Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯЗМЫШКА ЮЛ


Таң атканда
у куркынычлы шау-шулары белән көннең узганын да сизми калдык Төн җитте. Болытлы, караңгы иде бу төн. Юк, болытлы гына түгел, караңгы гына да түгел, кайгылы, хәсрәтле иде бу төн.
Безгә нишләргә хәзер.-' Без, б> дөньяның дүрт җан иясе, кечкенә icii.i «идә үзебез дә кечкенә генә булып калдык кебек. Кайгырабыз, куркабыз Өйдә тынлык. Урындыклар да. савыт-сабалар да бер- берсе артына яшеренеп торалар. Ә самавыр кая качарга белми шикелле.
Без дә тәрәзә буенда тынып кына утырабыз. Ә хуторда шау-шу. Кемнәрдер кычкырына, көлешә.
Безнең тәрәзәдән Бөкре әфәнде йорты төнлә белән бөтенләй кү ренми иде Әмма ул тарафта да ут балкышы чагыла. Анда инде бандитларның атаманнары, үз дуслары белән кәефләнә булыр Рәхәтләнеп сыйланалар бугай..
— Кырыштыралар,—ди әби,— кырыштыралар. Янгын чыгара күрмәгәйләре тагын, нәләтләр
— Шул янгында үзләре дә янып бетсеннәр иде, исерек башлары белән.— ди Мөршидә апа — Аларга шул кирәк.
Олылар үзара шулай сөйләшә тора. Мин Мөршидә апаның култык астына сыенып, мәче баласы кебек каранам Үзем уйланам «Кемнәр соң бу бандитлар? Каян килеп чыкканнар? Бабай аларны басмач- лар. ди Караклар, кеше үтерүчеләр, ди. Алайса, ни өчен аларны тотып алмыйлар да. ни өчен төрмәгә ябып куймыйлар?» Юк. мин төшенмим әле.
Тик соңга таба гына, инде үсеп җитәрәк бу сорауларыма җавап таптым.
Ахыры. Башы 8 нче санда.
Ара-тирә атлар кешни. Кайчак мылтык аткан тавышлар ишетелә
Без әле бер якка, әле икенче тарафка күз йөртәбез. Әнә. кайбер йортлар каршында инде учак яга башладылар Тирәләрендә башкисәрләр кайнаша. Ары-бире киләләр. Нәрсәдер алалар, салалар. Бераз тынып торалар да: «Ур-ра. ур-ра!»— дип кычкырышалар Җырлыйлар, бииләр. Биредән караганда, ул учаклар тирәсендә койрыклы җен-пәриләр үрле- кырлы сикерешә-сикерешә, кулларына ялкынлы кисәү тотып уйныйлар
шикелле күренә.
Гражданнар сугышы елларында, мин әле балачакта, менә хәзер Мөршидә апаның култык астында, кемнәр соң ул бандитлар, дип уйланып торган чагымда, Украина һәм Россиянең башка өлкәләрендә Махно, Дутов, Антонов һәм тагын башка исемле атаманнар акгвардиячеләрдән, караклардан, дезертирлардан отрядлар оештырып совет властена каршы һөҗүмгә чыкканнар. Алар: «Без аклар да түгел, кызыллар да түгел.> без үзебезгә-үзебез хуҗа! Без—анархистлар!»—дип, авылларны, бистәләрне кырыштырып йөргәннәр. Асканнар, кискәннәр, талаганнар
Кызыл Армия аларны тар-мар иткән. Исән калган өерләре төрле якларга таралышып һаман талау белән шөгыльләнәләр. Авылларны яндырганнар, совет власте вәкилләрен үтергәннәр.
Менә безнең хуторга килеп кергән бу бандалар да шуларның бер өере булган.
Мин әле бу турыда бернәрсә дә белми идем шул. Хәзер, әле мин бая әйткәнемчә, Мөршидә апа култык астында гына утырам Әби бик тиз арада йокыга китеп барды. Бабай да тәрәзә төбенә башын салды. Ә без Мөршидә апа белән күз дә йоммыйбыз, йокы керми.
Беләм, Мөршидә апа үзенең Мохтары турында хәсрәтләнә. Кайчан гына килеп җитәр икән безнең кызыллар, ди-ди иза чигә булыр. Ә мин әниемне сагынам. Аларны мин инде бик күптән күргәнем юк шикелле. Хатлары да килми. Суга төшеп баттылар сыман. Шунда ук, ярый әле китеп котылдылар, дип шатланып та куям. Үги әтине, мөгаен, бандитлар үзләре белән алып китәрләр иде...
Мөршидә апа минем башымны күкрәгенә идерде. «Шунда гына йоклап ал,— диде.— Тиздән инде таң атар»
Кинәт безнең өй дерелдәп, калтырап китте. Мин сискәнеп күзләремне ачтым. Әби дә, бабай да куркышын уяндылар.
Бу шулай дөбердәп, безнең хутор янында гына снаряд төшеп шартлаган иде. Менә тагын берсе тирә-якны яңгыратты. Безнең тәрәзә пыя- шлары зыңгылдап коелды. Ишек ачылды.
— Беттек, аллакай гынам!—дип кычкырды әби. Учлары белән колакларын томалады.
Бабай чатанлап барып ишекне япты. «Моның җилләре генә дә дөньяны куптара,— диде.— Безнекеләр ата шулай. Болары куркытыр өчен генә әле. Менә хутор уртасына берне китереп салсалар...»
Бабай сүзен әйтеп бетермәде. Хутор артында тагын бер снаряд шартлады. «Бусы да шаярып кына,— диде бабай.— Шуннан бел инде, үзебезнекеләр болар!»
— Минем Мохтарым килә!— дип кычкыра-кычкыра Мөршидә апа ишеккә ташланды. Әби аны тотып калды.
— Юләр,— диде.— Кая ашыгасың. Кемнәр киләдер бит әле?— Бер адым да атлыйсы булма.
Без барыбыз^ да тәрәзәгә ябырылдык. Хутор үз урыныннан купкан шикелле иде. Өйләрдән бандитлар йөгерешеп чыгалар да, атларына атланып баш-аяк сындырып чабалар. Атлары дулап пошкыра, хуҗалары әллә нинди сүзләр әйтә-әйтә кычкырыша.
Кайсыберләре җәяүләп кенә җилдерә. Бабай көлә, нигә көлә? «Әнә, әнә, карагыз,— ди,— берсе яланаяк кына, әнә, берсе ак ыштаннан гына йөгерә».
Әнә тагын берсе. Юк әйтмим, оялам. Әби аны күреп алды да, килбәтсез, нәләт төшкере. дип төкереп куйды.
Бәлки, ул килбәтсез бәндә минем бәрәнемне алып чыккан бандит булгандыр Яртылаш ялангач кешене танып буламы соң?
Кайсылары хуторның әле бу ягыннан, әле теге яктан утка пешкән күселәр кебек сыпырттыралар Абыналар, егылалар, торып тагын чабалар.
— Сыздыралар, аяклары җиргә тими,— диде Мөршидә апа шатланып. Мин аңа карадым, ә ул кечкенә генә көзге кисәгенә карый-карый
яулык чите белән йөзеннән корымын сөртә. Төкерекләп-төкерекләп ышкый Битләре кызара бара, матурая бара Миңа күз төшереп ала да елмая. Мин дә елмаям
Әби дә көлә. «Мәче дә шулай кунак килер алдыннан тәпиләрен ялый- ялый битен юа»,- ди.
Бабай да көлә. «Ирен көтә ул безнең килен»,- ди. Кызык та инде ф Әле генә кайгырышып, куяннар кебек посып кына утырган бу кешеләр инде мәзәкләр дә әйтешә башладылар Миңа да күңелле иде!
Ә өйгә ватык тәрәзәдән таң нуры агыла Чынаяклар өстендә алтын 2 чаткылар уйный. Самавыр җәелеп, елмаеп тора, әле мин дә бар, ди сыман. | Хутор яңадан тынып, калды Тузан да басыла төште Без курка- s курка гына капка төбенә чыктык. Карасак, исебез китте: кырны тутырып. * гөрләтеп бирегә таба алтын атлар килә! Аларга атланган солдатлар * да алтынга бизәлгән төсле. Әнә, берсе иң алдан атыла Баш өстендә ч байрак җилферди Ул байрак та алтын кош төсле, алга ыргылып оча. £ Арттан гаскәр ияргән. Солдатларның кулларында кылычлары да алтын ч Алар ялтырый, яна. ялкын телләре сыман.
Юк, юк. бу гади солдатлар иде. Алгынга бизәлмәгәннәр. Атлары о да алтын түгел, байраклары да алтын кош түгел. Кылычлары да алтын- = нан ясалмаган Алар иртәнге таң нурында шулай алтын төсле булып күренгәннәр безгә. Бу кешеләр үзләре әнә шул кызыл байрак канатларында җиргә таң алып киләләр иде шикелле.
— Безнекеләр!— диде Мөршидә апа,—безнекеләр!
Кинәт гаскәр икегә аерылды Бер отряд хутор яныннан гөрләтеп уза бирде. Икенчеләре безнең хуторга борылды Шулар арасыннан бер җайдак туп-туры безнең өйгә таба юл тотты
Мөршидә апа аңа каршы йөгерде. Ә мин аңардан да элегрәк «Мохтар абый!»—дип кычкырып өлгердем
Мохтар абый атыннан сикереп төште дә Мөршидә апаны кулыннан тотып алды Кочаклады, үпте Нигә үпмәскә? Аның үз хатыны им ул. Әби дә, бабай да Мохтар абыйны кочаклап сөйделәр
— Аз гына кичектегез,— диде бабай. Бандитлар әнә, таладылар да качып өлгерделәр.
— Ерак китә алмаслар, безнекеләр аларны куа китте
Ә Мөршидә апа үзе елый, үзе көлә. Әбинең дә йөзе чыланган Ә бабай мыш-мыш борынын тарта Шатлык әнә нишләтә! Карале, Мохтар абыйның да күзләре юешләнгән. И. солдат шундый буламы соң? Шатлык беркем белән дә санашмый икән. Елата!
Миңа нишләргә? Их. Мохтар абыйның атына менеп атланасы иде. Куркам. Тау кадәр ул Ыжгырып тора Өстеннән кайнар тир исе бөркелә Тояклары белән җирне казыган кебек итә. Күзләре ут. Тешләре белән авызлыгын чәйни. Менә, менә хәзер шул тимер кисәкләрен йотып җибәрер кебек. Атланырсың аңа, чөеп кенә төшерер!
Аксак солдат
Көз салкынча булса да көннәр әле аяз иде
Жир өстенә үтә зәңгәр гөмбәз корып куйганнар кебек. Шул зәңгәр гөмбәз астында бөтен тирә-як йокымсырап калган. Хуторга яңадан тынлык килде Юк, бу теге вакыттагы шикелле, күңелгә шом сала торган куркынычлы тынлык түгел иде. Төн йокыларын качырган шикләнүләр бетте Хәзер беркем дә бернәрсәдән дә курыкмый Бабай әйтә: «Хөрлек килде, хөрлек!—ди. Аннан соң бераз башын иеп уйланып тора да зарлана, уфтана башлый.— Гомерләр заяга узып китте, китте»,— ди
— Нәрсә соң ул хөрлек? Гомер узулар ничек була? Олыларның
үзара шулай пошынып сөйләшүләрен гел ишетә торам, әмма төшенмим Сорарга куркам. Бабамның гадәтен беләм. Кайчакларда ул:
— Күп белсәң, тиз картаерсың, дип тә әйтә. Янәсе, аның кебек ак сакаллы булып. Сиңа әле ак сакал килешмәс, ди-ди көлә ул. Үскәч белерсең, янәсе.
Безнең хутор өстендә кызыл әләм, аягыннан бәйләп куйган кызыл кош кебек очына-очына җилферди. Мин аңа көн дә карап узам. Күңелле булып китә. Ул ялкын шикелле яна. Аны кулга тотып алып бер селкеп җибәрсәң, бөтен дөньяга ут кабыр төсле. Килеп карасын дошманнар, янып бетәргә теләсәләр!
Тик шулай да уйландыра: тагын нәрсә булыр, нинди көн килер?
Кызылармеецлар безнең хуторда озак тормадылар Беркемгә дә, бернәрсә дә искәртмичә генә атларына атландылар да, тупларын өстерәп, тачанкаларын җилтерәтеп китеп бардылар.
Әби сагышлана. «Мескен оланнар, ди - тагын сугышка китүләредер инде. Аларны бит кайдадыр туганнары, бала-чагалары зарыгып көтәдер».
Бабай тыныч сөйләшә:
— Кайгырма, егетләрне тиздән өйләренә кайтарып җибәрәчәкләр, ди. Тиздән, тиздән туганнары белән дә күрешерләр. Дөньялар тынычланып килә. Аллага шөкер...-
Бабай белеп сөйли. Әнә бит, Мохтар абый үзе дә хуторда яшәп калды. Дөрес, ул әле кылычын да салмады, наганы да билендә. Ләкин, мин инде солдат түгел, ди. Аны хуторга башлык итеп куйганнар икән.
Хуторда тагын берничә солдат та бар әле. Алар Бөкре йортында яшиләр. Келәтләр янында чиратлашып сакта торалар. Төнлә хуторны күзәтеп йөриләр. Безгә хәзер куркасы түгел.
Ә беркөнне Мохтар абый безнең өйгә бер аксак солдат ияртеп килеп керде. Солдат култык таякларына таянып та чак-чак егылмый тора иде. Йөзен сакал-мыек баскан. Иңбашлары шинель астыннан тырпаеп чыккан. Үзе ябык, озын. Муены нечкә. Читтән караганда ул, җиләк бакчасына чыпчыклар куркытыр өчен ике казык белән терәтеп куйган карачкы кебегрәк. Ә күзләре кап-кара күмер төсле, бер янып, бер сүнеп китәләр сыман. Солдат бу сакал, мыеклары белән минем әтиемә дә охшаган иде. Мин әтиемне шундый килешлерәк күреп калдым.
Әллә шуңа күрәме, бу аксак солдат минем күңелемне кузгатты. Мин аны кызгандым. Тиз генә аңа урындык китереп куйдым.
— Утыр, абый, арыгансың,— дидем
Солдат утырды. Нигәдер сөйләшми торды Мохтар абый әйтте:
— Менә сезгә бер кунак алып килдем әле. Күрәсездер ул бу хәлендә бер кая да бара алмый. Аягы яралы. Сездә бераз торып ял итсен, хәл алсын, дип рөхсәт сорарга килүебез иде. Хәлимәттәй, нәрсә әйтерсең икән?
— Кунакны беркайчан да кире борып чыгармыйбыз,— диде әби.— Татарда андый гадәт юк. Кунак үзе түребезне тартынмаса, бездән якты чырай, такта чәй, рәхим итегез.
Бабай да сүз катты:
— Мондый авыр заманда кеше-кешегә булышлык кылмаса, ул нигә ярый Без дошманнар түгел ич, Мохтар энем, иртәгә дә йөзгә-йөз килеп, күзгә күз карыйсыбыз бар ләбаса Әлбәттә, ызбабыз бер генә тәрәзәле. Гаеп итештән булмасын...
Минем аңлавымча, әби дә, бабай да бу аксак солдат бары тик бездә генә торырга тиеш дип Мохтар абыйны күндерергә телиләр шикелле.
Мохтар абый шатланды «Сез яхшы кешеләр, рәхмәт,— диде.— Болан булгач сезне дә солдат хезмәтендә дип саныйбыз».
Бабай билен турайтты, күкрәген киерә төште.
Мин риза,— диде көлә-көлә.— Мылтык тотарга ярамасам да кашыкны шәп иөртәм әле.
Әби дә елмайды.
•— Анысын гына булдыра ул карт, диде.— Булдыра. .
Мохтар абый да шаркылдап көлде. «Бездә дә андый солдатлар бар. диде. — Кашыкны итек балтырында гына тоталар».
Әби тагын әйтә куйды:
— Яраларын төзәтергә шифалы үлән суларым да бар. Эче бора* башласа да даруларын табарбыз.. Өс-башларын караштырырбыз. Кул-§ ларыбыз исән әле. бакчы. . <
Аксак солдат көлеп җибәрде. |
— Нигә көләсең, солдат?—диде бабай.— Әллә татарча да аңлый-£ сыңмы? Әллә үзең дә татармы? g
— Татар. Ф
Бабай авызын ачыбрак калды. Әби аксак солдатны тирә-яклапs күзәтеп чыкты. Ул бу кешенең тәгаеи татао икәнлеген бар яклап чама-* ларга тели иде. п
. Нигә исегез китте?—диде Мохтар абый.— Безнең дивизиядәs татар солдатларын санап кына бетерерлек түгел. Безнең полк командиры £ да Казан татары. х
— Без Себердән. ә син кайсы яктан соң, улым?— диде бабай солдатка кулын биреп — Күрешеп җибәрик булмаса, үз кешебез икәнсең. Йөзеңә карап кына бер дә танырлык түгел.
— Царицын шәһәреннән ерак түгел бер кечкенә татар авылыннан
Кинәт мин дә ул шәһәрне исемә төшердем Без бирегә шул шәһәрне узып килгән идек. Тыңлыйм әле. дидем мин үз-үземә. солдат абый тагын ниләр әйтер икән? Ул нәрсәләр генә-белми торгандыр
И бу тиктормас бабай, әнә тагын сүзгә кереште:
— Ул якларда да татарлар яши дип ишеткәнем булды. Чын икән
— Синең исемең ничек соң?— диде әби.
— Хәниф Шагалиев
— Безнеңчә Хәнифулла, димәк, чын мөселманча икән.
Мохтар абый китеп барды Шушы көннән алып Хәниф абый бездә яшәп калды. Әби аның киемен салырга булышты. Бабай чалгы пәкесен уч төбенә ялт-йолт иттереп ышкып алды да:
— Яле. солдат, кырынып җибәрик,—диде,— Югыйсә, син бу килеш карт маймылга охшап калгансың. Чәчләреңне дә алып ташлыйсы булыр. Бу «урманда» инде «җәнлекләр» йөри башламагае.
Хәниф абый эндәшмәде, тик кенә утыра бирде. Мин аңа карыйм. Ә ул күзләрен кыскалап елмая Сизәм, без әшнәләр булачакбыз .
Менә аның башы да. йөзе дә ялтырап калды. Минем көләсем килә. Менә хәзер аның баш түбәсенә уч белән чалт иттереп бер сугып аласы да, «Кояш чыкты!»—дип кычкырасы иде. Юк, ярамый, ул яралы. Уйнар чагы түгел аның.
— Син әле егет кенә икәнсең лә,— диде әби. Хәниф абыйның йөзенә карый-карый.— Чынлап. ир-заҮларны сакал-мыек бөтенләй боза икән Әнә ничек чибәрләнеп киттең. Карап туймассың йөзеңә.
Хәниф абый оялды, күрәсең, битләре алсуланды. Ул безгә карарга да уңайсызлана иде кебек И, дидем мин эчтән генә, оялып торган була, үзе солдат, имеш Их, мин солдат булсам, дип ниндидер уйлар корып маташканда гына әби мич янына дәште.
— Сабирулла улым, утын кертәсең бар, гел әйткәнне генә көтеп тормыйлар,—диде.—Су җылытырга кирәк. Хәниф абыеңны юындырып, коендырып чыгарасы булыр Ә син.— диде бабайга — Учакны ягып җибәр дә казанга тутырып су сал. Егетне әнә тагаракка утыртып юындырыгыз. Карагыз, сак булыгыз, яралы аягына берүк кагыла күр-мәгез. Мине Мөршидә чакырган иде Шунда барып кайтасым бар.
— Анысын гына булдырырбыз,—диде бабай —Ул эш безнең кулдан килә...
Әби тиз генә чыгып китте. Эшне белеп йөртә ул. Ир янында ирләр генә калсын дигәндер Хәниф абый үзе дә әби каршында шәрә килеш тагаракка утырып торырга теләмәс иде. Күрәм, ул да моңа бик риза. Мин аңа күз кыстым. Ул елмайды, башын селкеде. Янәсе, шәп булды әле бУ- . „ < * Я
Без эшне тиз тоттык. Бабай Хәниф абыйны мунчала белән ышкый- ышкый күбеккә батырып бетерде. Хәзер ул, ак мамыкка төргән бала шикелле иде Мин аның башына су салып торам Ә Хәниф абый шул ап-ак күбек эченнән кызгылт тәнле, алсу йөзле өр-яңа кеше булып килеп чыкты.
- Менә булды бу,— диде бабай мактанган шикеллерәк итеп — Гөнаһларыңны да юып төшердек дип әйтер идем дә, гөнаһларың юктыр әле синең, егетем Чиста тәндә-кешенең җаны да саф була. Моны борын гылар шулай әйтеп калдырган.
Хәниф абый рәхәтләнеп көлде Аңа күңелле иде. Мин дә шатландым Бу солдат белән без әле әллә нәрсәләр кыландырып бетерербез, һәм шулай булды да. Ул турыда минем әле язасыларым булыр.
’ Әнә,'әби кайтып керде Кулына шактый зур төен тоткан иде Төенне сүтмичә генә өстәлгә куеп торды Мин башымны сузып төенгә карап төбәлдем.
- Нәрсә, күзләрең янамы? Ашыкма, көтә тор,—диде.—Ә син, карт самавыр куеп җибәр. Кунагыбыз сусагандыр. Мунчадан соң чәй килешә, - дип тә көлде әби. ’
Бабай гадәтенчә: «Анысын гына булдырырбыз,—диде.— Чәйсез дөнья ямьсез, дигәннәр борынгылар...»
Сизәм, бабайның да күңеле күтәренке. Бу көнне безнең өйгә аксак солдат белән, ниндидер шатлык килеп керде сыман. Ә Хәниф абый көзге кебек ялтырап утыра. Йөзе елмайган, күзләре нурлы Ә миңа рәхәт.
Кечкенә генә хутор читендә, кечкенә генә өй'эчендә учак та яна, казан да шаулый, самавыр да гөрли
Моңлы җыр
Әби Хәниф абый янына килеп утырды. Җилкәсеннән чәбәкләде.
— Яле солдат,—диде,- яраңны' карыйк Нишләп кенә беткән икән ул? Зурмы, бик тирәнме?
Хәниф абый бер аягын урындыкка күтәреп сузып куйды. Үзе йөзен чытты. Әмма ухылдамады.
— Снаряд кыйпылчыгы тигән иде,— ди.— Бәйләгәннән бирле чишкәнем юк. Нишләгәндер, үзем дә белмим
Әби яра өстеннән чүпрәк кисәкләрен сак кына, җитез генә сүтеп алды. Хәниф абый башын бер якка борып ыңгырашты.
Ярасы зур иде Аягының тездән түбән, нәкъ балтыр уртасыннан бер кисәк итеп пычак белән каергалап, өзгәләп, тарткалап кисеп ташлаганнар шикелле.
Минем тәнем чемердәп китте. Үз аягым да сызлый башлады кебек. «Яра эчендә тимер кисәкләре юкмы? Ныграк кара»,— диде бабай ерактан гына пышылдап. Ул бу минутта кычкырып сөйләшергә дә курка иде, күрәсең Хәниф абыйга авыр булыр ди бугай. Әнә. ул болай да җан газабы белән сызлана.
Әби ярага караган килеш озак кына эндәшми торды. Аннан соң яра тирәсендә бармакларын йөртеп алды.
— Ярасы бик тирән, әмма сөяккә зарар килмәгән,— диде. Куркасы түгел солдат, иншалла, төзәлер. Яшь тәндә тире тиз умарлана.
— Тизрәк бәйлә, Хәлимә апа. Бигрәк авырта бит...
— Яхшы итә, сызлаган яра тиз төзәлә Авыртмаса да, сызламаса да эшләрең шәптән булмас иде синең, Хәниф энем Борчылма, яраң бераз сулыш алсын Ул да бит тере шикелле нәрсә. Һаман бәйләнгән килеш тончыга һаваның да үзенә күрә шифасы бар
Әллә белеп сөйли, әллә белми генә әйтәме бу сүзләрне әби, әмма
бардыр абЫЙ ТЬ1НЫЧЛана төште. Күрәсең, әби сүзләрендә дә шифалык
Әби киштәдән берничә шешә алып килде Берсеннән учына ниндидер сыекча агызды Кулларын шуның белән юган тесле итте Аннан соң аларны югары күтәреп һавада селкеп киптерде. Тик шуннан соң гына яра тирәләрен ниндидер сыекча белән сөртеп чыкты. ♦
- — Хәзер бераз түзәргә туры килер, солдат кеше,— дип сөйләнә- § сөйләнә бер шешәдән кып-кызыл яра өстенә тагын ниндидер бер сыекча * койды. Ә Хәниф абый бөтен көченә. «Үләм. үләм!»— дип акырып җи- i бәрде. |
— Үлмисең, үлмисең,—дидеәби.—Тагын да катырак кычкыр,*
җаныңа җиңелрәк булыр. «
Хәниф абый елаган кебек итә. Әби елмая |
— Кайберәүләрнең аякларын бот төбеннән үк кисеп алалар, берсе дә £ үлмәгән, дөбердәтеп яшиләр. Ә бу разбой сала. Көлке димәссеңме? =* Әллә нинди, андый-мондый дару да түгел әле. шифалы үлән суы гына! =
Мин еларга җитешеп Хәниф абыйны кызганып тора идем Түзмә- » дем, тизрәк бәйлә абыйның ярасын, бәлки, сызлавы басылыр, дидем ~
— Әле син дә телеңә салынасыңмы?— диде әби — Кил әле бирерәк. синең авызыңа да бер-ике тамчы тидереп алыйм Тыкылдавың бетәр дә китәр.
