Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЮГАЛТУ


ер ай тынычлап ял иткәннән соң Тимер Сафин баштанаяк тагын эшкә чумды.
Иртәгә аның проектын расларга тиешләр Сафин төн урталарына кадәр эшләде һәм йокларга соң гына ятты. Вакытның калган өлешен исә бик әйбәтләп йоклап уздырырга кирәк иде. Уллары Дамир өйдә юк — бүгенгә әбиләрендә йоклый. «Адашкан» звонок борчымасын дип, телефонны да челтәреннән вакытлыча өзеп куйдылар. Иртәнге сәгать бишләрдә аны ниндидер тавыш \ятты Зарланулы аваз белән мәче мияулый икән, йокы рәхәтеннән айнып җитмәгән Тимер Сафин моңа бик тиз төшенде Күзләрен ача төшеп тәрәзәгә караса, офык инде алланып килә, ә шулай да кояш күренергә иртә әле.
Ул тагын бер кат сәгатенә күз салды. Йоклап китү нияте белән икенче ягына әйләнеп ятты. Ләкин юкка, ишекнең теге ягыннан һаман да мияулаган аваз саркып керә.
— Хәерсез.— дип мыгырданды Сафин.
— Ни булды? — Хатыны йокы аралаш дәртсез генә сорап куйды.
— Ниндидер мәче шунда.
Хатын колак салып тыңлаган итенде.
— Тукта, карап керимче — Шулай сөйләнә-сөйләнә Сафин чүәкләрен эләктереп ишеккә юнәлде. Ишекне ачып җибәрүе кая, бүлмәгә калтыранган бер җан иясе атылып керде.
— Урам мәчеседер бу, кертмәскә кирәк,— диде ир, хатыны белән киңәшкәндәй, һәм чакырылмаган кунакны коридорга чыгарып ташлады.
— Кулыңны ю тизрәк,— дип хатыны күрсәтмә бирергә ашыкты. Мәче исә бу вакытта икеләтә көч белән мыраулый, ишекне тырный иде.
— Кара ничек үзсүзле, бәлки, ашыйсы киләдер аның?
— Бирер идең дә. артыңнан калмас шул.
— Ә без аңа чыгарып кына бирик.
Хатын бер телем колбаса тотып коридорга чыкты, тик ни хәл: мәче колбаса кисәгенә әйләнеп тә карамый, һаман ишек тирәсендә таптана. Тәмам аптырагач, Сафин аны кулларына алды һәм ишегалдына чыгарып куймакчы булды. Мәче ике кул арасыннан шуып кына чыкты һәм тагын икенче катка таба йөгерде.
— Кызык, моның башында нинди уй икән?
— Аңламассың...
Тимер Сафин разведчикларча осталык белән иң элек хатынын бүлмәгә уздырды, аннары шундый ук тизлек белән үзе артыннан ишекне ябып өлгерде.
Хатын, озаклап куллдрын юганнан соң, эшкә җыена башлады. Радио авазын күршедәге бүлмәләрнең берсеннән ишетелгән су шавы күмеп китте: кемдер юынырга кереште, күрәсең. Киенеп беткәннән соң, хатын көзге каршына килеп баскан иде. мәче тагын ишекне тырный башлады.
— Син аны үзең белән аска эләктерә төш.
Хатынның «Ярар»,— дигән сүзе ирне тынычландырды. Әнә бит.
кулына газета кисәге тоткан, димәк, ул аны ишегалдына ук чыгарып куячак Әмма Сафинга тынычлап йоклау насыйп түгел икән: бераздан мәче тагын ишекне тыкырдата башлады. «Торыр, торыр да, игътибар итүче булмагач, китәр әле»,— дип уйлады Сафин, юрганына уралып Мәченең исә үз тугызы тугыз: тагын да сагышлырак итеп мияулый
«Әллә соң бүлмәгә кертергәме үзен? — дип икеләнә калды Сафин. Аннары ныклы карарга килде: Кыяфәте котсызрак шул Ходай күрсәтмәсен, чирле бер нәрсәкәй булып чыкмагае. Безнең бала бар бит, ярамас.»
