Культура тормышы көндәлеге
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ПАРТИЯ
ОЕШМАСЫНДА
29 майда узган ачык партия җыелышын да
эчкечелек һәм алкоголизмга каршы көрәш
буенча партия һәм хөкүмәт карарларын тор
мышка ашыруда әдәбият һәм язучылар ал
дында торган кичектерелгесез бурычлар ту-
рында зур сөйләшү булды.
Җыелышта Татарстан Язучылар союзы
партия оешмасы секретаре Р Мөхәммәднев
доклад белән чыкты Фикер алышуларда
Язучылар союзы идарәсе председателе Т
Миңнуллин. язучылар Н. Дәүлн, Г Пауш- кнн.
Р Ишморатова. Б Гыйззәт. М Елизарова. Г
Иделле. Р Мостафин. Д. Вәлиев, композитор
С. Садыйкова һ б. чыгыш ясап, көндәлек
тормышта кешеләрнең мораль-әхлак
сыйфатларын ныгытуга юнәлтелгән
идеологии эшне активлаштыру, әдәби
әсәрләрнең алкоголизм кебек чиргә
һөжүмчәнлеген арттыру, бу темага язылган
әсәрләрнең сыйфаты мәсьәләләре турында
сөйләделәр һәм эшлек ле тәкъдимнәрен
әйттеләр
ТЕАТР РАБОТНИКЛАРЫ АКТИВЫ
ҖЫЕЛЫШЫ
16 майда Г Камал исемендәге Татар дәү-
ләт академия театрында республика театр ра-
ботниклары активы жыелышы булды Анда
КПСС Үзәк Комитетының март һәм апрель
(1985 ел) Пленумнары карарларын, КПСС
Үзәк Комитетының <Янка Купала исемендәге
Белорус дәүләт академия театры партия
оешмасының эше турында»гы карарын тор
мышка ашыруның барышы турында
Татарстан партия өлкә комитеты бюросы
карарын үтәү буенча театр коллективлары
алдында торган бурычлар тикшерелде. Әлеге
мәсьәлә буенча доклад белән ТАССР куль -
тура министры М. М Таишев чыкты Фикер
алышуларда В И Качалов исемендәге Зур
драма театрының партия оешмасы секретаре
Ю. С. Федотов. Бөгелмә рус драма театрының
баш режиссеры К. И Петров, халык
депутатларының Казан шәһәр Советы
башкарма комитетының куль тура бүлеге
мөдире И. С. Донская. М. Җә лил исемендәге
Татар дәүләт опера һәм балет театрының баш
дирижеры В М Васильев. ТАССР Язучылар
союзының партия оешмасы секретаре Р С
Мөхәммәднев. сәнгать фәннәре
кандидатлары И И Илялова. X. J1 Кумысников
һәм башкалар катнашты
Җыелышта КПСС өлкә комитетының куль
тура бүлеге мөднре Д. X. Зарипова чыгыш
ясады.
ӘДӘБИ АЛМАШКА ИГЪТИБАР
4 июньдә Татарстан Ялчылар союзының
яшь авторлар белән эшләү комиссиясендә
«Татарстан яшьләре» газетасы каршындагы
«Янаваз* исемле яшь тәнкыйтьчеләр студия-
сенең эшчәнлеге тикшерелде
Утырышта студиянең житәкчесе.
тәнкыйтьче С Маннаповның информациясе
тыңланды ТАССР Язучылар союзы идарәсе
председателе урынбасары И Юзеев. яшь
авторлар белән эшләү комиссиясе
председателе, шагыйрь Ш Галиев, ВЛКСМ
өлкә комитеты каршындагы А. Алиш
исемендәге әдәби берләшмә житәкчесе.
шагыйрь Р Мннгали- мов һ. б. иптәшләр
чыгыш ясап. «Янаваз» студиясенең яшьләрне
коммунистик рухта тәрбияләү өлкәсендә
уңышлы эшләвен билгеләп үттеләр.
Бу утырышта шулай ук «Комсомолец Та-
тарин» газетасы каршындагы «Әдәби оста-
ханә» (житәкчесе — драматург Д Вәлиев)
эшчәнлеге турында да жанлы сөйләшү булды
Комиссия «Әдәби остаханә» һәм
«Яңаваз» студиясенең эшен яхшы дип тапты
һәм бу юнәлештә алга конкрет бурычлар
билгеләде.