Мин авызымны кысып йомдым да, тизрәк бабай янына йөгердем. Бабай мине тезләре арасына алып кочаклап тотты
— Сабирулланың теле сызламый ич,— диде.
Әби Хәниф абыйның ярасына ниндидер бик сасы май сөртте Ыспай гына итеп ак чүпрәк белән бәйләп куйды «Менә эше бетте,—диде.— Атна-ун көн эчендә төзәлеп тә китәрсең, энем».
Хәниф абый иркен сулыш алды Мең рәхмәт яусын сезгә, диде. Ул тагын нәрсәдер әйтергә теләгән иде, кинәт тик кенә торган бабай да сүзгә керешеп китте:
— Син, карчык, аңа теге «ни суын» да эчертеп кара әле,— диде, сакалын өстән аска таба сыпыра-сыпыра — Вәт ул нәмәстә сызлауны бастыра. Бер йотымы да авыруны шундук куып чыгара
— Өйрәтмә, беләм.
— Онытмадыңмы, дип әйтүем
— Онытмадым
Әби яңадан киштәгә сузылды Андагы шешәләрне шылтырата- шылтырата нәрсәдер эзләде Шуннан тагын бер шешә алып кулындагы чынаякка ниндидер сыекча салды. Шешәне кире үз урынына куйды. Чынаякны сак кына тотып Хәниф абый яньша килде
—Яле, солдат, менә шушы үлән суын да эчеп җибәр.— диде.— Сихәтле нәрсә...
Хәниф абый чокырны ике кулы белән тотып, башта әбигә карады Бабайга да, миңа да күз кысып алды. Бабай ни өчендер иреннәрен чә- пелдәтте. Аның да теленә тәм йөгерде бугай
— Эч-эч, суытма,— диде әби —Тикмәгә көчен бетермә!
Хәниф абый иң элек авызын ачты, аннан соң күзләрен йомды да берьюлы эчеп җибәрде. Юк. эчеп җибәрмәде, авызына салып кына куйды кебек Беравык тынып торды. Күзләрен кыскалады, зур итеп сулыш алды '
— Менә бу дару ичмасам,—диде. — Шәп! Жаным җылынып китте. Рәхәт, эчемдә май эри шикелле. Әнә, ярамның да сызлавы -басылды Булса да булыр икән шундый дару!
Әби елмайды. «Әллә ни түгел, үлән суы гына»,—диде Үзе мич янына барып казан асарга кереште.
Булыр сиңа «үлән суы гына! Бабамның теге «ни суы» дип әйтүләрен мин инде күптән төшенгән идем. Әби өйдә булмаган арада бабай кайчак шул киштә янында кайнаша Ашык-пошык кына шешәне ала да авызыннан гына бер-ике йотым эчеп куя Аннан соң тозга манып икмәк кисәге каба.
— Фу, нәләт.— ди. әремнән дә әчерәк. Яндырып ала.
Озак та узмый, бабай яшәреп киткән кебек була. Күзләре ялтырап китә. Алай да булмый, бабай әкрен генә җырлый башлый. Көзге алдына басып сакалын сыпыра, йөзен күзәтә, күлмәген рәтли, кулларын як-якка җәеп, биеп китмәкче булып кылана. Мин көләм. «Бабай, нәрсә эчтең син?»— дим . t
— Нәрсә булсын, үлән суы. балакаем Баш авыртуыннан бераз 7 файдасы булмас микән дигән идем Юк. рәтле түгел икән...
Шунда’ ул миңа җитди генә карый да:
— Әбиеңә әйтә күрмә,—ди —Икебезне дә өйдән куып чыгарыр...
Минем исем китә Нинди үлән суы икән соК ул? Ә бер көнне мин ул үлән суын үзем дә эчеп карадым Өйдә үзем генә калган чагым иде. Бер шешәдән чокырга аз гына салып алдым да адарына-адарына эчеп бетердем Башта, чыннан да. су гына шикелле иде. Кинәт сулышым буылып калды. Авызым яна башлады. Телемә дә ут капты сыман Ниндидер әче тәм тамагыма килеп утырды Кых-кых итеп ютәллим, төкеренәм, эчемне тотып әрле-бирле йөгерәм. бер иеләм, бер чайкалам, үләм, дип торам.
Шулай да булмады өй үзе зыр-зыр итеп әйләнә башлады Бер тәрәзә урынына мең тәрәзә күренә. Самавыр да. өстәл дә савыт-сабалар да чаңгылдаша-чаңгылдаша сикерешәләр. Миңа кызык Шуннан соң мин үзем дә әйләнә-тулгана тапчан өстенә барып аудым. Менә сиңа үлән суы гына! ■
Хәзер Хәниф абыйның да шундый чагы Әнә аның йөзе кызара бара, күзләре дә яктыра төште Елмая, иреннәрен ялый. Тагын бераз гына эчәсе иде ди бугай..
Ялгышканмын, Хәниф абыйга тагын бер тамчы да кирәк түгел икән. Ул. култык таякларына таянып бераз йөреп тә алды. «Бөтенләй савыктым сыман, диде — Шифасы бар икән бу даруның. Валлаһидер менә, бииселәрем килеп китте»
Гармуныбыз юк шул. дигән булды бабай көлә-көлә,— гафу ит. андый затны асырамыйбыз.
Гармун минем үземдә бар. диде Хәниф абый.
Әби дә эшеннән туктап калды. Бабай да сәерләнде. «Чамасыннан арттырыбрак «җибәрдеме» әллә бу?», дип уйлагандыр, бәлки.
Ә Хәниф абый күкрәк кесәсеннән кечкенә генә көмеш тартма шикелле бер әйбер чыгарды да җайлап кына иреннәренә китереп куйды. Кинәт ниндидер нечкә, калын авазлар чыңлашты. Таныдым, авыз гармуны ич бу. әйе. шул үзе! Безнең авылда да бер егет шундый нәрсәдә уйный торган иде. Исемдә.
Бабай эһем-эһем итеп тамагын кырды. Әллә җырларга җыена? Аның күзләре ачыла төште. Урындыгын шыгырдатып ипләбрәк утырды. «Сыздырып җибәр әле бер,—диде —Күптән ишеткән юк гармун җыруларын».
Әби дә көтә торды Ул да елмая Нәрсә килеп чыгар икән, ди бугай. Аның да бик тыңлыйсы килә, күрәсең.
Ә мин Хәниф абыйның аягы янына ук чүгәләдем. Авызына кереп китәрдәй булып, күз дә йоммый карап торам. Ә Хәниф абый миңа күз кыса, янәсе, исләрен китерик әле картларның. Мин дә аңа күз кысам Тик минем ымлавымны ул аңламый әле Мин бит аңа «Яратам сине. Хәниф абый, син яхшы кеше».— димәкче булам. Минем өчен иң шат-лыклы көн бүген.
Ә Хәниф абый әнә инде сыздыра Ул ниндидер бер моңлы көй уйный Без хәзер аның үзен күрмибез дә шикелле. Алда урман, урманда кошлар сайрый шикелле Әнә, каядыр бер чишмә чылтырап ага кебек. Тагын да арырак безнең туган авыл күренә төсле. Әнә безнең йортыбыз Әнә. читәнгә минем Гөлдерием менеп кунган. Сузып-сузып кычкыра Әнә кояшлы алан, анда мин җиләкләр җыеп йөрим...
Ж.ыр агыла, ә без селкенмибез дә Җыр безне сагышка салды, уйга төшерде, туган якларга алып китте.
Бабай иягенә таянган. Күзләре юешләнгән. Ул да бу минутларда бәлки узган елларын исенә төшергәндер. Үз гомерендә нәрсәләр генә күрмәгән ул? Кемнәр белән генә очрашмаган да, кемнәр белән генә аерылышмаган. Ж.ыр шундый ул, күңелне тетрәтә. Әби елап утыра. Ә мин урынымнан да кузгала алмыйм. Мин хәзер гармун көенә кушылып үзем дә җырлыйм кебек. ♦
Гармун тавышы тынды. Әле генә күз алдында безне сихерләп тор- § ган күренешләр югалды Без янә үзебезнең кечкенә генә өебездә моң- < ланышып калдык. н
Хәниф абый гармунын кесәсенә тыкты Авыр сулады. Үзе шунда | ук елмайган да булды. Әмма килештереп җиткермәде. Кыланган кебек g кенә иде аның бу елмаюы. Беләбез бит, аның да аягы гына түгел, җаны ♦ да җәрәхәтле. Сөекле, туганнарыннан аерылсын да ди, сугышта үлеп-* кырылып йөрсен дә, яралансын да ди, кайгысыз да, хәсрәтсез дә бул- >- сын, имеш. Беләбез, Хәниф абый, син дә сагышланасың. 3
Көтмәгәндә генә әби сүз башлады Менә бит тагын тыкшынды. Хә- = ниф абый, бәлки, безгә әллә нинди кызыклар сөйләгән булыр иде әле. “
— Синең хатының, бала-чаг-аларың бармы?—диде әби.— Исемә = төшкәндә сорыйм әле.
— Хатыным юк. Сөйгән ярым бар иде. Белмим, көтә микән. Бәлки, өметен өзгәндер инде
— Көтәргә тиеш, әбәзәтелне,— диде бабай, урыныннан бер кузгалып — Әбәзәтелне
— Алай икән,— диде әби сузып кына,—Алай икән. Җәнҗаллы заман шул. Кыз баланың көтәргә вакыты күп булмый.
Әби моның белән генә тукталмас иде әле. Төпченергә бик ярата ул. Бәхеткә каршы чаж-чож килеп самавыр кайнап чыкты. Бабай тиз генә самавырны өстәлгә мендереп бастырды —«Молодец,— диде. - Нәкъ үз вакытында дөбердәдең»
Спзәм, бабай да әбинең такылдауларына бик үк риза булып утырмаган, күрәсең.
Өстәл тирәсенә җыелышып утырыштык. Әби әле бая гына алып килгән төенне чиште. Шулчак өебез яктырган төсле булды. Ул төендә түгәрәк ай кадәр бер бөтен каравай ята ңде. Юк. өй яктырды диеп бәлки чамадан арттырыбрак әйткәнмен. Әмма без шушы каравай янында үзебезне бәхетле итеп тоя идек Чыннан да, безнең күңелләр яктырып китте
— Мөршидә килен биреп җибәрде,—диде әби,— иртәгә тагын килергә кушып калды. Безгә — барыбызга да солдат паегы тиешле икән.
Бүген бездә, чыннан да, бәйрәм иде.
Беркөнне иртә белән...
Беркөнне иртә белән йокымнан уянып китсәм, кинәт сәерләнеп калдым Өй эче нигәдер яцтырып киткән. Салкынрак та сыман. Әкрен генә юрган астыннан чыктым да тәрәзәдән тышка карадым И-и, ни күрәм? Дөньяны тутырып кар явып куйган Тагын кыш килеп җиткән! Үзем дә сизмәстән: «Кар яуган, кар!»—дип кычкырып җибәрдем —Кар яуган, кар!»
Әби дә уянды, бабай да сикереп торды Хәниф абый бер дә исе китми генә мендәрдән башын күтәреп карады да юрган эченә керебрәк ятты
— һушымнан яздырдың, малай актыгы,- диде әби,—Шул кадәр кычкырмасаң Кар яуган, имеш. Кыш булгач кар ява инде ул. Яумый кая барсын
Ә бабай ипләп сөйләште
— Кар ул дөнья күрке, диде —Теләсә кемнең дә исен китәрә.
Бабай! тагын да нәрсәдер сөйләнде. Ә мин ашык-пошык киендем дә атылып тышка чыктым Ары-бире каранам, бөтен җирдә кар, кар!
Хутордагы өйләр дә кардан гына әүмәкләп куелган шикелле Тирә-як ап-ак. Күзләр чагыла. Тып-тын.
Мин карны аякларым белән туздырам Кулларыма алып йомарлыйм Авызыма кабам. Аннан сон туп ясыйм да атып җнбәрәм. Мина күңелле! Карга бата-бата йөгерәм. Егылып китәм, ауныйм. Бер җирем авыртмый да, буялмый да. Кулларым да чиста, битемне дә кар юа j
Кинәт туктадым да уйга сабыштым Исемә төште. Безнең якларда кыш шундый була торган иде. Тездән карга баткан килеш хәзер мин үз туган авылымда шикелле. Әнә. күз алдымда — безнең йортыбыз. Әнә мәчет, тагын да арырак көзге шикелле бозы белән күл ялтырап ята Ярларына кар тавы өелгән Малай-шалайлар илерешеп-кычкырышып чана шуа. Тик мин генә анда юк.
Хәер, мин әле ул чакта чанада шуарлык идемме соң? Шулай да карга ятып тәгәрәргә булдырырлык малай идем инде.
Өйгә кайтып кергәч әнием, җилкәмнән умарлап, бер җилтерәтеп алыр иде. имән каерысы шикелле бозланып, укмашып беткән бишмәтемне өстемнән салдырып, колларымны үз авызына куя-куя җылыта торган иде Үзе: «Шул карны нәрсә дип беләсез,— ди-ди орыша торган иде - Әле ашап та карагансың, малай актыгы »
И әнием, кайда син? нигә болай озак кайтмый торасыз1?.. Күзләремә яшь тула Иреннәрем калтырый Миңа хәзер бу ап-ак кар да. инде кыш үзе дә кирәкми. Әнием генә кайтып җитсен иде.
Шул арада өйдән Хәниф абый килеп чыкты Бик сакланып кына атлый. Култык таяклары белән кар өстенә ниндидер бизәкләр төшергән төсле итә. Менә ул Минем яныма килеп туктады. Як-ягына каранды «Кары да нинди бит. актан да аграк, йомшактан да йомшаграк»,— диде, бер иркен сулыш алып
Ә мин эндәшмим Хәниф абый иелеп минем йөземә текәлде. «Син нәрсә, агайне, диде,- Нигә күзләрең җебегән? Ни булды? Борыныңны тот, җиргә төшеп бара ич инде»
Әниемне сагындым
Анысы аңлашыла Минем дә сагынасы кешеләрем күп. Күрәсең. бер дә еламыйм. Ир кешегә килешми. Түзәм
Хәниф абый бераз тынып торды. Беләм. аның да күңелендә хәсрәт тыпырчына Сиздерми генә Ир кеше имеш. Ул мине үзенә тартып, җилкәмә кулын куйды.
— Сиңа инде ничә яшь?— диде.
Ун тулып килә.
Хәниф абый көлде. «Мыеклар үстерергә дә озак калмаган икән.— диде. Егет чакларың килеп яга синең...»
Шатланып киттем. Чыннан да. озакламый миңа да кап-кара мыеклар бәреп чыгар Өстемә билле камзул киеп җибәрермен Башымда укалы түбәтәй Аякларымда ялтыравыклы кәвешләр булыр. Кесәләремдә майда гын.1 куырган симәнкә. Кичләрен кызлар карарга чыгармын.
Хәниф абый уйларымны бүлдерде.
Әмма, диде ул. егет булыр өчен мыеклар үстерү генә җитми. Укый-яза белергә кирәк, энем Югыйсә, сөйгән ярыңа хатны көндәшеңнән яздырырга туры килер. Ә син әле бер генә хәреф тә таный белмисең.
Кәефем кырылды. Мин укый да. яза да белмим шул. Мәктәпнең әле бусагасын да күргәнем юк. Кая ул укый белүләр.
Хәниф абый сөйли тора. ’ •
Синең шикелле балалар, ди. бу чакларда китаплар тотып укырга йөриләр. Ә син менә биредә..
Шул урында, бераз тукталып, тагын читкәрәк чыгып берничә сүз әйтми хәлем юк. Инде ярты гасыр узгач та бу карлы иртә минем әле дә исемдә Аксак солдатның ул чакта әйткән сүзләре хәтеремә язылып калды ".Синең шикелле.балалар бу чакларда инде укырга йөриләр, ә син менә биредә » диде ул Ягъни, менә исеме беркая да билгеле булмаган бер кечкенә генә хуторда. Ул вакытта мин әле бу сүзләрнең мәгънәсен төшенеп җитмәгән идем. Хәзер уйланам.
Ул хуторда инде ничә буын яшәп киткән? Күпме бала туган. Тора- бара алар да картайганнар, үлгәннәр. Берсе дә, бер хәреф тә танымаган. Ул кешеләр санда гына кеше булып исәпләнгәннәр. Тагын йөз ел үтсә дә. аларның язмышлары үзгәрмәс иде. Дөньяның кайсыдыр бер читенә килеп урнашкан зиратка охшаган төбәк бу кешеләрне бишектән алып кабергә кадәр әледән-әле озата торыр иде ♦
Мине дә шундый язмыш көткәнме? Юк. мине андый язмыш көт “ мәгән Исемем белән генә түгел, мин инде кеше булып та яңа чорга аяк < басканмын Бу карлы иртә шул яңа чорның бусагасы булган. Бу аксак = солдат шул чорның бер вәкиле. Ул. җилкәмнән тоткан килеш, минем з киләчәгемә карап торган. Бу турыда ул чакта мин әле шәйли белмә- g гәнмен. Минем әле моннан соң да барасы юлларым ерак булган. «
Әби ишек ачып кычкырды: =
— Чәй әзер, керегез..
Иртәнге аштан соң, Хәниф абый үзенең солдат капчыгыннан нин- о дидер кәгазь кисәкләре тартып чыгарды. Кулына карандаш алды да мине үз янына чакырды. 5
— Я. Сабирулла, укырга, язарга өйрәнә башлыйк, вакыт бик җит- кәй. диде
Менә монысы эш,—дип бабай да күзләрен ялтыратты — Их. яшь чакларым булса. Хәниф туганым, үзем дә синең шәкертең булыр идем Алдыңа тезләнеп утырып сабак алыр идем. Икмәктер менә Кыш буе нишләмәк кирәк бу өйдә? Укыган кеше- мең алтын дигән борынгылар .
Биләм, беләм. бабай, мине шулай сөйләнеп укырга кызыктырмакчы Киреләнмәсме, янәсе, бу керпе баш. Мин кнреләнәмме соң! Кызларга кем хат язар? Мин риза, бик-бик теләп риза!
Шушы көннән алып Хәниф абый мине укытырга кереште. Сизәм. ул шатлана Йөзе ачылып китте Бөтен гәүдәсе белән җанланды. Ул үзенә эш тапты. Мөгаллимгә тагын нәрсә кирәк! Ә минем күкрәгемдә йөрәгем кош кебек тыпырчына. Мин дә шатланам Бер әбигә карыйм, бер бабайга. Ә алар йөзләрен киң җәеп елмаешып утыралар Ни әйтерсең, безнең өйдә мәктәп ачылды ләбаса!
Укытучым алдыма кәгазь бите җәеп салды. Үзе шул кәгазьгә ниндидер билге сызды да. авызын зур ачып:
— Менә бу «А» хәрефе була,- диде - Яле. әйтеп кара, ничек чыгарырсың икән?
Мин Хәниф абый авызына карый-карый «А» дип кычкырдым
— Тагын.
— «А»!
— Тагын.
— «А». «А». «А»!
Мин шулай кычкыра торам, ә укытучым «Авызыңны тагын да зуррак итеп ач. зуррак», дип әйтә тора. Шактый озакка барды бу. А-а-а! дип кычкыра-кычкыра арып беттем. Хәниф абый ник бер генә көлеп карасын Бик җитди кылана. Укырга өйрәнү — ул. энем, хөрмә ашау түгел, ди.
Хөрмәнең нинди булганын мин беләм инде. Ашап караганым булды ич бервакытны. Тәме әле дә тел очында гына. Әнә. ул хөрмә агачы да тәрәзәдән безгә карап тора. Ботакларына кар кунган Ап-ак шау чәчәк аткан сыман Биредән караганда безнең өй стенасына бик матур рәсем элеп куйганнар сыман. Тәрәзә генә димәссең, чын рәсем'
Мин шулай әлеге күренешкә исем китеп утырганда. Хәниф абый әйтә куйды: Бәхетле шул баладыр.
Кайсы дәресен » күңел бирсә.
Мөгаллимне луг күрсә.
Белергә куш канын белсә
Сискәнеп киттем. Бу нәрсә, нинди сүзләр? Бу юлы инде мин чыннан
да, авызымны «А» дип кычкырганнан да зуррак итеп ачып калдым.
Хәниф абый шул ук сүзләрне тагын кабатлады Искә ал, малай,- диде.— Сабак укыганда күзләрен дәфтәрдә булсын, колакларын үрә торсын».
Сәке түрендә тыныч кына оек бәйләп утырган әби дә сүзгә катнашты:
— Бик дөрес, бик дөрес,— диде,— шәкерт ихласлы булырга тиеш. Тырышып укы. улым.
Бабай да тыкшынмый калмады:
— Кара әле. Хәниф энем, син ниндидер бәет әйттең түгелме? Җыр шикеллерәк иде сүзләрең.
— Бәет түгел, Тукай шигыре, бабакаем, Тукай шигыре...
— Шулаймыни? Бик тә дөрес язган Тукай. Аның турында бик күп ишеткәнем бар.
— Ә мин аны күреп тә беләм. Тукай безнең мәдрәсәгә килгәләп китә торган иде. Татарның олы шагыйре.
Бабай бәйләнсә, чәер шикелле, ябыша тора. Әнә тагын:
— Ул шагыйрь дигәнең ничегрәк яши икән соң бу заманда?— дип сорады.— Кызыллар ягындамы, әллә аклар...
— Кызыллар ягында, әлбәттә. Әмма ул күптән вафат инде.
— Шулаймыни?—ди әби авыр сулап — Беркем дә дөньяга мәңгегә килми шул
Өй эче беравык тынып торды. Әле генә безнең өйдән мәет алып чыктылар I нкелле иде. Мин дә уйланам Без бит дәресне «А» хәрефеннән генә башлаган идек. Әнә кая килеп чыктык. Тукай шигырен ишеттек. Ул бит минем өчен шушы сүзләрне язып калдырган. Алда бит әле күпме хәреф өйрәнәсе бар. Ул хәрефләр дә миңа әллә нинди шатлыклар алып килер әле Мин бу хәлемдә, чыннан да, зур, якты мәктәп ишеген ачып кердем кебек.
— Тәнәфес бетте,— диде минем мөгаллимем,— Дәресне башлыйбыз.
Хәниф абый минем кулыма ипләп кенә карандаш тоттырды. Инде үзең дә яз, диде. Мин телемне чыгара-чыгара. кәкре-бөкре итеп көч- хәлгә «А» хәрефен язып куйдым.
— Инде укып та күрсәт
— А-а-а!!— дидем мин горурланып, чөнки кәгазь битендә үзем язган хәреф иде.— А. а, а!
— Ә хәзер,— диде Хәниф абый,— шушы үз хәрефеңне бөтен кәгазь битенә тезеп, тутырып язып чык
— Күп була ич ул
— Күп кирәк!
— Нигә?
— Күнегергә!
- Шәкерт мөгаллимгә сорау бирми,— диде бабай, мич янында нәрсәдер эшләп маташкан арада,— Сорауны мөгаллим үзе бирә.
Мин карандаш очын бер сындырып, бер яңадан очлап «А» хәрефен, мөгаллим әйткәнчә, кәгазь битен тутырып язып чыктым. Чалыш- полыш юллар пәйда булды. Дөресрәге, кемнеңдер ары-бире сугылып \зган эзләре кебек иде Үзем дә шабыр тиргә баттым Ай-Һай. бу уку дигәннәре!
Укытучым алып карады.
— Булган бу,— диде,— булган! Менә инде яза да беләсең, егетем.
Әби дә атылып килеп җитте.
— И.— диде,— мин дә шулай яза белсәмче, карачы, бабасы...
Бабай күзлеген борын очына гына атландырып куйды Кәгазь битен үзеннән ераграк тотып, алга сузды да: «Прәме. килештергән бу малай, — диде — Өй тирәсендәге читән шикелле булып чыккан. Казык саен, әнә чыпчыклар кунып тора»
— Чыпчык түгел, «А», дидем мин.
— Мин дә шулай дип әйтәм ич, улым
Бабай мине аркамнан чәбәкләп сөйде. Тырыш, балакай, тырыш. дндеү Түбәм күккә тиде. әнә. яза беләм икән лә мин Яза беләм!
