Әти турында...
езнең әти турында сүз барганда, иң элек аның бер сыйфатын телгә аласым килә ул гаҗәеп дәрәҗәдә эшкә, иҗатка бирелгән кеше иде. Моның төп сәбәбе дә ачык: әти артист һәм драматург булып гаять авыр шартларда формалашкан Әтиләрнең крестьян семьясы, җирдән мәхрүм ителүе аркасында, зур мохтаҗлыклар кичерә Таҗи исә. семьяда иң олы бала буларак, тормышның бөтен авырлыкларын үз өстенә ала. Ул байга, муллага ялчы булып тора, көтү көтә, сука сукалый, печән чаба, сезонлы эшләрдә чиләнә — урман кисә, җир казый, таш вата, юл сала, йөкләр бушата Аннан соң берничә ел Ижевск мылтык заводында эшли Октябрь революциясеннән соң Таҗи Гыйззәт — Кызыл Армия сафында Гражданнар сугышы алдыннан ул үзешчән сәнгатьтә катнаша, артист, соңрак драматург булып китә
Сәнгать юлы аның каршына яңа авырлыклар, яңа проблемалар куя Аннан зур интеллектуаль белем сорала Күрәсең, шушы хакыйкатьне яшь егет Таҗи бик яхшы тоя һәм үзенең бөтен көчен, ихтыярын үзлегеннән белем алуга, укуга багышлый Шулай итеп, әти тормышта һәм физик, һәм рухи, һәм гыйльми чыныгу ала.
Таҗи Гыйззәт үзенең өч дистә еллык иҗат гомерендә утыз дүрт драма әсәре язган Димәк, ул ел саен кимендә бер әсәр иҗат иткән Әле шунысын да
Б
әйтергә кирәк әти үз әсәрләренә һәрчак тәнкыйть күзлегеннән карый белгән Инде язылып беткән, хәтта сәхнәдә куелып, матбугатта басылып, җәмәгатьчелек тарафыннан әйбәт каршы алынган, үзенә шөһрәт китергән әсәрләрен дә ул кат-кат редакцияләгән. Республика Үзәк Дәүләт музеенда аның кайбер пьесалары алтышар-җидешәр вариантта саклана
j Таҗи Гыйззәтнең сәләтенә, иҗади җитезлегенә тулы бәя бирү өчен тагын бер мөһим моментны искә алырга кирәк: ул драматург кына түгел, актер да иде бит Илленче еллар башына хәтле ул Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының артисты иде һәм. озак еллар дәвамында, бигрәк тә 20—30 нчы елларда, бу аның төп һөнәре булды.
Таҗи Гыйззәт үзенең күпчелек әсәрләрен нәкъ Академия театрының спектакльләрендә актив уйнап килгән елларда язды.
Артистның көндәлек режимы бик үзенчәлекле төзелә. Иртән ул репетициягә барырга тиеш, кичен спектакльдә уйный. Ә спектакль алдыннан аңа әле үзлегеннән рольне өйрәнергә кирәк Шулай итеп, хезмәт көне берничә «кисәккә- бүлгәләнеп, иртәдән төнге 12 ләргә хәтле дәвам итә (30 нчы елларда спектакльләр аеруча соң бетә иде) Әгәр инде артист җәмәгать эшләреннән дә мәхрүм ителмәгән икән (әти озак еллар буе театрның җирле комитет председателе булып тора), аңа нинди дә булса башка эш белән шөгыльләнергә вакыт бөтенләй калмый Шунлыктан әти язу эшенә үзенең йокы сәгатьләрен сарыф итә иде Спектакльдән соң. арган-талган килеш, ничек итеп үзен төнге сменага» буйсындыра алгандыр — монысы инде аңа гына мәгълүм.
