Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОЛЫ ЮЛДАН


ГАРИФ АХУНОВКА — 60 ЯШЬ
Ул әдәбияттагы беренче адымнарыннан ук иҗатын җәмәгать эшчәнлеге белән тыгыз бәйләде. Г. Ахунов республика Язучылар союзының Әлмәт бүлеген оештыручы булды, аннан соң «Казан утлары» журналының җаваплы редакторы, Татарстан Язучы-лар союзы идарәсе председателе һәм секретаре сыйфатында хәзерге татар әдәби хәрәкәтен оештыруда актив катнашты. Г. Ахунов СССР һәм РСФСР Язучылар союзы идарәләре секретаре буларак илебезнең әдәби тормышында да якыннан катнёшып килде. Ул партиянең XXV һәм XXVI съездлары делегаты, тугызынчы һәм унынчы чакырылыш ^СССР Верховный Советы депутаты була. СССР Верховный Советы делегацияләре составында һиндстанда, Нигериядә һәм Бельгиядә булып кайта. Г. Ахуновның шундый иҗтимагый активлыгы аның иҗатына зур йогынты ясый. Баштан ук ул тормыш турында тормыштан чыгып язарга тырыша, иҗатының тормышчанлыгы турында кайгырта. 1959 елда дөнья күргән беренче җыентыгында ук яшь автор үзе күргән һәм белгәннәр турында гына язарга теләвен белдерә. Җыентык очерк һәм хикәяләрдән тора. Аларда хәзерге авылның һәм эшчеләр сыйныфының алдынгы вәкилләре, эшчән һәм тырыш кешеләре сурәтләнә. Болар хакында автор җыйнак итеп, тормышчан фактларга һәм детальләргә нигезләнеп сүз алып бара. Шул рәвешле сурәтләнгән эшчән һәм булдыклы колхоз председательләре Хазбулат Сираҗиев («Хазбулатның яңа гадәтләре»), Әхмәдиев («Яңа хуҗа»), авылда төзелеш бригадасы җитәкчесе Миңлегали абзый («Инженер»), балык үрчетүче Нигамь («Күлләр»), бораулау остасы Закир Гарипов («Закир абзый бригадасы»), маляр кыз Әсмагёл («Әсмагөл») образлары хәтергә кереп кала. Биредә автор башлыча геройларының хезмәткә мөнәсәбәте белән кызыксына һәм аларның эшчәнлек сыйфатларын ачуга басым ясый. Шул ук вакытта Г. Ахунов үзенең хикәяләрендә каршылыклырак язмышларга, геройны эчке үсеш-яңарышта тасвирлауга да дикъкать итә. Бу яктан аның «Соңарып килгән бәхет» хикәясе кызыклы. «Егерме ел буена дөньяның иң мәшһүр биючеләрен узып китәм» дип хыялланган, ләкин теләгенә ирешә алмаган, ә кырыкның өске ягына чыккач, баштагы хыялларына кул селтәп, педагоглыкка күчкән Собханкулов турында бара анда сүз.
Автор героиның, олыгая төшкәч, ничек итеп беренче мәртәбә үз эшеннән рухи канәгатьлек табуын күрсәтә Нефтьчеләр каласындагы зур киңәшмәдә катнашучылар өчен биреләчәк үзешчәннәр концертын әзерләүгә Собханкулов башта бер дә күңел бирмичә, бары югарыдан кушканга гына алына. Ә инде эшкә тотынгач, мавыгып китә һәм соңыннан тырышлыгының бик күңелле нәтиҗә бирүен күргәч, һичкайчан булмаганча шатлана, «бик соң килгән бәхеткә» ирешүен аңлый
Хикәя жанрына Г Ахунов иҗатының башлангыч чорында күбрәк игьтибар итә. Бу эшчәнлек билгеле бер дәрәҗәдә авторга тагын да колачлырак иҗатка күчү өчен тәҗрибә һәм көч тупларга ярдәм итте. Яшь автор бераздан күләмле формаларда — повестьта һәм романда — эшләр өчен үзендә дәрт һәм дәрман барлыгын аңлый. Аның иҗат йөзе дә шушы формаларда тулырак ачылды Университетта укыганда күргән-кичергәннәренә нигезләнеп, ул 1955 елда беренче күләмле әсәрен — «Яшьлек яме» повестен тәмамлый. Студент елларының кайнар эзеннән яшьлек дәрте белән язылуы сәбәпле, әсәрдә дөньяга лирик-эмоциональ караш көчле. Студентлар тормышын, яшьтәш геройларның уй-кичерешләрен автор бик якын күреп, күңел җылылыгы белән тасвирлый. Шулай да яшьлек романтикасын чагылдыру аның төп максаты түгел иде Әсәренең идеясен Г. Ахунов соңрак болай аңлатты: «Яшьлекнең яме нәрсәдә? Хыялланып яши белүдә. Яшьлектә кешенең матди байлыгы булмый, аның бердәнбер хәзинәсе — күңел байлыгы, намусы. Әнә шул намусны яшьтән үк саклый белсәң, хезмәтне юлдаш итеп алсаң — бәхет синнән ерак йөрми» Әйе. повесть үзәгендә яшь