ЮЛЛАРЫБЫЗ ҮРГӘ ТАБА
И. Н. Нигъмәтуллин,
КПССның Саба район комитеты беренче секретаре
у мәкаләне язарга әзерләнгәндә күңелемдә бер фикер тагын да нык тамырланды, тирәнәйде: никадәр алга карап эшләсәк тә, безгә үткәннәрне белү бик тә кирәк. Дөрес, бу яңа сүз түгел. Яшь буынны тәрбияләүдә, аңарда илгә бирелгәнлек, халыкка хезмәт итү ләззәтен тою кебек иң күркәм сыйфатларны булдыру һәрчак тарихи вакыйгалар мисалына таянып алып: барыла. Без партия тарихы, ил, республика тарихы белән бергә, район тарихын да белергә бурычлы. Ул үткән юлыбызны, халыкның батыр уллары эшчәнлеген яктыртып кына калмый, яшьләрне батырлык рухында чыныктырырга ярдәм итә, туасы елларга күчә бара.
Безнең авылларның тарихы исә кара урман куелыгына, су буйларына күчеп утырган әби-бабайларыбыздан башланып киткән. Телдән-телгә тапшырылган, соңыннан аерым язмаларга да теркәлгән мәгълүматларга караганда, Сабаның барлыкка килүе берничә гасыр белән генә чикләнми. Кайбер язмаларда искә алынган «Урмандагы Саба»га тора-бара сәүдәгәрләр, руханилар хуҗа булып ала. Алар Оренбург якларына йөреп савыт-саба, тире-яры белән сәүдә итәләр, шул ук вакытта ярлы халыкның җелеген суыруны да көчәйтәләр. Шуларга Казан байлары, төрле яклардан кайткан динчеләр дә өстәлә. Әмма Саба ягы крестьяннары аларга гел баш иеп кенә тормаганнар. Пугачев восстаниесе башланып, аның гаскәрләре безнең якларга якынлашкан чорда авылның кайбер кешеләре аларга кушылып китә. Болар турында аерым документлар (әйтик, Саба татарларына Бәхтияр Канкаев биргән билетлар) Мәскәүнең үзәк Дәүләт архивында саклана. Тарихи язмаларда, карталарда Пугачев гаскәрләренең бер өлеше безнең райондагы Җөри аша узганлыгы чагыла.
Халык никадәр авыр, караңгы тормышта яшәсә дә, аның күңелендә иҗат очкыннары барыбер кабынып торган. Әмма күлчелек талантлар ул заман шартларында үсеп китә алмаган. Талант кайгысы түгел, тамак кайгысы көчлерәк булган. Шулай да Саба ягы көмешчеләре (беләзек, йөзек, алка коючылар), итекчеләр, тегүчеләр, чүпләмләп сөлге-тастымал чигү осталары, агачны «чәчәк» итүчеләре белән тирә-юньгә атаклы булган Тик халык сәнгате, әлеге-баягы, тормышның очын-очка ялгауга хезмәт иткән. Җыен-сабан туйларында халык елга берничә тапкыр булса да, зурлап күңел ачып калган. Аннан соң аның иҗаты «аулак өйпләрдә дәвам иткән.
Саба ягы крестьяннарының шөгыле нигездә игенчелектән һәм терлек асраудан гыйбарәт була. Әмма шул ук вакытта хәзерге «Саба» совхозы территориясенә кергән Завод Нырты авылы янында бакыр чыгару шахталары булуы да билгеле. Революция алдыннан крестьян хуҗалыклары арасында ярлылар 65 процент, урта хәллеләр — 20, кулаклар 15 процент тәшкил иткән. Ярлыларның 30 процентында ат булмаган, 20 проценты исә бернинди дә терлек асрый алмаган, 14 процентына чәчүлек җире дә бүленмәгән. Тирә-юньдә өскә аварга торган
Б
урманнар булса да, аннан чабата урерлен юна юнәтергә да ярамаган. Шулай да бу якта яшьләрне авыл мәдрәсәләрендә булса да укытуга игътибар иткәннәр, хәреф танырга өйрәткәннәр. Сыйнфый аңның үСүе өчен ул да ярап куйган.
