ЯЗМЫШКА ЮЛ
Укытучым-остазым.Зиннур абый Млсәгутив- ның якты истәлегенә багышлыйм.
Хуш, Гөлдери!
енә китү көне дә җитте. Аласы әйберләрне иртән \к йорттан чыгарып куйдылар. Газизә апа да биредә кайнаша Тыз-быз йөгереп кенә йөри. Үзе китә диярсең. «Юлга чыгасыз,— ди — Эшне тиз тотарга кирәк, әле көн буе барасыгыз да бар...» Мингазый абый, да, күрше-коланнар да булышырга килгәннәр' Беркем дә көлми, елмаймыц. Тагын бер читтәрәк кыз-хатыннар җыелышкан. Тын гына карап торалар. Әледән-әле күз яшьләрен сөртәләр. Без китәбез бит, китәбез. Я кайтырбыз, я кайтмабыз. Кем белсен. . Үги әти белән Мингазый абый өйгә кереп
идәннәрне, түшәмнәрне, мичне карап чыктылар. Мингазый абый түбәгә менеп морҗаны таш кисәкләре белән дыңгычлап каплап куйды. Өстән калай белән дә япты Шулай кирәк, күрәсең. Бездән соң морҗага җил дә кереп йөрмәс.
Аннан соң үги әти әниемә әйтте:
— Бар. Җамалия, өйгә үзең дә кереп чык,—диде. —Тикшер, барысы да тиешле рәвешчә каламы? Соңыннан үкенергә туры килмәсен...
— Дөрес, дөрес — диде кемдер.— Хатын-кыз яхшырак күрә. Озакка китәсез бит.
Әни минем кулымнан җитәкләп алды.
— Әйдә, улым, туган йортыбыз белән бәхилләшеп, саубуллашып чыгыйк. Бусага үксеп калмасын
Без әкрен генә өйгә кердек. Ә өй эче шәп-шәрә иде. Нигәдер мина биредә бик. бик салкын булып тоелды Мич тә әллә ншйләп киткән кебек. Яп-ялангач, кабыргалары тырпаеп тора сыман. Бу юлы ул үзе дә, ух, өшим, ух, туңам, дип калтырана иде кебек.
Ярык-мырык стена бүрәнәләре әллә нинди тавыш чыгарып ыңгырашалар төсле. Өйдә бушлык. Үзе кечкенә генә булса да. хәзер ул зураеп
калган Бу өйдә беркем дә тумаган, беркем дә тормаган шикелле. Тып- тын Морҗада инде җил дә уламый. Куркып киттем. Без биредә ничек яшәдек икән?
Әнием почмак саен тукталып-тукталып узды. Бүрәнәләрне сыйпаш- тыргалады. «Жанашларым, каласыз бит, каласыз»,— диде. Исем китә, шундый ямьсез бүрәнәләрне дә әнием өзелеп ярата икән. Әнә бит, * җанашларым, ди... s
Аннан сон әнием казан янына килеп туктады Капкачын ачты. япты. £ Учак астын карады Тәрәзә өлгеләрен дә сыйпап иркәләгән кебек итте. = Аларга да авыз эченнән генә нәрсәдер әйтте Ә йортта кемнәрдер балта s белән казык кагалар. Койманы ныгытулары. Без киткәч инде бу йортка к беркем дә аяк басмасын, диләр, күрәсең. Анда Мингазый абый. «Тизрәк. * тизрәк»,— дип кычкыра тора Кемнәрнедер ашыктыра. с;
Әмма әнием ашыкмады. Ул иңбашыннан мамык шәлен алып сәкегә « җәеп салды. Кәвешләрен бер читтә калдырып, сәкегә менде, шәл кыры- =1 ена килеп басты. s
— Улым.— диде,— кил. син дә яныма кил Мин хәзер дога кылыр- « мын Ә син тып-тын гына тыңлап тор. Әтиеңә истәлек булыр.
Мин әнием янәшәсенә бастым Аның шикелле итег. кулларымны күкрәгемә куйдым. Әнием моңлы гына көйләп укырга кереште Туктап- туктап авыз эченнән генә тагын нәрсәдер әйткәләде
Аннан соң билен бөгеп, бик түбән итеп башын иде, тезләнеп утырды. Мин дә тезләндем. Әниемнең күзләреннән яшь тамчылары тәгәрәде. Минем дә күкрәгемне нәрсәдер кысып алды сыман. Иреннәрем калтыранды. Еларга телим, юк, елый алмыйм. Янам, янам гына төсле. Шул яну минем яшьләремне күзләрем эчендә үк киптереп тора кебек
Әнием кинәт алга омтылып карады. Ул анда кемнедер күреп алды шикелле
— Хәсәнем, Хәсәнем,— диде,— җаным, кадерлем, хуш, без китәбез. Үзебез теләп түгел, язмышыбыз куша, Хәсәнем
Әтием исемен ишетүгә, минем дә күзләремнән яшь бәреп чыкты. Шул чакта әтием каршыма килде дә: «Хуш, улым. хуш.. Юлларыгыз пакь булсын...»—дип әйтте сыман.
Әнием үкси-үкси яңадан әтием исемен кабатлады. «Син,— диде ул. әтиемне күз алдында күргән кебек,— мине дә, улыңны да гафу ит Без сине, кайда гына булсак та. онытмабыз, онытмабыз. Хәсәнем. Кабер туфрагың һәрдаим җиңел булсын Алла бирсә, кайтырбыз әле, кайтырбыз. .»
Без бер-беребезгә башларыбызны биреп тынып калдык
Йорттан үги әти тавышы ишетелде:
— Тизрәк булыгыз, ишекләрне кадаклап куясы бар...
Әнием «амин» итте. Мин дә аныңча битемне сыпырдым Бу — безнең туган өебез белән соңгы саубуллашуыбыз иде
Без йортка чыкканда инде безнең капка төбенә җигүле ике арба килеп туктаган Болар безне алып китәргә килгән олаучылар икән.
Берсе — безнең үз авылыбыздан, Гафур абый. Икенчесен дә таныдым — ул күрше авылдан, тимерче Степан дәдәй иде.
Әйберләрнең инде күбесен арбаларга төяп бетереп киләләр Үги әти мине үз янына чакырып алды. I
_ Я, __ диде ул,— инде Гөлдериеңне дә тотып алып кил. Башка эшләребез бетеп бара бугай. Ашыгырга кирәк, кояш әнә кая менгән инде...
Вакыт җитте. Бу йортта безнең соңгы миңутлар. Өйнең ишекләре бикләнгән, тәрәзә капкачлары ябылган. Өсләреннән аркылы-торкылы такталар кадакланган. Газизә апа әйтмешли, өйдә хәзер тычканнар гына бикләнеп калганнар. Ләкин мин моңа ышанмыйм Бездә мәче дә, тычкан кимерерлек малыбыз да юк иде. Тычкан юләр түгел ул. теләсә кая ояламый... •
Үги әти бик вакытлы әйтте Мин- «Гөлдери, гөлдери»,— дип кыч- кыра-кычкыра йорт буйлап чаба-йөгерә әтәчне эзләп киттем. Ары бардым. бире килдем Лапасны карап чыктым Бакча якларын күзәтеп уздым Үзем һаман:
— Гөлдери. Гөлдери!—дип кычкыра тордым. Әмма минем сөекле әтәчем бер кая да күренми иде.
— Гөлдери. Гөлдери,—диц кат-кат эндәштем. —Тизрәк, тизрәк килеп җит. хәзер китәбез...
Юк. Гөлдери күренми. Мин кинәт куркуга сабыштык,. Әнә бит олаучылар ИНде атлары тирәсендә чуалалар Китәргә әзерләнәләр. Әнием арба янында басып тора. Әледән-әле күз яшьләрен сөртә Аны ахирәтләре үгетли, нәрсәдер әйтәләр. Әйе, бу соңгы минутлар.
Безне озатырга килүчеләрнең берсе:
— Әтәч кенә димә, туган авылыннан китәргә бик ашыкмый, күрәсең,— дип сөйләнә-сөйләнә көлеп куйды.
Ачуым чыкты. Белеп сөйләшәмени ул? Их. көчем җитсә, мин аның якасыннан тотып алыр идем. «Агайне, телеңә салынма»,— дип тә әйтер идем.
Шулай нишләргә дә белми аптырап торган арада үз йортыннан Мингазый абый килеп чыкты. КарДсам, ни күрим: аның кулында минем Гөлдерием түгелме? Әйе. әйе, үзе—минем Гөлдерием! Нигә ул аны тотып алган? Нишләтмәкче була?
Мин аңа каршы йөгердем.
— Нигә минем дусыма тиясең?—дип Мингазый абыйга барып бәйләндем. — Бир. бир минем әтәчемне,— дип җикерендем
Ә Мингазый абый тыныч’ кына:
— Тукта әле дим, тукта. Сабирулла, ирләрчә сөйләшик әле Нигә ш\ 1к;плр кызасын? Ипләп кенә кирәк, энем
Ә мин бар көчемә елап җибәрдем. Телем бер генә сүз дә әйт.» алмый. Пнр.исм дөп-дөп сикерә Тыным кысыла кебек Бу бит юкка түгел. Ниндидер сер бар биредә.
Шул арада безнең янга әнием дә, үги әти дә килеп җитте. Тагын кем- нәр.и р җыелыштылар, безне уратып алдылар Алар хәзер мине дә. Мипга- зый абыйны да хөкем итәргә җыеналар кебек.
— Елама кеше көлдереп.— диде Мингазый абый,—елама. —Уйлашыйк әле, кая алып китәсең син Гөлдерине, кая? Ә безнең турыда уйларга'оныттыңмы? Гөлдеридән башка авыл ничек яшәр?
Ә мин аны каян белим? Минем әтәчемнән башка әллә авыл җирдән югалырмы? Юк, җавап таба алмыйм.
— Беләсең килсә,— диде Мингазый абый,— Гөлдери бит ул бөтен авылныкы. Бөтен авылныкы!..
Кызык, ничек инде ул безнең әтәч бөтен авылныкы булсын, ди? Мин тәмам аптырадым. Тирәмне урап алган кешеләр каршында сүзсез катып торам. Әнием дә ичмасам бер генә сүз дә әйтми, үги әти, минем эшем юк, дигән шикелле, иренен дә селкетми Янәсе, әтәч сезнеке, үзегез хәл итегез..
— Дөрес, дөрес,— диде таякка тотынып торган бер бабай.— дөрес әйтә Мингазый Иртә таң белән синең Гөлдери бер кычкырып җибәрдеме, әнә Хәсән әтәче уянды инде, дип куям Димәк, урыннан торырга вакыт җиткән була.
— Ә сезнең үз әтәчләрегез әллә телсезләрме?— дидем мин сүзгә кушылып. Нигә алар кычкырмыйлар?
— Бөтен эш тә шунда шул, улым,—диде тагын теге бабай. — Безнең әтәчләр синең Гөлдери кычкырганны гына көтеп яталар. Синең Гөлдери безнең әтәчләрнең атаманы ул...
Тирә-юньдәге кешеләр көлештеләр. Ал арга кызык, күрәсең. Ә
мнна кайгы, ни әйтәсең аларга? Мин бер әниемә, бер үги әтигә карадым. Ә алар әле һаман авызларына су капкан шикелле тынып торалар. Башкаларга да күз ташладым. Юк, барысы да телләрен тешләгәннәр кебек.
— Әнә ишеттеңме?— диде Мингазый абый,— ишеттеңме, нәрсә ди Фәхри бабай. Гөлдери кычкырган саен. Хәсән әтәче дип әйтә торабыз, ди бит Хәсән әтәче!.. ♦
Кинәт бу сүзләр әле мин онытып торган уйларны исемә төшерде- 2 ләр Чыннан да, бу әтәчне минем әтием каяндыр үзе алып кайткан иде. £ Ул чакта Гөлдери йодрык кадәр генә бер йолкыш чеби иде
— Чибәр әтәч буласы бу,— дигән иде әтием.- I айрәтле буласы, - ’ дип мактаган иде. Сүзләре дөрес булып чыкты. Тиз үсте ул йолкыш = дигән чеби. Көзен инде башын югары күтәреп, канатларын җәеп кыч- > кыра да башлады... «>
Бер уйласаң, бу әтәч авыл өчен әтием истәлеге ләбаса. Ә мин аны алып китмәкче булам Таңнар атар, ә Гөлдеринең матур тавышы ише- “ телмәс. Авыл кешеләре, безнең җырчыбызны алып китте бу малай, дип ? мине үпкәләп искә алырлар. Тора-бара әтием исемен дә онытырлар Әтием тын кабердә бер ялгызы кала ич Мин хәзер авылдашларга башымны күтәреп карарга да оялам. Йөзем кызарды.
— Телисеңме,— диһе тагын сүз башлап Мингазый абый. — Телисеңме. мин синең бер Гөлдериең өчен ике әтәч бирәм, ике тавык та тотып алдыңа китереп салам. Әмма Гөлдерине безгә калдырып кит...
Мин эндәшми тордым.
Газизә апам да сүзгә кереште:
— Әтәч жене кагылган аңа Аңламаса да аңламас икән сүзне...
Юк, мин инде аңлаган идем. Үз әтием өчен мин теләсә нәрсә дә эшләргә риза.
Ә Мингазый абый минем әтәчне күкрәгенә кочып, күзләрен миңа текәп, миннән жавап көтә иде.
— Син минем Гөлдерине суймассыңмы?—дидем. —Суймассыңмы?
— Юләр,— диде Мингазый абый. — Оныттыңмыни, без аны синең белән туй пычагыннан да коткарып калган идек. Суймассыңмы, имеш. Әйттең сүз... — дип Мингазый абый миңа ачуланды да, үпкәләде дә.
Мин әтәчнең башыннан сыйпадым. Ә Гөлдери Мингазый абый кулыннан ычкынырга теләп тыпырчына, миңа ашкына. Мин аңа:
— Юк,— дидем,— дусым, юк. Син моннан соң күрше йортта яшәрсең. Без китәбез, гафу ит . Хуш, Гөлдери!
Мингазый абый йөзен жәйде, шатланып елмайды
— Күптән шулай диләр аны. Синең дустың мине дә дошман итмәс. Без аның белән тату яшәрбез, белеп тор..
Әнием мине кочаклап алды.
— Рәхмәт, улым, авылга әтиең истәлеге булыр,— диде.
Күрдем, үги әти дә елмая. Шатланды, күрәсең. Эчтән генә бер бәла өстебездән төште дип тә уйлагандыр, бәлки. Ерак юлда бу «җанлы йөк» кемгә кирәк?
Гөлдерием нәрсәдер сизенгән кебек миңа карый да, «кот-кот» дип сөйләшкән кебек итә. Бәлки аның шулай «хуш, хуш» дип әйтүе булгандыр.
Мин дә аңа: «Хуш инде, хуш! Мине онытма,—дидем. — Онытма!»
Кирәк бит, нәкъ шул чакта минем Гөлдерием бөтен көченә кычкырып җибәрде. «Оныт-мам-м-м!» —дип әйтте сыман...
Барыбыз да көлештек. Миңа да ничектер рәхәт булып китте. Кайгым басылды Мин бит туган авылыма бүләк калдырып китәм.
Әнием белән үги әти алдагы, беренче олауга утырыштылар. Мине Степан дәдәй үз янына алды Кузгалдык. Авылдан чыкканчы туган-
s. «К i' ■ .Чгл
тумачалар, күршеләр безне озата килделәр. Авыл читендә тукталып тордык. Үги әти арбадан төште дә, озатучыларга кул бирә-бирә:
— Хушыгыз, туганнар,—диде. —Хушыгыз!.. Бәхетле яшәгез Алла кушкан булса, әйләнеп бер кайтырбыз әле, кайтырбыз...
Әниемне ахирәтләре тирәләп алды. Елашалар. Нәрсәдер сөйлиләр, ара-тирә миңа да карап алалар. Әнием дә күз яшьләрен сөртә-сөртә дусларына нидер әйтә. Безнең өйгә күз-колак булырга куша, күрәсең.
Газизә апа мине кочаклап-кочаклап үпте. Кулларыма берничә конфет тоттырды.
— Ерак, чит якларга китеп барасың, энем,— диде. — Чит якларга . шушы яшеңдә.
Апам үкси, ә мин еламыйм да, сөйләшмим дә. Нәрсә әйтәләр соң мондый чакта? Минем хәтеремә бер генә сүз дә килми...
Атлар кузгалды.
Әлегә кадәр мин үз туган авылымны читтән карап бер генә дә күргәнем юк иде. Әнә ул нинди икән. Урман чйтенә кояштан ышыкланып, тып-тын гына оеп утыра. Өйләре кечкенә, салам түбәтәй киеп куйганнар кебек. Кайсылары әле шул салам түбәтәйләрен кыңгыр салып җибәргән. мактанчыклар Шулар арасында көмеш айлы мәчет манарасы сөңге шикелле күккә сузылган. Шул сөңге белән кемдер кемгәдер яный шикелле.
Әнә, авыл читләтеп кенә, тар гына инеш ялтырап агып ята Көмеш муенса кебек ул Ярларында нәни генә таллар бөдрә башларын түбән салып ниндидер уйга бирелгәннәр. Нәрсә турында уйлашалар икән ул таллар? Әллә без китә дип сагышланалармы?
Мин йотылып карыйм. Менә бу якта үзенә аерым каен урманы. Агач башларында тубал-тубал карга оялары, әнә ул кара чүтиләр шау- гөр киләләр. Кайчак елаган төсле итеп кычкыралар. «Шауламагыз, шауламагыз, каргалар».— дип минем дә аларга кычкырасым килә — Күрмисезмени, биредә каберлек!»
Без хәзер шул каберлек яныннан уза барабыз. Мин сулыш та алмый арбага ябышып утырам. Биредә бит минем әтием күмелгән, менә ул хәзер капкадан килеп чыгар да, атны тезгененнән тотып:
— Туктагыз, кая алып барасыз минем улымны? —дип әйтер шикелле.
Юк. биредә тынлык. Атлар бара тора. Ә мин каберлеккә карыйм. Кинәт алдагы олау туктады. Әнием арбадан төшеп минем яныма килде
— Улым, әтиең яныннан узып барабыз. Башыңны түбән иеп, әтиеңә сәлам әйт. Безне гафу ит, диген. Кабер туфрагың җиңел булсын, диген. Ерак юлга чыкканда шулай тиешле, балакаем...
Мин бер сүз дә әйтә алмадым. Еладым гына Әнием мине тыймады. «Ела. ела. балам, бу урында елау һәркемгә дә тиешле»,— диде. Үзе дә елый-елый арбасына китеп барды...
Без шулай әтием белән соңгы кабат саубуллаштык.
Степан дәдәй дә сүзсез генә башын иеп торды. Аннан соң:
— На. на,—диде атына дилбегәне кагып. — Дөньяда шулай, улым, кеше яши дә. үлә дә. Бернишләр хәл юк...
Беләм, Степан дәдәй мине шулай тынычландырырга тели иде. Мин арбага басып каерылып-каерылып зиратка карадым Әмма әтиемнең каберен күрә алмадым...
Без ераграк киткән саен, авыл да артта кала бара. Өйләр кечерәя. Әйтерсең лә алар шулай әкрен генә җиргә сеңә баралар Әнә инде мәчет манарасы да түбән төшә-төшә китте дә күз алдыннан югалды. Инде безнең авыл дөньяда да калмады сыман.
Эчем яна. шундый матур авылны ташлап китеп барабыз. Каз барабыз, белмим Анда — үги әти әйткән алма, хөрмә пешкән якларда — шундый гүзәл җирләр бармы икән? Уйланам. Уйлаган саен сагышларым арта бара. Ә Гөлдерием күз алдымнан китми. Мескенем минем. Шунда
Т. Хаҗиэхмәтов рәсеме
тагын уй килә, юк, дим эчтән генә. Мингазый абый яхшы кеше, ул минем дусымны җәберләмәс
Атлар олы юл буйлап җилдерә. Ә юлның як-ягында иген кырлары Чикләре офыкларга барып тоташкан Ә офыкларда болытлар, болытлар. Без ш>л якка таба барабыз Анда тагын нәрсәләр бар икән? Еракмы икән, якынмы икән ул алма. чия. хөрмә җирләре?..
Степан дәдәй атны үз көенә җибәрде. Дилбегәне арба читенә бәйләп куйды. Үзе миңа таба борылып утырды.
— Ну, маленький Хасан, киттекме?
— Киттек,— дидем мин — Киттек.
Үзем һаман авыл ягына карыйм Юк инде, хәзер ул күренми Ә Степан дәдәй мине ничек кейә булса да юатырга, күңелемне табарга чамалый.
— Шулай була ул, бу дөньяда,— диде тагын сүз башлап. — Кеше гел бер урында гына яшәми Китә тора, әйләнеп кайта тора. Заманында без дә синең әтиең белән менә нәкъ шушы юлдан шахтага акча эшләргә китеп барган идек. Кайларда гына булмадык. Вакыты белән яңадан туган авылга кайтып төштек. Бог даст, сез дә кайтырсыз әле...
Ул миңа бер карап алды да:
— На. на.— дип атына дәште. — Әйдә, калышма, безнең сүзне тыңлап барасыңмы әллә? Ул сиңа не касается,— дип Степан дәдәй көлә- көлә дилбегәне тарткалады — Әйдә, юл ерак әле...
— Шулай, китә идек тә. бер заман, кайтып та килә идек. Туган җир йөрәкне үзенә бик нык бәйләп куя, улым. Ычкынам димә, маташма да. җебе нык аның, беркем дә өзә алмый Беләсең килсә, туган җир ераграк киткән саен якынрак була, улым
Мин бу сүзләрнең мәгънәсен әлё аңлап җитмәдем ул чакта Соңыннан белдем Әйе, дөрес әйткән карт тимерче, дөрес әйткән. Үз гомеремдә кайларда гына булмадым, нинди генә ерак җирләргә барып чыкмадым. Шулай ераграк киткән саен, туган ягым елдан-ел якынрак булып тоела иде.
Мин менә бүген, менә ирт-әгә туган авылыма кайтып китәрмен дип һаман-һаман өметләнеп йөрдем.
Әмма бу китүләрем минем озакка, бик озакка булган икән. Мин әле моны белми идем. .
Язмышка юл
Без шактый озак бардык. Әнием дә, үги әти дә үз арбаларыннан төшеп, безнең янга килә-китә тордылар Әлбәттә, алар минем белән кызыксыналар иде. Янәсе, ничегрәк соң малайның кәефе?
Ә минем кәеф әлЛә ни начар түгел иде Олырак яшьтә булсам, бәлки мин әле. балачагымнан аерылам, дип, сөйгән ярым кала, дус- ишләрем кала, дип кайгырган булыр идем Дөрес, бу юлы да минем соңыннан сагына-сагына сөйләрлек истәлекләрем бар Минем Гөлдерием үзе генә дә ни тора! Кечкенә генә, ярлы гына, мескен генә туган йортым минем онытылырмы соң? Газизә апам, ап-ак чәчле, ап-ак йөзле дәү әнием сагындырмасмы әллә? Юк, ул турыда мин соңыннан гына уйлап сагы шланырмын
Ә хәзер мин әле кечкенә бер малай. Мин кайгыны беләм дә, белмим дә Мин әле зур дөньяга чыгып кына киләм. һәм менә чиксез кырлар аша сузылган юл мине шул зур дөньяга алып бара. Мин бу хакта да менә бүген язам, гомеремнең чигенә җиткән бер вакытта язам. Ул чакларда мин нәрсә белә идем соң?
Мин арбага утырган Ат тартып бара. Ул да үзенең кая барганын белми Аны җиккәннәр, барырга кушканнар Мине дә бит шулай алып китеп баралар
Ә кая алып баралар? Миңа хәзер барыбер. Миңа бу кызыклы. \әтга күңелле дә. Әнә бит малай-шалайлар безгә бик-бик кызыгып
Кинәт арба дырт-дырт итеп нәрсәгәдер бәрелә-сугыла узды. Степан дәдәй йокысыннан уянып, торып утырды. Йөзен сыпыргалады
— На, на! —диде атка,— әллә күзләрең чыкканмы, теләсә кая өстерисең?
Ат колакларын торгызып, башын чайкап алды. Әллә гафу үтендеме, әллә хуҗасына, җитәр сиңа, йокы бурсетергә, дип әйтмәкче булдымы0 Ат кына димә, ул бит арбада нәрсә булганын белеп, сизеп бара
Степан дәдәй шунда миңа да әйтә куйды:
— Йоклап туйдыңмы, егет?
— Мин йокламыйм, Степан дәдәй, карый-карый барам
— Шулаймы? Анысы да эш, улым. Ә мин юлда йокларга яратам На, на1 Бер рәхәт булып китә Юл ераклыгын сизми дә каласын Тик менә атым гына хуҗасы йоклаганын бер генә дә яратмый инде Эче поша, күрәсең Син. думаешь, ул менә хәзер арбаны әллә белмичә генә бәрдереп алдымы? Белмәс, бик белә, ничек кенә әле! Ул шулай юри маташтыра Янәсе, йоклама, хуҗам, мина күңелсез На, на! Бераз йөгер әле Әнә. тегеләрдән артта калып барасың ич На, на* Чибәрем!
Үз атын, чибәрем, ди Степан дәдәй Ә мин эчтән генә көләм Мондый кечкенә генә, ябык кына, бераз ишәккә дә охшый төшкән хайван чибәр буламыни? Хужасы аны бик ярата булыр Шуңа күрә аңа матур тел белән генә эндәшә.
Чыннан да. алдагы олау безне инде шактый еракта калдырып киткән иде Ат юыртты. Хужасы әйтмешли, сүзгә дә төшенә бугай
Степан дәдәй көлтә сакалын сыпыра-сыпыра, күзләрен кыса-кыса елмайган булды.
— Улым кайта бит минем,— диде —Улым кайта. Шатлыгы ни тора! Бәйрәм буласы. — Карт бераз уйланып барды. — Тик менә үзе генә кайтмый шул, кайгы да алып кайта. Кайсы жире яраланды икән? Кулымы, аягымы? Анысын үзе дә язмады, хәбәр дә итмәделәр ..
Тиз арада- алдагы олауны куып җиттек Әнием безгә кул болгады Күрәм, әледән-әле күзләрен сөртә Беләм, елый ул Миңа да авыр. «Елама, әнием, елама, мин синең белән бергә!»—дип кычкырасым килә. Түзәм, дәшми генә түзәм...
Степан дәдәйнең «чибәре» яңадан тыныч адымга төште Тәгәрмәчләр ара-тирә үзара нәрсәдер сөйләшә шикелле. Әллә ардык диләрме?
калдылар. Юкка түгел, бәлки алар да менә шулай минем шикелле каядыр китеп барырга бик-бик телиләрдер дә, юк, тәтеми аларга' Ә мин киттем Мин әле нәрсәләр генә күрмәм, нәрсәләр генә юктыр ул таулар илендә! Кызык түгелмени?. н у у 1
Без бара торабыз. Степан дәдәй арбага кырын ятып черем итә. Ат әкрен генә, салмак кына атлый бирә. Ә мин тирә-юньгә каранам Ерак- еракта авыллар күренеп кала. Кайчакларда кечкенә генә күперләр аша да узып китәбез Кайчак юлчылар очрап куя
Көн аяз, шактый эссе Мин арбага чалкан ятып күк йөзенә текәләм. Ә анда тургайлар тирбәлә Өзелеп-өзелеп сайрыйлар, көнозын сайрыйлар Туймаслар икән. Әллә шулай жырлый-җырлый безне озата киләләрме?
Бәлки, алар минем бу якларга тиз генә әйләнеп кайтмасымны белгән булгандыр Бәлки, бу малай безне онытмасын, дип жырлаганнардыр шулай
Бәлки шулайдыр да. мондый кызу көнне шыгырдамый хәлең юк
Әнә,’ алда бер ялгыз агач күренде. Юл читенә чыгып баскан да, безне көтеп тора кебек. Биредән караганда ул агач, башына кара шәл ябынып, безнең өйгә килеп йөргән теге бөкре карчыкка охшый иде Күңелем жу итеп китте. Юк, юк, ул карчык түгел. Бу шактый олы яшьтәге ялгыз имән иде.
— Әнә,— диде Степан дәдәй. алга таба ымлап — Инде килеп җитәбез.. „
Кая килеп җитәбез? Мин әле бернәрсә дә аңламыйм Алдагы олау әлеге шул агач янына килеп җитеп, бер яккарак борылды да күздән югалды. Нәрсә булды?
Озак та үтмәде, безнең олау да түбән таба тәгәрәде. Ә түбәндә, яр астында, киң дәрья агып ята иде
Идел, Идел дип бер хозурланып сөйләгәннәрен ишеткәнем бар, Ченә хәзер үзем дә шул Иделне күрәм Шатлыгымнан мин дә: «Идед Идел!» — дип кычкырдым
Арбага аягүрә торып бастым Алдымда нинди киң елга! Әнә ул, ялтырап торган көмеш юл шикелле, әллә кайларга борыла-сарыла ерак офыкларга барып тоташкан Безгә дә менә шул юлдан әллә кайларга f китәсе...
