Логотип Казан Утлары
Публицистика

...ЯКТЫЛЫККА, НУРГА ИЛТӘ


Соңгы елларда татар совет театры күренекле уңышларга иреште, үз үсешендә мөһим яңа үрләр яулады. Бу уңышлар — республикабыздагы театр коллективларының, язмышларын милли сәхнәгә бәйләгән күпләгән иҗатчы шәхесләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсе.
Театрларыбызның соңгы егерме ел эчендәге эшчәнлеге драматург Туфан Миңнуллин иҗаты белән аеруча тыгыз бәйләнгән. Т. Миңнуллин бүген күпмең- ләгән тамашачыларның яраткан дра-матургына әверелде, аның әсәрләре хәзер күпмилләтле илебезнең тврле шәһәрләре сәхнәләрендә еш уйнала, үзәк телевидениедән күрсәтелә. Т. Миңнуллин әдәбиятка алтмышынчы еллар башында юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре белән килә. Соңрак ул драматургия жанрының олырак формаларында кочен сынарга керешә. 1962 елны яшь авторның «Безнең авыл кешеләре» исемле өч пәрдәлек комедиясе — Минзәлә драма театры, балалар өчен язылган өч пәрдәлек «Азат» исемле пьеса-әкияте Казанда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела һәм, тамашачыларның игътибарын казанып, театр җәмәгатьчелегендә һәм тәнкыйтьтә уңай бәя ала. 1967 — 1969 елларда Әлмәт дәүләт драма театрында — «Күрше кызы». Татар дәүләт академия театрында — «Миләүшәнең туган көне», ә Татарстан республика Күчмә театры (хәзерге — Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәсендә «Нигез ташлары» һәм «Йөрәк янар өчең бирелгән» исемле яңа пьесалары куелгач, Т. Миңнуллин тәнкыйтьтә үзенчәлекле драматург буларак телгә алына башлый.
Җитмешенче еллар — Т. Миңнуллинның художник-драматург буларак иҗади йөзе формалашу, табигый талантының үзенчәлекле рәвештә ачылып китү һәм инди- ' видуаль сыйфатларга байый бару чоры дияргә мөмкин. Драматург форма һәм эчтәлек өлкәсендәге эзләнүләрен тагы да тирәнәйтә төшә, тормыш материалын, үзен кызыксындырган, борчыган иҗтимагый һәм әхлак проблемаларын сәнгатьчә хәл
|» «К У » № “
145
итү, заман кешесенең рухи дөньясын, яшәеш фәлсәфәсен укучыга, тамашачыга үтемлерәк, тулырак илтеп җиткерү өчен сәхнә әдәбиятының төрлё жанрларына һәм алымнарына мөрәҗәгать итә, иҗтимагый тормышның төрле-төрле темаларын кузгата. Әдипнең иҗади активлыгы бермә-бер көчәя. 1970—1983 еллар арасында аның Татар академия театры сәхнәсендә — тугыз пьесасының, Әлмәт дәүләт драма театрында — дүрт. Татар дәүдәт драма һәм комедия театрында — биш пьесасының премьерасы була. Бу спектакльләр һәммәсе дә диярлек тамашачыда зур кызыксыну уята, озак еллар буе сәхнәдән төшмичә уйналып килә.
Туфан Миңнуллин әсәрләренең уңышы, беренче чиратта, аларда сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы, реалистик нигезе белһн аңлатыла. Язучы тормышны, аның үзгәрүле агышын нечкә сиземли, анда әледән-әле туып торган әхлакый һәм мөһим социаль мәсьәләләрне оста тотып алып, аларны конкрет щатериал җирлегендә заманча яңгырашлы, сәнгатьчә тәэсирле-гыйбрәтле итеп сурәтли белә. Автор күпчелек әсәрләрендә олы философик категорияләр турында — кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе, аның җәмгыять һәм үз алдындагы гражданлык җаваплылыгы, әхлакый сафлыгы, намуслылыгы, Туган җиргә. Ватанга тугрылыгы, үз халкының үткәненә ихтирамы һәм киләчәгенә ышанычы турында сүз алып бара.
Т. Миңнуллин — әсәрләре илебез сәхнәләрендә иң күп уйнала торган татар драматургларыннан берсе. Аның пьесалары Башкортстан театрларында («Диләфрүзгә дүрт кияү», «Үзебез сайлаган язмыш». «Ай булмаса, йолдыз бар», «Кырларым- тугайларым», «Әниләр һәм' бәбиләр» һ. 6.), Үзбәкстан театрларында («Диләфрүзгә дүрт кияү» һәм «Әлдермештән Әлмәндәр»), шулай ук Мари, Калмык, Дагестан театрларында, Мурманск, Новокузнецк, Әстерхан, Горький, Мичурин һ. б. шәһәрләрнең рус драма театрларында сәхнәләштерелде- Илебез театрларының Т. Миңнуллин драматургиясе белән кызыксынуы елдан-ел арта бара.
Т. Миңнуллин «Нигез ташлары» комедиясе һәм «Үзебез сайлаган язмыш» драматик хикәясе өчен 1974 елда Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге премиясенә. «Ай булмаса, кояш бар» әсәре буенча Әлмәт драма театрында куелган спектакль өчен 1979 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә һәм Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле өчен 1979 елда РСФСРның К. Станиславский исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
Татар театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен аңа Татарстан АССРның (1978) һәм РСФСРның (1984) атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелде.
