Логотип Казан Утлары
Повесть

КЕМ — КЕМНЕ...


 каннар һәм яшьләр аркылы
Ил боек җиңүгә иреште
Муса Җәлил *
окымсырап утырган пассажирларны сискәндереп, моторларның тигез гөрелдәвенә эре калибрлы пулемет тавышы кушылды. Хәрби транспорт самолеты салонындагы гади киемле ике ир кеше, радист кыз һәм үзәк газета хәбәрчесе — барысы да атучыга таба борылдылар. Әйе. язмышның кем кулында икәнлеге бердәй аңлашылды аларга
Ул арада самолет кинәт уңга янтайды да, текә таудан шуган шикелле, атылып аска төшә баш лады Койрык өлешендә урнаштырылган йөк бер мәлгә һавада асылынып калгандай булды. Партизаннар өчен кирәк-яраклар тутырылган зур кап
сы ишегенә китереп кыскан булыр иде
Пулемет ничек ата башлаган булса, шулай кинәт туктап та калды Самолет беравык тигез очканнан соң тизлеген кискен арттырып югарыга ыргылды Тимер урындыкларга ябышып утырган пассажирлар бу борчуларның сәбәбен яхшы аңладылар - - немецларның төнге истребительләре һөҗүм итүе ачык иде. Югыйсә, инде, фронт сызыгын үтеп, бераз тынычланырга өлгергән иделәр. Тнрә-якта үлем чәчеп шартлаган зенит тубы снарядларыннан да. самолетны эләктереп алган көчле прожекторлардан да котыла алдылар бит
Инде менә дошман истребительләре Алар, әлбәттә, мондый табышны ычкындырырга теләмәячәкләр Ә «корбанның» бөтен теләге — алда күренгән гаять зур кара болыт эченә кереп югалу. Әмма качып котылу өчен әле берничә километр очарга кирәк Өстәвенә, болытлар арасыннан ай күренде, тирә-як яктырып китте
Самолетны дерелдәтеп пулемет яңадан эшкә кереште. Шул ук минутта дошман уклары, калай түбәгә яуган боздай тып-гып бәрелеп.
чык пассажирларга таба шуышты Әгәр вакытында аяклары белән терәп калмаган булса, ул Зәки Нурмыевны. һичшиксез, очучылар кабина
самолетны «тешли» башладылар Алар барлыкка китергән йодрык сыярлык тишекләрдән салонга сызгырып салкын һава керә башлады
Эшләр болайга китсә, барып җитә алмавыбыз да бар,— дип уйлап куйды Нурмыев, парашютын төзәткәләп — Ә бу — йөкләнгән бурыч ны үти алмау, дигән сүз Тик аны ничек булса да’ үтәргә кирәк ф
► Язмыш аның белән гаҗәеп бер уен уйный кебек Тикшерү органнарында эшләгән дәвердә ул катнашкан операцияләр никадәр авыр баш- х ланып китсәләр, ахыры шулкадәр җиңел була иде. Ә бу юлы алда тор- S ган бурыч аеруча катлаулы, мондый эш белән аның әле шөгыльләнгәне * юк иде Зур партизан отрядында оялаган дошман агентларын фаш итәр- ■? гә кирәк Гестапо шымчылары зур зыян китергәнлектән, отряд җитәкче- * ләре партизаннар хәрәкәте үзәк штабыннан ярдәм сорарга мәҗбүр бул- * ганнар. “
Менә шуңа күрә лейтенант Зәки Нурмыев бүген фашист истреби- * тёльләре эзәрлекләгән самолетта дошман тылына оча Ике атна элек =? шунда ярдәмгә җибәрелгән хезмәттәше Алик Пепелин, партизаннар £ лагерен дошман бомбага тотканда, һәлак булган. *
Үзәк штабта лагерьны бомбага тотуның очраклы хәл булмавы мөм- * кин, дигән фикер бар иде. Отряд күчеп килгәнгә дүрт кенә көн вакыт * узуга карамастан, бомбаларның алар урнашкан җиргә генә сибелүе « бик шикле. Дошман шымчылары лагерь координатларын хәбәр итеп $ өлгергән, күрәсең. Бәхеткә каршы, утызлап бомбардировщик лагерь - өстенә үлем яудыра башлаганчы, отрядның корал тота алган бар кешесе, дошман һөҗүмен кире кагу өчен, аннан бераз читтәрәк тупланган булган һәм шулай очраклы рәвештә зур бәладән котылган.
Күптән түгел Пахомов отряды шундый ук хәлдә кешеләренең яртысын югалта. Командир үзе дә һәлак була. Аларның калдыгын үзенә кушкан икенче отряд исә, яңаларын үзенә сеңдергән көннән башлап, гел уңышсызлыкларга юлыгып тора
Самолет, куркытылган кош кебек, әле уңга, әле сулга, әле аска, әле өскә ыргылды. Йөк самолетына немец козгыннарыннан котылу авыр шул — тегеләрнең тизлекләре зуррак. Самолет партизаннар «аэродромында» тукталырга тиеш булса да. пассажирларның барысына да парашют бирелгән. Гадәттә парашютларны «юлда» сикереп төшеп калучыларга гына бирәләр. Әмма бу очракта җитәкчеләр саклык чаралары күрде. Чөнки бүгенге һәр пассажир дошман тылындагы меңләгән язмышны кайгыртырга сәфәр чыккан иде.
Нурмыев юлдашларының кая, нинди максат белән очуларын бел- I ми иде Ул аларны беренче тапкыр самолетка утыргач кына күрде Немецлар кул астында калган берәр шәһәргә юл тоталардыр, мөгаен Аларның эше тагын да авыррак Зәки иптәшләренә, хәлләрен аңлаган шикелле, ихтирам белән .карап куйды
Шул чак. әзмәвер чукмары тидемени, самолет бик каты селкенде дә сулга янтая башлады. Очучылар кабинасы ишеге ачылуга, тәбәнәк гәүдәле штурманның
— Карабиннарны эләктерергә! Сикерү өчен әзерләнергә! — дигән боерыгы яңгырады
һәркем үз йөген кулга алуга, штурман тагын кабинасына кереп югалды Барысының да башында бер генә уй: нинди урынга төшәр дә, ничек барып җитәр. Борчылулы күзләр очучылар кабинасы ишегенә төбәлгән. Ә штурман юк та юк. Ул арада самолет тигезрәк оча башлады Күңелләрдә тагын өмет чаткысы кабынды Әллә котылдыкмы?! Нурмыев саклык белән генә рацияне идәнгә куйды Отрядка ул радист булып
• бара. Зәки чынлап та рациядә ярыйсы гына эшли Классташы Стась Могилевский белән бергә морзе әлифбасын өйрәнүе бушка китмәде. Соңрак — осоавиахим мәктәбе..
Штурман, бу юлы ишектән башын гына чыгарып, дәртле тавыш белән ^Дс^к^рМибез! Өстерәлеп булса да барып җитәрбез.
Самолетның болытлар арасына качып котылуы, авыр яралар алуга карамастан, хәзер инде өметнең үсүе турында ул сөйләп тормады.
Партизаннар базасына таң алдыннан гына барып җиттеләр. Утырганда самолет хәйран гына ^кәҗәләнеп» алды — түмгәкләргә очрап сикергәләде һәм куе зирек куаклыгына терәлеп диярлек көчкә туктады.
Пассажирлар җиргә аяк баскач, ах иттеләр: шундый теткәләнгән самолет ничек оча алган!
Нурмыевны отряд командиры майор Журкин каршы алды. Аннары кызулап партизан аэродромыннан унике чакрым көнчыгыштарак урнашкан лагерьга кайтырга чыктылар. Башка пассажирлар, атларга утырып. көнбатыштарак хәрәкәт итүче күрше отрядка китте.
* Базага барып җиткәндә иртәнге аш вакыты иде. Бераздан отрядны сафларга тезеп, яңа радист белән таныштырдылар. Нурмыевның чынлыкта кем булуын отрядта бары командир һәм штаб начальнигы гына белергә тиеш иде.
Лейтенант, үзенә билгеләнгән «ояда» антенналарны көйләүгә, исән- сау килеп җитүе һәм эшкә тотынуы турында Мәскәүгә беренче радиограммасын тапшырды.
Аннары Зәки лагерьны әйләнеп чыгарга булды. Ул мәһабәт наратлар. каеннар һәм төрле вак куаклар каплаган калкулыкка урнашкан иде. Лагерьны урталай бүлеп торучы кипкән елганың ике ярында карлыгач оясын хәтерләткән ясалма мәгарәләр. Урыны җайлы, һава һөҗүме әллә ни зыян китерерлек түгел Бәлки туңа күрә дә немецлар лагерьны кабат бомбага' тотмыйдыр Дошман отрядның монда икәнен белергә тиеш бит Шымчының партизаннар арасында булуына шик юк кебек. Яңа урынга күчеп килгәннән соң бер атна вакыт узган, хуҗалары белән бәйләнешкә керер өчен җитәрлек вакыт.
Лейтенант янәшәдә генә урнашкан штаб куышына юнәлде.
Отряд командиры Журкин аны штаб башлыгы белән таныштырды Нык гәүдәле, аксыл чәчле, кырыс йөзле ир-егет. Капитан Ковригин Михаил Анемподистович.
■— Танышуыбызга мин бик шат,— диде Нурмыев, аның кулын кысып. — Әгәр каршы килмәсәгез, эшкә тотыныйк.
— Әйе, вакыт аз.— днде майор Журкин. — Житмәсә, кичә тагын бер операция уңышсызлыкка очрады Тимер юл күперен шартлатырга киткән тугыз кешенең дүртесе генә әйләнеп кайтты. Немецлар аларны нәкъ шул урында гына көтеп торган шикелле.
— Тимер юлда да эшләр начар,— дип башлады сүзен штаб башлыгы. Ике атна эчендә бары бер генә хәрби эшелон шартлата алдык. . тагын берсе — азык-төлек белән... .
— Элек күбрәк була идеме? — дип сорады Нурмыев.
— Шактый ук. Югалтуларыбыз да кимрәк була иде. — Ковригин гамәл журналын ачып алдына куйды. — Отряд Пахомов партизаннары хисабына 152 кешегә артты. Алар безгә унҗиденче апрельдә килеп кушылды Хәзерге көндә 435 кораллы кешебез бар. Сан ягыннан арттык артуын, эш нәтиҗәләре генә нык кимеде. Бөтен бәла-казалар шул апрель урталарыннан башланды да инде.
Капитан Ковригин хәвефле тәмамланган операцияләрне санап чыкты. Соңгы уңышсызлыкларның авыр тәэсире —* отряд эшчәнлеген шактый сүлпәнәйтүе сизелә иде. Моннан ничек котылырга? Әлегә бу турыда берәү дә. шул исәптән хәрби тикшерүче Зәки Нурмыев та берни әйтә алмый иде. Алда гаять авыр, зур төгәллек таләп итәчәк эш торганын гына аңлый иде Бу эшне уңышсыз төгәлләнгән һөҗүмнәрне өйрәнүдән башларга кирәк: анда кемнәр катнашкан, аңа әзерләнүне кем белгән? * Лейтенант озак кына ул һөҗүмнәрнең төрле яклары белән кызыксынып ' утырды, Пахомов отрядының исән калган партизаннары исемлеген, март- апрель айларында отрядка кушылган яңа кешеләр исемлеген әзерләүләрен үтенде.
— Бу көннәрдә кайбер нәрсәләрне тикшереп карарга кирәк булыр Шуңа күрә сезгә тагын бер үтенечем бар,— диде тикшерүче. — Миңа разведка взводыннан биш ышанычлы кеше бирсәгез иде.
— Була ул,— дип җавап бирде Журкин. — Тагын нинди ярдәм кирәк?
— Минем кем икәнлегемне әлегә белми торсалар яхшы булыр иде Отряд тормышы элеккечә барсын Дошман шымчыларын куркытмыйк х диюем Юкса аларны табу кыенлашыр. Шуңа күрә бөтен күрсәтмәләр- 5 не сез бирерсез. *
— Ярый, Зәки Шәрипович, сезгә бу эштә Михаил Анемподисто- s вич та ярдәм итәр. £
— Инде соңгы сорау. Әйтегез әле, сез үзегез эзләп карамадыгызмы • ул кабахәтләрне? Миннән алда килгән капитан Пепелин нәрсәләр эшләр- “ гә өлгерде икән? х
— Әлбәттә, тикшердек,— диде штаб башлыгы — Бер взвод коман- 2 днрыннан шикләнә башлаган идек. Уңышсызлыкларның күбесе ул кат- ш нашкан эшләрдә очрады Александр Повзнев турында әйтүем. Салгалап £ йөреп, тәртип ягында аксаткач, командирлыктан азат итәргә туры килде ® үзен... •
«Повзневның фашист шымчысы булуы бик шикле»,—дип уйлады « Нурмыев. Тәҗрибәле кеше, андый эшләр эшләп, үзен-үзе шик астына * куймас Бу очракта бик оста һәм хәйләкәр дошман хәрәкәт итүе бәхәссез.
— Менә тагын берәү. — Ковригин, папкадан бөгәрләнеп беткән кәгазь кисәге чыгарып, лейтенантка сузды.— Укып карагыз
Шнфрорадиогра мма
Левчукка Ашыгыч
Красов' Виктор Петрович турында белешүегезне сорыйм. 1915 елда Пермь шаһәренда туган. Сугышка кадәр шәһәр автохуҗалыгында механик булып эшләгән. Хекем ителгән булуы мөмкин Портретын тасвирлап бирегез.
Пепелин
— Бу радиограмма җибәрелдеме? — дип сорады лейтенант. Ков- ригинга таба борылып
— Бомбага тотканнан соң рациясез калдык. Ярдәм сорап күршеләргә мөрәҗәгать итәргә туры килде, әле биш көн элек кенә җибәрдек.
Нурмыев куыш буенча ишекле-түрле йөреп килде. Каен бүрәнәләреннән түшәлгән түшәм баш тияр дәрәҗәдә тәбәнәк иде.
— Ул сезгә кызыксынуының сәбәбен әйтмәгән идеме?
— Әйтте,— диде штаб начальнигы. — Красов төрмәдә утырып чыккандыр, ахры, диде. Бөтен тәне тулы рәсем икән. Тәндәге рәсемнәр төрмә билгесе бит инде. Үзеннән сораган идек, белмәгәнгә салыша. «Анда булган дуслардан күчкән нәрсә»,— ди. Иң әһәмиятлесе бу түгел әле. Пахомов отрядында ул 1942 елның икенче мартыннан гына сугыша башлаган. Ике солдат белән лагерьдан качкан булганнар. Тикшереп караган идек, расланды. Әмма отрядта бәла-казалар шул вакыттан башланган...
— Иптәшләре нинди кешеләр иде соң?
Ковригин кулын гына селтәде:
— Аянычка каршы, икесе дә сафтан чыкты. Берсе һәлак булды, икенчесе авыр яраланды. Әлегә лазаретта. Зур җиргә җибәрмәгез, дип ялына Дөресен әйткәндә, бөтен яралыларны эвакуацияләргә мөмкинлегебез дә юк...
Лейтенант озак сораштырып утырды: Пахомов һәм Журкин отрядлары кайчан оештырылган, төп кешеләре кемнәр, элегрәк дошман ялчылары яки шикле кешеләр тотылмаганмы, лагерьны саклау ничек оештырылган, постлар штабтан еракмы, кайсы авылларда дошман гарнизоннары бар — боларның һәммәсен дә белергә кирәк иде аңа
Төнлә дозорлар һәм постлар тирәсендә күренгән һәр партизан турын
да үзенә хәбәр итүләрен дә үтенде. Посттагылардан башка беркемнең дә төнлә лагерь буйлап йөрергә хакы юклыгын, партизаннар базасына якын килгән һәр шикле кешене кулга алырга кирәклеген дә әйтте.
— Боларның барысын да эшләргә мөмкин. Тик ачлык кешеләрне кузгалак, кычыткан, дару үләннәре жыю өчен урманга йөрергә мәҗбүр итә. Без үзебез дә бу эш белән шөгыльләнәбез. Азык-төлек җит- j ми Авырулар, яралылар да бар бит әле
— Аңлыйм Барыбер мөмкин булган кадәр лагерьга керү-чыгу сукмакларын бикләргә кирәк Бер атнага булса да Агент үз юлыннан иркенләп йөри алмасын иде. Хуҗалары белән элемтәсен өзәргә, аны башка юллар эзләргә мәҗбүр итәргә кирәк Шымчының элемтәгә керү өчен башка куркынычрак юллары да бардыр барын. Бәлки шул ачыкланыр
— Зәки Шәрипович, бәлки аның рациясе бардыр, кайда да булса яшереп тотадыр? — диде Журкин.
— Минем уйлавымча, сез монда күчеп килгәнче ул рация ярдәмендә элемтәгә кермәгән.
— Нигә алай дип уйлыйсыз?
— Әйдәгез, болай фикер йөртик,—дип башлады Нурмыев, кесәсеннән карандаш чыгарып.— Базагыз бомбага тотылган уналтынчы майда отрядны сәгать ничәдә күтәреп яңа урынга күчердегез?
Штаб башлыгы үзенең язуларына күз салганнан соң:
— Алты туларга егерме биш минутта,— диде г
— Ә бомбага кайчан тота башладылар?
— Җиденче ун минутта
— Димәк, бу үзгәрешне рация аша хәбәр итү өчен шымчының вакыты җитәрлек булган. Гестапо шунда ук очышларны туктаткан булыр иде
— Базада калган кешеләрне күздә тотсак, сез хаклы — Журкин тәмәке кабызды - Әгәр агент читкә җибәрелгән взводларда булса? Рация аша хәбәр итәргә мөмкинлек калмаса?
