Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДИП КӨЛӘ

Фатих Әмирхан үз иҗаты белән провинция мещаннары тормышына, шәригать кануннары буенча яшәг ән дөньяга актив мөрәҗәгать итә. Алдынгы карашлы һәм революцион-демократик юнәлештә!е әдип өчен әлеге мохит ни>еэдә көлке объекты булып тора- Язучы ул дөнья кешеләреннән, андагы тәртип- гадәтләрдән рәхәтләнеп көлә. Ләкин шунысы да бар аның көлуе кычкырып, авыз күтәреп көлү түгел. Бу көлү — артык усал да Һәм артык күңелле дә булмаган көлү Ягъни. икенче төрле итеп әйткәндә, күз яшьләре аралаш көлү. Үзе сайлаган «караңгылык патшалы!ы«н фаш итү өчен әдип нинди принциплардан файдалана соң? Мисалга Ф Әмирханның бер әсәрен — «Габделбасыйр гыйшкы» хикәясен алыйк. Бу хикәяне и!ътибар белән күздән кичергәндә шуны күрәсең: әдип күпчелек очракта өч төрле алымнан файдалана Ул я бик нык арттырып: ан, гротеск хәленә күтәрел: ән ситуацияләр куллана, яисә сатирик читләштерү: ә бара. Я инде геройга карата ироник караш хасил итүче көлке атмосфера тудыра. Әнә шулерның барысын да истә тотып инде күрәсең, профессор Ибраһим а:а Нуруллин үзенең «XX гасыр башы татар әдәбияты- исемле китабында бу әсәрне Ф Әмирханның иң яхшы сатирик әсәрләреннән берсе дип атады Мондый тө:әл бәя белән килешмичә мөмкин түгел, әлбәттә Беренче карашка бу хикәядә әллә ни мөһим вакыйгалар да сурәтләнми шикелле Бер мәдрәсәдә укучы Габделбасыйр исемле шәкерт янәшәдә генә яшәгән байның кызына гашыйк була һәм кыз да аны ярата башлар дигән хыял белән өметләнеп яши Әсәрдә бары тик әнә шул гына сурәтләнә. Ләкин хикәяне игътибар биреп укыганда аның тирән эчке мәгънәсе ачылып китә. Ул бөтенләй бүтәнчә, көчле яңгыраш ала Габделбасыйр кыз да ярата башлар дип көтә.. Әмма кыз, аны ярату түгел, әле Габделбасыйрның барлыгын да белми Габделбасыйр, гомумән, аны күрмәгән дә. авыз ачып бер сүз әйтмәгән дә әле. Алай булгач, әллә соң бу Габделбасыйр бераз тилемсәрәк кешеме? Менә шушы урыннарда инде әсәрне әсәр иткән мәгънәләр ачыла, ачыклана башлый Габделбасыйр — бик үк ярлы булмаган крестьян малае Атасы аны кеше итәргә теләп әлеге кадими мәдрәсәгә биргән. Габделбасыйр еллар буе әнә шунда яткан һәм ул чор мәдрәсәләре өчен бик тә типик, мескен бер адәМгә әйләнгән Аның бай кызына гашыйк булгач үз-үзен тотышына күз салыйк. Юк. Габделбасыйр кызны очрату, күрү өчен җан атмый Иөрег ән юлларында аны сагалап тормый. Күрү бәхетенә ирешеп, йокысыз да кала алмый. Кызга үзенең кайнар хисләрен дә белгертми, хат та язмый.. Менә боларның берсе генә чынга аша калса да, Габделбасыйр үзе булмас иде Ул инде башка кешегә әверелер иде Ә биредә, безнең алда нәкъ менә шушындый Габделбасыйр. авыл крестьянының мәдрәсә бетереп килүче малае? Бу тип — дөньяны, тормышны яхшырту, нинди дә булса берәр якка үзгәртү түгел, ә бөтенләй чынбарлыктан куркып яшәүче, аңа борын тыгарга да өркүче мескеннәр вәкиле. Иске татар мәдрәсәләре нигездә нәкъ менә шундый кешеләр әзерләп чыгара иде инде Үзенең хәле кызганыч һәм көлке булу вакыт-вакыт Габделбасыйрның аңына барып җитә Ләкин чынлыктагы эшләрнең ничек торуын күз алдына гына китерү дә аны чамасыз куркыта, котын ала— , л вакыт инде Габделбасыйр өчен, гомумән, дөнья беткәндәй тоела Яңадан хыял дөньясына китү, онытылу гына Габделбасыйрны коткарып кала. Кыз турында уйлаганда да шулай килеп чь!га. Күңел төбендәге бер уй Габделбасыйрга гел тукып тора — «син кем дә. ул кем?