чакта, мөстәкыйль тормыш юлына аяк басканда кеше алдына үзгә бер җитдилек белән куела торган «ни өчен һәм ничек яшәү» мәсьәләсе Төп геройлар — студентлар Таһир, Гөлнур һәм Айрат шушы мәсьәләгә мөнәсәбәттә сурәтләнәләр Аларның яшәү рәвешен, дөньяга карашларын автор үсеш-хәрәкәттә ача алган. Бу яктан Айрат образы аеруча отышлы күренә. Башта ул укучы алдына бик булдыклы, эшлекле зат булып баса. Тышкы кыяфәте үк («давыл төсле тузган чәчләре, үткен карашлы, акыллы соры күзләре, озынча кылыч борыны һәм кысылган юка иреннәре») аңа «булдыклы, җитди чырай биреп торалар иде». Университетта ул үзен уку отличнигы һәм актив җәмәгать эшлеклесе итеп таныта. Тышкы яктан бик күркәм булып күренгән бу зат белән автор бераздан якын- нанрак кызыксына башлый, аның эчке дөньясына үтеп керә, һәм шунда Айратның бөтен тырышлыгы, уй-омтылышлары белән бер нәрсәгә — дан һәм дәрәҗә артыннан кууга юнәлтелгән булуы ачыклана. Нәтиҗәдә ул иптәшләре белән конфликтка керә һәм алар тарафыннан кире кагыла. Уңай геройлар ител бирелгдн Таһир белән Гөлнур образларында исә автор аларның коллективизм, иптәшлек һәм намуслылык кебек сыйфатларын ачуга басым ясый. Алар иптәшләренең дә ихтирамын казаналар.
Бу әсәреннән күренгәнчә. Г. Ахунов үз иҗат биографиясен вузда укыган елларында туплаган тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп башлый. Ә бераздан ул әдәбиятта үз сүзеңне әйтү өчен бу тәҗрибәнең генә җитмәвен, аны тулыландыру, баету кирәклеген аңлый Моның өчен халык тормышына якынрак булырга, аны ныклап өйрәнергә кирәк иде. 1955 елның январь аенда аны шагыйрь Ш. Маннур үзе белән Татарстанның нефть районнарына алып чыгып китә. Анда алар бер ай буе йөриләр. Бу якларда башланган зур үзгәрешләр яшь язучыга нык тәэсир итә. Биредә ул үзе өчен бик күп яңа нәрсә, озаклап һәм ныклап өйрәнүне сорый торган үзгәреш-яңарыш күрә. «Казылып ташланган чокыр-траншеяларда, кыр уртасыннан узган гудрон юлларда һәм каядыр ашкынып чапкан металл баганаларда әле минем өчен ачылмаган серле бер дөнья торып калды. Әнә шул серләрне ачасы, тойгыларны кәгазьгә төшерәсе килә иде»,— Дип яза Г. Ахунов һәм моның өчен Әлмәткә күчеп килә.
Нефть якларындагы тормыштан һәм хезмәт кешеләреннән алган беренче тәэсирләрен яшь автор кәгазьгә төшерергә һәм укучыларга җиткерергә ашыга. Тиз арада нефтьчеләр турында очерк һәм хикәяләр, журналист Ф. Мостафин белән бергә «Җир куенында» исемле пьеса да язып ташлый. Болар яңа зур теманы үзләштерүдә беренче адым була. Шул ук вакытта автор биредә күргәннәрнең аерым очерк яки хикәягә генә сыймавын, күләмлерәк формада чагылдыруны таләп итүен тоя. һәм ул «Хәзинә» исемле роман язарга керешә Әсәрнең исемен тормыш аңа үзе тәкъдим итә. Нефтьчеләр хезмәте, төрле- төрле язмышлар белән якыннан танышу язучыга яңа теманың социаль-әхлакый асылын тирәнрәк аңларга булыша. Ул, нефть никадәр зур байлык булса да. төп хәзинә җир асты байлыгын табучылар — кешеләр икәнен аңлый
1957—1961 елларда язылган бу роман шул вакытта безнең әдәбиятта алып барылган идея-эстетик эзләнүләрне дә үзендә чагылдырды. Сүз биредә, барыннан да элек, әдәбиятның реаль чынбарлыкка йөз белән борылуы турында бара иде. Әдәби иҗатның тормыш белән элемтәләре ныгу соңгысының үсеш тенденцияләрен тирәнрәк күзалларга ярдәм итте. Язучылар аеруча сугыштан соңгы чорда республикада промышленностьның яңа тармаклары барлыкка килүнең, фән-техника прогрессының татар халкы тормышына ничек тәэсир итүе белән чынлап торып кызыксына башладылар. Республиканы индустриальләштерү процессының яңалык белән искелек көрәшен көчәйтеп җибәрүенә игътибар артты. Бу хәл әсәрләрдә конфликтлылыкның көчәюенә китерде. Шул юл белән җәмгыятьнең социаль-рухи үсеше тагын да ачыграк итеп, динамик рәвештә чагылдырыла башлады.
