ШИГЫРЬЛӘР
Чаң
Әле кайчан гына мин дә Бер кайгысыз бала идем, Бакырчыга — тимерчегә Бер ваемсыз бара идем... Алачыкта чаң — иң чын чаң, Чын чаң эзләп ишек ачам: Йөзкәй бабай, ямап бирче, Безнең миски тишек ләса...— Аннары чаң сугып дәшәм, Бабай мине ишетмәсә. Миңа монда чыңлау кыйбат! (Мискидәге тишек — нәрсә!..) Их, яз! Чыңлап сөйләп булса Эчендәген — көч җиткәнчә!
Тимерче! Син кирәк безгә! Кирәк синең сүзең безгә. Кеше «язлар» диеп яши Җәйдән кышка, яздан көзгә. ...Таңнан төнгә, яздан көзгә Тимер сугар бу алачык: Туктал, тимер йоласын яз! Тап ачкычын яз көенең — Алачыктан язларга чык! Язларның көен ала чык!
Күр, тимерче алачыгын Бала-чага алган урап... Оланга бир сер ачкычын: Ни ул сабан? Ни ул урак? Ни ул илдә солдат булмак? Ни ул җыру җырлап бирмәк? Ни ул салкын сандал-тимер? Ни ул туфрак, иген икмәк? Ни ул бездә кайнар икмәк? Идел җиле, ишет язны — Таңда без бер җыру яздык — Олыдан кубып уйлаучы, Язлар өчен нур эзләүче — Сабый җанлы, тимер канлы, Олуг Йөзкәй бабакайны — Тимерчебезне олылап.
Апрель, апрель, зәп-зәңгәр ай, Син бит—ел туйдырачак ай,
— Чаң!— сабан кайрый чал агай. Җитен күлмәк киң иңбашта, Түбәтәй береккән башка...
Тире тама тимер, ташка. Йөзкәй изге чаңын суккач Ындырда җан ыңгырашмас — Сабый җанлы тимерченең Сабанда шат җыры булгач: '
— Корычымнан, тимеремнән, Ал тимердән, гөл тимердән, Чуенымнан-коенгымнан Хасыйл булсын алтын сәгать!— Дөрес суксын сәгатьләрне, Минутларны — саф сәгадәт, Башагыстан дәүләтенә Алтын гомер итәм таләп! Алтын көннәр, айлар, еллар, Алтын язлар көтә йөрәк. Үткенем бул, тутыкмас бул, Тормыш тоткан корыч сабан! Буразнаны сыздырып уз, Чүп-чарны син туздырып уз. Чүп үләннәр калкынмасын: Чүбе-чары, чире-чоры Арытмасын халкым башын! Җирем дымга туена күрсен, Зуратайлар тирләп-пешеп Буразнага бодай чәчсен.
Төшкән орлык тизрәк үссен, Чәчү көчле шытым бирсен! Буразналар тирән булсын, Алтын иген үсәр булсын, йлнең-җирнең бәрәкәте Алтын таулар өяр булсын.
Алачыкта — балалар ла. Бала барын барлап бара. Бәрә бабаң сандалларга — Тел ачыла сабаннарда... Ә куллары, кулларына Ничек кенә күз иярсен! Уйларына, хыялына Йөгереп син иярерсең: — Алтын язга! Олы язга! Чаң!!!
...Тимерчегә карагызчы: Абыз-Иген бабабыз — шул. Иңнәре тау, күкрәге кыр, Аның тыны, чаңы — шау җыр! Куанычы — янавычы;
Сабан кайрап канар учы Эшли-эшли зурайгандыр... Пакьләнгәндер, чаларгандыр, Илдә булган бар батырлык, Бар игелек аңардандыр.
Алачыктан, таңнан төнгә Өзелмидер бер дә кеше. Имән Ана нәселендә — Хәбәрнен сөенечлесе:
— Җылы язда җиде килен малай тапкан!
— Җилкенеп, чал җилкәләрне Горур киереп ал, тимерче!
— Таңда дога диеп килдек, Агай, фатихаңны бирче.
Гел-гел изге дога өчен Яралганмы бу дәү кеше? Дәүдер Йөзкәйнең йөз эше, Дәүдер фатиха әйтеше. — Иген үссә, илең үсә, Улың җитсә, килен төшсә, Чибәр килен өйне җыйсын. Сары-сары гәрәбәдәй Идән-сәке көлеп торсын. Сайгак саны утыз булсын, Сайгак саны ул-кыз тусын. Утыз булмаса ун булсын. Ун булмаса сигез булсын. Ким дигәндә, җиде булсын — һәрбересе Ил-җир өчен. Җитмеш җиде сөенечем — Җылы Инәй куенында Тук кузактай олан үссен! Чаң! «Ат-ат!» уйнап үсеп, алар Атлы-тунлы ир-ат булсын: Малайларның җидәве дә Ардуандай батыр булсын! Җирдән ике уңыш җыйсын. Чаң! Даны илгә балкыр булсын! Нур Баяндай шагыйрь булсын. Аксакалдай — җирне белсен! Чын ирләрчә гашыйк булып, Гомерлеккә берне сөйсен! Шундый теләк теләү үзе — Бик газиз эш Йөзкәй өчен, һәр теләктән соң чаң суккач, — Амин!— димичә, ни дисең: Таңда туды җиде кеше! Бел, моң арттыра җан көчен. Бүген таңда туган кешем. Таңда туган җиде кәснең Тирән йөзсен һәрбересе.
Былбыл Акын Jypan төсле. Саимә Зурнай шикелле. Сөякләрне эретердәй Итеп, әргән уйный белсен! Чаң! Бу җиде ул, җиде малай Муллык яулап сөендерсен... Чаң! - Камылкайдан кыймыл-каймыл,
Кес — маймыч (диалект).
3Туган ягым кешеләре. (Автор)
Җиде колын атлап китсен. Җылы яз аязлыгы өчен ир Иленә аттай хезмәт итсенШ Чаң! Чаң! Чаң!
Тимерчегә карагызчы, Иген-Идел бабагыз шул. Янында бер булу җитә Мәңге бакый сабак өчен. ...Тимерче карт Йөзкәй бабай Салып сабан телләренә — Кереп сабый йөрәгеңә «Дога» укый алачыкта!
Ниләр ишетеп кайтмадым; Алачык — гел җыру гына. Шушы көйне кем дә белә Имән-Ана җирлегендә:
— Көмеш Идел ярларында Алтын иген дулкынланыр. Кырык улым сал агызса, Алтмыш улым урак алыр. Агымсуның яры — басу, Аргы яры — урманнардыр. Алтын күзле игенчем бул! Суда нарат, атлар куар Көмеш күзле Иделчем бул!
Җиделәрем-җитмешләрем, Җимешләре җитә торыр! Җиделәрем җитмеш булып, Җиңүләргә үтә торыр. Таңда илнең милегенә Ие, җиде малай туган! ...Йөзкәй бабай җиңе белән, Җилкәдәге тире белән Җирдә җитмеш сабан юган. Җитен күлмәк киң иңбашта, Түбәтәе бии башта.
Тире тама кайнар ташка: Чаң кузгала — алачыктан. Ашып безнең башлар аша! Ташкынлый буразналарда, Агыйделдә боз кузгата. Барып керә урманнарга... Уралып һәр ябалдашка:
— Чаң! Чаң! Җирем, имин яшә!
— Кабул булсын теләгең! дип, Дөнья үзе Илгә дәшә