Октябрь революциясе Саба якларына шаулап-гөрләп килеп керә. Ул вакытта җир бүлү, Советлар оештыру, ярлылар комитеты төзү вакыйгаларын хәтерләүчеләрнең кайберләре бүген дә исән. Кулаклар яңа тормыш төзү юлындагы һәр адымга аяк чалырга тырышалар Куркусыз хәбәрче Закир Йосыпов шулар кулыннан һәлак була Ул башлаган эш дәвам итә. Районда чыга торган «Җиңү байрагы» газетасы ел саен үзенең иң яхшы хәбәрчесенә Закир Йосыпов исемендәге пре-мияне тапшыра.
1930 елның сентябренә кадәр Саба районы территориясе вак волостьлардан торган Аннан соң алар район булып берләшкәннәр. 1963 елның октябреннән бирле район — хәзерге чикләрдә. Аның мәйданы 1940 квадрат километр. 121 мең гектар сөрү җирләребез бар, 16 590 гектарны болыннар, культуралы көтүлекләр били, урманнар һәм урман тезмәләре 42 272 гектар Алар мәйданыбызның 22 проценты кадәр
Безнең Саба ягында түбәләре күккә ашкан тауларны да, нефть манараларын да, шаулап аккан киң елгаларны да очрата алмыйсың. Серле көзге булып яткан күлләр дә юк дәрәҗәсендә. Районны аркылап үткән Мишэ елгасы да безнең якларда әле киңәя генә башлый. Вак елгалар гына район географиясенә әллә ни яңалык өсти алмыйлар. Җиребезнең көлсу, көрән урман туфрагы «тәртә кадап арба үстерә торган» түгел. Тәрбияләп, ашламалар белән сыйлап тормасаң, орлыкның иң әйбәтен чәчмәсәң, уңыш алырмын димә. Элегрәк гектарына 5—6 центнер уңыш белән калган еллар да булган. 1984 елда исә без гектардан уртача 15 центнер ашлык җыйдык Табигать шартларының гаять катлаулы булуын искә төшерсәк, бу аз түгел. Әмма мөмкинлекләрдән тулырак файдаланганда, бу күрсәткечне арттырырга да була. Моны «Искра» колхозы тәҗрибәсеннән генә дә раслап була. Шул ук 1984 елда бу хуҗалык бөртеклеләрнең гектарыннан 21 центнер җыйды
Калинин исемендәге, «Марс», Муса Җәлил исемендәге, «Большевик» колхозларында 18,6—17,8 центнер алдылар Әлеге уңышларда механизаторлар Нурмөхәммәт Габдуллин, Валерий Архипов, Миңлегали Сафин кебек уңганнарның өлеше зур. Миңлегали үзенең игенче булып китүе турында болай сөйли;
— Әти сугышка киткәндә, мин җиде яшьтә идем. Шул вакыттан «тәртәгә» җигелә башларга туры килде. Безнең бәхеттән әти исән- сау әйләнеп кайтты. Ул мине җир кадерен белергә, игенче хезмәтен олыларга өйрәтте. 30 елдан артык инде комбайнчы булып эшлим. Хатыным, балаларым белән бергәләп эшләгән җәйләр дә күп. Үзебезнең ашлыкларны җыйгач, дүрт ел Казахстандагы урып-җыюда да катнашырга туры килде. Гади хезмәтемне зурладылар. Ленин орденым, башка төрле орден-медальләрем, СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе биргән бүләкләрем дә бар.