«Хәзинә» романы Татарстанда сугыштан соң үсеп чыккан нефть промышленностеның республикабыз экономикасына гаять зур үзгәрешләр алып килүе белән бергә, аннан да әһәмиятлерәк процессны да — меңнәрчә татар крестьяннары тормышында һәм язмышында җитди борылыш тудыруын да — ачып бирә. Татар халкы өчен яңа булган бу процессны тирәнрәк гәүдәләндерү өчен Г. Ахунов мәсьәләгә тарихи яссылыкта килә, әсәрне йөзьяшәр Йөзлекәй карчык турындагы сабыр һәм талгын гына хикәяләү белән башлап җибәрә. Автор аның «татар авылларында сирәк очрый торган озын гомерле һәм хәсрәт-кайгыны батыр күтәрә алган чыдам кешеләрнең берсе» булуын әйтә. Үз гомерендә күпне күреп, күпне кичергән бу карчыкның зур тормышы, әйтерсең, аның туган җире Кәлимәтнең авыр үткәнен алга бастыра, һәркем кебек, Кәлимәт кешеләре дә гомер-гомергә матур тормыш турында хыялланганнар. Бәхетне үз җирендә тапмагач, алар «Кара шәһәр» Бакуга, Грозный якларына китеп барганнар, нефть промышленниклары кулы астында, кысан, кара баракларда яшәп, үрчеп, җан биргәннәр, кара сакалларын кая барсалар да ияртеп йөргәннәр. Бәхетнең бик якында гына, аяк баскан урында гына булуын, җир токымнары аркылы тирәнгәрәк карый белергә генә кирәк икәнен белмәгәннәр Моның өчен «илне җәбердән коткарырга», «меңнәрнең күзен ачарга» кирәк булган.
Үткәнгә шундый караш ташлаганнан соң, автор хәзерге заманга борыла: роман битләренә реаль тормышның катлаулы вакыйгалары килеп керә, төрле- төрле язмышка, омтылышларга һәм характерларга ия булган геройлар калкып чыга- *
Алга таба әсәр үзәгенә Йөзлекәй карчык улы Шәвәли семьясын куеп, автор тормышта искелек белән көрәштә яңаның җиңә баруын төрле яклап ача. Семья башлыгы Шәвәли образында без иске дөнья гореф-гадәтләре һәм яшәү принципларының яңа чынбарлык басымы астында чигенә баруын күрәбез. Шул нигездә геройның электәге үз-үзенә ышанычы югалуы да тормышчан детальләрдә күрсәтелә. Әйе, аның гайрәтле заманнары, «бер кычкырып җибәрсә, тавышы өч чакрымдагы Торналы авылына ишетелә торган чаклары» инде сагынып сөйләргә генә калган иде. Соңгы елларда «каты кара сакалы җитен сүсенә әйләнгәч, бер-бер артлы йортны ташлап чыккан балалары өчен, көн саен туза, җимерелә барган хуҗалыгы өчен борчылу, кайры корты кебек, йөрәген кимерә башлады».
Геройның рухи эволюциясен ачу өчен дә автор кызыклы һәм мәгънәле детальләр таба. Баштарак, үз-үзенә, дөнья көтә белүенә чамадан тыш нык ышанган заманда, Шәвәли «Уралгамы, Бакугамы нифте чыгарырга киткән» күршесе Лотфулла Дияровны, тормыш итә белми торганрак кеше итеп, үзен аңардан өстен куеп карый. Әмма байтак еллардан соң Лотфулланың танылган нефть мастеры булып элекке нигезенә кайтып төшүе, гөрләтеп яши башлавы картның әлеге карашын җимереп ташлый. Лотфулланың көн саен иртән бер үк вакытта «шыгырдап торган каты кожаннан һәм таза күн итекләрдән эшкә барырга чыгуын» Шәвәли читән буена басып, «көнләшүгә якын бер хис белән» озатып кала башлый
Дияров белән Шәвәли образларын чагыштырып сурәтләү аша автор романның төп идеясен үтә бер көч белән яктыртуга ирешә. Әсәрдә Лотфулла «муеннарын күккә сузган кран-манаралары« белән туып килүче яңа Кәлимәт кешесе итеп. Шәвәли исә яңа шәһәр күләгәсендә ничектер кечерәеп, мес-кенләнеп калган иске Кәлимәт кешесе итеп бирелә.
Әгәр Шәвәли образында иске тормыш фәлсәфәсенең, яшәү принципларының яңа чынбарлык белән бәрелешләрдә какшый һәм җиңелә баруы гәүдә-
лвндерелсэ, аның кызы Фәйрүзә язмышында исә әнә шул яңа чынбарлык йогынтысында кеше рухының үзгәрүе, баюы чагылыш таба. Шул ук вакытта автор биредә бик әһәмиятле процессны — авыл кешесенең элекке татар тормышына хас булмаган яңа үзенчәлекле өлкәләргә күчүен, шул нигездә аның профессиональ һәм интеллектуаль яктан үсүен күрсәтә.