ӘЛМӘТ ЯЗУЧЫЛАР ОЕШМАСЫНДА
12 майда Әлмәт язучылар оешмасының
чираттагы җыелышында Бөек Ватан сугышын-
да катнашкан һәм ул елларда фидакарь хез-
мәт күрсәткән язучылар Рафаил Төхфәтул-
лии. Сәет Кальметов, Энҗе Мөэмннова, Әдип
Маликовларга Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңае
белән тантаналы шартларда юбилей ме-
дальләре һәм бүләкләр тапшырылды Бүләк-
ләрне КПССның Әлмәт шәһәр комитетының
беренче секретаре Р Галиев тапшырды.
Шул ук җыелышта прозаик Әсрар Галиев-
нсң ижатын тикшерү булды Язучылар Ш
Бнкчурин, Г Афзал. Р Төхфәтуллин. Р.
Вәлиев. Ә. Гаффар, К Булатова. Э Мөэмн-
нова. А Хәсәнов. И Ә.хмәднев язучының
иҗатына һәрьяклап бәя бирделәр һәм аны
СССР Язучылар союзына членлыкка тәкъдим
иттеләр.
Язучы Ә Гаффарның күренекле револю-
ционер. В И. Ленинның көрәштәше Мулланур
Вахитов турындагы драмасы Эстония ССР
радиосы аша яңгырады Пьесаны эстон теленә
Т Ринне тәрҗемә иткән Тапшыру комиссар М
Вахитовның 100 еллыгына багышлап
эшләнгән
АБАЙ БӘЙРӘМЕНДӘ
4 л *И™ЬДӘ Казахстанда бөек казах шагыйре Абай
Конанбаевнын тууына 140 ел тулуга
багышланган тантаналар уздырылды. Ка-
гахста.. Ягучылар союзы чакыруы буенча анда
татар әдипләре - шагыйрьләр И. Юзеев.
1 лөсәен. Р Гатауллин һәм филология сһан- Ә
на^ыП Г0” ШәҺ?Рен?ә Уздырылган танта
шагыйрь И Юзеев Татарстан Язучылар
союзы исеменнән истәлекле бүләк
Культура тормышы көндәлеге
мр тапшырды. Абай һәм Тукай исемнәре
бәйләгән әдәбиятлар дуслыгы турыңда III-
гырен сөйләде. М Хөсәен һәм Р Гатауллин да
үзләренең бу темага шигырьләрен укыды лар
Абай районы үзәге Караулд а уздырыл ган
тантаналы кичәдә И Юзеев һәм М. Хөсәен
чыгыш ясады Ә Кәрнмуллнн телевидение аша
сөйләде Кунаклар Семнпалатннскнда һәм
Абайның туган җирендә аның йорт музеенда
булдылар, анда Тукан һәм Абайның Казанда
басылган китапларын бүләк иттеләр
Татар язучыларын Казахстан компартия
сенең Семипалатинск өлкә комитетының бе-
ренче секретаре С. К. Кубашев кабул итте,
халыклар һәм әдәбиятлар дуслыгы турында
әңгәмә булды
ДУСЛАР ЯНЫНДА
Июнь башында Тажикстанда совет әдә
бияты көннәре булып үтте. Күпмилләтле со-
вет язучылары делегациясе составында Та
тарстаннан шагыйрь Р Фәйзуллин да бар иде.
Ул Душанбе, Турсунзадә. Нурек шәһәр
ләрендә булды һәм чыгышлар ясады.
АЛИШ МУЗЕЕ
Брежнев шәһәренең 4 нче урта мәктәбен-
дә Абдулла Алиш музее ачылды
Мәктәпнең яшь эзтабарлары дүрт ел буе-
на ялкынлы патриот-шагыйрь турында мате-
риаллар жыйдылар. аның дуслары белән хат
алыштылар, замандашларын,
көрәштәшләрен, туганнарын һәм якыннарын
күреп сөйләште ләр Эзләнү эшенә татар теле
һәм әдәбияты укытучысы А. Закирова
житәкчелек итте.
Музей бүлмәсенең беренче кунаклары Бө-
ек Ватан сугышы ветераннары булды. Алар
укучылар монда гражданлык һәм патриотизм
дәресләре алырлар, дигән ышаныч белдер-
деләр
ЖЫР ТЫНЫЧЛЫК ӨЧЕН КӨРӘШӘ
3 июньдә Казан шәһәренең Яшьләр үзә-
гендә «Жыр тынычлык өчен көрәшә» дип
исемләнгән кичә булды. Аның программасы
Бөек Жиңүиең 40 еллыгы уңае белән иң яхшы
патриотик җырлар ижат итеп республика
конкурсында жиңеп чыккан үзешчән
композиторлар һәм шагыйрьләр әсәрләрен
нән төзелгән иде
Кичәдә жюри председателе — М. Глинка
исемендәге РСФСР Дәүләт премиясе
лауреаты композитор Ф Әхмәтов һәм ТАССР
культура министры урынбасары М Т
Низамиев. конкурс йомгакларына бәйләп,
үзешчән сәнгатьне тагын да үстерү буенча үз
фикерләре белән уртаклаштылар,
һәвәскәрләргә яңа ижат уңышлары теләделәр
Аннары республика конкурсында жиңеп
чыгучыларга дипломнар һәм медальләр
тапшырылды
ШАГЫЙРЬЛӘР ҺӘМ РӘССАМНАР
КИЧӘСЕ
4 июньдә Татарстан сынлы сәнгать му-
! зеенда «Рәссамнар һәм шагыйрьләр» дигән
темага сөйләшү үткәрелде. Сынлы сәнгать
белән шигърият арасындагы багланышлар
мәсьәләсенә багышлап оештырылган әлеге
кичәдә РСФСРның атказанган художнигы В.