Пристаньга якынрак бер якта атлары туарылган арбалар күренде. Тагын кемнәрдер шулай безнең шикелле чит якларга китүчеләрне озата килгәннәр булса кирәк. Кайберләре туганнарын, дус-ишләрен каршыларга чыкканнардыр, мөгаен Ә кайсылары сугыштан яраланып кайтучыларны кайгыра-каигыра көтеп торалардыр. Әнә, безнең Степан дәдәи шикелле Аның улы да бит бүген кайтып төшәргә тиеш икән.
Без дә шул олаулар янына килеп туктадык. Атларны туарып, камытларын салдырмыйча гына арба артларына тезгеннәре белән бәйләп куйдык. Алларына печән салдык. Аларга шул да бик җиткән. Әйдә тыныч кына ашый бирсеннәр..
Ә кешеләргә туктаусыз йөгерергә, арлы-бирле тирләп-пешеп чабарга, нәрсәдер эзләргә, табарга, кемнедер күрергә, анда-монда чуала-ч\а- ла һаман нужа куарга язган, күрәсең
Әнә бит кайсыдыр бире килеп тора, кайсы китеп бара, кемдер кемгәдер кычкыра-кычкыра кул болгый. Пристань тирәсе гөр килә. Ш\ i ii.ip инде ул — дөнья дигәннәре Кая гына карама, кешеләр, кешеләр Әнә. берсе аркасына капч’ык аскан. Кулларына да төеннәр тотып алган. Биленә корымланып каралган калай савыт элгән Бауга беркетелгән ул калай савыт исә дың-дың итеп, әйдә, әйдә, дигән кебек, хуҗасының артына суккалый, тагын да тизрәк барырга куша сыман. Мин эчем катып көләм. Көлмәс идем дә, ул кеше шулай үзе мине көлдерә.
Берәүләре яр буена утырышып у.чак ягып җибәргән, чиләк аскан Шул учак тирәсендә олы-олы агайлар, хатын-кызлар, буйга миннән дә тәбәнәгрәк бала-чагалар кайнаша. Болар да каядыр китәләр.
Кая китәләр, нигә китәләр? Чит якларда аларга нәрсә калган? Мин ичмасам яшь әти белән хөрмә үскән җирләргә барам. Дөресрәге, мине алып китәләр, ә аларны туган җирләрдән кем куа? Нужа куа, имеш Нужа дигәннәре нинди була соң ул? Башлы-күзле, аяклы-кул- лымы ул нужа?
Мин арбага утырган килеш менә шулай уйланган булып маташам. Әнием дә минем янымда. Ул мине кочаклый, иркәли, башымнан сыйпый. «Китәбез, улым, китәбез,— ди,— еракка. »
— Хөрмә ашарбыз, дим мин.
Әнием елмая, ә күзләре юеш «Хөрмә ашамый да яшәгән булыр идек әле,— ди. — Икмәгебез булсын да, тормышыбыз җайлы гына барсын, диген, улым »
Бу сүзләр мине шикләндерә. Нәрсә әйтергә дә белмим. Башымны түбән иям Әнием дә эндәшми генә утыра.
Үги әти дә. Степан дәдәй дә пристаньга китеп барганнар иде. Ә икенче атаучы абый мышный-мышный көпчәкләр майлап изалана Тапкан бит вакытын Әйтерең бармы? Ә менә минем әтием алай итми иде. Юлга чыгасы булса, бер көн алдан ук камытны рәтләп, көпчәкләрне майлап, ялт иттереп әзерләп куя торган иде. Ул шул — минем үз әтием, үз әтием. Кулыннан эш килә иде аның..
Әти, дип әйттемме, минем күңелемә тагын моң төшә Сагынам мин аны Узган елны гына әле без б\ вакытта болынга барып йөри торган идек Әтием күлмәк изүләрен чишеп печән чабар иде. Тирләп чыга, шунда бер тукталып, түбәтәе белән йөзен сөртеп алыр иде. Бер хозурланып тирә-якка карап торыр иде. Болында рәхәт бит
Әнием теге очтарак печән тырмалый. Башында киң кырлы Зк тула эшләпә. Аякларында да тула оеклар. Сап-сары юкәдән чабаталар киеп алган Ап-ак алъяпкыч япкан. Күлмәк итәкләрен ян-якка кыстырып куйган. Эшләми, биеп кенә йөри шикелле.
Болында шундый матур итеп киенешкән хатыннар да, буйга җиткән кызлар да әллә күпме. Әмма минем әнием барысыннан да матуррак. Әнә, әтием дә чалгы кайраган арада әниемә исе китеп карап и HI. Беренче кабат күрәмени, Әнием дә аның күз карашларын җәт кенә сизеп ала. ^д’әСдН' ди,~ авызыңны яп, кулыңны кисәрсең» Үзе кызларча көлеп » мин җир җиләге җыям Әнә күпме алар биредә! Берсен өзеп алып өлгермисең, икенчесе дә елмаеп, күз кыса кебек Әнә.тагын, тагын. 2 Карасаң, бөтен тирә-якны кып-кызыл жиләк басып алган. Исләре нин- * ди аларның, исләре! Күңелне рәхәтләндерә, шатландыра. Авызыңа | каптыңмы, тел очында ук эреп бетә. Ә чәйгә салсаң ул җиләкләрне, § балың-ширбәтең дә кирәк түгел. ’ 5
Жиләк салган чәйнең җитмеш төрле сырхаудан шифасы бар, дип * сөйләшкәннәрен ишеткәнем бар иде. Нигә әтиемә шул чәйне эчермә- ? деләр икән? Бәлки, ул да терелгән булыр иде. >
Теге кара шәл ябынган бөкре карчык минем әтиемә нинди генә ? үлән сулары эчерде икән? Әле үзе өшкергән булып та кыланды бит =
Исемә төште Беркөнне ул карчык бармак башы кадәр генә шешәдә 10 ниндидер көмеш төсле бер нәрсә китергән иде Карчык үзенең куе каш- = лары астыннан ялтырап торган күзләрен мәче шикелле уйнатып алды Ярый әле чаршау артына карамады. Анда мин качып тора идем. Әнием күршеләргә кергәнме, әллә инешкә киткәнме, ул' бу чакта өйдә юк иде.
Әтием шул кечкенә генә шешәне сөяккә генә калган куллары белән тотып алды. Күз алларына китереп карады. «Терекөмеш»,— диде.
— Шуннан башканы таба алмадым, Хәсән Бик мактап сөйлиләр. - диде карчык. — Эшне бик тиз йөртә икән..
— Беләм, беләм,— диде әтием,— таш буаларны да ерып ташлый торган нәрсә бу. Ә мин таш түгел, миңа бер тамчысы да җитәр.
Әтием дә кемнәндер шикләнгән шикелле күзләрен зур ачып тирә- якка каранды. Авыр сулады, ыңгырашты.
— Инде салып бир, эчәм,— диде.
Мин мыштым гына күзәтәм. Тагын нәрсә генә эшләргә җыеналар болар? Бәлки, куркыныч түгелдер Әнә бит әтием «эшне тиз йөртә» диде. Бәлки, ул терекөмеш дигән нәрсә бик шәп дарудыр...
— Я, сал, сал, чынаяк алдыңда ич,— диде әтием, карчыкка ялварып.
Карчык уттан курыккан кебек кинәт читкә тайпылды.
— Юк, юк,— диде хафаланып,— кулларым бармый бу эшкә, Хәсән, гафу ит. Үзей сорадың, табып китердем Калганын үзең башкар, мин күрмәдем дә, белмәдем дә...
Карчык авыз эченнән генә нәрсәдер мыгырданды, әти өстенә төке- рә-төкерә амин тотты.
— Алла сине дә, мине дә гафу итсен,— диде тагын, елаган кебек тотлыга-тотлыга. —Минем гаебем юк. Ялварып сорадың, алып килдем.
Карчык итәкләрен җыештыра-җыештыра тиз генә чыгып та китте.
Әтием шешәне тоткан килеш тынып калды. Уйга бирелде, күрәсең. Мин дә уйландым. Болар ни өчен бу кадәр серле сөйләштеләр әле? Мин бит бернәрсә дә аңламый тордым. Әмма тора-бара төшендем шикелле.
Әти бик каты авырый. Авыр ыңгыраша, буылып-буылып ютәлли. Йөзе кара янып чыга Бераздан тынычлана, бу юлы инде аның йөзе агарып кала. Шунда ул: «Агу табыгыз миңа, агу табыгыз,— дип ялына башлый. — Бу газапларга түзәр хәлем калмады Нигә мине аз гына да кызганмыйсыз? —ди. Ул шулай елапелап агу сорый: Үзегез дә миннән туйгансыздыр инде»,— ди...
Аңладым, кара шәлле карчык әнә нәрсә алып килгән. Әти кулындагы кечкенә шешәдә — агу! Минем сулышларым кысылды. Тез буыннарым калтырады. Иреннәрем кипшеде. Ул агуны үзем эчтем шикелле
Әтйем шешәнең бөкесен ачып маташа. Алай итә, болай итеп карый. Әмма нёП-нечкә булып калган бармакларның көче җитми. Бөке чыкмый. Менә ул, шешә башын авызына кабып, бөкене тешләре белән
тартып алмакчы. Мин чаршау артыннан атылып чыктым да әтиемнең кхлыннан шешәне умырып алдым, учыма йомарладым.
— Юк, юк, әтием, эчмисең,— дидем. —Бу кешене үтерә, агу бу! Агу!..
— Улым, син биредәмени?—диде әтием. Үзе шунда елап та җибәрде. — Кил әле, кил яныма. Кочыйм әле. t
Мин дә әтиемнең күкрәгенә башымны куеп еладым.
— Үлмисең, әтием, үлмисең,—дидем.
— Яратасың икән мине, улым,—диде әтием. —Бик яратасың икән. Рәхмәт Аз гына кичеккән булсаң, күрми кала идем ич сине. Яшисем бар икән әле бу дөньяда..
Әтием бераз хәл җыйды. Йөзеннән учы белән күз яшьләрен сыпырды, тирән итеп сулыш алды.
— Әниеңә берүк әйтә күрмә, йөрәге бозылыр,— диде. — Ә бу «даруны» кая да булса илтеп ташла. Беркем дә табарлык булмасын Тагын кемнеңдер кулына эләкмәсен. Ярыймы? Улым, сүз бир әтиеңә
— Ярый, сүз бирәм,— дидем.
Бу турыда мин әниемә бер генә сүз дә әйтмәдем һәм бәлки беркай чан да, беркемгә дә әйтмәм. Әтием: «Яшисем бар әле дөньяда».— дисә дә. шуннан соң озак тормады. Бәлки теге карчык: «Нигә агу бирдем, нигә?»— дип өзгәләнә торгандыр, әмма көмеш төсле ул шешә җир астына күмелеп калды
Кинәт әнием минем җилкәгә чак кына кагып алды да:
— Пароход килә, пароход! — дип кычкырды
Мин уйларымнан уянып киткән кебек булдым. Карадым Әле шак гый еракта, Идел суларын як-якка ера-ера, дөп-дөп итеп гүли-гүлн пароход килә иде.
Әнә килә ак пароход,
Төягәннәр гөл-сабын
Гел сагынмасан бер сагын. Онытып җибәрмә тагын.
— дип тә җырлыйлар иде безнең авылда. Без әле бик бәләкәйләр генә булсак та, егетләр гармун уйнап урам узганда артларыннан калмый йөри идек Шул чакта ишеткән идем мин ул җырны. Исемдә.
Әнә. пароход килә Мең тәрәзәле өй шикелле икән. Әнә, морҗасы да бар Әнә, төтене дә актарылып чыга. Морҗасы булгач, миче дә бардыр аның. Бәлки, ул мичтә икмәк тә пешерәләрдер әле. Кызык, пароход, имеш.
Әмма матур ул Үзе ап-ак Идел өстенә кунып торган ниндидер бик зур кош кебек Их, минем әшнәләр белмиләр. Менә шушы пароходка утырып, без хөрмә үскән якларга китеп барачакбыз. Күрсәләр, көн ләшеп үләрләр иде.
Мин шатланам. Пароход килә! дип, әниемнең кочагына сыенам. Әнием елмая. Беләм, бу елмаю бары тик минем өчен генә. Баланың кәефе кырылмасын, ди бугай. Ә йөрәгендә аның, бәлки, дөрләп ут янадыр. Туган җирдән аерылып китәбез, ди-ди сагышлана торгандыр.
Ә миңа нәрсә? Мин әле мондый кайгыны белмим. Мин бер елымны бишектә ятып уздырганмын. Бер елны тәпи-тәпи йөрергә өйрәнгәнмен. Аннан соң тагын бер ел узган Өч яшькә җиткәнмен Кояшны таный алганмын Айны, йолдызларны күргәнмен Йортта тавык-чебиләр белән чәбәләшеп беткәнмен Ата каз талагач, акырып-бакырып елаганмын.
Тагын бер ел узган Әни итәгенә ябышып йөри башлаганмын. Күл буйларына төшкәнбез. Шунда мин иң беренче кабат акайкүз бакаларга исем китеп карап торганмын Кайчакларда әтием белән кырга чыкканмын Әти җир сукалаган, ә мин арбада йоклап ятканмьМ Мена минем белгәннәрем шул гына әлегә. Тагын болында күпме булганмын урманда күпме йөргәнмен?
Әнием исә биредә гомер иткән кеше. Нәрсә генә эшләмәгән дә. нәрсәләр генә күрмәгән ул. Кайгырган да. шатланган да, көлгән дә. елаган да Барысы да исенә төшәдер. Ә пароход әнә килә. Безне алып китәргә килә Менә ул сузып кына, моңлы гына кычкыртты: У-у-у... фгиде. Пристаньга яны белән ышкына-ышкына туктап калды.
Әнием сүзсез генә карап тора. Ә миңа кызык та, күңелле дә. Тирләп- * пешеп үги әти килеп җитте |
— Билетлар алдым, әйберләрне пристаньга якынрак илтеп куясы < булыр, — диде. =
— Степан дәдәй кая калды соң? ■— дип сорады әнием
Үги әти җавап бирергә өлгермәде, пароход тагын кычкыртты. " Яр буенда әле тынып кына торган кешеләр мәш килеп пристаньга таба - йөгерештеләр. -
— Иң элек,— диде үги әти,— сугыштан кайтучыларны чыгара- 3 чаклар Степан дәдәй шунда үз улын көтә калды. =
һәм, чыннан да. әнә берәм-берәм аксак-төксәк солдатлар күренә “ башлады. Алар агач аяклары белән такта басма буйлап култык таяк- - ларына таяна-таяна, шак-шок атлап ярга чыга баралар. Кайсыберләре сыңар куллы. Кайберләре, чалма кигән төсле, башларына ак чүпрәк ураган. Барысының да диярлек күкрәкләрендә көмеш тәреләр ялтыр- елтыр итеп китә
Солдатлар шулай әкрен генә чыга бирәләр, ярда аларны туганнары кочаклап алалар, үбәләр, җилкәләреннән чәбәклиләр. Кемнәрдер елаша Минем әниемнең дә күзләреннән эре-эре тамчылар тәгәри.
— Мескеннәр, мескеннәр,— ди — Арслан кебек егетләрне әнә нишләтеп кайтаралар.
Үги әти эндәшми. Сизәм, ул да эчтән генә үкси.
— Болай булгач, безнең шикеллеләрне дә беркөнне җилтерәтеп китәрләр, ди. Көт тә тор менә.
— Бу сугыш дигәннәре озакка барырмы икән? — ди әнием. — Бәлки туктатырлар
— Белеп булмый,—ди үги әти. —Барысы да патша кулында.
Мин һаман солдатларга карыйм Безнең абый да шунда күренмәс микән? — дим Әнә. Степан дәдәй бирегә килә. Нигә берүзе генә? Улы кайда? Нәрсә булган? '
Степан дәдәй безнең янга килеп җитеп, сүзсез генә туктап калды. Кулларын як-якка җәйгәләде, күкрәген тырнаган шикелле итте, күлмәк изүләрен тарткалады. Иреннәре дерелдәде. Ул нәрсәдер әйтергә тели, әмма сүз таба алмый шикелле.
Мин куркам. Степан дәдәйнең йөзе дә әллә нишләп киткән Берь- якка чалшайган төслерәк. Әнием дә, үги әти дә ана карап аптыраган кыяфәттә торалар Ичмасам, алар нәрсә дә булса әйтсеннәр иде. Юк, эндәшмиләр
Степан дәдәй шул арада кесәсеннән кабалана-кабалана челемен тартып чыгарды. Тәмәке тутырмакчы булды Бармаклары калтыранды, тәмәкесе читкә сибелде. Шулай да буш челемне авызына кабып, берике суырган булды. Төкерде. Тик шуннан соң гына теленә сүз килде.
— Малайны суйганнар,— диде. — Суйганнар минем улымны, нәләт төшкерләре...
Карт тимерче ике йодрыгы белән күкрәгенә суга-суга тагын әллә ниләр әйтеп кычкырынды. Аннан соң челеменә көч-хәл белән тәмәке тутырып кабызып җибәрде Күп итеп төтен суырып йотты Авызыннан куерып төтен чыкты. Әйтерсең, аның эчендә дә ниндидер ут дөрли иде кебек. Шул ут аның кайсыдыр җирен яндыра. Төтен шул уттан тышка бөркелә иде сыман.
— Күрше авылдан бер солдатны очраттым,— диде Степан дәдәй, карлыгып беткән тавышы белән —Ул минем Гришаны күргән икән.
Алар бер ротада булганнар Менә шул солдат әйтә: «Порт-Артур янында сугышка бергә кердек, дн. Күз ачып та өлгермәдек ди, как шарахнул япашка ди,, бер аягымны өзде дә алды, ди. Синең Гришаның корсагына ярчык кереп утырды, ди. Күзләребезне госпитальдә генә ачтык, ди Минемаякның тагын бер өлешен кисеп ташладылар, ди. Ә Гришаның* корсагын ярып йодрык кадәр тимер кисәген алып тегеп куйдылар, дн. Григорий бик тиз терелеп аякка басты, ди. Мин дә култыкшаларга таянып йөрергә өйрәнә башладым. Инде икебез дә өйгә кайтырга җыена идек. Менә бервакыт Григорий кабат авырып китте. Аяктан егылды...»
Степан дәдәй сүзеннән туктады да тагын челеменә ут төртте. Төтен суырды. «Авыр, бик авыр»,— диде күзләрен җиң очы белән сөртә-сөртә.
— Нәрсә әйтте соң теге солдат?— дип сорады әнием. — Нәрсә булган тагын? ,
— Солдат бик озак әйтми торды,— диде Степан дәдәй. — Сизәм. солдат тотлыга, күзләреннән күрәм, а,выр хәбәр әйтергә җыена бу. Әйт, әйт, улым, дидем солдатка, язмыштан узмыш юк...
Степан дәдәй үзе дә бермәл тынып торды. Бу авыр хәбәрне ничек кенә әйтергә соң дип уйланды бугай. Аннан соң әкрен генә сөйләп китте:
— Минем Григорийны операция өстәленә яткырып кабат йоклатып алганнар Ул инде шул йокыдан уяна алмаган. Доктор теге чак- i та аның эчендә кайчы онытып калдырган икән. Шуннан заражение булган...
— Харап иткәннәр кешене,— диде әнием, өзгәләнә-өзгәләнә тетрәнеп. Йөзенә яулыгын каплап елый башлады. — Рәхимсезләр, әрәм иткәннәр баланы.
— Әйтмә дә инде,— диде үги әти,— духтыр кул астында җан биргән. мескен, суйганнар икән шул, суйганнар .
Степан дәдәй инде еламый иде. Бәлки елар иде дә, инде күз яшьләре беткән, күрәсең. Аның йөзе агарынды. Күзләре кысыла төште. Гәүдәсе иелебрәк калды. Хәтта буй-сыны да кечкенәрәк булып китте сыман.
Бу авыр хәбәрдән соң бәлки кинәт кенә чәчләре дә агарган булыр иде. Әмма аның башына күптән чал төшкән инде. Ул сүзсез генә атын җикте. Арбаны китәсе юлга таба борып куйды. Атны маңгаеннан сыйпады, ялын рәтләде.
— Менә шундый-шундый хәлләр,— диде, аты белән сөйләшкән кебек итеп.
Аннан соң безнең янга килде дә картузын салып кулына тотты.
— Әнисенә ничек кенә әйтәсе булыр инде. Йөрәге шартлар дип куркам. Бердәнбер малай иде ул безнең...
Без бу кайгылы кешегә нинди генә киңәш бирә алабыз соң? Йөрәк өзгеч әче хәбәрне матур итеп әйтеп буламы? Юк, Степан дәдәй бездән киңәш көтми иде.
— Мин аллага тапшырып китим инде,— диде. Үги әти белән кул биреп‘саубуллашты
— Авыр, бик авыр,— диде аңа әнием. — Синең улыңны күреп без дә бер шатланмакчы идек тә бит. Насыйп булмады, алла түземлек бирсен сезгә...
Степан дәдәй әниемнең җилкәсенә, үз кызын иркәләгән кебек итеп, йомшак кына кул тидереп алды.
— Хуш. Жамалия,— диде.' — Бәхетле бул...
Әнием эндәшмәде. Ул урысча бөтенләй сөйли белми. Ләкин Степан дәдәй татарча да сөйләшә ала иде. Безнең авылларда тимерчеләр барысы да урыслар, барысы да татарча сөйләшә генә түгел, җырлый да белә. Әмма әниемнең бу юлы сөйләшмәве аннан түгел иде. Ул Степан дәдәйнең күңеленә хуш килердәй бер генә сүз дә таба алмады. Бу кайгы ■сүздән зуррак иде. Әнием, башын түбән игән килеш, тавышсыз гына елый бирде.
Ә мнне Степан дәдәй күкрәгенә кочаклап алды:
— Сау бул, маленький Хәсән,— диде. — Сау бул, сынок. Син әле әллә капларда йөреп дөнья гизәрсең. Әмма туган йортыңа юлны онытма балакай. ’
Минем дә кычкырып елыйсым килә. Түзәргә тырышам Яшьләрне күрсәтмәскә теләп, күзләремне кысып йомам. Ә күз яшьләренә шул гына * кирәк тә икән. Әнә алар тамчы-тамчы булып, атылышып, бәрелешеп 2 чыктылар. ' «
Пароход тагын кычкыртты. Инде бу юлы ул безне чакырды сыман. - Үги әти бик тиз генә төрле вак-төяк тутырылган ике капчыкны авызлары s белән бер-берсенә китереп бәйләде дә җилкәсенә алып салды. Кул-s ларына да тагын берничә төен тотты. ' ♦
— Әйдәгез,— диде дә үзе йөгерә-йөгерә китеп барды. *
Әнием дә бер кочак әйбер җыештырып алды. Миңа буш чиләк тот- J тырды. ч
— Итәгемә ябыш,— диде. — Берүк адашып калма, әнә, биредә 5 халык дөнья, күрәсеңдер “
Мин дә әнием артыннан йөгердем. Кулымдагы чиләгем җиргә1 бәрелә-сугыла килә. Дыңгыр-доңгыр итә. Әнием елмая. Адашмас, ди бугай, чаң сугып бара, янәсе
Без пароходның койрык ягына килеп чыктык. Үги әти капчыкларны пароход кырыена сөяп, бастырып куйды да: «Безнең урын менә шунда булыр,— диде Кесәсеннән шакмаклы яулык чыгарып маңгай тирләрен сөртте. — Аллага шөкер, урнаштык...»
Пароход тагын сузып-сузып тоташ өч кабат кычкыртты. Китәбез. «Ки-тә-без!» дип әйтүе иде аның. Кинәт чаж-пож иткән тавышлар ишетелде. Тирә-як аксыл пар белән тулды. Пароход бер чайкалып куйды. Карасам, пароход түгел, пристань үзе артка таба кузгалып китте. Ярда үскән агачлар да, андагы өйләр дә, кешеләр дә артка таба йөгерә сыман. Бу кызыклы иде. Пароход тик кенә тора иде шикелле.
Кинәт барысы да үз урыннарында басып калды Ә пароход Идел уртасына юл алды. Без китә барабыз, яр кала бара. Кемнәрдер кул болгый. Кемнәрдер тавыш сала Бәлки, кемнәрдер анда елый да торгандыр әле.
Әнием, таштан ясалган сын кебек, селкенми дә, кузгалмый да. Ярга таба текәлеп караган да тынып калган. Бәлки, эчтән генә: «Китәбез, кайтып булырмы?» —дип әйтә-әйтә сызлана, сагышлана торгандыр. Ә миңа рәхәт Безнең авыл малайларына кая мондый бәхет? Әнә, алар торып калды Әмин ак пароходка утырып китеп барам..
Үги әти безнең әйберләрне җайлап кына урнаштыра торды.
— Менә, бирегә син утырырсың,—диде, миңа урын күрсәтеп. Үзе кулына калай чәйнек тотып: —Чәй алып кайтыйм әле,— дип ашыга-ашыга каядыр китте.
Мин үз урыныма утырдым да тирә-ягыма карана башладым. Шыгрым тулы халык биредә. Кая таба юл тоталар соң бу кешеләр? Белмәссең, бәлки алар да хөрмә үскән якларга бара торганнардыр. Без генә- мени дөньяда!
Өнемдә төш күрәмме әллә?..
Без ерак киттек, озак бардык ,
Өчёнче көн иртәсендә бугай, мине әнием йомшак кына төртеп уятты?
— Тор, улым, тор,— диде. —Килеп җитәбез .
Мин уяндым, күзләремне ачтым Жәт кенә аягүрә торып Идел өстенә карадым. Кинәт исем китте. Менә хәзер өнемдә төш күрә башладым кебек.
Нәкъ Идел өстендә түм-түгәрәк, кып-кызыл туп йөзә шикелле. J Белдем, су астыннан шулай кояш күтәрелеп килә икән. Бу якларда кояш әнә каян чыга, күрәсең Ә безнең авылда кояш урман артыннан гына килеп чыга да туп-туры безнең тәрәзәгә карый торган иде.
Су өстендә кызгылт юл салынган. Без шул юлдан кояшка таба йөзәбез кебек. Ә кояш безгә юл биргән сыман күтәрелә бара Кешеләр йөзләрен шул якка таба борып, тынып карап торалар Бер генә сүз дә эндәшмиләр. Әллә уйга талганнармы3 Әллә бу таң күренеше аларны шулай сихерләп куйганмы? Әллә алар кояш чыккан офык ягында тагын ниндидер бер яңа дөнья күрергә телиләрме!
Их, минем Гөлдерием булса биредә, ул хәзер «Ки-ке-ри-күк!» дип тавыш салыр иде. Юк шул биредә минем сөекле әтәчем. Хәзер ул авылда дөньяны кузгата торгандыр. Хәсән әтәче уянды, әнә гөлдери, дип әйтәләрдер анда...
Кинәт пароход кычкыртты. Тавышы әллә кайларга китеп барду. . Дулкыннар да шул тавыштан уянып киттеләр сыман. Озак та узмады, пароход яр читендә яртылаш суга кереп калган бик зур бина кырына шома гына килеп сугылды, чайкалып алды. Идәндә борынын түбән | салып, йокымсырап утырган чәйнек даңгыр-доңгыр итеп сикереп куйды. 1
— Йокысыннан әле генә уянды бу.— диде кемдер. Ян-тирәдәге кешеләр дә көлештеләр. Миңа да кызыклы иде бу. Ул бит безнең чәйнек Бәлки, мине онытып калдырмагыз, дип әйтергә теләгәндер ул мескен. Мин аны кулыма тотып алдым.
Әнә, безнең күз алдыбызда яр буйлап, як-якка җәелеп киткән таш кала иртәнге кояш нурларында меңләгән тәрәзәләре белән балкып тора
— Менә, шушы инде ул Царицын шәһәре,— диде үги әти. Билгеле, ул моны миңа атап әйтә иде. Янәсе, авыл малае белеп торсын. Бәлки, кирәге булыр...
Кешеләр урыннарыннан кузгалыштылар, әйберләрен, сандыкларын күтәрделәр Алар инде пароходтан чыгарга ашыга иде.
Үги әти капчыкларны җилкәсенә күтәрә-күтәрә сөйләнә торды:
— Без әле биредән машинага утырып китәчәкбез..
Менә сиңа кирәк булса, мин бит шушы шәһәрдә яшәргә калачакбыз дип уйлаган идем. Безнең әле тагын каядыр китәсебез бар икән. Машинага утырып, ди үги әти. t
И, ул машина дигәннәрен дә күрәсем бар икән әле минем! Кызык буласы Шунда тагын бер җыр исемә төште. Анысын да авылда җырлыйлар иде
■ Утырмагыз машинага.
