Логотип Казан Утлары
Публицистика

БИЕКЛЕК

Язучыларның нечкәләп белеп иҗат иткән өлкәләре-тармаклары була. Әйтик. Атилла ага Расих терлекчалеккошчылык галимнәре турында яза икән аның китабын кулга аЛганда ук чынлык хисен тойгандай буласың Ник дигәндә, ул үзе шул дөнья галиме һәм педагогы Мөхәммәт Мәһдиев диңгезчеләр, авыл укытучылары филолог галимнәр хакында роман яки повесть бүләк иткән 1]кән. укый башлау белән, авторның диңгездә хәрби хезмәт үткәненә, укытучы булганлыгына, аннары фән баскычына күтәрелгәненә ышанабыз. Шәриф Хөсәенов медицинаны нечкәләп белә, һәм шул төбәккә кагылышлы язганда аны уңыш көтә икән, бу да бик аңлаешлы хәл ул—талантлы драматург һәм прозаик булу өстенә. тәҗрибәле врач та Сафа абый Сабиров — елгачыларны, Миргазыян Юныс сәүдә флоты кешеләрен әйбәт беләләр һәм оста тасвирлыйлар. Байтагыбыз — әдәбиятыбыз аксакаллары да. урта һәм яшь буын вәкилләре дә - нигездә авыл тормышына таянып язарга омтыла Моның да сәбәбе ачык һәрхәлдә. авылны беләрәк төшәбез Бик күбебез авылда туып үскән, мәгълүм еллар буе сала кешеләре белән аралашып эшләгән, яшәгән. Авылда дөньяга килгән. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң. мөстәкыйль тормышының башыннан ук зур төзелешкә килеп береккән Рәфкать Кәрами төзүчеләр тормышына гашыйк булып яза Аның "Очар кошлар белән янәшә- дигән уртак исемгә берләшкән өч повестьлы зур китабының өч повесте да укучы кулына керде инде Беренче китапка язучы уртак исемне биргән иде Икенчесе Ашкыну дип а гали Повестьлар трилогиясенең өченче китабы — Чыныгу чоры Ул быел басылып чыкты Трилогиягә тулаем нигез материал «Ка- заньхимстрой* трестындагы төзелеш идарәләренең берсеннән алынган Бөтенсоюз комсомол удар корылышыннан Әсәрләрдәге күпчелек персонажларның яшьләр булуы да аңлашыла Әле күптән түгел генә мәктәп белән хушлашканнары дй. Совет Армиясендә хезмәт итеп кайтканнары да бар аларның Төзелештә булудан мәгънә һәм ләззәт тапканнары да «зур тәңкә- эзләп килгәннәре дә Өлкәннәрнең дә үз кыйблаларын төрлечә тапканнары бар әлеге повестьларда Автор аларны детальләп белә. чөнки махсус өйрәнеп кенә йөрмәгән, геройлары белән бер мәйданда эшләгән, еллар дәвамында бер тулай торакта яшәгән Рәфкать Кәрами бу төзелештә иң әүвәле электрик булды Аннары тырыш яшь коммунистны төзелеш идарәсенең профсоюз оешмасы башлыгы иттеләр Укуы да бүгенге эшче яшьләрнеке төсле иде аның Төзелештә чагында ул читтән торып университетның тарих бүлеген тәмамлады, газета хәбәрчесе булып китте, беренче китапларын чыгарды (укучылар аның -Дүрт кешелек каюта" «Кичке уйлар». Капитан Хәкимов» һ б әсәрләре белән таныш). Аннары аны СССР Язучылар союзына әгъза итеп алдылар. Мәскәүдә Югары әдәби курсларда каләм шомартып кайтты Әйтергә теләгәнем шул: «Очар кошлар белән янәшә- китапларының авторы биографиясез түгел Ә бу — иҗатта бик мөһим фактор Шуңа күрә, трилогия