Логотип Казан Утлары
Хикәя

ФАТИХА

айга урманы арасыннан сузылып аккан елга ярында, офык артына төшеп баручы кызыл шарны күзәтеп, .өч яшьлек сабый бала утыра. Чнттәрәк бер төркем кеше елгадан ятьмә тарта, баланың әти-әнисе дә шулар арасында. Эш белән мавыгып китеп, алар баланы онытып җибәргәннәр Бала ялгыз калудан курыкмый. һавада, нәкъ елга турысында, кечкенә, ак болыт эленеп тора, су өстендә карлыгачлар уйнаклый — чебен-черки аулыйлар
Бала әле дөньяда явызлык барлыгын белми, шуңа күрә каршында ук пәйда булган аю башыннан да курыкмады Аю ашыкмыйча гына анын зәңгәр күзләрен, сары трусигын, алсу аяк бармакларын исни һәм бу бәлки шулай дәвам да иткән булыр иде. Ләкин шул вакыт сабые ягына күз ташлаган ананың ачыргаланып кычкырганы ишетелде Аю шунда ук читкә атылды, урманга кереп югалды, ана исә баласына томырылды. Аюга караганда төсе качкан әнкәсеннән ныграк курыкты бала.
Еллар үткән саен гаиләдә бу вакыйганы ешрак телгә алалар. Малай инде үсте, зур аюлардан куркырга өйрәнде. Ләкин аңа еш кына болай диләр: сиңа, диләр, туган чакта ук урман хуҗасы аю фатиха бирде, язмышың бәхетле булыр, тормышта син бөтен авырлыкларны да җиңеп чыгарсың, һәм малайда үсә төшкән саен урман хуҗасын күрү теләге көчәйгәннән-көчәя барды
2
Явым-төшемле көз көннәрендә миңа үземнең туган җиремдә - Обь кушылдыгы саналган Чулымның матур ярып.ы урнашкан бер авылда булырга туры килде. Машинадан төшкәндә вак кына яңгыр сибәли иде — шул кадәр тыныч ява. хәтта көзге төсләр иңгән агач яфраклары да селкенми Изрәгән балчык баскан саен батып-б;иын керә табан астыннан кара боламык сытылып чыга Күп тә үтмәде, яңгырдан һәм агачлардан коелган тамчылардан плащым манма су булды
Кайчандыр без яшәгән һәм менә ике дистә ел инде башка кешеләр торган өйнең ишеге бикле иде Мин урамга чыктым. Көянтә-чиләк белән су китерүче кыз йорт хуҗаларының бер атнага Ачинск шәһәренә китеп баруын, үзенең өйгә күз-колак булып калуын әйтте Минем берәр җылы почмак табып кипшенәсем, чәй эчәсем бик килсә дә. таныш түгел хатын- кыз өенә барып керергә уңайсызландым һәм кайчандыр белгән берничә <кешенең исемен атадым.
Мин тәпи йөри башлаган, елга өстендә уйнаклаган карлыгачларны карап яр буенда утырган б.у авыл әллә ни үзгәреш кичермәгән, бары тик кешеләр генә алмашынган, гүя Чулымда йөргән пароход, берәүләрне шушында төшереп калдырып, икенчеләрен утыртып алып киткән иде
Семеченок дигән исемне ишетүгә, бала чакта безне чытырдап торган чыршы сагызы белән сыйлаган кыскарак буйлы, кояшта янган йөзле, сакаллы карт крестьян сурәте күз алдыма килеп басты
— Аны кайдан табарга соң?
- Гадәттә ул яр буенда була, анда күренмәсә - әнә теге тыкрыкта стенасы агартылмаган өй тора бит — аның өе Бәлки әле ятьмә саладыр. яисә көймә төзәтәдер. Башта шунда сугылыгыз
-Бакчалар буйлап Чулым ярына килеп чыкканчы ботинкама су тулып өлгерде. Тиздән, яңгырда изрәгән тынлыкны бозып чүкеч тавышы ишетелде.