Нәкъ шулай — эше һаман күп булганга күрә, ул вакыт дигән нәрсәнең кадерен белергә өйрәнгәндер дә Шунлыктан эш табалмый, вакытны юкка әрәм-шәрәм иткән өчен безне каты ачулана торган иде
Әтинең максаты — тамашачыга, укучыга яңа сүз. сәнгатьчә яңа идеяләр җиткерү булды Художникның эшчәнлеге бары тик аның башында оригиналь фикерләр булганда гына нәтиҗә бирергә мөмкин Һәм ул фикерләр иҗат итүче шәхес өчен генә түгел, җәмгыять өчен дә бик әһәмиятле булырга тиеш. Ышанып әйтергә мөмкин—Таҗи Гыйззәт иҗтимагый яңгырашы көчле булган әсәрләр иҗат итте һәм зур иҗади мирас калдырды
Таҗи Гыйззәт, язучы буларак. 20 нче елларның азагында. 30 нчы елларның беренче яртысында формалашты Ул. татар драматургиясендә үзенә хәтле булган традицияләргә, бигрәк тә Г Камал. Ш Камал. М Фәйзи. К. Тинчурин иҗатларына тирән ихтирам белән карый Шуның белән беррәт- тән, ул татар драматургиясе һәм театры өлкәсендә булган кайбер тискәре тенденцияләрне дә күрми калмый, аларга каршы чыга һәм үзенең иҗатында социалистик реализм тудырган тенденцияләрне расларга тырыша.
Мәсәлән, кайбер пьесаларда революциягә кадәрге татар крестьяны тормышын уен-көлке рәвешендә генә сурәтләп килү, тормышның социаль коллизияләрен ачмый калдыру әтине борчый иде Шунлыктан ул үзенең әсәрләрендә сюжетны социаль конфликтларга корырга тырыша Бу яктан. «Наемщик». «Чаткылар». «Ташкыннар». «Бишбүләк-, «Фәрхиназ» һ б. әсәрләр җанлы мисал булып тора Мәсәлән. «Чаткылар»ның нигезендә 1905—1907 нче еллардагы революциядән соң патша хөкүмәтенең авылда Столыпин җир политикасын үткәрүе һәм шуның нәтиҗәсендә туган сыйнфый бәрелешләр ята Шуңа күрә геройларның үзара мөнәсәбәтләре дә. язмышларындагы хәлиткеч вакыйгалар да җәмгыятьтәге үзгәрешләр, олы вакыйгалар белән үрелеп бара.
Әтинең иҗат принциплары турында сүз барганда, мин аның эстетик критерийлары, идеаллары хакында да кайбер күзәтүләремне әйтми калдыра алмыйм Аның әйдәп баручы персонажлары — гадәттә, алдынгы идеяле, халык мәнфәгате өчен көрәшүче кешеләр. Алар — көчле ихтыярлы, физик яктан куәтле, арыслан йөрәкле, «баш китәрлек» эшләр эшләп ташларга сәләтле кешеләр. Шундыйлардан: «Наемщик»та — Батырҗан, «Фәрхиназ»да - - Каһарман (боларның исемнәре генә дә ни тора бит!). «Чаткылар»да — Рамай, • Мактаулы заман»да — Ногман һ. б
Таҗи Гыйззәт ир кешенең шундый көчле характерга ия булганына соклана. Аның уңай геройлары яшь коймый, сыкранмый Мәсәлән. Ташкын- нар°да Биктимер карт өстенә дөнья хәтле кайгы-хәсрәт килә Ләкин автор Биктимерне сәхнәдә мескен рәвешендә күрергә теләми Башкорт театры режиссеры Имашевка язган хатында ул. Биктимер ролен башкарганда аеруча сак булырга, образның героик пафосын югалтмаска, бу рольгә театрның иң көчле артистын куярга киңәш бирә
Ә хатын-кызларда ул акыл, сабырлык, мөлаемлык сыйфатларын күрергә тели. Ләкин аның хатын-кыз персонажлары йомыкый түгелләр, алар — алдынгы принциплар өчен көрәшчеләр, кыю йөрәкле, тәвәккәл кешеләр Гөлйөзем ('-Наемщик»), Маһи («Чаткылар»), Гөлчәһрә («Ташкыннар»), Фәрхиназ (шул исемле драма). Бибкәй («Кыю кызлар»), Гөләндәм («Чын мәхәббәт»), Халидә («Алсу таң») кебек хатын-кызлар үзләренең батырлыклары* тәвәккәл эшләре белән арысландай егетләрдән һич тә ким түгел
Таҗи Гыйззәт, башка күп кенә язучылар кебек, теге яки бу персонажларны. образларны тасвирлаганда прототипларны тормышның үзеннән ала иде Аның кайбер әсәрләрендә автобиографик мотивлар да чагыла Мәсәлән. «Чаткылар»дагы Гаяз белән Маһи язмышларында язучының атасы Кәлимулла. анасы Фатиха тормышыннан алынган элементлар бар Рамай образын ул атасының туган энесе Мөхәммәтҗан абыйсына охшатып иҗат иткән
