Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Яхшылык
Кешеләргә без яхшылык эшлик!
Эшләмәсәк — гарьлек.
Тик яхшылык эшләү җиңел түгел, Ул — зур фидакарьлек!
Яшәү безгә авыр булыр иде Яхшылыктан башка.
Шуңа күрә яхшылыкны эшлик Без үзебез башта.
Ятмыйк көтеп яхшылыкны безгә
Эшләр диеп кемдер.
Яхшылыклар эшлик! Җаным, син дә Үз-үзеңне күндер!
Шунда гына канәгатьлек хисе Алыр сине биләп, һәм үзеңнең КЕШЕ икәнеңне Син тоярсың кинәт!
Моның шулай икәнлеген күпләр
Яхшы аңлый аны.
Тик барыбер яхшылыкны һәркем
Эшли алмый аны.
Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ, Бу заманда бигрәк.
...Яхшылыкны эшләү җиңел түгел, Ә эшләргә кирәк!
Сиңа җырлар язмыйм инде
«Миңа җырлар язмыйсың»,— дип Үпкәлисең һаман.
Мин әле дә элек язган
Җырларымда янам:
Хисләрем — шул ук. Аларны
Мин яңартам гына...
Сиңа җырлар язмыйм инде,— ч
Тик яратам гына.
Каурый белән...
Тукайның шигырьләренә Мәңгелек язган икән! Ул үзенең шигырьләрен Ни белән язган икән?
Былбыл каурые беләндер, Былбыл каурые белән...
Туфан шигырьләрендәге Яктылык яздан микән? Ул үзенең шигырьләрен Ни белән язган икән?
Аккош каурые беләндер, Аккош каурые белән...
Җәлилнең күпме шигыре Язылмый калган икән?
Ул үзенең шигырьләрен
Ни белән язган икән?
Бөркет каурые беләндер, Бөркет каурые белән...
Сәер уйлар
Кинәттән генә башыма
Сәер уйлар төште:
— Кемнәр ничек дәвам итәр Без башлаган эшне?
Без яшәрбез дә китәрбез — Ниләр калыр бездән?
Кемнәр йөрер, йөрерләрме Без калдырган эздән?
Кемнәр җырлар, җырларлармы
Без калдырган җырны?
Ничегрәк искә алырлар
Без яшәгән чорны?
Кемнәр булыр, нинди булыр Без калдырган токым?
Киләчәккә кем тапшырыр Безнең токым утын?
Кемнәрне кызыксындырыр Без калдырган исем?
...Шушы хакта уйланганың Бармы синең, кешем?
Соңгы яфраклар
Яфракларның күчеш чоры — Күктән җиргә, туган җиргә. Үпкәләре — көзгә түгел, Ә үзләрен куган җилгә.
Инде ничә кабатлана, Ел да шулай канатлана Көзнең алтын яфраклары, Көзнең салкын яфраклары.
Ахыргы кат тирбәләләр, Очыналар, талпыналар. Кинәт җанны өтеп ала — Әйтерсең лә, ялкын алар!
Бөтерелә, бөтерелә
Бер сүнә дә бер терелә Көзнең моңлы яфраклары, Көзнең соңгы яфраклары.
Бер яфраксыз кала инде Көзге дөнья, көзге күңел. Хәер, сары ул яфраклар Кышкы инде, көзге түгел.
Гүя ялгыз кошлар алар, Ничек кенә кышлар алар — Кышның туңган яфраклары, Карлар кунган яфраклары.
Алтынга мактау
Бөтен әхлак кануннарын бозып, Шигырь язам алтын хакында мин. Алтын чынлап макталырга хаклы — Мактау җырлыйм бүген алтынга мин!
Мактау җырлыйм — дөньядагы барлык Кара, ак һәм яшел алтыннарга. Әнкәй кебек алтын алкаларсыз Күп балалы алтын хатыннарга.
Алтын йөзек киеп карамаган Хатыннарның алтын кулларына.