Хәниф абый миннән дә бигрәк шатлана. Йөзе гөлт иткән «Шәкертем бик уңган булып чыкты бит әле,— ди. Самый главный хәрефне үзләштерде «А»- иң олы аваз! Калганнары берни түгел». Симәнке чирт « кән кебек кенә булыр, янәсе • г
' г о
Мин әле сукыр булганмын | 06

Шул көннән алып китте, китте безнең укулар һәр көнне бер хәреф £ язарга өйрәнәм Авызымны зур итеп ача-ача, телемне вата-сындыра л кычкырып укыйм. Аннан соң тезеп язып чыгам. Кичен мөгаллимем тик- 4 шерә, тагын авазлар кычкырттыра =
Йоклаганда төшләремә дә керә Кәкре-бөкре хәрефләр күз алдымда 2 бииләр. Кайчак мин: «А-ба-га»,- дип кычкырып уянам Хәниф абый " көлә,— Беләсеңме, син нәрсә әйттең3— ди — А-ба-га, дидең. Абага ул — урманда үсә торган үлән исеме Менә шулай хәрефләрне бергә кушып әйтсәң, сүз килеп чыга,- ди
Кызык икән
— Син тагы «А» хәрефенә нинди исемнәр беләсең?
— Арба, ат! •
— Дөрес, инде син арба белән ат рәсемен дә төшереп кара әле. Булдыра алырсыңмы икән?
Бәлки әле мин бу эшкә тиз генә тотынмаган да булыр идем. Әмма элегрәк минем өй стеналарына я күмер, я кызыл таш белән кәҗә, куян, шалкан рәсемнәре сызгалап йөргәнем бар иде Болай гына, зәвык өчен генә. Шуның өчен миңа шактый эләккәне дә булды. Инде үл гадәтемне онытып килә идем Ә Хәниф абый үзе рәсем ясарга куша Нәрсә ди бит. булдыра алырсыңмы, имеш? Гарьләндерде
Арбаны мин бик тиз төшердем. Өстенә берничә «А» хәрефләре тезеп бастырдым Янәсе, шул хәрефләрне арбага төяп каядыр илтә ба ралар Уйландым, арбасы булгач, аты да кирәк ич аның. Атны да арба янына төшереп куйдым. Хәниф абый рәсемне алып карады Көлеп җибәрде.
— Син бит, энем, атны башартка җигеп куйгансың. Шәйлисеңме3
— Ул печән ашап тора,— дидем
Бу юлы укытучым үзе дә көлкегә кала язды.
Шулай итеп, мин һәрбер хәрефкә тиешле үз рәсемнәрен дә ясый тордым. «Б» хәрефенә — балта, «к»га - кашык, «ч»га — чәйнек. Бара- тора минем «Әлифба»м төрле-төрле рәсемнәр белән тулды.
Укытучым шатланып туя алмый Башымнан сыйпый-сыйпый иркәли— Сиңа укырга кирәк,— ди — Укырга сәләтең бар синең
— Укыган таш яра,— ди бабай да Ул шулай сүз арасына сүз кыстырырга ярата — Менә безнең шикелле күзле сукыр булып кала күрмә
Бабай кайчакларда үзе дә минем «Әлифба»ны алып караштыргалый Башын селкеп куя.
— Кара әле, карчык.- ди,- бу малай чәйнекне ничек матур итеп төшереп куйган, самавыры тагын, балтасы, кашыгы дисеңме, үтә китереп төшергән. *
Беркөнне әби дә «Әлифба»ны кулына алды, битләрен актарды Борынын кәгазьгә төртә-төртә нәрсәдер эзләнде Үзе сөйләнә торды. «Кеше сурәтен төшермәдеңме, улым?— ди. — Ярамый, язык була. Теге дөньяда синнән җан сорап килер Син мине ясадың, инде җан да бир дип әйтер».
Хәниф абый шаркылдап көлде «Теге дөньяда җанны бирүче дә. алучы да булмас, — диде - Ә менә бу дөньяда күпме җан әрәмгә чыкты, күнме корбан бирдек без бу дөньяда?»
Юкны сөйләмә, карчык,— диде бабай әбигә ачулы караш ташлап - Бала күңеленә әллә нинди шомнар салма.
Бабай әби кулыннан минем «Әлифбамны алып миңа китереп бирде
— Бер дә курыкма, менә минем рәсемне дә төшер Мин «Б» хәрефенә туры киләм бугай,—дип көлә-көлә үз урынына барып утырды «Син тик кенә тор»,— диде, әбигә баш бармагын селкеп
Чыннан да. әби тынып калды Үз карты белән бәхәсләшми иде ул Бабай кайчак шулай кырт кисеп куя. Ә .мин үрә сикерергә әзер. Миңа канатлар үсә шикелле. Болай булгач, бабайның рәсемен дә ясармын, «Ә» хәрефенә әбине дә төшереп куярмын Кызык булыр.
Ә хәзер укырга әле, укырга! Дәресләр дәвам итә. Ләкин кайбер көннәрдә туйдыра Кәефем бозыла Кабат әниемне сагына башлыйм. Укыйсы килми, эчем поша Язган чакта хәрефләрем дә кыек-мыек булып чыга Сүзләрне дә яртылаш кына әйтәм, калган өлешләрен авызымнан чыгармыйча гына чәйни-чәйни йотып җибәрәм кебек.
Хәниф абый миннән теге шигырьне кабат-кабат укыттыра
— Күрәсеңме, нәрсә әйткән Тукай абыең,— ди — Сиңа әйткән ул Тырышып укырга кушкан. Ә син борын салып утырасың.
• Аңлыйм мин моны, бик аңлыйм Ә менә күңел белән нишләргә соң? Әниемне оныта аламмы соң мин! Исемә төштеме, аштан калам, төн йокыларым кача. Мин шулай «кәҗәләнгән» чакларымны безнең өйдә беләләр. Башта матур сүзләр әйтә-әйтә юатып карыйлар Мин аның саен киреләнә барам Елыйм Аннан соң орышалар:
- Тапкан эш. көн саен әни дә әни дип өзгәләнә Безне кызганмыйсың- мыни? Син бит болай безнең йөрәкләргә дә ут саласың, шул хакта уйлаганың бармы?— диләр — Хәзер дөньяның әнә нинди чуалган чагы. Кем кая китмәгән, дә, кем кемнән аерылмаган? Кайгырма, үз вакыты белән синең әниең дә кайтып җитәр Бел дә тор менә.
Бүген дә минем кәефем начар иде. Хәниф абый тиз сизеп алды. «Укыганда күңелне төшермиләр,— диде — Кайгы зиһенне тарката. Менә язга таба укырга-язарга тәмам өйрәнеп җитәрсең. Ә аннан соң үзең, үз кулларың белән әниеңә хат язарсың. Аның исе китәр, минем улым миңа хатын үзе язган,— дип шатланыр.
И Хәниф абый, рәхмәт сиңа, күңелемне ачып җибәрдең син минем Мин бит әле бу турыда уйлаганым да юк иде. Каян исеңә төште.
Шул минутта мин иң беренче кабат шатлыкның нәрсә икәнен белдем. Үзем дә сизмәстән: «Әниемә хат язармын, хат язармын!»—дип кычкырып җибәрдем. Йокымсырап утырган әби сискәнеп уянган төсле итте. *
- Миннән дә сәлам куярсың,- диде — Миннән дә!
- Бабайдан да,— дидем мин
Ә бабай кых-кых итеп көлде. «Хат ул аяксыз илче, тавышсыз хәбәрче. диде Хат дөнья гизә. Аңа киртәләр юк». Димәк, минем әниемә хат барып җитәр Хатка киртә юк икән Шатланам Шатланам, тагы да тырышыбрак сабак укырга ябышам Ашарга утыргач та өстәлдәге әйберләргә карый-карый исемнәрен әйтәм
- «И»— әнә икмәк, «к»— әнә кашык, «п»— пычак,— дип сөйләнеп утырам.
Әби куркынып куя. Бер миңа, бер Хәниф абыйга күз ата.
Кара әле, иптәш мөгаллим,— ди.— әллә синең шәкертең акылга җиңеләеп барамы? Күп укыган кешенең зиһене зәгыйфьләнә диләр бит Әллә мәйтәм ..
Әби кинәт кенә учы белән авызын каплады. Тагын әллә нинди килешмәгән сүзләр әйтеп, көлкегә калуым бар, дип курыкты шикелле. Ә мин төшендем: әллә юләрләнәме бу малай ДИМӘКЧУ? иде бугай.
И кадерле әбием, борчылма, мин бит шулай укырга, хәрефләр ят
ларга өйрәнәм. Бер аваз әйтсәм.'бер адым алга атлыйм кебек. Бер адым саен әле мин белмәгән, күрмәгән аллы-гөлле чәчәкле дөньяга кереп барам төсле. Син дә шатлан, әбием!
Күңелем адарына ♦ 2
Кар оер эреп бетә, бер яңадан ява. Кайбер көннәрдә җилләр исә. g Төннәрендә бураннар улый. Кыш шулай әкрен генә уза тора. Ә без көн § саен сабак укыйбыз. Хәзер инде мин сүзләр дә яза беләм. укый алам 5 Тик менә китаплар гына юк әле бездә. Китапларда нәрсә языла икән? “ Укып карыйсы иде тизрәк. Күңелем адарына s
Әле бит әниемә хат язасым да бар. Ә хатны ничек язалар икән?
Бик авыр эштер ул. Хат кадәр хатны теләсә кем яза да белмидер әле. » Әллә Хәниф абыйдан сорап карыйсымы? Куркам, тагын ул: «Ашыкма».— 4 дип әйтер. ' =
Мин өстәл янында менә шулай уйланып утырам Бабай кырынып £ маташа. Әби керләр уа. Хәниф абый, яралы аягын җылы суга тыккан да. авыз эченнән генә нәрсәдер көйлп-көйли мыгырдана. Менә ул миңа карады да: «Күрәм, эчең поша. ахры, синең, малай, - диде — Карандашыңны ипләп кенә очла да, кәгазеңне алдыңа куй Хәзер үзебез китап язабыз».
— Китап язабыз?
— Әйе. китап язабыз. Нигә исең китте?
Юк. моңа мин генә гаҗәпләнмәдем Әнә. бабай да башын як-якка боргалап алды Булдыра алырсыз микән, ди бугай
Әби дә черкелдәп көлде:
— Языгыз, яз,—ди.—безгә дә укып күрсәтерсез. Нәрсә килеп чыгар икән?
Сизәм. болар шаяртып сөйләшәләр. Мин көтәм. Хәниф абый нәрсә әйтер? Әллә ул да болай гына, сүз юктан сүз булсын дип кенә кы- лындырамы? Бу малай боекмасын диме? Юк. аның йөзе бик җитди иде. Тәрәзәгә күз йөртеп алды. Түшәмгә карады
— Я. башлыйбыз,— диде.
— Ничек башлыйбыз сон, Хәниф абый?
Укытучым әйтте:
— Син кичә йокыдан кайчан тордың?
— Иртә белән, әбием уятты.
— Менә шулай яза кит: иртә белән мине әбием уятты, диген.
Мин әле ышанмый торам. Китапны шулай яза башлыйлар микәнни?
— Яз, яз.— диде Хәниф абый.— Нигә миңа тәкә шикелле карап торасын Бер генә дә шаярмыйм, чынлап әйтәм Китапларның күбесеН иртәнге сәгатьтән яза башлап китәләр.
Болай гына була ул. дип уйладым да. карандашымны кысып тотып эшкә керештем «Мине әбием иртә белән уятты»,— дип язып куйдым.
— Ярый.—диде укытучым, ярый. Бусы булды дип әйтик. Йокыңнан торгач тагын нишләдең?
— Битемне, кулларымны юдым. .
— Анысын да яз.
— Аннан сон чәй эчтек...
— Анысын да онытма, барысын да тезеп чык. Соңыннан безгә кычкырып укырсың.
Борчылган илем. Китапны әнә ничек кенә язалар икән! Төшендем Яза-яза өстәлгә бөкрәеп иелдем. Башымны кашып алдым Маңгаемны сыпыргалаштырдым. Борыным белән кәгазьгә төртелеп-төртелеп киттем. Карандашымны да авызыма кабып суыра-суыра имдем Хәниф абый шикелле түшәмга дә каранып тордым. Өйдәгеләр эндәшмичә генә уты-
ралар Язсын, диләр бугай, тыгызламыйк әле Уен эш түгел ич, китап яза! Шактый вакыт узды. Мин инде «китабымны» язып чыккан идем.
Әмма язган шикеллерәк утыра бирдем. Бетердем, дисәм, миңа үземә үк укырга кушачаклар. Ә мин оялам. Бәлки көләрләр. Бәлки, булмаган бу, дип тә әйтерләр. Кая кереп кысылырга урын тапмассың. Нишләргә?
Урынымнан сикереп тордым да: «Мә, Хәниф абый, үзең укы»— дидем Үзем кабат өстәл янына килеп йөзем белән түбән капланып утырдым Сулышларым кысылды Битемә ут капты сыман. Жир астына убы- рылып төшермен төсле иде. Хәзер минем язмамны Хәниф абый кычкырып укый башлар. Мин үзем язган сүзләрне ишетеп торырмын. Минем үз тавышым да яңгырар сыман.
Өйдә тынлык Бабай да колакларын торгызган. Башын сузган. Әбине әйтмим дә инде. Хәниф абый каршысына ук килеп утырган Хәтта стенага эленгән бишмәтләр дә. бүрекләр дә, үги әтинең иске туны да. тыңлыйк әле. тыңлыйк, дип пышылдыйлар кебек. Мич янында солдат кебек кәперәеп торган самавыр да. савыт-сабалар да минем сүзләрне тыңларга җыенганнар диярсең.
Болай буласын белсәм, «китап» язып маташыр идемме соң миц? Әрәм булам ич хәзер мин, әрәм булам... Бармак араларыннан гына карап куям. Хәниф абый ашыкмады. Башта кәгазь битен иркәләгән кебек итеп сыйпаштырды Өстән аска кадәр күзәтеп чыкты Елмайды.
Миңа шул гына кирәк тә иде. Эчемә җылы керде. Тынычлана төштем. Укытучым юкка елмаймый. Ул кадәресен генә беләм. Сынаганым бар. Хәниф абый әбигә дә, бабайга да ым какты.
— Тыңлагыз әле. нәрсә язган,— диде,— сезнең оныгыгыз Саби- рулла. Килештергән, ис китәрлек!
— Укы, укы,— диештеләр картлар.
Алар инде баядан бирле ашкынып көтәләр иде.
— Бу өйдә әле мондый могҗизаның булганы юк иде,— дип тә әйтте бабай.— Әйтсәң, кеше ышанмас.
Хәниф абый тамагын кырды. Ирен очларын сөртеп, бик тәмле бер нәрсә чәйнәп йотарга җыена иде кебек Аннан соң тыныч кына укый башлады:
«Иртә белән мине әбием йокыдан уята мин битемне кулларымны юам аннан соң чәй эчәргә утырабыз бабай миңа икмәк кисеп бирә, әби чәй ясый.самавыр җырлап тора».
Бабай дәртләнеп куйды
— Вәт молодис,— дип Хәниф абыйны укуыннан бүлдерде.— Килештергән бит тәки. Сүзләре дә нинди бит. сүзләре!
— Бүлдермә,— диде әби кычкырып —Тәмен бозасың.
Хәниф , абый көлә-көлә миңа карап алды Тагын укырга кереште:
«Ашап эчкәч амин итәбез әби авыз эченнән генә нәрсәдер сөйләнә бабай аллага шөкер аллага шөкер ди тамагыбыз туйды ди »
Бу юлы әби үзе дә сүзгә катнашмыйча булдыра алмады
— Дөрес, бик тә дөрес язгансың, улым. Нәнием минем,—диде.— Рәхмәт төшкере. Амин итми тамак туймый, ризыкны җеннәр йотып бетерә юкса.
Әби әле тагын нәрсәдер әйтергә теләгән иде дә өлгерә алмады. Хәниф абый аны бүлдерде:
— Карагыз әле, нәрсәләр генә'язып бетермәгән безнең шәкертебез биредә? Болай гына, уйнап кына башлаган идек ләбаса, ә ул әнкәсенә хат язып чыгарган.
— Хат? Гаҗәп эш,—диде бабай.
— Әйе, әйе, хат язган. Чынлап әйтәм. менә дигән хат булган бу. Нокталарын, өтерләрен дә үз урыннарына куеп чыксаң — шаккатырлык*
Алары нәрсә тагын? Нокталар, өтерләр? Хәниф абый кулына ка-
рандаш алып язып күрсәтте. И, дидем мин эчтән генә, бер генә дә авыр түгел икән. Карандаш очы белән бер төртәсең дә. бер бөтереп кенә аласы
Ә мөгаллим әйтә: «Бу авыр, бик авыр эш. Хәтта кайбер галимнәр дә тыныш билгеләрен куйганда саташып бетәләр».— ди.
Мин өстәлдән башымны күтәрдем Хәниф абыйга текәлеп кара дым. Әллә шулай көләме ул миннән? Хат яза беләмме соң әле мин? Юк. * укытучымның йөзе җитди һич кенә дә көләргә җыенмый. 2
Менә ул яңадан укырга кереште- Нигәдер аның тавышы калты- J ранган төсле иде. Сүзләрне дә тотлыга-тотлыга әйтә. Әллә аның су эчәсе == киләме? Бармаклары да дерелди. Минем «хат» дигән кәгазь кисәге кош | баласы, кебек аның кулларыннан очып китәргә җыена шикелле. 5
Хәзер мин дә Хәниф абый белән бергә үзем язган сүзләрне укып ♦ барам сыман. s
«Без әлеге бик яхшы яшибез бабай да әби дә мине бик яраталар күзләремә генә карап торалар әби миңа яңа күлмәк белән чалбар тегеп 2 кидерде мин зур үстем инде әле тик мыеклар гына чыкмый тора әх әнием х син дә безнең янда яшәсәң нинди күңелле булыр иде бик сагындым үги әти дә гел исемә төшә кайчан кайтып киләсез инде безнең хуторга кызыл = әләм элделәр бандитларны кырып ташладык бездә аксак солдат яши Хәниф абый исемле ул мине укырга өйрәтте мин инде яза да беләм бер генә дә еламыйм тизрәк кайт әнием».
Хәниф абый укуыннан тукталды. Ә мин инде үкси-үкси елап утыра идем. Тавышым чыкмый, сулкылдыйм Күз яшьләремне йота барам. Бәлки, күрмәсләр.
Юк, моны мин үзем язмаганмын, моны ниндидер башка бер ятим бала язган кебек тоелды миңа
Өйдә тынлык Хәниф абый да минем язуны кулына тоткан килеш уйга калып утыра. Башын түбән игән. Әби яулык чите белән әледән- әле күзләрен сөртә. Бабай сакалын бөтереп авызына капкан. Ул да эндәшми. Бу минутта безнең өйдә ниндидер кайгымы, ниндидер шатлыкмы булды сыман.
Укытучым минем яныма килде Йөземә озак карап торды Аннан соң язуны минем алдыма җәеп салды да:
— Чын хат язгансың бит син, Сабирулла,— диде.— Әниең укыса, шатланып туймас иде
Мин укытучыма сыендым Аның кулларын йөземә куйдым. Тынып тордым. Бу шатлыгымны мин әле сүз белән яза да белмим, тел белән әйтә дә белми идем.
Ул көнне мин гел сагынып искә алам Күпме еллар үтсә дә, онытылмый ул көн. Күзләремнән агып чыккан яшь тамчылары минем алдымнан ниндидер караңгылыкны юып төшерделәр сыман. Миңа дөньяның бер якты тәрәзәсе ачылды да, шуннан барасы юлым күренеп тора иде кебек. Ә ул юл мине кая алып барыр икән?
Көтелмәгән хәбәр
Кояш көннән-көн кызурак яктыра. Инде беренче язгы яңгырлар да сибәләп узды. Анда-монда беренче чәчәкләр дә күренә башлады. Безнең тәрәзә каршындагы теге «хөрмә» тирәге дә ботакларына яшькелт бөреләрен тезеп куйды'. Кайчак җил исеп китә дә, ул йокысыннан уянган төсле итә Тәрәзәгә кагыла. «Исәнмесез, саумысыз?»— дип әйтә сыман.
Дөрес, иртә белән әтәчләр кычкырмый әле. Әмма көзгә таба алар- ның тавышларын да ишетербез Кош-кортны үрчетергә күп кирәкмени? Йомырканы җылырак урынга, яки бүрек эченә салып куйсаң да. атна ун көн эчендә чебиләр бәреп чыга. Әнә, безнең өйдә дә бер тубал чебиләр
черелдәшә. Мина да эш артты. Су эчерәм, жим сибә.м аларга. Ул сап- сары нәниләр кечкенә генә туп шикелле төрле якка коелышып тәгәрәп- тәгәрәп китәләр. Сикерешеп-сикерешеп өстемә куналар, башыма менәләр. Карандаш очы кебек кенә томшыклары белән битемне чукыйлар. Күзләремә үреләләр. Миңа күңелле.
Бу чакта инде бабай кырга чыгып киткән була Әби өй тирәсендә i кабаланмый гына түтәлләр казый Башка йорт яннарында да хатын- кызлар кайнаша. Алар да кишер, суган чәчәләр, бәрәңге утырталар. Бездә яз ел саен шулай башлана.
Хәниф абыйның да аягы төзәлеп килә. Ул инде бер таягын бөтенләй кулына алмый. Тиздән дөбердәтеп йөрермен, ди. Яз аның да күңелен кузгатты. Йөзе дә яшәрей китте сыман. Хәзер ул елмаеп кына сөйләшә Озакламый үз авылыма кайтып китәрмен, ди дә сөенеп туя алмый. Ә мин борчылып уйланам, ул киткәч миңа бик күңелсез булыр инде дим. Бездә генә калса ни була? Яшәр идек әле, кем тыгызлый безгә? Әнә бит, Хәниф абый үзе дә нәрсә ди:
— Биредә дә калып яшәргә мөмкин булыр иде. Кем дә тыгызламый. Әмма йөрәк кушмый. Үз авылымда мине бик якын кешем көтә торгандыр...
Нигәдер ул шунда моңаеп та куя. Озак кына эндәшми утыра. Сагышлана, күрәсең. Ә миңа һаман язарга, рәсем ясарга куша.
— Укы, Сабирулла. укы. өйрән,—ди.—Хәзер дөньяга укымышлы кешеләр кирәк. Күп кирәк алар, күп!
Беркөнне өйдә берүзем генә калган идем Бер ялгызым тик кенә торып буламы соң? Эчем поша башлагач, әби киштәсендә актарынырга керештем Әби анда үзенең коръәнен ап-ак ефәк чүпрәккә генә төреп тота иде. Ул аны беркем кулына да бирми, мине дә бабайны да якын да китерми. «Мондый изге китапны сезгә түгел, мулла кулына да бирә-чәк түгелмен,— ди торган иде — Муллаларның да ниндиләре булмый»
Белмим, әби үзе ул китапны укый ала иде микән? Күргәнем булмады. Күңелдән генә ниндидер сүрәләр әйтә дә, коръәндә шулай язылган, ди торган иде.
Мин ефәк төенне курка-курка гына сүттем. Менә алдымда күн тышлы, гажәп зур, калын китап. Мин аны чак-чак күтәреп, тәрәзә каршына алып килдем. Әкрен генә беренче битен ачтым Көч-хәлгә хәрефләрен укымакчы булдым. Юк, хәрефләр генә түгел болар, бер-берсенә тоташтырып үреп-үреп куйган четрекле бизәкләр шикелле. Өскә, аска әллә нинди билгеләр тезеп чыкканнар Гаҗәпләндем: кешеләр бу китапны ничек укыйлар икән? Тырыша торгач, ниндидер сүз килеп чыкты. Әмма ул татарча түгел иде. Изге китап әнә нинди була икән, дидем мин үз-үземә. Укыйсың, аңламыйсың. Менә бу кызык иде
Коръәннең тагын берничә битен ачтым. Кинәт шунда бер язу килеп чыкты. Бу нәрсә икән^* Язуны кулыма алып әрле-бирле әйләндергәлә- дем дә укырга керештем. Әмма тиз генә таный алмый газапландым. Хәрефләре кәкре-бөкре, бер өскәрәк чыгып, бер түбәнрәк төшеп торалар. Кемдер әллә ашыгыпмы, әллә бик үк оста яза белмәгәнлектәнме, сүзләрне бер карауда гына укырлык итмәгән.
Тырыша торгач «хат башы» дип язылган сүзләрне, хәрефләрен кабат-кабат әитә-әйтә көч хәлгә укып чыктым. Шунда ук төшенеп ал- ды.м. Бу — каяндыр әбигә килгән хат иде. Шатландым Мин дә иң тәүге кабат Кулыма хат тотып укый алам менә!
