ТАКЫЯЛАР БАЛКЫШЫ
м. МАЛИКОВАГА — 50 яшь
Табигатькә көз төсләре иңә башлады. Урман-кырлар алтын төскә манылды, игеннәре җыеп алынган басулар күпереп торган кара туфракка әверелде. Көзге агачлардагы яфракларның төс-мерләрен рәссамнар да тәгаенләп бетерә алмыйдыр, мөгаен... Шулай да иртә көзнең иң хозур билгесе — ул муллык.
Табигать баласы булган кеше гомеренең дә үз фасыллары бар. Ниндидер бер яшькә җиттеме, ул үзе дә, аны белгәннәр дә әнә шул вакыт чигендә башкарылган эшкә күз төшерәләр. Җыярлык, кеше күзенә күренерлек уңыш бармы? һәм бу табигый дә. Без һәммәбез дә бары тик кылган гамәлләребез, кешеләргә, җәмгыятькә булган мөнәсәбәтебез белән генә тәкъдир ителәбез. Яулап алган абруе-быз хезмәтебезгә бирелгән иҗтимагый бәя ул. ...Мәдинә Маликова башта хикәяләр язды, аларны вакытлы матбугатта бастыра килде, аннан соң 1967 елда «Юлдашлар» дигән җыентыгында туп
лап чыгарды. 1971 елда аның «Казан каласы — таш кала» исемле повесте дөнья күрде, һәм, әйтергә кирәк, әдәбиятта тыйнак кына, уйлап кына, җиренә җиткереп язарга омтылучы, пөхтә эшләүче прозаик пәйда булды. Менә шулай итеп ул күпләгән хикәяләр, дистәгә якын повесть, бер роман бастырды. Әгәр дә М. Маликованың профессиональ язучы гына түгеллеген дә искә алсаң, егерме еллык иҗат өчен болар аз түгел. Ул бит әле бер үк вакытта «Азат хатын» журналының җаваплы секретаре да, күп төрле җәмәгать эшләренә өлгерүче дә һәм гаилә алып баручы уңган хатым да, йомшак күңелле ана да.
Сүз уңаенда шунысын әйтү дә мөһим: М. Маликова — татар әдәбиятында хатын-кыз язучы тарафыннан иҗат ителгән беренче романның авторы.
Язучы иҗатта төрле темаларга мөрәҗәгать итә. Аны тормышчан проблемаларның әхлакый катламы кызыксындыра. Нәкъ менә шушы әйбер аның иҗатын бербөтен итә.
Бу совет әдәбиятының теп максатыннан, аның асыл сыйфаты булган гуманизмнан килеп чыга. Әнә шулай итеп, замандашларыбызның әхлакый сыйфатларын аларның рухи дөньяларын сәнгатьчә өйрәнү әдибәнең бөтен иҗаты буенча кызыл җеп булып сузыла. М. Маликова халыкның гомер-гомердән килә торган яхшы әхлакый-этик сыйфатларының хәзерге яшьләрдә ни рәвешле дәвам итүен, үстерелүен, яңа төсмерләр белән баетылуын күзәтергә ярата. Автор кешеләр мөнәсәбәтендәге сафлыкны, эчкерсезлекне яклый. Аның үткен күзләре беренче карашка интеллигент кебек күренгән, яхшы манераларга ия булган кешеләрдәге буш күңеллелекне, әхлакый бозыклыкны тиз сизә. «Сары тюльпаннар» хикәясендә автор болай уйлана: «Бөр нәрсәне һич кенә дә башыма сыйдыра алмыйм — ул да булса мәхәббәт өлкәсендә хыянәтнең, ялганның, мәрхәмәтсезлекнең, шәфкатьсезлекнең җәзасыз калуын».
