Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗ — ЛЕНИН ЯКТАШЛАРЫ

С. Р.Төхбә тул л ин,
КПССның Чүпрәле районы беренче секретаре

езнең район кешеләре даһи Ленин якташлары булулары белән горурланалар Фронтовик-шагыйрь Шәрәф Мөдәррис, якташларының уртак фикерен белдереп, болай дип язган иде "Безнең Чүпрәле районы элекке Сембер губернасына кергән Бабайларның бөтен күргән-белгән шәһәрләре бары Сембер булган Безнең яклар гасырлар буена Сембер рухы белән яшәп, текә ярлы чокырлар, менделе-төштеле ачык аланнар аркылы бу калага ат юлы салганнар Юл тузаннарын сулый-сулый татар атлаган, Зөя күперендә аны рус куып җиткән, каршыга чуваш очраган, аларга мукшы сәлам биргән Кем белә, бәлки нәкъ шул вакыт алар яныннан үзенең иптәш малайлары белән шаяра-шаяра Зөягә таба яланаяклы нәни Володя да чабып узгандыр 1905 елгы революция өермәсе безнең авылга Сембер аркылы килеп керде Шушы елны Каракитәдә ярлы игенчеләрнең революцион чыгышы була. Алмалы авылының рус, Шамкино авылының мукшы, Баеш авылының чуваш крестьяннары да аларга шактый ярдәм иткәннәр
Сембер аша безнең авылга Февраль революциясе давылы килеп җитте. Сембер аша безнең авыл күгенә Бөек Октябрь социалистик революциясенең нурлы кояшы балкып чыкты»
Безнең төбәктә халык мәгарифе эшләрен оештыруда Сембер губернасының халык училищелары директоры Илья Николаевич Ульянов күп хезмәт куйган. И Н. Ульянов авылларда ай ярым йөреп, утыздан артык мәктәпне тикшерә, конкрет, ярдәм күрсәтә.
Безнең район авыллары тарихи вакыйгаларга бай 1773—1774 елларда узган Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар восстаниесендә төрле милләт кешеләре арасында безнең район крестьяннары да катнашкан. Восстаниенең соңгы чорында, сугыш Иделнең уң ягына күчкәндә 50 дән артык крестьян отряды Пугачев гаскәрләренә кушылуны көтеп торганнар. Шул отрядларның берсе Кече Чынлы авылы кырында урнашкан булган Бу турыда Гомәр Кол макай бабай язып калдырган дзуда «Шул Пугачев чирүе (гаскәре) 25 майда килеп 26 июльдә киттеләр .»,— диелгән Крестьян явы торган урынны халык хәзер дә «Пугачев кыры» дип атый
1905—1907 еллардагы революцион көрәш дулкыны безнең якларга да килеп «җитә. Кече Чынлы крестьяннары 1906 елның язында 850 дисәтинә күләмендәге бәхәсле җирнең 200 дисәтинәсен сөрергә чыгалар. Әлеге җирне алардан XVIII йөзнең ахырында Рус Чынлысы алпавыты Мотовилов алган булган 6 апрельдә авылга атлы казаклардан торган җәзалау отряды килеп төшә һәм крестьяннарны рәхимсез җәберли
Гасырлар буена ачлыкта һәм хәерчелектә яшәгән безнең як крестьяннары өчен дә 1917 елның Октябрендә азатлык кояшы балкый Авылларда якты тормыш кору өчен бөтенхалык хәрәкәте башлана 1918 елның октябрендә Городищега Петроград эшчеләреннән 91 кешедән торган азык-төлек отряды килә Отряд җитәкчесе Максим Николаев инициативасы белән 1919 елның декабрендә Городище авылында коммунистик ячейка оеша
Беренче коммунистлар җитәкчелегендә волостьларда Совет власте ныгытыла башлый. Городище волостенда, мәсәлән, Совет власте 1917 елның ноябрендә үк урнаштырыла. 1918 елның январенда волостьта съезд үтә. Съезд Буа өязенең эшче һәм солдат депутатларының I съездына унөч
Б
делегат сайлый. Буада съезд ун көн буе бара һәм өязнең барлык авылларында Совет власте урнаштырырга, дигән карар кабул итә.
1930 елның августында волостьлар, өязләр ^бетерелә һәм районнар оештырыла. Шушы елның августында беренче тапкыр партиянең район конференциясе үткәрелә. Райкомның беренче секретаре итеп Петр Андреевич Державин сайлана
1930 елның 30 августында Советларның беренче Чүпрәле район съезды ачыла Съездда ашлык әзерләү, колхозлашу мәсьәләләре карала Анда райбашкарма комитеты председателе итеп моңа кадәр Городище волис- полкомы председателе булып эшләгән. 1918 елдан коммунист Насыйбулла Төхфәтуллович Мулеевны сайлыйлар.