Мондый алымнар турында әйткәндә бер моментка мин киңрәк тукталыр идем Ул «Таймасовлар- әсәренә бәйләнгән. Пьеса Ватанны саклау темасына иҗат ителгән (язылу вакыты 1940—1941 еллар) Әсәрнең сюжетын автор карт эшче Таһир Таймасов балаларының ак финнар белән барган сугышта кылган батырлыкларына кора Пьесада төп акцент Таһир Таймасовның кече улы. 18 яшьлек Марат образына юнәлтелгән Фин сугышы башланганда ул — унынчы класс укучысы, шоферлар курсын тәмамлаган яшь егет. Билгеле булганча. сугыш озак дәвам итми (1939 елның 30 ноябрендә башланып. 1940 елның мартында тәмамлана) Ләкин шушы кыска гына арада, фронтка доброволец булып киткән кичәге мәктәп укучысы Марат танк командиры дәрәҗәсенә үсеп, сугышта зур батырлыклар күрсәтеп. Советлар Союзы Герое булуга ирешә
Әлбәттә, таләпчәнрәк тәнкыйть күзлегеннән караганда, геройның казанышлары гадәти «нормалардан» тизрәк темпта бара Ләкин Бөек Ватан сугышы алдыннан халкыбызда булган тирән һәм олы патриотик хисләр, теләсә нинди дошманны бик тиз рәвештә генә кырып ташларга, сугышчыларыбыз- ның дошман белән очрашуда һәр яктан да өстен булачагына ышаныч шул хәтле зур иде ки. укучы һәм тамашачы әсәрдәге җиңү пафосын һәм персонажларның шуннан чыккан бөтен ирешүләрен табигый, шөбһәсез кабул итә иде.
Әйтергә кирәк. 30 нчы еллар азагына эчтәлеге һәм формасы ягыннан камил әсәрләр иҗат итүдә зур уңышлар казанган драматург Т Гыйззәт «Таймасовлар» пьесасының нигезенә шушындый «кызурак» темпта бара торган сюжет сайлаган икән, моның бер субъектив сәбәбе дә бар иде. Ул язучының олы улы Үзбәкнең кайбер биографик моментларына бәйләнгән
1939 елның ноябрендә фин сугышы башлануын Үзбәк 16 яшьлек яшүсмер булып каршылый Ул гаҗәеп дәрәҗәдә сәләтле, энергиясе ташып торган, тирән хисле, зур темпераментлы, аның уйлары, омтылышлары романтика белән сугарылган иде Үзбәк үзенең 15—18 яшьләрендәге дус-ишләре арасында шөбһәсез авторитет һәм лидер булды. Ул — мәктәп үзешчән сәнгате өчен пьеса язып, аны үзе куеп, баш рольне (партизаннар отряды комиссары ролен) башкаручы Ул — мәктәп газетасы редакторы буларак, газета өчен сатирик шигырьләр язып (каләмгә укучыларны гына түгел, кайбер ялкаурак, «рәтсезрәк» күренгән укытучыларны да эләктергәләп), шул шигырьләрдәге «персонажларга» дусларча шаржлар, карикатуралар ясап, мәктәп халкы арасында төрле резонанслар тудыручы Ул — иптәш малайлары арасында кемнеңдер кызыграк хәлгә калуына нигезләнеп, эч катарлык көлке бәетләр чыгаручы Ул — махсус ңитаплардан дары составын һәм аны ясау технологиясен өйрәнеп, шуны үзе әзерләүче һәм ишегалдындагы апайлар, әбиләрнең котын алырлык бомбалар» шартлатучы Ул — Н. Островский. Л. Войнич геройлары традицияләрендә тәрбияләнеп, мәктәптә ('андый-мондый сугыш-фәлән чыга калса», дип) «Юнармия» оештырып, мәктәп җитәкчеләрен аптырашта калдыручы һ б.. һ, б.
Фин сугышы башлануын без. ул вакыттагы мәктәп яшендәге балалар, патриотик хисләр белән каршы алдык Безнең укудан соң кичен урамда җыелыша торган гадәтебез бар иде Бүгенгедәй хәтеремдә. 30 ноябрьнең киче бик матур иде Кыш башланган инде, урамда йомшак кар явып тора, ә багана башындагы репродуктордан сугыш турында шомлы тапшыру ишетелеп тора. Безнең компания моны әсәрләнеп тыңлый Финляндия чигендә хәрби провокация оештыручы Англия һәм Франция империалистларына карата йодрыклар йомарлана, кайнар нәфрәт сүзләре әйтелә. Гомумән.