Хатны әнә ничек яза башларга икән Менә хәзәр беләчәкмен. Чын хат укыйм ләбаса! Хәниф абый күрсә, ул да шатланыр иде. Шәкерте әнә нишләтә...
Күзләрем белән чәнчелеп карый-карый хәрефләргә күнегеп җиттем. Бик кызу булмаса да хатны әкрен генә укый башладым.
« ..Сезки хөрмәтле Гатаулла абзыйга, вә янә дә Халимә апага, вә янә дә Сабируллага күптин күп сәламнәр күндерәм...»
Ничек куанмыйсың? Миңа да сәлам язганнар бит Мин дә кеше рәтенә кергән хәзер Зур үскәнмен, димәк. Тагын нәрсә язганнар икән Укыйм әле. укыйм. «Мин исән-сау гына авылга кайтып җиттем. Туганнарым белән күрешергә алла насыйп итте»
Тукта, кем соң ул «мин» дигән кеше? Тизрәк беләсем килде Хатның соңгы юлларына күз төшердем. Анда: «Бу хатны язучы Заһир дип п белерсез». диелгән иде. Әһә, белдем, теге вакытта төнлә бедән безгә s кереп чыккан солдат Заһир абый икән. Әнә. ул авылга кайтып та җиткән. £
Хатны тагын укырга керештем: ^Шуннан соң да сезгә бу хат белән = хәбәр итәм. авылда совет сайлап (куйдык, алпаут Мусин качкан дип. « Шуннан соң да хәбәр итәм. авылда тормышлар авыр Корылык дөньяны * көйдерде дип. Кырларга саранча явы ябырылды Күп кешеләр чит як- * ларга таралышып беттеләр дип г
Шуннан соң да тагын хәбәр итәм. Жамалия апа зәхмәтле сырхау- „ дан вафат булды дип Шуның кайгысыннан Хәйрулла агай телдән калды. дип. Кул-аяклары да селкенмәс булып, урында әҗәл көтеп ята дип...» =
Башта бу сүзләрне мин аңламыйчарак укып уздым бугай. Кем соң ул Жамалия апа? Чү. әнием ич ул минем! Хәйрулла минем үги әти!
Шул минутта мин коелып, бөтен гәүдәм белән шиңеп төштем. Кәгазьдәге хәрефләр терелешеп киттеләр дә. ут кебек янып күзләремә керделәр шикелле. Аннан соң алар йөрәгемә барып кадалдылар сыман. Мин сукрайдым төсле. Бернәрсә дә күрмим, бер нәрсә дә аңламыйм. Хат эченнән кемдер: «Әниең үлде, үлде!»— дип кычкыра, кемдер мине буа шикелле. Юк. хатны артык укый алмадым. Бөтен көчем белән кычкырып елап җибәрдем.
Өйдә беркем дә юк. Миңа куркыныч. Арлы-бирле йөренәм. Күзләремнән шыбырдап яшь ага, авызыма керә. Йотам, эчемдә ут тагын да көчлерәк дөрли шикелле.
Инде нишләрмен? Кая барырмын? Юк. ышанасы килми бу авыр хәбәргә; ышанасы килми «Булмас, ялган!»— дип кычкырдым. Шунда кемдер, әллә почмак артыннан, әллә сәке астыннанмы: «Дөрес бу хәбәр, дөрес»,— дип миңа каршы тавыш салды кебек.
Әнә. күз алдымда Заһир абый күренә. Иркәләмәкче булып мине кочып алмакчы. Мин читкә тайпылам. «Юк, юк, ялганлыйсың син, ялганлыйсың,— дим - Әнием үлмәгән, үлмәгән»
Шулчак ишек ачылды. Өйгә Хәниф абый килеп.керде. Мин апа атылып барып сырыштым.
— Әнием үлгән, әнием үлгән,- дидем үксеп елый-елый...
— Чү, чү энем, нәрсә сөйлисең, кем әйтте, кайчан?
Хәниф абый мине кочып алды.
— Тынычлан, тынычлан, балакай, диде.—Нәрсә булды, кайдан ишеттең?
Минем инде сөйләшергә хәлем юк иде. Өшеп киттем, калтырандым. Хәниф абын мине тапчанга яткырды, өстемә юрган япты
Минем кулдан хатны алып, янәшәгә утырды Тиз-тиз хатны укып чыкты, башын түбән салды, сүзсез генә уйланып торды. Күзләрен уды
— Шулай икән шул. энем,—диде Шулай икән. Менә бәла, бер дә көтмәгәндә.
Хәниф абый минем йөземә карады Башымнан сыйпады Нәрсә әйтергә дә сүз табалмыйча озак уйланып торды. Ә мин дерелди-дерелди һаман елый бирдем Бу елаудан инде беркайчан да туктый алмам кебек иде.
— Минем дә әнием, әле мин биш яшьтә чакта ук дөнья куйды,— диде Хәниф абый уфтанып Мин дә бик иртә ятим калдым. Андый авыр хәлләр гел булгалап тора. Сабирулла. Язмыштан узмыш юк. дигәннәр олылар
Хәниф абый аксый-аксый барып чиләктән салкын су эчте. Миңа да китерде.
Мә, эчеп җибәр, җан кызуларың бавылып китәр.
Эчтем. Әмма су җып-җылы иде кебек. Тәме дә әллә нинди әчкелтем Ятим идем шул мин дә,— диде Хәниф абый тагын сүз башлап,— әмма, күрәсеңдер, нужага бирешмәдем. Тырыштым, укыдым, үзем дә укытучы булдым. Син дә өзгәләнмә, энем, түзми нишлисең? Андый кайгылар кемгә килеп китми? Үлем-төшем кайда гына булмый.
Юк. бу сүзләр генә мине юата алмадылар. Үлемне оныттыра торган сүз бармы? Андый сүз юк. Мин моны менә бүген, менә хәзер белдем.
Кайчан килгән соң бу хат?- дип Хәниф абый хатны яңадан караштырды. Авыз эченнән генә укыштырды.
Юк. елы да язылмаган, көне дә куелмаган.— диде — Оныткан- I ар. күрәсең.
Без тагын, уйга сабышып, сүзсез калдык.
Кайгы онытыламы?
Менә әби белән бабай да кайтып керделәр. Әби өстәлдә битләре як-якка ачылып яткан коръәнне күреп алды.
Бу ни эшегез,— диде ачулы күзләре белән безгә карый-карый. Кем минем изге китабымны урыныннан кузгатты, кайсыгызның кулы җитте? Үзе коръәнне кысып алып күкрәгенә кысты.— Шапшаклар, кулларыгыз да юылмаган, тырнакларыгыз да кисмәгән сезнең. Гөнаһын кая итәрсез?
Ә мин урынымнан сикереп тордым да әбигә йөгереп килеп чытырдап ябыштым.
Әнием үлгән минем, әнием үлгән, үги әти дә телсез калган. Инде нишләрбез?
- Кем әйтте, каян ишеттең?
Менә биредә язылган,— диде Хәниф абый, кулындагы хатны күрсәтеп.
Әби хатны тартып алды.
Син үзең укып бирдеңмени балага? Аз гына уең бармы синен, мөгаллим?
Үзем укыдым, әбием,— дип кычкырдым мин.— Үзем укыдым...
Үзең?
Үзем!
Әби урындыкка лып итеп утырды Кемдер аның тез астына китереп сукты сыман. Төсе китте. Коръән битләрен ачкалап-ачкалап каралы. Нәрсәләр эзләнде.
Балакаем,— диде мине кочаклап,— гафу ит. юләр әбиеңне, мин гаепле, мин! Теләсәң менә ак чәчләремне йолкы, кулларымны тешлә. Mini риза.
Әби елый-елый тагын сөйләп китте:
Бу хатны без инде күптән алган идек...
Нигә миңа әйтмәдегез?
’ Курыктык, улым, курыктык, йөрәгеңә авыр булыр дидек. Син бит .ые бик кечкенә Мондый авыр хәбәр олыларның да башын агарта, буйларын сындырып сала.
Әби үзе дә иелеп калды. Куллары белән башын тотты. Нәрсәдер әйтә торды, әмма сүзләре аңлашылмады.
Дөрес әйтә әбиең,— диде бабай. Бу хатны без үзебез дә әле күптән түгел генә берәүдән укытып алган идек, улым Сабирулла Без ул көннәрдә күпме яшь койганыбызны үзебез генә беләбез, олан. Кан йоттык. Сиңа сиздермәскә тырыштык...
Исемә төште Мии бит ул чакта нәрсәдер сизенгән идем. Эмма мои дни кайгылы хәбәр ишетермен дип һич кенә дә уйламаган идем. Хәтер лим, бервакыт әби дә, бабай да нигәдер сагышланып йөри башладылар Үзара сирәк кенә сөйләшәләр Миңа карыйлар да уфтанып куялар Ашау-эч^гә дә талымнары бетте Йоклаганда да сырхау кешеләр кебек авыр ыңгырашып бер уяналар бер сызланалар иде. Белдем. Алар әнә * шул хатны укып, миңа сиздермичә генә кайгырышканнар икән. Ә хәзер § алар минем белән бергә елыйлар <
Хәниф абый нәрсә әйтергә дә белми тора. Таягына таяна-таяна з идән буйлап йөренә Яңадан утыра Ул әле нәрсәдер көтә шикелле Мин дә % көтәм Бәлки, Хәниф абый: 5
— Юк ла, әниең үлмәгән, үлмәгән. Кемдер шаяртып кына язгандыр,— ♦ дип әйтер дә, хатны ерткалап мичкә ташлар *
Юк, ул алай әйтмәде >
— Бер нишләр хәл юк, Сабирулла,— диде,— Елап кына үлгәнне 2 терелтеп булмый. Әнә сугышта да күпме кеше үлеп калды Аларның х да синең кебек уллары булгандыр. Авыр, бик авыр еллар. £
— Авыр гынамы соң, Хәниф туган,- диде әби =
Хатны яңадан коръән эченә салып куйды: «Аның урыны биредә.
Мәрхүмәнең кабер туфрагы җиңел булсын Амин!»— диде
Бабай өстәлгә самавыр мендереп утыртты. Әби каяндыр актарынып прәннекләр, конфетлар чыгарып куйды
— Утыр, балам, чәй эчик, күңелең бераз тынычланып китәр. Эчеңә җылы керер Әнә ничек агарып калгансың
— Әйе шул,— диде бабай да,— утырышыйк, Жамалия истәлегенә амин итик
Хәниф абый алдыма чәй ясап куйды.
— Мондый чакта чәйдән дә шәп нәрсә юк,— диде — Сулышны киңәйтеп җибәрә
Алар шулай мине юатырга телиләр иде. Ә минем бер нәрсәгә дә кулым бармый. Чынаякны тотып авызыма китермәкче идем дә, ул да кылтыр-кылтыр итә-итә кулымнан төшеп китте. Юк, миңа хәзер бернәрсә дә кирәкми. Хәзер мин үзем дә беркемгә кирәк түгел. Мин бөтенләй ятим.
Хәниф абый урын түшәде.
— Кил. энем, йокларга ят,— диде,— Әнә, инде төн җиткән Кайгыны кайгырып кына җиңеп булмый. Ул нәләт йөрәккә бер килеп ябышса, елан шикелле канны суыра.
Йокларга яттык. Хәниф абый мине кочаклап алды Мин чатырдап аңа сырыштым. Шулай итсәм, минем йөрәгемә теге елан керә алмас кебек иде.
Йоклыйммы, йокламыйммы — үзем дә белмим Саташам Авылга кайттым кебек, әниемне дә күрәм шикелле, менә мин аңа таба йөгерәм, имеш, ә ул миннән ераклаша бара «Хуш, улым»,—дип кул болгый. Мин «Әнием, тукта, тукта!»— дип кычкырам Уянып киттем. Өстемнән юрганымны алып ташладым, өйдә ут алганнар иде Карасам, бабай минем каршыма ук килеп баскан. Хәниф абый яныма утырган Әби кулына чынаяк тотып тора
— Эч, балам, эч,— диде,- хәл керер үзеңә, төн буе саташасың.
Юк, эчмим Куркам мин ул «үлән суыннан». Исеннән ү|$ күңелем болгана, укшыта. Тагын елый башлыйм Тагын йоклап кнтәм, тагын саташам...
Иртә белән мин инде урынымнан кузгала алмадым. Башым авырайган Гәүдәм тапчанга ябыштырып куйган шикелле иде. Күзләремне як-якка йөртәм. Эндәшмим.
— Болай булса мин дә озак яши алмам,— диде әби Мин дә кайгыдан үләрмен, ахрысы
Бабай да тавыш салды
- Ә мин нишләрмен синнән башка? Кая барырмын бу картлык көнемдә? Миңа да үләсе генә кала.
— Миңа да тизрәк китәсе булыр,— диде Хәниф абый'да,- Китәсе булыр Нишләрмен сездән башка?
Уйга бирелдем. Ә мин ничек яшәрмен? Әби дә, бабай да булмаса, Хәниф абый да китеп барса? Юк, миңа болай ятарга ярамый. Мин торырга тиеш
Мендәрдән әкрен генә башымны күтәрдем дә:
- Әбием, бир теге даруны, эчәм.- дидем
Әби йөгереп килеп җитте. Кашык белән тнз-тиз авызыма үлән суы салды.
— Тагын,— дидем.
— Эч, эч,—диде бабай шатланып.—Эч, улым Әбиеңнең кулы шифалы Хәзер терелеп китәрсең.
— Әби булдыра ул,— диде Хәниф абый да — Әнә минем ярамны ялт иттерде.
Мин әкрен генә торып утырдым. Өстәлдә әле кичәге табын җыештырылмаган иде. Олылар үзләре дә аш-суга бармак белән дә кагылмаганнар, күрәсең. Кайгы шундый ул. Кешене тамактан калдыра.
Хәниф абый әйтеп куйды:
— Әле бит белеп булмый,— диде Бәлки, Сабирулланың әнисе бик каты авырып йокыга гына киткән булгандыр Ә күршеләре аны инде үлгән дип уйлаганнардыр да тизрәк хат язганнардыр. Карасаң-торсаң. ул әле исәндер бәлки...
— Әйе, әйе,— диде бабай да,- андый хәлләр дә булгалый. Исеңдәдер, карчык, әле теге вакытта, без шахтада эшләгән чакта бер хатын күз ачмый ун көн йоклап ятты Аны да башта үлгән дигәннәр иде. Хәтта кабер дә казып кайттылар. Ә ул үлгән дигән кешебез нәкъ унынчы көнне урыныннан сикереп торган да, көлеп тә җибәргән.
— Исемдә, исемдә,— диде әби — Үзем барып күреп кайткан идем.
Мондый хәлләр, бәлки, кайчан да булса, кайсыдыр бер җирдә булгандыр, бәлки, булмагандыр да. Ләкин моңа ышанасым килде. Бәлки, чыннан да, минем әнием турында бу авыр хәбәрне Заһир абый ашык- пошык кына язып салгандыр Бәлки, хат безгә килеп җиткәнче әнием үләр дип уйлагандыр.
Әле генә җанымны тетрәткән хат кинәт кенә юкка чыкты сыман. Әле ул язылмаган да, миңа әле килеп тә җитмәгән төсле иде хәзер. Әнием әнә шул «озак йокысыннан» уянып китте дә, яңадан күңелемә кереп урнашты. Мин аны шулай тере килеш йөрәгемдә сакл.ап калдым. Аның белән кайчан да булса күрешермен кебек иде. Шул өмет кайгымны басты, тынычландырды мине.
Берничә көннән соң, Мохтар абый безнең ишегалдына ат җиккән арбада килеп туктады Өйгә кереп тормады. Безне үз янына чакырып алды. Йортка чыктык Мохтар абый тезгенне Хәниф абыйга тоттырды.
— Бу, сиңа, солдат,— диде,— синең бит әле ерак юлга чыгасың бар.
— Бөтенләйгә, миңамы?
Бөтенләйгә, бөтенләйгә, Хәниф дус. Армиядән атлар кайтарттык. Алар өчен дә сугыш бетте Иртәгә шул атларны җигеп сукага чыгабыз Ә монысы сиңа, солдат, арбасы-ние белән.
— Сүз тидермәсләрме соң, иптәш комиссар?
Тидермәсләр, язуы бар. Сиңа да штабтан документлар килде. Теләсәң бүген үк кайтып китә аласың. Хәер, анысы үз эшең, үз вакытыңа кара Яраң төзәлеп беткән булса, ашыксаң да ярын. Хәрәкәттә бәрәкәт дигән картлар Язгы җир, әнә, орлык көтеп тилмерә.
- Анысы шулаен шулай да, ничектер уңайсызрак кебек. Ат чәлдереп кайткан димәсләрме?
— Димәсләр, борчылма. Сиңа гына түгел, якын-тирәгә китүче башка солдатларга да атлар бирергә рөхсәт ителде. Сугыш бетте бетүен дә. иген чәчәргә дә кирәк бит әле.
Аңлыйм.— диде Хәниф абый,— аңлыйм, иптәш комиссар. Кылычлы фронттан —сукалы фронтка, димәк...
- Дөрес.
Хәниф абый атны маңгаеннан сыйпады. Муенын чәбәкләде.
— Нихәл. солдатд яшәп буламы?— диде. Ат сүз аңлаган шикелле, башын чайкады «Яшибез әле»,— дип әйтте сыман. Әле ул елмаеп та * куйды кебек. Колакларын торгызды. 2
Шунда миңа авыр уй килде: тиздән Хәниф абый китеп барачак. < Мине кем укытыр соң? Күңелсез булып китте. Хәниф абыйга карыйм, з Ә ул бер генә сүз дә эндәшми. Өйдә тынлык, әби дә дисбесен тарта-тарта g иреннәрен селкетеп тик кенә утыра. Нәрсә буласы икән бу өйдә? Мин 5 ниндидер куркуга төштем. Тикмәгә түгел бу. тикмәгә түгел.. ♦
Ирләрчә сөйләшү *
Хәниф абый юлга җыена башлады. Вак-төяк әйберләрен капчы- гына сала тора. Үзе ашыкмый* гына сөйләнә. ; 2
— Рәхмәт, Хәлимә апа,— ди.— Мине аякка бастырдыгыз. Оны* 2 тасым юк. Гомергә бурычлы мин сезгә.
— И таптың сүз, Хәнифулла, нинди бурыч булсын ди, каян кил-< гән бурыч ул? Без кешеләр ләбаса, алла бәндәләре. Бер-береңә булышу изгә эштер.
— Әйтмә дә.— диде бабай да сүзгә кушылып.— Сусаган кешегә су бирү бурыч буламыни? Син бит ярдәм сорап безнең өебезгә килеп кердең. Менә безне күрми генә узып киткән булсаң, үпкәләр идек. Таныштык. белештек. Туганлаштык дияргә дә ярый. Күңелебезгә хуш килдең. Үзеңә, солдат, мең рәхмәт!
Әби тагын эләктереп алды:
— Әнә, баланы укцтып чыгардың, ул эш түгелмени? Карасаң-торсаң, без әле үзебез сиңа бурычлыбыздыр.
— Укытучы эше шундый, Хәлимә апакай. Теләсә кайчан, теләсә кайда да укытучы ул.
— Беләбез, һөнәрең — тормыш тоткасы, Хәниф улым. Мөгаллимнәр дөньяны агартучылар. Аларга рәхмәт сүзе дә әз, җиргә кадәр баш иеп сәлам бирү дә әз.
— Миңа бер рәхәт кенә булды сезнең өйдә. Көннәр тиз үтте, Яра сызлаулары да сизелми калды. Шәкертем бик тырыш иде шул. Күңелемне бер генә дә боектырмады Укуны су кебек эчеп барды. Хәзер инде менә китәсе вакытларым да килеп җитте.
Хәниф абый миңа карап алды, елмайды. Янәсе, ишет, сине мактыйм. Ә мин чак кына еламыйм. Мөмкин булса, аның шинель итәгенә ябышып, китмә, китмә, дип ялварыр идем. Мин аңардан башка ничек яшәрмен, дип уйлана-уйлана өзгәләнәм Бу бит миңа тагын бер кайгы, тагын бер хәсрәт.
Бабай идән буйлап арлы-бирле йөренеп алды. Бер тукталды, бер кузгалды. Нәрсә әйтер икән? Көтеп торам. Бәлки, ул Хәниф абыйны , үгетли башлар: «Беркая да китмисең, Хәниф улым, китмисең,—дияр. - Бездә начармыни? Син бит инде үз балабыз кебек Әнә Сабируллага абый булырсың. Сиңа дигән матур кыз да табылыр.. Өйләнерсең, хуҗалык итәрсең, үз җирең дә булыр. Яна йорт салып куярсың. Әнә бит нинди хөр заман килде . Әнә, безнең кар түбәле тауларыбыз да бар. Җәйләрендә чишмәләргә барып чыксаң, яннарыннан китә алмассың. Безнең якларда шиңми торган чәчәкләр дә үсә, кайбер агачлар бер генә дә яфракларың коймыйлар...» . -
Шулай мактансын иде бабай, мактансын иде «Бездә генә кал, бер-., гә-бергә яшәүләре күңелле дисен», — иде.
Юк, бабай алай әйтмәде.
— Нишләмәк кирәк,— диде ул,— нишләмәк кирәк, дөньяда һәркемнең үз нуҗасы бар. Бездән фатиха, юлларың якты булсын, улым. Хәнифулла, үз туганнарың белән күрешергә язсын .
И бабай, бабай, минем хакта оныттыңмыни? Мине укытучымнан аерасың бит. Мин Хәниф абыйны сагынырмын, кайгырырмын. Сез мине ничек юата алырсыз икән? Андый юанычлы сүзләр, бәлки, сезнең телегездә дә юктыр.
Чү. әби нәрсә әйтер икән? Ул Хәниф абыйны бик ярата. Бәлки, аны бездә калырга күндерә алыр. Әбинең теле ипле. Бик тә килештереп әйтә белә.
Көтәм. Юк. әби тел ачарга да җыенмый Бер бабайга карап ала. бер миңа, бер Хәниф абыйга. Өйдә тынлык. Олылар шулай сүзсез генә үзара нәрсәдер ымлашалар кебек. Дөрес сизенгәнмен. Әмма моннан соң нәрсә буласын мин әле төшенми торганмын.
Кинәт Хәниф абый әйтә куйды:
— Әллә Сабирулланы да минем белән җибәрәсезме?
Тукта, дөрес ишетәмме? Чыннан да. Хәниф абый мине үзе белән алып китәргә телиме? Әнә. ул сөйли тора. Ә мин ташка әверелдем сыман Миңа китереп-китереп сугалар кебек, мин тоймыйм да. сизмим дә.
— Сабирулла хәзер минем үз улым шикелле,—диде тагын Хәниф абый— Борчылмагыз, өстен-башын карармын, укытырмын, чын кеше итәрмен ул баланы Бер генә дә җәбер күрмәс. Аңа беркем дә бармак белән дә кагылмас.
Юк,—дидем мин бөтен көчем белән кычкырып—Юк! Мин әбиемне дә, бабамны да яратам. Китмим!
Үзем йөгереп килеп әбием култык астына кереп йомарландым.
— Мине яратмыйсыңмы?- диде Хәниф абый.— Көтмәгән идем. Алданганмын
— Сине дә яратам. Хәниф абый Үзең бездә кал. Беркая да китмә!
Әби мине кочаклап алды. Маңгаемнан үпте. Йөземне сыпырды. Өс-башымны рәтләде. Күлмәк төймәләремне каптырды. Үзе еламый да кебек, күзләреннән яшь тамчылары йөзенә яңа җыерчыклар сызып төшәләр сыман. Әби авыр уфтанып сулады да:
— Без дә сине бик яратабыз, улым,— диде— Йөрәгебездә син безнең. Әмма гафу итә күр. балакай. Сиңа Хәниф абыең белән китәргә туры килер. Бу хакта без инде Мохтар абыең белән дә. Мөршидә апан белән дә киңәштек. Алар да, риза булдылар. Син дә, улым, безнең сүзебезне кире какма. Шулай кирәк, заманы шундый...
Юк. әбидән булмады. Әнә ул ничек сөйләшә Мин бабай янына атылып килдем Ләкин бер генә сүз дә әйтергә өлгермәдем. Бабай мине үз каршына бастырды да:
— Әйдә, ирләрчә сөйләшик әле.— диде сүзен башлап.— Тыныч кына тыңла Кәҗәләнеп маташма Мин сиңа хәзер барысын да аңлатып бирермен
- Менә, менә, шулай кирәк, ирләрчә сөйләшү булсын,— диде Хәниф абый — Уен эш түгел бу. Үзе теләсә генә, үзе риза булса гына
— Уйлап кара, улым,— диде бабай тагын сүзгә керешеп.— Бүген без бар. иртәгә кем белсен, булырбызмы, юкмы? Хәниф абыең сине уллыкка алмакчы. Бар. улым. бар. бездән фатиха Бу чит якларда югалып калма. Без инде дөнья кешеләре түгел. Ә сиңа әле яшәргә кирәк, яшәргә!
