Логотип Казан Утлары
Публицистика

Ф. ӘМИРХАН АРХИВЫННАН

Татар әдәбияты классигы, күренекле прозаик һәм публицист Фатих Зариф улы Әмирханның тууына йөз ел тулу юбилеена хәзерлек йөзеннән Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты хезмәткәрләре көче белән әдипнең, беренче тапкыр буларак, дүрт томлык әсәрләр җыелмасы хәзерләнде Томнарга кертелгән материаллар Фатих Әмирханның көндәлек матбугатта һәм аерым китаплар рәвешендә чыккан басмаларыннан алынды. Шулай ук бу басмага әдип архивыннан исән калган өлешеннән күп кенә материаллар кертелде. Ф Әмирхан фондындагы материалларның күбесе әле матбугатка чыкмаган Аларның басылып, укучыларыбыз кулына җиткерелүе Фатих Әмирхан иҗатының һәм тормышының яңа сәхифәләрен ачуга ярдәм итәчәк. Укучылар игътибарына түбәндә тәкъдим ителгән. Институт архивыннан алынган көндәлек битләре һәм бер хат әнә шундый игелекле эшкә хезмәт итәрләр.

Марсель ӘХМӘТЖАНОВ. филология фәннәре кандидаты

19.X 1921. Чәршәмбе Бүген миңа Бишбалта имамы Габдулла бине Насретдин Әмирханов килгән иде Аның моннан унбиш көннәр әүвәлге бер килүендә без миңа кыш көне өчен чана-кресло- ның (атсыз, кеше этеп кенә йөртә торган кресло) бик кирәклегеңнән бәхәс иткән идек тә, ул миңа шундый креслоны үзе ясап бирә алачагын, моның өчен бары берәр җирдән венский кресло табып, шуны кулга төшерергә кирәклеген'сөйләгән иде Бу килүендә ул үз мәхәлләсендәге берәүдән креслокачалка табып алганлыгын һәм шушы көннәрдә аңар карда йөрерлек табаннар хәзерләп, тәмам бер кресло-чана ясап чыгарачаклыгын сөйләде Мин бу вәгъдәгә гаять шатландым, аның мин мондый эшләрне булдыра ала икәнен дә беләм. безнең гаиләгә биргән вәгъдәсен артыгы белән үтәргә тырыша икәнлеген дә беләм Бу елга кадәр мин кыш көннәрендә шундый бер креслоның булмавыннан күп мәхрүмлекләр чигә килә идем Ямщикның бик кыйммәтлеге, аның өстенә төннәрдә табылмавы да мине кышларда үзем теләгән бик күп җирләргә барудан тотып кала иде Мин былтыр ук инде шундый бер кресло ясату фикеренә килгән идем Ләкин үткән кыш шуны ясатырга һичбер җай туры китерә алмаган, кыш буе шул креслоның булмавыннан әллә никадәр мәхрүмлекләр күреп чыккан идем. Хәзер көннәр былчырак булганлыктан миңа креслом белән чыгып йөрү бик уңайсыз. шунлыктан мин тизрәк кар явып, минем креслоҗаным да өлгереп, шуның белән чыгып йөри алу имкянен көтеп, шуны теләп ятам Менә бу да аяксызлык хәлләремнән бер хәл. 2.XI 1921 Бүген миңа Таһир Ильяс и' килеп утырды Ул үзенең гарәп лөгатенә тыга торган хезмәтен дәвам иттерә бирә икән Үзенең сөйләвенчә, ул хәзер инде • Татарча-гарәпчә лөгать китабы» өчен кирәкле материалны тәмам хәзерләп куйган, бары бер тәртипкә китереп, кыяфәткә кертәсе генә калган Киң гарәп теленең сүзләренә каршы татар сүзләрен табып, аларны тәфтиш итеп тә ул күп шөгыльләнгән Шуңар күрә мин аңар татарчага бер лөгать китабы эшли башларга инде беренче мәртәбә генә түгел тәүсыя итәм Ул үзе бу гарәп лөгате китабының хәзергә кадәр нинди генә бер телдә чыккан- нарының һәммәсенә караганда күбрәк лөгатьне хави һәм күбрәк тәфтиш белән җыелган икәнен сөйли кирәк Мисырда, кирәк Гарәбстанда торганда, ул лөгатьне гарәпнең нәкъ үз авызыннан җыю белән шөгыльләнгән һәм шуңар бик күп әһәмият биргән