Роман идеясен ачуда зур роль уйный торган һәм язучының кызыклы ачышы булган тагын бер образ бар. Ул — бораулау мастеры Кәрим Тимбиков. Аның характер үсеше чынбарлыкның конкрет шартлары белән бәйләп күрсәтелә- Ачыграк әйтсәк, Кәримдә мин-минлек, дан артыннан куу кебек сыйфатларның көчәеп китүендә рекорд кую белән мавыгуның роле зур Производствога җитди зыян китергән бу зарарлы практиканың аерым кешеләр үсешенә һәм язмышына кире йогынты ясавы күрсәтелә әсәрдә. Трест җи-тәкчелеге тарафыннан аның бригадасы өчен махсус шартлар тудырылу сәбәпле, бораулауда рекорд артыннан рекорд кую Тимбиковны масайтып җибәрә. Шул ук вакытта геройның дөньяны аңлавы чамалы икәне, аңа эчке культура җитмәве ачыклана. Әмма беренче уңышлардан башы әйләнгән һәм үзен талант дип әйткәнгә чынлап ышанган Кәрим боларны сизми һәм ул үсүдән туктый, рухи яктан бушый-саега бара. Автор моңардан фәлсәфи нәтиҗә ясый: «Ә табигать бушлыкны яратмый, буш урынны тутырырга омтыла». Геройның характеры белән рухи дөньясы арасындагы бәйләнеш өзелә һәм бу хәл аны котылгысыз рәвештә һәлакәткә алып килә.
Геройларының шактый үзенчәлекле тормыш юлын, рухи эволюциясен сурәтләп чыкканнан соң автор шулар нигезендә әсәрнең төп идеясен раслый торган нәтиҗәләр ясый Ягъни һәр персонаж язмышы, тегеләйме-болаймы, тормыштагы яңалык белән искелек көрәшен, бу көрәштә яңалыкның җиңеп чыгуын раслый. Кыю рәвештә алга карап, тормышның көчле агымыннан төшеп калмаска тырышып яшәгән геройлар теләкләренә ирешә баралар Шәвәли карт кызы Фәйрүзә, мәсәлән, күңеле теләгән эш табып һәм сөйгән кешесенә иргә чыгып, матур семья кора, Арслан үзенә тиң Сәгыйдәгә өйләнә. Ә инде заман белән бергә атлый алмаган, иске гореф-гадәтләргә һәм карашларга буйсынып яшәгән персонажлар тормышта җиңелүгә дучар булалар һәм читкә алып ташланалар. Монысы Шәвәли карт белән Кәрим Тимбиков образларында чагылыш таба. Бу уңайдан автор әсәр идеясен исбатлый торган кызыклы бер символик чагыштыру да китерә. Тимбиков авариягә эләгеп һәлак булган көнне Фәйрүзәнең баласы дөньяга килә. Бу факт тагын бер мәртәбә чынбарлыктагы мәңгелек туу-яңару процессын, тормышның искелектән арынып яңага күчә баруын, аның бернигә карамый алга атлавын раслый.
Шушы гомум процессны конкрет милли җирлектә, гыйбрәтле язмышлар аша ышандырырлык итеп чагылдырган «Хәзинә» романы бәхетле язмышка дучар булды: ул хәзерге татар прозасының эшчеләр сыйныфы турында иң уңышлы әсәрләреннән берсе булып танылды, татар һәм рус телләрендә берничә мәртәбә басылды, аның буенча шул ук исемдәге нәфис фильм куелды
«Хәзинә»дә сурәтләнгән чынбарлык гаять күпьяклы һәм катлаулы иде. шуңа күрә әдип аның турындагы уй-фикерләрен бер әсәрдә генә чагылдырып бетерә алмады. Бу тема өстендә эшләвен ул алга таба да дәвам итте. «Хыялый Хәйрүш егетләре» повестен һәм, шушы әсәрне драматургия теленә күчереп, «Утлар яна учакта» исемле пьеса язды. Аларда нефтьче яшьләрнең үзара мөнәсәбәтләре, ярату-мәхәббәт тойгылары йомшак лиризм белән сугарылган. Бераздан Г Ахунов кабат «Хәзинә» геройларына әйләнеп кайта һәм аларның киләчәк язмышларын чагылдырган «Хуҗалар» романын яза Гәрчә бу әсәрдә дә геройларны иҗтимагый җңрлектә, хезмәткә мөнәсәбәттә күрсәтүгә басым ясалса да, биредә авторга,л»лилле фикерләү җитенкерәмәде Бигрәк тә үзәк герой — промыселлар идарәсе начальнигы Арслан Гобәйдул- линны акыллы һәм эшлекле җитәкче итеп күрсәтү теләге шактый декларатив төстә хәл ителә. Ә менә персонажларның шәхси язмышларын һәм уй-кичерешләрен
сурәтләүдә уңышлы гына адымнар ясала
Тынгысыз күңелле автор буларак, Г Ахунов иҗади эзләнүләрен дәвам иттерә. Ул иҗатының һәм тематикасын, һәм проблематикасын киңәйтергә, баетырга омтыла. Алтмышынчы еллар башында ук аңарда тарихи-революцион темага роман язу теләге туа. Шул чакта бик катлаулы язмышка очраган бер кеше &лан таныш, нәтиҗәсендә туган бу ниятен тормышка ашыру очан ул җиң сызганып „...риал җыя башлый, сатар халкының XX «ез башындагы.тормышын ныклап өйрәнергә кереше Шушы максатта Әгерҗе якларына барк п чыккач, анда бер милиция капитаны балан танышып анын гыибратле тарихын
