АБЫЕМ ТУРЫНДА
Зәйнәп апа (1893—1977) белән Фатих Әмирханның әтиләре Нәҗип һәм Зариф бертуган. Шуңа күрә абый белән сеңел бер-берсенә карата бик якын, дусларча мөнәсәбәттә булганнар. Зәйнәп апа югары белемле кеше иде. үз вакытында ул Бакуда география һәм медицина факультетлары тәмам итеп, ике дипломга ия булган. 30 ел врач (әле пенсиягә чыккач та берничә ел эшләде). 20 ел укытучы булып эшләгән. Үз вакытында Фатих Әмирхан турында истәлекләр язарга бик җыенса да. картлар гадәтенчә, һаман кәефе килгәнне көтеп, кичектерә килде һәм теләген тормышка ашыра алмый калды. Түбәндә язылган фактларны ул миңа (гомумән, бик күп туганнарына) дистәләрчә мәртәбә сөйләгән булганлыктан, алар хәтердә бик тирән сеңеп калганнар. Кайвакытта мин аның фикерен төзәткәләгәндә. ул үзе дә хәйран калып, боларын син каян беләсең, дип сорый торган иде. Зәйнәп апа белән 5-6 ел бергә тору. 15 еллап якыннан аралашу дәверендә аннан Фатих Әмирхан турында ишетеп калган нәрсәләрне түкми-чәчми кәгазьгә салуны үземнең изге бурычым дип саныйм. Уңай булсын өчен, истәлекләрне беренче заттан. Зәйнәп апа исеменнән бирүне кирәк таптым.
Равил ӘМИРХАНОВ. тарих фәннәре кандидаты.
...Минем иң ихтирам, хөрмәт иткән кеше* ләрем әти белән Фатих абый булды. Искиткеч кешеләр иде алар. Фатих абый белән исә теләсә нинди проблеманы уртага салып сөйләшергә, хәл итәргә була иде. Ул безнең гаиләне бик уз итә, аның шатлыкларын, кайгыларын уртаклаша. Миңа һәрвакыт олы кешегә мөрәҗәгать иткән кебек сөйләште, беркайчан да тупас ирония кулланмады «Сеңелем», «сеңелкәем», «газизем» сүзләрен ул «Зәйнәппкә караганда ешрак файдаланды. Безнең гаилә ишле иде. Исән балалар гына җиде, яшьли үлгәннәрен дә кушсаң, уннан артып китә иде. Мин гаиләдә иң олы бала булып үстем. Мәхмүт, Гомәр, Габделкадыйр, Госман, һава, Рәшит — миннән соң туганнар. Мулла гаиләсендә үссәк тә. балда-майда йөзмәдек без. Тормыш авырлыкларын да аз кичерергә туры килмәгәндер. Шуңа күрә Фатих абыйның ачынып, «бигрәк күп инде сез, сеңелем, җыеп алып булмый бит», дип әйткәләгәне исемдә Фатих абый белән беренче танышу миңа 4—5 яшьләр чамасы вакытта булгандыр. Бик бәләкәй идем әле мин. Әмма бу танышу миндә бер дә артык күңелле булып хәтердә сакланмаган. Дәү әтинең Яңа Бистәдәге йортының ишегалдында Фатих абый миңа үзенең «абыйлыгын» болай күрсәтте: ул җиргә чүгәли дә »дөя» була. Янәсе сеңелесен җилкәсенә утыртырга өнди. Мин. шундый шатланып, абыйның муенына атланырга дип йөгерәм. Инде аңа ябышам дигәндә генә, бу торып йөгереп китә. Мин елыйм. Абый, юаткан булып, тагын чүгәли. Шул рәвешле ишегалдын 5—6 мәртәбә елатып ураганнан соң, «дөя», ниһаять, «кәрванбашын» җилкәсенә атландыра. Их, күңелле дә соң абый җилкәсендә! Ләкин озак йөртми, «өркәчләрем талды» дип хәйләләп, кире җиргә төшерә Мин тагын балавыз сыгам, ул тагын Фатих абыйның шул рәвешле мәзәкчеллек сыйфаты яшьтән үк күзгә ташланып тора иде. Кичке* чәйдән