Бабай да мине кочып сөйде. Аның йөзе җитди иде. Күзләре кысыла төшкән. Бераз ачулы да шикелле.
Олылар инде үзара күптән сүз берләштереп куйганнар, күрәсең. Хәзер генә төшенеп алдым Әнә. әби тагын сүз башлады:
- Без сине.— диде ул.- беркайчан да. беркая да җибәрмәс идек. Үзебезгә дә бик-бик кирәкле син. улым. Әниең киткән чагында әйтеп калдырган иде. Алай-болай булып, кайтмый калсак, зинһар өчен Сабирулланы ташламагыз, дигән иде Ничек кенә булса да укытыгыз, дип тә әйтте Без әниеңнең әнә шул васыятен үтибез. Аның каршында бурычлы булып каласыбыз килми, язык була Хәниф абыең сиңа бәхеткә очраган кеше. Иншалла. аның карамагында әрәм булмассың, балакай.
үк. арбаны җайлыйсы, тәгәрмәчләрен майлыйсы булыр, дип сөйләшкән- х нәр иде. Атка да су эчерергә, солы салырга кирәктер Барасы юлларыбыз ерак бит безнең, бик ерак... х
Мин әле урынымнан тормый гына ятам Тәрәзәгә карыйм Тәрәзәдән миңа да алача карап тора. Ул ап-ак чәчәк аткан. Башына челтәр бизәкле. үтә күренмәле шәл ябынган купшы хатын шикелле Туйга килгәнмени?
Исемә төште. Тәүге кабат бирегә аяк баскан көнне иң беренче ка ’ бат мин шул алачага килеп кагылган идем. Җимешләрен хөрмә дип-’ белгән идем. Ә ул үзенең очлы энәләре белән кулларымны чәнчеде Каян килеп чыктың әле син, усал малай, дип әйткән иде шикелле. Мин аның бер җимешен өзеп алып авызыма каптым Әчесеннән йөзем сытылд£>1. Төкердем Тәмсез иде ул хөрмә! Мин елый яздым. Ә алача башын сел- лә-селкә көлеп җибәрде сыман Авызың пештеме, малай, янәсе Ачуым килгән иде аңа ул чакта.
Тора-бара ул чәнечкеле’агачка ияләштем. Көз көне аның җимешләренә дә бал тәме керә. Ул бит әле безнең йортыбызның күрке дә иде. Безнең өйне шул агачка карап кына да әллә каян таныйлар. Ә миңа ул бу чит якта дустым шикелле иде.
Ә менә бүген мин китеп барырмын. Ә дустым кала. Менә шушы тәрәзә каршысында, бәлки, әле ул озак еллар үсеп торыр, яфракларын кояр, чәчәк атар. Ә мин нишләрмен? Кайда булырмын, тагын миңа шундый дуслар очрармы? Уфтанам, сызланам
— Тор. улым, тор, дип әби яныма килеп утырды да йөземә җылы учларын куйды. Гәүдәмне сыпырды Үс. үс,— дигән булды көлә көлә.
— Мин инде зур.
— Әйе. улым, син быел йөгерә-йөгерә үстең. Бабаң да шатланып туя алмый Чын егет булып килә. ди. Әнә, укырга да өйрәнеп алдың. Тырышкан ташка кадак кага, диләр. Белеп әйткәннәр. Тырыш булсаң бер >.шда да югалмассың, улым.
Хәзер әби инде елый башлар дип уйлаган идем Мин китәм ич Андый чакта кем яшь түкми? Әмма әби еларга җыенмый да. Ул бик җит’ди сөйләшә.
— Үзең яхшы булсаң, сине дә кешеләр үз итәрләр. Хәниф абыеңны тыңла, бер генә сүзен дә кире какма. Ул олы кеше, мөгаллим
Әби шулай сөйләнә тора, мйңа нәсыйхәт, киңәшләр бирә. Ә мин аның кипшенеп, бөрешеп беткән йөзенә карый-карый уйланам «И минем кадерле әбием дим эчтән генә, миннән башка сез ничек яшәрсез икәнг, Сезне кем карар? Сырхау аяктан екса, кем су бирер сезгә? Кем ашатыр? кем эчерер?» ,, с
Хәзер минем үземнең елыйсңм килә. Кычкырып елыйсым килә. Бәлки, мин елаган да булыр идем әле. Кинәт бабай белән Хәниф абый өйгә керделәр Хәниф абый шаяртып кына миңа бармак янады да:
— Минем улым әле йоклый икән.— диде.
Белдеңме инде. Сабирулла? диде Хәниф абый. Мен.» уй.'- Миңа сүз әйтәсе дә калмады.
Нәрсә булды миңа? Күзләремнән әле генә атылып чыгарга торган яшьләрем каядыр эчкә кереп югалдылар. Мин хәзер үзем дә җнгдил.ш- дем. Гәүдәм турая төште, башым күтәрелде. Әллә ничек үсебрәк кипем шикелле. Миңа инде кәҗәләнеп торырга оят иде
Саубуллашу
Бүген мин бик нртә уяндым. Әмма өйдәгеләр миннән дә иртәрәк торганнар икән Әби мич янында кайнаша, нәрсәдер пешереп магаша. Өйгә таба исе чыккан Бәлки безне әби соңгы кабат озату алдыннан коймак белән сыйларга җыенадыр. Бабай белән Хәниф абый йортка чыгып киткәннәр. Алар әле кичә
• И * ЯЗМЫШКА юл
Их. минем улым, дип әйтте бит ул. «Минем улым!» диде. Мина бик рәхәт булып китте Урынымнан сикереп тордым да ашыга-ашыга киенә башладым. Әтием күрсен, «мин тырыш малай!».
Бабай кулларын юарга кереште. Әби табын әзерләде Хәниф абый:
Атны җигеп куйдык инде,— диде Юлга иртә баштарак чыксаң . көн озынрак була, диләр.
Шул арада безгә Мохтар абый белән Мөршндә апа да килде. Бер- гә-бергл чәй эчәргә утырыштык. Бабай безне кыстый-кыстый сыйлады:
Юлга тамак туйдырып чыгалар. Әле сез бара-бара бер генә көн узмас.
Әби сөйләшми. Беләм. ул хәзер бер генә сүз әйтсә дә елый башлар Минем күңелемне дә кузгатыр. Шунардан курка ул Мөршидә апа чәен эчеп урыныннан торды да, үзе белән алып килгән төенне Хәниф абый кулына китереп тоттырды
Менә сезгә юл азыгы. - диде. Солдат паегы, үз өлешең. Хәниф туган.
Күрен алдым, төендә ике каравай башларын як-якка төртеп яталар. Тагын ниндидер вак-төяк әйберләр дә бар иде әле анда. Әби дә ашъяулык җәеп, нәрсәләрдер шунда сала-сала сөйләнде: «Менә монысы бездән булыр, диде - Бик тәмле кабартмалар Чәен дә бераз куйдым, тозын да. Юлда берсе дә артып калмас әле».
Кинәт минем телемә сүз килде
Кирәкми, кирәкми, әбием, үзегезгә нәрсә кала соң?- дидем.
Шулай әйтүем булды, әби елап җибәрде. Мине күкрәгенә кочып сөйде
Рәхмәт улым, олы җанлы кеше син. Безнең турыда да кайгыртасың икән, гүзәлем минем. Безгә инде әллә ни күп кирәкми улым. Күп кирәкми...
Анысы инде Сабирулла синең хәсрәт түгел,— диде Мохтар абый Бабаң да. әбиең дә бүген үк үзебезгә күчеп килерләр. Сиңа гына димәгән. безгә дә әби-бабай кирәк Тиздән әнә безгә дә бала киләсе бар.
Нинди бала, каян килә? Уйландым. Маңгай астыннан гына Мөршидә апага карандым Сизмп-белмн торганмын, әнә ничек үзгәргән ул. Битенә сипкелләр чәчрәгән, иреннәре турсайган, күзләре шешеп чыккан шикелле Күлмәге гәүдәсен кысып алган. Корсагы бүрткән. Түзмәдем көлеп җибәрдем.
Нигә көләсең?- диде Мөршидә апа. пәри малае, әллә дөньяда бер сиңа гына яшәргә дигәнме? Башка малайларның да туасы бар әле. Көнләшмә, ул сиңа абый дип әйтер.
Олылар көлештеләр. Ә мин оялдым, битем кызып китте. Мин әле - мондый сүзләрне беренче кабат кына ншетәм. Бәлки, йөгереп-качып та киткән булыр идем биредән. Шул минутта бабай сүз башлады:
Я. балалар, инде җыена башларга вакыт Юлчы кешенең юлда булуы хәерле. Барасылары ерак...
Хәниф абый Мохтар абыйны кочаклап биленнән кысты. «Рәхмәт, иптәш комиссар, диде - Онытасым юк».
Аннан соң әби алдына килеп башын иде. «Сезгә, Хәлимә апа. бер сүз дә әйтә алмыйм Сездән күргән кадерне аңлата торган сүз юк кеше телендә». Хәниф абый әбинең йөзеннән үпте.
— Ичмасам. - диде,- шундый чакта бүләк итеп бирергә бер генә нәрсәм дә юк.
— Анысы өчен борчылма. Хәнифулла. Сабирулланы кеше итеп чыгарсаң, бүләгең шул булыр
Өстемә алган бурычым Бер дә шикләнмәгез, без әле сезгә хаҮ- 1| лар да яза торырбыз. Әллә нинди ят илләргә китмибез ләбаса.
Ә мине олылар туп шикелле кулдан-кулга йөртеп сөйделәр.
- Абыеңны тыңла, әйткән булсын,— диде бабай — Киттем дә, болардан ычкындым димә. Безнең колаклар ерактан да ишетә. Белеп тор, малай
итмәсә ^ЫҢЛЫ^ Ул> тынлый. - диде Хәниф абый,— Улы атасын ихтирам
ЯЗЫК диде әби Колагын ишетсен, балакаем «□А/ГМ ₽«JL? а еламыи Йөзенә елмаю чыккан /Кыерчыклары да җәелгән кебек Янәсе, бер дә борчылмый Оныгы китсә ни дә. китмәсә ни Белам мин сине, кадерле әбием, беләм. шулай кыланып кына маташасың бит син Миңа кайгыңны сиздерергә теләмисен. Озатканда тыныч булсын бу бала дисең..
Мин дә елмаям Синең дә бәлки, йөрәгең тынычланыр, кадерле әбием' Оныгың бәхетле булыр дип уйла.
Бабай инде бер сүз дә эндәшми Нигәдер иреннәрен генә кыймы дата Мөршидә апа арбага әйберләр куя тора Үзе: «Юлыгыз VH б\ > сын. уң булсын»,- дип сөйләнә Мохтар абый ат тирәсендә йөренә Ка мытын кузгаткалап карый Ыңгырчакны күтәргәләп рәтли Атны ман гаеннан сыйпый
— Барысы да рәтле, инде утырышыгыз,- диде ул Хәниф абыйга дилбегәне тоттырып -— Хәерле юлга, солдат!
Мин дә арбага менеп утырдым. Хәниф абый дилбегәне җайлап кына, әкрен генә тартты да: «На. малкай,- диде. - киттек!»
Без әкрен генә китә тордык Олылар безнең арттан килә-килә кул болгап калдылар Мин шунда алачага күз ташладым. Әнә ул да безне озата. Ап-ак тубал башын ия-ия безгә: «Хушыгыз, хуш!» дип әйтә сыман. Мин дә ана: «Бәхил бул. дустым алача!—дим - Бәхил бул!»
Дала моңы
Без сөйләшми генә шактый озак бардык. Сүз дә табылмады. Күңелләребез дә әллә ник төшенке иде Туганнардан, дус-ишләрдән аеры лышу кешене шулай уйга сала, күрәсең-Мин борылып-борылып артка таба карыйм. Безнең хутор инде күренми дә. Алда әле беркем дә. бернәрсә дә күзгә, чагылмый Тирә-якта шыр ялангач дала Баш өстендә генә әлеге шул кырлар дусты — тургай сайрый. Кая гына барсаң да шул нәни кош очрамый калмый икән Бәлки, игенчеләрне көтә торгандыр Ә игенчеләр кайда? Кырлар буш. Ә тургай әнә үз урынында! Бу яклар да сугышлар булган дип тә тормаган, кан коелган, кеше үлгән дип тә тормаган, үз вакытында килеп җиткән!
Мин ерак-еракка алга таба күз ташлыйм. Анда офык. Офык буенда ниндидер көмеш төсле дулкыннар йөгерешә. Әллә анда ниндидер диңгез бар микән? Әллә анда дөньяның чите микәң? Кызык
Белмим, бу чакта Хәниф абый нәрсә уйлагандыр. Ә мин кайчандыр менә шулай туган авылымнан чыгып киткән көннәремне исемә төшердем. Ул’ вакытта без «хөрмә» үскән илгә юл тоткан идек. Ә хәзер шул илдән китеп барабыз. Кая барабыз? Белмим әле.
Берчак Хәниф абыйның сөйләгәне булды. «Безнең авылмы? Безнең авыл бөтен Россиядә бердәнбер авыл»,— дип мактанган иде Аның мәчете генә дә илле чакрымнан күренә, имеш Авылның бер ягында таш буа. суында балык мыжгып ята икән. Иртәрәк барсаң, әле йокысыннан уянып өлгермәгән балыкларны ялан кул белән генә тотып аласын, ди. Тирә-якта бакчалар, бакчалар, имеш. Ул кавын, карбыз дисеңме, корсакларын кояшка куеп, тәгәрәшеп яталар икән Авылда сабан туйлары да була, ди Олылар көрәшәләр, малайлар ат чабыштыралар. Башта килгәнгә аллы- гөлле сөлге бирәләр, ди..
Хәниф абыйның бу матур сүзләренә ышандым да. ышанмадым да. Чөнки минем инде хөрмә илендә «хөрмә» ашап бер тапкыр авызым пешкәне булды
Ат, әнә, салмак кына атлый бирә. Арбаның арткы ягына чыпта белән ябылып куелган мичкәдә су чапылдый. Әйтерсең лә шул чыпта астына кемдер кереп яткан да, нәрсәдер сөйләнеп бара сыман. Каранам, берәр җиреннән су агып чыкмыймы? Бабай: «Далада коелар сирәк очрый, суны кадерләп кенә тотыгыз» дигән иде. Юк, беркаян да акмый. Мичкә таза Арбада тагын корымланып беткән искә чәйнек. Таныйм, без ул чәйнектән пароходта чәй эчкән идек. Ә хәзер ул әнә арбада борыны белән төртелә-төртелә йокымсырап бара. Арба артында иске калай чиләк дыңгырдый. Хәзергә безнең байлык шул гына әле. Кинәт:
- Я,— диде Хәниф абый, йокысыннан уянган төсле итеп, күзләрен уа-уа — Нигә борыныңны салындырдың, егет? Әллә бик күңелсезме? Баядан бирле авызыңа су кабып барасың?
- Синең үз борының да, Хәниф абый, бик кәпәрелеп тормый әле,— дидем мин көлә-көлә.— Авызың да бикле кебегрәк.
— Анысы дөрес. Юл кешене уйга сала энем, менә хәзер күңел ачып җибәрик әле.
Хәниф абый кесәсеннән авыз гармунын кулына алды. Фу, фу, итеп тишекләренә өрде. Учы белән сыпырып куйды. Миңа калса, гармунчы шушы кечкенә генә, ялтыравыклы затны иркәләп йокысыннан уятырга тели иде кебек.
— Җырлый да белсәң, Сабирулла, без хәзер парлап әйттерер идек. Их. малай. . <
— Җырлый белмим шул, Хәниф абый, белмим
— Зарар юк, өйрәнерсең әле. дөнья ул нәрсә генә өйрәтйи.
Хәниф абый ипләп кенә, озак-озак итеп сулыш алды да гармунын авызына куйды. Кычкыртып карады. Тынып торды, нәрсәдер уйлады, һәм кинәт ниндидер көй яңгырап китте. Бик моңлы җыр иде ул. Бу чиксез дала мондый авазны, бәлки, беренче кабат ишетә булыр.
Ат та үзенең адымнарын шул көйгә килештереп атлый. Колакларын торгызды, башын чайкап куйды. Шәп! дип әйтте сыман. Тәгәрмәчләр шыгырдавы да ишетелми. Юл буенда үскән үләннәр дә бер күтәрелеп, бер селкенеп куялар. <
. Ә Хәниф абый уйный бирә. Күзләрен йомган, йөзе кызарган, кашлар^ сикерә Менә ул туктады, гармунын кулына тоткан килеш авызын ачып калды. Әле аның авызыннан да каядыр кысылып калган көйләр чыгып тора иде кебек.
- Булдырдык бит, Сабирулла, Шәп чыктымы?
- Шәп!
Хәниф абый рәхәтләнеп көлде.
— Җыр белән теләсә нишләп була, энем. Кайгырсаң күңелне ача. ' дәртләндерә, биетә дә...
Без икебез дә уйландык. Җыр әле безнең күңелләрне һаман тибрәтә иде Бу чакта сүзсез тору үзе бер рәхәт
Бераздан соң Хәниф абый гармунын учында чөеп сикертте.
— Әтием бүләк иткән иде,— диде.— Бик күптән. Әле синең кебек малай чагымда ук. Озак йөрттем мин бу нәнине үзем белән Ә хәзер инде сиңа бүләк итәм, мә. Сабирулла, ал!
Кинәт сискәнеп киттем. Ничек булды әле бу? Хәниф абый миңа үз гармунын бирә Каян килде аңа бу уй? Нишләп болай кылана? Аптырап торам Алыргамы, алмаскамы?
Алсам, ул гармунны мин бары тик кесәмә салып кына йөртермен. Алай ни файда? Уйный белмим ич. Бу бит сайрый торган кошны караң- , гы читлеккә ябып куйган кебегрәк булып чыга. Алмасам да өркәм. Әтием I урынына калган якын кешемне рәнҗетермен дә, ул ачуланыр төсле.
Хәниф абый гармунны кулъяулыгына төрә башлады. Әллә бирмәскә уйлыймы? Тиз генә сузылып гармунны тартып алдым. Кара, миңа дигән бүләкне кире җыештырып маташа...
Хәниф абый көлде
Әллә бик ялыныр дип белдеңме? диде- Мондый әйберне хәзер сатып алам дисәң дә табалмассың. Кадерләп кенә сакла. Тотканда кулларың юган булсын. Авызында да бер генә валчык та асрама .
- Ничек уйныйлар соң бу гармунда?
Башта кычкыртасың, сызгыртасың Шунда бервакыт үз күңелеңә * ошаган бер тавыш килеп чыга. Аннан тагын берсе, тагын берсе Шул 2 тавышларны бергә куша-куша җыр туа <
— Син мине. Хәниф абый, үзең өйрәт. =
Авыз гармунында беркем дә, беркемне дә өйрәтә алмый. Үзеңә 5 газапланырга туры килер, энем Әлбәттә, бик теләсәң генә. “
Телим, бик телим! ♦
— Теләү генә җитми шул. Сагыш кирәк, уй кирәк.
Мин бу сүзләрне аңламый торам. Сагышны беләм белүен. Кайгырып £ елаганым да бар. Ә гармунда сагышны ничек итеп уйнарга? Нәрсә сөйли Хәниф абый, ничек төшенергә? х
Билгеле, мин гаҗәпләнгән идем Нәрсә әйтергә дә белмичә. Хәниф га абыйның йөзенә күзләремне дә йоммыйча карыйм. Ул сизенде. Үзе дә 1 миңа исе китебрәк карады. Бәлки, «бу түмгәккә» ничегрәк аңлатырга соң моны, дип тә уйлагандыр
- Беләсеңме,— диде ул соңрак — Менә әле хәзер генә мин гармунда сыздырдым
— Бик матур сыздырдың Хәниф абый.
- Матур булмый хәле юк Чөнки мин бу чакта үземнең бик якын кешемне исемә төшердем, аны сагынып уйнадым
— Ә мин әнием турында уйландым.
— Менә, менә, үзең дә сизенгәнсең, энем. Сагыш дип әнә шуны әйтәләр инде.
Кинәт ат сөртенеп алды. Арба да безне дырт иттереп бер селкетеп куйды
— Арды, күрәсең, хайван,— диде Хәниф абый.— Әнә инде төш вакыты да җиткән Бераз ял итеп аласы булыр Кояш та сүрелә төшәр. Чамасыз кыздыра.
Без юлдан шактый читкәрәк чыгып туктадык. Биредә әремнәр биегрәк тә. куерак та иде. Сирәк-мирәк кенә яшел үләннәр дә күренгәли. Шулар арасында кып-кызыл тюльпан чәчәкләре ялкын шикелле үрелә- үрелә яналар сыман. Ераккарак күз ташласаң, далага кемдер кызыл палас җәеп салган диярсең. Миңа күңелле.
Хәниф абый атны туарды Йөгәнен дә салдырды, камытын да. Ат ялангач калды сыман. Мин аңа карадым да исем китте. Бигрәк ябык икән безнең атыбыз. Ничек кенә тартып бара ул безнең арбаны? Ничек егылмый да. ничек түзә мескен? Сусагандыр, ачыккандыр
Юк. ул әле алай ук мескен түгел икән. Менә ул аякларына ныграк басып, гәүдәсен турайтты, алга таба сузылды. Башын югары күтәрде, күзләрен ялтыратып тирә-якка каранды. Күренә, сугыш газапларыннан соң ул да бу киң даланы, кояш астында әлсерәп яткан бу тынлыкны үлеп сагынган. Тыпырчына, тизрәк мине иреккә җибәрегез, дип тә әйтер иде әле теле булса.
Хәниф абый учак ягарга әзерләнә калды. Мин тизәк җыярга киттем. Биредә урман түгел, сыңар куак та үсми Чыбык-чабык каян килсен? Бу якларда кышын да өйләрне тизәк ягып җылыталар. Моңа беркем дә гаҗәпләнми. Гадәтләнгәннәр. Кыр учагында тизәк бигрәк тә кызу яна. Зәп-зәңгәр төтене ниндидер хуш ис тарата!
'Кипкән, иске тизәк кь|рда шактый күп иде. Кайчандыр биредә мал- Tvap көткәннәр. Ә хәзер тын бушлык биредә. Жир өстендә тояк эзләре ниндидер бизәкләр кебек тезелеп ята Мин бу эзләрне таныйм Биредән атлы гаскәр узган. Ул тояк эзләре бер карасаң тирән кырлы тәлинкәләргә
охшыйлар Кызыл тюльпаннар шул савытларда үсеп утыралар шикелле. Беләм, беләм, сугыш эзләре бу Монда тамган кан урынында, әнә, кызыл чәчәкләр яралган.
Мин чиләккә тизәкләр җыям. Адым саен я атылган гильза, я обоймасы тулы патроннар таба торам. Барысын да кесәләремә, куен эченә , сала барам. Алар бик матур, күзне чагылдыра. Алмас җиреңнән алырсың. >
Әмма Хәниф абый мине моның өчен эләктереп тә алды, селкеп тә салды.
— Әллә бу нәмәрсәләрне уенчык дип белдеңме?- дидё кашларын җыерып - Болар бит кеше үтерә торган нәрсәләр. Күрмисеңмени, очлары нинди, кайрап куйган төсле Ярый әле учакка салып өлгермәдең, я син, я мин күзсез кала идек ләбаса. Алар теләсә кайда да ата. үтерә. I Әй орышты, Хәниф абый мине, әй орышты! Йөзем кызарып чыкты. Оялдым да, курыңтым да
— Соңгысы булсын,— диде. Ул «уенчыклар» белән без «уйнаган» да җитәр. Бәлки, боларның берәрсе минем кулдан да үткәндер. Без бит биредән сугыша-сугыша бер генә кабат узмадык.
Мин эндәшмәдем. Башымны түбән идем дә тик кенә тора бирдем. Инде еларга җитешкән идем. Хәниф абый минем борыныма бармагым белән чак кына тиеп алды да:
— Ярар, узган эшкә салават,— диде.— Әнә, чәйнек дөберди, әйдә, чәй эчәргә утырабыз. «
Дошманнар белән очрашу
Тагын юлга чыктык. Инде кояш күктәй офыкка таба тәгәри башлаган иде. Ниндидер шәһәр сыман бер кечкенә генә төбәкне читләтел кенә узып киттек
Ат әкрен генә атлый бирә. Кайчак, әллә эче пошыпмы, башын чайкап, йөгереп китәргә маташып карый. Ләкин Хәниф абый дилбегәне тарта.
— Ашыкма, ашыкма, ди Юл озын әле. Атлап кына барсаң да без бик риза.
Шулай алга таба барган саен, мин әле я бер елга, я урман күренә башлар дип өметләнәм. Юк. алга барган саен дала һаман киңәя, офык чикләре һаман ераклаша кебек. Хәниф абый авылына без беркайчан да барып җитмәбез шикелле тоела.
