ҖЫРЛАП АЧЫЛА КҮҢЕЛ
КЕРӘШЕН ТАТАРЛАРЫ КӨНКҮРЕШЕНДӘ МУЗЫКАЛЬ ТРАДИЦИЯЛӘР
әчәк бәйләме.. Аерым бер халыкның этник төркемнәренә караган фольклор традицияләре төрле төсләрдә җемелдәүче чәчәк бәйләмен хәтерләтә. Бәйләмдәге һәрбер чәчәк үзенчә аерылып тора, гомум милли культурага үзенчә бизәк өсти Урта Идел төбәгендә яшәүче керәшен татарлары көнкүрешендәге музыкаль традицияләр дә халык иҗатының уртак хәзинәсен үзләренчә баеталар.
Керәшен татарларының югары үсеш баскычына күтәрелгән җыр сәнгате үзенең тамырлары белән борынгы заманнарга тоташкан. Борынгы үрнәкләр булуларына карамастан, алар хәзер дә кулланылыштан төшмиләр. Шундый җырларны тыңлаганда, ничектер, археологик казу вакытында туа торган тәэсирләр кузгала: өстәрәк яткан катламнарда — шушы гасырдагы көнкүреш, тирәнрәк катламнарда — ерагырак тарихи чорлар, аскы катламнарда бик борынгы заманнар авазы ишетелә шикелле. Шунысы кызыклы: «Микулай заманыондагы рекрут җырлары, бик борынгы дәверләргә караган түгәрәк уен көйләре, печән өстендә башкарыла торган җырлар, күп тавышка исәпләнгән башка үрнәкләр якынрак елларда туган җырлар белән бергә яшиләр. Кунак каршылауның музыкаль бизәлешен генә алыйк. Мондый йола вакытында дүрт тавышка нигезләнгән борынгы традицион көйләр ишетү бүгенге заман кешесе күңелендә сүз белән аңлатып бирә алмаслык үзгә хисләр гаммасы барлыкка китерә. Әлеге хис-тойгылар, «исемсез» булсалар да, һәркемгә дә аңлаешлы һәм якын. Шунысын да әйтергә кирәк, мондый көйгә төрле эчтәлекле текстларны бик җиңел яңгыратырга мөмкин.
Мелодик стиль, лад, интонацион башкарылу рәвеше һәм хәтта тембр ягыннан аерылып торган көйләр бер үк кеше тарафыннан һәркайсы табигый рәвештә, ягъни үзләренә генә хас үзенчәлекләрне югалтмаган хәлдә башкарыла. Мәсәлән, Зәй районының Урта Баграж авылында яшәүче Е. Краснова (1897 елда туган) кунак каршылау һәм борынгы түгәрәк уен көйләрен стиль аерымлыкларын сокландыргыч дәрәҗәдә нечкә сиземләп, бер-берсенә охшамаган үзгә төсмерләрне бөтен тулылыгы белән балкытып яңгыратты. Әйтергә кирәк, керәшен татарлары көнкүрешендә мондый башкарылыш гадәти күренеш буларак яши.
Керәшен татарларының традицион җырлары коллектив башкарылышка исәпләнгән булулары белән һәм бигрәк тә музыкаль эстетика ягыннан аерылып торалар Күп тавышлы башкарылыш формасы (гетерофоник стиль) йола үрнәкләрендә берничә «төп калып» рәвешендә кулланыла. Ә гомумән алганда, керәшен татарлары үткәндәге тормыш-көнкүрешнең бөтен якларын колачлаган тулы бер көй-җыр системасын хәзер дә кадерләп саклыйлар. Әлеге җыр фольклоры кулланылыш ягыннан нигездә ике тармакка бүленә: гаилә тормышына кагылышлы йола көйләре; хезмәт эшчәнлегенә һәм аерым ел фасыл-ларымдагы бәйрәмнәргә бәйле үрнәкләр. Шулар арасыннан календарь һәм түгәрәк уен җырлары бигрәк тә озын гомерле. Билгеле бер ел фасылында үткәрелә торган бәйрәм җырларын алтмыш яшьтән узган өлкән буын вәкилләре әлегәчә онытмаган. Борынгы түгәрәк уен көйләре, ягъни авыл читендә күңел ачкан чакта башкарыла торган җырлар хәзер үзенең табигый формасында
Ч
бөтенләй яңгырамыйлар. Шуган да алар елленнар хәтерендә бүгенгечә яхшы саклана. (Монда суз со.ет чорында татарлар арасында таралган «ыска «ой .әрендәге уен җырлары хакында тугел, е керәшен татарлары тарафыннан гь.на башкарыла торган борынгы озын көйләр турында бара.)