Т. Миңнуллин — Татарстан Верховный Советы депутаты. Верховный Совет Президиумы члены.
Республикабыз әдипләре үзләренең X съездында Т. Миңнуллинны Татарстан Язучылар союзы председателе итеп сайладылар.
, Шушы елның август аенда Туфан Габдулла улы Мйңнуллинга 50 яшь тулды. • Казан утлары, журналы редакциясе шул уңайдан юбилярны кайнар котлый һәм үз укучыларына Т. Миңнуллин белән уздырылган әңгәмә тәкъдим итә.
— Туфан Абдуллович, сәхнәгә булган мәхәббәтегез кайчан һәм ничегрәк башланып китте?
Үземне үзем белә башлаганнан бирле. Яшь чагында безнең әти авылыбыз клубында «театр уйнарга» яраткан. Әнине дә шул эшкә димләгән. Ләкин әни «кеше көлдереп» йөрергә теләмәгән. Әмма әти уйнаган .вакытларда абыйны җитәкләп, мине күтәреп клубкң, барган Соңга таба әнинең итәгенә тагылып клубка йөргәнмен, тик әнинең әйтүенә караганда, сәхнәгә түгел, күбрәк
тирә-ягыма каранып утырырга яратканмын. Тамашачыларның көлүе, кул чабуы «артистлар» уенына караганда миңа ныграк ошаган Андый чакларда сикерә-сикерә, кул чаба-чаба тыела алмыйча көлгәнмен Хәтеремдә сакланган иң беренче спектакль — Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфагы» «Ак калфак» икәнен мин соңыннан гына белдем. Исемдә исә Бакый дигән егетнең сәхнәдә чыбыркы шартлатып йөрүе калган иде, Бакый исеме бик ошаган һәм гаҗәпләндергәч иде. Бу хәл сугыш алдыннан булды.
Драматургиягә мәхәббәт бәлки әни укыган китаплардан да күчкәндер. Белеме юк иде әнинең, иҗекләп җыеп укый иде. Әмма буш вакыты булса, кулына китап ала иде. Укыганы гел пьесалар була торган иде. Аларны ул авыл, мәктәп китапханәләреннән алып кайтарттыра иде. Көлә-көлә, җылый-җылый укый иде ул аларны. Аннан күреп китапка мин ябыша идем. Кайбер аналар безнең улыбыз яки кызыбыз китап укырга яратмый дип зарланалар. Димәк, ул үзе укымый Анасы ни эшләсә, баласы шуны кыла — борынгыдан билгеле хакыйкать бу
Сәхнәгә мәхәббәт дигәндә, шуны да онытмаска кирәк: театр ярату — татар халкының канында ук бар. Театр уйнамаган авыл юк иде ул элегрәк. Унбиш-егерме өйле авылларда да җыелып театр куялар иде. Күрше авылларга «гастрольләргә» йөрешү гадәте дә бар иде Бәрлегуҗа «артистлары» безгә, без Бәрлегуҗага бара идек, мәсәлән. Кызганычка каршы, авылларда театр уйнау хәзер сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Вакыт юк, эш күп дигән булалар Чепуха. Элек авылда эш күбрәк иде. Ләкин кешеләр — ядиьләре һәм өлкәннәре дә — вакыт табалар иде Йөрәкләренә мүк үсмәгән иде әле кешеләрнең. Бүгенге авыл кешесенә тел тидерәсем килми, ләкин җан әрнегән чакларда әйтелә шул: кибет төбенә җыелып аракы чөмерүчеләр ишәйде бит. Алар күбәйгән саен театрлар уйнау кими барды. Кайчакларда авылга баргач, безгә театрлар сирәк килә дип зарланалар. Элек театр килеп, уйнап күрсәткәнне генә көтеп ятмыйлар иде, үз күңелләрен үзләре дә күтәрә беләләр иде Хәзер клубка яшьләр барса, җимерек магнитофонның шыңгырдавына сикергәлиләр һәм вәссәлам Нинди көйгә икәнен шайтан үзе дә белми Гармун уйнаучылар беткәннән-бетә авылда, аларны әлеге дә баягы магнитофон алыштыра. Авыл кешесе сәнгатьтә иждевенецка әйләнә башлады Әзергә бәзерне көтеп ята. ' Бу бик куркыныч чир. Авылда идеология эшен алып баручылар, моны тирәннән аңларга һәм нәтиҗә ясарга тиешләрдер. Театр уйнау күңел ачу гына түгел ул. Халыкның культура дәрәҗәсе аның театрга мөнәсәбәте белән бәяләнә. Театры булмаган халыкны югары культуралы мөстәкыйль халык дип әйтеп булмый.