Машина алып китә ул Алып китеп ерак илгә. Башны харап итә ул
Әнием дә бу җырны белә Бәлки, ул да менә бу минутларда шул җырны эчтән генә исенә төшереп барадыр Нишлик соң без? Үзебез теләп китмибез лә Бәлки, безнең башлар харап булмас Бәлки, ул җырны шаян егетләр юри генә чыгарганнардыр Аларга бит җыр чыгару берни тормый...
Мин шулай үземне юатам. Курыкма, әнием, курыкма, дип әйтәсем , килә Әмма эндәшмим Әнием артыннан лырт-лырт йөгерә бирәм
Ярга чыктык Текә баскыч буйлап әкрен генә атлый-атлый. ял итәктә шәһәргә менеп җиттек. Биредән урамнар башлана.. Урамнары да нинди бит' Тап-такыр, таш түшәп җибәргән Монда чабата киеп йөрергә ярыймы икән? Әмма яланаяк йөрергә бик җайлы
Тукта, бер якта әнә ике көпчәкле биек-биек арбалар тезелешеп тора Яннарында олы-олы агайлар кул болгый-болгый безне чакыралар Нигә?
Безнең авылда андый кешеләр юк Боларның йөзләрен сакал-мыек баскан Кайсы яланбаш, чәчләре тузгып, маңгайларына төшеп тора Кайберләре башларына чүпрәк ураган Күлмәк итәкләре тезләренә ♦ кадәр җиткән Изүләре ачык. Гәүдәләре зур. калын Куллары таза § Тотып алса, ычкынам димә. Алар безгә карый-карый көлешкән булып, < авызларын ера-ера ыржаялар Үзем генә булсам, мин алардан к(ркып а әллә кая качып киткән булыр идем j
Менә шуларның берсе безнең янга йөгереп килде дә, үги әтинең 5 җилкәсеннән ике капчыкны да уйнаган шикелле итеп кенә күтәреп алып ♦ үз җилкәсенә салды. -5
— Пойдем, князь, повезу, на вокзал что ли?— диде. — Дорого * ңе возьму... <
— Да, да, на вокзал пашул,— диде үги әти Машина садился * дамуй пришул Дорого давал, динга нет.
Мин әниемнең колагына сузыла-сузыла пышылдадым: ~
— Әнием, күр әле, безнең үги әти урысча үтереп сөйләшә белә икән — ишетуенме?
— Ишеттем, ишеттем,— диде әнием. —Үземнең дә исем китте. Ярдыра гына
Мондый әти белән без харап булабызмы соң!
Әниемә карадым, ә ул матур итеп елмая Ире бик уңган булып чыкты, янәсе.
Шул арада бу урыс безнең әйберләрне үз арбасына төяде.
—Ладно, ладно,— дип мыгырдады
Тукта, аты кая соң моның? Ары-бире карандым. Юк. бернинди ат та күренми иде.
— Идика сюда.— дип теге кеше үзенең зур куллары белән тотып алды, һавага чөйгән шикелле итеп күтәрде дә арбага утыртып куйды «Как барин будешь»,— диде. Әнием нәрсә әйтергә дә өлгерми калды. Үги әти елмайды
Ә ол-аучы үзе ике тәртә арасына килеп керде Арбага бәйләгән киң каеш бауны күкрәгенә киде Учларына төкереп, бер-берсенә ышкып алды Ике тәртәне дә як-яктан тотып, алгарак ята төшеп «һоп, һоп!»— дип бер кычкырды да арбаны тартып алып китте. Менә сиңа ат!
Без урам уртасыннан барабыз. Үги әти дә, әнием дә арттан арбаны этә-төртә киләләр. Ә мин башымны күтәрә-күтәрә биек йортларга карыйм Муеным авырта башлый. Менә йортлар ичмасам! Безнең авылда мулла абыйның калай түбәле йорты да бик биек иде. Әмма ул болар янында кәҗә кебек кенә күренә. Йортлар, йортлар барысы да таштан салынган. Кайсы кызгылт, кайсы ак, кайсы сары Тәрәзәләрен санап кына бетерерлек түгел
Ә кешеләр нинди биредә! Өсләренә ал, зәңгәр, ак, кара киемнәр кигәннәр Башларында әллә нинди эшләпәләр. Хатыннар баш өсләренә зонтик күтәргән. Урам көнбагыш бакчасы кебек.
Менә без икенче урамга борылып киттек. Биредә йортлар тагы да биегрәк. Берсе өстенә берсе менеп утырган кебек Урамда кешеләр тагын да күбрәк Кайберләре туктап, безне күзәтеп калалар Әллә арба тартып баручыга карыйлар, әллә миңа? Әнием дә, үги әти дә эндәш мичә генә килә бирәләр. Әллә аларга кызык түгел микән?
Әнә. урам уртасыннан бирегә таба ниндидер бер өи шуышып килә Үзе кызылга буялган, түбәсендә дугасы да бар Алдына сузып куйган ике тимер өстенә менеп баскан да чаң суга-суга йөгерә, нәкъ безгә таба килә Мин куркып, нишләргә белми аптырап торганда безнең арба читкә чыгып туктады Ә теге өй көпчәкләрен шалдыр-шылдыр әйләндерә-
әйләндерә нәкъ безнең яннан гына узып китте. Тәрәзәләреннән кешеләр күренә. Исләре дә китми утырып баралар.
Әнием дә авызын ачып карап тора.
— Нәрсә бу?—ди.
— Транбай,— ди үги әти.— Транбай...
Кызык, безнең авылда Гатабай исемле кеше дә. Сарбай дигән эт тә бар иде. Ә биредә әнә шул үзйөрешле өйне транбай диләр икән.
Без яңадан кузгалып киттек. Бераз бардык-бардык та. тагын каядыр борылдык. Без шулай күпме генә йөрсәк тә шәһәр очына барып чыгал- мае идек шикелле. Әнием дөрес әйтә: Биредә адаштыңмы, югалдым дип бел...
Әмма берзаман бу зур шәһәрне миннән дә яхшырак белгән кеше булмас. Мин аның базарларын, вокзалларын, яр буйларын, менә бу. әлегә минем өчен ят урамнарын актарып, йөреп чыгармын. Кайда нәрсә барлыгын, кибетләрен, хәтта чиркәүләрен дә теләсә кемнән дә яхшырак беләчәкмен.
Моның өчен миңа әле тагын ике ел үсәргә туры киләчәк. Әле хөрмә үскән җирләрдә торасы булыр. Нәрсәләр генә күрмәм әле. Елармын да. кайгырырмын да. Әмма бу хакта мин әле менә бүген бер нәрсә дә белми идем...
Вокзалга килеп җиттек. Биредә икән ул әкәмәт! Әнә нинди була икән ул — кешеләрне әллә кая алып китә торган машина. Тимер тау шикелле. Башында морҗа Кара төтен бөркеп тора. Маңгаенда түп- түгәрәк пыяла күз. Як-ягында көпчәкләре. Корсагы шартлардай булып күбенгән. Үзе бертуктаусыз чаж-чож итә. Кинәт пар чыгарып уфылдый. «Ах. миңа кызу-кызу».— ди сыман. Чыннан да. янына барып җитмисең, битне пешерә башлый. Бер кычкыртып җибәрсә, бар кешеләр дә сискәнеп куя. Мин куркам, әнием артына кача-поса гына барам. Ләкин әнием үзе дә шүрли. Ул үги әти артыннан курка-курка гына атлый. Үги әти әйтә:
— Бу — паробоз була. ди. Ничек кенә пошкырынса да. кешегә тия алмый, ди. Башын да боргаламый, арты белән дә тибенми. Кушсалар алга китә, артка бара. Аңардан куркып торасы юк, ди. Әмма кызып китсә, йөгерә, түзеп кенә тор...
Паровоз артына кызыл вагоннар тагылган. Тып-тын гына нәрсәдер көтеп торалар сыман. Ә вагоннарда солдатлар, солдатлар. Кайсылары көлешә, кайберләре вагон читенә аякларын салындырып утырган да уйга бирелгән. Бик күп алар, картлары да бар. яшьләре дә.
— Болар кая баралар соң?—ди әнием.
— Кая булсын, сугышка. Германны тар-мар итәргә...
Әнием авыр сулый. Башын селки:
— И. мескеннәр.— ди. —Башлары әрәм булыр инде. Китәләр дә китәләр. Кире кайтырлармы?
Үги әти эндәшми. Капчыкларны үзе янына куеп тик кенә карап тора. Шул чак минем исемә төште: без бит әле моннан берничә генә көн элек пароходка утырганда аксак-туксак солдатларны күрдек. Алар сугыштан кайтып киләләр иде. Ә болары сугышка китеп торалар...
Әнием әйтә: «Әллә.— ди.— сугышта солдатларның аякларын, кулларын кисеп кенә маташалармы?..»
- Сугыш — сугыш инде ул,— диде үги әти. —Анда кешеләр башларын да салалар
Башларын да салалар Монысы миңа аңлашылмады. Башны ничек салалар икән соң? Кисеп алалар микәнни? Алай ярамый ггрр.ган- дыр бит. Сорамакчы идем дә. кинәт бртен тирә-юньне яңгыратыш'чан чыңлады Паровоз бик әче итеп сызгырды. Вагоннар бер-берсенӘ'бәрелештеләр дә кузгалып киттеләр Кемнәрдер елый-елый кычкырыштылар. Солдатларны озата-озата кул болгадылар. Вагоннар белән янәшә
йөгерә-йөгерә бардылар-бардылар да туктап сүзсез генә карал кат дылар. Ә поезд китеп барды.
Менә нәкъ безнең каршыбызга тагын бер поезд килеп туктады Монысының вагоннары яшел иде. Кайберләренең тәрәзәләре ватылып- уалып беткән. Бер вагонга без дә кереп урнаштык. Озак та узмады, тагын чаң суктылар Тагын паровоз сызгырды. Без дә китеп бардык' *
2
Бер стенада берничә сарык тиресе эленгән. Исләре борынны әчеттерә. Каршы стенада дөл-дөл якалы, ямалып беткән тун. берничә бүрек. Алар түм-түгәрәк тубал шикелле. Киеп җибәрсәң, йонлачы йөзне каплый. Үзең дә сарык кебегрәк булып каласың.
Тагын бер якта стенага терәтеп салынган мич. Казаны төпкә батып тора.
Мичтән арырак китеп, аслы-өсле берничә киштә ясалган Анда корымланып, каралып беткән савыт-саба. Агачтан да балчыктан
Безне авылда ярлы диләр иде. Бу өй белән, аның «маллары» белән чагыштырганда, без бай булганбыз икән. Мондый өйдә яшәргә күнегәсе булачак әле. Жир идәнне аяклар да ят сизә. Өши башлыйлар сыман.
Әни җиңнәрен сызганган, күлмәк итәкләрен биленә кыстырган. Өй җыештыра. Аңа биредә эш тиз генә бетәрлек түгел. Бу өй бәлки хатын кешене беренче кабат күрә торгандыр.
Үги әти көтүлектә Инде атна буе кайтканы юк. Бу көннәрдә ул анда куна калып эшли. Бу якларда көтүне атар диләр. Көтүчене — чабан. Димәк, сарыклар куа-куа чабып йөрүче.
Минем эчем поша. Ишегалдына чыгам да теге «хөрмә» агачы янына киләм. Биредә салкынча, ышык. Шуннан торып тирә-якка каранам. Әнием әйтә кала:
— Еракка китеп йөрмә,— ди.
Беләм. адашыр, дип борчыла ул. Ә мин биредә күз йомып йөрсәм дә адашмас идем шикелле...
Әнә. анда тагын карсак кына йортлар күренә. Тирәләрендә коймалар да. капкалар да юк. Белмим, анда кемнәр яшидер. Кайбер чакларда сирәк-мирәк кенә йөгерә-йөгерә күзгә чагылып китәләр
Бу җирне Гамзат бай хуторы дип атыйлар икән Ә хуҗа үзе мон- кан шактый ерак бер шәһәрдә тора. ди. Бер яз кене. бер көз квне генә килеп китә икән. . ___ __
Үги әтинең әйткәне бар: ул кечкенә генә йортларда да ялчылар яши икән Кайсы атлар карый Кайберләре сыерлар көтә
Тагын да арырак озын-озын сарайлар, абзарлар тезелеп киткән Аларда кыш көннәрендә сарыклар, сыерлар, атлар асрыйлар, ди.
Хөрмә үскән ил шушымы?
X
Хәзер инде без хөрмә үскән җирдә яшибез. Юк, үги әти алдамаган. ’ Бирегә килеп төшкән көнне үк мин әле чиле-пешле хөрмәне үз агачыннан s үзем өзеп алып авызыма каптым. Каптым да шунда ук төкереп таш- ладым Ул җимеш чамасыз әче иде. Хөрмә шундый була микәнни? «•
Ә агачы нинди? Якын килеп булмый. Яфракларына тотынсаң, куы- рып ала. Үзе бер ялгыз гына, безнең тәрәзә төбендә генә үсеп утыра. S Тәрәзәдән өйгә караклар да тиз генә керә алмас иде. бәлки. Бу агач озын 2. энәләр белән коралланган сакчы шикелле
Хәер, безнең өйнең ишекләре шарран ачык булса да. кермәсләр иде. Алар юләрмени? Нәрсә алып чыксыннар биредән караклар?
Безнең өебез кечкенә генә. Балчыктан салган. Жир идәнле, бер генә тәрәзәле, бер генә бүлмәле. Бер якта кыршаеп беткән тимер-томырлы сандык. Ул сандыкта нәрсә бардыр, белмим әле. Әмма өй эчендә күзгә күренгән әйберләр күп түгел иде.
Ә менә монысы кем йорты? Аның янына якын да килеп булмый. Этләре әллә кайдан сизеп алып өрә башлыйлар
И, матур йорт ул! Яшелгә буялган калай түбәле. Тирәсендә алма, чия бакчасы Ә бакча тирәсендә биек коймалар Аннан да биегрәк агачларда йодрык-йодрык алмалар, безгә буегыз житми. дип кызарышып көлеп торалар сыман.
Үги әти теге вакытта менә шул бакчаларны миңа мактап сөйләгән, ахрысы. Ашарсың биредә алма. Көтеп тор. әзерләп куйганнар ди сиңа...
Бу зур йортта Гамзат байның мал караучысы яши икән. Минем әле аны күргәнем юк. Сөйләгәннәрен ишеткәнем бар: ул үзе бөкре, үзе аксаграк бер кеше икән. Алтын күзлек киеп йөри, ди
һәр көнне иртән пар ат жиккән тарантаска утырып капкадан шау итеп килеп чыга да икән башта бөтен хуторны әйләнеп уза, ди Янәсе, барысы да үз урынындамы? Төн арасында андый-мондый бәла-каза булмаганмы? Аннан соң шул көе гөрләтеп кырларга китә. Бөтен тирә юньне күреп, карап кайта Ялчыларга эш куша, тикшеренә.
Беркемгә бармак белән дә кагылмый Жайлы гына сөйләшә. Сүзләрен иреннәре белән майлап кына авызыннан чыгара кебек, ди.
Берәр ялчының эшен яратмаса: •
— Кадерлем. дн икән,— эшен бик аз күренә. Көн буена кырмыска да синнән күбрәк эшләгән булыр иде. Ачуланма, кадерлем, дөресен әйтәм Соңыннан үпкәләштән булмасын.— ди-ди көлгән булып кылана, битен сыпыра, күзлеген рәтли.
Аннан соң ул. кара, күн тышлы кечкенә генә куен дәфтәрен кесәсеннән шома гына тартып чыгара да:
— Менә мин биредә бер-ике сүз язып куям, ди Эшең өчен акча алганда исеңә төшерермен, янәсе.
Ялчы авыз ачарга да өлгерми. Ә бу бөкре кучерына төртеп ала. Ә кучер дилбегәләрне бер ипләп кенә тартып җибәрә дә: ‘
— На! Очтык! — дип кычкыра. Тарантас тузан уйнатып китеп бара
Менә шундый-шундый хәлләр икән биредә. Бу хөрмәләр үскән жирдә. Үги әти мине күз дә йоммый алдаган булып чыкты. Ул әйткән таулар аяз көннәрдә генә бер мизгел күренеп алалар. Башларында, чыннан да, ап-ак кар ята.
Бусын дөрес сөйләгән. Ә мин нишлим ул кар башлы таулар белән? Алар булса ни дә, булмаса ни? Шулай да кайчакларда мин ул тараф ларга карап уйланам. Безнең авыл әллә шул таулар артындамы икән? Ай-Һай. еракта, бик еракта
Сагышлар бетәме соң?
Әнием боегып калды Йөзе тоныкланды. Кайчак елмайган да була Беләм, авылны сагына ул.
Мин дә менә хәзер үк туган авылыма кайтып китәр идем. Жәяү генә булса да. ач-ялангач килеш тә барыр идем, барыр идем кебек, туктаусыз барыр идем. Мин дә хәзер шундый уйлар белән яшим. Әмма әниемә әйтергә куркам. Борчылыр, тагын елый башлар.
Без хәзер бер-беребезне сүзсез генә аңлашып йөрибез. Икебезнең дә йөрәкләрендә бер төрле кайгы. Сүзнең кирәге бармы? Барысы да күз алдында, барысы яндыра-көйдерә.
Үги әти дә безнең хәлебезне сизә. Ул да мыштым гына үз эшенә бара, кайта. Без өчебез дә телдән калдык кебек. Белмим, бу озакка барырмы?
Ташландык хәлгә килгән. нигезе белән жиргә батып утырган бу өйне әнием бик пөхтә итеп жыештырып. юып чыкты. Идәннәрен яңадан
балчык белән тигезләп, сылап куйды. Стеналарының купшыган урыннарын төзәтте, акбур изеп агартты Өй эче яктырып китте сыман. Мин
— Матур булды, матур булды,— дидем
Әнием елмайды
— Чынлапмы, улым? — диде. Аңа шатланыр өчен шул сүз дә җитә калды Мин мактадым, ләкин әнием матурлыкның нинди булганын бик * яхшы белә иде. әлбәттә, һәрхәлдә, бу ак стеналар гына түгел. Гөлләр « дә юк әле биредә, тәрәзәгә пәрдә дә эленмәгән. Өстәлгә бизәкле, 5 аллы-гөлле эскәтер дә җәелмәгән Чиккән сөлгеләр дә юк әле биредә =
Әмма күңел юатырга хәзергә шул да ярап тора. Нишлисең, шуннан s артыгын көтәргә туры килми. ®
Аннан соң әнием өйнең тышкы якларын сыларга кереште Инде * көз якыная башлаган иде. Бу өйдә кышын яшәп була микән әле? Хәер, S бу якларда кыш бик җылы була дип сөйлиләр, кар ява да эреп тә бетә £ икән. ч
Безнең өстәлдә ризык әллә ни мул булмаса да, зарланырлык түгел = иде. Үги әти каяндыр он, май, шикәр, чәй алып кайта тора.
— Каян аласың боларны? —ди иде әнием, гаҗәпләнеп -Симер- 1 тергә уйлыйсыңмы әллә безне5
— Әйтермен әле,— ди үги әти. — Әйтермен...
һәм беркөнне әйтте.
Кичкырын шулай тыныч кына ашап утыра идек. Үги әти минем адарынып, ашыга-ашыга ашавыма бик сәерләнеп карап торды да:
— Син, Сабирулла улым, кашыкны бик җилле йөртәсең,— диде — Болай үзең зур да түгел, әллә ни тазалыгың да юк, әмма ашны төптән чумырасың...
Ул шулай көлеп кенә әйтте шикелле. Ә минем йөрәгемә үк барып җитте ул сүзләр. Көйдереп алдылар сыман
Кашыкны өстәлгә шап итеп куйдым. Оялдым, йөзем яна-яна кызарды Ни әйтергә дә белмәдем. Әниемә карадым, ул да ашавыннан туктап тыны и калган иде.
Үз әтием булса, ул миңа шулай әйтер идеме? Ул, аша, улым, аша, тизрәк үсәрсең, дип сыйлап торыр иде. Ә бу әнә нәрсә ди: «Төптән чумырасың». имеш...
Урынымнан торып киттем Тәрәзә каршына килеп бастым да күктә йөзгән болытларга карадым. Әнә, алар әкрен генә безнең турыдан узып’ баралар Алар безнең туган якларга да очып Җитәрләр Их, шуларның берсенә менеп атланасы иде дә, китәсе иде, китәсе иде биредән
Әнием дә кашыгын куйды
— Баланың күңеленә боз салма.— диде —Авыр сүзне бала күтәрми, белмисенмени? Күпсенәсең икән, менә мин дә ашамыйм Ә балага тимә, ашасын, туйганчы ашасын. Аның үсә торган чагы
Әнием ачуланды.
— Моннан соң,— диде ул,— мин үз өлешемнән Сабируллага бүлеп бирә барырмын...
Менә хәзер әнием елап җибәрер төсле иде. Юк, еламады Урыныннан кузгалды да минем яныма килде. Ул тәрәзәдән болытларга карады. Бер сүз дә эндәшмәде. Күрдем, иреннәре дерелдәде.
Үги әти моны көтмәгән иде, ул да өстәл яныннан торды. Идән буйлап арлы-бирле йөреп узды. Учлары белән маңгаен ышкыды. Ул нәрсәнедер оныткан, хәзер исенә төшерергә тели иде шикелле.
Бераз тынлык булып торды.
— Уйнап кына, шаярып кына әйттем мин,— диде үги әти безнең янга килеп. — Әйдә. улым, аша, эч.
Юк, мин инде чын-чынлап үпкәләгән идем
— Уйнап та әйтмиләр андый сүзне,—диде әнием —Мин бит шул баламны ятимлектә калдырмас өчен генә сиңа ияреп бу якларга килдем Сиңа хатын булдым Ә син, әнә ничек...
Әнием кинәт тотлыкты Сизәм, минем алда бу хакта сөйләшергә уңайсызланды булса кирәк. Шул чак мин үзем сүзгә керештем.
— Безнең якта хөрмә үсә, карбыз-кавын пешә, дип тә син уйнап кына сөйләдеңме? — дидем — Алдагансың ич, алдагансың...
Әнием минем авызымны учы белән каплады, үз янына алып кочты ,
— Ярамый, улым, ярамый. Әти кеше белән алай дорфа сөйләшмиләр. Әдәпле бул... •
Үги әти ирексез көлеп җибәрде.
— Син дә көлмә,— диде әнием аңа. —Килешми Ир бала белән ирләрчә сөйләшү тиешле.
Үги әти миннән курыккан шикелле артка чигенде. Аның өстенә салкын су салдылар кебек. Ул җилкәләрен күтәргәләде. Кулларын кая куярга белмичә, алай-болай як-якка селтәп маташты Бер әниемә, бер миңа карады. Ул чын-чынлап аптыраган, нәрсә әйтергә дә белми тора иде. Әнием дә эндәшми Ул да үзенең иреннән минем соравыма җавап көтә Бәлки, үги әти аңа тагын әллә нәрсәләр сөйләп бетергәндер теге чакта <Менә хәзер ул берьюлы икебезгә дә җавап бирсен әле
Үги әти мине әниемнән аерып алып үзенә кочмакчы булды Янәсе, иркәләргә тели Мин аның кулларыннан тартылып, ычкынып киттем
— Кирәкми,— дидем. —Мин зур инде...
— Ачуланма,— диде ул. — Ачуланма, улым Чыннан да, мин сине алдадым. Ник дип сорасаң, әйтәм Үзең дә күрәсең булыр, менә бу тормышны дөрес итеп сөйләгән булсам, син бире килер идеңме? Юк, килмәс идең. Син килмәгән җиргә әниең барыр идеме? Мин тагын япа- ялгыз калган булыр идем. Ә минем сезнең белән бергә яшисем килде. Әнә бит кап-караңгы өйне әниең ничек яктыртып чыгарды. Мең рәхмәт аңа Кая булса чыгып китсәм, минем әле өйдә улым да көтә, дип ашыга- ашыга кайтам Шатлыгым эчемә сыймый. Сизәм, синең дә, әниеңнең дә кәефе шәптән түгел. Монысы минем кайгым Нишлим соң?
— Анысы өчен борчыласы түгел,— диде әнием. — Тора-бара күнегербез. Күңел җылысы булсын Менә нәрсә кирәк безгә...
«Әһә, дидем эчтән генә Утка бастыра моны әни. Түзеп кенә торсын — Ләкин үзем тагын уйланам — Әнә бит, үги әти нәрсә ди. Синең белән бергә яшәгәндә шатлыгым эчемә сыймый, ди. Бәлки ул, чыннан да, әле бая гына бик төптән чумырасың, дип уйнап кына әйткәндер? Кайчак олылар шулай сөйләшәләр ич».
Юк, чынлап әйткән. Дөресен әйткән Үги әти тагын сөйләп китте.
— Син,— диде,— Жамалия, беркөнне бу он, май, шикәрне кайдан алып кайтасың, дип сораган идең. .
— Хәзер дә сорыйм,— диде әнием. — Кем бирә, акчасын каян алып түлисең?
Үги әти көлде:
— Барысын да Гамзат бай бирә, акчасын да үзе түли,— диде Бу кызык иде Ничек инде әйберен дә бирә, акчасын да үзе түли?
— Андый хәлләр дөньяда булмый,— диде әнием. — Тузга язмаганны сөйләп тә торма.
— Була икән шул, була Җамалия. Менә ничек бит ул.
— Я, я, ничек?
— Безнең Гамзат бай әйтә ди икән, мин дип әйтә, ди икән, үз ялчыларымны тамактан кысмыйм. Ашарларына ни сорасалар, шуны би- рәм, ди икән..
— Яхшы кеше, күрәсең, ул сезнең хуҗагыз...
— Аның яхшылыгыннан без көз җиткәч елаша башлыйбыз .
— Ни өчен?
— Менә тыңлап кара... /
Алар шулай сөйләшә торалар, ә минем үлеп ашыйсым килә. Ачуым
ia басылды, «кәҗәм» дә китте. Сузыла-сузыла өстәлгә карыйм.
Үги әти сизенде. Ул мине култык астыннан тотып алып күтәрде дә өстәл янына илтеп утыртты
— Аша. улым, аша. туйганчы аша,— диде. — Ир кешегә үпкәләп маташулар килешми.
Әнием көлеп җибәрде. Ир кешеләр дип сузып кына әйтә куйды. * Миңа исә бу ташка үлчим мондый ирләрне дигән кебегрәк ишетелде. 2 Бер күңелле булып китте. <
Мин кашыкка ябыштым Үзем колакларны торгызып куйдым. § Әнә бит үги әти көзен елаша башлыйбыз дигән иде, Тыңлыйм әле, ни * өчен икән?
— Безгә,— диде әти тагын сүз башлап,— теләсә нәрсә сорасак та * бирәләр бирүен, әмма бушлай түгел. Көз көннәрендә эш хакын алган ч чакта, счет төймәләренә шалт-шолт иттереп сугалар да, син моны, £ тегене алган идең, дип әйбер хакларын икеләтә тотып калалар. Менә 4 нәрсәдә эш. Кулга кергән акчаны санасаң күзләргә яшь килә..
Әниемнең йөзе бер агарды, бер кызарды. Күзләрен зур ачып, « үги әтигә карады =
— Әлегә кадәр бу турыда нигә бер сүз дә әйтми йөрдең? — диде.— Нигә? Мин сиңа чит кешемени?
— Әйтмәдем шул, әйтмәдем,— диде үги әти. — Күңелегезгә авыр булыр дип уйладым. Болай да әнә. .
— Я. я, әйтеп бетер,—диде әнием. — Нәрсә болай да әнә?
— Курыктым, курыктым. Ташлап китәрсез, дидем...
Әнием башын селкеде.
— Менә монысы, чыннан да, ир кешегә килешми. Без бит бире бер генә көнгә килмәдек, тамак туйдыру өчен генә дә килмәдек. Гомер итәргә килдек, ишетәсеңме?
Мин дә ашавымнан туктадым. Авызымны ачып карап торам. Үги әти үзе көлә, үзе елый:
— Рәхмәт, рәхмәт,— ди. — Йөрәгемнән таш төште
Аңламыйм, йөрәккә дә таш утыра микәнни?
Үги әти яныма килеп кулын җилкәмә куйды.
— Тиздән көз килә, Сабируллага бишмәт аласы булыр. Аякларына да беткән.— диде. — Сиңа да, Жамалия, шәл кирәк булыр бит Кеше алдында йөз кызартырга ярамас
Әнием елмайды: >
— Сүзне шуннан башлыйсы калган,— диде. —Тамакның төбе юк, күпме тыксаң да аңа һаман аз. Аш-суны кысыбрак тотасы булыр...
— Мин дә бит шул турыда әйтеп торам,— диде үги әти. —Менә хәзер аңлаштык инде.
Ә мин шатландым. Тиздән минем яңа бишмәтем булыр. Начар кеше түгел лә безнең әти.
Әнием дә, үги әти дә бер-берсенә карашып көлештеләр. Йөзләре якты иде. Ә миңа рәхәт.
Нужа кайда юк?