повестьларының өчесен дә дөньяга чыгаргач, авторга җитди таләпләр куеп сөйләшергә тулы җай бар һәммәсен бергә куеп анализлау мөмкинлеге туды. Әүвәле авторның бу әсәрләрендәге күркәм якларга тукталыйк. Аның иң беренче отышы — төзүчеләр хезмәтенең пафосын тоя белүе Икенче җәһәттән килсәк. Рәфкать Кәрами характерлар кою осталыгын чигенүләрсез үзләштереп бара, бу бурычны хәл кылуга сюжет бормаларын шактый оста җигә композициядә кәеф кырырдай »бүлтәюләр-гә юл куймый. Телгә игътибарлылыгын да. Сарман ягынча матур тасвир көченә ия булуын да автор файдасына әйтү зарур. Персонажлар сөйләменә дә кызыгып куясың. Трилогиядә персонажлар күп. Беренче китапны укып барганда, сагаеп куйганым да булды: һәммәсенә тиешенчә эш табып җиткерерме, кысыр чәчәкне хәтерләткән- нәре ишәеп китмәсме'' Өч китапмы бергә кушып күздән кичергәч, ачыкланды Бөтенләй дә «эшсез- персонажлар юк Эпизодик затлар әлбәттә күренгәли. әмма бит. әдәби практика раслаганча, алар да зарур Һич югы баш каһарманнарны тулырак ачу өчен кирәк алар Өченче китапта — «Чыныгу чоры »н да вакыйгалар сыекланып китмәсме' Башта бу сорау да борчып торган иде Образлар вакланмасмы’ Шокер дигәндәй, андый хәл сизелми Повестьларның һәммәсе бертигез дия торгдн Алай гына да түгел, өченче повестьта персонажлар психологиясен бирүдә авторның тирәннәнрәк алдырып эш итүе дә ачык Югыйсә бит ике-өч кисәктән торган әсәр язарга алынучылар булмады түгел, икенче китапларына дәрт-дәрман җитмәү очраклары да булгалады Ә җирдән күтәрелмәгән ниятләр дә. канатлары гарип характерлар да замандашларны канәгатьләндерми Төп персонажлардан, һичшиксез, беренче чиратта төзелеш идарәсе башлыгы Ислам Бакирович Мәхмүтовны атарга кирәк Ул. автор раслаганча, «беренче караштан ук үзенә соклану тудыра ала торган кеше иде» Аның карамагында йөзләгән эшче, дистәләгән объект Ул шулар өчен һәр сәгать. һәр минут җаваплы Караш киңлеге бар Мәхмүтовта Исламның холкы-фигыле. бер яктан гади төзүчеләр белән багланышта. икенче тарафтан, үзеннән югары җитәкчеләр белән мөнәсәбәттә ачыла Ул кешелекле һәм ярдәмчел дә. таләпчән һәм үтә принципиаль дә Нервылары бәйдән ычкынып. дулап киткән чаклары да була Мондый хәлне исә ул гаҗәеп авыр кичерә Әлеге җәһәттән фронтташ дусты, хәзер идарә партбюросы секретаре, кадрлар бүлеге начальнигы Александр Семагин белән ике арада булган бәрелешне телгә алып китик Мәхмүтов. саташкан кешедәй, беравык үзенең кайда икәнен аңышмыйча ятты Сашка Семагин Туктале ул бит бүген (сәгать ни.