Әлбәттә, соңгы елларда безнең профессиональ театр сәнгатебез нык үсте Драма һәм комедия театры, Әлмәт, Минзәлә театрлары, Оренбург шәһәрендәге театр труппасы чын сәнгатьчә эшләнгән спектакльләр куярга сәләтлеләр Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры исә илебездәге ■теләсә кайсы театр белән ярышырлык дәрәҗәгә менде. Тамашачыларыбыз спектакльләргә өерелеп йөри. Ләкин, шуңа карамастан, һәрбер авылның үз театры булган чагын сагынам мин. Чөнки сәхнә җене миңа шул чакта кагылды Минем үземне сәхнцгә күтәреп менгезеп, урындыкка бастырып шигырь сөйләттеләр. Күңелемне күрер өчен кул чаптылар. Башта бүтәннәр язганны сөйләдем, аннан үземнең язасым килә башлады.
— Ә драматургиягә килүегез ничек булды? Иҗат юлыгызның башында үзегезгә кемнәрнең тәэсирен сиздегез, кемнәрдән өйрәндегез?
— Төрле җирдә эшләп йөргәннән соң юлым, барыбер, театрга килеп тукталды. 1956 елда Мәскәүдәге Щепкин исемендәге театр училищесына укырга алдылар. Училищеда иҗат атмосферасы көчле иде. Татар студиясендә укучыларның күбесе, бигрәк тә авыл җиреннән килгәннәр, ни дә булса язып карау белән шөгыльләнә иде. Баштарак шигырьләр яздык, аннан хикәяләргә, пьесаларга күчтек. Шаяра торгач ныклап керешеп кителгән -^дзганнарның берничәсен Казандагы гәҗит-журналларда бастырып та чыгардылар Укуны тәмамлап кайткач, «Азат» исемле пьесаны академия театрын.* ч уйнап та күрсәттеләр. Менә шуннан китте дә китте инде Хәзер тукталып ял итәсем килгән чакларда да тукталып булмый.
Минем язганнарда аерым бер драматургның тәэсире булгандыр дип уйламыйм. Үземә хәтле язганнарның (мин укыганнарның) барысына да гашыйк идем мин. Кайбер әсәрләрдәге җитешмәгән якларны күрсәм дә, класдлк драматургиябезне әле дә бик югары бәялим. Кайбер «әтәчләрнең» «Галия- банунлар искерде дигән сүзенә: «ә син шундыйны башта язып күрсәт», дип җавап бирергә яратам. Г. Камалның моннан туксан ел элек язылган «Бәхетсез егетие былтыр яңадан сәхнәгә менде Без язганнар нишләр? Мин шул турыда уйланам да куркып калам.
— Менә хәзер, инде җитлеккән драматург булгач, Сез бүгенге драматургия өчен иң мөһим дип нәрсәне саныйсыз? Аеруча безнең татар драматургиясе нәрсәгә күбрәк әһәмият бирергә тиеш?
— Җитлеккән драматург? Язучы җитлегә микән ул? Өзеп кенә әйтә алмыйм. Бәлки җитлегәдер. Кыланып әйтүем түгел, мин үзем җитлегә алмыйча интегәм Биюче бии-бии остарган шикелле, яза-яза мин дә бераз остарганмын. Пьеса язуның кайбер серләрен тоям шикелле Әмма осталыкның чиге бармыни? Бүгенге драматургиябез өчен иң мөһим нәрсә дигәндә дә шул осталык мәсьәләсен әйтер идем. Нәрсә турында язарга беләбез бугай без, кемнәр турында язарга кирәклекне дә чамалыйбыз, ә менә шуны ничек итеп язарга? Кайберәүләребез өй салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы диебрәк, пьеса язуны ансат эшкә санап ялгышкалыйлар. Аннан соң, пьесаларын теге яки бу театр куймагач, куелып та тамашачы ул әсәрне карарга йөрмәсә, кемнәрнедер гаепләргә тотыналар. Миңа хәтле бәлки әйткәннәрдер, мин кабатлыйм гынадыр: драматургия әсәре өчен иң беренче таләп — ул карала торган булырга тиеш. Син язганны тамашачы карамый икән, синең язганыңдагы әллә ниткән глобаль фикерләрең беркемгә дә ишетелмичә кала, искән җилгә агач сәнәк белән кадау гына килеп чыга.
Әлбәттә, тамашачы карарлык итеп язылган әсәрләр безнең эстетик таләпләргә җавап бирерлек югарылыкта һәм фикерле булырга тиешләр. Югыйсә, тамашачыны оста алдап, аңа өч тиенлек тәти күрсәтеп тә көлдерергә була Иң арзанлы пыяланы да сәхнәдән хрусталь итеп күрсәтергә мөмкин ләбаса. Димәк, безнең төп бурыч — осталыгыбызны камилләштерү, тамашачы алдындагы җаваплылыкны онытмау. Калганы бездә җитәрлек.
— Тукайның атаклы «Театр» шигыре шундый юллар белән башланып китә:
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр.
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр Театр — яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә
Сез бу юлларны ничек аңлатыр идегез?
