Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАМАЗ ЧИБӘРЛӘРЕ


Нык үскән социализм дәвере үз героен — югары әхлакый һәм рухи кыйммәтләргә ия булган
һәм актив тормыш позициясендә торган иҗатчы — кешене яңа биеклеккә күтәрде. Менә шундый
гомумиләштерелгән катлаулы образ ны сәнгатьчә гәүдәләндерү, совет кешесе шәхесендәге яңа
чалымнарны бөтен тулылыгы белән ачып күрсәтү рәссамнардан зур осталык һәм җаваплылык
таләп итә. Бүгенге замандашыбыз портретын новаторларча иҗат итүчеләр рәтенә без СССРның
халык художнигы, СССР Художество академиясе член- корреспонденты Харис Якуповны да хаклы
рәвештә кертәбез.
Кешенең әхлакый һәм рухи асылы тулаем хезмәттә чагыла. Сынды сәнгать остасы әлеге
темага әнә шундый критерийдан якын килә, һәм ул үзенең геройларын тормышның «кайнап торган
үзәге»ннән эзләп таба. Татарстан Художниклар союзының «Авыл», «Нефть». «КамАЗ» иҗат
группаларын оештыруда башлап йөрүе дә Харис Абдрахмановичның хезмәт кешесен олылавы,
халык мәнфәгатьләре белән яшәргә омтылуы турында сөйлидер. Авторның «Көчле кешеләр».
«Татарстан алтыны». «КамАЗ чибәрләре» исемле картиналары туры- дан-туры хезмәт
коллективларында алган тәэсирләр буенча иҗат ителгән. Әлеге әсәр ләр республикабыз
тормышындагы әһәмиятле вакыйгаларның үзенчәлекле чагылышы буларак кабул ителә. Гомумән,
X. Якупов Кама автомобиль гиганты төзелеше темасына беренчеләрдән булып мөрәҗәгать итүче
рәссамнардан санала. «КамАЗ чибәрләре» полотносындагы төзелеш панорамасының бер
почмагында ул үзен — этюд төшерүче рәссам фигурасын тикмәгә генә күрсәтмәгәндер.
Төзелеш елъязмасына үзенчәлекле сәхифә булып кергән әлеге картинада бүгенге заман герое
— яңа типтагы эшче новаторларча калку итеп бирелгән. Югарыдагы тимер конструкцияләр
өстендә торучы кызлар артында бөек төзе лешнең офыкны колачлаган манзарасы ачыла.
Монтажчы кызлар, әйтерсең, хыял югарылыгына күтәрелгәннәр. Йөзләрендә хезмәттә генә ачыла
торган матурлык чаткылары балкый. Рәссам аларны «эре планда» күрс әтә, шулай итеп,
һәрберсенең үзгә сөйкемлелеген һәм шул ук вакытта һәммәсейә хас уртак сыйфатларны ачып
бирүгә, социалистик җәмгыятьтә хезмәтнең батырлык һәм матурлык чыганагы булуын тагын бер
мәртәбә ачык итеп раслауга ирешә.
Вера ЦОИ, Татарстан сынлы сәнгать
музееның бүлек мөдире.