Район авылларының кайберләрендә 1921 елда ук авыл хуҗалыгы ко-оперативлары оеша. Алар беренчеләрдән булып Городище, Татар Бизнесе, Иске Чәке, Кече Чынлы авылларында барлыкка килә 1929—1930 елларда район авылларында күмәк хуҗалыкларга берләшү массовый төстә башлана 1932 елда Чокалы МТСы төзелә Алты айлык курсларда тракторчы кадрлар әзерләнә. 1933 елның июнь аенда МТСка 15 трактор кайта һәм алар колхозларда эшли башлыйлар. Колхозларда алдынгы игенчеләр барлыкка килә 1932 елда республикада унбер кешегә Социалистик төзелеш Герое исеме бирелә. Шулар арасында безнең Шланга авылындагы «Кызыл юл» колхозы члены Гафур Вахитов та бар
Күмәк хуҗалыкларга МТСлардан килгән тракторлар эшли башлата^, игенче хезмәте сизелерлек дәрәҗәдә җиңеләя Билгеле булганча. Татарстан АССР 1935 елда тракторлар белән эшләүнең дәүләт заданиесен үтәү буенча Советлар Союзында беренче урынны яулады Трактор бригадаларының һәм тракторчыларның героик эшен ил югары бәяләде 1935 елның декабрь аенда иң яхшы эшләгән 15 кешегә Ленин ордены бирелде. Өч тракторчы безнең районнан Матактан Мария Ромашкина. Яңа Чүпрәледән Закир Алимов. Иске Задурдан Шакир Зарипов
Бөек Ватан сугышы башлангач, колхозлардагы машина, тракторлар шактый кимеде Авыр эшләргә үгез, хәтта сыерларны җигә башладылар. Ләкин тылдагы колхозчылар, бигрәк тә хатын-кызлар, фидакарь хезмәт үрнәге күрсәттеләр. Трактор бригадалары арасында Чүпрәле МТСының Кыям Шәрәпов җитәкләгән механизаторлар коллективы алдынгылар сафында барды Шуның өчен Кыям Шәрәпов СССР Верховный Советы Президиумының 1945 ел 10 декабрендәге указы буенча -Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнде Фронт өчен армый-талмый икмәк җитештерүче механизатор К Шәрәпов 1943 елны танк алырга дип 35 мең сум акча бирә. Шул ук елны Калинин исемендәге колхоз председателе Тимофей Шадриков та 50 мең сум акча тапшыра.
Бөек Ватан сугышында безнең районнан биш кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды Алар — Хорновар-Шигали авылыннан Петр Юхвитов. Яңа Кәкерледән Зариф Алимов, Матактан Семен Уганин, Зур Чынлыдан Михаил Хәкимов. Мунчәлидән Нурулла Фазлаев
Сугыштан соңгы еллар авыл хуҗалыгы өчен шулай ук бик авыр булды. Әмма кыен шартларда да авыл хуҗалыгын күтәрүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешүче, зур уңыш үстерүче осталарыбыз табылды 1947 елда арыш һәм бодайның һәр гектарыннан 20 дән 30 центнерга кадәр уңыш җыеп алган өчен алдынгы колхозчыларга Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде Бу югары исемгә безнең районның Чапаев исемендәге колхоз председателе Лазарь Дергунов та лаек булды
Икенче Герой — колхоз председателе Әхмәтгәрәй Шакирҗанович Абдреев Сугыштан кайтып. 1955 елда колхозны җитәкли башлап, бүгенге көндә" дә председатель булып эшләүче Әхмәтгәрәй Абдреев XXII партсъезд исемендәге колхозны алдынгы хуҗалыклар сафына чыгарды. Әхмәтгәрәй Абдреев — колхоздагы күп эшләрнең инициаторы Кырчылыкны югары культуралы итүдә, терлекчелек фермаларын бүгенге дәрәҗәгә күтәрүдә аның тырышлыгы зур Иң мөһиме — ул үз эшләрен намус белән башкаручы тырыш һәм уңган кадрлар үстерде Бүген колхоз Зоя Акимова. Лидия Павлова. Зәкия Басыйрова. Фәез Әхмәдуллин. Равия Дәүләтшина. Миргалифан Алиуллин кебек терлекчеләре. Нуретдин Азизов. Әнвәрша Вахитов. Рәис Рәхимов кебек механизаторлары белән хаклы рәвештә горурлана. Зоя Ивановна Акимова утыз елдан артык дуңгыз карый Ул бик күп яшьләрне үз һөнәренә өйрәтте Бу алдынгы терлекче Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы
орденнарына лаек булды Ферма коллективын озак еллардан бирле җитәкләүче Миргалифан Алиуллин да Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде
XXII партеьезд исемендәге колхоз үз кешеләренең тормыш-көнкүрешен, экономик хәлен, культура ихтыяҗларын яхшырту буенча зур эш алыр бара. Моңа бу хуҗалыкның мөмкинлекләре дә зур Бүген колхозның өч мил- * лионнан артык акчасы бар. Иске Шәйморза авылы үсә, яхшыра Матур бизәкле зур-зур тәрәзәле өйләр янына хәзер ел саен тагын да матуррак ташпулатлар өстәлә. Бу күркәм яңалыкларда да батыр председатель Әхмәтгәрәй Абдреев тырышлыгының өлеше зур.