Кинәт үр өстеннән елга ачылып китте, үзенең тыныч агымы, киңле- ге-кырыслыгы белән хәтерне уятып-сискәндереп җибәрде Вакыт дигәнең яр кырыендагы аяк эзләрен күптән юып төшергән, кайчандыр без суга ыргытып уйнаган яссы ташларны да елга комы күмеп киткән, ә менә балачакның самими хис-инанулары күңелдә элеккечә яши икән һәм мин табигатьнең бу өнсез манзарасын нәкъ теге чактагыча кабул иттем.
Чулымның каршы ярында яңгыр томаны эчендә утырган наратлар белән көмешләнеп аккан елга бу мизгелдә тылсымлы әкиятне хәтерләтә иде Мондый матурлыкны ничек ташлап китмәк кирәк.
Юеш йомычкалар сибелгән ком өстендә янтайтылган зур көймә ята. Зур размерлы күн. итек кигән ир-ат нәрсәдер эшли Йөзен сары сипкел баскан Кем икәнемне әйтеп, бер-ике сүз алышканнан соң. коралларын брезент астына җыеп тыгып, карт мине авылга алып китте
— Тиздән юллар өзеләчәк. Эх, элек юл өзелүнең нәрсә икәнен дә белми идем — бөтен авыл ямь-яшел чирәм. Хәзер менә машина-трактор белән казып бетерделәр Язын-көзен әйләнеп чыгарлык түгел Муеннан кереп чумасың Хуҗалар, ачуым килмәгәе'
Семеченок. кыштыр-мыштыр китереп, турыдан атлый. Күнитеге астыннан пычрак чәчри
— Ничек соң. балык бармы?
— Балыгы бар Шулай да элеккегә җитми инде И-и. без синең әтиең белән беләсеңме нинди чуртаннар тота идек! Менә б\ бәхет' Яр кырыйлатып ятьмә белән бер генә урыйсың — тартып чыгарып бу 1мый Ну. хәзер дә бар анысы балык. Ләкин менә елга уртасында таплар күренә башлады — кайдадыр өстә нефть тапканнар.
3
...Тәбәнәк кенә түшәмле өй Почмактагы сандык өстендә аклы-каралы мәче ята. вакыт-вакыт киерелеп куя. авызын ачып иснәгәндә соргылт азау тешләре күренеп кала. Артсыз урындыкка куелган радиодан вальс ишетелә, шул көйгә радионың үз гүелдәве дә өстәлә. Өй почмакларында - тузан кунган пәрәвезләр. Кыскасы. Семеченок картның өе шактый ташландык хәлдә Карт минем карашымны тоеп алды да сакалын кыймылдатып
— Мин бит монда кунарга гына кайтам,- дип куйды Жәиләрен
көне буе елгада, ә кышын тагын чыгып китәм Хуҗалыкта да кәҗә белән песидән гайре нәрсә юк. Карчык үлгәннән бирле өйне карап торырлык кеше калмады.
Табада бәрәңге пешә, өйгә тәмле ис тарала Плитадагы борынсыз чәйнек тавышланып кайный.
— Тайгада нәрсә аулыйсыз соң? *
- Кышынмы? Тиен, кеш аулыйм Кечкенә генә өй дә бар анда. Шул тайга туендыра инде — Семеченок буявы купкан шкафтан савыт-саба алды.
Яңгыр тавышы монда ишетелмәсә дә. түбә кырыеннан тамган тамчыларның җыелган суга чапылдап төшүен аерып була.
— Иртәгә аязырга тиеш,— дип куйды карт. Ул минем сәфәр яңгырлы вакытка туры килүгә борчыла иде. күрәсең.
