СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТУРЫНДА
омск дәүләт университеты галиме, тарихчы-этнограф Н. А. Томилов Себер татарлары тарихын, материаль һәм рухи культурасын өйрәнү өлкәсендә озак еллар буе нәтиҗәле эшләп килә. Галимнең 1983 елда дөнья күргән чираттагы монографиясе дә аның бу өлкәдәге яңа бер казанышы Очерклар сериясе рәвешендә язылган бу хезмәттә Томск, Кемерово, Новосибирск өлкәләрендә яшәп, фәнни әдәбиятта Томск татарлары дип аталучы эуштиннар, чатлар, калмаклар тарихының моңа хәтле аз өйрәнелгән мәсьәләләре яктыртылган.
Хезмәт үзәк һәм җирле архивларда тупланган гаять күп санлы беренче кул чыганакларга нигезләнеп язылган. Китап авторы җитәкчелегендә 1969-1979 елларда Кемерово, Новосибирск һәм Томск өлкәләренә оештырылган экспедиция материаллары биредә беренче талкыр фәнни әйләнешкә кертелгән. 1969—1970 елларда Томск татарлары арасында үткәрелгән ике этносоциологик анкеталаштыру материаллары һәм татар гаиләләрендә массовый төстә языл алынган шәҗәрәләр, ягъни нәсел язулары аеруча фәнни кыйммәткә ия. Алар Томск татарларының килеп чыгышын, этник составын өйрәнгәндә төп чыганакларның мөһим бер өлешен тәшкил итәләр
Монография кереш өлештән, биш бүлектән, йомгаклау һәм фольклор язмаларын эченә алган кушымтадан гыйбарәт.
Китап автор тарафыннан тикшерелә торган чорда Томск татарларының урнашуы, аларның саны һәм этник составын тикшерүгә багышланган очерк белән ачылып китә. Бу бүлектә автор элегрәк дөнья күргән хезмәтләрендә яктыртылган Көнбатыш Себер тигезлегендәге төрки халыкларның XVI гасыр ахырыннан алып XIX гасырның беренче чирегенә кадәр чорда эт- ник-тарихи үсеше мәсьәләсен тикшерүен дәвам итә. Монографиянең икенче һәм өченче бүлекләрендә Томск татарларының революциягә кадәр һәм совет чорында гаилә көнкүреше һәм йолалары тасвирлана.
Этнографик әдәбиятта беренче буларак, Н. А. Томилов татар халкының бу этник төркеменең бала туу. туй һәм күмү белән бәйләнгән йолаларын тасвирлый. Бу уңайдан автор Томск татарлары йолаларын Себер татарларының башка төркемнәрендәге шундый ук йолалар белән чагыштыра һәм
Томилов Н. А. Очерки этнографии тюркского населения Томского Приобъя (Этническая история и дуюяиая кулятуре) Томск. 1983 алардагы аерымлыкларны күрсәтеп үтә. Мондый үзгәлекләрнең барлыкка килүен автор Томск татарларының бу төбәктәге башка халыклар белән озак елларга сузылган тарихи багланышларыннан чыгып аң-
Китапның җыйнак кына күләмле дүртенче бүлеген дә кызыксынып укыйсың. Ул бу төбәктәге татарларның иҗтимагый көнкүрешен, халык һәм дини бәйрәмнәрен тасвирлауга багышланган. XIX йөз ахыры — XX йөзнең башындагы татар җәмәгатенең (община) асылын ачыклап, автор конкрет мисалларда Томск татар авылларындагы җәмәгать мөнәсәбәтләрен тасвирлый. Шулай ук бу бүлектә сабантуй, кайбер дини бәйрәмнәр, төрле милли уеннар турында да шактый кызыклы мәгълүматлар китерелә, аларның иҗтимагый әһәмияте күрсәтелә.
