицерлары белән дә аралашалар икән), ә күбрәк халыкара телдә — кул 2 ишарәсе ярдәмендә булган дип уйларга кирәк». 3 «1901 елда Казандагы «Мөхәммәдия» шәкертләре арасында «Иттихад» исемле яшерен бер җәмгыять төзелде. «Иттихад»ның төп максаты Казандагы барлык шәкертләрне берләштереп, мәдрәсәләрен ислах итүгә чакыру иде Җәмгыятьнең әгъзалары Фатих Әмирхан, Ризван Алушев, Гали Могыйнов. Хаҗи Түләки. Бари Сәедгалиев һәм Сибгать Шәриф улы иделәр. Бу җәмгыять Әль-мәгариф исемле яшерен гәзитә чыгарып, аның мөхәррире Фатих. язучысы (секретаре) Ризван иде. Фатих ул вакытта буйга кечкенәлеге белән баладан аермасыз булса, яше дә 14-15 ләрдә генә иде» Ризван Ибраһимов-Алуши истәлегеннән китерелгән бу өзек шунда ук Ф Әмирханның «Егерменче гасырның әүвәлге еллары» дигән аңлатма белән басылган «Милләт тәрәккый иттерү» (1908) исемле хикәясен хәтергә китерә. Хикәянең төп каһарманы Хөсәен — җәдит мәдрәсәсендә гакаидхан. Икенче ел инде «Тәрҗеман»ны яздырып алып укый. Яңа чыккан китапларның һәркайсын күздән кичереп бара. Бу персонажда яшь Әмирхан үзе төсмерләнә түгелме? Ары таба китик. Хөсәен фикеренчә. милләтне тәрәккый иттерү өчен, мөселманнарны берләштерергә, бер фикергә китерергә кирәк Моны исә түгәрәкләр, җәмгыятьләр ярдәмендә генә тормышка ашырырга мөмкин Хөсәен, фикере ачыла төшкән шәкертләргә сүз сала башлап, алты әгъзасы булган бер җәмгыять оештыруга ирешә (Р Алуши истәлегендәге «Иттихад» җәмгыятенең әгъзалары да — нәкъ алты шәкерт!) Җәмгыятьнең беренче мәҗлесе билгеләнә һәм «Сарай» кунакханәсеннән номер алына Менә мәдрәсә «шагыйре» Йосыф һәм «дин галиме» Мөхәммәтҗан гаять җитди кыяфәт белән килеп керәләр, Хөсәенгә сыңар кул биреп (бу инде яңалык) күрешәләр дә, ят кеше юклыгына ышангач, кәләпүшләрен салып куялар (бусы да тәрәккый-пәрвәрлек галәмәте). Калган өч әгъза да килеп җитә Арада берсе — мишәр шәкерте — гадәттән тыш озын буе белән аерылып тора Алты прибор һәм 18 пәрәмәч китертелә. Коридордан куркыныч нәрсә көтелмәгәнлек билгеле булгач, эш башлана Хөсәеннең кереш сүзеннән соң җәмгыятькә исем бирү мәсьәләсе карала Кызу-кызу бәхәстән соң, Хөсәен тәкъдиме уза; «Әльиттихад» (Р Алушида да — «Иттихад») Мәҗлеснең төп өлешендә алдан әзерләп килгән доклад, мәкалә һәм шигырьләр укыла. Барысында да бер үк маузуг: милләтне тәрәккый иттерү, ислах һәм иттихад һәркайсы, ахырданрак сүз алып, иптәшләрен шаккат- тырырга тели. Бигрәк тә үзсүзле мишәр гыйлем ягыннан бик үк аерылып тор- маса да үзенә игътибар таләп итә. Бүтәннәр басып укыганда, ул миссионерлар белән дәһриләрне хур итеп ташлаган докладын утырып укый һәм моны, мәзәк кулланып, нигезләгәндәй итә; — Мин дә басып укер идем дә. башларегезне сузып карәргә кирәк булыр дип куркәм Мәҗлес тәмам булу белән хикәя дә бетә Җәмгыять әгъзалары, канәгать булып, һәм моннан соң инде милләт тәрәккый итәр, итми хәле юк дигән ныклы ышаныч белән таралалар. Хикәя сатира дәрәҗәсенә җитә язган юмор белән сугарылган. Бүтәнчә буТпа да алмый әсәрен язган вакытта Ф Әмирхан инде, дөньяга карашында зур сикереш ясап, мәсьәләләргә бөтенләй бүтәнчә карый иде Ләкин 1905 елгы революция шаулап узуга һәм иҗтимагый фикернең яңа баскычка күтәрелүенә дә карамастан, кыска ыштаннан калып, милләтне тәрәккый иттерү турындагы әллә кайчангы фикерләрне әйләндерәәйләндерә сөйләп йөрүчеләр байтак. Шундыйларның кабыргаларына төртми ярамый. Шулай да Казандагы шәкертләр хәрәкәтенең юлбашы якынча хикәядәгечә булганлыгына шикләнмәскә мөмкин «Иттихад» җәмгыятенең инициаторы, билгеле инде. Фатих Түгәрәкнең беренче утырышы хикәядәгечә, әмма җитдирәк һәм эшлеклерәк узган Арада калкыбрак күренергә теләгән, эчтән генә үзен Фатихка көндәш итеп тойган бер-ике шәкерт булырга мөмкин Ләкин, малай кыяфәтле булуына карамастан, Фатихның өстенлеге һәм авторитеты инде бәхәссез. Шуңа күрә дебатсызнисез генә җәмгыятьнең секретаре итеп ул сайлана Исем биргәндә дә аның тәкъдиме уза Курку-сагаю белән доклад, мәкалә һәм шигырьләр укыла (хур булмагаем) Шул ук утырышта кулъязма газета чыгарырга карар ителә Редакторлыкка Фатихны сайлыйлар Без, дип яза М Укмасый. «түбәнрәк шәкертләр, үзебезгә аерым кружок төзегән идек Безнең кружок башында, ягъни аның җитәкчесе булып Фатих Әмирхан торӘ иде» Иттихад» һәм бу түгәрәк икесе бер үк түгелме9 Түгел. М. Укмасый раславынча, мәдрәсәдә түгәрәкләр сыйныф-бүлек принцибыннан чыгып оештырылганнар Рөшдиянең үз түгәрәге, игъдадиянең—үзенеке, галиядә дә—махсус түгәрәк «Иттихад» исә гомуммәдрәсә түгәрәге булып мәйданга килгән Аның әгъзалар саны бик тиз үсә башлый һәм. 1904 ел кергәч. 75 кә җитә «Җәмгыять»кә башлык булу белән бергә, энергиясе ташып торган Фатих, күрәсең, игъдадия түгәрәген дә алып барган. «Иттихад» җәмгыятенең төп максаты, төп бурычы—мәдрәсәдәге уку- укыту тәртипләренең яраксызлыгын шәкертләрнең аңына сеңдерү һәм алар- ны ислах өчен актив көрәшкә әзерләү Күп төрле рәвештә, күп төрле чаралар ярдәмендә алып барыла бу эш. Фатих шәкертләрне эчтән генә түгел, тыштан яңартуга да зур игътибар биргән Башта, әлбәттә, үзе үрнәк күрсәтә Бүтән шәкертләр чабуы тубыкка җиткән, изүе каплаулы казаки белән йөргәндә, Фатих тезенә җитәр-җитмәс тора торган тужурка киеп ала. 1903 елга таба ул. мәдрәсәдән тыштагы мәдәни мәҗлесләрдә катышу өчен, костюм, ак яка, манжетлар, галстук, бант, штиблет булдыра, бераз соңрак борынына пенсне эләктереп куя (замандашы «Фатих сау күзенә пенсне киде» дисә дә, моңа шикләнеп карарга туры килә: аның чаклы укысаң, синең дә эшең күзлеккә калыр иде). Читек-кәвеш, казаки-җиләнгә каршы көрәштә Фатих, үгет-нәсихәт һәм юморсарказм белән генә чикләнмичә, казакины алыштыра торган кием уйлап чыгарган Изү төймәләрен каптырып бетерсәң, казакидан аерылмый диярлек Өске төймәләрен ычкындырып, күкрәк тирәсен як-якка ачып җибәрдеңме җәйге пальто була да куя Пальто алырга хәле җитмәгән, фәкыйрь шәкертләр өчен — нәкъ үзе1 Фатихтан һәм энесе Ибраһимнан күрмәкче, күп шәкертләр әнә шундый кием киеп йөри башлыйлар һәм. җөббә-пәлтә дигәнне кыскартып, исем дә кушалар’ җөкпә. Шәкертләрне рус-европа мәдәниятенә якынайту һәм халык җырлары, халык көйләре ярдәмендә милли тойгы тәрбияләү максаты белән Фатих һәм аның фикердәшләре әдәби-музыкаль кичәләр үткәргәннәр. Шундый кичәләрнең 1904 ел январенда булып узган берсен М Укмасый болайрак тасвир итә. Мәдрәсәнең урамга таба сузылган очында кеше тормый, дәрес үткәрелми торган бер бүлмә бар. Парҗылыткыч кертелмәгәнгә күрә, салкын һәм иң еракта булганга, ара-тирә карцер хезмәтен дә үтәгәнгә, аны «Сахалин» дип йөрткәннәр Ниндидер гаебе өчен бервакыт Фатих та утырып чыккан икән. Кичә әнә шул бүлмәдә уздырыла Фатих, кайдандыр табып, граммофон алып килгән Шәкертләрнең кесә ягы такыр булу сәбәпле, бик үк сату итә алмаса да. буфет та оештырылган. Кичәнең үзәге рух бирүчесе — Фатих. Үз язганы белән чыгыш ясаучы’ түгәрәк әгъзаларын, мәзәк катыштыра-катыштыра, мәҗлескә тәкъдим итүче конферансье да ул. Граммофонны борын, тәлинкәләрен алыштырып торучы һәм шәкертләргә танцы кагыйдәләрен өйрәтүче дә ул Ут борчасы кебек тыз-быз чапканда, сикергәндә, биегәндә, нечкә чылбыр белән пиджак якасына тоташтырылган пенснесе борыныннан төшеп-төшеп киткәнен күз ф алдына китерү кыен түгел - Иттихад • җәмгыятенең тагын бер эш формасы — шул заманның күре- 5 некле милләт хәдимнәрен утырышка чакырып тыңлау Рәшит казый Ибра- = Һимовның, мәсәлән. -Мөхәммәдия- шәкертләре белән әңгәмә үткәреп киткән- ? леге мәгълүм. х Соңрак тарихи кыңгырау - дип йөртелә башлаган Рәшит казый —Х1Хга- < сырның ахырында татарлык хакына, татар милләтен алга җибәрү, мәртәбә5 лерәй урынга күтәрү хакына көрәш мәйданына атылган шәхесләрнең гаять * кызыклысы Бу тынгысыз җан Россиянең татарлар яши торган төбәкләрен йөреп чыга, чит илләрне гизә, кая барса, анда тәрәккый фикерләрен ялкын- =; ланып сойли. эшкә чакыра, китап яза. 1900 елда ул татарча журналларның яралгысы итеп санарлык «Мирьат» (көзге) исеме астында брошюралар чы- £ гара башлый менә карагыз үз-үзегезгә. күрегез, нинди хәлдә яшисез... Әнә шул зат үзенең кыңгыравын шәкертләр колагына чыңлатмый ка- г ламы соңX «Ул үзенең речьләрендә.— дип яза М Укмасый.— мәдрәсәләрнең 5 яраксызлыгын, анда укыла торган мантыйклар урынына физика, матема- < тика, җәгърәфия, торек һәм татар теле, фәлсәфә, коръән тәфсире кертергә тиешлекне. Европа милләтләренең алга китеп, безнең йокы хәлендә икәнебез- х не. ислам гыйлеме саф вакытта гарәпләрнең шәрыктан гарепкә кадәр үсүләрен. татарларның да шанлы вакытлары булганлыгын сөйләп безне таң калдыра иде» Рәшит казыйны чакырып китерүнең Фатих эше булганлыгына шикләнмәскә мөмкин - Милләт тәрәккый иттерү» хикәясендә мондый сүзләр бар Хөсәен зыялылар мәҗлесеннән дә калмый. Сәгыйть (ягъни Рәшит — И. Н.) казыйның Казанга һәр килүендә номерасына барып күрешә вә яңа фикерләр тыңлап кайта Зыялылар мәҗлесеннән дә калмый» дигән сүзләргә игътибар итик Унбиш-уналты яшьлек Фатих, димәк, милләт Хадимнәренең һәм каләм ияләренең ара-тирә булып торган киңәш-табыш мәҗлесләренә үтеп керә башлаган. кайберләре белән танышырга һәм якын мөнәсәбәт урнаштырырга тырышкан Журналистика өлкәсендәге беренче адымнарына карата Әмирхан үзе бо- лай дип яза: Ундүрт яшьләремдә инде мәдрәсәдә кулъязма нәшер ителә торган яшерен журналларга бик фәлсәфи, чикылдаган фәлсәфи мәкаләләр яза торган идем Кулъязма журнал да чыгарылганмы, чыгарылса, кем тарафыннан, нинди исемдә, әллә инде юмористиң, автобиографиясендә әдип газета һәм листовкаларны ирония белән журнал дип атыймы — без моны белмибез Мөхәррире Фатих булган -Әл-мәгариф газетасының да нөсхәләре табылганы юк Төрекчәләтеп язылган һәм шушы газетада чыккан мәкаләсеннән бер озек кенә Алуши истәлегендә теркәлеп калган Аны. хәзерге телгә күчереп, бу китапка да кертеп җибәрик. «Тәрбия итү — күркәм әхлакны баланың гадәткә кергән сыйфатларына әверелдерү дигән сүз. Бу исә ике яшеннән җиде яшенә кадәр була Чөнки ул вакытта әле балага бозык әхлак йокмаганга күрә, яхшы әхлакка өйрәтү, аны күңеленә сеңдерү бик тә мәшәкатьсез эш Ә инде бу вакытны уздырсаң, бала начар гадәтләргә биреләчәк, һәм аны шулардай биздерү, туларның киресе булган яхшы әхлак сыйфатларын кертү гаять кыен булачак Димәк, балага тәрбия бирү ана кулында чактагы яшь вакытларында була. Әнә шуңа күр кызларыбызны дәртле һәм тырыш милли галимә и гүгә'кадәр укыту тиеш» (1902,19 май) 1903- 04 уку елында Фатих һәм фикердәшләре чәчкән орлыклар тишелеп чыга Казан мәдрәсәләре тарихында беренче буларак «Мөхәммәдия»дә кузгалышлар башлана Көннәрдән бер көндә,—дип яза Ф Әмирхан.—без мөдәррис хәзрәтләреннән мәдрәсәгә фөнүне җәдидә һәм фәлсәфи диния кертүне таләп кылдык Дамелля. петиция белән таныша, уйлана һәм. кырт кисеп кире кагарга базмыйча, яңа низамнамә төзи һәм. -озын бер хөтбә» сөйләгәч, шуны шәкертләргә игълан итә X Фөнүне җәдидә — яңа фәннәр Мондый ярты-йорты чаралар шәкертләрнең алдынгы өлешен, бигрәк тә әгъзалары җитмештән узып киткән -Иттихад» җәмгыятен канәгатьләндерми. билгеле Яңа ел кергәч, ислах өчен көрәш тагын да көчәеп китә Менә Баруди кулына яңа петиция килеп керә. Уен-муен гына түгел икән бу, эшләр җитдиләшеп бара Нишләргә? Бохара җимеше булуына карамастан, дамелляны шәкертләрнең теләкләрен аңламаслың дәрәҗәдә кара киселгән хәзрәт дип булмый. Тарих, җәгъ- рәфия. математика кебек дөньяви фәннәр кертүгә дә. дин фәлсәфәсе һәм хәдисләр укытуга да каршы түгел ул Тик бер кыенлыгы бар: тиз арада гына шул фәннәрне укытырдай кешеләрен кайдан табасың7 Тапкан тәкъдирдә, мәдрәсәне асраучы байлар моңа ничек карар? Алай да уйлап карый хәзрәт, болай да. киңәш-табыш итә һәм мондый бер маневр кулланырга була Ярар. ди. киләсе көздән сез теләгән фәннәр кертелер. үзем дин фәлсәфәсен укыта башлармын Фатихның дөньяга карашы ай үсәсен көн үсә. ел үсәсен ай үсә. Рәсми яктан да инде ул галия шәкерте генә түгел Югары сыйныфның иң сәләтле шәкертләрен укытучылык эшенә тарту традициясе буенча Фатихны хәлфә итәләр Бер хатында, юмор катыштырып, үзе дә бу турыда әйтә: «Камилән хәлфә булып йиттем. Борыннан сөйләшергә генә өйрәнәсе калды» (1904. 