Кызганычка каршы, аерым ел фасылларында башкарыла торган җырлар (нардуган көе, тручын көе, май көе) һәм түгәрәк уен көйләре акырынлап югала баралар. Мондый борынгы җырлар бүгенге яшьләрне кызыксындырмый аларны, фольклорчы үтенече буенча, өлкәннәр генә башкара. Әлеге күренеш, мөгаен, авы. . орда традицион күмәк күңел ачу үрнәкләренең бетүеннән киләдер. Мондый формаларны дискотека һәм башка шундый заманча чаралар кысрыклап чыгарды. Шулай итеп традицион җыр культурасының мелодика, фактура, тембр ягыннан гаять үзенчәлекле бөтен бер катламына юкка чыгу куркынычы яный. Әмма традиция үзенең теге яки бу жанр тармагын исән калдыру өчен барыбер ниндидер формалар таба. Түгәрәк уен көйләренең, әйтик, кунак җыю йоласында файдаланылуы әнә шул хакта сөйли. Гадәттә, мондый фольклор үрнәкләре рәт көе рәвешендә мәҗлес рухына ятышлы текстка, гомумиләштерелгән мәгънәгә ия булган очракта, шул ук түгәрәк уен көенә башкарыла. Биредә борынгы йола җырларын яшь буынга тапшыруның иң кулай үрнәге күренә шикелле. Дөрес, түгәрәк уен көйләре сабан туйларында хәзер дә ишетелгәли. Интонацион яктан алар «Авыл көе»нә охшаганнар. Тик мондый көйләрнең югарыда телгә алынган борынгы үрнәкләр белән бернинди дә уртаклыгы юк.
Керәшен татарларының гаиләгә бәйле булмаган йолалары кулланылыш әһәмиятләрен югалта баралар, ә менә туй, кунак җыю һ. б. шундый йолалар иҗтимагый актуальлекләрен җуймыйлар, алай гына да түгел, алар түгәрәк уен көйләрен дә үзләренә «тартып кертәләр». Әлеге йола борынгы музыкаль традицияләрнең үзенчәлекле үзәгенә әверелеп бара. Үзенә күрә феноменаль күренеш, тирәнтен өйрәнүне таләп иткән яңарыш.
Кунаклар нинди генә уңай белән җыелмасын — туган көн мәҗлесенәме яки егетләрне армиягә озату кичәсенәме — һәрбер очрашу чын мәгънәсендәге җыр бәйрәменә әверелә. Мондый кичәләрдә, гадәттә, ихласлылык ташып тора, һәрбер кеше моң дәрьясында коена. Мәҗлес гасырлар буе камилләштерелгән «сценарий» буенча алып барыла. Җырлар мондый тәртиптә башкарыла:
1. Кунакларны сәламләү һәм хуҗаларның җавап рәвешендәге хөрмәтләве,
2. Кунакларның бәйрәм табынын һәм хуҗаларны мактавы; 3. Үзара кешелек сыйфатларын олылау (икенче һәм өченче пунктлар мәҗлес барышында кабатланып торалар); 4 Табынга ипи, пешерелгән каз чыгару, бәлешне кискәләү кебек аерым моментларны аягүрә басу һәм җыр белән билгеләү: 5. Кунакларны озату...
Җыр арты җыр... Сый-нигъмәтләрдән «сыгылып» торган табын да, пөхтәләп җыештырылган өй дә, яңа дуслар белән очрашу да җырласыны китереп тора шикелле, һәрбер көйгә мәҗлес рухына якын сүзләр сайлана. Кунаклар икмәкне олылап, сыйга рәхмәт белдереп җырлыйлар. Кара-каршы җырлаулар күңелле музыкаль диалогка әверелә. Үзенә күрә бер onepal Гадәттә, диалог бер үк көйгә корыла. Аерым кешеләргә карата кулланыла торган текстлар, кемнең кем булуына карап, төрлечә импровизацияләнеп башкарыла. Җырлаучының чичәнлек сәләте дә күренә. Шигырьдәге беренче ике юл, гадәттә, традицион була, һәм алар соңгы юллар белән, рифма аша тоташып, образлы параллель тәшкил итәләр. Соңгы ике юл исә конкрет вакыйгага яки аерым кешегә карый Мәҗлестә рәт көе, әнә шулай, өзлексез яңгырый. Сценарийдагы мәҗбүри җырлар белән беррәттән, әйтик, кара-каршы җырларга чакырган яки кешенең аерым бер халәт-кәефенә хуш килгән такмаклар башкарыла. Берәмләп тә җырлыйлар, бергәләп тә... Гомумән алганда, кунак җыю йоласының музыкаль өлеше үзләренең төзелешләре ягыннан төрле-төрле җырларны берләштерә.