1984 елда бөртеклеләр игелә торган җирнең 60 мең гектары, ягъни 84 проценты, подряд бүлекчәләренә бирелде Бәрәңге, тамыразык кукуруз, көнбагыш игү тулысы белән коллектив подряды белән эшләүче звенолар карамагына күчте. Менә шуларның берсе Икшермә совхозы звено җитәкчесе Фазылҗан Мәтҗанов белән танышыйк. Аларга 1734 гектар җир беркетелгән иде. План буенча 207 мең сумлык тулай продукция җитештерелергә тиеш булып, ул 296 мең сумлык итеп тормышка ашырылды. Звено һәр гектардан 19 центнер ашлык алды Фазылҗан инде 35 еллап механизатор булып эшли. Аның фидакарьлеген күкрәгендәге Ленин ордены, Октябрь Революциясе һәм Хезмәт Кызыт Байрагы орденнары күрсәтеп тора.
Шундый уңганнар тырышлыгы нәтиҗәсендә узган ел дәүләт амбарларына 250 000 центнер урынына 285 000 центнердан артык ашлык озаттык, 176 000 центнер бәрәңге саттык. Бәрәңге уңышы һәр гектардан 134 центнер тәшкил итте. «Родина» колхозында— 204, «Искра» колхозында— 198, Калинин исемендәге колхозда 183 центнер булды. Ә Ленин исемендәге совхозның Сауш бүлекчәсендә М. Закиров җитәкчелегендәге подряд звеносы, һәр гектарда 295 центнер бәрәңге үстерел, беренчелекне яулады.
Терлекчелек, мәгълүм ки, игенчелек белән тыгыз бәйләнгән. Җитәрлек азыгың булмаса, ит, сөт, май, йомырка, йон кебек продукцияне мул итеп алуны көтәргә дә ярамый.
Без 1984 елда кукурузның һәр гектарыннан 289 центнер, көнбагыштан 177 центнер яшел масса җыйдык. Азык чөгендереннән 542 центнер уңыш алдык. Бу күрсәткеч «Беренче Май» колхозында 1118 центнер, «Саба» совхозында — 930, «Искра» колхозында 815 центнер тәшкил итте. Чөгендернең 980 гектар мәйдандагысы гаиләләр подряды ысулы белән үстерелде. Аларны механикалаштырылган тәҗрибәле звенолар җитәкләде.
Азык белән тәэмин ителүе шундый ныклы җирлектә булган терлекчеләребез үткән елның 15 ноябренда ук еллык планны үтәп чыктылар.
Соңгы елларда партиянең авыл хуҗалыгын үстерүгә гаять зур игътибар бирүе нәтиҗәсе безнең районның экономик күрсәткечләрендә ачык чагыла. Унберенче бишьеллыкның соңгы өч елында гына да авыл хуҗалыгына капитал салу күләме 30 миллион сум тәшкил итте. Бу исә унынчы бишьеллыкның соңгы өч елы белән чагыштырганда 7 мил-лион сумга артык. Хуҗалыкларның фонд белән тәэмин ителеше сизелерлек артты. Хәзер безнең районда, гомумән алганда, зыянга эшләүче хуҗалыклар юк. Хезмәтебез техника белән нык коралланды- рылган. Районда меңнән артык трактор бар. һәм ул, әлбәттә, механизаторларның да күбәюенә китерде. 1940 елда алты хуҗалыкка бер белгеч булган. Ә хәзер һәр колхозда уртача —11, ә совхозда 26 укымышлы белгеч бар.
Районның экономикасын, культурасын үстерүдә уңышлы хезмәтләре өчен соңгы елларда гына йөзләрчә кешеләр СССР орденнары һәм медальләре, СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе медальләре белән бүләкләнделәр. 1966 елда Ленин исемендәге совхоз директоры Габделхак Галиевка һәм 1971 елда сыер савучы Гөлбикә Кәримовага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде. Гөлбикәбез хәзер һәр сыердан елга 5 мең килограмм һәм аннан да күбрәк сөт сава. Ул партиянең XXV съездына делегат булып катнашты. 1982 елда аңа СССР Дәүләт премиясе бирелде.
