Логотип Казан Утлары
Повесть

ИКЕ УРАМ АРАСЫ


Бүреләр, үгез һәм без...
ор инде, улым, тор, соңга каласын бит! Бу — әни тавышы. Мин инде күптән уяу Торырга кирәк икәнен бик беләм. Иртәрәк уятырсың дип, кичтән үзем әйтеп куйган идем. Таш яуса да мәктәпкә соңарырга ярамый миңа. Чөнки узган атнада бик хәтәр буран булды да ике көн дәресем калды. Ә өченче көнендә беренче дәрескә соңардым, һаман шул буран аркасында инде: ике көн йокым туйганчы йоклап, йокы чүлмәгенә әйләнеп китә язганмын. Мәктәпкә беренче дәрес бетәргә ун минут кала гына барып кердем Ярый әле рус теле, Габдулла абый дәресе иде. Әгәр Нәби Зарипович дәресе
булган булса харап иде эшләр Ниндидер бик зур җинаятьчене тоткандай җилтерәтеп, шундук директор янына алып керер иде. Ә минем өчен директор янына керү — үлемгә бару белән бер. Чөнки узган көз үземне укырга алганда мин аңа сәбәпсез дәрес калдырмаска, тәртипле булырга, яхшы укырга һәм мәктәпкә бер кубометр утын китереп бирергә вәгъдә иткән кеше.
Тәртип бозганым юк анысы. Чамасыз нык буранлы көннәрдән тыш, дәрес калдырганым да булмады. Ә утын мәсьәләсендә эшләр шәптән түгел, кубометр дип әйтмим, хәтта бер пүлән утын да илткәнем юк әле. Бик илтер идем, ләкин утын дигән нәрсә үзебездә дә бик чамалы: салам- солам, куак-чыбык ягып кына көн күрәбез. Урман ерак түгел түгелен: булыр-булмас бер чакрым чамасы гына. Ләкин аның исеме генә урман: бары өч йөз гектар гына. Җитмәсә урманның икенче ягында тагын бер авыл — Ильиновка. Ильнновкалыларның да мичләре бар. аларга да утын кирәк. Аннары килеп, урман аша юл үтә: узгынчылар да аны туктаусыз кымтырыклап тора Бөтенләй бетмәсен өчен, урманны бик нык саклыйлар. Дәүләт тарафыннан куелган сакчысы — Сафа абый. Кече Әшнәкнеке ул. Безгә атнага бер-нке мәртәбә, акт төзегән булып, агач кискән кешеләрне куркытып, шуларда ашап-эчеп кайту өчен генә килә. Югыйсә елына ике-өч кенә килсә дә булыр иде Чөнки безнең авылда аның ышанычлы кешесе Кансыз Әхмәт бар. Әхмәт исән булган чагында
-\\мры. Башы 9 нчы санд.1
урман өчен борчыласы юк ана. Бер бәйләм коры ботак күтәреп кайтучыны да күреп-белеп. исәпкә алып бара Әхмәт абый.
Авыл халкын җәберләп кенә калмый, Ильиновка кешеләрен дә дер селкетеп тора Бигрәк тә хатын-кызларын. Әле күптән түгел генә колхоз идарәсендә, идарә тулы ир-ат алдында, авызын ерып, мактанып утырганын үз колакларым белән ишеттем: *
— Узган җәйдә шулай.— ди Илиныфкыдан әйбәт кенә кайтып киләдерием. ишетәм: юлдан ерак та түгел, берәү чыш-чыш агач кисеп £ ята. Киттем мин моның янына Ну эләктерәм хәзер, мин әйтәм. Тавыш s килгән җиргә барып җиттем. Пычкы чыжлавы прәме янда гына ише- £ телә. Ә кешесе күренми. Бу ни тамаша бу. дип аптырап торганда, имән £ ботаклары арасыннан пычкы чүбе коелуын шәйләп алдым Күтәрелеп s карасам бер куллы пычкы белән шактый юан имәннең бер тармагын * кисеп утыра берәү. Кем диген әле син аны: шалкан күк түгәрәк тыгыз х ботлы, утыз-утыз биш тирәләрендәге чибәр генә хатын-кыз’ Карыйм, Илиныфкыныкы түгел Кем икән бу фәрештә, кайдан килеп чыкты икән, ничек итеп «рәтенә» төшим моның дип. шаккатып авыз ачып, карап торам > тегеңә. Ә аның үз эше эш: мине күрми дә, сизми дә! Никадәр уйлап та 1 башка юньле уй килмәгәч, тоттым да: «һайт, шту там делаеш? Давай, * слизан чичасже!»—дип кычкырдым мин моңа. «Ой!»—-дип чыелдап з куйды Кулындагы пычкысы төшеп китте, аннары үзе төшә башлады < Ләкин кулы ычкынды да ике метр чамасы биеклектән лап итеп җиргә = егылды «Ой. умираю, ой больно!» - дип ачыргаланырга тотынды. Ә мин күреп торам: берни булмаган, болай гына, миннән куркудан гына чы рылдый теге. «Канчай!— мин әйтәм,— дурака вәләйт! Ставай и атвичай. зачем деловой дуб пилишь? Давай, пошли, акт писайт будем!» — дим Хәзер инде акттан куркып, чынлап ук җылый башлады бу
«— Ой. мамочка! Ой. отец, нннады акт писать. Пажалысты ни надо. Чава хош дилай. ну акт пи пиши», ди. Ә миңа шул гына кирәк тә: «Лат- ны. Акт писат ни буду тогда. Ну любит буду»,— дидем дэ .
Идарәдәге ир-атлар хәйран калып, бер кавым тын тордылар. Аннары әлеге шул Әхмәтгали абый телгә килде:
— Мин синең кансыз адәм икәнеңне беләдерием, Әхмәт. Әмма мондый ук әшәкелеккә барырсың дип уйламаганыем. Хәтта кыргый җанварлар да эшләми бит бу кабахәтлекне! Алар да бер-берен аңлашкач кына, ике якның да теләге булганда гына сөешәләр. Ә син хатын-кызның чарасызлыгыннан файдаланып... Ничек җир күтәреп тора, ничек йотмый икән ул сине?!
Кансыз Әхмәт урынында башка берәү булса. Гали абыйның бу сүзләреннән соң һич югы азрак кызарыр иде. Ләкин төге дә селкенмәде тегенең.
— Син. Гали дус. диде ул,— алай тиз генә нәтиҗә ясарга ашыкма. Син башта нинди хатын иде ул. аның белән эшегез ничек-ничек булып бетте дип сора, акыллы адәм булсаң.
Гали абый кулын селкеп куйды:
— Кем'булса да адәм баласы бит инде ул. һәм ул сине гомере буена каргап яшәячәк.
— Втумты и делы. шту ул мине каргамаячак, исенә төшергән саен, рәхмәт укыячак ул миңа. Казаннан Илиныфкыга кунакка кайткан тол хатын булып чыкты ул. «Рәхмәт сиңа, абый җаным!» - дип рәхмәт укып калды.
Ул үзенең шушы «тапкырлыгыннан» канәгать булып, кычкырын көлеп куйды. Ләкин идарәдәгеләрнең берсе дә аңа кушылмады Әгәр көчем җитә торган булса, мин аны буып ыргытырга әзер идем. Шул кадәр үк кансыз һәм оятсыз булырга кирәк бит. ә? Хәер, анда кешене кызгану хисе булмавын моңарчы да белә идем. Үз баласын үзе. бака тоткан шикелле итеп, ботыннан тотып, кем күтәреп йөри ала? Ә менә аңа
үзенең ике яшьлек Әнвәрен ботыннан эләктереп алып селкеп тору- берни түгел.
һәй, ул гынамы соң? Минем үземә дә бик күп жәбер эләкте аннан. Безнең әнинең фермада эшләгәнен әйтеп киткән идем инде. Ә Әхмәт абый шунда төнге каравылчы иде. Кыш көннәрендә, бигрәк тә сыерлар J бозаулый, сарыклар бәрәнли торган чорларда, фермада эшләүчеләр чиратлап каравылчы янына төнге дежурга бара. Безнең әни дежур буласы төннәрдә без я икәү барабыз яки әни үземне генә жибәрә торган нде.
Дежур торучыга төн буе йокысыз утырырга димәгән. Сыерлар бозауласа, сарыклар бәрәнләсә, каравылчыга бозау-бәрәннәрне жылыга алып керергә ярдәм итешүдән һәм имидән аерылган яшь терлекләргә эчертү өчен бер казан су жылытып куюдан гына гыйбарәт аның вазифасы Башка чакта аңа йокларга да, китап укып утырырга да була. Дежурда чакта мин гадәттә дәресләремне әзерли торган идем. Аннары салам тутырып ясалган матрацны каравыл өе сәкесенә жәям дә йокларга ятам
Ләкин Әхмәт абыйга бу бер дә ошамый. Йокыга китеп өлгермим, әйдә, сарыкларны карап керик әле, әйдә, сыерларны карыйк, берәрсе бозаулап ятмасын дип, кулыма фонарь тоттырып, мине үзе белән утарга алып чыга Анысына да түзәр идем әле. Иң кыены шул: мин йоклап киткәч бишмәтемнең итәген һәм күлмәгемне муеныма тикле кире кайтарып , һәм чалбарны тезгә кадәр төшереп, бөтен тәнне ачып куя да мин дер ' калтырап, туңып уянам. Я, шуннан соң кабих димичә ни дип әйтергә инде аңа? Минемчә, кабихнең дә иң кабихе генә эшләр иде мондый эшне.
Әнә шул явыз бәндә каршына утын сорап ничек барасың ди? Үлсәм дә барачак түгел мин аның янына. Барсам да бирмәячәк. Чөнки мин аның үзенә үк: «Эттән дә хужырак икән син, Әхмәт абый!»— дип әйткәнем бар.
Анысы узган кыш булган иде. Бүрәнәләр шартлап ярыла торган ачы суык төнне кулыма фонарь тоттырып, атлар абзарына алып чыкты бу мине Фонарьны абзар баганасы ботагына элеп куйды да, каравыл өенә мине кире алып кереп, мичкә ягарга дип әзерләгән биш-алты утын агачы күтәртте Бер арыш капчыгы алып, тагын атлар янына чыктык. Капчыгын тоткан килеш, баганадагы фонарь янына барып басты да миңа теге утын агачларын абзар түбәсенә ата башларга кушты. «Күгәрчен тотабыз!»— диде ул. нигә атарга кирәк соң аларны түбәгә дип сорагач.
Күгәрчен итен ашарга яраганын беләм, минем үземә дә кызык булып китте бу. Ләкин нибары бер фонарь белән генә яктыртылган, зур һәм биек абзарда ничек итеп ул күгәрченнәрне тотып булыр икән? Шулай да, теге кушкач, ыргыттым утын агачларының берсен. Ыргытуым булды, төнгелеккә кунаклаган жирләреннән дәррәү кубып, егермеләп күгәрчен фонарь яктысына килеп Әхмәт абыйга да, миңа да бәргәләнеп очып йөри башлады Әхмәт абый шул арада дүрт күгәрченне эләктереп капчыкка тыгарга да өлгергән иде инде. «Ә син нәрсә карап торасың, малай актыгы. Нигә тәре шикелле катып торасың?»— дип мине тиргәргә тотынды бу. Мин, чыннан да, бер күгәрчен дә тотмаган идем.
— Давай, тагын бер-ике пүлән ыргыт. Тагын дүрт-бишне тотарга кирәк. Туйганчы бер ашарлык булсын!— диде Әхмәт абый
Ләкин ул мине сүгеп ташлаганга, бу эштән гайрәтем кайткан иде инде Күгәрченнәр дә безнең хәйләне сизенеп өлгергән иде булса кирәк: яктыга килмәделәр һәм без ул төнне бүтән бер күгәрчен дә тота алмадык.
Бичара күгәрченнәрне кызганудан күземә яшьләр килде. Әхмәт абый, киресенчә, бик шат һәм канәгать иде. Ул мыгырданып-жырлап торды
Дүрт-биш көн үткәч ул тагын мине күгәрчен ауларга алып чыкмакчы булды. Аның теләгенә каршы килү ңхшылык белән бетмәячәген белсәм дә, бу юлы мин кырт кисеп әйттем.
— Юк, Әхмәт абый, булмый.
— Теге көнне күгәрчен ите ашатмаганга үпкәләдеңмени? Курыкма, тота алсак, бу юлы сиңа да булыр.
— Аннан түгел. Ул көнне аша дисәң дә ашамый идем мин аны
— Алай булгач, нигә кәҗәләнәсең?
— Күгәрченнәр кызганыч!
— Ә сарык, үрдәк, каз итләрен ашыйсың бит!
— Әйе, ашыйм Чөнки аларны кешеләр хәләл көчләрен куеп, үзләре ф тәрбияләп үстерә. 2
Минем бу сүзләрнең мәгънәсен аңлап бетермәдеме, әллә җавап < таба алмадымы, Әхмәт абый бүтән әгъвәләп тормады. Таянып йөри < торган кәкре таягы белән күкрәгемә төртте дә: <
— Бу кадәр дә атаңа ошарсың икән!—дип күгәрчен ауларга үзе £ генә чыгып китте. £
Ләкин кеше кыйнап уңышка кем ирешсен? Бер күгәрчен дә тота * алмыйча керде ул Фонарь яктысына ул төнне күгәрченнәр түгел, ни- х гәдер көтүе белән чыпчыклар гына җыйналган. Җиде-сигез чыпчык = тотып алып керде теге «Ашарга ярамый бит аларны. нигә апкердең?» дигәч: «Туңганнар бит. Хәзер җылытам мин аларны»,— дип кайнап £ торган казанга чыпчыкларны тереләй салды. Шул гөнаһсыз җаннарның * пешеп үлгәннәрен ләззәтләнеп, көлә-көлә карап тора... &
Әнә шул чакта әйттем мин аңа: «Эттән дә хужырак икәнсең син, Е Әхмәт абый!»—дип. £
Әнә шул чакта кыйнап кайтарды ул мине.
Әнә шул чактан бирле мин — аны, ул — мине дошман күреп йөрибез “ Шулай булгач, ничек итеп, мәктәпкә илтергә утын сорап барыйм ди мин аның катына?..
Ләкин мәктәпкә утынсыз барырга да ярамый. Кичә мәктәп директоры Асия апа үз кабинетына чакыртып әйтеп җибәрде: «Утын алып килмә- сәң — мәктәпкә бүтән килеп тә йөрмә, Нәҗимов».
Дөрес, утынны бер мин генә китерергә тиеш түгел. Әшнәктә без авылдан өч малай укыйбыз Мәхмүт, Гәрәй һәм мин Ләкин Асия апа аларга түгел, нәкъ менә миңа әйтте Чөнки Мәхмүтнең әтисе белән Гәрәйнең Миңниса апасы үткән айда ук инде мәктәпкә берәр йөк утын илтеп бирделәр. Ә менә минем әле бер утын агачы да илткәнем юк. Чөнки бу зур эшне үзем генә булдыра алмыйм. Әни
— Ни уйлап болай тормыйча ятасың, малай? Әнә, иптәшләренң китте бит инде. Тор, улым, тор әйдә. Тизрәк юын да киенә башла. Бик тәмле итеп тәгәрәткән бәрәңге пешергәнием. Жылы чагында ашап алсаң әйбәт булырые да, хәзер өлгерә алмыйсың инде. Сумкаңа тыгам Мәктәпкә баргач ашарсың. Тор, әйдә, тор! Гомердә булмаганны ялкауланып ятма!
Әй. әни-әни, ялкаулыктан ятуым түгел ләбаса! Мәктәпкә барып директор күзенә күренергә куркудан ятуым. Утынсыз барсам, барыбер кире борып кайтарачаклар. Әйткән сүзеннән кайта торган гадәте юк Асия апаның Беләм, ул да усаллыктан түгел, кирәк булганга таләп итә торгандыр Амбар хәтле мәктәпне җылыту өчен бер көнгә дә күпме утын кирәк! Зур-зур сигез мич бит анда. Ләкин, шулай булса да, миңа бер нәрсә бик үк аңлашылып җитми: Гәрәй, Мәхмүт һәм минем кебек малайлар һәм кызлар безнең класста гына да утыз алты кеше. Әмма Асия апа алардан утын таләп итми. Шуңа таләп итми, чөнки Олы Әшнәк балаларына тиешле утынны, имеш, авыл советы китерткән.
Ә без, имеш, бүтән авыл советына карый торган Зәңгәрле малайлары. Әйтерсең, Зәңгәрледә туган булуыбыз өчен без үзебез яки безнең әти-әниләр гаепле!
Әйтерсең, Әшнәк мәктәбенең бишенче «Б» классын җылытырга без өч малай өчен өстәмә ягарга кирәк?
Яхшылабрак уйлаганда, безнең анда салкын һава сулап утыруыбыз, киресенчә, классны җылытырга ярдәм генә итә ләбаса!
Ләкин юк, шуны аңламый Асия апа. Син аңа әбизәтелне утын китереп бир. Ә кайдан алыйм һәм ничек илтим мин ул утынны? Әхмәт абый
дан сорарга ярамавын инде әйттем. Мәктәпкә утын илтәсе бар дип, әнигә әйтеп торасы да юк Ярдәм итмәячәк Киресенчә, бик әйбәт булган, ярар, бүтән барып йөрмәссең, дип сөенәчәк кенә. Чөнки ул Әшнәктә укуыма башта ук каршы иде. Чак кына берәр.нәрсә булса: «Йөрмә интегеп, ташла шул укуыңны! Безнең нәселдә укып мулла булган кеше юк,»— дип кенә * җибәрә.
Ләкин, инде укый башлагач, дәрес калдырганны яратмый үзе. Әнә ■'хәзер дә: 7
— Иптәшләрең аръяк тауга менеп җитте инде, ни уйлап ятасың син, малай?— дип тагын яныма килде.
Әй, әнием-бәгырем, белсәң икән син минем ник болай тормыйча ятканымны? Ләкин сәбәбен сиңа әйтә алмыйм шул.
— Бүген укырга бармыйм мин, әни: башым авыртып тора.
Ул, хәвефләнеп, кулын маңгаема куеп карый Аның кулы шундый йомшак, шундый җылы — җаннар рәхәтләнеп китә.
— Алай зыянлы шикелле түгел бит, улым,— ди әни, тынычлана төшеп — Әллә барып карыйсыңмы мәктәбеңә. Юлда барганда каның таралып, җиңеләеп тә китәриең шунда.
Әни кеше сизмиме соң баласының чын халәтен? Миңа оят булып китә, колакларым кызышып чыкканын үзем үк тоям. Авырмаган килеш көн буе урын өстендә ничек ятмак кирәк, дип уйлап алам. Бүген, ярый, ятып та булыр, ләкин бит иртәгә дә, берсекөнгә дә көннәр булачак, ала- 1 рын ничек үткәрермен, дигән хәвефле фикер килә башка. Юк. болай ятып эш чыкмаячак: утын үзеннән-үзе килмәячәк, ә дәрес калачак Ни булса да булыр, барып карарга кирәк.
Бер дәрескә соңарам инде соңаруын Нәби Зарипович сизсә, директор янына алып керәчәк — анысы көн кебек ачык. Ләкин бит мине, нигә утын алып килмәдең дип, Асия апа үзе дә чакыртырга тиеш Онытыр дип уйлама, андый нәрсәне оныта торган гадәте юк аның. Ә соңга калуымның сәбәбен мин аңа урман каравылчысы янына барып, утын сорап йөрдем, дип аңлатырмын Бәлки әле соңга да калмам: кызулабрак барсам, Мәхмүт белән Гәрәйне куып та җитәрмен.
Юк. никадәр генә тырышсам да, куып җитеп булмады иптәшләрне. Жан-тиргә төшеп, каш-керфекләрем бозланып мәктәп ишеге төбенә килеп җиткәндә, дәрес инде башланган иде Бәхетсезгә-вакытсыз ди гәннәре шушыдыр: бүген мәктәптә дежур укытучы — Нәби Зарипович икән ләбаса! Чаңгыларымны салып, дәрес беткәнче укытучылар күзенә күренми генә кайда торып торырга дип баш ватка^’арада Нәби Зари- пович шалт итеп үзе килеп чыкты Пальтосын өстенә салып, тартырга 1 дип чыгуы иде. Шырпысы кулында, кабызып җибәрәсе генә калган иде Нәкъ менә шул чагында күреп алды ул мине. Җилтерәтеп директор янына алып керде.
— Менә, Асия ханым, рәхим итегез: бу «чибәр» егет дәрескә соңга калган!
Ә үзе, чик бозучы дошман шпионын тотып алып кайткан кешедәй, бик горур һәм канәгать иде. Гел шулай ул: берәр укучы чак кына шаярганын күрсә, хәзер аны директор янына алып керергә тора. Ир кеше бит югыйсә, үзе дә хәл итә алырга тиеш иде мондый вак-төяк нәрсәләрне. Ә бу — юк! Моңа әбизәтелне директор янына алып керү карәк.
Асия апа аңа җәелергә ирек бирмәде
Ярый, Нәби Зарипович, сезне тоткарламыйм, Нәҗимов белән мин үзем сөйләшермен,— диде.
Кәефе әйбәт чак туры килдеме, әллә кыяфәтем кызганыч булган . дырмы. ул көнне Асия апа минем белән жнтдн. әмма рәхимле сөйләште
— Нигә дәрескә соңга калдың, Нәҗимов?
— Утын юллап йөргән идем, апа.
— Алып килдеңме соң?
— Булмады шул, апа: каравылчы Әхмәт абый, урманчылыктан рөхсәт язуын, булмаса, бер агач та кистертмим, ди.
Болай дип әйтүем алдашу иде, әлбәттә. Шул ук вакытта дөреслеккә дә якын иде бу Чөнки бик яхшы белеп торам, сорасам да нәкъ шулай дип җавап бирәчәк иде миңа Әхмәт абый Ихтимал, шуңа өстәп сүгеп тә җибәрер иде әле... ♦
Әхмәт абый «әйткән» сүзләр әллә ни тәэсир итмәде директорга. ~
— Ә утын алып килергә барыбер кирәк булачак, энем,— диде ул, < тавышын күтәрмичә генә. s
— Кирәк икәнен үзем дә беләм, апа. Ләкин каян алып китерим? §• — Мин бит сиңа үзең алып кил дип әйтмим, әниең китерсен! “ — Утын илтергә кирәк икәнен белсә, әни мине бөтенләй укытмаячак х шул, апа! *
— Ничек инде укытмаячак? х
— Кызгана ул мине. «Юньле өс-башың юк, ашарга рәтле ризыгы-. £ быз юк, интегеп йөрмә, калхузда гына эшлә. Калхузда эшләсәң, миңа * да файдаң тияр, үземә генә авыр тормыш аппаруы»,—ди.
Асия апа беркавым аптырап торды. Ул моңарчы укыйсы килмә- * гән балаларны һәм балаларын укытасы килгән ата-аналарны гына күр- * гән, ә баласын укытасы килмәгән ана турында беренче ишетүе иде булса 2 кирәк. Ләкин ата-аналары мәҗбүр иткәнгә генә укып йөргән балаларга * караганда үзләре теләп укыган балалар якынрак иде бугай аңар.
— Ә син укып кем булырга телисең соң?
Бу мәсьәлә минем өчен күптән хәл ителгән: милиционер булмакчы идем мин. Бер гаепсезгә кешеләрне җәберләп интектерә торган Әхмәт абый, Зәки абыйларны акылга утыртасым килә иде.
— Анысы ярый икән,— диде Асия апа, минем ул ниятемне хуплап.— Гаделлекне саклаучылар сафында эшләргә теләвең бик шәп. Тик менә утын мәсьәләсен ничек хәл итәрсең икән соң?
Инде миңа артык тәкәллефләнеп торасы юк, мәсьәлә кабыргасы белән куелган: тегеләйме-болаймы, аны нәкъ менә хәзер хәл итеп калырга кирәк иде.
— Таш ярырга кушсагыз да риза, апа. Тик мәктәптән генә чыгармагыз. Ә утын китерә алмыйм. Ярдәм итәр беркемем юк минем.
Асия апа тагын беркавым уйланып торды да әйтте:
— Ә киселгән утынны алып кайтырга председателегездән ат сорап ала алырсыңмы соң?
— Кайдан алып кайтасы ул утынны? t
t — Корноухово урманыннан
Корноухово урманы — Әшнәккә җиде чакрымнар тирәсе. Шуңа тагын безнең авыл белән Әшнәк арасындагы алты километрны китереп кушсаң, ул буладыр унөч чакрым. Бер көндә иркенләп әйләнеп кайтып була икән булуын. Ләкин председатель Мөбин абый ат бирер микән? Үзе болай хәлгә керә торган ипле кеше ул. Безгә бераз чыбык очы да тиешле. Мин Әшнәктә укый башлаганны белгәч: «Молодец-молодец, әйбәт иткәнсең, укуның зыяны юк аның!»— дип үзе дә хуплаган иде. Ат сорап баргач нишләр — анысын белгән юк. Ярый, һәрхәлдә, бөтенләй үк этеп екмас әле.
— Председательдән сорап карармын, апа. Бәлки, бирер.
— Бәлки түгел, бирергә тиеш ул!— диде Асия апа.
— Тиеш нәрсәләр бар инде ул, апа. Ләкин колхозның да эше бик күп шул. Дүрт кибән сугылмаган игене бар. Алты ат Чистайдан Казанга спирт ташый. Урман ташу өчен Берсутка биш олау җибәрергә кушып, 9 әле өченче көн генә районнан кәгазь килде.
— Син боларны кайдан беләсең, Нәҗимов?
— Безнең авылда клуб юк. Электр да, радио да юк. Тик колхоз идарәсендә генә батарея белән эшли торган радиоалгыч бар. Авыл халкы радио тыңларга кичен идарәгә җыела. Өченче көн председатель Мөбин
мачаулый.
Без инде тәмам хәлдән тайдык. Кичке ашка әйләнеп кайтырбыз дип, икмәкне дә өчебезгә бер ашарлык кына алган идем. Анысы да чын арыш икмәге түгел, азрак он кушып салган бәрәңге ипие генә иде. Без аны урманга килү белән сыптырып куйдык. Хәзер берәр кабым гына булса бик ярап куяр иде дә...
Ә вакыт уза тора. Инде күз дә бәйләнә башлады. Ярый әле Мәхмүт белән Гәрәй әйбәт Безнең утын илтелгән, син үзеңнекен үзең кара, димәделәр. Миңа ярдәм итәргә икесе дә берсүзсез риза булды. Чын дуслык менә шушыдыр инде ул.
Беләм: Гәрәй белән Мәхмүтнең дә карыннары ач. Ләкин берсе дә Л зарланмый. Бездән инде тир дә чыкмый. Чыгасы тир беренче түмәркә- ләрне төягәндә үк чыгып бетте. Өстән җепшек кар явып торуга карамастан. бишмәтләребез агач ботагына элеп куелган. Бүрекләребез белән бияләйләребез дә шунда. Безгә тамчы да суык түгел. Гаҗәп: карыннарыбыз ач булса да, нигәдер үтереп эчәсе килә.
— Берәр стакан гына су эчсәк тә әзрәк хәл булып китәр иде. Якын- тирәдә чишмәсе дә юк ичмаса!— ди Мәхмүт.
Хәл керер идеме, юкмы — белмим. Әмма туйганчы бер эчкәндә начар булмас иде. Учлап-учлап кар ашап карыйбыз, ләкин ул сусауны басмый, киресенчә, арттыра гына икән.
Соңгы бүрәнәне чана янына әллә кайчан китереп куйдык. Әмма чанага салып кына булмый бит каһәрне! Тәгәрәтеп менгерергә ботагы ирек бирми, ә рычаг белән күтәртеп салырга безнең көч җитеп бетми. Инде салдык дигәндә генә шуып төшә дә китә!
— Әллә монысын калдырып кына китикме, малайлар? Бер ботаклы түмәркәне калдырганнан дөнья харап булмас. Апкайтсак та барыбер j яра алмыйлар аны Мәшәкате генә булыр.
Моны Гәрәй әйтте. Мәхмүт тә аңа кушылды
Дөресен генә әйткәндә, бу уй минем башка алдан ук та килгән иде. Ләкин утын өчен мин җаваплы бит. Мәктәпнең завхозы кайсы кубада күпме агач барын белмидер дисеңме әллә? Кайткач алай-болай безнең алдашуны фаш итсәләр, директор алдында ничек җавап бирермен?
— Юк, малайлар, алай итмик. Бер агачны калдырып кайтканны белсәләр, кубагыз тулмый дип, я тагын урманга барырга кушарлар. Әйдәгез,’ килгән җирдә эшне бетереп кайтыйк инде!
Шулай дидем дә, иптәшләремне дә, үземне дә рухландырмак булып, кулларыма төкереп, тагын теге хәерсез имәнгә тотындым. Малайлар да миңа булыша башлады. Әмма. .
Чукынып кына китсен бу үгез дигән хайван! Агачны инде чанага салдык дигәндә генә кинәт дуамалланып кузгалды да китте бит, хәерсез! «НАТИ» тракторы урынына сөйри чананы: дилбегәгә өчәүләп асылынып, /I көчкә туктаттык. «Баһадир» дип тикмәгә генә атамаганнар икән үзен! * Күзләре калайланган, борын тишекләре футбол тубы сыярлык булып киңәйгән, үзе мыш-мыш сулый. Бер-ике тапкыр мөгезен чУйкап. ямьсез итеп мөгрәп тә куйды. Ә бит колхозның иң тыңлаулы, юаш үгезе иде үзе. Бервакыт, өченче елның җәендә, шушы Баһадирны җигеп, өч ху-
абый идарәгә җыелганнарга үзе шулай дип зарланып утырды/ Шулай да мин аннан сорап карармын, апа. Бәлки, берәр җаен табып, ат биреп торыр.
һәм менә без —Мәхмүт, Гәрәй һәм мин — Корноух урманында’ Кубатурага салынган утынны чанага төяп азапланабыз Эшебез бик авырлык белән бара. Чөнки агачлар юан. Төп буеннан салган юан агачлар гына калган. Нечкәрәк агачларын алып кайтып бетергәннәр.
Без төйи башлаган кубада нибары биш агач иде. Шуларның дүртесен, төядек инде. Төявен төядек, әмма вакытны һәм безнең көчне дә бик күп алды бу. Урманга иртәнге уннарда килгән идек. Хәзер кичке эңгер төшеп килә. Ә безнең соңгы агачны һаман чанага сала алганыбыз юк. Чөнки анысы — иң юаны. Тәгәрәтеп булмый — ботагы ко-
киткән иде.
Кешегә әйтеп, кеше ышанмас хәл булды ул. Безнең капка төбендә әни мич капкачы кагып, үз капкалары төбендә Маһисәрвәр апа чиләк кагып, бүрене куркытмакчы булып, кычкыралар. Аларга кушылып без, балалар, кычкырышабыз Ә бүренең гамендә дә юк: әле җаны да чыгып бетмәгән кәҗәне күз алдыбызда умырып-умырып ашавын белә. Ай һай, андагы көч-куәт, ай-һай, аның тешләре! Чәйнәп тә тормый икән ул корбанының итен: өзеп ала да шул килеш йота, өзеп ала да йота икән
Элек, китаплардагы рәсемнәрдә бүренең тешләре сирәк булуын күргәч, бу кадәр сирәк теш белән азыкны ничек чәйни икән ул дип уйлый идем мин Теге көнне аңладым: чәйнәп торуның бөтенләй кирәге юк икән аңа!
Шул вакыйгадан соң бүренең үзен күрү түгел, исемен ишетсәм дә кхркып, бала йоннарым кабарып китә торган булып калдым
Ул арада «И-юююуу!» дигән коточкыч нечкә тавыш бу юлы тагын да якындарак ишетелде. Нинди сабыр Баһадир да ул тавышка түзә алмыйча. «Ыммо!» дип үкереп куйды һәм тагын кузгалып китәргә талпынды.
Хәзер аңлашылды: бая хәвеф барын сизеп кузгалып киткән икән ул!
Ярый әле, шундый хәл буласын алдан белгәндәй, дилбегәне юл буендагы имәнгә бәйләп куйган идем. Баһадир талпынса да китә алмады.
«И-юююуу» тагын кабатланды. Ул тавышның бүре улавы икәненә инде беребезнең дә шиге юк иде.
— Нишлибез хәзер, малайлар?— диде Гәрәй. Куркудан аның тавышы пышылдап кына чыкты.— Безнең киемнәр утын төягән җирдә калды бит?
Ялан баш бишмәтсез басып торуымны абайлап алгач, минем эчне тагын да ныграк бора башлады. Ни эшләгәнемне үзем дә белештермичә као өстенә чүгәләдем. , _
> Әгәр Мәхмүт тә безнең шикелле курыккан булса, эш юньле булып бетмәс: өс киемнәребезне барып алырга куркып, я катып үләр идек. “ в¥Иыз7аЫбуйг‘ааикЛкечбкенәбез - Мәхмүт Гәрәй белән без буйга икебез бер чама һәм яшьтәшләребез арасында бәләкәйләрдән санал-
җалыкның ашлыгын төяп, күршеләргә ияреп Бәтке тегермәненә барган идем Ашлыгыбызны тартырга чират көтеп, ике тәүлек яттык тегермән болынында. Кигәвен, черки вакыты булуга карамастан, шунда да үзен бик сабыр тоткан иде: барлы-юклы юкә дилбегә арканын ник бер тапкыр өзеп карасын ичмаса! Ашый-ашый да, буадан су эчеп, күшәп тик ята ^Кайтып китү турында уйламаган да иде Бүген дә моңарчы тыныч сызданмады. Килеп туктаган шәпкә, бияләй-бияләй кабып, ләкин ашыкмыйча гына, алдына салынган печәнне ашады. Олы һәм кече хаҗәтләрен үтәп, тәртә арасында килеш кенә ятып, шактый гомер ял итеп алды. Аннары торып тагын ашарга кереште. Әле алдында печәне җитәрлек: «Ерак юлга чыгасыз, дөнья эшен белеп булмый, балалар»,— дип ат караучы Галим абый печәнне мул итеп биреп җибәргән иде. Ләкин менә хәзер тыныч кына ашап торган җиреннән кинәт җенләнде дә китте.