Әйе, җәмгыятьтә кешеләр үз эш-хәрәкәтләрен нигездә ике төрле үлчәүгә салып карыйлар хокук кануннары һәм әхлак критерийлары үлчәвенә. Аларның беренчесе мәгълүм закон актлары белән беркетелгән булса, икенчесен гадәттә язылмаган, әмма күпчелек тарафыннан һич шикләнми кабул ителгән гореф- гадәтләр тәшкил итә. Әмма тормыш үзе катлаулырак, ул кагыйдәләргә генә сыеп бетә алмый. Кайвакыт беренче карашка яхшы дигәнең начар, начар дигәнең яхшы булып чыгуы да бик мөмкин икән. «Сары тюльпаннар» әсәренең героинясы Люцияне кайсысына кертергә? Аңардагы яхшы сыйфатлар берничә кешегә җитәрлек. Институтны бик яхшы тәмамлаган, аспирантурада калдырылган, егерме биш яшендә фәннәр кандидаты булган, хәзер докторлык диссертациясе өстәлендә ята. Егетләр дә аны яратмаганнар түгел, тик кыз үзенең үтә эшлекле булуы, җитди кыяфәте белән аларны бераз куркыткан, читләштергән. Әсәрдәге бер персонаж аңа болай бәя бирә: «һәрнәрсәне артык җитди итеп кабул итә. Берәр егетнең үзенә күңеле төшкәнен сизде исә, бу миңа гомерлек яр була алырмы, мәхәббәте чынмы моның, юкмы дип тикшеренә башлый, егетне микроскоп астына салгандай итә- Кемгә ошасын микроскоп астына керү!» Шушылай сайлану аны ялгызлыкка дучар иткән. Люция үзен яратучы булса, аның ямьсезлегенә дә риза булыр хәлгә җиткән... һәм көннәрдән беркөнне ул үзеннән сигез яшькә кечерәк егеткә гашыйк була. Тик кешеләрне микроскоп аша карарга сәләтле Люция бу егетнең гашыйк ролен оста башкаруын абайламый кала. Әлеге егет, үзенең уенын уйнап туйгач, икенче бер кызга өйләнә. Бу — Люциянең үз хатасы өчен алган җәзасы. Әмма безнең героинябыз эчкерле дә икән һәм ул әхлак кануннарын атлап чыгарга да сәләтле икән. Кияү белән кәләш Загс ишегеннән чыкканда Люция кара «Волгамга утырып килеп җитә һәм, башыннан аягына кадәр карага киенгән хәлдә, яшь пар аягы астына сары тюльпан чәчәкләрен ташлый. Әгәр табигатьтә кара чәчәкләр булса, ул, әлбәттә, чәчәкләрнең кара төслесен китергән булыр иде. Тик табигать кайбер кешеләр кебек рәхимсез түгел, анда чәчәкләрнең кара төслесе юк
Хатын-кыз күңелендә бара торган мондый нечкә тирбәлешләрне һәм аның холык-фигылен шулай табигый итеп сизү, сурәтләп бирү әдибәгә җиңелрәк бирелә. Ул язганнар ышанычлы яңгырый. Әлеге хикәя вакыты белән салмак, кирәк чакта өермәләр ясап ага. Авторны биредә дидактизм да сагалап тора, ләкин М. Маликова аннан котыла алган.
«Узма, гомер» әсәре дә үзәккә кешенең катлаулы тормыш юлы куелу белән игътибарны җәлеп итә. Утыз яшьләрне узган Зәйтүнә исемле ханым санаторийда өлкән яшьләрдәге Степан Петрович дигән кешене очрата, сүзләре килешеп китә һәм ул аңардан күңелендә иң тирән яткан серләрен сөйләтүгә ирешә. Әсәрнең прелюдиясен тәшкил иткән беренче битләрдә үк автор безне хатын-кызның үзенә бертөрле психологиясенә алып кереп китә. Ул үзенчәлекнең берсе шуннан гыйбарәт: хатын-кыз, үзе никадәр көчле ихтыярлы һәм сәламәт булмасын, ул ир кешенең яклавына мохтаҗ, күңел рәхәтлеге өчен генә булса да үзен кемнәрнеңдер яклавын көтеп яши. Укучылар хәтерлиләрдер, Г. Мо- пассанның «Сөйкемле дус» әсәрендә Клотильда дигән хатын Дюруа белән арзанлы рестораннарда йөри. Никадәр гаҗәп тоелмасын, югары даирәләрдә яшәгән әлеге мадам үзен биредә кемнең дә булса мыскыллавын һәм Дюруаның аны яклап сугышуын тели. Зәйтүнә белән дә шуның сыман хәл килеп чыга. Берәү аңа төбендә мыскыллы мәгънә яткан төртмәле сүз әйтә. Степан Петрович исә шушы чарасыз ханымны үз канаты астына ала. Шул җирлектә бу икәү арасында ышаныч барлыкка килә, күңелеидәгеләрне бер-берсенә сөйләү теләге уяна.
