ГАСЫРЛАРНЫ КИЧКӘН СЮЖЕТ
өнчыгыш әдәбиятларыннан тәрҗемә ителеп яки иҗади эшкәртелеп кулъязма һәм басма китап рәвешендә халык арасында таралган матур әдәбият әсәрләре. XIX гасырның әдәби процессында үзе бер юнәлеш булып, татар халкының рухи культурасында зур урын алып тора. Аларны, гадәттә, «хикәят» һәм «кыйсса китаплары» дип атап йөрткәннәр.
Шулерның берсе — «Мәликә китабы» — Казанда 1846 елда университет типографиясендә дөнья күрә. 16 биттән генә торган бу китапның 1905 елга кадәр тагын 10 тапкыр басылып чыгуы аның халык арасында зур популярлык казануы хакында сөйли.
«Мәликә китабы» — XIX гасыр дәвамында кулъязма һәм басма рәвештә бик күп таралган хикәят китапларының типик бер үрнәге Шуңа булса кирәк, әдәбият тарихчылары шул заман прозасы турында сүз алып барганда аны телгә алмый узмыйлар.
Гали Рәхим белән Г. Гобәйдуллиннарның 1925 елда басылып чыккан «Татар әдәбияты тарихы» китабында, «Хикәят китаплары» дигән бүлектә «Мәликә китабы» турында да сөйләнелә.
Хикәятнең билгеле булган вариантларын үзара чагыштырып карап: «һәрхәлдә, бу рисалә безнең халык каршында бик мәкъбул» китаплардан берсе булып, хосусан, хатын-кызлар аны яратып укучан иде»,— диләр.
Профессор М. X. Гайнуллин да бу хикәяткә игътибар итеп, аның халык арасында зур популярлык казануын билгеләп үтә?.
XIX гасыр татар прозасы турында махсус хезмәт язган С. X. Хафизов «Мәликә китабыиның традицион сюжетка нигезләнеп язылуын телгә алып уза, аның Ф. Халиди иҗат иткән бер вариантын да искә алып: «Традицион сюжет бу очракта язучыга мәгърифәт, зирәклекнең өстенлеген раслау өчен мөмкинлек тудырган»,— дип нәтиҗә ясый
Соңгы вакытта «Мәликә китабы» сюжетына корылган, әлегә татар әдәбияты тарихында билгеле булмаган берничә әсәр табылды, аларның төрле чорда иҗат ителгән күп төрле вариантлары барлыгы ачыкланды.
Алга таба башка вариантлар белән чагыштырып күзәтүләр ясарга мөмкин булсын өчен, «Мәликә китабыиның кыскача эчтәлеген китерәбез:
Рум шәһәрендә Мәлик исемле бер падишаһ була. Мал-мөлкәте күп булса да, балалары булмый. Ул корбанга кырык дөя чала, алладан үзенә бала бирүен сорый. Тиздән кызы туа. Кыз бик акыллы булып үсә, 20 яшьләренә инде шулкадәр зур укымышлы була, хәтта галимнәр дә аның алдында үзләрен көчсез тоялар Әтисе кызын кияүгә бирергә тели, бер кешесен пәйгамбәрдән киңәш сорарга җибәрә Пәйгамбәр җавап бирә «Никах минем сөннәтләремнән берсе, кем минем сөннәтемне үтәми — шул минем юлдан бармый» Кызына тәэсир итәргә теләп, падишаһ аңа пәйгамбәрнең сүзләрен җиткерә Әмма кыз үзенә тиң белемле, үзе яраткан кешесен тапса гына аның әйткәнен үтәргә риза була. Вакыты җиткәч әтисе үлә. Кыз тәхеткә утыра. Шәһәрнең бөтен галимнәрен җыеп, аларга:
— Сезгә йөз соравым бар, әгәр кем дә кем барысына да җавап бирсә, патшамы ул, ярлымы ул — шуңа кияүгә чыгам,— ди,
Күпләр үзләренең бәхетен сынап карыйлар, ләкин дөрес җавап бирә алмыйлар. Алдан куелган шарт буенча, кыз аларның башын кистерә. Тиздән бу хәбәр Төркстанга да барып җитә. Анда Габделхәлим исемле бер егет зур гыйлемлеккә ия була, шәригать кануннарын һәм матур сөйләү хикмәтләрен яхшы белә. Ул да бәхетен сынап карарга
Мамьбул— кабул ителган, яратылган
' Гайнуллин М. X. Татар адабияты XIX йаз Казам. 1»68, 18 6 •
Хафмэов С. X XIX гасыр татар прозасы Уфа. 1979. 22 6
К
теләп, Малик» янына кил». Мелик», егетнең чибәрлеген күреп, сынаудан баш тартырга өнди. Әмма егет
— Син — чырае', мин — ут янында очып йөрүче күбәләк, үлсам дә гаҗәп түгел, дип, мәсьәлә-сораулдрга җавап бире башлый Берсе арты берсе барлык сорауларга да җавап биреп, Габделхәлим бәхәстә җиңеп чыга һам падишаһ кызы Маликәне үзенеке ит».