Г. Галиев һәм Г. Каримова үз эшләре турында китаплар яздылар. Бу — һич тә гаҗәп хәл түгел. Авылларның бүгенге матур тормышы турында бик күп язарга мөмкин булыр иде. Әмма безне хәл ителмәгән проблемалар да борчый. Азык-төлек программасы безнең алга зур бурычлар куя. Игенчелектә яңа адым ясау өчен, һичшиксез, басуларны сугару буенча эшлекле чаралар күрергә кирәк. Хәзер безнең кырларда 124 су сибү җайланмасы, 121 насос станциясе бар.
Куйбышев исемендәге колхозда 1 миллион 4 000 кубометр сыешлы буа ясаган идек, ул 258 һәм 95 гектарлы сугару җайланмаларын тәэмин итә. Киров исемендәге колхозда 96 гектарлы сугару системасы яшел азык басуларына яңгыр яудыра. Хәзер Калинин исемендәге колхозда 660 мең сумга төшереп, шифасы 206 гектарга җитәрлек буа төзелә' Киләсе елларга корылган планнарыбыз тагын да зуррак колачлы. Кыскасы, КПССның октябрь (1984) һәм апрель (1985) Пленумы куйган бурычларны тормышка ашыру өчен күп эшлисе бар әле. Терлекчелектәге төп мәсьәләнең берсе —баш санын арттырмыйча, нәсел яхшырту хисабына, продукция алуны күбәйтә бару.
Районның промышленность хуҗалыгы узган ел 34 миллион чамасы сумлык продукция бирде. Аеруча ит, май-сөт, мех эшкәртү комбинатлары нәтиҗәле эшли. Урман промышленносте хуҗалыгыбыз исә берничә ел рәттән инде Бөтенсоюз яки Бөтенроссия ярышында җиңеп, квартал саен күчмә Кызыл Байрак белән бүләкләнә. 1983 һәм 1984 елда, Г урманчыларыбыз СССРның экономик һәм социаль үсеше планын уңышлы үтәгәне өчен, КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы. ВЦСПС- ның күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнеп, СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә Бөтенсоюз мактау тактасына кертелде. Үзәк урман пункты 10 квартал рәттән РСФСР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм тармак профсоюзы Үзәк Комитетының күчмә Кызыл Байрагын үз кулында тота.
Соңгы елларда районның бер өлешендә куәтле ташкын булып, «Уренгой — Помары — Ужгород» газ үткәргече төзелеше килеп керде. Төзелеш хәлләре Шәмәрдән эшчеләр поселогы тормышын тамырдан үзгәртте.
Бүгенге авылларның пейзажы да бөтенләй башка. Тормыш муллыгы һәр гаиләдә чагыла. Яңа мәктәп, культура йорты, балалар бакчасы, больница, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү йортлары авылларыбыз- ның йөзен яктыртып җибәрделәр. Көнкүрешкә газ килеп керде. Бу да хезмәтне җиңеләйтергә бер этәргеч булды. Менә шундый яңалыклар авылларда кирәкле кадрлар тупларга мөмкинлек тудырды. Яшьләрнең күбесе соңгы елларда авылда кала башлады. Авылларны социаль үзгәртеп кору программасын үтәүдә яшьләрнең күп эш башкарасылары бар. Моның беренче нәтиҗәләрен күрә дә башладык инде. Мәсәлән XXII партсъезд исемендәге колхозда берничә кибет, комплекслы кабул итү пункты, медпункт төзелде, урта мәктәп ачылды. Ике зур күпер салынды, юллар күтәрелде. Ленин исемендәге совхозда универмаг, медпункт, автовокзал файдалануга тапшырылды, культура йорты, балалар бакчалары төзелә. Соңгы өч елда Төрек Тәмте, Миңгәр, Эзмә, Олы Нырты, Иске Икшермә, Теләче авылларында яңа кибетләр салынды. Шәмәрдән поселогында яңа универмаг төзелә. Районның кай тарафына гына күз салсаң да, я производство объектлары, я клублар, я мәктәпләр, аптекалар һәм, әлбәттә, торак биналар төзелеше күтәрелә. Поселоктагы квартираларга табигый газ кертү дәвам итә.