Мәченең өзми-куймый чыелдавы берзаман ачуын чыгарды аның Тагын коридорга чыкты, мәчене култык астына кыстырган килеш кенә лифт төймәсенә басты Эчкәре керделәр. Сафинның теләгенә буйсынып, лифт иң соңгы этажга — унынчы катка күтәрелә башлады Кабина эчендә икәүдән-икәү кенә калгач, ул гөнаһсыз җан иясен кызганып та куйды Шуны сизгәндәй, мәче үткен тырнаклары белән костюм якасына ныграк ябышты, кешеләрчә бер наз белән Сафинга елыша-елыша ялвару- лы аваз чыгарды
Шулвакыт кабина тукталып, ишек үзеннән-үзе ачылып китте. Сафин бер ара гына икеләнеп торды да мәчене таш идәнгә җибәрде. Үзе тиз генә кабинага кире кермәкче иде, дүрт аяклы җанвар аңа карый күпкә өлгеррәк булып чыкты
— Син нәрсә, юләрем? — диде Сафин ягымлы тавыш белән, һәм мәчене көч-хәл белән кабинадан чыгарды Күңелендә капма-каршы уйлар бәхәсләште. «Ә бәлки алырга кирәк булгандыр. Юк, ярамый, бала бар!»
Бүлмәсенә кергәч тә, Сафин озак кына тыңлап карады: ишек артында гадәти булмаган тынлык иде Вакыт-вакыт ишекләр шапылдаганы гына ишетелә: кешеләр эшкә ашыга
Ул тәрәзәгә карады Кояш инде ерактагы биек йортлар эргәсенә якынаеп килә. Урамда шәһәр транспортының шавы көчәя.
Тимер Сафин юынды, ашады һәм эшенә ашыкты
Проектны яхшы дип таптылар, тик ни гаҗәп: аның кәефе сүрәнрәк иде. Мәчегә ни булды икән, дигән уй авыр йөк булып җилкәдә тора. Менә шуңардан котыласы килү хисе Сафинны һаман саен ныграк эзәрлекләде, өенә ашыктырды
«Ветеринарга күрсәтергә кирәк,— дип фикер йөртте ул,— тикшертәм һәм алып та кайтам»
Күңеленә күтәренкелек, иңбашларына канат иңде шикелле: өенә очып кына кайтты ул. Мәче коридорда да, унынчы катта да күренми иде. Димәк, җан иясе кая да булса китеп югалган яки аны кемдер үзенә алган . Сафин шулай дип юана-юана бүлмәсенә керде. Тәмам тынычландым дигәндә генә кинәт аның колагына таныш чыелдау ишетелде кебек. Коридорга чыкты, анда берәү дә юк. Елак һәм тонык тавыш каядыр якында ишетелә, әмма мәче үзе күренми. Әллә тоела гынамы соң?
Сафин сискәнеп китте! Мәченең зарланулы авазы коридордагы тимер каплавыч ягыннан, дөресрәге, ток үткәргеч пульт эченнән ишетелә иде. Ул, тышкы ишекне тартуга, рубильник һәм коммуникация чыбыкларын күрде. Эчке ишекнең йозагы бикле иде. аны тарткалау файдасыз. Мәче ялварулы тавыш белән ярдәм сорый. Шик тә юк: ул эчтәге тимер ящик эченә бикләнгән. Бичара хайван Анда бит электр челтәре, ялангач контактлар, югары көчәнешле ток! Саксыз бер хәрәкәт эшләдеңме.
«Нишләп мин аны башта ук алмадым икән?» — дип өзгәләнде Сафин һәм күршеләренең ишеген шакыды.
— Гафу итегез, пульт ачкычы кемдә икәнен белмисезме?
— Мөгаен, электриктадыр Бүген төш вакытында лампочкалар алыштырып йөрде ул.
Сафин кызу-кызу адымнар белән ЖЭК бүлмәсенә ашыкты Бәхеткә каршы, электрик егет урынында утыра иде.
— Мәчене сез бикләдегезме?