Гали Рәхим һәм Газиз Гобәйдуллин бу хикәятне тикшереп аның берничә варианты барлыгын әйтәләр: «Мәлик» китабымның асылы Урта Азиядән чыккан. Ихтимал, анда бу китапның берничә варианты бардыр. Безгә мәгълүм булганы белән Казан басмасы арасында байтак аермалар бар. 1911 елда Ташкентта ташбасмада басылган бу китап «һәза сөаль Мәликә вә Данешмәнд» («Мәлик» белән галимнең мең сөалем) дип атала. 100 битле бу китап безнең Казан нөсхәсенә караганда күп зур, андагы сөальләрнең саны китапның исеменнән күренгәнчә, меңгә үк тулмаса да йөздән байтак артык . Шул рәвешчә, әсәрнең мөндәриҗәсендә2 булсын, телендә булсын, беркадәр аермалар бар. Безнең «Мәликә китабы» яки башка бер чыгтайча вариантыннан күчерелгән, яки татар укучысының үз тарафыннан үзгәртелгән һәм кыскартылган булырга кирәк»
Биредә Г Рәхим һәм Г. Газизнең кайбер фикерләре бәхәсле Мәсәлән, «Мәликә китабымның асылы Урта Азиядән чыккан», «башка бер чыгтайча вариантыннан күчерелгән» дигән сүзләр белән тулысынча килешеп булмый. Чөнки авторларның бу әсәрнең татарларда бик күптәннән тәрҗемә ителгәне һәм кулдан кулга йөрүе хакында мәгълүматлары юк: «Казан басмасында булсын, Төркстан басмасында булсын, «Мәликә китабымның кайчан язылуы хакында мәгълүмат юк. Безнең татар арасында ул басылганчыга кадәр кулъязмада йәргәнме-юкмы — белә алмадык ..» — диләр Димәк, ул чорда (20 иче елларда) тикшеренүчеләргә кулъязма әсәрләр билгеле булмаган. Ә кулъязмалар күп нәрсәләр хакында хәбәр бирә, кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертә.
Тикшеренүләр барышында шул сюжет урын алган күп кенә кулъязмалар табылды һәм кайбер күзәтүләр ясалды. Иң злек бу әсәргә XVIII гасыр тәрҗемә прозасының зур ядкаре — кулъязма җыентык «Мәҗмугыл хикәят»ие өйрәнгәндә игътибар ителде.
«Мәҗмугыл хикәят» — үзенең тамырлары белән борынгы фарсы, гарәп, һинд әдәбиятларының искиткеч бай әдәби һәм фольклор традицияләренә тоташкан, әдәби яктан да, тел ягыннан да бик камил булган 30 дан артык хикәятне берләштергән җыентык. Хикәятләр 1775 елда Себерде, Тубыл өязе Тара елгасы буйларында яшәүче бараба татарлары арасында. Казан өязе Ташкнчү авылы кешесе Мөхәммәтрәхим бине Рәфыйк әл-Каэани тарафыннан күчерелеп, бер җыентык итеп тупланганнар. Соңыннан бу китап Мөхәммәтрәхимнең туган ягына кайтып ирешеп, кулдан кулга йөргән, укылган һәм күчерелгән 305 битле бу җыентыкта, әлеге безгә билгеле «Мәликә китабы» сюжетына охшаш сюжетта төзелгән хикәят болай атала: «Шул хикәятдер: кем бер падишаһ Хәләф атлы углы булып, Фәгъфур Чинның кызы белә берничә мәсьәлә араларында улып, күп вакыйгалар үткән хикәятләредер» Бу хикәят — җыентыктагы әсәрләрнең иң күләм- леләреннән берсе. Ул үзендә ике зур сюжетны берләштерә. Шаһзадә Хәләфнең мәсьәләләр биреп егетләрне сынаучы Кытай падишаһы Фәгъфур кызын очратканчыга кадәр тормышы, башыннан кичергәннәре — үзе бер хикәят.