Юллар төзү буенча да берникадәр эш алып барыла. Быел «Ирек» белән Калинин исемендәге колхозлар, Леспромхоз белән «Саба» совхозы арасындагы юллар күтәрелде. Әмма әле юллар төзү буенча күп эшлисе бар, булганнарын карап тору да бик мөһим. Район үзәге белән колхозлар арасында эзлекле рәвештә йөреп торучы автобуслар булдыру да — иң беренче чираттагы бурыч. Хәзергәчә сакланып килгән кимчелекләр, тормыш үзе китереп куйган кискен таләпләр безгә бер генә көн дә ваемсыз утырырга ярамаганлыкны кисәтеп тора. Әлегәчә халыкны иң кирәкле товарлар, медицина, культура, көнкүреш хезмәте күрсәтү буенча тулысынча канәгатьләндерә алмыйбыз. Авылларны төзекләндерү, яшелләндерү чаралары да бездән күп тырышлык һәм шактый чыгымнар сорый.
Саба ягы кешеләре элек-электән матурлыкка омтылган Әдәбиятны бездә бик яраталар. Күренекле язучылар истәлеге итеп һәр елны иң уңган кешеләребезгә язучылар исемендәге бүләкләр бирелә. Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге колхозларның партия оешмалары, ида- рәләре аңа зур тантана итеп карыйлар.
Безнең район Бөек Ватан сугышы фронтларында дан казанган биш герое белән горурлана. Александр Кузьмич Ксенофонтовка Советлар Союзы Герое исеме ак финнәргә каршы сугышу чорында ук бирелгән иде. Дүрт героебыз бу исемгә 1944—1945 елларда лаек булды. Сабаның үзендә туып үскән Гали Закиров Днепрны кичкәндәге батырлыгы өчен 1944 елның 10 январенда Герой дип танылды. Аннан соң Вәлит
161
Хаҗиәхмәтович Хаҗиевкә, Иван Сергеевич Башкировка, Зәки Хәбибул- лович Хәбибуллинга Герой исеме бирелү турында куанычлы хәбәрләр килде. Тик, кызганычка каршы, араларыннан бары тик Вәлит Хаҗиев кына исән-сау әйләнеп кайта алды. Батырларның истәлеге райондаш-лары күңелендә изге булып саклана.
Төньяк Казахстан өлкәсенең Ленин районы Ильинка совхозында Гали Закиров һәйкәленә әледән-әле чәчәкләр куялар. Сугышка кадәр Гали Закиров шушы совхозда эшләгән. Совхоз эшчелдре һәйкәл төзү өчен үзләреннән дә акча өстәгәннәр. Бу һәйкәл 1972 елда ачыла. Безнең районда яшь сугышчылар клубы Гали Закиров исемендә. «Победа» колхозы кешеләре Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәлне һәм 3. Хәбибуллин бюстын кадерләп бизиләр. Геройлар исемендә пионер дружиналары, урамнар булу да аларга олы хөрмәт турында сөйли.
һәр елны үткәрелә торган слетта алдынгыларга иң зур бүләк итеп Советлар Союзы Героеның берәве исемендәге Диплом бирелә.
