Культура тормышы көндәлеге
СССР ЯЗУЧЫЛАР СЪЕЗДЫ Июнь аенда Мәскәүдә СССР язучылары ның чираттагы съезды булып узды Бу зур әдәби форумда Татарстаннан делегатлар булып Т Миннуллин. Ә Еники, Р Харис. М Гоема нов. Н Фәттах. Т Галиуллин. Р Гатауллин, Н Орешина һәм кунак булып Р Мостафин. Р Валиев катнашты Татар стан Язучылар союзы идарәсе председателе Т. Миннуллин съездда чыгыш ясады Съездда СССР Язучылар союзы идарә сенә член итеп Т Миннуллин. И Юзеев сайланды Яна идарә утырышында Т Миң нуллин СССР Язучылар союзы идарәсе секретаре итеп сайланды ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫ ЧЕРНОБЫЛЬДӘ Киевнын «Днипро» матур әдәбияты нәшрияты. Татарстан китап нәшрияты белән берлектә. Муса Җәлилнең тууына 80 ел тулу унаеннан атаклы «Моабит дәфтэре»н татар һәм укранн телләрендә бастырып чыгарды Китапны рәссам Рафаэль Мәсәгутов бизә гән. Ул - яшьләрнең һәм студентларнын Мәскәүдә булып узган Бөтендөнья фестивале эмблемасының авторы «Днипро» нәшрияты чакыруы буенча та тар язучылары Вакыйф Нуруллин. Равил Файзуллин, Ренат Харис Киевта булдылар Украина Язучылар союзы һәм нәшрият жи- тәнчеләре белән очраштылар Аннары татар язучылары Чернобыль шәһәрендә булдылар, атом электр станциясен дәге авария нәтиҗәләрен бетерү эшләрен алып баручы тезүчеләр алдында чыгыш ясадылар .Чернобыльдә булган нжадн төр кемгә Украина Компартиясе Үзәк Комитетының җаваплы работнигы Е Лукьяненко язучылар В Беленко. II Перебейнос. Б Сте панюк. II Иванов. Р Чилачава. рәссам Р Мәсәгутов. нәшрият редакторы Н Пи липенко кергәннәр иде Язучылар төзүче ләргә имзалары куелган китаплар бүләк иттеләр Иң зур бүләк исә нжадн очрашуда катнашучыларның һәммәсе дә кул куйган Муса Җәлил китабы иде СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ КӨННӘРЕ Ы 20 июльдә Куйбышев шәһәрендә Совет әдәбияты көннәре булып узды Бу зур әдәби бәйрәм Куйбышев шәһәренең 400 ел лыгы уңае белән үткәрелде Күренекле рус язучысы Петр Проскурин җитәкләгән деле гания составында Маскәү. Ленинград, шу лай ук союздаш һәм автономия. республн калардан вәкилләр катнашты Татарстаннан шагыйрь Р Файзуллин барды Ул. Совет әдәбияты көннәрендә катнашкан бүтән язучылар белән берлектә. Куйбышев Тольят ти. Жигулевск шәһәрләрендә, шулай ук. А Н Толстойнын туган җире Красноармейск районында булды, хезмәт ияләре ал дында чыгышлар ясады Әдәбият көннәренең ахырында Куйбышев та «Идел буе әдәбияты партиянең XXVII съезды карар лары яктылыгында алда торган проблемалар һәм үсеш перспективалары» дигән темага иҗади конференция уздырылды Р Фәйзуллин анда чыгыш ясады, куелган мәсьәләләр турында фикерләре белән уртак лашты һәм Куйбышев телевидениече аша чыгыш ясап, татар әдәбияты турында сөй ләде. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ 9 июньдә Татарстан Язучылар союзының тәнкыйть секциясендә «Татар әдәбияты ту рында үзәк матбугат» дигән темага сөйләшү булды Көн тәртибендәге мәсьәлә буенча яшь тәнкыйтьче Ә Сәхапов чыгыш ясады Фикер алышуда тәнкыйтьчеләр Р Мостафин. Ф Мусин, язучы М Зарипов. «Социалистик индустрия» газетасы хәбәрчесе У Бог далов һәм башкалар катнашты 25 нюньдә язучылар союзының балалар әдәбияты секциясе утырышы булды Анда яшь язучы Флүс Латыйповнын повесть һәм хикәяләр җыентыгы тикшерелде Фикер алышуда Р Хәмид. Р Миннуллин. Б