КӨРӘШ ДӘВАМ ИТӘ
ВЬЕТНАМ БЛОКНОТЫННАН
алыкта, «башын югары күтәреп», «карашын биеклеккә төбәп» кебек гыйбарәләр, нигездә, шатлык диңгезейдә йөзүче кешегә карата кулланыла. Вьетнамлылар турында уйланганда шушы сүзләр искә төште дә үзалдыма: «Бу очрак өчен бик туры килеп бетми икән»,— дип куйдым. Вьетнам кичергән хәлләрне сурәтләүче фотографияләргә, кинокадрларга игътибар итик: югарыга төбәлгән карашларда — шом. нәфрәт яшь. Чөнки өстә, зәңгәр күктә якты кояшны каплаган дошман самолетлары оча, алар үлем ташыйлар, ут чәчәләр. Шифалы яңгыр урынына агулы диоксин ява. Шул ук вакытта бу күзләрдә какшамас горурлык, җиңүгә ышаныч та чагыла кебек.
Вьетнам җире утыз еллап кан коюлы сугышлар кичерде. Башта японнар, французлар интектерде аны, аннары америкалылар ябырылды. Бу илгә соңгы тапкыр баруымда, Вьетнам Компартиясе Үзәк Комитеты секретаре иптәш Хоанг Тунг бу хакта:
— Империалистларның безгә каршы алып барган сугышлары гаять авыр булды,— диде. — Америка агрессорлары кулланган шартлаткычлар хуҗалык әйләнешендәге миллионлаган гектар җирне сафтан чыгарды...
Чыннан да. Әгәр саннарга мөрәҗәгать итсәң, хәйран калырлык: Вьетнам мәйданына Икенче бөтендөнья сугышында кулланылганга караганда ике тапкыр артыграк бомба ташланган. Илнең төньяк өлешендә бомбага тотылмаган бер генә шәһәр дә юк. Винь, Донгхой, Фули, Вьетчи, Тхайнгуен кебек шәһәрләрдән җимереклекләр генә калган. Бөтен күперләр, портлар шартлатылган. Көньяк Вьетнамда исә унбиш мең авылның яртысыннан артыгы юкка чыгарылган. Агулы диоксин яңгыры тәэсирендә урманнарның һәм басуларның 40 процентлабы харап ителгән. Бу агуга эләккән хатын- кызлар ана булу бәхетеннән мәхрүм.
Вьетнам җиренә тынычлык килгәнгә алты-җиде ел гына әле. Мин бу горур һәм кыю кешеләргә гаҗәпләнү катыш сокланып карыйм. Кыяфәтләрен элекке фотолардагы сурәтләр белән чагыштырам. Күпме күзәтсәм дә, шомланып куркынган карашлар очратмыйм. Тынычлар, сабырлар алар. Сулу алган саен күкнең аязлыгына, көннәрнең тынычлыгына чиксез шатлык кичерәләр. Бомбалардан качарга кирәкми хәзер, дошман самолетын аулыйсы да юк, траншеялар буйлап, бил бөгеп йөрүләр дә артта калган. Үз җирләренә нык басып, башларын югары тотып, матур киләчәккә омтылып яшиләр алар.
Дөрес, күпьеллык сугыш эзләре әллә каян сизелеп тора. Ул бомбалар хасил иткән чокырлар, кара көйгән урман-кырлар, завод-фабрикаларның җимереклекләре... Кешеләр җанына һәм тәненә салынган яралар тагын да тирәнрәк. Яныңнан велосипедта выжлап үтеп торучы шат күңелле яшьләр арасында я аягы, я кулы булмаган инвалид күренеп кала. Больницаларда диоксин яңгырына эләгеп агуланган кешеләр интегә.
Дистәләрчә елларга сузылган шәфкатьсез сугыш эзләрен бетерү өчен 6-7 ел тыныч тормыш азрак шул. Әлегә Вьетнам халкы шактый нәрсәләрнең җитенкерәмәвен тоеп яши... Өйләргә бирелә торган электр энергиясе дә, предприятие ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, өзелеп-өзелеп торгалый.