Инде түмәркә янына кире килү турында уйларга да ярамый, чөнки кар бик тирән, йөкле чана белән борылу мөмкин түгел. Ә безнең теге хәерсез агачыбыз егерме-утыз метрлап артта калган иде.
Башта өчебез дә бергәләп Баһадирны тиргәдек. Аннары кинәт тынып, бер-беребезгә карап, ни эшләргә белмичә аптырашып калдык һәм менә шул чакта «и-ююЮюу», «и-юююу» дип сузып кына бала елаган тавыш ишетелде. Тавыш юлның сул ягыннан, урман эченнән килә иде
— И-юююуу!
— Бүре бит бу, малайлар!—диде Гәрәй, кинәт куркып-агарынып китеп. Аның хәтта чәчләре үрә торган иде.
Минем дә котым алынды. Бүренең нинди әшәке ерткыч икәнен мин инде үз күзләрем белән күреп беләм. Мин икенче класста укыган кышта бер бүре уңъяк күршебез Маһисәрвәр апаларның лапас ишекләрен каерып, кәҗәләрен алып чыгып, күз алдыбызда, урам уртасында ашап
мыйбыз. Ә Мәхмүт безнең күкрәктән генә Дөрес, яшькә дә бездән ике
андый чакларда чабыш аты шикелле аеруча дәртләнеп җавап бирә Укытучылар гына түгел, хәтта без — укучылар да сокланабыз аның шул зирәклегенә.
Менә хәзер, Гәрәй белән мин бүре улаганга коелып төшеп, баш югалтып торган чакта да, Мәхмүт безне айнытып, күңелебезгә рух кертеп җибәрде, бүредән куркып котыбыз алынудан кычкырып көлде дә:
— Тыңлагыз әле, малайлар, әнә ничек матур итеп улый бит!—дип бүренең чираттагы улавын тыңлап тора башлады Аннары - Оһо. берәү генә дә түгел ахры Ишетәсезме, әнә тагын берсе калынрак тавыш белән улый башлады! Әйдәгез, алар яныбызга ук килеп җиткәнче, киемнәрне апкилеп калыйк! — дип без утын төягән җиргә китеп барды.
Бераз икеләнеп торганнан соң, курка-курка гына 'Гәрәй дә аның артыннан атлады Миңа берүзем калу оят иде. Ләкин курку оятны җиңде: күңелем теләсә дә, аякларым атламады. Алар артыннан бара башласам, агач арасыннан килеп чыгып, өстемә бүре сикерер кебек тоелды. Ә Ба- h.ипр янында ничектер ышанычлырак: аның янына килергә бүреләрнең йөрәге җитмәс, килә калсалар да, ул аларга ирек бирмәс шикелле иде
— Малайлар, минем бишмәт белән бүрекне дә алып килегез әле! Мин дә барсам, үгез китеп баруы бар! - дигән булдым
Ләкин Мәхмүт андый гына хәйләне сизмиме инде!
— Ичмаса дөресен әйт: куян йөрәк мин, бүредән куркам диген! Ярар, килеп йөрмә, апкилербез,— ди ул. Аннары. һәйй. бүреләр, йөрмәгез безнең тирәдә! Без бит барыбер сездән курыкмыйбыз!— дип кычкырды һәм ачы итеп сызгырып җибәрде
Шүрләп калдылар булса кирәк. Гәрәй белән Мәхмүт безнең киемнәрне алып килгәнче бүреләрнең улавы тынып торды.
Гәрәй дә шактый тынычланган, ләкин мин һаман калтырана идем әле Курыкма инде шул хәтле!— диде Мәхмүт, тагын миннән көлеп
Әгәр котырган ук булмаса, бүре кешегә тими ул. Хәтта икәүдән-икәү кара-каршы очрашканда да кешегә юл биреп үтә Ә без монда өч кеше һәм амбар хәтле бер үгез! Шулай булгач, икәү генә түгел, хәтта унау уласалар да тимәячәк алар безгә. Аңладыңмы шуны?
- Аңлавын аңладым да бит, шулай да куркыныч. Кем белә аларнык ни уйлаганын. Әгәр чамасыз нык ачыккан булсалар. .
— һе, кызык икән син. Алай уйлый башласаң, бу дөньяда куркынычның бетәсе юк. Менә шушы безнең Баһадир да куркыныч: йөгәи кидергәндә мөгезен бер айкап җибәрсә, бөтен эчеңне актарып чыгара ала бит ул! Яки менә бай үгез тартылып киткәндә берәребезнең чана
яшькә кече ул
Карап торышка бәләкәй һәм ябык булса да. Мәхмүтнең батырлыгы һ »м тән >Һк >.1.цт1' бшп кешглек. Ш\нын өстснә башы да бик шәп эшли , «Уртача» дигән билгенең нәрсә икәнен дә белми, «яхшы»ларны да бик сирәк, анда да, шаярып утырган чакларда гына ала. Аларны да чирек^ ахырына «биш»кә төзәтеп, гел отличник булып килә. Ә телгә осталыгы хакында әйткән дә юк инде. Ак сакаллы карт акыллары бар аңарда Бү серенә операция ясатып район больницасында ике-өч атна ятып кайткан иде, шунда русчасын да өйрәнеп өлгергән. Рус теле дәресендә укытучы Габделхак абый белән русча гына сыптыра. Габделхак абый сөенеп бетә алмый «Вот как надо, ребята, учиться!»— дип безгә Мәхмүтне үрнәк итеп куя һәм бик дөрес итә. чыннан да, шәп белә Мәхмүт русчаны Чөнки аның хәтер яхшы. Гәрәй белән без унар-унбишәр кат укып та авырлык белән генә ятлый торган шигырьләрне ул бер-ике кат укып чыгуга сүзен-сүзгә хәтерендә калдыра һәм җиде төн уртасында уятып сора - чатнатып сөйләп бирә. ’
Ронодан инспектор килгән вакытларда, директор яисә завуч класска кереп утырган чакларда укытучылар һәрвакыт дәресне Мәхмүттән сорыйлар Ә ул беркайчан да тегеләрнең йөзенә кызыллык китерми
табаны астында кысылып калуы мөмкин түгел идемени? Яки сугыцдны ал. Анда бит солдатны һәр секунд саен үлем сагалап тора. Ә шулай да сугыша солдатлар Гадәттә үлем турында түгел, җиңү, яшәү турында уйлаганнар җиңеп чыга һәй, тапкан икәнсең куркыр нәрсә бүреләр улый, имеш' Уласыннар! Рәхәтләнеп улый бирсеннәр, югыйсә кайда
I ишетер идек әле бүре концертын? Ә хәзер ичмаса үз колагың белән тың- * лап торасың. Әйдә, чиш үгезнең дилбегәсен дә киттек кайтып!
Мәхмүтнең шулай олыларча акыллы сөйләшүе һәм батырлыгы < минем эчкә дә җылы кертеп җибәрде. Хәзер теге хәерсез имән түмәр- < кәсе турында унлаган да юк. Хәтта төягән утыннарның да кирәге кал- * маган, тик исән-имин кайтып җитү турында гына уйлый идем. Дөресрәге, £ үзем ул кадәр курыкмыйм. Ахыр чиктә, Мәхмүт әйтмешли, барыбер * бер үләсе. Барыннан да бигрәк, әни өчен курка идем. Әгәр шушында х мине бүре ашаса, минем өчен кайгырып, акылыннан язуы бар аның. ~ Әле кырыгынчы яше белән генә барса да, болай да чәчләре агара баш- - лаган инде. 1938 елда, нибары егерме дүрт яшендә әти үлеп киткәч агар- 2 ган аның чәчләре. Берсенә өч, берсенең яше дә тулмаган ике малай бе- i лән бер ялгызың тол калуны җиңел дип беләсезме әллә сез? Инде менә мине дә бүре ашаса — акылдан язмыйча нишләсен ди ул?!
Ә мин аны бер дә рәнҗетергә теләмим, кимендә йөзгә кадәр яшә- j тергә тиеш мин аны. Әтием өчен дә яшәргә тиеш ул. Шуңа күрә, әйбәт- * ләп укып чыгып, милиционер булырга һәм дөньяда тәртип, гаделлек урнаштырырга телим. Шуңа күрә менә шушы Корноух урманында үземне дә, иптәшләремне дә интектереп йөрим бит инде. Әлбәттә, мин аларга бурычлы булып калмам, үзләренә дә ярдәм итешермен. Моңарчы да гел булышкалап килдем. Әле күптән түгел генә Мәхмүткә тиресләрен түгештем Ә Гәрәйләргә узган ял көнендә генә утын кисешкән идем, авыл җирендә эш дигән нәрсә гел чыгып тора, тагын булышырмын Эштән курыккан юк анысы. Тик бүре генә ашамасын да исән-имин кайтып кына җитик. Югыйсә...
— Кадалып китсен, әллә утынны бушатып кына калдырыйкмы, малайлар? Бүредән куркып ташлап калдырдык дисәк, Асия апа да әллә ни әйтмәс!— дидем мин.
— Әйе шул. Кайтасы юл да бик ерак,— дип Гәрәй дә минем фикерне күтәреп алды.
Ләкин Мәхмүт бу юлы да Мәхмүт булып калды.
— Сез нәрсә, җегетләр,— диде ул, әле миңа, әле Гәрәйгә апты- раулы карап.— Акылыгыздан яздыгызмы әллә? Көне буе чиләнеп, кәҗә | майларыбызны чыгарып төягән утынны ташлап кайталар димени? Әнә, диде ул, тагын улый башлаган бүреләр ягына ымлап,— бүреләр дә көлә сезнең бу ахмак сүзләрегездән!
Агачка бәйләп куелган дилбегәне чишеп алып, чанага менеп утырды да:
— Әйдәле, Баһадир-җаным, кайтып карыйк әле!—дип ачы итеп сызгырып җибәрде.
Чана артыннан барсак, бүреләр килеп эләктереп алудан куркып, Гәрәй белән без дә йөк өстенә менеп утырдык.
Көнозын җигүле торып, кайтырга бик зарыккан идеме, әллә ул да бүреләрдән куркып микән — Баһадир юыртып диярлек алып китте
Көн буе буранлап торганлыктан, юлны кар күмеп бетерә язган иде
Минем күңелдә һаман шул бер уй: бүреләр! Менә-менә артыбыздан куып җитәрләр дә безне йөк өстеннән йолкып алып, ботарлый башларлар шикелле иде. Ул-бу була калса дип. балтаны кулыма тотып барган
• булам да бит, аның белән ике бүрене хәл итү бик шикле шул Яралап кына калдырсаң — харап инде аннары! Яралы бүредән дә яман ерткыч юк диләр җир йөзендә
Шуларны уйлап, котым алынып, як-ягыма каранып бара идем, юл

ның сул ягында, бездән ерак та түгел, агач арасында, ике яшькелт ут ялтырап киткән шикелле булды!
Гәрәй, Мәхмүт, карагыз әле малайлар: әнә анда, агач арасында, ниндидер ут бар! Сез күрәсезме?
— тҮгел ул. бүре күзләре шулай ялтырый!—диде Мәхмүт - Мин инде аны кузгалып киткәннән бирле күреп киләм. Әнә теге якка * карагыз әле, анда да ялтырый дүрт «ут». Ләкин курыкмагыз: безгә тими 3 алар. Безнең янга килү түгел, әнә, чана эзе артына төшәргә дә курка < алар Урман эчләтеп, кар ерып килсәләр киләләр, юлга төшмиләр. Юлга s төшсәләр, капкынга яки тозакка эләгүдән куркалар. Ә безгә тими алар. £ Мылтыгыбыз бар дип беләләр ш
— Алай бик батырайма. Мәхмүт, тфү диген! Өстебезгә ташлан- = салар ни эшләрбез? Мылтык юк бит безнең!—диде Гәрәй һәм миңа * тагын да ныграк елышып утырды. х
— Бөтен хикмәт тә шунда, алар безнең мылтык юк икәнен белми! — диде Мәхмүт, бик ышанычлы итеп,— Шуңа якын килергә куркалар. * Менә сез җаныгыз өчен дер калтырап, тын алырга куркып киләсез бит. - Аларның шулай ук үз җаннары үзләренә кадерле Аларның да үләсе килми Әйдә, Баһадир! Тибешрәк атла әле, җанкай!. Е
Ләкин Баһадир кузгалгандагы шикелле үк тиз бара алмый, җепшек 2 кар чана башына тыгылып, йөкне бик нык авырайта иде <
Ә бүреләр яшькелт-зәңгәр «фонарьларын» яктыртып, һаман без- “ нең арттан киләләр. Ләкин арабыз мин беренче тапкыр күргәндә ничек булса, хәзер дә шулай: утыз-утыз биш метрлар чамасыннан артмый да, кимеми дә. Шуны абайлап алгач. Мәхмүт сүзе дөрестер ахрысы дип күңелем бераз җылынып китте
Анысы шулаен шулай да,ләкин ул бүреләр чамадан тыш ач булса һәм ачлык аларның куркуыннан көчлерәк булып чыкса? Я, раббем, алай була гына күрмәсен инде!?
— Син нәрсә өнсез калдың? Телеңне йоттыңмы әллә?— дип Мәхмүт минем янтыкка төртте. Болай да котым чыгып кына бара иде, бу миңа бик җитә калды: сискәнеп китеп, чанадан чак кына егылып төшмәдем Бүтән вакыт булса, моның өчен мин Мәхмүтне чәчрәтеп кенә җибәрер идем. Ләкин хәзер кая ул аңа каршы сүз әйтү!
Хәзер мин ул ни кушса, шуны эшләргә торам. Ул ни әйтсә, шуңа ышанам. Ул хәзер минем өчен алла да, мулла да иде. Теләсә ни дип әйтсен, теләсә ничек көлсен, тик шушы бүреләрдән исән-имин котылуыма өметемне генә өзмәсен! Исән-имин шушы бәладән котылып өйгә кайтып керә алсам, киләсе көздә чебеш суйгач үземә тигән өлешне Гайнетдин бабайларның Актырнагына бирер идем
Тыны-тавышы булмагач, нишли икән дип, Гәрәйгә күз салдым. Ул да минем шикелле белгәннәрен укып килә булса кирәк иреннәре туктаусыз кыймылдый, ә үзе изгеләрчә мөкиббән китеп, күзләрен үк йомган иде
Тик Мәхмүт кенә бер дә аптырамый
— Әйдә, Баһадир-җаный, түз! Әйдә, урманны чыккач җиңеләер Кырда карны бу кадәр үк салмагандыр әле.— дип тыныч кына сөйләнеп утыра.
. Инде урман авызына җитәргә дә күп калмаган, ике-өч йөз метрдан артык түгел. Баһадир кинәт туктап калды Борын тишекләреннән көлтә- көлтә пар чыга, бөтен гәүдәсе шыбыр су, бот аралары тирләп, күбекләнеп үк чыккан иде.
Без туктагач, бүреләр дә туктап, арт аякларына утырдылар Безнең ара хәзер отыры якынайган, шуңа күрә аларның күзләре генә түгел, . үзләре дә аерым-ачык күренә вчәү иде алар Икесе уртача, гадәти бүреләр Ә берсе тана хәтле. Безнең арттан килгәндә улаулары тынып торган иде хәзер тагын чиратлашып уларга тотындылар Алар мина үзара сөйләшәләр «Башта син ташлан шул малайларга!» «Юк. башта син ташлан!»—дип сатулашалар шикелле. Аларның ул бәхәсе озакка бармас.
берәрсе тәвәккәлләр дә, минут эчендә безне өзгәлән бетерерләр сыман Гәрәй дә шул рәвешлерәк уйлый иде булса кирәк.
— Әллә үгезне шушында калдырып, үзебез агач башына менеп утырыйкмы, малайлар?— диде ул. Шул тәкъдименә хуплау эзләп, бер миңа, бер Мәхмүткә карап алды
Яшермичә генә әйткәндә, аның бу тәкъдименә мин үзем дә риза. Алан* гына да түгел, безнең хәзер җаныбызны саклап калу өчен башка чара да юк кебек иде.
— Ә үгез нишли?— диде Мәхмүт, безнең дүртенче иптәшебез турында сүз баргандай җитди итеп.— Аны агач башына ничек алып менәбез5
Фәлсәфи яктан килеп караганда, Мәхмүт, әлбәттә, хаклы: үгез дә безнең шикелле үк җан иясе. Без адәм балаларына хезмәт итеп килә торган, хезмәте өчен бер тиен эш хакы да сорамый торган игелекле җан иясе Ләкин, шул ук вакытта, үгезне саклыйм дип, күрә торып бүре авызына кереп тә булмый бит инде
— Нигә аны агач башына алып менәргә?— дидем мин, Мәхмүтнең шулай җиңел уйлавына гаҗәпләнеп — Ул шушында кала. Аның безгә нәкъ менә шушында калуы кирәк. Өч бүрегә бер үгез ите, шәт, җитәр. Ашарлар да, тамаклары туйгач, китеп барырлар
Хәленнән килсә бәреп егардай булып, Мәхмүт миңа ямьсез итеп карап куйды:
— Ай-яй, Вакыйф, мин сине шундый да куркак җан дип уйламаган i идем! Сугыш кырында иптәшеңне дошманга калдырып китү берни дә тормый икән сиңа, болай булгач! Әйдәгез, икегез дә төшегез әле чанадан Күрәсез бит, үгезгә болай да авыр!
Гәрәй, коты алынып, Мәхмүткә текәлде:
— Син нәрсә? Бүреләр килеп эләктереп алсын дисеңме әллә?
Минем дә чанадан төшәргә исәп юк иде:
— Әйдә, төшеп тормыйк ла, Мәхмүт. Көн буе ашап ятты ич, безне тартырлык кына көч җыйгандыр әле. На, Баһадир! Әйдә, ялкауланып торма!
Чана башына бөялгән җепшек кар без туктап торган арада ныгып- оешып өлгергән иде: талпынып-талпынып караса да, Баһадир чананы алып китә алмады
— Их, корт чаккырлары. Их, куян йөрәкләр!— дип Мәхмүт сикереп төште дә, йөккә кыстырган көрәкне алып, чана башындагы карны көри башлады
Ул төшүгә бүреләр аңа килеп ябышырлар төсле иде. Киресенчә булып чыкты: Мәхмүт чанадан сикергәнне күргәч, өч бүренең өчесе дә, команда бирелгән шикелле итеп, берничә метр арырак китеп утырдылар
Мәхмүтнең бездә бөтенләй гаме юк бияләен салып ташлап, чана башын чистартуын белә иде. Әйтерсең, бу утынны алып кайту миңа түгел, аңа кирәк Чанада бөкшәеп утыруым өчен миңа оят булып китте. Әнә шул оялу хисе куркуны җиңеп, мин дә йөк өстеннән төштем:
— Син азрак ял ит, Мәхмүт. Кая, мин бераз көрим әле.
— Әһә, оятыңа көч килдемени? Мә инде алайса Тик курыкмыйча эшлә Безгә тими ул бүреләр дип әйттем бит инде!
Ул арада Гәрәй дә чанадан төшеп, шыпырт кына минем янга килеп баскан иде...
Чана^ башын чистарткач, Баһадир бер азапсыз кузгалып китте.
Гәрәй белән без, чана артыннан барырга куркып, тиз генә йөк өсте- нә менеп кунаклаган идек, Мәхмүт үгезне туктатты да:
— Оятыгыз бармы сезнең, малайлар? Нүжәлн хайванны кызганмыйсыз. Болай да авыр бит аңа! Давай, төшегез хәзер үк тә чананы арттан этеп барыгыз!— диде.
Атарга дип күкрәгемә мылтык терәсәләр дә, чана артында калырга риза булмас идем мин. .
Юк-юк, Мәхмүт малай, мин лутчы менә болай итәм!—дип янга чыктым да. карга бата-чума тәртәдән этеп бара башладым
Мине күреп Гәрәй дә икенче як тәртәгә барып тотынды
— Соң, ахмаклар, кар ерып, яннан сөйрәлеп, үгезгә комачаулап барганчы, арттан этсәгез ни була?-дип Мәхмүт безне күпме генә орышып караса да, чана артына чыгарга йөрәгебез җитмәде. *
Ә бүреләр, һаман бер араны саклап, безгә ияреп килә иде. Гәрәй бу « хәлгә аптырап: £
— Нигә калмый икән инде болар? Әллә тәки безне ашарга җыеналар < инде, дигән иде, Мәхмүт анда да безне юату җаен тапты: »
— Нигә калдьГрасың аларны’ Килсеннәр! Йөккә авыр итеп, синең ке- £ бек тәртәгә сөйрәлеп килми ич алар. Үз аяклары белән килә. Бәлки алар " безне озатырга телиләрдер. Бәлки шулай кызыктыр аларга! *
Ә үзе йөк артына чыгып, юри арткарак калып, кычкырып җырлап s җибәрде: *
Шахтер егет күмер чаба >
Вак-вак итеп кисәген шул. °-
Гомерем бетеп, таш басмаса. х
Ташламам жанкисәгем
Ике йөрәкледер бу Мәхмүт, билләһи! Карап торырга йодрыктан с чак кына зуррак бит. Ә үзе, әнә, артыбыздан өч бүре эзәрлекләп килүгә з карамастан, уйлап та бирмичә рәхәтләнеп җырлап бара! Бүреләрен дә * әйт әле син аның! Мин шулай берүзем артка калган булсам, миңа шун- ® дук ташланырлар иде. Ә Мәхмүт калгач, киресенчә, тагы да ераграк калып киләләр. Әйтерсең, ниндидер күзгә күренми торган җепләр аша Мәхмүт алар белән шулай идарә итеп тора! Әйтерсең, ул аларны гипнозлаган!
Урман авызына килеп җиткәч, Баһадир тагын туктады. Урман эчендә генә сизелмәгән, кары гына түгел, җиле дә шәп булган икән: урман буена шундый көртләр өеп киткән, юлның эзе дә калмаган. Шул көрткә килеп терәлгән идек.
— Әллә чананы шушында тугарып калдырыйк та үгезне җитәкләп кенә кайтыйкмы? Иртәгә колхоздан ат бирерләр әле утынны апкайтырга,— диде Гәрәй
Шушы урман авызын үтсәк, безнең эшләр көйләнә: дүрт чакрымнар чамасы юл гел түбән таба төшә. Баһадирга авыр булмаячак иде. Монысы бер. Икенчедән, иртәгә ат белән килеп алу турында уйларга да ярамый. «Сугу машинасында эшләүче алты аттан һәм салам тарттыручы бер кырыкмыш тайдан башка, җигәр ат калмады. Барысы да читтә: урман эшендә, спирт ташуда, наным Шуңа күрә үгездән башка нәрсә бирә алмыйм сиңа. Анысын да үзең әйбәт булганга, җәйге каникул вакытында колхозга булышкан өчен генә бирәм»,— дип Мөбин абый кичә нәрәт биргәндә өзеп әйтте. Шулай булгач, иртәгә ат түгел, үгез дә бирә алмаячак ул Колхозда җигелә торган нибары биш баш үгез бар. Ә аларга эш — муеннан' Аннары килеп, бүреләр дә өскә сикерергә тормый. Без тукталгач, әнә, алар да туктап, сабыр гына утырып торалар. Әллә арыдылар, әллә барыбер безне өркетә алмауларын аңладылар — улаудан да туктадылар хәзер. Шулай булгач..
— Көн буе салган тырышлыгыбызны әрәм итеп калдырганчы, юлны көрәп карыйкмы әллә, малайлар?— дидем мин.
— Кәнишне көрибез!—диде Мәхмүт, һич икеләнеп тормыйча.
— Ыы шул Мин дә шулай дип әйтмәкче идем. Күп ара түгел бит, дүрт-биш метр гына көрисе. Шушы урман авызыннан чыксак, әнә, юлга әллә ни салмаган,— дип Гәрәй дә ризалыгын белдерде.
Без, чиратлашып, юлыбыздагы көртне таратырга тотындык. Яңа яуган кар әллә ни авыр түгел иде, без аны кул-кулдан бик тиз көрәп ыргыттык.
Ул арада Баһадир да ял иткән: юлны арчуга, дәшкәнне дә көтмичә, үзе кузгалып китте.
Ә бүреләр Әшнәкнең басу капкасына җитә башлагач туктап, моңаешып улап калдылар.
Без мәктәп ишегалдына кайтып кергәндә кичке тугыз тулып килә иде. Мәктәп каравылчысы Гыйльметдин агайдан сорап, ач карынга берәр чүмеч салкын су эчтек тә, исән-имин котылуыбызга һәм ният иткән эшебезне җиренә җиткерүебезгә куанып, өчебез дә бергәләп җыр- лый-җырлый, үзебезнең Зәңгәрлегә кайтып киттек.
Хәзер инде, утын китерергә кушар дип, Асия ападан куркасы юк.'< Мәктәптә күкрәк киереп укып йөрергә була иде.
Мин көзге имтиханга калам
Моннан сигез ел элек, мине нәшриятның баш редакторы итеп эшкә билгеләү хакында сүз барганда җитәкче иптәшләрнең берсе:
— Синең бу эшне алып бара алуыңа без ышанабыз Ләкин анда эшләү сиңа җиңел булмаячак: кешеләр белән мөгамәләдә гибкость җитеп бетми сиңа. Вакыйф. Артыгын турыдан ярасында үзеңә карата кешеләрдә тискәре фикер тудырасың. Киләчәктә дипломатия саклабрак эш итәргә кирәк булыр. Шуны искә ал әле. пожалуйста, яме!— дигән иде.
Рәхмәт ул иптәшкә. Мин аның бу акыллы сүзен һәрдаим исемдә тотарга тырышам. Ләкин, никадәр генә тырышсам да, теге яки бу мәсьәләне дипломатларча шома, соңыннан үземә авырлык китерми торган итеп , хәл итәсе урында, еш кына берәр туры сүз әйтеп куям да, шуның аркасында дус дип йөргән иптәш кешеләрем белән үпкәләшүгә, дус булмаганнары белән бөтенләй ара бозылуга кадәр барып җитә.
Менә хәзер, шул турыда уйланып, шушы юлларны язып утырганда аңладым: инде күптән, бала чактан килә икән минем бу «кирелегем», һәм ул миңа бик күп өстәмә авырлыклар китергән икән Мәсәлән, җиденче классны тәмамлыйсы елны көзге сынауга калуым да әлеге шул «гибкий* була алмавым нәтиҗәсендә килеп чыкты.
Ул елны кышкы каникулдан соң математикадан безне Нәбиева Эльмира дигән яшь кенә бер укытучы укыта башлады. Үз укытучыбыз декретка чыккан иде,шуның урынына Әшнәккә Корноухтан (Корноуховоул чакта район үзәге иде) килеп йөри иде ул. Ире Корноухта эшли, район масштабындагы башлыкларның берсе иде. Шуңа күрә Нәбиева апаның килеп-китеп йөрү өчен кайгысы юк: иртән иренең аты белән аны мәктәп ишеге төбенә китереп куялар, кич килеп алып китәләр иде.
Корноухка барган чакларда район башлыклары хатыннарын күргә- ләгән бар Үзләрен башлыклардан да болайрак «важный» тоталар. Аларның атлап йөрешләре үк бүтән. Әмма безнең Эльмира апабыз ул ‘ яктан тегеләргә һич охшамаган. Хәтта, мин әйтер идем, аларның киресе иде. Кечесен-олысын аерып тормый, кешеләр белән һәрвакыт башлап үзе исәнләшә. Аның чырае беркайчан да караңгылана белмидер шикелле иде миңа. Тутырып бер караса, күңелләрне тетрәтеп, җаннарны рә-хәтләндереп җибәрә торган зур кара күрле. кыйгач кара кашлы, сөрмә тарткан озын кара керфекле, өске иренендә бәләкәй генә чем-кара миңле, һәр нәрсәсе үз урынында һәм үзенә тап-таман булган искиткеч зифа гәүдәле, бик тере һәм искиткеч ягымлы хатын иде ул. Ул чакта миңа дөньяда аннан да чибәр хатын-кыз юктыр, булырга тиеш тә түгелдер шикелле нде Миңа аның һәр хәрәкәте, һәр кыланышы кадерле. Безнең класска дәрескә керүен түземсезлек белән көтеп алам Бездә дәресе булмаган көннәрдә, аны күрер өчен, тәнәфес вакытларында укытучылар бүлмәсе тирәсенә барып, көтеп тора идем. Болайлар итеп әрсезләнеп йөрү миңа оят: кешеләр сизәр дип куркам Ләкин берни эшли алмыйм, аны күрергә теләү хисе ояттан көчлерәк иде Турысын гына әйткәндә, ул миңа бик ошый иде. Ул үзе дә бик яшь. Узган ел гына педучилище тәмамлаган Ә мин яшем буенча инде тугызынчыда булырга тиеш. Дүртне бетергәч, Әшнәккә йөрергә иптәш булмаганга ике ел укымый тору аркасында гына җиден
чедә йөри идем. Димәк, ул миннән нибары нке-өч яшькә генә олырак.
Анысы шулаен шулай, ләкин бит ул, бердән, минем укытучым, икенчедән, кияүдәге кеше Димәк, ниндидер хыял-өметләр багларга һич нигез юк Мин моның шулай икәнен беләм Ләкин, ни хәл итмәк кирәк, беренче күрүдән үк ошаттым бит шуны!
Элек математикага әллә ни исем китми <биш»леләргә караганда * дүрт»леләрем күбрәк була, кайчакларда «өчалеләр дә эләктергәли торган 5 идем. Нәбиева апа килгәч, хәлләр үзгәрде: башка фәнне әзерләми кал- сам калам, ләкин математиканы әзерләмичә мәктәпкә бармыйм. Өйдә s эшләргә биреп җибәргән мәсьәләләрне генә түгел, киләсе дәрестә эшләргә | тиешлеләрен дә эшләп куям. Әгәр ул, теманы кем сөйләргә тели, яки ш такта янына кем чыгарга тели?— дип сораса — иң элек мин кул күтәрәм! = Класста эшләргә бирелгән мәсьәләләрне мин инде өйдә үк чишеп киләм. * Ә дәрес вакытында, үзенә сиздермәскә тырышып, гел аңа карап, чибәр- = легенә сокланып утырам. Әгәр шул минутларда ул миңа үл дип әйтсә, мин 5 хәтта үләргә дә әзер! ' >,
Ләкин ул... Кая анда үл дип әйтү, мине бөтенләй сизми дә. Аның > үзе эше эш: мәсьәләне кем ничек чишкәнен караштырып, парта ара- х ларында йөри, тукталып, кайбер укучыларга сораулар бирә, кайберәү- ® ләренә мәсьәләне чишкәндә нинди формулага нигезләнеп чишәргә икәнен з искәртә. Ә минем янга тукталып та тормый: мәсьәләне чишеп куйганны * ерактан ук күреп ала да бер сүз әйтмичә үтә дә китә. Әллә бар мин аның ш өчен, әллә юк. Мактасын дип әйтмим, һич югы, янымда биш кенә секунд басып торсын иде ичмаса! Неужели шулай бөтенләй үк игътибарга тор- гысыз пүчтәк малай икән мин аның өчен?..
Нәбиева апаның игътибарын башкача берничек тә җәлеп итә алмагач, бер көнне өйдә дә эшләп килмәдем мәсьәләләрне, класста да чишмичә утырып карарга булдым. Бармак калынлыгы боз каткан мәктәп тәрәзәсенә текәлдем дә, өннән чыккан кеше шикелле, тик утырам. Сизәрме икән? Сизсә ни әйтер икән?Әгәр сизмичә үтеп китсә, бик шӘп: апа. мин мәсьәләне чишмәдер бит, ә сез шуны күрмәдегез, дип сүз кушарга мөмкин булачак...
Ләкин ул мин уйлаганча ук игътибарсыз түгел икән, сизде. Дәрес бетәргә ике-өч минут кала дежур укучыдан дәфтәрләрне җыйдырып алдыртты да, звонок булгач, миңа класста калып торырга кушты. Ни әйтүендә, ни өчен алып калуында эшем юк, миңа аның менә шушы игътибар итүе һәм үземне генә класста алып калуы кыйммәт, шунысына бик куанган идем. Куанычымнан авызны ерып бардым мин моның янына.
— Нәрсә әйтмәкче идегез, апа?
Аның йөзе һәрчак балкып торадыр дип уйлап ялгышканмын икән: кирәк чагында хәтта куркытырлык дәрәҗәдә җитди дә була белә икән ләбаса ул!
— Син нигә шулай кыланасың, Нәҗимов?— диде ул, мин аның өстәле янына килгәч.— Син нәрсә, укытучы апа юләр, ә үзем акыллы дип уйлыйсыңмыни?
Мондый хәлдә берни аңламауга сабышудан да хәерлесе юк иде
— Сез нәрсә, апа? Кем алай уйлаган? Кайдан чыгып әйтәсез сез моны3 , .. о
— Беренчедән, синең апаң булганым юк минем. Мин—Эльмира Хәлиловна. Икенчедән, син мине юләргә санама, яме! Үзең дә акыллы башыңны ахмакка чыгарып утырма. Бик яхшы белеп торасың ни өчен икәнен Ә хәзер менә болай эшлибез. Бүген дәрестә кыланып утырганың өчен, мин сиңа менә шушы дүрт мәсьәләне өеңә биреп җибәрәм. Алдагы дәрескә шул арны эшләп киләсең! Монысы — бер. Икенчедән, шул: килә-чәктә беркайчан да мондый кыланышыңны бүтән кабатламыйсың! Аңладыңмы? ..
Менә монысы ярый. Монысы нәкъ мин теләгәнчә иде Миңа бит аның менә шушылай игътибар итүе генә кирәк. Минем бернинди явыз ниятем юк! Ләкин аның үзенә моны әйтеп булмый бит инде.
