Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕРАКТАГЫ БИЛӘМӘЛӘР


ефтьчеләр турында язганда «ерактагы» сүзе байтак еллардан бирле кулланылып килде. Баштарак Лениногорскидан яки Әл- мәттән утыз-кырык чакрымдагы хәлләр хакында да, «ерактагы промыселда» дип, авыз тутырып сөйли идек. Бераздан бораулау чылар һәм нефть чыгаручылар Азнакай якларында эшли башладылар, аннан Чирмешән, Зәй тирәләренә барып чыктылар. Аннары тынгысыз нефтьчеләребез Кама буена барып төпләнделәр, Алабуга тирәләрен айкап йөри башладылар. Ул тарафлардан тагы да гаҗәбрәк хәбәрләр ишетелә иде. Кырыгар метрлы корыч манараларны баржаларга утыртып, аларны Кама буйлап күчереп йөртәләр, имеш. Бу очракта «ерактагы» сүзе чын-чынлап ераклыкны аңлата сыман тоелды. Әмма болар бар да баласы гына булып чыкты, мичтә калган икән анасы. Берзаман безнең Татарстан нефтьчеләре Оренбург далаларына, Удмуртия урманнарына оча башламасыннармы!
Ниһаять, нефтьчеләребез Төмән якларындагы чыганаклар белән җенләнә башладылар. Җыйнаулап-бригадалап та шунда эшкә китәргә тотындылар. Хәтердә: Зәй-Каратаеннан Урайга тулы бер урам булып күчеп утыручылар да табылды. Көнбатыш Себер промыселлары инде чын-чынлап еракта, хәтта Татарстанда яшәүче журналистларның буе җитәрлек түгел кебек иде. Әмма барыбер хәйләсен таптык — анда да барып чыктык. Тик ни гаҗәп, Себердән язган репортаж-очеркларыбызда «ерактагы* сүзен кулланырга батырчылыгыбыз җитмәде. Нигә дисәң, Төмән җире инде күңелләрдә йөрүче ераклык төшенчәсенә генә сыймый иде. Андагы гигант эшләр колачы, сөйләп, кеше ышанмаслык хәлләр, нефтьчеләрнең каһарманлыгы, фидакарьлеге — бөтенләй башка. Төмән дидек, чоңгыллы баткакларын сурәтләдек, тайга чытырманлыкларын, киңлекләрен искә алдык, әмма «ерак* сүзе телдән төшә барды.
Унберенче бишьеллыкның соңгы елы якынлашып килгән көннәрдә әнә шул онытыла башлаган сүз янә калкып чыкты. Арадан кайсыбыздыр: • Татарстан нефтьчеләренең ерактагы биләмәләре»,— дип ычкындырды, һәм моңа ябыша калдык. Моның инде нигезе бар иде. КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы партиянең Татарстан һәм Башкортстан өлкә комитетларының Төмән өлкәсендә нефть чыгару куәтләрен үстерүдә ярдәм күрсәтү турындагы инициативасын хуплады. Менә шуннан соң инде «ерактагы» сүзе яңа мәгънә алды кебек. Ул хәзер «үзебезнеке» дигәнне дә аңлата шикелле.
* * *
Шәм кебек төз, мәһабәт гәүдәле, дулкынланып торган кара чәчле, мөлаем бу кешене күптән беләм. Аны нефть промыселларында да, җыелыш-киңәш- мәләрнең трибунасыннан да, өендә пианинода уйнаганда да, баянда халык көйләрен сыздырганда да күргәнем бар. Мин аның тыйнак кына авыл укы тучысы чагын, аннары оператор булып скважинадан-скважинага йөргән вакытларын хәтерлим. Инде менә ничә еллар ул республикабыздагы иң эре предприятие — «Татнефть» берләшмәсенең генераль директоры.
