ФАТИХ ӘМИРХАН — ӘСТЕРХАНДА
Мин 1923 елның ахырларында I Казанда булдым. Бер-ике атна- |_ лар чамасы . Әмирхановларда тордым. Аларның гаиләсендә ул вакыт ошбу кешеләр бар иде Фатих Әмирхан, аның энесе Ибраһим Әмирханов, Ибраһимның хатыны Нәфисә ханым, Нәфисә ханымның әнисе, Әмирхановларның туганнан-туган сеңелләре Рйзия исемле туташ, тагын шул Әмирханов- ларга туган тиешле яшүсмер егет (моның исеме хәтеремдә калмаган). Ибраһим Әмирханов Татарстанның Главсуд идарәсендә югары дәрәҗәле вазифада хезмәт итә иде. Аны һәр эш кене өйдән — эшкә, эштән өи1ә яхшы ат җигелгән махсус фаэтон йөртә иде. Нәфисә ханым һәм әнисе өй эше белән һәм ашсу хәзерләү белән генә маташалар иде Нәфисә ханым, теге фаэтон белән файдаланып, кибетләргә барып кайта иде Разия туташ югары дәрәҗәле уку йортында укый булып исемдә калган. Үсмер егет Фатих Әмирханга киенү-юыну, аны чыгару кебек эшләрдә ярдәм итә иде Шул квартирада Фатих Әмирханның шактый гына зур бүлмәсе бар иде Уку-язуы, ашау-эчүе, кунаклар кабул итүе, төн уздыруы шул үзенең бүлмәсендә генә була иде Ара-тирә мин. Фатих аганың бүлмәсенә кереп, уңай булса, анда бераз утырып кала идем. Шул көннәрдән исемдә калганнарның берничәсен язмакчы булам Шул көннәрдә беренче татар операсы «Саниянне иҗат һәм тәртип итү буенча беренче тәҗрибәләр ясалган булса кирәк Исемдә — бер көн Әмирхановларга кичкә таба Солтан Габәши. Газиз Әлмөхәммәтов һәм Мәхмүт Бөдәилиләр килеп керделәр Алар Фатих ага бүлмәсендә булдылар. Бервакыт Нәфисә ханым белән мин дә алар янына кердек (чакырылган булсак кирәк). Шунда Газиз Әлмөхәммәтов булачак операдан аерым арияләрен җырлап күрсәтте. Ул арияләр буенча фикер алышуның мәзмуны хәтеремдә калмаган. Шул ел Казанда булган көннәремнең берсендә университет залында дини моназара (диспут) булды. Диспут христиан диненә бәйле маузугда иде Дингә каршы һәм динне яклап сөйләүчеләр руслар иде Диспутлар белән гомумән кызыксынганга күрә, мин дә бардым Югарыдан сәхнәне, сәхнәдәге өстәл артында утырган вәкилләрне һәм сөйләүчеләрне күреп, аларның нотыкларын ишетеп, тыңлап тордым. Шунда фаҗигалы бер вакыйга да булган иде югары дәрәҗәле бер кәшиш бик югары тавыш белән, бик кычкырын сөйли башлаган иде дә кинәт егылды, кафедра янында хәрәкәтсез калды. Тиз генә аны күтәреп алып чыктылар. Соңыннан халык авызыннан ишеттем: аның йөрәге ярылып, шунда ук үлгән имеш. Моназарәдән кайткач, Фарчх аганың шул турыда сөйләг әннәремне бик кызыксынып, бик дикъкать белән тыңлаганы, ара-тирә сөальләр биреп, бәхәснең кайбер нокталарын аныклавы хәтеремдә яхшы сакланган. Аның шунда «Рәхәтләнеп шундый сүз-фикер көрәштерүләрне үзем тыңлар идем!»— дигән бер теләк белдергәне дә исемдә тора.. Әмирхановларда торган көннәремдә берәү, кем турындадыр, баласының пионерлыкка кергәнен, атаның бу эшкә бик нык ачуы килеп, «вон!» дип, баланы өйдән куып чыгарганын сөйләгән иде. Шуны ишеткәч, Фатих ага: «Безнең әтиләрнең түземле булганнарына хәйран калмыйча булмый! Без яшьләрнең ул дәвердәге яңалыклары хәзерге пионерлыкка, комсомолга керүдән ким түгел иде бит»,— дигән мәгънәдә әйтеп куйган иде. Габдерахман Гомәринең куен дәфтәрендә түбәндәге сүзләр язылган «1925 сәнәдә июнь 9 ында Фатих Әмирхан бездә миһман булды» Ул вакытларда мин тулар-тулмас 20 яшьлек егет идем. Фатих әфәнде Әмирханның безнең өйгә киләсе көнне мин фаэтон яллап, аны алырга гостиницага бардым. Гостиницасы Братская урамында иде. Фатих Әмирханны мөсафирханәнең икенче катындагы бүлмәсеннән фаэтонга, фаэтоннан Гомәревләрнең ханәсенә, соңыннан кайтышлый юлда Гомәревләрнең өеннән фаэтонга