— Алай ук зурга алмагыз инде, Эльмира Хәлиловна. Башым бик авыртып тора, шуңа гына чишмәдем мин ул мәсьәләне. Гафу итегез, бүтән алай итмәм, яме
— Башың авырткач, нигә алдан ук әйтмәдең соң аны?— Ул тагын элеккечә мөлаемланган иде — Каяле, кил әле,— дип, яныма ук килеп, башымны тотып карады.
Аның кулының йомшаклыгыннан, бөтен гәүдәсеннән бөркелеп торган хуш исле кайнарлыктан миңа шул тикле рәхәт иде, һушымны җыеп.авып китүдән чак кына тыелып калдым Тагын шунысы гаҗәп: белмим, үземнең артык нык куану-каушаудан шулай булдымы, әллә аның кулы аша үз кайнарлыгы миңа, минем маңгайга күчкән идеме — ул мине чыннан да авыру дип тапты:
— О-о!—диде ул, борчуга калып.— Температураң бар икән бит Болай булгач, дәресләр беткәнче утырырга ярамый сиңа. Бар, класс җитәкчегезгә әйт тә өегезгә кайтып ят!
— Юк, апа, моның өчен генә кайтып тормыйм, үтәр әле. Аннары иптәшләрдән башка үзем генә кайтуы да күңелсез,— дидем мин.
Шатлыгымнан кая басканымны да белмичә, йөгереп класстан чыгып киттем.
Шул көннән мин аерата канатланып укый башладым Алгебра белән физикадан бигрәк тә нык тырышам Физика дәресе буласы сәгатьләрдә тәнәфес вакытында ук әзерләнеп, Эльмира Хәлиловнага приборлар.ны класска алып керергә булышам Минем бу эшем һәр нәрсәдән көләргә генә торган кайбер малайларга ошамый, «куштан» дип үртиләр Ләкин аларның сүзләрен колагыма да элмим. Сөйли бирсеннәр. Ә миңа Эльмира Хәлиловнага булышудан, аның рәхмәтле елмаюын күрүдән кадерле нәрсә юк Аның якын итеп бер елмаюын күрер өчен әллә ниләр эшләргә әзермен. Арабызда булган теге көнге сөйләшүдән соң ул үзе дә мина якын итебрәк карый башлады.
Берәр йомышы булса — миңа куша.
Класс чишәргә тиешле мәсьәләнең шартларын тактага язып куярга булса — мине дәшә.
Кара тактаны сөртә торган чүпрәк кипкән булса, аны юешләп керергә — мине чыгара.
Мин моңа сөенеп бетә алмыйм, очынып йөрим. Элек, ул безнең мәктәпкә килгәнче, көн әллә ни суык булмаган чакларда да: «Бик салкын бит, малайлар Әйдәгез бүген барып йөрмик укуга, я катып үләрбез»,— дип, Гәрәй белән Мәхмүтне мин котыртып алып кала торган идем J \л килгәч бик суык көннәрдә дә: «Әй, җылы бит Берни дә булмый. Әйдәгез, барабыз»,— дип тегеләрне үзем әйдәп мәктәпкә алып бара торган булдым.
Белмим, ник алай булгандыр, тора-бара Эльмира Хәлиловна мине бөтенләй үк якын итә башлады Физика приборларын төзәтергә булышырсың дип. яисә, күргәзмә материаллар сызарга ярдәм итәрсең дип, дәрестән соң ул мине үзе белән алып кала. Бергәләп приборларны рәткә китерәбез, сызымнар сызабыз. Миңа аның янында булып, аның якты елмаюын, ерактан ук бәреп торган җан җылысын тоеп тору бик-бик рәхәт. Үзебез эшлибез, ә ул шунда, эш арасында, педучилищеда укыганда булган хәлләрне сөйли Минем тормыш хәлләрен сораштыра.
Ул үзе Мөслим районыннан икән. Ирен Корноухка эшкә билгеләгәннәр дә, шуңа бу якларга килеп чыккан. Ә ире белән Казанда училищеның соңгы курсында укыганда танышкан. Тегесе инде институт бетереп, Казанда комсомол райкомында эшләгән булган. Мин моңа гаҗәпләнеп: «Алай булгач, ничек соң ул болай тиз генә чәзерге зур урынга килеп эләкте?»— дип сораган идем: «Әтисе аркасында. Әтисе зур урында эшли аның,— дип җавап бирде.— Ә менә синең, кызганычка каршы, әтиең бөтенләй юк икән шул»,— дип мине кызганып куйды.
Ләкин минем кызганыч булып күренәсем килми иде. «Ә миңа беркемнең дә ярдәме кирәкми, Эльмира Хәлиловна. Мин барысына да фә
кать үз көчем, үз тырышлыгым белән генә ирешергә телим!»— дип җавап бирдем
Эльмира Хәлиловна кычкырып көлеп куйды:
— Мо-ло-дец, Нәҗимов! Болан фикерләвең ошый миңа!— диде.
Мондый эчкерсез һәм дустанә сөйләшүләр минем үземә дә бик ошый. Шуңа мин хәзер мәктәпкә һәркөн бәйрәмгә барган шикелле ашкынып, * куанып иөри идем. G
Ә вакыт үз җае белән акты да акты. Сизелмичә генә диярлек март, < апрель айлары үтте Ман керде Язгы сулар китеп, җирләр кибеп, юллар | төшкәч, безнең сөйләшүләрне дәвам итәр өчен Эльмира Хәлиловна тагын >. бер әмәл уйлап тапты Аны эшкә һәркөн китереп куялар, килеп алып £ китәләр, дип әйткән идем инде. Әнә шул үзең алмага килүчене, минем ~ әле эшләрем бетмәгән, эшем беткәч тә һава сулап болын юлыннан җәяү * кайтасым килә, дип кире кайтарып җибәрә дә: £
— Әйдә әле, Нәҗимов, юлың ике-өч чакрымга әйләнеч булса булыр. бергә кайтыйк бүген!—дип. Корноухка кадәр минем белән кайта торган > иде. $
Укытучы тикле укытучы, аннан да бигрәк, үзем яраткан кеше шулай 1 ияртеп йөргәч, мин, әлбәттә, биш куллап риза. Ләкин тар гына болын * сукмагыннан, таллар арасыннан аның белән икәүдән-икәү генә бару s миңа ничектер уңайсыз да. Безнең шулай шаяра-көлә сөйләшеп барган- “ ны Эльмира Хәлиловнаның ире күреп алса, яки берәрсе күреп аңа әйтсә, « әллә нинди күңелсезлекләр килеп чыгар дип борчылам. Күңелемдә мең төрле сораулар булса да, аның белән алай бик күп сөйләшмәскә, берничә адым арткарак калып барырга тырышам. Ә ул, киресенчә:
— Әйдә инде, якынрак кил инде! Тотып ашамыйм бит мин сине!— дип туктап көтеп тора..
Бер көнне, инде имтиханнар башлангач, консультациядән кайтып барышлый кинәт кенә сорап куйды бу миннән:
— Нәҗимов, сигезенче класска кая бармакчы буласың: Солтангамы, Корноухкамы?
Минем инде планым үзгәргән: Казанга педучилищега китәргә исәп! Мәктәп директоры Асия апа, рус теле укытучысы Габделхак абый һәм минем өчен иң чибәр, иң изге булып күренгән менә шушы Нәбиева апалар шикелле укытучы буласым килә иде. Гомумән, укытучы булудан да әйбәт һөнәр юктыр шикелле иде миңа. Класста утыз-кырык бала. Шуларның барысы синең күзеңә карап, син ни әйтсәң — шуны эшләргә әзер булып утыра. Аларның язмышы тулысы белән синең кулда: син ничек укытсаң — аларның белеме шулай булачак. Хәтта холыкларын да үзең теләгәнчә итеп тәрбияләргә мөмкин аларның. Шулай булгач.моннан да зуррак, моннан да мөһимрәк тагын нинди һөнәр булсын ди?
— Ә мин Солтанга да, Корноухка да бармыйм!
Эльмира Хәлиловна шаккатып, туктап калды:
— Ничек инде ул бармыйсың? Син нәрсә, укуыңны бөтенләй ташларга җыенмыйсыңдыр бит?
— Юк Мин Казанга педучилищега барам!
Ул бик хәтәр итеп башын селкеп куйды:
— Юк, Нәҗимов, син анда бармыйсың! Беркая да җибәрмим мин сине!
— Нишләп алай дисез, апа?
Күрәсең, үзенең дә бу мәсьәләдә тәгаен генә дәлиле юк иде булса кирәк, ул бераз уйланып торды. Аннары әйтте:
— Сиңа унны бетергә кирәк, Нәҗимов. Мин синең унны бетереп, урта белем алып чыгуыңны телим.
— Ә минем сезнең кебек укытучы буласым килә.
— Бик әйбәт, булырсың.
— Укымыйчамы?
— Юк, укып. Педагогия институтын тәмамлап.
— Институтка хәтле училищесын тәмамларга кирәк ич әле аның
— Унны бетергәч тә кереп була анда.
— Юк, минем ише авыл малаена училище да бик җиткән. Башта өч ел урта мәктәптә, аннары дүрт ел институтта укып йөрергә минем мөмкинлегем дә, теләгем дә юк Менә сез үзегез дә педучилище бетергәнсез ич Ә шулай да бик әйбәт итеп укытып йөрисез.
— Мин быел обязательно институтка укырга керәм.
— Белмим шул, ирегез җибәрер микән?
— Мин бит читтән торып укырга.
— Менә-менә, дөрес әйтәсез: мин дә башта педучилище тәмамлыйм Аннары читтән торып институтта укырмын
— Юк, Нахимов. Әшнәктә мин вакытлыча, узган ел без күчеп килгәндә инде укулар башланган, Корноух мәктәбендә сәгатьләр бүленеп беткән булганга гына укытып йөрдем Быел Корноухта укытачакмын Синең дә шунда укырга килүеңне телим!
— Нигә кирәк соң, апа.минем анда уку?
— Әйттем бит инде, мин синең ун класс бетерүеңне телим дип! һәм мин моны синең язмышны кайгыртып, сиңа яхшылык теләгәннән әйтәм.
— Корноухта русча укыйсы бит, Эльмира Хәлиловна. Анда мине тик алтынчы класска гына алачаклар. Ә мин бер елымны югалтырга теләмим! Болай да үземнән ике яшькә кечеләр белән укып йөрим.
— Анысы өчен борчылма, мин сине сигезенче класска алдыртам!
— Тыңларлар микән соң сезнең сүзне?
— Тыңларлар. Мине тыңламасалар, Радик абыегыз аша тыңлатырбыз! Ә синең анда укый алачагыңа минем тамчы да шигем юк. Матема тика белән физиканы син әйбәт беләсең, аларның формулалары татарча да, русча да бер үк. Кагыйдәләрен, теоремаларын гына ятларга кирәк булачак. Хәер, ник 'боларны сөйләп торам соң: хәзер дә әйбәт кенә беләсең бит русчаны
— Анда сөйләшәсе генә түгел бит Рус телендә диктантлар, сочинениеләр язасы да була.
— Анысы бар инде барын Ләкин күңел биреп тотынсаң, аларын да бик тиз үзләштерәсең син аның.
— Юк инде, Эльмира Хәлиловна, алайлар итеп, үзегез дә мәшәкатьләнеп. мине дә мәшәкатьләп интекмәгез. Көн саен унике километр йөреп уку болай да бик туйдырды Ният иткәнмен икән, педучилищега барыйм инде Анда стипендия дә бирәләр икән. Әни дә минем шунда баруымны тели.
Шулай ипләп кенә сөйләшеп барган җиреннән кырт тукталып, ник бу кадәр кире беткән кеше син, ахмак түгелдерсен бит, дигән шикелле итеп. Эльмира Хәлиловна миңа исе китеп карап алды да, чын-чыннан ачуланып:
— Өченче .һәм соңгы кабат әйтәм, Нәҗимов. мин сине училищега җибәрмим!— диде.
Инде минем дә йон кабарган иде:
— Ничек инде ул җибәрмисез? Сез бит мине тоткарлый алмыйсыз, һәм тоткарларга тиеш тә түгелсез!
— Ярый алайса, менә шушы сүзеңне онытма, Нәҗимов! һәм соңыннан миңа үпкәлисе булма!
Шулай диде дә, бик горур атлап, саубуллашып та тормыйча китеп барды
Аның ул кыланышына артык исем китмәде. Гадәттәгечә, хатын-кыз кылтаюы гынадыр, иртәгә үк онытыр да элеккечә дустанә мөгамәләдә булыр, миңа үпкәләргә бернинди сәбәбе юк бит аның, дип уйлаган идем.
Ләкин алай булып чыкмады Шул көннән соң ул миңа карата бөтенләй битарафка әйләнеп, күргәндә дә күрмәмешкә сабышып йөрде. Аннары алгебрадан мине «батырып», көзге имтиханга калдырды.
Ә бит алгебраны мин әйбәт белә идем. Имтихан мәсьәләсен классыбызда беренчеләрдән булып чиштем. Аны ничек чишәргә икәнен белми
мә утырган иптәшләргә дә язып бирдем Кулдан-кулга йөртеп, җиде- сигез кеше шуннан күчереп эшләгәннәр иде. Аларның кайсы «дүрт»ле, ң.пкы «биш»ле алды. Ә миңа — шул мәсьәләне беренче булып эшләп чыгарган кешегә' - «ике»ле куйганнар
— Менә күрдеңме инде, энем?— диде миңа Эльмира Хәлиловна, билгеләрен әйтеп, классташларны кайтарып җибәргәннән соң, үземне * генә алып калып — Әйткән идемме мин сиңа, училищега бармыйсың дип! о
Әйтүен әйттегез анысы. Ләкин мин сезне бу кадәр үк каты кү- < ңелле булырсыз дип уйламаган идем s
— Белмәсәң, моннан соң белерсең инде менә: хатын-кыз үз дигәнен £ итәр өчен теләсә нәрсәгә бара ул. егетем! ш
— Сез күрә торып гаделсезлек эшләдегез, апа Мин сезнең өстән « завуч Кадыйр абыйга керәчәкмен. Мәсьәләне мин дөрес чишкән идем Тик- * шерсеннәр яңадан! х
— һии, Нәҗнмов, Нәҗимов, юкка мәшәкатьләнеп йөрмә! Мин — Радик абыегыз хатыны Кем минем өстән тикшеренеп йөрергә батырчы- > лык итсен? Кадыйр абыең үз хәлен үзе белә ул: җиде класс белем белән £ завуч булып утыра Үзенә тимәсәләр. миңа, начальник хатынына, кагы- 1 лырга башы икемени аның? £
Шуннан мин сөмсерем коелып кайтып киттем дә үзебезнең колхозда з көндез бригадир ярдәмчесе, ягъни кырда эшләүче колхозчыларның кайсы * күпме җир сөргәнен, кайсы ничә сотый урак урганын, кайсы ничә йөк “ көлтә алып кайтканын, кайсы ничә олау тирес чыгарганын исәпләп баручы булып эшли башладым. Ә төнлә болында ат көтәм. Ат көтүен инде майның егермеләреннән, болында үлән борный башлаганнан бирле үк көтә идем. Әлбәттә, болай эшләү миңа җиңел түгел Аннары килеп, кичен яшьләр-кызлар янына чыгып булмый, ә чыгасы килә, бик килә. Ләкин шулай ике эштә эшләмичә чарам юк. Чөнки әни көзен педучилищега китәргә ниятләвемне белгәч, җәйге каникул вакытында кышын үзеңә ашау белән кием алырга җитәрлек хезмәт көне эшләмә- сәң. уку турында уйлама да. улым. Равил әле, бердән, кечкенә, икенчедән, аның үзенең дә быел Әшнәккә йөреп укыйсы бар, дип кистереп әйтеп куйган иде. Шуңа күрә, ничек кенә кыен булса да, түзәргә туры килә иде.
Шул ук вакытта көзен имтихан бирәсе булуы да гел истә, күңелне борчып тора. Эльмира Хәлиловнага ышаныч юк. бик хәтәр катлаулы мәсьәлә биреп куюы да мөмкин имтихан вакытында. Шундый хәл булган тәкъдирдә, мәсьәләне чишә алмыйча оятка калмас өчен, математиканы да караштыргаларга, мәсьәләләрен дә чишәргә туры килә ■
Ә шулай да имтихан өчен артык курыкмыйм, тизрәк август җитсен дип түземсезлек белән көтәм
Егерме тугызынчы августта Эльмира Хәлиловна мәктәпкә мине үзе чакыртып алды.
Тагын берәр төрле хикмәт уйлап чыгармаса ярый инде бу хатын дип, бик нык кына шикләнеп барган идем. Ләкин Эльмира Хәлиловна мине берни дә булмагандай якты йөзе белән каршылады.
— Карале, кара-кара бер җәй эчендә бөтенләй танымаслык булып үсеп-олыгаеп киткәнсең бит. Нәҗимов!—дип мактап алган булды
Эльмира Хәлиловна мине үзебезнең 7 «Б» бүлмәсенә алып керде. Ул инде андагы кара тактага мин чишәргә тиешле мәсьәләне язып куйган икән. Мин мәсьәләне үз кәгаземә күчереп алганчы Эльмира Хәлиловна чибәрләнү белән мәшгуль булды.
Ун минут та үтмәгәндер, чишеп бирдем теге мәсьәләне.
Китми тор, билге куеп, хәзер таныклыгыңны биреп җибәрәм,— дип минем эшне тикшерә башлады. Никадәр эзләп тә, хатасын таба алмагач:
Почеркың ямьсез, цифрларны аннан-моннан гына язгансың, «дүрт»ле куям мин сиңа.— диде.
— Юк. Эльмира Хәлиловна. «дүрт»ле түгел. «биш»ле куясыз!
— Син нәрсә, минем белән бәхәсләшмәкче буласыңмыни?
— Мин мәсьәләне дөрес чишкәнмен! Миңа сез «биш»ле куярга тиеш
• — Нигә соң сиңа ул «биш»ле?
— Миңа «биш»ле түгел, миңа гаделлек кирәк! Математикадан мнн ел буена нибары өч кенә «дүрт»ле алдым, калганнары барысы да «биш>ле иде. үзегез дә беләсез Гел мактап килдегез бит.
— Анысы шулай Ләкин эшеңнен,шапшаклыгы өчен билгене бер балл га төшерергә минем хакым бар. Ну, ярый, алайса болай сөйләшәбез: «биш»ле куюын куям, ләкин син укырга Корноухка киләсең!
Бу мәсьәләне дә күптән хәл итеп куйган идем инде: педучилищега китеп булмагач, бер ел вакытны әрәм итмәскә, сигезенче класска Солтан мәктәбенә барырга иде минем план. Корноухка барсам, Эльмира Хәлиловна әллә нинди хикмәтләр уйлап чыгарып, теңкәгә тияр дип курка идем Яратуын мин аны әле һаман яратам Ләкин, ни хәл итәсең, үкенечле мәхәббәт бер миңа гына килгән нәрсә түгел, миннән болайраклар башыннан да үткән хәл ул Яратам дип, бөтенләй үк баш югалтып, кеше нн әйтсә шуны эшләп йөрергә ярамый бит инде егет булган кешегә.
— Ал айга киткәч, әйдә куегыз «дүрт» Ләкин мин Корноухка бармыйм!
Эльмира Хәлиловна башта минем имтихан эшенә, аннары җидене тәмамлаганга бирелә торган таныклыкка калын иттереп «дүрт» куйды да, таныклыкны миңа сузып:
— Мә, Нәҗимов. Ә шулай да укырга Корноухка килмичә син бик нык ялгышасың. Мин сиңа чын-чынлап ярдәм итмәкче идем,— диде.
— Сез миңа болай да бик «зур» ярдәм иттегез инде, рәхмәт! ә баш касын мин үзем карармын. Хушыгыз, апа, бәхетле булыгыз.
Шулай дидем дә класстан чыгып киттем.
«Әгәр синең белән вәгъдәләшсәк...»
Солтан мәктәбенә сигезенче класска барырга булдым. Мәхмүт баштан ук унны бетерергә ниятләп куйган иде Аның белән икәү укый башл адык.
Солтан — безнең авылга сигез чакрым. Көн саен кайта-килә йөрибез. Көзге пычракларда һәм кышкы бураннарда торып укыйбыз. Мәхмүт — үзләренә туган тиешлерәк Исмәгыйль абыйларда, мин — үземнең Солтан бабайларда
Солтан бабай да, Солтан әби дә, аларның төпчек кызлары Минеара апа да минем өчен үлеп торалар Кыш буе авылга кайтмый яшәсәм дә — сүз әйтмәячәкләр. Ләкин дөньяның мәшәкатьләре күп шул аның. Әйтик, авылда әни белән Равил бар бит әле. Мичкә ягарга утын кисәсе, мал- туарны карыйсы, ишегалдын себерәсе, тирес түгәсе, кар көрисе, су алып менәсе бар. Биш километрдагы Кече Әшнәккә йөреп бишенчедә укыганлыктан, Равил энем берүзе генә боларны эшли алмый. Әни, гадәттәгечә, фермада. Миннән ике яшькә кечкенә булса да, Равилгә сүзем юк: кулына ни тотса — шуны коеп куя. Итеккә олтан салу, иске чалгыдан пычак ясау, агач көрәк ясау дисеңме — барысын да булдыра. Әле күптән түгел генә өрәңгедән үзенә шундый шәп чаңгы ясаган — кибет чаңгыларың бер якта торсын!
Белмим, ничек шулай һәр нәрсәгә кулы ятып торадыр бу Равилнең. Узган җәй Качкалак авылы кибетенә керосин алырга барган җиреннән бер рус агае чыгарып ташлаган иске велосипед күтәреп кайтты бу. Камералары тишелеп беткән, арткы тәгәрмәч списләренең яртысы гына калган, руленең бер җәбе сынык, хәтта рамына хәтле кәкрәеп беткән иде. Әни дә, мин дә, нигә юләрләнеп күтәреп кайттың бу тимер ватыкларын, чыгарып ташла тизрәк, кеше көлдереп йөрмә, дигән идек, исе
китмәде Алып кайтканына ике ай дигәндә велосипедны менә дигән итеп төзәтеп, мәктәпкә шуның белән йөри башлады
Шундый катлаулы нәрсәләрне эшләргә һәвәс булса да, утын кисү, терлек асларын җыештыру кебек эшләрне бик үк өнәп бетерми ул: «Аларын, әнә, олы кеше абый эшләсен!»— дип кенә җибәрә Аннары, дөресен генә әйткәндә, ике көн күрми торсам да, әни белән Равилне * сагына башлыйм. Шуңа күрә, чамадан тыш каты буран булмаганда, Мәх- < мүт кайтмый калган чакларда да авылга кайтып йөрим' <
Авылыбыз кечкенә (нибары егерме җиде генә йорт) булганга, бездә 5 клуб-фәлән юк Жыелган акчасы юл расхутын акламый дип, кино да алып £ килмиләр Елына бер-ике мәртәбә (сайлау булса, сайлау көнендә, я авыл S советы күләмендә үткәрелә торган берәр тантана уңае белән) халыкны ат- " ларга төяп. Әшнәккә алып төшеп, бушлай кино күрсәтәләр дә — вәссәлам, z Дөрес, колхозның идарә бинасы бар барын, һәр көнне төнге унберләргә, s чннкеләргә тикле ачык була Кем кереп утырса да,сүз әйтүче юк. Пред- ң седатель Мөбин абый белән хисапчы Рәүф абый үзләре дә көн саен кичке £ сәгать уннарга кадәр утыралар. Чөнки идарәдә радиоалгыч бар. Телисең * икән — Казан тапшыруларын, телисең икән — Мәскәүне тыңларга була. е Зур дөнья белән тик шул радио аша гына бәйләнеш тота безнең авыл = Шуңа ир-атлар идарәгә җыела. Татарча тапшырулар тәмамлангач, семья- £ лы агайлар: , <
— Ярый, егетләр, безгә кайта башларга да вакыттыр. Анда безне “ сандугач оялары көтәдер —диешеп, өйләренә таралышалар
Ә яшь-җилкенчәк егетләр нишли, алар кая бара, дигән сорау туарга мөмкин. Бер дә борчылмагыз, аларның да барыр урыны бар һәм клублы зур авыл егетләренекеннән бер дә ким түге/i.
Кышкы озын кичләрдә безнең авыл'кызлары көн саен диярлек аулак өй оештыралар Чиратлап эшләнә бу: бүген бер кызның өендә, икенче көнне — нкенчесенекендә. һәм бу нәрсә бездә шул кадәр гадәти хәлгә әверелгән, аулак өй буласы кызларның әти-әниләре, әби-бабайлары һәм бала- чагалары — барысы да ул кичтә күршеләренә кереп яисә туган-тумачаларына барып, яшьләр таралышканчы шунда сабыр гына көтеп утыралар.
Ә яшьләр рәхәтләнә аулак өйдә: йөзек салыш, күз бәйләп качышлы уйнау, арка сугыш, тагын әллә нинди уеннар уйнап, тәмам кайнарланып бетәләр
Инде алтынчы класстан бирле ул аулак өйләргә мин дә йөрим. Үзем бармасам — килеп алалар Чөнки мин — гармунчы. Дөрес, гармун уйный белүче егетләр авылда миннән башка да дүртәү. . Шуларның икесе миңа караганда бик күпкә яхшы уйный. Бигрәк тә Галәү абый. Ләкин аларның үз гармуннары юк. Ә минем теге «көмеш» телле гармун сиптерә генә! Шуңа аулак өйгә дәшәләр мине. Баштарак, әле борынга кызлар исе кермәгән чакта, мин ул аулак өйләргә үземнән олы кызлар һәм егетләр сүзен тыңлап, гармун хуҗасы буларак кына бара идем Гармунны олырак егетләр уйный Ә үзем аулак өйнең я мич башына, я кече яктагы сәкеләренә менеп ятам да яшьләр таралганчы рәхәтләнеп шунда йоклыйм. Аннары берәр олырак егет мине өйгә озатып куя торган иде
Ләкин узган елгы Сабан туеннан соң хәлләр үзгәрде Кичке уеннарга чыгарга, аулак өйләргә барырга хәзер мин үзем атлыгып торам. Көн саен диярлек Солтаннан авылга кайтып йөрүем дә — аулак өйгә бару өчен Чөнки мин Халисә исемле кызны ярата башлаган идем
Халисә — Кече Әшнәк кызы Алву түгәрәк битле, тип-тигез ап-ак тешле, юка иренле, саргылт сирәк кашлы, сизелер-сизелмәс кенә сипкелле бәләкәй борынлы, йомры гәүдәле, сөйкемле генә бер кыз ул. Беренче тапкыр мин аны узган ы үзебезнең авыл Сабан туенда күрдем Кашаф абыйларның туганнары икән, шуларга килгән иде. Күрү белән күңелем төште ана Безнең авыл кызлары-егетләре белән түгәрәк уен уйнаган чагында гармун уйнап биеттем дә үзен Шәп бии икән, чукынмыш! Безнең авыл кызларының барысыннан да җиңелрәк, хислерәк һәм дәртлерәк итеп биеде. Биеп бетергәч, янымнан үтеп барышлый.
_ Рәхмәт, егет, әйбәт уйныйсын, икән!— дип мактап та китте хәтта. Шулай булгач, кем буласыз соң, кайдан килдегез, дигән булып, соңыннан сүз катып карарга да җае бар иде Юк, сүз әйтү түгел, янына барырга да йөрәгем җитмәде.
Бер генә кич кунды да ул кыз үзенең Әшнәгенә кайтып китте. Китүен китте, ләкин аның бөтен килеш-килбәте, йөреше-торышы, бигрәк тә сыек зәңгәр күзләре күңелемә кереп калган һәм гел күз алдымда тора иде.
Аннары мин, шул кызны күрер өчен, кичләрен Әшнәккә төшкәләп йөри башладым. Башта — җәяүләп, Равил теге велосипедын кораштыр- гач — велосипед белән. Велосипедны безгә туган тиешле, минем белән бер елгы Рафикларда калдырам да аның белән икәүләп клубка китәбез. Барып керү белән яшьләр арасыннан Халисәне эзли башлыйм. Ул клубта булса — миннән дә бәхетле кеше юк! Аның иптәш кызлары белән сөйләшкәнен, көлгәнен рәхәтләнеп күзәтеп торам. Көлүен минем өчен генә көлә, сүзләрен минем өчен генә сөйли шикелле тоела.
Биюле уенда берәр егет белән бии башласа, теге егеттән көнләшеп, ярылыр чиккә җитәм. Ә үзем бии белмим. Белсәм дә, яшь кенә башымнан чит авылда биеп йөрү килешмәс иде.
Кичке уеннар беткәннән соң Халисәне Әшнәкнең Габдулла исемле таза гына бер егете озата кайта . Шул Габдулланы чәйнәп өзәрлек булам. Ләкин берни эшли алмыйм. Чөнки Габдулла миңа караганда өч яшькә олы, буйга бер башка озын, төп күк таза егет. Әмма хикмәт анда гына да түгел. Рафик дустымның әйтүенә караганда, алар инде Халисә белән елдан артык йөриләр икән, һәм яратышып йөриләр икән. Бигрәк тә Габдулла өзгәләнеп, күзенә генә карап тора икән Халисәнең. Шулай бул-гач, миңа — чит авыл егетенә, шуның өстенә тагын укучы кешегә, алар арасына ничек барып кермәк кирәк? Кереп тә ни файда? Габдулласы әйбәтләп ишеп кайтарып җибәрсә. .
Аннары килеп, Халисә үзе дә миннән ике яшькә олы. Егет кеше үзеннән олырак кыз белән түгел, үз яшьтәше яисә бер-ике яшькә кечерәк кыз белән йөрергә тиеш икәнен беләм Ләкин ни эшләтәсең аны: йөрәк акылны тыңламый бит. Халисә, бары тик Халисә генә, ди. Шуннан башка беркемне белми дә, күрми дә, теләми дә.
Әмма мин яратуымны Халисәнең үзенә сиздергәнем юк. Сиздерсәм, ахмакланып йөрмә, малай, күрәсең бит. минем сөйгән егетем бар, дип бөтен өметемне чәлпәрәмә китерүеннән куркам . Шуңа үзенә әйтмичә генә сөеп йөрим. Күңелемнән аның белән үзем теләгәнчә сөйләшәм. Ул беркайчан да чытлыкланмый. Мин кая алып барсам — шунда бара, ни әйтсәм — шуңа риза. Ә үзе белән чынлап торып сөйләшә башласаң, әллә нинди күңелсезлекләр булып бетәр иде...
Шулай да хыялда гына түгел, чынлап торып сөйләшеп карыйсы килә бер, шайтан алгырысы! Белдерәсе килә күңелдәге саф һәм пакь хисләрне. Ай-һай, читен икән ул гашыйк кешенең хәлләре! Кирәк бит шулай булырга, ә: башта Эльмира Хәлиловнага мөкиббән китеп гашыйк булып йөрдем, хәзер менә Халисәгә Йөргән егете булган һәм үземнән ике яшькә олы кыздан башка кызлар беткәнме инде миңа дөнья йөзендә? Бардыр, әлбәттә. Аннан чибәррәкләре һәм акыллыраклары да бардыр. Әмма мин аларның берсен дә белмим дә, күрмим дә. Хәзер минем* өчен дөньяда иң чибәр, иң акыллы кыз — Халисә!
Ә Халисә, аның өчен йөрәк майларым сыздыруымны бөтенләй белми- чә-сизмичә, рәхәтләнеп Габдулла белән йөри бирә.
Ләкин ул бик нык ялгыша. Габдулла белән ул бәхетле була алмаячак. Чөнки Габдулла аны беркайчан да мин яраткан шикелле көчле ярату белән ярата алмаячак I абдулла аңа беркайчан да минем шикелле игътибарлы ярдәмле булмаячак Киресенчә, ул аны кимсетеп, кысып торачак. Әнә, әле хәзердән үк Халисә янында ничек кукраеп, алланың кашка тәкәсе кебек тора. Ә Халисә, бичара, шуны аңламый. Тегенең янында гел елмаеп.
авызына гына карап тора. Их, ничек кенә итеп аңлатырга аңа бу ялгышын? Ичмаса шигырьдә яза белмим. Яза белсәм, үзәкләрен өздерерлек итеп, барысын да аңлатып шигырь язып бирер идем дә шуннан соң, бәлки, акылына килер иде...
Җәй дә үтте, көз^дә узды, кышта җитте. Ләкин минем әле Халисә белән сөйләшеп карый алганым юк. Солтанда укыгач. Әшнәккә дә гел * барып йөреп булмый.. Шимбә яки якшәмбе көннәрдә барып кайткалаудан ни файда? Габдулла козгын шикелле карап кына тора Халисәне; сөйләшер- < гә бер дә җай калдырмый.. s
Инде хезмәткә барыр яше җиткән, көзен армиягә алырлар шул Габ- f дулланы дип өметләнеп йөргән идем. Анысы да булмады: колакка каты- рак дип, ак билет биреп кайтарганнар үзенә. Габдулла үзе моны ничек = кабул иткәндер, анысын әйтә алмыйм. Ләкин үземә ак билет биреп кай- * тарсалар, минем өчен аннан да зур бәхетсезлек булмас иде кебек. -
Әйе. хәзер инде Халисәгә әллә ни зур исәп тотып булмый иде.
Ләкин һич югы бер тапкыр гына булса да сөйләшеп карыйсы килә иде шул £ кыз белән. Кышкы бураннарда көн саен диярлек авылга кайтып йөрүем дә >- шуның өчен. Халисә безнең авылга туганнарына килгән булыр да шунда 1 күреп сөйләшермен дип өметләнәм. ®
Ниһаять, без очраштык. Мәктәптән кайтып, капка төбендә чаңгылар- з ны сала башлаган идем, Зәки абый малае Габделгазиз килде минем янга < Миннән бер яшькә олы ул. Бик ярдәмчел, ипле егет. Әмма укырга һәвәс “ түгел. Артык тырышмый да. Дүртне бетергәч тә бүтән укырга теләмәде, атлы эшне сайлады. Алтышар потлы капчыкларны уйнатып кына йөртә, кая кушсалар — шунда бара, тик атлы эш кенә булсын аңа. Ат дигәндә — җаны фида. «Чулпан» исемле атны җигеп йөри һәм аны шул тикле ярата, ерак юлга чыкканда үзе ашарга дип алган икмәгенә хәтле шуңа ашата.