— Бу сорауны бөек Тукай шушы шигырендә бик акыллы итеп аңлаткан инде Шигырьне ахырына чаклы укып чыгарга гына кирәк. Тукайның даһилыгы шунда — бу сүзләрне ул 78 ел элек әйткән, әмма аны бүген аңламаучылар арабызда йөри. Шактый йөри Театрга бер тапкыр да аяк басмаган килеш, халык культурасы турында акыл саткан кешеләрне беләм мин. Шунысы кызыклы— минем болай дип әйткәнне андый кешеләр барыбер белмәячәкләр, чөнки алар «Казан утлары»н укымыйча да әдәбиятыбызны сүгеп йөриләр
Билгеле булганча, тормыш яшь буынны тәрбияләү буенча безнең алга шактый зур бурь1_члар китереп куйды. Ул юнәлештә театрларыбыз инде байтак эш башкаралар. Сезнең үзегезнең дә «Нигез ташлары»ннан алып һәр әсәрегез диярлек яшь буынга әхлакый сабак бирүгә багышланган Аларны яше дә, карты да ярать- карый. Әмма, яшь буын тамашачыларны театрларга тагын да активрак тарту өчен, безең театрларга һәм драматургларга әле тагын ниләр эшлисе барг
— Әйе, бу иң җитди сорауларның берседер. Яшьләр . Яшьлек... Кайсыбыз гына яшь булмаган да, кайсыбыз гына ялгышмаган. Кайсыбыз гына өлкәнәйгәч, яшьләргә акыл өйрәтмәгән. Тормыш шулайдыр инде ул. Диалектика дигән нәрсә дә шулдыр. Әгәр яшьлек булмаса, һәм ул яшьлек ялгытчкалап алмаса, донья бик күңелсез булыр иде. Ләкин ялгышу белән ялгышу арасында да аерма бар. Кешеләр өчен изгелек эшләгәндә, тәҗрибәсезлеге аркасында ялгышып куя икән берәү, аны төзәтү җиңел дә, күңелле дә. Әмма җинаятьләр кодексы кулланып төзәтергә калса...
Яшьләрне тиешле юнәлештә тәрбияләү җәмгыятьнең төп бурычы инде ул. Тәрбияләү комплекслы алып барылырга тиешлеген дә беләбез. Бу мәсьәләдә сәнгатьнең роле дә билгеле.
Бүгенге яшьләрне мин нидә дә булса гаепләргә җыенмыйм. Әмма кайбер күңелсезлекләрне күреп борчылам. Иң борчыганы — яшьләр арасындагы ваемсызлык, рәхимсезлек, җавапсызлык. Дөньяда бернәрсә белән дә кызыксынмый торган үле җан яшьләр очрый башлады. Куркыныч әйбер. Аның өчен үткән дә юк, киләчәк тә юк, халык та юк, туган ил дә, туган тел дә юк, дус та, туган да юк. Идеалсыз кешедән дә яман кеше бармы икән? Нишләргә? Минемчә, нинди чаралар гына кулланып булса да яшьләрне аракыдан аерырга кирәк. Партиянең шул явыз чиргә каршы кискен көрәш ачуына сөенеп туя алмыйм. Миңгерәү егетләрне тамаша залында күреп җылыйсы килгән чакларым да була. Андыйлар- ның театрга килмәве килүеннән яхшырак.
Беркөнне «Әниләр һәм бәбиләр» спектакле бара. Иң тетрәткеч сәхнә: яшь ана үз баласын бала тудыру йортыннан алырга теләми. Аны үгетлиләр, иманың бармы? дип сорыйлар. Залда сигезенче рәттә яшь кенә ике-өч пар егет белән кыз кочаклашып утырганнар да авыз ерып көләләр. Бәлки мин гаепледер, яза белми язганмын, шуңа көлкеле тоеладыр? Ләкин бит залдагы бүтәннәр игътибар белән тыңлый, күпләр җылый. Ә болар көлә? Кайда үскән болар? Кем аларны мәрхәмәтсез итеп тәрбияләгән.
Яки икенче бер мисал. Кунакка барган җирдән, хуҗаларның телевизоры ватык булганга, күршеләренә телевизор карарга кердек. Әдәби тапшыру иде, миңа аны карарга кирәк иде. Татар әбие «әйдәгез, әйдә» дип каршы алды. Кызы белән кияве дә әйдәләр иде. Кияүләре телевизорны кабызды Карый башлагач, унҗиде, унсигез яшьләрдәге бер егет белән бер кыз кайтып керделәр. Керделәр дә: «Чево каля-баля смотреть» дип, программаны күчерделәр дә телевизор каршына утырдылар. Исәнләшү юк, сорашу юк Чыгып китәргә мәҗ-бүр булдык. Егет — боларның уллары, кыз — күршеләре икән. Нәрсә бу? Мондый күсәктән нинди мәрхәмәт көтмәк кирәк? Малайның әтисе сүз әйтмәкче иде. әнисе «ярар инде, я чыгып китәр, эзләп йөрисе була», дип ирен туктатты. Ифрат яман хәл. Кайда безнең бала үстерүдәге традицияләребез? Нигә ул буталды? Уйландыра.
Бүгенге заман — киеренке заман. Безнең һәрберебездән иман ныклыгы таләп ителә торган заман. Яшьләрне тәрбияләү турында күп сөйлибез, күп эшлибез дә. Ләкин ул гына җитми, күрәсең.
Ә инде конкрет драматургиягә, театрга килгәндә, әлбәттә яшьләргә үзләренең тормышыннан алынган конкрет проблемаларны яшьләрчә итеп сурәтләгән әсәрләр кирәк. Үрнәк геройларны түшәмнән эзләмичә, яшьләрнең үзләре арасыннан табарга кирәк. Алар бар. һәм алар күп. Күпләр арасында чүпләрне күреп йөрәк әрни дә инде
— Безнең драматургиянең һәм, киң алганда, гомумән, әдәбиятның да, бөтенсоюз киңлегенә чыгу мәсьәләсенә Сез ничек карыйсыз? Бу өлкәдә иң кичектергесез эшләнергә тиешле нинди эшләр күрәсез?