Геройларның каһарманлыгы яшьләрне тәрбияләүдә иң якты үрнәк төсендә файдаланыла. Культура йортларында, мәктәпләрдә аларга багышланган күргәзмәләр бар. Корсабаш мәктәбе укучылары үзләренең якташлары Зәки Хәбибуллинның Казанда яшәүче гаиләсе белән элемтә тоталар. Зеленодольск шәһәрендә яшәүче Вәлит Хаҗиев үзенең туган ягына әледән-әле кайтып йөри, колхозларда, мәктәпләрдә чыгышлар ясый.
Бу язмада Саба якларында туып үскән күренекле кешеләрне дә искә алырга кирәк саныйм. Генерал Минзакир Әпсәләмов сугышка кадәр үк инде чит илләрнең берсендә илчелектә эшли, сугышның башыннан азагынача хәрби начальник, аннан соң хәрби академияләрнең берсендә укытучы, хәрби фәннәр докторы.
Техник фәннәр докторы Тәлгать Сираҗетдинов, философия фәннәре докторы Яхья Абдуллин, физика фәннәре докторы Мәхмүт Зарипов, сәнгать фәннәре белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов, төрле тармакларда эшләүче галимнәр Рифкать Сверигин, Фәүзетдин Билалов, Наил Шәмсетдинов, Билал Минһаҗев, Әхмәт Нургалиев һәм тагын дистәгә якын фән эшлеклеләре — безнең горурлыгыбыз.
Яшь галимнәрнең берсе Фәрит Сәхәпович Җамалиев. Төрек Тәмте авылыннан китеп, Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлагач һәм техник фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алгач, Алжир хөкүмәте чакыруы буенча, Аннаба университетына укытырга китә. Бүген ул шушы югары уку йортының профессоры.
Саба якларының талантларга бай булуын һәркем белә. Монда революциягә кадәрге чорда ук. якты нур булып, талантлар калыккан. «Татар балалар поэзиясе антологиясе»н, мәсәлән, Габделмәннан Рахман- колый иҗаты турындагы язма ачып җибәрә. XIX гасыр ахырларының бу шагыйре Олы Шыңар авылында туып үскән, шунда мөгаллимлек иткән, Казанга күчкәч, иҗат эшчәнлеге тагын да көчәйгән
Безнең районның Кибәхуҗа авылында туып үскән Мәхмүт Максуд иҗаты исә укучыларга яхшы таныш. Ул беренче әсәрләрен унсигез яшендә үк язган. Унтугыз яшендә Коммунистлар партиясе сафларына кабул ителгән.
Бүген исән булганнардан да безнең районнан чыккан дистәләп язучы бар. ТАССРның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фатих Хөсни белән без аеруча горурланабыз. Мәхмүт Хәсәнов, Газиз Нәбиуллин, Әбрар Кәримуллин, Азат Әхмәдуллин, Мәгъсүм Хуҗин, Рашат Низамиев — әдәбиятта үз урыннарын тапкан язучылар.
Ил күләмендә танылган композиторыбыздан Саба егетләре Рөстәм Яхинны, Фасил Әхмәтовны, Хөснул һәм Аллаһияр Вәлиуллиннарны кем генә белми дә аларның әсәрләре белән рухланмый икән?1
Бездә туып үскән сәхнә осталарын бергә тупласаң, башкаларны өстәмәсәң дә, үзләре бер труппа булып чыгыш ясый алырлар иде
кебек. СССР халык артисты, РСФСРның К. С. Станиславский исемендәге, ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, СССР Верховный Советы депутаты Шәүкәт Биктимеров тудырган образларга сокланмый мөмкин түгел. Василий Жарков, Нәфисә Василова, Сөләйман Йосыпов, Гали Ильясов, Таһир Якупов кебек якташларыбызның Гҗырлавын тыңлаганда күңелдә аеруча бер рәхәтлек, җылылык тоясың.
Саба ягы үзенең көмешчеләре, агач эше осталары, чигүче-бәйләү- челәре белән дә шатлана ала. Өстәвенә, көмешчеләре белән дан тотк^ Йосыф Алан авылында рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов туып үскән.