соң дәү әтинең өендә гә- зит уку гадәткә кергән хәл. Дәү әти. күбесенчә үзе укымыйча, мендәргә таянып, Фатих абыйның укуын тыңлый. — Фатих, бүгенге хәбәрләрне баштан ук укып җибәр әле, улым. — Баштан ук дисезме, тәкъсир? Баш өсте. Әүвәлге сәхифә. Милади фәлән сәнә, март фәлән, сәнәи һиҗрия фәлән, рабигыль әү- вәл фәлән, еллык бәһасе фәлән тиен,— дип тезеп китә. — И, улым, мин бит сиңа аларын укырга димәдем, баштан гына, дидем. — Баштан ук шулай диләр аны.— Шуннан соң, Фатих абый «Казан, фәләненче көн» дигән баш мәкаләне сайлап ала да, моңлы итеп сузып, үзе әйтмешли, «мисыр мәкаме» белән азан әйткән кеше кебек суза башлый иде. Дәү әти. түзмичә, урыныннан тора да, гәзит- не кулына алып, үзе укый башлый. Фатих абый, «мин укыган ошамадымыни?»» Дип. үпкәләгән булып, күзлек пыялаларын сөртергә тотына... Фатих абый минем күз алдымда европача фикер йөртә торган, киң диапазонлы интеллигент бер кеше булып калган Аның бүлмәсе үзенә аерым. Шунда шәхси китапханәсе бар. Фатих абыйның Ж. Верн, М. Ю. Лермонтов, Н. В Гоголь, ВА. Жуковский. В Г Короленко, И. А Бунин әсәрләрен укып утырганын еш күрә идем Аңарда К. Насыйри китаплары, Ш. Рахматуллин календарьлары «Әбугалисина», «Кәлилә вә Димнә» , М Гафури әсәрләре дә бар иде Заменгофның «Эсперанто» исемле китабын да хәтерлим. Фатих абый төннәр буена яза, укый, көндезләрен дә ашарга-эчәргә аңа еш кына бүлмәсенә кертәләр. Соңрак. Казанда гимназиядә укыганда, мин аның янында еш булам, кайвакытта кунып та кала торган идем. Фатих абый, төнлә йокламаганга, язуыннан тукталып торган чакларында, без аның белән таң атканчы сөйләшеп чыгабыз. Нинди генә проблемалар турында сүз кузгатмый иде ул! Чит илләр, рус. татар әдәбияты, эсперанто, тарих, астрономия, театр, культура мәсьәләләре . Фатих абый Көнчыгышның философлары, тарихчы галимнәре белән дә кызыксынды. Әл-Жәзири, Әхмәт Мидхәт, Мөхәммәт Габдеһ, Сәгадетдин Тәфтазани. Җамалетдин әл-Әфгаиилар турында сөйли, билгеле, мин кайбер нәрсәләрне аңлап та җиткермим Шуннан соң кызыксынып китеп, аларның китапларын сорал алып укый торган булдым. Әдип рус һәм татар әдәбияты, татар театры, татар халкының киләчәге турында сүз ача, кайвакыт бәхәсләшеп тә китәбез Ул Луи Блан. Лассаль тәгълиматларын үзләштерде «Демон», «Фауст» операларын ярата иде Сирәк кенә аның ул операларны тыңларга барганын да хәтерлим Буш вакыты булдымы, бер-ике уен-көлке казып чыгару гадәте бар иде;— Зәйнәп, минем аякларым синекеннән яхшырак шәйлә аларны синекеләргә һич тә алыштырмас идем Мин абыйның гайре табигый, йөрми торган аякларына карыйм да, көрсенеп:— Нишләп, Фатих абый, алай дисең, синекеләр йөрми бит.— дип куям — һи, юләр аның бөтен хикмәте дә шунда шул, минем аяклар ботинка туздырмыйлар Бервакыт мин Фатих абыйны искиткеч күтәренке кәефле бер хәлдә күрдем Минем кергәнне күргәч, ул утырырга ишарә ясады да: — Беләсеңме, сеңелем, мин нәрсә яздым әле! Бер мөтәгассыйб картны кырык ике елдан соң тергезеп, аның яңа дөньяда үзен ничек тотышын тасвирладым Менә тыңла..