Әдибәне бу өлкән кешенең хатын-кызга мөнәсәбәте күбрәк кызыксындыра, шул юл белән ул аның кешелек сыйфатларын ачып салырга тели. Ир кешенең
кем икәнен белергә теләсәң, аның хатын-кызга булган карашын аңла дигән фикер язучының бу очракта төп бурычы булып калкып чыккан.
Яшәеш аяусыз, гомер чикле. Картлык кешегә үз проблемаларын алып килә. Тик яшьләр кайвакыт өлкәннәрне аңлап бетерә алмыйлар. «Аи сүрелгән чак иде» хикәясе менә шушы теманы күтәрә.
Җаек шәһәрендә Әдһәм исемле карт яши. Карчыгы вафат булган, кызы икенче шәһәрдә тора башлый. Картка ялгыз яшәве күңелсез. Бу шигъри җанлы кешегә әллә кем дә кирәк түгел. «Каршыма утырып чәй эчсә, шигырь укыганымны тыңласа, сөйләшеп утырса, шул җитә миңа»,— ди ул. Тик кызы аңа яңадан өйләнергә рөхсәт итми. Шул яшькә җиткән кешенең өйләнүен оят эш дип саный. Иң кызыгы шунда, автор аның кызын, хәзер инде үзе балалар анасы булган хатынны гаепләргә ашыкмый. Хикәяләүче Дания үз-үзенә сорау бирә. Аның да әтисе үлде. Әнисе тол яши. Әгәр дә бер көн килеп ул кияүгә чыгам дисә, нәрсә дияр иде? «Дания үзенең әнисен кем белән булса да янәшә күз алдына китерә алмый» Шуннан автор бик кирәкле бер нәтиҗә ясый. «Яшьлек бәхет, тигезлек, мәхәббәт таләп итәргә үзен хаклы саный, әмма картлыкны бу хокуклардан мәхрүм итә. Яшьлек үз хокукларын аяк терәп яклый, ә картлык тыйнак, оялчан була икән... Яшьлекнең үз хәленә игътибарны җәлеп итү өчен бик зур чарасы — киләчәккә өметләре бар. Ул, ачу итеп, ярсып өметләрен аклый яки, көче җитмәсә, өметләрен үз кулы белән кисеп, язмыштан шулай үч ала. Ә картларның куллары буш, аның өметләре беткән, югалтыр әйберсе дә, үч алыр чарасы да юк». Без бу юллардан әдибәнең әсәрне язганда куйган максатын, яза торган әсәренә мөнәсәбәтен һәм ачык позициясен күрәбез. Бу исә әсәрнең интеллектуаль ягын күтәрүгә китерә. Әлеге очракта ул безнең игътибарны өлкән кешеләрнең тыйнак ихтыяҗларына юнәлтә, укучының күңеленә миһырбан орлыклары сала.
М. Маликованың хикәя жанрындагы табышлары турында күп язарга мөмкин булыр иде. Алар повестьларда тагын да зуррак үсеш алдылар. Менә «Адашканга юл кайда» дигән повесть. Детектив жанрда язылган булуы өчен генә түгел, кызыклы образлар, язмышлар шактый оста сурәтләнгәнгә күрә дә әсәр йөгерек укыла.
Җинаятьче төрле кыяфәттә була. Әлеге повестьта ул — чиста-пөхтә костюмлы чибәр егет Атлас. Аны кеше үтереп, сейфлар талап йөрүче дип уйларга беләүнең дә башына килмәс. Әсәр шушы җинаятьченең йөзен фаш итү процессын, аның катлаулылыгын күрсәтә. Намуслы шофер егет Ниязның игелекле характеры ачыла.