Шәп язарга кирәк. Бу сорауга шулай дип кенә җавап биргәндә дә бик дөрес булыр иде. Әмма бездә (хәер, бездә генә дә түгелдер) бөтенсоюз киңлегенә чыгуны берьяклырак аңлаучылар да бар. Алар, үзләренең әсәрләрен рус яки башка телгә тәрҗемә иттерәләр дә, мин инде танылган, бөтенсоюз аренасын-дагы язучы дип әйтмәсәләр дә, шулайрак кыланалар. Әлбәттә, тәрҗемә ителү генә язучыны бөек тә, популяр да итми. Урта кул әсәрне мең телгә тәрҗемә итсәң дә урта кул булып кала Киресенчә, яхшы әсәрнең сыйфаты тәрҗемә иткәндә түбәнәю очраклары бик еш була. Минемчә, язучы үз халкы өчен үз телендә үзенә иң зур таләпләр куеп, үз-үзен аямыйча эшләргә тиеш Бөтенсоюз аренасына чыгуны гына максат итеп куеп, рәтле нәрсә язып булмыйдыр Шекспир үзенең гениаль трагедияләрен язганда япон театрында куелу турында уйламаган-
дыр, шәт. Шуңа күрә дә ул бүген дөньяның бөтен театрларында уйнала Драматургның инглизләргә^тап язылган әсәрләрен бөтен халыклар да аңлыйлар икән ләбаса.
Әмма шунысы да бар: үзебезнең халык яратып кабул иткән, югары зәвыклы әсәрләребезне үзебез генә бикләнеп укып тәм табу да чикләнүгә, саранлыкка китерә. Байлыгыбызны бүтәннәр белән дә уртаклашырга тиешбез. Безнең байлыгыбыз аз түгел. Дөнья күләмендә горурланырлык әсәрләребез бар Аларны таныту өчен, әлбәттә, шул әсәрләр югарылыгында фикер йөртә алган, аларны чынлап-чынлап яраткан, тәрҗемә эшен кәсеп эше дип кенә карамаган тәрҗемәчеләр кирәк.
— Иҗат союзыбызның җитәкчесе буларак, бүгенге татар совет әдәбияты алдында торган берничә иң зур проблемага тукталсагыз иде
— Алдагы җавапта әйтелгәнчә, әдәбиятыбызның зурлыгын бүтән халыкларга күрсәтү проблемасы бүгенге көндә союз җитәкчелегендә торган кешеләрнең төп эшедер
Язучыларыбыз югары художестволы әсәрләрне күбрәк язсыннар иде, халкыбыз аларны шатланып каршы алсын иде, без ул әсәрләрне бөтенсоюз күләменә чыгару өчен көчебезне кызганмас идек.
Бүгенге татар совет әдәбияты алдында торган зур проблемаларның тагын берсе — яшь алмаш әзерләү. Бу бик четрекле нәрсә. Чөнки кешене укытып кына язучы эшләп булмый. Язучы булу өчен иң беренче чиратта табигать биргән сәләт — дөньяны образлар аша күрә белү сәләте, телне күңел, җан белән тоя белү сәләте кирәк диләр. Мондый яшьләр, кызганычка каршы, көннән-көн сирәгәя бара Бәлки бу вакытлы гына хәлдер. Кем әйтмешли, арысланнар көтү белән йөрми. Шулай була күрсен иде.
— Яшь алмаш мәсьәләсе һәр тармакта иң мөһим мәсьәлә булып тора. Әдәбиятка соңгы елларда килгән яшь көчләрнең кайсы яклары Сезне куандыра, ә кайсы сыйфатлары борчый? һәм үзегезне борчыган сыйфатларны бетерү өчен яшьләр нәрсәләр эшли алырлар иде дип уйлыйсыз?
— Сәләт чаткылары булган яшьләрне безнең союз идарәсе югалтмый. Хәтта кирәгеннән арттырып җибәреп тә иркәли бугай Ике-өч ярыйсы гына шигырь язса да яшь иптәшне күккә чөеп мактаучы өлкән абыйлары табыла. Хәер, мин үзем мактауны кирәксез, зарарлы нәрсә дип санамыйм. Яшьләрне мактап бозып булган кебек, тәнкыйтьләп тә әдәбияттан биздереп буладыр. Тәнкыйтьче булсам, мин кайбер язучыларны мактап сынап карар идем. Зур язучы мактауга түзә алырга тиеш. Дөресрәге, ул аны ишетмәскә тиеш
Ул яктан килгәндә безнең яшьләр түземле. Алар нәрсәнең нәрсә икәнен яхшы аңлыйлар. Бүгенге яшьләргә әз генә булса да скептиклык хас Алар һәр әйтелгән сүзгә ышанмыйчарак карыйлар шикелле Хәтта кайвакытларда ышанырга тиешле сүзне дә колак өстеннән генә уздырып җибәрәләр сыман. Аянычка каршы, йөрәк өстеннән генә уздырып җибәрүчеләре дә очрый. Монысы инде бик яман нәрсә. Язучының йөрәге һәрвакыт яраланып торырга тиештер, йөрәгеннән кан саркып тормаган язучы әдәбиятка кәсеп урыны итеп кенә карый, укучыларда түбән зәвык тәрбияли, укучыны әдәбияттан этәрә. Кәсепче язучылар-дан сакларга кирәк әдәбиятны.