.Өйләрендәге ашлы сулар, бәрәңге кабыклары да «Чулпанжга китеп бара. Үзеннән башка кешегә «Чулпанжын җиктерми дә хәтта. Әгәр председатель Мөбин абый «Чулпан»ны берәрсенә тегермәнгә яки утын алып кайтырга җигеп торырга кушса, бернинди хезмәт көне алмыйча, Габделгазиз үзе дә хуҗага ияреп бара «Чулпанжга камыт суктырмагайлары, кирәгеннән артык төяп интектермәгәйләре дип курка. Чит авылдан кунак аласы яки үзләре кунакка барасы булганда авыл халкы әлеге шул Габделгазизнең «Чулпанжы белән барырга тырыша. Чөнки аның йөгән- шлеялары җиз тәңкәләр белән бизәлгән. Ул тәңкәләрне Габделгазиз көн аралаш көл белән чистартып, алтындай ялтыратып тота. Дугасы гади карама дуга түгел, дүрт кырлы һәм дүрт кыры дүрт төрле итеп бизәкләп эшләнгән борынгы байлар дугасы. Хәтта чанасының тәртә-үрәчә- ләренә тикле елкылдап тора торган кара буяуга буялган. «Запорожец» машиналары арасында яңа «Волга» машинасы ничек аерылып торса, бүтән кешеләрнең сбруй-чаналары арасында Габделгазизнеке дә әллә * кайдан аерылып, күңелне тартып тора. Сабан туена барасы булганда авыл кызлары Габделгазиз атына утырып барыр өчен берәр ай алдан аңа ярарга тырышып, куштанланып йөриләр.
Шундый тырыш егет ул Габделгазиз. Тик миңа бик үк ошап бетми торган бер ягы бар. аз сөйләшә, һәр сүзен келәшчә белән алгандай тартып кына алырга туры килә. Менә хәзер дә, яныма килеп туктады да телен йоткан кешедәй, карап тик тора. Ә без инде өч көн күрешмәгән кешеләр, һич, югы, исәнме. Вакыйф, дип кенә булса да әйтергә ярый торгандыр. Жиде яшьлек юлдан кайтса, җитмеш яшьлек хәл белергә керер, дигән картлар сүзе аңа, әйтерсең, бөтенләй кагылмый. Ярар, ул дәшми дип. мин дә сүз әйтмичә кереп китә алмыйм бит инде.
— Нихәл, Габделгазиз
— Ару гына болай.
— Авылда ниләр бар?
— Әллә нәрсә юк шикелле болай.
— Бүген кайда эшләдең?
- Фермага салам ташуда.
Кая барышың иде әле?
Болай гына. Сине күргәч, хәлеңне белергә дип кенә чыгу иде
Рәхмәт инде алан булгач. Ярый, мин өйгә кереп карыйм әле. Әни белән Равил көтә торганнардыр анда.
Ы ы шул Карале, Вакыйф малай, бүген кич урамга чыгасыңдыр бит болай?
Халисәгә гашыйк булганнан бирле, авылда чагымда кич чыкмый калганым юк. Моның шулай икәнен Габделгазиз үзе дә белә иде. Аның болай соравы миңа сәер тоелып, сагайтып җибәрде.. Өзеп кенә җавап бирмәскә булдым
- Әйтә алмыйм шул әле, малай.
— Бик арып кайттыңмыни?
Аруын әллә ни армадым да...
Чык инде, малай Вакыйф. Гармуныңны да алып чык.
Нәрсә булды сиңа. Габделгазиз? Моңарчы гармунга да. җыр- биюгә дә бер дә шаккатмый торган идең.
Мужыт шулай булгандыр, ну хәзер алай түгел. Алып чык инде, малай, яме?
Нигә кирәк икәнен әйтсәң, алып чыгам, әйтмәсәң — юк! ,
Ул шикләнеп як-ягына каранып алды Аннары яныма ук килеп, пышылдап кына
Әйтсәм, кешегә сөйләмәссеңме соң?— диде.
Син нәрсә, хатын-кыз дип белдеңме әллә мине?
Бер бик шәп кунак кыз килгән анда. Шуны сөйләштереп караргае
Ә гармунсыз гына сөйләштереп булмыймы?
Булырые булуын болай. Мин аның биегәнен дә күреп- карыйсым килә малай.
Оһо. авызын ачтырып, тешләрен дә санап карыйсың килмиме тагын?
Я инде. Вакыйф малай, көлкегә алма инде. Апчыгасыңмы гармуныңны?
Алай бик кирәк булгач, алып чыкмый булмас инде. Ләкин алдан ук әйтеп куям кунак кыз миңа да ошаса, таяк тотышабыз Кем өскә чыкса - кызны шул озата.
Юк. малай Вакыйф, арага төшмә инде син. Мин ул кызны ике көн озаттым инде
Кит аннан! дидем мин. исем китеп. Чөнки Габделгазизнең моңарчы беркайчан кызлар дип исе киткәнен күргәнем юк иде әле.— Ничек соң. бик кыргый түгелме? Кулга килер сыман күренәме?
Катырак тора шул әле болай Бераз йомшарды инде йомшаруын Ну бөтенләй ук күндереп булмады әле болай
- Ә син әйбәтләбрәк сөйләш. Тәмле телеңне жәлләмә! иңем мин. тәҗрибәле кешедәй кылынып Ә үземнең гомеремдә бер тапкыр кьн озатып, кыз күндереп караганым юк бит әле.
Кулдан килгәнчә тырышкан булам да болай Телгә осталык бик әллә ни түгел шул. малай. Алайса гармуныңны алып чыгасың инде, җәме Бүген аулак өй Мәгышияләрдә.
Ул куанып китеп барды. Мин кичне түземсезләнеп көтеп алдым Габделгазизгә генә түгел, минем өчен дә ниндидер зур бер яңалык булыр шикелле иде. Күңелем дөрес сизенгән икән. Капкабыздан чыккач, һәйбәтләп авыл көен сузып җибәрим әле дип гармун каешын иңемә элә генә башлаган идем, чырык-чырык көлешеп, безнең турыдан үтеп баручы ике кыз күренде Берсен шундук танып алдым председатель Мөбин абый кызы Зәкия иде.
Нихәл, малай Вакыйф, кайттыңмы?— диде ул, туганнарча якын итеп _ Жәлләр изге Тик менә кызлар миннән бизде.
Бизсәләр дә гаҗәп түгел: укудан кайтып кермисең бит! Ичмаса бүген аулак өйгә барасынмы?
Алып барсагыз, барырмын дигән идем.
— Алайса ни карап торасың? Әйдә, киттек!
, - Ә син кем белән әле анда?
килгәй* син аны. кунак кыз ул. Кашаф абыйларга утырмага
Йөрәгем дерт итеп китте:
— Халисәме әллә?
— Әйе. Син аны каян беләсең?
Көтелмәгән куану-каушаудан аяк буыннарыма хәтле хәлсезләнеп калды Шулай да җавабын таптым:
Без белмәгән аз булыр. Бохарадагы таз булыр!
Кызлар икесе дә көлеп куйды . Шунда көлүеннән танып алдым: кунак кыз дигәне, чыннан да, Халисә иде.
Солтаннан кайтканда бүген гел шушы Халисә күз алдымда булды. Әгәр алай-болай үзен очрата калсам, сөйләшеп сүзем бетмәс, сандугачлар булып сайрармын шикелле иде. Ә хәзер, ул нибары ун-унбиш метрда гына басып торганда һәм аның янына тизрәк барып сүз кушар чакта, коелдым да төштем. Ярый әле Зәкия коткарды:
— Әйдә инде, күтәреп аппарганны көтәсеңмени?
Юк. барыбер яннарына барырга кыюлыгым җитмәде:
— Сез бара торыгыз. Мин үз җаем белән килермен,г— дидем дә. күңелемдәге хисләрне гармун теле белән әйтеп бирмәкче булып, «Шомыртыммы сыздырып җибәрдем...
Халисәнең күңеленә барып җитә алгандырмы минем ул хисләр, юктырмы — әйтә алмыйм. Ләкин шунысын сиздем: мин аулак өйгә килеп кергәч, кызлар белән күрешкәндә ул миңа якын итеп, елмаеп кул бирде. Аның кулы, әлбәттә, безнең авыл кызларыныкыннан бик күпкә җылырак та. йомшаграк та иде.
Бармакларым талса талды, ул көнне кичнең кич буена гармунымны бүтән беркемгә бирмәдем: аларның миннән яхшырак уйнаганнарын күрсәтеп. Халисә алдында дәрәҗәне төшерәсе килмәде.
Ләкин болай эшләүнең уңайсыз ягы да бар иде минем өчен. Гел гармун тотып утыргач, кызлар-егетләр бергәләп уйный торган күмәк уеннарда катнашып та. «кәҗә ябарга» яки «йолдыз санарга» чыгып та булмады. Хәер, мин Халисәне читтән карап утыру белән дә чиксез бәхетле
— Сизмәдем үзе болай.
— Сизмәсәң. сиз инде менә: бүген мин озатам аны!
— Ничек инде озатасың? Ә мин? Мин пачти күндердем бит инде аны!
— «Пачти» — булды дигән сүз түгел әле ул.
идем...
Ә Габделгазиз читтән генә карап утырмады. «Ж.әзалы уен» уйнаганда Халисә белән бер тапкыр «сандугач туйдырды- (бер бөртек шырпының яртысын, күкертсез ягын сындырып алып, шуның бер башын егет үзе каба, ә икенче башын кыз каба һәм егеттән тартып алырга тырышырга тиеш була). Бер тапкыр, шактый озак торып, «кәҗә ябып»1 керделәр. Халисә аңа үптергәндер үк дип әйтә алмыйм, әмма Габделгазиз омтылыш ясаган булса кирәк: килеп кергәндә кызның ике бите мәрҗән шикелле кызарган. Габделгазизнең хәтта маңгаена тир бәреп чыккан иде
Юк, миңа болай авыз ачып торып булмас, ни дә булса берар нәрсә эшләп карарга кирәк иде Уйладым-уйладым да, гармунны култыкка кыстырган килеш кенә Габделгазизне өйалдына алып чыктым.
— .Шушымы инде кунак кыз дигәнең?
— .Шушы инде болай.
— Ну ничек, күндерә алдыңмы соң?
— Бөтенләй үк түгел әле болай
— Ә син беләсеңме соң мин инде аны җәйдән бирле күзләп йөргәнне
, , __ , кызны өйалдына алын чыга, кызга әйтерг->
Ьу «жәза.га дучар булган егет үзе геялэн кы
теләгән сүзләрен әйтеп булдыра алса, һ.шбәтләпб Р Ү Р
— Юк инде, малай Вакыйф, син безнең арага кермә, дус булсаң Әйдә, җегетләрчә сөйләшик: бүген дә мин озатып карыйм әле үзен болай
— Шуннан ни була ди?
— Ни булсын? Әгәр күндерә алсам — миңа, күндерә алмасам — син сөйләшеп карарсың аннары
Аның бу тәкъдиме, чыннан да, егетләрчә иде Яхшылабрак уйлаганда, хаклык күбрәк аның ягында. Ләкин бит мондый эштә хаклык белән генә бара башласаң, гомер буе кыз сөя алмый калуың мөмкин! Халисә иртәгә авылларына кайтып китмәс дип кем әйтә ала? Ә анда аны Габдулла көтеп тора Димәк, мәсьәләне ничек тә бүген хәл итәргә кирәк.
— Ярар, синеңчә булыр инде алайса!— дидем Габделгазизгә Ә үзем күңелдән аңа каршы хәйләкәр план кордым.— Үчти, дуслык хакына гына юл куям! Бар, кер дә хәзер, Зәкияне чыгар әле минем янга. Йомыш бар иде дип әйтә, диген.
Зәкия шундук килеп чыкты:
— Нәрсә, Вакыйф, үз туганыңа күңелең төшмәгәндер ич?
— Ярар, Зәкия, шаяруны куеп торыйк. Сиңа бер зур үтенеч бар иде, малай
— Нәрсә, кунак кызы ошадымы әллә?
— Шулайрак иде шул.
— Шуннан?
— Аны Габделгазиз озатып йөри икән.
— Беләм Ә мин ни эшләргә тиеш инде?
— Синме? Әйт әле шул кызга, Зәкия: Вакыйфның сиңа күзе төшкән икән, биш кенә минут булса да сөйләшәсем килә дип әйтә диген.
— Ярар, әйтермен, ә аяк ялына нәрсә бирәсең?
— Туктале, куеп тор әле шул шаяруларыңны, Зәкия! Башта син мине тыңлап бетер: әгәр мин әйткәнгә риза булса, Габделгазизне я бөтенләй озаттырмасын. яки Кашаф абыйларның капка төбенә җиткәч тизрәк кайтарып җибәрсен дә, ишегалларына кереп, мине шунда көтеп торсын..
Болай кистереп кую — артык зур тәвәккәллек иде минем тарафтан. Мәсьәләне чишә башлаганчы ук бозып ташларга да бик мөмкин иде Ләкин ул чакта минем бүтән чарам юк: һаман шушылай билгесезлек- тә^ йөргәнче, ичмаса кызның миңа ничегрәк караганын ачыкларга кирәк Өйалдыннан кердем дә, «Кая Вакыйф? Кая гармун?» дип инде юксына да башлаган кызларны тагын җырлата башладым Ә күңелдә һаман Халисә. Күзем — гел шул кызда һәм Зәкиядә Кайчан әйтер икән Халисәгә? Тегесе ничек карар икән?..
Ләкин Зәкиянең әйтергә атлыгып торганы бер дә сизелми. Башка кызларга кушылып, рәхәтләнеп җырлый бирә Аптырагач, ник әйтмисең инде дигәнне аңлатып, Зәкиягә ым кактым Әллә онытып торган булган: дерт итеп китте дә, хәзер әйтәм дигәнне белдереп, каш сикертеп куйды һәм күмәк җырның көчәйгән җирендә кинәт кенә туктап, үзе белән рәттән утырган Халисәнең колагына үрелде. Әлбәттә, минем гозерне әйтүе иде Җырыннан бүленеп. Халисә тыңлый башлады Җиңелчә генә кызарды, елмаюлы йөзе җитдиләнеп китте. Аннары ялт итеп кенә минем якка күз ташлап алды Ләкин Зәкия әйткән сүзләргә җавап бирмәде. ярар, бимазалама, шушының өчен кешене бүлдереп торалармыни дигәндәй, бүтәннәргә кушылып, җырын дәвам итте.
Туган — туган инде Зәкия тегенең бер җырны җырлап бетергәнен генә көтеп торды да. тагын колагына үрелеп, бу юлы шактый җитди итеп, нидер әйтте. Тегесе, синнән котылып булмас инде, дигән шикеллерәк елмайды һәм бер сүз белән генә җавап бирде дә, якын итеп, Зәкиянең иңенә сыенып куйды Аның бу кыланышын ике төрле: «Ярар, синең сүзеңне тыңлап кына ризалык бирәм инде»,— дип тә, «Син бит минем иптәш кызым, нигә шушындый тузга язмаган сүзләр сөйләп торасын, минем аны күрәсем килми»,—дип тә аңларга була иде.
Мин шулай әүле-тәүле булып торган арада Халисәгә сиздермичә генә Зәкия мина каш сикертеп һәм баш бармагын күрсәтеп, «була!» ди гәнне аңлатты
Ниһаять, эчемә җан кереп китте. Ул кичтә болай да бик тырышып уйнаган гармунымны тагын да моңлырак, тагын да тәэсирлерәк итеп уйный башладым ?
Тик Габделгазиз белән ике арабызда тартыш килеп чыкмас микән < дип борчыла идем Ни әйтсәң дә, бала чактан бергә уйнап үскән дус * кеше белән низаглашу әйбәт түгел бит инде <
Ләкин мәсьәлә мин уйлаганга караганда күпкә ансат һәм акыллы * хәл ителде Күрәсең, Зәкиянең башына килгән уй булгандыр һәм ул Ха- * лнсә белән алдан ук килешеп куйгандыр: Габделгазиз, Халисә, Зәкия ♦ үзе һәм мин дүртәүләп аулак өйдән кайтырга чыккач, Зәкия мине арт- * карак алып калды да: ®
— Халисәне мин, бездә генә кунарсың дип, үзебезгә алып кереп S киткән булам. Ул сине ишегалдында көтеп торыр Габделгазиз кайтып £ киткәч шунда керерсең, яме! — диде. -
Зәкияләрнең өе урамның безгә каршы ягында гына Шунда килеп £ җиткәч кызлар кинәт кенә борылдылар да: 3
— Ярый, егетләр, тыныч йокы сезгә! — дип Зәкияләр капкасыннан * кереп киттеләр. Ни булганын сизми дә калды Габделгазиз. Ул аңына ш килеп:
— Халисә, Зәкия, туктап торыгыз әле! —дип кызлар артыннан ыргылганда.тегеләр капканы эчтән бикләп тә өлгергәннәр иде.
— Бер генә сүз әйтәсем барые үзе болай, чык әле. Халисә! — дип. Габделгазиз сырпаланып караса да, файдасы булмады Халисә аңа:
— Сөйләшәсен сөйләшеп бетердек бит инде. Көтмә, егет, барыбер чыкмыйм!—дигәч, аңа өстәп Зәкия дә
— Әйе, чынлап әйтә, бездә куна ул бүген! — дигәч, ашыга-кабала- на папирос кабызып капты да, үзалдына нидер мыгырдана-мыгырдана, өйләренә кайтып китте.
Габделгазиз алай-болай шикләнмәсен дип, ул әле Зәкияләр турында аптырап торган чакта ук мин, өйгә кереп киткән атлы булып, капка ярыгыннан карап тора идем
Дүрт-биш минуттан әкрен генә капка төбенә чыктым: Габделгазиз инде күренми, өйләренә кереп киткән иде. «Бу кызлар шаяртып кына чакырмадылар микән? Халисә мине көтеп тора микән? Көтеп торса, ничек итеп сүз башларга икән? Сөйләшә башласам, Зәкия безне тыңлап тормас микән?»— дип, эшне нидән башларга белмичә торган арада тегеләрнең капкасы ачылды Аннан бер баш күренде. «Әһә. көтеп тора икән, кереп китмәсен тагы»,— дип, секунд эчендә Зәкияләр капка төбенә барып җиттем һәм, пышылдап кына:
— Халисә, син андамы?
Ул да шулай әкрен генә җавап бирде:
— Монда
— Чык әле?
— Ник үзең үрмисең?
— Анда караңгы бит.
— Курыкма, тотып ашамам!
— Мин аннан түгел. Сине күреп торасы килә!
— Ә Габделгазиз әйләнеп килсә?
Аның башына шул акыллы фикер килгәнгә исем китте:
— Әәә, анысы бар икән шул!
Капканы шыгырдатмаска тырышып, сак кына эчкә кердем Ишег- алларының төз әвеслекләре тын да кермәслек итеп капланган, дөм караңгы иде. •
— Кайда син, Халисә?
Кулларымны канат итеп җәеп бара башлаган идем, бер кулым ки нәт аның күкрәгенә орынды Ни эшләвемне үзем дә белештермичә, мин аны кысып кочаклап алдым Я рабби, ул аның йомшак кына итеп сулу алулары, ул аннан бөркелеп торган хуш исләр! Ә кайнарлыгы хәтта мамык шәле аша да бәреп чыккан һәм магнит шикелле үзенә тартып тора иде!.
Икебез дә сүзсез калган идек. Ләкин гел шушылай мокыт булып торып булмый, нидер әйтергә кирәк. Тик ни әйтергә икәнен үзем дә белмим.
— Халисә,— дидем аптырагач,— ник бер сүз дә эндәшмисең?
— Үзең дә берни әйтмисең бит әле.
— Әйтсәм, ачуланмассыңмы соң?
— Белмим шул, нәрсә әйтерсең бит.
— Әйдә, танышабыз, Халисә?
Ул пырхылдап көлеп җибәрде:
— Соң без бүген аулак өйгә барышлый ук таныштык ич инде.
— Мин андый танышу турында әйтмим, Халисә! Дуслашып йөри башлыйк димәкче идем мин Мин сине инде узган Сабан туеннан бирле яратып йөрим, Халисә!
— Беләм, Вакыйф. Ләкин минем йөргән егетем бар шул.
— Габдулланы әйтәсеңме?
— Әйе
— Мин сине аңа караганда мең мәртәбә күбрәк яратам
— Ул бит инде минем арттан ике елга якын йөри.
— Йөрсә соң! Дүртәр-бишәр ел йөреп тә ташлашкан кешеләр бар Гел бер кеше белән генә йөрергә димәгән.
— Син бит укуда. Атнага бер-йке генә кайтып йөрисең.
— Әгәр синең белән вәгъдәлйшсәк,' көн дә кайтып ^өрер идем
— Хәзер генә шулай дисең син аны Аннары фикерең үзгәрәчәк. Үзең шикелле укыган кызларга күзең төшәчәк.
— Кемнең, минемме? һәй, әйтер идем инде!
— Нәрсә әйтер идең?
— Телисеңме, укуны бөтенләй ташлыйм!
Уен өчен генә әйтелгән сүз түгел иде бу.
Әгәр Халисә ташла дисә, эһ тә итмичә ташларга әзер идем укуны. Әмма Халисә үзен генә ярата торган вак җанлы кеше түгел, бүтәннәр турында да адәмчә уйлый белә торган рәхимле кыз булып чыкты.
— Кирәкми. Вакыйф, нигә минем өчен уку ташлап йөрергә, укы! Син миңа нәкъ менә шул укыганга күрә ошыйсыңдыр да әле. - дип миңа сыена төште. Ничектер үзеннән-үзе шулай килеп чыкты, безнең иреннәребез очрашып, бер беренә тартылды һәм бик озак аерыла алмыйча тордылар...
Бу минем сөйгән кыз белән үз гомеремдә беренче үбешүем иде... Халисә минем каникул беткәнче безнең авылда торып китте.
Без аның белән көн дә очрашып йөрдек.
Ул киткәндә мәңге ташлашмаска сүз куешкан идек Каникулдан соң көннәр бик ямьсезләнеп китте дә,мин дүрт көн Солтаннан кайта алмадым.
Бишенче көнне кайтып, өйгә сумканы кертеп калдырдым да әнигә: «Мәктәп директоры бик ашыгыч йомыш кушып җибәрде»,— дип алдашып, Әшнәккә киттем.
Ләкин Халисәне күреп кенә калдым
Авыл җирендә синең кем белән кайчан һәм ни сөйләшкәнеңне генә түгел, нәрсә уйлаганыңа хәтле белеп торалар Минем Халисәне озатып йөргәнне дә Габдуллага ишеттергәннәр икән Рафик дустым белән Әшнәк клубына барып биш минут утырырга өлгермәдем. Габдулла мине клуб артына алып чыкты да. үңәчемнән каптырып алып:
— Исемең ничек әле синең, энем? — диде
— Шуны сорар өчен клуб артына чыгып тору кирәк идеме икән? — дидем, берни дә аңламаганга сабышып.
Анысын мнн үзем беләм,—диде ул, үңәчне тагын да ныграк кы са төшеп: — Снн сорауга җавап бир!
— Синең белергә теләгәнең бу түгел бит' сың?
Бу җавапны көтмәгән иде булса кирәк: ни әйтергә белмичә, телсез калып торды Аннары каптырып тоткан килеш үзенә таба тартып һәм булдыра алса күземә керердәй булып
— Ничек, ничек? Яле. кабатла әйткән сүзеңне?— диде.
- Кат кат сөйләргә мнн сиңа хатын кыз тугел. Әйдә, сүзен булса әйт тә. керик! ' J
Кая керик? Ничек инде ул «керик»! Юк. егет, беркая да кермисең син хәзер Менә болай итәбез дә!. — дип ул минем яңакка китереп сукты. Хәзер син беркая да тукталмыйча, үзегезнең Зәңгәрлегезгә кайтып китәсең И бүтән беркайчан да — әйбәтләп ишетеп кал: беркайчан да! Халисә янына якын килмисең! Әгәр килсәң — миңа үпкәлисе булма! Мин синнән кәтлит ясыйм ул чакта. Ишеттеңме?
Ишетүен ишеттем, ләкин җавап бирмәдем. Чөнки авыз-борынымнан кан киткән, күз алдымда очкыннар уйнаклый иде.
Шушы хәлдә клубка керүдән мәгънә юк. Халисә алдында адәм хурлыгына калу гына булыр иде.
Салкын кар куеп торып.борын канавын туктаттым да. шул Габдулланы селкеп салырлык көчем булмаганга уфтанып, бөтен дөньясын каргап, хәтта клубта калган Рафнкка да әйтеп тормыйча, үзебезнең авылга кайтып киттем
Кортикка кызыгып...
1954 елның март аенда безне, унынчы класста укучы малайларны, военкоматка дәшеп комиссия үткәрделәр. Шунда кемнең кайсы төр гаскәрдә хезмәт итәргә теләве белән дә кызыксындылар. Мин. әгәр сәламәтлегем ягыннан туры килә торган булсам, хәрби диңгез училищесына укырга китәргә теләвемне әйттем.
Моңарчы минем диңгезче, бигрәк тә диңгез офицеры булу турында уйлаганым да юк иде. Киресенчә, семьяларыннан, бала-чагаларыннан, дус-иш. туган-тумачаларыннан аерым хәлдә ничек инде еллар буе гел диңгез өстендә яшәргә мөмкин икән, дип гаҗәпсенеп карый идем. Ә менә хәзер, ике дә уйлап тормыйча, диңгезче-офицер булырга язылып кайттым Ник алай?
Хикм-әт менә нәрсәдә. Әлеге комиссиягә барудан бер-ике ай гына элек Солтанга, туганнарына кунакка, хәрби-диңгез флотында хезмәт итүче бер офицер кайткан иде Шул чакта, комсорг буларак, мин ул лейтенантны үзебезнең класс укучылары белән очрашырга чакырдым Чөнки нәкъ шул айда безнең эш планында «Минем профессиям» дигән көн тәртибе белән комсомол җыелышы үткәрү каралган иде Килде теге лейтенант (кызганычка каршы, мин инде аның исемен хәтерләмим). Башта рус диңгез флотының искиткеч бай тарихын тасвирлап үтте. Аннары СССР хәрби-диңгез флотының хәзерге уңышлары, диңгезчеләр тормышы турында сөйләде Аның сөйләвенә караганда, илнең кораллы
Нигә читләтеп маташа
Ул мине селкеп куйды
— Нәрсә. Халисә янына дип килдеңме?
— Әйе
Ул кичне дөньяда миннән дә бәхетсез кеше булды микән?
Халисә белән ул кичне Габдулла ниләр сөйләшкәндер, араларында ниләр булгандыр — белмим Ләкин шунысын тәгаен әйтә алам: минем белән әнә шул «сөйләшүдән» соң ике көн үтүгә. Габдулла Халисәне урлап алып кайткан, һәм алар, язылышып, бергә тора башлаганнар иде.
көчләре арасында иң әһәмиятлесе — хәрби-диңгез флоты иде. «Ә киләчәктә аның роле тагын да үсәчәк, - диде ул,— Куәте артачак. Чөнки коры җир гаскәрләренә караганда, диңгез флоты гаскәрләренең маневр ясау мөмкинлеге зур. Алар тиз арада бер урыннан икенче урынга күчә, шулай итеп, дошманга көтмәгәндә уд^р ясый алалар...»
Аның үз һөнәрен шулай яратып, мактап сөйләве бер миңа гына түгел, классташ егетләргә дә ошады Хәтта безнең кызлар да сокланып, авызларын ачып тыңладылар. Халисәдән колак какканнан соң мин классташым Р.га гашыйк булган идем. Ул аеруча мөкиббән китеп, күзен дә алмыйча карап утырды аңа. Әгәр теге лейтенант, әйдә, киттек минем белән, дип ым гына какса да. укуын бетерми торып та шуңа ияреп китәргә әзер иде ул, минемчә.
Лейтенантның үзенә мин әллә ни шаккатмадым. Ә менә киемнәре миңа (унтугыз яшькә җитеп, өстенә юньле кием кигәне булмаган авыл егетенә) искиткеч нык ошады. Бигрәк тә бил каешына таккан кортигына кызыктым мин аның Бер генә дә җыерылган яисә бөкләнгән җире булмаган, үзенә тап-таман итеп тегелгән шул лейтенант киемнәрен киеп, аның әллә кайдан күренеп һәм ниндидер серлелек биреп торган кортигын тагып. Р. каршына килеп бассам — җир йөзендә миннән дә бәхетле кеше булмас шикелле иде Өстемдә юньле киемем булмаганга гына мәхәббәтемне аңлатырга куркып йөрим бит мин Р га Аның әтисе — авыл советы председателе. Әнисе — укытучы Р — аларның бердәнбер баласы Аңа әйбәттән әйбәтне генә кидереп йөртәләр Минем ише генә түгел, миннән шәбрәк егетләр дә сүз каткалап караганнары бар, ләкин берсенә дә исе китми. Дөрес, без аның белән болай әйбәт кенә сөйләшеп. дусф булып йөрибез Ләкин яратышу хакында аның берни дә сиздергәне юк Мин бик сиздерәсе дә — куркам. Ә менә теге диңгезче шикелле лейтенант булып кайтсам, ул чакта сөйләшеп карарга булыр иде! Ә болай Бер төндә бишәр тапкыр төшләремә керсә дә, яратам, дип үзенә әйтергә йөрәгем җитми. Төннәр буе утырып хатлар язам мин аңа. Иртән мәктәпкә баргач, һичнигә карамыйча, хатымны Р.га бирәм дип әзерләнеп куям Ләкин мәктәпкә барып, шул кызны күрү белән, әллә нишләп коелам да төшәм Мәгънәсез, юләр сүзләр язганмындыр шикелле тоела Мәктәптән кайткач ул хатны ертып учакка ягам да тагын, бу юлы инде шәбрәген язарга дип тотынам Икенче көнне тагын ертып ташлыйм Илле-алтмыш хат язып ертканмындыр инде шулай...
Ә менә диңгез офицеры булсам, болайлар итеп интегеп йөрүнең һич кирәге калмас, бер күреп сөйләшү бик җитәр иде Хәер, нигә «булсам» дип аһ орып үтырырга? «Тырышканда мин дә шул лейтенант укыган училищеда укып чыга .алам лабаса! һәм, бернигә карамыйча, «Укыячакмын да!» — дигән нәтиҗәгә килдем мин шул очрашу вакытында. Лейтенант укыган училищеның адресын юри бөтен класс алдында сорап, язып алдым Чөнки бу ниятемә Р ничегрәк каравын беләсем килгән иде Класс кызларының кайберләре, дөрес итәсең, Нәҗимов.дип сүз белән, кайберләре елмаюлары, күз карашлары белән минем теләгемне хуплауларын белдерсәләр дә, Р бу мәсьәләне бөтенләй игътибарсыз калдырды. Чөнки ул, дөньясын онытып, лейтенантка карап тора, аның бүтән беркемдә эше юк иде.
«Ярар, бик әллә кем булган булып торма әле. Мин менә шушы егет шикелле укып, лейтенант булып кайткач карарбыз; ул чакта ничегрәк бөтерелерсең икән минем тирәдә! — дидем мин күңелемнән.— Без дә бөтенләй үк төшеп калганнардан түгел Лейтенантка авыз суыңны корытып утырасың да бит, ләкин аның сиңа шаккатканы сизелми әле. Синең ишеләрне генә күргәне бардыр шул аның. »
Әмма мин уйлаганча булып чыкмады. Лейтенант та игътибар иткән икән Р.га
Очрашудан соң ул Р янына махсус килеп, берәр минут чамасы аның белән сөйләшеп торды. Аннары мәктәп ишегалдындагы интернатка ка
дәр озатып куйды Дөрес. берүзең генә түгел. Р.нын иптәш кызлары белән бергә . 1ӘКНН. мин бик яхшы сизеп торам: Р булмаган булса, үл башкалар өчен алан вакланып йөрисе кеше түгел иде,
. Комиссия үткәндә миннән:
Унны тәмамлагач кая бармакчы буласың?- дип сорагач, бер дә икеләнмичә ♦
Хәрби-днңгез училищесына' Диңгез офицеры буласым килә,— | дип җавап бирүем әнә шул вакыйгаларга бәйләнгән иде. <
Военком минем бу теләгемне бик хуп күреп
Вот молодец! Нам именно такие добровольцы нужны,— диде. £ Аннары кемне кая билгеләгәнне теркәп баручы секретарь кызга әйтте: £ Зоя. запишите парня в военно-морское училище.
Университетка!