чә икән соң), бәлки кичәдер, әйе. кичә булса кирәк рәнҗеп чыгып китте Чөнки Мәхмүтов аның хәтерен калдырды «Ах. Сашок. Сашок, нишләдек соң әле без”» Мәхмүтовның күзенә яшь килде Әгәр дә менә хәзер, шушы минутта каршында Семагин торса, ул аны кочаклап, бер дә тартынмыйча ирләрчә бер елар иде Тавышын чыгармыйча, бөтен гәүдәсе белән калтырап, иңбашларын дерелдәтеп бер елар иде «Эх. нишләп болай тупасландык соң Әле без’ Бер генә изге нәрсә дә калмадымыни соң’ Ничек минем телем барды аңа шундый сүзләр әйтергә’ Күпме асыл егетләрдән исән калган бердәнбер дустымны, ничә мәртәбәләр үлемгә каршы барган, күпме газапларга дучар булган фронтташымны ничек шулай җәберсетә алдым мин’ Нишләп алай гаделсезгә әйләндем’ Семагин дөрес әйтә тыярга кирәк үзеңне Ә ничек тыясың’ Нервылар какшаган Әллә бераз дәваланып алыргамы’ Ятып чыкканда да начар булмас иде Ә кем сине больницада яткырсын эшнең урак өстедәи иң кызган вакытында ’ Үзең дә риза булмассың. Мәҗбүри салсалар да. палата тәрәзәсеннән чыгып качарсың. Эш. эш » Эш дип кенә дорфаланырга һич кенә дә ярамаганны белеп өзгәләнә шул идарә башлыгы Әгәр партбюро секретареның да шундый ук газап кичерү картинасын да китереп өстәсәк, авторның рухи биеклекнең мөһим бер ягы хакында тирәннән уйлануын күрербез Кешеләргә бернинди сылтау белән дә җан яулаган биеклектән төшмәскә. һәрчак очар кошлар биеклегендә булырга кирәклекне сөйләп чаң сугуы бу авторның. , Участок башлыгы Җиһангир Әхмәтовны да бригадирлар Яббаров һәм Мәрдәнов- ларны да. прораб Петр Ефимовичны да. төзү идарәсенең комсомол комитеты секретаре Әзһәм ШәриповЛя да каннары-сүл- ләре эчләрендә булган замана кешеләре итеп кабул күрү кыен түгел Мондый кешеләр бар. төзелештә төп йөкне Шулар тарта Бу юлларның авторы заманасында, комсомол матбугатында эшләгәндә, нәкъ шушы төзелешнең башлангыч дәверендә алар белән бик еш очраша иде Бәләкәй генә шул тәҗрибәгә таянып булса да әйтим төзелешнең үз сулышы бар. һәм Рәфкать Кэрами аны шәп тоемлый. Алда телгә алынган персонажлардан тыш. хәтергә уелып кала торган тагын берничә герой бар Әйтик, электрик Илфир һәм аның сөйгәне, ә соңыннан хатыны Галя Аларның керсез мәхәббәтләре сокланырлык тасвирланган. Эш процессында да бик калку һәм саф күңелле итеп сурәтләнгәннәр алар Бүгенге яшьләргә шундый энтузиастларны, шундый сөешүчеләрне кыю күрсәтергә кирәк Укучы яратып кына өлгергән Илфир үлеп китә Җитмәсә, автор моны Семагин көндәлегендәге юллар аша гына бирә • Бүген бездә траур Иң яхшы эшчеләребезнең берсе — Илфир Садриев һәлак булды Илфир безнең үзебезгә дә. хатыны Галяга да һәм туачак нарасыена да бик кирәк иде» Турысын әйтим, трилогиянең ике китабы белән генә таныш чакта мин авторның Илфир тикле Илфирне тиктомалдан үтереп куюына каршы идем Өченче китап белән танышканнан соң, Рәфкать Кәрамига булган дәгъвамны кире алам Өченче повестьтагы логика. Галяның тормыш юлын яшь тол хатынның образ буларак үсеш юлын тасвирлау логикасы бәхәскә урын калдырмый Галяның тормыш имтиханнарын кичерүләрен кирәгенчә тасвирлау өчен генә дә Илфир һәлакәте кирәк икән Алай дип карау гына да җитенкерәми Өченче китап- та. Илфир үзе булмауга карамастан, аның образы ачылганнан-ачыла бара Бу тиклесе дә инде язучының осталыгына бәйләнгән Хәтергә