Бүген дә иртән үк йорт алдына чыктым. Тагын теге «хөрмә» агачы янына килдем. Жимешләре бәлки пешә башлагандыр, дип бер-икесен өзеп алып авызыма каптым. Каптым да, шунда ук төкереп тә аттым. Кая ул, әченең дә әчесе! Телемне куырып алды. Иреннәремне бөрештерде. Хәзер инде үзем дә беләм. Хөрмә агачы түгел бу. Алача!
Безнең хутор тып-тын. Ул гел шулай, иртә белән бер мәш килеп бутала да. көн буена йокымсырап изри. Анда-монда ташланган ак буяулы
тартмалар шикелле кечкенә генә өйләрдә беркем дә яшәми диярсең. Хуҗалары бала-чагаларын да үзләре белән ияртеп киткән булалар, Күбесе төн кунарга да кайтмыйлар.
Минем әле биредә әшнәләрем юк. Кая барырга да белмичә арлы- бирле СУГЫЛЫП йөрим Әнием өйдә нәрсәдер кайнаштыра. *
Кинәт бер өйдән бер карт белән карчык килеп чыкты. Икесе дә ' башларына ак эшләпә кигән. Икесе дә ак күлмәктән. Картнын чалбары да ак иде. Икесе дә кулларына таяк тоткан. Икесе дә ябык. Шул килеш алар бер-берсенә бик тә пар килеп торалар.
Карчык аз гына бөкрәя төшкән. Шулай да адымнарын җитез атлый. Ә менә карт бирешкән. Аякларын чамалап кына баса. Таягы белән җирне капшаган кебек итә. Әллә күзләре дә начар күрәме? Әмма гәүдәсе сылап куйган төсле, сыны туп-туры.
Алар үзара сөйләшә-сөйләшә әкрен генә атлый-атлый хутор буйлап бара торалар Өй саен тукталып тирә-якны күзәтә-күзәтә узалар. Барысы да үз урынындамы? Андый-мондый бәла-каза чыгасы түгелме, дигән төслерәк.
Менә алар безнең өй каршына да җитеп туктадылар. Юк, карт сукыр түгел икән. Ул җәт кенә мине күреп алды.
— Нихәл, егет? —диде. — Яшәп буламы?
Мин авызымны турсайтып тик кенә тора бирдем.
— Әллә синең телең юкмы?
Бу юлы да эндәшмәдем. Карт миңа якынрак килде.
— Яле,— диде. —Авызыңны ач. карыйк, бәлки синең телеңне әниең сандык төбенә яшереп куйгандыр...
Мин бабайга маңгай астыннан гына карап, кулларымны артка куеп, иреннәремне тагын да катырак кысып йомдым.
Карт бәйләнә калды.
— Болай үзең чибәр генә күренәсең, егетем,— диде,—телең генә юк икән. Исемеңне дә белмисеңдер әле.
Әнә кая тарта бабай Тел ачтырырга чамалый. Эндәшмим. Башымны як-якка боргалыйм. Янәсе, маташма, барып чыкмас синең хәйлә. Ә бабай елмая, күзләре ялтыр-елтыр җемелди. Бит алмалары кызарып чыккан Маңгаенда бер генә җыерчык та күренми. Бу ак сакалы аңа бөтенләй килешми кебек. Җилем белән генә ябыштырып куелган шикелле.
Карчык та миңа якынрак килеп туктады. Ул үзенең нечкә генә иреннәрен дерелдәтеп: «Без хәзер бу малайның телен ачабыз»,—дип сөйләнә-сөйләнә, кесәсеннән капшана-капшана бер конфет тотып алып чыгарды. «Мә, кап,— диде. — Тиз бул, кулыңнан чыпчык алып китмәсен».
Мин кыстатмадым Шунда ук конфетны авызыма озаттым. Кетер- кетер иттереп чәйни башладым.
— Тәмлеме?
— Бик. бик тәмле!..
Әнә бит, синең телең дә бар икән,— диде карт. — Баядан бирле кәҗә шикелле киреләнеп торасың. Килешми егет кешегә.
Картлар бер-берсенә карашып көлештеләр. Янәсе, аларның хәленнән килә, конфет кемнең телен ачтырмый!
Беләм, хәзер алар: «Исемең ничек?»— дип тә сорарлар. Көттермәдем, үзем әйттем:
— Исемем — Сабирулла!
— Менә шулай диген, улым, пәйгамбәр исеме икән үзеңдә.— дип карт минем башымнан сыйпады. — Бәхетле бул.
Конфетлары, чыннан да, тәмле иде. Тик менә карчыкның сүзләре генә бераз кәефне бозды: «Кулыңнан чыпчык алып китмәсен»,— дигән була Ул мине бик кечкенә әле дип уйлый, күрәсең. Ә карт — бик яхшы бабай. Мине — егет, диде.
Безнең тавышны ишетеп булса кирәк, өйдән әнием чыкты.
— һи,—диде кулларын як-якка җәен —Кунаклар килгән икән. Әйдәгез, өйгә керегез, рәхим итегез, зинһар, самоварым әле суынып та өлгермәгән
Мин шатландым. Кунаклар килдеме, әнием үзе дә дәртләнә, кызлар шикелле булып китә. Йөзе ачыла, күзләре елмая. Тыз-быз килеп * эшкә керешә. Өстәлгә чиккән эскәтер җәеп куя. Дулатып самоварны § китереп бастыра. Аннан соң шул матур эскәтер өстенә путалы чынаяк- 5 лар килеп тезелешә. э
s
Әнием каяндыр маен да. кортын да табып чыгара. Алтын белән * сырлаган агач савытка сөт тә сала. Карасаң, өстәлгә бал да килеп утыр- * ган була. Нәкъ уртада, кызарып-пешеп җиткән якты йөзле каравай § ята Үзе тере сыман, пых-пых итеп сулыш алып тора, диярсең. Үзеннән « тәмле ис бөркелә. Шул икмәкне әтием ипләп кенә кулына алыр иде 4 дә, күкрәгенә куеп телемнәргә кисә-кисә өеп куяр иде.. S
Бу шулай безнең үз туган авылыбызда, үз туган йортыбызда, әле £ үз әтием исән чакта була торган иде. Менә хәзер барысы да исемә төште. Бер генә мизгелдә күз алдымнан узып китте .
Ә биредә әнием бу ап-ак карт белән ап-ак карчыкны ничек сыйлар икән?. Бардыр әле аның биредә дә кайбер нәрсәләре, бардыр. Бәлки, коймак коеп җибәрер Андый затның авызга күптән эләккәне юк...
Мин шулай'уйлана торам. Ә кунаклар безнең өйгә керергә ашыкмыйлар әле.
— Я. я. керегез инде, керегез,—ди әнием аларга. Танышырбыз, бер-беребезне белешеп калырбыз. Без биредә әле ят кешеләр
— Алай димә, кызым Без биредә барыбыз да үз кешеләр,— диде карчык — Барыбызның да чәчләре бер кайгыдан агара
Карты да сүзгә кушылды
— Синең ирең Хәйрулла безнең бик-бик күптәнге танышыбыз, танышыбыз гына түгел, туганыбыз дияргә була
— Сез кемнәр соң? — дип сорады әнием. Карчык җавап бирде:
— Мине Хәлимә әби диләр, ә менә бу картны мин үзем Гата дип кенә йөртәм, ә ул үзен бик зурга саный. Гата түгел, мин Гатаулла,— ди.
Картлар көлешеп куйдылар
— Әһә.— диде әнием, белдем хәзер, белдем, сез — әнә кемнәр икән.
Иремнең сөйләгәне бар. Ил картлары, ди ул сезне
— Хәйрулла әйтер, ул яхшы җан иясе,— диде карт. — Игелекле кеше.
— Инде шулай да булгач,— диде әнием,— чәй эчермичә мин сезне бер адым да атлатмыйм Түремә рәхим итегез!
— Татлы сүзең өчен рәхмәт. Җамалия кызым. Исемең шулай бугай.
— Гафу ит, Җамалия кызым, чәйләр эчеп утырырга вакытыбыз юк. Узып барышлый гына тукталуыбыз иде.
Ә мин эчтән генә: «Юләрләр!» —дим. Сыйланырга чакыралар, алар баш чөяләр. Их, үзем карт булсам, бер дә кыстатып маташмас идем...
Карт тагын сүз башлады...
— Ишетә торабыз,—диде,—безнең хуторга яшь кенә килен төшкән, дип сөйлиләр. Менә хәзер инде үзеңне дә күрдек. Бик тә чибәр икәнсең. кызым. Тормышың якты булсын
Әнием оялды. Баш яулыгын маңгай өстенәрәк төшерде. Йөзе янып, кызарып чыкты. Күрәсең, бабайның «яшь килен» дип әйтүләре әниемә бик үк ошап җитмәгәндер.
Ә миңа рәхәт. Минем әниемне мактыйлар ич. Дөрес әйтә бабай, минем әнием матур'
Карчык әниемнең йөзенә йотылып карады, буй-сыннарын күзәтте. Үзенең дә күңеле ачылып китте кебек.
— Бер дә оялып торасы түгел,— диде.— Йөзеңне яшермә, кызым. Матур хатын — дөнья күрке Яхшылык белән гүзәллек янәшә яшиләр Сиңа хода икесен дә биргән. Безнең өчен син чәчәк кенә әле, кызым. Әнә, улың да яңа гына кабык ярып чыккан чеби кебек кенә. Нәни әле ул, нәни...
Тапты сүз: «Улың — чеби кебек кенә, бик нәни>, имеш. Мин чебеш кебекме, мин нәниме? Нәниләр бишектә мәм-мәм сорап елап яталар Ә мин? Хурланмассыңмы, чебеш, ди бит Ачуым килде. Әнә, бабай сөйләсен иде. Ул булдыра.
Карт минем уйларымны белеп алды сыман.
— Малаең,— диде,— күз тимәсен, гөлт иткән, күзләрне чагылдыра. Үзе бик тыйнак та, сүзгә дә бик саран икән...
Күңелемә шик төште. Тагын нәрсә әйтер бу карт? «Кәжәсе» дә үзе белән бергә йөри икән димәсме? Юк, әйтмәде. Сүзгә саран, эштә уңган була. диде.
Монысы ярады. Карт мине дә мактады ләбаса. Тизрәк үсәсе иде. Мин бит уңган кеше булачакмын Моны күңелемә салып куйдым.
Ә без бәхетлеме соң?
Шулай кызыклы гына башланып китте бу сөйләшүләр. Ләкин озакка бармады. Кинәт ниндидер шом каяндыр мыштым гына килде дә картларның йөзләрендә балкыган елмаюларны сыпырып төшерде. Күзләрендә әле генә янып торган чаткылар сүнде. Бу олы кешеләрне ниндидер уй басты. Әнием дә нәрсәдер көткән шикелле сагайды Мин дә курыктым Хәзер ниндидер бер авыр хәбәр ишетермен кебек иде.
Шулай булды да. Юк, авыр хәбәр генә түгел иде бу. Олыларның үзара зарлана-зарлана хәсрәтләнеп сөйләшүләре мине дә сагышка салды Мин барысын да ишетеп, тыңлап тордым. Олылар бәлки, бу малай нәрсә белә соң. дип миңа исләре дә китмәгәндер. Ә мин инде кайбер нәрсәләрне аңлый идем.
— Кайсы яклар кызы син, Җамалия? —диде карчык. —Әлеге шул Казан губернасыннандыр, мөгаен. Ирең Хәйрулла шулайрак дип бер сөйләгән иде.
— Шуннан-шуннан,— диде әнием,—кайдан булсын. Бездә шулай, гел читкә китеп-кайтып йөриләр. Нужа куа.
— Ул нужа дигәннәре кайда гына юк икән?— диде карт — Биредә дә...
Әмма сүзен әйтеп бетермәде. Карчыгы бүлдерде.
— Туктале,— диде,— зиһенемне чуалтасың, берәр кеше белән сөйләшә башладыңмы, шунда ук килеп тыгылыр. Хәтерең дә калмагае, ир кеше була бел...
Бабай авызын йомды Әмма йөзендә ачу күрсәтмәде. Бәлки, эчтән генә, әйдә, маташтыр, дип тә әйткәндер. Шулай да бабай үзенә шөгыль тапты. Ул мине үз янына тартып алды да башымнан сыйпарга кереште. Кызык, карчык кычкырыбрак сөйләсә, бабай да үзенең кытыршы учы белән минем башымны катырак сыпыра Янәсе, шулай-шулай, дөрес әйтәсең, карчыгым, ди иде кебек. Әби сүзне йомшаграк итеп әйтсә, бабай да жайлырак кылана. Туйдырып бетерде. Мин жәт кенә бер бөтерелеп алдым да. әнием култык астына барып кердем Биредә мин инде үз оямда идем.
Ә карчык кулларын кайчак күкрәк тирәсенә китереп, кайчак үзалдына суза-суза сөйли бирде.
— II. кызым Җамалия. Син белмисеңдер әле, без бит Себерчатар- лары. Себердән без. Дөрес әйтәсең, кызым, безне дә шул нужа дигән нәләт дөнья буйлап куып йөртте...
Карчык үзенең картына таягы белән төртеп алды. «Менә бу бәндә.— диде сүзен дәвам итеп.— мине ябыштырып чыгарды да чит якларга алып китеп барды. Мин нәрсә белә идем соң ул чакта, риза булдым».
— Сине бит миңа бирмәскә маташтылар,— диде карт, курка- курка гына карчыгына карап — Урлап китмәгән булсам, синнән колак каккан булыр идем Мәхәббәт шулай иттерә ул... Мин гаеплемени? *
Карчык баягы шикелле иренә сүз катмады. Йөзен җәеп елмайды, 2 акланырга син оста. диде. Картының бу сүзләре инде еракта калган 5 яшьлек чакларын кабат исенә төшерде, күрәсең Бу шатлыгын карчык | та яшерә алмады Шулай да картына бармагын селкеп, эндәшми генә g торырга кушты. 3
— Менә шулай, кызым,— дип яңадан сүзгә кереште. — Чит як- * ларга чыгып киттек. Бәхет эзләргә. Бераз акча тупларбыз да яңадан ч авылга кайтып ата-баба нигезенә төпләнеп утырырбыз, дигән идек „ Дигән идек тә. барып чыкмады шул. Кайларда гына булмадык та, нәрсә- ч ләр генә кыландырып бетермәдек... х
— Балык әртилләренә ялланып, диңгездән ятьмә дә тарттык. Дө- л> рес. балык шактый эләгә торды. Тик менә акчасы гына безнең кулга 1 эләкмәде.— диде карт сүзгә кушылып.
Карчык бу юлы ирен тыймады. Инде бераз ул да сөйләсен, диде бугай
— Тирән шахта төпләренә төшеп тә ташкүмер чаптым Файдасы булмады.—диде карт, таяк очы белән җиргә төртә-төртә. Әйтерсең, анда — җир астында аның таныш шахтерлары әле дә күмер чабалар иде шикелле. Картның сүзен алар да ишетсеннәр, ди иде сыман. — Яңадан кузгалдык, яңадан билгесез юллар буйлап киттек. Бәхет эзлибез. имеш.
Карчык сүзне тагын үзе эләктереп алды:
— Шулай дөнья гизеп йөри торгач, менә бирегә, шушы хуторга килеп тап булдык Гамзат байга эшкә ялландык. Ни әйтсәң дә, мөселман кешесе, әллә ни җәберләмәс, дидек
— Әлбәттә, әлбәттә.— диде әнием,— коръән сүзен тотучы кешеләр шундый булырга тиешле. Ялчыны да, байны да алла бер хөкемдә йөртергә кушкан, диләр бит.
— Диләр генә шул. диләр генә. Урыс баеның да. мөселман алпау- тының да «иманнары» бер икән Барысы да бер чыбыктан сөрелгәннәр,— диде карт, таягы белән җиргә тагы да катырак сугып. — Күреп торабыз Өйләрендә коръән, кулларында чыбыркы. Беләбез, беләбез
Аннан соң карчык якынрак башын сузып, әниемә нәрсәдер пышылдады. Мин бары тик: «Гамзат байның да чүмәләсе яна, тиздән ярлы халыкка күк капусы ачыласы»,— дигән сүзләрне генә ишетә алдым
Әниемнең йөзенә якты нур сирпелде. Ул тагы да матуррак булып күренде миңа. Нигә шатланды икән? Шунда ул да әйтте:
. — Рәхмәт.— диде. — Яхшы хәбәр ишеттердең, Хәлимә апа'
— Үзең’генә бел,—диде карчык.
Бу сүзләр мин аңларлык кына түгел иде Минем эчем поша башлады Биредән тизрәк китәсем килә Нигә болай озак сөйләшәләр? Бәлки, хәзер туктарлар. Юк. әнә. үз әнием дә сүз башлады:
— Биредә ничегрәк яшисез, ничек гомер итәсез? Бу якларда да бик үк җиңел түгел бугай. .
— И, кызым’ Җамалия,— диде карчык,— сөйләсәң иге-чиге юк. Бире килеп төшкән чакларда без әле бу кадәр бетерешмәгән идек. Әнә, бабаң сыерлар көтәргә кереште. Үзебезгә кечкенә генә саман өй дә әүмәштереп куйдык. Яшибез шулай. Кулга бераз акча төшерәбез дә кайтып китәбез, янәсе. Ичмасам бер ат, бер бозау кисәге алырлык булса да юлыбыз уңар иде төсле. Айлар узды, еллар үтте. Эшләп алган
акчабыз тамактан да артмый иде. Карасаң-торсаң, гомер дигәнең дә узып та бара икән лә...
Ә бу сүзләрне мин бик яхшы төшендем. Әле телем яңа гына ачылып килгән чакта ук, акны караны белә башлаганда ук мондый сүзләрне күп ишеткәнем булды. Ул вакытларда ук олылар үзара гел: «акча юк, акча житми».— дип зарлана-зарлана сөйләшәләр иде
Менә хәзер шул сүзләр бу ап-ак булып картаешкан әби белән бабай сурәтенә кереп, менә биредә күзалдында торалар шикелле. Әнә бит карчык: «Бәхетебез булмады»,— ди
Бик аңлашыла, акчаң юк икән, димәк, син — ярлы. Син бай түгел икән.син - ялчы Ә без кемнәр? Сорап торасы түгел. Бу кадәресен мин инде шушы яшемдә дә белә идем.
— Аякларыма сырхау төшмәгән булса, бәлки әле,— дип карт тагын сүзгә керешмәкче иде, карчыгы янә бүлдерде.
— Шул, шул,— диде ул, йөзен жыерып.— бәлки әле, бәлки әле дия- дия өметләнеп кенә калдык. Ә ул өмет чыпчык шикелле очты да китеп барды...
Карчыкның болай сөйләшүе бабайны жәберләде төслерәк булып чыкты Янәсе, ул булдыксыз Карт иелә төште. Аның тырпаеп торган жилкәсенә авыр таш китереп куйдылармыни. Карт кечкенә генә буль1п калды. Таягына ныграк тотынды. Авып китәрмен, дип курка иде бугай. Иреннәре дерелдәде. Инде бер сүз дә эндәшми торып калды. Күрдем, аның бер генә күзеннән, борчак кадәрле генә яшь тамчысы атылып чыкты да йөзе буйлап тәгәрәп төшеп, мыеклары арасына кереп югалды Кызык, минем көләсем килде Ул яшь тамчысы шулай шаяра иде кебек. Ә бабай, мескенем, чынлап елый иде
— Инде эшкә ярамас булдык. Беребез аяксыз, беребез кулсыз дигәндәй, шыр-ялан торып калдык,— диде карчык.
Әнием болар шулай сөйләнеп хәер сорарга килгәннәр дип уйлады булса кирәк Кесәсеннән төенчек чыгарып сүтте дә аннан берничә вак акча алып әбигә сузды.
Карчык кинәт арткарак чигенде Сүзсез генә башын селкеде. Аннан соң әйтте: «Юк, юк. кызым Җамалия,— диде. — Сәдака' алмыйбыз. Аның өчен коръән чыгарга кирәк ләбаса, ә без дөм сукырлар, надан без Гөнаһлы буласыбыз килми алла каршында. Рәхмәт!»
Әнием аптырады. Кызарды Нәрсә әйтергә дә бассынды. Аңа бик уңайсыз иде. Йокымсырап торган карт бер селкенеп, уянып китте сыман Ул әниемне кызганды, бик тиз кирәкле сүзләрен дә тапты.
— Борчылма, кызым,— диде,— бер дә оялма Шәфкатьлелек — жан байлыгы, диләр. Дөрес әйтәләр. Без бит хәер сорашырга дип килмәдек. Хәлегезне белешеп кенә узуыбыз иде.
— Рәхмәт,— диде әнием, үзе мине тагын да ныграк коча төште. — Менә малаем да сезне бик яратты. Күз алмый карап, тыңлап тора.
Картлар көлештеләр. Бу юлы инде мин ут кебек кызардым. Шундый яхшы картларга мин әле бая гына сәлам дә бирмәдем, конфетлары өчен рәхмәт әйтергә дә оныттым Бәлки, берьюлга гафу итәрләр..
Карчык әллә үпкәләде, әллә жәберләндеме, белмим, ни өчендер тынып торды. Бәлки, сөйли-сөйли арыгандыр да инде Аңа каравы, бабай телгә остарып китте
— Хәер сорашырга калмадык әле, кем. Җамалия Безнең бит үзебезгә күрә үз эшебез дә бар,— диде.
— Нинди эш? — дип сорады әнием
— Мирдә чыпчык ачтан үлми, диләрме әле? Менә без дә шулай, кызым.— диде карт Безнең хутор, көтүчеләр авылы кебек, кайбер өйләрдән көтүлеккә тоташ жәй буена китеп баралар Өйләрендә дарчык белән без икәү калып торабыз. Карыйбыз Күз-колак булабыз.
— Нәни балалар янында да эш табыла безгә,— дип карчык та
сүзгә катнашып китте. -Безне ач итмиләр, аллага шөкер, көнен-көнгә ялгап барабыз.
Әле теге вакытта менә бу сезнең өегезне дә саклап тордык. Хәйрулла сине алырга киткән чакта
Белмим, ни булды? Кинәт минем колакларым тынып калды. Бабайның авызы ачыла, ябыла, ул нидер сөйли, ә мин бер нәрсә дә ишет- * мим Күрәм. әнә карчык та елмая-елмая сөйләнә, әллә нәрсәләр иша- 2 рә итеп күрсәтә. Ә мин ишетмим дә, аңламыйм да. Нәрсә булды соң 5 миңа? з
Шулай күпмедер вакыт узды. Менә яңадан колакларым ачылып | китте. Белеп алдым, әнием минем колакларымны учы белән каплап тор- “ ган икән. Янәсе, «нәни чебеш» бу сүзләрне ишетмәсә дә әллә ни зарар * булмас Әмма әнием ашыга төшкән. Карт әле сөйләп бетермәгән иде.
Ул синең икенче ирең булса да, син аның беренче хатыны.— £ диде бабай
Димәк, «ул» дигән кеше — минем үги әти булып чыга. Аң- = ла шылды.
— Мин аны яшьли үк яраткан идем дип тә сөйли иде...
Монысын карчык әйтеп салды «Аны» дип әйткәне — минем әнием, димәк.
Миңа шул да ^әзергә җиткән.
Әнием сүзне тиз генә икенче якка борды. Малайның түбәсе «тишек» дип тегеләргә ымлап та күрсәтте бугай.
Карчык сизенде. «Ярый, кызым, без китә торыйк инде. Ашыгабыз».— диде.
— Әнә. —диде карт, таягы белән күрсәтә-күрсәтә,— безнең әле шул йортны да карап узасыбыз бар. Хуҗалары кушып киткән иде. Әнә. арырак бер өйдә авыру хатын ята. Аның хәлен дә белешеп чыкмак кирәк...
— Чәй әчергә өлгерербез әле,- диде карчык. —Өлгерербез Дөньяда күрше-коланнан башка яшәп буламы соң?
Карт, әкрен генә борылып, таягына таяна-таяна кузгалды Карчыгы аңа иярде
— Хәзергә сау-исән булыгыз,— диде. —Күрешербез әле.
Алар китеп бардылар Без озата калдык.
— Бәхетсезләр! — диде әнием, авыр көрсенеп. — Бәхетсезләр Ә без бәхетлеме соң?
Тынлыктан соң — шау-шу...
Тагын әйтәм. безнең хутор тып-тын иде. Кечкенә генә. Үзенә күрә чалыш-полыш бер урамы да бар иде Агач-куаклар бик сирәк Шунда якында гына каберлек тә күренә. Кешеләр торган җирдә ансыз буламы соң? Шул килеш бу мескен хутор көнозын кояш астында кЫзып. пешеп ята.
Тагын да арырак бакчалы йорт. Бу «бөкре әфәнде» каралтылары Ул шунда яши. Аерым, кеше күзеннән читтәрәк Анда да тынлык. Тик кайчан этләр генә өреп куя. я күркәләр гөрелдәве ишетелеп китә. Кызык, безнең авылда да мулла йорты бакча эчендә иде. Ул да күркәләр асрый иде. Әллә байлар бар җирдә дә бер.төсле микән?
Менә бу сәгатьтә, мин бу юлларны язып утырганда уйланам, by җирдә кешеләр ничек яши алдылар икән. дим. Ул чакта мин бер нәрсә дә белми идем бит. Миңа бер кисәк икмәк булса, әнием янымда булса, шул бик җиткән иде. ,
Хәзер инде төшендем. Гамзат бай акылга бик үк саи булмаган Ул үз ялчыларын дөнья шау-шуыннан ераграк алып китеп урнаштырган
Башта берничә өй салдырткан. Аларда яшәгән өчен Ялчыларыннан акчаны ай саен эш хакыннан чигереп алып, үз кесәсенә сала барган. Тора-бара ялчыларның үзләренә өй салып керер өчен, ваклап түләү шарты белән «бурычка» акча биреп торган. Ялчылар шатланып риза булганнар.
— Шәп кеше безнең хуҗа,— дигәннәр Ә Гамзат бай елмайган. Нигә елмайган? Чөнки бит ул шул кешеләрне бу хуторга кул-аякларыннан «тышаулап» куйган. Шул бурычларны түли-түли ялчыларның чәчләре агарып беткән. Менә сиңа шәп хуҗа!
Шуннан бирле бу төбәкне Гамзат бай хуторы дип атый башлаганнардыр. бәлки. Хуҗа әнә ничек үзенә күрә көтүчеләр авылы салдырып куйган. Гатаулла бабай да шулай дигән иде бит.
Тагын да бара-тора Гамзат бай бер читкәрәк кибет тә эшләтеп җибәргән.
Ялчылар азык-төлекне һәм башка кирәк-яракларны эш хакы исәбенә шуннан гына ала торалар. Кесәдән бер тиен дә акча чыгарасы түгел Бушлай гына бирелә шикелле. Теләсәң нәрсә, теләсәң күпме ал. Эш хакын исәпләгәндә кулыңа акча кермәсә. үпкәләштән булмасын. Үзең ашагансың, инде түз, тыпырчынма...
Ул чакта минем тагын бер нәрсәгә исем китә иде. Сугышка безнең авылдан әллә күпме кешене озаттылар Исемдә. Ә биредә беркем дә сугышка китми, беркем дә кайтмый. Яраланганнары да күренми. Сугыш турында биредә белмиләр дә кебек.
Хәзер миңа монысы да сер түгел инде. Гамзат бай монда да бик белеп эш йөрткән: ялчыларны «препись» кенәгәсенә теркәтмәгән. Әлбәттә. бу «калымсыз» гына булмагандыр. Көтүдән унлап сарык, бәлки берничә сыер да китеп баргандыр. Аның каравы, ялчылар үз урынында Ә «калымны» алар үзләре үк кайтарырлар
Димәк, бу хуторда яшәүчеләрне беркем дә бар дип тә белмәгән. Алар дөньяда юк булып саналган. Димәк, Хайрулла исемле минем үги ,.|дә. Җамалия исемле әнием дә. мин дә кеше исәбендә тормаганбыз.
Без бары, Гамзат байның мал караучысы «Бөкре әфәнде»нең күн тышлы куен дәфтәренә генә язылган булганбыз Ул да — исән әле дип барлар өчен генә, үлгәч — сызып ташлар өчен генә...
Чү. мин бераз читкәрәк тайпылдым бугай. Кая тукталган идем әле мин? Әһә. эземә төштем. Мин бит. безнең хутор тып-тын иде. дип яза башлаган идем...
Ә беркөнне шул тынлыкта изрәп торган безнең кечкенә генә хутор да шау-шу белән тулды, һич тә көтмәгәндә генә кинәт каяндыр атлы гаскәр килеп чыкты.
Әнием белән мин өй тирәсендә җыештырынып йөри идек. Күрдек тә, шаккатып калдык. Тын да алмый торабыз. Солдатлар барысы да кызыл путалы картузларын кыеклап кигәннәр. Бер яктан чәчләре күпереп. кәпрәеп чыгып тора. Барысы да мыеклы. Нәрсәдер кычкырышалар. сызгыралар.