Шунысын да әйтергә кирәк: кунак җыю йоласының үз драматургиясе бар, һәм мәҗлестә катнашучылар аның эчке «йөрәк тибешен», әйтик, җырларның эмоциональ төсмерен, темпын һәм стилен үзгәртү тәртибен, ягъни «тәлинкәнең икенче ягын әйләндерү» вакытын бик нечкәләп тоемлыйлар, һәркем җыр башларга хаклы. Теге яки бу җырны башлап кына җибәр, икенче юлыннан ук аны хор күтәреп ала. Җырлаучы тавышы бер көчәя, бер акрыная, әмма тынып калмый — агыла да агыла.
һәрбер авылда аеруча яратып башкарыла торган кунак һәм рәт көйләре була, һәм алар, үзләренә күрә лейтмотив буларак, кич буе яңгырыйлар. Керәшен татарларының кунак җыю йоласын театраль-музыкаль циклга охшатырга мөмкиндер. Мондый кичәләрдә ритуалның үзәген билгеләүче төп көйләрне дә,
лирик җырларны һәм шаян такмакларны да күп ишетәсең, үзеңне «музыкаль театр»да булгандай хис итәсең.
Хәзер исә мисал өчен кунак җыю йоласының «җанлы сценариен» китерик. Мамадыш районының Владимир авылында булган мәҗлестән (1980 ел, 13 январь), хуҗабикәгә 70 яшь тулган көнне язып алынган әлеге текстларда без керәшен татарлары җырларындагы кайбер сүзләрнең әйтелеш үзенчәлекләрен саклап калырга тырыштык. Җырлаулар 3.5 сәгатькә сузыла. Укучы үзе дә тояр: сценарийдагы җырлар бик җанлы атмосферада үз-үзеңне иркен тоткан хәлдә башкарыла. «Очынып» торучы сүз, сыгылмалы ритм, шома рифмалар... Халык каручылары авызы, кем әйтмешли, җырдан бушамый. Барысы да ихлас күңелдән җырлый. Өйдә яктылык һәм шатлык тантана итә.
Кунакларны каршылау.
Хор:
Әй, туганым, син мәнәй лә. Син монда килдең мәнәй. Зәйтүн гөле биш тармаклы. Бер тармагы син мәнәй.
Кунак кеше хуҗа хатынга бүләк итеп җырлый:
Сандугачлар булып сайрар идем. Өй артында яшел лә тал булса. Төнге төшегезгә керер идем, Төнге йокыларыгыз сак булса.
Түгәрәккәй куак, башы юак, Мәкнең чәчәгенә ай охшаулы. Ай, йөзләргә берәү, меңгә икәү Безнең туганнарга ай охшаулы.
Барчасы бергә:
Түгәрәккәй генә, ай, аланда
Болын чәчәккәйләре бар анда.
Җыелышкан чакларда җырлашыек. Җыелып булмыйдыр җаланда.
Хуҗалар:
Ничек кенә килдегез сез безгә, Төшмичә Кара ла диңгезгә.
Сезләр дә төшсәгез, ай, диңгезгә. Кемнәр килерләр ләй соң безгә?
Кунаклар:
Иртәләрдә торып, тәсбих әйтеп, Уң аяккайларымны киенәм. Сезнеңләр дә белән күрешкәчген Ихлас күңелләремнән сөенәм.
Бергә:
Әле генә күрдем мин сезне.
Тагы кайчан күрермен мин сезне. Итләрем дә бетәр, калыр сөягем, Шул чакларда онытмам мин сезне.
Кунаклар:
Турыгыздан, әй. үткән чакта
Бик якты ие сезнең дәй утыгыз.
Ашап-эчертәсез, ай, сез безне, Бай-дәүләтле булса ие йортыгыз.
Кунакның шаяртулы таләбе:
Су буйларында урнашкан
Безнең колхоз амбары. Итегез булса — турагыз, Без китәбез аннары.
Кунак:
Настә түтәй җитмештә.
Настә түтәй җитмештә.
Сиксән, туксанга җитсә дә.
Әйтмибез без бер сүз дә
Җиңгәй, сиңа теләгем шул: Башла сиксәнлегеңне. Кайда барсаң да телиләр Синең исәнлегеңне.
