Логотип Казан Утлары
Шигърият

KAMA АЛАНЫ


РӘШИТ АБДУЛЛИН музыкасы
РЕНАТ ХАРИС шигыре
Биек ярдан Кама суы күренеп тора.
Мин Камадан куәт алып зур шәһәр корам.
Күрәсезме, күрәсезме Кама Аланын? — акчарлаклар канатыннан аклык ала ул.
Матур калам, якты калам, Кама Аланым, гомерлеккә сиңа гашыйк булып каламын!
Кама суы буйларында зәңгәр урманнар.
Урманнарга сандугачлар оя корганнар.
Күрәсезме, күрәсезме Кама Аланын? —
сандугач сайравын тыңлап тынып калган ул!
Матур калам, якты калам, Кама Аланым, гомерлеккә сиңа гашыйк булып каламын!
Кама өстендә тылсымлы бер йолдыз яна, минем шәһәрем гаҗәеп нур өсти аңа.
Күрәсезме, күрәсезме Кама Аланын? — йолдызларга да якты нур өсти ала ул!
Матур калам, якты калам, Кама Аланым, гомерлеккә сиңа гашыйк булып каламын!