Ә имтиханнарны тапшырып, кулыма өлгергәнлек аттестаты алганда 1 минем план тагын үзгәргән иде. Университетның татар теле һәм әдә- * бияты бүлегенә керергә дигән ныклы карарга килдем з
Моңарчы әдәбиятка алай ук исем киткән кеше түгел идем Про- < граммага кергән әсәрләрне, дөрес, укып барырга тырышам Әмма шун- = нан артыгына, кайта-килә йөргәнлектән, вакыт та калмый Аннары безнең авылда китапханә булмавы да минем матур әдәбият белән кызыксынып китүемә шактый зур тоткарлык ясаган булса кирәк
Ләкин чыгарылыш имтиханнары якынайган көннәрдә ныклап торып әдәбият белән кызыксына башладым Моның үзенә күрә сәбәбе дә бар иде Классташларым Роберт Әхмәтҗанов белән Мидхәт Миншиннар (8—10 классларда бергә укыдык без) көн-төн шигырь язалар Мәктәп газетасының һәр санында, район газетасы битләрендә инде сигезенче класстан бирле шигырьләре басылып килә Роберт Әхмәтҗанов шигырьләре исә «Ялкын» журналында һәм «Яшь ленинчы» газетасында да басы лып чыкканы бар. Мидхәт — Солтан малае. Роберт — Искеарышныкы. Искеарыш — Солтанга ун чакрым чамасы Шуңа күрә Искеарышныкы- лар безнең кебек көн саен авылларына кайтып йөрми, торып укыйлар. Роберт Мидхәтләрнең күршесендә үк тора. Алар үзара ярышып, көнне төнгә ялгап шигырь язалар Язган әйберләрен көн саен бер-беренә укыйлар Үзара фикер алышалар мактанышалар, бәхәсләшәләр, якалашырга җитеп тәнкыйтьләшәләр
Янгыр явып аяк астын бик нык пычраткан көннәрдә мин Солтан бабайларда куна калам. Үзем шигырь язу белән мавыкмасам да. шундый чакларда Мидхәтләргә барып, аларның Роберт белән шигырь укуын, әдәбият турында барысын да белеп, зурдан кубып сөйләшүләрен шаккатып тыңлап утырам Кави Нәҗми. Ибраһим Гази. Шәриф Камал. Фатих Кәрим. Һади' Такташ. Сибгат Хәким. Гали Хуҗи кебек, язучылар турында алар шундый итеп сөйлиләр, әйтерсең, әле кичә генә шулар белән бер табында утырып чәй эчкәннәр! Хәтта шуңа барып җитәләр, кайбер күренекле генә әдипләрнең әсәрләрен бөтенләй сүтеп, юкка чыгарып ташлыйлар. Аларның шулай барысын белеп, кыю кылануларына исләрем китеп утырам. Мин дә шушындый акыллы кешеләр белән укь|п йөргән булам бит. юләр, дип /земне үзем орышып куям
Мидхәт аеруча күп һәм шома яза. Без, гади укучылар, башыбызны күтәрмичә имтиханнарга әзерләнгән көннәрдә .Александр Невский турында ике калын дәфтәр тутырып шигъри повесть язган. Миңа аны укып чыгар өчен генә сәгатьтән артык вакыт кирәк булды Ә бит ул әлеге поэманы кайдандыр күчереп түгел, үз башыннан чыгарып язган! һәм ничек кенә язган әле! Ритмы да. рифмасы да коеп куйган шикелле бернинди кытыршылык юк. су урынына агып, юлы-юлга бәйләнеп кенә
бара. Дөрес, эчтәлеге ягыннан әллә ни яңалык күренми күренүен Тарих дәреслегендәге мәгълүматларга нигезләнеп кенә язылган. Ләкин бит алай язар өчен дә никадәр зур сәләт, тырышлык һәм түзем булу кирәк.
Шаклар катам Мидхәтнең шул кадәр зиһенле булуына Мин тәүлегенә унсигезәр сәгать әзерләнеп тә.имтиханда тарихтан нибары «дүрт»ле алдым Ә ул. шул көннәрдә шигъри повесть язу белән җенләнеп йөреп' тә.«биш»ле алып чыкты.
— Молодец, Миншин!— дип. тарих укытучысы Габдулла абый мактап калган әле үзен.
Ә бит Габдулла абыйдан мактау сүзе ишетү — абага чәчәк атканын күрү белән бер бик бәхетле кешеләр генә лаек була аның мактавына Мин үзем, мәсәлән, өч ел уку дәверендә бер тапкыр да аннан шул сүзне ишетә алмадым.
Роберт күп язмый. Аның язганнары Мидхәтнеке кебек үк шома да булмый ритм-рифмаларында аксап-аксап киткән урыннары, бер үлчәү белән язып килгәндә кинәт икенче үлчәүгә күчеп куйган чаклары шактый еш очрый.
Нәкъ менә шул ритм-рифма мәсьәләсендә Роберт белән Мидхәт үзара бәхәсләшеп алгалыйлар. Мидхәт шигырь ансат укылырга, су урынына агып барырга тиеш дип саный. Үзе дә шулай язарга тырыша
Роберт — шигырь шома укылырга, бер уку белән укучы күңеленә сеңеп калырга тиеш икәнен шулай ук инкарь итми. Ләкин ул беренче урынга шигырьнең формасын (безнеңчә әйтсәк, киемен) түгел, бәлки эчтәлеген — ягъни шигъри фикерне куя. Әгәр синең әсәреңдә укучы өчен яңа шигъри фикер юк икән, ничек кенә шома язсаң да. ул чын мәгънәсендә әйбәт әсәр була алмый, матур кием киендереп куйган җансыз кур-чак шикелле булып кына кала, ди. Үзенең шул сүзләренә мисал итеп, бик шома яза торган, ләкин әсәрләре жанга барып житми. күңелне дулкынландырмый торган берничә шагыйрьнең шигырьләрен укып күрсәтә. Ә фикерле, укучы күңелендә хис уята торган шигырьләргә мисал итеп, укылышы ягыннан бик алай шома булмаган, әмма шигъри фикере ягыннан тәэсирле, хиинырг- мәҗбүр итә торган Тхкан. Дәрдмәнд. Такташ шигырьләрен яттан сөйләп китә Ул үзе дә. аңлы рәвештә, беренче хрынга шигъри фикерне чыгарып, шул фикергә муафыйк форма табу юнәлешендә эш итә.
Миңа Мидхәт тә. Роберт та якын Алар минем өчен әдәбият укытучысы Хәнифә Вәлиулловна кебек үк зур авторитет. Өстәвенә. Хәнифә Вәлиулловна мәктәп директоры да. Үзе өчен генә түгел, мәктәптәге барлык укучылар һәм укытучылар өчен дә җаваплы бит ул! Утызлап укытучы. алты йөзгә якын укучы бар мәктәптә. Аннары килеп, мәктәпнең бар хужалыгы аның өстендә Жәйгә чыкса — утын, ремонт артыннан йөрисе. Кышка керсә — өлгереш, йөреш, колхозда кар тоту һәм тагын шуның ише нәрсәләр санап бетергесез бит ул.
Әдәбиятка җитди итеп карау һәм аның һәр темасын укып, үзләштереп барырга тырышуым да. фәннең үзен яратудан бигрәк. Хәнифә Вәлиулловнаны хөрмәт итүгә бәйләнгән иде Шуның өстенә миңа гажәеп талантлы һәм бәхетле булып күренгән, җитмәсә әле мине үзләренә иш итеп йөргән классташларым Мидхәт белән Роберт та, әйдә. Вакыйф, университетның татар теле бүлегенә керәбез, безнең татар халкына язучылар гына түгел, язучылар язган әсәрләрне укытырга әдәбият укы-тучылары да кирәк, дип әгъвәләп тә торгач, мин хәрби-диңгез училищесына бармаска, университетка кереп карарга булдым
Болай эшләвемнең тагын бер сәбәбе бар. Теге лейтенант киткәннән соң. Р аның белән хат алыша икән, дип сөйли башлаганнар иде. Болай булгач.' офицерлыкка укып йөрүдән мәгънә юк. барыбер минем укып чыкканны көтеп тормас ул кызый. Училищега керүдән гайрәтем шуңа да чиккән иде.
Югары уку йортларына укырга керергә гаризалар кабул ителә баш
лау белән, Мидхәткә ияреп барын. Казан университетына гаризамны биреп кайттым һи, җүләр, әгәр алай-болай имтиханнарны әйбәт кенә тапшырып, шунда укырга кереп булса, училище ише генә булачакмы сон? Ленин тикле Ленин укыган университет бит ул!
Аннары шунысы да бар; моңарчы безнең авылның бер генә кешесе 1 дә укыганы юк нде әле ул университетта Аягына чабата, өстенә бишмәт киеп үскән һәм Зәңгәрле авылының тар гына урамыннан чыккан ятим * бер малай бер дә бер көнне кесәсенә университет студенты билетын ты- гып. Ленин урамындагы Ленин университетында укый башласа — начар < булыр идемени?! г
Искә алырга да куркыныч: кемнәрне генә күрмәгән ул универси- £ тетның диварлары! Бер Лобачевский үзе генә дә ни тора!
Дөрес, университетта конкурс зур була диләр. Укырга алганда им- = тихан нәтиҗәләрен генә түгел, моңарчы берәр җирдә эшләү-эшләмәвен- * не дә исәпкә алалар икән. Беренче чиратта әтиләре сугышта үлгән, = үзләре заводта яки колхозда эшләп килгән, армиядә хезмәт итеп кайт- кан кешеләрне алалар, ди. *
Ул яктан караганда, минем укырга эләгә алу ихтималы бик чамалы. * Әтием сугышка кадәр үлгән. Эш стажым юк. Дүртенче классны бетер- * гәч ике ел колхозда эшләдем дә бит. ләкин ул стажга теркәлмәгән. = Аттестатымдагы билгеләр дә Мидхәтнекеннән кайтышрак.
Шулай да өметемне өзмим әле. Ныклап торып имтиханга әзерләнә < башладым. Казанга, Ленин укыган җиргә укырга керәм дигәч, әни дә. °
— Тырышып кара инде алай бик ашкынгач,- дип гомерендә беренче тапкыр фатиха бирде
Ул елны июльнең унбишләрендә уракка төштеләр. Авылның бала- чагасыннан алып карт-корысына тикле иген эшендә. Ә мин, әзмәвердәй егет, өйдә ятам. Миңа оят. миңа бик уңайсыз. Шуңа кеше күзенә бик • күренмәскә тырышам. Өйалдындагы сәкебезгә сузылып ятам да көннәр буе укыйм да укыйм Ярый әле өйалдыбызның идәне — җир идән. Көн ничек кенә кызу булганда да тирләтми-оетмый, җир салкыны бәреп тора.
Председатель Мөбин абый башка чакта минем укуыма каршы түгел. киресенчә: «Укы, энем! Укысаң, әрәм булмассың»,— дип хуплап тора иде. Инде менә анын белән дә сүзләнеп алдык. Берәр атнага гына булса да, кырдан ындырга көлтә ташырга кушмакчы иде. бара алмыйм дигәч, чынлап ук үпкәләп, хәтәр орышып чыгып китте.
Мин аның хәлен аңлыйм: бер кешене бишкә бүлә торган чак. Ләкин әзерләнмичә дә булмый. Университет диләр бит аны! .
Шул ук вакытта, әзерләнеп-әзерләнеп тә. керә алмыйча кайтсам, нишләрмен дип тә куркам. Әллә кем булып, колхоз эшенә дә чыкмыйча яткан иде, барыбер шайтаныма да китә алмады, дип көләрләр шикелле тоела.
Университет белән, булачак укытучылар белән таныша торыйк дип. Мидхәт белән июльнең егерме җидесендә үк Казанга киттек.
Юк, булмады!
Алты фәннән имтихан бирәсе иде. Университетка эләгер өчен егерме сигез балл җитә, бер-ике кеше егерме җиде балл белән дә үтәчәк икән, дип сөйлиләр. Мин инде биш имтихан бирдем. Ике айга якын тырышып әзерләнү үзенекен иткән; куркыбрак кына башласам да, алган билгеләрем зарланырлык түгел. Рәхмәт инде имтихан алучы укытучыларга өс-башың сәләмә, авыл малае дип тормыйлар, җавабыңны әйбәт биргәч, билгене кызганмыйлар икән. Шулай ук шәп киенгәнгә дә артык исләре китми. Әнә, берәүгә, өр-яңа костюм кигән, муенына артистларча бантик таккан, ялык-йолык итеп торган кара лаклы ботинка кигән булса да, татар теленнән «дүрт»ле. ә язмасыннан гел «өч»ле үк куеп чыгарганнар
Минем, шөкер, рус телендәге сочинениедән башка «дүрт»ле алганым юк әлегә. Хәтта мәктәптә укыганда «дүрт»ледән югары билге алмаган тарихтан да «биш»ле куеп чыгардылар. Имтихан алучылары кемнәр диген әле син: берсе—профессор Данилов, икенчесе — доцент Me- хәммәдьяров! Минем өчен иң куанычлысы шул булды: «биш»лене нәкъ . менә профессор Данилов куйдыртты миңа. Югыйсә «дүрт»ле куярга ча-^ малап торалар иде. Профессорның әйткән сүзләре әле дә хәтеремдә: 1
— Парень кажется надежным. Думаю, не подведет,—диде ул.
Ә бит шул ук профессор тәкъдиме белән унбиш кешегә «ике»ле куеп чыгардылар ул көнне.
Шулай итеп, биш фәннән егерме дүрт балл миндә. Тагын бер имтиханым гына калды. География. Географияне мин мәктәптә дә ярата идем. Дөньяда нинди илләр, нинди җирләр, нинди кешеләр барын белү, минемчә. һәркем өчен кызыклы булырга тиеш.
Соңгы имтихан булгач, һич югы «дүрт»ле алырга кирәк дип, географиядән аеруча тырышып әзерләнергә тотындым. «Дүрт»ле алсам — утыз мөмкинлектән егерме сигез балл җыячакмын. Ә егерме сигез балл җыйган кешеләр беренче чиратта кабул ителә, дип сөйлиләр.
Имтихан бирә башлаганда йөз утызлап кеше идек, соңгы имтиханга нибары утыз тугыз калдык. Ләкин утыз тугызы да аз түгел: шуларнын ундүрте төшеп калырга тиеш, группага нибары егерме биш кеше генә алалар. Дөрес, ул утыз тугыз арасында егерме өч, егерме ике. хәтта , егерме бер баллылар да бар Шулай булгач, бер яктан ышаныч бар кебек минем.
Ләкин күңел нигәдер бик нык борчыла. География дәреслеген инде тоташтан «ятлап» бетердем диярлек. Өстәмә материаллар да байтак укыдым. Имтихан буласы көнне төнге сәгать өчтән торып, тагын бер кат дәреслекне күздән кичереп чыктым.
Мидхәт, гадәтенчә, беренче төркем белән керде имтиханга һәм икенче кеше булып тапшырып та чыкты.
— Ничек сон, Мидхәт? Имтихан алучы бик каты тинтерәтмиме?
Мидхәт иреннәрен киң җәеп, рәхәтләнеп көлеп куйды:
— Ничек дип, шул инде, җавабыңны яхшылап бирсәң, берни түгел. Миңа, мәсәлән, өч сорауның берсенә дә ахырына кадәр сөйләттер- мәде: сөйли башлау белән туктата килде дә «отлично» куеп чыгарды. Ә менә миннән алда җавап биргән Флүсне, сораулар биреп, байтак талкыды. Минемчә, кыю булганны ярата ул. Беләсеңме-юкмы, каушап калмаска. ышанычлы итеп сөйли башларга кирәк. Ничава, Вакыйф, курыкма, кыю тот үзеңне. «Дүрт»тән дә кимгә бирмисең инде син аны. Мин сине беләм бит. Бар кер инде, бар!
Ул шулай дигәч, әллә тәвәккәллим микән дип талпынып та куйган идем. Ләкин күңел түрендә ниндидер үзем дә белми торган курку, өметсезлек бар, шуны һич җиңеп булмый иде Шуңа сабыр итәргә булдым. Чөнки иптәшләрнең нинди билгеләр алып чыкканын беләсем килә иде.'
Ләкин бик соңга калырга да ярамый: имтихан алучының арып, кәефе китүе, аннан-моннан гына тыңлап, «өч»ле куеп чыгаруы да бик ихтимал! Нинди билге куйса да.беркем бер сүз әйтә алмый аңа.
Тәвәккәлләп, утыз дүртенче кеше булып, мин дә кердем. Кайсы билетны алырга белмичә, каушап калдым. Ничә имтихан тапшырып, бер тапкыр да болай булганым юк иде: бизгәк тоткан кешенеке шикелле, бөтен гәүдәм калтырый. Минем куркып торуымны профессор Булыгин да сизеп алды һәм, ризасызлык белән:
— Берите, берите билет! Не дрожите как осиновый лист!— дип куйды.
Шуннан соң мин бөтенләй коелып төштем: «Бетте баш, болай булгач: әзерләнмичә килгән имтиханга, шуңа шушылай калтырый бу малай, дип уйлады инде бу!»
Билет алып, әзерләнү өстәле артына барып утыргач, күңелгә азрак җылы кереп китте. Калтырануым да туктады. Унсигезенче билет эләккән иде Билеттагы сорауларның өчесе дә таныш, өчесенә дә әзерләнеп тормыйча да жавап бирә алырлык иде
Следующий? диде профессор, әзерләнеп утыручыларга ваемсыз гына карап. *
Аудиториядә миннән алдан кергән дүрт кеше бар иде. Берсе дә < чыгарга ашыкмады Булыгннның соравын ишетмәгән атлы булып, баш- < ларын аска иеп. өнсезләнеп утыралар Ә миңа әзерләнеп торырга ки- 5 рәкми: барысын да беләм Соңгы сорауга бирәсе жавап исә, нәкъ дәреслектә язылганча, бөтен тексты белән күз алдымда тора иде. Тик “ шуны русчага күчереп сөйләп кенә бирәсе
Кирәк бит шулай булырга: әле имтиханга«керер алдыннан гына * дәреслекне актарып утырганда «Пассатлар һәм муссоннар» дигән те- s мага күзем төшеп, шуны тагын бер тапкыр укып чыккан идем. Билеттагы сорауның берсе — шул
Шуңа күрә, һич икеләнеп тормыйча, кулымны күтәрдем дә: х
— Җавап бирергә мөмкинме? — дидем. е
Профессор миннән моны көтмәгән иде булса кирәк: күзлеген бер 3 салып, бер киеп, гаҗәпсенеп карап торды да әйтте: *
— Нәрсә, әзерләнмичә генәме? 2
«Нигә әзерләнмичә булсын, мин өйдә әзерләндем!»— дип әйтәсе булгандыр миңа Ә мин, юләр, алдын-артын уйлап тормадым:
— Миңа әзерләнеп тору кирәкми, болай да беләм!— дип ычкындырдым
Профессор миңа ышанычсыз итеп, мыек астыннан елмайды:
— Ну үзеңә алай бик ышанасың икән, әйдә, сөйләп кара.
Чыктым. Ышанып чыктым Курку-каушау дигән нәрсәнең эзе дә юк Чөнки, бердән, һәр өч сорауга да жавап бирә алам. Икенчедән, имтихан алучының миңа нигәдер шикләнеп каравына җенем кузгалып, шуңа батыраеп киткән идем: «Тыңлап кара алай булгач. Башың булса, үзең чамаларсың шуннан минем ничек белгәнне!»
Кыю гына итеп тотындым беренче сорауга җавап бирергә. Утыра профессор Булыгин тыңлап. Ләкин йөзенә карап берни белеп булмый: канәгатьме ул минем җавап бирүдән, юкмы? Әйтерсең, мин аның өчен түгел, имтиханга әзерләнүче иптәшләрем өчен сөйлим
Әмма, тыштан шулай битараф күренсә дә, тыңлап утыра икән үзе. Мин әле беренче сорауга җавапның яртысын да сөйләп бетермәгән идем, икенче сорауга күчәргә кушты. Анысында Грузия ССРның файдалы казылмалары һәм промышленность үзәкләре хакында сөйләргә диелгән иде. Монысы да минем өчен авыр сорау түгел: ул елларда Чиатура, Тквибили, Ткварчили кебек чимал һәм промышленность үзәкләре турында газеталарда да күп сөйләнелә, дәреслектә дә шактый тулы язылган иде. Тик менә русча сөйләве генә читенрәк. Шулай да, кулымнан килгәнчә тырышып, бу сорауга да җавап бирә башладым Берәр минут сөйләгәч, Булыгин минем сөйләүне бүлеп:
— Ә хәзер әйтегез әле, Чувашстанның Комсомол районында төзелеп ята торган ГЭСның җегәре күпме? — диде.
Тигез юлдан чабып барганда, кинәт упкын буена килеп чыккандай, шып тукталып каушап калдым Ул сораган ГЭСның җегәрлеген генә түгел, андый электростанция төзелүен дә ишеткәнем юк иде
Бәлки аңа шулай дип турыдан-туры әйтергә кирәк булгандыр Ләкин мин, алай дип әйтсәм үземнең наданлыгымны күрсәтермен, Чуваш- станда андый станция бардыр, дип уйладым да:
— Биш мең киловатт!—дип җавап бирдем.
Каптырдым бит үзеңне, дигән шикелле итеп, Булыгин канәгать елмаеп куйды;
— Ай-яй, шәп фантазер икәнсең син, егет! Ә бит Чувашиядә андый ГЭС бөтенләй юк.
Мөгаен, миңа шунда дәшми генә калырга да, башны иеп, тегенең ләззәтләнеп көлеп туйганын көтеп торырга кирәк булгандыр. Ә мин тоттым да:
— Булмагач, нигә бутап, кешенең башын катырып торасыз соң1 аны?— дип ычкындырдым.
Көлүеннән шундук туктап, профессор усал итеп карап куйды. Ләкин аны-моны әйтмәде. Әйбер тыгылган сыман, тамагын кырып кына куйды да:
— Ярый, өченче сорауга күч! —диде.
Инде әйткәнемчә, дәреслекнең пассат һәм муссон жилләре хакындагы тексты тулысы белән минем күз алдымда тора иде. Нәкъ шунда язылганча, чатнатып сөйләп алып киттем мин моңа. Әмма, яртысын да сөйләргә өлгермәдем, тагын бүлдерде теге:
— Юк, алай түгел. Теманы өйрәнмәгәнсең! — ди.
Бәлки ул юри, мине сынап карар өчен генә шулай дип әйткән булгандыр Ихтимал, миңа: «Безгә шулай дип укытканнар иде мәктәптә»,— дияргә кирәк булгандыр. Ләкин мин, юләр баш, аны-моны уйлап тормадым.
— Юк, мин теманы бик дөрес сөйлим! Ышанмасагыз, әнә, алдыгызда яткан дәреслектән укып карагыз! — дидем.
Мин, беркатлы авыл малае, «Каяле, карыйк әле алайса»,— дип китапны ачып карар дип көткән идем. Ләкин Булыгин минем сүзгә игътибар да итмәде Нишләтергә икән бу үзсүзле мокытны, дип булса кирәк, беркавым миңа карап, уйланып торды да, тотынды сораулар яудырырга — чыда гына!
Әлбәттә, барысы да географиягә кагылышлы сораулар иде алар. Ләкин урта мәктәп бетереп килгән авыл малаен батыру профессор кешегә ни тора инде ул?
Шулай да бирешмәскә тырышам тегеңә. Сорауларының күбесенә җавап биреп барам. Ниһаять, ул да арыды булса кирәк: көн артык эссе булмаса да, кулъяулыгын чыгарып, бит-муен тирәләрен сөртте. Аннары өстәлдә яткан авторучкасын алды да:
— Әзерләнмичә генә сөйләргә тотынгач, мин сине бөтенләй укымыйча килгән бушкуык дип уйлаган идем Шулай да «өч»лелек беләсең икән географияне,— дип билге куеп чыгарды.
Миңа хәзер университетка эләгү турында уйларга да ярамый, чөнки минеке кебек егерме җиде балл белән тик ике генә кеше кабул ителәчәк.
_ Мидхәт дустым киңәше белән пединститутка барып карауның да файдасы булмады Анда үзләрендә егерме биш балл җыйган кешеләрне кабул итсәләр иттеләр, университеттан килүчеләрне алмадылар.
Роберт дустымның хәлләре ничек икәнен сорашмакчы булып, институтта эзләштергәләп карасам да. табып булмады. Кабул ителгән студентлар исемлеге әле эленмәгәнлектән. аның укырга керә алу-алмавы шулай ук билгеле түгел иде.
Ә миңа, шырпы ящигыннан үзем ясаган фанер чемоданымны күтәреп. авылга кайтып китүдән башка чара калмады. Казанда берәр эшкә урнашып калыр өчен, торыр урыным да, танышым да юк. Аннары килеп, бер тиен акчам калмаган иде. Шуңа җәяү кайтырга булдым. Йөрмәгән юл түгел Үгез җигеп тә, ат җигеп тә килгән бар Казанга.
Кузгалуын кузгалдым, ләкин Казанны чыгып җиткәнче үк туктап ял итәргә туры килде Авырлыгы әллә ни булмаса да, чемодан бик уңайсызлый: кулга тотып барсаң — кул тала, иңгә куйсаң, бөкрәеп барып. муен авырта...
Мин Колай совхозына килеп җиткәндә, сәгать ун тулган иде инде. Ә бит Колайдан соң тагын кырык биш чакрым җир үтәсе бар әле. Дөрес, авылга кайтырга ашкынып тормыйм Кайтып авыл халкы күзенә
күренүләре җиңел булмаячак. Минем кая киткәнне бөтен авыл белеп калды ич. Кайту белән «дупрусларга» тотыначаклар. Иң элек председатель Мөбин абый «Ну, ничек, булдымы, энем?» — дип килеп җитә- чәк. Булмады дигәч, аның ни әйтәсен алдан ук белеп торам: «Әйттем бит мин сиңа, анда синең ише авыл малайларын бик үткәрмиләр, лутчы колхозда гына эшлә, дип! Имтиханга әзерләнәм дип, җәй буе колхоз * эшенә чыкмыйча, бердән, күпме вакытыңны бушка үткәрдең.Икенчедән. У никадәр хезмәт көне эшләүдән коры калдың. Быел икешәр килодан бү- < ләргә торабыз, ким дигәндә дә тугыз-ун пот икмәк алган булырыең»,— s днячәк ул. Г
«Безнең авылдан да берәр укымышлы кеше чыгар мәллә дип йөргә- ш нием. Юк икән, син дә өметне аклый алмагансың икән, егет!» — дип, = мыек астыннан гына елмаеп, аннары Әхмәтгали абый киләчәк... *
Анысы шулаен шулай, ләкин барыбер кайтырга кирәк. Тамак тә- х мугъка кертә, ди. Ә минем кичә кичтән бирле авызга валчык та алганым юк иде. Колайда берәр йортка кереп, берәр сынык икмәк сорап карыйм * микән әллә дигән уй күңелемә килсә дә, тәвәккәллегем җитмәде. Бәлки, > юл. буенда сугылмаган борчак чүмәләсе очрар, шунда туктап борчак 1 ашарга булыр дип өметләнеп килә идем. Әгәр инде очрамаса, алда Шәле авылы булачак, шунда барып җиткәч соранып карармын дигән идем... з
Юлдагы очрашу
Мишә күперен үтеп, күп тә китмәдем, арттан автомашина килгәне ишетелде. Утыртуына өметем әллә ни булмаса да, кулымны күтәрдем. Якынрак килгәч аның Корноухка почта ташый торган машина икәнен абайладым. Ләкин бу мине куандырмады. Чөнки почта машинасының әрҗәсенә кеше утыртмыйлар Ә шофер янында һәрвакыт кем дә булса утырган була. Бу юлы да шофер үзе генә түгел, аның янында бик чибәр бер кыз утыра иде.
Шулай да минем турга килеп җиткәч машина туктады. Сөенеп, кабинаның пассажир ягы ишегенә үрелгән идем, якын киләсе булма, дигәнне аңлатып, шофер йодрык күрсәтте. Аннары кинәт бик төче елмаеп, янында утырган кызга нидер әйтте. Тегесе бик җитди иде, шофер әйткәнгә риза булмавын белдереп һәм ачуланып баш какты. Шоферга бу хәл ошамады: секунд эчендә кызарып-бүртенеп чыкты да, пассажир ягы ишеген каерып ачып:
— Все, бетте! Бар, алайса, җәяү топай! — диде.
Ләкин чибәр кыз югалып калмады: кечкенә чемоданын тотып, кабинадан сикереп төште дә:
— Син идиот белән рәттән утырып кайтканчы, җәяү кайтуым мең артык!—дип горур атлап китеп барды.
Мин, болар арасында ни булганын аңларга теләп, ләкин һични аңлый алмыйча, шаккатып калган идем. Шул арада шофер кабинасыннан башын тыгып:
— Ә син, егет, әйдә, утыр! —диде.
Миңа теге кызның үзен генә калдырып китү кызганыч иде. Шофер аны .минем аркада төшереп калдыргандыр, мин кул күтәрмәгән булсам, ул аны Корноухка кадәр алып кайтыр иде шикелле тоелды. Аннары килеп, шоферның кыяфәт тә бик үк иманлы түгел: җиз табак шикелле түгәрәк йөзле, җәлпәк борынлы, бәләкәй соргылт күзле һәм гәүдәсенә тоташып үскән муенсыз башлы, кырык яшьләрдәге бер ир иде ул. Шуңа мин башта аның машинасына утырырга теләмәгән идем. Ләкин чемоданым авыр һәм күтәреп барырга уңайсыз икәнен уйлап, аннары карыным да бик ачканга күрә, утырырга булдым. Мин утыргач, бәлки, кызны да утыртыр дип тә өметләнгән идем. Шуңа күрә:
— Хатын-кызның берүзен япан кырда калдырып китү ару түгел бит! — дип әйтеп караган идем...
— Шул кирәк аңар! — диде шофер, бик нык ачуланып. — Ә син, әгәр аны бик кызганасың икән, пажалысты, төшәсең дә каласың!
Рәхмәт ул усал кешегә! Әгәр шулай дип әйтмәсә, мин тәки аның белән китеп барган булыр идем. Биш-алты сәгатькә өйгә алданрак кай* тыр идем Ләкин шул мокытлыгым өчен әле хәзергәчә үкенеп, үземне- үзем орышып яшәр идем. Ярый әле, кимсетергә теләп, ул шофер миңа үземнең ялгышымны төзәтергә ярдәм итте.
— Әйе, кызганам мин аны! Туктат машинаңны!—дидем дә төшеп калып, теге кыз килеп житкәнне көтә башладым.
— Рәхмәт сезгә,— диде ул, килеп житкәч. — Әгәр шул хайванга утырып китсәгез, бу дөньядагы егетләр затына ышанычым калмый иде
Без сөйләшеп киттек. Корноухтагы механизаторлар мәктәбенә укытучы булып эшкә килеше икән. Быел гына авыл хужалыгы институтын тәмамлаган.
«Димәк, миннән ике генә яшькә олы булып чыга икән>,— дип уйлап куйдым мин. — Үзе инде югары белемле һөнәр иясе. Минем ишеләрне укытачак. Ә мин менә укырга керә дә алмыйча кайтып киләм!»
Ләкин бу уйларымны аңа әйтергә ярамый иде
Үземне егетләрчә тотарга, хәсрәтемне сиздермәскә кирәк иде. .
— Корноух мәктәбендә егетләр генә түгел, икешәр-өчәр балалы» ир-атлар да укый анда. Аларны тыңлата алырсызмы икән соң?—дидем, уенын-чынын бергә кушып
Ир-ат арасында эшләү кыз балага кайда да жиңел түгел ул. Ләкин өлешеңә тигән көмешең шул булгач ни эшләмәк кирәк? Түзәргә туры килер инде.— диде юлдашым, олыларча акыллы итеп.
— Шулай инде анысы Гафу итегез, кайчаннан сөйләшеп киләбез, ә мин сезнең исемегезне дә белмим.
— Үзегез дә әйтмәдегез ич әле. Башта егетләр әйтә торган иде
— Вакыйф дип йөриләр мине.
— Ә миңа Кифая дип эндәшә аласыз.
— Кызык, бер дә ишеткәнем юк иде мондый исемне. Кай якныкы сез, Кифая?
— Аксубай районыннан.
— Мишәр кызы икәнсез алайса. Ләкин сөйләшегездә мишәрлекнең исе дә юк!
Каян беләсез бездә ничек сөйләшкәннәрен? Барганыгыз юктыр бит? |
— Бездә Аксубай ягыннан бер укытучы бар иде. Узган ел пенсиягә I чыкты «Кабәм», «атәм» кебек мишәр сүзләрен иң аз дигәндә дә дәрес вакытында өч-дүрт тапкыр ычкындырмый калмас иде. Ә сез гел безнеңчә сөйләшәсез икән.
— Нигә, сезгә ошамыймы әллә?
— Аннан әйтүем түгел Ошый, ник ошамасын Ләкин, минемчә, кеше үзенең туган ягы сөйләшен онытырга тиеш түгел.
Кифая гажәпсенеп, чем-кара күзләрен текәп, миңа карап куйды.
— Сез гел шулай кешегә акыл өйрәтергә яратасызмы?
— Андый житешсезлегем бар шул. кызганычка каршы,—дидем мин Үземне хаклы санасам да, бәхәс ачып, араны бозасым килмәде.
Әле ун-унбиш минут элек кенә ничек кайтып җитәрмен дип борчылып килгән кеше, хәзер миндә ару дигән нәрсә дә, ашыйсы килү дә онытылган иде Мин хәзер чемоданның авырлыгын бөтенләй тоймыйм да.. Язмыш үземне менә шушы Кифая исемле кыз белән очраштырганга куа-4 нып бетә алмыйм һәм кайтасы юлыбызның утыз биш километр гына түгел, йөз утыз биш километр булуын тели идем. Чөнки миңа бу кыз белән рәттән атлап бару искиткеч рәхәт. Әгәр риза булса, мин аның үзен дә күтәреп кайта алыр шикелле идем Киң итәкле, кыска жиңле, бизәкле
зәнгәр ситсы күлмәге дә, малайларныкы шикелле итеп кистерелгән дулкынланып торган кара бөдрә чәчләре дә. аягындагы зәңгәр брезент түфлиләре дә үзенә искиткеч килешеп тора иде аның Ул шундый җиңел атлап бара, әгәр ныграк итеп талпынып куйса, кулларын канат итеп
I очып ук китәр шикелле иде.
