Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҺАМАН ИСЕБЕЗДӘ...


Хезмәт кешесе иде
антон шәһәре Алабугада 1921 елның көзендә татар педагогия техникумы ачылды. Авыр ел, ачлык булу сәбәпле, ул башта тулы көч белән эшли алмады, тик 1922 ел көзендә генә ике группа белән укулар башланды.
Техникумның җитәкчесе, укытучы кадрлары яхшы хәзерлекле, көчле кешеләр булды: Гобәй Усманов. Гыйният Адылов, Гобәй Балтанов — революцион көрәштә чыныккан. Совет властен урнаштыруда чиксез зур көч куйган коммунистлар иде Ана телен укытучы Салих абзый Баязитов, математик Мирза абзый Алиев та бар. Болар һәммәсе дә Буби мәдрәсәсендә тәрбияләнгән, күпкырлы һәм тирән белем алган галим кешеләр.
Техникум элекке реальное училище йортына урнашкан. Уку-укыту корпусы мәһабәт, матур эшләнгән ике катлы бина. Аның сул ягыннан Совет власте өчен көрәшләрдә һәлак булган хисапсыз күп корбаннарны үзенә алган Тойма елгасы күренә. Каршы ягында чиксез матур болынлык. Уң ягында еракларга җәелеп тын гына ага торган Кама. Анда 1918 елны акчехлар кулыннан ерткычларча үтерелгән фидакарьләрнең гәүдәләре аккан. Укытучылар һәм студентлар урнашкан тагын өч корпусы, матур бакчасы белән, техникум үзенә бер кварталны биләп тора иде
1925 ел Җәйге ялдан кайтып әле яңа гына җыелышкан көннәр. Төп корпусның аскы катындагы ашханәдә туклану вакыты. Техникум директоры Гыйният абзый Адылов урта буйлы, кара костюм, ак күлмәк кигән, галстуктан. ачык йөзле, мөлаем карашлы, утыз-утыз бишләр тирәсендәге бер ир кеше белән килеп керде. Без дәррәү торып аякка бастык. Директор кул хәрәкәте белән утырырга кушты.
— Менә безнең коллективка яңа иптәш килде. Ул үзе Салагыш волосте, Баржы-Умгада туган, ләкин бик күп җирләрдә йөргән. Иж заводында, Самарада. Сембердә, Мәскәү һәм Казанда эшләп, менә безнең янга — Алабугага килгән Таҗи абыегыз Гыйззәтов техникумда нигездә хуҗалык эшләрен алып барачак.
Гыйният абзый Таҗи Гыйззәтне электән үк яхшы белгән, таныш булган, ахры.
— Ул сезгә театрлар куярга, җырларга, биергә дә ярдәм итәр әле. Аның үзенең язган сәхнә әсәрләре1 дә бар Вакытлы гына килгән кунак түгел, Семьясы белән озак эшләргә килде.— дип директорыбыз Таҗи абыйга карап елмаеп куйды Без дулкынланып алдык, йөзләребездә шатлык билгеләре балкый иде Мин исә «якташым икән», дип уйладым
Таҗи абый бик тиз арада комсомол һәм профсоюз җитәкчеләре белән бәйләнешкә кереп, яңа тәртипләр урнаштыра башлады Егетләр һәм кызлар торакларына берәр җаваплы студент билгеләнде Шунысы кызык булды — Таҗи абый инициативасы белән һәрбер кыз студент бер егет студентка шефлык итәргә, аның тегү-ямауларын, чиста-пөхтәлекләрен карарга, тәртипләрен күзәтергә тиеш булды Кайбер кызлар үзләре теләгән егетләрне сайладылар тартынып-уңайсызланып торучылар жирәбә алдылар.