— Әйе, мин,— дип елмайды электрик,— Тәмам аптыратып бетерде ул мине. ’
— Зарар юк. Хәзер үк ачып чыгарыгыз! Ток астына бикләргә ярыймы сон инде!
Икенче катның коридорына күтәрелделәр Пульт тирәсендә күршеләр кайнаша иде. Мәче ни өчендер мияулавыннан туктаган, әллә бер-бер хәл булганмы3 Электрик егет ишекне ачкан иде, барысы да тимер каплавыч төбендә бөгәрләнеп яткан мәченең хәрәкәтсез гәүдәсен күрделәр..
Агарынган Сафин жанварны сакланып кына кулына алды: бу юлы мәче, иртән уйлаганча, бер дә котсыз булып тоелмады. Киресенчә, күзләрен акыллы йомып дөньяга карап тора
Вакыйганың асылын аңлап, барысы да тын калдылар Сафин, эчке киеренкелеген жиңәргә теләп, томанлы карашын билгесезлеккә төбәде Нәкъ шул вакыт коридорның теге башында биш яшьлек улы Дамирның
_ Әти!—дип кычкырганы ишетелде. Ул әнисе белән бергә әбиләреннән кайтып килә иде.
Сафин улының тавышына дерт итеп сискәнде
— Кем дә булса, зинһар, алып торыгыз моны.— диде ул кулындагы мәченең гәүдәсен кая куярга белмичә — Бала күрмәскә тиеш... Мин аны бүлмәгә озатам да хәзер чыгам.— Аннары улына карап сәер генә елмайды: — Исәнме, улым! Әйдә, әйдә, өйгә керик әле, беләсеңме, мин сиңа нәрсә алып кайттым
— Кулыңдагы әйберме? Күрсәт.
— Юк. анысы сиңа түгел...
Күршеләрнең берсе мәчене Сафинның кулыннан алды алуын, тик күздән яшереп өлгермәде. Кинәт Дамир.
— Б} минем песием! — дип кычкырды.— Аны миңа әбием алып килгән иде. Бирегез!
— Син ялгышасың, улым .. Ул — абыеңнар мәчесе.
— Юк, минеке! — Малай сабыйларча беркатлылык белән дустына ташланды — Бирегез, хәзер мин аны \ ятам да сөт белән сыйлыйм.
— Улым, ялгышасың син абыеңнар мәчесе ул.
— Минеке! Йокыдан уянсын әле, менә шунда күрерсез...
— Өйгә керик, улым Синең песиең табылыр. Килер ул, килми калмас
Әти кеше көч-хәл белән баласын бүлмәләренә алып керде.
Алар артыннан ишек ябылуга, электрик егет мәчене эләктереп алды да урамга атылды. Шау-шулы бу йорттан ераклашу өчен алдына-артына карамый бик озак йөгерде ул. Түмгәккә абынып егылган иде. мәче кинәт йомгактай сүтелеп китте һәм жан-фәрман чабарга кереште. Егет сулышына буыла-буыла бик озаклап жанвар артыннан йөгерде, абынды, тагын торып чапты Менә-меНә эләктерәм дигәндә генә кара йомгак тагын атылып китә, офыкка ыргыла, болыттан-болытка сикереп уйнаклый башлый. Әйтерсең, мәңгелекнең кочагына ташланды ул һәм аны инде жиргә кире кайтару мөмкин түгелдер шикелле.
Төнлә Сафин тирләп уянды һәм сикереп торып улының караватына килде. Дамир, нәни кулларын күкрәгенә куеп, йоклап ята. Янәшәсендә яратып уйный торган уенчыгы — плюштән теккән соры аю.
Сафин кухня якта озаклап кына тәмәке тартты. Урынына яткач та бик озак йоклый алмый интекте, төн уртасында гына керфекләре йомылды.
Нәкъ иртәнге сәгать биштә, кемдер сигнал биргәндәй, сикереп торды ул.
Никадәр генә игътибар белән тыңлап карамасын, ишек артыннан таныш мияулау авазы ишетелмәде