Н
Әкълим Касыйм улы Мөхәммәтҗанов кайда гына эшләмәсен, кемнәр белән генә очрашмасын һәрчак үзе булып кала торган иде: төпле, эшлекле, энергияле, сабыр, басынкы. Югары культуралы булуы, эрудициясе сөйләвендә яисә гамәлендә гейә түгел, йөзенә үк чыккан, һәрхәлдә, аның дуамалланганын күргәнем юк иде. Бүген исә аның җаны ярсулы ачыну белән тулган. Болай ачыргаланырга бөтенләй урын юк сыман иде лә. Ул җитәкли торган «Татнефть» берләшмәсе коллективы, һәрвакыттагыча, еллык социалистик йөкләмәләрен дә арттырып үтәде, планнан тыш меңнәрчә тонна «кара алтын» бирде. Шуңа да бүген, яңа елның беренче көннәрендә. Әлмәтнең Культура сараена чакырылган партия-хуҗалык активы җыелышына килүчеләр алкыш-тантанага әзерләнгәннәр иде. Генераль директор исә, трибунада икәнен дә онытып, сәхнә алдына чыгып баскан да, гаять рәнҗетелгән кеше сыман өзгәләнә:
— Ун ел эшләгәннәр бит! Дистә ел буе нефть һәм газ чыгару идарәсе исемен йөрткәннәр!— дип гаҗәпләнеп кабатлый. — Ә бүген — кышкы челләдә сыңар машина кертеп куярлык гараж кисәге, кешеләр җылынып чыгарлык куыш та юк!..
Сүз соңгы елларда шактый кыен хәлгә калган Төмән нефтьчеләре, дөресрәге, Көнбатыш Себердәге нефть һәм газ чыгару идарәләренең берсе — ♦ Урьевнефть» хакында бара иде. Моннан биш-ун еллар элек Обь буе промыселларында йөргән көннәр хәтердә яңарды. Соңгы вакытларда шул яклардан килгән аяныч хәбәрләр кабат ишетелгәндәй булды...
...Төмән өлкәсе! Себер җире! Бу очсыз-кырыйсыз иркенлекләр, тайга чытырманлыклары һәм шушы якның нык ихтыярлы кешеләре турында тәфсилләп яза башласаң, олау-олау кәгазь кирәгер иде. Төмән — илебезнең иң зур өлкәсе.,Шуның өстенә, ул гаять бай да. Аның мәйданында меңнәрчә олы һәм кече елгалар ага, йөз меңнәрчә күлләр җәелгән. Җире ифрат юмарт. Анда арыш, бодай, тары, карабодай, солы, арпа, борчак, вика, җитен, кукуруз, көнбагыш, шикәр чөгендере, фасоль, кәбестә, помидор, кыяр, суган һәм башка күп кенә культуралар үстереп була. Җир эшкәртү инде Котып сызыгын үтеп, төньякка барып җиткән.
Хәзер өлкәдә дүрт меңнән артык предприятие эшли. Конвейерлардан автомашиналар, тракторлар, юл төзү машиналары, агач эшкәртү станоклары, аккумуляторлар, трактор һәм автомобильләр өчен электр җиһазлары, елга теплоходлары, рефрижераторлар, баржалар, агач ташу өчен үзбушаткыч машиналар,механик пресслар, электр моторлары кебек бик кирәкле әйберләр чыга.
Төмән өлкәсенең урманнары Балтик диңгезе кадәр мәйдан били. Шул карурманнарда агач әзерлиләр, аны эшкәртү промышленносте киңәя бара.
Төмән җире — затлы балыклар цехы. Илебез эчендәге төче суларда тотыла торган балыкның егерме проценты шушы өлкәгә туры килә. Монда шим, мәрсин, нельма, муксун, щокура, сырка, ала балык, чөгә, чуртан, опты, шамбы, алабуга, шыртлака, чабак кебек илле биш төрдәге балыкларны тоталар.
Өлкәдә киек җәнлекләр күп. Төмән илебезгә ел саен 85— 90 миллион сумлык тире-яры бирә. Ул тиреләр СССР да гына түгел, чит илләрдә дә бик югары бәяләнә.