вә аннан мөсафирханәдәге бүлмәсенә мин ялгызым күтәреп, күчереп йөрдем W Шуп көн Фатих ага көнозын диярлек минем әтием белән булды. Алар икәве бик күңелле сөйләшеп утырдылар. Мин Фатих Әмирхан белән әтинең алларына бер кереп, бер чыгып йөрдем. Шуңа күрә миңа алар- ның күп сүзләрен тоташ, тулысынча тыңларга туры килмәде. Шулай да булса ара- тирә алар янында утырып та кала идем. Аларның әңгәмәләреннән хәтеремдә саклан) ан парчаларны түбәндә язам. Әлбәттә, аларның бу сөйләшүләрен нәкъ үз сүзләре, җөмләләре белән бирә алмыйм. Хәтеремдә калган гомуми мәгънәне генә үземчә язам. Ф. Әмирханның: «Нугай җырлары» ның дәвамын ни, ә дөнья) а чыгармады)ыэ?»— дип соравына каршы Гомәри: "Ул җырлар буенча миндә байтак материал җыелган иде Ләкин 1914 елның башыннан ук Әстерханнан мәҗбүри китүем белән аларны тәртипләп бастыру эшен гамәлгә ашыра алмадым» мәзмунендә җавап бирде. Шул маузугтагы сөйләшүдә Гомәри кыс- кача гына үзенең шәкерте Габделхәмит Җан- биковның нугай халык әдәбиятын җыю белән мәшгуль икәнен һәм бу Габделхәмитнең атасы Чаһәршәнбә турында, аларның -Карагач» нугайларыннан икәнлеген, Габделхәмит Җанбиковның хәзер гаиләсе белән Дагстан- да яшәгәнен сөйләде Ф Әмирханның: «Шулай башланып та ташланып калган эшләрегездән тагы «Мәх- түмколый диваны»н да күрсәтергә була?!»— дигәненә Гомәри «Ул диванны тәртип итүче мин түгел, минем истигъдатлы бер шәкертем, Габдерахман Ниязи. Ул үзе төрекмән Таифәсеннән, аның Мәхтүмколый диваныннан башка, тагы бер-ике әсәре басылып чыкты: хотбәләр мәҗмугасы һәм Әстерхан мөгаллимнәре вә имамнарының бер мәҗлесен тасвир кыйлган кечкенә бер риса- лә-мөзахат, дигән мәзмумда җавап бирде. Бу соң)ы әсәрнең гүя сәхнәдә күрсәтелеш өчен язылган бер пәрдәлек комедия икәнлеген аңлагач, Әмирхан: «Ул әсәрне күргәнем дә. ишеткәнем дә юк».— диде Гомәри исә: «Күрмәгән, ишетмәгән булсаң, һичнәрсә югалтмагансың, чөнки әһәмиятсез. 4атхи бер нәрсә».— диде. Ф Әмирхан ничектер суз уңае белән Нәҗип Гасрыйның хәзергә көндәге эшләре турында сорашты. Аның исемен әйттеме, әллә башкача искә алындымы — Гомәри сүзнең, сөальнең кем турында икәнле>ен аңлап, Нәҗип Гасрый хакында белгәнен әйтте. Кыскасы, Нәҗип Гасрый 1918 елдан бирле җәмәгать эшләреннән аерылган, шәһәрдән ерак түгел Казавыл дигән кариядә гаиләсе белән яши һәм бакча эше һәм шуның хасый- латын сату белән мәш>уль,— диде. Үз бакчасыннан гына түгел, бәлки башкаларның, хәтта башка авыллардан да бакча малын алып, җәй буе Идел белән югарыга (Нижний Новгородка) алып барып, анда күпләп сатып йөри.— диде. Аның шулай мәдәни, мәгариф, яисә матбугат эшләреннән читкә чыгып калуына икесе дә тәэәссеф иттеләр. Сүз уңае белән тагы байтак кешеләрнең исеме ядка алынды. Аларның һәркайсысы турында ниләр сөйләнгәнен мин тулысынча ишетмәдем яисә хәтеремдә калмаган. Тик исемнәре генә хәтеремә килә: Муса Җарул- ла . Ризаэтдин бине Фәхретдин, Зариф Бә- шири, Бикбулат Салиев. Гани Ниязи, Габбас Дүшанов, Газиз Гобәйдуллин вә башкалар. Ялгышмасам. Зариф Бәшири турында Гомәри Ташкентта булган көннәрендә (әллә Сәмәркандтамы?), 1923 елда, аның Гомәригә һәм Риза хәзрәткә килеп күрешкәнен, сөйләшеп утырганын сөйләде кебек Шул елда Зариф Бәшири ул шәһәрләрдә булганмы, юкмы, ягъни шундый күрешү мөмкинме, юкмы.