керергә үзе сорап торган тагын бер персонаж турында әйтми узу дөрес булмаячак Ул — кранчы Тәскирә. Әллә исеме үк халык җырына бизәк булып кергәнгә әллә трилогия авторы аеруча үз итеп, яратып. кирәгенчә тасвирлаганга, бу кызый өченче китапта сәхнә алдына чыга һәм күләгәгә керми, гел янәшәбездә була Чая үткен, сүзен өздереп сөйли, егет халкын үчекли дә, шелтәли дә белә Эшендә — ут борчасы Шул ук вакытта гаҗәеп саф күңелле самими һәм гел көтмәгәндә оялчан да була белә Итагатьле, әдәпле татар кызы Кемнеңдер киләчәк бәхете' Тәскирә өскә үрмәли Текә баскычның тимер араталарыннан кул-аяклар таеп-таеп китә Кулың ычкыныр да егылырсың кебек Шулай да югары менү Тәскирә өчен үзе бер ләззәт Син өскә күтәрелгән саен йөрәк ешрак тибә, куллар тирли, тән җылына башлый, беләк мускуллары тыгызСине астан кешеләр күзәтеп торуын һәм кайберләренең көнләшеп каравын сизү дә горурлык өсти Ә егетләр. Тәскирә менә шунысына һич ияләнә алмый ул һәрвакыт аларның нәфесле күз карашларын бөтен аркасы белән тоя Моңа әһәмият бирмәскә, гадәти нәрсә итеп карарга тырыша Әнә Зиннәт. Тәскирә күтәрелә башлагач та. читкә китеп барды бит. Ә башкалар Иң азаккы зиратны атлап, мәйданчыкка баскач, җиңел сулап куясың синнән дә бәхетле кеше юк бу дөньяда' Син биектә' Хәзерге космос заманында егерме-егер- ме биш метр ул әллә ни искитәрлек биеклек түгел түгелен. ләкин шулай да бу инде җир түгел, ә очар кошлар биеклеге Эшче кеше бәхетен, ялан кырда үсеп чыккан сокланырлык зур химкомбинат төзүгә үзеннән өлеш кертү горурлыгын да автор яраткан героинясенең күңел биеклеге белән — очар кошлар югарылыгы белән үлчи Һәрьяклап гүзәллекнең өлгесе булган эшче кыз күңелендәге уйлар аша гомумиләштерүгә килүе — шулай ук авторның казанышы. Әсәр бит олы мәгънәсендә эш- че-иҗатчыларның рухи киңлекләрен, җан биеклекләрен күрсәтү максаты белән язылган. Сүзне түгәрәкләр алдыннан бер искәрмә Әсәрнең телен уңай бәяләп уздык Тулаем тәэсир бәхәссез Әмма ни гаҗәп (өченче китапта бигрәк күзгә ташлана) Рәфкать Кәрами бихисап җөмләләрне теркәгечләрдән башлап язарга өйрәнеп киткән. Өздереп әйтү читен, җөмләләрне ничек башлау һәм тәмамлау кадәресе — авторның үз эше үз теләге Шулай булганы хәлендә дә. бер биттә ләкин һәм -чөнки- белән башланган җөмләләр дистәгә якынлашса, колакка бәрә башлый лабаса! Бу ятышсыз хәлгә барыннан да битәр, без үзебез, язучылар, дикъкать итәргә, бурычлыбыз Ton коралыбыз сүз икән, коралны күгәртмик тә. тупасландырмыйк та Аннан килеп, хөрмәтле редакторларыбыз да бар бит әле Аларның чыбыркы очындагы кыл үзәкне өзәрдәй булырга тиеш. Редакторларыбыз таләпчәнрәк була барган саен, ташка басылган әсәрләребезнең сыйфаты яхшыра гына төшәчәк Бу повестьлар барсы бергә дә басылмый калмаслар дип уйларга нигез бар Бербө- тен итеп укыйсы килә аларны Икенче басма күрергә насыйп икән телдәге әнә шундый минуска игътибарлырак булу сорала