Ка малов. М Хәсәнов. М Вәлиев һәм башка лар авторның иҗатындагы уңышлы яклар белән бергә кимчелекләрен күрсәтеп үттеләр. киңәшләр бирделәр ИГЕНЧЕЛӘР ЯНЫНДА I 3 нюльдә язучылар Ә Рәшитов. К Кәрнмов Апае районы авыл хезмәтчән- нәре белән очраштылар Алар «Гигант». Ленин исемендәге һәм «Татарстан» колхозларының терлекчеләре һәм механизаторлары белән очраштылар Кичләрен клубларда әдәбн рчрашулар үткәрделәр Язучы М Насыйбуллин 18 21 июньдә Кукмарв районының «Тан». «Ударник» һәм «Яна тормыш» колхозчылары белән очраш ты Механизаторлар, печән әзерләүчеләр янында булды РЕДАКЦИЯДӘ ОЧРАШУЛАР II июньдә «Казан утлары» журналы редакциясендә Ленин премиясе һәм СССР Дәүләт премиясе лауреаты. Социалистик Хезмәт Герое шагыйрь, драматург һәм прозаик Мостай Кәрим белән очрашу булды Г Тукайның тууына 100 ел тулуга багышланган тантанага килгән әдип, республика газеталары |зәм журналлары вәкилләренә Казанда туган тәэсирләре, татар һәм башкорт әдәбияты, бүгенге көннең актуаль проблемалары турында сөйләде, сорауларга жавап бирде 19 июньдә «Казан утлары» журналында бүгенге проза турында сөйләшү үткәрелде. Киңәшмәне кереш сүз белән журналның баш редакторы Р Харис ачты Яшьләр прозасының бүгенге хәле, үсеш перспективасы, гомумән, әдәбият алдында торган актуаль бурычлар турында сөйләшүдә Р Мөхәммә- днев. Р Низа.мнев. М Галиев. М Вәлиев. Т Әйди. С. Шәмси. Н Гыйматдинова. Ill Җиһангирова. Э Шәрнфуллнна кат нашты һәм чыгыш ясадылар Прозаның сыйфатын, идея-художество дәрәҗәсен яхшырту. тормышны өйрәнү, заманча һәм кыю яза белү, әдәби культураны үстерү хакында кыйммәтле фикерләр әйтелде Н Нәҗми тамашачыларга Казанда һәм Кырлайда Тукай бәйрәмнәрендә катнашуы турында сөйләде, шигырьләрен укыды, сорауларга җаваплар бирде. МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР Совет музыка сәнгатен үстерүдәге зур хезмәтләре өчен композитор Рөстәм Яхинга. СССР Верховный Советы Президиумының 1986 ел. 24 июль указы белән. «СССРның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Совет әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен язучы Әхмәт Әхәтович Рәшитовка, Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1986 ел. 22 июль Указы белән. «Татарстан АССРның атказанган культура работнигы» дигән мактаулы исем бирелде Театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Әлмәт Татар дәүләт драма театры артистлары Идрис Мәсгутовка һәм Мөнәвәрә Нигьмәтҗәновага, Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1986 ел. 31 июль Указы белән. «Татарстан АССРның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. • ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ.НЕҢ ЯҢА КИЧӘСЕ Түбән Каманың «Җидегән чишмә» әдәбимузыкаль берләшмәсе энтузиастлары Эстәр летамакка барып. «Дуслык кичәсе» үткәреп кайттылар Кичәдә Башкортстанның күре некле шагыйре Наҗар Нәҗми иҗаты аша татарбашкорт халыкларының дуслыгы, хезмәттәшлеге турында язучы Р Хнсмәтуллин чыгыш ясады ХЕЗМӘТЕН ХӨРМӘТЛӘП Совет театр сәнгатен пропагандалауда озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен һәм сиксән яше тулу уңаеннан Татарстан АССРның халык артисткасы Галия Кайбнц- кая, Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1986 ел. 19 май Указы нигезендә. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнде