Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Яшенле төндә
Яшен, кабыналмаган учак төсле,
Бер яна, бер сүнә:
Әле балкып китә җирнең өсте,
Әле төнгә дүнә.
Зевс үзенең күген күкрәткәндә, Хозыр айкый камчы:
Ут сүндереп йөри микән әллә,— Коела миллиард тамчы.
Хозыр-Ильяс белән Зевс күктә Тартышалар имеш.
Ни кадәрле тартышмасын, күптән
Икесенең бер эш:
Икесе дә коя яңгырларын Җиргә-игенлеккә.
Яшеннәрне, күкләр даңгырдавын Юрыйк иминлеккә.
Дипломатлар да нәкъ шулай булсын, Бәхәстән тәм тапсын:
Күктәй күкрәп, әйдә, нәгърә орсын, Яшен булып атсын;
Янгын булып кабынмасын гына,
Койсын изге яңгыр.
Җиһан халкы, тезгенне ал кулга,— Җирне исән калдыр!
1983
Кырын карап
Кояш чыга кырын карап тәрәзәмә:
Корт иле бал җыя ахры кәрәзенә, Гөжләп тора, чәчәкләрдә балкый чыклар, Чыр-чу килә сыерчыклар да чыпчыклар...
Гаҗәп матур дөнья! Кырын караса да...
Ул сизми дә, җанга күпме яра сала: Яралардан чыныгып, янып-көеп яшә, Шулай яшәү җанны гүзәллеккә дәшә.
Баксаң һәрни яшәгәндә кирәк икән, Фәкать бәхет кенә җирдә сирәк икән... Белми кеше сирәк бәхетнең дә кадерен, Борчымаса күп яралар йөрәк-бәгърен.
Йөз чытмадым язмышыма кырын карап, Посарга җай эзләмәдем борылгалап, Халкым белән тоташ кыя булганга мин — Ни булса да какшамаслык булды зәмин!
Кызлар гына үрти хәзер кырын карап;
Зур кояштан китеп алып алтын тарак Бирсәң иде шул кызларның кулларына! — Шатлансыннар әйдә бәхет нурларына
һәм әйтсеннәр әйдә: «Әллә бу саташа?!.»
Юк, саташу түгел, карыйм кояш аша: Энҗе чыклар бизәсеннәр иртәгезне, Мин гел сөйдем сезнең назны, иркәгезне.
Кашлар — җәя. керфекләр -— ук сезнең, шуклар, Уятсыннар һаман күңелне шул уклар: Хәят чишмәм әйләнмәсен бер дә бозга, Сезнең матурлыкка карап кызыга-кызыга.
Ачык тәрәзәмнән кояш чыгышын күрәм, Кояш белән бергә балкыйм, күтәреләм. Җир караткан көнгә күңел тәрәзәмне, Гүя шуңа дөнья белән мин дә мәңге!
1983
Монгол аты
Бала чакта мин бәйгеләр күрдем!
Сикереп менә идем ияргә: Өлгералмый иде атым-күңелем Тояклары җиргә тияргә.
Чегәннәрдән бер ат сатып алдык,— Колагирем әле дә исемдә, Яшәп булсын имеш, хәйран калдык, Шул кадәрле ядрә тисен дә:
Чүпли идек — муены тулы кургаш, Борчак булып баткан, сибелгән,— Исән кайткан бит-әй шул тинтәк баш Төнге «ауга» киткән җиреннән...
Мин дә киттем, ләкин башка «ауга» Кырык беренче елның көзендә,
Илем белән каршы чыктым яуга, Нәфрәт, өмет иде күземдә.
Нинди генә хәлләр булмый монда! Атышларның тыныч чагында Чакырттылар штаб батальонга; Юлда бер ат йөри чабында,
Монгол аты, пони дисәң — зуррак, Асау күренә — йома колагын...
Үтеп барган булып тезгеннән «һап!» — Тотып алдым дала кунагын.