икән Һәм мин аның бу сүзенә ышанам да: ул сүзне үлчәп сөйли торган, дөрес сөйләргә ярата торган кеше Бичара төрек кабиләләренең бер кызыклы бәхетсезлекләре бар Иске гасырлардан бирле аларның тел фәненә әһәмият биреп килгән әһле гыйлем үз теленә бер җитди, фәнни хезмәт итү урынына, гарәп телен эшләү, аңар хезмәт итү белән мәшгуль булып килгәннәр, гарәп теленең инде бәйнәлмиләл сәхнәдән җуялу гарәфәсендә бер төрек баласы аның лөгатен җыеп шөгыльләнә һәм шуңар никадәр хезмәт һәм гайрәт сарыф итә. ә үз теле, үз теле шул хезмәтнең яртысын гыиа да күрә алмый Ул үзенең бу әсәрен гарәпчә өйрәнә торган татар шәкертләрен күз алдында тотып тәэлиф итә икәнлеген сөйли Ләкин хәзер бастырырга имкян юклыктан зарлана: миңа шуны бастырту турысында Татгосиздат белән сөйләшеп карау турында мөрәҗәгать итә Мин аңар сөйләшеп карауны вәгъдә итәм. Ләкин алдан ук күреп торырга мөмкин ки. бу сөйләшеп караудан бер нәтиҗә барып чыкмас 4.XI 1921 Үткән төннән әүвәлге төндә өйдә, үткән төндә Казанның иске буржуаларының берсенең углы өендә преферанс уйнап чыгып йокысыз уздырдым Төне буе утырасың да көндез берничә сәгать йоклап алган шикелле итәсең, тагы төне буе утырып чыгасың Бүген сәгать унбердә генә өйгә кайтып, сәгать дүртләргә кадәр йоклап алдым Ә үзем әле яңа авырудан терелеп киләм. Мондый гайре табигый тормышның гаять ахмаклык, үземнең исәнлегемә каршы, эшли алуыма каршы җинаять икәнен дә беләм. ә шул рәвешчә тереклек итүне дәвам иттерүне дәвам иттерәм Ник9 Ахмакны чәчеп үстермиләр.— ди татар мәкале Моның дөрес җавабы шул булыр иде Ләкин мин үз-үзем алдында акланырга юл табам көннәр буе өеңдә, караватың өстендә ауныйсың, театрга, музыка кичләренә барыр идең, атың юк. кешең юк, ямщиклар яллап, кешеләр яллап теләгәнең вакытта йөрерлек матди байлыгың юк. гаиләң юк. шул бертөрлелекнең соң дәрәҗәсендәге тормышыңны төрләндерерлек шараитының меңнән берсе юк Торасың, торасың, укыйсың, язгалыйсың. укыйсың, язгалыйсың, ләкин ялыктыра Кайвакыт- ларда бик тә ялыктыра язылмый башлый.укыйсың килми башлый Нишлисең9 Шул преферанс өстәле тирәсенә барып утырасың да. шуның белән нервларыңны кытыкландырырга тотынасың. Бу—шул ахмак карта уенының иң акыллы, иң мантыйк- лысы Оста һәм тыныч гасабилар белән уйланучы кешеләр белән уйнаганда, белеп уйнаганда — иң кызыклысы дадыр дип уйларга кирәк. Кичә мин барган җирдәге уенчылар икесе, моннан әүвәлге елларда, гражданнар сугышының иң кызу көннәрендә Себердә. аклар ягында йөреп кайткан егетләр иде Алар үзләренең һәм гомумән андагы буржуазиянең шул вакыттагы тормышына даир күп вакыйгалар сөйләделәр Миңа андагы, ул вакытлардагы тормышка даир хикәяләрне моннан алда да шунда үзләре булган, шул тормышка үзләре мөшарәкәт иткән кешеләр авызыннан күп мәртәбәләр ишетергә туры килгән иде Шул хикәяләрнең барысыннан миндә менә мондый тәэсират хасил була Контрреволюция гаскәре артына качкан буржуазия ул көннәрдә шундый бер типтерүгә, бер сафахәт. исереклек һәм спекуляциягә бирешкән булганнар ки. бу тәмам бер фәхеш, эшсезлек, идеалсызлык, оятсызлык мәйданына әйләнгән. Контрреволюциянең болай җиңеллек белән черүендә, җиңелүендә, мин хасил иткән фикерчә, буржуазияне каплап алган шушы хәл зур роль уйнаган булырга кирәк