ул кичне дөнья империалистларына бездән шактый «эләкте» дип саныйм Ләкин безнең стихияле рәвештә башланган «митинг» ның кульминациясе дә бар икән әле. компаниябезнең лидеры Үзбәк безгә мондый шартларда «җылы өйдә утырып кадалмаячагын» доброволец булып сугышка китәчәген әйтеп салды. *
Үзбәк, ниятендә нык торып, республика военкомына кадәр барып җитә Военком кулына гомерендә корал тотып карамаган 16 яшьлек малайны сугышка җибәрә алмый, әлбәттә Шулай да «мондый чая егет армиябез өчен зарарлы булмас әле» дип уйлаган, күрәсең — Үзбәкне (кагыйдәдән чыгарма ясау рәвешендә) хәрби училищега урнаштырырга вәгъдә бирә Үзбәк исә. теләгенә тулысынча ирешә алмаса да, командирлар әзерли торган училищега эләгүне үзе өчен казаныш дип саный
Билгеле. Үзбәк фин сугышында катнашырга өлгерми. Ләкин бу сугышның безнең өчен җиңүле тәмамлануы ул вакытта бер кемне дә тынычландыралма- . ды. Чөнки бөтен халыкара атмосферада тагын да дәһшәтлерәк сугыш исе аңкый иде
Менә шушы шартларда әти үзенең «Таймасовлар» әсәрен иҗат итәргә керешә Беренче пәрдә — Идел буенда карт эшче Таһир Таймасов дачасында бара. Моны сурәтләгәндә әти Түбән Осланда үзебез яшәгән дача обстановкасыннан чыгып эш иткән (сугышка кадәр Язучылар союзы литфонд катнашы белән һәр елны шушы авылда дачалар ала иде). «Таймасов- лар»ның беренче пәрдәсенә әти түбәндәге сурәтләүне биргән; «Тамашачыларга карап зур дача балконы тора Әйләнә-тирәдә алма, чия агачлары Артта — бормаланып Идел ага. Аның аръягында —. болын, урманнар. Урман өстеннән Казан шәһәре күренә. » Әйе, Куйбышев ГЭСы төзелгәнче Идел аръягыннан Казанга күренеш нәкъ шушындый иде Ә менә Таһир Таймасовның кече улы Марат бөтен «кыланышлары», характеры белән язучының олы улы Үзбәкне хәтерләтә.
«Таймасовлар» 1941 елда Мәскәүдә булачак татар совет сәнгате декадасы өчен языла һәм әти аны шушы елның җәй башына өлгертә дә. Әмма фашистлар Германиясенең илебезгә басып керүе һәм вакыйгаларның Ватаныбыз өчен драматик рәвештә үсә баруы декада мәсьәләсен көн тәртибеннән алып ташлый Сугыш башланганда Үзбәк Сызрань шәһәрендә танк училищесында укый иде әле Июнь азагында әти белән әни мине һәм кечкенә энекәшем Рубинны алып — барыбыз да Сызрань шәһәренә Үзбәк абыйны күрергә киттек.
Хәтерлим, бу очрашуда абый. 17 яшьтә генә булуына карамастан, уе- фикере, үзен тотуы һәм башка сыйфатлары белән шактый үзгәргән, олыгайган иде инде. Әти дә улын үзенә тиң санагандай, аның белән аерым бер ихтирам, олылау һәм, әлбәттә, эчке соклану белән сүз алып барды Төп тема, билгеле, сугыш, безнең чигенү .. Ул вакытта сугышның шушындый фаҗигале һәм озакка сузылачагы башка сыймаса да, абыйның тиздән сугыш утына керәчәге эчке әрнү белән сиземләнә иде
Әти «Таймасовлар»ны гомумән язып бетергән булса да. абыйдан танклар турында, аларның эчке төзелеше, танк экипажының составы, экипаж членнарының вазифалары һәм башка шушындый хәрби детальләр турында сораштырды. абыйга «Таймасовлар» да фронт обстановкасын гәүдәләндергән эпизодларны укып күрсәтте Абый исә аның сорауларына җавап биреп, үзеннән киңәшләр әйтте.