Рус җиренә азатлык даулап башлап чаң сугучыларның берсе А. Н. Радищев 1791 елда үзенең Илим төрмәсеннән җибәргән хатында болай дип язган иде: «Нинди баи як бу Себер дигәнең, нинди куәтле як! Гасырлар үтәр, һәм ул үзләштерелгәч, аңа дөнья елъязмасында зур роль уйнау насыйп булыр». Әйе, Төмән җиренең байлыклары исәпсез. Соңгы чирек гасырда аның хәзинәләренә нефть Һәм газ да өстәлде.
Шунысын да әйтергә кирәк, Төмән җиренең бетмәс-төкәнмәс хәзинәсен табигать гасырлар буе яшереп саклаган. Тобольск губернасы турында гомуми мәгълүматлар төзеп, 1871 елда башкалага болай дип язганнар: «Тобольск губернасының минераль байлыкларына килгәндә, губерна гаҗәеп ярлы... Хәтта Урал сыртының бу губернага кергән өлешендә дә файдалы' казылмалар табылуга өмет юк. Тобольск губернасының минералларга ярлылыгы хакында шуннан чыгып та хөкем йөртергә мөмкин: Тобольск, Төмән, Ярково һәм өлешчә Туринск шәһәрләрен төзү өчен таш Пермь губернасыннан китерелә...»
Шул рәвешле, Себер җире, үз хәзинәләрен күрсәтә алмыйча, еллар буе сөрген урыны гына булып кала биргән. Һәм, ниһаять, аңа күңелле
тормыш бүләк итүчеләрне күрде ул. Килделәр алар. Кешеләрнең шат тавышы мәңгелек йокыдагы урман-сазлыкларны уятты. Гасырлар тынлыгын бозып моторлар гүләде. 1971—1975 елларга СССР халык хуҗалыгын үстерүнең бишьеллык планы буенча КПССның XXIV съезды карарларында болай диелә: «Тугызынчы бишьеллыкта Төмәндәге һәм Мангышлактагы зур яңа чыганакларда нефть чыгару киң җәелдереләчәк» Себердәге әлеге чыганакларны үзләштерүгә партиянең XXV һәм XXVI съездлары карарларында да зур әһәмият бирелде.
Хәзер бай «кара алтын* .ыганаклары ачылган Обь буеның геологик картасында белгечләргә генә аңлашыла торган бик күп тамгалар бар. Себер җирендә тимер һәм марганец рудалары, ташкүмер, слюда Һәм тау хрустале ятмалары, күмер запасы табылды. Шулай да төп байлык — нефть һәм газ.
Никадәр генә мул булмасын, нефть һәм газ ятмаларын табу әле эшнең башы гына. Мең мәшәкатьләр белән коелар тишү, аларны нефть җыю пунктлары белән тоташтыру да әле, эш төгәлләнде, дигән сүз түгел. Хикмәт нефтьнең эшкәртү заводларына барып җитүендә, халык хуҗалыгына хезмәт итүендә. Менә шуңа да Төмән нефть ятмаларын үзләштерү өчен бөтен ил өмәгә күтәрелде. Монда килгән нефть осталарының күбесе безнең як егетләре, Зәй һәм Шушма буйларында Татарстан нефть мәктәбен узган азаматлар иде. Дистәләрчә милләт егетләре һәм кызлары кулга-кул тотынып дөньяда тиңе булмаган мәшәкатьле эшкә алындылар. Һәм әйтергә кирәк, кыска гына вакыт эчендә мондагы гигант ятмаларны үзләштерделәр, офык- тан-офыкка сузылган, хәтта континентларны тоташтырган торба юллары салдылар, чайкалып-тирбәлеп торган сазлыкларда яңа калалар күтәрделәр. Аларның уңышлары бөтен дөньяга мәгълүм. Алай да... Бүген менә сүз нигездә әнә шул «алай да» турында бара да инде. 1983 елда Төмән нефтьчеләре бик җитди өзеклеккә юл куйдылар: регионның нефть тарихында беренче тапкыр «кара алтын» чыгару планы үтәлмәде. Ул елның җәе Көнбатыш Себердә гаять елак булды: көн тудымы, яңгыр килә дә коя. Чоңгыллы баткаклар аша салынган юллар өзелде. Хәлне вертолетлар һәм теләсә кайдан үтешле машиналар гына бераз җиңеләйтә иде. Ләкин алар гына җитешми. Башка техникага озын-озын салларга охшап калган юллар чыдамый. Шул көннәрдә нефть чыгару күзгә күренеп кимүгә таба китте.
