Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Күңелемдә яфрак яралар
Ык ярында басып тормас идем, Сагынмаган булсам талларны. Ник берсе дә чыкмый каршыларга, Кем күчергән моннан аларны?
Шул талларга яшьли бүләк иткән Хисләремә кемнәр кагылган?
— Бездән түгел, сора ул хакта син Дулкыннары тынмас агымнан.
Хисләрең дә,— диләр,— дулкыннарда Тирбәлмиме икән таңнарда... Дулкыннаргамыни,— мин аларны Сөйли идем бары талларга.
Ул таллар бит миңа иң-иң якын Сердәш иде сабый чагымнан.
— Исәннәрме?— диеп сорый идем, Җилләр иссә туган ягымнан.
Ә бер көнне җилләр әйтте миңа:
— Вакыт инде сиңа аңларга: Ык сулары түгел, Чулман-дәрья Үзе кага бүген ярларга.
Көймәләргә утырып, истәлекләр Эзләп йөрмә инде үткәннән. Талларыңны кочып, болынлыклар Су астында калды күптәннән.
Вакыт кыла барыбер үзенекен, Үтен-ялвар, телә-теләмә.
Бу тормышйы алга илтим дисәң, Кирәк аңа күпне түләргә.
Диңгезгә тиң олы су читендә Кармак салып утыра балалар. Ә талларым минем күңелемдә һаман әле яфрак яралар.
Сүзләр эзләп чыгам
Чыклар төшкән яшел аланнарга Чыгып китәм һәрбер иртәдә.
— Нәрсә югалттың соң анда,— диеп Авылдашлар тия теңкәгә.
Ник әйтмисең... Без дә эзләшербез һәм табарбыз... энә түгелдер.
Зыян итәр димә: тыңла'әле Дусларыңның ихлас сүзен бер...
Сездән яшерен серем бармыни соң, Дуслар һәрчак дуска сыеныр.
Тик шулай да минем бу җавабым Сезгә бераз гаҗәп тоелыр:
Юк, җыенмыйм, һич юк, аланнардан Кем өчендер гөлләр өзәргә.
Мин бит чыгам анда яңа җырлар Язар өчен сүзләр эзләргә.
Бер җырга да җитеп бетмәс кебек Моңа кадәр ишетеп белгәнем. Җиргә ятып тыңлыйм: колагыма Яшь үләннәр сөйли серләрен.
Тояк тавышлары ишетелә, Сабантуйда атлар узыша. Җанга якын бер өн килер сыман, Тузганаклар дәррәү тузгыса.
Гашыйк итәр өчен чишмәләр дә Өйрәнгәннәр оста хәйләгә: Челтер-челтер иткән тавышлары Иң ягымлы сүзгә әйләнә.
Туган җирнең сулышы күңелегезгә Иң якты җыр булып керсенгә,— Шушы авазларны бергә кушып Тыңлатырга телим мин сезгә.
Яңгырларың белән куандыр
И чыланыйм әле яңгырыңа, Миңа бүтән кирәк ни тагы...
И буялыйм әле тузаныңа, Шул ук яңгыр юа бит аны.
Чәчәкләр дә әле кайчан гына Күмелгәннәр иде тузанга. Хәзер әнә ничек елмаялар, Яңгырларың явып узганда.
Яңгыры да аның синеке шул, Тузаны да аның синеке.
Ихлас сөенәм, ярый әле, димен, Болар барысы туган җирнеке.
Ярый әле өлеш чыгарасың Яңгырыңнан миңа, карыңнан. Чит итмичә, шулай үз итүең Кыйммәтрәк миңа барыннан.
Йөрәгемдә бер ут сүнми яна, Син бит аны үзең дөрләткән, һичкайчан да сиңа үпкәләмәм, Булсам да мин бер кат күлмәктән:
— Әй, бигрәк тә юка киенгән,— дип Башкалардан мине аерма. Ышыкланып тора алмас димә Юл буенда үскән каенга.
һаман шулай кинәт китереп яуган Яңгырларың белән куандыр.
Синдә яуган нинди яңгырның да Шифасызы булмый торгандыр.
Арыш серкә очыра
Назлы җилләр йомшак үләннәрнең Башларыннан сыйпап торганда,— Арыш серкә очыра, карагызчы, Арыш серкә очыра кырларда.
Арыш серкә очыра... Тирә-якның Хозурлыгын гына күрсәнә: Юлларыма минем, әйтерсең лә, Куе ап-ак төтен түшәлә.
