УРАЛ ЕГЕТЕ
игырь сөючеләр әле яхшы хәтерлидер. 1983 елгы Шигырь бәйрәмендә шагыйрьләр
белән беррәттән Урал ягыннан, данлы Магнитогорск шәһәреннән килгән эшче Расих
Мостафинга да сүз бирелде. Ул бөек шагыйребезнең «Пар ат»ын яңгыратып,
җаннарга үтәрлек итеп укып җибәрде.
Кем ул Расих Мостафин? Ничек итеп Уралдан Казанга, шигырь бәйрәменә килеп чыккан
да, ничек шушы зур бәйрәмнең трибунасына күтәрелгән? Шигырьнең һәр юлын, һәр сүзен,
күңеленнән үткәреп, тәмен белеп, башкаларга да җиткереп уку сәләтенә ничек ия булган?
Кыскарак кына буйлы, җиңел сөякле, тимер юлчылар формасы кигән өлкәнрәк яшьтәге бу
кешенең шигырь укыганын тыңлаганда бер-бер артлы шундый сораулар туган иде. Бүтәннәр дә
шулай уйлагандыр.
Расих Вазихович белән якыннан танышкач, бу сорауларга җавап таптым кебек. Танышуга
ук тагын гаҗәпләнергә туры килде. Ныклап сүзгә керешеп киткәнче Расих ага сандык кадәр
аккордеонын алды да, каешларын җилкәләренә салып, уйнап җибәрде. Бүлмәгә «Иске кара
урман» моңы тулды. Шигъриятне дә, музыканы да бердәй ярата, аларны бер-берсеннән
аерылгысыз итеп тоя икән Расих ага. Музыкага малай чагыннан ук дәрт булган.
Утызынчы еллар. Магнитка. Шау-шулы барак. Шунда ук бер оя балалы эшче Вазих
гаиләсе. Малайларның берсе — тугыз яшьлек Расих. Эштән буш арада барак халкы
ишегалдында. Берәүләр түтәл казый, берәүләр көнбагыш чиртә, кемнәрдер шунда ук гармунда
әйттерә, бии. Ә гармунда күрше Аркаша абыйлары. Расихның күзе гел шуның гармунында. Күрше
абый саран түгел икән, нәүмизләнеп карап торганын күргәч, гармунын Расихка да тоттыра. Бер
тота, ике тота малай, һәм музыкасыз яши алмас була. Кулы да ябышып тора үзенең, көйне тиз
аңлап ала. Клубка йөри башлый. Ишле гаиләгә никадәр генә авырга туры килмәсен, әтисе
Расихның үзенә гармун алып бирә. Шуннан инде малай музыкадан аерылмый. Дөрес, сугыштан
соң баянны аккордеонга алыштыра, тик бусының аерым сәбәбе бар.
Аңа кадәр әле авыр сугыш елларын үтәсе. Афәтле 1941 ел. Расихның җиденче классны
тәмамлаган чагы. Сигезенчедә түгел, һөнәр училищесында укырга туры килә. Анда да
кыскартылган программа буенча ике генә ай укып кала. Чөнки үсмер малайларны хуҗасыз
калган станоклар көтә. Буйга үз яшьтәшләреннән дә шактый кайтыш булган Расихның әрҗә
өстенә баскач та кыру станогына буе җитеп бетми, ике әрҗә куярга туры килә. Ләкин хикмәт
буйдамыни, теләк, тырышлык булсын. Ә фронтка алар ясый торган миналар кирәк. Заманы
шундый, норманы үтәми калу турында сүз дә булырга мөмкин түгел.
Үзе заводта, күңеле белән фронтта, ил язмышы хәл ителгән җирдә. Ниһаять, аның да яше
җитә, армиягә алалар 3 нче Белоруссия фронтында разведчик Йулып берничә ай сугышка эләгеп
кала. «Кенигсбергны алган өчен> медале белән б үләкләнә.
Аннары япон милитаристларына каршы сугыш. «Батырлык өчен» медале.
Ул елгыларның хәрби хезмәте озакка сузыла. Расих Магнитогорскига 1951 елда гына
әйләнеп кайта.
Шунысы да бар икән әле: армиядә ул музыка грамотасына өйрәнә, берничә музыка
коралын үзләштерә. Тынлы оркестр җитәкчесе солдатның «Маньчжурия сопкаларындаяны
көйләп утырганын күреп ала да, аны үз коллективларына чакыра.
Уйнаганына кызыксынып карап торам. Бармаклары белән генә түгел, күзләре ирене бөтен
йөзе, гәүдәсе белән уйный ул. Гүя дөньяда ул бар да. аккордеоны бар.’ калган бөтен нәрсәне,
каршындагы кешене дә оныта кебек.
— Шулай да, нигә баяннан аккордеонга күчтегез соң?
- Баян җырлый ул. ө аккордеон сөйләп бирә. Миңа мен» шул сөйләве кадерле
Шуның өчен да Расих Вазихович аккордеонын үзеннән калдырмый. Тукай, Җәлил
шигырьләренең кечен, моңын йөзләрчә тыңлаучыларына җиткергәндә аңа аккордеоны да ярдәмгә
килә.