Аркаларына мылтык асканнар. Билләрендә кылыч, ян-якларында озын сөңгеләр Берләре ашыга-ашыга юлдан уза торды. Берләре хуторга ябырылды. Шунда ук кое янына җыелыша башладылар Атлары бер- берсен этә-төртә тизрәк су эчәргә ябышты. Сусаганнар.
Анда-монда этләр өрә башлады. Ниндидер бер хатын елый-елый нәрсәдер кычкырынды. Солдатлар атларыннан төшеп берәм-берәм өйләргә ташландылар Кайдадыр бала елаган тавыш та ишетелде.
Без тизрәк өйгә керергә җыенганда гына бер солдат атын бар көченә чаптырып нәкъ безнең каршыбызга тыпылдап килеп басты. Ияреннән җәт кенә атылып төште. Атын якынрак китереп, тезгеннән әниемә тоттырды Үзе бер сүз дә әйтмичә генә өйгә юнәлде. Ишекне аягы беһән генә тибеп ачты. Кереп китте. Безнең котларыбыз чыкты, телләребез Алынды.
Солдат безнең ике чиләк суыбызны җилтерәтеп алып чыкты. Бер-
CVH аты алдына куйды. Икенчесеннән үзе чүгәләп ашыга-ашыга эчәргә кереште Бер эчте, ике эчте, башын күтәреп безнең йөзләребезгә карады Тешләрен ыржайтып көлгән булды: «Гарна вода!»—диде. Вода дигән сүзне мин инде аңлый идем. Гарна- нәрсә ул? Төшенми калдым.
Солдат чиләктә су чыпырдата-чыпырдата кулларын, битен юлы. изүен чишеп тәнен су белән чылатты. *
Әмма аты хуҗасыннан да битәр сусаган иде Башын чиләккә тыгып * шырылдап чөмерә генә Мин мыштым гына аңа карап торам. Ат тал- S чыккан, арып беткән, тирләп чыккан. Өстенә тузан кунган, аксыл тоз | утырган Хуҗасы үз чиләгендә калган суны да аты алдына куйды, s «Әйдә, монысын да ялап бетер!»— диде
Солдат тагын безгә карап ыржайды. Менә хәзер ул кабат өйгә керер * дә нинди дә булса әйберләребезне жыеп алып китәр, дип без әнием белән ч нишләргә белми торабыз £
Ат чиләктән башын алды Турайды. Борын тишекләрен калтыра- «ч тып һава сулады Муенын сузып як-якка каранды. Кешнәп җибәрде. = Безне ул күрми дә иде кебек . »
Солдат иярне рәтләп аннан-моннан тарткалады. Атын чәбәкләде. 1 Тегесе елмайган шикелле шунда безгә дә күз төшереп алды. Ә мин аны кызгандым. Әле аңа тагын күпме юллар үтәсе бардыр. Ул әле тагын янып-көеп сусар.
Солдат атына менеп атланды. Ат гайрәтләнде, зыр-зыр килеп әйләнеп алды да ыргылып чабып китте. Солдат безгә нәрсәдер әйтте шикелле. Тавышын ишеттем, сүзен аңламый калдык.
Без йөгерә-йөгерә өйгә кердек. Ишекне бикләдек. «Беркая да чыкмыйсың»,—диде әнием Безнең хуторда бу көнне ниләр генә булып бетмәгәндер, күрми калдым. Солдатлар төштән соң гына җыелышып китеп бардылар. Безнең тәрәзә турысыннан гына атларын чаптырып уза тордылар. Мин бернәрсә дә аңламадым Бу куркынычлы төш иде шикелле.
Тиз арада безгә Гатаулла карт килеп керде. Бу юлы инде ул гадәти эш киемнәрендә иде
— Бик курыкмадыгызмы? —диде, бусагадан да узмас борын ук.— Аждаһалардан бер дә ким түгел, нәләт төшкерләрс ыжгырып торалар Кунарга да калган булсалар, беткән идек бит Атларын эчерә-эчерә ике коеда бер генә тамчы да су калдырмадылар. Төпләренә кадәр кырып алдылар.
— Безнең суны да берсе атына эчереп бетерде,— дидем мин — Үзе дә бүртенеп кылкынды Башын чиләккә чумырып чыпырданды.
— Күренә, сусаганнар, бик сусаганнар,— диде карт хәйләле итеп кенә күзләрен кыскалап. — Уттан атылып чыкканнар диярсең.
Бабай, таяк очы белән идәндәге бер чүп кисәген төрткәли-төрткәли бераз уйланды. «Хәер,— диде тагын сүз башлап,—сугыш — сугыш инде ул. ниләр генә булып бетмәс. »
Минем исем китә Нәрсә турында гына сөйләсәләр дә. һаман шул сугышны телдән төшермиләр. Кайда соң ул сугыш дигәннәре, кайсы якта, нинди җирләрдә? Германны пыран-заран китермичә туктамас, диләр Ә ул Герман кайсы якта? Бу атлы солдатлар шунда баралардыр, мөгаен. Мин шуннан да артыгын белмим. Тукта. Гатаулла бабай тагын нәрсә әйтер? Бәлки, ул белә торгандыр. Тыңлыйм, тыңлыйм әле
Юк. бу юлы әнием үзе сүзгә кереште.
— Кемнәр соң болар? — диде әнием — Мондый солдатларны бер генә дә күргәнем юк иде әле минем.
Гатаулла бабай озак уйланып тормады. Щунда ук җавабын да биреп өлгерде.
— Болармы?— диде карт,— болар — атаклы башкисәрләр Дон буе казаклары. Кылыч белән чабалар, сөңге белән дә чәнчәләр, сугыш аларга уен-көлке генә.
Әнием исе китеп тыңлый. Карт сөйли тора.
— Мин үземнең кара акылым белән бераз сизенәм, сизенүен.
— Нәрсә сизенәсең, Гатаулла агай? Безгә дә әйтеп бир әле. Без бит йомыкыйлар, безгә печән ни дә, салам ни.
— Боларны мәйтәм. Җамалия кызым, әллә кызыллар куып киләләр микән, үкчәләренә баса-баса? Бик ашыгалар иде бит
Әнием җилкәсен селкетеп куйды Беләм. ул бабайның сүзләренә бик үк ышанып җитми иде. Карт та моны шәйләде. Аңа ничек кенә булса да үз сүзләрен расларга кирәк иде билгеле.
— Дон ягында.— диде карт.— бер Сал-сал батыр килеп чыккан икән Буденный исемле, ди үзе. Менә шул кеше ярлы мужикларны атларга атландырып гаскәр җыйган да ди. акларны, уңга-сулга кисеп, дөмектереп килә имеш. Ишеткәнем бар. Анда-монда чәпчемә, үзең генә белеп тор
— Шикләнмә.— диде әнием,—шикләнмә. Гатаулла агай. Минем бу турыда инде үземнең дә ишеткәнем бар
- Шулаймы2 Дөньялар үзгәрәсе, ахры, кызым Җамалия. Аллага тапшырып көтик әле.
Менә бит ничек, кызыллар-аклар турында әнием үзе дә белеп тора икән Ә миңа — ләм-мим Иртә әле аңа бу хакта белергә дигәндер, бәлки. Бада гына ич әле ул. янәсе, барыбер төшенмәс Бик төшенәм. Нигә төшенмәскә? Кызыллар — кызыл киемле, аклар актан киенгән булырга тиешләр Шуны да белмәскә!
Көтелмәгән очрашу...
Караңгы төште. Тиздән үги әти дә кайтып җитте. Күрештек. Гадәттә. мондый чакларда ул минем белән аз гына шаярып ала торган иде Я уйный, борыныма чиртә, битемнән чәбәкли, я аркамнан сөя
Бу юлы алай итмәде Култыгына җайлап кына кыстырган буркасын алып идән уртасына әкрен генә куйды да. сүтеп-чишеп җибәрде Без: «Нәрсә бар анда?» — дип сорарга да өлгермәдек. Кинәт төймә күзләрен ялтырата-ялтырата безнең каршыбызга чем-кара нәни генә бәрән атылып чыкты
Чыкты да шунда ук тек-тек сикерә-сикерә бүлмә буйлап йөгереп китте. Мин аны куып җитеп кулыма алдым. Куеныма кочтым Бәрән: «Мә- мә!» — дип кычкырып куйды. Бәлки, ул шулай үз телендә безгә «исәнмесез» дигәндер
— Менә, улым сиңа каракүл бүрек.— диде үги әти. —Син дә бер фарсит итеп йөрерсең әле
Исем китте Ничек инде шундый теп-тере. әле уенчык шикелле генә шундый кечкенә бәрән бүрек булсын ди? Төшенмәдем
— Әнием.— дидем.— тизрәк сөт алып бир.— ашыйсы килгәндер мескеннең..
Әнием көлде
— Юләрем,—диде —Ул бит сиңа мәче түгел, табактан сөт яларга
Үги әти юл капчыгыннан шактый зур шешә алып килде. Сөте дә салынган, башында бөке шикеллерәк ниндидер бер көпшә кисәге дә бар Үги әти шешәне бераз болгатып торды Бәрән авызына чак кына якын китерүе булды, тегесе иреннәре белән шып иттереп эләктереп тә алды. Әй. эчә башлады, әй суыра! Бала шикелле күзләрен йомып имә.
— Нык ябыша, көдрә баш.— диде әнием аның маңгаеннан иркәләп — Тиз үсәр.
— Әрсез алар, атна-ун көн эчендә үләнгә чыга башлар,—диде үги әти — Көтә йөрерсең, улым Үзеңә дә күңелле булыр Хайван ул кешегә әшнә була белә.
Шешә бик тиз бушап калды. Бәрән тагын: «Мә-мә»,— дип тыпырчынды Шулчак әнием «Мә. мә димә, балакай, бир. бир. дип әйтәләр аны»,— диде.
— Бәрәннәр шулай сүзне кирегә борып сөйләшә.— дип көлде үги әти.
Мнн бәрәнне кочаклаган килеш сәкегә менеп, аякларымны бөкләп утырдым Бәрәнгә дә шулай уңайлырак иде. Озак та узмады, минем нәнием йоклап китте. Бер учымда аның йөрәк тибеше сизелә Бер кечкенә генә сәгать келт-келт итеп йөреп тора шикелле.
Хәзер минем үз йөрәгемдә дә шатлык тыпырчына Авылда минем
► үз әтәчем бар иде. Ә биредә - бәрән. Ниндие бит әле. көдрә, чем-кара! * Күз алмый карап кына торырсың Авыл малайлары күрсә, әй көнләшер 2 иде. әй көнләшер иде. Күзләре белән чакма ташын суккан кебек итәр- 2 ләр иде! |
Юк. мин үзем дә көнләшәм алардан. Минем әтәчем исәндер әле. < Иртә саен гөлдерәп җырлап җибәрәдер. Әнә. Хәсән әтәче кычкыра. " дип әйтәләрдер бәлки Ә мин инде Гөлдериемнен тавышын ишетмим * Ә малайлар ишетәләр, әле Гөлдерине көн саен күреп тә йөриләрдер. ч Ә минем турыда уйлыйлар микән? Кайларда гына яши. дип әйтәләр п микән? =*
— Нәрсә, әллә үзең дә йоклап киттеңме?—диде әнием. — Тының = да чыкмый <т>
Чыннан да. мин шулай уйлана-уйлана йокымсырап калганмын. 1 Өстәлдә инде кичке аш әзер иде. Утырыштык
Әнием йокларга урын түшәп маташкан арада, мин дә бер почмакка үги әтинең тунын җәеп салдым Бәрәнне тотып алып шунда китереп яткырдым «Син дә йокла инде».— дидем.
Бәрән бик риза булды шикелле. Яныннан китеп тә өлгермәдем, яңадан сикереп торды Бүлмә буйлап йөренә башлады. Бер белгәне шул: «Мә-мә» Кинәт кенә туктый да исе китеп тик кенә карап тора. Аннан тагын. «Мә-мә»,— ди. Әллә ул шулай нәрсәдер әйтергә телиме? Бәлки, әнкәсен сагынып кычкырадыр? Ярый ла, минем әнием үз янымда, ә ул мескеннең әнкәсе кайда икән? Бәлки, суеп ашаганнардыр, бәлки, сатканнардыр Я үлгәндер. Мин әтисез, ә ул әнкәсез калган. Без чын дуслар хәзер аның белән
— Утны сүндерәм,— диде әни. — Урыныңа бар.
Ә минем урын тәрәзә буенда, такта тапчанда иде. Борынымны мыш- мыш тарта-тарта менеп яттым. Әнием үз якларына чаршау төшерде. Бүлмә тынды, караңгыланды
Ә бәрән әле һаман йөренә, өстәлгә, сәкегә тиеп китә Менә ул да бервакыт тынычланды Белмим, кая барып бетәшкәндер Мин дә өсте- мә юрганымны яптым. Әмма йокларга җыенмыйм. Тегеләр нәрсә сөйләшер икән5 Тыңлыйм әле дип мыштым гына ятам.
Бу беренче кабат кына түгел инде. Мин гел шулай, йокларга яттым исә. колакларны торгызып куям Янәсе, бүген барыбер ишетми калмам
Шулай көтеп ята-ята күзләрем йомыла да китә. Кемдер аларны бастырып куя төсле. Иртә белән әнием яныма килеп: «Тор, улым»,— дип мине йокыдан уята Инде күптән кояш чыккан була Тәрәзә каршындагы алача агачында чыпчыклар шыбырдаша. Алар өчен күптән инде көн башланган. м
Бәлки, бу төнне дә шулай үзем дә сизмәстән йокыга китеп барган булыр идем Кинәт кемдер ишекне әкрен генә дөбердәтте Өйдә беренче булып бәрән тавыш салды. Мин дә сискәнеп урынымнан торып утырдым. Нәрсәдер буласы, юкка түгел бу.
Ишек тагын дөбердәде. Үги әти, тычкан тотырга барган мәче шикелле. мыштым гына ишек катына килде.
— Кем бар анда, ни кирәк?— диде басынкы тавыш белән генә. — Кем бар?
— Ачыгыз, агайне, ачыгыз зинһар, мин солдат!
Үги әти озак кына эндәшми торды. Ишек тагын дөбердәде
— Солдаттан куркасызмы әллә?— диде теге кеше ишек артында - Шикләнмәгез, угры-карак түгел, солдат мин. солдат!
Әнием тиз генә ут алды. Карасам, бәрән дә ишек төбендә үги әти белән янәшә килеп баскан Сөзәргә җыенган кебек ишеккә карап тора. Ничек курыкмый ул? Үги әтинең йөзе агарган Кулына балта тоткан.
Мин куркынган керпе кебек бөрештем, калтырана башладым. Хәзер нәрсәдер буласы Әнә. әнием дә кулларын күкрәгенә куеп, ак таштан ясалган сын кебек катып калган. Күзләре зур булып ачылган. Нәрсәдер әйтергә тели, иреннәре селкенә, сүзе.чыкмый. Ишек артында теге: «Мин солдат»,— дигән кеше көтә торды. Мыгырданды.
— Ашыкма,—диде үги әти. —Шинелеңә ут капмагандыр әле. Шундый кара төндә нишләп йөрисеңдер бит.
— Алла хакына гафу ит, агайне, башыңа төшкәч, нихәл итәсең...
— Әллә ачасыңмы,—диде әнием, көч-хәлгә телгә килеп,—бигрәк үтенеп ялвара. Алла хакына ди бит әнә...
Үги әти бик сакланып кына, әкрен генә ишекне ачты. Шулчак бәрелә-сугыла өйгә бер солдат килеп керде Кулында мылтык, билендә кылыч. Өсте-башы пычранып беткән Йөзен сакал-мыек баскан, күзләре күз генә түгел, маңгаенда ике ут чаткысы янып тора кебек.
Солдат бер-ике адым атлады да әтигә текәлеп карады.
— Балтаңны ташла, агайне,—диде. — Күрәсеңдер, минем кулым да буш түгел. Чакмасы корып куйган...
Үги әти балтаны мич янына ыргытты. Ә солдат мылтыгын стенага терәп куйды. «Менә шулай яхшырак булыр.— диде. — Инде үз итмисез икән, чыгам да китәм».
— Без юлчыны кумыйбыз,—диде үги әти. —Рәхим ит, солдат, түргә үз.
Әнием дә дәртләнеп китте. «Хәзер дөньясы шундыйрак,— диде. — Теләсә кемгә дә ишек ачып булмый, бу караңгы төндә».
Минем дә куркуларым бетте. Әле көндезен генә безгә кереп атын эчереп киткән казак шикелле усал түгел бу. Картузы да башка төрле. Тик менә атын кая калдырган икән? Чү, ни булды? Солдат әнием йөзенә карый-карый якынрак килде.
- Җамалия апа, исәнме,—диде —Исәнме! Менә кайларга килеп очраштык, кем уйлаган? Син ич бу, син, Җамалия апа!
Әнием башта куркынган шикеллерәк артка чигенде. Солдатның йөзенә текәлеп карады-карады да:
— Бәй, Заһир энем, бу син бит әле,— диде, үзе шунда ук елый да башлады — Үз туганыбызны ишек төбеннән куып җибәрә язганбыз, лабаса. — Кайда очрашырга насыйп булган безгә...
Әнием солдатның аркасыннан какты, биленнән кочты, ә солдат күз яшьләрен учы белән сөртә торды Ул да басылып, сүзсез генә елый иде.
Солдат үги әти белән дә кул алышып күреште.
- Гафу ит, сине таный алмыйм,— диде Үги әти ни әйтергә дә белми торганда әни:
Минем ирем — Хәйрулла,— диде. — Авылдашың.
Үги әти сүзне үзе алып китте:
— Танымассың да. энем, авылда рәтләп торган юк. Гел читтә яшәргә туры килде.
Әнием тиз-тиз самовар куеп җибәрде. Савыт-сабалар янында кайнаша башлады Ә солдат кылычын да биленнән чишеп алып сәкегә яткырып куйды. Моңа шуннан да яхшырак урын юк иде «Туйдырды».
Аннан соң әкрен генә атлап минем яныма килде.
— Бу Сабир түгелме соң?— диде
— Шул, үзе,—диде әнием көлә-көлә. —Су да сицодбез, үсә малай. мглгэк
— Үсә торсын, үсә торсын.— дип сөйләнә-сөйләнә солдат башымнан сыйпады. — Без киткәндә син бит. Сабирулла энекәш, әле туп шикелле генә тәгәрәп йөри идең. Инде егет булып киләсең.
Солдат битен җәеп көлде. Аның мыеклары астыннан ялтырап киткән тешләрен күреп алдым Беләм, ул да «егет» дигән булып, минем күңелемне күтәрергә тели. Шәп абый. Безнең авылныкы. Әмма мин аны танымыйм. Ул әнә нинди булып беткән, мин түгел, әнием дә аны тиз генә таный алмады
Солдат абыйбит-к\лларып юа-юа сөйләнә торды. *
— Безнекеләр нихәлдә яшиләр соң анда? Исән-саулармы? Әни 2 карчык бик бетерешкәндер инде? Беләм, бу заманда дөнья көтүләре 2 җиңел түгел. Авылда да кыендыр
Әнием бераз уйланды. Сүзне каян башларга да белми иде кебек, s
— Ни әйтим,— диде соңрак. — Бездән исән-сау калдылар, болай “ әби дә саулыгыннан зарланмый иде. Аның, беләсең инде, кайгысы гел * бер: кояш яктысына тилмерә. ч
— Ә минем Газизәм ничегрәк яшәп ята? —диде солдат абый түземсезлек белән тагын яңа хәбәрләр көтеп 4
— Нишләсен, хатларыңны алып укый да, мыш-мыш килеп елый, «>
— Анысын булдыра инде ул,— диде солдат абый. — Шатланса да 2 елый, кайгырса да..
— Хатын-кызның шул инде, күз яше белән йөрәген тынычландыра Нишләсен тагын. Син аны, Заһир энем, хаттан өзмә..
— Язган хатларны да җибәреп булмый,— диде солдат абый,— Йөртмиләр. Ул якта кызыллар, диләр.
Нинди сүзләр сөйлиләр болар? Төшенәм дә, төшенмим дә. Ә менә Газизә апаның исемен әйтү белән барысын да аңладым. Бу бит аның ире булып чыкты
Исемә төште, мин аларда кунган төнне Газизә апа кубыз чиртә- чиртә әнә кемне сагынып җырлаган икән!
Шул минутта урынымнан торып, йөгереп барып, солдат абыйның муенына асыласым килде. «Мин сине таныйм, таныйм»,— дип кычкырасым килде Тукта, ул бит үз әтием үлгән көнне безгә кереп тә чыккан иде. «Хуш, Хәсән абзый, син дә киттең, менә без дә китеп барабыз».— дигән иде. Исемдә, исемдә. Ул чакта мин туп кадәр генә булдым микәнни?
Миңа шәп булды әле бу. Хәзер инде мин төн буена күзләремне дә йоммам Кая ул йоклау ди мондый кызыклар тыңлый торганда...
Бәрәнем кайда? Тирә-ягыма каранып алдым. Әһә, күрдем. Әнә ул үз урынын табып алган. Тун өстенә сузылып яткан да рәхәтләнеп йоклый. Әйдә, йокласын, аның ни кайгысы бар? Миңа да тыныч булыр.
Йокысыз төн
Үги әти самоварны өстәлгә бастырып куйды. Әнием чынаяклар чыңгылдатты Тагын нәрсәләрдер китереп тезде. «Утырышыгыз. Ни бары беләк».— диде.
Ә мин көтәм, бәлки, мине дә сыйга чакырырлар. Чәенә әллә ни исем китми китүен, нәрсә дә булса капкалар идем әле шунда.
Юк, булмады. Әнием урыныннан торып яныма килде.
— Йокла, балакаем, йокла,— диде. — Төнлә белән сиңа чәй килешми, тагын «балык тотып» куярсың, теге вакыттагы шикелле...
Солдат абый көлеп җибәрде.
— Миңа да әнием шулай әйтә иде. - ди. Була андый хәлләр, янәсе. «Син кысылмасаң да ярар’ иде--- дидем эчтән генә.— әнә, чәеңне чөмер»
Әнием урын-җиремне ян-яктан рәтләп, юрганымны башымнан ук ябып китте. Мин карышмадым. Әйдә, йоклый дип белсеннәр.
Менә самовардан чыпыр-чыпыр килеп су акты Чынаяклар чыңлашты Авызлар чәпелдәде. Нигәдер бер дә сөйләшмиләр Тыныч кына чәй чөмерәләр Болай булса минем йоклап китүем дә мөмкин бит. Әнә, башладылар.
— Кая табарак юл тотасың, солдат? —диде үги әти. — Туган якларга дисәң, бик ерак бит. *
Солдат абый бераз дәшми торды. Уйланды булса кирәк
— Үз кешеләргә,— диде соңрак солдат абый,— дөресен әйтеп сөйләү тиешле Мин бит окоптан качып киттем...
Озак кына тынлык булып алды Солдат абыйның «окоптан качып киттем» дип бер дә шикләнмичә әйткән сүзләре, ниндидер авыр хәбәр кебек бер сискәндереп, боларны шомлы уйларга салды бугай. Аптырашта калдырды бу сүзләр Солдатка нәрсә әйтергә? Әмма сүзсез калырга да ярамый иде, күрәсең.
— Бу ни хәл? — дип гаҗәпләнде әнием — Аның өчен җәза бирмәсләрме соң, Заһир энем? Куркынычлы эшкә таргансың Башыңны әрәм итмәсләрме?
Тагын тынып тордылар Минем ачуым килә, шулай сөйләшәләрме инде? Башка вакытта үги әти сөйләнә башласа туйдырып бетерә, ә хәзер, әнә, авызын йомып утыра. Әниемнең дә бар белгәне шул: «Аша-аша, эч, Заһир энем,—дип һаман шул бер сүзне кабатлый. «Их, мин солдат булсам Бер генә дә кыстатып тормас идем».
Чү, әнә солдат абый сүзгә кереште.
- Качтым шул, качтым,— диде — Башым әрәм буламы-юкмы, ходай белсен. Әмма да ләкин окопта беттән талатып ятарга түземлек калмады. Туйдырды, интектерде безне бу сугыш Мин генә дисезме әллә? Башка солдатлар да сыздыра торалар
— Ә Герман,— диде үги әти,— Герман безне пыран-заран китереп ташламасмы? Окоплардан солдатлар качып бетсә?
Солдат абый көлде.
— Сез нәрсә? — диде.— Кайда яшисез? Герман күптән инде үз иленә кайтып китте. Аның анда үз йортына да ут капкан, дип әйтеп әйтәләр.
— Ә патша кайда? — диде әнием, чынаяк чылтырата-чылтырата.— Әллә ул да себерттеме?
Солдат абый бу юлы тагы да катырак көлде. «Чыннан да, сез дөньядан төшеп калгансыз икән,— диде.— Күзле сукырлар, ачуыгыз да килмәгәе, колаклы саңгыраулар Патшаны инде моннан биш былтыр элек тәхеттән бәреп төшерделәр Ишетмәдегезмени?»
Мин юрган астында кинәт дерелдәп куйдым. Ул тәхет дигәннәре чамасыз биек булгандыр бит. Патша мәтәли-мәтәли төшеп барганда, каравыл кычкыргандыр! Жиргә шап итеп килеп төшкәндер дә, башы урталай ярылып киткәндер. Хәзер минем күз алдымда безнең авыл каланчасы күренә Шуннан патшаны аякларыннан тотып түбәнгә ташлап торалар сыман. Куркам, тын да алмый ятам. Кая ул монда йокы! Юрган астында, дөм-караңгылыкта да яп-якты шикелле. Солдат абый нәрсәләр генә сөйләсә дә, мин барысын да күреп торам кебек.
Үги әти өстәлгә кашык белән суккалап алды. «Карале, солдат,— диде,— алай булгач сез анда кемнәр белән сугышып йөрдегез? Без бит биредә сарык койрыгын гына күреп яшибез Кайда, нәрсә бар, белгән дэ юк, ишеткән дә юк»
— Хәзер,— диде солдат,— кызыллар белән аклар сугыша...
Әһә, дидем мин эчтән генә, менә хәзер кызылларның да, акларнын да кем икәнен беләчәкмен. Тагын да ныграк тыңларга керештем.
Әнием дә: «Гаҗәп хәлләр икән»,—дип әйтеп алды.
— Кемнәр соң алар кызыллар, аклар? — диде үги әти.
— Кызыллар — ярлы халык өчен, аклар буржуйлар яклы сугыша. Хәзер менә нинди сугыш бара Ата улны белми баш чабыша...
- Буржуйлар бер читтә посып кына яталармы?
_ — Посып торырлар сиңа! Кызыллар акларны диңгез ярына кысрыклый киләләр Ә буржуйлар корабларга төялешеп чит илләргә сыздыралар
Мин уйга бирештем Бу солдат абый кем икән? Кызылмы, акмы? Солдат абый үзе әйтеп бирде.
— Мин дә аклар ягында идем,— диде.— Тагын да ул якта калырга теләмәдем. Җитте, кызыллар ягына чыгам. Хәзер менә шунда барып * торышым. ’ |
Белдем, әнә кемнәр икән ул кызыллар! Алар буржуйларны дөмектереп < баралар икән Нигәдер шатландым. Миңа калса, аклар начар кешеләр з икән Безнең хуторга килеп киткән атлы казаклар шулар булган, күрәсең. £ Алар китте, тиздән кызыллар килеп җитәр Шунда Гатаулла картның: 5 «Безгә дә якты көн килә»,— дигән сүзләре кабат исемә төште. Хәлимә ♦ карчык та: «Гамзат байның чүмәләсе яна» — дигән иде бит. Белеп әйткән. ' Нәрсәдер мин дә аңлыйм кебек. >
Тукта, солдат абый әле һаман сөйли: ~
— Сизәм, сез совет властен да белмисез булыр? 5
— Безгә тагын...— дип мыгырдады әнием.
— Менә шул Кызыллар яулап алган жирләрдә совет власте төзелә икән Бар эшне халык үзе башкара, ди. Анда ярлы игенчеләргә жир бүлеп бирәләр икән Заводларга эшчеләр үзләре хуҗа булып калалар, ди
Базарына минем тешем үтми. Әнә, үги әти дә, әнием дә гаҗәпләнеп, исләре китеп утыралар. Бер генә сүз дә катмыйлар Солдат абый сүзләрен әллә аңлап җиткермиләрме? Бәлки, шулайдыр да, бәлки әле ышанмый торалардыр. Бигрәк тә кызыклы бит.
Чынаяк чыңы ишетелде. Солдат абый чәй эчеп туйды, ахрысы. Мөгаен, чокырны тәлинкәсенә каплап куйгандыр. Әнә, рәхмәт, дип тә әйтте Аннан соң: «Эшләр менә ниндирәк хәзер»,— дип тагын сөйләп китте.
— Кызыллар ягына чыгам. Буржуйлар өчен башны саласы юк.