«Таймасовлар» беренче тапкыр Академия театрында 1941 елның җәй азагында куелды. Сугыш башланганнан соң татар театры сәхнәсендә Ватанны саклау темасына куелган беренче спектакль иде ул Марат роле тамашачыбызның яраткан артистларыннан берсе,! зирәк, батыр егет рольләрен аеруча сөйкемле, оста башкаручы Ибраһим Гафуровка тапшырылган иде Ул аны шулай егетләрчә уйнады да
..Танк командиры лейтенант Үзбәк Гыйззәтов 1942 елның сентябрендә Калинин фронтында һәлак була. Бу көнгә аңа 19 да тулмаган иде әле. 18 августта язган кечкенә генә хатында ул: «Үзем исән-сау, бик кызу, һич хат язып булмый, язсаң да җибәреп булмый Дошманның тылына кереп койрыгын йомарлап тоттык» дип сөендергән иде. 4 сентябрьдә ул үзенең соңгы хатын яза.
Үзбәк абыйның һәлак булуы турында частьтан рәсми хәбәр Һлу әтине каты тетрәтте, әлбәттә Инде хәзер. 40 елдан артык вакыт у^аНнан соң, мин әтинең шушы мәлдәге халәтен аңларга тырышам Үлем хәббрен алудан биш ел элегрәк Т Гыйззәт үзенең «Ташкыннар»ында түбәндәге эпизодны сурәтләгән иде.
Биктимер карт гаиләсендә фаҗига өстенә фаҗига Әле генә кызлары Гөлчирәнең Мирзахан тарафыннан мәсхәрәләнүе мәгълүм булган иде Ә хәзер менә уллары Мирхәйдәрнең сугышта үлгәнлеге турында язу китерәләр Биктимер бүлмәдә үзе генә кала. Идәндә яткан кайгы кәгазен кулына алып, яшенә тыгыла-тыгыла 4Балам Мирхәйдәр, мин сине шушы бер кәгазь кисәге өчен карап үстердеммени’»—дип әрни, сыкрана
Мин әтинең эчке халәтен әнә шул үзе үк иҗат иткән психологик күренеш белән чагыштырам, шуның белән үлчәргә, шуның белән бәяләргә тырышам Әтинең башына шушы ук (Биктимер әйткән) уйлар, теленә шушы ук сүзләр килмәгәндер дә- чөнки вакыйгаларның социаль асылы башка әмма улын сугышта югалткан атаның хисләре үзләренең көче, тирәнлеге белән Биктимер карт кичерешләренә тәңгәл булгандыр, дип уйлыйм.
Әти үзенең ачы хисләрен тышка чыгарып, үзен башкалардан кызган- дыручан, жәлләтүчән түгел иде Әмма улы Үзбәкнең тере образы гомергә аның күңелендә калды, әлбәттә. Үзбәкнең хатларыннан, шулай ук аның фронтовик дуслары авызыннан ишетелгән кайбер хәбәрләр (сугыш детальләре) Таҗи Гыйззәтнең башка әсәрләрендә дә чагылыш таба Мәсәлән, «Изге әманәт» тә Әсфан «Миңа каты сугышларда, дәһшәтле атакаларда, дөрләп янган танк эчләрендә калырга туры килде» Шул ук Әсфан башка эпизодта « коточкыч сугышта танкым минага эләгеп, сафтан чыккан » һ. б.
Бу детальләр нәкъ Үзбәк кичергән вакыйгаларны хәтерләтә Үзенең фронттан салган соңгы хатында ул түбәндәгене язган иде; «Без Ржев өчен сугышабыз Утызында (1942 елның август ае — К. Г ) атакада танкымны подбить иттеләр Урыныннан кузгалмаслык хәлгә килгәч, танкны калдырдык Ләкин кая карама — фриц окружениега эләктек Танк янына килгән фрицларның өчесен 2 граната белән кадалдырдым, берсен револьвердан атып үтердем һәм берсен ранить иттем Төн җиткәч танк янына үрмәләп килеп (аны) яндырдым һәм водителем белән икәү тагы бер немец телефонистын үтереп. 2.5 км җирне түштә үрмәләп үзебезнекеләргә кайтып җиттек Хәзергә исән-сау әле Дошман каты каршылык белән чигенә •
Шулай, Үзбәк образы Т. Гыйззәтнең «Таймасовлар» әсәрендә турыдан- туры прототип ролен үтәсә, аерым мотивлар рәвешендә ул язучының башка кайбер әсәрләрендә дә чагыла Моның турында югарыда китерелгән «Изге әманәттән башка. 1944 елны иҗат ителгән «Даулы көннәр»дә Нургали, 1946 елны язылган «Безнең авыл егете»ндә Советлар Союзы Герое Айтуганов образлары сөйли.