25/XII) Икенче бер чыганактан аның рөшдидә география укытканлыгы аңлашыла Менә сыйныф ишеге кинәт һәм киң генә ачыла да җитез адымнар, белән Фатих килеп керә Калын алсу иреннәре чак кына елмая, үткен карасу күзләре көлемсери Мәзәк катыш кереш сүздән соң нәүбәттәге темасын башлый Очлы таягын харита буйлап йөртә-йөртә сөйли, укыганнарыннан чыгып, үзе белгәнчә, үз системасы буенча сөйли «Күз алдында.— ди шәкертләреннән берсе — Сена елгасы, Эйфель манарасы. Латин кварталы. Елисей кыры белән мәһабәт Париж каласы баса, томанга өртелгән Темза буендагы соры Лондон калка» Истәлекче күп арттырмаган дип уйлыйсы килә 1902 елда ук инде Фатих мәгълүм дәфтәрендә сыйныфташларының берсенә — гадәттән тыш озын буйлы һәм күсәкнең күсәге булган шәкерткә биргән характеристикасында -Эйфель» сүзен кулланган иде («Буе — Эйфель манарасы кадәр, акылы чыпчык авызындагы су чаклы»), 1902-04 елларда инде Фатих мәдрәсәдән тыштагы дөньяда да шактый гына күренекле фигура булып китә Казанның күп кенә билгеле гаиләләренә үтеп керә, төрле даирәләрдә күренә, студент һәм гимназистлар, курсистка һәм гимназисткалар шулай ук бүтән тор дәүләт мәктәбе укучылары белән аралаша башлый. Казанның тәрәккый пәрвәр купецы Сөләйман Аитов йортында ул күптән инде үз кеше Ш Мәрҗани һәм К Насыйри белән якын мөнәсәбәттә булган һәвәскәр тарихчы Мөхәммәтҗан Аитов гаиләсендә туып буй"үстергән Сөләйман без ишетеп белгән гадәти кибетче-сәүдәгәр генә түгел Аның эше — зур сәүдә фирмаларына арадашлык хезмәте күрсәтү Көнчыгыштан партия- партия чималны Көнбатышка. Көнбатыш товарын Көнчыгышка озата Казанда. Оренбургта һәм Кокандта конторалары бар. Сөләйман әфәнденең уй-нияте. күрәсең, табыш арттыру белән генә чикләнмичә. күпмедер дәрәҗәдә ул милләтнең киләчәге турында да уйлаган XIX гасырның ахырыннан башлап мәгариф эшенә шактый акча сарыф иткәнлеге мәгълүм Аитова мәктәбе» дип дан казанган уку йортының Сөләйман бай акчасына яшәгәнлеге үзе генә ни тора' С Аитовның мондый эшчән- леге. табигый, охранканы сагайткан Күзәткәннәр, тикшергәннәр һәм. карашлары ягыннан ул кадетларга якын тора дип. беркадәр тынычланганнар С Аитов киңәшләре һәм акчасы беләнрәк кенә катышса, аның җәмәгате Фатиха ханым Аитова татар кыз балаларын укыту, агарту һәм һөнәргә өйрәтү эшенә бөтен гомерен багышлый. Бу вакытларда ул — үрнәк итеп йөртелгән кыз балалар мәктәбе мөдирәсе. Гаять тырыш, энергияле, уйлаганын таш яуса да. ахырына җиткерә торган хатын Ире Сөләйман юкка гына аны «Батый» дип йөртмәгән Атка утырып чЫкса. дилбегәне үзе тота, кызу чаптырып йөрергә ярата икән Кызлар укыту арбасының дилбегәсен дә ул нык тоткан булыр J Әнә шул Фатиха ханым Петербургта халык мәгарифе министры иптәшенә (урынбасарына) кадәр җитеп. 1915 нче елда беренче татарнкызлар гимназиясе ачуга ирешә Фатих бу гаиләдә ничек үз кеше булып киткән? Барыннан да элек. За-ф риф хәзрәт белән Сөләйман Аитов үзара якын мөнәсәбәттә булганнар, теге- - ләиме-болаимы аралашканнар дип уйларга туры килә Иске бистәдә яшәгән 5 тәрәккый пәрвәр купецның Яңа бистәдәге рус классының почетлы караучы- 5 сы булуы һәм акчалата ярдәм итеп торуы да шуны расласа кирәк С Аитов - J ның уллары Исмәгыйль һәм Ибраһим шул ук Мөхәммәдия»дә укыйлар. Бе- * ренчесе Фатихның сердәш дусты булып китә, икенчесе, шәкерте сыйфатын- н да география дәресләренә йөри g Аитовлар аркылымы, әллә инде бүтән юл беләнме. яшь Фатих Казанның ♦ күренекле гаиләләреннән берсе — Терегуловлар семьясына да үтеп кергән. - Ибраһим Терегулов башта Казанның ветеринария институтын, аннары 5 университетын тәмамлап чыга Яңа гасырга кергәндә без аны Татарская учи- ч тельская школада (моннан соң аны. татарчалаштырып. КТУМ дип атарбыз) * табигать укытучысы итеп күрәбез Татарларны агарту, культура-мәгариф >. эшләрендә дә ул җиң сызганып катнашкан Аның мәсәлән. 1902 елда Гогольх нең Ревизор* комедиясен татарчага тәрҗемә иттергәне. Петербург аша эш 5 йөртеп, бастырып чыгарганы һәм татарлар арасында таратканы билгеле. 1 Ф. Әмирхан катышкан гаиләләрдән тагын 1900 елга, ягъни үлгәнчегә ка- * дәр, КТУМ инспекторы (икенче төрле әйткәндә, директоры) булып торган л Шаһбазгәрәй Әхмеров. Син-Цзянда Россия илчелегендә эшләгән Шәрәфет5 дин Габитов (бу вакытта инде дөньяда юк) һәм надворный советник Гали Саи- нов гаиләләрен күрсәтергә мөмкин. Ф Әмирханның тормышында шактый зур роль уйнаган тагын бер даирәгә тукталып китик Ул да булса, әлеге КТУМ. ягъни Казан татар укытучылары мәктәбе. Хөкүмәтнең азчылык милләт балаларын русча укыту турындагы карарын тормышка ашыру йөзеннән, рус теле укытучылары әзерләү өчен 1876 елда ачылган бу мәктәптән 25-30 ел эчендә йөзләгән татар егетләре укып чыгып, мәгариф, фән. әдәбият, сәнгать өлкәләренә һәм шулай ук революцион хәрәкәткә зур өлеш керттеләр. Мәктәпнең укучылары, кагыйдә буларак, кичәге шәкертләр иде Школаны абитуриентлар белән тәэмин итүдә Мөхәммәдия мәдрәсәсе беренче урынны тотты ’дисәк, шаять, хата булмас Хөсәен Ямашевның. мәсәлән. Мөхәммәдия» җиләнен салып ташлап. КТУМ формасын киеп җибәргәне турында әйтелгән иде Яңа гасыр башлангач андыйларны инде дистәләп санарга мөмкин Кичәге шәкертләр мәдрәсә белән араны өзеп бетермиләр, килеп-китеп йөриләр, яшьтәшләрен теге яки бу уңай белән школага китерә башлыйлар КТУМның татар яшьләре укыган иң алдынгы уку йорты булганлыгы, идеяләрнең, аерым алганда, марксизм тәгълиматының аңа тизрәк һәм җиңелрәк үтеп кергәнлеге, гасыр башында инде социалдемократик түгәрәкләр барлыкка килгәнлеге мәгълүм Без әле күрербез 1905 елгы революция башлангач, аеруча кызып киткән шәкертләр хәрәкәтендә Мөхәммәдия» шәкертләре авангардта барып, социал-демократлар йогынтысында булганнар. Моның төп сәбәбен Учительская школа белән «Мөхәммәдия арасындагы тыгыз бәйләнештән эзләргә кирәк Фатихның «школьниклар» белән дуслашып. КТУМ бусагасын атлап кергән шәкертләрнең беренчеләреннән булганлыгына шикләнмәскә мөмкин. КТУМның тагын бер тарихи хезмәтенә — татар яшьләрен театр сәнгатенә якынайту юнәлешендәге эшләренә тукталып китәргә кирәк Школада рус теле һәм әдәбиятын укыту чагыштырмача яхшы куелган булган Драматик әсәрләрне өйрәнгәндә рольләргә бүлеп укыту инде күптән гамәлдә Бу алым, бу ысул, күрәсең, укучыларны спектакль кую фикеренә китергән Фатих белән бер вакытта «Мөхәммәдиямдә гыйлем алып яткан, соңрак «Әльислах» газетасының рәсми редакторы булып киткән Вафа Бәх тияров яза; «һәр кыш «Татарский учительский школ«да укучыларның пасха, рождество бәйрәмнәрендә берничә тапкыр рус телендә театр уйнала торган иде Ел саен мәшһүр «Ревизорлы уйнамый калмыйлар иде. Мөхәммәдия» шәкертләре тамашачы булып бара иделәр' Үрмәкчедән күрмәкче дигәндәй, шәкертләр дә кабынып китеп, татарча театр уены уйнау фикеренә киләләр Иң элек кем башына килгән бу фикер. • кем аны тормышка ашырырга керешкән’ «Без. дип яза В Бәхтияров. театр уйнау фикерен Гыймад хәлфә Нугайбиковка һәм Фатих Әмирханга белдердек Гыймад Нугайбиков башта каршы торды. «Дамелля белсә, яхшы булмас, барыбызга да бер-бер хәл булмасын дип куркам*.— диде. Фатихка белдерү белән үк хуплап каршы алды, үзенең катышачагын белдерде» Кем ул "без»9 В. Бәхтияров үзе һәм аның белән бер сыйныфта укыган һәм школа- дагы спектакльләргә йөргән берничә шәкерт дип уйларга кирәк Болар башлаган була. Фатих кушылып киткән була Татар театры идеясе, руслар әйтмешли, күптән инде һавага сеңгән, баш өстендә әйләнә XIX гасырның беренче яртысында рус театры бусагасын атлап кергән татарлар ук инде (билгеле, өстен катлау вәкилләре): «Эх, безнең татарда да шундый уеннар булсын иде»,— дип хыялланганнар Гасырның икенче яртысында, мәгърифәтчелек хәрәкәте куәт алгач, театрның кирәклеге үзен бигрәк тә нык сиздерә башлаган «Бичара кыз», «Рәдде бичара кыз», «Комедия Чистайда» пьесаларының мәйданга килүе шуны күрсәтә. Бу вакытларда инде -аристократлар” гына түгел, бәлки урта катлау вәкилләре, «разночинецлар» да, рус театрына теләп йөри башлыйлар Шуларның берсе — безнең Галиәсгар Камал Йөри генә түгел, үзе дә 1899 елда «Бәхетсез егет» исемле пьеса язып ташлый Мәгърифәтчеләр әзерләгән рухи азык белән тукланып буй үстергән Фатих аларның театр турындагы уй-хыялларын колак яныннан гына үткәреп җибәрә ала идеме’ Әлбәттә, юк Шуңа күрә кемнәрдер башлаган эшкә кушылып китүче итеп кенә күрү дөрес булмас иде Ул, һичшиксез, бу эшнең дә үзәгендә булган, бу эштә дә тон биргән Моны В Бәхтияровның үз язмасыннан да чамаларга мөмкин Менә Гыймад хәлфә. Ф Әмирхан, В Бәхтияров һәм тагын берничә шәкерт, әлеге «Сарай» номерына җыелып, спектакль кую турында киңәш коралар. Нәрсәне, кайда һәм кайчан уйнарга’ «Бичара кыз»ны, ди берсе, «Бәхетсез егет»не, ди икенчесе Соңгысына тукталалар Ләкин пьеса сәхнә таләпләренә җавап биреп җиткерми Нишләргә? «Нугайбиков һәм Фатих,— ди Бәхтияров,— «Бәхетсез егет»нең кайбер җирләрен төшереп калдырырга, кайбер җирләренә арттырулар ясарга өсләренә алдылар» (күренә ки, тагын Фатих!). Әнә шул килеш «ремонт ясалган» пьеса буенча «Сарай»да берничә репетиция үткәрелгәч, театр уенының көне һәм урыны тәгаен ителә. Декорация һәм костюмнар әзерләнә. Ниһаять, көткән көн килеп җитә. 1903 елның декабре Иртәгә җомга дигән көнне кич, дамелля һәм хәлфәләрнең зур мәҗлескә китүләреннән һәм. шәкертләр кайсы-кая таралганга, мәдрәсәнең бөтенләй диярлек бушап калуыннан файдаланып, өченче кат коридорында сәхнә сыман нәрсә әмәллиләр. чаршау коралар да тамашачы сыйфатында катнашкан 15-20 шәкерткә -Бәхетсез егет»не уйнап күрсәтәләр Башкаручыларның кайберләре Ибраһим Әмирханов (Закир). Хәлил Әбелханов (Кәрим бай), Касим Габдуллин (Җәмилә). Вафа Бәхтияров (Сәгыйть Сабитов). Солтан Рахманкулов (Әхмәт), Габдрахман Мостафин (Гайшә) Укучы игътибар иткәндер, уйнаучылар арасында Фатих юк Аның эше — суфлерлык һәм грим салу. Режиссер кем’ Белмибез «Артистлар»ның әле махсус режиссер кирәк булганлыгын аңлау дәрәҗәсенә ирешмәгән булуы да ихтимал Бу эшне азмы-күпме Фатих башкарган дип уйларга туры килә Бит ул пьесаны сиплә, чыкты Репетиция вакытында да киңәш бирми калмас Суфлерлык итүе дә кәгазьдә язылганны «артистларга» җиткерү белән генә чикләнмәгәндер Өстәвенә, бу вакытта инде Фатих үзе чын «артист» «Шимбәчеләр» түгәрәгенә йөреп, алар куйган спектакльдә роль башкарган кеше 1904 елның апрелендә «труппа». Барудиның авырып ятуыннан файдаланып, тагын бер спектакль күрсәткән Мәдрәсә эчендә уйнау мөмкин булмый башлагач. Яңа бистәнең Вахит мәзин өендә берничә тапкыр уйнаганнар (мәзиннең бу вакытта «Мөхәммәдия»дә укып йөргән улы Мәхмүт соңыннан күренекле партия-совет работнигы булып китә). «Репертуар» да байый: «Бәхетсез егет»кә «Бичара кыз» һәм «Рәдде бичара кыз» өстәлә. Хәер, беренче спектакльнең инициаторы Фатих булмаска мөмкин Соңгы уеннарда да тиресеннән чыгып тырышмавы ихтимал Чөнки дәрәҗәлерәк «труппа»да катышкан Фатих мәдрәсә һәвәскәрләренә зур өмет багламый. Беренчедән, мәдрәсәдә тиешле шартлар юк. икенчедән, хатын-кыз рольләрен дә егетләр башкарырга тиеш Шулай да ул аларның күңелләрен суытмый, катыша, булыша дәртләре кузгалган икән, әйдә маташтырсыннар. 