Стенада ике сәгать.
Берсе суга минутка Авыр хәсрәтләр булса да. Туган, безне онытма.
Туганнарым, сезгә әйтәм. Бергә ашыек ашларны Бергә ашагач ашларны. Югалтмыйбыз башларны.
Җир шары ул, җир шары ул. Җир шары ул түгәрәк.
Шул түгәрәк эчләрендә Йөрсәк иде бергәләп.
Әй, туган, син төш икәнсең, Чикләвек төш икәнсең. Мәҗлесләрдә утырырга Беренче кеше икәнсең.
Туган илнең болыннары Бигрәк матур күренә. Бу'туган ил никләр болай Онытылмый гомергә.
Манара биек булса да, Кошлар оя ясамый. Ал булса да, гөл булса да, Туган илгә охшамый. Кунаклар: Табыннарда булган, әй. баллары Әче баллар түгел, төче бал. Безнең күршебезнең өстәлендә Ни ашарга теләсәң, шунсы бар. Ишеккәй алларында, әй, йомычка, Җыеп кына алам ди бер учка Күршеләрегез лә әйбәт булгач. Йөгереп үк керегез йомышка. Барчасы бергә: Безләр кишәнке ай ла чикләвекне Әй. өчкә генә дәй, дүртләргә бүләек Без бит барыбыз да, ай-һай, бертуган. Ай, бер-беребезнең өчен дә үләек. Стенада ике сәгать. Берсе суга минутка Шушлай бергә утырганны Аерылгач та онытма. Куңаклар хуҗаларга Ишекләрдән керү белән Карадым түрегезгә. Ашыгызга-суыгызга, Рәхмәт үзегезгә! Кунак хатын-кыз: Билләрендәге дә лә алъяпкычың Кайсы күчергечләрдән күчердең? Тәмле-татлы ашларны пешергәндә Мине ничек исеңә төшердең?
Кыз туган:
Барчасы бергә
Барчасы бергә Кулымдагы, әй дә лә йөзегемнең Исемнәре аның дый Муллахмәт Мал табучыларга бик рәхмәт. Җырлап утырулар ла рәхәт Кубыз авазларын, ай. ишеткәч, Әйләнәек кубызлар көенә, Безнең белән бергә бер утыргач, Безнең туганнарыбыз сөенә Яңгырлар ява ла. ай, болыттан. Тунны тектерәек толыптан. Бу ашаганнарны, бу эчкәнне Гомерләрем буена да онытмам. Ишек алларыңны себереп куй, Алма тәгәрәтеп тәй уйнарсың. Бу җырлауларымны ишетеп тор. Мине исеңә төшереп җыларсың. Кыз туган: Тәрәзә төбендә, ай. исле гөл, Иснә, туганым, әле исле ул. Урталарында дый бер чәчәк бар. Өзмәем дә лә сезнең төсле ул. Барчасы бергә: Алай да бергә, бергә. Болай да бергә, бергә Безнең бергә булуыбыз Китсен бөтен гомергә. Рәхмәт, туганнар, сезгә. Карап торасыз безгә Сез сандугач кебек безгә, Без ничек икән сезгә? Кунаклар хуҗаларга Рәхмәт сезгә лә. әй тау сезгә. Бадыяннар белән нә бал сезгә. Бадыян-бадыян, ай, бетмәсен. Башыгыздан дәүләтләр китмәсен! Хуҗалар: Иртө дәй торып лай тышка чыксам. Баллар яуган безнең дәй кортларга Сез дәй туганнарны килеп күргәч, Ямь керде безнең дәй йортларга Барчасы бергә: Ишек алларында, әй, тагарак. Тагаракның эчләре саерак. Сагынган чакларда без күрештек, Утырыек әле лә саерап! Аклы яулык киштәдә лә. Сатыладыр бистәдә. Безнең болай утырулар Юк ие лә истә дә. Урманнарга керсәм, исем китә Болын чәчәккәенең исенә. Үземнең, әй, үзем исем китә Сезне күргәч сөенүемә Өй алларында ла ана үрдәк Яңа бәбекәйләргә утырган. Өстәлнең ди башын ямьле итеп, Безнең кодагыйлар дый утырган.
Биеккәй дәй тауның башларында Телке маен куйдым дый табакка. Йөзләрегез якты, сүзегез татлы. Гомерегез булсае озакка.
Аклы ситсы күлмәгеңнең Якасын уймаганнар йөзегездә кояш уйный. Ай гына куймаганнар.
