Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТАЙГА АЛАНЫНДА


Серле яфрак
Син тугансың минем'йөрәгемдә, Мин туганчы газиз анамнан.
Себер! Себер! Бер син генә җирдә Минем мәхәббәтем яулаган!
Җаным кебек бик кадерле миңа Туган җирнең изге туфрагы... Бу дөньяда Себер агачының Мин бер серле, моңлы яфрагы.
Гомер буе кеше юлда
Гомре буе кеше юлда, Юлда икән — ул исән. Юллар ага каннарымда, Юлга юлдаш мин күптән:
Башта әнкәй җилкәсендә, Аннан җәяү йөргәнмен. Күрше авыл араларын Үрмәкүчтәй үргәнмен.
Тупыр-тупыр атлар чаба,— Үсмер бала чакларым.— Авырттырма тоякларын, Туган-үскән якларым!
Гомре буе кеше юлда, Дөнья иркен, дөнья киң.
Самолетта, я поездда Юл йөримен кемнән ким?
Төрле җирдә төрле халык,
Төрле авыл, калалар.
Я каршыңа килә алар, Я озатып калалар.
«Инде менәм йолдызларга»,—
Дисәм, юләр санама:
Ай үтәсен бер сәгатьтә
Үтә торган замана.
Ләкин миңа Җир дә җиткән,
Җил булып җирдә исәм...
Гомре буе кеше юлда,
Юлда икән — ул исән!
Тормышта абынып
Йөрәгем канаттым.
Канатсам канаттым, Тормышны барыбер яраттым.
Үтеләсе юллар
Үтеләсе юллар үтелмәгән, Хыял булган тормыш нибары. Яшьлегемне узып китеп бара, Гомеремнең сабантуйлары.
Үз учагым үзем кабыздым мин, Киләчәктән чаткы-ут алып.
Чаптар аттай ярсу йөрәгемне Ярты юлда кара туктатып.
Сикереп мендем тормыш-аргамакка, Офыкларым иркен, чиге юк.
Әнә кояш миңа суза кулын, Алда гүзәл дөнья — биге юк.
Үтеләсе юллар үтелмәгән, Алкышларым булыр минем дә, Күрәсезме! Күгем нинди аяз, Зәңгәрлеген салган иңемә.
Туй алдыннан
Авылыбызга кәләш төшкән, Алма кебек матур, пешкән... Истәлеге — гомергә!
Хуҗасының данын яклар Әнә күпме чаптар атлар Җыелганнар бирегә...
Морҗалардан төтен ургый, Кемдер өзеп гармун уйный, Кояш тора биергә!
Ана
Ник ышансын үлеменә, Ана улын көтә һаман: Кара күлмәк итәгенә Тик бер өмет оялаган.
Әй, көн аяз...
Әй, көн аяз!
Кошлар белән бергә,
Себер аша,
Очып үтте
Төньякка яз.
Әллә нәрсә булды жаныма... «Бүтән читкә җибәрмибез»,— дигән кебек, туган туфрак Ябышты табаннарыма
Учак яктым
Учак яктым
Тайга аланында
Йөрәгемнән алып бер чаткы.
Күзлене дә
Сукыр иткән төннәр...
Канат җилпеп
Дөрли учак,— Кайнар ул, якты. Киң күңелле икән Аланы да, Каршыларга җәйгән кочагын. Якты булсын
Килгән юлчыларга,— Төн дөньясын
Теле белән ялый учагым.
Адашкан, я юлдан язган булса — Әгәр күреп минем учакны, Дуслык белән килсә җылынырга, Дустым, диеп Эндәшермен аңа Ул чакны.
Учак яктым
Тайга аланында,
Тиз сүрелмәс аның җылысы: Кешеләргә булган сөюемнең Учагымда түгел, Йөрәгемдә яна олысы!