1903 елда Казанның югары һәм урта мәктәпләрендә—университет, ветеринария институты, югары курслар, гимназия һәм реальное училищеда укый торган бер тиркем татар-башкорт егетләре һам кыааары оешып алалар да. Көнбатыш Европа һәм рус әдәбиятлары белән берлектә, татар әдәбиятын өйрәнүне максат итеп куеп, эшкә керешәләр. Моның белән генә калмыйча, татар телендә өй спектакльләре куя башлыйлар. Тора-бара түгәрәкнең эшчән- леге политик төс ала Беренче рәсми утырышлары Шаһбазгәрәй Әхмеров йортында булып. ф Мулланур һәм Нәби Вахитовлар, Әминә Терегулова. Суфия. Сара һәм Ильяс _ Әхмеровлар. Зәйнәп Габитова. Гайшә Богданова. Фатымаи-Зөһрә. Зәйнәп 5 һәм Солтан Саиновлар, Әхнәф Мамлеев һәм Сөләйман Чанышевлар кат- = нашкан Һәр атнаның шимбә көнендә әлеге дүрт гаилә өендә чиратлаштырып ; җыела башлыйлар Әгъзалар өстәлә тора. Мәдрәсәдән Фатих, Гыймад Нугай- >• биков һәм Гарифҗан Мостафин килеп кушыла. Унҗиде-унсигез яшьлек Фатих — мәдрәсә шәкерте — бу даирәдә үзен е ничек тоткан’ Ишек катындарак, урындыкның кырыена гына утырып, ярты- ♦ лаш русча сөйли торган мирза кызларына, ялтыр төймәЛе студентларга исе х китеп, сокланып карап тормаганмы? Бу сорауга Ф. Әмирханның «Урта Z лыкта» исемле романыннан азмы-күпме җавап табарга мөмкин. Әсәрнең 5 8 һәм 9 бүлекләрендә «Шимбә» түгәрәгенең Сөләймановлар өендә узган * бер мәҗлесе тасвир ителә. Яңа спектакль куярга әзерләнәләр. Иң элек мәҗлестә катнашучыларның икесе белән танышыйк, берен- = чесе — Шәриф. Әсәрдән күренгәнчә, ул элеккеге мәдрәсә шәкерте. Хәзер — ' газетачы һәм «модага кереп бара торган- язучы. Урта буйлы, чандыр. Куе 2 кара чәчле, кылыч борынлы Муенында зур кара бант Хәтфә паласлар. < йомшак урындык Цәм кәнәфиләр арасында эреп югала торган йомшак. «> акрын тавыш белән сөйли. Һәр сүзендә дип әйтерлек юмор, ирония. s Икенчесе — гамәленнән дә бигрәк, хыялында үзен куркыныч* революционер итеп күреп, шапырынып йөрүче Саматов. Күп сөйли, сөйләп бетергәч, тыңлаучысына җиңгәнсыман карап, борыныннан «кеңкых» дигән тавыш чыгарып куя. Булачак спектакль өчен сайланган пьесаны укырга керешәләр. Бөтен шартын китереп Шәриф укый. Түгәрәк әгъзалары игътибар белән тыңлыйлар. Саматов кына борын җыерып, кыбырсып утыра: р-р-революционный эш урынына сафсата белән шөгыльләнәләр, янәсе Аннары түзми, журнал ала да чыштырдатып актара-актара укыган булып утыра башлый. Шәриф, укуыннан бүленеп, йомшак, ягымлы тавыш белән өй хуҗасының улы Мөхәммәткә эндәшә: — Синең иске журналларың күп иде. матурым. Шулардан берәр эк- земплярын кунакларга өләшеп чыксаң, алар да күркәмлек өчен укып утырырлар иде Шәриф белән .Саматов арасында тагын бер инцидент булып ала. Куелачак спектакльдән килгән акчаны нәрсәгә тоту турында сүз башлангач. Мөхәммәт университетыннан чыгарылу алдында торган ике фәкыйрь студентка бирергә тәкъдим итә Саматов исә политик гаеп өчен төрмәдә утыручылар файдасына тотарга кирәк, ди дә. төкерек чәчә-чәчә. бу кешеләрнең халык файдасы өчен җәфа чигүләрен исбат итәргә керешә. Аны тыңлап бетергәч. Шәриф, кулларын чалбар кесәсеннән чыгарып, өч мәртәбә шапылдата да болай дип куя: — Яшә. Саматов туган! Син сөйләмәгән булсаң, бу халык төрмәдәге политическийларны медаль алыр өчен кереп утырганнар дип уйлап йөргән булыр иде. Шәриф образында Ф Әмирханның кайбер чалымнарын абайлау кыен булмаса кирәк. Дөрес, романдагы вакыйгалар 1906 елга карый. «Шимбәчеләр» инде өй спектакльләре куйганнар, хәзер исә ачык, публичный спектакль әзерлиләр 1903 ел башында Фатих. «Шимбә» түгәрәге бусагасын атлап кергәч, азмы-күпме җайсызлык хис итми булмагандыр. Әмма ул сиздермәскә, үзен иркен һәм хөр тотарга, түгәрәкнең тулы хокуклы әгъзасы булып күренергә тырышкан. Бу вакытларда Фатих беренче рольләрне башкармаса да, өченче, дүртенче рольләрдә дә торып калмаган. Роль дигәннән. 1904 елның 20 февраль хатында Фатих мондый сүзләр яза. «Студентлар вә гимназисткалар илә үткән ел башында татар лисанында ике уен уйнадык Берсе — «Кызганыч бала», берсе — «Гыйшык бәласе» Мин • Кызганыч бала-да Хәлил булып уйнадым. «Гыйшык бәласе»ндә Габде- самат әфәнде булып уйнадым Халык тарафыннан шаян 1 тәхсин улынды» Ничек башкарган бу рольләрне Фатих, нинди буяулар кулланган, тамашачыда нйНДи тәэсир калдырган — без моны белмибез. Игътибарны җәлеп иткәне шуЛ"унҗиде яшьтәге егет ике очракта да шактый өлкән яшьтәге кеше булып уйнһ/й1 Беренче пьесада ул — төрек бәге, гаилә башлыгы Икенчесендә — егет булып җиткән яшь бәкнең хәлфәсе Бу пьесаларны уйнаганда Сөләйман байны һәм бүтән гаилә башлыкларын күзәтүдән кала, баритон тавышы да ярдәмгә килгән дип уйларга кирәк. «Гыйшык бәласе» пьесасында мондый бер эпизод бар Габдесамат хәлфә сандыкка кереп качкан шәкерте Әдип бәкне бүлмәдән күтәреп алып чыга. Бу эпизодны ничек хәл иткәннәрдер, билгесез юка бәдәнле Фатихның Әдип булып уйнаган «артист»ны сандыгы-ние белән күтәрә алуын күз алдына китерүе кыен. Тагын шуны да әйтик яшь Әмирханның «Шимбә» түгәрәгенә баглаган өметләре артыгы белән аклана рус ягына», учителенә дәрес тыңлатырга йөри Димәк, Болак күпере аркылы чыгарга кирәк Көннәрдән бер көнне шул тирәдә клиентлар көтеп йөри торган урам кызы Фатихка тагылып ала да. дөньяда нинди әшәке сүз бар. берсен дә калдырмыйча, хурлый башлый Әллә ни чаклы җир ияреп барып. сүгә дә сүгә Икенче тапкырында да әлеге кыз каршы ала. өченчесендә дә Бу хәлдән гаҗиз булып, Фатих бүтән күпердән йөри башлый Әмма тынычлыгы озакка бармый, фахишә аны, тагын эзләп таба. Күпмедер вакыттан соң бу сәер, ямьсез вакыйганың хикмәте ачыклана. Әдипнең үзе әйтүенчә. ■ Казанның иң фахиш, иң хулиган байларыннан берсе Печән базарында болай дип мактанган — Чукындырдым бит Зариф мулланың теге чукынчыгын: ул кяфергә хәзер Болак күпереннән үтеп йөрергә дә калмады инде» .1904 ел бетеп килә Маяктан-маякка күчә-күчә, дәртләнеп, ялкынланып яшәгән безнең Фатих, киләчәккә зур өметләр баглап, яңа. 1905 елның ишеген шакый. Бу ишек артында аны тагын да зуррак вакыйгалар, кайгы- шатлыклар. яңа маяклар көтә. Җәмәгать хадиме булырга теләп Фатихның 1905 ел 4 март тарихлы хатында түбәндәге сүзләр бар шәкертләренең социал-демократлар тәэсиренә бирелү а сәбәпләрен Фатихка гына кайтарып калдыру, әлбәттә, дөрес булмас иде 2 РСДРП(б)ның Казан комитеты укучы яшьләр арасында эшләүгә зур игъти- ~ бар биргән, моңың өчен махсус кешеләр билгеләгән. 1905 елда комитет әгъ- J залары булып алган X. Ямашев һәм Г Сәйфетдинов та шәкертләрнең политик ■= аңын үстерүгә күп көч куйганнар, күп вакыт биргәннәр £ Беренчесе турында сүз озайтырга хаҗәт юк. «Мөхәммәдия»гә ул еш ки- ® леп йөргән, яшерен утырышларында да булган, шәкертләр белән аерым- = аерым да сөйләшкән. Хөсәеннең монда сүзе аеруча үтемле Чөнки ул «үз кеше»: шундый ук шәкерт булган, кайчандыр шушы ук йортта укып йөргән Икенчесе, ягъни Г Сәйфетдинов хакында өстәп берничә сүз әйтми булмый. Курку белмәс бу тынгысыз революционер 1904 ел башларында ук охранкада борчу тудыра башлаган КГЖУ күрсәтмәсе буенча КТУМ педсоветы шул елның 12 октябрендә школадан сөреп чыгаргач.'репетиторлык белән тамак туйдырганы хәлдә, Г Сәйфетдинов, бөтен көч-куәтен җигеп, революцион эшкә чума. КТУМ инспекторы ПинегиннЪгң губернаторга җибәргән язуында мондый сүзләр бар: «. Татар укытучылар мәктәбе укучыларына һәм. ишетүемә караганда, хәтта мәдрәсә шәкертләренә юлдан яздыргыч йогынты ясавы сәбәпле. Сәйфетдиновның Казанда яшәве гаять зарарлы». Сорау алу беркетмәсендә дә шуңа охшаш сүзләр укыла «Үз-үзен тотышы һәм телдән пропаганда ясавы белән мөселман укучы яшьләренә гадәттән тыш куәтле аз- дыргыч йогынты ясый» Төрмәдән язган хатыннан күренгәнчә, Галимҗанны нәкъ менә шәкертләр җыелышыннан тотып киткәннәр. Г Сәйфетдиновның күбрәк «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә булуына, «Мөхәммәдия» шәкертләре белән аралашуына шикләнмәскә мөмкин. Инде килеп, югарыда әйтелгәннәрне ул вакытта Уфада булса да, шәкертләр хәрәкәтенә якыннан катнашып. Казандагы хәлләрдән хәбәрдар булып торган Галимҗан Ибраһимов кебек авторитет сүзләре белән ныгытып куйыйк 1905 елның көзенә таба оешып җиткән «Әльислах комитеты »н күздә тотып, ул болай ди «Бу татар социалдемократлары тәэсирендәрәк барырга тырыша 1416 Ләкин ассызыклап шуны әйтергә кирәк йогынтыга бирелү әле «Ислах комитеты» социал-демократик оешма булып мәйданга килде, ә аның җитәкчесе яшь Әмирхан большевистик позициягә басты дигән сүз түгел. Социал- демократлар белән аралашу, марксистик идеяләр белән танышу. Фатихның соңгы маягы сүнеп, алдында яңа маяк кабынуга гына китерде Ачыграк әйтсәк, социалдемократлар йогынтысында ул. либераль-буржуаз лагерьга арка белән борылып, революцион демократизмга таба адым ясады. Фатих һәм фикердәшләре социал-демократларга ориентация да либераль буржуазия һәм аның идеологлары белән дә араны ............................................................. .....-г Бүтәнчә була да алмый Бу сиңа эшчеләр хәрәкәте түгел Хәл кайчан тамырыннан үзгәрер әле. мәдрәсәләр хәзергә татар байлары, татар купецлары тотсалар өзмиләр. субсидиясендә яши Капитал хуҗалары һәм милләт Хадимнәренең чабуына ябышып бармый хәлең юк Аларга таләпләр кую. мәдрәсә ислахы файдасына эш башкарту иң дөрес тактика булыр Менә ни өчен Фатих либералларның хәрәкәтен җентекләп күзәтеп тора, алар үткәргән чараларның берсеннән дә калмаска тырыша «Чистай туе» дип тарихка кергән вакыйгага катнашмый калуын, мәсәлән, күз алдына китерү кыен 1905 елның 20 маенда Чистай ишаны Мөхәммәтзакир кызы Әсмаигалия белән Ростов-Дон мулласы Муса Җарулла улы Бигиевнең никахлары метрика дәфтәренә теркәлә һәм зурдан кубып туй үткәрелә. Кем генә юк бу туйда1 Мөселман дөньясында танылган милләт хадимнәре дисеңме,'Казан, Уфа, Чистай һәм башка шәһәрләрнең зур байлары дисеңме могтәбәр имам һәм мөдәррисләр Дисеңме Атаклы Рәшит бабаның түр башында утыруы үзе генә ни тора! Билгеле инде, бу кадәр олы затлар мәрхүм ишан һәм М. Бигиевкә ихтирам йөзеннән генә килмәгәннәр Пылау һәм бәлеш ашау, лимон салып варенье белән чәй эчү, ике яшь йөрәккә ходайдан бәхет сорау, тигез мәхәббәт һәм озын гомер теләүләр арасында милләт кайгысын кайгырталар, якындагы бурычлар турында киңәш-табыш коралар Казанда туган фикер — съезд җыеп, Россия мөселманнарының уртак оешмасын, төгәлрәк әйтсәк, партиясен булдыру фикере нәкъ менә шушы туйда анык бер рәвеш ала Фатихның урыны түрдә үк булмаса да, ишек төбендә дә түгел Чөнки монда ул күптән инде үз кеше Бикәч — Нәҗип абзасының балдызы, димәк, Фатихка кодача тия Әтисе Зариф хәзрәт туйдагы могтәбәрләр арасында йөри, җизнәсе Габдулла мулла — егет ягыннан шаһитларның берсе Фатихны Чистайга барудан таш яуса да, туктатып кала алмаслык тагын бер сәбәп бар Ул да булса, зифа буе, сөрмәле күзе белән егетне иләс-миләс иткән кодачасы Шәмсениса Май ахырларыннан башлап, съездны әзерләү кампаниясе аерата җанланып китә Казан, Кырым. Кавказ, Уфа, Оренбург. Әстерхан. Төркестан арасында язышу бара, «эмиссарлар» йөреп тора Шул төбәкләрдән Петербургка бер төркем вәкилләр килә Тиешле учреждениеләргә кереп, гозерләрен сөйлиләр, петиция тапшыралар Сановникларның икеле-микеле җавапларын ризалык билгесенә юрап, мәслихәтләшәләр дә. тәвәккәлләп, ныклы карарга киләләр җыярга съездны1 Моның өчен иң кулай урын, билгеле инде. Нижний Новгород, Мәкәрҗә ярминкәсе Ник дигәндә, империянең кесәсе дип йөртелгән бу ярминкәгә һәр елның августында миллионерлардан башлап шәкертләргә чаклы әллә никадәр мөселман килеп тула. Карар шәкертләргә дә ирешә, съездда катнашу фикеренә киләләр, вәкилләр сайларга керешәләр «Мөхәммәдия»дән сайланучыларның берсе, әлбәттә инде, Фатих Дөрес, аларга беркем дә тәкъдим ясамады, беркем дә чакырып тормый. Мондый эштә чакырганны көтәргә ярый мыни9 Әнә эсерлар да тик ятмый ди, берничә яраннарын ияртеп, съездга барырга булганнар икән Менә август урталарында Казаннан сайланган рәсми делегатлар үзләре, чакырылмаган кунаклар» үзләре, пароход белән Мәкәрҗәгә килеп төшәләр Бүтән төбәкләрдән дә вәкилләр килеп җитә И Гаспринский, кавказлы бай адвокат Г Тупчибашев, Р Ибраһимов та бар Й. Акчура һәм С. Алкин да хуҗалар сыйфатында тыз-быз йөриләр Зур байлар, исеме танылган муллалар да байтак Оештыру эшләре башлана Иң могтәбәрләрдән берничә затны рөхсәт сорар өчен губернаторга җибәрәләр Әмма вәкилләрнең борыны салынып кайта шәһәр хәрби хәлдә булганлыктан, губернатор рөхсәт бирә алмавын әйткән икән Алай уйлап, болай уйлап карыйлар да. буржуага бик үк хас булмаганча. кыю фикергә киләләр рөхсәтсез үткәрергә «Густав Струве» исемле пароходны. 