Сугыштан соң солдат яңадан станок янына баса.
Әдәбият, сәнгать дөньясына тартылу үзенекен итә. Расих шигърият белән дә ныклап
кызыксына башлый. Шул еЛларда шаулап илгә кайткан Муса Җәлил шигырьләрен ул тетрәнеп кабул
итә, аларга чын күңеленнән гашыйк була. Җәлил шигырьләрен башкаларга да җиткерәсе килә.
Дусларына, танышларына укый. Яңаларын ятлый Шулай итеп бөтен бер программа хасил була.
Магнитогорск ягында татарлар күп, ишеткәне берсе бик яратып тыңлый. Расих аның саен
дәртләнебрәк сөйли, шигырьләрнең кеше җанына юл табуына ихлас сөенә. Ул «Моабит
дәфтәре»нең шактый өлешен русча да сөйләргә өйрәнә.
Шуннан бирле күпме чыгыш ясады микән ул? Аудиториясе — укучылар, эшчеләр, солдатлар.
Мәктәпләргә, шефлык итә торган совхозларга чакырып алалар. Расих Вазихович карышмый,
киресенчә, кешеләр белән тагын-тагын очрашырга ашкынып тора ул. Аккордеоны — кулында,
шигырьләр — күңелендә. Татарча да сөйли, русча да, казахлар алдында казахча да сөйләп җибәрә.
Үзешчән концерт бригадасы составында ул Тындадан алып Беркакитка кадәр БАМның әллә никадәр
ноктасында булып чыга, легендар шагыйребезнең олы иҗатын гасыр төзелешендә эшләүчеләргә
җиткерә. Бусы БАМда, «Мостострой-10» коллективында эшләгән чагында. (Илгизәк җанлы кеше ул:
БАМын да төзешә, ерак Чукоткада Билибино атом электр станциясен төзүдә дә катнаша. Якутиядә
дә эшләп кайта). Былтыр «Чиләбе комсомолы» агитпоезды составында өлкәнең берничә шәһәрендә
чыгыш ясый, Оренбург өлкәсе шәһәр-авылларына да Җәлил шигырьләре белән бара.
Магнитогорскида ул чыгыш ясамаган мәктәп тә калмагандыр инде Еллык ялын да күбрәк шул
чыгышлары белән үткәрә, фронтовикларга бирелә торган өстәмә ялын да шушы изге эшкә
багышлый. Металлургия комбинатының культура сараендагы үзешчән татар- башкорт театрының
иң актив артистларыннан берсе дә Расих Мостафин.
Ул үзенең тыңлаучыларына Җәлилнең героик язмышы, «Моабит дәфтәремнең язылу тарихы
турында да сөйләп бирә. Дәртләнеп, горурланып сөйли. Сорауларга җавап бирә. Шуның өчен
Җәлил, җәлилчеләр турындагы хезмәтләрне өйрәнеп бара, белгәннәрен һаман тулыландырып тора.
Үзе өчен дә кирәк дип саный ул аны, шунсыз залдагыларның сорауларына җавап бирүе дә кыен.
«Җәлилче» дип авыз тутырып әйтергә була Расих Вазихович турында. Ул Көньяк Урал тимер
юлының Магнитогорск станциясе вагон депосының техник хезмәт күрсәтү пунктында эшли.
Әүвәлгечә, токарь, Коммунистик хезмәт ударнигы. Хезмәттәшләренең әйтүенә караганда, станогын
да аккордеоны кебек шәп белә.
Ирек БӘДРЕТДИНОВ
Зөфәр Фәтхетдиновның «Ак «Җигули» эз югалта» повестен укыгач, милиция
хезмәткәрләренең батырлыгына, ныклыгына сокланасың алар бу тормышның иң гүзәл кешеләре
булып, күңелдә озак сакланалар.
Яшь тикшерүче Нәҗип Данишев бик җанлы образ итеп бирелгән, әсәрнең соңгы юлларына
кадәр ул кичергәннәрне кичерәсең. Әйе, күпме каршылыклар, күпме йокысыз төннәр, күпме
эзләнүләр. Ниһаять, җинаятьчеләр барыбер фаш ителә
Нәҗип яргыз түгел. Акыллы һәм сабыр, тәҗрибәле җитәкче капитан Минаев, өлкән лейтенант
Шамов һәм башка милиция хезмәткәрләренең үз эшләренә чиксез бирелгәнлеге, катлаулы
шартларда да дөрес юнәлеш алулары сөендерә
Әйе, тормыш без дигәнчә генә түгел Аның Мервлиев кебек кабахәт җаннары. Моратов кебек
тормышның матурлыгын аракы аша гына күрүчеләре дә бар. Күңелдә аларга карата нәфрәт хисе
туа. Әсәр кешене тирән уйларга сала.
Ислам ГЫИМАДИЕВ.
Буа районы, Күл-Черкен авылы