* Мин онын очып китүен теләмим Минем анын белән сөйләшеп рәт Г тән барасым килә, ләкин нәрсә турында сөйләшергә икәнен белмим ч Ни генә сөйләсәм дә. ака ошамас, көлкегә калырмын дип курка илем S Карагыз әле, Кифая, үзегез Корноухка эшкә барам дидегез, s ә үзегез бәләкәй чемодан белән генә киләсез Кием-салым, урын-җир * әйберләрен каян алырсыз икән соң? —дидем мин, ни тырышып та.шун- “ нан әйбәтрәк фикер башыма килмәгәч. х
—- Ә миңа әле аларның кирәге юк. Башта барып, эш шартларын, * торыр урын мәсьәләләрен белешәм Ошаса - күз күреп анда *
— Ә ошамаса? ,г 1 ’
Ул чакта борылып китәм дә барам. Без — агрономнарга бүтән '■ районнарда да эш бетәсе түгел. Казанга якын булганга гына ризалаштым > мин Корноухка х
— Ә сезгә Казанга якын булу нигә кирәк соң? ®
— Ирем Казанда. ' г =
Шушы яшь кенә кызның кияүдә булуы бик сәер иде. *
Г «Нигә шул тикле ашыгып чыктың? Кыз булып үз иркендә яшәп калыр- - га иде азрак»,— дип әйтергә дә теләгән идем Кешегә акыл бирү килешмәс дип, кире уйладым.
— Ә нигә икегез бергә кайтмыйсыз соң Корноухка?
— Аны аспирантурада калдырдылар
— Нинди уку йорты тәмамлаган иде?
— Университет.
«Ах, университет!»
— Аспирантурада да шунда укыймы?
• — Әйе.
— Нинди фән буенча?
— Биология.
— Аспирантура тәмамлагач кем була инде ул?
— Диссертация яклый алса, я университетта укытыр, яки фәнни тикшеренү институтында эшләр
— Безнең кебек авыл малае түгелдер инде ул, алай булгач?
— Без аның белән икебез бер авылдан.
Бар бит дөньяда бәхетле кешеләр! Авылдан килеп аспирантурага г эләккән диген, ә? Ә мин менә укырга да керә алмыйча кайтып киләм. Бик 1 башлы, бик булдыклы кешедер инде ул. Югыйсә шушындый чибәр кыз га өйләнә алмас иде. Чибәр кызлар бик сайланучан була бит алар. Әнә безнең классны тәмамлаган Р.ны гына ал. Кемнәр генә йөреп тә кара мады артыннан. Ә ул берсенә дә шаккатмады. Теге диңгезче офицер белән хат алыша башлаган икән дип сөйләделәр сөйләвен. Анысы да ни белән бетәсең кем белгән? Р. үзе документларын Арча педучилищесына биргән диделәр. Мөгаен, шунда китеп баргандыр инде. Дөресен генә әйткәндә, миннән акыллырак булып чыккан ул. Югары уку йортына керәм дип хыялланып йөрмәгән: үз хәлен үзе чамалап, кулыннан килердәй. булдыра алырдай җиргә киткән. Училище тәмамлап та менә дигән итеп укытып йөриләр бит әле. Ә Р.ның укытучы булырга бөтен мөмкинлекләре бар: кирәк чакта матур итеп елмая да, кирәк булганда ачуланып, кешене тиешле урынына утырта да белә. Кыюлыгы да җитәрлек. Димәк | укучыларның үзләре белән генә түгел, әти-әниләре белән дә аяк терәп , сөйләшә алачак... , „ .
Әнә шулай уйланып, үземне-үзем тиргәп барганда. Кифая кинәт кенә сорау.биреп, сискәндереп җибәрде:
— Сез^миннән сорашасыз да сорашасыз, Вакыйф, ә үзегезнең кая барышыгыз соң?
— Авылга кайтып килүем.
— Кайдан?
— Казаннан,—дидем мин һәм. ник барган идең дип ул сораганчы, үзем әйтергә ашыктым.— Йомырка сатарга барган идем.
— Барганда да шушылай җәяү бардыгызмы?
— Юк. пароход белән. Я
— Нинди пристаньда утырасыз сез пароходка?
— Балык Бистәсендә.
— Еракмы ул сезгә?
— Егерме ике чакрым
— Әллә ни ерак түгел икән. Ә нигә кайтканда да пароход белән генә кайтмадыгыз?
Билет алырга акчам булмады дип әйтә алмыйм бит инде мин аңа. «Йомырка сатып» кайтып киләм ич!
— Жәяү кайтасым килде Файдалы диләр бит
— Анысы шулай; Ләкин үзегез инде арыгансыз да.
— Кем арыган? Минме?
— Әйе. сез! һәм бик нык ачыккансыз: күзләрегездән күренеп тора. Әйдә, әнә теге ялгыз карама янына барып җитәбез дә, шуның ышыгына утырып, бераз ял итәбез!
— Ә мин тамчы да арымадым! — дигән булдым сер бирмәскә тырышып
— Ярый-ярый, сез арымагансыз Ләкин мин бик арыдым. Мин ял иткәнче көтеп торырсыз бит?
—Хатын-кызны ташлап китеп булмас ийде
Ә үзем аягымда чак басып торам Кифая әйтмәгән булса да, карама ышыгында туктап ял итәргә күптән ниятләп куйган идем. Чөнки аның белән сөйләшеп бара торгач без инде Шәле авылын күптән үткән, Ник- күчтемгә якынлашып килә идек.
Без карама төбенә килеп утыргач:
— Ә хәзер, әйдәгез, тамак ялгап алабыз!—дип Кифая чемоданын ачты Анда ярты бөтеннән артыграк икмәк белән ике таяк каклаган колбаса булган икән. Шуларны күргәч, авызыма сулар килде. Түземсезләнеп, Кифаянең мине ныграк кыставын көттем никадәр генә ашыйсым килсә дә, бер әйтү белән ашый башлап булмый бит инде!
— Ой,— диде ул, икмәкне кулына алгач туктап калып — Пычак алырга онытканмын бит
— Ә минем пәкем бар!—дип чемоданыма үрелгәнемне сизми дә калдым
«Минем дә андый нәрсәм юк шул. кая сындырып кына бирим!» — дип әйтәсе иде мин ахмак башка. Ләкин хәзер эш узган, чемоданны ачмыйча булмый иде. Ә анда, имтиханнар вакытында алмашка кияргә әни биреп җибәргән бер күлмәк, яңгырлап китеп, суытып җибәрә калса кияргә дип алынган кыска брезент кожан белән бер пар итек һәм авылдан үзем белән алып килгән дәреслекләр иде Кифая иң элек дәреслекләргә игътибар итте:
— Әһә. аңлашылды Казанга берәр югары уку йортына укырга керергә барган булгансыз икән! Кайсы институтка барган идегез?
— Юк ла, бер институтка да бармадым
Ул дәреслекләргә төртеп күрсәтте.
— Ә боларны нигә күтәреп йөрисез алай булгач?
— Мин быел унынчыда укыячакмын, сатып алдым
— Алдашасыз бит! Унынчыда укыйсы булсагыз, сез аны инде күптән районыгыз кибетеннән алып куйган булыр идегез.
«Чукынган гына хатын икәнсең, билләһи!»
— Мин Казанда кулдан, арзанракка алдым!
— Ә бит ал арны үз җилкәңдә күтәреп кайту кыйммәткәрәк төшә!
Ул хаклы түгел иде бу очракта
Университетка керә алмасам да. бөтенләй үк беткән бәндә түгел минем дә азрак акылым бар Кирәкләре булмаса, бу дәреслекләрне мин имтихан биреп бетергән көнне үк чыгарып аткан булыр идем Мин аларны быел унынчыда укыячак Солтан малаена — үземнең туганнан туган энем Хатипка вәгъдә иткән идем. Ә ул мина үзенең энесе Әдһәмнән калган - сигезенче класс дәреслекләрен бирергә тиеш Быел безнең Равил сигезенче 5 класска Солтанга барырга җыена, дәреслекләр аңа кирәк булачак иде. <
Ләкин бу хакта Кифаягә әйтеп, үземнең хәтта яңа дәреслекләр дә ала 5 алмаслык дәрәҗәдә үк фәкыйрь икәнне сиздереп булмый бит инде > Әнә, чемоданның шырпы ящигыннан ясалганын күреп торуы да бик ш җиткән! х
...Сынык чалгыдан үзем ясаган агач саплы пәкене алып биргәч, * Кифая минем шул хәерсез чемоданны күтәреп карады да, исе китеп s
— Аи-яй-яй, пот ярым бардыр моның авырлыгы! Ничек күтәреп кайттың син моны шушыңарчы? — диде. Калын итеп бер телем икмәк * кисеп бирде: >
— Мәле! Хәзер колбаса кисеп бирәм дә әйбәтләп аша әле шушы икмәк белән Югыйсә бу тамаша авыр чемоданны апкайтып Җиткерә <= алмассың!.. 2
Аннан соң инде байтак җирләрдә булырга, әллә нинди затлы ризыклар < ашарга туры килде миңа. Ләкин әнә шул чактагы Кифая икмәгеннән я дә тәмлерәк икмәкне очратканым юк әле. Ул мине кыстый-кыстый ашатты. Хәер, үзем дә артык кыстатып тормадым Чөнки башта иркенрәк кыланып ташлаганлыктан, соңгы көннәрдә Казанда да юньләп ашаган юк. акча ягы бик саеккан, шуңа күрә ипи ашап, чәй урынына баллы су эчеп кенә торылган иде. Кифаянең ипие белән колбасасын ашагач, җаннар рәхәтләнеп. дөньялар матураеп китте. Хәзер инде мин алдымда торган егерме бер чакрымны гына түгел, йөз егерме бер чакрым җир үтәргә әзер идем!
Кешеләрне үзара иң нык якынайта торган нәрсә — бер табыннан бергәләп тәгам җыю икән. Ул көнне әлеге ялгыз карама төбеннән купканда. Кифая белән без бертуганнардай дуслашкан идек Бернинди хәйлә- яшерүсез, юл буе уй-фикерләребез белән уртаклашып кайттык. Кифаянең Казан тирәсенәрәк урнашырга теләвенең төп сәбәбе башта әйткәнчә гади генә түгел, шактый катлаулы һәм күңелсез хәлләр белән бәйләнгән булып чыкты. Аның әтисе — үги әти икән Үгилеге бер хәл, бик нык эчә һәм Кифаянең әнисен кыерсыта икән. Шуңа күрә Казанга якынрак урнашып, ешрак өйләренә кайтып йөрергә һәм. шулай итеп, әнисенең хәлен җиңеләйтергә ниятли иде ул Аспирант мәсьәләсен ул просто шыттырып, алай- болай мин бәйләнә башламасын өчен генә уйлап чыгарган икән.
Ул шулай ачылып-чишелеп киткәч, мин дә аңа үземнең баштан үткән хәлләрнең дөресен сөйләп бирдем Хатын-кызларга хас булганча. Кифая башта мине бик кызганды, аннары «Ярар, Вакыйф, артык кайгырма. Дөнья булгач төрле хәлләр була ул, быел кермәсәң, киләсе елга керерсең университетка».— дип юатырга кереште.
Аның шулай үз итеп, хәлемә кереп сөйләшүен тыңлау миңа бик рәхәт иде билгеле Ләкин
— Бер ел вакытым әрәм була бит. Кифая. Менә шунысы кызганыч миңа!
— Комбайнчы булыргамы?
— Әйе.
— Мин бит алга таба укырга телим
— Белгән эш беркайчан да зыян итми ул,
— Вакытлы әрәм итү яки аны файдалы итеп үткәрү кешенең үзеннән тора. Университет студенты булып та вакытны мәгънәсез үткәрергә була һәм авылда яшәп тә аны файдалы итеп үткәрергә мөмкин.
— Мәсәлән?
— Мәсәлән, әйдә, кил безнең Корноух училищесына.
Вакыйф
Ул хаклы иде. Чыннан да. университет тәмамлап, укытучы яки журналист булып эшләгән тәкъдирдә дә комбайн йөртә белү мнңа файдага гына, студент чагымда жәйге каникул айларында комбайнда эшләсәң, өстемә кием-салым алырлык, әни белән Равил энемә ярдәм итәрлек акча эшләргә мөмкин Тагын шунысы бар Корноухта укысам, мин шушы Кифаяне көн саен күреп, күреп кенә түгел, хәтта аның белән сөйләшеп i тә йөри алачакмын.
Кыскасы шул. Корноух юлы чатында аерылышканда мин Кифаягә училищега укырга килергә вәгъдә биреп киттем. Бу теләгемне председатель Мөбин абый да бик хуп күреп:
— Маладис, наным Вакыйф, мин синнән күптән шушындый акыллы сүз көткәнием Ничу анда, университет дип, булмастайны куып йөрергә. Жирдән аерылмаска кирәк. Менә комбайнчы булсаң, тамагың да тук. өстең дә бөтен, кеше арасында афтаритетың да булыр. Давай, укы. калхуз чутыннан укытабыз үзеңне! — дип тиешле кәгазьләрен дә әзерләп бирде, һәм мин инде училищеда укый да башлаган идем Кифая дә сөенеп бетә алмаган иде Әмма бу планым да барып чыкмады
Сөйләргә онытып торганмын икән әлеге 1954 елның жәендә, июнь аенда, хәрби-диңгез училищесына жибәрергә документлар әзерләү өчен, мине район хәрби комиссариатына чакырттылар. Ә ул чакта, үзегезгә мәгълүм, мин инде фикеремне үзгәртеп, университетка керергә карар кылган идем Хәрби комиссариатта да шулай дидем. Югары уку йортына керергә теләгән кешеләргә тоткарлык булырга тиеш түгел икәнен мин инде белә идем Шуңа военком белән батыр сөйләштем. Күкрәгенә алты рәт медаль һәм орден планкалары таккан, өстенә яшел китель, кесәләре бүлтәйтеп тегелгән куе зәңгәр диагональ чалбар кигән, корсак зур булганга бил каешының беренче тишегеннән генә эләктергән, төп күк таза, тәбәнәк буйлы бер майор иде ул. Диңгез училищесына бармаска булуымны белгәч, моңарчы көлеп торган чырае кинәт караңгыланып китсә дә, очып кунмады. — Вузга керәсе булгач, нигә училищега язылдың соң? — гына диде — Без бит сиңа ышанып торган идек. Татвоенкоматка да хәбәр иткән идек
Гафу итегез инде, иптәш майор Ашыгыбрак язылганмын. Әни һич тә риза түгел.
Майор урыныннан кубып, ишекле-түрле йөренеп алды.
Аннары әйтте:
— Ярый, вузга керергә теләвеңә без каршы килә алмыйбыз. Ну. бел аны керә алмасаң, безнең карамакка кайтачаксың Ул чакта инде училищега барырга соң булыр. Ул чакта без инде урта белемең бар дип тормаячакбыз. Башлангыч белемлеләр белән бергә хезмәт итәргә туры киләчәк сиңа
— Ә миңа кем белән хезмәт итсәм дә барыбер! — дидем мин, аның болай сөйләнүен ошатмыйча
Бу малай белән сүз көрәштерүнең файдасы барыбер булмас дип уйлады ахры, майор мине артык әгъвалап тормады:
— Алайса, бар, мин сине тоткарламыйм,— дип кайтарып жибәрде.
— Рәхмәт, иптәш майор. Сау булыгыз! — дип киткән идем мин аңа.
Аның белән бүтән очрашырга туры килер дип башыма да китермәгән идем
Минем кайда булганны һәм ниләр эшләп йөргәнне махсус тикшереп торган диярсен Корноух училищесында дүрт кенә көн укуга, военкоматка чакырып язу килде.
Бардым чакырган вакытка. Бүтән никрутлар белән бергә комиссия торырга чакырганнардыр дип уйлаган идем Юк икән. Военкомның үзе янына керергә куштылар. Шундук танып алды бу мине. Никадәр житди булырга тырышса да елмаеп куйды: — Менә, егет, тагын очраштык бит! — ли Хәтерлисеңме, моннан ике ай элек мин сиңа нәрсә әйткән идем?
Актан да, карадан да дәшмәдем Нишлисең, бу очракта ул хаклы, анын сүзе дөрескә чыккан иде. Ул дәвам итте:
Ә менә минем сүзне тыңлап, хәрби-диңгез училищесына киткән булсаң, инде курсант булып, дәүләт ризыгын ашап, дәүләт киемнәрен киеп, күкрәк киереп укып йөрер идең Әйт әле дөресен генә: үкенәсеңме * училищега китмәгәнеңә? 5
Әлбәттә, авыл хуҗалыгы механизаторлары училищесын хәрби < училище белән тиңдәп булмый. Ләкин «поезд киткән» иде шул инде. S — Юк! —дидем мин, сер бирергә теләмичә — Үкенмим. Икенче елга барыбер керәчәкмен университетка. s
Майор рәхәтләнеп көлеп җибәрде: х
— Юк инде, егет! Ул татлы хыялны онытып торырга туры килә сиңа. Кимендә өч елга онытып торырга туры килә. Синең укырга кергә- 5 неңне көтеп торырга илнең вакыты юк Башта аңа хезмәт итәргә кирәк >. булачак. Менә сиңа повестка Кашык, кружка һәм бер атналык ризык * алып, иртәгә иртәнге сәгать сигезгә военкоматка килеп җит Соңга калма, Е тугыз туларга унбиш минутта пароход китә Шуңарчы сезнең команда * җыелып бетәргә тиеш,— диде. 2
Армиядә хезмәт итүгә мин инде күптән әзер идем:
— Илгә хезмәт итү — һәр яшь совет гражданинының изге бурычы. Була ул, иптәш майор, килермен!—дидем дә ишеккә юнәлдем.
Аның урынында бүтән бер акыллырак кеше булса, молодец, егет, мәсьәләне дөрес аңлыйсың, дип кул кысып, хезмәттә уңышлар теләп калыр иде. Күрәсең, теге чакта сүзен тыңламаган өчен каруы кайтмаган иде булса кирәк, майор тагын бер тапкыр чеметтереп аласы итте.
— Анда баргач башкачарак сайрарсың әле!
Военкомның миннән көлеп калуын теләми идем.
■ — Борчылмагыз, иптәш майор, анда да йөзгә кызыллык китермәм. Совет иленә кайда хезмәт итсәң дә оят түгел ул. Тик тугрылыклы хезмәт итәргә генә кирәк!—дидем мин аңа һәм ишекне юри каты итеп ябып, чыгып киттем...
Солдат мәктәбе
Ләкин мин ул майорга армиядә хезмәт иткән елларымда да, соңыннан да үпкәләмәдем. Киресенчә, исемә төшкән саен рәхмәт укыйм үзенә. Армиядә хезмәт итү миңа бик күп нәрсә бирде.
Дөрес, аңарчы да ак перчатка киеп үскән иркә малай түгел идем. Үземне белә-белгәннән бирле урманнан күтәреп утын ташып, әнигә бакча казышып, бәрәңге утыртышып, бәрәңге алышып, печән чабып, печән ташып, тирес түгеп, ә соңгы биш елда җәй айларында төнлә ат көтеп, көндез бүтән эштә эшләп үскән егет идем. Армия миңа тагын да зуррак мәктәп булды
Мин анда коллектив белән бергәләп эшләргә һәм үз эшең өчен генә түгел, гомуми эш нәтиҗәсе өчен куану ләззәтен татырга өйрәндем.
Мин анда сылау, буяу, ташчы, гранит эшкәртү һөнәрләренә һәм балта эшенә өйрәндем. Соңыннан үзебезнең дачаны нигезеннән алып түбәсенә хәтле үзем эшләдем Шуларны үз кулым белән эшлһ алуыма чын күңелемнән куанып йөрим. Лев Николаевич Толстой ун том әсәрләре басылып чыккан чорда үз кулы белән бер пар күн итек теккән дә шул итекләрне әлеге ун том китаплары янына киштәгә куеп: v
— Менә минем хәзер унике том әсәрем бар! —дип куанып әйткән, имеш.
Мин аның ул чактагы халәтен бик яхшы аңлыйм. Күз белән күреп, кул белән тотып карарлык берәр нәрсә эшләүнең куанычы — китап язудан туган куанычтан һич кенә дә ким түгел.
Рәхмәттән башка сүзем юк теге майорга. Аның шулай «үчләнүе» аркасында миңа Бөек Октябрь революциясе бишеге — Ленинград i тирәсендә хезмәт .итү бәхете насыйп булды. Безне еш кына Ленинградка Д увольнениегә җибәрәләр, ял көннәрендә төрле тарихи урыннарга I экскурсияләргә, театрларга алып баралар иде.
Отрядыбызда күп кенә милләт егетләре хезмәт итте. Милләтләр дуслыгы, милли үзенчәлек дигән нәрсәләрне мин элек төшенчә буларак кына белгән булсам, шунда практик рәвештә үзем күреп белдем. Ныклап русча сөйләшергә дә шулай ук армиядә өйрәнеп кайттым.
Армия мине үземә кушылган эщне вакытында һәм җиренә җиткереп үтәргә дә өйрәтте.
Армиядән мин кулыма сәгать тагып, ике пар костюм, ике пар ботинка, җәйге һәм кышкы пальтолар алып кайттым. Ул чактагы белән тугыз йөз сум акчам да бар иде әле кесәмдә. Студент халкының дүрт айлык стипендиясе дигән сүз иде бу! Чөнки безгә эшләгән эшебез өчен түлиләр, ашау-эчү, кием-салым бушлай бирелә иде.
Ә иң мөһиме шул: армиядә хезмәт иткәндә мин беренче тапкыр яза башладым!
Яза башладым дигәч тә, алдыма шундый максат куеп эшләнгән эш түгел иде бу. Шимбә, якшәмбе көннәрендә безгә кино күрсәтәләр. Кайбер «герой» солдатлар кино барганда тәмәке тарта. Тәмәке төтене, киноаппараттан төшә торган яктылык нурына эләгеп, фильмны карарга комачаулый иде. Шуңа ачуым килеп бер көнне үзебезнең округ газетасына мәкалә язып җибәрдем. Бастырып чыгарырлар дип ышанып түгел. Шул мин язган буенча, полктан яисә дивизиядән килеп тикшерерләр дә тартучыларга берәр чара күрерләр дигән өмет белән эшләгән эш кенә иде ул. Дежур солдатлар гына тартучыларны җиңә алмый, чөнки тәмәкечеләрнең бөтенесе дә диярлек мәскәүлеләр — хәерче шикәре шикелле шомарып беткән бик үткен һәм мут егетләр иде... Мәкаләне язып җибәргәнгә дүрт көн үтүгә, кичке ашка барырга торганда гына рота командиры капитан мине үз янына кәнсәләргә чакырып алды.
Калын кара кашлы, зур коңгырт күзле ул капитан безгә командир булып билгеләнгән көннән үк мине якын итте Шахмат уйнарга ярата иде ул Кәефе килгән чакларда, төнге сәгать уникеләрдә ротага килеп, мине йокыдан уята да, кәнсәләргә кереп, берәр сәгать шахмат уйнап утырабыз Уйнавын уйныйбыз, әмма ул үзен отканны бер дә яратмый 1 Ике генә партия уйныйбыз дип башлаган булса да, андый чакта дүртәр- ’ бишәр партия уйнамыйча кайтып китми. Тизрәк кайтып йокласын дип, юри оттыра башласаң да ошамый. «Син, давай, шаярып утырма минем белән. Чынлап уйна! Югыйсә гауптвахтага илтәм дә ябам!» — дип кызып ук китә Шуңа күрә оттырганда да ул сизмәслек итеп, бик зур тырышлык куеп кына оттырырга туры килә. Ә үзе ота башласа, күңеле күтәрелеп, һаман бер җырны җырлый торган иде:
На пригорке у реки.
Җырының ахыргы юллары ничек булгандыр — әйтә алмыйм. Чөнки ул беркайчан аның ахырына кадәр җырламый, гел шул бер-ике юлны гына кабатлый иде.
Әлеге шул мине якын итүе аркасында булса кирәк, өченче взводның икенче отделениесе командиры гына булуыма карамастан, капитан мине взвод командиры ярдәмчесе итеп билгеләде. Старшина берәр җиргә киткән чакларда ротаны тезеп ашханәгә алып бару һәм алып кайту, кичке барлауга тезү һәм йокларга яткыру вазифалары да миңа йөкләтел- . гән иде. Андый чакларда рядовой солдатлар гына түгел, хәтта бүтән взводларның сержантлары да барасы җирләре булганда миңа әйтеп китәргә
тиеш иделәр. Бу хәл мина бер дә ошамый, уңайсызланам, чөнки башка роталарда старшиналарны взвод командиры ярдәмчеләре, гадәттә, өлкән сержантлар алыштыра иде. Устав буенча шулай тиеш Ә безнең капитан аның ише нәрсәләр белән исәпләшеп тормый Иң мөһиме— ротада яхшы тәртип булырга, рота үзенә тапшырылган боерыкларны төгәл итеп үтәп барырга тиеш, дип санын иде ул. Өлкән офицер Прохоренко каршын- * да да авторитеты зур иде аның Фронтта алар бер батальонда сугыш- г каннар Алай гына да түгел, безнең капитан (ул чакта әле лейтенант) * Прохоренконы үлемнән коткарып калган. Чиннарында аерма булса да, < алар очращканда кул бирешеп исәнләшәләр. Прохоренко янына ул * теләсә кайчан барып керә һәм үз тиңе белән сөйләшкәндәй сөйләшә иде. *
Моның шулай икәнен бөтенебез дә белә, ләкин беркем күпсенми. ♦ Чөнки фронтташ дуслык — кан коеп яуланган изге.дуслык.. Шуның өстенә S капитан офицерлар янында гына түгел, хәтта солдатлар алдында 5 да үзен бик гади, тыйнак тота. Кайбер яшь офицерларга хас булган >; кәпрәюнең исе дә юк анда. Вак-төяк нәрсәләргә бәйләнеп, солдатларга £ чираттан тыш наряд биреп вакланмый. Ниндидер җитешсезлегең бар икән, = һәйбәтләп үткәзеп әйтә дә бетерә. Шуңа яраталар аны ротада. Ә команди- е рың хөрмәт иткән солдат үзенә тапшырылган боерыкны үтәмичә калмый. - Әнә шуңа күрә тәртип ягыннан булсын, эш ягыннан булсын — безнең * рота һәрвакыт диярлек беренче урынны алып килә. • 2
Безгә хәтта башка роталарның сержант-солдатлары да. сез бәхетле- ләр, чөнки командирыгыз шәп кеше сезнең, дип кызыгып карыйлар иде.
Ләкин теге көнне капитан нигәдер мине бик кырыс каршылады. Килеп керүем булды, өстәлендә яткан «На страже Родины» газетасын тотып каршыма басты да. шундагы бер мәкаләгә бармагы белән төртеп:
— Моны син яздыңмы? — диде.
Мин аптырап калдым. Курка-курка гына ул күрсәткән мәкаләгә күз салдым. /Мәкаләнең исеме «В облаках дыма» дип куелган иде. Я. хода! Мин җибәргән мәкаләнең исеме бит бу!
Капитанга ни дип әйтергә дә белмәдем. Мәкаләмнең газетада басылып чыгуы, бер яктан, күңелле хәл. Ләкин аның рота командирына нигәдер ошамавы да күренеп тора иде. Шуңа минеке дип әйтергә ашыкмадым.
— Ну. нәрсә? Синең мәкаләме бу? — диде капитан, түземсезләнеп.
Ул арада мин инде мәкаләнең баштагы берничә жөмләсен укырга да өлгердем, бер сүзе дә үзгәртелмәгән — нәкъ мин язганча иде. Мәкаләгә хәтта кечерәк кенә иллюстрация дә ясалган: бер төркем солдат тәмәке тарта-тарта, төтен болыты эченә күмелеп, кино карап утыралар.
— Кай арада басып чыгардылар икән соң? Мин аны болай гына язып
• җибәргән идем,— дидем мин, өзеп кенә җавап бирмичә.
— Димәк, чыннан да, син яздың моны? — диде капитан, әсәрләнеп. Аның зур коңгырт күзләре шарланган, ялт-йолт килә, ләкин ни өчен шулай икәнен аңлавы кыен иде
— Шулай булып чыга инде, иптәш капитан,— дидем мин, ни эшләтерләр икән инде дип, котым алынып.
Капитан тиз генә бил каешын рәтләп алды һәм өстәлдә яткан фуражкасын киде дә, телефоннан кемгәдер шалтыратып:
— Ачыкладым, да, әйе. мәкаләне минем егет язган. Яхшы, яхшы, эшләрмен,— дип кем беләндер сөйләшеп алды.
Аннары мине штабка, Дерябин янына алып барды
Эшнең зурга китәчәгенә шигем юк иде. Ләкин Дерябин безне бик тыныч, гадәтенчә елмаеп каршылады. Димәк, йомшак җәеп катыга утыртырга ниятли. Чөнки беләм: бу майор бүтәннәр белән дә гел шулап сабыр-ягымлы сөйләшә. Ләкин мәсьәләне хәл иткәндә, кемнең кем булуына карамыйча, бик принципиаль хәл итә.
5. «К У». № I" ' 6 5
Ьү гән офицерлар минем нше сержант халкы белән алай тәкәллеф- 1 ләнеп гормыи. аяк өсте тотын кына сөйләшәләр иде. Ә Дерябин минем i белән кул биреп күреште һәм .хәтта өстәле янындагы урындыкка утырырга > кушты Пһннлн сон гына төп мәсьәләгә күчеп:
Укыдым сезнең мәкаләне, сержант,— диде. Начар язмагансыз. , Факты дөрес готын алгансыз: әйе. кызганычка каршы, кино вакытында» тәмәке тартучы тәрбиясезләр очраштыргалый әле бездә! Хуп, бик хуп ' мондый эшкә тотынуыгыз. Нәрсә, армиягә кадәр дә газетага язгалый ' идегезме әллә?
Колхозда кар тоту уңышлы баруын әйтеп, җиденче класста укыганда j бер тапкыр район газетасына язган идем. Ләкин басмадылар. «Мәкаләгезне алдык. Каләмегез өметле генә күренә. Ләкин, кызганычка каршы, без аны у купыларыбызга тәкъдим итә алмыйбыз. Чөнки бу темага бездә материаллар басылды инде. Кабатланмаган тема табарга тырышыгыз?/. дип җавап бирделәр. Шуннан соң язганым юк иде. Ләкин майор Дерябинга:
Булгалый иде инде шунда,— дип шыттырыбрак җавап бирдем. Янәсе, бу эш минем өчен яңа нәрсә түгел!
Татарча яза идегезме, русчамы? — диде ул.
— Татарча.
Менә, русча да әйбәт кенә булдыра аласыз икән бит, сержант. Язуыгызны киләчәктә дәвам итегез. Тик редакциягә җибәргәнче мәкалә- I ләрегезне миңа күрсәтүегезне үтенер идем. Бергәләп киңәш-табыш итәр 4 идек Кайбер фактлар белән тулыландырырга үзем дә ярдәм итәр идем.
Рәхмәт иптәш майор, мин моны бик теләп эшләячәкмен,— дидем мин.
Аның шулай ачуланмыйча, хәтта дустанә сөйләшүенә бер яктан куансам дә. икенче яктан, шикләнә идем, кем белә аның күңелендә ниләр барын?
Тик бер үтенечем бар сезгә: безнең отрядта башкаларга да үрнәк булырдай яхшы эшләр кимчелекләргә караганда күбрәк.. Шулар турында язарга тырышсагыз иде. Юк. мин тәнкыйтькә каршы түгел. Тәнкыйть, әлбәттә, бик кирәк һәм файдалы нәрсә. Ләкин үзебездәге җитешсезлекләрне бөтен округ алдында фаш итү ничектер бик үк әйбәт түгел Әгәр аерым кимчелекләргә юлыксагыз, сез алар хакында киләчәктә миңа җиткерә торыгыз. Без ал арны бетерү чарасын үзебез күрербез. Аңлагансыздыр дип уйлыйм нәрсә әйтергә теләвемне?
Бик яхшы аңладым, иптәш майор отрядның патриоты булырга кирәк дип әйтүегез бу.
Именно шулай, сержант Димәк, килештек!
Килештек, иптәш майор Китәргә рөхсәт итегез?
Барыгыз, сержант, уңыш телим сезгә!
Менә шул Дер калтырап барган кеше, канат куйгандай рухланып кайттым мин ул көнне штабтан Димәк, киләчәктә дә язарга була газетага! Әлбәттә, киләчәктә мин инде акыллырак булачакмын: хезмәт алдынгылары, политуку алдынгылары, спортчыларыбызның уңышлары турында язарга булыр Майор Дерябин әйтмешли, бөтен округ солдатларына үрнәк булырлык эшләр турында язарга, үз частебызның чын патриоты булырга кирәк
Бездә андый материаллар җитәрлек. Мәсәлән, спорт мастерлары гына да дү ртәү бездә Икесе — штангачы, берсе городки уены буенча, ә берсе — йөгерешче. Городкнчыбыз рядовой Никитинның хәтта бөтен округ күләмендә беренче урынны алып кайтканы бар. Үзенә җиткерелгән эш планын батальон ай саен диярлек арттырып үтәп килә. Ташчыларыбыз £ арасында эш нормаларын йөз дә җитмешәр процентка үтәүчеләр бар...'
Мин әнә шул юнәлештә яза башладым. Шул ук айда тагын ике мәкаләм басылып чыкты. Алары өчен майор Дерябин үзе килеп, бөтен рота
каршында командование исеменнән рәхмәт белдереп китте. Юлда очраткан чакларында.
- Я. сержант, эшләрең ничек? Язасыңмы? Яз, яз. кулыңнан килә синен, әйбәт чыга язганын! — дип кул биреп исәнләшеп, аркамнан кагып үтә.
Егерме җиде йортлы бәләкәй генә авылда ятим үскән авыл малаена шуннан да куанычлырак тагын нәрсә булырга мөмкин инде?! ♦
Өч-дүрт мәкаләм басылып чыккач, мине «На страже Родины» S редакциясенә хәрби корреспондентлар киңәшмәсенә чакырдылар һәм ? штаттан тыш хәрби корреспондент таныкламасы биреп җибәрделәр Ә х мәкаләләрем сирәк булса да басылгалын килә.