300 сум түләп, бер көнгә сатып алалар да пикникка чыгу сылтавы белән съездны шунда ясарга карар итәләр Тагын бер кыенлык бар бит әле Үзләрен социалист дип йөргән яшьләр дә килгән икән Съездда катнашмакчылар Җанҗаллы халык, мәҗлеснең ямен җибәрмәгәйләре Ничек котылырга9 Балачакта булгалап тора торган мондый манзара күз алдына килә Берничә малай иртән иртүк торып балыкка барырга киңәшәләр* Берсенең энесе »мин дә барам», ди Син әле кечкенә, дип. үгетләп карыйлар Юк! Чат ябыша теге малай Хәйләгә керешүдән бүтән чара калмый ярар, барырсың, уятырбыз Иртән исә шыпырт кына чыгып сызалар Авылдан чыгарга да өлгермиләр, артларына борылып карасалар, әлеге бала, үкереп елый-елый, болар артыннан чаба Нишләсеннәр, ияртергә мәҗбүр булалар. Әнә шуның шикелле, олы абзыйлар иртәнге 10 да китәргә тиешле пароходны унынчы яртыда кузгатып. «малайларны» йоклатып калдыралар Инде котылдык, ходайга тапшырып, эш башларга вакыт дип уйларга өлгер- малайлар». тиз йөрешле катерга утырып, куып җитмәсеннәрме' Бүтән чара кк, пароходка алалар, әмма бик каты кисәтеп куялар бу сезгә социалистлар митингысы түгел, бу иттифак мәҗлесе, тыныгызны чыгарасы» ♦ булмагыз Югыйсә, ярга төшереп калдырачакбыз • ’ Котлаулар, котлашулар була, докладлар укыла, сүз алып сөйләүләр яң- х гырыи Нәтиҗәдә Россиядә яңа бер партия туганлыгы игълан ителә Исем дә = кушыла Иттифак ы мөслимин» Партиянең үзәк комитеты сайлана. Россия- - — Мөселманнар бер бөтен түгел, бае бар. ярлысы бар, крестьяны бар. 2 морзасы бар Бүре белән куйны иттифакка китереп булмаган кебек, мөселман- = нарны бер партия җитәкчелегендә берләштерү мөмкин түгел! Үзләрен күрсәтү, «без яшь булсак та, мәсьәләне дөресрәк аңлыйбыз». булмый Беренчедән. Фатих кайчандыр үзе табынган Исмәгыйль бәк Гас- принскийңы, ишетеп кенә белгән күп кенә бүтән мәшһүр шәхесләрне күрде, фикерләрен тыңлады Милләт хадиме булырга җыена торган унтугыз яшьлек егет өчен бусы да аз түгел Икенчедән, ул яңа партия пешеп чыккан кухняның эчендә булды Оешу принципларын, структурасын үз күзе белән күрде Фатих та бит Россиядәге татар шәкертләрен берләштерә торган оешма ясау уе белән яна Программасы ярамаса да, «Иттифак»ның кайбер тәҗрибәсе ярап куяр. Ниһаять, өченчедән, су өстендәге мәҗлес либералларның чын йөзен танып алып, моңарчы нур эчендә йөзә кебек тоелган кайбер милләт Хадимнәренең йогынтысыннан котылуга да булышмый калмый Алар да затлы камырдан ясалмаган икән бит Гыйззәте нәфес, яки самолюбиеләре бар. Һәр- кайсы үз фикерен өскә чыгарырга тырыша Үпкәләшәләр дә. интрига да коралар. Бу яктан мәҗлеснең ахыры аерата гыйбрәтле Менә «Густав Струве» пароходы кайту ягына борыла һәркем көләч, һәркемнең күңеле куаныч белән тулы булырга тиеш иде кебек. Сөйләсе сөйләнгән. язасы язылган, резолюция кабул ителгән, ашыйсы ашалган, эчәсе эчелгән Барыннан да бигрәк, күптән хыялда йөргән оешма дөньяга килде Ләкин кояш болыт астына кереп, салкынча җил исеп куйган шикелле, бер заман халыкның йөзенә пошаманга төшү галәмәте чыга Пристаньда полиция көтеп торса’ Беркетмә, карарлар, резолюция полиция кулына эләксә’ Гаскәр чолганышында төрмәгә илтеп япсалар’ Әүвәл пышылдап, аннары ачыктан- ачык вәсвәсәләрен тышка чыгара башлыйлар. Нишләтик бу кәгазьләрне, кая куйыйк’ «Мин алмыйм,—ди И. Гаспринский,—әнә суга ташлагыз» «Яндырырга кирәк»,— ди кайсыдыр Бер йөрәкле адәм табыла Ул да булса, әлеге дә баягы Рәшит казый Ибраһимов: «Бирегез миңа» Төнге сәгать унберләрдә пароход, яны белән шыгырдап, пристаньга килеп терәлә КУрка-курка чыгалар Ләкин, тып-тыныч. полициянең исәбендә дә яшәүче мөселманнар уналты районга бүленә, һәркайсының үзәк шәһәре •< билгеләнә, һәркайсына үз комитетын булдырырга кушыла Съезд резолюция сыман нәрсә дә кабул итә Анда без җир яисә мөселман эшчеләре турында бер е сүз дә тапмабыз Булган кадәресе шул барлык мөселманнарны үзара якы- ♦ найту. мөселманнар хокукын чикләүгә каршы закон рөхсәт иткән чаралар - кулланып көрәшү һәм мәктәп, китапханә газета-журналлар булдыру эш-* ләрен җайга салу Ат уйнатучылары зур байлар һәм аларга ләббәйкә дип торган милләт хадимнәре булгач, бу «партиядән» шуннан артыгын көтәргә? туры килми л Татар социал-демократлары Мәкәрҗә ягына әйләнеп тә карамаганнары - хәлдә, эсерлар, шәкерт һәм приказчик вәкилләре, күргәнебезчә, олы абзый- ; лар мәҗлесенә әрсезләнеп барып керделәр Ниятләре изге иде югыйсә Трибу- t нага менеп, мондый сүзләрне ярып салу иде «чын халык хадимнәре». «чын милләт арысланнары — без ул» дип, татар дөньясының игътибарын үзләренә таба юнәлтү теләкләре дә ярыйсы гына куәтле Әмма никадәр кыбырсынып утырсалар да, ара-тирә кычкыргалап куйсалар да. мөнбәргә менеп сүз әйтү насыйп булмый Фатих та мөселманнар өчен уртак партия мөмкин түгел дигән фикердә. Әгәр сүз бирсәләр, ул да иттифакчыларның - программасын» элеп алып селкеп сала алыр иде Социал-демократлардан үрнәк алыбрак эш йөртүенә карамастан, «чакырылмаган кунак» булып катнашуына килгәндә исә. әлеге дә баягы бер сүз: шәкертләр хәрәкәте эшчеләр хәрәкәте түгел. Үзе өчен, киләчәге өчен съездга килүенең файдасын да инкарь итеп дә булмаган Берәүләрнең, шактый җайсыз хәлдә калып, битләре яна башлаганын, берәүләрнең акланырга керешкәнен күз алдына китерү кыен түгел. ,им хНБН 3 Мәкәрҗәдән кайткач. Фатих шәкертләр хәрәкәтен юлга салу эшенә башы-аягы белән чума. Киңәш-табыш ясала. Казан мәдрәсәләренә вәкилләр китә, бүтән төбәкләрдәге уку йортлары белән язышулар башлана. Көз Җитә, шәкертләр җыела башлый. Ләкин укуның рәте-чираты юк Искечә укыйсылары килми, яңача укуны көрәшеп аласы бар. Илдә революция аның саен куәтләнә, үзенең югары ноктасына якынлашып килә. Шәкертләр мәдрәсәдән мәдрәсәгә яшерен җыелышларга йөриләр, митингларга чабалар 1905 елның көзен Фатихның шактый матур, парлак һәм бәхетле чоры дип атасак та. хата булмас Эшләр уңышлы бара Казан мәдрәсәләрендәге түгәрәкләр берәм-берәм уртак оешма эченә керергә ризалыкларын белдерәләр. Бүтән шәһәрләрдән дә шундый ук уңай хәбәрләр килеп тора. Ноябрь аенда, ниһаять, -Мәркәз ислах комитеты» исеме астында җитәкче оешманың дөньяга килүе рәсми рәвештә игълан ителә Социал-демократлар лозунгысына охшатып уйланган «Уяныгыз, бөтен татар шәкертләре!» дигән чакыру белән башлана торган мөрәҗәгать Оренбург. Уфа, Чистай, Буби. Кырым һәм Себер мәдрәсәләренә җибәрелә 29 ноябрьдә җилем басмада яшерен рәвештә чыгарыла башлаган атналык «Әльислах» газетасының беренче саны дөнья күрә Аның да исеме астында шул ук сүзләр укыла: «Уяныгыз, бөтен татар шәкертләре!» Кыскасы, барысы да җирле җирендә Барысы да зурдан кубып эшләнә. Комитетның хәтта түгәрәк печате дә бар. Печать кенәме әле! Партия урынын тота торган җитди оешма гимнсыз була ала мыни'’ Гарифҗан Мостафин «Беренче сада» дип телгә кергән җыр яза. «Икенче сада» дигәнен Муллаәхмәт Бәдигый исемле егет чыгара Шәкертләр ятлап алалар да гимн итеп җырлый башлыйлар: Кояш чыкты, нур балыкты, Тәрәзәдән өйгә аркылды Ятма йоклап, уян. шәкерт. Кузгалырга вакыт җитте1 «Бәйлә золмың даим булса, и Николай, аңлагыл, күрәчәгең күрсәтерләр балалары татарның дигән сүзләрне эченә алган җыр да популяр булып китте. «Әльислах»та хәтта «Марсельеза»ның да тәрҗемәсе басылып чыга Көен отып алып, шәкертләр аны да җырларга керешәләр. Революция дулкыннары аның саен куәтләнә бара Забастовка, митинг, демонстрацияләр ешая. 17 октябрь манифесты да бу дулкынны туктата алмый Большевиклар эшчеләрне кораллы восстаниегә әзерлиләр. Халык милициясе оештырыла башлый Милициягә, эшчеләрдән кала, студентлар, гимназия укучылары һәм күпмедер санда шәкертләр языла «Мөхәммәдия» шәкертләренең алгы сафта барганына шикләнмәскә мөмкин 3 ноябрьдә булган кораллы бәрелештә. Дума бинасына бикләнеп, хөкүмәт гаскәренә каршы торган каһарманнар арасында берничә шәкертнең дә булганы билгеле. Фатих, һичшиксез, митингларга да йөргән, демонстрацияләрне дә тамаша иткән Әмма аның, корал тотып, турыдан-туры бәрелешләрдә катнашканлыгы турында мәгълүмат юк Күрәсең, ул. берничә иң якын көрәштәше белән күбрәк «штаб»та булган, шәкертләр хәрәкәтенең дилбегәсен кулында тоткан Әле бит шәкертләрнең үзләренә генә караган максатлары һәм бурычлары да бар Фатих кулы белән әнә булачак оеугманың программа проекты язылды Аны мәдрәсәләрдә укыйлар, тикшерәләр Россия шәкертләренең беренче съездын чакыру буенча хәзерлек эшләре дә башланды Әлеге проект шунда каралачак һәм гамәлгә кертеләчәк Ислах өчен көрәш инде кабынды Съездны һәм шәкертләр « партия»сенең рәсми рәвештә туганын көтеп торып булмый Мәдрәсә башлыкларына һәм мәхәллә байларына бүген үк таләпләр куярга һәм шуларның тормышка ашырылуы өчен тарткалашырга кирәк, « Казан мөхбире» газетасының 1906 елгы 19 март саныннан без түбәндәге юлларны укыйбыз «17 үктәбердә Казан шәкертләре иттифакан хәзрәтләренә мәдрәсәләрнең һәммә җәһәтенә дә ислах кыилуларыны сорап гариза биргәннәр. Шул матлабларына җавап бир- мәенчә. дәрес укымаска булып, дәрес ташлаганнар. Күбрәк мәдрәсәләрдә бу көндә забастовка (дәрес ташлау) дәвам итмәктәдер». Иттифакчылар да тик ятмыйлар 17 октябрь манифестыннан соң кыюланып китеп, Сәетгәрәй Алкин агымдагы хәлләр турында сөйләшер өчен « мәҗлесләр ясарга губернатордан рөхсәт ала Төп бурыч — «Мөселман ит-х тифакьюның программасын эшләп, чираттагы съездда тәсдыйк иттерү һәм * булачак Дума вәкилләрен сайлауга әзерләнү «Сарай* номерында, Әхмәт бай х һәм Сөләйман A>ITOB өйләрендә шундый мәҗлесләр булып уза. Үрнәк өчен ике программа игътибар үзәгенә куела, кадетлар һәм октябристлар програм- * масы. Эсерларның һәм бүтән төр демократ яшьләренең кирегә сукалаулары, j тавыш куптарулары сәбәпле, мәҗлесләр бик үк шома үтмәгәннәр. Шулай да ® берсе әйбәт кенә узган, һәм Габдулла мулла Апанаев ахырда болай дип сөйлә- * гән: z = — Ошбу мәҗлесемез әлхәмделилла бик гүзәл булды. Сәбәбе исә — бу кичә социалдемократ (эсерлар белән бутый — И. Н.) мәзһәбендәге яшьләр q юктыр Килгәннәре дә җиңелү сәбәплеме, әдәпкә килделәрме, сөйләмәделәр. ? Әнә шул мәҗлестә кадетлар программасына тукталалар. Чәчен китәреп, » сакалын кыскартып, мыегын нечкәртеп, кәләпүш кидерергә карар кылына. = Бер үк вакытта икенче «еъезд»ны үткәрүгә әзерлек эшләре дә бара Ниһаять, s урыны һәм вакыты тәгаен ителә: 1906 елның 15 январе. Петербург. 