Моның сәбәбе шәхси, туганлык бәйләнешләрендә генә түгел, бәлки, югарыда әйтелгәнчә, язучының эстетик принципларында ята Т Гыйззәтнең Нургали. Марат. Әсфан һәм башка шушындый уңай образлары элегрәк иҗат ителгән Батырҗан, Рамай образлары системасына килеп кушыла. Әлбәттә, аталган әсәрләрдә тарихи чорлар, вакыйгаларның социаль шартлары бер түгел Ләкин бу образларның барысын да берләштергән уртак сыйфатлар бар уңай геройларның изге эшкә бирелгәнлеге һәм тугрылыгы, җиңү өчен үз-үзен аямавы, аның гражданлыгы, шәхси батырлыгы Гомумән, бу сыйфатлар Т Гыйззәт эстетикасында доминант принциплар булып торалар. Сәнгатьтә аларның тәрбияви роле һичкайчан да кимемәячәк
Әтинең уңай образларны шушы планда гәүдәләндерергә омтылуы аның үз холкындагы сыйфатларга да бәйләнгән. Ул үзе дә — яшь чагында ук мәйданга чыгып «бил алышкан», сабан туйларында бүләкләр алган кеше Әти һәр эштә дә ярыш элементын, егетлекне ярата, җиңеп чыгуның тәмен белә иде Шуңа күрә Язучылар союзындһ, театр җәмгыяте клубында үткәрелгән шахмат ярышларында ул даими катнашучы булды Өлкән буын язучылары- быздан. артистларыбыздан кайсы гына аның бик хирес балыкчы булуын хәтерләми икән’ Әти спорт ярышларын карарга ярата иде. 30 нчы елларда Казан циркында французча көрәш күрсәтелеп килде. Әти шуны карарга һәрвакыт Үзбәк абый белән мине дә ала, көрәшү вакытында барган һәр әңгәмәгә кушылмый калмый иде. Урамнан узганда, кузна яисә футбол уйнаучы малай .ларны күрде исә, тукталып, күзәтеп тора, җиңелә башлаганнарын ярсытып ала Шунлыктан булса кирәк, энем Рубин спорт белән бик бирелеп шөгыльләнде
Безнең гаилә, башка күпчелек гаиләләр кебек үк. бик тату яшәде. Әни (ул 1976 елда үлде) үз чоры өчен укымышлы, белемле кеше булганга, әтинең беренче киңәшчесе иде Әлбәттә, әти барыбыз өчен дә зур авторитет булды Без һәрчак аның таләпчәнлеген тоеп тордык.
Әти кешеләргә турысын әйтергә ярата иде Аның бу .сыйфаты кайберәү- ләргә ошап та җитмәгәндер, әмма аның дуслары күп иде Сәнгать кешеләреннән: Г Болгарская, Ф. Ильская. X Сәлимҗанов, Ш Сарымсаков, X Урази- ков, С. Сәйдәшев. Җ. Фәйзи һәм башкалар белән ул һәрвакыт аралашып яшәде
Әти гомеренең соңгы көннәренә кадәр иҗат эшен туктатмады Соңгы атналарда — бу 1955 елның феврале иде — ул «Наемщик» музыкаль драмасын опера итеп үзгәртү өстендә эшләде. Бу вакытны ул түшәктән күтәрелә алмый иде инде, текстларны телдән әйтеп яздырды Соңгы көннәрендә, үзенең тиздән үләчәген белеп (аңарда рак авыруы иде), ирләрчә салкын канлылык белән иҗади архивын барлатты, аны тәртипкә китерү буенча күрсәтмәләрен бирде.
Әти — безнең күңел түрендә. Үзенең гомере, яшәү һәм иҗат принциплары, тырышлыгы, нәтиҗәле эшчәнлеге, егетләрчә холкы-фигыле белән ул безгә — якты үрнәк