Х
Ягулык та, транспорт чаралары да җитеп бетми. Әмма тыныч тормышның рәхәтлеген берни белән дә тоныкландыру мөмкин түгел. Аның күңелләргә иңдергән сөенече урамдагы кешеләр йөзендә нур булып балкый. Сөйләтүчеләрнең шатлыклы авазлары да, төзелешләрдәге кран-машиналарның чыңлы гүләве дә, дөге кырларында эшләүче крестьяннарның җитез хәрәкәте дә, уку йортларындагы эшлекле әңгәмәләр дә, тамаша залларындагы | алкышлар яңгыравы да — барысы да шуңа дәлил.
Вьетнам өр-яңадан төзелә. Бу яңалык экономикада да, культура тормышында да сизелә. Үсеш темплары 1982 елда Вьётнам Коммунистлар партиясенең V съезды булганнан соң аеруча кызуланды. Бу съезд илнең өченче бишьеллык планын раслады. Вьетнам Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының Генеральный секретаре иптәш Ле Зуан әйткәнчә, вьетнамлыларга өч юнәлештә: производство мөнәсәбәтләрендә, фән һәм техника өлкәсендә, идеология һәм культура дөньясында көрәш алып барырга туры килә. I
Инде шул тармакларга күз салыйк. Ханой үзәнлеген элек-электән су басып интектерә. Бу тирәдә урнашкан җиде провинция су белән көрәштән җәфа чигә. Әмма тиздән бу көч сынашуларга чик куелачак һәм анда, һичшиксез, кешеләр җиңүче булып калачак. Су ташкынына каршы торасы Хоабинь буасы вьетнамлыларның хәзерге бишьеллыгында иң мөһим төзелештән санала.
Да (Кара) елгасы буендагы бу буа — җирне су басудан коткару чарасы гына түгел. Анда сафка кертеләчәк электр станциясе ике миллион киловатт энергиягә чамалана. Бу көч Вьетнамның энергетика куәтен бермә-бер арттырачак һәм илнең Төньягын тоташтан электрлаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Станция янындагы ясалма диңгез исә республиканың авыл хуҗалыгы өчен искиткеч табыш булачак., Өстәвенә, Кара һәм Кызыл елгалары тирәнәячәк һәм аннан илнең көнбатыштагы провинцияләрен көнчыгыштагы Хайфон порты белән өзлексез элемтәдә тотучы транспорт йөри башлаячак. Хоабинь илнең иң матур шәһәренә әйләнәчәк.
Бу гигант төзелештә вьетнамлы дусларыбызга безнең ил белгечләре зур ярдәм күрсәтәләр. Хоабиньда безнең белгечләр яши торган яңа микрорайон бар. Хәзергә аны «рус поселогы» дип йөртәләр. Төзелеш тәмамланып, белгечләр үз илебезгә кайткач, бөтен уңайлыклары: парклары, бассейннары, балалар бакчалары, спорт заллары булган бу поселок туристлар яши торган үзәккә әйләнәчәк.
Төзелеш мәйданында йөргәндә миңа барысы белән дә якыннан танышырга туры килде. Коллективның партоешма секретаре Чонг иптәш белән без төрле белгечләрнең биниһая катлаулы эшләрен күрдек. Берсендә Чонг миңа: «Без хәзер буа салыначак урында басып торабыз,— диде. —.Шушы төштән алып елга аръягына кадәр сузылачак ул. Озынлыгы —640, биеклеге — 128 метр. Братск ГЭСында да, ялгышмасам, буаның биеклеге шундый...»
Монда һәрнәрсәне безнең илдәге казанышларга, бездәге вакыйгаларга бәйләп сөйләргә яраталар.
— Бу станция кайчанрак энергия бирә башлар икән?— дигән идем, Чонг бик тиз:
— Бөек Октябрь революциясенең 70 еллыгына!— дип җавап кайтарды. — Безнең бишенче бишьеллыкның төгәлләнү чорында.
Гңдрокомплекстагы төзелеш гөрләп тора. Машиналарда, краннарда кызлар бик күп эшли. Барысы да безнең белгечләрне мактыйлар.