Карулашкан була; сикереп менгәч Каулау-фәлән бер дә көтмәде, Аякларым җиргә тияр-тимәс, Алып очты, исе китмәде.
Кем белән бит шаяртмакчы, тапкан!
Чабып барган көйгә ялтара,— Татар-монгол дигән тарих таккан Безнең исем гүя ят аңа.
Тынды малкай, кыланмады юкка. Тынар дидем бер көн даулар да: Без кидергән тимер авызлыкка Буйсынырлар әле яулар да!
Буйсындылар! Ә мин һаман атта.
Кырык еллык иминчелектә Җитмешләрдән уздым, тыныч чакта Яшәп була икән ничек тә.
1984
Кинҗә 1
Нарасыйда казакъ иле мәкян бирде, Еллар узды, акын диеп чапан бирде, Картлыгымда җырларымны нәшер итеп, Ил күзендә абруй бирде вә дан бирде.
Андый бәхет бик үк килми бүтәннәргә. Казанда да гөлләрем күп түтәлләрдә! Рәхмәт инде сезгә, дуслар, Идел-йортның Изге йөген күтәргәнне күтәргәнгә.
Үз халкым дип көйдем, сөйдем Казанымны, Мин Иделдән ауласам да яэарымны, Ала-Таудан яшәсәм дә еракларда Онытмадым киң күңелле казагымны.
И дивана да мин, уйлыйм, китә исләр,— Далаларым миннән калса имеш нишләр?!.
Кинҗә— гаиләдә кече бала.
Шушы илнең бер үз иткән кинҗәсемен, Ничек итеп суынсын ди җылы хисләр!
Йөргәнем бар кымыз эчеп кызма гына, Тәмам төшеп дастаннарның тозагына, Айлы төндә алты бакан 1 атынганда Гашыйк булып сылу казакъ кызларына.
И мөкатдәс зәңгәр хыял далалары!
Еш кузгала татлы йөрәк яралары: Атка менеп җилләр белән ярышканда Без булганбыз икән әкият балалары!..
Күкләреңдә мин йолдызлар җемен беләм, Күкрәгеңдә күкрәп үстем җылың белән. Акыннарның әйтешенә тыйнаклык хас,— Төгәллимен җырымны үз җырың белән:
«Әнә ерак тау башыннан күч киләде, Күч артыннан бер тайлак 2 буш киләде; Төшкәндә син исемә, хәйран илем, Мөлдерәп ике күздән яшь киләде...»
Эзоп теле
ЭЛЕГИЯ
Төн. Тышта якты. Түшәктән торам; И быелгы кыш — ни кар. ни буран. Тәрәздән карыйм: күктә Ай гына, Саргайган ул да гел яктыртудан...
Минем күк ул да тын, япа-ялгыз: Янда ни җиңги, ни шаян балдыз... Нурлы булса да йөзләре моңлы: Исәпкә бар да, калдым ди сансыз.
Дәстерхан япкан өстәлдә шәраб, Җамнар мөлдерәп торалар карап;
' Алты бакан — таган ' Тайлак — яшь дөя.
Телен ачкан Эзоп җанварларның, Кинаягә азык күренсә.
Эзоп теле белән язганнарым Төрле җәнлек булып терелсә,
Керсә әгәр халык йөрәгенә, Яманнарга нәфрәт уятып,— Мин үкенмәс идем йөргәнемә Кулларымда каләм уйнатып.
Ни җил,
Бер шаян, бер усал Эзоп теле: Ничек язсаң да СИН җаваплы! - һәр хак сүзнең җирдә кала өне, Кешеләргә булса яраклы.
Эзопка соң, ярлы акыллыга Әллә ансат булган дисезме?!. Язмыш саран булган алтынына, Ләкин биргән үлмәс исемне.
1984-
ни буран
Мине үртәпме Ай кызы Зөһрә Кылана күктә йолдызлар санап
Кемне көтәмдер, күз алмыйм юлдан, Бер җан иясе Тып-тыныч урам...