Хәлнең башка сәбәпләре дә ачыклана башлады. «Главтюменьнеф- тегаз» җитәкчеләре бу аяныч хәлнең сәбәпләрен санарга тотындылар: алар — капиталь төзелештә һәм нефть мәйданнарын җиһазлауда артта калу, проектлаштырудагы ялгышлар, техника җитешмәү, җиһазларның камил булмавы һәм башкалар. Баксаң, әлеге хәл Төмән нефтьчеләренең беренче уңышсызлыгы гына түгел икән. 1982 ел планы да үтәлеп җитми калган иде бит. Ул чакта министрлык планга төзәтмә керткән иде. Тик шул чакта ук үткәндәге хаталардан тиешле нәтиҗә ясалмаган.
Төмәнлеләр башта берни белән дә хисаплашып тормадылар, чөнки ул чакта тотылган чыгымнарның кайтарып бирү сәләте бик зур иде: кайсы гына скважинаны бораулама, фонтан ата. Шуңа да төп игътибар бораулауга бирелде.
Инде менә нефтьне җир куеныннан чыгару, өскә күтәрү өчен скважиналарны тиешенчә җиһазлау мәсьәләсе килеп басты. Төмән промыселчылары моңа әзер түгелләр иде, алар тантаналарга һәм алкышларга күнеккән булып чыктылар, гаепне читтән эзли башладылар. Обь буен үзләштерүнең яңа этапка керүен ныклап анализлау, киләчәккә карап программа төзү урынына, нефть предприятиеләре җитәкчеләре җиңел юлга — планнарны киметүгә өмет багладылар.
Планны киметеп кенә кыенлыктан котылырга теләү тагын да ямьсез' нәтиҗәләргә китереп чыгарырга мөмкин. Узган бишьеллыкта монда торак йортлар, культура-көнкүреш биналары салу акрынайды. Бу да җентекләп уйланмый торып планлаштыруның конкрет мисалы. Нефть планы башта исәпләгәнгә караганда сизелерлек арттырылды, ә көнкүреш мәсьәләсе планда шул килеш калды. Нәкъ менә шуның аркасында ашыгыч рәвештә ярдәмгә башкаларны чакырырга туры килде. Бүгенге көндә биредә бораулау эшләренең 40 проценты «канатлы» бораулаучылар, ягъни вахта-экспе- диция ысулы белән эшләүчеләр җилкәсенә төшә. Өстәвенә әле һаман да «канатлы, бораулаучылар санын арттыруга исәп тотыла. Сүз дә юк, башка өлкәләрдән самолетларда очып килеп Ишләүчеләр төмәнлеләр алдында торган зур бурычларны хәл итүдә бик нык булышалар. Әмма бу ысул файдалымы, юкмы — анысы әлеге бәхәсле...
Әкълим Касыймович Мөхәммәтҗановны тыңлый-тыңлый, өнә шуларны да уйдан кичерәм.
Узган ел үзәк матбугатта басылып чыккан мәкаләләрдә — СССР халык контроле комитеты материалларында «канатлы» бораулаучылар мәсьәләсендә шактый каты әйтелде. Бу кешеләр, Төмән промыселларында үзләренә бүлеп бирелгән җиһазларга, механизмнарга, материалларга хуҗаларча карамыйлар, дип. тәнкыйть ителгәннәр иде анда. Төмән нефть промыселларындагы җитешсезлекләр хакында күп сөйләргә мөмкин. Ләкин, безнеңчә. аларның иң зурысы — көнлекче психологиясе, үзеңне хуҗа итеп тоймау. Менә шуңа да Татарстан белән Башкортстан яңа тәкъдим белән чыктылар да инде, Төмән җирендәге кайбер авыррак хәлдәге промыселларны үз карамакларына алырга булдылар.