Басма вариантны тикшергән М. Гайнуллин, аның киң таралу фактын аңлатып, болай ди: «Күрәсең, хикәятнең популярлыгы аның сюжетында түгелдер (сюжет бик үк кызыклы түгел), ә бәлки сораулар һәм аларга кайбер җавапларның кызыклы булуындаi
Кулъязма вариантта исә сюжет та бик кызыклы һәм мавыктыргыч, хикәятнең теле дә, сурәтләү чаралары да күпкә баерак. Шуңа күрә дә ул тәрҗемәгә лаек булган һәм кулъязмадан кулъязмага күчеп йөргән
Көнчыгышны өйрәнү институтының Ленинград бүлеге китапханәсенең кулъязмалар бүлегендә «Мәҗмугыл хикәят»нең вариантларын эзләгәндә «Мәликә хикәятевнә дә игътибар ителде Хәзергә бу хикәят 17 кулъязмада табылды. Шулерның өчесе — «Мәҗмугыл хикәят» күчермәләре арасында.
Кулъязмалардагы хикәятләрне күләмнәре һәм сюжет үзенчәлекләре буенча нигездә 3 төркемгә бүлеп карарга була 1 нче төркем — «Мәҗмугыл хикәят» эченә кергән әсәргә охшаш хикәятләр. 2 нче төркем — Ташкентта басылган ташбасма китаптагы әсәргә охшаш хикәятләр. 3 нче төркем — Казан басмасындагы «Мәликә китабы»на охшаш хикәятләр Болары күләм ягыннан иң кечкенәләре һәм язылу, күчерелү даталары белән дә иң соңгы чорга, ягъни XIX гасырга карыйлар «Мәҗмугыл хикәят»тәге вариант исә XVII гасыр ахырларында ук тәрҗемә ителеп, XVIII гасыр дәвамында укылып йөргән һәм татарлар яши торган бөтен төбәкләргә таралган.
Ә иң элгәре вариант кайсы чорга карың соң?
1982 елның җәендә Ленинград Көнчыгыш институты китапханәсенең кулъязмалар бүлегендә ээланүлар белән шөгыльләнгәндә «Кыйсса-и Ибраһим егет вә падишаһ кызы» дип исемләнгән кулъязма табылды. Шигъри икеюллыклар белән язылган бу кыйсса ■Мәликә китабыпндагы сюжетка корылган әсәр булып чыкты Сюжет бик кызыклы, анда башка вариантларда булмаган мотивлар да бар. Кыз белән егет арасында сорау-җавап ярышы беткәч, ахырда егет үзе бер сорау бирә. Кыз аңа җавап бирә алмый. Бик гарьләнеп, җавапны хәйлә белән белү өчен төсен-кыяфәтен үзгәртеп, тенлә егет янына килә Егет белән мәҗлес корып, аңа шәраб эчертеп, җавапны сорап белә. Соңыннан егеткә йоклата торган дару бирел, чыгып китә. Әмма егет янында кызның йөзеге онытылып кала. Шушы йөзек аркасында егет зур хәвефтән котыла һәм патша кызы белән кавыша. Менә бу йөзек мотивы башка вариантларда очрамый.