Куделькин. график Н Әлмиев. сәнгать
белгечләре Р. Шаһиева. Л Николаева, ша-
гыйрьләр Н Беляев. Р Гатауллин. Р Әхмәт
жанов. 3 Мансуров һ б. лар чыгыш ясады
АЛМА-АТАДА ЛАТЫЙФ ХӘМИДИ
УРАМЫ
Алма-Ата шәһәр Советы башкарма коми-
теты күптән түгел элекке бер урамга Казах-
станның халык артисты. Казахстан ССР Дәү-
ләт премиясе лауреаты Латыйф Хәмидн исе-
мен бирде
Татар халкының талантлы улы. күренекле
совет композиторы Латыйф Хәмидн казах
музыкасын үстерүгә дә күп көч куйган кеше Ул
кардәш халыкның беренче вальсын, сюита-
сын, милли операсын. Казахстан ССР Дәүләт
гимнын, казах культурасының алтын
хәзинәсенә кергән башка йөз ләрчә
әсәрләрен ижат итте.
ФӘРИТ ЯРУЛЛИН ЭЗЛӘРЕННӘН
Композитор Ф Яруллин кырык елдан артык
Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалу чылар
исемлегендә йөрде Ниһаять. Бөек Жиңүнең
40 еллыгы якынлашкан көннәрдә аның кайда,
кайчан үлүе турында төгәл мәгълүматлар
билгеле булды Ф Яруллин Витебск
өлкәсендәге Дубровно районының Яна Тухиня
авылын азат иткән вакытта 1943 елның 17
октябрендә һәлак була һәм шунда күмелә.
Хәзерге вакытта аның туфрак-жәсәде.
меңнәрчә сугышчыларныкы белән бергә шул
төбәктәге Рыленкн мемориаль комплексында
саклана.
I июльдә Татарстан Композиторлар союзы
идарәсе председателе М. Яруллин. Казан
дәүләт консерваториясе проректоры Ч. Бәх-
гиярова. композитор Р Билалов, скрипкачы М.
Әхмәтов. пианистка' Ф. Хәсәнова. язучы Р
Низамиев катнашындагы делегация компо-
зиторның истәлеген хөрмәтләү өчен Рыленкн
мемориаль комплексына килделәр. Компози-
торның каберенә бер уч Татарстан туфрагы
һәм чәчәк салдылар. М. Әхмәтов башкаруын-
да «Шүрәле» балетыннан фрагментлар яңгы-
рады.
Аннары Дубровно шәһәренең музыка мәк-
тәбендә район хезмәт ияләре белән очрашу
үткәрелде Очрашуны кереш сүз белән Р Би-
лалов ачып җибәрде. Ч Бахтиярова Фәрит
Яруллинның тормыш һәм ижат юлы белән
таныштырды. Ф Яруллинның полкташы М
Тнхненко. композиторның бертуган энесе М
Яруллин һәм Киевта яшәүче кызы Н. Ярул-
лннанын чыгышлары һәркемдә зур кызыксыну
уятты.
БАТЫРЛАРГА ҺӘЙКӘЛ
Быел яз Кама Тамагы районы. Олы Мәрәт-
чужа авылы уртасында батырларга һәйкәл
салынды Бу авылның 61 кешесе Бөек Ватан
сугышы фронтларында илебез азатлыгы һәм
бәйсезлеге өчен көрәшеп һәлак булган, һәй-
кәл — шул батырлар хөрмәтенә Ул Олы Мә-
рәтхужада туып-үскән танылган драматург Т
Миңнуллин инициативасы һәм катнашы белән
салынды.
ХЕЗМӘТЕН ХӨРМӘТЛӘП
Совет сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре
өчен, драматург Аяз Гыйләжевка РСФСР
Верховный Советы Президиумының 27 ман,
1985 ел Указы нигезендә. «РСФСРның
атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән
мактаулы исем бирелде.