— Аларның ничек тырышуын күргәч, без тагын да яхшырак эшләргә тотынабыз,— диләр.— Барысы да безнең өчен ясала бит, безгә начар эшләргә °ЯТ‘ Совет төзүчеләре вьетнамлыларга үзләрендәге бай тәҗрибәне, оештыру һәм тәрбия эшләрендәге белемнәрен биреп калдырырга телиләр. Эштән соңгы сәгатьләрдә төрле түгәрәкләрдә, курсларда дәрес алып баралар. Соңгы ике-өч ел эчендә генә дә бу дәресләрдә Вьетнамның биш меңләп яшүсмере төрле һөнәргә өйрәнгән. Инде биредә техникум ачарга әзерләнеп торалар. Анда совет белгечләре белән бергә Вьетнамның үз инженерлары һәм эшчеләре дә укытачак...
Без Хоабиньнан киткәндә, яңгыр коярга тотынды. Бер төзүче:
— | Бу әле башы гына,— диде. — Су ташкынын китерә торганнары мондый гына булмый.
Яңгырлар хәбәрчесенә җавап биргәндәй, төзелештә, буа булачак якта көчле шартлатулар башланды. Төзүчеләр гүя ташкынга каршы торачак ком плексны тизрәк сафка кертергә ашыгалар иде.
129
Советлар Союзы Вьетнамның халык хуҗалыгы өчен бик әһәмиятле ике йөзгә якын объект коруда катнаша. Беренче чиратта энергетика объектлары төзелә. Аларның «Тхакба» ГЭСе, «Уонгби» ТЭЦе инде ток бирәләр. «Фанай» ТЭЦе белән «Хоабинь» энергетика гигантларында эшнең иң • кызган чагы.
Вьетнам Коммунистлар партиясенең V съезды авыл хуҗалыгын үстерүне халыкка кирәкле товарларны күпләп җитештерүне дә кичекмәстән хәл ителергә тиешле мәсьәлә итеп билгеләде. Илдә бу мәсьәләне уңай чишәргә эшче көчләр дә җитәрлек, табигать шартлары да уңайлы. Вьетнамда хәзер 60 миллионлап кеше яши. Ә авыл хуҗалыгына яраклы шартлар шул — монда бөртеклеләрдән елына ике-өч тапкыр уңыш алырга була. Бөртеклеләр, дигәнем, беренче чиратта — дөге, әлбәттә. Дөге һәр вьетнамлы өчен изге ризык. Ярмасы гына түгел, аның саламы да кояш кызуыннан һәм яңгырдан саклый торган эшләпәләр,сумкалар, себеркеләр һәм тагын уннарча төр әйберләр ясарга ярый.
, Шулай да бер дөге белән генә чикләнеп булмый. Хәзер күп кенә кооперативлар һәм әлегә сакланып калган аерым хуҗалыклар партия чакыруына кушылып, башка тармакларны да: терлекчелекне, яшелчәчелек һәм җиләк җимеш үстерүне алга сөрәләр. Миңа Ханойдан ерак түгел «Бинь Минь» («Таң») кооперативында булырга туры килде. Бу күмәк хуҗалык моннан егерме еллар элек оешкан. Председатель Нгуен Зуан Хуа, коллектив тарихын искә алып:
— Без бары тик үзе теләгән кешеләрне генә кабул иттек,— дип,— сөйләп китте. — Кайберәүләр кооперативтан кире чыгарга уйладылар. Җибәрдек, чөнки иң ышанычлылар кала бирде. Алары илгә мөстәкыйльлек яулап, француз колонизаторларына каршы көрәшеп йөргән ир-егетләр иде. Күмәк көчнең ни икәнен тирәннән аңлаучылар. Хуҗалык нигездә шундыйларның тәвәккәллегенә һәм карусыз хезмәтенә таянып тернәкләнде. Беренче уңышларыбызны күргәч, авырлыклардан чигенүчеләр кире кайттылар. , Хәзер бернинди көч тә аларны бездән кабат җибәрә алмый инде. Күмәк хуҗалыкның уңайлыгына ышандылар.
Председатель Нгуен Хуа үзе дә унбер ел буе ил азатлыгы өчен сугышкан. Кооперативта тагын алты йөз член шундый каһарманлык юлын узган. Хуҗалыкта барлыгы мең җиде йөз гаилә исәпләнә. Аларның — 437 гектар җирләре, төрле техникалары бар. Ягулык яки запас частьлар җитмәгәндә, машиналарны буйволлар һәм сыерлар алмаштыра.
Көчләрне бергә туплагач, крестьяннарның эше күзгә күренеп яхшырган.