Озак та үтмәде түгәрәк оештырып. «Сүнгән йолдызлар»га хәзерлек башланды Минзәлә ягы приютыннан килгән Хөсәен Маликов, Буби приютыннан Якуб Әхмәтов кебек рояльдә яхшы уйнаучылар табылды. Төп корпусның икенче катында зур зал, яхшы эшләнгән сәхнә бар иде. Репети
К
цияләрне Таҗи абый шунда үзе алып барды. Без аның күпчелек рольләрне хәтердән белүенә, җырга булган сәләтенә сокланып тордык
Бу әсәрне сәхнәгә "хәзерләгәндә Таҗи абый искиткеч зур көч куйды Рольләрне башкарганда сәхнәдә яшьләрнең үз-үзләрен тотулары, бер-берсе- нә мөнәсәбәтләре, тавыш-интонация сайлау, сәхнәгә керү-чыгу манералары аеруча кыеннан бирелә иде Яшьләрнең оялу, тартынулары да бар. аларны да җиңәргә кирәк Укучылар өчен театр уены әле яңа. тәҗрибә юк Шулай да Таҗи абый искиткеч сабырлык, түземлелек белән өйрәтте Аны без бик яраттык, тиз ияләштек Октябрь урталары булса кирәк — бер табак кәгазьгә төрле төстәге каләмнәр һәм оста кул белән язылган афиша төп корпусның ишегалды як стенасына эленеп куелды
«Сүнгән йолдызларының аягы җиңел булды, яшьләрдә театр кую дәрте үскәннән үсте, яңадан-яңа сәләтләр калка башлады М Фәйзи. К Тин- чурин, Г. Камал һ. б әсәрләре уйналды Тора-бара театр уеннары яшьләрдә яңа сыйфатлар барлыкка китерде, кайберләренең мәхәббәт тарихлары да шушы вакыйгалар эчендә башланды.
Гыйният абзый Адылов өч баласы, хатыны Әминә апа белән кызлар корпусының икенче катында яши иде Таҗи абый аларга гадәттә цичләрен кереп, киңәшеп ала торган булды Кичләрнең берендә, мин Әминә апа янына кергән вакытта, Таҗи абый да килеп керде Озак утырдылар. Шәхси тормышлары, театр, студентлар, сәхнә өчен әсәрләр табу һ б. турында сөйләшкәндә укыту планнарына да кагылдылар Таҗи абыйның бик акыллы фикерләре хәтеремдә уелып калган
— Без башлангыч мәктәп укытучылары хәзерлибез, аларның күпчелеге авылларга китәчәкләр Хәзерге шартларда авыл укытучыларына гаять катлаулы бурычлар йөкләнә. Әлегә бу студентларның күпчелеге дөрес, матур һәм культуралы итеп яза да белмиләр, сөйләү культурасы да бик зәгыйфь Алар, элементар рәвештә булса да. җыр. музыка, театр сәнгате белән дә коралланган булырга тиешләр Әгәр боларны укыту планнарына кертү мөмкин булмаса, җәмәгать тәртибендә булса да бераз төзәтергә бул-масмы’— диде ул Гыйният абзый алар турында педагогик советта сөйләшергә. киңәшергә кирәклеген әйтте.
Шушы сөйләшүдән соң техникумда хор һәм музыка түгәрәкләре оешты, студентлар арасыннан җитәкчеләр дә билгеләнде Матур гына җырлаучылар, уйнаучылар да бар иде. ,
Таҗи абый техникумда гына эшләп калмый, шәһәр, кантон, хәтта өяз күләмендә дә бик тиз танылды. Ул атаклы революционер С Н. Гассар җитәкчелегендәге Алабуга большевиклар партиясе оешмасында эшләгән карт коммунист Шакирҗан ага Альметьев һәм аның гаиләсе белән аралаша, гражданнар сугышы герое В М Азин отряды врачы Зәйнуллин белән дуслаша Бондюг эшчеләре арасыннан күтәрелгән коммунист Шәфикъ Шакиров белән якыннан таныша. Алар революцион көрәшнең утын-суын кичкән. яңа социалистик җәмгыять төзүдә бөтен барлыгын биргән кешеләр иде Таҗи абый менә шулар арасына килеп керә, шулар эчендә кайный.