Тагын ниндидер чатыр авыллар, хуторлар аша уза тордык. Төннәрен 5 кырда кундык. Ә бүген без инде өченче көн юлда идек.
Хәниф абый ара-тирә сөйләнеп куя:
- Бу калмык җирләре,— ди.— Биредә иген икмиләр. Сарык үрчетәләр, ат асрыйлар.
Белеп әйтте Хәниф абый Озак та узмады, каяндыр сарыклар көтүе килеп чыкты Артларында атка атланган чабан да күренде. Көтү әкрен генә безнең алдан узып китте. Без дә бара тордык. Бервакыт артка әйләнеп карасам, нигә бер генә сарык күренсен Көтү үзенең чабаны белән бергә каядыр китеп югалган. Бу сәер иде. Ниндидер могҗиза булып алды сыман Әнә, тагын атка атланган берничә җайдак җир астыннан калкып чыктылар да бераздан яяә җир астына төшеп киттеләр сыман.
Ничек була бу? Кинәт кенә күренәләр дә. кинәт кенә юкка чыга- d лар? Бу гаҗәп тә. куркыныч та. Калмык җирләрендә әнә нинди хәлләр | бар икән Мин як-ягыма каранам Тагын ниләр булыр биредә? Хәниф абый сизенә. Мине тынычландырырга тели
— Биредә. — ди, — кайчандыр тирән, киң елгалар агып яткан. Диңгезгә койганнар алар. Биредән бит диңгез дә ерак түгел. Шул елгалар
акканнар-акканнар да. бер заман сулары кибеп беткән. Алар урынында тирән уелдыклар хасил булган Биредә аларны балка дип атыйлар Әле генә без күргән сарыклар да, җайдаклар да шул балкаларның бер сеннән чыгып, икенчесенә төшеп киттеләр. Ә син. юләр, әллә нәрсәләр уйлап бетергәнсең әле
Икебез дә көлештек. Хәниф абый белән рәхәт миңа. Эчем пошып ♦ боега башласам, ул гел шулай берәр кызык сөйләп җибәрә. Күңелле 2 була. <
Менә без дә бара-бара шул балка дигән коры елга яры буйлап тү- = бәнгә таба юнәлдек. Түбәнрәк төшкән саен без ниндидер яна дөньяга s керәбез кебек Ж.ирдә ямь-яшел үлән Арырак көзге шикелле түм-тү- “ гәрәк күл җәйрәп ята. Тагын да арырак урман күренә.
— Менә шушы урман аша узабыз да, тагын ярга күтәреләбез,— £ диде Хәниф абын, шатлана-шатлана.— Аннан соң инде безнең авыл- 't- га да күп калмый Төш чагынарак барып та җитәрбез. Кызыклар бу- * ласы, малай. Дуслар белән очрашырбыз Минем шәкертләрем инде буй ш үстереп, мыек йөртә башлагандыр. Тиз генә танып та булмас үзләрен 2
Мин дә шатланып җилкендем Миңа да күңелле иде.
— Теге апаны да күрербез әле,- дидем — Әйеме. Хәниф абый?
Ә Хәниф абый яшәреп киткән кебек булды. Йөзе яктырды. Күзләрендә чаткылар ялтырады. Авызын киң җәеп елмайды Беләм, минем соравымны бик яхшы төшенде ул. Әмма үзе генә еллар буе саклап йөргән серне бу юлы да үзендә генә калдырырга тели иде Нәрсә лыгырдый бу малай ди торгандыр әле эчтән генә дидең.
— Андый серне йөрәктә генә саклаулары кыен шул. үзең әйтмә- сәң, күзгә карап беләләр. Әйе. Сабирулла. ул апаңны да күрәсебез бар. Сиңа җиңги буласы кеше ул. Белеп тор.
Хәниф абый авызын җыя алмый. Елмая, көлә. Мине кочаклап-ко- чаклап иркәли, аркамнан чәбәкли
— Яшибез, улым, яшибез әле,— ди Дилбегәне тарткалап атка да эндәшә тора - На. на. малкай, хәзер кызурак барсаң да ярый
Без инде урман эченнән бара идек. Ат нигәдер пошкырына, як-ягына карана, колакларын уйната. Әллә куркамы? Әллә нәрсә дә булса сизенәме? Мин дә шигәйдем. Хәниф абыйга якынрак елыштым Ул үзе дә күзләрен кыса-кыса алга карый, бүре мазар күренмиме, ди бугай. Ат юкка гына пошкырмый
Кинәт артта мылтык аткан тавыш ишетелде Карасак, анда атка атланган өч-дүрт кеше безне куа киләләр иде. Берсе: «Стой! Стой!» дип кычкыра. Үзе кылычын болгый
Хәниф абый дилбегә белән ат сыртына сыптырды.
— Бандитлар!—диде —Бандитлар килә!
Ат бөтен көче белән алга ыргылды. Хәниф абый тагын да ныграк куды Арба җиргә тияр-тимәс бара. Ат тоягы астыннан тузан, балчык
Мин бит аның теге вакытта әбигә: «Авылда минем сөйгән кешем бар».— дип сөйләгәнен ишеткән идем инде. Онытмадым. Хәниф абый, онытмадым
Ә Хәниф абый белмәмешкә салынды.
— Нинди апа, ни сөйлисең син, малай?— диде көлә-көлә — Башың тишек икән синең. Эләктереп калгансың бит. ә.
— Үзең әйттең ич гармун уйнаганда Аны уйлап сагышланам.
4 4 _ Ят, башыңны күтәрмә,- диде Хәниф абый миңа.— Бандитлар болар, бандитлар! v , , ... ,
Мин арбага сузылып яттым Тагын аттылар Хәниф абь!и ары бире чайкалып торды да кулларыннан дилбегәне ычкындырып минем ветемә авып төште. Мине күкрәк астына алып, башыма кулларын куйды. Ул мине
шулай бандит пулясыннан саклап калмакчы иде, күрәсең. Мин аңа: «Хәниф абый, Хәниф абый»,— дип кычкырам. Ә ул эндәшмәде. Ат ду- лый-дулый чаба. Әмма бандитлар безне куып «.иттеләр. Алга чыгып юлны бүлделәр. Ат туктады.
Бандитларның берсе атыннан сикереп төшеп арба янына килде. Хәниф абыйны йөзе белән үзенә әйләндереп чалкан яткырды. Шунда мин аның күкрәк тирәсеннән агып төшкән канны күреп алдым. Күзләре йомылган иде. Мин бөтен көчем белән кычкырып елый башладым. «Хәниф абый. Хәниф абый»,— дип әйтә-әйтә өзгәләндем.
Бандит мине читкә этеп «ибәрде. Хәниф абыйның фуражкасын салдырып алды. Йолдызын йолкып-өзеп чыгарды да кесәсенә салды. «Минем пуля алдамый, нәкъ тиешле бәндәсен килеп тапкан,— диде — Әнә кем, кызылармеец'. Ха-ха-ха!»
Дуслары да көлештеләр Ә бандит Хәниф абыйның кесәләрен актарды. документларын алды. Карады, укыган булды.
— Болары да ярап торыр,— диде — Хәзер безгә дә фамилияләр алыштырырга вакыт җитеп килә. Ха-ха-ха!..
Бәлки, ул гармунны да умарлаган будыр иде. Бәхеткә каршы, Хәниф абый бүләге минем үз кесәмдә иде.
Берсе, дөл-дөл бүрек кигәне, битенә чорнала-чорнала үсеп беткән озын сакаллысы, миңа ут күзләрен чекерәйтеп карады-карады да:
— Бу малай белән нишлибез соң?— диде '
Минем җаным инде тәнемнән чыгып киткән шикелле иде. Мин үлеме. п тереме? Үзем дә белмим. Боларның кычкырыша-кычкырыша сөйләгән сүзләрен дә чак-чак кына ишетәм Хәзер миңа китереп суксалар да тоймас идем кебек. Бәлки, бу башкисәрләр мине дә үтереп ташларга телиләрдер...
— Бала белән кем сугыша?— диде тагын берсе.— Бернинди файдасы юк.
— Әйдә, юлында булсын. Советларга сабак! Күрсеннәр, аларны да шундый көн көтә. Белә торсыннар.
Моны теге озын сакаллысы әйтте. Үзе камчы белән суга-суга безнең атны куа барды. Ат йөгерде. Ә бандит үз дуслары янына китеп барды.
Мин Хәниф абыйны кочакладым. Йөзеннән сыйпадым: «Хәниф абый, уян, уян»,— дидем. Ул әле миңа йоклаган кебек кенә күренә иде. Юк. ул уянмады Әмма үлгәнме ул? Үлгән булса да, мин әле ышанмый идем.
Нишләргә, кая барырга?
Ат әкрен генә атлый Башын бора-бора арбага карый. Ни булды дип сорый шикелле. Ни булды? Мин дә бернәрсә аңламыйм. Бу авыр төшме, әллә өндә дә шундый хәлләр буламы?
Әле бит менә хәзер генә без киң дала буйлап, тып-тыныч кына бара идек. Баш өстебездә тургайлар сайрады. Күк йөзе зәп-зәңгәр иде Кояш балкый иде. Алдыбызда ниндидер иркен капка ачылган төсле иде. Без шул капкадан ниндидер олы дөньяга, әле мин белмәгән, моңа кадәр мин күрмәгән дөньяга кереп бара идек шикелле ’
Хәзер барысы да бетте Инде нишләрмен? Кая барып тукталырмын? Кем мине каршылар? Ничек яшәрмен? Берсеннән-берсе авыррак уйлар килә тора. Елый да алмыйм хәзер Бөтен гәүдәм сулкылдый. Күзләрен йомып хәрәкәтсез яткан Хәниф абыйга карыйм да: «Тор. тор!»— дип кулыннан алып тартам Кинәт ул селкенеп-селкенеп китә. Чү, әллә тереләме? Тынып көтәм. Юк. аны шулай арба кага икән...
Башымны күтәреп алга карадым. Әнә, мәчет манарасы күренә. Хәтерләдем, Хәниф абый, безнең мәчет манарасын юлчылар бик-бик ерактан күреп алалар, дигән иде. һичшиксез, бу шул авыл Их. Хәниф абый да исән булса, хәзер без нишләмәс идек! Аны бит авылда сагынып
көтә торганнардыр Ә мин менә арбада аның үле гәүдәсен алып киләм
Авылга кердем Инде урам буйлап барам. Кая тукталырга? Як- ягыма каранам Әнә. бер капка башында кызыл әләм җилферди. Шәйләдем. Бу безнең хутордагы шикелле «Совет» йорты, күрәсең. Кызыл әләмне теләсә кая элмиләр.
Атны шунда таба бордым. Килеп җитеп тукталдык. Йорт каршына * бер төркем кешеләр җыелган иде. Берничә агай-эне арба янына йөге- ® решеп килделәр. Берсе Хәниф абыйны танып алды S
— Әй. егетләр,—диде кычкыра-кычкыра - Мөгаллим Хәниф кайт- | кап ләбаса! s
Тагын нәрсәдер әйтмәкче иде дә, кинәт сулышы буылды сыман. * Куркынып артка чигенде. Икенче берәве Хәниф абыйның әкрен генә = йөзен сыпырды. Як-якка салынып яткан кулларын күкрәгенә рәтләп куйды. >
— Кайтуын кайткан да шул, безгә түгел, гүргә,— диде ул, башыннан ™ бүреген сала-сала.— Әрәм иткәннәр явызлар безнең мөгаллимне, әрәм s иткәннәр... иа
Бер карт Хәниф абыйны йокысыннан уятырга теләгән кебек әкрен х генә төрткәләде.
— Тор, улым, тор,—диде —Авылыңа кайтып җиттең ич...
Кемдер:
— Тормый инде ул. тормый,— диде, арба яныннан китә-китә барып.— Вафат.
Тиз арада шунда берничә хатын-кыз да күренде. Алар ерактан гына башларын суза-суза мәеткә карыйлар. Нәрсәдер сөйләшә-сөйләшә елашалар. Мин бары тик: «Кешесе дә нинди иде бит. нинди иде!»—дигән сүзләрне генә ишетеп калдым.
Өйдән ашыга-ашыга бер яшь кенә ир чыкты. Ул буе-сыны белән минем Мохтар абыйга охшаган иде. Билендә наганы да бар.
— Әйдә әле,— диде ул, мине арбадан күтәреп алып — Өйгә керик. Ничек булды бу каза, кемнәр һөҗүм итте? Сөйләрсең
Өйдә дә бер төркем кешеләр утыра иде. Маңгай астыннан гына күзәтеп чыктым. Биредә безнең хутор кибетчесе Баязитка, минем бабайга охшаганнары да бар. Алар берсен-берсе бүлдереп сораштылар. Мин елый-елый сөйләдем.
— Безне юлда бандитлар куа килделәр,—дидем,- аттылар, Хәниф абыйны үтерделәр. Кесәсеннән язуларын да алдылар..
— Сиздегезме,—диде бер агай.—Бандитларның хәлләре хөрти. Ялган документлар җыештырырга керешкәннәр. Фамилияләрен алыштырып җәзадан котылмакчылар
— Сугыш бетте дә бит. әнә, бандитлар һаман котырына әле. Авылы патрульләр куярга кирәк,— диде тагын бер олы аг
Алар үзара тагын нәрсәдер сөйләштеләр. Аңламадым Мин инде бик арыган идем. Теге наган таккан кеше башын иеп, маңгаен сыпыра- сыпыра уйланды да:
— Мәетне экспертизага озатасы булыр,— диде — Үзе үлмәгән, үтергәннәр аны. Тикшерми-нитми җирләргә рөхсәт юк
Бер карт бик кычкырып сөйләште.
— Юк инде. Гарифҗан улым.—диде,-Синең ул әкеспәртизаң үзе бире килсен. Сугышларда йөреп-йөреп үз авылына кайткан солдатны тагын әллә канларга алып китәргә ярамас. Үз туфрагыбызда ятсын.
— Мәетне бер тәүлектән дә артык тотарга шәригать кушмый. - диде тагын бер агай.— Язык була.
— Шәригать буенча бәлки шулайдыр да. әмма дә ләкин закон буенча алай килеп чыкмый, агай-эне,-диде теге-Гарифҗан исемле кеше
Синеңчә.—диде ул тагын, мәетне тиз генә юасың да. тиз генә кабер казыйсың да. тиз генә күмеп тә куясың Бетте, китте. Бүген мөгаллим Хәнифне, ә* иртәгә бандитлар тагын бер кешебезне үтерсәләр, языгы кемгә төшәр? Бандитларга бик кулай килеп чыга бит. Алар үтерә тора, ә без күмә барабыз..
Гарнфжан агай урыныннан торды Тәрәзәдән карады.
— Әнә,— диде,— Хәнифнең тәненә пуля кереп калган. Ул пуляны кем, нинди мылтыктан аткан? Аны каян беләбез? Ул бит бандитның үз имзасы, аны таный белүчеләр бар... Юк. тикшермичә булмый. Мәетне уездга алып китәрләр
— Хак сүз.—диде тагын берәү — Тикшерергә, бандитларның эзенә төшәргә!
Гарнфжан агай кемнедер чакырырга кушты. «Атңы алыштырып жиксен дә юлга чыксын.—диде — Мондый эшне кьну тоталар. Ашыгырга кирәк».
Аннан соң мине баштанаяк күзәтте. Мин дә аңа карадым. Бе(>аз өйдә тынлык булып торды.
— Исемең ничек соң синең, егет? Каян кил'дегез. әтиең-әниең бармы, кайда алар?— дип Гарнфжан агай миңа бер-бер артлы сораулар яудыр >ы. Мин сөйләп бирдем. Тик соңыннан гына исемемне әйттем.
— Шулай,—диде Гарнфжан агай — Ераклардан килгәнсең икән. . Нишлибез соң? ■
Ә мин каян белим? Мин нишли алам? Мин бер сүз дә эндәшмәдем. Тирә-яктагы кешеләргә күз ташладым Бәлки, жавап бирерләр. Юк. алар да тып-тын утыралар иде.
— Сездән сорыйм бит. авылдашлар Бу малайны кая илтәбез?
— Үземә алам! тиде чандыр гына йөзле бер олы агай.
— Ике хатынга бер бала үстерергә әллә ни кыен булмас.— диде шунда утыручыларның берсе көлә-көлә.— Байлыгың да аллага шөкер. Бөлмәссең.
— Юк. беркемгә дә бармыйм,—дидем мин телгә килеп.— Хәниф абый үзендә торырга алып киткән иде. Мине аның әбисенә илтегез.
Ни өчен әбисенә дип әйттем? Чөнки. Хәниф абый: «Әнием күптән үлде», дигән иде. Бәлки, әле я әбисе, я апасы исәндер дип уйладым.
— Хәниф абыеңның беркеме дә юк шул. улым, биредә,—диде Га- рифжан агай — Төпләнеп өлгерә алңады. сугышка китеп барды.
— Миңа бирегез, миңа.—диде тагын бер ar.nl - Үз улым итеп асрармын Минем өйдә алар инде дүртәү тәг •ршпеп үсеп киләләр. Бишенчесе дә артык булмас.
Шул арада мин дә аңа карый-карый уйландым. Бу кеше минем бабай шикеллерәк иде. Бүреге генә башка төрле, ә бишмәте ала-кола ямаулы Мин аңа барыр идем, бәлки
— Юк.—диде Гарнфжан агай теге кешегә.— Синең ояң болай да тулып ашкан. Авыр булыр. .
Күрәм. биредәге кешеләрнең күзләре ялтырый. Җанланып киттеләр Әнә. тагын берсе тырпалана Ул ы «Миңа бирегез, бу малайны» дип әйтергә жыена б\1әй. Теге чандыр йөзле кеше мине кулымнан топзп алды. «Әйдә үземә,- диде. - Синең берьюлы ике әниең булыр».
Барысы да берьюлы көлештеләр. Гарнфжан агай әйтә куйды:
- Кара, белеп тор. Мифтах агай, егетне жәберләмә. Тикшерә торырбыз. Батрак итә күрмә, ул кечкенә әле.
Батрак кем ул? Белми, идем әле. Без урамга чыктык. Мин ашыга- j ашыга тирә-якларга карандым. Хәниф абыйны инде алып киткәннәр иде. ' Мин елап жибәрдем.
— Елама,— диде бу Мифтах дигән кеше Елама. Үлгән икән Ү1ГӘН инде Бернишләр хәл юк. Үзе гаепле. Сугышка үзе теләп китте. Кызылармеец була. имеш. Ярлыларга власть ала. имеш Әнә. алган
Мин уйлана барам. Кибет хуҗасы, юан корсаклы теге Баязит исемә төште Ул да бит кызылларны мыскыл итеп сөйләнә торган иде. Йолкышлар, власть алмакчылар. үзләренең рәтле чалбарлары да юк ичмасам, ди-ди көлә иде
Бу Мифтах атлы бәндә дә шулайрак кылана түгелме? Мин инде \земнең иртәгәсе көнемнең нинди буласын сизенә идем шикелле. Әмма миңа хәзер барыбер. Хәниф абыйның фаҗигале үлеме мине бирткән иде. Күңелем тулып, ташып тора
Ят бусага
Килеп җиттек Тыкрык чатында шактый зур йорт. Коймалары биек. Капкасы түбәле, челтәр-бизәкле. зәңгәр буяулы Кайсы ягы беләндер безнең хутордагы Бөкре әфәнде йортына да охшый иде кебек. Ә хуҗаның кем икәнлеген мин белмим әле
Менә ул әкрен генә җил капканы ачты. Без эчкә уздык. Күрәм. биредә бер генә тәрәзәле, кечкенә генә тагын бер өйчек бар Тагын да арырак - лапаслар Арткы якта алмагач бакчасы. Уртада кое Әмма йортта бер генә мал-туар да күренми. Хәтта тавыклар кыткылдаган тавышлар да ишетелми Моның маллары кайда икән, дип уйлап куйдым.
Хуҗа мине зур йортка кертеп тормады. Бер тәрәзә каршына тукталып:
— Әй. бире чыгыгыз әле,— дип кычкырды.
Тиз арада йөгерешә-йөгерешә. ишеккә бәрелә-сугыла ике хатын килеп чыкты. Берсе шактый карт, икенчесе яшь кенә, бик матур иде.
— Менә сезгә малай алып кайттым, диде хуҗа, авызын ера-ера. Советтан биреп җибәрделәр. Сездән булмады, урамнан бала ияртеп килдем. Буш капчыклар!
— Үз гаебеңне миңа ташлама, әнә. баланы яшь хатыныңнан сора.— диде карт хатын — Тапкан сүз. сездән булмады, имеш, ә үзең бик булдыклымы соң?
Хуҗа җавап биреп өлгермәде. Бәлки, әле ызгыш та кузгалган булыр иде. Яшь хатын боларның сүзләрен бүлдерде:
— Кем соң б.\ бала, кайдан килеп адашкан бу якларга?—диде, мнне күзәтә торып — Бигрәк чибәр малай
— Исеме Сабирулла. мөгаллим Хәниф белән ияреп килгән каяндыр
Хуҗаның шулай әйтүе булды, яшь хатын кинәт агарынды Кулларын күкрәгенә куеп йөрәген ниндидер бәладән каплап торырга теләгән кебек итте. «Мөгаллим Хәниф?» диде ул исе китеп, бик тә гаҗәпләнеп. күзләрен бик тә зур ачып Беркадәр алга сузылып, нихәл итәргә дә белмәгән төсле аптырап: «Хәниф. Хәниф»...
— Шул. шул. Хәниф инде. Хәниф,— диде хуҗа күзләрен чекерәйтеп йөзен сырландырып.— Хәниф. Хәниф
— Үзе кая соң?
— Үземе? Үзе теге дөньяда, шалт иттергәннәр аны Әнә. телә.сәң, мәетен барып кара Рөхсәт итәм. Әмма кабат минем өемә кайтып керәсе булма Исеңә төштемени сөйгән ярын? Кара син аны. иреннән дә оялмый. Тел ача...
Яшь хатын өнсез калды. Ул хәзер егылып китәр төсле иде. Хуҗа тагын кычкырынды
— Бар. өйгә кер Оныттыңмыни кем хатыны икәнлегеңне? Мин сине алмаган булсам, але дә хәер теләнеп йәрер идек Мина рәхмәт әйт. ахмак! „
Сизеп алдым Бу яшь хатын хуҗаның икенче хатыны икән. Әнә. ире ничек ачулана Хәниф абыйның исемен әйткән өчен генә дә авызын нан ут ата.
Белдем хәзер, Хәниф абый әнә кемне сагынып, әнә кем өчен сагышланып гармун сыздырып уйнаган икән. Әле бит бая гына юлда килгәндә дә ул: «Мине авылда Галиям өзгәләнеп көтә торгандыр»,—дигән иде. Әнә кем булган икән аны өзгәләнеп көткән Галиясе! Юк, Хәниф абый, юк! Көтмәгән ул сине, көтмәгән. Алдаган ул сине, алдаган Әнә. иргә чыккан. Әгәр син тере булсаң, Хәниф абый, нишләр идең бу хәлне күреп, нишләр идең? Янар идең, көяр идең бу хурлыктан!
Ачуым килде Мөмкин булса, мин хәзер ул хатынның чәчләренә барып ябышкан булыр идем Нигә Хәниф абыйны әрәм иттең, ник вәгъдәңне боздың дип бәйләнер идем.
Шунда тагын миңа бер уй килде. Ни өчен хужа Хәниф абыйны «шалт иттергәннәр» дип әйтте? Үтерелгән кешене, минем яраткан мөгаллимемне мыскыллау түгелме соң бу? Бу бәндә үзе кем? Күңелемдә шик уянды. Кая килеп эләктем мин?
Яшь хатын теләр-теләмәс кенә өйгә кереп китте. Ул боекты Йөзе шиңде. Гәүдәсе дә түбән таба иңә төште. Җилкәләре калтыранды, ул елый иде.
Карт хатын болдырда кала торды. Ул әле бик үк карт та түгел кебек. Сыны-буе да төз. Йөзе ачулы, күзләре боз кисәкләре шикелле. Кайчан да булса ул бер генә тапкыр елмайды микән? Бәлки, туры килмәгәндер бу ир янында, сизелеп тора. Ул хәзер ир хатыны түгел, бу йортта бары тик эш башкаручы гына.
Менә хәзер дә ул хужаның әмерен көтә иде. Ире әйтте:
— Кунакны Кадыйр янына урнаштырыгыз.
— Көтүче катынамы?
— Әллә түргә алып керер идеңме?
— Уллыкка алдым дисең түгелме соң?
— Аңлый белергә кирәк, тел нәрсә тыкылдамас. Заманы шундый. Ялчы дигән өчен авызыңны пешерерләр
Аннан соң хужа минем буй-сынымны тагын күздән кичерде.
— Сиңа ничә яшь?
— Унберенче китте.