белә. Бу тарих аны. әлеге романны калдырып торып, яңа әсәр язуга рухландыра. «Чикләвек төше» повесте әнә шулай языла. Тормыш материалы әсәрнең стиленә һәм пафосына ныклы эз сала. Геройның авыр һәм киеренке заманнарга туры килгән кырыс язмышы реаль хәлендә һәм үз төсендә сурәтләнә. Повестьның хикәяләү алымы шактый үзенчәлекле Анда сүз гомер буе иреннән аерылырга теләп тә аерыла алмаган хатын исеменнән алып барыла.. Табигыи. хикәяләүче үзе сөйләгәннәргә битараф булып кала алмый, үз позициясен һәм бәясен чагылдырып килә. Монда хикәяләүче Рокыя белән аның ире. үзәк герой Халикъ Саматовның тормышта капма-каршы позицияләрдә торган затлар булулары да үз ролен уйный. Башта мещанка рухлы Рокыя фикерләве аша ир белән хатынның яшәү максатлары һәм принциплары бик төрле булуы үзгә бер кискенлек белән ачыла. Әсәрдә иң әһәмиятлесе, әлбәттә, Саматовның тирән мәгънәле тормыш юлын, яшәү рәвешен һәм принципларын ачу. Автор үз героеның гомум мәнфәгатьләр өчен янып яшәүче, нык рухлы һәм эшкә бирелгән шәхес булуын күрсәтүгә аеруча басым ясый. Үз гомерендә кайда гына булырга һәм нәрсә белән генә шөгыльләнергә туры килми аңа! Саматов байтак вакытлар милиция органнарында хезмәт итә, аннары аны Идел-Балтик каналы төзелешенә җибәрәләр, анда бераз эшләгәч, ул туган якларына кайта һәм аңа һөнәр училищелары белән җитәкчелек итү эше йөкләнә. Саматов, кайда гына булмасын, үзенә тапшырылган эшне бөтен күңелен биреп башкара Шундый сыйфатка ия булган коммунист Саматовны илленче еллар уртасында тагын бер җаваплы участокка—авылга утызмеңче итеп җибәрәләр Әсәрнең байтак өлешендә геройның менә шушы соңгы эшчәнлеге яктыртыла. Биредә Саматовны авыл җитәкчесе итеп күрсәтүгә, аның җитәкчелек стилен һәм принципларын ачуга зур урын бирелә. Үз хезмәтенә ул бик җаваплы карый һәм булсынга эшли. Аның гадәттән тыш тырышлыгы белән колхоз тиз арада аякка баса. Бу яктан Саматов илленче еллар башы прозасындагы нык ихтыярлы җитәкчеләрне хәтерләтә кебек. Әмма үзенең эш принциплары буенча ул әлеге шәхесләрдән шактый аерыла. Ул волюнтарист түгел, бәлки акыл белән, нык уйлап эш итә торган җитәкче. Авылга килүгә герой экономиканы өйрәнә башлый. Формализмның дошманы булган Саматов хуҗалыкны үстерүнең экономик яктан нигезләнгән һәм акланган принципларын алга сөрә. Бу юлда аңа еш кына гадәти карашлар һәм күнегелгән принциплар белән конфликтка керергә туры килә. Менә ул, бер яктан, колхоз экономикасын ныгыту, икенче яктан, туфракның уңдырышын күтәрү нияте белән җитен һәм күпьеллык үлән чәчәргә керешә. Ә бу вакытта үлән чәчү системасы кире кагылган була һәм бераздан өлкә газетасында Саматовны тәнкыйтьләп «Травопольный король» дигән мәкалә чыга. Районнан исә аны клевер җирләрен сөреп ташларга мәҗбүр итәләр. Нәтиҗәдә моңа кадәр сөт тапшыруда районда беренче булып килгән колхоз, «яшен сугып сындырган агач төсле, кинәт артка авып» төшә. Ә менә җитен чәчү колхозга зур файда китерә. МТС техникасын колхозларга сату башлангач, бары Саматовның гына бу техниканы алырга мөмкинлеге булуы ачыклана
Кыскасы, Саматов аек акыл белән, алга карап эш итә торган җитәкче. Героиның ничек эшләвен сурәтләү белән бергә, автор аның ни өчен эшләвенә, бу эшчәнлекнең социаль-әхлакый максатларына да дикъкать итә Колхоз экономикасын күтәрү Саматов өчен һич тә үзмаксат түгел. Аның көнне-төнне. алны-ялны белмичә, бик күп бәлаләр һәм кыенлыклар кичереп тырышуының төп максаты—авыл кешесенең тормышын яхшырту. Шушы хакыйкатьне аңлаган колхозчылар, гәрчә баштарак яңа председательне таләпчәнлеге һәм кырыслыгы өчен өнәп бетермәсәләр дә. бераздан аны иң якын һәм хөрмәтле кешеләре итеп күрә башлыйлар Авыл кешеләренең үз җитәкчеләренә шушындый мөнәсәбәтен калку итеп чагылдыру өчен автор үтемле деталь тапкан. Соңыннан үз белдеге белән эш иткән өчен райком Саматовны председательлектән азат итәргә теләгәч, колхозчылар аны бердәм яклап чыгалар. Биредә җитәкче белән коллективның бердәмлеге сәнгать чаралары аша ышандыргыч итеп ачыла.