Алабугага килүенә күп тә вакыт үтмәде, техникум эшләрен беркадәр тәртипкә салып, шәһәр кешеләрен һәм «Сүнгән йолдызлар»ны уйнаган өметле генә яшьләрне сынагач. Таҗи абый шәһәр театры турында уйлап йөри башлады Әсәр табу проблема түгел. «Талир тәңкә» язылган. «Наемщик» хәтта Сембердә уйналып зур сынау үткән. Җитәкче оешмаларда ■Наемщик»ны кую. гомумән, театр эшен башлап җибәрү мәсьәләсен уңай хәл итәләр. Өметле яшьләр җыелып әсәрне укыйлар, яраталар. Бик зур дәрт белән техникум сәхнәсендә репетицияләр башлана: Таҗи абыйга булышучы иң актив кешеләрнең берсе — Мәрьям апа Зәйнуллина. ул артистка да, кием- салым. сәхнә кирәк-яракларын Табу, гомумән, оештыру эшләренә җиң сызганып керешә. Кәшфия. Җамал. Сәрвәр апалар Камай. Танай, Бирганга да барып, кайбер кирәк-яракларны табып кайталар. Ахырда. 1925 елның кышында, ап-ак карлар яуганда, шәһәр урамнарында бик матурлап язылган зур-зур афишалар күренә башлый. Хәтерем ялгышмаса. ул Таҗи абый бенефисына багышланган иде Театр техникумнан пристаньга таба бер квартал ераклыкта булган таш йортта куелды Яхшы урындыклар белән җи- һазландырылган зур зал. сәхнәсе иркен, рояле дә яхшы, төзек Укытучылардан Әминә һәм Лотфия апалар. Мәликә апа (Таҗи абыйның хатыны) үзе катнашты, калганнары техникум яшьләре иде Таҗи абый Булат ролендә сәхнәгә чыгу белән халык гөрләп, хәрәкәтләнеп алды Уен соңында
әсәрне, уйнаучыларны зур алкышлар белән каршыладылар. Таҗи абыйны исә аягүрә басып, озакка сузылган кул чабулар белән тәбрикләделәр.
Алабугада булган бу изге эш турында хәбәрләр якын-тирә авылларга, шәһәрләргә барып җитә Таҗи абыйның үзенә, кантон мәгариф бүлегенә, канткомолга театрны чакырып язылган үтенеч кәгазьләре ага башлый
1926 ел язында Таҗи абый, сәламәтлегенең шактый какшаган булуына I карамастан, труппасын җыеп Бондюг, Чаллы якларына чыгып китә. Бон- дюг эшчеләре аларны зурлап каршылый, уңай шартлар тудыра, бик яхшы кунак итәләр «Наемщик» постановкасы күтәренке рух белән бара. Зур тантана белән төгәлләнә. Аянычка каршы, күп кенә эшчеләр керә, күрә алмый кала, урын сыйдырмый. Менә шул хәлне истә тотып, театрны кимендә ике мәртәбә кабатлауны сорыйлар. Ләкин Чаллыда афишалар ябыштырылган була. Тагын килергә вәгъдә биреп. Чаллыга китеп баралар.
Шулай итеп, Таҗи абыйны Алабуга кантонында театр сәнгатенә нигез салучы, аның «Наемщик» драмасы сәхнә тарихын башлап җибәрүче, дип тә әйтергә кирәк.
1930 ел. Казан Мин торган Шакирҗан абыйлар гаиләсенә ял көннәрнең берсендә Таҗи абый белән Мәликә апа килде. Кундылар, кичен бик озак утырдык
Казанга килүеннән Таҗи абый бик риза, шат иде. «Наемщик»ны яңабаштан эшләвен, күп яңалыклар өстәп, халык көйләрен файдаланып музыкаль драма ит^п язуын сөйләде. Әсәрен сорап, үзен кунакка чакырып унлап шәһәрдән килгән хатларны күрсәтте (Мәскәү, Троицк, Астрахань, Оренбург. Уфа һ. б.).
