УЙ СӘЯХӘТЕ
Киек казлар авазы ишетелә чишмә җырында-моңында. Көмеш чулпы Чыңлый кызлар толымында...
Сусау гына арта,— йөрмә икән, йөрмә кызлар карап чишмә юлында...
Күпме сулар аккан, кошлар киткән, әйләнеп кайткан... Кояш чыккан, баткан.
Сабан туйлары узган, атлар чапкан. Кемнәр тапкан, югалткан...
Ә мин гел бер дога белән, ә мин гел бер дуга бөгәм. Әнкәм догасы белән әткәм дугасын бөгәм.
Язу өстәлемдә таш кош тора, һавада карчыга кычкыра: «Ни өчен ул таш?»—дигән сыман, «Миңа кирәк аш»,— дигән сыман.
Ә ул таш кош минем кара савытым, дөньяга шуннан тарала тавышым.
Ир-егет булмас ярасыз: тәнемдә, җанымда табарсыз. Яра сызыгыннан гомер юлларымны, гомер елларымны санарсыз.
Ир-егет булмас ярасыз.
Тормыш эзе минем йөземдә, диңгез төсе минем күземдә, кылыч үткенлеге сүземдә. Минем түземлегем үземдә, үземлегем — түземлелегемдә.
Сугыш узганга кырык ел,
Европа буйлап кайтып киләм: һәйкәлләр күп, ә берсе генә дә — күрәм — култык таяклы солдатка багышланмаган. Үзем мин аяксыз.
Җир йөзендә ике миллион сугыш ветераны йөри алмый таяксыз.
Сыңар аяк — сәнгатьчә түгел, сәнгатьчә түгел — сыңар кул.
Тормыш белән сәнгать аермасы — бар шул!