— Нигезле фикер, әмма мин андый очракларда элемтәгә керү өчен шымчының башка юллары бардыр’дип уйлыйм Шулай да сезнең фикер белән килешәм Күзәтүләрне көчәйтү нәкъ шушы фаразны ачыклау өчен кирәк тә инде Бигрәк тә төнлә. Кабатлап әйтәм, төнлә йөрүчеләргә аеруча игътибар итәргә кирәк. Тагын бер нәрсә: миңа барлык партизан элемтәчеләренең исемнәрен белү кирәк Бомбага тоту вакытында базада калган кешеләр исемлеге дә кирәк булыр, дип уйлыйм.
— Сез аларны шиклеләр арасыннан төшереп калдырырга уйлыйсызмы? — дип сорады Ковригин чигәләрен угалап — Әйтик, мин үзем алардан шикләнмим Гестапо агенты үзе булган җиргә әллә никадәр бом- . бардировшик һөҗүме оештырмас. Бу бит котылгысыз үлем дигән сүз. •
— Михаил Анемподистович, кадерлем, агент тревога күтәреләсең, үзенең базадан читкәрәк китәсен дә белмәгәндер,—диде Нурмыев.— һава һөҗүме буласын алдан белгән шымчы качар өчен урын әзерләгән булырга тиеш. Үзенең исән калачагына да нык ышанган. Ул газиз җанын куркыныч астына куймас иде.
2
Көн кичкә авышкач, көчле җил кузгалды Тәбәнәк кара болытлар бөтерелә-бөтерелә урман өстеннән җете кызыл офыкка таба юнәлделәр. Нарат ябалдашлары җилдә эчпошыргыч бер төрле тавыш чыгарып шаулыйлар Көчле җил куыш ишеген бер ача, бер яба. мәгарәгә ылыс исе тулы саф һава бәреп керә.
Лейтенант Нурмыев төш күреп ята Йокысыз ике төннең соңгысы — самолетта үткәне керде аның төшенә. Ишек шапылдавы зенит снарядлары шартлавы булып ишетелә. Ә землянкага кергән саф һава снаряд ярчыклары тишкән ярыклардан агыла сыман. Кинәт нәрсәдер бик каты дө-
дәде. Нәрсә бу!? Уянып китүгә ул бераз вакыт кайда икәнлеген дә аңламый торды. Ишек тагын ачылып китте, яңадан дөбердәү ишетелде. Күк күкриме, әллә бомбага тоталармы? Зәки урыныннан торып тышка чыкты Якында гына ялтырап яшен яшьнәде, каты күк күкрәгән тавыш кайтаваз булып урманга таралды. Көчле яңгыр башланды
Зәки сәгатенә карады да гаҗәпләнүдән сызгырып куйды. Хәйран * йокланган! Эшкә тотынырга өлгермәгән — борчылам, уйланам, имеш. £ Үз көчеңә үзең ышанмау чире озак көттерми шул. Характерны ныгытыр- * га кирәк, дустым, җитәкчең Левчукныкы кебек ихтыяр көче булдыру ки- * рәк сиңа. Нинди генә авыр хәлләрдә калырга туры килмәгәндер аңа Ди- s мәк, һәрвакыт нәрсә эшләргә кирәклеген төгәл белгән. Димәк, үз-үзенә £ ышанган. Ә Зәки Нигәдер борынгы Рим философы Сенека исенә төште. ♦ Аның фикеренчә, үз-үзеңә ышанычсызлык эшсезлектән, мәгънәсез тор- “ мыш алып барудан килә. Ә Зәки эшли,булдырырга тырыша кебек бит. = Нигә шулай? Бәлки тәҗрибәсе җитеп бетмәүдәндер. Сенека исә акыл 5 туплаган, дөнья күргән ирләрне күздә тотып әйткәндер. Зәкигә әле егерме биш кенә яшь бит. акыл, зирәклек, тәҗрибә дөньясына аяк баскан * вакыты гына. Яше утыз-утыз бишләргә җитмичә, анда үз кеше булып « булмас. °
Куыш ишеген саклык белән генә ачып, штаб башлыгы Ковригин £ килеп керде. *
— Комачауламыйммы? ®
— Юк, юк. Михаил Анемподистович, узыгыз.
— Безнең разведчиклар күрше Орловка авылыннан бер полицайны эләктергәннәр. Бәлки сораштырырсыз?
..Урта яшьләрендәге полицай землянка уртасына утырган да, ишек ачылган саен сискәнеп китә. Керосин лампасыннан төшкән яктыда аның шәүләсе кыяфәтсез бер күләгә булып шуыша.
Нурмыев почмактагы түмәргә барып утыруга, өйрәтелгән эт хуҗасына караган кебек, полицейский күзләрен аңа төбәде.
— Полициядә күптән хезмәт итәсеңме? — дип сорады Нурмыев. кесәсеннән куен дәфтәре һәм карандаш чыгарып.
— Мәҗбүр иттеләр, юкса риза була идеммени
— Төгәлрәк җавап бирергә кирәк. Кайсы айда, кайсы көнне кидең бу киемне? Кайсы авылда хезмәт итәсең?
— Дүртенче декабрьдән бирле мәҗбүри хезмәттә, Орловкада.
— Гарнизон зурмы?
— Ике рота, ипт. әфәнде. Барысы 350 кораллы кеше
— Төннәрен тревогалар булгалыймы?
— Булгалый гына түгел, еш була.
— Соңгы тапкыр кайчан күтәрделәр?
Полицай кипкән иреннәрен ялап алды. Эчкечеләрнеке кебек калтыранган бармаклары белән мундирының керләнгән якасын чишеп җибәрде.
— Шушы көннәрдә, унсигезе иде, ялгышмасам Дөрес, унсигезенче май көнне
Орловка гарнизонының кайсы көнне, сәгать ничәләрдә тревога буенча кузгатылганын, кайларда засадалар оештырылуын лейтенант җентекләп сорашты. Полицай сөйләгәннәрне игътибар белән тыңлап, кайберләрең куен дәфтәренә язып барды. Партизан отряды зур көч белән берәр дошман гарнизонын тар-мар итәргә җыенса, шул кённе бөтен җирдә, хәтта ерак гарнизоннарда да тревога күтәрелүгә игътибар итте Ә за- даниегә кечкенә төркемнәр генә киткән көннәрдә, немецларда бернинди борчылу сизелми
Бер карасаң, немец шымчысын эзләү белән гарнизоннардагы тревогалар арасында бернинди бәйләнеш тә юк кебек Әмма тикшерүче бәйләнешнең нәкъ менә шунда булуын сизде Партизаннар һөҗүм итәргә уйламаган гарнизоннарда да тревога булып, сугышка әзерләнәләр икән, димәк, көнен белеп тә, кайда һөҗүм буласын дошман төгәл белми
Юкса, барлык гарнизоннарда ыгы-зыгы күтәрү кирәк булмас иде. Ә бит нинди һөжүм әзерләнүен взвод командирлары да. штабка якын башка кешеләр дә белә Димәк, алардан шикләнмәскә мөмкин булачак, бары тик тагын бер тапкыр бу мәгълүматларның дөреслеген тикшереп чыгарга кирәк. Нурмыев уйлавынча, моның өчен авыл кешеләреннән, мөмкин икән, әсир немецларның үзләреннән сораштырырга кирәк. Әгәр инде тозаклар партизаннар һөжүм итәргә җыенган урыннарда гына корыла икән, агентны командирлар арасыннан эзләргә туры килер иде.
Полицай сөйләгәннәрне истә тотканда, шымчы бары тик кайбер күзәтүләрдән чыгып кына эш итә. дип уйлады лейтенант.
— Тәжрибәле, үз эшен яхшы белә, ахрысы Бәлки профессионал агенттыр. Бу очракта ул хәбәрләрен башка канал буенча да кабатларга тиеш.
Нинди һөҗүмнәр ясалачагын шымчының дөрес чамалавы күзгә ташлана. Әгәр отряд тулысынча яки аның күбрәк өлеше кузгала икән, димәк, ниндидер комендатура яки гарнизон тар-мар ителергә тиеш. Инде автоматчылар белән ун-унбиш кешедән торган шартлатучылар төркеме юлга чыкса, зур күпергә хәвеф яный, дигән сүз. Дүрт-биш кешеле кечкенә төркемнәр исә тимер юл шартлатырга гына йөри. Дошман шым-чысы менә шуны белеп алган, ахрысы. Моны тикшереп карарга кирәк булыр Командир, зур минерлар төркеме оештырып, аларны автоматчылар белән олы юлдагы күпергә җибәрсен әле. Базадан ераклашкач, вак төркемнәргә бүленеп төрле якка таралырлар.
Аның уйларын елый-елый кычкырган хатын-кыз тавышы бүлде:
— Кертегез мине! Ул минем әти-әннемне үтерүче!
Ковригин землянка ишеген ачып:
— Нәрсә булды анда? — дип сорады.
— Иптәш капитан, хуҗалык взводыннан бер хатын сезнең янга кермәкче була.— диде часовой.
Хатын куышка керүгә полицайга ташланды.
Шул-шул! Бу кабахәт җан минем күз алдымда әти-әниемне атып үтерде! Шул үзе!!
Полицайның бугазына ябышкан хатынны чак-чак аерып алдылар Полицай: «Иптәшләр, мин гаепле түгел. Мин... миңа... үз теләгем белән түгел . боерык бирделәр...» дип кычкырынса да. аның язмышын бу бәхетсез хатын хәл итүе барысына да аңлашылды Партизан судының нинди карар чыгарасын ул үзе дә сизә иде инде.
Дошман тылында беренче эш көне менә шулай сорау алу белән тәмамланды.
3
Агафон кушаматлы ябык гәүдәле партизан үзе белән сакта торучы иптәшеннән:
— Караңгылык кайда барлыкка килә икән? — дип сорады. — •Әрмандадыр. ахры Шуннан сазлыкларга, елгаларга, күлләргә, шәһәр- п»ргл тараладыр Синеңчә ничек. Силыч?
Силыч, дин әһелләренеке кебек купшы сакалын сыпыргалап, теләр- теләмәс кенә җавап бирде:
— Бәлки шулайдыр, ә бәлки түгелдер.
Монда икеләнергә урын юк инде. Әнә күрәсеңме, кырлар өстендә ничек якты Ә монда, урман эчендә, җир астындагы кебек караңгы.
Силыч эндәшмәде, бөгәрләнгән фуражкасын басыбрак киде дә, сөйләшергә теләге юклыгын белдерер, арты белән борылды. Дөресен әйткәндә, постта торганда сөйләшергә яламый да иде.
Тиздән офыкның көнбатыш ягы башта алсуланды, аннары тоныкла- н.I барып, күк йөзе куе соры пәрдә белән капланды. Язгы боз кебек күксел
сары болытлар караңгылана барган гөмбәз тышында калып эреде Төн уртасында җил кузгалды Дымлы урман һавасы салкынайды Вакыт-вакыт җил нркенә бирелгән корыган яфраклар, кипкән үләннәр аяк астында кыштыр-кыштыр килде.
— Яңгыр гына башланмасын инде,— дип пышылдады Агафон. —
> Болай да рәхәт түгел. ♦
Силыч сакалын сыпырып тын гына ята бирде. Тик Агафон тагын сүз £ башлады: s
— Акыллы кеше бу урыннан үтеп керергә маташмас. Уң якта саз- “ лык, каршыбызда мина кыры. Җитмәсә төнлә. Минага эләгүеңне көт тә у тор. Кайсы акыллы башы бу урынны сакларга карар биргәндер инде, £ Элегрәк... ♦
Силыч коры гына аның сүзен бүлде:
— Җитәкчеләр күбрәк белә. х
Сөйләшмә дигән сүзе иде бу аның
Тиздән тонык кына ай калыкты. Күз күреме аз булса да яхшырды. >- Хәзер индетүмгәкле сазлык тигезлеген тәбәнәк куаклардан аерырга мөм- х кин иде. Сугышка кадәр урманчы булып эшләгән Силыч бераздан шом- £ ланып: е
— Ишетәсеңме, кемдер килә ахры...— диде. £
Икесе дә караңгылыкка төбәлделәр
Агафон автоматын үзенә якынрак тартып куеп
— Курыкканга куш күренә,— диде.
Куе чикләвек куаклары аларны яхшы каплап тора иде. Шулай да Силыч кымшанмыйча ятарга кушты. Көтеп тагын берничә минут узды. Якында гына ниндидер төн кошы тавышы ишетелде. Шул секундта Силыч иптәшенең иңенә кагылып:
— Теге куаклар юк иде шикелле.— дип пышылдады
— Ничек инде «юк иде?» Каян килсеннәр ди алар?
Силыч бил каешыннан гранатасын чишеп алды:
— Чынлап та юк иде,— диде.
Болытлар ертыгыннан төшкән ай яктысының да файдасы тимәде, тирә-якны һаман шул шомлы караңгылык каплаган иде.
Силыч Агафонның колагына ук килеп:
- — Мин әкрен генә әйләнеп киләм әле,— дип пышылдады. — Карарга кирәк. Син шушында гына тор. Берәр нәрсә-була калса, атарсың. Аңладыңмы?
Силыч тавыш-тынсыз гына караңгылыкка кереп югалды Шикле куаклар чынлап та күренәләр 6HJ! Дулкынланудан аның сулышы кысылды. Куаклар әкренләп агач араларыннан партизан лагерына таба шуышалар. Икәү генә түгел, дүртәү!
Безнекеләр бу тирәдә йөрми. Йөрсәләр дә качып-посып йөрмәсләр иде. Димәк, немецлар! «Тукта», дип кычкыру файдасыз Шунда ук атачаклар. Аларга барыбер. Тиз генә гранатаның чекасын тартып чыгарды да аяклы куакларга таба ыргытты. Урман бер мизгелгә яктырып киткәндәй булды.
Шартлау тавышы урманны яңгыратты. Шул ук минутта немец автоматлары да эшкә тотынды. Ату тавышларын ишетүгә, Агафон шулай ук автоматын тырылдатып алды. Якында гына шартлаган граната кый- пылчыгы күкрәгенә эләгүен ул башта сизмәде дә. Башыннан кубанкасы очып төште. Патроннары беткәч кенә, авыртып торган урынын капшап карады: тәнен җылытып нәрсәдер ага! Яраланган икәнлеген ул шунда гына аңлады. Ярдәм килеп җиткәндә ул басып тора алмаслык хәлдә иде инде.
Ә Силыч һәлак булган пуля нәкъ йөрәгенә тигән иде.
Хәле авыр булса да. Агафон Журкин белән Нурмыевка нәрсәләр, ничек булуын сөйли алды. Аның раславына караганда, мина кыры аша унлап фашист үтеп кергән иде.
Бәрелеш булган урында яшел халатлар кигән өч үле немец солдаты табылды.
Иртәнге якта Нурмыев белән Ковригин дошман үтеп керергә теләгән урынны җентекләп карап чыктылар. Немецлар җидәү булган икән яфраклары шиңә башлаган жиде куак бәйләме табылды Димәк, дүртесе качып котылган... A
Лейтенантны ике сорау борчыды: беренчедән, немецлар мина кыры серен ничек белә алганнар,’ икенчедән, нинди максат белән базага үтеп кермәкче булганнар? Дошман караңгы төндә мина кыры аша үтә алган икән, димәк, бу кырның серен ачкан. Минерлар тикшереп чыкканнан соң. бу күңелсез фикер расланды: немецлар миналарны зарар сызландырып та тормаганнар Шундый куе урнаштырылган коралны1
Бу турыда саперлар кайтып әйткәч. Нурмыевка әллә нәрсә булды Чигәләре кысылды, тәне чемер-чемер килә башлады, йөзе агарды.
— Әллә хәлегез начарландымы? — дип сорады Ковригин
— Юк, юк. Михаил Анемподистович,—диде Зәки бераз каушап — иртәнге салкын тәэсире ахры.
Мина кырының картасы бары тик Ковригинда гына. Миналарның нинди тәртиптә куелганын ул гына белә. Ә аларны урнаштырган тәҗрибәле минер сержант Архипов һәм аның жан дусты минер Галиев ике көн элек тимер юл шартлатканда һәлак булганнар
Беренче карашка, бүгенге көндә схеманы штаб башлыгы Коври- j гин гына белә кебек. Ә ул сыналган, ышанычлы кеше. Сугышларда авыр яраланган, орден белән бүләкләнгән Сүз тарата торган кеше түгел
Димәк, серне тагын кемдер белгән. Архипов миналаган кырны бер агачтан икенчесенә елан кебек туры барсаң гына, исән үтеп була. Башка минерлар үзләренчә миналый Дөресен әйткәндә, миналар, кирәк вакытта тиз генә алып, башка җирдә кулланырлык итеп куела. Миналар житми. шунлыктан, алар төгәл исәптә.
Миналарны ничек урнаштыруы турында Архипов башка кешегә сөй ләмәде микән? Нурмыев шуны белешергә булды. Ләкин аның белән бергә яшәгән партизаннар бу сорауны ачыкларлык бернәрсә дә әйтә алмады. Бары мыеклары чаларган өлкән яшьтәге сапер Архиповның мина кыры турында Галиевка нидер сөйләвен ишеткән. Ләкин игътибар белән тыңламаган икән
- Мин йокларга тырышып ята идем,—диде ул. — Хәлдән таеп кайткан чагым, ике төн йокламаган. Ялгышмасам, төшке аштан сон иде. Әйе, исемә төште, чыннан да шулай. Урынга яткан гына идем, алар кайтып керде. Яннарында тагын кемдер бар иде Бик нык арылган. ике көндә сиксән чакрым юл үткән идек. Алар килеп керүгә, йок- 1 лап та киткәнмен
— Алар кайтканда куышта тагын кем дә булса бар идеме?