Мин әдәбиятка шома гына килгән яшьләргә шикләнебрәк карыйм. Ялгышып, ялгышын төзәтеп, эзләнә-эзләнә үз юлын тапкан язучы һәрвакыт төпле була. Мондый яшьләр бездә берәү-икәү генә булса да бар Мин аңа шатланам.
Тырыш яшьләрне күреп тә шатланам. Ялкауларны җенем сөими Яшь кеше үз-үзенә туктаусыз эш табып торырга тиеш Бездәге кайберәүләр эшсезлек- тән интегә. Юньләп шигырен дә язмый, җәмәгать эшеннән дә кача. Гражданлык активлыгы җитенкерәми ахры яшьләргә...
Яшьләр мәсьәләсендә традицион мыжык картка әйләнә барамдыр, ахрысы. Бәлки яшьләр үзара җыелып зур эшләр турында сөйләшәләрдер, бер-берсенә яңа шигырь-поэмаларын укыйлардыр, качып кына берничә роман язганнары да бардыр Шулай булсын иде Яшьләргә шулай кыек сүз әйткәнемә оялырга язсын иде Шул сүзләрем өчен мин алар алдында тезләнеп гафу үтенергә риза. Тик татар совет әдәбиятына туктаусыз яңа алмаш кына килеп торсын Дөньядан киткән өлкәннәребезнең өметләре генә аклансын.
— Культурабыз тарихыннан билгеле булганча, гасыр башында һәм, гомумән 30—40 елларга кадәр, әдәбият-сәнгать эшлеклеләре үзара актив аралашып яшәгәннәр Бу әдәбият-сәнгатьнең гомум үсешенә дә уңай тәэсир иткән Безнең чорда шушы аралашуны үстерү буенча союзыбыз нәрсәләр эшли алыр иде?
— Авырткан җиргә кагылдыгыз, егетләр. Аралашмыйбыз шул. Юк, берберебез белән күрешеп, исәнләшеп йөрибез анысы. Ләкин мәсьәләгә тирәннән- рәк карасак, без, сәнгать эшлеклеләре һәм әдәбият әһелләре, бер-беребезне белеп бетерәбез микән? Мәсәлән, композиторларыбыз нинди уйлар белән яшәгә-нен без, язучылар, беләбезме? Музыка кичәләренә язучыларыбызның күпмесе йөри? Рәссамнарыбызның күргәзмәләрендә ничәләп язучыбыз була? «Казан утлары» журналына язылган һәм аны укып барган композитор яисә рәссамнарыбыз бармы7 Әдәбиятны яхшы белгән ничә артистыбыз бар? Еллар буена театр бусагасын атлап кермәгән язучы юк дип уйлыйсызмы?
Язучыларыбызны сәнгать эшлеклеләре белән аралаштыру өчен союзыбыз мактанырлык эш майтарганы юк бугай. Ләкин язучының сәнгатьне, сәнгать кешеләренең әдәбиятны белүе төрле чаралар оештыруга гына кайтып калса, әйбәт түгел инде ул. Аралашу ул безнең профессиональ бурычыбыз ич. Музыка яисә рәсем сәнгатендә надан язучыдан чын әсәр көтеп буламы икән? Арыш, бодайны яхшы танып та, сыер-сарыкның ни икәнен белмәгән авыл кешесе кебек буладыр ул.
Сезнең язганнарыгыздан һәрчак юмор бөркелеп тора. Сез юморның, уен- көлкенең яшәүдәге бөек көчен нечкә тоясыз, аны әсәрләрегездә оста файдаланасыз. Бу хакта үзегезнең уйларыгыз белән уртаклашсагыз иде.
— Әллә?.. Шулай гына була күрсен иде Дөньяда иң бәхетсез һәм куркыныч җан иясе — юмор хисеннән мәхрүм ителгән кеше Юмор хисе ул, минемчә, табигать тарафыннан гына бирелә торган хис түгел. Ул хисне яшьтән үз балаларыбызда тәрбияләргә тиешбездер Авылда элек юморга өйрәтүнең «мәктәбе» бар иде Олылар җәй көннәре эш беткәч, кич белән бүрәнә өсте- нә тезелешеп утыралар иде дә, дөнья хәлләре турында сөйләшәләр иде. Җитди сүздән соң мәзәк сүзләр сөйләнелә иде Авылның үз мәзәкчеләре бар иде Без, бала-чага, бер читкә посып һәр сүзне күңелебезгә сеңдереп бара идек. Аннан соң, үзебез генә калгач, олылар сөйләгән мәзәк хәлләрне кабатлап сөйләшеп, тәгәри-тәгәри көлешә идек. Авылыбызның Минһаҗ бабай, Мәхмүт абыйлары бар иде. Тапкыр кешеләр иде алар. Халыкның ничәмә- ничә йөз еллар буе җыелган сүз осталыгын үзләрендә саклаганнар иде. Аларның мәзәге хатыннан акча урлап, бер ярты алып эчүгә генә корылмаган иде. Мәгънәле иде аларның мәзәге.