Бик шәп, иртүк Кадыйр белән көтүгә чыгарсың. Соңрак үзең генә йөри башларсың Тамагың тук булыр, көзгәрәк өс-башыңны да карарбыз Үсә төшкәч, эш хакы да алырсың. Менә шулай бервакытны баеп та китәрсең, энем. Ха-ха-ха!
Хужа тешләрен ыржайтып көлде. Ә минем тәнемә салкын йөгерде. Яңадан үзебезнең кечкенә генә хуторны исемә төшердем. Бабай, әби күз алдыма килде. Бигрәк тә Мохтар абыйны сагындым Их, ул биредә булса боларның кирәген бирер иде. Юк шул, ул еракта, бик еракта. Ә Хәниф абый исән булса, мине бу бәндәләр кулына бирер идеме соң? Ул бит миңа укырсың, кеше булырсың, дигән иде.
Хәзер инде минем елыйсым килми Минем бу хужа белән дә, аның хатыннары белән дә талашасым килә. Ничек талашалар? Нәрсә әйтәләр бу чакта? Андый сүзләрне мин әле белми идем Карт хатын мине жи- тәкләп, теге кечкенә генә тәрәзәле, кечкенә генә өйгә ияртеп алып китте Кердек:
— Менә шунда Кадыйр белән бергә яшәрсез,— диде ул.— Тиздән кайтып житәр. Хәзер көтүдә әле.
Мин шыр ялангач, яртылаш караңгы бүлмәдә калдым Бүрәнә ярыклары тешсез карчык авызы шикелле ачылып торалар. «Нихәл, малай, бездә торырга килдеңме?»—дип ыржаялар. Бер почмакта киң тапчан. Ала-кола юрган, каешланып беткән мендәр кисәге. Урта буйда кыек-мыек аяклы агач өстәл Берничә урындык. Бер стенада киштә, киштәдә берничә савыт-саба Биредә яшәүче хужаның жиһазлары әллә ни күп түгел икән шул.
Ике кешегә бүлеп торасы да түгел, бер кешегә дә чак кына
итәрлек Юк. әле күрми калганмын Әнә бер почмакта лакан, майланып- каралып беткән селте дә элеп куйганнар Минем көлбсем килде Бу сел- генең үзеннән кулга тап тешен кала торгандыр
Менә шулай мин бүген ят бусага аша атлан, ят өйгә килеп кердем Кнчкырын теге Кадыйр исемле көтүче үзе дә кайтып җитте Мине күреп әллә ни исе китмәде Исәнме, дип күрешкән булды да. чыбыркысын * стенага элеп куйды Лакан алдына барып кулларын юды Эре-эре генә 2 атлап өстәл янына килеп утырды. Ул үзен биредә, чыннан да. хуҗа * итеп саный иде, күрәсең. Ә мин әле килмешәк кенә бит Кая миңа мон- з дыи дәрәҗә Ул көтүче, ә мин аның ярдәмчесе генә. «
Бик шәп. диде ул. миңа карый-карый Көтү артыннан йөге- ♦ рә йөгерә җаным чыгып-бетә Инде икәүләп йөгерербез Аякларың авырт- = мыймы? >
- Юк. авыртмый т
— Исемең ничек? s
Сабир >r>
- Ә мин Кадыйр Абый дисәң дә ярый х
- Абый дияргә, сиңа әле мыеклар да чыкмаган Килешми.
— Чыгар әле, чыгар
- Чыккач әйтермен
Без икебез дә бер-беребезгә карашып көлештек Кадыйр, чыннан да. миннән иң күбе ике-өч яшькә олырак иде булса кирәк, әйтерең бармы. абый дияргә куша
Без шулай сөйләшеп торган арада өйгә яшь кенә бер кыз килеп керде Ул безгә кичке аш китергән Ашы нәрсә диген? Тары боткасы, бер ике-өч кисәк икмәк. Башы кителгән чүлмәктә катык Аннан соң кыз тәрәзә янына барып кемнәндер шикләнгән кебек итеп башын суза-суза каранды да. яңадан безнең янга килеп, алъяпкыч астыннан бәлеш кисәкләре чыгарып кулларыбызга тоттырды
Соңрак ашарсыз, яшерегез,- диде Апа биреп җибәрде
Кыз тиз генә чыгып китте Кадыйр елмайды
— Бу кыз минем сеңелем Гөлгенә, диде Минем әле апам да биредә тора Күргәнсең, хуҗаның яшь хатыны ул
Мин ашавымнан туктап калдым Бу бик. бик сәер иде бит. Үзе көтүче. сеңелесе ялчы, апасы хуҗаның икенче хатыны Гаҗәпләнмәссеңме3 Бернәрсә дә аңламыйм, башым чатный. Ничек була соң бу?
Кадыйр аңлатырга кереште
— Безнең әти күптән вафат инде Без әни кулыйда өчәү калдык. Беребез дә эш тотарлык түгел идек Үзебез ярлы, үзебез ятим
Кадыйр нигәдер тынып торды Ә мин уйландым Шул минутта бу көтүче минем дә туганым булып китте сыман Шул өч ятим янында мин дүртенчесе кебек Кадыйр белән мин әле генә очраштым Ә ул инде минем бик күптәнге танышым шикелле Мин дә аңа үзем турында сөйләрмен бервакыт, ул да мине ят итмәс. Ул үзе дә миннән ким дә. артык та түгел.
Кадыйр ботканы кашыгы белән әйләндерә-әйләндерә алып бер-ике капты да табакны читкәрәк этеп куйды
— Әллә ни ашыйсы килми әле. диде. Жаным көя.
Мин нәрсә әйтергә дә белмәдем Чыннан да. әллә аның ашыйсы килмиме? Әллә сырхаумы3 Соңыннан белдем, аның җанын көйдерә торган сагышы да бар икән Ул тагын сөйләп китте
— Әти үлгәч, әни дә авыруга сабышты Бер көн аяк өстендә, өч көн ах-ух урында ята Ә без аның янына җыелышабыз да карга балалары шикелле кырылдаша-кырылдаша елашабыз. Нишләсен мескен әни, ул да үксеп елый Ашарга кирәк бит. каян аласың? Ярый әле күрше- коланнар анысын-монысын кертә торалар иде
Көннәрдән беркөнне апам менә бу йортка килеп көннекчә эшкә ялланды Хуҗаларның керләрен уа. идәннәрен юа. Аңа кичен бер кисәк
икмәк, әчегән катык, кайчак өсте алынган сөт биреп җибәрәләр Эш хакы, янәсе Апам шулай бире килә-китә йөри торды Менә шул арада Кара- колакның күзе төшә минем апама.
— Кем ул Караколак?
— Кем булсын, бу йортның хуҗасы Мифтах. Кушаматы шундый | аның '-I
Мин көлдем. Кызык бит Әле бая гына хуҗаның йөзенә карап тор- ! дым ләбаса, ике колагының берсе дә кара түгел,. Ни өчен Караколак булсын ди ул?
— Бер дә көлмә,— диде Кадыйр йөзен сытып Колагы кара булса, аңа андый исем дә кушып тормаслар иде. бәлки Жаны кара аның, җаны! Менә үзең дә белерсең әле.
Кадыйр еларга җитешеп ачуланды Лач иттереп идәнгә төкерде. «Явыз ул. явыз».—диде. Шул явыз дигән сүз Кадыйр авызыннан чыгып идәнгә чәчрәп төшеп, җәелеп ятты сыман Мин дә җирәнеп төкердем.
Ул Караколак минем апамны сөйгән ярыннан аерып алып әрәм итте,—диде Кадыйр сүзен яңадан башлап Әрәм итте1
Мин аңламыйм әле бу сүзләрне Кадыйрның үзеннән сорарга да куркам Бигрәк авыр сүз әйтте бит ул Әмма сорарга кирәк булмады Кадыйр сөйли торды:
Шулай такы-токы гына булса да. үз оябызда яши идек әле. Беркөнне безнең өйгә бер карчык килде Аны Караколак җибәргән Минем апамны үзенә хатынлыкка димләргә кушкан Без аны дөбердәтеп куып чыгардык.
Кызымның ярәшкән кешесе бар, диде әни теге карчыкка,— Сугыштан кайтканын көтәбез..
Шуннан соң менә Караколак безгә үчләнеп каныкты Апамны бусага янына да җибәрмәс булды Янәсе, ачка интегеп дөмексеннәр Безнең хәлләр көннән-көн бетәшә бара иде Әнием берчак бик озак эндәшми ятты Уйланды да уйланды Бер нртә белән апамны үз янына чакырып алды.
Бернишләр хәлем юк.—диде. Балакайлар Башка чара кал мады.
Әнием елый-елый апамны әлеге шул Караколакка иргә чыгарга бу юлы инде үзе димләде.
— Шулай язган, күрәсең, диде авыр уфтанып Гафу ит. кызым, үзем теләп әйтмим бу сүзләрне, нужа әйттерә, нужа куша. Беләм. сиңа үтә авыр булыр. Үзем дӘ ут йотам Сине түгел, алла мине каргасын Синең алда мин гаепле.
Әнием күзләрен йомып озак кына тынып торды. Аннан соң бик авыр көрсенеп сулады да: «Беләм. син Хәнифне көтәсең, кызым.— диде Кем белсен, ул исәнме, кайтырмы? Сугышта ниләр булмый »
Юк. әнием бу сүзләрне дә үзе теләп әйтмәде Бары тик апамны гына шулай тынычландырырга тели иде ул Тагын. «Бәхетеңә чыккан өлешеңдер».— дип тә сөйләнде әнием
Апам яулык читен чәйни-чәйни өзгәләнә-өзгәләнә елады. Ул бит Хәниф абыйны үлеп ярата иде. саргая саргая көткән иде Кавышырга насыйп булмаган икән шул. булмаган
Миңа бик сәер иде Әле бая гына кулына чыбыркы тотып, чалбар балакларын тезенә кадәр сызганып, башына яньчелеп беткән эшләпә кигән, ялан аяклары белән шап-шып иттереп баса-баса бире килеп кер- . гән бу малай әнә ничек олыларча сөйләшә белә икән Ул хәзер минем алда ничектер үсебрәк китте Житди ир кешегә охшабрак калды сыман
— Менә хәзер биредә яшәп торабыз диде ул иң ахырда Әнине узган ел җирләдек...
Инде караңгы төшкән иде Без икебез янәшә тапчанга сузылышып яттык. Юрган ябынып тормадык, болай да бу кечкенә өйдә эссе иде 40
Галия апа гаепле түгел
Иртә белән безне хуҗаның карт хатыны уятты.
Тирыгыз, тор' - диеп акырынды Янгын чыкканмыни? Бәлки әле ^янгында да алай кеше куркытырлык итеп кычкырмыйлардыр Ә менә минем әбием алай итми иде. Ул әүвәл минем башымнан сыйпап, йомшак кына итеп аркамнан чәбәкләр иде: «Тор. улым. әнә. чыпчыклар да уянган инде». дип әйтер иде Ә бу әнә ничек итә. Тавышы да ирләрнеке сыманрак Йөзеннән әле төн "шәүләсе дә китеп бетмәгән.
Ул безгә ашарга да алып кергән иде
— Тизрәк, тизрәк тыгыныгыз да эшегездә булыгыз,— диде. Терлекләрне иртәрәк кырга чыгарып өлгерергә кирәк. Чыклы үләнне бик яратып ашый алар Сөтләре дә күбрәк була
Кадыйрга аерата әйтте
Сабирны үзеннән калдырма, бергә йөгерегез, өйрәнсен Кырларны да күрсәтә бар. белә ’торсын
Мин хуҗаның яшь хатынына юкка гына ачу тотып калганмын Ул түгел. менә бу карт хатын усал икән Сөйләшүләреннән сизеп тордым Күз карашларыннан төшендем
Кадыйр ашык пошык җыенды Чыбыркысын алды Миңа кечкенә генә капчык тоттырды Капчыкка нәрсәдер салганнар иде. Киттек. Авыл читенә чыктык Бераз гына арырак бер йорт күренде. Тирәсе киртәләр белән уратып алынган Анда сыерлар, сарыклар мыжгый иде
- Бу безнең лапас диде Кадыйр адымнарын тизләтә-тизләтә.— Жәен мал-туарны шунда тотабыз Тавыкларны да шунда асрыйлар. Жим сибәсе түгел, калдык постык белән ту кл аналар Йомырка да салалар
Якынрак килә төшкәч, берничә хатын-кыз да, ир затлары да күзгә чалынды Ерактан булса да танып алдым Хуҗаның яшь хатыны да биредә иде
Әнә хуҗа үзе дә күренде Кадыйр йөгерә башлады
Син дә калышма, диде минем чабуымнан тартып.— Хуҗа шулай куша, әйдә'
Без бик иртә торган идек ләбаса, ә хуҗа бездән дә иртәләгән Әнә. ул инде безне каршылап тора Ә мин уйланам Безнең якларда б\ Каракалах шикелле байларны кызыллар пыран-заран китерделәр Әнә Гамзат бай дигәне Төркиягә качып өлгерде Кибетче Баязит та сызды Бөкре әфәнде дә каядыр себертте Ә биредә Караколак-Мифтах дөбердәтеп яши Ялчылар да тота Гаҗәпләнмәссеңме?
Әмма мин бу чакларда дөньяда ниләр булганын белмәгәнмен. Соңыннан белдем, илдә-НЭП чыккан вакытлар икән бу
Без шактый ерак китеп бардык Сыерлар тирә юньгә таралышып үләнгә ябырылдылар Кадыйр бөтенләй ачылып китте Биредә иркен Беркем күзәтми дә. эш кушып бәйләнми дә Теләсәң нишлә^ йөгер, сикер, теләсәң бие Кычкыр, җырла Беркем дә тыймый Кадыйр шат. көлә, елмая Менә ул мина чыбыркысын тоттырды
- Яле. шартлатып кара әле диде. Ничегрәк чыгар икән?
— Була ул.-дидем Чыбыркыны Кадыйр шикелле итеп һавага селкеп җибәрдем Кая ул шартлау, чыбыркы минем үз гәүдәмә елан кебек бөтерелеп уралды Егыла яздым Кадыйр көлде *
— Өйрәнәсе бар икән әле сина. диде — Берьюлы гына булмый ул. Мин тагын, тагын маташып карадым Юк. чыбыркы шартламый Кайчак каеш очы белән битемә тиеп китә дә. пешереп ала. Чыннан да.
НӘБИ ДӘҮЛИ ♦ЯЗМЬ|ШКА юл>
елан чага диярсең. .
Кояш инде офыктан аерылды, күтәрелә бара Аяк астында чык тамчылары җемелди Кырдан әрем исе аңкый Сыерлар үлән җыештыра җыештыра әкрен генә алга китә бирәләр. Без дә алар артщннан ашыкмый гына атлый торабыз Сөйләшәбез
Кадыйр әледән-әле Хәниф абый турында сораша.
— Син аны кайчан күрдең, кайда очраштыгыз?—ди Сөйлә әле. Хәниф абыйны мин дә бик ярата идем. Ул бит минем апамның сөйгән кешесе иде.
— Беләм.
— Каян беләсең?
— Хәниф абый үзе сөйләгән иде. Ул мине укырга-язарга да өйрәтте,
— Безне дә укыткан иде.
Без бу авыл мөгаллимен икебез дә бер төрлерәк беләбез икән. Әмма Кадыйр Хәниф абыйның сугышта яралануын, бездә дәваланып ятканын, үз авылын сагынып сагышланган чакларын белми иде. Мин барысын да. барысын да сөйләп бирдем. Хәниф абыйның бу авылда яшәгән бер сылу кызны ничек өзелеп яратканын да әйттем.
Кадыйр башын түбән салып бик озак сүзсез генә барды. Ул нәрсәдер уйлый иде.
— Беләсеңме,— диде соңрак, ул сылу кыз минем апам Галия. Яратты ул Хәниф абыйны. Теленнән бер генә дә төшерми иде. Үзе әллә ни чибәр дә түгел, гармунын бер сыздырып җибәрсә, йөрәгемне җилкендерә. ди торган иде
Кадыйр минем күзләремә карады, янәсе, мин ышанаммы, юкмы?
— Әйе шул. диде тагын сүз башлап Хәниф абый шикелле тагын кем генә шулай оста уйный белде икән? Авызында кош сайрата диярсең.
Хәниф абыйның гармунда ничек уйнаганын мин белмимме? Аның гармуны да минем кесәдә бит әле. Кадыйрга күрсәтергә курыктым. Тартып алыр да бирмәс дип уйладым.
Инде төш җитте. Кояш кыздыра. Сыерлар үзләре йөгерешә-йөгерешә елга буена килеп җыелыштылар. Аларны су эчерергә вакыт җиткән иде Без дә бер куак астына кояштан ышыкланып утырдык Кадыйр минем кулымнан капчыкны алып, чишеп җибәрде Аннан бер шешә сөт тартып чыгарды, бөкесен ачып тәмләп карады
— Фу.—диде, әчеп беткән.—Тоныккан сөт салган, нәләт төшкән карт аждаһа.
Шунда ук шешәне авызы белән түбән иде. Сөт җиргә агып бетте.
— Нишлибез, нәрсә эчәрбез?— дидем мин исем китеп.
— Борчылма, әмәлен беләм.
Кадыйр ниндидер бер куак астыннан шактый зур Kayiafi савыт табып алды. Йөгерә-йөгерә сыерлар арасына кереп китте. Озак та узмады, теге савытны тутырып сөт алып килде
— Үзең сыер көт. үзең сөт тә эчмә, имеш, диде көлә-көлә.— Мин гел шулай итәм.
— Сизмәсләрме^ - дидем
— Сыер әләкли беләмени?
Без көлештек. Яңа сауган сөткә каты-моты икмәк кисәкләрен җебетеп тамак туйдырдык. Бәрәңге дә сөт белән бик килешә икән
Кичке якка сыерлар азындылар, төрлесе-төрле якка таралыша башлады. Кайсысы авылга таба юнәлә Кайберләре тагын да ераграк китәргә чамалый. Кадыйр чыбыркысына эш күп булды Мин дә йөгерә- йөгерә арып беттем Табаннарыма ут капты кебек. Кояш яңадан офык сыртына төшеп утырды Без дә көтүне авылга таба куа киттек
Тагын төн булды, тагын таң атты. Көннәр шулай уза торды Кадыйр хуҗа белән каядыр китеп барды Ниндидер машина алып кайтачаклар икән.
Бу төнне мин өйдә ялгыз идем Инде йоклыйм дигәндә генә минем яныма Галия апа килеп керде. Ут алып тормады. Сизмәсеннәр дигәндер. Беләм. ул бит ят күзләрдән кача-поса гына килгән. Бүлмә караңгы иде Галия апа мине капшынып тапты Кочаклап алды, йөземнән үбә-үбә күз яшьләре белән чылатып бетерде.
СабируЛла. җанашым, диде әкрен генә.—Мина Кадыйр барысын да сөйләде. Хәниф абыеңны күз алдымда күргән кебек булдым. Рачмәт. бәгырем Инде миңа да сөйлә. Тагын ишетәсем килә. Ул бит минем күңелемдә гел тере шикелле.
Мин сөйләдем. Ә Галия апа калтырый-калтырый елап утырды. Үзе гел минем йөземне сыйпаштырды. Аның куллары шундый жылы, йомшак, үземнең дә елыйсыларым килеп торды
Хәниф абыйны кая илттеләр соң?— дип сорадым. Аның турында минем дә беләсем, бик беләсем килә иде.
Галия апа бернәрсә дә белми икән. Сорарга курка. Ә кешеләр бернәрсә дә әйтмиләр аңа. Берәүләре кызганыптыр бәлки, берәүләре үзләре дә куркалардыр бәлки. Сагалып йөрүчеләр азмыни? Тотарлар да Караколакка әләкләрләр
— Соңгы минутта йөзен дә күрә алмадым ичмасам,— дип өзгәләнде Галия апа —Гафу итәрлек түгел мине, гомергә онытылмаслык хәсрәтем ул минем.
Озак кына сөйләшми тордык Бүрәнә ярыгында .чикерткә кычкыра. Минем аны тотып аласым килә. Тынсын иде. болай да күңелсез безгә
Галия апа тагын да сүз башлады:
— Син яхшы йортка эләкмәдең, Сабирулла. Хуҗа явыз кеше. Сине уллыкка алам дигән була. Алдый ул. алдый Ышанма Ул сине сынамакчы. Түземлеге нинди икән? Янәсе, ач тотып карарга кирәк, эшләтергә, каршы сүз әйтсә, җәякләргә! Шуннан соң күз күрер, ди...
Галия апа минем кулыма кәгазьгә төргән ниндидер ашамлык тоттырды Тагын үпте, кочаклады «Хәзергә хуш, сау бул,— диде —Үзең генә бел».
Уйланып калдым. Әнә мин кем кулына килеп эләккәнмен икән? Караколак мине үз улы итмәкче! Инде нишләргә миңа? Инде нишләргә, нишләргә дип үз-үземнән сорыйм. Их. үзеңә-үзең җавап та биреп бул- сачы.
Мин хәзер көтүгә ялгыз йөрим. Менә бу яшелле-сарылы кырлар да, әнә ул сыерлар да, әнә теге авыл да, Караколак үзе дә. аның карт хатыны да әбием сөйләгән әкиятләрдәге җен-пәриләр шикелле күренә миңа Менә бервакыт Каракаш-батыр бире килеп чыгар да боларның барысын да пыран-заран китерер кебек. Минем күңелдә ниндидер өмет яши әле. Мин нәрсәдер көтәм
Шулай уйлана-уйлана чирәм өстендә утырам. Тирә-юньдә сыерлар әле бу якка, әле теге якка килә-китә үлән чүплән йөри бирәләр. х
Ә мин Хәниф абый гармунында уйнамакчы булып маташам. Бернинди дә көй чыкмый Ниндидер калын-нечкә тавышлар гына чыңлый. Миңа шулай да ярый хәзергә. Барыбер эч пошканын баса, күңелемне ача
Чү, нәрсә булды? Бик матур уйнап җибәрдем бит әле мин. Хәниф абый әйтмешли, сагышлы җыр ич бу. Уйный беләм, димәк.
Тагын уйныйм, тагын да моңлырак көй яңгырый ләбаса. Үземнең дә исем китә. Кай арада өйрәнеп алдым шулай матур уйнарга?
Әллә гел аны уйлап, кайгырып йөргәнгәме, кинәт күз алдыма Хәниф абый килеп чыкты Мине танымаган төсле, итеп озак-озак гаҗәпләнеп карап торды. Кулларын як-якка җәеп елмайды
— Тырышсаң, була ул,-диде - Әнә ничек көйле уйныйсың, сагышың бар, күрәсең, йөрәгеңдә..
Аннан сон ипләп кенә каршыма килеп утырды. Сыздыр, сыздыр.
НӘБИ ДӘҮ ЛИ «ЯЗМЫШКА ЮЛ*
мин дә тыңлыйм әле, диде. ‘
Мин уйный торам, әллә гармун тавышын ишетепме, әнә әбием дә бабайны жнтәкләп китә Ә бабай минем көдрә бәрәнемне бавыннан эләктереп алташ Ашыта-ашыта атлыйлар Әби ерактан ук сөйләнә-
сөйләнә килә. «Оныгым минем, үскәнем, ди. булдырасың бит. булдырасың. Безгә дә жыруны тыңларга рөхсәт ит. балакай».
Юк. мин эндәшмим. Авызым буш түгел. Жырым өзелеп калыр. Соңыннан сөйләшербез. Башымны селкәм: «Тыңлагыз, тыңлагыз»,—дим Янәсе, рөхсәт итәм.
Тукта, нәрсә ул? Офык яныннан аккош очып килә. Очмый, әкрегта генә йөзә шикелле. Менә ул нәкъ минем каршыма килеп кунды Шунда ук кешегә әверелде. Карасам, ни күрәм? Минем үз әнием ләбаса, әнием! Зәп-зәңгәр күлмәктән. Чәчләре дулкын-дулкын булып җилкәсенә агып төшкән йөзе ап-ак, күзләре балкып яна. Әнием миңа нәрсәдер әйтергә тели...
Кинәт баш өстемдә нәрсәдер чыжлап китте. Нәрсәдер сыртымны пешереп алды Сискәнеп уяндым. Сикереп тордым. Алдымда минем хужам — Караколак! Атка атланып килеп җиткән. Кулында камчы уйната. Аты ян-тирәмдә зыр-зыр әйләнгәли. Чак кына таптйп узмый.
Ә хужа кычкыра:
— Сыерлар кая. сыерлар? Көтүне таратып бетергәнсең. Мин синең йокыңны ачармын, бетле хәерче!
Хужа минем аркама камчысы белән тагын бер сызып алмакчы иде. иелә-иелә ат астына кереп өлгердем. Биредә миңа камчының очы да тиярлек түгеп иде. Әмма икенче кизәнүендә камчы минем аркамда тагын бер эзен калдырды.
Хужа һаман акрына:
— Сыерлар кая. сыерлар кая?
Ә тирә-юньдә бер генә сыер да күренми иде. Артта да. алда да юк Үзем дә шүрләдем. Жир йотканмы әллә аларны?