Игенче бит шушы мизгелләрне
Ел буена көтә зарыгып.
Кереп китсәм басу эчләренә, Эзем калыр инде ярылып.
Якташларым тиргәр:— Әйтче, нишләп Игеннәрнең кадерен белмисең? Сизмисеңме әллә, үзеңнең бит Ризыгыңны таптап йөрисең.
Тик бер башак кына өзеп алам — Кырдан ядкарь булып калсынга. Арышларым гафу итсен мине, Гаебем булса алар каршында.
Юк ла, алар миңа рәнҗемәсләр, Бер-бер гаеп табып узганнан. Серләребез уртак... Тормыш юлыбыз Башланган ич бер үк ызаннан.
.к у. v ю
17
Арыш серкә очыра... тагын күпме Ямь өстәлә туган ягыма!
Әллә шуңа микән монда минем Җырларым да җиңел языла.
Авылым кызларына
Матурларның матурлары, димим, Кемгә хаҗәт кысыр матурлык. Болай да бит сезне күрер өчен Атна саен йөгереп кайтырлык.
Әткәм нигезенә җиткәнче үк Сезнең яныгызга тукталам. Күз тимәсен берүк үзегезгә, Эшегезне күреп сокланам.
Терлекләргә азык тураганда Кулыгызга йокмый кулыгыз. Авылым кызлары, сез, кемгә охшап, Шундый җитез булып тудыгыз.
Гомерем буе сездәй тырышларга, Сездәй уңганнарга табындым. Карашларыгызда үзебезнең Әбкәйләрнең күрәм чалымын.
Ял белмәгән алар... Таңнан торып Ашыкканнар урак урырга.
Лаек алар үрдә — кыр түрендә һәйкәл булып басып торырга.
Сыер җигеп көлтә кертмәгәнме Нурфигыл һәм Зифа җиңгиләр... Хәзер генә никтер кайберәүләр Күбесенең кадерен белмиләр.
Җылы сүзләр таба алмыйлармы Шуларның соң күңелен эретерлек... Безнең бу заманда аларны бит Уч төбендә генә йөртерлек.
Йөзләренә карыйм текәлеп мин, Күпме сагыш, күпме моң анда. Теләкләре уртак һәркайсының, Өметләре уртак булганга:
— Язмыш мине туган туфрагымнан Аермасын соңгы сулышымда. Балаларым,— диләр,— оныкларым Үз бәхетен тапсын шушында.
Сеңелләрем, якты өметләре — Оныклары сез бит аларның. Сездә күрәм сабыр әбкәмнәрнең, Әнкәмнәрнең гомер дәвамын.
Кешеләрдәге бөтен яхшылыкны Сез алгансыз алар күңеленнән. Хисләрегез, җырга әверелеп, Киләчәккә күчә бүгеннән.
Исемлектә кайда булсаң да
Бәхет саный идем Минзәләнең Бер малае булып калуны.
Элеккеге Чаллы төбәгенә Күчергәннәр безнең авылны.
Янәшәсен болай янәшә дә, Юллары да таныш күптәннән... Урталыкта яткан Калмаш аша Тәпи-тәпи минме үтмәгән?!
Чишмәсеннән минме Гәрдәленең Су эчмәгән эссе көннәрдә?!
«КамАЗ» сулышын минме тоймаган соң Орловкага килеп кергәндә?!
Бер уйласаң, элек-электән үк Бөтенесе якын җаныма.
Тик шулай да никтер күңелем һаман Минзәләгә ныграк табына.
Малай чактан таныш урамнары Ничек инде чыксын исеңнән...
Әйтә күрмәгез сез:—Бүгеннән,— дип,— Ул тарафка юлың киселгән.
Юккамыни, күңел шайтан, диләр, Аңласаң да.нихәл итәсең: Минзәләнең такыр юлларыннан Килә һаман җәяү үтәсем.
Шул юлларда туган тәүге җырым, Шул юлларда булган дәвамы. Юксынулы йөрәк үзенә соң Башка җирдә дәва табамы?!
Йөрәкне бит күчереп куеп булмый, Бер үк төштә аның урыны...
Яңа җирдә яңа кешеләргә Күнегүе җиңел булырмы...
Туган авылым, мондый чакта тагын Сиңа дәшми, кемгә дәшәсең. Карталарда чигең үзгәрсә дә. Әүвәлгечә матур яшә син!
Исемлектә кайда булсаң да буд Җырсыз гына мине тилмертмә. Минзәләме, Тукай районымы — Җырым минем бер үк җирлектә.