2 Бу юлы инде таңчылар һәм ислахчылар да рәсми төстә катнашачак. * Күрәсең, «Иттифак»ның башлыклары эсерлар ничаклы куркыныч сүзләр сөй- S ләсәләр дә, ул кадәр үк хәвеф-хәтәр китерә алмагайлыкларын, ислахчыларны - исә үз артларыннан ияртергә кирәклеген абайлап алганнар. Фатихның Петербургка китү тарихына карата М. Укмасый мондыйрак мәгълүмат бирә •Казан шәкертләренең уртак бер җыелышында теңкәгә тигән шул ук нәрсәне — ислах мәсьәләсен көн тәртибенә куеп тикшергәннәр. Чыгып сөйләүчеләр күп булган, һәркайсы үз карашын белдергән, үз планын тәкъдим иткән Менә Фатих Әмирхан сүз ала һәм мондый фикер әйтә: — Мәдрәсә ислахы матди нигезсез мөмкин түгел. Ул акчага бәйле. Мәдрәсәләрне асраучы татар байлары без таләп иткән ислахка беркайчан да риза булмаячаклар. Без үз ниятебездә калсак, алар мәдрәсә файдасына бер тиен дә бирмәячәкләр... Шуңа күрә Петербургка вәкилләр җибәрергә, хөкүмәткә керергә, татар халкыннан җыела торган земский сборның мәгарифкә китә торган процентын мәктәп-мәдрәсәләр фаңдасына калдыруны таләп итәргә кирәк Укмасый әйтмешли, бу «шәп фикергә таң калган» шәкертләр, рухланып китеп, вәкилләр сайлый башлаганнар. Ахыр чиктә бер тавыштан Фатих сайланган Барып кайту, ашау-эчү чыгымнары өчен һәр шәкерттән 50,шәр тиен акча җыярга карар ителгән. Фатих, янәсе, махсус җөббә тектереп алган да Петербургка китеп барган. Монда — чыны һәм уйдырмасы бергә катыш. Әлбәттә, Казан шәкертләренең уртак җыелышы булган Фатихны вәкил итеп сайлаганнар. Ләкин министр янына керү өчен түгел, бәлки «Мөселман иттифакы»ның икенче съездында катнашыр өчен. Юл чыгымына акча да җыйганнардыр, Фатих өсбашын да рәтләгән булыр. Ләкин ул җөббә тектермәгән. бәлки менә дигән пальто һәм яңа костюм булдырган. М Укмасый китергән мәгълүматларның кыйммәте шунда: без Фатихның ул вакытта ук татар мәктәп-мәдрәсәләрен хөкүмәт уку йортлары белән хокукта тигезләү тарафдары булганлыгын аңлыйбыз. Яшь Әмирхан фикереңчә, идарәсе үз кулыбызда калган хәлдә, уку йортлары дәүләт хисабына яшәргә тиешләр Бу хокукны исә министрга баш ору белән түгел, бәлки «Мөселман иттифакы»ның программасына һәм съездның карарына керттереп, чакырылачак Дәүләт Думасы көче белән генә хөкүмәттән яулап алырга мөмкин. 1906 елның 12 январе Казан вокзалы Петербург съездына китүче делегатларны озатырга килгән мөселманнар белән тулы. Руслар да байтак, чиновниклар, гаскәриләр. Хәрби оркестр уйнап тора. Бу нинди тамаша’ Оркестр белән озатылырлык, хөкүмәт әһелләренең дә игътибарын җәлеп итәрлек бик кирәкле һәм кадерле кешеләрмени соң безнең иттифакчылар’ Түгел 1 Иттифакан —бергәләп, сүз берләштереп икән, оркестр да. гаскәри һәм чиновниклар, шулай ук русның бүтән зур кешеләре дә икенче урынга күчерелү сәбәпле Казаннан китеп баручы губернатор Рейнботны озатырга килгәннәр икән. Әнә шул очраклылык безнең вәкилләрне озатуга да тантана өстәгән икән. Шунысы кызык бу ике төркеКг бер-берсенә битараф калмыйлар. Әхмәтҗан бабай Сәйдәшев. Рейнботка мөрәҗәгать итеп һәм рус сүзләрен ватып- сындырып. барлык мөселманнар исеменнән губернаторга саулык, яңа урында I яңа уңышлар тели. Рейнбот җавап сүзендә рәхмәт әйтә һәм Казанны беркай- I чан да онытмаячагын белдерә. Вокзалның бер башында, милләт хадимнәре белән патша чиновникларының төчеләнеп бер-берсенә мәхәббәт игълан итүләренә аз гына да игътибар итмәстән. 150 ләп шәкерт үз вәкилләрен уратып алганнар -Алар.— диелә «Казан мөхбире»ндә чыккан репортажда.— үз вәкилләренә бик мөһим эштә игътимадXII иткәнлекләрен вә ничә мең шәкертнең аларга Максудларында ярдәм итәчәкләрен сөйләделәр Вәкилләрдән Фа тих әфәнде Әмирханов өсләренә алган эшнең бик әһәмиятле икәнен сөйләде вә бар куәте илән шуңар тырышачагын вәгъдә итте». Колокол өч мәртәбә суккач, поезд акрын гына кузгала, тизлеген бик үк арттырмыйча, алга таба шуыша башлый. Озатучылар вагоннарга ияреп баралар. соңгы сүзләрен әйтеп калырга ашыгалар, хушлашалар, кул болгыйлар, баш киемнәрен салып селкиләр. Шәкертләр исә, куакка сырган корт иле кебек, вәкилләре утырган вагонга ияреп барган килеш, яшь күкрәкләрдән ургылып чыккан гайрәтле тавышлары белән оркестрны күмәләр: — Яшәсен шәкертләр! — Яшәсен ислах* — Яшәсен хөррият* 15 енә билгеләнгән мәҗлес, хөкүмәт органнарыннан рөхсәт ала алмау сәбәпле. 17 январьда гына ярым яшерен сурәттә ачыла. Дөрес делегатлар моңарчы да кул кушырып утырмадылар. Билгеләнгән кешеләре рөхсәт артыннан йөргән арада мөселман байлары үткәргән йш-су мәҗлесләрендә булдылар. «Өлфәт газетасы әйтмешли, бер-берсенә «дустанә мәхәббәтлек ■ күрсәттеләр. мактадылар, макташтылар. Унҗидесеннән башлап егерме бишенә кадәр төрле урыннзрда рәсми утырышлары була .Өч мәсьәлә тикшерелә: программа проекты, устав һәм булачак думада кайсы партия белән бару «Картлар- фикере, билгеле инде, бер эздән барган, «яшьләр» исә кирегә сукалаганнар • Яшь зыялыларыбыз. - диелә Казан мөхбире »ндә.— бөтен мөселманнарның бер генә гомуми хизыб ' берлә оешып йөрүләре мөмкин бушаганны исбат итәргә тырыштылар» Кемнәр* Билгеле инде, таңчылар һәм ислахчылар. Соңыннан язылган бер истәлегендә Ф Әмирхан үзе дә моны раслый « без. съездга оппозициядә торган берничә яшь җилбәзәкләр (шулар арасында мин дә), бюро мәҗлесләренең бер икесендә үзебезнең ноктаи назарларны' әйтеп калырга теләдек». Димәк, төп мәсьәләләр буенча безнең Фатих та чыгып сөйләгән. Ботенроссия • татар шәкертләренең лидеры сыйфатында килгәнлектән, ул. билгеле инде, авыз йомып кала алмый иде Нәрсә сөйләгән, ничек сөйләгән, бу турыда ул язмый, яшьләрдән берсе (Ф Туктаров булырга мөмкин) тарафыннан сөйләнгән озын, усал һәм шактый буталчык речьне генә телгә ала. Бу нотык ва кытында мәҗлестә шау-шу күтәрелгән, протест авазлары яңгыраган, ораторны туктатырга азапланганнар Берничә мөхтәрәм иттифакчының, шул исәптән И Гаспринскийның. салкын канлылык саклап калулары һәм бүлдермәскә чакырулары аркасында гына ул нотыгын очлый алган. Фатих сөйләгәндә дә шундый ук шау-шау кузгалган дип уйларга кирәк 23 январь көнне Петербургның тәрәккый пәрвәр бае Галим Максудов өендә уздырылган мәҗлестә соңгы -мәсьәлә буенча да карар кабул ителә: сайлауларга кадетлар белән бергә барырга Шуннан соң Фатих кабат сүз ала һәм. мәдрәсәләрне ислах итү турында төпле һәм кайнар речь тотканнан соң. мәктәп-мәдрәсәләр мәсьәләсен көн тәртибенә кертергә һәм. фикер алышып. карар кабул итәргә тәкъдим кертә Съезд шәкертләр башлыгының тәкъдимен кире кага һәм бу мәсьәләне өченче съездга калдырырга карар итә XII Игътимад — ышаныч, таяныч ‘ Хизыб — партия. ' Ноктаи назар — караш, фикер. Бер-бер артлы ике телеграмма сугыла һәм Казан мөхбире- газетасында басылып чыга, -Петербург җыелышы. Сэр мөхәррир Сәетгәрәй Алкиннан алынган телеграм: Съездга рәсман рөхсәт итмәсәләр дә. алай да булды Мөселманнар партия- сенең програмын ясады. Думага беренче сайлауда конституционно-демократи- ♦ ческий партия берлә бергә хәрәкәт итәргә карар бирелде Шәкертләр вәкиленнән (Ф Әмирханнан — И. Н.) алынган телеграм £ Җыелулар дәвам итә: мәдрәсә мәсьәләсе 15 нче августка кичектерелде' ? Съезд тәмам, делегатлар таралып китәләр. Фатих белемен арттыру мак- х саты белән күпмедер вакытка Петербургта торып кала, ниндидер курсларга = йөри, < Нәкъ шушы вакытларда Фатихның биографиясенә яңа сәхифә өстәячәк XIII XIV бер вакыйга була ул прогрессив карашлы дәүләт хезмәткәре Заһид Шамиль - белән таныша Бу кеше балалар өчен Мәскәүдә бер журнал чыгару артыннан = йөри икән. Ул. күрәсең, съезд мәҗлесләрендә чын интеллигент кыяфәтле яшь 2 егетнең төпле һәм үткен чыгышларын тыңлаган. Ә соңыннан, танышып ара- л лаша башлагач һәм бу егетнең сәләтле, хәзерлекле һәм киң карашлы икәне- нә ышанып җиткәч, булачак журналның секретаре вазифасын тәкъдим ит- х кән g китерделәр. Алар, килгәч тә. шәкертләрне чыгарырга төрле тавышлар ңлән сөйләп карасалар да. сәгать 4 ләргәчә (Ислах комитетыннан катгый хәбәр алганга кадәрле, имеш) тәвәккыф 3 иттеләр. Соңра ул 4 шәкерт чыкты вә башка сыйныфташлары өйләренең лампа вә тәрәзәләрене ватып, мәдрәсәне хәрабә хәлендә калдырып. «Беренче сада», «Икенче сада* дигән мөнәҗәтләрне җырлап. 82 шәкерт чыгып киттеләр» Сиксән ике эчендә Фатих булмаган кебек (ул әле — Петербургта), куылган дүрт шәкерт арасында да ул юк. Укучыда сорау туарга мөмкин шактый еллар 6ve шәкертләрне аздырып килүче бу «кызыл авыз»га ничек бер дә кисәтү ясалмады, җәза бирелмәде, ничек шушы көнгә кадәр мәдрәсәдән куылмады икән? Кисәтү, әлбәттә, булган, җәза да бирелгән («Сахалин-да. ягъни карцерда утырып чыкканын хәтерлик) Куылу мәсьәләсенә килгәндә, исем- фамилия ягыннан адашы Ф Әмирхан 11' болай дип яза Галимҗан Баруди Фатихның атасы Зариф мулла балан якын кеше. Зариф мулла үзе доказанный ин атаклы муллаларыннан берсе Шулай булгач Зариф мулла улы Фатихны ничек итеп бу шартларда мадрҗадан куарга’ Калдырырга тагын 1 Сэр мөхәррир — баш редактор. 2 Гайрәте интикам — үч алу гайрәте; XIV ^“““р^нЯкЖизна^^Г.баулла мулла Әмирх.ноанмк ше«. Соңрак .Ф. Әмир- хан» дигән имза белән яза башлый. Фатих, әйдә. Петербургта юансын. без Казанга кайтыйк. Февраль башларында шәкертләр хәрәкәте тагын да киңрәк колач ала Укучы хәтерлидер, без шәкертләрне мөдәррисләргә һәм мәхәллә байларына таләпләр язып керткән һәм. җавап булмый торып, дәрескә кермәскә карар иткәннәре хәлдә калдырып киткән идек. «Мөхәммәдия» идарәсе һәм мәдрәсәне караучы байлар бу таләпне кабул итмәгәннәр һәм башлап йөрүче дүрт шәкертне куарга карар иткәннәр Инде сүзне «Хәбәрче Т.» имзасы белән «■Казан мөхбире- газетасының 27 февраль санында мәкалә бастырган кешегә бирик. «Дамелля һәм берничә мәхәллә бае мәдрәсә идарәсенең әнә шул карарын белдергәч.— дип яза ул.