Хәер, Татарстанның «кара алтын» осталары Төмән нефтенә беркайчан да битараф калмадылар. Татарстан белән Төмән өлкәсенең язмышларында уртаклык та бар. Икәве дә чагыштырмача тиз арада бик нык үскән промышленность үзәкләренә әверелделәр, һәр икесендә нефть промышленносте һич күрелмәгән темплар белән үсте, тиз арада илдә беренчелеккә чыктылар, ниһаять, үзара ярдәм, дуслыкка нигезләнгән социалистик ярыш аларны бик нык якынайтты, бертуганнар сыман итте. Менә шуңа да Обь буенда нефть табылу белән, андагы нефтьчеләргә башлап ярдәм кулы сузучылар Татарстан осталары булды. Шуннан инде бу дуслык ярдәме тукталмады. Татарстан Төмәнгә иң яхшы егетләрен һәм кызларын гына түгел, вышкалар төзү, бораулау һәм нефть чыгарудагы тәҗрибәсен, җиһазлар һәм технология яңалыкларын җиткереп торды. Соңгы елларда, Төмән җирендә кадрлар кытлыгы башлангач, башлап ярдәмгә ашыгучылар Татар станныкылар булды.Бөгелмәдә,Минзәләдә һәм башка кайбер төбәкләрдә «ка патлы» нефтьчеләр барлыкка килде. Алар Обь буена барып, җир тишү, сква жиналар ремонтлау кебек иң авыр эшләрдә ярдәм итә башладылар. Төмәндә катлаулы хәл килеп тугач, Татарстан промыселчылары, үзләренең «авыз ларыннан өзеп», Обь буена җир асты һәм капиталь ремонт бригадалары җибәрделәр. Әмма эшләр моның белән генә җайга салудан узган иде.
Менә шунда инде Татарстан нефтьчеләре, Башкортстан осталары белән бергәләп, яңа тәкъдим белән чыктылар. КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы хуплаган бу башлангычны гадәти ярдәм белән генә тиңләп булмый. •Сүз Көнбатыш Себердәге иң артта калган нефть предприятиеләрен «Татнефть» берләшмәсе карамагына алу, аларның чын хуҗасы булу турында бара.
Татарстан нефтьчеләре «Нижневартовскнефтегаз» системасындагы «Покачевнефть» һәм «Урьевнефть» идарәләрен, бер бораулау идарәсен һәм дистәгә якын башка нефть предприятиеләрен «Татнефть» берләшмәсе карамагына кабул иттеләр, мондагы хуҗалыкларның хәлен җентекләп тикшерделәр, яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреш шартлары белән таныштылар.
Нәкъ шул көннәрдә «Татнефть»тә яңа вазифа — генераль директорның Көнбатыш Себер буенча урынбасары вазифасы барлыкка килде. Бу эшкә энергияле белгеч Равил Кәлимуллович Ишкәев билгеләнде. Шушы гаять катлаулы, җаваплы эшкә Р. К. Ишкәев куелуы һич кенә дә очраклы хәл түгел иде. Ул Төмән промыселларын кемдер сөйләве буенча түгел, үзе • капшап» белә. Министрлык кушуы буенча Себер промыселларында берничә ай рәткә эшләрнең торышын өйрәнүче белгечләр арасында ул да бар иде. Бу юлы эшне ничек һәм нәрсәдән башларга икәне аңа яхшы мәгълүм.
Мондагы хәлләр исә шактый аяныч иде. Промыселларда һәр дүртенче скважина тик тора, яңа борауланган нефть коелары озак вакытлар буенча эшкә кушылмый, идарә итү. хезмәтне оештыру системаларында да ким челекләр җитәрлек. Кабул ителгән промыселлар сигез мең квадрат километрдагы баткак мәйданга җәелгәннәр. Безнең егетләргә әнә шул кырыс Себер шартларында, өйләреннән еракта эшләргә туры килә. Хәер, Татарстан нефтьчеләре, анда рәхәт булыр, дип хыялланмадылар, эшләрне тизрәк җайга салу турында уйландылар. Яңа елның беренче эш көнендә үк «Татнефть» берләшмәсендә махсус приказ чыкты. Әлеге документ Татарстан нефтьчеләренең күп меңле отрядын алдагы зур эшкә мобилизацияләү, уртак көч белән Көнбатыш Себер промыселларында нефть чыгаруны январь аенда ук билгеләнгән күләмгә җиткерүне тәэмин итү турында иде. Актив җыелышында Ә. К. Мөхәммәтҗановның кулыннан төшмәгән зәңгәр тышлы папка әнә шул тарихи приказ иде инде. Шул приказ нигезендә Себердәге
промыселларның һәркайсы «Татнефть» берләшмәсенең җиде идарәсенә беркетелде, һәм бу саллы, аякларында нык тора торган идарәләр кыска ва кыт эчендә Көнбатыш Себер промыселларында нефть чыгаруны җайга салырга тиешләр иде.