ат Ризван Алушига 1907 ел. 25 ноябрь. Казан «Әльислах» газетасының идарәсе Казан, клиника нервных болезней Казан Болгар номерында 1907 сәнә. 25 нче ноябрь Газизем Ризван’ ' ' Сиңа вә мохтәрәмә Фәрханә ханыма ‘ сәламнәрем1 Күптән, хәтта бик күптән бирле сиңа хат язарга лязем икәнен хәтеремдә тотсам да. бу көнгә кадәр фәкать тәкъдирнең каршы торуыннан наши яза алмадым, гафу итүеңә ышанам Москвадан Казанга кайтып бөтен жәй буенда фәкать истирахәт кылып җәйне уздырсам да. билахир һәр кәлләнең бер зәвале дигән кабилдән 15 нче августта паралич сугып, аякларымнан мәхрүм калдым Авыруымның башында күрсаң. бәлки танымаган да булыр идең куллар вә аякларны кыймылдатырлык булсын куәткә дә малик булмаганым өстенә. бер күзем дә паралич тәэсиренә бирелгән иде Авыруыма өч-дүрт көн үтәр-үтмәс хәбәре бөтен Казанга җәелеп, хәтта хәзрәтләр мәҗлесе вә абыстайлар ашларында да төрле-төрле шәрехләр белән сөйләнергә өлгереп. Казан татарларына минем авыруым мәсьәләсе бик күп вакытларга кадәр сөйләргә бер сүз булды печән базарчылар «каһәр сукты» дип. тәҗвид- челәр‡‡‡‡‡ §§§§§ «остаз бәддогасы» дип һәр төрле тәфсыйләт бирделәр Әүвәл мәртәбә хәлемне белергә килгән иптәшләремнең бәгъзесе обморокка егылды, вә бәгъзеләре дә минем алда яшергән яшьләрен урамга чыккач түккәннәр Хәзер инде хәлем бер дәрәҗәдә яхшыланып терелү тарафына китте кулларымнан вә күземнән паралич китеп, аякларымда да аз-маз хәрәкәт күренә башлады Алай да бөтенләй сәламәтләнүне тиз көтмим1 Хәзер 5 нче ноябрьдән бирле клиникада ятам Авыруның берникадәр файдасы да булды өч ай эчендә күп нәрсә укып чыктым вә «Әльислах» газетасында сәркатиплек хезмәте иттем һәм хәзер дә итәм -Әльислах-сезгә барып ирешкән булса баш мәкаләләр вә «Дамелла» имзалы мәкаләләрне аяксыз дустым Фатих кулы белән язылган дип укырсың' Вә шуларга нарап авыруның миңа рухани тәэсире булганмы-юкмы икәнене белерсең Әүвәлге номерда Казан шәкертләре имзасы белән язылган «Печән базары татарларына ачык хат»та авыруымның куәтле вә көчкә-көчкә генә утырып тора ала торган вакытымда минем кулым белән тәртип ителмештер Ризван1 Син Исмәгыйльгә5 язган хатыңда -миңа галәкә тотмый» әйтте дип үпкәлисең' Шулай түгелме ’ Андый нәрсә хәтереңә китерүдән ходайдан курыкмасаң. миннән оялырга тиеш! Ишетәмсең! Синең белән уздырган көннәрем һәрвакыт минем гомерем сәхифәсендә матур көннәрдән хисапланып язылып калачактыр Минем авырганны гына көтеп торганнар икән, хәзер төрле яктан үземне чакыра башладылар Казанда чыгачак «Әхбар» газетасында иштиракка. Петербургка1 ' тагы берәр җиргә чакырган хатлар алдым Клиникада яту бик күңелсез булырмы дип уйлаган идем, ләкин алай ук түгел икән көндезләрне — эш-уку вә язу белән уздырам, кичләрдә иптәшләр вә хосусән татарка вә марҗа белешләрем һәр көнне тулып яталар, конфет белән бик сыйлыйлар Бу хатны алган көнне үк бик озын, бөтен Ачинскидан күчү" тарихыңны һәм Читадагы мәгыйшәтеңне бик мөфассал сурәттә язарсың дип ышанам Дикъкать ит. әгәр ике табактан ким булса, хатыңны китергән почтальонның башына кыямәтләр кубарачакмын' Фәрханә ханымга әйт: әгәр син үзеңне бик зур тотып, ир булып кылана башласаң, ул миңа гына бер шикаятьнамә язсын сине ничек тәэдиб итәргә үзем белермен' Валлаһи, язып арыдым' '