Капитан хәзер миңа «мой корреспондент» дип кенә йөри, ш Шахмат уйнарга хәтта өйләренә дә алып баргалый. Үзебезнең рота = солдатлары һәм үзем шикелле сержантлар да хөрмәт белән карый * Мин дә, үз чиратымда, шул ышанычны акларга — күбрәк аларның әйбәт = эшләре хакында язарга тырышам. ;
Кыскасы, шул: газетада мәкаләләр бастыру миңа бик зур рухи 5 канәгатьлек бирә, үземнең кешеләргә кирәкле икәнемне, алар алдында > җаваплы булуымны аңларга ярдәм итә иде. =
Газетага язуның тагын бер әйбәт ягы бар: мәкалә авторына гонорар ® да түлиләр булып чыкты! Дөрес, төзелештә эшләгәч һәм эшләгән эшебез з өчен хезмәт хакы алып килгәч, бездә акчага кытлык юк. Ләкин мәкалә * басылган өчен бирелә торган акча ничектер гел дә бушка килгән сыман “ тоела иде. Миңа калса, гонорарны мәкалә язган кешегә түгел, киресенчә, мәкаләсен бастырып чыгарганнары өчен автор редакциягә үзе түләргә тиештер шикелле иде.
Тора-бара мине үзем белгән, үзем күргән фактлар хакында язып бару гына канәгатьләндерми башлады. Үземне борчыган һәм дулкынландырган кайбер хәлләр турында киңрәк итеп, җәелебрәк язасы килә иде. Ләкин андый әйберләрне русча язарга ярамый. Чөнки андый әйберләр көн дә кулланыла торган гади һәм гадәти сүзләр белән түгел, бәлки күңел түреннән, йөрәк җылысы белән өртелгән һәм тик минем үземә генә хас сүзләр, үземә генә хас җөмләләр белән язылырга тиеш. Ә алай итеп бары үз ана телеңдә генә язарга мөмкин икәнен мин инде чамалаган идем. Казандагы берәр журналга җибәрер идең — анда минем шикелле генә язучылар аздыр дисеңме? Мин белгән атаклы язучылар гына да егермеләп бит анда!..
Ләкин, шулай икәнен белсәм дә, кечерәк кенә бер хикәя язып карау теләге кытыклап йөри башлады бит күңелне. Язарга материалым да бар. Әйтик, берсе менә болай. Армиядә хезмәт итә башлагач, бергә унны бетергән Флера исемле кыз аркылы Р ның адресын сорап алып, хат алыша башлаган идем мин. Р , чыннан да, педучилищеда укый булып чыкты. Солдат булгач мин дә үземне чын егет итеп саныйм, Р. га язган хатларымда күңелемдәге фикерләрне ачыктан-ачык әйтеп яза башлаган идем. Башта рядовой, аннары кече сержант формасы киеп төшкән фоторәсемнәремне дә җибәрдем. Ул да миңа студент булгач төшкән рәсемен җибәргән иде. Хатларын бик җылы итеп, шактый еш язып тора. Без аның белән бер-беребезне көтәргә сүз куешкан идек.
Шулай үзара серләшеп, ел ярым чамасы хат алыштык без аның белән. Ләкин кинәт аның хатлары өзелде. Аннары ул: «Син миңа бүтән хат язма. Мин кияүгә чыктым инде Моңа артык борчылма. Сиңа да насыйбы булыр. Миннән дә әйбәтрәк кыз табарсың әле. Хуш!» — дип язып җибәрде.
Аның мәсьәләне әнә шулай ансат кына, ниндидер бик гадәти нәрсә шикелле итеп кенә хәл кылуы, шуның өстенә тагын акыл өйрәтеп язуы, башта мине берничә көнгә өнсез итте, аннары, җен ачуларымны чыгарып, күңелемдә нәфрәт уятты. Соң шулай булмыйча! Син, понимаешь, монда җаның-тәнең белән аңа тугрылыклы булып, дөньяда тынычлык саклап, илгә хезмәт итеп ят. ә ул, сине пешка урынына да күрмичә, икенче берәүгә кияүгә китеп барсын, имеш. Кая монда безнең татар кызларына
хас тугрылык? Кая аның биргән вәгъдәләре? Бу бит... йомшак кына итеп әйткәндә дә кешелексезлек дип атала. Бәлки әле хыянәт дип атарга да ярый торгандыр...
Менә шул вакыйганы тагын да куерта төшеп, Р ны совет солдатының чын хисләрен аяк астына салып таптаучы итеп күрсәтеп хикәя язганда начар булмас иде. Янган йөрәк тә азрак басылыр, минем хикәяне укыса) Р да үрле-кырлы сикерер һәм гомере буена үкенеп яшәр сыман иде. Ләкин соңыннан бу уемнан кире кайттым: хыянәтчене әдәби герой итеп күрсәтәсем килмәде...
Шулай да күңелне кытыклап йөргән хикәя язып карау ниятен гамәлгә ашыру өчен җае килеп чыкты Безнең ротаның беренче взвод командиры өлкән лейтенант Смирнов сугышта катнашкан һәм Берлинга кадәр барып җиткән. сугыш беткәч ГДРда өч ел хезмәт иткән кеше. Ротада политзанятие үткәргән вакытларында ул фронтта үз башыннан үткән хәлләр турында да сөйли. Без аны бик кызыксынып тыңлый идек. Чираттагы әңгәмәләрнең берсендә ул безгә ГДРда хезмәт иткән чагында Карл исемле немец карты белән танышырга туры килгәнен һәм ул карт авызыннан ишеткән бик гыйбрәтле бер вакыйганы сөйләде.
1945 елның май башында булган ул хәл.Совет Армиясе гаскәрләре немец гаскәрләрен кысрыклап, Берлинга якынлашып килә. Сизенә немец карты Карл: никадәр генә каршылык күрсәтергә тырышсалар да. гитлерчылар җиңеләчәк Мондый хәлдә сугышып азаплану — бер дә юкка кан кою гына. Шулай булгач, русларга бирелергә дә, әле исән булган немец солдатларын үлемнән саклап калырга кирәк Шуннан да яхшысы булмаячак. дип уйлый ул. Бу уен таныш-белешләренә дә әйтә, һәм менә шул җцтә кала: фюрерга каршы коткы таратуда гаепләп. Карлны хәрби трибунал судына бирәләр һәм атарга хөкем итәләр. Шул хөкем карарын җиренә җиткерү өчен алып барган чакта, бәхетенә туры килеп, бер совет разведчигы Карлны саклап баручы ике немецны атып ега. Ә Карлны үзебезнекеләр ягына алып чыга Соңыннан алар танышып китәләр һәм безнең разведчик, истәлек итеп. Карлга фоторәсемен бүләк итә Фотосының артына исемен дә язып бирә. Ләкин, кызганычка каршы, фамилиясе белән адресын разведчик үзе язмаган, ә Карлның сорап алырга башына килмәгән. Карл хәзер әнә шул солдатка — Фәрит исемле татар егете була ул — хат язарга бик тели, ләкин кая язарга белми икән «Менә шушы кеше сиңа таныш түгелме? Аның кайда икәнен белмисеңме?» — дип, Карл безнең өлкән лейтенант Смирновка Фәритнең фотосын күрсәтә.
- Унсигез-егерме яшьләр тирәсендәге, түгәрәк кенә кара-тут йөзле, себер татарларыныкы сыман кысыграк күзле, текә маңгайлы ул солдат, нәкъ шул Карл күрсәткән рәсемендәгечә һаман күз алдымда тора да тора,—ди^е безгә өлкән лейтенант — Очрамасмы шул егет дип караштырып та йөрим. Аны табып. Карл картны куандырасым килә. Ләкин очрата алганым юк. Ә эзләтеп карарга — фамилиясе билгесез...
Шушы вакыйганы ишеткәннән соң. берничә көн бик нык дулкынланып, уйланып йөрдем. Фәритне табасым, таба алмасам, аны теге немец агае эзләгәнен ничек тә үзенә ирештерәсем килә иде. Шул теләк дүртенче көнне кулыма каләм алырга мәҗбүр итте гомеремдә беренче тапкыр хикәя язарга утырдым
Утыруын утырдым, ләкин ничек башлап китәргә? Әдәби әсәрдә вакыйганы сөйләп чыгу белән генә эш бетми бит Анда вакыйганың урыны, вакыты күрсәтелергә, вакыйганы бәян итү табигать күренешләре белән бәйләп алып барылырга тиеш Без укыган әдәбият дәреслегендә шулай дип әйтелгән. «Совет әдәбияты» журналында чыга торган “тәнкыйть мәкаләләрендә әдәби әсәрләрне әнә шул җәһәттән чыгып тикшерәләр иде Минем Герман җирендә беркайчан булганым юк. Ә ялганлап язарга булдыра алмыйм. Күпме тырышып та башлап китә алмагач, язуны ташлап торып, китапханәдән Германиягә кагылышлы китаплар алып, шуларны укырга тотындым. Мин хикәялисе вакыйга Берлиннан сиксән-йөз чакрымнар
көнчыгыштарак булган икән. Теге китаплардан Берлин тирәләренең табигатен сурәтләгән урыннарны табып укып-укып карыйм, ләкин анык кына бер картина күз алдыма килми, чөнки һәр китапта үзенчә сурәтләнгән Юк. бүтәннәр язганны укып кына әллә кая китеп булмый икән. Белмәгәнне язып кеше көлкесенә калганчы, язмый калуың биш артык
Шулай уйладым да ул хикәяне язмаска булдым.
Әмма лейтенант Смирнов сөйләгәннән күңелемдә туган Фәрит < образы миңа һаман тынгылык бирми, ничек итеп булса да, аның хакында < матбугат аша кешеләргә сөйләп бирәсе килә. Немец картына фото- < рәсемен калдырып киткән Фәрит әле үзе дә исәндер, мин язганны '■ укыгач, кайда яшәвен әйтеп хәбәр бирер шикелле иде. Тик менә ничек S кешеләрнең игътибарын 'җәлеп итәрлек итеп язарга соң?. ♦
Шулай гаҗизләнеп йөргән көннәремдә «Известия» газетасында S басылган бер мәкаләгә юлыктым. Безнең ил авыл хуҗалыгы белгечләреннән торган делегациянең ГДРга барып, андагы авыл хуҗалыгы л эшләренең куелышы белән танышып кайтуы турында отчет рәвешендә £ язылган гап-гади мәкалә иде ул. Ләкин шул мәкаләдә нәкъ менә миңа 1 кирәк булган Берлин тирәсендәге хуҗалыклар хакында сүз бара, һәм е әнә шул хәбәр инде булмый дип ташлаган хикәямә яңадан тотынырга з этәргеч булды. Бәхеткә каршы дип әйтергә кирәктер, нәкъ шул көнне * рота буенча дежур итеп билгеләнгән идем: отбойдан соң Ленин бүлмәсенә » кереп утырдым да иртәнге подъемга кадәр яздым да яздым.
«Кайда син. Фәрит?» дигән беренче хикәям әнә шулай дөньяга килде.
Мин аны 1957 елның июнендә язган идем. Ләкин бер редакциягә дә җибәрмәдем: йөрәгем җитмәде. Газета өчен зур, ә «Совет әдәбияты»нда андыйлар болай да күптер, минекен укып та тормаслар, чүплеккә генә ташларлар да бөтенләй югалып калыр дип курыктым Истәлек булыр дип. альбом эченә, фоторәсемнәр янына тыгып куйдым Университетның өченче курсында укыганда гына искә алдым мин аны. Шул көннәрдә «Социалистик Татарстан» газетасы халыклар дуслыгы темасына язылган хикәяләргә ябык конкурс игълан иткән иде Ачык конкурс булса, мөгаен, җибәрергә җөрьәт итмәс идем. Ә болай. үз фамилияң белән җибәрәсе булмагач, тәвәккәлләдем. Басылырына өметем әллә ни түгел Чөнки минем хикәям, бердән, күләме белән конкурс шартларына туры килеп бетми: анда 10-12 биттән артык булмасын диелгән, ә минем хикәя унөч биттән дә артык иде. Икенчедән, язучылар һәм журналистлар арасында төрле конкурсларга катнашып, шомарып беткән тәҗрибәле кешеләр аздыр дисеңмени? Дөрес, хикәянең авторы билгеле булмау чак кына ышаныч уята уятуын Ләкин, тозсызны күзсез дә таный дигәндәй, авторы күрсәтелмәсә дә, редакциядә утыручы кешеләр чамалый торгандыр. Күренекле әдипләр язган хикәяләрне берничә җөмләсен уку белән үк таныйдыр алар Шулай булгач, минекен укый башлау белән, тәҗрибәсез кеше язганын аңлап алып, кәрзингә ташламаслар дип кем әйтә ала? Житмәсә, кулъязма авторына хат язып, нигә бастырмауларын аңлатып торасы да юк: «Конкурска килгән кулъязмалар рецензияләнми, кире кайтарылмый»,— дип әйтелгән анда
Шулай да хикәямне җибәргәннән соң «Социалистик Татарстан» газетасының һәр санын карап бара башладым Конкурска килгән хикәяләр чыккалап тора Укып карыйм, алай аһ итәрдәпләрс күренми. Тәҗрибәле язучыларныкы булса кирәк, кайберләренсң теле шундый шома — су кебек агып кына бара. Укый башласаң аерыла алмыйсың. Тик шунысы гаҗәп: укып чыккач ук онытылалар, күңелгә берни йогып калмый. Ә кайсыларының үзәккә алып сурәтләгән вакыйгалары ышандырмый, бармактан суырып язылганы әллә каян «бәреп» тора Хәер, моның миңа гына шулай булып тоелуы да бик мөмкин, чөнки бу очракта миңа объектив фикер йөртү кыен булгандыр
Ләкин, ничек кенә булмасын, басылган әйберләрдән чыгып фикер йөрткәндә, минеке дә бөтенләй буш булырга тиеш түгел. Әгәр гаделлек белән эш итсәләр, редакция хезмәткәрләре минем хикәягә дә газетада урын кызганмаска тиешләр.. м
Күнелем дөрес чамалаган икән җибәрүемә аи ярымлап үткәч, минем хикәям газетада басылып чыкты. Шунысы бигрәк гаҗәп тоелды: аның бер сүзен дә үзгәртмәгәннәр, нәкъ мин язганча бастырып чыгарган нар иде. ,
Ул көнне ничек куанганымны сөйләп кенә аңлата торган түгел. Очраган бер кешегә газетаны күрсәтеп, менә бу мин язган хикәя, сез аның авторы Нурулла Вакыйфов булганга карамагыз. Мин, Вакыйф Нуруллин язган әйбер бу! — дип кычкырып йөриселәрем килде. Кыскасы шул: дөньяда егерме биш ел яшәп, моның шикелле үк бәхетле булганым юк иде әле. Шулай булмыймы соң? Газетаның тиражы житмеш сигез мең Бер газетаны кимендә өч кеше укый да укый инде аны. Димәк1, ике йөз меңнән артык кеше укыячак минем хикәяне! Ике йөз мең кешене жыйнап, рәт-рәт тезеп куйсаң, йөз чакрымга сузылачак лабаса аларның сафы Нужәли шулар арасында Фәритне белә торган бер кеше дә булмас икән?.
’ Хикәя басылып чыкканга унбиш көн үтте, ай узды, ләкин Фәритне белүче кешеләрдән хат-хәбәр килмәде.
Аннары конкурска йомгак ясалып, аның нәтиҗәләрен газетада бастырып чыгардылар. Беренче премия берәүгә дә бирелмәгән, нкенче- өченче премияләр кемгә бирелгәнен хәтерләмим, ә минем хикәягә кызыксындыру премиясе бирелгән иде. Дөресен генә әйткәндә, бүләк үк алырмын дип башыма да китермәгән идем Чөнки миңа хикәямнең басылып чыгуы да җитеп ашкан иде.
Шуннан соң мин инде ныклап торып, төннәр буе утырып хикәяләр язарга тотындым. Кинога йөрүләр, танцыга чыгулар гына түгел, хәтта дөньяда кызлар барлыгы да онытылды Бүлмәдәш егетләрнең кызлар янына киткән чаклары — минем өчен иң кадерле минутлар: алар өйдә юкта рәхәтләнеп язып утырам
Ләкин язу дигән нәрсәнең бер хикмәте бар. теләсәң кайчан язып булмый икән аны Кайчак бүлмәдәш малайлар өйдә булмаганда да дүрт-биш сәгатькә юньле бер җөмлә дә язылмый. Ручка башын кимереп утырасың утырасың да, җен ачуларың чыгып, койкага барып авасың. Ә күңелдә һаман шул язылачак хикәя Анда сурәтләнәчәк вакыйгаларны, ул вакыйгаларда катнашачак кешеләрне син инде тере итеп күз алдыңа китерәсең, алар белән сөйләшәсең, бәхәсләшәсең. Алар — синең өчен җанлы, реаль кешеләр. Ләкин шуларны укучыга да җанлы булып күренерлек итеп сурәтләп бирергә җае, хуты табылмый Хикәяне башлап китеп булмыйча интегелә. Яки язып утырган чакта бер җиргә килеп төртеләсең дә ары таба алып китә алмый интегәсең. Син шулай газапланып утырган арада, шау-гөр килеп, бүлмәдәш егетләр кайтып керә дә:
— һоо! Бальзак! һаман шулай яшь гомереңне әрәм итеп утырасыңмы |QKKa маташма барыбер Галимҗан Ибраһимов була алмассың! Татарның классиклары болай да күп инде аның: укып бетерерлек түгел әсәрләрен. Киләчәк буын студентларны кызган: аларга тагын эш өстәмә! — дип авыз ерырга тотыналар
Алар белән бәхәсләшүдән файда юк: барыбер җиңеп булмаячак, чөнки алар өчәү Шуның өстенә, таш астыннан чыккандай, бик үткен малайлар Алар синең менә шушылай газапланып иҗат итүнең бернинди кинога, бернинди танцыга һәм дөньядагы иң чибәр кызларга да алыштырмаслык дәрәҗәдә татлы икәнен, әйтеп-аңлатып булмаслык рухи рәхәтлек бирүен аңлыймыни?
Андый чакта алар тынычланганчы коридорга чыгып торасың да, шыпырт кына кереп, койкаңа ятасың. Ләкин күзгә йокы керми. Күңелдә
Хикәямне конкурска шул псевдоним белән жибәргән идем (Автор)
гел бер уй: төртелеп калган хикәяне ничек дәвам итәргә? Иптәшләр инде күптән рәхәтләнеп, төш күрә-күрә. саташа-саташа йоклый. Ә син күңелеңдә үзен тудырган кешеләр белән мәш киләсең. Бүлмәдәш егетләр сизмәсен дип. сулышыңны яртылаш кына ала-ала торып утырып, яктысы дәфтәр бите турына төшәрлек итеп кенә калдырып, өстәл лампасына сөлге урынсың һәм. дөньяңны онытып, хикәяңне дәвам итәсең Ә[ >р * инде теге «Газраил»ләрнең берәрсе уянып:
— Син тагын утны кабыздыңмыни әле? Сүндер хәзер үк! Югыйсә ? иртәгә студсовет алдында аңлатма бирергә туры киләчәк! — дип гауга 5 күтәрә башласа, коридорга чыгып язуны шунда дәвам итәрең. Андый чак- ~ та кййда язуның әһәмияте юк. Андый чакта кайда язсаң да — күңелдәге- - чә. син теләгәнчә языла. Мине андый чакта бүлмәдәш егетләрнең көлүе - дә. ачуланулары да. семинарларга, зачетларга әзерләнәсе булу да кур * кытмый. Ташла язуыңны, ташламасаң. университеттан чыгарабыз дисә = ләр дә. язуымны туктатачак кеше түгел мин ' _
Ә кай чакларда яза торган җиремдә төртелеп калып, аны дәвам итәргә ic- җаен тапмыйча унбишәр көн. берәр ай йөрергә туры килә. Андый >■ вакытларда, бердән, онытылып торып, үземне тынычландырыр өчен. = икенчедән, гыйбрәт алу, тәҗрибә туплау өчен. Шәриф Камал. Галимҗан .= Ибраһимов. Ибраһим Гази. Әмирхан Еники әсәрләрен укырга тотынам. 2 Шәриф Камалның кыска гына (нибары өч-дүрт битлек) хикәяләрендә дә < образларны җанлы һәм укучы хәтеренә сеңеп калырлык итеп сурәтләп ~ бирә алуы; Галимҗан Ибраһимовның персонажларның эш-гамәлләрен һәм рухи халәтләрен табигать белән аерылгысыз бәйләп, вакыйгаларны романтика белән өртеп күрсәтеп бирә алу осталыгы. Ибраһим Газиның вакыйгаларны конкрет-кырыс һәм шул ук вакытта астыртын юмор белән сурәтләве. Әмирхан Еникинең бәләкәй генә вакыйганы да тәфсилләп, җелекләргә үткәреп «савып утыруы» мине хәйраннарга калдыра... Рус язучыларыннан Чехов. Бунин. Паустовский хикәяләре, чит ил язучы- ларыннан Эдгар По. ОТенри. Ги де Мопассан хикәяләрен кат-кат укыйм. Аларның сюжет-композиция төзү осталыгына, кешеләрне тере итеп, аларның уй-хисләрен бөтен нечкәлекләре белән ачып бирә .алуларына исләрем китеп, уйланып йөрим . Ә күңелнең бер почмагында өзелеп калган хикәя һаман үзен искәртеп, тынгысызлап тора. һәм. бер дә бер көнне, үзем дә сизмәстән, мин аны дәвам итү өчен кирәкле «хутын» табам да, тагын, дөньямны онытып, яза башлыйм.
Ләкин болары аның мин инде студент булып укый башлагач булган хәлләр. Мин бит әле кайчан һәм ничек студент булганымны сөйләмәкче идем.
Армиядә инде өченче елымны хезмәт итәм. Без инде «карт» солдатлар Барыбызның күңелендә бер уй: хезмәтне тутырып, тизрәк «гражданка»га кайту Армиядән соң кая бару, ни эшләү хакында да еш сөйләшәбез
Минем әлегә анык фикерем юк. Әнием белән энем Равилне бик сагындым. Инде өченче ел аларны күргән юкка. Минем кебек сержант ларның берничәсе инде нкеүиәр тапкыр кунакка кайтып килде. Ә миңа хезмәтем тәмамланганчы кайтып килергә тәки насыйп булмас, ахры
Хезмәтен яхшы башкарганы өчен яисә берәр якын туганы авырып китеп, военкомат-имзасы куелган чакыру телеграммасы килгәндә бүтән солдат-сержантларны кайтара торалар. Хезмәтемне мин дә начар башкар-': йм. Отделениемнең рота күләмендә генә түгел.~ зуррак ярын I а да беренче урынны алган чаклары булды Бу ел Май бәйрәмен лаеклы каршылауга багышланган ярышта да безнең отделение җиңеп чыкты. Шуның өчен бер солдат белән миңа ун көнлек ялга кайтып килергә приказ булган иде. Солдат кайтып килде. Ә мин ымсынып кына калдым. Үземнең гаеп аркасында түгел. Отделениенен бер солдаты (үзен генә ярата торган мәгънәсез бер егет иһе ул) Май бәйрәменә каршы төнне «самоволка»га чыккан да комендатурага эләккән иде. Ә бу _ бик зур ЧП дигән сүз. Шуның аркасында мине кунакка каитар-
мадылар һәм инде алып куйган билетымны кире илтергә туры килде.
Ә узган ел чаңгыда йөгерү буенча дивизия беренчелегенә үткәрелгән ярышта икенче урынны алган идем Шуның өчен кунакка кайтар- макчылар иде
Әмма кайта алмадым Үзем гаепле булдым Иртәгә кайтып китәсе * дигән көнне, бар кирәк әйберләреңне алып куй, поездга барганда гына алып өлгерә алмассың, дип капитан миңа биш сәгатькә увольнение биргән иде Солдат өчен биш сәгате түгел, бер сәгате дә бик кадерле ул увольнение дигән нәрсәнең. Шул шатлыктан башым әйләнеп киткән, күрәсең, увольнение кәгазен ротада онытып калдырганмын. Ленинградка барып керү белән, мине патрульләр эләктереп алды. «Бәйләнүләре-нең» сәбәбе шул. урамның икенче ягыннан миңа каршы килүче бер кече лейтенантка честь бирмичә үткәнмен икән. Ә бу инде уставны бозу дигән сүз. Увольнение кәгазем булган булса, әллә шуңа язып җибәрү белән дә чикләнгән булырлар иде Ләкин кәгазем юк иде шул. Шуннан нәрсә: алып киттеләр комендатурага. Дежур торучы полковник кушуы буенча, бер капитан миннән уставның статьяларын сораштырырга тотында да, мин барысын чатнатып сөйләп биргәч (строевой уставны яттан белә идем), артык бәйләнеп тормады. Дежур полковник янына алып барып.
— Сезнең боерыгыгызны үтәдем, иптәш полковник. Строевой уставны сержант яттан белә! — дигәч, хәзер үк частька кайтып комендатурага ни өчен эләгүемне рота командирына әйтергә кушып, чыгарып җибәрделәр.
Комендатурада йөреп, биш сәгатьнең ике сәгате инде үтеп тә киткән иде. Әгәр частька кире кайтып, рота командирына доложить итеп тә йөрсәм, (әллә туры килә әле ул, әллә юк!), күпме генә вакытым кала. Аннары килеп, кеше төсле йөри белмисең икән, үзеңә үпкәлә дип, капитанның мине кабат чыгармавы да бар иде. «Ничава, яна торган әйбер түгел, кайткач доложить итәргә дә өлгерермен әле»,— дидем дә кибетләргә кереп, әнигә күлмәклек бик матур чәчәкле ситсы, кызыл эчле галуш (әнинең гомер буе кызыккан нәрсәсе), плюш бишмәт, Равилгә якалы әйбәт пальто (күпме кызыгып та, армиягә кадәр үзем тәки тиенә алмаган нәрсә!), кер күтәрә торган коңгырт ситсы күлмәк, простой материалдан тегелгән һәм, арзан булса да, ул елларда модада булган кин балаклы бик шәп матрос чалбары алдым.
Ике култык астыма ике зур төенчек күтәреп частька кайтып кергәндә увольнением бетәргә ун минутлап вакыт бар иде әле. Әнигә конфет-шикәр, юлга азык-төлек шикелле нәрсәләр генә аласы калды, аларын китеп барышлый вокзал тирәсендәге кибетләрдән дә алырга булыр, дип, бүтән хәвеф-хәтәргә юлыкмыйча кайтып җитүемә бик сөенгән идем. Әйберләремне куйыйм да. комендатурага ни өчен алып барганнарын капитанга әйтермен дип. казарма ишегеннән кереп җитәргә дә өлгермәдем дневальный
Иптәш сержант, срочно к командиру роты! — дип кычкырды. Күрәсең, капитан мине шахмат уйнарга чакыргандыр дип уйладым. Шуңа бер дә хәвефләнмичә һәм ашыкмыйча гына кергән идем Ләкин кәнсәләргә килеп керүем булды, капитан утырган җиреннән сикереп торды да
— Эх, Наруллнн' Нарулдин! Нәрсә эшләдең син? Син нәрсә эшләдең, ә?! — диде.
— Юри эшләнгән эш түгел ул, иптәш капитан. Мин ул кече лейтенантны бөтенләй күрмәдем: урамның икенче ягында булган бит ул,— дидем мин. эшнең нәрсәдә икәнен шундук сизенеп һәм акланырга тырышып.
• Синең кайдан барган булуыңның хәзер инде һичнинди әһәмияте
' У.1 минем фамилияне нигәдер гел шулай әйтә торган иде. (Автор)
Юк- СОК инде! Комендапрадан чыгу белән туп-туры минем янга кайтырга иде сика. Ә хәзер эш зурга китте Син чыгып киткәнгә ике сәгать үгкәч кайтып життеме әле дип, комендатурадан шалтыратканнар' Штаб дежурные рота дежурныена шалтыраткан. Ә син юк. Шуннан
i ун минут саен шалтыратып, сорап тора башлаганнар. Син һаман1 кайтмагач, инде менә мине өйдән чакырып алдылар Башында мие булган * кеше андый чакта шушылай эшлиме инде, ә?
Увольнениедән кайткач доложить итәрмен дигән идем, иптәш | капитан. г
Юк! Сиңа ин элек комендатура дежурныеның приказын үтәргә °- кирәк иде! Кадалып китсен иде увольнениесе. Кайтып доло^кить иткән ш булсаң, мин сине тагын чыгарыр идем. Ә хәзер.. Билет алган идеңме кайтырга? ♦
— Юк әле, кайтышлый алырмын дигән идем. =
— Анысы ярый икән.— диде капитан, азрак тынычланып — Югыйсә 5 кире илтеп йөрергә туры килер иде. >
— Нишләп, иптәш капитан? >,
— Ә син шуны аңламыйсыңмы? 1
Аңлый идем әлбәттә: приказны үтәмәгән өчен. Ләкин шул юк кына ® нәрсәдән башланган эш өчен кунакка кайтармыйча калдырырлар дип з башыма да китерми идем. Капитан моны мине куркытыр өчен, юлда < йөргәндә игътибарлырак булсын дип кенә әйтәдер дип уйлаган идем. °
Соңыннан аңлашылды: хикмәт капитанда түгел, хикмәт отряд дежурңыенда булган икән. Минем хакта комендатурадан шалтыратуларын ул отряд командирына доложить иткән Күрәсең, кәефе шундыйрак чакка туры килгәндер,командир мине кунакка кайтарырга дигән приказны юкка чыгарырга боерган икән.
Менә шул. Инде бөтенләй әзерләнеп беткәч кайта алмыйча калдым. Әни белән Равилгә алган бүләкләрне посылка белән җибәрергә туры килде.
Бу хәл минем өчен мәңге онытылмаслык сабак булды.
Шуннан соң мин үземә бирелгән боерыкларның барысын да вакытында һәм төгәл итеп үтәп бара торган булдым.
Ярый, сүз армиядән кая кайту хакында иде бит әле. Әйе, әнине, Равилне һәм гомумән, бөтен авыл халкын, безгә печәнен, утынын, чикләвеген, җиләген һәм чабата ясарга юкәсен биреп торган урманыбызны, Урманасты болынын. Зур һәм Кечкенә чишмәләрне бик сагынам. Андый чакларда: «Хезмәтем тулу белән туп-туры авылыбызга кайтып китәргә
> кирәк. Шоферлыкка яки трактор йөртергә укырмын да рәхәтләнеп колхозда эшләрмен. Тиздән авыл җирендә дә тормышлар арулана башларга тиеш. Эшләр шулай таба бара. Эшләгән кешенең кадере анда да булыр Ә мин эштән курыкмыйм>,— дип уйлап куям. Иптәшләр чирәм җирләрдә эшләүче таныш-белешләреннән хат алгач, эшкә шунда китү хакында сөйләшә башласалар, әллә шунда кңтим микән дә, акча туплап, машина алып кайтып, бөтен авылны шаккаттырыйм микән, дип тә алгысып куям. Ленинградта калырга да ымсынгалыйм Калырга мөмкинлеге бар: радиодан да, газета аша игъланнар биреп тә төрле завод-фабрикаларга эшкә чакырып торалар. Мәгъсүмәнең олы малае Ленинградның үзендә урнашып калган, фәлән хәтле акча алып эшли икән, дип тел шартлата- шартлата сөйләсеннәр иде бер авыл агайлары Шул егет мине яратып йөргән иде бит, кадерен белмәдем, кадерен белеп әйбәт кенә йөргән булсам, мине дә үзе янына алдырыр иде, үзем юләр булдым шул дип,
. Р да үкенеченнән нишләргә белмәс иде.
‘ Хыял гына булып калган университетка керергә тагын бер талпынып карыйсы да килә. Әгәр шул хыялыма ирешеп, университет студенты булып китсәм, Р. үкенеченнән үрле-кырлы сикерер иде аннары, дип тә уйлыйм. Шул ук вакытта куркыта да Унны гына бетерүемә инде өч ел үтте Өч ел буена дәреслек дип әйтмим, хәтта бер татар китабы укып караганым
юк. Ә бит имтихан бирә башласаң, урта мәктәпне быел гына укып бетергән һәм яхшылап әзерләнеп килгән кешеләр белән рәттән торып бирергә туры киләчәк Өч ел буена гел русча сөйләшеп йөргәннән соң бернинди әзерлексез ничек татарча сочинение язмак кирәк. Коры теләк белән генә әллә кая барып булмас анда. Бер генә тыныш билгесен дөрес , куймасан да,бәяне бер баллга киметәләр ди бит Тарихны, географияне ' табып укырга булыр анысы. Алары китап кибетләрендә бар. Русча булуларының зыяны юк кына түгел, киресенчә, татар баласы ул фәннәрдән имтихан тапшырганда русча сөйләшеп тапшыра алса, дәрәҗәлерәк санала. Ләкин, ничек кенә булмасын, төп фәннәрне — татар телен һәм татар әдәбиятын ныклап торып белмәгәч, ерак китә алмассың. Йөреп-йөреп тә тагын университетка керә алмыйча калынса. ни эшләрсең? Әни күзенә, авыл халкы күзенә ничек күренерсең? Р да куаначак кына. Минем арттан йөргән булды, ә үзе, әнә, провалить итеп кайткан имтиханнарын. Ярый әле булдыксыз кеше икәнен вакытында сизеп калганмын, дип борынын тагын югарырак чөячәк ул. Ә мин алай булуын теләмим’ Дөрес, армий хезмәтеннән кайткач әзерләнергә вакыт булыр анысы. Ноябрьдә кайтсак да имтиханнарга ун ай вакыт калачак Ләкин инде өч ел укымый торганнан соң яңадан китапка тотынасы килер микән соң? Армиядән кайтк-ач минем кебек егетләр өйләнеп тормыш корып җибәрә бит...