Приказ нибары ике биттән тора. Аның каравы, кушымтасы, ягъни оештыру-техник чаралар планы — тулы бер китап. Ул чараларда Көнбатыш Себер промыселларына ярдәмнең бөтен стратегиясе билгеләнгән. Монда бүген үк хәл ителергә тиешле оператив чаралар да, ел дәвамында һәм киләсе елларда башкарылырга тиешле перспектив эшләр дә бәйнә-бәйнә язылган, аларны үтәргә бурычлы предприятиеләр һәм җаваплы кешеләр күрсәтелгән.
Татарстан егетләре эшне Көнбатыш Себер промыселларында бүген үк уңай йогынты ясардай оператив чараларны тормышка ашырудан башла дылар. Беренче көннәрдә үк Обь буена җир асты ремонты бригадалары һәм башка осталар җибәрелде. Күп кенә машиналар кырыс Себер шартларында эшләү өчен яраклаштырылды һәм ерактагы Лангапес поселогына озатылды. Январь аенда ук Татарстанның биш йөзләп нефтьчесе эшли иде инде монда. Егетләрнең сүзләре эштән аерылмады — Татарстанга беркетелгән промыселларда нефть чыгару тәүлегенә өч мең тоннага артты.
Болар әле оператив чараларның башы гына. Көн үткән саен, алар киңәя, саллырак төс ала бара. Әйтик, скважиналар төзү эшендәге кимчелекләр бетерелә. Инде бүген үк Богелмә бораулау эшләре идарәсе Урьевск нефть чыганагында яңа скважиналарны промыселчыларга шунда ук файдаланырлык итеп тапшыра башладылар Татарстан белгечләре катлам нарның нефть бирүчәнлеген арттыру эшенә дә кыю алындылар, нефть чыга накларын эксплуатацияләүнең цикл ысулына күчә башладылар. Бу исә, Татарстан тәҗрибәсеннән күренгәнчә, җир асты амбарларының гомерен озайта, кыйммәтле чималны күбрә^ алуны тәэмин итә.
Баштагы оператив ярдәм чаралары ук «Покачевнефть» һәм «Урьев- нефть» идарәләренең кыен хәлдән тиз арада чыганакларына ышаныч тудыр ды. Яңа көчләр килүнең беренче айларында ук дистәләрчә скважиналар ремонтланды, тик торучылары эшкә кушылды, яңа нефть коелары кыйммәтле чимал бирә башлады, күп кенә скважиналар оптималь режимга күчерелде. Ә алда — «Покачевнефть» һәм «Урьевнефть» идарәләре промыселларында йөзләрчә чакрым нефть һәм газ үткәргечләр, су һәм нефть кудыру станцияләре, югары вольтлы электр линияләре, юллар һәм башка объектлар салу. 1985—86 елларда гына да мондагы нефтьчеләр яши торган Лангапес поселогында өч йөз кешегә исәпләнгән клуб, кунакханә, урта мәктәп, пекарня, аптека, кибет, зур мунча, больница, санаторий-профилак торий, балалар бакчасы һәм, әлбәттә, торак йортлар салыначак. Кыскасы, боегып калган промыселларга чын хуҗалар килде.
Татарстан нефтьчеләре әле беркайчан да әйткәннәрен үтәмичә калганнары юк. Төмән өлкәсендәге бурычларын да башкарып чыгарлар, дип ышанырга