— дип, ниндидер хәзрәтнең йомыркалар, тәлинкәләр атып, җикеренеп, каядыр чыгарга тырышып азапланганын укый башлады. Минем бик бирелеп тыңлавыма кәефе килеп, Фатих абый тагын да шәбәеп «итте Нәкъ сәхнәдәге артистларча Күп еллардан соң гына мин бу язманың «Фәтхулла хәзрәт» булуын белдем һәм үземнең бу көчле сатирик әсәрне беренче тыңлаучылардан булуымны аңладым. Ул вакытта әдәби мәсьәләләрдән бик ерак идем шул мин. Уналты-унҗиде яшьлек үсмер гимназистка кызның башы боларны бик сыйдырмагандыр күрәсең... Фатих абый үзенең тышкы кыяфәте турында югары фикердә түгел иде. Аннан еш кына «минем иреннәрем негрныкы кебек калын» үзем «мәхәббәтсез» һ 6 шундый сүзләрне ишетергә туры килә иде Ләкин монда көенүнең әсәре дә юк! Аның белән әңгәмәдәш булган кеше Фатих абыйны, һичшиксез, искиткеч мөлаем, игътибарлы, сөйкемле, ачык күңелле кеше дип таный иде. Ул кызык, җанлы, мавыктыргыч итеп сөйли, эрудициясе ташып тора, кискен сүз әйтсәләр дә, кашын-күзен җыермый, ипләп кенә үз фикерен әйтеп бетерә, гасабиланып, кызып китми. Аның бер эчке сыйфатын да әйтеп китми булмый аңарда мәзәкчәнлек белән бергә, яшерен, нечкә ирония бик көчле иде. Йомшак әйтеп, каты утырта белә иде ул. Бу сыйфаты күп кенә әсәрләрендә дә чагыла. «Сәмигулла абзый», «Тднс кичәсе», «Хәзрәт үгетләргә килде», «Салихҗан кари» хикәяләрен генә алыйк Күпме нечкә ирония, читләтеп көлү җыелган аларда. Абый татар халкының үткәне, бүгенгесе, киләчәге белән бик кызыксына, шул проблемаларны уйлап яна иде. Фанатик адәмнәргә. надан муллаларга, аңгыра мәхдүмнәргә, байбәтчәләргә карата ул ифрат тискәре, иронияле мөнәсәбәттә булды, алар турында чәнечкеле сүзләрне теленнән төшермәде Хәтта шул җирлектә Фатих абый белән дәү әти арасында низагълар да чыга торды «Идел буе татарлары, гарәпләрнең корәеш кабиләсе1 кебек, төрки халыклар арасында иң алга киткәннәре. Әнә шул кара йөз мөтәгассыйб адәмнәр аркасында бездә хәзер сәфаләт тә җәһаләт».— ди торган иде ул. Фатих абый мине дә туган халкыма, аның мәдәниятына ихтирам рухында тәрбияләргә тырышты. Чистайга язган бер хатында ул миңа: «Казанга килеп чык. юләр кызый. Монда кил, татар яшьләренә катышырсың, дөньяга күзең ачылыр», дип язды. Казанга кил- гәләп йөргәндә, ул мине гел үз тирәсенә тартырга омтылды, минем гарәп телен яхшы белүемне файдалану мөмкин булачагын тәкър ар лады Г арәпчәгә мине әти өйрәтте, фар- сыга өйрәтеп җиткерә алмаганга ул еш кына уфтана иде. Ике-өч мәртәбә Фатих абыйга ияреп, «Әльнслах»ка баруым хәтеремдә калган. Бер мәртәбә күземә Тукай да чалынып китте. «Чалынып» дим, чөнки абый белән ниндидер кәгазьләрне тәртипкә салып утырганда ишектән бер малай сымак яшүсмер кереп, түргә таба килә башлаган иде. мине күргәч, корт чаккандай, атылып чыгып китте. Фатих абый: «Кер. монда минем кечкенә сеңелем генә, башна хатын-кыз юк»,— дип кычкырып караса да, «малайпдан җилләр исте. «Кем ул!»