> Хыял дөньясында исә бөтенләй бүтән. Анда баи кызы Габделбасыйрны ярата, аның кочакларына ташлана Менә ничек алдана герой* Дөресрәге, куркудан, башка чара булмаудан, бичара булып үзен-үзе алдый Габделбасыйр тормышта яшәгән нинди дә булса реаль кызны түгел, ә үз хыялында үзе үк тудырган бер шәүләне, ялган бер образны ярата Ягъни биредә безнең алда платоник мәхәббәт Урта гасырлардагы һәм борынгы греклардагы платоник мәхәббәт хакында В Г Белинский әйткән түбәндәге сүзләр Габделбасыйр уңае белән ирексездән хәтергә килә «Алар бары тик ярату өчен геһә яратканнар Яратам һәм яратылам дигән хыялый ышанудан хасил булучы йөрәк хисләре — алар өчен иң бөек бүләк, иң зур канәгатьләнү булган. - (Белинский В Г Әсәрләр өч томда. 3 том. 223 6.). Ләкин биредә Габделбасыйрның әле тагын шул ягьг кызык — ул үз хыялы тудырган Ф шәүләне генә түгел, үзенең иске бишмәтен дә сейгәне кебек күреп ярата. Ул бөтен йөрәк хисләрен аңа бушата, һәммә серен һәм теленә килгән барлык назлы сүзләрен дә шушы бишмәткә әйтә Хәттд Габделбасыйр үзенең сөй, эне булып күрен,ән бишмәткә исем дә куша башта аны Диләфрүз дип атый, аннары инде бишмәт Газизәбану, а әйләнә. Шулай итеп, әдип үз ,ероеннан чынбарлыкта, ы хәлләрне арттыра-арттыра көлә, реаль тормыштан күтәрелеп көлә Габделбасыйрның бу рәвешле кылануын сурәтләү дә фрейдизм карашлары белән, җенси мәсьәләне куерту белән бәйләнмә, ән Биредә бөтен хикмәт түбән катлам кешесенең психологиясенә кайтып кала Җәмгыятьнең кискен социаль бүленеше, катламнар, а бүленүе — шуның ише мистика тудыра Әсәр хакында сүз алып бар, анда тагын шуны да әйтми ярамый анда сатирик- юмористик юнәлеш нечкә һәм оста язылган лирика белән дә үрелеп китә. Язучы әнә шул кичерешләрне бик таби,ый итеп һәм шул ук вакытта тирән социаль мәгънә белән дә тасвирлый Безнең алда билгеле бер социаль шартлар тудырган тормыш, аның көлке дә. кызганыч та тибы пәйда була. Хикәядәге хәлләрнең буш хыял гына түгеллеген тагын шул да раслап тора — Габделбасыйр үзенең гыйшкы турында иптәшләренә әйтмичә дә булдыра алмый Габделбасыйр гыйшкы турында инде бөтен мәдрәсә белә башлый Бу урында элекке кадими мәдрәсәләр тәртибе тагын бер мәртәбә көлке утына алына. Чөнки бары тик кадими мәдрәсәдә генә әнә шундый мистика озак яши ала иде. Мондый сәер, көлке мәхәббәтне сурәтләүнең тагын бер я,ы бар. Әдип әнә шул ысул аша мәдрәсә тормышының чыдап булмастай күңелсезлеген күрсәтә. Әлеге , аҗәп •рату күңелсезлеккә каршы ирексездән бер чара булып аңлашыла. Шуңа күрә, күпмедер дәрәҗәдә Ф Әмирхан үз героен кызгана да. Аның мәдрәсә тормышын яратмавы, матуррак яшәү теләп хыяллануы әдип йөрә,ендә яклау да таба. Бу хикәядән күрүебезчә, язучы '.рухи сынау»га үз иҗатында, ы уңай геройларны гына түгел, ә бәлки көлке, хәтта сатирик типларын да дучар итә. Геройның күрмәгән-белмә,ән кызга карата сәер гыйшкы биредә әнә шундый сынау булды. Җансыз бишмәт Габделбасыйр өчен илаһи затка әйләнде Димәк, бу гадәти түгел — бозылган. үз,әртел,ән хәл. Автор яшә, ән җәмгыять шартлары барлыкка китергән гарип мәхәббәт. Анда кешедә, е матур сыйфатларны үстерер, ә. иҗади көчләрен камилләштерергә мөмкинлек юк. Үзенең бар булган көчен, хис-омтылышларын бишмәт ярату,а юнәлдергән кешенең иҗтимагый үсеш өчен дә, сәламәт тормыш өчен дә никадәр зыян китерүе ап-ачык, әлбәттә. Ф Әмирхан бик тә үтемле итеп әнә шундый фикерне укучы зиһененә үткәрә Хикәяне укыганда укучы күз яше аша көлә-көлә уйлана