Партизан, тәмәке төтененнән саргаеп беткән кытыршы бармаклары белән цигарка төреп кабызгач кына жавап бирде.
— Оныта язганмын Безнең минерлар короле Порфирий да өйдә иде бит, автоматын чистартып утырды. Менә ул мөгаен барысын да сөйли алыр_ ә уЛ хәзер кайда?
— Бер-ике сәгать чамасы элек «ауга» китте. Иртәгә кайтып җитәр. Аның юлы гел уңа Инде алты эшелонны тәгәрәтте. Уен эш түгел бу сиңа Шулай ич, ә?
Немецлар отряд җитәкчеләрен юк итәргә теләде микән? Кемнедер урлап китү өчен килүләре булдымы? Әллә, партизаннарга каршы житди сугыш ачар алдыннан, паника таратырга омтылулары идеме?
Соңгы шөбһә бик төпле түгел. Разведчиклар хәбәр итүенчә, якын- , тирә авылларда урнашкан гарнизоннарда үткән төнне тыныч уздырганнар Отрядны җитәкчеләрсез калдырырга теләүләре дөресрәк булыр — Нурмыев шундый фикергә килде. Отряд командиры белән штаб башлыгы икесе ике куышта яши Берьюлы һөҗүм итү өчен, немецлар өч-дүрт кешелек ике төркемгә бүленергә тиеш булгандыр.
Билгеле инде, алар сакта торучыларны тавыш-тынсыз гына юк итеп, штабны гранаталар белән шартлатырга уйлаганнардыр Ыгы-зыгы купкан арада караңгылыкка кереп сызган булырлар иде. Аларны мина кыры ягында эзләргә беркемнең дә башына килмәс иде. билгеле. Әйе, бу фараз ышанычлырак кебек. Фашистларның партизаннар отряды урнашкан урынны яхшы белүләре дә шуны куәтли. Димәк, шушы көннәрдә * һөҗүм итүләрен көт тә тор. Бомбага тотарлармы, берничә гарнизонны й бергә туплап ябырылырлармы? Яисә фронттан гаскәр китерерләрме? £
Бомбага тотулары да мөмкин, тик очучылар өчен яхшы маяк булма- * ган таулы-чокырлы зур урманда моның файдасы аз булачак. Өстәвенә. ? куышлар тирән чокыр ярларына ышанычлы уеп казылган Шулай да “ һава һөҗүме куркынычы бар Немецлар бер тапкыр партизаннар база- ♦ сын бомбага тотып караганнар ич инде Тик азрак ялгыш җибәргәннәр: “ җирдә һөҗүм иртәрәк башлану сәбәпле, партизаннар, разведчиклар х хәбәре буенча, урыннарын алмаштырып өлгергәннәр Бу юлы дошман “ башта бомбага тотып, шуннан соң гына җирдән һөҗүм башларга мөмкин. £ Нурмыев уйлавынча, дошман үз ялгышын төзәтергә тиеш.
Разведка мәгълүматларына караганда, отряд урнашкан төбәктә £ дошманның көче алты йөз кешедән артмый Бу көч белән генә алар о. урманга борыннарын тыгарга да куркачаклар Мөгаен, фронттан ярдәм £ килүен көтәрләр Аларга бу ярдәм кайчан киләсен алла белсен. Нур- Ф мыев шундый уйлар белән үз куышына ашыкты
Аны бигрәк тә сапер Архипов белән бер өйдә яшәгән кешеләр кызыксындырды. һәлак булучылар байтак булганлыктан, бергә торучылар еш алышынгандыр. Сазлыктан текә ярга кадәр араны миналау исә унтугызынчы майда төгәлләнгән. Димәк. Архипов белән шул көннән алып яшәүчеләрне барларга кирәк Немец шымчысын да мина кырының сере шушы көннән кызыксындыра башларга тиеш Архипов белән Галиевның миналау турында сөйләшүенә бәлки нәкъ менә шул бәндә колак салып торгандыр? Саперлар куышында соңгы вакытта яшәүчеләрне сораштырудан файда чыкмады Хәлне ачыкларга ярдәм итәрлек бер генә кеше — сапер Порфирин гына калды
Иртәгесен көн кояшлы, җылы иде. Күктә бер генә болыт та юк. Нарат урманының саф һавасы тән ризыгын искә төшереп ымсындыра.
Нурмыев иртәнге ашка китте Кечкенә генә бер кисәк дуңгыз мае салынган, суда пешерелгән арпа боткасы аңа ресторан сыеннан да тәмлерәк кебек тоелды. Әле унынчы унбиш минут кына икән. Бая минерлар янына барып килгәндә «аучылар» әле кайтып җитмәгән иде Зәки үзенә- үзе урын табалмый җәфаланды Зарыктырды Порфирий, зарыктырды.
«Аучылар» төш вакытында кайтты Тик алар арасында тикшерүче көткән кешенең үле гәүдәсен генә күрергә мөмкин булды. Иптәшләре әйтүенә караганда, аның чигәсенә адашкан бер пуля лагерьдан ерак түгел генә килеп тигән Бу яңалык Зәкине тәмам аптырашта калдырды. Кояшлы көн аның өчен кинәт караңгыланып, ямьсезләнеп китте. Тирә- юньдәгеләр хәрәкәтләнүче шәүләгә әверелде дә күздән төште. Чөнки сер йомгагының бер очы табылган кебек булган иде. хәзер ул тагын югалды
Тикшерүче Порфирий белән сөйләшүгә шактый өметләр баглаган иде. Архипов белән Галиев сөйләшүен тыңлап торган өченче кешенең шымчы булып чыгуына аның инде иманы нык иде. һич югында, ул кеше ишеткәннәрен очраклы рәвештәме, белепме агентка сөйләгән булуы ихтимал иде.
Эх. әгәр дә кирәкле кешесен «ауга» киткәнче очратырга өлгергән булса! Бары ике сәгатькә соңарды бит! Ике сәгать — кеше гомеренең бер мизгеле генә бит югыйсә
Лейтенантның авыр уйларын отряд командиры Журкин бүлде:
— Зәки Шәрипович. минерлар белән сөйләшеп аласызмы? Әллә кайтып ял итсеннәрме?
— Сөйләшәм, әлбәттә, иптәш майор.
Башындагы уйларының рәте-чираты юк, әйтерсең лә аны әле генә йокыдан уятканнар да катлаулы сораулар биреп аптыраталар. Нәрсәне белешәсең инде алардан? Язмыш, күрәсең.. Тукта әле. нигә мин бердәнбер шаһитның үлемен очраклы хәл дип саныйм соң? Кинәт туган бу . шик аны айнытып җибәргәндәй булды. Бәлки Порфирийның үлеме чын- 4 лап та очраклы хәл түгелдер, дошман шымчысы тикшерүченең Порфирий белән кызыксынуын сизгәндер дә. фаш ителүдән куркып, аны үтергәндер? Ул. күрәсең, төнге «кунакларның» үз бурычларын үтәп, качып котылуына ышангандыр. Бу очракта минерлар белән һичкем дә кызыксынмаган булыр иде Инде ул эш барып чыкмагач, мәкерле җан бердәнбер шаһиттан котылу юлын тапкан. Архипов мина кыры турында сөйләгәндә куышта тагын кемнәр булуын бары Порфирий гына белгән бит!
Тикшерүче минерлардан иптәшләренең кайсы урында, ничек һәлак булуын сораштыра башлады.
Арон кушаматлы чем-кара чәчле яшь партизан, кипкән иреннәрен ялаштырып, сүзен:
— Мин аның артыннан бара идем,— дип башлады. — Кинәт Порфирий башын, дөресрәге, чигәсен тотып, чайкалып китте. Аннары бер генә адым атлады да җиргә ауды. Мин башта һәлакәтне аңышмый тордым. абынып егылды, дип уйладым. Карасам, чигәсеннән кан ага! Без аптырашып калдык. Тирә-юньдә дошман булырга тиеш түгел иде кебек, <j якында гына исә безнең үз постларыбыз. Өстәвенә ату тавышы да ишетелмәде.
— Хәтерләмисеңме, ул кайсы чигәсенә ябышты?—дип сорады Зәки.
Бераз гына уйланып торганнан соң, Арон:
— Сул як чигәсенә.— дип җавап бирде. Мин әле ничек шулай булырга мөмкин дип уйлап та куйдым. База ягыннан дип әйтерлек аттылар бит.
Порфирийның үле гәүдәсен һәм ул һәлак булган урынны карап чыкканнан соң. Арон сөйләгәннәр тулысынча расланды. Тикшерүчене иң гаҗәпләндергәне: партизанга тигән ук нәкъ менә партизаннар посты ягыннан очып килгән иде. Ук кергән һәм чыккан тишекләрне караганнан соң. аның очу юнәлеше дә беленде. Порфирийга пост ягыннан атулары хак. Әлеге посттан сукмакка кадәр бер километр чамасы. Әмма шунысы бар. пост торган урыннан сукмакны күрү мөмкин түгел. Көчәйтелгән постта торучы дүрт партизан да беравыздан, минер һәлак булган сәгать уникедән алып бергә кадәр вакытта гына түгел, иртәнге сигездән бирле | бу тирәдә беркемнең дә йөрмәвен, үзләренең беркая да китмәгәнлеген ' әйттеләр. Ату тавышын да ишетмәгәннәр.
Кайдан атканнар соң Порфирийга? Эзли торгач, ул урынны да таптылар. Яна сынган ботак, тапталган үлән бу урында кемдер булганлыгын күрсәтте Арон үлән арасыннан винтовка патроны гильзасын табып бирде. 300—350 метр чамасы ераклыктан атканнар икән. Яфрак та селкенмәслек җилсез тыныч көндә беркем дә ат\ тавышын ишетмәве гаҗәп иде. Димәк, тавыш йоткыч файдаланылган. Ә отрядта андый әйбер юк бит, зур җирдән җибәрергә әле вәгъдә генә иттеләр. Дымлы йомшак җирдә атучының аяк киеме эзе дә калган иде. Табанында ун тиенлек акча кадәр сырлары булган шомара башлаган солдат итеге. Размерын белеп булмады, үкчә эзе калмаган. Тикшерүче эзнең булган кадәресен үлчәп алды.
Шымчы тавыш йоткыч җайланма куелган винтовка күтәреп йөрмәскә. аны каядыр яшергән булырга тиеш иде. Эзләп-эзләп карадылар, * ләкин тапмадылар.
Куышына кайтып җитү белән Нурмыев:«Әгәр шымчы ниндидер юл белән минем мина кыры белән кызыксынган кешеләрне эзләвем турында ишеткән булса? дип уйлады. — Безнең нәрсә турында сөйләшүебезне
Оеркем дә белергә тиеш түгеллеген кисәткән идем үзе. Бәлки ул яшен, „ генә тынлап торгандыр^ Яна кешенең кем икәнен белергә теләүләрТб к мнмкпн Ул очракта минем нинди максат белән килүем иртәгә үк отмдта гы бөтен кешегә мәгълүм булачак ү*и|рядта
I™ ГеНӘ өстенә к,1енде дә минерлар янына китте. Игътибар белән аяк астына карап, куыш тирәли әйләнеп чыкты Менә сиңа мә! Янәшәдә үсеп утырган куаклыкта шундый ук түгәрәк сырлы таныш солдат итеге эзе' \лчәп караган иде - тнгәл туры килә Зәкинең маңгаеннан тар тамчылары бәреп чыкты, йөрәге ярсып тибә башлады Каушаудан куак төбендә үк җиргә утырды ул саперлар белән сөйләшкәндә, КУЫШ ишеге ачык иде Димәк, шымчы безнең нәрсә турында сөйләшүебезне рәхәтләнеп тыңлап торган да. тыныч кына китеп барган. Сүз дә юк. миннән җитезрәк тә. хәйләкәррәк тә бу мәлгунь
Аннары Зәки тагын бер тапкыр эзгә күз салды. Уң үкчәсендәге дагасы әллә тузган, әллә сынган. Хәтердә калдырырга кирәк иде моны Эзне үлчәп тә алды — итек кырык икенче размер булырга тиеш
Лейтенант бөтен яңалыкларны отряд җитәкчеләренә сөйләп бирде. Ул үз куышына кайтып җиткәндә ярты төн узган иде инде. Такта ятакка барып утырды да тагын уйга чумды
Алга таба нәрсә эшләргә? Бу каһәр суккан бәндәне кайда, ничек эзләргә? Шундый ялгышлардан соң, Зәки үз максатына ирешә — шымчыны тота алырмы?
дә вакыт-вакыт үзен сиздерә торган яралар-кала.
Менә бүген дә шундый хәл булды. Нишләргә белмичә, караңгы куышында ишекле-түрле йөрде Андый вакытта, авыр кайгы баскан кешедәй, ул бернәрсә күрми, бернәрсә ишетми иде. Эх. Дмитрий Георгиевич Левчук янымда булсын иде дә аның белән киңәшләшсәң иде. Шымчыны кайдан эзләргә икәнен белер иде ул, дип уйлады
Нурмыев хәлсезләнеп чүгәләде дә салкын җир стенага сөялде. Жир идәнгә шыбырдап вак балчык коелды. Отрядтагы хәл көн кебек ачык - дошман шымчысын тиз арада фаш итәргә кирәк. Ул күңелсез генә елмаеп куйды Тагын шул ук табышмакка әйләнеп кайтты ләбаса, тик башка яктан гына. Дошман якын гына, тик шулкадәр оста яшеренгән, яныннан узганда да күрмичә үтеп китүең мөмкин
Нурмыевның беренче остазы, бик яхшы фәлсәфәче һәм юрист Мидхәт Хәбибович Фарукшин исенә төште Беркем дә белмәгән, беркем дә таба алмаган, беркемгә дә кирәк булмаган хакыйкать — көчсез һәм файдасыз, дия иде ул.
— Хак сүзләр,— дип пышылдады Зәки. — Шул хакыйкатьне таба алганчы миннән бернинди файда юк. Хакыйкать табылгач кына дошманнан үч алырга, аңа тиешле җәза бирергә мөмкин булачак
Ул урыныннан аяклары ойый башлавын сизгәч кенә торды Тагын уйга чумып, куыш буйлап йөренә башлады Кешенең гомере буена сузыла торган бер зур ялгышы була, бу — аның үзе турындагы фикере. Кеше үз мөмкинлекләренә я артыграк бәя бирә, я, киресенчә, тиешле бәя биреп җиткерми. Монда килергә җыенганда Зәки үзе һәр мизгелдә нәрсәне ничек эшләргә икәнен белер кебек иде. Ә менә ничек килеп чыкты Чынлап та шулай: үз алдыңа нинди дә булса максат куюдан җиңел нәрсә юк. ләкин үз мөмкинлекләреңә туры килердәй төгәл максат куюдан
Яшь вакытта шулайра^ була инде ул. һәр җитди уңышсызлык соңгы, хәлиткеч, киләчәккә бөтен өметләрне юкка чыгарырдай ялгыш булып тоела. Бу уңышсызлыклар бик авыр кичерелә, ләкин тиз онытыла торган булалар.
Зәки Нурмыев та бөтен уңышсызлыкларын, язмышның аяк чалуларын бик авыр кичерә иде Башы сызлый башлый, югалып калган чаклары да булгалый иде. Дөрес, ул үз-үзен тиз кулга ала белә. Әмма күңел
авыррак эш юк.
Әйе. Шушындый кыен минутларда үзеңнең кемлегең бигрәк тә нык
беленә, дип сөйләнде ул үзалдына. Бөек эшләр майтаручы олы шәхесләр белән синен арада, иптәшкәем, тирән упкын ята, ул эшләрне синеке белән чагыштыру да мөмкин түгел.
Үзалдына сөйләнеп, мыгырданып утыру гадәте җиденче класстан бирле килә инде аның. Яраткан укытучысы аңа күбрәк сөйләшергә, уй- фикерләрен телдән кабатларга киңәш бирде. Бу аның сөйләм телен ях- 4 шыртты. Ә соңга таба фикерләрен телдән кабатлаганда уйлавы да җиңеләйгәндәй тоелды. Беренче шигырьләре дә кәгазь битендә түгел, телдән язылды.
Тагын Фарукшин әйткән сүзләр исенә төште: кешенең бөеклеген аның бөек эшләре билгели. Әмма бөек эшләр эшлә\ өчен бөек рух булу мәҗбүри. Теләкләре саф. изге булуы да мөһим.
Ә синен, дустым, характер йомшаграк ахры,—диде ул тагын үз- үзенә. Беренче уңышсызлык ук.. Бик ансат кына җиңәргә уйлаган идең дә, барып чыкмады, борыныңа кундырдылар.
Аннары Нурмыев, тикшерү эшен, иң яхшы хәрби тикшерүчеләр тәҗрибәсен аз өйрәнгәне өчен, үзен-үзе сүгеп алды. Әйе, үзең эшләгән эш кенә өйрәтә, дип уйлап ялгышкан икән. Мәктәптә укыган вакыттан бирле үз уңышсызлыклары өчен Зәки үзен генә гаепләргә күнеккән иде. Хәзер дә уңышсызлыкның сәбәбен үзендә эзләде. Урынына ятып, күзләрен йомгач та уйлар агышы тукталмады Нигә кеше башкалар тәҗрибәсенә карата шундый игътибарсыз була икән? Үткән буыннар тәҗрибәсенә < таянып яшәгәндә, аяныч хәлләргә илткән күпме зур ялгышлар булмый калыр иде. Тирән акылга ия булганнар гына башкалар тәҗрибәсен файдалана белә.