— Әйдә, ява бирсен,— дидем мин, әллә ни исем китмичә. Каршымда гы бу карт гомерен тайгада үткәргән, ауга йөргән, балык тоткан. Себер урманнары үзенең серләрен нәкъ менә шушындый кешегә генә ача һәм минем аның күргән-белгәннәрен тыңлап утырасым килә иде Бәлки әле аюлар тормышыннан да берәр нәрсә сөйләр, дип өметләндем мин
— Аюмы?— диде ул минем соравыма каршы — Аю урманда патша инде ул. Монда аннан да көчле җанвар юк. Табигать йны барыннан да өстен куйган. Ул тәртипне дә саклый монда, җәзасын да бирә. Акыллы җанвар Кырыс та Кайвакытта аның зирәклегенә исләрең-акылларың китә, чәчләр үрә тора.— Аю турында ул зур хөрмәт белән сөйли, гүя аю1 урман җәнлеге түгел, ә ниндидер илаһи көчкә ия зат - Бер вакыйга сөйлим әле үзенә. Шул хәлләрдән соң бу җәнлеккә хөрмәтем икеләтә артты Карт тайгачылардан ишеткәнем бар иде: аюны сәбәпсез борчымаска, урманда йөргәндә дә үзеңне тәртипле тотарга, дип Әгәр инде йөзгә-йөз очрап, атарга кирәк булса, үтерерлек итеп ат. яралап кына калдырма. Алай итсәң, көт тә тор үчен кайтарачак. Артыңнан сагалап йөриячәк Үзен җәберләүчене бер дә онытмый диләр аны
Алтмышынчы елларда без монда урман кистек. Ни өчен кистергәннәрдер — анысын белмим. Ләкин җитәкчеләрнең урманнан бушаган урынга ашлык чәчтерергә дә исәпләре бар икән дип ишеткән бар иде.
Бригадалап эшлибез, безнекендә — унике кеше Төрле халык: латышлар. чувашлар да бар Бер гаилә кебек яшибез. Ләкин безнең артельдә бер тотанаксыз адәм бар Аникин. Шушында туып-үскән, әмма саранлыгы белән аерылып тора иде Бер дә кулы тик тормый тегенең, эшләгән эше ' үзенә берәр файда китерсен иде ичмасам Хәтерлисең микән. Чулымның теге ягында бер бик биек нарат үсеп утыра иде Очы күкләргә тия. Тирә- юньнең күрке инде менә Елга ярына чыктың исә беренче булып күзең! аңарга төшә Утыра шулай биек агачлар чолганышында, ә үзе алардан ике башка биек Ничә яшь булгандыр аңа. берәү дә белми Кеше туа, яши. үлә. ә нарат тора бирә Кичләрен баеп барган кояш аның башына менеп бераз ял итә дә, ашыкмыйча гына төшеп, төнге йокыга тала иде. Көннәрдән бер көнне шулай Аникин уйный-шаяра әйтеп куйды: «Җитәр инде, күп яшәде, башкаларга яктылык кирәк», ди бу Берәү дә моңа игътибар итмәде, бу сүз шундук онытылды Гомумән, күп сөйли иде ул Ә бер кичне кинәт тирә-юнь чатырдап китте һәм безнең горур наратыбыз гөрселдәп җиргә ауды Ыңгыраша-ыңгыраша ауды нарат, гүя тормыш белән саубуллашу аңа авыр иде. Яр буенда хатын-кызлар «ах» итте, кулларыннан юган керләре төште Менә шулай һәлак булды безнең мәһабәт наратыбыз, явыз адәм кулыннан китте. Соң. берәр файдасы тисен иде ичмасам Уңайсыз төшкәч, турап азапланучы да табылмады наратны Андый юан агачка кемнең көче җитсен Шул көннән Чулым яры ничектер бушап. ( ятимләнеп калды, нәрсәдер җитми иде Әмма моңа да күнектек Соңыннан сорыйбыз Аникиннан «Нигә кистең, комачаулый иде мәллә?»— дибез. Үзе дә белми нигә кискәнен, батырлык күрсәтәсе килгән, үзен хуҗа итеп танытасы. Менә нәрсәгә көче җитә, янәсе..