— Хәерле юл сиңа, солдат,— диде үги әти.— Без шуннан башка бер сүз дә әйтә алмыйбыз. Изге теләктә калабыз
— Энем Заһир,— диде әнием тагын елый башлап,— юлларың уң булсын. Бәлки. б\ төндә сине Газизәң төшләрендә күрә булыр Тизрәк кавышыгыз... ■
— Ул көннәргә ерактыр әле, Җамалия апа, — диде солдат.— ерактыр әле. Мин бит яңадан сугышка керәсе кеше. Бу юлы инде буржуйларны бетерер өчен. Ә аннан соң туган якларга.
— Шулай гына була күрсен, Заһир энем.
Үги әти дә хуплады:
— Әйе, әйе,— диде.— Шулай гына була күрсен. Әмма, солдат, бер шигем бар минем
— Нинди шик?
— Мәйтәм, базай мылтык, кылыч таккан килеш ятлар күзенә чалынуың бар бит. Тотып ала күрмәсеннәр дим.
— Юк,— диде саздат абый — Коралсыз булмый. Солдатны мылтык кына коткара да. Хәзер мылтыклы солдатлар белән дөнья тулы. Кайсы анда, кайсы монда йөгерә Шулар арасында бутала-бутала мин дә бара торам. Әлегә алла саклый. Мылтыксыз булмый, Буденный агай шулай кушкан. Миңа килсәгез, мылтык-кылычыгызны да алып килегез, дигән. Мылтыкны кулдан төшерү юк! „ *
Нәрсә булды әле миңа? Күзләрем йомыла. Уйларым чуала. Мин каядыр китеп барам кебек. Шулчак бәрәнем кычкырып җибәрде. Юк, кычкырмый, ат кебек кешни. Юрганымны ачып, сикереп тордым Карасам, ни күрәм? Каршыма алмачуар ат килеп баскан
Солдат абый мине күтәреп алды да атка атландырды. Билемә кылычын такты, аркама мылтыгын асты.
— Я. Сабирулла,— диде,— инде син дә солдат булдың. Әйдә, кызыллар ягына оч та кит!
Мин әниемә: «Хуш. сау бул!» — дип әйтергә дә өлгермәдем, атым тагын бер кешнәде дә һавага күтәрелде. Очабыз, очабыз...
Нәкъ шул чакта әнием:
— Тор, улым, инде кояш чыкты,— диде.
Як-ягыма карандым
— Солдат абый кая соң? —дидем.
— Солдат абыең китте,— диде әнием,— Китте...
Бәрән кычкыра-кычкыра, сикерә-сикерә йөгереп минем янга килде. Мин аны кочып алып сыйпадым. Ә төшем нинди матур иде минем!
Шатлыктан еоң — кайгы
Бүген мин йокымнан үзем уяндым. Кояш инде безнең тәрәзә турыннан узып киткән иде. Мин әле иренебрәк, урынымда яткан килеш кенә тирә- юнемне караштыра башладым
Чү. ни булган? Нигә чаршауны җыеп алганнар? Гел чөйдә эленеп торган дөл-дөл бүрек тә күренми. Әниемнең чуклы шәле дә юк. Сандык өстеннән шакмаклы җәймә дә алынган. Стенада үги әтинең каешланып катып беткән буркасы гына моңайган төслерәк бер ялгызы эленеп тора. Безнең болай да әйберләребез аллә ни күп түгел иде. Ә хәзер өй эче бөтенләй бушап калган Ә бәрәнем кайда?
Кинәт әллә нишләп киттем. Урынымнан сикереп тордым. Үги әти капчыкка нәрсәдер тутырып маташа иде.
— Йокының кирәген бирдең.— диде ул миңа бу юлы тагы да күңеллерәк елмаеп — Битләреңне юып җибәр дә, ашарга утыр. Әниең әле генә күршеләргә кереп киткән иде. Хәзер кайтып җитәр
— Ә бәрәнем кайда?
— Әнә. чирәмгә чыгардым Хуҗа кеше озак йокламый,— диде үги әти. Үзе капчыкка әйберләрне баса-баса тутыра бирде. Күренә, ул ашыга Әнә. тирләп чыккан.
Менә әнием дә кайтып керде. Мин инде ашап утыра идем.
— Тордыңмы, улым?—диде.— Бик шәп булган. Бик тәмле итеп йоклый идең, уятмадым, бүген бәрәнеңне дә көтәргә чыгып йөрмәссең
Сәерләнеп калдым Кашыгымны кулымнан куйдым.
— Әнием, әллә без китәбезме? — дидем.— Китәбезме?
Үги әти эшеннән туктап, миңа бик серле генә карап алды. Әлбәттә, бу сорау аңа да кагыла иде. Ләкин ул сүз башларга курка. Ул бит минем үги әти генә Минем белән бу юлы теләсә ничек сөйләшеп булмый. Ул да әнием сүзләрен көтә Әмма әнием ашыкмады Бераз үги әтигә карап нәрсәдер уйлады Ничек кенә сүзне башларга инде, дип үзе дә кемнәндер җавап көтә иде кебек Сәкедәге төенне бер алды, бер куйды. Үги әти почмакка китеп нәрсәдер эшләгән булып кыланды Өйдә тынлык булып торды Мин дә ашымнан калдым. Өстәлдәге самавыр да кәнфәркәсен кыңгыр салып уйга сабышкан төсле иде.
Әнием әкрен генә атлап минем яныма килде Кочаклады, башымнан, йөземнән үпте
— Улым,—диде,— улым минем, без бит авылга кайтып китәргә җыенабыз...
Мин йокымнан тагын бер кабат уянып киттем сыман. Нинди шатлык, нинди күңелле хәбәр әйтте әнием Туган авылга кайтабыз, авылга! Әнием тирәсендә бөтергәләнеп сикердем. Читлегеннән чыккан кош шикелле очардай булдым. «Китәбез, китәбез!» — дип кычкыра-кычкыра әрле- бирле йөгереп куйдым. Әллә шул шатлыккамы, өйдә савыт-сабалар да чыңлаштылар. Китәбез' Бәрәнне дә үзебез белән алабыз Авыл малайлары шаккатыр «Сабир кайткан. Сабир!» — дип бөтен авылга әйтеп йөрерләр Безгә кунаклар килер Газизә апам да мине коча-коча сөяр «Үсеп җиткәнсең, үсеп җиткәнсең, балакай»,— дияр Чын егет булгансың, дип
тә әйтер Гөлдерием дә, исән булса, очып килеп җилкәмә кунар. Ул да шатлыгыннан кычкырып җибәрер: «Ки-ке-ри-күк, дустым кайтты1» — дияр.
Мин шулай уйлана-уйлана тизрәк киенә башладым. Миңа да бит юлга әзерләнәсе бар. Үз әйберләремне тизрәк җыештырырга кирәк.
Кинәт әнием үкси-үкси елап җибәрде. *
— Улым, бәгырем,— диде. Син кайтмыйсың шул, кайтмыйсың. И 2 ходаем, тагын нәрсәләр генә кушарсың безгә? <
Шулчак кемдер минем башыма китереп сукты сыман. Юк, өстемә § бозлы су койды кебек Юк, миңа тагын нәрсәдер булды шикелле Тез г буыннарым калтырады. Көчем бетте, мин егылдым. Егылдым да, тәгәри- тәгәри үкереп елый башладым. ♦
— Мин дә китәм сезнең белән, китәм, китәм. калмыйм биредә! — S дип кычкыра-кычкыра өзгәләндем. >
Үги әти мине идәннән күтәреп алып сәкегә утыртты. Үзе дә янәшәмә 2 утырды. х
— Син бит инде бәби түгел, әйдә, ирләрчә сөйләшик әле,— диде.— “ Без бит сине ташлап калдырмыйбыз. Кичә әнә Гатаулла бабай нәрсәләр х сөйләде? Үзең дә ишетеп тордың ич. Ирләрне барысын да сугышка алып китәләр,— диде. Мине дә алып китсәләр, сез нишләрсез биредә?
Әнием, алдыма тезләнеп, мине кочаклый-кочаклый иркәләде. Йөземнән сыпырды. Күз яшьләремне сөртте.
— Тагын әтисез калсак, без бу ят җирдә ничек яшәрбез, улым? Уйлап кара. Без бит күпкә түгел, атна-ун көн узып та өлгермәс, кайтып та җитәрбез..
— Әлбәттә, шулай, әниең дөрес әйтә,— диде үги әти дә. Үзе еламый да кебек, ә күзләреннән яшь ага.— Юл ерак, дөньялар буталып тора. Сабир. Без төрлечә уйлап карадык инде. Булмый. Сиңа биредә калып торырга туры килә. Кыен хәлләр, улым. Безгә әле җәяүләп тә барасы булыр. Юкса, без сине калдырып Китәр идекме? Елама, улым, елама. Без бик тиз кайтып җитәрбез. Безнең дә җаннарыбыз янып-янып көя. Бер нишләп тә булмый.
Әнием тагын әйтте:
— Анда авылда инде җир бирә башлаганнар, дигән иде солдат абыең, бәлки, сиңа да имана чыгарырлар. Инде авылда төпләнеп калсак, әтиең сине үзе килеп алып китәр.
— Әлбәттә, шулай,— диде үги әти.— Безнең артып калган балабыз юк. Без кайда, син шунда булырсың, улым. Ә миңа биредә калырга ярамый. Гаскәр килеп төшсә, соң булыр, ашыгырга кирәк.
Ә мин нәрсә әйтергә дә белми утырам. Минем телем алынды шикелле. Күзләрем дә нигәдер начар күрә кебек. Елый да алмыйм хәзер Тамак төбемә ниндидер бер таш килеп тыгылды сыман
Озак та узмады, безгә Хәлимә карчык белән Гатаулла бабай килеп керде. Кулларына ниндидер төеннәр тотканнар иде.
Гатаулла бабай кулындагы төенчеген бер читкә куйды да туп-туры минем яныма атлады. Йөземә текәлеп карады
— Әллә елап утыра бу? — диде.— Нишләвең, Сабирулла улым? Бер дә елыйсы түгел. Шатланырга кирәк, шатланырга. Солдатлар килсә, әтиеңне кабат гомердә дә күрә алмассың. Әниеңне дә куып алып китәрләр. Карышкан кешеләрне ат койрыгына бәйләп өстерәрләр ди, беләсеңме?
— Шулай, шулай,—диде Хәлимә карчык,—минем башымнан сыйпап — Син бит бер ялгыз гына калмыйсың әле биредә Менә без дә синең белән бергә торырга килдек. Бик матур итеп яшәрбез, алла боерса.
Аңладым, алар кичә үк бу турыда сөйләшеп куйганнар, күрәсең. Ела-елама. барыбер биредә калдырачаклар. Бу котылгысыз иде. Ә мин нишли алам? Бәлки, чыннан да шулай кирәктер. Мин тынычлана төштем. Әмма эчтән һаман калтырана идем.
Гатаулла бабай үги әтигә карап маңгаен җыерды. «Нигә эшеңнән туктап калдың? — диде.—Тизрәк булыгыз, кайгырышып, елашып
утырасы вакытлар түгел. Әнә, хутордан күбесе китеп бетте инде. Сугыш атта чаптыра. Күз дә ачып өлгермисең, килеп тә житәрләр. Иртә белән әнә туп аткан тавышлар да ишетелде».
Хәлимә карчык мине кочаклап утырды. Янәсе, тыпырчынмасын, гауга чыгармасын. Гатаулла бабай үги әтигә булыша торды. «Иң кирәкле әйберләрне генә алыгыз,— диде — Юлчыга янчык та авыр була, дигән борынгылар».
Әнием, бер төенчекне кулына алып, Гатаулла бабайга күрсәткән булды.
— Менә генә, кечкенә генә төенчек, бар әйберләрем шунда,— диде,— Бөтенләй күчеп китмибез ләбаса. Әле бирегә кайтып яшисебез бар.
— Шулай булмый, әлбәттә, кайтасыз,— диде Хәлимә карчык,— Калган әйберләрегез өчен борчылмагыз. Сез кайтуга барысы да исән торыр, алла боерса...
Сизәм, болар мине шулай юатырга телиләр. Тирә-юньгә каранам. Чыннан да, алган әйберләре күп түгел. Кулда күтәрерлек кенә. Кайтырлар. Әнием мине онытмас. Мин дә аңа бер генә, ул да минем бердәнберем генә.
Әнием яныма килеп утырды.
— Улым, берүк әдәпле була күр,— диде.— Әбиеңне, бабаңны тыңла. Җәберләнмәсеннәр.
— Юк, юк,— диде Гатаулла бабай,— улыңа сүз тидермә. Сабирулла акыллы малай, йомышны да үтәр, сүзне дә тыңлар.
Бабай аркамнан какты: «Шулай бит, улым?»
Мин башымны селкедем. Миңа инде риза булмаска мөмкин түгел иде.
— Малай әйбәт, зарланмыйбыз.— диде үги әти дә.— Эшкә кулы ятып тора. Бәхете белән үсеп кенә житсен. Чибәр буласы егет.
Мин жәт кенә әниемә карадым. Ул елмайды. Матур итеп елмайды Миңа рәхәт булып китте. Бу чакта минем йөземдә дә шатлык уйнап торгандыр.
Үги әтинең минем турыда әйткән сүзләре мине дәртләндереп жибәр- деләр. Мине мактамаска да мөмкин түгел иде шул хәзер. Чибәр егет буласы кеше елыймы соң? Юк. еламый, тешләрен кысып түзә Эчтән генә әрнесә дә күз яшен күрсәтми. Беләм, үги әти салам кыстыра. Мине тынычландырырга тели. Без бит менә хәзер, менә шушы минутларда куллар бирешеп, йөзләребезгә караша-караша саубуллашып аерылышырбыз. Шул чакта бу малай тагын үкермәсен ди бугай. .
Әнә, ул арлы-бирле йөргәләп, тирә-юньгә каранып алды да:
— Ярар,— диде — Юлга чыгарга да вакыттыр инде. Кирәкле әйберләр жыелып бетте. Шуннан да артыгын алып булмас.
Киенештеләр. Хәлимә карчык сәкегә ак жәймә жәеп салды.
— Инде утырышыгыз,— диде.— Дога кылып, амин тотып алыйкчы.
Барыбыз да сәкегә тезләнешеп утырдык. Өйгә тынлык төште. Шунда мин идән уртасында авып яткан бер урындыкны күреп алдым. Ул да башын иеп, тезләнеп тора иде шикелле Әнә өстәлдә самовар да сагышланып калган төсле Чынаяклар да аннан-моннан башларын күтәреп безгә исләре китеп карыйлар кебек Чөйгә эленгән минем бишмәтем дә жиңнәрен салындырып уйга бирелгән, менә-менә хәзер елап жибәрер сыман.
Хәлимә карчык ике учын да бергә кушып, китап битләрен ачып куйган шикелле итеп, күз алдына китерде дә моңлы гына жырлады. Ул шулай юлчыларга исәнлек-саулык теләп дога укыды. Аннан соң сузып кына:
— Амин! — диде—Фәрештәләр җиргә иңгән сәгатьтә булсын...
Урыннарыбыздан кузгалдык. Үги әти мине кулларына күтәрде.
— Хуш. улым, без киттек инде,— диде,— Хәере белән аллага тапшырдык Язмышта язганны күрми дә булмас Кайгырма, улым, кайгырма, бик тиз кайтып та житәрбез.
Бу юлы аның күзләре коры иде. Шулай тиеш тә ир кешегә. Еламасын. Андый әти белән әнием нишләр? Юлда нәрсәләр булып бетмәс. Мин менә бу вакытта үги әтиемнең бик көчле булуын тели идем Кирәк чакта теләсә
кем белән дә якага-яка килеп сугыша алсын Әниемә тузан да кунмасын
Әнием мине кочаклап күкрәгенә кысты Хәзер мине аңардан берничек тә аерып ала алмаслар кебек. Үзе бер сүз дә әйтми Минем башыма башын куеп йөземне күз яшьләре белән чылата, үбә Мөмкин булса \ i мине куен эченә генә салып куяр иде.
— Гафу ит. мине гафу ит. улым,— диде Каласың. Ничек кенә түзим ♦ икән бу хәлгә. Борчылма, юлларыма таш яуса да кайтып җитәрмен. § Синнән башка яши аламмы соң. бәгырем? Безне бүгеннән үк көтә тор. < улым... ' *
— Җитәр, булды.— диде Гатаулла бабай, мине әниемнән аерып f алып — Җитәр, үз йөрәгеңне дә бозма, бала күңеленә дә шом салма Бу S дөньяда кем китми дә. кем кайтмый? Гомергә китмисең лә. бүген анда. “ иртәгә биредә
Сизендем, бабай бу сүзләрне бигрәк тә минем өчен әйтте булса кирәк. =: Ул да бу кәнтәй тагын елый башлар дип шикләнә иде. Болай да әнә. ирен- п нәрен дерелдәтеп, чак-чак кына түзеп утыра, дигәндер эчтән генә.
Хәлимә карчык та картының нинди кылда чирттергәнен төшенеп s куйды.
— Шулай булмыйча, без китеп йөрмәгәнме, кайтып төшмәгәнме? - Барысы да булды бу гомердә. Сынмадык та. сынатмадык та. Аллага шөкер. Менә яшәп торабыз. Сезне дә ходай ташламас. Әйткән иде бу юләр карчык, диярсез әле бервакыт Искә төшерерсез сүзләремне, төшерерсез...
Үги әти капчыгын алып җилкәсенә салды. Әнием төенен беләгенә асты. Гатаулла бабай бисмилла әйтеп кенә ишекне ачты, аллага тапшырдык, диде.
Без йортка чыктык. Хутордан тагын кемнәрдер китеп баралар иде. Җилкәләрендә капчыклар, кулларында төеннәр. Барысы да ашыга-ашыга атлый.
Бер агай: «Хуш. сау булыгыз, Хәлимәттәй»,— дип әйтә-әйтә узды.
— Хуш. хуш. хәерле юл. энем! Күрешергә язсын.
— Күрешербез, күрешербез. Хәлимәттәй.— диде теге кеше — Үз оясына кош та кайта.
Әнә. алар да кайтырга дип кенә китәләр икән, дип уйладым мин. Бу агай миңа да борчылмаска кушты сыман Мин тәмам тынычландым кебек, әмма барыбер миңа күңелсез иде.
Хәлимә карчык мине җитәкләп тотты. Әнисе артыннан ияреп китә күрмәсен дигәндер инде. Аннан соң юлчыларга карады да: «Куллар бирешеп тормыйбыз.— диде — Ак юл сезгә, кардәшләр! Исән-сау гына йөреп кайтыгыз. Көтеп калабыз, каршыларга да чыгып торырбыз».
— Шулай, шулай,—диде Гатаулла бабай,—очрашулар сагындыра
— Рәхмәт инде. Хәлимә апа. бер генә дә онытырлык түгел сезне,— диде әнием.— Үзегез дә исән-сау гына яшәгез. Кабат күрешергә насыйп булсын.
Әнием инде еламый иде. Ул миңа карап елмайды. Аның йөзе ниндидер бик матур чәчәккә охшап китте Ул чәчәкне минем кайдадыр күргәнем дә бар кебек. Тик исемен генә белмим ул чәчәкнең.
Үги әти алдан китеп барды. Аңа әнием дә иярде. Гатаулла бабай аларны озата китте Без Хәлимә карчык белән бусага төбендә тын гына карап калдык. Әнә, инде алар китә баралар. Үги әти алгарак бөгелеп иелгән. Җилкәсендәге капчыгы шактый зур. Моннан караганда аның аркасына бер бөкре кеше менеп атланган шикелле иде.
— Юллары уңар, алла боерса, уңар.— диде Хәлимә карчык.— Артка әйләнеп карамадылар. Шулай тиешле...
Ә мин белми идем әле, белми идем, саубуллашып китеп барганда артка әйләнеп карарга ярамый икән. Язык була, ди Хәлимә карчык
Алар киттеләр. Күз алдыннан да югалдылар Ә мин еламадым Ә миңа нәкъ менә шушы чакта үкереп-үкереп еларга кирәк булган икән. Кычкырып-кычкырып. өзгәләнә-өзгәләнә еларга иде миңа. Мин бит бу минутларда әниемне соңгы кабат күреп калганмын. Аның белән соңгы, соңгы кабат саубуллашканмын..
Их. белгән булсам «Әнием, әнием, мин сине беркая да җибәрмим, юк. җибәрмим'.»— дип муенына асылынган булыр идем Кочаклар идем, үбәр идем Күз яшьләрем белән йөзен юар идем Кулларына чытырдатып ябышыр идем Аяк асларына ятып тәгәрәр идем Тезләренә сырышып. «Әнием, әнием, китмә, китмә! —дип елаган булыр идем.— Синнән башка мин уләм. үләм!»— дип куркыткан булыр идем <
Аннан соң инде күп еллар узды. Мин инде хәзер әниемнән дә картрак Менә бу минутларда мин аны сагына-сагына сагышланып утырам.
Кайвакытларда иртә белән йокымнан уянам да, үзем дә сизмәстән, «әнием, әнием!» дип эндәшәм Ә ул шунда гына, якында гына, үз янымда гына миңа карап тора кебек. «Улым, алтыным минем, ничек яшисең, ничек гомер итәсең? — дип сорый шикелле —Мине гафу иттеңме?»— ди сыман
— Гафу иттем, гафу иттем, әнием Син гаепле түгел. Сине миннән язмыш аерды Язмыш.. Син әле бәлки, әнием, нәрсәләр күрдең, ниләр, эшләдең, кайларда гына йөрден. дип сорарсың. Менә хәзер минем нәкъ шул көннәр турында язып утырган чагым Борчылма, әнием, мин дөньяда әрәм булмадым Улың өчен тыныч бул Тик менә синең кабереңә генә чәчәкләр куя алмадым Эзләп-эзләп тә кабереңне тапмадым. Моның өчен син дә мине гафу ит, әнием!
Син гомерем буе йөрәгемдә, минем белән бергә яшисең Аерылышкан көнне синең йөзеңдә мин күргән чәчәк әле дә күз алдымда Ул бервакытта да шиңми, саргаймый Ул чәчәк һаман синең йөзең кебек елмаеп тора
Ә сез, дусларым, нигә болай авыр моңландың, дип сорамагыз. Сөйләрмен әле мин сезгә, сөйләрмен. Ә хәзер елыйм әле. елыйм. Күңелем ташты Бер ялгызым гына тынлыкта калып уйланыйм әле..
Алда нинди язмышлар?
Без'әле ишек төбендә юлчылар киткән якка карый-карый шактый озак тордык. Хәлимә карчык мине әле һаман үз яныннан җибәрми Я башымнан сыйпаган була, я аркамнан чәбәкләп куя.
Ә минем елыйсым килә. Елый алмыйм Ж.аныма авыр таш төшеп утырган сыман Юк. җаным гына түгел, үзем дә таш кисәгенә әверелдем кебек Әбинең кулы битемә тиеп киткәндә дә җылысын сизмим Әллә аның кулы шундый катымы? Әллә үзем шулай берни дә тоймас булып калдыммы?
Кинәт өй артыннан кычкыра-кычкыра бәрәнем килеп чыкты. Килеп чыкты да миңа маңгае белән төртелеп иркәләнде
— Әнә. сине дустың сагынган. - диде әби — Ничек ялагайлана, үз әнкәсенә дә шулай кыланмагандыр, ярата..
— Ачыккандыр ул мескен,— диде Гатаулла бабай.— Тамак нишләтми. Иркәләндерә дә. сөйдерә дә.
— Әйдә,— дидем мин бәрәнемә,— тизрәк өйгә керәбез.— Үзем шул чакта әллә ничек йомшарып, җиңеләеп киттем сыман. Әле генә йөрәгемне өзгәләп торган кайгым да онытылды Мин бит ялгыз түгел. Минем дустым бар Ничек кенә булса да яшәрбез әле. яшәрбез
Барыбыз да өйгә кердек. И-и биредә нәрсә генг» булып бетмәгән! Бөтенләй безнең өй шикелле дә түгел кебек. Буп-буш, шыксыз, салкын, ямьсез. Әниемнәр үз әйберләре белән бергә, өйнең ямен дә, җылысын да төеннәренә салып алып киткәннәр, диярсең
Әби дә шулайрак уйлады бугай «Хуҗа киткәч, өйнең дә рәте калмый шул,— диде — Биредә җил-давыл узган төсле Кара инде 6v урындыкларга. ятим балалар шикелле моңаешып калганнар Зарланырга телләре генә юк, мескеннәрнең...»
Чыннан да, урындыклар да, башка әйберләр дә анда-монда аунап яталар иде Билгеле, ул бая да шулай булган Без аларны үзебез үк шундый иләмсез хәлгә китергәнбез ләбаса. Ашык-пошык, юлга әзерләнгәндә шәйләбрәк җиткермәгәнбез.
— Хәзер аны ямьләндерәбез, ал да гөл итәбез,— диде бабай — Анысы гына безнең кулдан килә
Карт тиз генә казанга су салды Учакка салам тутырып дөрләтте, тизәк кисәкләре тыкты «Яна бит. яна!—диде шатланып,— учакта ут янып торса үзе бер рәхәт Җылысы да чыгып өлгерми, җаның шунда ук |ҖЫлына башлый Ут шундый нәрсә ул. Шулай бит, Сабирулла?'» ♦
Шулай дим мин дә Бабай бит минем күңелемне кузгатырга теләп g шулай сөйләнә. Янәсе, боекмасын. <
Әби өй эчен җыештырырга кереште Куллары җитез йөри Әйберләр з үз урыннарына килеп утыра торалар Әби аларны чүпрәк белән сөртеп. ? ялтыратып куя. өй эче дә яктыра бара сыман
Ә мин бәрәнемә су салып бирдем. Сусаган, йотлыга-йотлыга эчә. ♦ Бер тукталып, башын күтәреп тирә-юньгә карана Ул да сизенә, күрәсең s Хуҗалар кайда, дип уйлана булыр Хайван гына димә, белә «Киттеләр,— * дим мин — Киттеләр Борчылма, тиздән кайтып та җитәрләр.. » ®
. Мин моны бәрәнемә дә әйтәм, үземә дә әйтәм кебек. Миңа да бит тынычланырга кирәк инде. Әбинең дә. бабайның да кәефләрен һаман- S һаман бозып торулары килешмәс. Бабай бит мине әле беренче кабат 2 күргәндә үк: «Егет!»— дигән иде.
Бабай баздан ит алып керде «Сарыгы да бик симез булган икән,— диде.— Мае лычкылдап тора»
Әби картына елмаеп бер карап алды да, соңыннан кашларын җимерә төште
— Иткә синең күзләр зирәк,— диде.— Бик оста чамалыйсың. Телең дә тәмлене генә көтеп тора Борыныңны әйтмим дә инде. Тәмле аш исен җиде чакрымнан сизә
— Анысын гына булдырабыз,— диде бабай, кетер-кетер көлеп.
Бабай гел шулай әйтә тора Янәсе, ул булдыклы.
Аның бу гадәтен мин инде элегрәк белеп алган идем Әби дә моңа күнегеп беткән булса кирәк. Бабайга берәр йомыш кушса, тегесе: «Анысын гына булдырабыз»,— дип башта] ук әйтеп куя. Ә үзе шунда ук онытып өлгерә «Нәрсә куштың әле. карлык?»—дип сорап алҗыта Әби бер генә дә ачуланмый «Ярар, үзем генә эшләрмен инде»,— ди...
Әби бер телем икмәк өстенә бармакларын уйната-уйната тоз сипте, «бисмилла, бисмилла», дип әйтә-әйтә минем кулыма тоттырды
— Бар, улым, бәрәнеңне чирәмгә алып чык. Хайван су эчеп кенә тук булмый,— диде.
Бабай да әйтә куйды
— Еракка китеп йөрмәгез Хуторда хуҗасыз этләр күп хәзер Бәрәнеңә ташлана күрмәсеннәр. Кулыңа таяк ал
Бәрән инде ишек ачылганны гына көтеп тора иде. Без чыгып киттек. Бәрән бавыннан тотмасам да янымда гына бара Нәрсәдәндер куркынган шикелле як-ягына карана. Мин үзем дә бераз шүрлим. Тирә-якта нигә бер генә кеше күренсен Бабай дөрес әйткән икән, әледән-әле этләр йөгереп уза. Алар әле бу якка барып төртеләләр Борыннарын җиргә сузып иснәнә-иснәнә тагын йөгерешеп китәләр.