Зәки шундый уйлар белән йокыга китте.
4
Икенче көн бөтенләй файдасызга узган кебек булды. Ары-бире йөреп кич җиткәнен сизми дә калды Нурмыев. Хәлдән таеп, үзен-үзе сүгеп, куышына кайтып яткан иде, барыбер йокыга китә алмады.
Менә инде күпме вакыт күзләрен йомып ята. Әллә картая инде. Картлар көндез йокыларын туйдыралар да төн буе боргаланып яталар бит. Әгәр теләгән кадәр йоклап булса, дошман тылында калган халык, бу явызлыкларны күрмәс өчен, тәүлекләр буенча йоклар иде. Юк шул. юк. Йокы алласы кешеләргә бу рәхәтлекне билгеле бер күләмдә генә бирә.
Зәки торып шәм кабызды. Киләсе көнгә план төзеп куярга уйлаган иде. башына бер төпле фикер дә килмәде. Мондый хәл я нык арыган, ( я ялкау кешеләрдә була. Элегрәк, башы эшләми торса, моны аз эшләвен- I нән күрә, ялкаулык баса, дип уйлый, бөтен көчен куеп, ат кебек эшли башлый иде Бөтен акыллы кешеләр эчкечелеккә сабышудан курыккан кебек, ул ялкаулыктан куркып яшәде. Ялкаулык һәм буар елан үз корбанын тын гына, сиздермичә килеп бер ысул белән үтерә. Аерма тик шунда гына: буар елан кешене шунда ук буа, ә ялкаулык — әкрен-әкрен генә.
Соңрак, ялкаулык һәм эчкечелекне янәшә куеп, ул болай уйлый башлады кешеләрдә була торган бу кимчелекләр — аларның. бигрәк тә үз-үзләренә каршы аңлы рәвештә эшләгән җинаятьләре. Ләкин аның бүгенге сүлпәнлеге ялкаулык аркасында түгел иде. Арыганлык басты ахры.
Утны сүндереп ятуы булды, лагерь өстеннән, колакларны тондырырлык тавыш чыгарып, ике моторлы авыр самолет очып үтте Тышка йөгереп чыккан иде, бернәрсә дә күрергә өлгермәде. Борынына ылыс, яшел үлән исе генә килеп бәрелде. Җирдән ак төтен кебек күтәрелгән пар, < агач ябалдашлары тарафыннан йотылгандай, юкка чыга бара иде. Зәки, берничә минут тирә-якка күз. колак салып басып торды да кереп йокларга ятты Йокыга гына киткән иде. тагын мотор тавышы уятты. Хәшәрәтләр. әллә белеп очалар иде инде.
Йокы качты Зәки яктырткыч циферблатлы сәгатенә күз салды. Төнге уникенче ярты. Ә беренче самолет унда очып үткән иде. Төнге сәгать икедә тагын шул хәл кабатланды. Әллә чынлап та база өстеннән махсус очалар инде бу самолетлар? — дип уйлап куйды Зәки. Шулай булуы да бик мөмкин. Соңгы самолет таң алдыннан, урман кошлар җырына күмелгән вакытта, сәгать дүрттә үтеп китте. *
Нурмыев йоклар-йокламас ятып торды да. иртәнге җидедә штабка g китте. Кичтән яуган яңгырның үлән өстенә төшкән, әле кибәргә өлгер- § мәгән тамчылары кояш нурларында гаҗәеп асылташ бөртекләре кебек * җемелди иде. Елганың икенче ягына кояш төшмәгән, анда, мәһабәт s чыршылар күләгәсендә, күренер-күренмәс томан йокымсырый. Табигать В куркыныч сугы!и законнарына буйсынырга теләми, үзенчә яши бирә ♦ иде. Шундый уйлар белән Зәки штабка килеп керде. “
Командирлар җыелып өлгергәннәр иде инде.
Нурмыев. исәнлек-саулык сорашуга, төнге самолетлар турында кы- * зыксынды.
— Андый очышлар егерме беренче апрельдән башланды.— дип х аңлатты майор Журкин. — Ике-өч көнгә генә туктап тордылар. £
— Отряд урынын алмаштырган көннәрдә түгелме? ®
— Нәкъ шулай. — Отряд командиры, кулына папирос алса да. ка- £ бызырга ашыкмады. — Май аенда да очтылар. Аннары көннәрдән бер е көнне өстебезгә фугас бомбалары яудырдылар. ®
— Самолетлар белән отрядта эш алып баручы дошман шымчысы арасында бәйләнеш юк микән?
— Кызганычка каршы, бардыр, дип уйлыйм. Көн саен бер үк вакытта юкка гына очмаслар. Отряд башка урынга күчкәч тә озак көттермәделәр... Отряд кушылганчы мондый хәлнең булганы юк иде. Кабат бомбага тотулары да мөмкин. Ә бәлки әле безне куркытырга теләүләре генәдер.
Штабта тынлык урнашты. Ачык ишек аша кошлар җыры гына ишетелә. Ара-тирә сакта торучы партизанның итекләре шыгырдап куя иде
5
Нурмыев берәр дошман гарнизонына һөҗүм оештыруны тәкъдим итте. Эш уңышлы төгәлләнсен өчен, берничә урында тимер юл шартлатып. дошманның игътибарын читкә юнәлтергә киңәш бирде. Полицай сөйләвенчә, партизаннар тимер юлга гына кул сузганда, гарнизоннар әллә ни борчылмаган.
— Ул сөйләгәннәрнең дөреслеген сынап карарга кирәк. Уңсак, гарнизонны тар-мар итәрбез!
Планшетыннан карта чЪшарып өстәлгә җәйгән отряд командиры:
— Чыннан да. яхшы фикер бу,— диде.— Юл уңаенда бәлки тагын бер авыр мәсьәләне хәл итеп булыр Отрядта тоз бетте. Сусыз яшәп булмаган кебек- тозсыз да яшәп булмый икән.
— Димәк, Платон «аш тозы — аллаларның иң яраткан ризыгы» дип юкка гына әйтмәгән. Ә Гомер тозны «илаһи» дип атаган
Ковригин өстәлдәге кәгазьләрне җыеп алды да:
— Әйе, кешеләр авырый башлады, хәлсезләнәләр.— диде.— Билгеле булганча, тоз Мовинода. немецларның азык-төлек келәтендә бар. Гарнизон да артык зур түгел — йөз кеше тирәсе. Немецлар һәм бер взвод полицайлар. Ләкин һөҗүм буласын алдан белсәләр, эш барып чыкмас. Эре калибрлы пулеметлардан кырачаклар безне. Уңышка ирешү өчен беренче чиратта дошман шымчыларын алдарга кирәк
Командир белән штаб башлыгы берьюлы Нурмыевка таба борылып.
— Безне кайчан шундый бәхеткә ирештерерсез икән инде, Зәки Шә-
рипович? — дип сорадылар - Эшнең гаять катлаулы икәнен дә, мои да килүегезгә берничә көн генә үтүен дә аңлыйбыз. Әмма кеше күңеле шундый инде, яхшы эшне озак көтәргә түземлек җитми.
— Әйе. сез хаклы, — диде Зәкй. — Мин монда шуның өчен килдем дә инде. Әлегә шымчының кем икәнлеген әйтә алмыйм. Ә менә тоз табуда булыша алырмын, дип уйлыйм. Минем бер планым бар. Тик башта Мо- вино гарнизонын юк итү өчен күпме көч кирәклеген уйлашыйк әле
Озак фикер алышканнан соң, план корылып бетте. Сәгать унда отряд сафларга тезелде. Төрле яшьләрдәге чуар киемле партизаннар юлга чыгарга тәмам әзер иде
Отряд командиры аларга дошман самолетлары активлашуын, яңадан бомбага тотулары мөмкинлеген аңлатты. Берничә көннән отрядка яңа урынга күчәргә туры киләчәген белдерде.
Әүвәле штаб башлыгы балта, пычкы тота белгән иллеләп кешене сайлап алды. Аларны эш кораллары белән тәэмин иттеләр. Тагын иллеләп кеше җир казу өчен билгеләнде. Хуҗалык взводы командиры җитәк челегендәге бу төркем шунда ук юлга чыкты. Кирәк-яраклар төягән берничә олау да аларга иярде. Шул ук көнне, көндезге сәгать өч белән дүрт арасында лейтенант үзәк белән элемтәгә керде Нурмыевның чын исемен бары отряд командиры һәм штаб башлыгЫ гына белә, аны күзгә-күз калганда гына телгә алалар. Башка вакытта, үзәк белән эш иткәндә дә. аның кушаматы Андрей иде.
Шифрорадиограмма
Андрейга
Красов Виктор Петрович турында хәбәр итәм. 1915 елда Пермь шәһәрендә туган Хөкем ителгәне юк 1941 елның октябрь аенда хәрби хезмәткә алынган Җиденче аерым артбригадада хезмәт иткән 1942 елның февралендә ул хезмәт иткән бригаданың ике дивизионы чолганышта калган Красов хәбәрсез югалган булып исәпләнә
Буе 171 см. түгәрәк йөзле, коңгырт чәчле, яшькелт күзле, почык борынлы, аз гына тотлыга, тәне тулы рәсем
Л е в ч у к
Шифрорадиограмма Ашыгыч
Левчукка
Повзнев Александр Григорьевич турында хәбәр итүегезне үтенәм 1919 елда Mac- кәүдә туган 1939 елдан тегү фабрикасында мастер булып эшләгән. Хәрби хкчмәткә 1941 елның октябрь аенда алынган
. Андрей
Шифрорадиограмма Михайловка
23 майда азык төлек төялгән эшелон шартлатылды. Гранаталар һәм пулемет пат роннары житми
Ж у р к и и
Лейтенант кабул ителгән радиограммаларны штабка алып килде. Майор Журкин аларны игътибар белән укыды да уйчан гына:
— Красов шиклеләр исәбеннән төшеп кала,— диде.
— Димәк ул, цезарь хатыны кебек пакь,- диде тикшерүче тыныч кына.— Арабызга кереп оялаган бүтән урман иблисен эзләргә туры килер, болай булгач.
Майор тәмәке кабызган иде, ютәлли башлады.
— Шушы чирдән ничек котылырга инде. Никадәр төтен йотсам, шулкадәр сәламәтлегем какшый кебек. Ютәл дә шуның нәтиҗәсе. Таш- ла.масаң, тагы да көчәюе мөмкин, дип врачлар да кисәтә инде.
Разведчикларга җаваплы бурыч йөкләнде. Алар, әгәр дошман Мо- винога ярдәмгә башка гарнизоннардан гаскәр күчерә башласа, сигнал ракеталары белән вакытында хәбәр итәргә тиеш иде
Немецлар отрядта азык-төлек җитешмәвен беләләрдер. Партизаннарның тоз һәм ашамлык кулга төшерергә теләүләрен көтеп, башка гарнизоннардан да көч туплап, тозак оештырулары мөмкин. Шуның өчен Мовино белән янәшә авылларга күзәтчеләр җибәрелде.
Китәр алдыннан искәртелгән булса да, яңа база төзелешенә җибәрелгән партизаннар иске биләмәгә кичке сәгать унда кайтмаячак иде. Дошман шымчылары хәйләне сизеп, хәбәр итеп өлгермәсен өчен, Мо- вннога һөҗүм нәкъ кичке унда башланачак. Бу зур авылның тирә-ягын- да урманнар. Шуңа күрә кичке эңгер-меңгердә авылга сиздерми генә якынаю мөмкин булырга тиеш. Немецлар да партизаннарның төн урта- * сыннан соң һөҗүм итүенә күнеккән. Моңа кадәр яхшы гына эшләгән £ шымчылары тегене-моны вакытында хәбәр итәр дип ышанулары да бар S ич әле. *
Капитан Ковригин җитәкчелегендәге отряд алдан билгеләнгән урын- г га кичке сәгать унынчыларда килеп җитте. Разведка взводы командиры 5 Назаренко аңа хәлне аңлатты. Әлегә тыныч, дошман бернәрсә дә сиз- ♦ ми кебек иде. ®
Ковригин түземсезлек белән сәгатенә караштыргалады. Унынчы = яртыда:
— Барыгыз да үз урыннарыгызга,— дип боерык бирелде.
Аяк астында былтыргы яфраклар кыштырдый иде. Кешеләр берәм- * берәм караңгылыкка кереп югалдылар. Кайдадыр еракта төн кошы кыч- кырды. Баш очын караңгы болытлар каплаган иде. Берән-сәрән яңгыр 6 7 8 9 тамчылый- Җил бөтенләй юк дип әйтерлек.
Ун тулырга биш минут калганда телефон чыбыкларын кистеләр — ; дошман хәзер башка гарнизоннар белән элемтәгә керә алмаячак иде. - Шул минутларда старшина Назаренко җитәкчелегендәге разведчиклар тавыш-тынсыз гына сакта торучыларны юк итеп, авылны урап алган дзотлардагы пулемет ояларына ташландылар
Төнге караңгылыкта әле анда, әле монда чүмәләдәй ут өеме күтәреп гранаталар шартлый башлады. Күп санлы автоматлар, пулеметлар бертуктаусыз үлем чәчәргә кереште. Ату бер тына, бер көчәя. Авыл уртасындагы казармадан үлем сиптерүче эре калибрлы пулемет, түбәсендә ялкын бии башлагач кына тынды.
Уттан качып тәрәзәләрдән сикергән фашистларны партизан уклары каршы алды. Исән калган берничәсе кулларын күтәрделәр.
Ярты сәгатьләр узгач, авылдан көнбатыштарак һавада ракеталар күренде. Димәк, шул яктан дошманга ярдәм ашыга. Инде тиз генә чигенергә кирәк иде. һавага башта ак, бераздан яшел ракета чөелде. Алдан сөйләшенгәнчә, бу — чигенү сигналы иде.
Лагерьга иртәнге якта гына кайтып җиттеләр. Бер төн эчендә кулга төшерелгән корал, башка кирәк-яраклар күтәргән партизаннар ундүрт чакрым юл үттеләр. Авыр урман сукмаклары күпләрне хәлдән тайдырды.
Соңгы бер ай дәвамында бу уңышлы тәмамланган беренче һөҗүм булды — Мовино гарнизоны тулысынча юк ителде.
6
Мовинога һөҗүм вакытында әсир төшкән немецлар һәм полицайлар Орловка полицае сөйләгәннәрне раслады. Дөрестән дә, партизаннар «ауга» чыгып китүгә, бөтен гарнизоннарда да тревога күтәрелә икән. Бу хәбәр Нурмыевка бик мөһим нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирде: шымчы кайсы гарнизонга һөҗүм ителәсен беркайчан да төгәл белмәгән. Димәк, ул штаб тирәсендә йөрүче кеше түгел. Взвод командирларыннан шикләнү дә урынсыз булып чыга.
Тикшерүче өчен тагын бер мәсьәлә ачыкланды: тревога сигналларына караганда, партизаннарның сәфәр чыгулары турында хәбәр немецларга бик тиз арада барып җитә икән. Апрельдә һәм майда булган хәлләрне чагыштырып карагач, сәер бер закончалык күзгә ташланды
Партизаннар базадан төрле вакытта чыгып киткән Шуңа да карамастан. немецлар иң күбе ике сәгатьтән тревога күтәргәннәр
Әсирләр әйтүенчә, гарнизоннарга тревога сигналы ниндидер бер үзәктән рация аша тапшырыла. Мовино гарнизонында да рация булган. Аннан телефон эшләмәгән очракларда да файдаланганнар.
Шымчы бөтен гарнизоннар белән үзе элемтәгә керәме икән? Андый очракта ул рациясез берни эшли алмас иде.
Нурмыев урыныннан сикереп торды. Чынлап та шулаймы икән? Тукта, ашыкма Орловкада рация булмаган бит. әмма андагылар да партизаннар кузгалуы турында шул ук ике сәгать эчендә хәбәр ала торган булганнар Димәк, шымчы гарнизоннар белән үзе элемтәгә керми Алынган мәгълүматларны туплаучы бер үзәк бар. күрәсең. Бу очракта һәр шымчыда рация булу мәҗбүри түгел Шулай да. хуҗалары белән ул ничек хәбәрләшә икән соң?
Отряд базасыннан иң якын авылга кадәр дә ун чакрым Төнлә саз лыклар аша. беркемнең дә күзенә күренмичә. Непоновога барып җитеп буламы? Булуын була, тик бик авыр эш бу Моның өчен якын-тирәне бик яхшы белергә кирәк. Юл буе йөгереп яки атка атланып барырга кирәк. Анда немецлар юк.
Нурмыев Непоновода яшәүчеләрне тикшереп карарга булды. Бәлки элемтәче шундадыр? Тик бу кечкенә авылдан иң якын немец гарнизонына кадәр тагын уналты чакрым кала Шымчыга отрядтан Непоновога барып җитү өчен дә кимендә сәгать ярым вакыт кирәк. Непоноводан гарнизонга хәбәр итү өчен ярты сәгать кала Шул вакыт эчендә юлсыз- нисез җирдән уналты чакрым араны ат белән дә үтеп булмый. Непоновода телефон юк. Димәк, рация бар Шунсыз ике сәгать эчендә гарнизонга хәбәр итеп булмас иде.