Шулай без көне буе тайгада агач аударабыз Ләкин аю-фәлән бик сирәк очрый Көрән янтыгы күренеп китә дә шундук юкка чыга, анда да әле тәгаен генә әйтә алмыйсын — әллә ул, әллә башка нәрсә. Йөргәндә да бик сак атлый аю. ботак та шартламас Бервакыт шулай төшкелеккә туктадык та ашап-эчеп, ял итеп алу өчен читкәрәк барып утырдык. Сәгать* сәгать ярым вакыт узгач, кире килсәк, без кискән наратлар чигендә тырнак эзләре. Кискәндә алар юк иде — анысын төгәл хәтерлим. Димәк, аю килеп тамга салган Бу инде аның безне кисәтүе, шушы тамгадан ары кермәскә, анда минем биләмәләр башлана, диюе. Без курка калдык, шулай да, бер илле метрлап читкәрәк күчеп, эшне дәвам итәбез. Өйгә кайтканда да иртәрәк кузгалабыз, якты күздә елгага җитәсе, исән-имин килеш теге якка чыгасы килә Йөргәндә дә саграк йөри башладык Бер Аникин- нын гына исе китми—сукмактан барганда да балта белән шаяра, яшь агачларны чапкалый Бездән соң ичмасам шул яшь агачлар калсын иде. соңыннан бәлки ныгып, күтәрелеп китәрләр иде Юк, аңа барысын да корытып китәргә кнрәк.
4
Атнага бер көн ял итәбез Мунча керәбез, кер юабыз, кием-салымны ямаштырабыз. Ә иртәгәсен тагын урманга, шундый бер ялдан соң эшкә баруыбыз Аникин бертуктаусыз нәрсәдер тыкылдый, кәефе күтәренке тегенең, кичә ауга киткән җиреннән аналы-балалы пошиларны атып кайткан. Ләкин беребез дә моңа кызыкмады Ничек атуын сөйләп биргәч, йөрәккә үк бәрде. Чын аучы мондый нәрсә белән мактанмый Аналы-балалы пошиларны күрсәң, киресенчә, шыпырт кына китәргә, куркытмаска торышасың Борчыйсы кидми Ә Аникин башта кайсын атып егыйм икән дип баш ваткан: әнкәсенме, әллә баласынмы? Баласын атсаң, әнкәсенең качып китүе бар. Әнкәсен атсаң, баласының качып китәргә акылы җитмәс, дип, беренче ана пошига аткан. Мылтык гөрселдәгәч, теге тетрәнеп куйган, ләкин егылмаган, аякларын терәп һаман тора икән Тагын аткан Аникин, пошиның муеныннан кан бәреп чыккан, ләкин барыбер аумаган бичара хайван. Ялварып көч сорагандай, тора икән аякларын терәп. Тәмам шашкан моны күреп Аникин, тагын бер аткан ана пошига Ни хикмәт — бу юлы да аумаган тегесе. Ничек кенә ахмак булмасын, барыбер барып җиткән явызга: әнкә пошины бит янәшәдә торган баласы тота, шул егылырга ирек бирми. Үлеп китсә, кем карар аның газизен
Шушы нәрсә аңына барып җиткәч, пошиның баласын атып еккан Аникин Баласы артыннан ана поши да җиргә ауган Харап иткән бит явыз, малкайларны Ите дисәң, бала пошиның ите дә йомшак, тотрыксыз бит аның, ашап та булмый. Кара инде син бу туң йөрәкне'
Шуннан соң без Аникинны күрә алмас булдык Күралмыйбыз и вәссәлам Бер без генә дә түгел иде, күрәсең. Ул көнне эшнең рәте китте, унлап агач аудардык та, ботакларын чцстарткач, өеп куйдык. Эшкә бер дә кул бармый Бүрәнәләргә утырыштык, тәмәке суырабыз, черки куабыз Шул вакыт аюны күреп алдык Ул үз дәрәҗәсен белеп, кач- мый-посмый гына күренеп үтте. Аникин түзмәде.