Хәзер мин авылга кайткач әниемнең 87 яшьлек абыйсы — яшь бабай янына ашыгам. Нәнә әйтә, яшь бабаңа һаман акыл керми әле, ди. Телендә һаман мәзәк, ди. Ә үзе яшь бабай мәзәк сөйләгәндә рәхәтләнеп тыңлый. Әллә ничә тапкыр ишеткән булса да, тыңлый. Чөнки яшь бабайның мәзәге тапкыр. Ул булган хәлләрне дә мәзәк итеп, кызыклы итеп сөйли. Әгәр минем әсәрләрдә юмор бар икән, аларның берсе дә мин үзем уйлап чыгарган түгел, барысы да мин күргән, мин белгән кешеләрнеке. Бервакыт авылыбызның кызыклы кешесе Касыйм абый кешеләр җыелып торган җирдә миңа карап хәйләкәр елмайды да;
«Туфан, син сөйләгәнне тыңлап торасың да, шуны китапка бастырып чыгарып. акча аласың икән Түлә бурычыңны — үзең дә безгә Казанның берәр мәзәген сөйлә», — диде.
Әйе, бурычым зур кешеләр алдында, түләп бетерерлек кенә түгел. «Туфан, син язганны исемеңне әйтмәсәләр дә таныйбыз».— диләр.
Танымаска ни. Үзебезнеке ич язганнарым Бармактан суырып чыгармаска тырышам. («Бармактан суырып» дигәнне бездә икенче төрле итеп тә әйтәләр — анысы, минемчә, тапкыррак).
Уен-көлке дигәннән, бер парадоксны искә алып китәсем килә. Тәнкыйть ни өчендер комедия жанрь на бераз кимсетебрәк карый, аны җитди әсәрләр төренә кертергә бик ашыкмый. Ә бит. дөресен генә әйткәндә, комедия язу драма язуга караганда күп мәртәбә авыррак. Тормышта да кешене җылату җиңел, көлдерү кыен. Җылату өчен тупаслык та җитә, көлдерү өчен тапкырлык кирәк Тапкырлык инде ул акыллылык галәмәте. Димәк, уен-көлкенең көчен нечкә тоясыз, дип сез дә мине бик зурладыгыз. Бу яхшылыгыгызны онытмам, Җае туры килгәндә «урагыгызны урышырмын».
- Сезда, шексзн үтегездә дә, шулай ук әсәрләрегездә дә. оптимистлы, ташыл тора Кешелек гормь.Шыида акыр чикте барыбер яхшылык тантана итәчәгенә Сез жаиыгыз-тен.гез белән ышангансыз Ижатта оптимизмның ролен Сез ничек аңлатасыз?
— Оптимизм шул юмор, уен-көлке дигән нәрсәгә бәйле бугай инде ул. «I Әйе, яшерми әйтәм. мин оптимист булырга һәм оптимистик әсәрләр язарга бик тырышам. Җылак. мескен бәндәләрдән келәм. Бәлки дөрес эшләмимдер әмма көләм. Беренчедән, безне яшьтән үк җыламаска өйрәттеләр, авыз тулы кан булса да. кеше алдында төкермәскә — сер бирмәскә өйрәттеләр. Әтиләр фронтка киткәч, җыелышып җылап утырсак ни булган булыр иде? Безнең әниләр оптимист иделәр, җиңүнең киләчәгенә ышандылар. Безне дә ышандырдылар.
Дөньяда кеше өмет белән яши. Язучы моны яхшы белергә тиеш. Минем әсәрләрне бер журналист артык оптимист булганнары өчен тормышчан түгел дип әйткән иде. Ул аны конкрет мисаллар белән исбатлады. Мин бәхәсләшеп тә тормадым. Чөнки мин тормышның, яшәүнең дөньяда иң гүзәл нәрсә икәненә инанган кеше. Минем тормышта да төрле хәлләр була. Кайгы-хәсрәтне дә күрмәдем түгел, кәефнең кырылган чаклары да еш була. Әмма мин оптимист, кешеләр янында шат күңелле булырга тырышам. Минем кәефемнең начар булуында бүтәннәрнең ни гаебе бар?
Ә инде «караңгы әсәрләр» язып кешеләрнең өметен өзү — җинаять. Безнең әсәрләрне укып яки карал җылаганда да, җылаучыларның күз яше кайгыны юа торган, чиста күз яше генә булырга тиештер. Әдәбиятның «яктылыкка, нурга» илтүен мин шулай аңлыйм.
Кайберәүләр «Әлдермештән Әлмәндәридәге эпилогны артык диләр, әсәрне суза, диләр. Әлмәндәрнең китүе белән пәрдәне ябарга кирәк, диләр. Бәлки шулайдыр. Ләкин Әлмәндәрне болай гына җибәрәсем килми. Теге дөньяда да Әлмәндәр фәрештәләрне кочаклап йөрсә, минем өчен рәхәтрәк. Кешене өмет7 тән аерырга ярамый. Күк йөзендә Кояш бар. Кояш булмаса. Ай бар, «Ай булмаса, йолдыз бар».