Башкача да булырга мөмкин, дип уйлады лейтенант. Шымчы Непоновога хәбәр итә. ә андагы элемтәче йомышны гарнизонга тапшыра Мәсәлән, ракеталар белән. Юк Алай булса. Непоновога барып йөрүнең кирәге юк Орловка ягына таба бераз барасы да җибәрәсе Отрядтан Орловкага кадәр унике генә чакрым бит Чынлап та! Мондый элемтәнең булуы бик мөмкин. Мәсәлән кызыл ракета — гарнизонга һөҗүм көтелә, яшел ракета — тимер юл шартлатылачак, дигән сүз Немецлар, ракета күренүгә, тревога күтәрәләр, партизаннарны әзерләнеп каршы алалар. Бу фаразны да тикшереп карарга кирәк. Рацияле элемтәче булу очрагын да онытырга ярамас
Нурмыев караңгы төшүен дә. яңгыр башлануын да сизми утырды. Биек нарат-чыршыларны чайкалдырырлык көчле җил куыш ишеген шапылдатып япкач кына, уйларыннан арынды, ишекне ачып, һавага чыкты Яңгыр еш ява. икмәк уңар. ахры. Майда яуган җылы яңгырларга авыл картлары да сөенә иде бит Туган якта ничек икән хәзер? Туган авылы, кадерле әнисе, сеңлесе Сәрвәр исенә төште. Әтисе 1941 елда һәлак булды Дөньяда әнисе белән сеңлесеннән башка аның туганнары калмады. Сөйгән кызы да көтми Берәү ошый иде заманында, тик ул Казанга укырга киткәч, кияүгә чыгып өлгергән.
Җил көчәйде. Кичке салкын да җәелә башлаган иде. Сәгатенә караса. эфирга чыгу вакыты җиткән икән. Зәки ашыгып рациясен көйләр гә тотынды.
Шнфрорадиограмча
Андрейга
Повзнев Александр Григорьевич турында хәбәр итәм: 1919 елда Мәскәүдә туган Хулиганлык өчен хөкем ителгән 1940 елдан тегү фабрикасында слесарь булып эш."’ гән 1941 елнын октябрь аенда халык ополчениесе составында алгы сызыкка җибәрелгән Хәбәрсез югалган
Л е в ч у к
Әһә, бик тиз белешкәннәр,— дип уйларга өлгермәде, радиограмманың беренче юллары бөтен нәрсәне оныттырды Чынлап та. Повзнев-
нын эчеп, тәртип бозып йөрүе башка кабахәт эшләрен яшерү өчен ширма булганмы әллә? Шымчымы ул, түгелме? Намусы саф кешегә элегрәк эшләгән эшләрен яшерү нигә кирәк?
Көтелмәгән хәбәр иде бу Ә Зәки, юләр, Повзневтан шикләнми башлаган иде инде Ярый әле башкаларга әйтеп өлгермәде.
Нурмыев штабка ашыкты Командир сәкедә ютәлләп ята иде Аның * болай да агарынган йөзе лампа яктысында сап-сары булып күренде. £
— Сез нәрсә, Илья Иосифович, әллә авырып киттегезме?
— Шулай ахры Температурам югары, ютәлем дә көчәйде Мондый * һава миңа килешми инде, бигрәк юеш бит Яңалыклар юктыр? ?
Журкин торып утырды Тикшерүче алып килгән радиограмма аны ж да аптырашта калдырды ♦
— Менә сиңа мә! Әгәр Повзнев сатлык ж.ан булса?! “
— Ул хәзер кайда икән, иптәш майор? х
Журкин хәлсезләнеп сәкегә ятты $
— Төшке аштан соң утыз биш кеше тимер юлга китте Отрядта, £ таш юлдагы күперне шартлатырга баралар, дип әйттек. Сез өйрәткәнчә. * Повзнев та шул төркемдә. Өч көннән генә кайтып җитсәләр инде. ™
Зәки командир яныннан чыкканда, күзгә төртсәң дә күренмәслек * караңгы иде Йолдызлар гына түгел, болытлар да күренми, җир белән о күк тоташ караңгылык. *
Ул үз куышына кайтып җиткәндә түбәннән генә самолет очып үтте ® Сәгать уникенче ярты иде. Әллә беренче самолет булмадымы бүген? Ишетмәгәнмендер ахры, сәгать унда наушниклар киеп утыра идем шул.
Төнлә тагын аны самолет тавышы уятты
Куышта бөркү булгангамы, Зәки йокыга китә алмый ятты Еракта, урман артында, күк күь /әде. Аннары ул якынайганнан-якыная барып гөрелдәде Яшенле яңгыр башланды
Күк күкрәвен тыңлап күпме яткандыр, бервакыт ишек артында кыштырдау тавышы ишетелде. Анда кемдер бар кебек тоелды Тагын тынлык урнашкач, «җәнлек йөридер, ахры дип уйлады лейтенант. Әмма кыштырдау тагын кабатланды
Ишек бикле, дөресрәге, озын усак колга белән терәтелгән иде. Колганың икенче башы каршы як стенага терәлгән. Ишекне тышкы яктан ачу һич мөмкин түгел, ватарга гына кала
Кемдер ишекне капшый да капшый
Лейтенант, тавыш-тынсыз гына урыныннан торып, ишеккә таба атлады. Туктап тыңлап карады. Әйе, кемдер бар иде анда.
Йөрәк менә чыгам, менә чыгам, дип тибә Чөйдә эленгән пиджак кесәсеннән пистолетын алырга дип үрелгән иде, кулы ялгыш өстәлдәге гильзадан ясалган лампага тиеп китте. Ул шартлап идәнгә төшүгә, ишек артында тынлык урнашты.
Лейтенант, тиз генә пистолетын алып, колганы тибеп төшерде дә, ишекне кинәт ачып, куыштан йөгереп чыкмакчы булды Тик ниндидер түгәрәк әйбер өстенә басты да, аягы таеп, янга ауды. Шул мизгелдә тонык тавыш белән ишеккә нәрсәдер килеп бәрелде. Зәкинең башына кыздырган тимер чыбык тигәндәй булды.
Нурмыев яшен яктысында ишеккә кадалган нечкә йөзле пычакны күреп алды.
Менә нәрсә тиеп киткән икән башыма, дип уйлап алды ул Ярасыннан ага башлаган канны ул шунда гына сизде. Очраклы рәвештә генә исән калган икән, егылып китмәсә, пычак нәкъ күкрәгенә килеп кадаласы булган.
Зәки пычак очып килгән якка берничә тапкыр пистолеттан атты. Ату тавышын көчле күк күкрәү басып китте.
Лейтенант яр буенда үсеп утырган зирек куакларына таба йөгерде. Ул куаклар арасыннан чыкканда, тау башында бер кеше шәүләсе күренде. Аңа төзәп аткан иде, әмма өлгермәде, теге кеше тагын югалды
Зәки бөтен көченә тау башына таба йөгерде. Ул менеп җитүгә тагын яшен яшьнәде, Нурмыев шуның яктысында дошманын күреп өлгерде. Шул минутта ату тавышы яңгырады, аның колак төбеннән генә ук сызгырып үтте. Пычакны яхшы ыргытасың, ләкин пистолеттан начаррак атасың, кабахәт! дип уйлап алды Зәки. Дошманы посып торган агачка таба ыргылган иде — беркем юк. Ул алга таба йөгерде, әмма хәзер ату тавышы уңдарак ишетелде.
Яшен яктысы күзләрне чагылдыра, бернәрсә дә күренми иде. Мондый караңгыда кемнедер эзләү күз бәйләш уены белән бер иде. Табуга караганда качу җиңелрәк. Аяк тавышларын да ишетеп булмый, күк күкрәү озакка сузылган кайтаваз булып яңгырый, бүтән авазларны күмеп китә иде.
Нурмыев куаклар арасыннан да эзләп карады. Әмма дошманны җнр йотты диярсең, юк та юк. Ичмасам, Зәкинең кесә фонаре да үзе белән түгел иде.
Штаб ягыннан ут яктылары сирпелде. Әллә күземә күренәләрме, дип башын тотып караган иде, каты авырту Зәкинең бөтен тәненә Таралды. Күзләрен бер ачты, бер йомды. Чынлап та аңа таба киләләр. Димәк, базада тревога күтәргәннәр, аңа ярдәмгә ашыгалар.
Лейтенант иптәшләренә каршы атлады.
7
Ковригин җитәкчелегендә партизаннар тирә-юньне айкап чыксалар да, беркемне дә таба алмадылар. Төн кошы атышкан агач төбендә генә «Вальтер» системасындагы пистолет гильзалары табылды Андый пистолетлы партизаннар исемлектә сигезәү теркәлгән иде. Исәпкә алынмаганнары да булырга мөмкин. «Вальтер» ияләре арасында исә Повзнев та бар иде. Тикшерү нәтиҗәсендә: «ауга» киткән җиде кешедән башка берәүнең дә тышка чыгып йөрмәве беленде. Ату тавышын штаб янында сакта торучы партизан ишеткән дә тиз генә отряд җитәкчеләренә хәбәр иткән икән.
Журкин танкка каршы атыла торган гранатаны Зәкигә күрсәтеп:
— Дошман сезнең ишегегез астына менә шуны урнаштырып яткан, тик өлгермәгән генә,— диде. Тәмәке төпчеген ишектән ыргыткач, елмайды— Пычак үзегездә калсын, истәлеккә.
Нурмыев пычакны кулына алды. Шушы корал аны чак кына үтерми калды бит. Бандитларда, явыз җинаятьчеләрдә генә була торган, кнопкага басуга, йөзе атылып чыга торган пычак.
— Эсэс десантчыларыныкы.
— Әйе, бандитларның кораллары да үзләренә тиң,— диде Зәки утырган урыныннан кузгалып — Ничек уйлыйсыз, бу һөҗүм радистны юк итү өченме, әллә...
Майор утырган җиреннән генә җавап бирде:
— Радисткадыр кебек Үзәк белән элемтәне өзәргә телиләрдер. Ә бәлки отрядтагы шымчы берәр нәрсәне сизгәндер. Ни әйтсәң дә, үткән һөҗүмнең уңышлы тәмамлануы алар өчен күңелсез хәЛ бит Моны сезнең отрядка килүегез нәтиҗәсе дип уйларга мөмкин.
— Әйе. Минемчә дә радистны һәм рацияне юк итәргә теләгәннәр сыман. Элек килгән радист та шулай һәлак булмадымы икән?
— Бомбага тоту вакытында радист куышын шартлатканнар дип уйлыйсызмы?
— Шундый шик туды Отряд элек торган урынга барып, карап кайтырга кирәк. Бәлки берәр нәрсә ачыкланыр.
Отряд командиры алюминий кружкадан су эчте.
— Зәки Шәрипович, сезнең аяк киемегез дагалымы’
— Юк.
— Димәк, төнге кунак, үзе дә сизмәстән, «автограф» калдырган.
Шымчы граната куяр өчен ишек астына чокыр казыганда, кызыл балчыкка баскан. Үкчә эзе ап-ачык күренә.
— Без аның рәсемен дә ясап алдык.— диде Журкин. — Үкчәсенә сынык дага кагылган.
Рәсемдәге үкчә эзе нәкъ Нурмыев күргән эзгә охшаган иде. * — Шиксез, бер үк аяк киеме эзе,— дип раслады Зәки -
— Сезнең саперлар белән сөйләшүегезне тыңлап торганлыгын да s исәпкә алсак, дошман чынлап та сезне ничек булса да үтерергә уйла- “ ган,— дип нәтиҗә ясады Журкин. " ' £
Шушы төнге вакыйгадан соң постларга кешеләр ике тапкыр артыг- £ рак куелды. Лейтенант исә көне буе төнлә дозорда булган партизаннар ♦ белән сөйләшеп йөрде. Тик аларның берсе дә уртача гәүдәле, карасу = төстәге пиджак кигән кешене күрмәгән. Алар саклаган яктан элемтәче - хатыннан тыш бүтән бер кеше дә узып китмәгән.
Төшке аш алдыннан Нурмыев база тирәсендә йөргән өчен кулга алынган кешеләрдән сорау алды Аларның күбесе тирә-як авылларда х яшәүче хатын-кызлар иде. Отрядта ул авыллардан да кешеләр байтак, - шуңа күрә партизаннар үз танышларын кайтарып җибәрәләр, ә инде та- i нымаганнарын кулга алалар иде. £
Тикшерүчене бигрәк тә Непоново авылында яшәүчеләр кызыксын- е дырды. Аның фикеренчә. ул авылда немецлар юк. шуңа күрә анда яшәүче- ? ләрдән партизаннар бик шикләнмиләр иде. Гестапочыларның исә шуннан файдаланулары бик мөмкин Гитлерчылар отрядтагы разведчиклары белән элемтә тоту өчен авылда берәр кеше урнаштырмадылар микән? Непоновода партизаннар да еш була Авыл кешеләре дә төрле үләннәр җыярга урманга еш йөри, кайберләре базага кадәр барып җитә. Элемтәче шымчыга бик кирәк, шунсыз ул берни дә эшли алмас иде.
Кайдан эзләргә ул элемтәчене? Сукыр тычкан кебек җир астында яткан очракта да. аңа вакыт-вакыт дөнья йөзенә чыгарга туры килә бит. Ниндидер яшерен почта тартмалары булырга тиеш Тәҗрибәле шымчы башка юл белән дә элемтәгә керә булыр, шунсыз булмас.
Ләкин төп элемтә юлы кайсы? Ул ничек шулай тиз хәбәр биреп өлгерә? Тикшерүче кабат-кабат менә шул сорауларга җавап эзләде.
Үзара сөйләшкәннән соң, штаб башлыгы Ковригин белән барлык постларны әйләнеп чыгарга булдылар Берничә сәгатькә сузылган бу экскурсия бик ардырды баш авырту аеруча хәлсезләндерде. Соңгы постларны тикшергәндә кояш инде офыкка җитеп килә иде. Корыган куаклар арасындагы постка иңенә винтовка аскан озын буйлы карт белән немец автоматы тоткан бер таза егет баскан иде
— Кайчаннан бирле торасыз?— дип сорады Ковригин
Бил каешына лимонкалар таккан егет.
— Ярты сәгать чамасы, иптәш капитан,— дип җавап бирде
— Бу урында ничәнче тапкыр инде?
Нурмыев соравына тагын егет җавап бирде:
— Санап бармадык. Беренче тапкыр гына түгел инде. Тик күбрәк башка урыннарда торырга туры килә
— Төнлә йөрүчеләр булгаладымы?
— Булгалый. Тик алар барысы да парольне белә Үзебезнекеләр, «аудан» кайтучылар.
Базадан сезнең пост ашатөнлә берәр кешенең ялгыз гына чыгып киткәне булмадымы?
Партизан, ярдәм көткәндәй бер бабайга, бер штаб башлыгына карап алды да әкрен генә җавап бирде:
— Хәтерләмим. Юк ахры. Без бит андый очракта ыравыл башлы- 1ына хәбәр итәргә тиешбез.
Лейтенант Нурмыев кипкән агачларга таба күрсәтеп
— Болар артында сазлык башланамы?— дип сорады
— Шул каһәр суккан инде,— диде егет.— Черкиләр шулкадәр күп. берничек тә котылып булмый. Тереләй бөтен каныңны эчеп бетерүләре бар
— Караштырасызмы соң?
Бераз эндәшми торганнан соң карт жавап бирде:
— Шайтан оясы бит ул Анда белгән кеше генә йөри ала. Әз генә ялгыш бастыңмы, беттең дигән сүз.
— Сез әллә бу тирә кешесеме? — дип сорады Нурмыев.
— Әйе. Орловкадан.
— Сазлык киңме?
— Биш-алты чакрым бардыр.
— Непоново ягына үтеп буламы?
— Була Башта турыга, аннары сазлык чиге буйлап олы юлга кадәр сукмак бар Олы юлдан Непоновога да ерак калмый
Посттапылар белән саубуллашып кайтырга чыктылар Нурмыев Ковригиннан сазлык янына өстәмә пост куюын үтенде. Отряд командиры андый күрсәтмә биргән икән инде.
8
Штаб яныннан килеп җиткәндә Нурмыев хатын-кыз эндәшүен ишетте.
— Авыру иптәш, мин сезне күптәннән эзлим инде.
Әйләнеп караса, уртача буйлы бер чибәр кыз басып тора икән. Аның зур яшькелт күзләре кызыксыну белән Зәкигә төбәлгән. Башы чалма кебек бинт белән уралган Нурмыев аны күргәч:
— Мин үзем дә сезне күптәннән эзлим,— диде.
— Ничек инде эзлисез? Мин көн буе лазаретта идем, ике тапкыр куышыгызга да кереп чыктым.
Синең кебек бер күрүдә гашыйк булырлык кыз эзли идем, дип әйтергә теләде Зәки. Тик, юк шул, аңлатуы кыенрак икән.
— Без, ни, барып кайттык... соңрак керермен, дип уйлаган идем, онытканмын
Кыз аңардан күзен алмый карап торды-торды да елмайды.
Зәки дә кыюланып китте. Чибәркәйнең ике битендә нинди матур чокырлар.
— Ярагызны чиста бинт белән бәйләргә кирәк бит,— диде кыз. ярым пышылдап.
Бу таныш булмаган чибәр кызның кем икәнлеген Зәки шул минутта гына аңлады Төнлә аның ярасын врач бәйләгән иде шул
Үзенең кем һәм кайда икәнен исенә төшерү дә сүндерә алмады йөрәгендә кабынган ялкынлы хисне. Киресенчә, бу сөйкемле кыз аның күңеленә мәңгегә керде. Азмы-күпме яшәп, бер дә мондый хәл булганы юк иде әле. Көтмәгәндә-уйламаганда шундый очрашу..
Сокланырлык хатын-кызлар очраткалаганы бар иде аның Бервакыт Зәки хезмәт иткән фронтка концерт бригадасы килде. Артистлар арасында яшь. талантлы җырчы Мөнирә Булатова да бар иде Аның чибәрлеге, моңлы тавышы Зәкине таң калдырды. Әмма ул — җырчы, сәхнә йолдызы... Ул үзен Мөнирә белән янәшә куеп күз алдына да китерә алмады Ә бүген...