— Аерым хуҗалыклар булып яшәгәндә без дөгене гектарыннан ике тонна чамасы ала идек,— ди председатель. — Хәзер сигез тоннадан да
Бу үсешкә, иң беренче чиратта, җирдән интенсив файдаланып ирешел- гән. Дөгене елга ике тапкыр чәчәләр. Арада башка культуралар да утыртып алалар. Бәрәңге, мәсәлән, нәкъ шул арада өлгерә. Минем әңгәмәдәшләрем:
— Без әле бу җирдән дүртенче уңышны да алабыз,— дигәч, мин ыша нырга да, ышанмаска да белмәдем.
— Ничек, кай арада ?— дим.
— Анысы — үрдәк ите. — Крестьяннар көләләр.
Май аенда, дөгедән беренче уңышны җыеп алгач, болай да сулы җирдә, көчле яңгырлар чоры башланганга, күлләр хасил була икән. Шунда үрдәк үстереп өлгерәләр.
Материаль яктан ныгыгач, халыкның көнкүреше турында кайгыртуны да кооператив өлешчә үз өстенә алган. Монда хәзер ундүрт балалар бакчасы, ун ясле, урта мәктәп, клуб, китапханә бар. Балаларны бушлай ашаталар. Артыбрак калган керемнәрне бергә туплап, уртак кирпеч заводы булдырганнар. Хәзер бу завод, торак йортлар салыр өчен, елына ике миллионлап кирпеч һәм 400 мең чирәп чыгара. Ташпулат саласың килә икән — рәхим ит! _
Кооператив членнарының эшчәнлегенә сокланып туймассың! Тик утыручы бер баланы гына да очрата алмыйсың монда. Авыл хуҗалыгы эшенә көче җитмәгәннәр (ә эшләрнең бераз кимегән чорында бөтенесе бер булып) кул эшенә ябыша: чигү чигәләр, эшләпә үрәләр, челтәр бәйлиләр. Кооперативта мондый осталарны дүрт мең чамасы диделәр. Алар ясаган әйберләрнең шактый өлешен хәтта чит илләр сатып ала.
Крестьяннарның үз карамагында да җирләр бар. Дөге игәләр, терлек азыгы әзерлиләр һәм... балык үрчетәләр. Һәр гаиләнең 20—25 квадрат метр чамасы мәйданда үз күле бар. Күлләрдә, президент Хо Ши Мин тәкъ-
ди» итеп калдырганча, балык симертәләр! By шәтыль бетен илгә таралган Балыкчылык азык телек муллыгына ирешүдә шактый отышлы тармактан санала. .Ьинь Минь» кооперативы гына да дәүләткә 10—15 тонна балык тапшыра.
Бу кооперативның эше бөтен илгә үрнәк итеп пропагандалана.
Без ТУ-134 самолетында Көньяк Вьетнамга очабыз. Ханойдан Хошимин шәһәренә — ике сәгатьлек юл. Ике сәгать... Тик аралар шулай якынайсын өчен, ил бер бөтен булсын өчен. Көньяк Вьетнамны сатлык җаннардан арындыру өчен күпме корбаннар бирелгән?!
Илнең бу өлеше 1975 елның язында гына, Азат итү Армиясенең һөҗүменнән соң, Сайгон шәһәре алынып, Америка ялчыларын кырып бетергәч кенә тулы азатлыкка иреште. Шунда гына Вьетнамның Төньяк һәм Көньяк өлешләре бер бөтен булып, уртак максат белән яши башладылар. Хошимин (элекке Сайгон) шәһәренең бетон аэродромында әле булса хәрби самолетлар тора. Алардан һич арынып бетәрлек түгел. Чөнки АҢШ империалистлары бу төбәк өчен хәрби һава флотын шушында туплаганнар. Шуннан торып Кампучия, Лаос, Төньяк Вьетнам кебек илләргә үлем чәчеп ятарга ният-ләгәннәр.
Сайгон режимын кичергән еллар Көньяк Вьетнамның экономик һәм рухи тормышына шактый яман эз салып өлгергәннәр. АҢШтан агылып торган миллион-миллиардлар һич кенә дә милли экономиканы ныгытуга тотылмаган, аларны Сайгон генераллары, буржуазия чиновниклары, американнар белән бәйле предпринимательләр үзләштереп яткан. Илне Япония һәм Америка товарлары тутырган. Көньяк Вьетнамның үзендә вак кустарь промышленность кына калган. Күбрәк сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү тармаклары тамыр җәйгән. «Көнбатыш үрнәгендә» яшәүче сорыкорт җәмгыять туган.