— А ну-ка, йөрмә монда, камыт аяк!— дип кычкырды. Җикеренеп кычкырды. Бер-ике минуттан аю кабат агачлар арасыннан килеп чыкты, туп-туры безгә килә бу Без тораташ булып каттык. Уйлыйм: «Әллә, мәйтәм, күрми микән? Кешеләргә таба килә бит» Алай да күзләре безгә төбәлгән, күрә, димәк Нишләптер туп-туры Аникинга бара Килеп җитте дә, арт аякларына басып, тәпиен күтәрде, тегенең бүрегенә кагылып алды Карыйбыз - Аникинның баш тиресе кубарылып маңгаена җыерылып килгән Аю борылды да ничек килгән булса, шулай китеп тә барды
Без Аникинны көч-хәл белән елгага алып барып җиткердек. Көймәдә җан бирде.
Менә шундый ул урман хуҗасы аю Кем дә булса тәртип бозса, шуны акылга утырта Таләпчән, җитди хуҗа ул.
Караңгы почмактагы караватта Семеченок карт байтак ухылдады, ятагын шыгырдатты, ә өйалдында чикерткә черелдәде Карт сөйләгәннәр тәэсиреннән мин дә озак вакыт йоклый алмый яттым, аннан соң гына ниндидер томан суырып алды Менә өй ишеге шартлап ябылды, мин куркынып күзләремне ачтым. Ни арада көн туган! Уянып килгән авыл өстеннән ертык болытлар агылыша, чыгарга азапланган кояшны каплыйлар. Мин юеш болдырга чыгып бастым, дымлы һавадан калтыранып куйдым Аяк астында бөгәрләнеп мәче утыра, күзләрен ачкалап, юеш дөньяга карый.
Авыл өстендә, һаваны кискәләп, карлыгачлар оча. Бу миңа балачакны искә төшерә...
Семеченок картның суга төшерелгән көймәсенә тырыс, кәрзин, чиләк ише нәрсәләр тоткан карчыклар һәм кызлар утырышкан, көнбагыш яралар. Көймә зур: сигез хатын-кыз. ике ишкәкче, хуҗа белән мин — барыбыз ' сыеп беттек. Бу көенчә ул кечкенә судноны хәтерләтә. Чулым ярларында тагын да шундый көймә бар микән?
Семеченок ишкәкләрне егетләргә бирде дә мине үз янына — койрыкка утыртты.
— Ну. капитан, кабыз катерыңны' дип команда бирде арадан бер карчык һәм итәгендәге көнбагыш кабыкларын кагып төшерде
- И-и. син дә мондамени әле. чибәрем,- дип шаяртты карт — Картыңны ничек берүзен калдырырга батырчылык иттең, мич башыннан төшеп берәр яры китеп барса?
- Китә бирсен, бик шәп булыр, башканы табармын, яшьрәкне’— дип карчык та югалып калмады - Син. мәсәлән, кемнән ким — менә дигән кияү! Өстәвенә мәшәкатең дә аз: җәйләрен елгада, кыш буе тайгада. Өйлән миңа, әйдә!
— Бик өйләнер идем дә - үкенерсең дип куркам. Әйтерсең соңыннан — игътибар итми, яратмый, дип.
- Акчаны күбрәк алып кайтсаң, башкасын сорамам...
Менә шулай уен-көлке белән көймә кузгалып та китте Чулымның теге ягына мүк җиләге җыярга чыгып барабыз Ә минем исәп — аюлар яшәгән урманда йөрү, күптәнге хыялымны тормышка ашырасым, дөньяга аяк басканда ук миңа үзенең «фатихасын» биргән урман хуҗасын үз күзләрем белән күрәсем килә Теге чакта Чулым ярында утырган өч яшьлек малай - мин бит инде ул Шул вакыйгадан соң мин монда тагын ике ел торганмын Үзем туган бу җирләрне начар хәтерлим, өйдәге кайбер хәлләр генә күз алдына ачыграк килеп баса.
Ярга килеп төртелергә берничә метр калганда, көймә тизлеген акрынайтты.
- Ну. җанашларым, аягыгызны чылатырга курыкмыйсызмы?— дип сорады Семеченок карт
— Ә син безне күтәреп чык. менә булырсың ир. Барыбер көнозын суда чупырдыйсың.