Ярасын бәйләгәндә авыртуны бөтенләй сизмәде.
— Менә булды да,— диде кыз.— Бәхеткә каршы, ярагыз тирән түгел, тиз төзәлер.
— Мин кемгә рәхмәт әйтергә тиеш соң?
— Врачка, Валентин Владимирович Губинга. Ярагызны кичә ул чистартып бәйләгән бит Тик сезгә бераз ятып торырга кирәк. Ике көн нән яңадан бәйләрбез. Килештекме?
— Гафу итегез, сезнең исемегез ничек?
— Вера Вера Бунакова. "Медфельдшер мин.
— Ә минем исемем Андрей Саф һавада ял итеп кайтырга, дин җибәргәннәр иде, менә ничек килеп чыкты ич әле.
— Андрей сезнең үз исемегезме? — Кыз Зәкинең икеләнеп торуын күргәч, дәвам итте — Димәк, кушамат? Ай, мин нигә әле әллә ниләр со- Г рашам. Шулай булырга тиешлеген белә торып
— Әйе, бу минем кушаматым
Вера тагын сүз башлап.
— Сезнең профессия кешеләре өчен мондый яра белән генә котылу зур бәхет инде ул,— диде.
— Ничек инде? — диде Зәки. — Радист хезмәте бакчачыныкы кебек тыныч профессия, сәламәтлеккә бернинди зыяны юк
Вера көлеп куйды
— Чагыштыруым өчен гафу итегез, ләкин башын комга яшергән тәвә кошын күренми дип әйтү дөрес булмас.
Вераның бу сүзләре Зәкине аптырашта калдъ1рды
Бер карасаң, гаҗәпләнерлек нәрсә юк та инде Аның партизаннардан нидер сорашуын, әсирләрдән төпченүен күргәннән соң, Зәкинең кем икәнлегенә төшенү бик авыр түгел иде, билгеле. Хәзер инде яшереп торуның кирәге дә шулкадәр генә Тик барыбер кызык.
— Нигә, мин радистка охшамаганмыни?
— Кулларыгыз охшамаган. Гадәттә, радистларның куллары пианистларныкы кебек була. Ә сезнекеләр күбрәк боксерларны хәтерләтә Физик күнегүләр нәтиҗәсе күренеп тора Өстәвенә, сез артык күп нәрсәләр белән кызыксынасыз, ә бу монда бик тиз күзгә ташлана
— Менә ичмасам күзәтүчәнлек' Сездән сер яшереп булмый икән, диде Зәки гаҗәпләнеп. — Китаплардан укып өйрәндегезме?
— Юк,— диде Вера. — Минем әтием — чекист Игътибарлы булырга да мине ул өйрәтте. Англиядә Честерфилд дигән бер акыл иясе яшәгән. Әтием анын.игътибарсыз кеше — төпле кеше түгел, андыйлар еш кына көлкегә кала, ә таркау кеше, гомумән, юләргә охшый, дигән сүзләрен искә төшерергә ярата иде
Әгәр дә тирә-юньдәгеләргә игътибарымны көчәйтмәсәм, минем дә кеше көлкесенә калуым бар бит, дип уйлады Зәки
— Вера, өстәвенә сез кызыклы әңгәмәдәш тә икән
Кыз оялып кына кул селтәде.
— Сез нәрсә, Андрей! Бу болай гына. Мин бит әле медицина институтын тәмамларга да өлгермәдем. Минскида укый идем
Шул чак база өстеннән самолет очып үтте. Нурмыев, үзе дә сизмәстән. сәгатенә күз салды ун тулган икән.
Вера урыныннан торып сумкасын иңенә асты да
— Ярый, бик соң бит инде, сездә озаграк утырылды, мине лазаретта яралылар һәм авырулар көтә әле,— дип китәргә кузгалды
— Сезне озатып куярга мөмкинме?
— Кәефегез яхшы булса, әйдәгез
Зәки, пиджагын киеп, аның артыннан чыкты.
Лазарет базадан бер читтәрәк, зур гына агач йортта урнашкан иде. Баз кебек куышларда яралар озаграк төзәлә. Йорт калкулыкның нәкъ уртасында тора. Тирә-ягында йөзәр яшьлек чыршы, наратлар. «Козгыннар» күзенә бик үк ташланмасын өчен, бөтен яктан түбәсенә кадәр корыган агачлар өелгән, өстенә чыршы ботаклары салынган. Бары тик тимер морҗа башы гына чыгып тора. Йортны урман эченәрәк тә салырга мөмкин булгандыр ич,—дип уйлап алды Зәки — Сугыш вакыты өчен артык кыюлык бит бу. Игътибар белән карасаң күктән дә күренәдер
— Менә килеп тә җиттек,— диде Вера.
Алар куе ябалдашлы, кәүсәсе буйлап чәере агып төшкән юан нарат төбендә тукталдылар Янәшәдә, үлән арасында, чикерткәләр җырлый Сукмакка терәлеп үк үскән карга миләше, кычыткан, абага исе чәер
исенә кушылып, башларны әйләндерә. Зәкинең хәтеренә мәктәп еллары килеп төште Класслары белән мәһабәт Алабуга урманнарына берничә •көнгә экскурсиягә барганнар иде. Гаҗәеп саф нарат урманы һавасына ул беренче тапкыр шунда рәхәтләнгән иде.
— Ниләр уйлыйсыз? — дип сорады кыз йомшак кына.
— Беренче тапкыр чын урманга баруым исемә төште. Сигезенче* класста укыганда килеп эләккән идем наратлыкка.
Ерак түгел генә кәккүк кычкырды.
— Бу кәккүк безгә гомерне бик аз санады,— диде кошка колак салып торган кыз. Икебезгәәллә ике ай. әллә ике ел шунда. Бәлки әле ике көн генәдер.
— Нигә алай дисез, Вера? Без әле ай-һай күп яшәрбез. Безнең эш ләрне башка кеше эшләмәс бит.
Зәки, кыңгырау чәчәкләре өзеп алды да. кызга тәкъдим итте.
— Болар сезгә. Вера...
— Ай. рәхмәт сез!ә. Минем моңа кадәр аларга игътибар да иткәнем юк иде. һәрвакыт ашыгам.
— Сез сынамышларга ышанасызмы? — дип сорады Зәки елмаеп.
— Сугышта ышана башлыйсың икән. Иртә белән уянганда сәламәт кешеләр кичен мәңгелек йокыга тала...
Нурмыев. шук малайлар кебек, кул гына селтәде:
— Сугыш турында бераз гына онытып торыйк әле. Теләсәгез, мин ; сезгә хәзер шигырьләр укыйм.
— Әлбәттә. Шигырьләрдән дә яхшы нәрсә бар бу дөньяда?
Вераның күзләрендәге сагышны елмаю алыштырды.
Әйтүен әйтте, тик куркыбрак калды Зәки үзен мәгънәсез тотмыймы икән? Начар фикер тумасын тагы, нигә дип шигырьләр турында әйтеп ташлады инде, бәлки аңа ошамас та? Ул кызның елмаюлы йөзен күргәч кенә тынычланды.
Беркадәр тынлыктан соң кыюсыз гына башлап җибәрде:
Сагыну сүзен җырга Җәүһәр итеп тездем
Җырлыйк әйдә үргә Илткән юлны зурлап. Ике йөрәк бергә Сипкән нурны зурлап.
башын иде.
ошады. Сез аны берәрсенә багышлап аның тагын нинди дә булса шигырь
Нинди шигырь укырга икәнлеген зәңгәр күктә салмак йөзгән болытлардан сорарга теләгәндәй. Зәки, башын югары күтәреп, бераз зәңгәр күккә карап торды.
— Татарстанда бик сәләтле, өметле яшь шагыйрь бар,— диде ул. — Сибгат Хәким. Ул, киләчәктә, һичшиксез, татар әдәбиятында тирән эз калдырыр.
Сызлана каймакта күңел. Белмим нәрсә булганын Тик син генә юатасың Иңгә Салып кулларың
Шигырьне уйчан гына тыңлап торган Вера:
— Бик акыллы кешедер ул,— диде. — Хатын-кызның тормышта тоткан урынын ничек күрсәтә, ә?!
Ерактан, урман читеннән, тагын күке тавышы ишетелде. Язмыш хә
Озын юллар уздым. Сүзем булыр кыска Кояш алып кайттым Төреп кайнар хискә
Көчле җилләр исте. Салкын суда йөздем
— Әллә үзегез яздыгызмы?
Зәки «әйе» дигәнне белдереп
— Яхшы шигырь, миңа бик язган идегезме?
Нурмыев баш чайкады. Вера укуын үтенде.
бәрчесен Вера тагын тын калып тынлады йөзендә тагын елмаю сүнде күзләрен сагыш басты.
Кызны авыр уйларыннан арындырырга теләгәндәй, Зәки ашыгып сүз башлады
— Вера, беләсезме, мин тагын нәрсә турында уйладым?
" — Нәрсә турында? ' ♦
— Лазарет, минемчә, бик ачык урында тора. Берәр хәл булмасын “ иде... ?
— Бу сезнең профессиональ саклык нәтиҗәсе,—диде Вера,көлеп.— * Без күнектек инде
— Кешеләрнең саксызлыкка күнегүе икеләтә куркыныч, хәтта тыныч S з'аманда да ' *
— Ковригин йортны урман эченә салырга тәкъдим иткән иде, Ва- “ лентин Владимирович риза булмады. Авыруларга кояш кирәк, юеш х урман һавасы зыянлы, диде Врачларның һәм хәрбиләрнең бурычлары z да. фикерләре дә төрлечә бит н
— Сез бүген төнлә дежур торасызмы?
— Гадәттә' төннәрен Валентин Владимирович үзе була. Мин зур £ бәрелешләрдән соң яралылар күп килгәндә генә калам. *
Вера саубуллашырга кул биреп: £
— Хушыгыз, миңа әле авыруларны карап чыгарга кирәк,— диде ә Зәки кызның кулларын кысып: ?
— Сезнең белән очрашу мине терелтте дә инде,— диде —Сез. сез искиткеч, Вера!
Кыз оялып, әкрен генә кулларын ычкындырды. Сез үзегез дә, дип әйтәсе килде аның, тик:
— Чын күңелегездән әйтүегезме? — дип кенә сорады
— Әйе. чын күңелемнән.— диде Зәки.
Егетнең шатлыгы эченә сыймады бу мизгелдә. Бүгенге көн аңа тормышының иң бәхетле көне булып тоелды Ярасы да, хәлсезлеге дә онытылды. Ул үзендә чиксез көч тууын сизде. Нурмыев бераз нарат төбендә утырып торды, аннан соң бик озак лагерь буйлап йөрде. Караңгы төшүен дә, штаб янына барып чыгуын да сизмәде Зәки.
Штаб куышы янында аңа Ковригин очрады.
— Андрей, мин сезне эзлим.
— Тыклыйм,— диде Зәки.
— Сезнең өчен яңалыклар бар — Штабка керүгә, Ковригин кесәсеннән химик карандаш белән язылган язу чыгарды. — Сигнал ракеталары турында сорашканыгызны хәтерлисезме?
— Әйе? хәтерлим
— Дөрестән дә, май аенда моннан ерак түгел ракеталар атылуын күрүчеләр булган Төрле төстә. Кем атканы билгесез. Ракеталарны кичен дә, төнлә dfi күргәннәр. Элекке база янында да күрүчеләр булган. Хәерле хәбәр*^\1¥ёл бу. Гестапо кешеләре эшенә охшаган.
— Бик мөмкин. Алдан килешеп куелган очракта, төсле ракеталар белән күп нәрсәне хәбәр итәргә була нырлык.
Зәки язуны бик авырлык беләй укьЩы.
Отряд командиры майор Журкинга
Немецлар безнен базаны бомбага тотканнан соң. мин авыр яраланган партизан Ив лиевны лазаретка алып килдем Юлда Ивлиев берничә тапкыр «Нигә ракеталар жибә-
Ковригин кәгазь кисәген тикшерүчегә сузды:
— Менә бу язуны укып кара әле. Таракан эзе кебек булса да, та
рәсен Нигә .» дип кабатлады Мин бу сүзләрне яралынын саташуы дип аңладым
Шупа күрә командирга бу турыда әйтмәдем.
Печков
— Ивлиев исәнме? — дип сорады Нурмыев.
— Исән, исән. Терелеп килә инде. Мин бүген аның янына кереп чыктым, бераз сөйләшеп утырдык. Аның уң кулына бомба кыйпылчыгы < тигән, көчле контузия алган егет.
Бераздан штаб башлыгы
— Ивлиев бомбалау вакытында бер партизанның төрле төстәге ракеталар чөюен күргән,— диде.— Партизанның исемен белми, күрсәм - танырмын, ди.
Нурмыев урындыгыннан сикереп торды
— Алай булгач, нигә тик утырабыз соң без?
— Зәки Шәрипович, бу турыда мин үзем кырык минут элек кенә ишеттем. Төн уртасы бит хәзер. Әйдәгез, иртәнгә кадәр көтик инде. Ризамы?
— Чынлап та шулай дөресрәк булыр
— Төнлә танымавы да бар.
Ковригин үз ординарецын каравыл башлыгы Плавневны чакырырга җибәрде Плавнее ике атна чамасы элек майның унберенә каршы төндә, базадан өч километр чамасы читтәрәк төрле төстәге ракеталар чөелүен үз күзләре белән күргән икән Шул яктагы Орловкага таба Повзнев • җитәкчелегендә биш кешелек төркем киткән булган икән.
Кем нинди максат белән чөйгән ул ракеталарны — билгесез.
Тагын Повзнев! Эшләр болай барса, аның шымчы икәнлегенә ышана да башларсың. Юк, ашыкмаска кирәк, ялгыш фикерне үзгәртү бик кыен.
Кинәт базадан төньяктарак көчле атыш башланды Гранаталар шартлаганы ишетелде Отрядта тревога күтәрелде. Минерларны эзәрлекләп килүче немец жандармнары партизаннар тозагына эләккән икән Берничәсе генә качып котыла алган. Отрядның төп көчләре килеп җиткәндә бәрелеш беткән иде инде.
Әмма отряд командирының ачуы басылмады.
— Бу хәшәрәтләр бигрәк оятсыз кылана, нәкъ күселәр кебек,— диде ул.— Әз генә ирек бирсәң, күз алдында ачыктан-ачык йөри башлыйлар
Бераз ютәлләгәннән соң ул Нурмыевка борылып
— Иптәш лейтенант, эшләр ничек бара, ярдәм кирәк түгелме? — дип эндәште.
Нурмыев бу көннәрдә эшләнгән эш нәтиҗәләре, алдагы көннәргә 1 планнары турында сөйләп бирде.
— Сигнал ракеталары буенча бер җеп очы чыгып тора,— дип өстәде Ковригин — Зәки Шәрипович әйтми калдырды, тыйнаклык бәласе.
Зәкинең бу турыда әйтмәве аңлашыла Сигнал ракеталарының шымчыны табарга ярдәм итүенә бик үк ышанып бетми иде әле ул. Инде берничә көн отрядта бөтерелсә дә, әлегә эшенең нәтиҗәсе юк иде. Тозаклар корылган корылуын, тик кайчан эләгер бу куркыныч җанвар — билгесез.
Тирән тылдагы партизан отрядларында дошман шымчыларына каршы көрәш үзенчәлекләрен өйрәнергә туры килмәде аңа. Ә үзенчәлекләр җитәрлек. Тикшерүченең үзен сазлык уртасындагы кечкенә утрауда кебек хис итүе генә дә ни тора!
Тирә-юньдә — дошман. Кемдер партизан кыяфәтенә кергән дә, шыпырт кына синең сугышчан дусларыңны үлем кочагына этәрә. Туганнарың кебек якын кешеләр күз алдында һәлак була, ә син берничек тә аларны коткара алмыйсың. Бу һәлакәтне авыр кичерәсең, ашыга башлыйсың. нәтиҗәдә ялгыш арты ялгыш җибәрүең ихтимал
Җинаять эшен тикшерү, шиклеләрне эзләү — иҗади эш. һәр иҗади
эштәге кебек, монда да билгесезлек күп. Кайчак хәтта үз көчеңә үзең ышанмый башлыйсың, булдыра алырмынмы, хәлемнән килерме, дөрес юл сайладыммы, дигән сораулар калка Мондый очракта бары ахмак кешедә генә шик тумаска мөмкин. Ахмак эше — иҗади була алмый, ул бернинди ачыш ясамый, билгесезлек шулай кала бирә.
Фронтта. Зур җирдә дошман шымчыларын эзләү, тотуга караганда ♦ отрядта күп тапкыр авыррак иде Зәкигә. Ул бу авырлыкның сәбәбен ш Дмитрий Левчук кебек төп фикерне тиз генә эләктереп ала белмәвендә, ? тәҗрибәсе азлыкта күрде. Әмма Зәки бу шартларда үз-үзеңне тота бе- S лү. бик киеренке, куркыныч хәлләрдә дә алдан төзелгән планнарыңны эзлекле рәвештә тормышка ашыра белү кирәклеген аңлый иде. Халык тулы | шау-шулы трамвайда катлаулы мәсьәлә чишәргә мәҗбүр булган га- X лим кебек хис итте ул үзен. г
Нурмыев авыр уйларыннан Журкин иңбашына кагылгач кына ай- ° ныды: s
— Әллә хәлегез авырмы. Зәки Шәрипович?