Мондый тормыш кешеләрнең социаль аңын томалаган, рухын агулаган. Неоколонизаторлар Көньяк Вьетнамда өч миллион эшсез кеше, йөз меңнәрчә фәхишләр һәм наркоманнар, ун меңнәрчә гангстерлар һәм бандитлар, миллионнарча авырулар һәм наданлык калдырып киткәннәр. Кешелек кысасыннан чыгарылган бу җәмгыятьне тиз арада төзәтергә кирәк. Элекке кадрларны тәрбияләү, яшьләрне социализмга бирелгәнлек рухында саклап калу өчен көрәш башланган.
Яңа кеше өчен көрәш — социалистик революциянең иң мөһим бер баскычы. Ул экономикадагы авырлыклар аркасында тагын да катлаулана. Җитмәүчелек тә үзен шактый нык сиздерә әле, эш белән тәэмин итү дә канәгатьләнерлек түгел. Элекке белгечләрнең кайберләре саботаж ясыйлар. Кыскасы, коммунистларга һәм барлык намуслы кешеләргә чынлап торып көрәшергә туры килә. Ә читтәге дошманнар бу хәлләрдән оятсызларча файдаланып калырга ашыгалар. «Америка тавышы», «Би-би-си», «Ватикан тавышы» кебек унтугыз радиостанция көн саен вьетнамлылар телендә агу чәчә. Чит илләрдә вьетнамлылар телендә 70 газета чыгарыла. Аларны астыртын юллар белән Вьетнамга да кертәләр. Сәхифәләре — тоташ ялган, яман коткы... х
«...Элек 60 донг акча түләп мотоцикл алырга мөмкин иде, хәзер мотоцикл 18 мең тора,— дип яза бер газета. — Бензин юк. Элек ул су урынына ага иде. Сез басуда транзисторлардан яңгыраган музыканы тыңлый-тыңлый эшләдегез. Инде батарейкалар юк, радиоалгычларыгыз өнсез калды. Бәс шулай икән, яңа тормышның нәрсәсе яхшы соң?..»
Мең-миллион афәтләрне, биниһая көчле дошманнарны җиңеп чыгып, хәзер вакытлыча экономик кыенлык кичерүче ил турында шушындый пычрак пропаганда алып барудан да оятсызрак ни булырга мөмкин?! Аларның төп максаты кешеләрне мул яшәтү икән, ни өчен соң алар илнең авыр хәлдә калуының сәбәпләрен дә күрсәтмиләр? Радиоалгычлардан төрле көйләр яңгыраган вакытта ил өстенә үлем шәүләсе эленеп торганлыгын ник бер дә искә төшермиләр? Көньяк Вьетнамда ул елларда һәлак булган миллион ярым кеше турында да онытып җибәрәләр. Миллионнарча гектар җирнең һәм урманнарның агуланганлыгын ник белмәмешкә салышалар?
«Хо Ши Мин яшьләре коммунистик союзы»на кергән егет-кызларны котыртканда да идеология дошманнары үзләре Вьетнамда чакта аларны концентрацион лагерьларда ничек мыскыллаганнарын хәтердән чыгарып то
ралар. Сайгонның үзендә генә дә 8 үзәк төрмә, 11 район төрмәсе, 144 квар тал төрмәсе һәм 140 аулау пункты көйләп куелган иде.
Менә сиңа ул чактагы күңелле, мул тормыш! Сайгонда рәхәт яшәүчеләр бар иде, әлбәттә. Алары — Вьетнамның төп халкы түгел, американнар һәм аларның ялчылары иде. Ул зиннәтле сарайлар, ул гаҗәеп бакчалар— исең китәр! Һавасын сафландырырга кондиционерлары бар, теләсәң,^ Вашингтон, Нью-Йорк, Париж, Токио белән сөйләшә аласың — туп-туры" телефон элемтәсе булдырылган.