— Сез кайчакны үзегезнең төп жанрыгызны читкә куеп, «сулга» да йөреп кайтасыз — повестьлар, хикәяләр, эсселар, уйланулар язып куясыз. Моны ничек аңлатасыз?
— Әйе, «уҗымга» кереп чыккалыйм. Ләкин уҗым басуын кешенеке генә дип санамыйм, анда минем дә кишәрлегем булырга тиештер. Хәтта шигырьләр дә язгалыйм әле мин. Аларын инде чыннан кача-кача эшлим һәм бик яратып эшлим. Иң рәхәте—шигырь язу. Шагыйрьләрдән үлеп көнләшәм. Ләкин ша-гыйрьлек бирелмәгәч, нишләтәсең. Тик нигәдер кайберәүләр шуны аңламыйлар, язган шигырьләрен бүтәннәргә укытып, кайчакта бастырып та чыгарып, үзләрен кадерсезлиләр. Үзебез кичергән һәрбер рәхәтлекне кеше алдында эшләргә ярамый лабаса. Ә хикәяләрне мин чынлап язам. Тырышып язам Төп эшем итеп язам Чөнки бөтен нәрсәне дә драма теле белән әйтеп биреп булмый. Әйтәсе килгән сүзләр күп бит. Бик күп.
Гомумән, язучы бер генә көн дә тик тормаска тиеш. Әләктән башканы барын да язып карарга ярый. Язу — язучының эше. Озак язмый торсаң, каләм тутыга, акыл үшәнләнә, күңел тупаслана.
— Бүгенге татар әдәбиятын оештыру буенча «Казан утлары» журналы алдында торган нинди принципиаль мәсьәләләр күрәсез?
— «Казан утлары» безнең бердәнбер әдәби журналыбыз. Шуннан барысы да аңлашыла инде Аның намусын саф итеп саклау барыбызның да изге бурычы. Бу мәсьәләдә без бөтенебез дә шәхси эәвыкларыбыздан өстен була белергә, бары тик әдәбиятыбызның олылыгы турында гына уйларга тиешбез.
- без тынгысыз һе- га.ге киеренке корда яшибез. Сезнең, помогать эшлекЛесе буларак, туга» нлебезд. һе» деикяда барган бугенге еакыйгаларга мөнәсәбәтегезне дә белү кызыклы булыр иде.
- безгә кетле заманнарда яшәгән кешеләр енен до у, заманнары катлаулы булгандыр Катлаулы проблемаларын алар аң дарэиселарен, карап герлене кал итәргә тырышканнар. Тынын юл белен уртак тел таба аямасалар. коралгТтотыиган-
иар. Безнең заман элеккеләргә караганда шунысы белән аерылып тора — бүген кешелек дөньясы бәхәсне корал белән хәл итә алмый. Әгәр бүтән заманнарда сугыш кырларыннан исән кайтучылар булса, бүген аларның булуы шикле. Бөтен җир өсте сугыш кырына әверелеп, Җир дип аталган планета өстендәге иң гүзәл нәрсә — тереклекнең язмышы да кыл өстенә куелачак. Шулай булгач безнең һәрберебез өстенә гаять зур бурыч йөкләнгән. Ничек тә булса үтеп китәр әле, дип читтә посып яшәп булмый бүген. Идеология өлкәсендә эшләүчеләргә бигрәк тә уяу һәм зирәк акыллы булырга кирәк. Чөнки аларның сүзе аеруча зур игътибар белән тыңланыла
Безнең илдә тынычлык өчен көрәш иң беренче нәүбәткә куелган, сугышка өндәү закон белән тыелган. Ләкин империализмның котырган башлары безгә туктаусыз янап торалар. Безнең көчебезнең ныклыгын, акылыбызның камиллеген, хисебезнең сафлыгын сынамакчылар. Вакыты-вакыты белән Рейган кебекләре чикләреннән чыгып китеп, иң томана адәм баласы да әйтмәслек сүзләр ычкындыралар Без андый провокацияләрне күп ишеткән халык Көчле, акыллы кеше һәрвакыт сабыр була. Янып торган кисәү башы белән бомбалар тирәсендә уйнаучыларга ул әшәке уенның нинди катастрофага китерәчәген зур сабырлык, түземлек белән аңлатырга тырышабыз. Әтәчләнүчеләрнең кикрикләрен шиңдерерлек көчебез бар. Шуны күрә торып нигә кизәнәләрдер — һич аңламыйм. Бәлки туктаусыз кизәнеп, безнең матди куәтебезне чикләребезне саклауга юнәлттереп, безне экономик бөлгенлеккә төшерергә омтылалардыр? Нигә үткәннәргә борылып карамыйлар? Сынауларның иң авырларын үз башыннан кичергән халык яши ләбаса Советлар Союзы территориясендә.
Әйе, безне сыныйлар. Без сынатмаска тиеш. Аның өчен безнең рухыбыз һәрдаим нык, акылыбыз аек булырга тиеш. Бүгенге язучының төп бурычы — шу ларны акылына, хисенә сеңдергән чын мәгънәсендәге ватандарлар тәрбияләргә Булышу
Иң зур кешелекле идеяләр белән коралланган партиябез бездән шуны таләп итә