— дип соравыма каршы. Фатих абый гади генә итеп: «Тукай» — дип У — Тукай? Теге мәшһүр шагыйрьме? Нигә соң син мине аның белән таныштырмадың? — һе, таныштырырсың Тукай белән! Койрык кыска шул аның. 1914 елда Казанга килеп, Ряхинаның хосусый гимназиясенең 8 нче сыйныфына укырга кергәч, безнең Фатих абый белән аралар тагын да якынайды. Без инде шәхси пландагы мәсьәләләр хакында да бик җитди рәвештә сөйләшә башладык. Бу вакытта әти белән әни миңа кияү эзләү хәсрәтенә чынлап торып керешкәннәр һәм тирә-юньдәге барлык «асыл егетләрне» кыл иләктән үткәреп бетергәннәр иде. Әни дә. әти дә, яучылар кабул иткәннән соң, миңа булачак кияүләрнең теләкләрен, тәкъдимнәрен ирештереп тордылар. Әмма мин барысыннан да баш тарта килдем. Ул замандагы бульвар романнарындагы арыслан йөрәкле, мәһабәт рыцарь һаман очрамый иде әле. Өметсезләнә башлаган ата-ана тезгенне тарта төшәргә булганнар ахры. Кайдадыр Төркестаннан кунакка килгән бер бай егетне (Муса Акъегетов исемлерәк түгел микән? — Р. Ә ) миңа күккә чөеп мактадылар. Бай, яшь (25 тә) күркәм, ыспай, бозылмаган икән үзе. кибетләре, таш пулатлары бар, алтын-көмеше бихисап... Минем бер гимназист егеткә гашыйк тотып йөргән чак булдымы, байбәтчәдән кискен төстә баш тарттым. Әти үпкәләде. Мин: «Әти, сезне ташлап, еракка китәргә теләмим»,— дигәч, йомшарып: «Кызым, үзең кара инде, без сиңа яхшылык кына телибез»,— диде. Көчләп кияүгә бирү дигән нәрсә әтигә хас нәрсә түгел, ул аны кыргыйлык дип хисаплый. шуның өстене ул мине бик ярата иде. Күрәсең, димләү эшенә Фатих абыйны да тартканнар Аның миңа зур йогынтысын һәм туганнарча мөнәсәбәтен яхшы белгән әти, әни. дәү әти мине «туры юлга күндерүуне Фатих абыйга тапшырганнар, күрәсең. Бер заман, 1915 ел булгандыр, абый мине тарантасына утыртып шәһәргә алып чыгып китте. Проломныйдан Воскресенскига Лобачевский урамы турысыннан менәбез Атны үз җаена куеп, шактый озак уйланып барганнан соң, Фатих абый миңа болай диде: — Зәйнәп, менә инде буй җиткән кыз булдың, гимназияне дә тәмам иттең. Дөньяны да акны карадан аерасың. Кыскасы шул: үзеңә уңышлы партия ясарга вакыт Бай кешегә чыгам дисәң. Мусадан (исеме төгәлме- юкмы, белмим.— Р Ә.) др кулае булмас... Егет җавап көтә...— һәм ул миңа фоторәсем сузды. ...Төскә-биткә тел-теш тидерерлек түгел анысы. Тик менә мыегы куерак булсачы, бер як чылгые да күтәрелебрәк тора. Маңгае да таррак түгелме соң моның? Аларына гына түзәр идең әле, түбәтәен артык кыңгыр салган, хәерсез. Фатих абый мине дикъкать белән күзәтеп торды. Күрәсең, мәсьәләгә җитди карый иде. — Фатих абый, аның белеме ничегрәк соң, нәрсә тәмамлаган? — Мәдрәсә. Зыялы гына егет Мин уйга калдым. Ксенинская гимназия- турысына җитеп киләбез. «Соң бит ул «зыялы» егет мин укыган алгебра белән геометрияне дә белми. Мин, гимназия бетергән учительница, ниндидер сәүдәгәргә. Тиремазар белән сату итми микән әле үзе? Бәлки Чистайдагыча «кәләвәнең кайнары, агып тора майлары» Дип базар тутырып сөрән сала торгандыр?! Бррр — Бармыйм, бармыйм, бармыйм! Теләсәгез нишләгез,— дип үрсәләнә башладым мин. Фатих абыйның йөзе башта кырысланып киткән төсле булды да, аннары ул елмая төшеп: «Чү. юләр, тыпырчынма, сине берәү дә көчләп кияүгә бирергә җыенмый. Бигайбә, үз язмышың үз кулыңда».