Ул көнне Шакирҗан абзый аңа яңа алган китапларын, энциклопедияләрен күрсәтте, аерым урыннарын укыды да Аннары кинәт гәүдәсен турайтты да:
— Ярар, боларны син үзең дә укырсың. Ә менә хәзер мин сиңа китап итеп язылмаган, әмма минем йөрәгемдә зур җәрәхәт булып калган, үлә-нитә калсам югалачак бер генә күренеш турында сөйлим,— дип Алабугадагы гражданнар сугышы тарихына кайтты.
Без, бала һәм яшь чакларыбызда гражданнар сугышы вакытында акчех- лар һәм Колчакның ерткычлыгын үз күзләребез белән күргән хатын-кызлар, аны кайнар күз яшьләре белән тыңладык, бик күп уйлар баштан кичте Таҗи абый сүзсез-нисез бүлмә буйлап йөреп алды да, Шакирҗан абый янына килеп аны күкрәгенә кысты.
1934 ел. «Талир тәңкә»нең төзәтелгән варианты «Чаткылар» дөнья күрде. Аны Татар академия театры, шәһәрнең бөтен клублары диярлек, башка бик күп шәһәр театрлары куйды. Шушы шатлыклы көннәрдә көчле дулкынлану белән Таҗи абый безгә килеп керде Йөзе ачык, шатлыгыннан үз-үзен көч-хәл белән тыеп тора. Мин әзрәк аптырап карап тордым да:
— Таҗи абый, тагын бер улыгыз тудымы әллә?—дидем.
— Туды, туды, Җамал! Менә ул, менә!—дип матур төпләнгән, калын гына бер китап күрсәтте. Мин:
— Шәп булган, Таҗи абый, нинди калын җыентыгыгыз чыккан бит. Мәгәричкә хәзер бер шешә Ижевский суы алып кайтам,— дигәч:
— Мә әле. тотып, ныклабрак кара! Син бик арзан бүләк белән котыл- макчы буласың, зуррагы кирәк булмасын!!—дип, китапны минем кулыма ук тоттырды Карасам—«ВКП(б) тарихының кыскача курсы» Иптәшем Мөхәммәт 1 белән без китапны кат-кат әйләндереп карыйбыз. Педагоглар бит без. эшебез өчен ул китап — маяк, шатландык шул без дә. Ә Таҗи абый безнең кулдан китапны кире алды да, битләрен ача-ача укып бара башлады. Вакыт-вакыт ул башын китаптан күтәрә дә:
— Ялгышмаганмын, Мөхәммәт, ялгышмаганмын бит! Тарихи дөрес юлда торганмын, әнә «Чаткылар»ны яңадан барып карагыз. Миңа тагын да киңрәк юл ачылды хәзер,— дип шатлыклы уйларын уртаклашты Ул үзен һәрвакыт партия тәрбиясен алган кеше, авырлыкны җиңүдә көчле кеше итеп карый иде Бу юлы да уй-фикерләренең рас килүенә ихлас куанды ул
1936 еллар Югары уку йортлары өчен татар совет әдәбияты программасына төзәтүләр, өстәүләр кертергә кирәк булды. Таҗи абый иҗаты моно-
I Мөхәммәт Гайнуллин (1903—1985)—танылган әдәбият галиме. (Ред.).
график тема рәвешендә моңа кадәр программага кертелмәгән иде Аның тулы биографиясе һәм иҗат юлы турында басылган материаллар булмау сәбәпле, турыдан-туры үзенә мөрәҗәгать итәргә туры килде, язып бирүен үтендек. Бу яңалыкка аның нык шатлануы сизелде. Ләкин телдән юмартланмады. тыйнак кына ризалык бирде. Озакка сузмады, телефоннан шалтыратып. ул үзе безгә килде. Мөхәммәт тә өйдә вакыт Китергән материалы машинкада бит ярым, җыйнак, бик тыйнак язылган Тулырак булса, укыту өчен безгә дә җиңелрәк булыр иде дә бит. нишлисең, канәгатьсезлекне сиздермичә, рәхмәт кенә әйттек
Шактый утырдык, ул безгә «Ташкыннар» өчен озак эзләнүе, күп укуы, зур көч куюы турында сөйләде. Мөхәммәт аңа:
— Таҗи абый, киң колач җәеп, шул кадәр бай материал белән зуп-зур бер роман язсагыз? — диде
— Әй, Мөхәммәт, эш менә нәрсәдә бит: мин бит бик яшьтән бирле драма, сәхнә чире белән каты авырыйм! Үземне дәвалау өчен башка эшкә дә күчеп карадым, юк бит, котылып булмады, ул мине һаман үзе ягына тартты, чалбардан йолкып торды. Хәзер дә «Ташкыннар» гына мине бу «авырудан» коткармас, ахры —дип җавап бирде. Мөхәммәт шактый тирән уйга калып торгач, һаман да бу әсәрне бүлгәләү кирәклеге турында фикер тудырды. Таҗи абый тиз һәм җиңел генә җавап бирергә ашыкмады, уйланды, нык кына борчылды да ахрысы.