Миңа Внугтау шәһәрендә тропик агачлар һәм 70 гыйбадәтханә ышыгына салынган искиткеч матур коттеджларны күрсәттеләр. Халыкны талап баеган миллионерлар, сайгон армиясе генераллары монда кәеф-сафа сөргән. 1975 елда үзләре үк хәрби вертолетлар өчен салган киң бетон юлдан аларны куып җибәргәннәр. Күңелсез булган агрессорларга, бик күңелсез булган! Аларга хәзер дә, Вьетнамның тормышы көннән-көн яхшыра бара, социализм идеяләре җиңә, дигән хәбәрләрне ишетеп тору рәхәт түгел.
Башта дошманнарга сатылган, аннары аларга ияреп, илләрен ташлап киткән качакларның хәле тагын да аянычрак. Шуңа күрә алар Көньяк Вьетнамга әле дә провокацион хәбәрләр ишеттерергә азапланалар: күчтәнәчләр җибәрәләр, газета-журналлар, открыткалар тараталар. Рәсемнәрендә — эшләмичә тук яшәүче фәхишләр. Янәсе, алар әнә ничек рәхәт гомер кичерә. Һәр сурәт читенә сайгончылар байрагын кыстырып куярга да онытмыйлар. Ул байрак сарылы-кызыллы. Посылкаларындагы балалар ыштаны да шундый тукымадан тегелгән.
Социалистик Вьетнам качкын сайгончыларны туган илләрендәге якыннары белән элемтәдә торудан мәхрүм итмәгән. Хатлар, посылкалар алышалар. Әмма теге яктан хуҗалары аларны һәр хатка «агу» салып җибәрергә мәҗбүр итә. Элемтә хезмәткәрләре кулыннан ай саен меңнәрчә посылкалар үтә. Магнитофон кассеталарын тикшерү аеруча катлаулы. Вьетнамда киң таралган патриотик җырларның көенә бик яман дошмани сүзләр җырлап яздыралар икән. Шуны Вьетнамга озаталар. Бу пычрак «күчтәнәчләр* Хошимин шәһәренә әллә ничә илдән килә. Кечкенә генә бер Вьетнамга ерак-ерактагы АКШ, Англия. Япония, Бельгия, ФРГ, Швеция, Австралия кебек илләр агу озатып утыралар.
Кара көчләргә каршы Көньяк Вьетнам халкы, коммунистлар нинди чаралар табып өлгерәләр соң? Иң әүвәл шуны әйтергә кирәк: илнең һәр кешесе бик сизгер булырга өйрәнгән. Икенчедән, вакытлыча кыенлыклар турында ачыктан-ачык аңлатып һәм илнең көн саен алга китешен, үсә баруын күрсәтеп, читтән кергән ялганнарны фаш итәләр. Идеология көрәшендә иң ышанычлы ысул булып халыкны аң-белемгә өйрәтү санала. Бу өлкәдә шактый зур уңышлар да бар инде. Көньяк Вьетнам азат ителеп, өч ел узуга, халыктагы наданлык бетерелде. Хәзер монда 14 миллион бала мәктәпкә йөри. Мәктәпләрнең һәм барлык башка уку йортларының программалары тамырдан үзгәртелде. Аларда яшьләрнең политик әзерлегенә аеруча зур игътибар бирелә.
Халык арасында культура-тәрбия эшләре дә яңа юнәлештән алып барыла. Клублар, культура сарайлары салына, анда эшләү өчен кадрлар әзерләнә. Газета-журналларга язылганнарны мөмкин кадәр күбрәк кешегә җиткерү, радиотапшыруларны сугышчан рухта алып бару, яшьләрне революцион рухта тәрбияләү, неоколониализм калдырган чирләрне фаш итү яңа социалистик яшәү рәвешен формалаштыруда төп чаралардан санала.
Көньяк Вьетнамда совет авторларының китаплары, күп кенә кинофильмнар популярлашкан. Миңа «Корыч ничек чыныкты?», «Чапаев», «Оптимистик трагедия» кебек фильмнарны бик яратып карауларын сөйләделәр. Чөнки вьетнамлылар бу әсәрләрдә үзләрен борчыган сорауларга җавап табалар.
