Юләр башым
1945 ел. Март ае. Фронт
Безнең гаскәрләр Кенигсберг тирәсендә сугышалар Без (фронт газетасы
редакциясе), иске урыннарыбызны ташлап, алгы позициягә якынрак җиргә.
Гросхауз исемле немец авылына барып урнаштык Авылда бер немец юк. Фа-
шистлар агитациясенә ышанып, качканнар Бары ач мәчеләр белән ач этләр генә
каңгырышып йөриләр. Алар да безне чит күрәләр... Хәер, берничә көннән шулка-
дәр ияләштеләр, хәтта элеккеге хуҗаларын да ул чаклы яратмаганнардыр. Ңи
әйтсәң дә. акыллы хайваннар!
Беркөнне мин гарнизон дежурные идем. Асып йөри торган сумкамда грана -
таларымның юклыгын төн уртасында гына күрдем. Үз урыныма ярдәмче офицерны
калдырып, кулыма автоматымны алдым да квартирама йөгердем
Минем белән бер бүлмәдә кече лейтенант Фазыл Басыйров тора - газета-
бызның корректоры, хикәяләр, шигырьләр язгалаган егет. Бөтен дөньясын онытып,
гырлап йоклап ята. Ишекне дә бикләмәгән Кул фонаре белән бүлмәне яктыртам
Ни күрим!.. Егетем, өстен-башын чишенмичә, караватка менеп ауган. Бары итеген
генә салган. Баш астында алты-җнде кирпеч, ә аяклары мамык мендәрләр
өстендә.
«Ах. юньсез нәрсә, эчкән ахры!»— дип уйлап, шактый тупас уяттым. Фазыл
шундук, сикереп торып, аягүрә басты, гимнастеркасын, бил каешын рәтләде, яка -
сын төймәләде, пистолетын да җайлады. Аек. Эчмәгән. Хәер, мондый хәрабәдә
каян аракы тапсын!
Нишләвең бу синең! дидем мин. бик ачуланып. — Адәм көлкесе! Баш
астында кирпеч, ә пычрак аякларың мамык мендәрләр өстендә.
Егет утны-суны кичкән батыр солдатларча шартлатып җавап кайтарды:
Виноват, иптәш капитан! Юләр башым аркасында аякларым бик күп газап чикте.
Бераз ял итсеннәр дигән идем Яоклап киткәнмен... Ни боерасыз, иптәш капитан!
Башын мендәргә куеп ятарга куштым да. гранаталарымны алып, штабка
йөгердем.
Әдәби кичә алдыннан
Матбугат йортында әдәби кичәләр әледән-әле булгалап тора.
Шундый кичәләрнең берсе башланыр алдыннан бишенче катка менеп
барганда. Кави Нәҗмине ниндидер бер егет куып җитә дә аның белән
тәкәллефсез генә исәнләшә:
Әй. исәнмесез. Таҗи абый! Күптән күргәнем юк үзегезне! Хәлләр ничек’ -1
Эшләр барамы? ди һәм шундук аны янындагы кызга да тәкъдим итә. - Таныш бул.
Таҗи Гыйззәт!
Кыз оялып кына башын ия. ә Кави Нәҗми, ни әйтергә белмичә, бик гаҗәп-
ләнеп. баруыннан туктый Егет исә. үзенең һәр язучы белән таныш та. әшнә дә
икәнен кызга ачыктан-ачык сиздерергә тырышып, сөйләвендә дәвам итә-
Кичә генә романыгызны укып чыктым әле Бик ошады. Шәп язгансыз.
Молодец!
- Нинди романны? дн Кави, аның әдәбият белән ни дәрәҗәдә танышлыгын
белергә теләп.
— Нинди булсын, «Намус»ны. билгеле.
Кави шаркылдап көлеп җибәрүдән үзен чак тыеп тора
— Туктагыз әле. чибәр егет, мин бит Таҗи Гыйззәт түгел. Сез мине танымый
сыз. ахры
Егет ана бераз гаҗәпләнеп карап тора да
— Әй й гафу итегез, зинһар, мин сезне һәрвакыт Таҗи Гыйззәт белән
саташтырам!- дип кычкырып җибәрә Сез бит Ибраһим Гази! Сезне дә таныма гач
тагы! «Миңлекамал» романы авторы!
Кави инде бер сүз дә әйтә алмый Уңайсызланыпмы, әллә инде егет өчен
оялыпмы, нидәндер, үзе дә төшенеп бетермичә, якындагы редакцияләрнең берсенә
кереп китәргә мәҗбүр була. Ә егет белән кыз. өчәр басманы берьюлы сикерә - сикерә
атлап, югарыга, бишенче катка йөгереп менеһ китәләр Анда — әдәбият кичәсе
А. ТӘҮГИЛДЕ әзерләде
Уйга бирелеп
Габдулла Шамуков шөһрәтле артист кына түгел, ул — укытучы- остаз да, язучы
да. Ул тарих белән дә, шахмат уены белән дә нык мавыгучан, юмарт талантлы шәхес
иде. Ул һәрвакыт ни турында булса да тирән уйлана, хәтта кайчакта, уйга бирелеп,
әйләнә-тирәгә игътибарын югалта торган иде.
Бер тапкыр ул троллейбус тукталышында басып тора икән. Троллейбус килер
туктый, ишекләр ачыла, Габдулла абый, каталары өстеннән кигән калошларын
салып, аягын сөрткәләп. т роллейбуска уза. Ишекләр ябыла, троллейбус китеп бара,
калошлар тротуарда кала.
Габдулла абый өенә кайтып җиттем, дип уйлаган икән
Ә икенче бервакыт Габдулла Шамуков театр буфетындагы култыкса янында
чират торганда, алдагы кешедән:
— Гражданин, сез киләсе тукталышта чыгасызмы? — дип сораган имеш.
Әйтергә сүз калмагач
Бервакытны Салих Сәйдәшевкә, артистлар җитмәү сәбәпледер инде, роль
бирәләр. Салих абый, рольне ятлап, спектакльгә килә. Сәхнәгә кереп, сүзләрен әйтеп
чыга да, кайтып китәргә җыена. Театр баскычыннан төшеп барганда, аңа режиссер
Кәрим Тинчурин очрый.
— Кая барасың? —дип сорый режиссер.
— Өйгә! — ди композитор
— Синең сәхнәгә чыгып сүз әйтәсең бар бит! — ди Тинчурин.
— Мин сәхнәгә чыктым инде, сүземне әйттем,— ди Сәйдәш.
— Тагын өч тапкыр чыгасың бар бит әле.—дигәч, Сәйдәш:
— Әйтергә сүзем калмады инде, бер чыккач бөтен ятлаган сү земне әйтеп
бетердем! —дигән
Р. БАТУЛЛА әзерләде.