Бәзнең өчен шунысы әһәмиятле — әсәр ахырында автор кыйссаның язылган вакытын күрсәтә: ул һиҗри белән 784 ел, милади белән бу 1382 елга туры килә. Димәк, әсәр Алтын Урда чорында. Идел буенда төрки әдәбиятның чәчәк аткан чорында язылган Шушы ук кулъязмада атаклы «Кисекбаш» кыйссасы бар. Аны махсус тикшергән Я. Әхмәтгалиева әсәрнең язылу вакытын XIV йөзгә, Алтын Урда дәверенә нисбәт итә1 «Кисекбаш» кыйссасы да. моннан тыш бу кулъязмадагы тагын ике шигъри әсәр дә тел һәм стиль ягыннан «Мәликә кыйссасыпна бик якыннар.
Шигырь белән язылган бу әсәрнең башка нөсхәләре, вариантлары бармы, таралуы ничек.— бу аерым тикшеренүне таләп итә.
һәрхәлдә, әле бу тулы булмаган нөсхәнең табылуы да безнең XIV йөз әдәбиятына яңа бер әсәр өсти, Көнчыгыш әдәбиятлары белән, аерым алганда, фарсы әдәбияты белән багланыш традицияләренең бик тирәннән килгәнен һәм беркайчан да өзелеп тормавын күрсәтә.
«Мәликә» сюжетының татар әдәбиятында XIV гасырдан XX гасыр башларына кадәр төрле вариантларда, төрле формаларда бик киң таралуы борынгы дәвердән үк язма культурасы булган башка халыкларның әдәбиятлары белән чагыштырып карарга, уртак типологик якларны һәм үзенчәлекләрне билгеләргә, беренчел чыганакларны ачыкларга мөмкинлек бирә.
Бу җәһәттән 1600 еллык тарихы булган әрмән әдәбиятында бу сюжетның бездәге кебек үк актив кулланышта йөрүен күрсәтеп үтү урынлы булыр. Әрмәнстанның кулъязмалар саклый торган зур үзәге Матөнадаранда бу сюжет урын алган XVI—XIX гасырларга караган -33 кулъязма саклана. Иң элгәрге чорга караган, X гасырда гарәпчәдән тәрҗемәнең күчермәсе булган XIV гасыр кулъязмасы исә заманында Римда сакланган булган. Әрмәнстанда таралган сюжетларны тикшергән әдәбият галиме А. Н. Срапян әсәр хакында болай ди: «Кыз һәм егет турындагы хикәят» үзенең дөньяви рухы, үгетләү- өйрәтү характеры, художество йөзенең, аерым алганда композициясенең, үзенчәлекле булуы белән әрмән урта гасыр художестволы прозасының зур популярлык казанган иң элгәрге үрнәге булып тора»?
Әрмән кулъязмалары арасында да, бездәге кебек үк, сюжетның төрле вариантлары бар. X гасыр тәрҗемәсе дип саналган XIV гасыр кулъязмасындагы вариант Казан басмасындагы «Мәликә китабы»на бик якын.
А. Н. Срапян әрмән әдәбиятында таралган бу сюжетның төрле вариантларын башка халык әдәбиятларында йөргән сюжетлар белән, бигрәк тә чыганакка якын дип саналган «Мең дә бер кичә» белән чагыштырып, шундый нәтиҗә ясый: «Хикәятнең турыдан-туры чыганаклары — тәрҗемәләр яки гарәп телендәгеләр — хәзергә табылмады. Башка илләрдә таралганлыгы хакында аның бары тик ераклашкан варианты булган «Таваддуд исемле акыл иясе кыз турында хикәят» дигән исем белән билгеле әсәр буенча гына хөкем йөртергә мөмкин»2 3 4 5 Күрәсең, Срапяниың төрки әдәбиятларда, аерым алганда, татар әдәбиятында бу сюжетның таралышы хакында мәгълүмате юк. Ә бездәге күп төрле вариантлар тамырларның кайсы чыганакларга барып тоташуын шактый ук ачык күзалларга ярдәм итәләр.
«Мәликә китабыпн әле башлангыч тикшерү процессында гына да кулъязма китаплар арасында аның шактый вариантлары табылды.
Бу урында «Мәликә» сюжеты урын алган әсәр — Ш. Рәхмөтуллинның «Кылаф белән Турайдык хикәяте» дигән китабына игътибарны юнәлтәсе килә.