Чү, кинәт чаттан килеп чыгар күк; Ләкин күңелдә ни җил, ни буран...
1984
Каратургай1
Картиргай.
Очтың зурга й-й. \
Ьичара. чырылдадың җирга кунман'
/■нек каэакъ акыны Лкан сире
Киң далалар буйлап, атын каулап,
Акан чыккан иртә таңнарда, Җыры белән күңелләрне аулап, Кошы белән төлке ауларга.
Җирән-чичән кебек чая иргә Үчеккәннәр данга комарлар. Кул салганнар туйда Колагиргә 3— Чабышкының юлын буганнар...
Буалмаган биләр тик ир юлын, Шагыйрь Акан калган мәйданда; Тыялмаган язмыш дала улын, Ул ант иткән мәңге сайрарга!
Ярышлардан Колагиргә килгән Бүләкләрне, төрле тарафтан, Уртаклашып ярлы-ябык белән Хатом-Тайдай илгә тараткан.
Акан сире дип йөрткәннәр аны:
Халык ягына баскан бизмәнгә,
Халык моңын, сагышын, халык зарын Җырга мәрҗән итеп тезгәнгә.
Бәхетсезлек гел корса да тозак, Ул җырлаган бәхет турында,— Көн килер дип өметләнгән озак... Әнә бүген аның кулында
Тагын ау бөркете — иске дусты, Ул яраксыз инде сунарга: Картлыгыннан сукырайган кошны Чыгарган тик һава суларга.
Каратургай дигән кушаматка Кыран бөркет күптән күнеккән. Шонкарлыклар калган инде артта, — Азат инде ул күн бүректән...
2Каратургай—сыерчык. Шагыйрь үз бөркетен шулай атаган.
3 Зурга — көчкә. Казакъча.
Колагир — шагыйрьнең чабышкысы
4 Күн бүрек — томага — ау кошының күзләрен лә Кошны ауга очырганда гына салдырыла.
каплар
Акан җырлый, бөркет тыңлап бара, Шул кадәрле уртак уйлары Каратургай канат җилпеп ала.
Шагыйрь сыкрый Язмыш уйнавы
Җан тетрәтә,—шуннан җырлар туып Немкә хисләр кылдай тартыла Якты яшьлек баеган кояш булып Төшкән инде офык артына
Корамса диләр атамны, Акан диләр атымны. Каратургай — шоңкарым, Колагирем — толпарым, Без өчәү бергә идек, Ауларда йөргән идек Колагирем колады — Чукмар екты поракны Җан ачынды, тынмады, Гомер буе җылатты... Атсыз батыр яу чапмас, Күзсез бөркеТ ау тапмас Күзнең күреме беткән, Көннең күреге 1 беткән Җир яшел түгел инде, Караңгы күгең инде, Караңгы уңың-сулың, Киселде, шоңкар, юлың. И-һе-һей, Каратургай! Киселде шоңкар, юлың
Җырлаган ди шулай Акан сире, Тараткан ди җилләр ул көйне Бәрәкәткә тулсын иде җире, Иминлектә булсын киң иле!
Кош талпынган кинәт, әсәрләнгән, Биек күккә килгән менәсе Элеккедәй киереп канат җәйгән,— Язмышыннан килгән көләсе Күтәрелген бөркет болытларга Каратургай булып бөтерелеп.
Карап калган кешеләр карт шоңкарга Сокланып һәм шиккә өртелеп.
Акан тойган үзенең картлыгын да Кинәт шушы бөркет хәлендә: Ул сискәнеп киткән кара шомга, Боз чымырдап үткән тәнендә Акан сизгән Каратургай уен, Яшьләр тәгәрәп төшкән күзеннән Кылыйм дисә горурлык үз туен Калмый икән катрә түземнән Горур җанга яшәү ник зарланып? Киртә бармы рухы көчлегә! — Кара яшен булып йомарланып Төшкән бөркет ташлар өстенә
'983