Беркая да китмә, шунда тор,— диде дә хужа атын чаптырып китеп барды.
Беркая да китмә, диде Караколак. Ә мин кая китә алам соң? Мин хәзер кәжәләрне бәйләп куя торган казык кебек Кая китереп утыртсалар. шунда басып торырга тиешмен икән. Әмма хужам миңа уй салды. Бу турыда әле мин. бәлки, тиз генә шәйли алмаган булыр идем. Чыннан, да. миңа беркая да китмәскәме? Ә китсәм? Дөньяда юллар азмыни?
Тиз арада хужа сыерларны төрлесен төрле яктан җыештырып куып алып килде. Атыннан төште.
Күпме игенне таптаганнар, күпме зыян килгән,—диде ул камчысын минем баш өстендә чыжлатып — Хакын кем түләр? Бәлки, синең акчаң күптер, йолкыш! Совет сиңа эш хакын түләргә куша. Син инде ул акчаны ун ел буена алдан ук алдым дип бел...
Хужа тагын әллә нәрсәләр әйтеп бетерде. Янады, куркытты Ә минем аркамда камчы эзләре яна Әмма авыртуын сизмим. Еламыйм да, эндәшмим дә. Караколакның йөзенә дә карамыйм. Нигә еларга? Караколак кызгана беләме? Нигә эндәшергә? Ул минем сүзләремне аңлармы’ Кем йөзенә карарга? Бу аждаһа йөзеңәме?
И гармуным минем, гармуным...
Ләкин хуҗаның сүзләре бетмәгән икән әле. Ул миңа якынрак килде. Мин чигендем. Ул мине тотып алды.
Бая мин синең кулыңда ниндидер бер уенчык күреп калган идем.— диде күзләрен чекрәйтеп,— Кая ул? Китер бире!
Мин. әлбәттә, ул Хәниф абый бүләген моның кулларына тиз генә чыгарып тоттырырга җыенмый идем. Хуҗа минем кулларымны артка каерып, кесәмнән гармунны умарлап чыгарды
Әһә. менә нәрсә икән, гармун' Каян урладың? Кемнекен?
Урламадым. Хәниф абый үзе бүләк итеп бирде...
Кинәт үз телемне үзем тешләп өзәрдәй булдым. Ычкынды бит, уйлабрак өлгермәдем. Хәниф абын исемен нигә әйттем әле мин моңа? Юләр' Әнә Караколакның чәчләре үрә басты. Күзләренә ут кабынды. Шыкырдатып тешләрен кысты
— Әһә,— диде,— әнә кем гармуны икән Белдем хәзер Ул явыз шушы нәмәстәсе белән бөтен авыл кызларын котыртып бетерде. Кызыл * почмак ачкан булды. Яшьләрне анда шул гармунда уйнап аздырды. * Беләм, беләм ул мәлгуньны ' 2
Караколак минем мөгаллимемне шулай яман сүзләр белән телгә з ала. Укытучы мәлгунь буламы? Ачуым чыкты. Мин дә керпе шикелле - энәләндем «Их. дидем эчтән генә,— Мохтар абыйга әйтәсе иде. Ул бу ♦ бәндәнең арт сабакларын укытыр иде. Ничек кенә әле». ' =
Мин Караколакка чытырдап ябыштым. >
— Тимә гармунга, тимә!— дипкычкырдым. 2
Ул көлде: s
— Ә, шулаймы?— диде.— Хәниф абыеңның бүләгеме? Менә ка- “ pan тор... х
Хуҗа мине читкә этеп җибәрде. Үзе минем гармунны учына умар- лап, йөзен кызартып, бүрттереп бөтен көченә шытырдатып кысты.
Гармун үлеп бара торган кош кебек ниндидер нечкә генә аваз салды. «Коткарыгыз, коткарыгыз»,— дип ялвара иде сыман
Караколак аны тагы да катырак кысты. Кулын бер әйләндереп- тулгандырып алды да гармунны һавага атып җибәрде.
— Менә нәрсә кирәк аңа,— диде, үзе дә башын югары күтәреп күзәтә торды.
Гармун, чыннан да, кош баласына охшап китте Очты-очты да кинәт канатлары каерылды, башы да өзелеп җиргә төште. Үлде минем гармуным, үлде!
Хуҗа атына атланды.
— Гармуның тю-тю,— диде, минем тирәмдә әйләнгәләп.—Моннан соң Хәниф абыеңны да онытырсың, сыерларны да яхшырак көтәрсең.
Ул тагын нәрсәдер мыгырдана-мыгырдана авылга таба китеп барды.
Ә мине уйлар алды. Хәниф абыйны онытаммы соң мин? Юкны сөйлисең, Караколак! Их, үсеп җиткәч синең белән бер очрашасы иде. Мин синең бу сүзләреңне исеңә төшерер идем.
Мин анда-монда аунап яткан гармун кисәкләрен җыештырырга керештем. Кайсын гына табып алсам да, алар инде яраклы түгел иде. Ә менә җиздән ясалган бер кыйпылчыгы әле таза. Гармунның бу нәкъ тавыш чыгара торган өлеше. Дөресрәге, гармунның үзе. Башка кисәкләр аны бизәр өчен генә, авызга куеп уйнарга җайлы булсын өчен генә кирәк булганнар
■ Мин шул җиз кисәкне авызыма куеп өрдем. Карасана, тавыш бирә. Чынлап уйный, баягыдан бер дә ким түгел Шатланам. Тыпыр-тыпыр, снкерә-сикерә куанам. Гармуным уйный, уйный! Тик бу юлы аның тавышы бала елаган төслерәк иде. ‘
Кич булды Көтүне авылга куып киттем. Кыйналган, арыган, талган килеш йортка кайтып кердем. Биредә инде минем гармуным турында беләләр иде
Кадыйр бәйләнә калды.
— Сөйлә, сөйлә,—диде.—Нинди гармун, каян алдың? Бик кызык бит.
Мин сөйләп бирдем. Әмма кырда булган «бик кызык» турында бер генә сүз дә әйтмәдем. Бу «өлкән көтүче» я көләр, я кызганыр, дип уйладым. Ә минем көлкегә дә каласым килми, үземне кызгандырырга да теләми идем. Кесәмнән теге гармун кисәген алдым да, еларга җитешеп. Кадыйрга бирдем.
— Менә, ул бүләктән нәрсә генә калды,—дидем —Жизнәңнсң
куллары тимер икән. Тотып бер генә кысты.
Кадыйр гармун кисәген арлы-бирле әйләндереп караган арада, авы-* зын Караколак авызы шикеллерәк итеп кыеклатты.
— Жизни, жизни,—дип көлде,— Каян килеп жизни булсын дн/$л мина? Апамнан бала таптыра, ә үзеннән бала булмый икән. Апамның бер хатынга елый-елый зарланганын ишетеп торган идем ҖизннЯ имеш. Кирәге бар иде бик...
Кадыйр әлеге жиз кисәкне авызына куеп әкрен генә кычкыртты. Әллә ул да уйный беләме? Исем китте. Бу юлы миңа гармун тавышы бик моңлы жыр кебек ишетелде. Юк. бәлки, бу моңлы жыр да булмагандыр. Әлеге шул төрле-төрле тавышлар гына булгандыр. Бары тик минем күңелем генә ул төрле-төрле тавышларны моңлы жыр итеп ишетергә теләгәндер.
Кинәт ишек ачылып китте. Өйгә Галия апа ашыгып килеп керде. Йөзе борчулы иде.
— Нишлисез, балалар. нишлисез?—диде.— Мифтах абыегыз ишетсә, тагын жәнжал чыгарыр. Ярый әле ул хәзер каядыр чыгып китте Куегыз ул уенны.
Мин дә.‘Кадыйр да тынып калдык. Галия апа шул гармун кисәген үз кулына алып карый башлады. Жайлы гына, йомшак кына сыйпады
— Каян алдың моны, Сабирулла?
Минем өчен Кадыйр жавап бирде:
— Хәниф абый гармуны...
Галия апа кинәт буйга озынайды шикелле, аннан соң тагын да кечкенәрәк булып китте. Нәрсәдер әйтергә теләде, сүз табалмады бугай. Ул минем алдыма килеп тезләнде, тезләремнән кочаклап алды.
— Сабирулла. бәгырем, бу әйберне миңа бир,—диде,—Гомер буе саклап кына тотармын. Беркемгә дә күрсәтмәм, беркемгә дә бирмәм. Йөрәгем янганда кычкыртып куярмын. Хәниф белән сөйләшкән кебек булырмын...
Галия апа үксеп елый. Аның инде тагын сөйләшерлек хәле калмаган иде. Яшькә чыланып беткән күзләре белән миңа карап тора. Кешегә бүләк биргәндә.нәрсә әйтәләр? Мин мондый сүзләрне белми идем. Ә Галия апа күз дә йоммый һаман миңа карый, жавап көтә.
Мин эндәшмәдем. Башымны селкеп кенә ымладым. Галия апа аңлады. Жиз кисәген куен эченә салып куйды.
- Рәхмәт, нарасый, рәхмәт!— диде.— Апаңны кызгандың. Онытмам.
Юл чакыра
Һәр көнне иртә белән сыерларны көтүгә куа барганда мин олы юл аша узам. Тукталам да шул юлга озак-озак карап торам.
Кайсы тарафларга алып бара икән бу юл дип уйланам. Әнә бит кешеләр арбага утырып та. жәяүләп тә. ялгыз-ялгыз да. төркем-төркем булып та каядыр китеп баралар. Аларны ачлык каядыр куа шулай.
Ә нигә миңа да шул олы юл буйлап китеп бармаска? Бара-бара туган якларыма да килеп чыгармын, бәлки? Уйлар артыннан уйлар килә. Күңелем жнлкенә. Юл мине каядыр чакырып тора сыман.
Нәрсә көтәм биредә5 Мин дә ач яшим ләбаса. Караколак миңа баш күтәрергә дә ирек бирми. Көтүдән кайтып житүем була, йортта эш куша. Ачуы килсә, жәякләргә дә күп сорамый. Мин синең әтиең урынына калган кеше. ди. Син ялчы түгел, минем улым, ди. Суксам да. төртсәм д-' хакым бар, миңа совет та бер сүз дә әйтә алмый, ди. Минем өстән әләкләргә барам дисәң, бар-бар. әмма кабат минем йортыма кайтасы булма, ди. Миңа ничек яшәргә соң биредә?
Ә «өлкән» көтүче Кадыйр нишләр? Хәер, ул хәзер минем белән көтүгә
чыкмый. Аны хуҗа канларгадыр үзе белән алып йөри. Я кырларга тирес чыгарырга куша. 1
Бер йортта торып та үз апасын һәм сеңелесен атналар буе күрми. Мин аны кызганам Ул бит бу йортка «тышаулап» куелган. Аның гомере дә, бәлки, менә шушы йортта узар. Ә миңа нихәл итәргә? Әйтмим, үзем генә беләм. ♦
Мин менә бүген дә аты юлга чыгып бастым. Сыерлар үлән чүпли- 2 чүпли болынга таба китә бардылар. Бу сәгатьтән соң алар мине бер- 5 кайчан да күрмәсләр. Караколак инде үзе сыерларын эзли-эзли тирләп | пешә-пешә йөгереп йөрсен әле. Их. тешләрен кыса-кыса ачуланып әллә s нинди яман сүзләр әйтеп бетерер. «Тотып алсам мин сине, шайтан баласы, “ муеныңны борып алып дөмектерер идем»,— дияр. s
— Юк, дөмектерми генә тор әле, кулың җитмәс. Караколак... *
Кечкенә генә капчыгымны җилкәмә салдым да, соңгы кабат авыл « ягына карап алдым Хуш. исән бул, димәдем. Ә менә Галия апаны кыз- гандым. Ул бит мине ярата иде. Мескен хатын. Китүем турында аңа әйтә- S сем калган икән. Бәлки, ул миңа юлга азык та биргән булыр иде. Ярый, * мин китәм, ә менә ул. Каракатак йортында ничек гомер итәр? Газапларга ничек түзәр?
Шулай уйланып торган арада юл өстендә бер төркем кешеләр күренде Араларында хатын-кызлар да бар
Мин дә аларга иярдем. Нәрсә булса шул булыр, дидем. Киттем.
Бара-бара бер агай артка әйләнеп карады.
— һай.— диде кинәт кычкырып.— Безгә бер малай ияргән ләбаса. Каян килеп чыккан?
Юлчылар туктадылар. Минем тирә-яныма җыелыштылар.
— Кая барасың син. малай?—диде берсе.— Кара син аны. лырт- лырт йөгертә генә..
Чыннан да. мин кая барам соң? Нәрсә дип җавап бирергә?
— Ә сез, үзегез кая(барасыз?—дидем, сорауга каршы сорау биреп.
— Без, энем, Ташкент якларына китеп барабыз..
— Нигә?
— Нигә булсын, иЮиәк алырга
— Мин дә шунда барам.
Юлчылар көлештеләр Ә берсе:
— Авыз ермагыз әле,— диде.—Тапканнар кемнән көләргә. Нужасы булмаса, шул яшеннән җилкәсенә капчык асмас иде. Ятим бала, күрәсең.
Каян белеп алды. Миңа сөйлисе дә калмады. Юлчылар бер-берсенә карашып бераз тынып тордылар. Мине баштанаяк күзләп чыктылар. Күрәсең, минем ятимлегем йөземә үк язылып куйган шикелле булгандыр.
— Исемең ничек синең?—диде тагын бер шактый олы агай.
— Сабир
—Әллә Казан губернасыннан китереп ташладылармы үзеңне бу якларга?
— Әйе. Шуннан,—дидем
Хәер, туган җиремнең кайсы якларда икәнлеген мин үзем дә рәтләп белми идем.
— Әнә, кайлардан килеп адашкан бу мескен бала. - диде тагын бер юлчы,— Кайтам дисәң дә тиз генә барып җитә алмассың. Анда да ачлыктан кырылалар икән.. u
— Ярый, аллага тапшырдык.— диде теге олы агай — Киттек. Станциягә шактый ерак әле.
Без кузгалдык. . ,
— Әлегә кадәр кая йөрдең дә. нәрсә эшләдең?- диде бер яшь кенә хатын, минем йөземә карый-карый - Бик кечкенә бит әле син. балакай
— Әнә теге авылда яшәгән идем мин,- инде еракта калып барган авыл ягына кул төртеп күрсәттем — 'Әнә ул авыл
- Нишләдең соң син ул авылда?
— Бер хуҗада сыерлар көттем Куып чыгарды. Теләсәң кая китеп югал, күземә күренмә, диде.
Әлбәттә, мин бу юлы бераз алдаштым Качып киттем дип әйтергә курыктым Андый кешене төркемгә кем кертә?
Быел бу якларда да игеннәр уңмас дип сөйләшәләр инде. Әнә җәй уртасы Жиргә әле бер генә тамчы да яңгыр яуганы юк. Ачлык шомы бу авыл кешеләрен дә хафаландыра башлады
Бервакыт Караколак өендә дә минем өчен өстәлгә кашык куелмас иде «Каракатак мине куып чыгарды»,—дип әйткән сүзләрем раска киләчәк иде Бу юлчыларны алдавым өчен, миңа үкенәсе дә. ояласы да түгел иде.
Шунда тагын бер юлчы сүзгә кереште:
— Кара җан икән ул синең хужаң.
— Каракатак диләр аны.
— Белеп кушканнар аңа ул кушаматны.
Юлчылар үзара һаман гәпләшеп бара бирәләр.
— Менә бит,— диде берсе,—Совет властен сугышып, кан коеп алдык. Тигезлек булыр, дидек. Ә байлар әнә нишлиләр, көпә-көндез ятим баланы куган да чыгарган.
— НЭП заманы хәзер,— диде тагын кемдер.—Байлар канат җәя Хәзер ал арга ялчы тотарга да рөхсәт итәләр. Әнә, кибетләр ачып җибәрделәр, тагын әллә нәрсәләр эшләп маташалар Гөрелдәтеп сәүдә итәләр...
Без шулай бара торабыз Юлчылар ниндидер яңа законнар турында кызып-кызып сөйләшәләр. Минем аңлавымча, әлеге Караколакның миңа бармагы белән дә тияргә хакы булмаган. Ул миңа ай саен эшем өчен акча түләргә тиешле икән Кышын мине мәктәптә укытырга да кушылган аңа Ә мин боларның берсен дә белми идем Хәзер инде кирәге дә юк. Мин юлда
Менә бервакыт пар ат җиккән тачанка безне куып җитеп, юл тузаннарын уйнатып узды да, алга чыгып кинәт туктап калды. Тачанкага ике солдат утырган иде. Картузларында кып-кызыл йолдыз ялтырый
— Стоп!—диде бер солдат, тачаңкадан сикереп төште дә,—Стой!
Юлчылар туктадылар. Ә мин куркып киттем Нәрсә булыр? Солдат бил каешына кыстырган наганын тартып алып, безгә төзәп тотты.
— Кая барасыз?
— Икмәк алырга, Ташкентка,—диде бер юлчы —Күрмисезмени?
— Кемдә корал бар?— дип кычкырды солдат — Кемдә корал бар? Хәзер үк минем кулыма китереп тапшырыгыз!
— Нинди корал, каян килсен ул безгә?—диде бер юлчы Кулларын як-якка җәеп — Без ач кешеләр...
Әмма солдат бу сүзләргә генә ышанмады. Ул күзләрен кысып йөзләребезгә усал итеп карый-карый барыбызны да тенти башлады. Кесәләрне капшады Капчыкларны актарды.
Без Губчека вәкилләре,— диде — Бандитларга каршы көрәш отрядыннан Уйлыйм ки, тагын аңлатып торырга кирәк түгелдер
— Әллә безне бандитлар дип беләсезме?—диде юлчылар арасыннан тагын берәү — Ачлыктан качып барабыз Менә без кемнәр!
Саздат шулай юлчыларны берәм-берәм тикшерә-тикшерә миңа килеп китте
— Ә син?—диде,—син кая болай тәпи-тәпи йөгерәсең?
— Ятим ул, ятим,— диде теге яшь кенә хатын
— Син дә икмәк алырга барасыңмы?
— Әйе,—дидем мин —Икмәккә!
Солдат көлеп җибәрде.
— Син — диде ул, икмәкле жиргә житә-җитә тәнеңдә җаның да калмас Аннан соң сиңа икмәк тә кирәк булмас.
Юлчылар тагын көлештеләр.
v Анысы дөрес. — диде берсе. Ул әле оясыннан яна гына очып чыккан кошчык.
Солдат кулларын жәеп мине тотып алыйм дигәндә генә, мин мәче кебек бөтерелдем дә тегенең, култык астыннан атылып чыгып йөгердем. Әмма тачанкада утырып торган солдат сикереп төшеп, мине куып җитте. - тотып алды. о
Синең кебекләрне генә тоткан бар безнең,- дип көлә-көлә мине 5 арбага китереп салды. Юләр, тик кенә ят шунда. f
Мин куркуымнан телсез калдым кебек Селкенә дә алмыйм. Солдат куллары тимер кебек каты иде. Хәзер инде биредән генә карап ятам. к Теге солдат наганын кире бил каешына кыстырып куйды да: *
— Ярый, туганнар,—диде -Хәерле юл сезгә. Әйләнеп кайтырга? насыйп булсын... >
ч
Аннан соң картузын салып кулына тотты. Юлчыларга иелеп баш s иде.— Хушыгыз,— диде. “
Юлчылар да сүзсез генә баш иделәр. Берсе, ап-ак сакаллысы: =
— Рәхмәт, улым, яхшы сүзең өчен. диде. Котыбыз алынган иде. үзебезнекеләр икәнсез.
Солдат тачанкага менеп утырды
— Киттек,- диде иптәшенә.
-Тегесе, дилбегәләрне тартып, арткарак тайпылып куйды, «һай!»— дип бер кычкырды. Атлар башта сикерешкән кебек итеп арт аякларына басып күтәрелделәр дә дөбердәтеп алып киттеләр. Ә мин: «Җибәрегез мине, җибәрегез!»— дип кычкыра-кычкыра тыпырчындыр. Кабат мине авылга алып кайталар, ахрысы. Курыктым.
— Авылга кайтмыйм, кайтмыйм,-- дип елый башладым.
— Тыпырчынма,— диде бер солдат Авылга кайтырга уйламыйбыз да. Юләрләнмә. Туры станциягә җилдерәбез Аннан шәһәргә озатырбыз. Әллә кайларга китеп икмәк эзләп йөрисе түгел. Сиңа дигән икмәк балалар йортында. Бәлки анда ак калач та бирәләрдер әле
Икенче солдат көлде. «Шәйләдеңме, - диде. - Шәһәрдә яшәрсең». Шул арада ул минем борыныма ia чиертеп алды. Мин дә көлеп җибәрдем. Авылга бармыйбыз икән. Караколак көтә торсын... Чыннан да. мин бирегә кабат кайтаммы соң? Юк. юк! Мин бу ике сүзне үз-үземә ант биргән шикеллерәк итеп әйттем.
Әмма ашыкканмын. Миңа әле >л Караколак белән тагын очрашырга туры киләчәк. Билгеле. б\ турыда да язмыйча булмас
Ә хәз^р мине ике солдат тачанкага утыртып үзләре белән 'каядыр алып китеп баралар.
Шактый озак бардык. Атлар йомшак кына, биегән төсле итеп кенә атлый бирәләр. Тачанка сиртмәсе бишек шикелле чайкала Рәхәт. Солдатлар тәмәке кабызып җибәрделәр Берсе минем башымнан сыйпады
— Минем дә өемдә синең тикле бер шельма калды, диде,— Үскәндер инде. Күптән күргән юк үзен. Сагындыра шайтан малай
— Менә бандитлар белән исәп-хисапны төгәллибез дә кайтабыз туган якларга Инде озакка бармас.—диде икенче солдат—Башлар исән-сау булсын.
Бандитларны мин дә беләм бит. Беләм генә түгел, үз күзләрем белән күргәнем дә булды. Солдатлар шулай үзара сөйләшеп утырганда мин дә сүзгә катнаштым.
— Минем дә Хәниф абыйны алар үтерде. - дидем Явызлар
Солдатлар исләре киткән кебек бер-берсенә караштылар. Шунда беРСе: - гг v А
__ Хәниф. Хәниф,- дип әйтә-әйтә уйланды. Ул шул Хәниф исемле кешене исенә төшерергә тели иде. күрәсең
Аннан соң кинәт кенә иптәшенә төртеп алды да:
Беләбез аны. беләбез, диде
Иптәше дә әйтә куйды
Геге мөгаллим Шагалиенмы әллә? •
Әйе. әйе, ул үзе минем Хәниф абыем, дип кычкырдым солдат абыйның күчләренә керердәй булып Тагын нәрсә әйтер икән? Көтә тортым Солдат абый сөйләп китте «Без. энем, синең ул Хәниф абыең белән • якыннан танышлар, дияргә була. Аны больницага алып килгән чакта . 1. чыннан ла. үлгән шикелле һушсыз калып яткан. Каны чамасыз күп аккан булган Докторлар да аны үлгән дип белгәннәр башта Соңрак тәненә укол кадагач, мөгаллим күзләрен ачкан. Тизрәк аңа кан салганнар Ул аңына кайткан Ярасы шактый авыр дигәннәр иде. Ә бер заманны безнең командир аның үзен күреп, сөйләшеп чыкты. Безгә бит бандитларның кайчан, кайда һөҗүм иткәнлекләрен белергә- кирәк иде».
• Әнә син кем икәнсең, малай Хәзер белдек.— диде икенче солдат Хәниф абыең синең хакта бик кайгырып сөйләгән иде.
Хәниф абый исән исән' дип адарына-адарына солдат абыйның кулларына ябыштым. Хәзер кая соң ул?
Менә анысын әйтә алмыйбыз, энем Гафу ит. Аны кайсыдыр шәһәргә госпитальгә озаттылар бугай. Әллә Саратовка, әллә Царицынга Солдатлар тагын үзара нәрсәдер сөйләшә-сөйләшә бардылар. Ә мин ' уйга бирелдем Ни әйтсәң дә. миң бит бер дә көтмәгәндә генә шатлыклы хәбәр ишеттем Шикләнергә урый калмады. Хәниф абый исән. Әгәр үлгән булса, анын мәетен авылга кайтарып җирләгән булырлар иде. Ә авылда мондый хәбәр беркемнән дә ишетелмәде Юк. укытучым Хәниф Шаймиев исән! Бәлки, әле без күрешербез Шул өмет минем күңелемә килеп керде Мин шат идем
Өметләрем мине алдамады. Шактый вакытлардан соң миңа яңадан Хәниф абый белән очрашырга язган икән. Бу турыда да берчак сөйләрмен Моңа кадәр әле җәй үтеп, көз җитәсе бар Тагын нәрсәләр генә, тагын кемнәрне генә йүрмәм әле мин.
Данамы киләсе санда