Консерватория студенткасы Зөлфә бөтен барлыгы белән шома егет Атласка гашыйк. Егетнең кыз белән мөнәсәбәтендәге яхшы манералары, зәвыклы булуы аны әсәрләндерә. Нияз исә кыз тормышына бөтенләй көтмәгәндә килеп керә. Егетнең бусы чибәр дә түгел, тупасрак та, интеллигентлык та чамалы аңарда. Язучы вакыйгалар барышында Зөлфәнең егетләргә карата фикере үзгәрә баруын күрсәтеп бирә Чөнки ул Нияздагы кешелеклелек, намуслылык кебек затлы якларны күңеле белән сизми кала алмый. Кешеләрне тануда ялгышлыклар җибәрүе аңа гаять тирән күңел газаплары алып килә. Зөлфә сызыгы әнә шундый лирик-психологик тирәнлекле көчәйтә. Боларның һәммәсе әсәрнең төп герое булган Ниязның — үз теләге белән җинаятьче эзенә төшү бурычын җилкәсенә алган шофер егетнең — хәтәр маҗараларын мавыктырырлык итә.
Язның беренче чәчәкләреннән үрелгән такыя киеп карамаган кыз бармы икән? Әмма утыздан узган толлар чәченә яткан такыя инде, ни дисәң дә. төрле уйларга этәрә Бу чәчәкләр моңлы йөзне бераз ачып җибәрсәләр дә, аның хуҗасының күңелендәге авыр юшкыннарны алып ташлап бетерә алмыйлар. М. Маликованың «Язгы такыялар» повесте геройлары Газзә белән Маһруйга — ирләре сугыштан әйләнеп кайтмаган толларга —әнә шундый язмыш насыйп була. Җыйнак кына булса да, повесть үзенә тулы бер чор кешеләренең уртак язмышын сыйдырган Әсәрнең героинясы Газзә укучы күз алдында зур юл үтә. Сигез яшьтәге кыз ятимлек, кадерсезлек кебек авырлыкларга ачы күз яшьләрен түгә-түгә булса да, түзә, байларда ялчы булып тамак туйдыра Газзә кебекләрнең шәхси бәхете бары тик социалистик революция китергән үзгәрешләрдән соң гына мөмкин иде. М. Маликова үз героинясының бу ике халәтен шактый төгәл штрихлар аша бирә Ләкин ялчыдан ширкәт председателе булып әверелү кебек үнҗиде-унсигез яшьлек кыз өчен генә түгел, тормыш тәҗрибәсе туплаган кеше өчен дә баш әйләнгеч үзгәрешнең, диалектиканың күңелдәге каршылыкларын сурәтләүдә авторның бераз түземлелеге җитмәгән кебек тәэсир кала. Мондый кимчелек Газзә гомеренең шактый дәвамлы чорын иңләүгә исәпләнгән әсәрдә
күзгә бәрелеп тора, чөнки М. Маликова үз героинясы тормышындагы эпизодларның күбесен санап китү белән генә чикләнә. Бу бигрәк тә әсәрнең икенче яртысына карый Дөрес, әсәрнең төп канвасы әнә шулай йөгерек искә төшерүләргә корылган, һәм повесть кысалары артык киңәю мөмкинлеген бирми дә. Әмма гомер юлын такыя итеп үреп бетереп килгән кешенең оптимизмын бирә алуы белән әсәр күңелдә якты хисләр уята. Язучының оста каләме белән сурәтләнгән көчле рухлы татар хатыны синең якын танышың, билгеле күләмдә идеалың булып әверелә. Бу инде язучы өчен аз түгел. М. Маликова, шул рәвешле, тарихи-социаль темага алынып, үзенең иҗат палитрасын киңәйтеп җибәрде
Кызлар үреп кия торган такыя төрле-төрле чәчәкләрдән җыелган кебек, кешеләр дә гаять төрле Язучыга бер генә характер иясен әдәби әсәрдә тасвирлау өчен дә кешеләрне никадәр яхшы белергә кирәк. М. Маликованың әдибә буларак уңышы, барыннан да элек, сурәтләнгән кешеләрнең индивидуаль үзенчәлекләрен ачып бирә алуында. «Янартаулар яктысында» повестеннан бер өзек укып карыйк: «Менә алар паркта, Зуфирә башына сары яфраклардан такыя үрел кигән дә, фонтан суына иелеп, шәүләсенә карый, үзеннән бигрәк янында торган Эльвирны күрә.