Мактау җырлыйм — алтын кояшыма, Туган җирнең алтын кырларына.
Алтын кырларыма алтын икмәк Үстерүче алтын кешеләргә.
Мактау җырлыйм — ындыр табагында Шыбырдашкан алтын көшелләргә.
Мактау җырлыйм — Туган илебезнең Бәрәкәтле алтын көзләренә. Акыл иясенең безгә диеп Иҗат иткән алтын сүзләренә.
Мактау җырлыйм — алтын хәреф белән
Язып куйган алтын исемнәргә:
Бөек яуда һәлак булганнарга, Яу кырыннан кайткан исәннәргә.
Үзебез дә булыйк алтын кебек!
Кемгә кирәк алтын түгелебез?
Мактау җырлыйм бүген сезгә дә мин — Алтын булса гына күңелегез!
Сезгә минем алтын теләкләрем — Алтын булсын сезнең кәләшегез! Кызларыгыз булса, сез бары тик Алтын егетләргә ярәшегез!
Алтын чәчле кызлар үстерегез!
Кыен чактан тик көлегез генә, һәм яшәгез алтын туйга кадәр! Ә алтынга...
төкерегез генә!
Туган телемә
Асыл сүзләреңне, туган телем, Биреп торчы миңа азга гына. Бөтенләйгә түгел — вакытлыча, Тик җитәрлек гомер азагыма.
Синнән алган һәрбер сүземне мин Күз карасы төсле саклар идем. Ул сүзләрнең затлыларын сайлап, Дога итеп кенә ятлар идем.
Ул сүзләрне җырга әйләндергәч, Мин кайтарып сиңа бирәчәкмен. Исраф булмас ул сүзләрең миндә, Җыры булыр алар киләчәкнең.
Әйтә алмыйм әле — ул сүзләрдән Аз булса да дөнья үзгәрерме?
Тик югалтмам, туган телем, синнән Алып торган асыл сүзләремне!
Яктылык
Бүген көнгә әйләнде төн — Үзгәртергә инде соң. Тәрәзәң калды яктырып. Ул яктылык — синең сын! Яктыртты бөтен дөньяны Синнән төшкән яктылык. Төн уртасын — беренче кат Каплап алды ак тынлык.
Югалды урам утлары, Йолдызлар тынып калды. Синнән төшкән яктылыктан Алар да тоныкланды. Якты төн. Озатты мине Бөтен тирә-як тынып. Балкып калды Моңа чаклы Мин белмәгән яктылык. Буш ОЯ Буш оя. Шундый тын — Ә җилгә барыбер — Эче дә, тышы да. Оялый... оялмый. Үч иткән шикелле Кырысрак кышы да. Тын. Тып-тын. Тып-тынлык. Буш бакча. Кыш. Оя. Ничәнче ел инде Ялгызы салкыннан Җансыз бу буш оя. Дерелди буш оя. Югалган кошчыгын Көтәдер кошоя. Мин сине җылыта Алмам шул — Хуҗасыз ояга Хуш, Оя! Жил генә оялый. 4Канат асты Җылыдыр ул Тик очулар Канат асты. Тимәс сиңа, Ул бәхетләр Тик онытма — Бар бит әле Килмәс сиңа — Канатларны Сине күптән Канатасы! Канат басты! Рәхәттер ул Канат асты...
Сандугачлар язын туа
Әллә күңел сандугачлар Сайравыннан тулды микән? Моңландыра. Сандугачлар Әллә бүген туды микән?
Сандугачлар туган көнне Мине никтер моңнар баса. Нәрсә булыр иде — әгәр Сандугач та моңланмаса? Ярый әле сандугач бар! Юк аларның тынганы да. Сандугачлар язын туа, Язын туа — моңнары да.
Кай.чан үлә? Ничек инде?! Колак сал җыр куагына! Сандугачлар үләмени?! Сандугачлар туа гына!
1983—1984.