— Ничек? «Ташкыннар»ны сүтәргә, берничә төенчек итеп яңадан язарга?— дип үз-үзенә сораулар да куйды һәм аннары
— Булмый, Мөхәммәт, булмый! Арыдым, тәмам арыдым' Бу «Ташкыннар» шул килеш калсын әле,— дип ул турыдагы сөйләшүгә нокта куйды.
Таҗи абый бер кеше турында сөйләмәс, бер нәрсә хакында зарланмас. Үз эшенә бирелгән, аны саф намус белән үтәп баручы затлы бер кеше икәнлеге ап-ачык иде. Ул тагын да якын, тагын да кадерле бер кешебез булып китте.
Татар совет әдәбияты программасын төзегәндә, аеруча укытканда шактый уңайсыз хәлдә калган чаклар булды Чөнки драматургның әсәрләр исеме саналса да, басылганнары бик аз, хезмәт һәм иҗат юлы турында да кулъязма автобиографиясендәге кайбер күрсәтмәләрдән яки сәхнәдә уйнаган рольләрен күрүдән башка бер материал таба алмыйсың. Татар халкы яшәгән һәрбер почмакта, хәтта Мәскәүнең үзендә спектакльләре гөрләп барган, утыздан артык сәхнә әсәре язган, егерме ел артистлык хезмәте булган Таҗи абыйга карата, аерым рецензияләрдән башка әйбер күренми. Ниһаять, менә 1939 елда «Кызыл Татарстан» газетасының 15 февраль санында М. Гайнул- линның «Драматург Таҗи Гыйззәт» исемле мәкаләсе басылып чыга. Аңа карата бу беренче күләмле мәкалә. Анда Таҗи абыйның тулы гына биографиясе бар, иҗат эшчәнлегенә, драма әсәрләренә анализ бирелгән.
Иртәгесен кулына бер төргәк газета тотып Таҗи абый үзе безгә килеп кермәсенме! Иңнәренә канат куйганнармыни — шул кыяфәттә ашкынып килеп керде ул. Күзләрендә, йөзендә шатлык балкый.
— Карагыз әле, Мөхәммәт, күрдегезме, минем турыда нинди шәп мәкалә чыккан' Менә моның белән мин дөньяга фаш булам инде! — дип шаярып та куйды ул һәм Мөхәммәтне ныгытып-ныгытып кочаклады Бик яратты Таҗи абый бу мәкаләне.