Кайберләре елаган кебек чинап куя. Беләм, алар шулай хуҗаларын эзлиләр Ә хуҗалар юк. Өй тирәләрендә вак-төяк әйберләр аунап ята Тәрәзәләргә аркылы-торкылы такталар кадакланган Ишекләре бикле Хутор тып-тын
Бёз кырга чыгып җиттек. Әнә. андарак Бөкре әфәнде корылмалары Биек койма аша йорт, сарай түбәләре генә күренә. Киң капканы тоташ ачып куйганнар. Капка алдында пар-пар ат җиккән арбалар туктап тора Бер читтә Бөкренең үз тарантасы, аңа да пар ат җигелгән
Арбалар тирәсендә кешеләр кайнаша. Алар ашыга-ашыга ниндидер йөк төииләр Сандыклар чыгарып куялар, төеннәр салалар Үзара нәрсәдер <ычкырып сөйләшәләр. „
Менә байлык кайда ул! Аларның сандыклары гына да безнең өи кадәр Viapra нәрсәләр генә салып бетермәгәннәрдер Их, ичмасам берсен генә 5улса да ачып карыйсы иде. Мөгаен, ул әйберләрнең мин исемнәрен дә
белми торганмындыр. Ә сарайларында ул Бөкренең нәрсәләр генә юктыр әле? Йөз олауга төясәң дә бетмәстер
Йортта этләр чинын. Алар да биредә каласы бугай. Сизенәләр, хуҗалар китә. Хуҗаларыннан башка ул усал этләр нишләп кенә бетәрләр икән? Кем аларны ашатыр, кем су эчерер?
Әгәр безгә дә моннан китәргә туры килсә, минем бәрәнемне, әлбәттә, суячаклар иде. Юк. мин аны пычак астына бирмәс идем. Үзем белән ияртеп алып китәр идем.
Минем нәниемнең бәхете басты. Без китмәдек. Әнә ул минем дустым үлән чүпләп йөри. Гел минем тирәмдә генә әйләнә...
Кинәт йорттан бер төркем хатын-кызлар чыкты Араларында берсе бик юан. Бөкренең бу үз хатыны булса кирәк. Ул туп-туры тарантаска менеп утырды Арба сыгыла-сыгыла селкенеп куйды.
Хатын әледән-әле яулык белән битен сөртә. Елый, кинәт-кинәт үксегән тавышы да ишетелеп китә Ара-тирәдә тагын кемнәрдер елашалар. Шунда этләр дә өреп җибәрә. Әллә нинди тавышлар бергә кушылып күңелдә ниндидер шом уяталар
Менә инде арбаларга да менеп утырыштылар. Ниндидер ирләр дилбегәләрне тотып алып, атларны куа-куа кузгатып алып киттеләр Тарантас тора калды. Хуҗа әле күренми иде. Ул каласы микәнни? Юк. әнә капкадан атылып килеп чыкты Кемдер капканы япты, үзе эчтә калды Тик шуннан соң гына Бөкре тарантаска үрләп менде. Дилбегәләрне үзе тотып алды. Атлар башларын чайкап, күкрәкләрен алга киереп кинәттән генә тартылып, тарантасны җилтерәтеп алып киттеләр. Алар хуторга кереп тә тормадылар, яннан гына узып, олы юлга юнәлделәр.
Болар соңгылары иде. Хәзер инде бу бакчалы йорт та бер нәрсәгә д.» кирәкмәс ташландык әйбер шикелле булып калды. Тәрәзәләре дә сукырайды кебек Алмагачлар да койма артына яшеренделәр шикелле. Бу җиргә дә тынлык ябырылды. Тик зиратта гына әле каргалар шавы ишетелә. Алар да китәргә җыеналар Инде бит көз килеп тора Тагын бу якларга яз килер микән? Кешеләр яңадан кдйтырлармы? Ә без ничек яшәрбез?
Мина авыр уйлар килә. Әнием белән кабат күрешерменме? Тагын нәрсәләр булып бетәр биредә? Куркынычмы, кайгымы, әллә шатлыкмы? Мин әле бер нәрсә дә белмим Алда нинди язмышлар көтә икән безне?
Беркайда да, беркайчан да булмаган туй
Иртәнге чәйне эчтек. Әби өстәлне бик тиз җыештырып та куйды.
— Хәзер инде.— диде ул.-— Мөршидәнең дә хәлен белешеп кайтасы булыр Ялгыз башы нишләп кенә ята икән мескен.
Мөршндә апа турында минем ишеткәнем бар иде инде. Исемдә, кайчандыр Хәлимә карчык әниемә ул хатынны бик кызганып.елый язып сөйләгән иде.
Ә мин бер почмакта нәрсәдер ясаган булып маташам Янәсе, боларның сүзләренә исем дә китми. Сөйләшә бирсеннәр. Әмма колак бит барысын да ишетеп тора Мин гаеплемени? Сүз ул теләсә кая үтеп керә.
Бер кешеләрдә бер ятим кыз торган икән. Менә ул буйга да үсеп җиткән, ди. Матурларның да матуры булган. Аны яман күзләрдән саклап кына торганнар, имеш Бервакыт аны кияүгә димли башлаганнар Кайдан гына нинди генә яучылар килеп бетмәгән. Әмма кыз барысыннан да баш тарткан
Бер елны хуторга бер ир кеше килеп эшкә урнашкан. Үзе әллә ни карт та түгел икән әле. Башына инде чал төшкән моның. Йөзенә дә җыерчыклар сызгаланган Нужа белән бик яшьлн танышкан булса кирәк. Үзе татар да икән әле. Мохтар исемле. Укырга да. язу-сызуга да бик булдыклы, ди
— Син кайсы яктан? — дип сорасалар. <бик-бик ерактан», ди икән Моннан күренми, янәсе
Озак та узмаган бу Мохтар дигәнебез Мөршидә белән очрашын әвеш-тәвеш китереп йөри башлаган. Тора-бара бер-берсенә чын-чынлап гашыйк булганнар .Мөршидә егетне үлеп яраткан
Тагын тора-бара болар туй көнен дә белдереп куйганнар. Кызның * хуҗалары да ризалык биргәннәр Туйга әзерләнә башлаганнар 2
Әмма туй буласы көндә, иртә белән шәһәрдән ике атлы солдат 2 килеп төшкән. Шул ук сәгатьтә Мохтарны тотып алганнар да кулларына | «йозак» салып каядыр алып киткәннәр ’ s
Шуннан соң Мохтар турында бер генә хәбәр дә ишетелмәгән Үлгәнме, “ тереме? Беркем дә бернәрсә дә белмәгән. Соңгарак, кемдер әйткән * имеш: «Ул Мохтар дигән кеше каторгадан качкан булган икән Биредә полициядән яшеренеп кенә торган икән имеш. Патшага каршы сүз таратып „ йөргән, ди» «
Ә Мөршидә көне-төне елаган Аш-суыннан калган. Йокыларын = оныткан. Сагыштан саргаеп беткән. Соңгарак акылга җиңеләя башлаган, о һәр көнне юл өстенә чыга икән дә: «Мохтарым, Мохтарым! Син кайда?» — “ дип өзгәләнә-өзгәләнә кычкыра, аннан сон шашып көлә-көлә, бии башлып икән.
Тагын соңрак бөтенләй сөйләшмәс булып калган. Еламый да, көлми дә икән. Аңа җен кагылган, дип тә лыгырдаучылар булган
Хуҗалары да кызның бу бәхетсезлеген күреп бик-бик кайгырганнар. Кеше аңа ярдәм итә алмас инде, дигәннәр. Бер алла үзе генә я терелтер, я үзенә алып китәр, дип көтә торганнар Әмма кызны кулларыннан ташламаганнар Хәлләреннән килгән кадәр тырышканнар, аш-суыннан өзмәгәннәр. Урын-җирләрен дә тәртиптә тотканнар Әледән-әле мунча кертеп кайтарганнар. Күрше-коланнар да күз-колак булганнар. Тәмлерәк ашлары булса, кызга кертеп чыкканнар. Тизрәк терелсәң иде, бәхетсез кыз, дигәннәр Бигрәк матур идең бит. әллә яман күз тидеме сиңа, дип елаганнар да, сыкранганнар да.
«Юк, кызга күз тимәгән, җен дә кагылмаган. Мәхәббәте шулай иткән аны, мәхәббәте»,— дип әйтәләр икән кайберәүләр. Мәхәббәт ул дәрья шикелле, я агызып алып китә, яки ярга чыгарып ташлый, имеш
Шулай бер ел узган, ике ел узган, ди. Ә кыз һаман газап утында янган да көйгән Чыра кебек кипшенеп беткән Нинди генә сүз әйтсәң дә төшенми икән. Бер нәрсәгә дә исе китмәгән кебек, күзләрен, дә йоммый тик кенә карап тора икән...
Ә бу көннәрдә аның хуҗалары да хутордан китеп барганнар иде. Сырхау кешене ерак юлга ничек алып китәсең? Аллага тапшырдык инде, дими хәлең юк. Хуҗалар да елый-елый саубуллашканнардыр Мөршидә апа белән. «Безне гафу ит, үзебез теләп түгел, язмыш безне аера,»— дигәннәрдер.
Без аларның өенә җитәрәк ниндидер тавышлар ишетеп алдык. Мөршидә апа кем беләндер сөйләшә иде.
— Әллә бу мескенем бөтенләй акылыннан язды микән? — диде әби куркынып.— Үз-үзе белән гәпләшә башлаган
— Әйдә, керик әле, керик,— диде бабай.— Чынлап, хәерлегә түгел бу. Нәрсә булды икән?
Кердек Мөршидә апа бусага төбендә үк әбине күреп алды да, йөгереп килеп аның муенына сырышып асылынды.
— Хәлимәттәй. җаным, бәгырем,— диде.— Жаным, бәгырем, мин терелдем бит, менә күр, терелдем! Акылым ачыкланды, күзләрем яктырды, йөрәгемә дәрт керде, күрәсеңме мине!
Без нәрсә әйтергә белмичә аптырашып телсез калдык
_ Цү' — диде бабай сәке ягына карап — Кем ул? Кем?
Анда, биленә кылыч аскан, наган таккан, йөзен сакал-мыек баскан
бер солдат безгә карап елмаеп тора иде. Мин куркып артка чигендем. Каян килеп чыккан бу кеше^
Ул безгә якынрак атлады. Үзе әле бер сүз дә эндәшми иде. Әби дә ана якынрак килде. Тегенең йөзенә текәлеп карады.
— Шаярма, егетем, син Мохтар ич! — дип кычкырып җибәрде. Үзе< солдатның биленнән кочып алды, йөзен сыйпады, җилкәсен чәбәкләде.
Бабай да дерт итеп селкенеп куйды. Таягын бер читкә сөяде дә.әлеге Мохтар дигән солдатка килеп ябышты. Бары тик: «Мохтар улым, кайтып җиттеңме?» — дип кенә әйтә алды. Күзләреннән мөлдерәп яшь агып төште. Иреннәре калтыранды. Нәрсә әйтергә дә белми иде инде.
Мөршидә апа мине эләктереп алып күкрәгенә кочты, битемнән, башымнан үпте. Кулларымны кулларына алып үз йөзенә китереп куйды,— «Үскәнем минем, үскәнем,— диде — Мин бит сине бик озак күрми тордым. Еракта, еракта идем кебек».
Бәлки, Мөршидә апа дөрес әйтәдер. Еллар буе миңгерәп, авырып яткан кеше, менә шулай кинәттән генә терелеп китсә, чыннан да, үзен әллә кайлардан, ниндидер караңгы дөньядан кайтып төшкән кебек хис итәдер.
Күрәм, Мохтар абый да елый, солдатларча, күз яшен күрсәтми генә елый. Әби дә. бабай да үкси. Мин дә елыйм Ә Мөршидә апа еламый, ул теге «караңгы дөньяда» булган чагында ук елый-елый күз яшьләрен коеп бетергәндер. Без елыйбыз. Ә ул безгә карап шатлана. Әле без дөньяда бар икән лә. Без исән!
Мөршидә апа хәзер күгәрчен шикелле гөлдери-гөлдери безнең тирәбездә әйләнгәли. Ул хәзер әллә нинди матур сүзләр әйтер иде дә, андый сүзләрне әллә исенә төшереп җиткерми.
Менә ул үзенең Мохтарына барып сыенды. Аның бер кулын алып үз җилкәсенә салды. Бер аңа, бер безгә карап елмайды.
— Дустым кайтты, кайтты бит.— диде. Ул әле үзе дә бирегә яңа гына кайтып кергән шикелле иде. Мохтарын гына түгел, бу өйне дә. өй эчендәге әйберләрне дә, безне дә әле яңа гына күреп тора шикелле.
— Менә бит алланың рәхмәте,— диде әби,— үзе генә кайтмаган, Мохтарың, сиңа исәнлек-саулык та, бәхет тә алып кайткан. Мәхәббәт шулай итә ул. Үлгәнне дә терелтә.
— Белеп әйтәсең, Хәлимәттәй. кайтып керүе булды, йөзенә карадым да күзләрем яктырып китте. Исемемне әйткән иде, акылым ачылды, телемә сүз иңде. Куллары белән кочаклап алган иде, кинәт кап-караңгы баздан мине тартып чыгарды сыман Битемнән бер үпкән иде, йөрәгем дәртләнеп китте. Бөтен тәнемә ниндидер көч килеп тулды кебек. Кош шикелле очардай булдым. Менә, ышанмассыз .
— Ышанабыз, кызым, ышанабыз,—диде бабай.— Мәхәббәт кешене акыллы итә. Йөзенә гүзәллек иңдерә, күзләренә нур тутыра.
— Өнемме бу, төшемме? — диде тагын Мөршидә апа.— Ничек кенә түзәрмен икән бу шатлыкка?
Өйдә тынлык урнашты. Шатлыкка ничек түзәләр соң? Моңа сүз белән җавап юк. Шатлыкны кайчак елап та, кайчак көлеп-елмаеп та, әмма сүзсез генә йөрәк аша кичерәләр Без хәзер менә шундый хәлдә идек Нинди генә сүз әйтсәк тә ул хисләргә туры килмәс кебек.
Ә менә солдат Мохтар абый килештерде. Ул: «Теге чакта булмый калган туй көне яңадан кайтты»,— диде.
Кинәт Мөршидә апа бабай каршына килеп тезләнде дә:
— Гатаулла агай, син ил карты,— диде.— Безгә Мохтар белән икебезгә кавышырга фатихаңны бир. Сине олы атабыз итеп, Хәлимәттәйне әнкәебез итеп, алдыгызга баш иябез.
Мохтар абый да сүзгә кушылды:
— Үзегез дә беләсез булыр. Гатаулла агай, без бит инде күптән ярәшкән кияү белән кәләш. Сезнең тарафтан әйтелгән фатиха безнең
өчен хәләл Безнең мәхәббәтебез алла каршында да, закон алдында да саф Безнең xaipa кешеләр теленә яман сүз кермәсен
Хәлимә карчык кесәсеннән тәсбих чыгарып төймәләрен арлы-бирле йөртеп алды. Картына яктырып карады Бү аның шулай сүзсез генә риза булуын белдерүе иде.
Бабай ашыкмады. Ул башта кияүнең йөзенә карады. Буен-сынын * күзәтте, өс киемнәрен дә күздән кичерде Шуннан соң гына сүзгә кереште. 2
— Бу эш безнең халыкта рөхсәт ителә,— диде — Бигрәк тә мондый S авыр заманда гашыйкларның теләген читкә кагарга ярамый. Намуслылык = бар нәрсәдән дә өстен Без аңа буйсынабыз. Әмма, Мохтар улым, гафу § ит.— диде карт сүзен алга алып барышлый.— Дөресен әйтеп сөйләшү “ тиешле *
Мөршидә апа күзләрен зур ачып бабайга текәлде. Ул куркынган =: шикелле, моннан соң ниндидер авыр сүз көтә иде кебек Хәлимә карчыкның « да кәефе кырыла төште. «Бу картлач нәрсә маташтыра?» — дип борчыла иде ул, мөгаен. =
Ә Мохтар абый солдатларча туп-туры басып тора Бер генә селкенми « дә, хәтта, күзләрен дә йомгаламый. Аңа хәзер, мылтык төзәп атсалар да, 1 бернәрсә дә булмас иде шикелле. Пуля күкрәгенә килеп бәрелер дә. кире кайтып атучының үзенә килеп тияр иде кебек
Мин дә аңа карап селкенми дә торам Нәрсә булыр хәзер? Бабай тагын нәрсә әйтер? Без көтә торабыз
Бабай әйтте
— Улым Мохтар,— диде.— тагын бер кабат гафу итә күр. Без бит сине бик аз беләбез. Сине бит әле катыржан дип тә әйткәннәр иде Әле шунысы да бар. син кем? Акмы, кызылмы, әллә тагын башка берәүме?
Әнә ни турында кайгырта икән минем Гатаулла бабай! Егетне тикшереп карамакчы. Яхшы кешеме, янәсе. Белергә кирәк. Мөршидә апа кем кулына керә? Соңыннан үкенергә туры килмәсме?
Бабай хәзер хөкемдар шикеллерәк иде. Ул үзен моңа хаклы итеп саный. Чөнки Мөршидә апа да аны атам дип атады. Ул шуның белән бу ап-ак сакаллы, ап-ак чәчле картка үзе үк хокук бирде түгелме?
Әмма Мохтар абый калтырап төшмәде. Ул үзенең ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды гына
— Мине катыржан диеп бик дөрес әйткәннәр,— диде.
— Бик дөрес
Мөршидә апа да тезләнгән урыныннан торып, елмая-елмая Мохтар абый янәшәсенә килеп басты. Безне бергә хөкем итегез, дип әйтергә җыена иде кебек. Ул да нәрсәдер белә, күрәсең
Мохтар абый сүзен дәвам итте
— Каторгага мин кеше үтереп эләкмәдем, кешенең яшәве өчен! — диде.— Яшәве өчен! Без әле Петербургта укыган чакта патшага каршы сүз кузгаткан идек. Мин шунда бары ике генә сүз әйттем «Патшага үлем!» — дип кычкырдым Ачуым килгән иде дөньясына да. патшага да Бер өч көннән сон мине һәм тагын берничә кешене кулга алдылар, ә тагын өч көннән соң безне яшерен генә хөкем иттеләр дә Себергә — каторгага озаттылар Теге чакта бу хуторга мин шуннан качып килгән идем
— Кая алып киттеләр соң сине, теге чакта? — дип сорады әби. — Бигрәк аянычлы булды бит. Туй итәр көнегез җиткән иде ләбаса.
— Янә Себергә озаттылар.— дип Мохтар абый тагын сөйләп китте. — Заманнар без теләгәнчә булып чыкты Патшаны дөмектерделәр. Ә безне азат иттеләр. Мин кызыл гвардиягә язылдым Инде хәзер акларны пыран-заран китереп, туздырып киләбез. Аларның җирдә соңгы көннәре
Бабай елмайды Мохтар абыйның сөенүләре аның күңеленә бик хуш килде бугай.
— Болай булгач, син кызыл икәнсең, егетем,— диде Ә Мохтар абын картузын чөйдән алып башына киле Ә картузында кып-кызыл йолдыз ялтырап, янып тора иде.
Мондый чакта минем авызым ачылмый каламы соң? Исем китеп карыйм Кызыллар әнә нинди була икән! Барыбыз да шатланыштык Күңелләребез күтәрелеп китте
— Алайса,—диде Гатаулла бабай,—бүген сезнең туй көнегез, дип фараз итик. Миннән — фатиха
— Миннән дә,— дип әйтте Хәлимә карчык та Үзе шунда ук тәсбихен тарта-тарта моңлы гына итеп ниндидер сүрә укыды Жырлаган кебек итте Әби, шул үзе әйткән сүрәне аңлаган микән. Ә мин бернәрсә дә төшенмәдем. Әмма көе бик матур иде. Сүзләре генә безнеңчә түгел. «Инде, балалар, куллар алышып бер-берегезне котлагыз,—диде бабай.— Никах булды дип белегез. Бүгеннән соң сез — ир белән хатын. Гайбәт сезнең исемнәрне пычрата алмас. Йортыгызда сабыйлар авазы яңгырасын. Бәхетегез ташып торсын. Бездән теләк шул»
— Амин,— диде әби,— амин, хәерле сәгатьтә булсын, оланнар
Мин дә, алардан күрә, ике учымны да жәеп авызым янына китереп алдым. Бу туйга минем дә катнашым бар Мин егет ягыннан шаһит лабаса Моннан соң Мохтар абыйга жизни дип кенә дәшәрмен Кылыч аскан, наган таккан кызыл йолдызлы жизни тагын кемдә бар? Курыкмыйм хәзер мин бу дөньяда!
Бабай шат иде. Шундый тиз арада, менә шундый кечкенә генә, балчыктан гына әүмәштергән өйдә мондый туйны кем, кайчан уздырган? Муллаларның төшенә дә кермәгәндер әле.
Ә менә Гатаулла карт, көтүче генә димә, бер дә исе китми генә ике йөрәкне бергә кавыштырды Бернинди мулла да. яучы да кирәк булмады
Әнә ул кулына таягын тотып алды
— Инде безнең эшебез бетте бугай,— диде.— Без китә торыйк..
— Юк әле, ашыкма, эш бетмәде,—диде әби —Эш бетмәде.
— Тагын нәрсә калды соң?
Хәлимә карчык көлде.
— Ә син, үз туеңда нишләгән идең, оныттыңмыни, картлач? — диде.
Бабай уйланып торган булды. Башын кашыды Юк, ул онытмаган иде Туй сый-хөрмәттән башка буламыни? Карт моны бик яхшы белә. Ләкин бүген генә әле терелеп аякка баскан Мөршидә апа өендә сыйланырлык нәрсә бар соң? Моны бит әби үзе дә белеп тора Нигә болай урынлы-урынсыз теленә салыша?
Хәзер кияү белән киленнең сый-хөрмәтләре — үз күзләрендә, йөрәкләрендә, елмаюларында Бер-берсенең кайнар иреннәрендә Менә моны карчык, чыннан да, үзе оныткан иде .
Әби тагын әйтә куйды:
— Хәзер үк безгә кайтабыз да кияү самовары жырлатып жибәрәбез Аллага шөкер, кеше күзенә карап тормыйбыз Чәем дә бар, балым да бар дигәндәй, барысы да табылыр. Туйда коры авыз белән генә туймыйлар
— Рәхмәт, Хәлимәттәй, рәхмәт,— диде минем жизни — Вакыты андый түгел.
— Бә, ни өчен?
— Миңа караңгы төшү белән бИредән ычкынырга кирәк. Мин бит разведкадан гына кайтышлый бире кереп чыктым. Командир бер генә көнгә рөхсәт итте.
- Ә, шулаймыни? — диде бабай — Хәзер аңлашылды Югыйсә, мин шикләнебрәк тора идем. Ничек бу якларга килеп чыкты икән, дип аптырабрак калган идем. Биредә бит әле аклар жәнжал куптарып йөри.
Әбинең дә исе китте Агарды
— Үзегезнекеләргә ничек кайтып житәрсең икән, улым? Башыңны әрәм итә күрмәсеннәр,—диде уфтанып.
Ә Мөршидә апа тыныч иде. Ул инде бу хакта белеп тора иде, күрәсең. Кияве ана барысын да сөйләп биргән булса кирәк.
Эшләр менә шундыирак. туганнарым, - диде Мохтар абый — Инде озак көтәргә туры килмәс. Безнең гаскәр акларны куа-куа бирегә килә. Тиздән күрешербез
Барыбыз да бераз уйга калып тордык.
— Хәерле юл сиңа, улым Мохтар,-диде бабай.—Хуш. Кайтып җиткән бул, безне ятим калдырма *
_ Без әле бая гына шатланышып Мөршидә апаны кияүгә биреп, 2 туй уздырган идек ләбаса. Ә менә хәзер башларыбызны иеп, сүзсез 2 генә өйгә кайтып барабыз. Көн салкынча. күктә кара болытлар йөзә иде. _
т
Күз яшьле алтын-көмешләр ♦
=;
Кич булды. Кечкенә генә тәрәзәле безнең өй эченә караңгылык п баш төртеп керә. Почмакларга посып кала, сәке асларына мыштым гына 4 сузылып ята. =
Әби бүген дә ут алдыртмады «Кирәчинне саклабрак тотасы булыр,— 2 диде —Дөм-караңгы кыш якынлашып килә. Әнә ай яктысы да җитеп ~ торыр».
Бабай да карышмады «Ай яктысында йоклавы үзе бер рәхәт».— диде.
— Сиңа ни караңгы, ни якты. Яшь чагында да синең айлы төннәргә әллә ни исең китми иде Йокы капчыгы
Бабай эндәшмәде. Әкрен генә кыштырдый-кыштырдый сәкегә үрмәләде. Мин дә үз урыныма менеп яттым. Уйландым: «Бәрәнгә бик күңелсездер инде. Ул бит чоланда бер ялгызы гына куна. Кайчакларда кычкырып та карый. Әмма бабай аны өйгә кертергә кушмый «Берни дә булмас, тора-бара күнегер»,— ди.
Әби ишекне бикләп алды. Казан тирәсендә нәрсәдер маташтырып, савыт-сабаларны әткәләп-төрткәләп куйды Тыныч кына йоклагыз, дип әйтүе булгандыр, бәлки. Әби шундый ул, әйберне тотып, сыйпап карарга ярата
Өй эчен тынлык басты. Өстәл дә, урындыклар да, самовар да йоклап киттеләр кебек
Ә мине йокы алмый Хәерле булсын, тагын бер көн узды. Ә иртәгә нәрсә булыр? Шатлыкмы, кайгымы? Әллә тагын бер куркынычлы афәтме, шау-шулы чуалышмы?
Беләм, бабай да, әби дә йокламыйлар әле. Мондый чакта күзгә йокы керәме соң? Кинәт-кинәт аларның тынгысыз сулышлары ишетелеп куя. Сизәм, уйланалар, борчылалар. Шул тынлыкта төн үзе дә сырхау кеше шикелле ыңгырашып ята сыман
Чү. кемдер ишекне дөбердәтте. Тынып тордык. Кем икән? Мин юрган эченә керебрәк, бөтерелеп яттым. Бабай әйтә: «Төн уртасында яхшы ният белән йөрмиләр»,— ди
Ишек тагын дөбердәде.
— Ачыгыз, ач, бу мин, әллә шәйләмисезме? — диде теге кеше.
— И, лә,— диде бабай,— кибетче Баязит икән лә, тавышыннан гына танырлык та түгел.
— Ул, ул, үзе,— диде әби Урыныннан торып ут алды Бабай ишекне ачты «Төнлә белән дә синең эшең бетәсе түгел икән Баязит,—диде.— Иртәгә килгән булсаң да әллә кая качмас идек лә...»
Зур. авыр гәүдәле, чалышрак аяклы, козгын борынлы бу кешене мин дә таный идем инде. Үги әтигә ияреп кибеткә барган чакларымда күргәнем бар иде. ..
Аның кашлары куе-кара, күзләре йомылган вакытта, бер йомырканы уртага ярып як-якка ябыштырып куйган кебек була. Ачып җибәрсә, ул күзләрдә бөтен кибет эче чагыла Киштәләр, чынаяклар, төрле-төрле
савыт-сабалар, клиндерлар, конфетлар барысы да шул күзләр эченә өеп тутырган, диярсең. Башы шома, ялтырап тора, чәчен пәке белән кыркып ташлаган.
Исеменә караганда, ул да бу якларда яшәгән мөселман кавеменнән булса кирәк. Теле дә татарчарак шикелле иде.
Баязит өстәл янына килеп утырды. Ул үзенең гәүдәсе белән ярты өйне биләп алды. Мин хәзер бернәрсә дә күрмим. Тәрәзәне дә, ишекне дә Баязит аркасы каплап тора. Нигә килгән икән ул безгә бу төндә?
Кибетче башта тирә-юньгә күз төшереп чыкты. Аның калын, итләч муенына утыртылып куелган түгәрәк кабак шикелле башы әкрен генә әле бер якка, әле икенче тарафка, майлап куйган кебек шома гына әйләнгәләде. Шунда мине дә күреп алып, күзләре эченә бөтәрләп тыкты сыман.
Аннан соң бабайны да, әбине дә үз каршына чакырып китерде. Утырырга кушты. Картлар тәмам аптырадылар. Нишләмәкче бу? Мин дә урынымнан торып, боларның сүзләрен эләктереп, күңелемә җыештырып куярга әзерләндем. Юкка гына килмәгәндер Баязит дигән бу кеше. Шулай уйлана торам, куркуларым арта бара.
— Озак лыгырдап торырга вакытым юк,— диде Баязит.— Хәвефле заман, үзегез дә беләсез булыр..
Ул бераз тынып торды. Әле әбигә, әле бабайга күзләреннән ут атарга җыенган кебек каранды. «Хәзер әйткән сүземнән боларның йөрәкләре шартлап китмәсме?» — дип уйлана иде бугай, һәм әйтте:
— Сездә алтын-көмеш бармы? — диде.— Балдак, йөзек, беләзек, чулпы һәм башка шундыйрак әйберләр?
Күрдем, бабайның ияге асылып төште. Күзләре эчкә үк кереп батты Муены тагын да озыная төште Башы казыкка утыртылган чүлмәк шикелле бер яккарак авышты.
Әби иреннәрен дерелдәтте. Нәрсәдер әйтмәкче була, тавышы чыкмый. Бары тик шул алтын-көмеш дигән сүзләр генә дә кешене әнә нишләтә икән. Акылны буталдыра, телсез калдыра...