— Такыя сиңа шундый килешә,— ди Эльвир». Шулай итеп, укучы тагын яңа кешеләр белән очраша. Кем алар, нинди уйлар, омтылышлар белән яшиләр? Язучы шушы сорауларга җавап килеп чыгарга тиешле тормыш йомгагын сүтү эшенә керешә һәм укучы бу шөгыль белән мавыгып киткәнен сизми дә кала.
Музыка училищесында укучы Эльвир белән сәнгать училищесы студенткасы Зуфирә яшьлек таңында танцы кичәсендә очрашалар.
— Сез шундый җиңел биисез, очып йөргән кебек кенә. Ничек мин сезне моңарчы күрмәгәнмен,— дип башланган сүз икән йомгак очы. Г. Кутуйның Искәндәре дә Галия белән шулайрак таныша бит. «Сезнең чәчегез нинди йомшак, нәфис, җылы». Ләкин тормышка төрле мөнәсәбәт, иҗтимагый идеаллар дәрәҗәсендәге аерымлыклар аларның юлларын башка тармаклардан алып китә. Г. Кутуй да, М. Маликова да нык ихтыярлы, киләчәккә ышанып караучы, үзләрен башкарган хезмәтләре белән расларга омтылган хатын-кыз образларын кыйблаларын югалткан ирләренә караганда көчлерәк итеп тасвирлыйлар. Әйе, табигате белән йомшак хатын-кыз ир канаты астына сыенуны ярата. Әмма, хатын-кыз мескен ирләрне яратмый. Андый очракта ул үзе алардан өстен булырга омтыла.
Килеш-килбәте, сүзе-өне белән Эльвир кызның йөрәген яулап ала. һәр очракта кызның күңел халәтенә туры китереп уйнаган моңнары белән аны тәмам әсәрләндерә дә. Әмма гаилә корып яши башлагач, әлеге тышкы ука тиз коела, Эльвирның эчке дөньясындагы ямьсезлекләр ачыла башлый. Бу аның хатынына булган хыянәтендә, әнисенә булган тупаслыгында аеруча чирканыч ачыла. Зуфирә улы тәрбиясеннән, аның җылы карашыннан мәхрүм калган, авыр сырхауга тап булган каенанасын берүзе тәрбияли. Дөрес, авыру тәрбияләп арыган чаклары да булмый түгел. Әмма, ничек итсә дә, каенанасын үз өеннән кадерләп зиратка озатуга кадәр түзә. Ярый әле Эльвирның әнисен күмешергә килергә акылы җитә. Зуфирә мондый кешене, кызының әтисе булуына карамастан, гафу итә алмый. Хатын күңелендә, соңга калып булса да, икенче ут та кабынып өлгерә Язмыш аны Камчаткадагы балык тоту корабле капитаны Өмит белән очраштыра. Ерактагы өмет уты хатынны үзенә, дәшеп, ымсындырып тора. Шунысы кызык, Зуфирә, рәссам буларак, Эльвирны да, Өмитне дә картинада сурәтләргә омтыла, ләкин күңеле көткән нәтиҗәгә ирешә алмый. Аларның эчке дөньяларын ачып салу шактый кыен эш булып чыга. Зуфирә кичергән газапларның чыганагы да әнә шунда инде, иҗатчы буларак кына түгел, гап-гади кеше буларак та бүтәннәрне аңлау җиңел түгел икән. «Үзеңне янартаулар яктысында сынарга кирәк». Әсәрнең лейтмотивын тәшкил иткән бу фикер тора-бара күңелендә иҗат уты пыскып кына яшәгән Зуфирәнең яшәү девизы булып әверелә. Эзләнгән, ләкин эзләгәнен таба алмый интеккән Зуфирә бер хакыйкатькә төшенә «Бәхетнең зурысы кыюларга, тәвәккәлләргә генә килә. Ә кыюлар, тәвәккәлләр гел яңа юллардан иөриләр»
М. Маликованың шушы ук әсәрендә игътибарны җәлеп итә торган менә мондый сүзләр дә бар «Кешеләргә тәэсир итү өчен үзең шул утларда янарга кирәк бит!» Әйе, язучы буларак М. Маликова үз алдына бурычның бик җитдиен куя һәм шуңа якынаю омтылышы белән иҗат итә.