— дип куйды. Мин үрсәләнеп, үзем дә сизмичә, тарантастан төшеп тә калганмын. Фатих абый атын юри чаптырып китмәсенме! Мин йөгергән саен ат кызулый бара. Фатих абый миннән көлә. «Кире беткән кәләштән өректе бит бахбай»,— ди бу.— Тәпи-тәпи генә бар әле. ат әзрәк ял итәр»,— дип өсти. Мин ялынып, шактый җир җәяү үтәргә мәҗбүр булдым. Ахыр, ул атны туктатып мине утыртты да, кияү турында янә башка беркайчан да сүз катмады. Хәтерем ялгышмаса, Фатих абый беркайчан да исәпкә нигезләнгән никахны хупламады. Әнинең сеңлесе Өммегөлсем апа фабрикант Акчуриннарның берсенә кияүгә чыккач, аның бик кәефе кырылды: «Тапкан икән чыгар кеше!» Кемдер аңа: «Ул бит Акчуринга яратып чыкты» дигәч, Фатих абый: «Яратты пычагым, аның Акчурин алтыннарына һушы китте»,— дигән. Фатих абый мине гимназистка вакытта гадәтенчд йомшак кына үртәргә теләп булса кирәк, еш кына хатын-кыз, кәләш мәсьәләсен кузгата торган иде. •<Зәйнәп, өйләнимме? Барысы да синең киңәшкә терәлгән. Фати хаңны бирсәң, абыең бүген-иртәгәбашлы-күзле булачак» Йөрми торган абыемның чыннан да өйләнергә теләге бар дип уйлап, мин чын күңелдән: «Өйлән соң. Фатих абый* Кәләшең кем?»—дип сорап куям. Абый азрак уйга бирелгән булып тора да «Их, иннек- кершәнне дә азрак ягынса».— дип. «кәләшеннән» тагын «җитешсезлек» таба. Икенче вакыт мин аңа өйләнмәскә киңәш бирәм дә. ул мине үртәп, чын-чынлап бер «фәрештәне» күккә чөеп мактарга тотына. Бу хәлләр креслога береккән кешенең үз күңелен үзе юату идеме, тирәюньдәгеләрнең аның өйләнүенә фикерен белергә теләү идеме — ачык әйтә алмыйм, һәрхәлдә аның аяксыз вакытта да талпынгалап куйганын хәтерлим. — Карале, сеңелкәем,— ди ул миңа бервакыт — Шәмсениса туташның1 күзләре матур бит? Мин зәгыйфь кешенең хәтере калмасын өчен бәхәсләшмим. Шәмсениса апа әнинең кече сеңелләреннән берсе, миңа калса, төскә-биткә әллә ни искитәрлек түгел иде Мәгәр күзләренең сөрмәле сихрилеген инкарь итә алмыйм. Фатих абый минем алда аның турында шактый *еш искә төшерә торган иде. «Өйләнсәм, шул Шәмсениса туташка гына өйләнер идем»— дигәне дә хәтеремдә калган. Фатих абый Казанда мине алдынгы татар яшьләре тормышына алып керергә тырышуы турында әйткән идем инде Әти Чистайда булгач. Казанда төрле кичәләргә йөрүгә миңа киртә юк иде Тора-бара инде мин шушындый берничә кичәгә барып, татар яшьләре белән аралашуда ләззәт ала башлаган идем Фатих абыйларда да еш булам, кунып та калгалыйм. Бервакыт чираттагы әдәби-музыкаль кичә бик соң. ялгышмасам, сәгать өчләр тирәсендә генә бетте. Яңа