1944 ел. Таҗи абыйлар безне Островский урамындагы квартираларына кунакка чакырдылар. Язучылар союзы председателе Кави Нәҗми, аның хатыны Сәрвәр Әдһәмова да бар иде Өстәл җыйнак булса да күңел күтәренке, чөнки фронтта эшләрнең безнең файдага борылган чаклары. Ләкин Таҗи абый бераз борчулы күренә. Сәбәбе — аның «Изге амәнәт» драмасын театр һәм язучылар коллективы кат-кат укыган, мактаган, шулай булуга да карамастан, сәхнәгә һаман куелмый икән, колактан колакка төрле сүзләр дә таратканнар. «Мин тормышны җентекләп өйрәнмичә, күрер- дәйләрен күзем белән күрмичә һәм аларны иҗтимагый-политик бизмәнгә салмыйча әсәр яза башламыйм. Үземне мин дөрес позициядә торам дип беләм һәм нык ышанам да. Шуңар күрә уйламый-белми әйтелгән фикерләр белән килешә алмыйм». — дип ачынып сөйләде Таҗи абый. Ал^-арак китеп әйтим — «Изге амәнәт» шул ук елны уйналды, аны халык яратып, алкышлап карады
1946 елныңЭнчы Мае — Җиңү көне истә калган. Без шушы тантаналы көнгә багышлап кунаклар чакырдык. Кырыклап кеше арасында Таҗи абый
белән Мәликә апа түрдә иң кадерле кунагыбыз. Таҗи абый Җиңү көненә багышлап шигырь язган, ул үзе укып бирде, көчле һәм матур язылган шигырь. Аянычка каршы, шигырь бездә калмаган, бәлки Таҗи абый архивында сакланадыр.
Таҗи абый хезмәт кешесе иде Замандаш язучыларының күпчелеге кебек үк аңарга да институт бетерергә туры килмәде. Ул аны завод эшчеләре арасында, гражданнар сугышы чорында, көрәш эчендә узды Совет власте тудырган шартларда студиядә укып, аеруча үз өстендә нык эшләп, үз вакытының политик яктан җитлеккән кешесе булып формалашты. Аның бу сыйфаты зур тарихи темаларны күтәреп, тарихилык һәм партиялелек рухында чишә алуында күренде /
Ул чын мәгънәсендә иҗат кешесе иде Утыз елдан күбрәк иҗат гомерендә ул утыздан артык сәхнә әсәре, бик күп публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләре язды Истәлекләренә караганда ул кайбер әсәрләрен 15 әр вариантта язган Чын иҗади талантка ия булган кешеләрчә Таҗи абый һәр яңа әсәрен башкаларга укый, кимчелекләрне күрсәтүгә чырай сытмый, урынлы тәнкыйтькә колак сала белә иде Аның өчен ялагайлык, ярарга тырыи)у бөтенләй чит иде Ул иҗатында тынгысыз, эзләнүчән булса, гаилә тормышында, көнкүрештә гаять тыйнак, барына канәгать итеп, күтәренке рух белән яшәде.
Таҗи абый туган илен, халкын, аның культурасын ихлас күңелдән ярата иде Ул чын мәгънәсендә интернационалист язучы булды, шуның өчен дә аның әсәрләрендә сурәтләнгән башка милләт образлары тулы канлы булып гәүдәләнде
Әйе. ул олы җанлы, алдынгы совет язучыларына хас булган гүзәл сыйфатларга ия иде Әнә шуңа күрә бүген тагын шуны да шатланып, басым ясап әйтәсебез килә гаиләсе дә Таҗи абыйның васыятенә тугры булып калды Олы улы Казбек бөтен көчен иҗат эшенә бирде Атасы аның укып кеше булуын теләгән иде. Казбек үзенең тырыш иҗади хезмәте белән атасының теләген аклады, философия фәннәре докторы булу дәрәҗәсенә үсте Халкыбызны дуслык һәм интернационализм рухында тәрбияләүгә багышланган зур-зур китаплар авторы булды Шул җаваплы эшләре булуына карамастан, ул тормыш иптәше Фирдәвес белән бергәләп Гыйззәтовлар гаиләсенең үзәгендә калды, хәзер ул гаилә 12 кешедән тора. Аерым квартираларда яшәсәләр дә алар еш бергә булалар, көнкүреш, эш итү планнарын, шатлыкларын бергә кичерәләр Таҗи абыйның оныкларыннан: Казбекның олы кызы инглиз телен укыту өчен кандидатлык диссертациясен яклады, кече кызы фәнни коммунизм буенча аспирантура үтә
Күпләргә үрнәк булырлык бу гаиләнең эшчәнлеге һәм тормышы безне, аларның якын танышларын, әлбәттә, шатландыра Алар Таҗи абыйның дәвамчылары бит .