Ш. Рәхмәтуллин бу китабында көнчыгыш әдәбиятында һәм фольклорында бик популяр булган сюжетларны бик оста берләштереп, халык сөйләменә якын әдәби телдә, татарча яңгырашлы кызыклы әсәр тудырган. Язучы бу әсәрендә хатын-кызларның
Аамвтгалаееа Я. С. Исследоаанив тюркоааымного паматиииа -К-сс«6аш »»габы>. М.. 1979 57, 119 66 3 Сралаи А. Н- Арыаисиие редаици» помет» о Мудро» деае — К-та: Русснаа и армаисна» среднааааоаыа иулитуры. Л.. 1982, 70 6. *
4 Срапян А. Н. Курсатолтаи казмат, 74 6.
5 Шиһабетдин б»ие Габдалгаэиа. Кылаф бала» Турайды» аиаеате. Кам». '903
а с французского -а российски» М В. Поповы- Ч , 4
персидского языка на французский Г
кимсетелгән, коллык хәлендә булуына каршы бөтен күңеле белән протест белдерүче ирек сөючән кызның күзгә бәрелеп торган көчле характерын тасвир итә. Монда без характеры буйсыну, үзен-үзе корбан итү, михнәт чигә һәм үзенең теләкләрен тыеп тора елүдән үрелгән хатын-кызны түгел, ә капма-каршы сыйфатлары — үзенең хокукларын, кешелек дәрәҗәсен кыю рәвештә яклау сыйфатлары булган хатын-кыз образын күрәбез.
«Кылаф белән Турандык хикәяте»ндәге сюжет югары без телгә алып узган «Мәҗмугыл <| хикәят»тәге сюжетка бик якын. «Кылаф белән Турандык»та бары тик выкыйгалар барган урыннарның атамасы шактый конкрет (аларның күбесе төрки җирлеккә карый) һәм күп персонажларның исемнәре төрки-татарча. Мәсәлән: Идел буендагы Әстерхан ханлыгы, анда яшәүче нугайлар, аларның ханы Тимерташ, аның хатыны Алмас ханым, уллары Кылаф (ягъни Хәләф), Әстерхан ханлыгын басып алган Карзум (Хорезм) солтаны, Кытай ханлыгының башкаласы Пекин шәһәре, падишаһы Алтын хан, аның кызы Турандык һ.б.
Чагыштырып караганда сюжетларның икесенең дә бер фарсы чыганагына барып тоташканлыгы аңлашыла. Ә ул нинди чыганак икән соң?
Татар халкы арасында таралган бу сюжетның күп вариантларыннан берсе Ш. Рәхмәтуллинның «Кылаф белән Турандыгы» — чыганакны ачыклауда үзенә күрә бер ачкыч кебек. Ш. Рәхмәтуллин китабының исеме астына ук: «Әлфе нәһармдан алынып тәрҗемә ителде»,— дип аңлатма биргән. Димәк, әсәр төрек телендәге «Әлфе нәһар вә нәһар»дан, ягъни «Мең дә бер көн»нән алынган. Төрекчәгә бу җыентык XVIII гасырда французчадан тәрҗемә ителгән. Ә француз тәрҗемәсе исә Көнчыгышны өйрәнүче галим Пети де ла Круа тарафыннан эшләнел, 1712 елда фарсы хикәятләре җыентыгы булып басылып чыга. Ориенталист Пети де ла Круа бу әсәрне Исфахан суфиларының шәехе Мөхлистән алып торып күчергән була. Ә Мөхлис исә бу хикәятләрдәге сюжетларның шактыен бөтен Көнчыгышка билгеле булган һинд комедияләреннән алып, фарсы телендә оригиналь бер җыентык итеп эшләгән.
Пети де ла Круаның французчага тәрҗемәләре соңыннан «Мең дә бер көн» һәм «Феялар кабинеты» исемле җыентыкларга кертелеп яңадан басылалар һәм бөтен Европага таралалар. Бу җыентык XVIII гасыр ахырында рус теленә дә тәрҗемә ителә'
Француз тәрҗемәсендә шаһзадә Хәләфнең исеме «Калафика, Турандыкның исеме «Турандотжа әйләнә. Шушы ук үзгәртелгән исемнәр төрек һәм татар тәрҗемәсенә дә шул яңгырашлары белән кереп китәләр.