Мин әнә шулай әүле-тәүле булып, конкрет бер карарга килә алмыйча йөргәндә мәсьәлә үзеннән-үзе хәл ителде дә куйды. Өлкән буын кешеләре хәтерлидер, 1957 елның маенда хөкүмәтебезнең армиядә соңгы елларын хезмәт итә торган һәм югары уку йортларына укырга керергә теләгән урта белемле солдатларны һәм сержантларны хезмәттән гомуми демобилизациядән алданрак, вузларга кабул итү имтиханнарына өлгерерлек вакыт калдырып кайтарырга дигән карары чыкты. Капитан белән бер кичне икебез шахмат уйнап утырганда шул хакта сүз китте дә әйтте бу миңа:
Әгәр вузга керергә теләсәң, сине дә җибәрергә мөмкин булыр, Наруллин. Исәбең ничек?
Укырга ният барын бар да, әзерләнергә мөмкинлек юк бит, иптәш капитан
Ял көннәрендә, хезмәттән буш сәгатьләрдә әзерләнерсең.
— Хикмәт вакыт булмауда түгел. Дәреслекләр* юк.
Булачак отряд китапханәсенә дәреслекләр алырга боерык бирелде.-
— Миңа бит татар дәреслекләре кирәк.
— Ах. менә ничек! Алайса, берәр туганыңа хат язып, соратып ал!
— Рәхмәт, иптәш капитан. Чыннан да, шулай эшләргә кирәк булыр. Ә укырга керергә кайдан һәм кемнән рөхсәт аласы икән?
Бик гади эшләнә ул. аттестатыңны җибәрүләрен сорап, иртәгә үк өегезгә хат яз. Кара аны. заказной итеп җибәрсеннәр, юлда югрлырлык булмасын Аттестатын килгәнче без монда сиңа хезмәтең турында характеристика язып куярбыз Фоторәсемнәреңне әзерләп куярсың, Медицина белешмәсе кирәк булачак, аның да хәстәрен күрә башла. Өегездән аттестат килгәч, шул документларның барысын бергә үзең керергә теләгән институтка җибәрерсең дә имтиханга кайтырга чакырып язылган кәгазьне көтеп торырсың Кәгазь килгәч, имтиханнарга ун-унбиш көн кала кайтарып җибәрәчәкләр.
Ә конкурстан үтә алмаган яисә имтихан барышында төшеп калган кешеләр хезмәткә яңадан кайтырга тиеш буламы?
Юк. бер-ике ай өчен кире чакырып тормаслар дип уйлыйм. Ну. ничек, тәвәккәллисеңме?
— Тырышып карарга кирәк, иптәш капитан.
Әнә шулай бер сөйләшүдә хәл ителде мәсьәлә. Укырга керә алсам — бик шәп! Керә алмасам да үкенече зур булмый. Авылга имтиханнарны биргәч кенә кайтачакмын, һәм анда минем белән ниләр булганын беркем
дә белми калачак Ул елны Равил унынчыны бетереп йөри, аннан дәреслекләрен сорап алдырырга да була иде. Ләкин мин сорап тормаска уйладым Сорасаң, ни өчен кирәк булуын әйтергә туры килә. Әйтсәң, авызында сүз әллә тора аның, әллә юк
Ә аттестатны хезмәт буенча кирәк, штабтан сорыйлар дип алдырдым
Документларымны әзерләп җибәрүгә ике атна да үтмәде, миңа им- * тнхан тапшырырга рөхсәт ителүен әйтеп, беренче августка кайтып җн- < тәргә чакырып, университеттан язу килде ' <
Имтиханнар башланырга әле айга якын вакыт бар иде. Буш минут- < ларымда тарих белән география дәреслекләрен укый башладым. >
Укырга керергә теләүчеләр безнең отрядта нигәдер бик аз — өч 2 кенә кеше идек. Тула егете Николай Демидов, латыш егете Эдуардас * Витаускас һәм мин Эдуард- Риганың граждан авиациясе институтына, х Демидов Крупская исемендәге Мәскәү пединститутына керергә җыеналар s Икесе дә белемле, төпле егетләр Николай хәтта армиягә кадәр бер ел ч мәктәптә укытып та килгән Эдуард да авиацияне бәләкәйдән ярата. £ Мәктәп елларында үзе ясаган авиамодельләр белән ярышларда * катнашкан егет. Институтка кабул иткәндә болар барысы да исәпкә е алыначак, әлбәттә. Тик минем генә бернинди «өстенлегем» юк Үзебезнең s округ газетасында басылган мәкаләләрем барын бар да, ләкин алар русча язылган шул. Ә миңа татар телен әйбәт белүемне раслый торган < дәлилләр кирәк. Шуңа күрә Николай белән Эдуардка караганда мин ~ күбрәк борчылам Николай мине тынычландырырга тырыша. «Курыкма, андыйлар бер син генә булмассың. Мәкаләләрне русча әйбәт кенә язасың бит. татарча сочинениене генә ничек тә «дүрт»кә язарсың әле! Сиңа шулай язсаң бик җитәчәк»,— ди.
Июльнең егермеләреннән соң без. өч егет, көн саен очрашып, хәл белешеп тора башладык. Ишетүебезгә караганда. кайбер частьлардан безнең ише укырга теләүчеләрне инде кайтара башлаганнар. Ә безгә беркемнең берни әйткәне юк әле.
Шул хәлгә борчылып, июльнең егерме алтысында өчебез бергәләп ул Дерябин янына штабка бардык.
— Болай булса, без беренче августка кайтып җитә алмыйбыз бит, иптәш майор. Әллә безне җибәрмәскә булдыгызмы? — диде Демидов
Мин сездән нәкъ менә шул сорауны көткән идем, дигән шикелле итеп, замполит үзалдына елмаеп куйды
— Эш миннән генә торса, инде күптән җибәргән булыр идем,— диде ул.— Приказ юк бит. Борчылмагыз, булыр Приказ килү белән минут та тоткарламаячакбыз. Чемоданнарыгызны әзерләп куегыз һәм көтегез. Менә шул. Китәргә мөмкин. ’ о
Без штабтан чыгып аз гына киткән идек, дежурный артыбыздан чыгып:
— Товарищи сержанты, к майору! — дип кычкырды
Без сөйләшеп торган арада югарыдан телефонограмма килгән. Анда Николай белән Эдуардны кайтарырга боерылган иде.
— Ә сиңа, иптәш Нуруллин, нигәдер приказ юк әлегә, диде майор, миннән дә болайрак үзе борчылып
Мин аптырап калдым. Нәрсә булган? Нигә минем үземне генә калдырганнар? Соңрак китсә дә өлгерер, дигәннәрдер дияр идең. Николайның да, Эдхардның да кайтыр җирләре минекеннән якынрак. Ә миңа аз дигәндә дә. юлга тәүлек ярым кирәк _
Тиз генә әйберләрен алып штабка килергә кушып. Дерябин Николай белән Эдуардны чыгарып җибәрде
— Ә син утырып тор, лип. мине үзе янына калдырды Дивизия штабына шалтыратып, минем мәсьәләне ачыкламакчы иде ул Ләкин безгә кирәкле кеше урынында юк. ә бүтәннәре өзеп кенә берни дә әйтә алмадылар.
Олы башын кече итеп, анын минем өчен шушылай тырышуына исем китеп утырдым. Мин бит аңа бөтенләй чит-ят гап-гади бер сержант. Әгәр мине бүген кайтарып жибәрәләр икән, без аның белән бүтән очраша алуыбыз да бик шикле. Ә ул. әнә, үз туганы шикелле итеп, чын күңеленнән миңа ярдәм итәргә тырышып йөри. Аның урынында башка берәү булса, мин берни эшли алмыйм, приказ юк бит. дияр иде дә кайтарып җибәрер иде.
— Ярар, сержант,— диде ул. шалтыратып-шалтыратып та мәсьәләнең очына чыга алмагач — Бар. кайт һәм тыныч кына көт. Монда ниндидер аңлашылмау килеп чыккан булырга тиеш. Бер сине генә калдырмаслар дип уйлыйм. Иртәгә үзем барысын ачыкларга тырышырмын
Ләкин иртәгә дә. аннан соң да боерык килмәде мине кайтарырга Кемдер жибәрергә теләмәүдән түгел. Просто штабта утыручы писарь боерык язган вакытта минем фамилияне ялгыш төшереп калдырган.
Шуның аркасында мине хезмәттән азат итәргә дигән боерык бик соңга калып, тик өченче августта гына алынды. Ә имтиханнар беренче автустта башланган иде.
Барыбер өлгермәдем инде, минем үземнән генә кем кабаттан им тихан алып торсын, дип башта кайтмаска да уйлаган идем. Рәхмәт инде, капитан:
— Кайтасың — и никаких! Чөнки без синең укырга керәчәгеңә ышанабыз,— дигәч һәм «хезмәт вазифаларын үтәгәндә тоткарланды», дип белешмә язып биргәч, тәвәккәлләргә булдым
Казанга кайткач
Казанга алтынчы август көнне иртән кайтып төштем. Әйберләремне вокзалда гына калдырып, туп-туры университетка бардым. Безнең татар теле бүлегенә керүчеләр ул көнне төп корпусның беренче катында татар теленнән имтихан тапшыралар иде. Имтихан алучы ике укытучының берсен дәштертеп чыгарып, аңа үземнең хәлемне сөйләп бирдем. Чандыррак кына гәүдәле, урта буйлы, кысыграк күзле, шактый зур кылыч борынлы, көләч йөзле, утызлар тирәсендәге ул кеше сул кулы белән ияген тотып, гозеремне тыңлап торды да
— Беләсезме нәрсә, егет: сезгә иң элек кабул итү комиссиясеннән имтиханга керергә рөхсәт язуы алы , килергә кирәк. Шунсыз без сезне имтиханга кертә алмыйбыз Чөнки сез гамәлдәге тәртипне бозгансыз беренче, язма имтиханыгыз бирелмәсен,—диде
— Ә кабул итү комиссиясе кайда соң. абый?
Ул өченче ишекне күрсәтте:
— Әнә. янәшәдә генә
— Абый, әйдәгез икәү бергә кереп чыгыйк әле шунда, ә? Югыйсә мин анда беркемне дә белмим.
Көләч укытучым икеләнеп калды аның миңа ярдәм итәсе килгәне күзләреннән күренеп тора, шул ук вакытта комиссия хозурына барып сөйләшергә тәвәккәллеге дә җитеп бетми иде.
Әйдәгез инде, абый,— дидем мин, чын күңелдән ялварып.— Мәңге онытмас идем яхшылыгыгызны!
Юк. йөрәге житмәде. Ташлап та китмәде үзе.
— Алайса без болай итик: сез шушында торып торыгыз, мин Ибраһим белән сөйләшеп карыйм әле. Бәлки ул берәр ничек ярдәм итәр,— дип имтихан бара торгам аудиториягә кереп китте
Ул арада имтихан тапшырырга торучылар мине сырып алды. Ара-
ларында мкнем кебек хәрбн хезмәттән кайткан дүрт егет тә бас бетә хәтта офицер-өлкән лейтенант иде. к’ н
— Нигә болай соңга калдың син, агайне?
Бу сорахны миңа кабарынкы калын иренле, яфраклары әле яна гына чабыштан кайткан кешенеке кебек күпереп торган җәлпәгрәк бо рынлы, калын кара кашлы, бөдрәрәк кара чәчле кече сержант фор часы кигән егет бирде. v г
— Шулай туры килде инде,—дидем мин шактый ук пошаманга калып Татар булегенә имтихан бирүчеләр барлыгы ничә кеше’
— Беренче экзаменда йөз дә егерме өч кеше иек. Шуларнын алтысы коелып калды Димәк, сине дә имтиханга кертсәләр, йөз унсигез булабыз,— диде әлеге кече сержант
Ул үзен бик иркен, башлык шнкеллерәк тота иде.
— Бер урынга биш кеше диярлек икән, ә?—дип көрсенеп куйганымны үзем дә сизмичә калдым.— Әллә рөхсәт сорап мәшәкатьләнеп тә йөрмәскә микән?
Бу юлы да шул ук кече сержант җавап бирде:
— Кара инде анысын, агайне. Бәлки, чыннан да, шулай итү хәерсорады.
Бәлки мине соравыдыр дип уйласам да, хәрби киемлеләр бер мин генә булмагач, мин идем ул, дияргә кыюлыгым җитмәде.
Безнең арада хәрби диңгезче формасы кигән, төп кебек нык гәүдәле, түп-түгәрәк битле, дәү авызлы бер егет тә бар, ләкин ул моңарчы, бездә һичнинди галәкәсе булмаган кешедәй, тәрәз буенда басып, төтененең граммын да әрәм итмичә тирән-тирән итеп эчкә суырып, тәмәке тартып тора иде. Әнә шул егет, үзалдына елмаеп куйды. Аннары акрын гына атлап укытучы янына килде:
— Армиядән кайтканнар бийәү без монда, Ибраһим ага. Сезгә кайсыбыз кирәк иде соң? — диде.
— Миңа хәзер генә армиядән кайтып төшкән бер егет бар дигәннәр
лерәктер
Күрәсең, армиядә шулай өйрәнелгәндер инде, үзем кече сержант белән сөйләшсәм дә, күзем чины буенча бездән югары өлкән лейтенантта иде Чәбәләнеп беткән җиз чыбык шикелле сары бөдрә чәчле, куе сипкел баскан озынча йөзле ул лейтенант моңарчы берни эндәш мичә, хәйләкәр елмаеп, читтә басып тора иде. Кече сержантның сүзләреннән соң лейтенант кинәт дерт итеп:
— Нәрсә сөйлисең син. Галимҗан! — дип безнең янга килде. Аннары миңа мөрәҗәгать итеп: — Ә сез аның сүзенә карамагыз, сержант,— диде — Ж.ыенып кайткан икәнсез, әлбәттә, имтихан биреп карарга кирәк. Тик менә рөхсәт итүләре генә инде. Тоткарлануыгыз хакында берәр белешмә алып кайтмадыгызмы соң?
— Анысы бар ла ул...
' — Алай булгач, шәп инде!
Без шулай сөйләшеп торган арада имтихан бара торган аудиториядән ябык һәм каратут озынча йөзле, зур күзлекле, бәләкәй чандыр гәүдәле, кәкре таякка таянган бер кеше килеп чыкты да, ишек төбендә торучылар арасыннан кемнедер эзләгәндәй каранып, туктап калды. Ул чыгуга барысы да тынып калганнар иде.
Башлап һаман шул кече сержарт Галимҗан телгә килде.
— Нәрсә. Ибраһим абый, берәр ярдәм кирәкме әллә?
«Эһем, эһем> итеп тамак кырды ул. Аннары.
— Армиядән кайткан җегетегез кайсы була соң монда? — дип
иде.
Калын пыялалы күзлек кигән яшь кенә бер кыз. чөгендер шикелле кызарып, имтихан бүлмәсеннән килеп чыкты Ишек төбендә торучылар барысы да аңа ябырылды.
— Ну. ничек?
— Нинди билет эләкте?
— Ничәле куйдылар? .
Мине ул кызның ничәле алуы кызыксындырмый, үз хәлем — хәл иде Кыяр-кыймас кына укытучы янына килдем:
— Мин ул, абын, әле кайтып төшкән кеше.
— Эһем, эһем, шулаймыни? Бик әйбәт, бик әйбәт,—диде ул. Кин' итеп елмайды. Моның белән сөйләшеп торырга ярыймы икән соң. дип булса кирәк, бер мәл сынап карап торды. Күрәсәң. игътибарга лаек дип тапкандыр, кулын сузды да;
— Әйдә, энекәш, танышыйк алайса: мин Ибраһим абыең Нуруллин булам Татар әдәбияты укытучысы,— диде.
Ул мина шундук үз абыем шикелле якын булып китте:
— Минем дә фамилиям Нуруллин, абый!
Ләкин ул минем кебек үк сөенмәде.
— Шулаймы? Адашлар булабыз икән болай булгач. Кайсы районнан үзегез?
— Балык Бистәсеннән.
— Кайсы авыл?
— Югары Әшнәк. Халык телендә Зәңгәрле дип тә йөриләр.
— Югары Әшнәк, Югары Әшнәк...— диде ул, нидер хәтерләргә тырышып — Юк, ишеткән авылым түгел.
— Шулайдыр шул. Кечкенә, нибары егерме җиде йортлы гына авыл ул
— Ничава, кемнең кемлеген аның кайда тууы хәл итми Габдулла Тукай да мәркәздә түгел, гади генә Кушлавычта туган...
Аннары кинәт кенә.
— Әйт әле. энекәш, дөресен генә, язасыңмы, басылган әйберләрең бармы? — диде.
Мңн аптырап калдым: ни дип җавап бирергә? Язам дисәм дә әллә ни зур хилафлык булмаячак, язмыйм дисәм дә дөреслектән ерак китмәячәкмен. Ләкин аңа кайсы җавап кирәк икән соң?
— Юк,—дидем мин,—язмыйм, абый.
Язам дисәм, язган әйберләреңне күрсәт, дип төпченә башлавыннан курыктым. Чөнки минем мәкаләләр басылган газеталар вокзалда, чемоданда калган иде.
— Ә нигә безгә укырга кермәкче булдың соң?
— Укытучы булырга иде исәп.
— Анысы ярый икән,— диде Ибраһим абый, минем җаваптан күне ле булып — Югыйсә безгә барысы да диярлек язу-сызу белән мавыгучылар килә, һәркайсы Тукай да Галимҗан Ибраһимов булмакчы Ә безгә башлыча әдәбиятны яратучы, аны әйбәт итеп укыта алырлык кадрлар әзерләргә кирәк. .
Минем эчкә җылы кереп китте «Ярый әле язам дип әйтмәдем!»
— Укытуын укытыр идем мин аның, ләкин имтиханга кертмисез бит әле' дидем мин. сүз җае чыкканга сөенеп
— Эһем, эһем Әйе. шулай дигән иде шул Зәет абыең. Әйдәле, энекәш...
Ул папиросын бик җентекләп сүндерде, ташлар урын булмагач, аны кабына кире тыкты да мине «К^бул итү комиссиясе» дип язылган бүлмәгә алып керде.
Кыскасы, әлеге бүлмәдә миңа «Имтиханга керергә рөхсәт ителә»,— дип язып бирделәр.
— Ә бирмичә калган имтиханнарыгызны кайчан тапшыру мәсьәләсен деканат белән сөйләшеп хәл итәрсез,— дип тә өстәделәр.
Имтиханда нәрсә булачагын уйлау юк. Әлегә минем өчен иң кыйммәте — аның менә шушы рөхсәте иде.
— Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт!
Ә Ибраһим абыйга исә рәхмәтемнең чиге-чамасы юк иде Комиссия председателе белән сөйләшеп, бирелмичә калган имтиханны (татар и леннән сочинение) да шул көнне бирергә рөхсәт алып чыкты ул'
— Әйдә, энекәш, киттек Бәхетең бар икән! дип Ибраһим абый мине үзе белән имтихан бүлмәсенә алып керде Сочинение язар өчен миңа өч тема тәкъдим иттеләр. Кызганычка каршы, ул темаларның * икесен инде онытканмын Ә берсе хәтеремдә. «Советлар Союзы - ты- - нычлык терәге» дигән ирекле тема иде ул Мин шул темага яздым. I Сочинениемне язып бетерү белән тикшерделәр һәм «дүрт»лсгә бәялә- < деләр. Шундук телдән имтихан билеты алырга да куштылар
Бәхетемә каршы, бик җиңел билет эләкте Беренче сорау «Туры * һәм кыек сөйләм. Аларда тыныш билгеләре», икенче сорау «Гафур - Коләхметовның «Ике фикер» пьесасының идея эчтәлеге» иде Мин ул * пьесаны армиягә кадәр университетка имтиханга әзерләнгәндә әйбәтләп = һәм яратып укып чыккан идем Ул сорауларга әзерләнеп тә тормыйча җавап бирдем Күрәсең, шул тәвәккәллегемне искә алганнардыр, телдән миңа «биш>ле куйдылар. >
Шулай итеп, ул көнне мин берьюлы ике имтихан тапшырып чыктым. 1 Моның өчен үземә ярдәм иткән укытучыларым Ибраһим Нуруллин белән 1 Зәет Мәжитовка гомерем буе рәхмәтле булып калачакмын’ '
Соңгарып кайтып та имтиханга кертелү бик әйбәт *
Бер көндә ике имтихан тапшырып чыгу - аннан да шәбрәк. Ләкин = бу мәсьәлә инде хәл ителде — мин университет студенты булдым дигән сүз түгел иде әле Дөрес, тарихны «биш»легә тапшырдым, алдан әзерлә неп кайту үзенекен иткән иде
Шулай итеп, дүрт имтиханның инде өчесе тапшырылган һәм мин унбиш мөмкинлектән ундүрт балл җыйган идем Армиядә хезмәт итеп кайткан кеше өчен бу бер дә начар түгел Мондый билгеләр белән теләсә нинди конкурстан үтәргә мөмкин Тик менә дүртенче имти-ханыбыз
Анысы телдән иде. Безнең мәктәптә чит тел бөтенләй үк укытылмады дисәм, ялган булыр Сигезенче-тугызынчы классларда инглиз теле укыдык без. Әмма өстән-өстән генә.
Мин армиядә хезмәт иткән арада кабул итү тәртипләре үзгәргән: тарих-филология факультетына керүчеләр өчен географиядән имтихан бетерелгән, аның урынына чит телдән имтихан гамәлгә кертелгән икән.
Шул хакта белгәч, чәчләрем үрә торды. Географиядән әзерләнеп йөрүемә үкенмим: булган белемнең зыяны тимәячәк! Ә менә чит тел белән ни эшләргә? Дүрт имтиханның өчесен әйбәт кенә биргәч, ташлап кайтып китү дә кызганыч Унынчы август иде бу Уналтысында чит телдән имтихан булырга тиеш Әзерләнергә биш көн вакыт бар Ләкин биш көндә генә моңарчы бөтенләй диярлек укымаган фәнне өйрәнеп буламыни? Дөрес, читтән торып укучы бер студентның бер төн эчендә кытай телен өйрәнеп, иртәгәсен имтихан тапшыруы хакында сөйлиләр иде сөйләвен Ләкин ул бит булган хәл түгел, ә анекдот кына'
Ни эшләргә дә белмичә, кара хәсрәткә батып, университетның төп бинасыннан чыгып килә идем, каршыма Солтан мәктәбендә укыган дустым һәм классташым Мидхәт Миншин очрады Аның университетта укыганын беләм, ләкин теге елны мин конкурстан үтә алмыйча кайтып киткәннән бирле, күрешкәнебез дә. хат алышканыбыз да юк иде
Без кочаклашып, бер-беребезгә карап беркавым куанышып тордык Очрашу куанычыннан икебез дә югалыбрак калган идек.
Башлап Мидхәт телгә килде.
— Карале, син монда каян килеп чыктың соң әле. малай-1
— Әй, сорама инде. Мидхәт. Имтихан бирергә дип кайткан идем дә тагын барып чыкмады
— Ничек барып чыкмады? «Ике»ле- куйдылармыни
— Куюын куймадылар да
— Туктале. әйдә, конкрет кына итеп сөйләп бир әле: кая керәсең. ничә имтихан бирдең, нинди отметкалар алдың?
Түкми-чәчми генә вакыйгаларның асылын сөйләп бирдем.
— Минем эшнең хөрти икәнен инде белдең, үзеңнең тормыщлар ничек соң. Мидхәт? д
— Ничек булсын, шәәп! Университетның өч курсын бетердем Быел*’ менә дүртенче курста укыячакмын Укуым әйбәт, повышенный стипендия алам Ә монда укырга туры килә, малай! Күңел биреп укыганда. I әллә ни авырлыгы юк икән аның. Хәтта инглизчә газеталарны инде сүзлексез дә укый алам. Укытучы кушкан текстларны гына түгел, артыгын да укыйм Ник дисәң, югары белемгә ия булган кеше һич югы бер чит тел дә... Әһә. торып тор әле. малай Вакыйф.
Мидхәт университеттан чыгып барган бер ханым артыннан китте «Күрәсең.авылдашы-фәләндер».— дидем дә. үз уйларыма бирелеп. Мидхәт әйләнеп килгәнне көтә башладым. Ләкин күп тә үтмәде, кул изәл Мидхәт мине үзләре янына чакырды
Мин кыяр-кыймас кына алар янына килгәндә, минем кем икәнне белергә теләгәндәй, теге ханым сыный карап торды. Челтәр якалы ак кофта, соры юбка кигән ул хатынның иң элек күзләренә игътибар иттем Чөнки аның күзләре дә юбкасы белән пардан - яшькелт соры, һәм алардан эчке моң белән өртелгән рәхимле нур бөркелеп тора иде. *
— Менә. Вакыйф, таныш бул. безнең инглиз теле укытучысы Зилә ханым Сабировна,— диде Мидхәт.
Зилә Сабировна тыйнак кына елмаеп:
— Исәнмесез? — диде.
— Исәнмесез!
Бер мәл киеренке тынлык булып торды.
— Миншин миңа сезнең турыда барысын да әйтте.— диде ул.— Сез классташлар икәнсез. Әгәр аның кебек әйбәт укыр булсагыз, берәр ничек ярдәм итәргә тырышырбыз. Сезнең группаның чит телдән имтиханы кайчан әле?
— Унсигезенче августта
— Ике генә көн калган икән шул. Әйдәгез, алайса болай сөйлә- ■ шик; сез имтиханга группагыз белән килмәгез. Минем соңгы имтихан егерме алтынчы августта, шул көнне килерсез. Ә аңарчы әле бер атна вакыт бар: әйбәтләп әзерлЬнә торыгыз!
Егерме алтынчы август көнне имтиханга кергәндә (дустым өйрәткәнчә. иң соңгы кеше булып) «өчле» алуыма зур өмет белән кергән * идем. Әмма...
Инде имтихан тәмамланып килә Миннән алда нибары ике генә кеше калган иде Нәкъ менә шул чакта, күктән иңгәндәй. Зилә Сабировна имтихан алып утырган аудиториядә ап-ак чәчле, дәү һәм юантык гәүдәле бер ханым пәйда булды. Әлбәттә, күктән иңмәгән, ишектән кергәндер ул. Ләкин, имтиханга әзерләнү белән мәшгуль булып, мин аның кайчан һәм ничек килеп кергәнен сизми калганмын Мин аны күреп калганда ул инде Зилә Сабировна белән мыдыр-мыдыр нидер гәпләшә иде. Тик ни хакында сөйләшкәннәрен аңлап булмый, чөнки чит телдә сөйләшәләр Димәк, ул да чит тел укытучысы' Бетте болай булгач баш! Дөбердәтеп «нке»ле куеп чыгаралар болар! Зилә ханым аның алдында ничек итеп миңа «өч»ле куйсын? Куймый, әлбәттә Эх- эх-эх! Университетка быел да эләгә алмыйм икән болай булгач Ә бит соңгы жиде тәүлек эчендә жнтмеш тапкыр укып чыккан идем мин | инглиз теленең грамматик кагыйдәләрен. Сүзлектән карап, әллә никадәр ’ сүз ятлаган идем .
Ләкин гел аһ орып утырып кына да булмый-, үземә эләккән билетка хәл кадәренчә жавап әзерләргә кирәк иде. Билетта ике сорау: берсе —
грамматикадан, икенчесе инглизчә текстны русчага тәрҗемә. Әйтеп үткәнемчә, җиде көн буена бер генә минутымны да бушка әрәм итмичә. инглиз теле дәреслеген укыдым. Үземә калса, грамматик кагыйдә ләрен дә хәйран гына үзләштереп, ул кагыйдәләргә мисаллар да китерә алырлык хәлгә килгән идем Ләкин Акчәч килеп кергәч, бар белгәннәрем онытылды да китте. Барыбер рәт чыгара алмам дип. беренче со- * раута әзерләнеп тә тормадым. Бөтен көчемне салып, үземә эләккән 3 текстны русчага тәрҗемә итәргә керештем. Әле дә бик яхшы хәтеремдә. 2 «Композитор Глинка һәм аның «Иван Сусанин» операсы дигрн текст sj иде ул Композиторның туган, үлгән еллары, укыган һәм яшәгән җир- S ләре инглиз хәрефләре белән язылса да. русча’ атамалары белән бирел- 2 гән иде. Шуңа текстны тәрҗемә итү авыр булмады, сүзләрнең мәгънә- = сен сүзлектән эзләп азапланасы юк иде. Миннән алдагылар имтиханна- * рын тапшырып, нәүбәт үземә җиткәндә текстны тулысымча тәрҗемә £ иткән идем инде.
Мин такта янына чыгып, нидән башларга белмичә торган арада 5 Зилә Сабировна Акчәч әбигә инглизчә нидер әйтә башлады Аны тыңлап >. торганда Акчәч әбинең йөзе башта шикләнүле-җитди кыяфәткә керде = Аннары ул җиңелчә генә елмаеп куйды Аның әнә шул сизелер-сизел- * мәс кенә, әмма карусыЗ/влмаюы күңелемдәге өмет чаткысын тагын з тергезеп җибәрде: «Бөтенләй үк этеп екмаска тиеш — йөзе иманлы кү- * ренә!» — дип уйлап куйдым. Белер-белмәс нидер сөйләп кәефләрен җи- - бәргәнче, дәшми торуың артыграк дип. шул ук вакытта наданлыгым өчен җир тишегенә кереп китәрдәй оялып, тегеләрнең хөкемен көттем
— Латин алфавитын яттан беләсеңме? — диде Акчәч әби
Башкасын белмәсәм дә. анысын әйбәт беләм. Чөнки мәктәптә укыганда Гайшә апабыз безгә аны. ичмаса шул алфавитын гыңА булса да өйрәнеп калыгыз дип. кат-кат сөйләттерә өйрәткән иде. Имтиханга әзерләнгән көннәрдә дә берничә тапкыр кабатлап, хәтердә яңарткан Идем мин аны. Менә хәзер ярап куйды, шартлатып яттан әйтеп бирдем. Акчәч әбинең болан да нурлы йөзе тагы яктырыбрак китте.
— Яхшы,— диде ул.— Инде хәзер икенче сорауга күчегез дә текстның русчага тәрҗемәсен укып карагыз!
Бу сорауны мин инде күптән көтә идем, шундук шатырдатып укып бирдем. Акчәч әбигә бу бик ошады: башта ул канәгатьләнеп һәм гаҗәпләнеп, кара син аны. булдыра бит. дигән шикелле итеп. Зилә Сабировнага карап алды. Аннары миңа борылды да:
— Молодец, тәрҗемәгез дөрес. Ләкин турысын гына әйтегез әле: үзегез тәрҗемә иттегезме, әсәрне укыдыгызмы? — диде.
— Солдат намусы белән ант итеп әйтәм: үзем тәрҗемә иттем!
— Алай булса' бик әйбәт. Инде хәзер инглизчә текстны укып карагыз.
Инглиз сүзләренең язылышы белән укылышы арасында аерма зур булуын белә идем. Ләкин кайсы сүз ничек укылганын, тәҗрибәм булмагач, каян белим? Шулай да. чит телдә сөйләшкәнгә ошатырга тырышып, текстны Тиз-тиз укый башладым. Тиз укыганда минем ялгышны Акчәч әби белән Зилә ханым сизмичәрәк калырга тиешләр, дип уйлаган идем Ләкин беренче җөмләне укып бетергәнне дә көтмәде тегеләр, икесе тиң кычкырып көлеп җибәрделәр.
— Булды, бүтән укыма, улыкаем. аңлашылды! — диде Акчәч әби. көлүеннән әле һаман туктый алмыйча.— Мәктәптә инглиз теле укымаганыгыз әллә кайдан күренеп тора! Ә университетта сезгә мәктәп программасын үткән кешеләр белән укырга туры киләчәк Бу эш җиңел булмаячак. Хәтта бу тырышканда кулдан килмәслек эш түгел. Укуның беренче көннәреннән күңел биреп тотынганда, беренче семестрда ук иптәшләрегезне куып җитәргә мөмкин Я. ничек, шулай эшли алырсызмы? Сезнең группаны Зилә Сабировна укытачак Уку барышында өлгерә алмыйча аның йөзенә кызыллык китермәссезме?
— Кем? .Минме? Әгәр университетка эләгә алсаммы? һәй, әгәр сез мине ышанып укырга алсагыз!..
«Үлсәм үләм, ләкин сезнең ышанычны акламый калмаячакмын!» — дип әйтергә теләгән идем. Әйтә алмадым: күңелем әллә нишләп китте дә күзләремнән кайнар яшь бөртекләре бәреп чыкты.
— Тынычланыгыз. Дулкынланмагыз,— диде Акчәч әби.— Белеме- * гез өчен түгел, потенциаль мөмкинлегегезне искә алып, үзлегеңнән тырышып укып, кышкы сессиягә кадәр группадашларыгызны куып җитәрсез дип ышанып, аванс тәртибендә «өч»ле куябыз
Миңа шуннан артык берни дә кирәк түгел иде! Куану-каушаудан юньләп рәхмәт тә әйтә алмыйча, очып кына университеттан чыктым да, хәзер инде аларга күренергә була, хәзер минем Казанда икәнемне авылга ишеттерсәләр дә ярый дип, теге чакта миңа ит сатышкан һәм бик шәп кирза итек алып биргән, безгә азрак туган тиешле Фатих абыйларга бармакчы идем башта. Ләкин, дөнья эшен белеп булмый, әле кулга студент билеты алмаган дип, соңыннан кире уйладым. Маяковский клубына барып, кино карау белән генә чикләндем.
Егерме сигезенче августта тарих-филология факультетының бел- деррлр тактасына татар теле һәм әдәбияты бүлегенә кабул ителгән кешеләрнең исемлеге эленде. Анда минем фамилиям дә бар иде.
Шулай итеп, мин — егерме җиде йортлы, тар гына бер урамлы Зәңгәрле авылы малае — даны бөтен дөньяга билгеле булган, Казанның • Ленин урамында балкып утырган һәм Ленин исемен йөрткән университетта укый башладым. Бер-берсеннән ерактагы ике урам арасында гомернең онытылмас бер өлеше теркәлеп калды...
Ул елны минем өчен тагын бер бик зур шатлык булды: урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, Равил энем дә Казанның химия-технология институтына укырга кергән иде.
/ 1980—1984.