— моны мин кисеп әйтә алмыйм. Гомәри белән Әмирханның әңгәмәсендә Төркестай халкы, алардагы гыйлем, мәдә- ниятмәгърифәт эшләре турында сөйләнелде. Фатих Әмирхан татар интеллигенциясенең, төрле сәбәпләр һәм төрле максатлар белән, Урта Азия) ә. кардәш милләтләр арасына барып. анда хезмәт итүләрен ике якка да әһәмиятле һәм файдалы дигән фикер сөйләде Ф Әмирхан белән Гомәри рәхәтләнеп сөйләшеп, ашап-эчеп утырган вакытта, шулар өстенә көтелмәгән бер мөсафир килеп керде. Казан артындагы бер авылдан, пөхтә киенгән, мулла кеше булса кирәк. Исеме хәтеремдә калмаган Бу кеше Фатих аганың бик күптәнге (мәдрәсәдә укыган дәверләрендәге) яхшы танышы булып чыкты. Аларның көтелмәгән очрашулары бик кызыклы булды Ул кеше саубуллашып чыгып киткәннән соң, Фатих ага мәҗлестәге халыкка карап, елмаеп- «Бу кеше минем бер хикәямдә тасвирланган шәхес»,— диде Безнең әти кайсы хикәя икәнен сорагач. Фатих Әмирхан - Габделбасыйр гыйшкы» дигән хикәясендәге шәкертне һәм аның гыйшкын тасвирлаганда, шушы кешенең сурәте, холкы вә маҗарасыннан файдаланганын сөйләде Әтинең «Кемгә гашыйк булган иде ул?» диюенә каршы Фатих Әмирхан, бераз тукталып торып, «Кызый мотлакка!»—дип, барчаны көлдергән иде. Әстерхан татар коммунистларының җитәкче оешмасы 1925 елның июнь урталарына билгеләп, «Дин вә гаилә» маузугында ачык моназара (диспут) үткәрергә теләп Габдерахман Гомәригә шунда оппонент сый фатында катнашыр өчен чакыру кә)азе килгән иде Фатих Әмирхан, безнең өйдә утырган көн бу хәбәр турында сөйләнелгәч «Гаилә мәсьәләсе ислам динендә иң мөкәммәл тикшерелгән, эшләнелгән мәсЬәлә».— дигән фикер әйтеп, шуның өстенә Гомәри- нең көчле моназир икәнлеген исәпкә алып: «Мин докладчы иптәш урынында булырга теләмәс идем» — диде Сәбәп нәрсә булгандыр, ул моназара үткәрелмәде һәм бөтенләй үткәрелмәячәк булып төшеп калды Фатих Әмирханның Габдерахман Гомәри белән бергә булган көн бу мәҗлескә өй хуҗасы һичкемне чакырмаган булса да. аның өенә гадәттәге кебек, килүче-китүче булып торды. Аларның кайберсе. Фатих Әмирхан алдына да үтеп, күрешеп, гомуми мәҗлестә утырып та калгалады. Ләкин баштан ахырга кадәр һичкем озак утырмады. Кемнәрнең килг әне-киткәне минем хәтеремдә начар сакланган Тик Габдерахман Ниязи, Габделваһап Гомәрев һәм Бәдретдин Киләчи әфәнделәрнең мәҗлестә аз-маз катышканнары исемә төшә. Аларның кайсысы кайсы маузугтагы сүзгә катышканы хәтеремдә гок. Гомәри өендә булып киткәннән соң, Ф Әмирханның Әстерханда тагы ничә көн торганы хәтеремдә сакланмаган Тик шуны беләм: Габдерахман Гомәри шул көннәрнең берсендә Фатих Әмирханны ул торган гостиницага барып күргән, аның белән саубуллашып кайткан. Аларның шул саубуллашуларында тагы берәр кеше булганмыюкмы, саубуллашу мәҗлесендә бу икәве нәрсә сөйләшкәннәр.— бу турыда һичбер мәгълүматым юк Ф Әмирхан Әстерханнан Идел буйлап йөрүче зур пассажир теплоходына утырып, махсус бүлмәдә (каютада) китте Каютасы беренче класстанмы, икенче класстанмы,— исемдә юк, ләкин, әлбәттә, шул ике классның берсендә. Аның белән пароходның алгы салонында һәм шул тирәдәге палубада булдык кебек исемә төшә Мин аны озатырга дип пристаньга бардым. пароходына мендем. Озатучы кешеләр белән Фатих ага Әмирхан янында булдым Мин барганда озатучылардан Борһан БаддмФ Әмиргин l‘J()4 e.i (Матбугатта беренче тапкыр бисыпи) шин гына бар иде. Бераз вакыт £ез өчәү генә булдык. Шул вакытта Ф Әмирханның Әстерханда татар яшьләре оешырга тиеш, үзләренең музыкалары, әдәбиятлары, тарихлары белән кызыксынырга тиешләр, дигән сүзләре һәм (Бадамшинга карап) аларга бу эштә ярдәм итәргә кирәк, дигәне хәтеремдә калг ан. Фатих Әмирхан Әстерханнан киткәч, миңа кемдер аның Гали абзый Шакировларда булганында, аларның балалары белән таныш- тырылган арада. Фатыйманың бер сеңелесе- нең исемен төзәткәнен әйткән иде Квгзның исеме Мәрвәридә дип йөртелә Шуны Фатих Әмирхан җиңелчә генә «Мәрвәрид» дип куйган икән