Сюжетның кызыклы һәм вакыйгаларга бай булуы аркасында ул Европа әдәбиятларында, бигрәк тә театр өчен ябылган әсәрләрдә файдаланылып, тәрҗемә ителгән заманында ук бик тиз популфэлашып китә.
Иң беренче булып бу сюжетны француз драматургы Лесаж үзенең «Кытай принцессасы» исемле комик операсында сәхнә өчен эшкәртә. Опера Парижның Ярминкә театрында 1729 елда куела.
Үзенең сәхнә өчен язылган әкият-пьесаларында төрле халыкларда таралган популяр әкият сюжетларын бик иркен кулланган итальян язучысы Карло Гоцци да (1720 -1806) бу мавыктыргыч сюжетка мөрәҗәгать итми калмаган. К. Гоцци Лесаж операсын белгән хәлдә, сюжетны чыганакка шактый якын итеп кулланып, шуның өстәвенә традицион итальян халык театры репертуары элементларын кертеп. Лесажныкына караганда тирәнрәк һәм баерак эчтәлекле пьеса иҗат итә. «Турандот» дип исемләнгән бу әсәр беренче тапкыр сәхнәгә 1762 елның 22 январенда куела һәм шул көннән үк зур популярлык казана башлый. «Гоцциның Турандоты гаилә коллыгыннан үзен азат итү өчен көрәшүче хатын- кызның беренче көчле образы. Веймар театры өчен шактый үзгәрешләр кертеп һәм Турандот ролендә патетик элементларны сизелерлек көчәйтеп «Турандот»ны тәрҗемә иткән Шиллерны бу образ юкка гына сокландырмаган, билгеле».
«Турандотиның бай әдәби һәм сәхнә тарихы бар. Бу әкият сюжетына сигезгә якын опера, шул исәптән вакыт ягыннан соңгысы һәм иң яхшысы — Дж. Пуччини операсы язылган. «Турандот.ның күп санлы сәхнә куелышларыннан Е. Б. Вахтанговның үз студиясендә (соңыннан ул Евг. Вахтангов исемендәге Дәүләт театры булып киткән) 1922 елда куелышы иң атаклы булып санала.
Татар сәхнәсендә ул беренче тапкыр 1927 елда «Хан кызы Турандот» дигән исем астында куела. Аны татарчага драматург К. Тинчурин тәрҗемә иткән.
XIV гасырда, поэзия жанрларына иркенләп үсеп китәргә мөмкинлек булган, Хәрәзми, X. Кәтиб. Котб, С. Сарай кебек шагыйрьләр иҗат иткән чорда сюжет шигъри калыпка салынып, кыйсса формасында язылган.
XVIII гасырда исә сюжет проза формасында яши. Татар әдәбиятының үсеше өчен мөмкинлекләр бик нык чикләнгән бу чорда бик күп әсәрләр читтән, көнчыгыш әдәбият- парыннан алына һәм оригиналга шактый якын тәрҗемәләр формасында тарала. Җәмгыятьтәге яңарышлар, деньяви әдәбиятка, актив геройга булган ихтыяҗ чит әдәбиятларда күзәтелгән күренешләрне үзләштерергә мәҗбүр иткән. Билгеле, бу шартларда сюжетлар күбесенчә проза формасын алган.
Бу чорда әдәби процессы бөтенләй башка шартларда барган, культура үсеше нык алга киткән Италиядә исә сюжет драма әсәре формасында гәүдәләнеш таба.
XVIII гасырда «Мәҗмугыл хикәят» китабында булган һәм башка күчермәләрдә таралган бу сюжет алга таба кат-кат күчерелеп һәм халык теленә күчеп, шул тел җирлегендә адаптацияләнә, үзгәрешләр кичерә, кыскара, яңа вариантлары барлыкка килә. XIX гасырның беренче яртысында татарларда китап басу эше тернәкләнеп киткәч, шул чордагы дөньяви эчтәлекле проза әсәрләренә ихтыяҗга җавап буларак, ул басма китап рәвешендә яши башлый һәм бик нык популярлашып, чын мәгънәсендә халык китабына әверелә.