Безнең якта андый тырышлар күп Әйтик, Усман Алиев. Сугыштан кайткач «Ирек» колхозында тракторчы һәм бригадир булып эшләп, басуда елдан-ел зуррак уңыш алганы өчен, аңа 1973 елда Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде.
Тагын бер якташыбыз турында да әйтеп китәргә кирәк. Ул — озак еллар буе СССР Авиация промышленносте министры булып эшләгән Петр Васильевич Дементьев. Социалистик Хезмәт Герое исеме аңа ике мәртәбә бирелде.
Район халкы талантлы якташларыбыз белән хаклы рәвештә горурлана. Сәнгать осталары Асия Измайлова, Һидият Солтанов, Ринат Таҗетдинов, Габдулла Рәхимкулов, Рафаэль Ильясов, шагыйрьләр Шәрәф Мөдәррис, Зәки Нури һәм язучы Шамил Рәкыйпов та — безнең районнан Революциягә кадәр үк күтәрелеп чыккан культура эшлеклесе Шиһап Әхмәров Тукайның якын киңәшчесе булган Биология фәннәре докторы Рәкыйп Хөсәенов, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Афзал Хәйретдинов, филология фәннәре кандидатлары Шәйхи Садретдинов, Нурмөхәммәт Хисамовлар фән, культура һәм сәнгатькә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр.
Хәзер Чүпрәле районында 36 мең кеше яши. 19 авыл Советы иллеләп авылны берләштерә. Районда йөз мең гектарлап җир бар, шуның 80739 гектары сөрү җирләре. Басуларыбызның 72 проценты уңдырышлы кара туфраклы җирләр. Район хуҗалыкларында эрозиягә каршы көрәш алып барыла, агачлар утыртыла.
КПСС Үзәк Комитетының октябрь (1984) Пленумы карарлары нигезендә җирләрне мелиорацияләү безнең район шартларында терлек азыгы культуралары уңышын күтәрергә ярдәм итәчәк.
Шикәр чөгендере үстерүче осталарыбыз — районның тагын бер мактанычы. XXII партеьезд исемендәге колхозда аның һәр гектарыннан — 300 центнерлап уңыш алалар. Район дәүләткә шикәр чөгендере сату планын арттырып үти.
Терлекчелектә дә уңганнарыбыз байтак. Сыер савучылардан Зөбәйдә Алтынбаева, Рәхимә Юсупова, Әнисә Хәлиуллина, терлекчеләр Елизавета Моисеева, Белла Скворцова. Зәделбану Әхмәдуллина, механизаторлардан III һәм II дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалерлары Мансур Субаев, Мөнир f Шихморатов, Мөстәкыйм Низамов, Юрий Юркин һәм башка бик күпләр социалистик ярышның алгы сафында баралар. Райондагы специальләшкән хуҗалыклардан Калинин исемендәге колхозда — дуңгызчылык комплексы, Чапаев исемендәге колхозда нәселле таналар үстерү, фермасы үзләренең куәтләрен арттыра баралар.
Колхозлар белән җитәкчелек итүче кадрлар да ныгый Хезмәт юлын тракторчылыктан башлаган, инде 15 ел колхоз председателе булып эшләүче Алимҗан Әмирханов җитәкләгән «Ирек» колхозы елдан-ел югары күрсәткечләр бирә Мансур Җамалетдинов, Фәүкать Зарипов, Рамил Хисмәтов. Әмир Айнуллов, Иршат Юсупов, Җәүдәт Гафуровлар җитәкләгән хуҗалыклар — үсеш юлында. Партиянең район оешмасы хәзерләгән перспективалы җитәкче кадрлар алар.
Безнең районда промышленность предприятиеләреннән Убидагы яшелчә киптерү заводын. Иске Кәкерледәге кирпеч заводын, төзү оешмаларын һәм тимер юл станциясен, элеваторны күрсәтергә мөмкин
Районда елдан-ел яңа мәктәпләр, культура йортлары, медицина пункт- jr лары, өйләр күпләп салына.
Халыкның көнкүреш шартлары яхшыра бара. Авыл кешеләре матур яшиләр, киләчәккә омтылышлары да якты.