— Юк. юк. борчылмагыз,—диде ул. — Минем сезгә бер үтенечем " бар: дошман кулына төшкән Непоново авылында яши башлаган кеше- ь ләр исемлеген төзергә иде. 2
Штаб башлыгы нигә инде андый эш турында командирга мөрәҗә- а- гать итәргә, дигән төсле шелтәле караш ташлады. Аннары: 2
— Иртәгә кичке якта исемлек әзер булыр,— диде 5
Ул төн шундый тыныч, аяз иде. Күктә берсеннән-берсе якты йолдызлар җемелди. Нурмыев бик озак йокыга китә алмый ятты — медфельдшер Вера уеннан чыкмады.Тавышы.әйткән сүзләре искә төште, чәчләре, йөзе күз алдына килде, җылы йомшак куллары, гаҗәеп мөлаем карашы аны һаман иркәли кебек тоелды.
Зәкинең йөрәге шатлыктан бер кысылып туктап калгандай була, бер ашкынып, ярсып тибә башлый иде. Шул минутта ук торып йөгерәсе, Вераны күрәсе, кызыкайга җылы сүзләр әйтәсе килә иде аның Зәки таң алдыннан гына йоклап китте Аксыл болытлар артында шәфәкъ кызара башлауга, куыш ишеген шакыдылар. Зәки урыныннан торып пистолетын кулына алды да ишек янына килде.
— Кем бар анда?
Ишек артыннан отряд командиры ординарецы тавышы ишетелде.
— Иптәш лейтенант, сезне майор Журкин штабка чакыра
Зәки тиз генә киенеп штабка китте. Монда инде отряд җитәкчеләре һәммәсе җыелган иде. Арада таныш түгел бер ир кеше дә бар
Повзнев «аудан» кайтты,— дип сүз башлады Журкин. Без аның берничә сорауга җавап бирүен сорыйбыз.
Штаб башлыгы Ковригин Повзневка соңгы эшнең ничек башкарылуы турында сөйләргә кушты.
Уртача буйлы, каракучкыл йөзен сакал-мыек баскан Повзнев салмак кына сөйләп китте. Тимер юлда дошман патруленә юлыкканнар икән. Немецлар озак эзәрлекләгән Атышулар барышында дүрт иптәше һәлак булган Кулы яраланган Повзнев отрядка берүзе исән кайткан. Пиджагын ике җирдән пуля тишеп үткән, сул җиңе канга буялган.
Ул күпсанлы сорауларга җавап бирде. Штабтагыларны әйтелмәгән бер сорау борчый иде: дошманмы Повзнев. юкмы? Повзнев элегрәк хөкемгә тартылганлыгын танырга мәҗбүр булды. Концлагерьдан качканнан соң ышанмаслар дип уйлаган, шуңа яшергән Немецларга ялланмавын бик катгый икрарь итте.
Повзневның аяк киеменә күз салып, Нурмыев.
— Өченче көн төнлә кайда идегез? — дип сорады.
Сорау алынучы иңнәрен сикертте.
— Яшенле яңгыр яуган төндәме3
— Әйе, нәкъ шул төнне,— диде Зәки
— Исемә төште. Без Валетов белән Непоново авылына барып чык
тык. Немецлар безне этләр белән куа киләләр иде, яңгыр башлангач, эзләребезне югалттылар, ахры. Непоновога иртән генә килеп җиттеләр. Бөтен авылның астын-өскә китерә башлагач, без, төн кунган печәнлектән төшеп, урманга таба сыпырттык. Шулвакыт шыксыз гына бер бәндә, бәйгә бәйләнмәгән үгез кебек, үкерергә тотынды: «Каракла-а-ар. карак- ла-а-ар!» Билгеле инде, немецлар моны ишетеп алдылар да безнең арттан! Тиздән Валерканың башына җиттеләр. Мин ятып ата башладым, өчесен дөмектердем. Калганнары шуннан соң туктап калды Мин башта караңгылыкка кереп югалдым, аннан сазлыкка. Немецлар сазлыкка керергә курыктылар, пуля яңгыры гына яудырдылар. Шунда эләкте инде кулыма Озак адашып йөрдем йөрүен, әмма кайтып җиттем...
Тикшерүче Повзневка хәлне ачыклау өчен тагын берничә сорау бирде кунган печәнлеге кай җирдәрәк, аларны авыл кешеләреннән кем дә булса күргәнме, аваз салган бәндә каян килеп чыккан, аның төс-кыя- фәте нинди?
Повзневның коралын да тикшерделәр: «Вальтер» пистолетының көпшәсе чиста, обоймасы да тулы, димәк, ул аңардан соңгы көннәрдә атмаган. Итек табаны эзе дә шымчы калдырган эзгә охшамаган иде.
Повзнев унберенче майга каршы төндә бер төркем партизаннар белән Орловкага разведкага баруын, ракеталар атылуын күрүен дә сөйләде. Тик ул ракеталарны партизаннар чөймәгән, алар бишесе дә һәрвакыт бергә булганнар Юл уңаенда гранаталар белән бер дзотны юк иткәннәр. Сорау алу иртәнге якта, отрядта «уяну» командасы бирелгәч кенә тәмамланды. Соңрак үткәрелгән тикшерүләр дә Повзневның ракеталар чөймәвен раслады
Барысы да урыннарыннан кузгалыр алдыннан майор Журкин йомгак ясап:
— Менә нәрсә, Повзнев. Сез сөйләгәннәргә бик ышанасыбыз килә,— диде. — Әмма бер алдаган кешенең икенче тапкыр да алдавы мөмкин Шуңа күрә без сүзегезнең дөреслеген тикшереп карарга тиешбез. Әлегә сезгә сак астында утырырга туры киләчәк Үзегезне гауптвахта- да дип исәпләгез.
Иртәнге барлаудан соң бөтен отряд аланга тезелде. Отряд командиры Журкин
— Иптәшләр' Базаны соңгы тапкыр бомбага тотканда кайсыгыз ракеталар атты? Шул кеше ике адым алга чыгарга тиеш,— дип боерды
Зираттагы кебек авыр тынлык урнашты Бераздан сафлар корт күчедәй гүли башлады Алга чыгучы күренмәде.
— Бәлки берәрегез ул ракеталарны күргәндер?
Тагын җавап бирүче булмады.
Ковригин боерыгы буенча носилкада яралы Ивлиевны алып килделәр Чалкан яткан Ивлиев башын борып сафтагы партизаннарга карап барды. Уртадарак басып торучы тәбәнәк буйлы, аксыл чәчле, гимнастеркасына сержант петлицалары таккан партизанны күргәч, туктар га кушты:
— Менә ул.
— Иптәш сержант, алга чыгыгыз! — дип боерды Ковригин.
Сержант, агарынып, ике адым алга атлады Ковригин аңа үзе артыннан иярергә кушты.
Сафтагыларның берсе акрын гына:
— Бу эштән кабер исе килә, егетләр,— диде.
Сержанттан сорау алу да штабта барды. Партизан үзе дә моңа әзерләнгәндәй иде — җаваплары көттермәде.
- Иптәш Скишов. сез нигә минем боерыктан соң алга чыкмадыгыз? — дип сорады Ковригин.
Курь|ктым. иптәш майор. Жен алмаштыргандай булды,— кул- аякларым хәрәкәтләнмәс булды Юкка гына бөтен отрядны тезеп куймаслар. димәк, ракеталар чөеп дөрес эшләмәгәнмен икән, дип уйладым
Дошман самолетлары базаны бомбага тота башлагач, ракеталар чөюен Скишов яшермәде
— Булды андый эш. булды,— дип җавап бирде ул күңелсез генә
— Кем кушуы буенча эшләдегез бу эшне? — дип сорады штаб башлыгы ачулы тавыш белән.
Куркудан агарынган сержант баш чайкады *
— Мине беркем дә мәҗбүр итмәде, иптәш капитан, мин үзем, " үзем. s
Майор Журкин тавышы бигрәк тә ачулы иде:
— Ни өчен. Скишов? • 9
— Мин шулай яхшырак булыр дип уйладым
Ковригин сәер генә көлеп куйды ♦
— Яхшырак булыр, имеш. Бомбалар дәрес ташлана дип хәбәр “ иткән дә. хәзер безнең башны әйләндермәкче була.
Мөшкел хәлен яхшы аңлый иде Скишов. Калтыранган кулларын * угалап, ашыга-ашыга сөйли башлады.
— Мин сугыш башланганнан бирле фронтта. Күп тапкырлар безне “ бомбага тотканнары булды Немецлар безнең траншеяларга таба төр- £ ле төстәге ракеталар җибәреп, бомбаларны кая ташларга икәнлеген е күрсәтә иде Мин дә шулай эшләргә булдым Дөресрәге, очучыларны % алдарга уйладым — Сержант командирларның кырыс йөзләренә күз * йөртеп чыкты — Бомбалар нәкъ база өстенә ява башлагач, ракетницам ? барлыгы исемә төште.
Скишов. кипкән иреннәрен ялап, сөйләвеннән туктады.
— Шуннан? — Журкин инде бераз тынычланган иде. Андый очраклар булгалады бит инде, үзенең дә берничә тапкыр шулай хәйләләгәне бар
— Ракетницам барлыгы искә төшүгә, база читенә сыздым. Постларга барып җиткәч, бер чокырга төштем дә әйдә сазлыкка таба ракеталар чөяргә. Файдасы бик зур булмады булуын. Бары бер звено гына бомбаларын сазлыкка ташлады
— Ракетницаны кайдан алдыгыз? — дип сорады Нурмыев.
— Бер генә көн элек, кич белән мотоциклда узып баручы ике немецны дөмектергән идек. Мотоцикл бишегендә ракетницалар бар иде. ракеталары да җитәрлек. Тапшырырга өлгермәдек Иртән бомбалаучы- лар килеп җитте .
— Ракеталар чөйгәнегезне кем күрде?—дип сорады тикшерүче.
— Шул инде... теге яралы партизан.
— Аның фамилиясе Ивлиев.
— Димәк, Ивлиев була инде
— Тагын кем?
— Тагын кемдер бар иде.. — Сержант калтыранган куллары белән башын тотып уйга калды.— Әйе, бар иде. Мин сикергән тирән чокырда ул утыра иде инде Ташла ракетницаңны, хәзер монда бомба ташлыйлар бит! — дип ике тапкыр кычкырды да әле. Аннары куян кебек урманга кереп югалды Мин аны. башка очратмадым. Мин аны барыбер исемә төшерәм әле. Кайсы якка таба ракеталар чөюмне ул да әйтер.
Ивлиев белән кабат сөйләшергә туры килде. Әйе. кемдер «ракетницаңны ташла», дип кычкырганны ул да ишеткән, тик әмер бирүченең үзен күрмәгән, аңын югалткан. Аңсыз вакытта шуның сүзләрен кабатлаган икән
Бөтен командирларга әйтеп карасалар да, икенче шаһит ул көнне табылмады. '
Нурмыев бер үк сорауга кабат-кабат җавап эзләде: «Нигә икенче шаһит табылмый? Сәбәп нәрсәдә? Бәлки берәр нәрсәдән куркадыр? Кеше язмышы хәл ителә бит, аңларга тиеш Ракеталарның кая юнәл- телгәнен ул гына әйтә ала. Скишовның дошманмы, түгелме икәнлеген
шунда гына ачыклап булачак. Ә бәлки ул бәндә Скишовнын үлүен телидер?
Кичен Нурмыев Үзәк белән элемтәгә керде.
Шифрорадиограмма Бик ашыгыч*
Левчукка
Скишов Михаил Гаврилович турында хәбәр итүегезне сорыйм. 1922 елда Ярославль шәһәрендә туган. 1941 елда 15 номерлы урта мәктәпне тәмамлаган. 1941 елның августында армия сафларына алынган.
Андрей
Шифрорадиограмма
Михайловка
Егерме җиденче майда танклар теялгән эшелон юк ителде. Соңгы өч тәүлек эчендә бер дошман гарнизоны тар-мар кылынды. Немецларның барысы 162 солдаты һәм офицеры, кырыкка якын полицай сафтан чыгарылды. 147 данә корал һәм зур күләмдә сугыш кирәк-яраклары кулга төшерелде.
Журкин
Шифрорадиограмма
Журкинга
Тимер юлда һөҗүмнәрне көчәйтегез. Төп юнәлешләрдә гаскәрләр күчерелүгә игътибар итегез.
Сугыш кирәк-яраклары җибәрәбез. Утыз беренче майга каршы төндә самолет кетегез. Төшү өчен, өчпочмак рәвешендә учаклар ягып, сигнал бирегез.
10
Төн уртасында, базаның төньяк читендә көчле атыш башланды. Төнге гранаталар аеруча көчле тавыш белән шартлый, әйтерсең лә кемдер зур чүкеч белән буш тимер мичкәгә суга иде.
Лейтенант Нурмыев бу тавышларны ишетмәде. Үткән төнне йокла- магангадыр. ахры. Вера турында уйласа да, бик тиз йоклап китте ул. Ишеген кемдер бик каты кага башлагач та Нурмыев озак кына уяна алмый ятты. Башы чатный, күзләре ачылмый Торгач та ишек янына исерек кешедәй чайкалгалап барды.
— Кем бар анда?
— Мин, Седов. Дежурный Седов Иптәш Андрей, отряд командиры сезне үзе янына чакыра. Ул — сазлык янындагы постта.
Тикшерүче шунда гына тәмам уянып җитте.
— Нәрсә булды?
— Сакта торучыларга һөҗүм иткәннәр. Билгесез берәү Охрим ба- | байны үтереп лагерьдан качкан
Берничә минуттан лейтенант әлеге постка барып җиткән иде инде.
Сизелер-сизелмәс сузылган сукмак каршыдагы сазлыкка кереп югала Постларны тикшереп йөргәндә Нурмыев сөйләшеп торган карт партизан әнә шул сукмакта ята Төнге караңгылыкта ак тап булып анын йөзе генә күренә Янәшәдә берничә кеше басынкы тавыш белән нәрсә турындадыр үзара сөйләшә иде.
— Кайсы якка качкан? — дип сорады Нурмыев, аларның сүзен бүлеп. ,
Аягы яраланган партизан кулын сазлыкка таба сузды:
— Әнә шул якка сызды, кабахәт. Әгәр аякка пуля тимәгән булса, мин аны...
Лейтенант отряд командирына таба борылып:
— Эзәрлекләү оештырылдымы? — дип сорады.
— Юк шул. Сазлыкта йөри белүчеләр юк бит, кешеләрне генә 1 харап итәрбез. Охрим бабай үзе генә яхшы белә иде бу сазлык сукмагын
Нурмыев. үзе дә сизмәстән, кычкырыбрак сөйләшә башлады:
— Әйләнеп булса да артыннан барырга кирәк. Ашыгыйк! — Ул агач ботаклары өстендә яткан яралы партизаннан: — Сукмак сазлык-
нык теге ягында кайсы тирәгәрәк килеп чыга икән? — дип сорады. Вакыйганы тулырак сөйләп бир әле!
Төн карасында посттагыларга таба атлаучы кеше: «Мин майор Журкин боерыгы буенча», дип сүз куша Тәмам якынлашкач, кесәсеннән документ алган булып иелә дә, көтмәгәндә партизанның эченә тибә һәм бөтен көченә сазлыктагы сукмакка таба йөгерә. Мәкерле * дошман каршына Охрим бабай килеп чыга. Әмма төнге карачкы җи- тезрәк эш итә, яшен тизлеге белән кесәсеннән пистолет тартып чыга- | рып, бабайның күкрәгенә терәп ата. Бабай акрын гына җиргә егылган * арада үзе караңгылыкка кереп югала. Авыртуга түзә алмыйча җирдә аунап яткан Иван, автоматын кулына алып, дошман артыннан атып " кала. Теге дә бурычлы булып калмый: граната ыргыта. Шуның бер ♦ кыйпылчыгы Иванның табанына килеп кергән дә инде. Ничек кенә “ авыртса да, Иван патроннары беткәнче атудан туктамаган.
Нурмыев дошманның эзләрен карады. Сынык дагалы үкчә эче аңа = яхшы таныш инде. Шартлатучылар куышы янында да. үз ишеге төбендә >- дә шундый ук эзләр калган иде бит. х
Майор Журкин да эзләргә игътибар итте: £
— Рациягез белән бергә сезне шартлатырга теләгән шымчы инде * монда да канлы эшен эшләгән. Качып котылуы бик аяныч...
Командирның бу сүзләре тикшерүчегә үзен гаепләү кебек тоелды, е
— Сазлык сукмагы Непоново авылыннан ике чакрым чамасы читтә- ® рәк узган юлга килеп чыгарга тиеш,— диде яралы партизан.— Охрим бабай шулай дигән иде.
Непоново белән Орловка арасындагы бу тар урман юлын Нурмыев картадан күреп белә иде. Ул тезләнгән җиреннән отряд командиры янына килеп басты.
— Иптәш майор, берничә кешене мөмкин кадәр тизрәк атларга атландырып. шул юлга җибәрергә кирәк. Юлны ябарга! Шымчының Ор- ловкага качуы бар. Юлларда сакчылар калдырып, Непоновога таба барсыннар. Авылдан бер кеше дә чыгып китә алмаска тиеш.
Отряд командиры тиз генә тиешле күрсәтмәләр бирде.
Нурмыев элегрәк аның карамагына бирелгән кешеләр белән хәзер үк Непоновога барачагын әйтте. Бу очракта бер нәрсә көн кебек ачык: дошман шымчысы сазлык аша сиздерми генә Непоновога яки урман юлына барып чыгарга теләгәндер. Кем беләндер очрашырга, я булмаса, билгеле бер урында мәгълүматлар калдырырга ашкынадыр, күрәсең. Орловкага барырга теләсә, кире якка китмәс иде, бигрәк тә төн уртасында сазлык аша. Непоновода яшәүче берәр кеше белән бәйләнештә булырга тиеш ул.
