Логотип Казан Утлары
Публицистика

Ял вакытында


r ең тугыз йөз илленче елның җәендә без Җәүдәт Фәйзи һәм Хө- I сәен Гыйззәтуллин семьялары белән бергә Актаныш районының [ Мәсәде авылына ялга бардык. Сугыштан соңгы чор. Илебез өчен авыр гына еллар. Шунда, авыл халкы белән аралашып, әти үзенең киләчәк әсәрләре өчен образлар, характерлар күзләгән, материал туплаган Әйтергә кирәк, әти. чыгышы белән крестьян булгангадыр, күрәсең, авыл кешеләре белән уртак телне бик тиз таба торган иде. Тагын мин шуны хәтерлим. Җәүдәт Фәйзи үзе белән фонограф алган иде. Бу — өч балавызлы валиктан торган механизм заманында тавыш язу эшендә үзенә күрә бер могҗиза дип санала иде кебек һәр валикның язу вакыты — 10 минут, 3 валикның барлыгы 30 минут чамасы була Язып алучылар алдында шактый катлаулы бурыч тора иде: нибары 30 минут эчендә авылдагы халык иҗаты җәүһәрләрен түкми-чәчми язып алырга кирәк. Бу эш кызыклы гына спектакль рәвешендә узды
Башта колхозчылар арасында «разведка» сыман нәрсә башкарылды: кайсы авылда, кем нинди көйләр, бәетләр белә. Шуннан соң колхоздан ат сорап алынды. Әти ат җигү белән яшьтән таныш булганга күрә, бу вазифаны рәхәтләнеп үз өстенә алды Фонографны арбага менгезеп, китү өчен барлык нәрсәләр әзерләнеп беткәч, ниһаять күрше бер авылга кузгалабыз
Ә тегендә шундый нәрсә килеп чыга. Җырчы, бәетче бабайлар һәм әбиләр (аларның кайсына 80—90 яшь булгандыр) фонографны күрү белән шүрләп калалар, җырны башлап җибәрергә батырчылык итми торалар Җыр язу чаралары бик дефицит булганга күрә (барлыгы 30 минут) әти белән Җәүдәт абый аппаратураны җибәрү алдыннан башта «солистларны» әзерләргә мәҗбүр булалар. Монда инде әтинең халык әйтемнәрен, мәкальләрен яхшы белүе, аның артистлык сәләте эшкә җигелә «Солистларга» берничә тапкыр «прогон» ясап, ярыйсы гына сыйфатка ирешкәч, ниһаять, фонографка язу башлана Шунысы да хәтеремдә, Мәсәдедән кайткач, әти белән Җәүдәт абый бу язуларны көлешә-көлешә тыңлаганнар иде
Шушы Мәсәдегә барган елны әти белән әни мине урманга алып бардылар Әни белән без җиләк җыябыз, әти исә зур тырышлык белән зифа буйлы кармак саплары карады. Үзен канәгатьләндерерлек берничә сап кисеп алганнан соң, ул юкә кайрысы әзерли башлады. Урманда күпме вакыт булганбыздыр, хәтерләмим, ләкин аннан кайткач әти шушы кайрыны бик җентекләп кенә эшкәртте Күренә иде ки. ул әлеге эшнең технологиясен әйбәт белә. Бер вакыт күршедән шөшле алып, чабата ясарга кереште. Башта — безгә, малайларга (Мәсәдегә Җәүдәт абый һәм Хөсәен абый да миңа тиңдәш улларын алып барганнар иде), аннан инде — олыларга Шулай, берникадәр вакыт уз
M
ганнан соң. әни белән без генә түгел, Җәүдәт абый. Хөсәен абый, шулай ук без тукталган өй хуҗасының семья членнары — барыбыз да чабаталы булып куйдык. Берничә пар чабата Казанга да кайтты Хәтеремдә, әти аларны театрга бүләк иткән иде Ниндидер спектакльне караганда мин хәтта кайсыдыр геройның аягында әти Мәсәде авылында ясаган чабаталарны таныган да кебек булдым..