Ишкәкче егетләр суга сикереп төштеләр дә көймәне ярга табарак тартып китерделәр.
— Болай килешик. Чибәркәйләр: кояш төш вакытын узгач, барыгыз да монда җыеласыз. Соңга калган кеше бүреләргә азык була. Аңлашылдымы?
Икешәр йөз ел утырган мәһабәт наратларның башлары тып-тыныч Жилнең әсәре дә юк Кайбер урыннарда юан нәрсәләр арасына тартылган пәрәвәз җепләре очрый. Кулга ботак алып, алардан юлны чистартам.
Семеченок карт яр буйлатып суһга таба китте. Ул тарафта болын, халык печәнне шунда чаба, соңыннан гына көймәләр белән аргы якка чыгара Хатын-кызлар башка якк$ юнәлделәр Ә мин туп-туры урман ышыгына кереп киттем, салкынча-дымлы һава шундук үзен сиздерде. Картның сөйләвенә караганда, монда аю очрый икән, елгага якын ук . килә, ди Шулай да мин аны күрә алырмын дип бик өметләнмим, чөнки аю бит кеше күзенә күренеп йөрергә яратмый Өстәвенә монда хәзер һава да дымлы, салкынча. нигә суга якын килсен ди ул.
Урман ешлыгына килеп керү белән кемнеңдер мине күзәтеп торуын сизеп алдым. Эчкәрәк үткән саен тойгы үзен ныграк сиздерә. Тукталып тыңлап та торгалыйм. күләгәләргә күз йөртеп чыгам, ләкин бер шикләнерлек әйбер күрмим. Тайга көзге моңсулыкка чумган.
Тайга хуҗасын күрә алырмынмы, юкмы — билгесез. Бәлки, ул мине инде күзәтеп тә торадыр? Әлеге тойгы шул күзәтү нәтиҗәсе түгел микән? Бу уйдан аркалар чымырдап китә Шулай да тайга хуҗасы белән очрашудан баш тартырга уйламыйм.
Күрен син мина Мин бит монда изге ният белән килдем һәм шул ният белән китеп тә барачакмын Күрен. Минем сине бик тә күрәсем килә. Тере килеш Кыргый килеш. Гор\р килеш Күрен син. ул мизгелне мин гомергә истә .калдырачакмын. Синең биләмәләреңдә мин бер генә җәнлеккә дә тимәм, бер генә агачны да сындырмам—кисмәм. Ниятем изге. Синең тере икәнеңә, бу яшел дөньяның хуҗасы булуыңа ышанып китәсем килә. Күрен син. күренеп ал. Теге чакта, егерме ел элек, минем янга нәрсәдер әйтергә килгәнсеңдер кебек тоям һәм бу «нәрсәдер» бик кадерле, күңел түреннән чыккан булгандыр, чөнки син бит, урманнан ачык җиргә чыгып, тормышыңны куркыныч астына куйгансың — якында гына авыл, яр буе тулы халык Ул чакта нәрсә әйткәнеңне инде хәтерләмим, хәтта ул очрашу турында да кеше сөйләве буенча гына беләм Чык син урман ешлыгыннан, әйт миңа сүзләреңне. Сөйли белмисеңме? Алайса күзләремә генә карарсың Мин барысын да аңлармын
Менә, сискәндереп, табан астында ботак шартлап сынды, тән буенча ток үткәндәй булды. Мин, хәлем китеп, җиргә утырырга мәҗбүр булдым, күзләремне йомдым. Кайдадыр баш өстендә тукран тукылдады, аңа каршы канәгатьсез тавыш белән күкшә кычкырды. Кичәге яңгырдан соң ылыс юеш иде.