Шымчының бу урынга — сазлыктагы сукмакка килеп чыгуы тикшерүченең шикләрен тагын бер кат раслады: партизан отряды турында хәбәрләрне гестапога тирә-як авылларның берсендә яшәүче кеше тапшыруы хак. Непоновода яшәүчеләр турында белешүнең сәбәбе дә шунда иде.
11
Ковригин сүзендә торды — Непоновода яшәүчеләр исемлеге көндез үк әзер иде. Күчеп килгән өч карчыктан һәм мәктәп яшендәге балалардан шикләнмәскә була, аларны Нурмыев шунда ук исемлектән сызып ташлады. Шуннан соң унсигез кешене генә тикшерәсе калды. Ундүрте читтән күчеп килгән, дүртесе шушы авылда туып-үскән халык
Нурмыев бер төркем партизаннар белән Непоновога таң алдыннан килеп җитте. Таң әтәчләре тагын бер төннең үтүен белдереп хәбәр бирде. Уйсулыкларда, йортлар арасында җәелгән томан тарала баш лады. Мүк баса башлаган такта түбәләргә беренче нурлар төште Йортларның күбесе иске, янтая башлаганнары да бар. Урамда җан иясе күренми. Көн эссе булырга охшый иде.
Әллә каян гына разведка взводы командиры старшина Назаренко килеп чыкты Шымчыны эзәрлекләүчеләр төркеменә ул җитәкчелек итә иде.
— Иптәш командир, юл тирәләрен айкап чыктык, беркем юк. Сазлыктагы сукмакта тозак корып калдырдык Авылны чолгап алдык Тагын нинди күрсәтмәләрегез бар?
— Барысына әйтеп куегыз: авылга килүчеләрне тоткарламасыннар Үзләре нык яшеренсеннәр Авылдан беркем дә чыгып китә алмаслык булсын Немецлар килеп чыга калса, ут ачарга. Әгәр зур көч белән һөҗүм итсәләр, сазлыкка таба чигенергә. Сигнал —:кызыл ракета.
Назаренко, честь биреп, йортлар арасына кереп югалды Партизаннар эшкә керештеләр Бер төркемгә җитәкче итеп Нурмыевның танышы Арон билгеләнде. Ул элегрәк тә разведка взводына күчерүләрен сорап йөргән икән. Бер сәфәрендә дошманның сугыш кирак-яраклары төялгән эшелонын шартлаткач та бу уеннан кире кайтмаган. Бу тәвәккәл, җитез егет тикшерүчегә беренче очрашуда — минер Порфирийның ничек һәлак булуын тикшергән вакытта ук бик ошаган иде. Соңрак Нур- мыевка Аронның авыр кайгысы турында да сөйләделәр: барлык туганна ры Киевта яһүдләр геттосында һәлак булган икән Үзе дә авырлык белән генә кача алган. Шуннан соң ул партизан отрядына килгән. Ефим Абрамович Брагинский (Арон — кушаматы, һәлак булган абыйсы ның исеме) отрядта бөтен төр коралларны, шартлату эшен, коралсыз сугышу алымнарын аеруча тырышлык белән өйрәнгән. Бик аз йоклау, ябыгу нәтиҗәседерме, аның йөзе каратут төскә кергән иде
Арон үз төркеме белән авылның икенче башына юнәлде. Йорттан- йортка кереп, фашистлар белән элемтәдә торучылар сизелмиме, төннәрен кемгә дә булса таныш булмаган кешеләр килеп-кнтеп йөрмиме, кемнәр немецлар турында ялган хәбәрләр тарата, партизаннардан кайсылары бик еш килеп йөри, дип сораштылар Шик тудырырлык кешеләр торган берничә йортны һәм абзар-кураны җентекләп карап чыктылар. Әмма бернәрсә дә таба алмадылар
Тикшерүче почмактан өченче йортка үзе керде. Повзнев сөйләве буенча, алар иптәше белән шунда кунганнар Ишекне талчыккан кыяфәт ле бер хатын ачты.
Чыннан да, яшенле яңгыр яуган төнне аның өенә кораллы ике яшь ир-ат килеп кергән Каратут йөзлесе, сәгать биреп, бер шешә самогон алган Икесе дә хәйран исергәннәр. Икенчесе, аксыл чәчлесе: «Синең аркада һәлак булды алар, Саша, синең аркада гына, немецлар якынлашуын хәбәр итмичә, син качтың; бер генә тапкыр атсаң да, ишеткән булырлар иде Хәшәрәт син! Исеңдә Тот. мин моны яшереп калдыра алмаячакмын»,— дип еламсырап утырган.
— Озак сыйланып утырганнан соң, печәнлеккә менеп йокларга яттылар,— диде хуҗа хатын — Иртәнге якта авылга немецлар килеп керде Тегеләр, немецларны күрүгә, качтылар Шул якта бераз атышу булды. Немецлар арасында яраланганнары да, үлүчеләре дә бар иде, машинага төяп авылга алып кайттылар Безгә дә керделәр. Тентеп чыктылар. Партизаннар кермәдеме, дип бик озак аптыраттылар Мин, «юк», дидем.
— Аксыл чәчле партизанның үле гәүдәсен алып кайтмалылармыни?
— Юк-юк. Андый хәл булмады. Мин әле сөенеп тә куйдым: егетләр качып котылганнар икән!
— Берәрсенең кычкырганы ишетелмәдеме?
— Нәрсә дип?
— «Караклар, каракларны тотыгыз!» дип.
Хатын, «юк» дигәнне белдереп, башын чайкады.
— Күршегездә кем тора? — дип сорады лейтенант, тәрәзәгә күз салып — Каралтыгыз нигә аларныкына терәп үк салынган?
— Минем ике туган абыем шулай итеп эшләде. Ул үзе хәзер су
гышта Ә хатыны пеләш башлы үгездәй бер ирне йортка кертте. Исеме Антип Квартирада торучы булып санала Чынлыкта исә Әйтергә дә оят, кешедә намус юк Абыемның хатыны Анка көлә генә: «Витька кайтса, тыгын да ныграк яратыр Мин аны яхшы беләм», ди
— Ул квартирант авылга кайчан килде?
— Ике ай чамасы бардыр, өч ай булмаса Анка балага үзган * инде. ' “
— Анда-монда китеп йөрмиме? g
Тикшерүче өстәл янындагы шыгырдавык урындыкка барып утырды. * — Күргәнем юк. Антип өйдә утырырга ярата г
Аннушканың өен дә, сараен да берьюлы тикшерә башладылар. “ Тентү ике сәгатькә сузылды Антиптан сорау алуны Нурмыев иң ахырга ♦ калдырды. Квартирант үзе болай тыныч кына утыра. Идән астыннан “ немец маузеры табып алгач кына, боргаланырга кереште.
Лейтенант ваемсыз гына сүз башлады. ®
— Күптән түгел бу тирәдә караклар йөргән икән. Төнлә шулар £ яшергәннәрдер инде бу «уенчыкны»
Антипның йөзе агарынды, сулышы ешайды Бер сүз эндәшмәсә дә, Ф лейтенантның шиге калмады: бу бәндә, фашистларның игътибарын җә- * леп итү өчен, чыннан да, «караклар», дип кычкыргандыр. «
— Сез нигә яшенле яңгырдан соң, иртәнге якта, «караклар», дип | кычкырдыгыз, әллә берәр әйберегезне урладылармы?
Антип бераз вакыт эндәшми торды
— Кеше печәнлегендә ят бәндәләр йөри иде бит Бертуктаусыз тәмәке тарталар — янгын чыгарулары мөмкин иде.
— Сез күзәтеп тордыгызмы?
— Юк. Төтен болай да күренә ул
— Сез немецлар ишетсен өчен кычкыргансыз
— Нишләп алай дисез? Юкка кара ягасыз. Немецларның авылга килгәнлеген мин белми идем әле
Лейтенант корал турында юри сораштырмады. Бу адәм актыгын иң борчыганы әлегә шул. Уйласын, бераз зиһене чуалсын. Бәлки ул башка нәрсәдән тагы да күбрәк куркадыр?
Партизаннар аны күзәтә дип уйлаган инде ул. Шуңа күрә немецларга тотып бирергә булган. Аның кем икәнлеген фаш итүләре ихтимал иде бит. Немецлар бу партизаннарны эләктерер дә юк итәр, дип өметләнгән. Әмма ялгышкан Корал турында сорау файдасыз, алдаячак, минеке түгел, сугыштагы хуҗаныкы, диячәк. Киресен исбатлау > мөмкин түгел Рацияне эзләргә кирәк. Таба алган очракта, эш бетте, дигән сүз. Кайда яшереп тота икән ул аны? Өйдәме? Юктыр Өйдә Анна, аның ун яшьлек кызы бар. Үзенең кем икәнлеген аларга сиздермәгән булырга тиеш. Ышаныч юк, ычкындырулары да бар Димәк, рацияне башка җирдән эзләргә кирәк. Ә кайда? Бәлки каршында утырүчы кеше әле дошман да, радист та түгелдер Бәлки ул күршеләр мөлкәтенә күз кыздырган комсыз һәм кабахәт бер җан гынадыр?
Бүлмәгә бер партизан йөгереп керде
— Таптык! Таптык, иптәш командир,— диде.— Каралты нигезенә күмгән.
Антип урыныннан сикереп торды да янәшәдә басып торган партизанның башына китереп сукты. Тегесе элек стенага килеп бәрелде, аннары идәнгә ауды Нурмыевның эченә тибәргә теләгән иде, лейтенант өлгеррәк булып чыкты — тегенең аягыннан эләктереп югарыга дтартты. Антип гөрселдәп идәнгә барып төште. Селкенергә дә өлгер-мәде. лейтенант аңа бик каты бер типте дә кулларын артка каерды. Дошман авыртудан аңын югалтты. Шул арада аның кул-аякйарын тиз генә бәйләп куйдылар
Аңына килүгә, тикшерүче берничә сорау биреп караган иде, ра-
диет җавап бирергә теләмәде. Нурмыев боерыгы буенча, аны яшерен генә базага озаттылар.
12
Портта тозак корып калдырылды. Хуҗа хатын сөйләвенә караганда, квартирант янына утыз биш яшьләр тирәсендә уртача гәүдәле бер ир килеп йөргән. Гадәттә, төнгә каршы яки иртән иртүк. Аның кем булуын, хәзер кайда икәнлеген белми икән.
Төш вакытында капка шакыган тавыш ишетелде. Ишек ачарга хужа кызы чыкты. Бер генә култык таягына таянган ир уртасы кеше баскычтан бик авырлык белән менде. Өстенә кигән сырманың бер җиңе буш иде. Аягы таплы чүпрәккә уралган, табанына машина көпчәгеннән киселгән калын резина кисәге бәйләнгән. Аркасында буш биштәр.
Йөзе сәер чалшайган, менингит белән авырган, ахры.
Бусаганы атлап керүгә, сорана башлады:
- Кунарга кертмәссезме икән, мәрхәмәтле кешеләр? Хәлем начар, ачтан үләм инде.
Хужа хатын өстәлдән икмәк сыныгы алып бирде.
— Башкача ярдәм итә алмыйм. Үзебез дә ачлы-туклы яшибез.
Бераз таптанып торганнан соң. инвалид теләр-теләмәс кенә чыгып китте.
Лейтенант тәрәзә аша күрше ишегалдын күзәтә иде: Тукта, күршеләргә нигә кермәде икән ул? Нурмыев айнып киткәндәй булды: шикле бу кеше. Маңгаена салкын тир бәреп чыккан Зәки кадакка эленгән автоматын алып:
— Медведев, минем арттан!—дип боерды. Партизаннарның калган икесе аптырап командирларына текәлделәр.
— Сез монда калыгыз.
Алар йөгереп чыкканда теге ир кеше авыл башына җиткән иде инде Нидер сизенеп, артына борылып карады. Үзенә таба йөгерүче кораллы кешеләрне күрүгә, ул барын да аңлады, ахры. Култык таягын читкә ыргытты да кесәсеннән пистолет тартып чыгарды.
Йокыга киткәндәй тыныч авыл урамын ату тавышлары сискәндерде ишегалларында этләр өрә. тавыклар кыткылдый башлады. Өй кыекларына кунган күгәрченнәр фырылдап һавага күтәрелде.
Медведев сәер генә җиргә ауды. Икенче ук Нурмыевның автома-1 тына тиеп, янга очты. Лейтенант:
- Авыл чолгап алынган! Бирелегез! — дип кычкырды.
Җавап бирмичә генә, агент тагын берничә тапкыр атты, әмма тидерә алмады
Нурмыев ут ачарга ашыкмады. Дошманны ничек тә тереләй кулга төшерергә кирәк. Серле йомгакның җеп очы аның кулында бит
«Аксак» алын-артны карамый, яхшы ау эте кебек йөгерә. Нурмыев. автоматын кулына алып, аның аякларына атарга теләде. Әмма ук автоматның затворына тигән икән, янчелгән затвор урыныннан кузгалмады.
Лейтенант, автоматын ташлап, тагын алга омтылды Көтмәгәндә автомат тавышы ишетелде. Агент берничә адым атлады да, карт чыршы төбендә җиргә ауды. Лейтенант килеп җиткәндә, аның сулышы тынган иде инде
Нурмыев аптырап як-ягына каранды Куаклар арасыннан автомат! иясе — яшь кенә егет күренде.
- «Тукта!» — дип кычкырган идем, һаман йөгерә Сезне күргәч үк. мин аның шпион икәнлеген аңладым. Күрә торып качырып булмый ич инде.
Лейтенант мәетнең сырмасын салдырып алды Бил каешында гранаталар, пиджагының эчке кесәсендә тагын бер «Вальтер» системасындагы пистолет Сул кулы күлмәктән ертып алынган чүпрәк белән бәйләнгән. Антип өенә көндез килүенең сәбәбе менә нәрсәдә икән. Юлда аны яралаганнар Бәлки сазлыктадыр? Зәки бераз читкәрәк барып басты Тукта, бу нәрсә? Дошман аягындагы ботинкада — сынык дага! Якынрак килеп, ботинка табанын игътибар белән карап чыкты. Шунда ук яңгырлы төн. яшен яктысында тонык ялтыраган эсэс пычагы, Порфирийның һәм Охрим бабайның сазлыкта һәлак булуы исенә төште. Әйе. күп бәла-каза китердең син, козгын,— дип уйлады Зәки — Җитмәсә, сереңне дә үзең белән теге дөньяга алып киттең. Ул сер миңа ничек кенә кирәк иде!
Отрядта ул үзе генә булдымы икән? Әллә тагын кемдер бармы? Яшерен урынга һәм радистка хәбәрләрне еш ташыганмы? Бу бәндәнең үлеме бөтен мәшәкатьләргә нокта куярга мөмкинлек бирерме? Үзем ахмак, вакытында башыма килмәде. Эшне ничек тиз тәмамларга була иде бит!
Лейтенант шулай аптырап, ачынып торганда авылның икенче башында ату тавышлары ишетелде, шунда ук берничә граната шартлады. Немецлар дисәң, кай арада килеп җиткәндер? Нүрмыев постка таба йөгерде
— Егетләр, тиз генә старшина Назаренконы табыгыз,—диде ул.— Чигенергә сигнал бирсен
Үзе баягы йортка юнәлде. Хәзер тозак коруның кирәге юк иде инде. Партизаннарны чакырып чыгаруга, урам башында дошман мотоцикллары күренде. Алдагы машинадагы пулемет котырынып ут ачты, уклары янәшәдән генә сызгырып үтте. Берничәсе юл тузанын туздырды Янәшәдә генә йөгерүче Арон автоматтан озын чират биргән иде, беренче мотоцикл үкереп бер йорт стенасына килеп бәрелде. Аңарда утыручылар, капчыклар кебек җиргә коелып, хәрәкәтсез ятып калдылар. Партизаннар кайсы кая яшеренеп ут ачты. Гитлерчылар да автоматлардан. пулеметлардан бертуктаусыз ук яңгыры яудырырга тотындылар. Борылыштан килеп чыккан бронетранспортер үзенең автомат пушкасы белән аларга аеруча зур ярдәм итте. Партизаннарның хәле сизелерлек авырайды
һавада кызыл ракета күренде.
— Сазлыкка таба чигенергә,— дип боерды Нурмыев, якынлашып килүче дошманга атуын дәвам итеп Янында яткан Арон сирәк кенә, әмма бит оста ата Аткан саен берничә «соры мундирлы» җиргә ава иде.
Шулай ата-ата бакчалар аша куаклыкка җыелдылар да лагерьга таба атладылар. Тозактан курыктылар ахры, немецлар урманга якын килмәде Базага кайтканда партизан Валетовның үле гәүдәсе табылды Ике аягы гына яраланган үзенең, күп кан югалтудан үлгән, ахры.
— Нәрсә, ул үзе генә чыгып киткән идеме? — дип сорады старшина Назаренко
— Үзе генә түгел Повзнев белән.
— Яраланган гына булган ул, иптәш командир. Аны ташлап киткәннәр!
— Ташламаган булсалар, үлмәгән булыр иде!
Баһадир гәүдәле, һәрвакыт тыныч, киң күңелле Назаренко ярсып кычкырды да, күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, читкә борылды Аларның нинди дуслар икәнлеген, Валетовның бервакыт аны үлемнән коткаруын отрядта берничә кеше генә белә иде
Зәки сак кына Назаренконың иңбашына кагылды.
— Без моны әле ачыкларбыз.
Отрядка кичке якта гына кайтып җиттеләр
Ахыры киләсе санда