— игъдади 1 вә 2 нче сыйныфлар вә рөшдия 4 нче сыйныфтан 20 гә кадәр шәкерт боларның мәдрәсәдән чыгарылуына разый булмаячакларын вә аларны чыгартмаячакларын вә, алар чыгарылса, үзләре дә чыгарачакларын ихтилал вакытындагы тавышлар илән иглан иттеләр. Мәхәллә кешеләре үзләре коты очкан җиз төймәләрдән шәкертләр дә куркыр өмеде илә палисә чакыртамыз дип иглан иттеләр. Шәкертләр чакыр- тамыз дигәннән генә курыкмаганнан, байларның гайрәте интикам * тамырлары кузгалып, мескен шәкертләр өстенә пристав, 10 кадәр городовойлар ярамый' Менә шуңар күрә дә Галимҗан Баруди. тиешле шәкертләрнең исемлеге тезелгәнгә кадәр үк. Зариф муллага • үз ихтыяры белән» Фатихны мәдрәсәдән алырга киңәш бирә Башка дус-ишләре дә бу киңәшне яклыйлар. Нәтиҗәдә. русча укырга керешү сылтавы белән Фатих мәдрәсәдән чыга» Моңа өстәп шуны гына әйтергә мөмкин күптән инде шәкертлектән чыккан Фатих 1905-06 уку елы башлангач, рәсми рәвештә дә мәдрәсә белән арасын өзгән. Менә бервакыт безнең Фатих Петербургтан кайтып төшә дә кырык төрле эшмәшәкать эченә чума Кичектермәс беренче эш - «Мохәммәдия»не ташлап чыккан шәкертләрне торакка урнаштыру, тамак якларын кайгырту, русча укуларына булышлык итү Моның өчен билгеле, акча кирәк Фатих кайтканчы ук шәкертләр файдасына иганә җыю кампаниясе башланган була “Казан мөхбире» газетасы акча бирүчеләрнең исемнәрен һәм керткән суммаларын игълан итеп тора Шунысы игътибарга лаек бу кампания азмы-күпме укымышлы татарлар катышы белән генә чикләнмәгән. Иганә кертүчеләр арасында мәсәлән. С. Н. Гассар да бар. Казан университеты студентлары да. үзара акча җыеп. Ф. Әмирхан кулына тапшырганнар икән. Икенче мөһим эш — бөтен татар шәкертләренең 1 съездын әзерләү Программа һәм устав төзелеп ята. -Әльислах» оешмасының урыннардагы шәгъбәлӘрен. ягъни бүлекләрен булдыру буенча эш алып барыла. Мәркәз комитетның Казан мөхбире»ндә чыккан белдерүендә мондый сүзләр бар: Шәкертләр съезды хакында комитетның күптәнге карары булса да. ошбу көндә мәдрәсәләр илә шөһрәт тотмьш! йирләрнең һәр каюсында тәэсис иделмәктә улан шәгъбәләр карар тапканчы игълан итми торырга мәҗбүрдер Май числосына кадәр ничек вә кайда булачагыны гомум шәкертләргә игълан идәчәктер «Әльислах». «Ислах» оешмасы белән Ф Әмирхан бу вакытта атасы йортында яшәп җитәкчелек итә Комитет утырышлары. «Әльислах» газетасын язу. гектографта басу, листовка һәм өндәмәләр җитештерү ошләре төрле урыннарда — пәрәмәчләп чәй эчү сылтавы белән - Сарай» номерында, мәдрәсә хөҗрәләрендә. аерым өйләрдә, әйтик. С Аитов яисә Вахит мәзин йортларында башкарылган. Зариф белән Фатихның бер-берсенә мөнәсәбәтләре күптән киеренке төс алган иде инде Хәзер исә. Фатих мәдрәсә белән арасын өзгәч һәм Петербург якларыннан урап кайткач, ата белән угыл арасындагы каршылык үзенең югары ноктасына якынлаша Икесендә дә характер бер чама, икесе дә әйткән сүзеннән бер карыш та чигенми Хәзрәтнең дус-ишләре. яраннары, матди ягын тәэмин итүче байлар мәхдүмнең тәмам бозылып, кыпкызыл «социалист» булып җитүе турында бәреп әйтә торалар Өстәвенә Фатих энесе Ибраһимны аздыра, үз артыннан ияртә Бу сәбәпләр элек тә бар иде Хәзер инде каршылык сәяси төс алды, капма-каршы ике политик агымның бер гаилә эчендәге чарпышына әверелде Әнә бит Зариф хәзрәт иттифакчылар арасында үз кеше булып йөри, кадетларга күңел баглап өлгерде Әхмәт бай өендәге мәҗлестә, кияве Габдулла Әмирхани белән берлектә. Зариф мулла да булган иде Булган гына түгел, бәлки кадетлар программасын яклап сүз дә әйткән иде Улы исә. социал- демократлар мәсләген алга сөреп. «Иттифак»ны да. кадетларны да эштән чыгарып хурлый Петербург мәҗлесендә дә кирегә сукалап, бөтен съездны үзенә каршы куйган. Ата белән угыл өйдә еш кына эләгешеп алалар, пычакка-пычак килгән чаклары да була Фатихка бердәнбер юл калып бара өйдән китеп, мөстәкыйль яшәү Ләкин ана кызганыч Әнә бит ул. ике яктан очкан укларның күкрәген җәрәхәтләвенә карамастан, араларына керә, килештерергә тырыша Көннәрдән бер көнне шундый бәрелеш вакытында Зариф хәзрәт, күрәсең. кызып китеп. Фатихка ишек күрсәткән Соңгысында да горурлык җитү, ишекне каты ябып чыгып китә Ф Әмирхан Пнең әйтүенә караганда. Фатих. Собачий переулокта яшәүче бер рус гаиләсеннән бүлмә алып, шунда күченгән Истәлекче сүзләре Урталыкта» романы белән дә раслана Әсәр Хәсән Арслановның нәкъ шул урамга, гимназиядә укый торган кызы булган бер рус хатынның буш бүлмәсенә күчеп килүе белән башланып китә Дөрес. Хәсән 1 Тәэсис — нигезләү. белән Фатих арасына тигезлек билгесе куярга ярамый Шулай да, Г Флоберның «Мадам Бовари — ул мин» дигәне кебек, әдип күпкырлы характерының аерым сыйфатларын героена күчерә икән, бу бер дә гаҗәп түгел Хәсәнгә кагылышлы кайбер шәхесләр дә. тормыш-көнкүреш ваклыклары да, һичшиксез. Фатихның үз тормыш тәҗрибәсеннән алынган. Мөстәкыйль яши башлагач. Фатих бәйдән ычкынгандай була Ни әйт- ф сәң дә. егермесен тутырып, егерме бергә чыккан егет бит ул. Тамырларында = Морад хәзрәт, Әмирхан. Хөсәен һәм Зарифлар каны йөгерә. Буйга озын бул- > маса да. гәүдә килешле, өс-баш заманча, биткә дә ярыйсы чибәр = Моңарчы да Фатихның зыялы егетләр һәм кызлардан танышлары бай- так иде Габитовлар. Саиновлар. Терегуловлар. Әхмеровлар Әмма рус кыз- " ларыннан танышлары юк иде Фатих күчеп килгән өй хозяйкасының да бәлки гимназистка кызы бул- - гандыр Гимназистка икән, аның сабакташлары була, килеп йөриләр. Фатих ♦ та бәлки. Хәсән кебек, хуҗа кызының кавалеры сыйфатында театр яисә кон- ~ цертка баргалагандыр. Элекке әшнәләре дә бит яртылаш рус даирәсендә яши- - ләр кайсы гимназистка, кайсы курсистка Фатихның русчасы хәзер ару гы- ~ на. Ара-тирә хаталар җибәрә җибәрүен, әмма сакланыбрак сөйләшсә, рус гимназисткасының игътибарын җәлеп итәрлек хәле бар. М Укмасый «Музуров кунакханәсе»ннән номер алып тора башлаган Фа- ~ тихның бер рус кызы белән сөйләшеп утырганлыгы турында яза Бер таныш 5 кызының Мария исемле булганлыгы хакында да риваять бар Архивта сакла- 2 на торган хат шулай ук кызыклы. 1908 елның 28 сентябрендә аны Ярославль- " дән С. П Смирнова дигән укытучы кыз язган. Эчтәлегеннән күренгәнчә, ул - Казанда укыган, татар яшьләре, аерым алганда «Соня Кулахметова» (Гафур - Колахметовның сеңлесе Сафия) белән аралашкан. Хаттан-бу туташның Фатихны хөрмәт иткәнлеге, дус күргәнлеге, хәтта ярата башлаганлыгы сизелә. «Җәйдән соң сезнең тормыш гадәти эзенә төшкәндер дип беләм язасыздыр. укыйсыздыр, сезнең инициатива белән милли кичәләр, спектакльләр үткәреләдер Бер генә кичне булса да иске дуслар арасында уздырыр өчен әллә ниләр бирер идем Мин сезне еш искә төшерәм Миңа язып торуыгызны үтенәм. Фатих, сезнең хатларга шат булачакмын». -Үзегезне күрсәң иде. яздан соң шактый үзгәргәнсез дип беләм Карточкагызны еш карыйм, әмма ул бит акылга да. йөрәккә дә күп нәрсә әйтми торган җансыз кәгазь Шактый еш һәм тиз гашыйк була торган Фатих 1906 елның яз. җәй һәм көз айларында татарыннан һәм русыннан, кызлардан һәм кияүдәгеләрдән байтак хатын-кыз белән мавыгып алган дип уйларга туры килә. Бәлки ул да «Кадерле минутлар»дагы Рәшат кебек. Кабан күле ярында берәр Для белән, орынырга да базмыйча, әмма үзен чиксез бәхетле хис итеп, таң аттыргандыр кызны озатып куйгандыр. Кереп китәр алдыннан, кыз үзе тәҗрибәсез иреннәре белән Фатихның ирен кырыеннан үбеп алгандыр Бәлки яңа гына кияүгә чыккан берәр Хөршитның мәхәббәте Фатихка баглы калгандыр. Кем белә, бәлки шул Хөршит кебек бер яшь ханым, сөйгәнен соңгы мәртәбә күреп калыр өчен, кузгалып өлгергән паромга сикергәндер Укучының, аптырый төшеп, болай уйлавы мөмкин Шәмсениса туташны онытты мыни инде Фатих? Аңа хыянәт иттеме ’ Юк. онытмады да. хыянәт тә итмәде Беренчедән. Шәмсениса еракта: күрешү, сөйләшү, бергәләп таң аттыру ихтыяҗы туган саен Чистайга чыгып чаба алмыйсың. Икенчедән, ул вакытта әле Чистай кызына карата туган хисе Фатихка гадәти бер мавыгу булып тоелган, бу хиснең чын мәхәббәт булганлыгы әле аңына барып җитмәгән. , . 1906 елның язын һәм җәен Фатих театр һәм концертларда, танцы һәм аш-су мәҗлесләрендә, дача һәм пикникларда гына үткәргән, күбәләк кебек, чәчәктән-чәчәккә күчеп йөргән, еш мавыккан, еш суынган икән дип уйларга ярамый. Болары да булган. Әмма алар искиткеч энергиягә, эшне тиз һәм җиңел башкара алу сәләтенә ия булуы сәбәпле. Фатихның шәкертләр хәрәкәтендә лидерлык итүенә кимчелек китермәгән Шәкертләрнең 1 съездына кызу әзерлек бара Әльислах» газетасы аи саен ике тапкыр чыгып тора. «Басылган.» материалларның яртысы Фатих иҗаты. . 1906 елның 10 маенда, ниһаять. Россия татар шәкертләренең I съезды ачыла Казан Уфа. Оренбург. Әстерхан. Буби. Троицк. Самара һәм Себер мәдрәсәләреннән килгән утызлап вәкил катнаша Съезд уздыруга рәсми рөхсәт фәлән юк Шуңа күрәдерме, әллә инде беркадәр «Иттифак» съездына охша тыпмы. күңел ачарга чыгу сылтавы белән съездны Кабан күле өстендә көймәләрдә ачып җибәрәләр. Өч мәсьәлә карала 1) Мәдрәсәләр ислахы, 2) Шәкертләр хәле; 3) Хәрәкәтнең методлары Ислах хәрәкәтендә активлык күрсәткән һәм тора-бара Фатихның якын дусларыннан булып киткән Ибраһим Биккулов болай дип язды 'Бу съездны «Ислах комитеты» җыя. Ләкин бөтен программасы, докладлары, шул җөмләдән мәдрәсәләрне ислах турындагы доклад,— һәммәсе Фатихның үзе тарафыннан, яки аның юл күрсәтүе буенча эшләнәләр. Съездның рәисе, рухы Фатих була» Менә «съезд» тәмам Оешманың киләчәктәге эшчәнлеген. әгәр шулай әйтергә яраса, стратегия һәм тактикасын билгели торган зур гына карар кабул ителә. Вәкилләрнең һәркайсы аңа имзасын куя. «Әльислах комитеты» рәсми рәвештә бөтенроссия татар шәкертләренең үзәк җитәкче органы итеп таныла. Карарда тагын бер пункт бар: оешманың матбугат органын легаль төстә чыгарырга, моның өчен мая тупларга, әзерлек эшләренә керешергә. 1907 елның октябрендә рәсми чыга башлаячак «Әльислах» газетасы әнә шул карарның нәтиҗәсе иде 1906 елның май һәм июнь айлары да Фатих тормышында чагыштырмача хозур, парлак һәм бәхетле чор булды дисәк, шаять ялгышмабыз. Мәдрәсәнең тынчу һавасыннан һәм атасы йортындагы җәнҗаллардан котылып, якты дөньяга чыкты, хөр яши башлады Аннан да бигрәк, шәкертләр хәрәкәте күрелмәгән колач алды, организацион яктан да анык рәвешкә керде Дилбегәне үз кулында тотып, хәрәкәткә керткән өлешенең сизелерлек булганын тоеп тору егерме яшьлек егет өчен азмыни? Татар милләте, дөресрәге, аның үз кул көче белән яши торган күпчелеге, бәхете хакына көрәшә торган милләт хадиме булырга теләүче Фатихның хыяллары тормышка ашып килә түгелме? Тик бер нәрсә җитми хәзергә Ул да булса — образование Мәдрәсә г ы й л е ме белән — никадәр ул тирән булмасын— бүген ерак китә алмыйсың. Фатихның якын елларга исәп иткән программасы шул тиешле имтиханнарны тапшырып, өлгергәнлек аттестаты алу Аннары — университет, юридик факультет Ләкин быелгы укуы белән Фатих бик үк мактана алмый. Әллә ничаклы эшшөгыльне берьюлы тигез итеп алып бару, хәтта аның көч-куәтенә ия булган кеше өчен дә җиңел түгел Быелгы сабаклары беркадәр «Урталыкта» романындагы Хәсәннекен хәтерләтә. Аннан-моннан гына караштырган хәлдә Сергей Николаевич каршына бару оят Дәрес арты дәрес кала Гассарның зәңгбр күзләрен текәп, сүзсез генә шелтәләп каравы Фатихны да кызарырга мәҗбүр иткәләгән дип уйларга кирәк. Фатихның 1906 елгы язы һәм җәе берьюлы ике кояш чыккандай балкып узган дисәк, шулай ук бик дөрес булмас иде. Борчулар да туып торган. Хәтта җитди, хәвефле борчулар 6 март хатыннан түбәндәге сүзләрне укыйбыз: • Бу көннәрдә Казан башыма тар булып тора: Йосыф Акчураны арестовать иттеләр, хәлфәм Гассарны арестовать иттеләр, бәлки үземне дә ошбу көндә итәрләр». Дөрес, С Н. Гассар бу юлы төрмәдә утырып калмаган. Жандарм идарәсе начальнигының губернаторга җибәргән кәгазендә болай диелә «Ул вакытта әле 1035 статья буенча сорау алу өчен формаль нигезләр булмаганга, кулга алыну аны тетрәткәнгә һәм. күзе яшьләнгән хәлдә, азат итүне үтенүен, революцион даирә белән арасын өзәргә вәгъдә бирүен һәм, ниһаять, сырхаулыгын исәпкә алып, ул азат ителде, әмма өстеннән җентекле яшерен күзәтү билгеләнде» Фатих тынычланырга өлгерми, 17 март көнне «Әльислах комитеты» әгъзасы Нургали Маминны кулга алалар Ә бит комитетның язу-сызу эшләре, газета чыгару әсбаплары һәм төрле материаллар аңарда саклана иде! Шуннан соң безнең Фатих ярым легаль хәлгә күчә: дусларында кунгалап йөри, бүлмәсен алыштыра, туган йортына кайтканда, шәһәр ягындагы янәшә урамнан бакчалар аша арт яктан керә башлый Н Мамин, күрәсең, беркемне дә сатмаган. Фатих һәм аның фикердәшләре полиция кулына эләкми калалар Тормыш элекке эзенә төшкәндәй була. Әмма озакка түгел... 21 июньгә каршы төндә С. Н Гассарга тентү белән киләләр һәм. квартирасын астын өскә китереп, үзен алып китәләр. Бу юлы инде хөкемгә тартырга нигез җитәрлек булган «Төрмәдән чыгарылу белән үк.— диелә әлеге кәгазьдә.