Рухи культура мәсьәләләрен яктыртуга багышланган бишенче бүлек XIX йөз ахырында һәм XX йөз башында Томск татарларында мәгариф һәм мәгърифәтнең торышына кыскача характеристика бирү белән башланып китә. Автор XIX йөз ахырларында Томск шәһәре тирәсендәге татар авылларында мәктәпләр ачыла башлавын билгеләп үтә. Хезмәтнең бу бүлегендә төп игътибар 20 нче еллардан алып безнең көннәргә кадәрге чорда Томск татарлары арасында халык мәгарифе, формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик куль-тураның үсеше мәсьәләләрен тикшерүгә юнәлтелгән. Бүлек авылларда башлангыч һәм җидееллык татар мәктәпләре оештырылу. Томскида татар мәктәпләре өчен укытучылар хәзерләүче махсус уку йортлары ачылу турында фактик материалларга бик бай.
Анализлана торган китапта Томск татар-ларының хәзерге вакыттагы культурасын, халык мәгарифе торышын яктырткан мате-риаллар аеруча игътибарны җәлеп итә. Бай фактик мәгълүматларга таянып, автор совет чорында Томск татарларының белем дәрәҗәсе үсүен ышандырырлык дәлилләр белән күрсәтә алган. ’
Хезмәттә Томск татарларының халык иҗатына гомуми характеристика бирелгән, аларның күп кенә яңа үрнәкләре фәнни әйләнешкә кертелгән. Себер татарларының халык иҗатын өйрәнү тарихына ясалган кыскача экскурс та авторның уңышы дип саналырга хаклы. Н. А. Томилов кайбер риваять, бәетләрнең реаль тарихи вакыйгалар белән бәйләнешен эзлекле рәвештә өйрәнгән. Мәсәлән, Томск татарларының бер этнографик төркеме булган калмакларның риваятьләрендә аларның борынгы бабалары көньяктагы районнардан хәзерге җирләргә
Т
күчеп килүе, татарларның Рус дәүләтенә кушылулары һ. б. турында сейләнә Монографиядә билгеләп үтелгәнчә, кайбер риваятьләрдә Ермак. Күчем хан, Тоян, Басамдай һ. б. тарихи шәхесләр турында мәгълүматлар бар. Томск татарлары халык иҗатым чагыштырып анализлауга нигезләнеп. Н. А. Томилов аларда казан татарларыннан, руслардан һем Урта Азия халыкларыннан алынган элементлар булуын да ачыклый. Бу як халкы казан татарларының «Сак-Сок» бәетен, русларның Казанны алулары, Пугачев восстаниесе һ. 6. вакыйгалар турындагы риваятьләрен үзләштергәннәр. Себергә күчеп килгән Идел буе татарларыннан җирле халыкларның мифологиясенә «урман сарыгы» шүрәле һәм су анасы турындагы сюжетлар, хәйләкәр Шомбай турындагы әкиятләр дә үтеп кергән
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Томск татарлары Идел буендагы ^сердәшләреннән халык авыз иҗаты үрнәкләрен генә түгел, ә туй йолаларының кайбер элементларын да кабул иткәннәр Мәсәлән, аларда казан татар-ларындагы кебек үк туйда чәк-чәк бүләк итү гадәте булган, кәләш йортында бу ашамлыкны кияүнең якын туганнарына, ә кияү йортында исә киресенчә — кәләшнең туганнарына бүләк иткәннәр.
Бу бүлектә шулай ук борынгы туй. мәхәббәт, йола, бишек җырларыннан өзекләр тәрҗемә итеп бирелгән.
Томск татарлары халык иҗатының совет чорына караган үрнәкләрен тикшергәндә, автор аларның яңа социаль эчтәлек белән тулылануын һәм күршедәге руслардан кайбер фольклор сюжетлары алу хисабына баюын билгеләп үтә- Автор тарафыннан китерелгән үрнәкләрдән күренгәнчә, хәзерге заман Томск татар җырларында, илебезнең башка тугандаш халыкларының җырларындагы кебек үк, Ленин, партия, халыклар дуслыгы, социалистик Ватанга мәхәббәт турында җырлана
Кыска җырлар арасында исә элеккеге кебек үк мәхәббәт җырлары зур урын алып тора.