Һәвәскәрләрнең чыгышы өчен ачык эстрадалар булдырылган. Халык андый кичәләргә бик теләп йөри. Балаларны бушлай кертәләр. Урын җитмәсә, кайберәүләр агач кәүсәсенә менеп кунаклый. Үзешчән артистларның репертуары бик бай: халык җырларын композиторлар яки үзләре үк язган әсәрләр алмаштыра. Лирик җырлар белән бергә үк политик җырлар да яңгырый. Русча башкарылган җырларны да тыңлаучылар алкышлап каршы алалар.
Ачык эстрада концертларын һәр район, өяз, завод-фабрикаларда атнага өч тапкыр күрсәтәләр. Кайчак һәвәскәрләр арасында профессиональ артистлар да чыгыш ясый. Тамашачыларның саны меңнән артып китә, чөнки клуб
дигәненең чиге юк, килгән һәр кеше сыя аңа. Сыймасаң койманың тышкы ягында торып булса да, җырчыларны ишетергә мөмкин ич! Концерттан соң кешеләрнең күңеле сафланып кала, һәрберсенең йөзе балкый.
Күңел сафлыгы димәктән, тагын бер коллектив эше истән чыкмый. Мине анда алып барганда, без хәзер «яңа кеше тәрбияләү училищесы*н карарбыз диделәр. Күргәч, аптырый калдым. Андагы хәлләр саташулы яман төш кебек хәтергә килә.
Училище директорының урынбасары Фан Нгуен Бинь:
— Менә бу егетне кичә генә, урамнан тотып, китерделәр,— дип аңлатты. — Наркоманиянең иң авыр стадиясе. Бүген беренче дәваны бирдек. Кризис кичерә. Атна буе шулай ятачак әле. Без, нигездә, халык медицинасы ысуллары һәм энә кадау белән дәвалыйбыз.
— Файдасы тиярме?— дип сорыйм. — Терелерме?
— Әлбәттә...
Училище 1975 елда ук оештырылган. Шул арада ун мең яшүсмер, дәваланып, яңа тормышка аяк баскан. Тәрбия эшендә А. Макаренконың юлдан язган ятим балаларны тәрбияләү алымнарыннан да киң файдаланалар икән. Наркоманиядән дәвалау — эшнең беренче баскычы гына. Училище әхлакый һәм физик яктан харап ителгән яшьләрне яңа тормышка яраклы кешеләр рәтенә бастыра, һөнәрле белгеч итеп чыгара. Аудиторияләрдә лекцияләр укыйлар, остаханәләрдә хезмәткә өйрәтәләр: балта эшенә, тегәргә, аяк киеме төзәтергә, уенчыклар ясарга.
Училищеның музее бик бай. Монда яшьләр кулы белән ясалган әйберләр куелган. Бер бүлектә авыруларның училищега килеп кергән чагындагы куркыныч кыяфәттә төшкән фотолары да бар. Алар янында пыяла тартма эчендә шушы коточкыч авыруның чыганаклары — чит илдәге «дус»лардан килгән Наркотиклар, шприцлар, ампулалар. Аларны китапларның калын тышларына яшерен «оя» ясап та, зонтик саплары эченә тутырып та, кәкре башлы таяк буена салып та озатырга тырышалар. Вьетнамлылар бу «бүләкләрне «матур кәгазьгә төрелгән үлем* дип йөртәләр.
Вьетнамның кунакчыл, ачык йөзле, эшчән халкы хәзергә шактый җитди кыенлыклар кичерә. Шулай да ул һәрвакыт, хәтта бик авыр сугыш елларында да, матур киләчәккә ышанып яши. Бүгенге көннәрдә бу ышаныч ныгы- ганнан-ныгый бара. Вьетнам Коммунистлар партиясенең V съезды ачылыр алдыннан Ханойда халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе оештырылды. Хәзер ул баетылып тора. Анда илнең ышанычлы юлдан үсә баруы конкрет төстә раслап күрсәтелә. Һәр экспонат — халык көченең чиксез мөмкинлекләренә дәлил. Күргәзмәгә куелган әйберләрнең кайберләре әлегә бердәнбер нөсхәдә генә. Экскурсовод:
— Тиздән без аларны күпләп ясый башлаячакбыз,— дип әйтергә ашыга.
Вьетнамның бай тарихыннан хәбәрдар булсаң, бу сүзләргә ихластан ышанасың. Чөнки моңарчы бу ил үзенең һәр максатына ирешә килде. Алдагы бурычлар да, һичшиксез, тормышка ашырылыр.