Агай-эне без икебез. Җитен чәчик бакчага.
Сезнең күк туганнарымны Т^бып булмый акчага.
Хуҗа хатын:
Минем дәй бакчада гөлләрем бар, Гөлләргә дәй элгән сөлгем бар.
Сиңа җырламасам, кемгә җырлыйм, Синнән якын, туганым, кемем бар?
Кунак хатын-кыз җавабы:
Биеккәй тауның дый башларында
Кайсы илләр ятадыр ай кебек Синең дәй әле дәй әйткән сүзең Йөрәкләргә ятадыр май кебек.
Кунаклар:
Иртәләрдә торып тышка чыксам. Бай кызлары талкан талкыйдыр. Китәсе дәй булгач, без китәек, Өйдәге җәмәгать ярсыйдыр.
Тәрәзәне ачып ла мин сызгырдым. Болындагы печәннәр кипсен дип. Болындагы печәннәр, әй, кипте инде. Безгә кайтыр вакытлар җитте инде
Хуҗалар:
«Китәбез»,— дисәгез дәй. озатыек, Китәр юлларыгыз да бик уңай.
Сез дәй киткән юлларга карый-карый,
' Ямансулап йөрербез бер уңай.
Кунаклар тарала башлыйлар.
Барчасы бергә:
Биек тауның башларында Ялтырый морҗалары. Төрлебезне төрле якка Аера дөньялары.
Урманнарга керсәң, сызгырып җибәр. Селкенмәгән агачлар калмасын.
Йөргән җирегездә йөрегез яхшы, Сокланмаган кешеләр калмасын.
Безнең урам буенча ла Тезелеп киткән ак каен. Ак каенга һаман карыйм Сезне сагынган саен.
Әй ләр, алмай аша ди. әй алма аша, Алма ашасам, тешләрем камаша
Сез ташласагыз да дый. мин ташламам, Газраил җаннарны алмаса.
Музыкаль диалог ишек янында дәвам итә. Кунаклар төркем-теркем булып җырлыйлар:
Карлыганнар каралса да.
Без каралмабыз әле Таулар-ташлары булса да. Без аерылмабыз әле.
12 <К. У » № 9
177
Тәрәзәңнең пәрдәләрен Күтәреп куй бер читен Килүләре күңелле ие. Кайтулары бик читен.
Кулымдагы йөзегемнең Исемнәре Балтырган Узган чакта керегез, туган. Кадер итми калдырмам
Әйтик әле. әйтик әле
Унын да. тугызын да Мәкнең алсу чәчәге күк Күрәм барыгызны да.
Ай яктыда кырга чыга Карурманның төлкесе. Ашыйк-эчик. уйныйк-көлик, Булмыйк кеше көлкесе
Урманнарга кергән чакта Күзем төште куакка.
Бергә чакта җырлыйк әле, Үлгәч кертмәсләр кунакка.
Бергәләп җырлап тай без карыек, Килешер лә микән, ай. көебез. Килешер ләр булса, ай. көебез. Җалан шушлай берләргә йөрербез
Кара урманнарны, ай. кергәнсез, Агач башкынанларын игәнсез. Настәнең дә лә. ай. җитмешкәчен Тутырганын сезләр дип белгәнсез!
Мәҗлестә катнашучылар, өйдән чыгып, урам буйлап барганда да шул рәвешчә җырлауларын дәвам иттерәләр.
Керәшен татарларының кунак җыю йоласында, күренгәнчә, халыкның коллектив җыр культурасы традицияләре аеруча ачык чагыла. Гадәти көнкүреш вакыйгасы да музыкаль яктан әнә ничек бизәлә. Җырлаучыларның «сыгылмалы» сценарийдагы бөтен нюансларны нечкәләп аңлаулары да, мәҗлеснең рухына туры килерлек сүз сайлый белүләре дә, аларның чичәнлек осталыгына ия булулары да — барысы да сокландыра. Мондый кунак йоласы, әйе, чын бәйрәм төсендә уздырыла. Кунаклар биредә эстетик ләззәт алачакларын алдан ук белеп киләләр, чөнки алар табын янында ашап-эчеп утырырга гына түгел, ә җырлап күңел ачарга җыелалар. Кыскасы, әлеге йола музыканың халык тормышын тагын да ямьләндереп җибәрүен, яшәргә дәрт бирүен бөтен тулылыгы белән раслый. Борынгы йола җырлары, җанлы аралашу, күңелләрне баету чарасы буларак, яңара-яңара яшәүләрен дәвам иттерәләр.