Утырган җиремнән башны күтәреп карасам, кинәт агачлар арасында аю күрдем Әллә тоелды гынамы? Барып тикшерсәң ничек булыр икән? Тагын карыйм һәм шул вакыт миннән утыз метр арада зур кара аю басып торганны күрәм. Кымшанмый, миңа төбәлеп карый. Тораташ кебек каткан. Шул мизгелдә миңгерәгән миемдә уй туа — аю түгел ич бу. Юк. аю түгел. Ләкин күзне алмыйм, атлый бирәм һәм ярты юлны үткәч кенә «аю»ның бик карт бер агач төбе икәнен төшенәм. Я алла, болай бит акылдан язуың да бар
Үземне кулга алып, бераз тынычлангач, янә хәйран калам. Дөньяда мондый юан тагын берәр нарат бар микән? Вакыт тукыманы ничек тузанга әверелдерсә, бу төп тә череп тәмам тузан өеменә әйләнгән. Бу мәһабәт наратның гөрселдәп авуына байтак заманнар үткәндер, керәсең. Бәлки дистә еллар шулай чери-чери күперенгән-бүртенгәндер. Дистә еллар? Әйе. бу бит теге нарат булырга тиеш, биеклеге белән бөтен тирә-юньне ямьләндереп утырган гигант нарат. Семеченок карт нәкъ аның турында сөйләгән болай булгач
Төп әйләнәсендәге җирне аяк белән капшыйм һәм шунда аягым батып китә Кабере шушы урында ахрысы наратның. Явыз адәм кулыннан һ.»-
8 <К. У-« № «
лак булган нарат шушында ауган, җиргә үк батып кергән, вакыт аны күмеп тә киткән..
Урманда мин байтак йөрдем Сазлыкка да барып чыктым Анда хатын-кызлар мүк җиләге җыя иде, тавышларын ишетеп, кире борыл дым. Кайтканда, турыдан кистереп, көймә калган җирдән шактый еракта елга ярына чыктым Бу төштә урман белән елга арасында калкулык бар икән Шунда күтәрелеп беравык әйләнә-тирәне күзәтеп тордым, елга аръягында авыл, кая карама зәңгәрсу-яшел тайга җәелеп ята. Елга өстендә болыт күренә. Бераз карап торгач, көймәгә таба юнәлдем Күп тә үтмәде, урманнан тырыс, кәрзин күтәргән хатыннар килеп чыкты Болын ягыннан безгә таба кечкенә нокта якынлаша, бу Семеченок карт иде Менә туган җирем белән аерылышу сәгатьләре дә якынлаша.
Көймәгә җитәрәк туктап картны көтеп алдым.
— Курыкмадыңмы соң?— дип сорады ул.
— Ә кемнән куркырга?—дип гаҗәпләндем мин.
— Ничек кемнән? Аюдан, әлбәттә, кемнән булсын!
— Мин бит аны күрмәдем. Тавышлардан куркып ул эчкәрәк кергәндер, күрәсең.
— Син аны бөтенләй күрмәдеңмени? Ул бит синең арттан ук урманнан чыкты. Калкулыкка менде!.. Тукта, син кая?..
Бар көчкә йөгердем, тын кысыла. Калкулыгы да ерак калган икән. Йөгереп аның өстенә үк мендем һәм эзләр! Аю эзләре! Менә алар— урман хуҗасының эзләре Ярылып ята. Кайберәүләре минем эзгә үк туры килә. Димәк, син мине күргәнсең! Артымнан йөргәнсең! Нигә соң яныма килмәдең, сүзеңне әйтмәдең. Куркырмын дип уйладыңмы? Әйе, анысы да бар Курыккан булыр идем. Әңгәмә барыбер барып чыкмас иде. Бу мине кызгануың инде алайса. Рәхмәт. Мин чыннан да бик нык курыккан булыр идем. Бая төптән курыккан кебек...
һәм кабат череп тузанга әйләнгән агач төбе күз алдыма килеп басты. Кайчандыр ул да яшьнәп утырган бит һәм тамырлары янында үз каберен тапкан. Бәлки, шулай булырга тиештер дә? Бәлки, һәркем шулай тамыр җәйгән җирендә гомерен дә төгәлләргә тиештер Бәлки син — бөек урман хуҗасы — миңа шул хакта әйтергә теләгәнсеңдер?