Шул ук вакытта автор Саматов сайлаган яшәү рәвешенең һәм принципларының безнең тормышта иң дөрес һәм гадел булуларын, шул сәбәпле, башкаларга да тәэсир итүләрен әсәрнең буеннан-буена күрсәтеп килә Бу хәл бигрәк тә Рокыя образында ачык чагыла Баштарак дөньяга карашы ягыннан иреннән бик ерак торган, аны аңламаган һәм аңларга да теләмәгән Рокыя Саматовнь/Ч' гомум эш өчен никадәр тырышуын еллар буе күреп килә торгач', аның кешелек асылын, намуслы шәхес булуын аңлауга кадәр күтәрелә. Героиня иренең, бик зур кыенлыкларга, гаделсезлекләргә дә карамастан, үзе сайлаган
юлдан читкә тайпылмыйча бара алуының серләре белән дә кызыксына Саматов аңа болай дип җавап бирә
«Беләсеңме . тормышта терле хәл булуы мөмкин. Әгәр кешенең үзәге чын булса, ягъни 'чикләвекнең төшенә зыян килмәсә, ул тагын тернәкләнә, тагын яңа үсенте бирә... Яшермим синнән, әйтәм үзәгемне саклыйм мин, төшемне. Мине туктаусыз дөмбәсләп чыныктыралар»
Күпләргә үрнәк булырлык кешелек сыйфатлары, яшәү рәвеше белән Саматов хатынын «үз юлы белән алып» китә, аңа баштагы мещанлык фәлсәфәсеннән һәм тар карашларыннан арынырга ярдәм итә, дөньяга башкача карарга өйрәтә
Халикъ Саматовны халык интереслары өчен янып яшәүче намуслы, принципиаль һәм эшлекле шәхес итеп күрсәтүе белән Г. Ахунов заман героен әдәбиятта чагылдыруга үзеннән лаеклы өлеш кертте
«Чикләвек төшеиннән соң Г Ахунов кабат тарихи-революцион роман язу эшенә әйләнеп кайта. Әсәрне язарга керешкәнче бик тырышып материал җыя. Үзен кызыксындырган тарихи урыннарда була, архивларда утыра, иске газета-журналларны актара Шундый эзләнүләр дәвамында аның тәүге планы киңәя, тирәнәя бара.
Автор моның белән генә дә чикләнми. Бүгенге көн әсәрләре булган «Хәзинә» романы һәм «Чикләвек төше» повестеннан егерменче гасыр башы тормышына йөз тотачак «Идел кызы» трилогиясенә җанлы күпер салыр өчен беренче бишьеллык каһарманнарын өйрәнүне дә үзенә бурыч итеп куя. Шул нигездә «Ардуан батыр» повесте иҗат ителә. Тормышның шактый ук авыр чагын. куәтле техника да, тәҗрибә белән белем дә җитмәгән дәверен, ләкин берни белән дә алыштыргысыз энтузиазм, кыенлыкларны җиңә белү, якты киләчәк хакына үз-үзеңне аямау, хәтта корбан итүгә кадәр бару — беренче бишьеллыкның бөек төзелешләрендә катнашкан кешеләргә хас шушы сыйфатлар язучыны егерменче гасыр башы революционерларына китереп тоташтыра. Трилогиянең «Идел кызы» исеме астында дөнья күргән беренче китабында вакыйгалар революция алды елларыннан алып утызынчы еллар башына кадәрге тарихи чорда бара. Шундый киң колачлылык әсәрнең күп вакыйгалы һәм күп геройлы булуына китергән. Өч йөз алтмыш йортлы Зартугай авылының XX йөз башындагы әлө шактый талгын аккан тормышын сурәтләүдән башлап, автор алга таба хикәяләү диапазонын киңәйтә бара. Авылдан вакыйгалар Идел, Кама буйларына, Казанга күчә. Әсәргә төрле сыйныф һәм катлау вәкилләре килеп керә. Романның шушы күпсанлы геройлары автор тарафыннан төрле күләмдә һәм төрле рухта тасвирлана. Бер ишеләре эпизодик рәвештә генә сурәтләнсәләр, икенчеләре бөтен әсәр дәвамында күрсәтеләләр. Яңа тормыш төзү өчен көрәшкә актив катнашкан геройлар — Шәяхмәт Айдаров, Шәймәрдән Ибраһимов, Наҗия Уразаева һәм башкалар күбрәк шушы көрәш яссылыгында һәм публицистик пафос белән гәүдәләндереләләр. Автор башлыча аларның көрәшче сыйфатлары белән кызыксына. Шунлыктан әсәрдә мондый персонажларның революциягә бирелгәнлеге, яңа тормыш дошманнарына каршы үз-үзләрен аямыйча көрәшүләре аеруча ачык булып алга баса. Кайвакыт революцион аскетизм идеясе дә чагылып китә.