XIX гасырның икенче яртысында К. Насыйри, Г. Фәезханов. Ф. Халиди кебек Көнчыгыш әкиятләрен тәрҗемә итеп яки иҗади эшкәртеп, китап итеп бастырып чыгаручы галим-язучылар мәйданга килгән чорда бу сюжет электән таралган кулъязмалардан һәм бөтенләй башка юллар белән үтеп кергән чыганаклардан да алынып, татар әдәбиятында яшәвен дәвам итә. Ул Ф. Халидинең милли җирлеккә якын әсәр иҗат итәргә омтылышы булып та, UJ. Рәхмәтуллинның кысалы повесть (обрамленная повесть) язудагы бер тәҗрибәсе буларак та шул чорның әдәби процессында эзләнүләр җимеше булып тора. Күчмә сюжетларның татар әдәбиятының төрле чорларында актив кулланылышта йөрүе шуны күрсәтә мең елдан артык тарихы булган бу әдәбият үз эчендә генә йомылып яшәмәгән, дөнья әдәбиятының игътибарга лаек булырлык, зур художество кыйммәтенә ия булган әсәрләрен, чорына, урынына карата кирәкле идеяләрне сурәтләп бирә алырлык сюжетларны иҗади үзләштергән, үз эстетик зәвыклары системасына яраштырып, үз байлыгы эченә кушып җибәргән.
Әле бер сюжетның әдәбият тарихында хәрәкәтен һәм яшәеш формаларын күзәтеп үткәндә дә. әдәби багланышларның бай һәм кызыклы картинасы күз алдына килеп баса һәм татар әдәбиятына гына хас үзенчәлекле яклары ачыла.
Ә андый сюжетлар, аларга нигезләнеп язылган әсәрләр безнең XX гасыр башына кадәр булган әдәбиятыбызда гаять зур урын алып тора. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф». X. Кәтибнең «Җөмҗөмә солтан». Котбның «Хөсрәү вә Ширин», С. Сарайның «Гөлстан бит-төрки» кебек әдәбият тарихыбызның башында торган әсәрләрнең күбесе халыкара күчмә сюжетларны файдаланып иҗат ителгәннәр. Ә инде авторлары билгесез «Сәйфелмөлек». «Бәхтиярнамә», «Тутыйнамә», «Кырык вәзир» китапларын әйткән дә юк! XVIII гасырда таралган «Мәҗмугыл хикәят» китабында гына да 30 дан артык хикәят, шулар эчендә бөтен Көнчыгышта һәм Европа әдәбиятларында популяр булган 60 тан артык сюжет бар. һәм ул сюжетларның байтагы XIX гасыр дәвамында төрле авторлар тарафыннан иҗади кабул ителеп, эшкәртелеп, күптөрле вариантларда, төрле жанрларда яшәүләрен дәвам иткәннәр.
Югарыда әйтелеп узылган һәм монда телгә алынмаган күп кенә әсәрләр безнең әдәби мирасыбызның аерылгысыз бер өлеше булып торалар. Ә әдәби мирас исә бүгенге культурабызга килеп кушыла һәм аның шактый зур компонентын тәшкил ите. Бүгенге культурабыз тагын да тулырак, баерак булсын өчен тарихның төрле чатларында югалып, онытылып торган, бик аз санда гына сакланып калган, гарәп шрифтлы булулары аркасында хәзерге заман укучыларыннан аерылган мондый әсәрләр яңадан халыкка кайтырга, үз укучыларын табарга тиеш.
Әдәби мирасыбызның башында торган мәшһүр «Кыйссаи Йосыф» ның соңгы вакытта бүгенге укучыларга аңлаешлы китап булып басылып чыгуы, шуның белән яңадан үз халкына кайтуы һәм рус теле аша башка халыкларның әдәбият сөючеләренә барып җитүе шатлыклы күренеш. Шуның кебек әдәби мирасыбызны тәшкил иткән башка әсәрләрнең дә яңадан басылып чыгып халыкка хезмәт итүләрен һәм гомумкультура хәзинәсенә кушылуларын гына теләргә кала.