— Гассар яңадан революцион мохитка керде һәм эшче районнарының тырыш организатор-пропагандисты булып китте Ул шулай ук Россия социал- демократик эшчеләр партиясенең Казан комитеты хәрби дружиналарын коралландыру мәсьәләсен хәл итүдә якыннан катнашты » Тикшерү, сорау алу һәм язышулар белән ике айга якын1 вакыт үтә, һәм менә губерна төрмәсендә яткан Гассарны 14 сентябрьдә. «Казанец» исемле пароходка утыртып, Сембергә ике еллык сөргенгә җибәрәләр Фатих төрмәгә аны күрергә бардымы, киткән чагында озатып калдымы, ф соңгырак елларда алар күрештеләрме — бу хакта безнең кулда мәгълүмат - юк Тик шунысы бәхәссез: иманына турылыклы булып калган. Октябрь рево- $ люциясен көрәшчеләр сафында каршылаган, 1918 елда ак чехлар тарафын- = нан үтерелгән бу гүзәл кеше татар демократик культура үсешенә турыдан- Z туры өлеш кертү белән бергә, Фатихның 3vp әдип булып формалашуына зур * булышлык күрсәтте Моның өчен без аның алдында рәхмәт әйтеп баш ияр- £ гә бурдочлыбыз < 15 август көнне Мәкәрҗәдә «Мөселман иттифакы»ның 3 съезды ачыла ♦ Монысында Фатих булганмы? Бу турыда анык мәгълүматлар очрамады. Әм- = ма кистереп әйтергә мөмкин әгәр нинди дә булса гадәттән тыш хәл кома- 2 чауламаса аның бу съездга бармый калуы мөмкин түгел. Чөнки көн тәртибе- =; нә куелган мәсьәләләрнең берсе — мәктәп һәм мәдрәсәләр хәле. Съезд шаулап узып китә: докладлар укыла, чыгып сөйләүләр, фикер > алышулар, бәхәс, үпкәләшү, кычкырышулар була. Кырмыска оясына таяк - тыгып бутаучылар, әлеге дә баягы, яшьләр— «таңчылар» һәм «ислах»чы- S лар. Съездның мәктәп-мәдрәсәләргә багышланган утырышы чагыштырмача 7 җәнҗалсызрак узып, яшьләр тырышлыгы белән шактый киң һәм радикаль < программа кабул ителгән. ~ Менә көз керә. Фатих «Музуров номерлары»ндамы, түләүле бүлмәсен- = дәме, торып ята. Шөгыле— «Ислах .комитеты», газета, үзлегеннән уку, дус- ишләре, кызкыркыннар белән аралашу, театр, концерт, әдәби һәм гадәти кичәләрдә булу Әтисе белән конфликт югары ноктасына җитә. Фатих Мәкәрҗә съездында җәнҗалчыларның берсе сыйфатында катнашйан булса, моңа гаҗәпләнергә туры килми М Укмасыйга ышансак, Фатих туган йортын ташлап чыкканнан бирле Зариф хәзрәт аңа, аттестатка әзерләнер өчен, сукыр бер тиен дә бирми башлаган Фатих биш-алты баланы русча укытып алган акчасын репетиторына түли икән. Рабига абыстайның картыннан яшереп күрсәткән ярдәме дә арага кергән дип уйларга кирәк Көз үз хокукын яулап алгач, кояшның яктысы һәм җылысы кимегән шикелле. Фатихның Казандагы тормышы шактый шыксызланып кала. Ара- тирә теләсә кая баш ала качасы килгән минутлары да була. Ихтимал, болай ук сабырсызланмас, әтисе белән арасы бозылу, искеләрнең эт кебек өрүләре, шулай ук акчасызлык та аны ул кадәр борчуга салмас иде аңарда моңа гына бирешмәслек көч тә. ныклык та бар Хикмәт шунда иртәмесоңмы, аның Казаннан китәчәге инде хәл кылынган Мәскәүдә Заһид. Шамиль «Тәрбиятел-әтфаль» журналын чыгаруга кызу әзерлек алып бара Вакыты җитүгә, Фатихны чакырып хәбәр бирәчәк. Булса, тизрәк булсын иде инде! Ниһаять, көтелгән хәбәр килә, һәм Фатих сәер, каршылыклы хис-тоигы- лар кичерә башлый бер яктан куаныч, икенче яктан сагыш. «Иптәшләремнән аерылам, дөньяда мине иң якын күрә торган бер йөрәккә (әнисенә — И. Н ) яра салам — авыр. Казаннан вә аның татарларыннан котылам — шатлык. Эш башлыйм, үземнең истигъдатымны күрәм — изтыйраб вә “^/октябрь көнне җомга вакытында Фатих, энесе Ибраһим белән берлектә. вокзалга юнәлә. Бер төркем иптәшләре анда көтеп торалар икән Кемнәр? Якын дуслары .Ислах комитеты.на кагылышлы иптәшләре һәм «Шимбә* здманыннан якынаеп калганегет һәм кызлар дип уйларга кирәк Зарыктыргыч соңгы минутлар Сәйләшасе мәһим нәрсәләр турында инде сейлашенган Онытыла язганнары хакында ашык-пошык әйтеп калу, киеренкелекне йомшарту күнел күтәрү очен мәзәк сүзләр җибәрү Менә холоколның беренче чыңы икеичеее Хаерле юл теләү, кочаклашу, үбешү ЛПоезд акрын гына кузгала. -Хуш. Фатих!.. .Онытма, хат яз!- —дигән тавышлар, кул болгау. Хатыннан күренгәнчә, вагонда Фатих бер сәгать чамасы уйга чумып, эчXV XVI XVII ' Истигьдад — сәләт булдыклылык. XVI Изтыйраб — икеләнү, аптырау XVII Мәҗһүлият — билгесезлек Сая — күләгә, ышык. Истикъбаль—киләчәк, булачак Монда: каршы алу. хөрмәтләп каршылау ке кичерешләрен барлап, тикшереп, үз-үэен аңларга тырышып утырган, Казандагы соңгы көннәре, китәргә әзерләнүләре, туган шәһәреннән аерылу күренешләре яңадаң хыялыннан кичкән. Менә күзләре яшьләнгән әнисе — Улым, зинһар безгә ачуланма Хат яз. Менә шактый җиңел табигатьле, ваемсыз энесе Ибраһимның, җитдиләнеп китеп, хафага төшүе « — Абый, мине онытма* Беләсең әтинең холкын Син киткәч, миңа тагы да уңайсызрак булыр Алда — мәмләкәтнең икенче пайтәхете Мәскәү Нәрсә көтә анда Фатихны7 Теләкләре, хыяллары тормышка ашармы7 5 Шунысы да мәТ^ълүм булсын, милләт балаларын тәрбияләү кебек изге эшне башлап җибәрү өчен Фатих Әмирхановны көтеп утыручы Заһид Шамиль — легендар Шамильнең оныгы Шамиль карашлары, тоткан юлы һәм гамәлләре белән каршылыклы шәхес Тик ни генә булмасын, үзенең шәхси мәнфәгатен бер якка атып, егерме биш ел буе патша сатрапларына каршы кыю һәм оста көрәш алып барган, соңгы чиккә кадәр үз иманына турылыклы булып калган бу талантлы шәхес ихтирамга лаек Кулга төшкәч, ботарлап ташлыйсы урында. Шамильнең исән калдырылуы һәм Калуга шәһәренә сөргенгә җибәрелүе очраклы хәл булмаса кирәк Сөргендә дә, күрәсең, Шамильнең яшәү шартлары бик үк начар булмаган Олы улы Газиз-Мөхәммәт Төркиягә китеп укыган. Икенче улы Мөхәм- мәт-Шәфи, Россиядә укып, гаскәри хезмәткә кергән, полковник дәрәҗәсенә ирешкән Кайсыдыр елда аны, генералмайор чины өстәп, отставкага чыгаралар Шуннан соң Шәфи Шамиль Казанга күчеп килә һәм. күпмедер вакыт үткәч, хәзерге Тукай урамындагы «Шамиль йорты» дип йөртелә торган өйне салып керә Шәфи Шамильнең улы Заһид 1870-71 еллар тирәсендә Калугада дөньяга килгән. Ни өчендер Төркиядә агасы Газиз-Мөхәммәт гаиләсендә үскән, шунда лицей тәмам иткән 1898 елда ул Казанга, әтисе йортына кайта һәм озакламый касимлы купец Байбеков кызына өйләнә. 1902 елда инде без аны Мәскәүдә, кайнатасының Цветной бульвардагы ике катлы өендә яшәп ятканы хәлдә күрәбез. Ф Әмирханның хөрмәт белән телгә алуына караганда, Заһид Шамиль прогрессив карашлы кеше булган Татарлар белән якыннан аралашкан, ул гына да түгел, тәрәккый пәрвәр милләт Хадимнәренең берсе санала башлаган Балалар өчен саф татар телендә журнал чыгарырга керешүе шуның бер күрсәткече булса кирәк 22 октябрь Фатих — Мәскәүдә 24 октябрь тарихлы хатында мондый сүзләр бар: «Заһид әфәнде саясендә1 вакыт бик рәхәт уздырыла Заһид әфәнденең истикъбаль вә мөгамәләләреннән типичный редактор бюрократ түгел, бәлки башка иптәшләр кеби бер күңелле иптәш идеке күренмәктә- дер Хәзер Москваның иң әгъла бер урамында (Петровка) Мәрьям Шамиль квартирында гостинаяда икамәт итәм» Тагын бер «Шамиль»! Бусы кем тагы? Сораштыру, архивка керү, актарыну Әмирхановларның электән үк Шамильләргә кечкенә генә кагылышлы булуын күрсәтте Казанда Апаков фамилиясен йөртә торган берничә могтәбәр гаилә яшәгән Арада беренче гильдия купецы да бар Фатихның тутасы. ягъни Зариф хәзрәт сеңелесе Мәрьям. Апаковларның берсенә — уртакул сәүдәгәр Шәкүргә кияүгә чыккан Хатта телгә алынган Мәрьям, дөресрәге. Мәрьямбану исә —г потомственный почетный гражданин Ибраһим Апаков кызы Калугада чагындагы беренче хатыны (Заһидның анасы) үлеп киткәч. Мөхәммәт-Шәфи Шамиль Казанда әнә шул Мәрьямбану Апаковага өйләнгән Димәк, бу ханым Фатихның җизнәсенә туган тия Фатих килгәндә генерал Шамиль инде үлгән була Мәрьямнән туган ике кызы, кияүгә чыгып, бу оядан очып киткәннәр, олыгайган Мәрьям ханым япа-ялгыз торып калган. • Фатихның, Мәрьям Шамильгә килеп төшеп, бай җиһазлы зур квартирада яши башлау сәбәбе аңлашылса кирәк. Казаннан гаип булып тору ихтыяҗыннан тыш, безнең ФатИх Мәскәүгә зур өмет, хыял һәм планнар белән килгән иде. Барыннан да элек, Хезмәт хакы ала башлап, һичкемнән бәйсез һәм хөр яшәү Икенчедән, типографиядә басыла торган чын журналда гади хезмәткәр генә түгел, бәлки җаваплы секретарь булып эшләү, үзе дә язу, язганын журнал сәхифәләрендә дөньяга тарату, кыю, - радикаль фикерләрен балалар һәм балаларның ата-аналары аңына сеңдерү. 2 Ниһаять, өченчедән, Казанда аксап-туксабрак барган һәм ахырда өзелеп кал- = ган укуын дәвам иттерү, яңача һәм тәртипле алып бару. - Баштагы икесе тврмышка ашты. Ә менә өченчесе... = Егерме берен тутырып килә торган безнең Фатих Мәскәү чаклы Мәскәүгә 5 килеп урнашты, яңа даирә эченә керде Җитмәсә, кесәдәакча чылтырый башлап. * кием-салымны яңа шартларга яраклы рәвештә алыштыру мөмкинлеге туды, = төшкә дә кермәгән җиһазлы «апартамент»та яши. Кыскасы, аның Мәскәүдәге s беренче айлары кәеф-сафа беләнрәк үтә башлый. («Москвадагы татар вә хәтта рус аристократларыннан, хәтта бюрократларыннан әллә никадәр гаилә- > ләр белән таныштым Һәр кич дип әйтерлек вечерларда. балларда йөрергә J туры килә» — 9 январь, 1907 ел). = Фатихның килү хөрмәтенә Заһид Шамиль, күрәсең, үз өендә мәҗлес г уздырган Игътибар үзәгенә эләккән Казан егете сынауны уңышлы үткән = булырга кирәк. Кунак ашы кара-каршы диләр бит: Мәскәүнең могтәбәр < гаиләләре дә шундый ук кичәләр ясый башлыйлар Боларында да Фатих 7 кадерсез куңак булмаган. s Шамильләрдәге кичәдә Фатих бер генерал кызы белән таныша. Танцевать итәләр, сөйләшеп утыралар һәм. үзе әйтмешли, «и так далее». Аннары генералның өендә очрашалар. Сөйләшә-сөйләшә тагын танцевать итәләр Бервакыт генерал кызы, кыюланып китеп, егетне аулак бүлмәгә алып керә Араларында мондый сөйләшү була — Мин сездән бер нәрсә сорасам, гаеп итмәссезме? Һәм дөрес җавап бирерсезме9 Фатих, югары тәрбия алган кешеләрчә, нәзакәтле итеп: — Пожалуйста,— дип куя — Миңа әйттеләр, сез будто-бы социалист9 Шул сүз дөресме9 Өмет итәм, дөрес түгелдер Фатихның ул вакыттагы яшьлек максимализмына аристократка кызның игътибарын җәлеп итү теләге кушылган булса кирәк, ул кырт кисеп җавап бирә: — Совершенно верно, социалист. Кыз башта куркып китә, аннары, тынычлана төшеп, егеткә томылып карый да болай ди. — Соң бит сез бик милый, бер дә куркыныч түгел. — Разве вы думаете, что социалисты все страшны? — Это несомненно Социалистларның очраган бер кешене үтерә торган явызлар булмаган- лыгын кызга төшендерү өчен, Фатихка ярым сәгатьләп вакыт кирәк булган Укуы мәсьәләсенә килгәндә, нинди дә булса курс тапканмы, әллә pen.- титор яллаганмы, нарса укыгач, ничек укыган, без боларны әлеге белмибез Тик шунысы билгеле беренче айларда аның укуга бик үк вакыты калмаган (.Хәзер инде ул вечер-балларны ташлап, чынлап укырга тотынам декабрь! Гыйлем эстәү артыниан йорүе соңрак күпме җимеш биргәндер бусы да безгә караңгы. Тик шунысын әйтергә мемкин танышларының рус яшьләре хисабына да артуы укып йерүе белән бәйле булырга тиеш Шулардай берсе, соңрак кайдадыр провинциядә стоматолог булып эшли башлаган Кузнецова фамилияле туташ яисә ханым Фатихка язган хатында болай ди .