Яшь геройлардан Солтан белән Нурияне сурәтләгәндә авторны күбрәк аларның балалык елларыннан алып егет һәм кыз булып җиткәнчегә кадәрге чордагы шәхси тормышы һәм күңел дөньясы кызыксындыра. Бу хәл хикәяләүнең пафосына да йогынты ясамый калмый. Әлеге персонажларны сурәтләгәндә лирик буяуларга еш мөрәҗәгать ителә. Солтан белән Нурияне, аларның үзара мөнәсәбәтләрен тасвирлаудагы лиризм чорның кырыслыгын һәм кискенлеген контраст итеп күрсәтергә дә булыша кебек.
Әсәрнең иң зур уңышы, әлбәттә, Габбас мулла образы. Бу образ белән Г. Ахунов тарихи-революцион темага багышланган прозабызның геройлар галереясын баета, әдәбиятка яңарак тип персонажны алып килә. Моның нигезендә әлеге киеренке чорга автор карашының киңәюе, аны бөтен катлаулы- лыгында күрсәтергә омтылу ята. Биредә «Тын Дон» эпопеясын татарчага тәрҗемә итү дәвамында М. Шолоховның иҗат манерасы белән ныклап танышу. ның да билгеле бер катнашы булгандыр, күрәсең. Чөнки Габбасның тормышта * үз-үзен тотышында «Тын Донидагы Григорий Мелехов белән беркадәр аваздашлык сизелә. Бу фаҗигале язмышның төп сәбәбен Г. Ахунов та кешедән сыйнфый позицияңне ачык билгеләүне сораган киеренке һәм дәһшәтле заманда геройның тормышта үз урынын таба алмавы, урталыкта калуы белән бәйләп аңлата. Очраклы рәвештә генә кара мужиктан мулла булып киткән Габбас
үзен шундый дәрәҗәгә күтәргән авыл байлары арасында да ала карга булып кала, шул ук вакытта үзе туган социаль җирлектән дә аерыла Гүяки ул җир белән күк арасында эленеп тора. Менә шушы сыйнфый хәленең һәм кыйбласының анык булмавы аны фаҗигале язмышка дучар итә. Бу язмышны дөрес һәм ышандырырлык итеп ачып бирү теләге автордан төпле психологик анализны һәм трагедия чараларын куллануны да таләп иткән.
Г Ахунов романы хәзерге әдәбиятта елдан-ел ачыграк күзаллана торган бер тенденцияне чагылдыра. Сүз тормышны аерым бер яссылыкта гына түгел. бәлки бөтен барлыгында, колачлап алып күрсәтергә омтылу турында бара. Хикәяләүнең идея-эстетик яктан күләмле һәм киң гомумиләштерелгән булуына ирешү теләге белән бәйләнгән бу тенденция жанр структурасына да кагыла. Нәтиҗәдә хәзерге әдәби жанрлар, беренче чиратта роман, төрле жанр сыйфатларын үзендә туплаган синтетик формага әверелә. «Идел кызыин да моңа кадәр әдәбият фәнендә һәм тәнкыйтьтә кабул ителгән социаль-психологик роман, семья-көнкүреш романы, публицистик роман яки тарихи хроника чикләрендә генә карап булмый. Чөнки аңарда мондый жанр төрләренең һәр- кайсының сыйфатларын табарга мөмкин Роман структурасын болай катлауландыруы, аңа синкретик төс бирергә омтылуы белән Г. Ахунов хәзерге гомум идея-эстетик эзләнүләр юлыннан баруын күрсәтә.
Г. Ахунов иҗаты күп тармаклы. Аны әдәбиятның төрле-төрле өлкәләре кызыксындыра Драматургиягә мөрәҗәгать итеп ул «Җир куенында» (Ф. Мос- тафин белән бергә), «Утлар яна учакта», «Ардуан батыр» (шул исемдәге повестька нигезләнеп), «Чулпы җыры», «Икәүдән икәү генә» пьесаларын язды. Аларда 20—30 еллардагы хезмәт героикасы, үткәндәге һәм хәзерге авыл, нефтьчеләр тормышы сурәтләнә. Автор күбрәк геройларының хезмәткә мөнәсәбәте, рухи-әхлакый йөзе белән кызыксына.
Г. Ахунов иҗатының прозадан кала икенче әһәмиятле өлкәсен әдәби тәнкыйть белән публицистика тәшкил итә. Әдәбияттагы беренче адымнарын тәнкыйтьче буларак башлап җибәргән автор, гәрчә бераздан прозага күчсә дә. баштагы эшчәнлеген дә ташламый. Газета-журналларда әдәбиятның гомуми торышына яки теге-бу мәсьәләләренә, аерым язучыларга багышланган чы-гышлары даими рәвештә күренеп тора. Моннан тыш, ул сәнгатьнең башка тармаклары вәкилләре турында да әледән-әле мәкаләләр белән чыга. Аның әдәби тәнкыйтькә караган чыгышларының бер өлеше «Әдәби язмышлар» исемле җывнҮыкта дөнья күрде.