Томск татарларының дини карашларына багышланган бүлектә ислам диненә кадәр булган ышанулар (шаманизмһ. б ). аларның калдыклары турында сүз алып барыла. Автор Томск татарлары ышануларындагы әлеге үзенчәлекне Себер татарларының башка төркемнәрендә булган характерлы ышанулар белән чагыштырып, аларның кайбер аерымлыкларын күрсәтергә омтыла. Мәсәлән тикшерелә торган чорда Томск татарлары үзләренең агач потларын өи түбәсенә беркетеп куя торган булганнар һәм аларны бу йортта яшәүче кешеләрне үз канаты астына алучы, ягъни яклаучы дип исәпләгәннәр. Кайбер төбәкләрдә җирле татарлар табына торган потларына махсус «тораклар» да салганнар. Томск татарларының ышануларындагы тотемизм калдыкларын, ягъни борынгы кешеләрнең ниндидер хайван яки үсемлек белән булган кардәшлегенә ышану, әлеге хайван яки үсемлекне олылау эзләрен автор коймаларга ат башы сөякләре элеп куюда, кайбер кош-корт һәм җәнлекләрне үтерүне тыюда күрә.
Монографиягә кушымта ител бирелгән «Фольклор язмалары» да зур кызыксыну тудыра. Анда урын алган халык авыз иҗаты үрнәкләренең фәнни кыйммәте шунда ки, алар мәгълүм күләмдә бу төбәктәге татарларның аерым этник төркемнәренең килеп чыгышын, аларның шөгыльләре, гаилә һәм җәмәгать мөнәсәбәтләрен күзалларга мөмкинлек бирәләр. ,
Рецензияләнә торган китап аерым кимчелекләрдән дә азат түгел. Мәсәлән, авторның XIX—XX гасыр башларында Томск татарлары мәетләргә кием кидергәннәр, ә аларның этнографик бер төркеме булган эуштиннар исә мәетләрне кабердә утырткан килеш күмгәннәр дип раславы шик тудыра. Чөнки XIX, бигрәк тә XX гасыр башында ислам дине Томск татарлары — эуштиннар. чатлар, калмаклар — арасында киң таралыш тапкан иде инде. Шуңа күрә бар җиргә дә борын төртергә яратучы мөселман руханилары шәригать кануннарын бу рәвешчә бозуга юл куймаганнардыр, әлбәттә. Монографиядә Томск татарларының гаять зур фәнни кыйммәткә ия булган халык авыз иҗаты үрнәкләре дә урын алган, дидек. Ләкин русчага юлын-юлга тәрҗемә итеп бирелгән бу үрнәкләрнең кайберләре милли колоритын югалткан.
Китапта, шулай ук, аерым фактик төгәл-сезлекләр дә очрый. Мәсәлән, автор 1924 елда Томскида Себер төрки-татар педагогия институты ачыла дип раслый. Ләкин бу вакытта Томскида төрки-татар педагогия техникумы ачыла (кара: «Азат Себер». 1923, 14 октябрь) һәм ул Бөек Ватан сугышына кадәр ук педагогия училищесы итеп үзгәртелә. Китапта татар сүзләрен һәм терминнарын бирүдә дә кайбер төгәлсезлекләр киткән.
Әлбәттә, югарыда искә алынган кимчелекләр генә хезмәтнең гыйльми кыйммәтен киметмиләр. Бу хезмәт галимнең этнография фәненә керткән яңа зур өлеше булып бәяләнергә хаклы.
Фоат ВӘЛИЕВ.
тарих фәннәре кандидаты
София ИСХАКОВА.
филология фәннәре кандидаты