Бистәгә. Фатих абыйларга кайтырга кирәк Мөгаен, ул әле бүлмәсендә язып ята торгандыр һич булмаганда аның янына гына керергә була, дәү әтигә сиздермәссең бит инде. Хәвефләнүләрем урынсыз булды. Шылт иткән тавыш та юк Мин йокы бүлмәсенә тәрәзәдән генә кердем дә. кайтканымны кеше-фәлән сизмәде дип куанып, тынычланып йокларга яттым. Иртә белән чәйгә торсам, ни күрим, өстәл артында гәпләшеп дәү әти белән әти утыра Җылы итеп күрештек, өй-гаилә хәлләре турында әңгәмә куерып китте Әти минем хәл-әхвәлне кат-кат сорашты, өсбашымны, чыраемны мөлаем гына күздән кичерде Мине сагынганлыгы сизелеп тора иде. Чәй килгәч, азрак утырганнан соң. аны-моны уйлап тормый торган дәү әти: — Бүген төнлә Зәйнәп туташ ишектән кергәнме. тишектәнме — белми калдык,— дип куймасынмы! Мин җир ярылса, җир астына төшеп китәргә әзер идем Димәк, сизгәннәр .. Әтигә карадым аның ачык йөзенә кинәт кенә тирән ризасызлык, рәнҗү билгесе чыккан иде Күзләрем ирексездән Фатих абыйның күзләре белән очрашты. Ул мәгънәле көлемсерәп, сиздермичә генә ымлап куйды: каушама, янәсе һәр ике як (әти һәм мин) өчен уңайсыз булган киеренкелекне йомшарту йөзеннән ул тиз генә әтигә хитаб ител.сүзне уратыл алып китеп, аның Чистай хәлләрен, гаиләсенең исән-иминлеген сораштыра башлады. Сүз «Камалия», «Әмирхания» мәдрәсәләре. андагы мәдәни тормыш турында кузгалып китте. Әти Фатих абыйны бик якын күргәнгә, алар арасындагы әңгәмә гел дустанә рәвештә бара иде. Әти, көрсенә төшеп, Чистайның Зәңгәр Сәлах ише байлардан зарланды, аларның мәгърифәт эшенә аяк чалуларын, үзенә яла ягып, төрле корткыч- лыклар-эшләүләрен бәян кылды «Китәр идем шул фиргавеннәрдән, мәктәпләрем кызганыч».— диде. Ул Чистайда ике мәртәбә өенә ут төртүләрен, донос язып тентү ясатканнарын сөйләде. Думага сайлаулар алдыннан үзенең төрмәгә утыртылуын әйтте һәм Казанга күчеп килергә күптән хыяллануын белдерде Фатих абый, минем өскә төшәчәк күңелсезлекне шулай оста таратуына куанып, миңа икенче бүлмәгә шылырга ишарә ясады. Кызу әңгәмә белән мәшгуль булган әти белән дәү әти минем чәй бүлмәсеннән чыгып китүемне сизми дә калдылар... Фатих абыйны соңгы мәртәбә 1916—1917 елларда күргәнмендер Ләкин соңгы очрашуларның хатирәләре хәтердән җуелган инде. Шуннан соң мин Бакуда яшәдем, Казанга 50 елларның азагында гына кайта алдым. Шулай итеп, унынчы едларның ахыры, егерменче елларның башларында минем Фатих абый белән аралашуым хатлар рәвешендә генә булды... Игътибарга лаеклы тагын бер фактны әйтеп үтәсем кипә. Фатих абыйның бертуган энесе Ибраһим алдында абруе зур булуын. Ибраһимның абыйсы фикере белән нык хисаплашканын мин кече яшьтән үк күреп үстем. Ибраһим абый 1918 елның февралендә большевиклар партиясе сафына керде Миңа язган хатларыннан аңлашылганча, монда. Ибраһимның үз теләге өстенә. әдипнең дә тәэсире зур булган. Ибраһим абый гомеренең соңгы көннәренә кадәр Октябрь революциясе идеалларына турылыклы булып калды...