Безнең Мәскәүдәге хәл-әхвәлебезне бик рәхәтләнеп искә тешерам. Хатта тагын гомуми танышларыннан Люда һәм ниндидер Гали телгә алына. «К. М » инициалын имза итеп, Германиядән хат язган бер рус егете дә Ф Әмирханның Мәскәү танышы булса кирәк. Аттестатка әзерләнүенә һәм. гомумән, китапларга тупланган гыйлем белән зиһенен баетуга комачаулык итсә дә. әлеге кичә һәм баллар, театр һәм концертлар, торле кешеләр белән танышу, утырдаш булу, уинау-келү Фатих өчен һич тә зарарга гына булмаган. Тарих һәм хәзерге хәл, сәясәт һәм фәлсәфә, мәхәббәт һәм гаилә, милләт язмышы һәм балалар тәрбиясе буенча ничаклы фикер ишеткән ул! Кайсын хуплаган, кайсы белән телдән һәм эчтән бәхәсләшкән. Казаннан алып килгән иманы асылда шул килеш калса да, байый төшкән, берьяклылыктан һәм артык кискенлектән арына барган. Мәскәүдә уздырган алты ае тагын Фатихның киләчәк иҗаты өчен шактый мул азык биргән. Үтәр бер-ике ел, бәхетсезлек килеп, яңа төр милләт ха- диме булу хыялыннан ул ваз кичәр, үзен әдәбиятка багышларга карар итәр. Менә шунда инде Казан һәм Мәскәүдә күреп белгән кешеләрнең төс-кыяфәт- лвре, гадәт-холкы һәм кылган гамәлләре ярдәмгә килер, күп сыйдырышлы типлар тууга җирлек булыр. Тагын шунысын да әйтеп китик: Мәскәүнең үзенә күрә бер аристократик даирәсенә килеп кергән Фатих беренче мәртәбә калага аяк баскан авыл малае, яисә пишкадәмнәр мәҗлесенә эләккән рөшдия шәкерте хәлендә калмаган. Беренче көннәреннән үк ул үзен бер дә ким кеше түгел итеп куя. Тора- бара Мәскәү могтәбәрләренең дә әллә кая ерак китмәгәнлекләрен, күбрәк тыштан ялтыраганнарын күрә, аларга үзе өстән карый башлый. ( Шундый вакытлар була ки. шул аристократка вә аристократларның кыланышларын- нан (извини за выраж.) косасылар килә»). Фатихның төп эшенә — «Тәрбиятел-әтфаль»д» секретарьлык вазифасын башкаруына кайтыйк. Журналның дөньяга чыгып калган биш саныннан күренгәнчә. «Тәрбия- теләтфаль» — Ф. Әмирханның беренче «законлы» баласы, яраткан баласы («законсызы» — яшерен «Әльислах» иде). Иң элек журналның теленә күз ташлыйк. Төрекчә, французча, русча, билгеле инде, аварча яхшы белеп тә, татарча ярты-йорты гына сөйләшеп, бөтенләй яза белми торган 3. Шамиль редакторлыгындагы журнал гарәп-фарсы гыйбарәләре белән чак кына авырайтылган саф татар телендә чыгып килә. Кем редакцияләгән аны? Билгеле инде, Фатих. Кемнәр язган журналга? Материалларның күпчелеге имзасыз чыкканга күрә, бу сорауга җавап бирү кыен , Шулай да күбесенең Фатихтарафыннан язылганын яисә тәрҗемә ителгәнен чамаларга мөмкин. Бер хатында үзе үк бу турыда әйтеп уза. Биш номерның да «Идарәдән» дигән исем астындагы баш мәкаләсе аныкы икән. Истамбул, Москва һәм Петербург шәһәрләре турындагы мәкаләләр, «Күктә күренә торган нәрсәләр», «Зилзилә», «Гөл агачы», «Дума ачылды». «Менделеев», «Галимәтел-Бәнат» исемле материаллар да аның каләменнән чыккан. Моңа тагын Андерсен әкиятен «Мәхәббәтсез үрдәк баласы» дигән исем астында тәрҗемә итеп бастыруын өстик. Галимҗан Баруди һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турындагы мәкаләне дә Казанга заказ биреп яздырмаган дип уйларга кирәк Журналның- һәр санындагы биш-алты материал, димәк, Фатихныкы Димәк, ул вакытын кәеф-сафа корып кына үткәрмәгән... Тема һәм материал сайлауга килгәндә, наширның катышуын, билгеле, инкяр итә алмыйбыз. Әмма җаваплы секретарьны да кушканны үтәүче итеп кенә карарга ярамый. Тагын шунысы игътибарны җәлеп итә: шәкерт чагында ук шигырьдә каләм сынаган Фатихның ни тезмәдә, ни чәчмәдә оригиналь әдәби әсәре бөтенләй очрамый Балалар тәрбиясенә караган тәрҗемә дә публицистика Безнең Фатихта әле. күрәсең, әдип булу теләге тумаган, һаман әле ул милләт хадиме «карьерасы» турында уйлап яши. Публицистикасына күз ташлап, Фатихның билгеле бер рәвешкә кергән дөньяга карашы белән танышып үтик. Югарыда телгәллынган хатында безнең өчен гаять кыйммәтле искәрмә бар Журналда басылган мәкаләләрен санаганда, Фатих «ләкин кирәкле җирләре төшереп калдырылган», «кирәкле җирләре төшерелгән», «иң кирәкле җирләре калдырылып» ; >гән сүзләрне, җәя эченә алып, кыстырып бара Кулъязмалары сакланмаганга күрә, ул мәкаләләрдән нәрсәләр сызылганын без, әлбәттә, белмибез. Соң нәрсә калган? Менә 15 февраль датасы белән чыккан 4 санның Дәүләт Думасы мәсьәләсенә багышланган баш мәкаләсе 17 октябрь манифестында Дума чакырырга вәгъдә ителгән булса да, ди автор, хөкүмәт моны башта ук иске тәртипләргә кире кайтуга исәп тотып эшләгән иде Думага ул «патша хөкүмәтенең те- ләгенә юл куярга тиешле бер җәмгыять дип кенә карый иде» Шуңа күрә Беренче Дума белән хөкүмәт арасында низаг чыкты, һәм Дума таратылды «һәм икенче Дума да әүвәлгесе шикелле тыңлаусыз булмасын өчен аннан башка да үзенең максудына ирешүдә һич нәрсәдән чиркәнми торган хөкүмәт золым вә истибдат» сәясәтене тагын да куәтләндерде Күренә ки. хөкүмәт ачыктан-ачык тәнкыйтьләнә һәм халыкка каршы көч итеп бәяләнә Мәкалә- * дә патшаның үзенә карата да итагать күрсәтү сизелми. Төшереп калдырылган - урыннарда тәнкыйть тагын да кискенрәк булган дип уйларга кирәк £ Мәкаладән күренгәнчә, татарның демократик карашлы бүтән кайбер 5 язучы һәм фикер ияләре кебек үк. яшь Әмирхан да бу вакытта конституцион с иллюзияләрдән азат. Самодержавие исән-имин калган тәкъдирдә Думаның £ халыкка көткәннәрен бирә алмаячагы аның өчен инде көн кебек ачык Бу исә * революцион-демократик позициягә басу дигән сүз Икенче Дәүләт Думасы- * ның ачылуына багышланган язмасы да бу фикерне куәтли * Дума утырышы булачак көнне меңләгән халык Таврида сарае каршына х җыелган икән. Бина полиция һәм казаклар тезмәсе белән уратып алынган “ ~ Менә депутатлар килә башлый. Уң депутатларны халык салкын каршылый Уртарак юл тотучыларны. «Сәяси гаеплеләр өчен гафу1»., «Җир һәм - ирек'» дигән тавышлар белән каршы алып, беркадәр якты чырай күрсәткән 2 хәлдә сарайга үткәреп җибәрә «Кызыл бантлар таккан социалдемократлар s вә башка сул әгъзаларны.— дип дәвам итә автор,— бигрәк тә шатлык вә х мәхәббәт белән каршы алып, куллар өстендә йөрткәннәр вә һәр яктан «Иптәш- - ләр. сәясиләргә гафу. йир. ирек алыгыз!» дигән тавышлар белән бөтен Петер- 2 бургны яңгыратканнар» ■“ Фатихның үзен социалист хисаплавы белән әлеге ике мәкаләдә язылганнарның үзара ярашканын күрү кыен түгел. Хәзер аны Мәскәүдән Казанга озатырга вакыт җитте 6 Казаннан, аның бер ише кешеләреннән, гаиләдәге җәнҗалдан туеп киткән булса да. Мәскәүдә вакытын хозур белән үткәргәне хәлдә, шактый яраткан эш белән шөгыльләнсә дә. озакламый туган шәһәрен, туган-тумачасын, дус-ишләрен. бигрәк тә анасын сагына башлый «Һәр хат. һәр кечкенә генә хәбәр, шул тарафтан искән һәр җил бик кадерле була икән- Февраль кергәч үк. ул Заһид Шамильгә язын Казанга кайтып ял итеп килү теләген белдергән Нашир исә. секретареның яңадан килмәү ихтималыннан куркып, җәйне үзе белән бергә сәяхәттә үткәрергә тәкъдим иткән Сәяхәт итүне ярата торган Фатих бик риза булыр иде дә сагындырган Казанда күпмедер вакытын үткәрүдән баш тарта алмый Бер хатында ул Мәскәүдән китү вакытын да тәгаен билгели 10 апрель ’Җир яшәрә башлаган. Идел дәрьядай җәелеп киткән һәм кош-кортлар дәртле чыркылдашкан көннәрнең берсендә Фатих, ниһаять. Казанга кайтып төшә Ананың, билгеле инде, куанычы эченә сыймый, улын кая утыртырга, ни белән сыйларга белми Ата да караңгы чырай күрсәтми Туган-тумачалардан, дус-ишләрдән ишек ябылып тормый Йөремсәк Фатих үзе дә визитлар ясый, иптәшләрен барлый: кем бар. кем юк. ни уйлый, ни белән яши Үзе әйткәнчә, бу елның җәен ул фәкать истирәхәт кылып, ягъни ял итеп үткәргән Былтыргы кебек Фатихның күп вакыты Югары Осланда. Ибраһим Кулиевларда һәм Аитовлар дачасында уен-көлке, шаяру, бәхәс белән узган дип уйларга кирәк. Әмма быел Фатихның дуслары башында бер фикер туган күмәкләшеп бер дача алырга да бергәләшеп яшәргә Бу идея күпмедер күләмдә тормышка ашкан булса кирәк Моннан соң һәр елны «ислахчылар> дан берничә кеше Кабан күле буенда «коммуна» булып яшәячәкләр Элек тә игътибар үзәгендә булган Фатих бу җәйдә билгеле бер даирәнең төше, җаны булып китә Аның Казаннан югалып торуы үзен, күрәсең, нык кына сиздергән Юксынганнар, сагынганнар ( Күптән түгел генә Ибраһимнан хат алдым Казанда мине бик көтәләр, имеш һич көтмәгәндә, Фатыйма Юнусовадан да бер хат алдым Гаҗәеп сагындык. Казанга кайтыгыз»,— дип яза) Өстәвенә ул Мәскәү күргән. Мәскәү һавасын сулаган, карт» башкалаИстибдат — реакция ның зыялы даирәләрендә кайнаган, күпләр белән утырдаш булган, күп сүз ишеткән кеше Иптәшләренең, дус һәм таныш кызларының өметен җимермәс өчен. Фатихка югартын торып, акыллы сүзләр генә сөйләргә, фәлсәфәгә чумарга кирәк иде дә, характеры андый түгел Ул күбрәк «җүләр сата», Мәскәүдәге булган хәлләрне, үзеннән дә кушып, мәзәкләндереп сөйли, могтәбәр затларның кайберләрең, үзләренә охшатып көлке кыяфәткә кертеп күрсәтә. Тыңлаучылар эчләрен тотып көләләр. Берәрсе, үзенең төшеп калганнардан түгел икәнлеген күрсәтәсе килеп, сүзне җитди мәсьәләгә борырга теләсә. Фатих мондыйрак реплика белән чабуыннан тартып җиргә төшерә: — Мелла кем, мин юкта йоклап ятмагансың икән, үскәнсең. Карале, кемнән тектерәсең син? Костюмың ифрат килешеп тора Фатихның бу елгы язы һәм җәе тоташ уен-көлке, кәеф-сафа, «җүләр сату» белән генә узмаган, билгеле, җитди сүзләр дә булган, укыган да ул, «Ислах» оешмасына кагылышлы кайбер эшләр дә башкарган Дөрес, шәкертләрнең каникулга таралып китүе сәбәпле, «комитет» шулай ук вакытлыча ял итә. Әмма шәкертләр съездының легаль газета чыгару турындагы карары бар бит әле Фатих, үзенең фикердәшләре белән берлектә, газета өчен мая туплау, бүтән якларын хәл итү юнәлешендә, һичшиксез, байтак эш башкарган. Югыйсә. шушы елның октябрь аенда «Әльислах» газетасы ялт итеп килеп чыга алмас иде Үзендә әллә ни чаклы көч-куәт сизгәне хәлдә, якты дөньяга, тормышның матур якларына гашыйк булып, киләчәккә зур өметләр баглап яши башлаган Фатихны Казанда коточкыч фаҗига көтеп торган икән: 15 август көнне паралич сугып, аның аяккуллары хәрәкәтсез кала, бер күзе күрмәс була . Казанның татар төбәге шау килә, бигрәк тә печән базарчылары тантана итәләр: — Зариф мулланың урыска сатылган чукынчыгын каһәр сукты’ — Кызыл авызга остаз бәддогасы төште! Нидән шулай булды? Сәбәп нәрсә? «Авыру тарихы» сакланмаганга күрә, без бу сорауга кистереп җавап бирә алмабыз. Телдән-телгә күчеп йөргән имеш-мимешләр, истәлекләргә кереп калган фараз һәм раслаулар белән генә чикләнергә туры килә. Мещаннар уйлап чыгарган һәм әдипнең шәхесен кимсетә торган уйдырмаларны, ике дә уйламый, читкә атыйк М Укмасый версиясе дә тәнкыйтьне күтәрми Хәл белергә килгән Укмасыйга Фатих, янәсе, бу хәлгә төшүнең сәбә.бен болай аңлаткан: — Трамвай юлын (Мәскәүдә — И Н.) аркылы чыкканда гына шулай булдым Ток сукты бугай. Ф Әмирхан II версиясен кабул итәргә мөмкин. Эссе бер көнне дачадамы, кемнеңдер бакчасындамы вакыт үткәргәндә Фатих, энесе Ибраһим һәм Вафа Бәхтияров белән берлектә, тирләгән килеш төшеп су коенган Аннары, беркадәр юангач, шәһәргә кайтырга чыкканнар. Кольцога җитәрак Фатих кинәт туктаган да: «Миңа нидер булды, үземне начар хис итәм».— дигән Ул да булмый, аңклары хәлсезләнеп җиргә чүгә. Извозчик яллап. Фатихны үз бүлмәсенә кайтарып салалар. Булачак әдипнең көннәре больница һәм клиникаларда уза башлый. Дәвалау нәтиҗәседерме, әллә инде организмы җиңгәнме, беркадәр вакыттан соң куллары хәрәкәткә килә, күзе элекке хәленә кайта. Ә аяклар Организм үзе дә, дәва һәм вакыт та көчсез булып кала Алар инде беркайчан да йөрмәячәкләр... Әнә шул килеш Ф Әмирханның тормышында яңа чор, батырлык үрнәге итеп санарлык яңа дәвер башлана Фаҗигага юлыкмаса, киләчәктә аның нинди юл сайлаячагын төгәл генә әйтү кыен. Бу хәлендә исә, аның өчен иң кулае — нәфис әдәбиятка, сурәт дөньясына, хыял дөньясына йөз тоту Хәерле юл сиңа, бәхетсез дә, бәхетле дә Фатих..