Г. Ахуновның мөһим стиль сыйфатларыннан берсен тәшкил иткән публицистлык, һичшиксез, аның публицистика жанрында актив эшләве белән бәйләнгән Ул — иҗтимагый-политик темаларга багышланган күп санлы публицистик мәкаләләр, замандашларның хезмәттәге батырлыкларын чагылдырган очерклар, туган якның үткәне һәм бүгенгесе турындагы документаль язмалар авторы. Алар республика һәм үзәк матбугат битләрендә, аерым җыентыклар һәм китаплар рәвешендә дөнья күрделәр. Соңгылары рәтенә «Без яшибез Әл- мәттә», «Канатлар кая илтә» һәм «И кадерле туган як» (М. Зарипов белән берлектә) дигән китаплар керә Бу төр иҗатында Г. Ахунов заман белән тыгыз бәйләнештә, аның мөһим проблемалары белән кызыксынып, аларны өйрәнеп һәм үз мөнәсәбәтен белдереп яшәүче гражданин әдип булып алга баса Авторның актив тормыш позициясен чагылдыру белән бергә, публицистика һәм тәнкыйть Г Ахунов иҗатында кайвакыт үзара керешеп тә китәләр Моның ачык мисалы — «Йолдызлар калка» китабы. Әсәр үзендә тбрле характердагы материалны берләштерә. Автобиографик тасвирламалар да бар анда аерым язучыларның тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтен яки иҗат йөзен чагылдырган эпизодлар да. әдәби тормыш күренешләре дә. авторның әдәби хәрәкәт һәм аерым язучылар иҗаты турында күзәтү-уйланулары да. үз иҗат лабораториясенә алып керүләр дә бар. Материалның мондый төрлелеге язучыга әдәби тормыш мозаикасын тудырырга булышкан Бу төрлелек үз чиратында хикәяләү стилендә дә чагыла. Анда автобиографик хикәяләү алымнары тәнкыйть мәкалә- со стиле беләк, көндәлек язмалар „иле мемуар стиле болан үаирэ үрелеп
«Йолдызлар, калканда тол герой-автор үзе. Сюжет аның искә т.шерүлә- реи. көндәлек камаларын, әдәби хәрәкә, һәм аерым „унь, «жаты турында уиләну-күзатүләрен, үз иж«т тәжрибәсе» һ б. сөйләп баруга корыла. Минем
уемча, мондый ирекле хикәяләү кайвакыт авторны идея-эстетик кыйммәте чамалырак булган фактлар һәм детальләр белән мавыгуга да китерә Алар күбрәк язучының үзе һәм үз семьясы турында сөйләгән эпизодларда чагылалар.
Әдәби иҗатны баштан ук актив иҗтимагый эшчәнлек белән тыгыз бәйләгән Г Ахунов үз әсәрләрендә һәрвакыт тормышның үзәк проблемаларына һәм әйдәп баручы геройларына йөз тота, аларны әле кырыс реалистик, әле < лирик-эмоциональ, әле публицистик пафос белән чагылдыра. Шул ук вакытта язучы стиленең төсләргә һәм тасвир чараларына баюы, структур яктан катлаулану юнәлешендә үсүе күзгә ташлана. Әдип талантының күпкырлы булуын, аның төрле яклап ачылуын күрсәтү белән бергә, бу хәл аның стиле камилләшүе, иҗади эзләнүләргә аваздашрак була баруы турында сөйли.
Баштан ук әдәби сәләтен халыкка тугры хезмәт итүгә багышлаган, заманның мөһим мәсьәләләре турында уйланган, шуларны сәнгатьчә хәл итәргә омтылган Г. Ахуновның иҗтимагый-әдәби эшчәнлеге югары бәяләнде. Иң әүвәл язучының иҗади язмышында зур роль уйнаган, аны әдәбиятның олы юлына чыгарган Әлмәт җире «кара алтын» табучыларның тормышын һәм хезмәтен сәнгатьчә яктыртуда актив һәм нәтиҗәле катнашканы өчен аңа зур хөрмәт күрсәтте: Г Ахуновка Әлмәт шәһәренең почетлы нефтьчесе дигән мактаулы исем бирелде. Язучының күкрәген Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Халыклар дуслыгы орденнары бизи, ул Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, РСФСРның атказанган культура работнигы исемнәрен йөртә.
Гариф Ахуновны бәхетле язучы диләр. Әйе, бу чыннан да шулай. Әмма бу бәхетне аңа ниндидер мифик бәхет кошы китереп бирмәде. Әлеге бәхетне > ул үзенең камуслы, тырыш хезмәте белән яулады. Бу бәхет аңа тормышта һәм иҗатта һаман да яшь булып калырга ярдәм итә, аны яңа иҗади эзләнүләргә рухландыра.
п