Фән, культура өлкәсендә армый-талмый эшләүче якташларыбыз туган якларын истән чыгармыйлар. СССР төзелүнең 60 еллыгы уңае белән күп кенә якташларыбыз районда уздырылган тантанада катнаштылар. 1983 ел азагында Хөснул Вәлиуллин белән Фасил Әхмә- тов берничә урында очрашуда булдылар. Халык алдында ясалган мондый чыгышлар районның культура тормышына гаҗәеп күркәм бәйрәм төсе алып килә. Районның үзендә яшәүче шагыйрьләре, җырчылары, музыкантлары да аз түгел. Безнең үзешчән сәнгать көчләре 1978 елда хәтта Вьетнам Социалистик Республикасына барып та татар халык моңнарын яңгыратып кайттылар.
Хәзер без районның тарихын туплау, истәлекле вакыйгаларны теркәү максатыннан чыгып музей төзергә булдык. Аның халык сәнгатен Р тагын да үстерүдә шулай ук әһәмияте зур.
Безнең районда СССР Художество академиясенең фәнни экспедициясе булып китте. Экспедиция членнары Тенеки авылы көмешчеләре иҗаты белән таныштылар. Халык иҗатының бу төрен мөмкин кадәр кадерләп саклау буенча киңәшләр бирелде. Без, үз чиратыбызда, халкыбызда борынгыдан килгән ювелирлык һөнәренә яшьләрне дә тарту чарасын күрәбез.
Элек Саба яклары тып-тын булган. Шулай да сәүдәгәрләр сату-алу иткән, вак һөнәрчеләр тирә-юньгә эшкә чыгып-чыгып кайткалаган. Донбасс шахталарына да, сезонлы эшләргә китүчеләр дә булгалаган. Әмма бу йөрүләрне бүгенге тормышның гөрләве белән чагыштырып та булмый.
Хәзер районыбыз кайнап тора. Сабадан көн саен 14 автобус рейсларга чыга. Автобуслар ел буена 2 миллион 157 мең кешене утыртыл йөри. Поезд белән, үз машиналары белән кайтып-китеп йөрүчеләр күпме?!
Пассажирларның кайлардан булуы белән кызыксына башласаң, гаҗәеп бер хакыйкать раслана: безнең Саба бөтен дөнья белән тыгыз элемтәдә яши! Кайларда гына юк безнең якташлар һәм безгә кайлардан гына килмиләр! Район почтасы һәр көнне 8453 хат алып тора. Бездән дә шул чама китеп бара. Нинди генә адреслар юк анда, кемнәр генә язмый ул хатларны!? Нефтьче, тимер юлчы, күмер кисүче, океаннарда йөзгән балыкчы, хәрби хезмәткәр... Алар арасында Социалистик Хезмәт Геройлары да бар, орден-медальләргә лаек булучылар да йөзләгән. Бу урында бер генә кешене — Шәмәрдән урта мәктәбен тәмамлаган, КамАЗ төзелешендә эшләп дан казанган брига-дир, Социалистик Хезмәт Герое, СССР Верховный Советы депутаты Вазих Мәүликовны телгә алып үтәсе килә. Тик бу очракта каршылыклы фикерләр туарга мөмкин: нигә соң без шундый уңганнарыбызны читкә җибәргәнбез? Әмма болай уйлау берьяклы булыр иде. Вазих, мәсәлән, удар төзелешкә ил, халык, партия чакыруына җавап йөзеннән китте. Без зур төзелештә илнең төрле милләт кешеләре белән иңгә-иң торып эшләүче якташларыбыз белән горурланырга тиешбез.
Җәй айларында, сабан туйларында кунакка кайткан шул якташлар белән җыелып очрашу үзе ни тора! Андыйларны бу язмада да телгә алу үзе үк, менә бит бездә кемнәр үсеп чыккан, дип, горурлануыбызны аңлатыр дип уйлыйм.