СОРАУ - ҖАВАП
Сорау:
— Быел җай Мәскәүдә яшьләр һәм студентларның XII Бөтендөнья фестивале зур уңыш белән узды. Сез иҗат иткән эмблема яшьләр фестиваленең рухына тулы- сынча тәңгәл иде: биш кыйтганың дуслыгын чагылдыручы ромашка эмблеманың үзәгендә — тынычлык даулап очучы ак күгәрчен. Очраклы хәлдерме бу, аның канат җилпүләре безнең Казан күгендәге күгәрченнәрне хәтерләтә кебек... Рафаэль Зиннурович, миллионнар күңеленә хуш килердәй бу эмблеманы иҗат итү ничегрәк булды?
Рафаэль Мәсәгутов. Киев рәссамы, Украина комсомолының Н. Островский исемендәге премиясе лауреаты:
— Сүз дә юк, фестиваль эмблемасын «уйлап табу» өчен байтак көч сарыф итәргә туры килде. Хәтерлисездер, яшьләр фестивален Мәскәүдә үткәрү турында карар чыккач та иң яхшы эмблемага Бөтенсоюз конкурсы игълан ителгән иде. Конкурста нәкыш, графика һәм плакат осталарының өч йөздән артык эше каралды. Мин үзем унлап вариант ясаган идем, шуларның өчесен конкурска тәкъдим иттем. Арадан иң гадиен һәм аңлаешлысын фестиваль эмблемасы итеп расладылар.
Фестивальнең «Империализмга каршы бердәмлек, тынычлык һәм дуслык өчен!» дигән девиз белән узачагы мине нык уйландырды. Эскизларымның күбесенә тынычлык символын чагылдырган ак күгәрчен килеп керде. Һәм бу бик табигый иде, чөнки яшьләр фестиваленең төп максаты — тынычлыкка өндәү, үзара тыныч яшәүне зурлау. Җир шары фонындагы ак күгәрчен — барлык халыклар өчен дә кадерле булган интернациональ кош, әлбәттә. Ә инде аның Казан күгәрченен хәтерләтүе, уенын-чынын кушып әйткәндә, шулай ук нигезсез түгелдер. Чөнки яшьлегем иртәсе Казанда үтте. Биредә художество училищесын тәмамладым. Халкыбызның культура үзәге булган Казан миңа беренче сәнгать тәрбиясе биреп кенә калмады, иҗатым ның формалашуына да зур йогынты ясады. Киев художество институтына укырга килгәндә мин инде рухи яктан шактый бай мәктәп узган идем.
Казан белән хәзер дә турыдан-туры иҗади элемтәдә яшим. Билгеле булганча, 1986 елда бөек шагыйрьләребездән Габдулла Тукайның тууына — 100, Муса Җәлил нең тууына 80 ел тулачак. Бу ике плуг бәйрәм уңаенһан Киевта да әзерлек эшләре бара. Ике татар шагыйренең украин телендә чыгачак сувенир китапларын бизәү эше миңа тапшырылды. Әлеге китаплар ике милләт халкы арасындагы дуслыкны тагын да ныгытыр дип уйлыйм. Тукайның әсәрләрен украин теленә шагыйрь Юрий Буряк тәрҗемә итә. Быел без аның белән Казанда булдык. Тукай урыннары һәм Кырлай мемориаль комплексы белән танышу һәр икебезнең иҗатына да бетмәс- төкәнмәс илһам бирде.
Якындагы көннәрдә тагын бер яңа эшемне — «Сталинград авазлары» сериясен тәмамларга җыенам. Бөек Ватан сугышының кайнар җилләре безнең балачакка да кагылып узды. Сугыш башлангач та мин, җиде-сигез яшьлек малай, көтү көтү малларны тылга куалау эшендә катнаштым. Идел кичкән вакытта фашистларның ничек итеп Сталинградны яндырганнарын үз күзләрем белән күрергә туры килде. Шул чакта күргәннәрем әле дә тынгылык бирми. Әлеге сериядә мин совет халкының батырлыгын күрсәтергә, тынычлыкның һәркем өчен кадерле нәрсә икәнен раслап бирергә телим.