М. Маликова иҗатының төп хасияте турында уйланганда аның әсәрләрендәге интеллектуальлек сыйфаты алгы планга килеп чыга. Хәзерге укучы зур әзерлекле, ул тормышның гадәти коллизияләре күрсәтелү белән генә канәгать-
торган медицина персоналының шәфкать туташы дип аталуы очраклы гына түгелдер. М. Маликова бу әсәрендә менә шушы турыда уйлана, бу мәсьәләгә карашларын образларның гамәлләре аркылы ачып бирә. Язучы бу очракта кискен контрастлар белән эш итә. Бөтен гомерен, сәләтен кешеләргә бары тик игелек эшләүгә багышлаган профессор Җәмилә Закировна барлык тырышлыгын карьерага ирешүгә генә биргән доцент Изаил Харисовичка каршы куелса, әле яңарак кына кулларына врач дипломы алган курсташлар Зәйтүнә белән Лариса да — нәкъ менә шундый ук антиподлар.
Җәмилә Закировна Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романындагы Әбүзәр Гириевич кебек, бары тик кешеләр бәхете өчен генә яшәгән. Чын табип бары тик ярдәмгә мохтаҗ кешеләр хакында уйларга тиеш дигән фикер аның өчен яшәү мәгънәсе булып әверелгән. Фәндә ачышлар ясаган икән, бу һич тә хезмәттә нинди дә булса урын яулап алу өчен түгел. Бу кешеләргә мөмкин кадәр уңышлырак ярдәм итәргә омтылу максатыннан ^шлән(ән. Ул гына да түгел, Җәмилә Закировна медицина өчен яшь кадрлар әзерләгәндә аларны кешенең тәнен генә түгел, җанын да дәваларга өйрәткән. Зәйтүнә кебек йөзләрчә шәкертләре аның өметен аклыйлар да. Юкка гына ул Зәйтүнә артыннан «минем яшьлегем бит бу, минем ныгып, чыныгып кына килгән чагым» дип уйламый. Әйе, ак халатлы шәфкатьле кешеләр арасында Җәмилә Закировна, Зәйтүнә кебекләр күбрәк.
Җәмилә Закировнаның шәкерте Изаил Харисович исә авыруларны фән өчен кызыклы яки кызыксыз сортларга бүлә, үзен фән юлына юнәлткән остазының урынын яулап алу өчен төрле интригалар оештыра. Кеше хезмәтен үзләштерёп, фәндә җиңел юл белән уңыш казанырга омтылган Лариса образы да шундыйлар рәтенә керә. Бу ике образның уртак тел таба алулары да күп нәрсә турында сөйли.
Әсәрнең самимилеген, лириклык көчен хасил итүче, барлык сюжет җепләрен бер бөтенгә төйнәүче образ, әлбәттә, Зәйтүнә. Үзендә татар хатын-кызларының сабырлыгын, тыйнаклыгын, уңганлыгын туплаган Зәйтүнәне укучы ярата Әсәрнең төп уңышы да шушы образның оста сурәтләнүендә.
М. Маликова әсәрләрендә без, аерым очракларны исәпкә алмаганда, гадәттән тыш, күзгә бәрелеп торган вакыйгалар, характерлар белән очрашмыйбыз. Барысы да гадәти кебек. Әмма әнә шул гадилекне кеше игътибар итәрдәй дәрәҗәдә сурәтләү кыен да инде. Биредә персонажларның күңелендә барган хис-кичерешләрнең бик сак кына тоемлана торганнарын да сизәргә, әсәр тукымасына көчәнмичә урнаштырырга кирәк. Бу үзеннән-үзе психологик тирәнлеккә китерә.
Язучы Мәдинә Маликованың бүген әнә шундый иҗади уңышлары, куанычлары бар. Бу казанышлар аңа алдагы үрләрне яулауда ныклы этәргеч булып тора.
...Уңыш җыю аенда табынга куярдай сыең булу язны һәм җәйне тырыш хезмәт белән үткәргәнлегеңне күрсәтә. Ә илһамланып иҗтиһат итү өчен алда әле озын көз бар4 Аннан да битәр, язучылар өчен тагын да уңышлырак була торганы —ап-ак кыш бар! Иҗат итү өчен әле тулы бер гомер бар икән ич!