— Нигә убындыгыз әле шул кадәр? — диде Баязит, тагын сөйли китеп.— Курыкмагыз, таларга килмәдем Андый затларыгыз юк икән, сүзем дә юк. Булса, әйдәгез, сөйләшәбез, килешәбез.
— Син әллә бездән көләсеңме? — диде бабай, көч-хәлгә аңына килеп — Алтын-көмешне кулыбызда да тотканыбыз юк. Каян килсен ди безгә андый зиннәтләр?
— Хәлләрегез мөшкел икән, Гатаулла агай, ә мин бит сезгә ярдәм итәргә теләгән идем...
— Ничек, ничек ярдәм итмәкче буласың, Баязит энем?
— Әнә. минем кибеттә товар өелеп ята. Он, ярма, шикәр, чәй. Сез бит биредә каласы кешеләр. Рәхим итеп ала күрегез. Сезгә дигәндә кызганмыйм.
— Безнең бһт акчабыз да тиен-миен генә.
— Акчага бер кап шырпы да сатачак түгелмен. Гафу итегез, бабакаем. Мең сум да кирәкми. Сер итеп кенә әйтәм, биредә мин дә соңгы төнемне уздырам. Барасы җирләрем ерак, бик ерак. Анда Рәсәй акчасы ярамый. Алтын-көмеш кирәк...
— Соң шулай булгач, без синең кибетеңнең ишек төбенә дә бара алмыйбыз.
— Сез, мөселманнар, мин дә Мөхәммәт динен тотам. Үз кешеләргә булышу тиешле дип әйтүем. Мөселман бәндәсе ачлыкка интегеп газапланмасын, дим. Кызыллар бит сезгә мал төяп килмәсләр. Үзләре дә бүре шикелле ач алар.
Бабай үз башын, кулы белән тотып, турайтып куйды. Гайрәтлерәк булып күренергә чамалый:
— Рәхмәт,— диде ул Баязитка,—рәхмәт, сөйләшүләрең бик мөселманча да бит, эшне алтын-көмеш белән генә йөртәсең. Андый
кыйммәтле затларны безгә күрергә дә язмаган шул. энем Баязит
Сүз шуның белән бетте шикелле. Безңен өйдә алтын да. көмеш тә юк. Димәк, кибетченең нияте барып чыкмады Аңа бездән инде чыгып китәсе генә калды.
Әмма кибетче китәргә ашыкмады. Ул сынау уздырган төслерәк итеп ф һаман әбигә текәлеп карана торды. Әле бит ул карчыкның бер сүз дә ч әйткәне юк. s
Баязит нәрсәдер сизенә, борынын суза-суза иснәнеп куя. Мондый 5 эшне хатын-кыз белән сөйләшү файдалырак булыр иде. ахрысы, дип з уйлана бугай - s
Чыннан да, бу өйдә алтын-көмеш булмаса, әби инде күптән кырт х кисеп: «Юк».— дип әйткән булыр иде. Ә ул әнә нәрсәдер уйлап утыра. £ Ничек булса да аның күңелен кузгатырга, телен ачарга кирәк. Карчыклар п сер сакларга оста .
Баязит әкрен генә урыныннан торып минем янга килде. Башымнан 5 сыйпаган булды. £
— Менә бит,— диде,— нинди чибәр оныгыгыз үсеп килә. Кибеткә килеп киткән чакларында да кызыгып кала идем үзенә. Күзләре күз генә түгел, чәчәк төсле Буе-сыны белән хәзер үк чын ир кешегә охшап тора. Жилкәләре күлмәгенә сыймый Таза буласы..
Баязитның бу сүзләре әбинең күңеленә бик хуш килде. Ул миңа карап елмаеп куйды. Сизенәм, кибетче мине юкка гына мактамый. Моның ниндидер бер сере бар, мөгаен. Әбинең телен ачарга ачкыч яраштыра бу.
— Аллага шөкер, тырышып-тырмашып маташа. Бәхете булсын. Куанычыбыз да. юанычыбыз да шушы малай инде безнең,— диде әби.— Әти-әнисе авылларына кайтып китте
Их, нигә әйтте әби бу сүзләрне, нигә әйтте? Мин бит әле әниемне онытыбрак тора идем. Менә кайгыларым яңадан исемә төште. Башым иелде. Әллә нинди авыр уйлар килде. Авылга кайтып җиттеләр микән? Исән-саулармы алар?
Бабай минем хәлне сизенде бугай.
— Кызык булыр әле,—диде ул.— Кайтырлар да улларын танымый исләре алынып торыр. Кара, ничек тартылган бу малай, дип шатланып бетә алмаслар
Монысы ярый, монысы мине дә шатландырды. Әлбәттә, кайтырлар. Мине әнием онытмасмы соң? Юлларына ут яуса да туктап калмас...
Ә Баязит агай тагын сөйләргә кереште:
— Кызганам, әнә шул малайны да, сезне дә кызганам. Дөньяның асты-өсте килеп чуалган чагында сез биредә ничек кенә яшәп ятырсыз икән, дим. Үзегез нәрсә ашарсыз да, оныгыгызны ничек туендырырсыз? Ачлык бит ул күп сөйләшми, үзегез беләсез, кардәшләр. Аның куллары тоташ сөяктән, тотып та ала. буып та сала. Ачлыктан яшеренеп булмый.
Кибетче сүзеннән туктап бик авыр сулап уфтанды. Күзләрен сөрткән булып кыланды. Күңеле йомшарды, әнә, күзләренә яшь килә, янәсе.
— Язганны күрмичә дә булмас инде,—диде бабай.— Язмыштан узмыш юк, дигән борынгылар.
— Анысы шулай, бик дөрес әйтәсең, Гатаулла агай, язмыштан беркем дә котылмый. Алла барыбызга да бер. Тик кешеләр төрле-төрле шул...
— Беребез бәхетле, беребез бәхетсез,— диде әби дә сүзгә катнашып. Әмма Баязит сүзен бетермәгән иде әле.
_ Сез,—диде ул,—бәлки ничек тә булса, аны-моны ашап, алай- болай итеп яши алырсыз. Ә менә тегеләр кайтып кергәндә бу өйдә берә^ юкка чыкса, аларга сез ни дип җавап бирерсез?
— Тьфү, тьфү,—диде әби, агарынып.— Сүзеңне җилләр алып китсен, ни сөйлисең син Баязит?
Мин башта аңламый тордым Кем ул «берәү» нинди «тегеләр» турында чәпченә бу кибетче? Әмма тиз төшенеп алдым: ул «берәү» дигән кеше мин бит «Тегеләр» — минем әти-әни. Әнә ничек боргалап маташа Баязит агай.
Әгәр мин биредә булмасам, ул: «Сабируллагыз ачлыктан үлеп китсә, аның әти-әнисе сезне гафу итмәс»,— дип туп-туры ярып салыр иде Мин бер калтырап, бер өшеп киттем. Безне явыз ачлык нужасы сагалап тора икән. Димәк, минем бәрәнемне дә пычак астына егып салырлар.
Көтәм, бабай нәрсә әйтер? Юк, бабай бер генә сүз дә эндәшмәде. Тешләрен шыкырдатып кыса-кыса башын түбән иеп утыра. Әби дә тынды. Күзләрендә яшь бөртекләре ялтырады
Әллә үземә бу юан кибетчегә: «Бар. моннан китә тор, үкчәңне ялтырат1»— дип әйтергәме? Нигә ул безне җәберли?
Баязит агай урыныннан салмак кына кузгалды. Урындык исә: «Хуш».— дигән кебек шыгырдап куйды.
- Ярый,— диде кибетче, ишеккә таба атлап.— Бигайбә, миннән калмады. Әйткән булсын Хушыгыз, бәлки бу соңгы очрашудыр. Заманы шундый.
Менә ул ишек тоткасын капшый башлады Шулчак әби:
— Тукта, Баязит, тукта,— диде кинәт кычкырып.— Әллә ниләр сөйләп котымны алдың..
— Сүзең булса тиз тот, минем эшләрем муеннан әле, Хәлимә апа.
Әби тиз-тиз йөгереп барып чөйдән иске бишмәтен алып, өстәл өстенә китерел җәеп салды. Калтыранган куллары белән кабалана-кабалана шул бишмәтнең бер итәгенә салынган ямауның җепләрен өзгәләп-тарткалап сүтеп җибәрде Аннан кечкенә генә бер төргәк суырып чыгарды.
Төргәкне чиште. Исебез китте. Ул ак ефәк төргәктә, әле йокысыннан уянып өлгермәгән бик нәни генә кош балалары шикелле, ике алтын балдак, пар беләзек һәм тирәсенә зәңгәр таш тезгән ике чулпы ята иде.
— Болар,— диде әби,— миңа туйда бүләк итеп бирелгән затлар Кара көнгә саклап тордым
Шул кара көн килде, күрәсең,—диде бабай,—шул кара көн ..
Ул әлеге әйберләрне учына алып, һич кенә дә селкетмичә карап торды, үлчәгән шикелле итте.
— Күп тә түгел, авырлыгы шактый,— диде.— Ни әйтсәң дә алтын шул, алтын..
Бәлки бабай: «Бу нәрсәләргә әллә күпме, әллә нәрсәләр алып була». - дип. Баязитны искәртеп куярга теләгәндер.
Әмма Баязит агайның моңа бик исе китмәде
— Әллә сез,— диде,— боларга таш пулат салып була дисезме? Хәзер икмәк алтыннан да кыйммәтлерәк.
Кибетче шулай, бу картларның гомер буе саклап тоткан шушы хәзинәләренең бәясен төшерергә чамалый иде, билгеле. Янәсе, күпне өмет итмәгез.
Әби мине кочаклап алды. Ул шулай мине ниндидер кыргый, бик усал ерткычтан саклап калырга тели иде шикелле. Баязит бит әнә нинди, ул мине учына утыртып кына да чөеп җибәрә ала. Теләсә, бөтәрләп култык астына тыгып куя.
Янгын
Әби бу алтын-көмеш әйберләрне яңадан учлап, ипләп кенә төрде дә кулына алып тотты Шунда аңа ниндидер гайрәт килде кебек. Йөзенә яктылык чыкты, күзләре ачыла төште Бу алтын әйберләр кулда булганда, ул әле кибетче белән аяк терәп сөйләшә ала.
Без. — диде.— Баязит, хәтерең калмасын, бу зиннәтләрне сиңа
күрсәтмәгән дә булыр идек, менә минем кочагымда нәни бала бар. Бары тик шушы бала хакына гына гомер буе саклап торган әманәтемне синен кулына бирәм. Ал. гаерен күр
— Менә бит. — диде Баязит төенне кулына ала-ала,— эзләсән
i табыла. Мөселман хатын-кызларында берәр «серле» төенчек булмый калмый Беләм, бездә дә хатыннар кара көнгә дип шундый асыл әйберләр * җыеп куялар. Алтын кемне бәладән коткармый §
Баязит агай авызын киң ерып көлде. «Инде хәзер,-—диде,— киенеше- < гез дә. әйдәгез, кибеткә. Буш итмәм =
Без тиз-тиз/өсләребезгә киендек. Киттек. Тышта әле караңгы иде. •? Айның офык буенда бер генә, неп-нечкә генә телеме асылып калган. S Кибет тәрәзәләрендә тонык кына ут яктысы күренә. Тирә-як тып-тын. ♦ Салкынча. аяк астында коры кырау шыгырдый. Мыштым гына Баязитка „ иярә-иярә атлыйбыз. Без хәзер аның этләре кебек. Ул кая — без шунда > барабыз. Кирәк булса йөгерербез дә. Алтыннар аның кесәсендә ич. Бер- 2 нишләр хәлең юк. =
Килеп Җиттек. Кибет янында пар ат җиккән йөк арбасы тора. Аңа “ инде кайбер әйберләр төялгән. Атлар пошкырып куйдылар. Озак көт- = терден, хуҗа, диләр бугай.
Баязит кибет ишеген шыртлатып ачып куйды. «Әйдәгез, керегез, кер,— диде.— Истә калдырыгыз, бу бусагадан соңгы кабат атлап узасыз...»
Безгә аңлашылмады. Ни өчен соңгы кабат? Кердек. Киштәләргә куелган төрле-төрле калай, пыяла савытлар өстендә дә ут янып тора сыман. Алар күзләрне чагылдырып ялтырыйлар. Нәрсә генә юк биредә. Мин әле ул әйберләрнең исемнәрен дә белеп бетермим. Менә хәзер инде байыйбыз, дип уйландым да, шатландым да. Ул алтын балдакларга, пар беләзеккә, чулпыга теләсә күпме әйбер алачакбыз. Әнә, бабай кулында да, әбидә дә капчыклар. Хәзер Баязит агай:
— Әнә, теләсә нәрсә алыгыз, күтәрә алган кадәр җыештырыгыз, дип әйтер..
Ә мин күпме күтәрә алам соң? Юк, мин әйберләрне берәм-берәм алып кибеттән чыгара торырмын Мармелад, конфетларны да кулдан ычкындырмам Ә бабай капчыгына он салыр. Аның куллары таза. Капчыгын тутырып, җилкәсенә салып кына чыгарыр. Әби чәй, шикәр, ярма җыештырыр. Берәр савыт-саба да эләктерер. Ул җитез карчык. Булдыра. Без бит бушка алмыйбыз. Алтын-көмешкә!..
Кибетче бер читтә өелеп торган капчыклар янына килеп басты. Бер капчыкны уенчык шикелле генә итеп идәнгә бастырып куйды да: «Гатаулла агай, бире атла»,— диде.
Карт ашыга-ашыга капчык авызын ача-ача Баязит янына йөгереп килде.
— Бисмилла’ әйтеп, җиңел кулың белән сал. Баязит энем.
Кибетче кулына агач савук алып бабай капчыгына он сала башлады. Бисмилла әйтеп маташмады. «Бер, ике, өч»,— дип саный торды. Ләкин «өч»тән соң туктап калды. «Болары.— диде,— бер балдак өчен. Менә тагын өч савук тутырып салам. Болары икенче балдак өчен булыр»...
— Бик аз бит әле бу,— диде бабай калтыранган тавышы белән — Бик аз, Баязит энем. Алла хакына хәрәмләшмә...
Баязит эндәшмәде. Бабай капчыгын кулына тоткан килеш таш сын кебек күренде миңа Тел белән әйтергә сүз табалмый иде ул. Йодрык белән «әйтергә» яшь чагы түгел.
— Бу әле бик күп,— диде Баязит — Бик күп! Бу заманда он алтыннан да кыйммәтрәк, беләсең килсә. Якут ташы да аз аңа. кардәшем.
Аннан соң, Баязит агай бер киштә янына килеп, әбине дә чакырып алды.
— Менә, сиңа. Хәлимә апа.— Киштәдән берничә тартма чәй алып бирде.— Кытай чәе. Эчкән саен канны кыздырып җибәрә.— Капчыкка
берничә уч конфет салды. Берничә кап шырпы тондырды. Шикәрне исә, үлчәү табагына салып үлчәде.— Төгәл биш кадак,— диде. — Беләзекләр өчен түләнде дип белерсез. Рәхәтләнегез, кызганмыйм. Үз кешеләр сез. .
Әби нәрсәдер әйтергә теләп иреннәрен калтыратты. Баязит үзе сөйләп китте: <
— Син дә аз димәкче буласынмы?
— Әлбәттә, аз. Андый беләзекләр хәзер дөньяда юк. Алар бит әби патша көмешеннән ясалган! Бабалар мирасы...
— Бигрәк искеләр икән,— дип көлде Баязит.— Иске әйбернең бәясе дә шулкадәр генә. Әле артыграк бирдем бугай. Сатып алучы шундый ул. Бер вакытта да күп дими, яраса, бер тиенгә бөтен кибетне алып чыгып китәр иде... Беләбез. Гаеп тә итмибез.
Баязит агай кулын селкеп миңа ишарә итте.
— Кил әле бире,—диде.—Кил. Әле синең белән дә исәп-хисап өзәсе бар. Өстемдә бурыч калмасын, язык булыр югыйсә.
Мин күз ачып йомганчы кибетче каршына килеп бастым. Күлмәк итәгемне тарта-тарта күтәрдем. Итәгемә сыймаса нишләрмен икән, дип тә уйлап куйдым.
Менә Баязит агай, минем итәгемә берничә клиндер, берничә билле прәннек китереп салды. Киштәләргә каранып нәрсәдер эзләнде-эзләнде дә бер түбәтәй алып, бүрегемне салдырып башыма кидерде.
— Мә! Бәйрәм көннәрендә кызлар кызыктырып йөрерсең. Андый- мондый гына түгел, ука белән чиккән түбәтәй. Бусы,— диде тагын кибетче,— чулпы өчен булыр.
Мин әбигә карадым. Ул нәрсә әйтер бит әле. Чулпы кадәр чулпыга Баязит биргән нәрсәләр әллә ни күп түгел.
Әби эндәшми. Курка бугай. Кибетче үз әйберләрен кире тартып алса да бернишләр хәлең юк. Алтын балдакларны да кайтарып бирмәс. Ә бабай нишли, ничек оялта ала? Бик каты итеп, бик авыр сүз әйтер иде дә бит... Баязит агай авыз ерып көләр генә. «Әллә бөтен кибет малын алып китәр идегезме? — дияр.— Сезнең белән алыш-биреш бетте, кардәшләр. Инде өегезгә кайта торыгыз»,— дип тә әйтер.
Түзмәдем. «Баязит агай,— дидем.— Миңа бер чалбар да бирсәгез иде. Чулпы бик кыйммәтле нәрсә бит. Асыл ташлы»
Хуҗа мине сүзсез генә баштан аяк күзәтеп чыкты.
Чыннан да, минем чалбарымның инде ямарлык урыны да калмаган иде. Тез башларым чалбар ертыгыннан кызыл чөгендер башлары кебек күренеп тора.
— Чалбар-күлмәкләрне озатып бетердем шул, әле кичә /к,—диде Баязит.
— Ятим балага хәер бирү — саваплы эш, дип язылган китапта,— диде бабай да сүзгә катнашып.— Мөселманга бу дөньяда яхшылык кылу кирәк, теге дөньяда языкларың азрак булыр, Баязит энем...
Бабай әйтсә, өздереп әйтә ул. Баязит бераз уйланып торды. «Алланы мин дә онытканым юк»,— диде. Үзе киштәләр буйлап барды-барды да берсе өстенә япкан пәрдәне тартып, өзеп төшерде. «Мә,—диде бабайга,— ал, моңардан чалбар да, күлмәк тә чыгар».
— Безгә бит әле керәчин дә кирәк,— диде әби — Кышкы төннәрдә утсыз яшәүләре зарыктыра, үзең дә беләсеңдер, Баязит энем.
— Юк,—диде кибетче кырт кисеп.—Юк, керосин үземә кирәк.
— Үзең китәм дисең, керәчин нигә сиңа?
— Керосинмы? — диде Баязит көлә-көлә,— менә хәзер күрерсез.
Ул тиз-тиз атлап керосин мичкәсе янына килеп тукталды. Кулына чиләк алды. «Сез хәзер үк моннан чыга торыгыз,— диде.— Чыга торыгыз!»
Бу нишләмәкче була? Аптырап калдык. Ә Баязит чиләккә мичкәдән керосин агызып алды да, киштәләргә сибеп йөри башлады. Тагын чиләген
тутырды Капчык-капчык он, ярма өсләренә бөркеде. Өстәлләрдә өелеп торган төрле-төрле әйберләрне идәнгә актарып төшерде. Алар өстенә дә керосин койды
Безне ишектән төрткәләп чыгарды:
— Барыгыз, бар, ераграк китегез моннан Китегез, кит!
’ Без кибеттән чыктык, арырак китеп тукталдык. *
Баязит үзе дә кибеттән атылып чыгып атлары янына йөгерде. Атлар 2 нәрсәдер сизгән шикелле тыпырчындылар. Хуҗа аларны тезгеннәреннән $ тотып кибеттән ераграк җиргә кузгатып алып китте з
— Юлга җыена, диде бабай.— Тизрәк ычкынырга чамалый s Юк, кибетче китмәде әле Атларын бер багана төбенә туктатты да, “ үзе яңадан йөгерә-йөгерә кибеткә ташланды. Ишеген як-якка ачып * җибәрде. ®
Эчкә кереп тормады Аяк астыннан бер чүпрәк кисәген иелеп алды да, S шырпы кабызып аңа ут төртте. Чүпрәк гөлт итеп кабынды. Баязит шул х ут тубалын кибет эченә ташлады. Кинәт кибетне бөтен ягыннан ялкын урап £ алды. Бер секундта ут тавы хасил булды. х
Без куркышып тагын да арырак чигендек.
— Бетерде, бетерде, мәлгунь, күпме малны утка салды,— дип сөйләнде әби. Үзе шунда ук елый да башлады.
Шул арада Баязит та безнең янга килеп басты. Янгынга карый-карый ыржаеп көлде. Аның йөзендә дә ут яна төсле, күзләреннән дә чаткылар атыла кебек. Мин куркындым Әби кул астына сыендым
Баязит: «Ян, ян!» — дип кычкыра тора. Ә ялкын аның сүзләренә буйсынган сыман тагын да көчлерәк дөрли. Юк, бу янгын гына түгел, теге әкияттәге җиде башлы аҗдаһа үз оясында яна кебек. Әнә, аның утлы телләре бер күккә сузыла, бер безгә таба үрелә.
— Бу ни ‘эшең? — диде бабай. Баязитның якасыннан эләктереп алырга теләгәндәй — Мөселман түгел син, юк. мөселман түгел. Явыз бәндә икәнсең. Күпме малны әрәм иттең, Баязит!
— Ә, шулаймы, кызганасыңмы? Үз малым, теләсәм суга салам, теләсәм, әнә, яндырам! Сезнең кызылларга бер генә бөртеге дә калмасын
— Алла каршында гөнаһлы булырмын дип тә уйламыйсыңмы? — дйде әби — Ач калган ятимнәр күз яшеннән дә курыкмыйсыңмы?
Күрәм, әби еламый. Ул ачулы. Хәтта бу кибән кадәр зур гәүдәле Баязитның үзен дә күтәреп алып әнә шул ут эченә ташларга әзер иде шикелле.
Ә Баязит эндәшми. Сүзгә катнашырга хурлана Без кем дә, ул кем? Алладан да курыкмый, кешедән дә оялмый. Шатлана гына Әнә картлар аның каршында елыйлар, сыкраналар Баязитның аяк алдында тезләнеп баш ияргә дә әзер алар. Кибетчегә шул гына кирәк тә. Әйдә, зәһәрләнсеннәр, зарлансыннар, моңайсыннар Кайгырып саегайсыннар Ачлыктан интегеп үлсеннәр, дөмексеннәр, ди бугай.
Кызылларга ачудан, үзенә ата-ана булырлык олы кешеләрдән үч ала кибетче. Кансыз гына үтерә. Тәрәзәләреннән ут атып торган кибетне тирә-яклап күзәтеп чыкты да хуҗа, арбага менеп утырды. Дилбегәләрне тартты, атлар кузгалды
Безгә таба әйләнеп карый-карый тагын ыржайды, күрдегезме, мин кем, дип мактанып маташуы булгандыр
Баязит китеп барды. Юк, китмәде — качты. Аның арбасы артыннан кемдер куып бара кебек Кем булсын — кызыллар!
Ә без калдык. Кибет гөрләл, чатыр-чотыр итеп яна Кызу яна, төтене дә чыкмый. Шул арада, безнең янга Мөршидә апа да йөгереп килеп җитте
— Нәрсә булды, кем яндырды? — диде, чак-чак кына сулыш алып — Бу ни дигән эш, төн уртасында?
— Хуҗа үзе ут төртте,— диде әби.— Үзе, үз куллары белән.
— Мур кырган нәрсә,— диде бабай да, йодрыгы белән Баязит киткән якка янап — Яшь чагым түгел, мин синең муеныңнан гына борып алган булыр идем.
— Кызыллар да тизрәк килеп җитмәде ичмасам,— диде әби, авыр уфтанып.— Дошманнар азмыни, хуторны да яндырып китүләре мөмкин,.
— Тиздән, тиздән,— диде Мөршидә апа,—тиздән килеп җитәрләр. Минем Мохтарым шулай дигән иде. Үзем дә ашкынып көтәм, Хәлимәттәй. Килерләр...
— Алла бирсен,— диде бабай.
Кинәт кибеттә нәрсәдер шартлады. Аннары кемдер авыр ыңгырашты сыман. Кемдер: «Коткарыгыз»: дип тә кычкыра иде кебек. Юк. кеше түгел, ут шулай таш стеналардан ниндидер тавыш чыгара. Менә кибет түбәсе бер ары. бер бире чайкалды, шуышты. Озак та узмады бөтен түбә лап итеп җиргә төшеп ятты. Ялкын кинәт сүнде. Ә тирә-якка көл. төтен сибелде.
— Ут үзенең эшен бетерде,— диде бабай,— киттек.
Мөршидә апа әбине култыклап алды. Ә мин бабайга иярдем. Кайтып барабыз. Куллар буш түгел. Мин дә күлмәк итәгемне күтәреп атлыйм, прәннекләр төшеп кала күрмәсен.
Әби үз капчыгын кулында гына тотып бара. Ә бабай үз йөген җилкәсенә салган. Ир кешегә шулай килешәрәк төшә, күрәсең. Югыйсә, аның капчыгы да әллә ни авыр түгел иде.
Әле караңгы. Ай инде күптән каядыр тәгәрәп төшкән.
Әби Мөршидә апага әйтә куйды:
— Кызым, син инде бездә генә яшәп торырсың. Ул салкын, караңгы өеңдә ялгыз башыңа кыендыр.
— Үзем дә үтенмәкче идем.
— Үтенәсе түгел, киләсе дә торасы.
Кинәт тау якларында кып-кызыл яктылык сирпелә башлады. Тау башлары янып китте сыман. Әллә анда да янгын чыкканмы?
— Таң ата,— диде бабай,— таң ата. Кызыллар безгә әнә шул яктан килерләр.
Хәзер төшендем, кызылларны әнә ни өчен кызыл диләр икән. Белдем, Мохтар абыйның фуражкасындагы йолдыз әнә шуңа күрә кызыл төстә!
Тагын берничә көн үткәч...
Тагын берничә көн үтте. Хутор әле тып-тын. Хәтта хуҗасыз калган этләр дә каядыр китеп югалдылар. Әллә алар биредә ниндидер афәт буласын сизенәләр микән? Хәер, ачлык кемне кая кумый. Ачлык ин элек хайваннарны әрәм итә, дип сөйләгәннәрен ишеткәнем бар.
Без хәзер дүртәү яшибез. Мөршидә апа да бездә тора. Аның белән күңелле. Ул ара-тирә мәзәк сүзләр әйтә. Я мине кочаклап алып сөя. үбә, кытыклый
Теге чакта ул миңа ничектер" картрак, ямьсезрәк шикелле күренгән иде. Юк, ул әле яшь тә, бик матур да икән. Көннән-көн чибәрләнә бара. Кайчакларда җырлап та җибәрә.
Кайчакларда еракта-еракта аткан туп гөрселдәүләре ишетелеп китә. Мөршидә апа тыңлый. Гайрәтләнеп башын күтәрә.
— Әнә ишетәсезме, минем Мохтарым бире килә. Дуслары белән килә!
— Тизрәк, тизрәк килеп җитсеннәр иде,— ди бабай.— Көттерә- көттерә арыттылар, эч поша.
— Эчең пошса, әнә, хуторга чыгып, бераз йөреп әйләнеп кайтыгыз, кеше йөзен күрми, аптырап беткәнсездер,—ди әби.—Бәрәнне дә үзегез белән ияртегез. Боегып беткәндер, мескен.
Әмма озак йөрергә туры килмәде. Яңадан туп аткан тавышлар тагын да якынрак ишетелә башлады.
Без ашыгып яңадан өйгә кайтып кердек. Тукта, кем бу? Безнең өйдә әллә нинди бер хатын утыра. Өстендә иске-москы, ямалып беткән күлмәк. Чәчләре тузгып маңгаена төшкән, йөзе корымлы. Үзе безгә ♦ карап көлгән була. Әби дә елмая.
Бабай башта аптырабрак торган иде дә, соңыннан нәрсәдер сизеп < алып кетер-кетер ул да көлә башлады. Нигә көлә, нәрсә булган биредә? з
Мин арлы-бирле күз йөртеп чыктым. «Мөршидә апа кайда соң?» — S дип сорадым. g
— Мин биредә, җаныем,—диде теге хатын —Менә мин! ♦
Карасам, кемне күрәм? Бу җен пәри булып киенгән, ясанган хатын = минем Мөршидә апам үзе икән. Әнә, ул тагын рәхәтләнеп көлде. Ә мин мыш-мыш итеп елый башладым. ®
Әле бая гына гөл шикелле балкып торган Мөршидә апа, теге s чакта авыру вакытындагы шикелле «акылдан язган» хатынга охшап f калган иде. Хәзер мин аңардан куркам да, кызганам да. «Әллә моның х чире кабат кайтканмы?» — дип уйланам.
Менә ул мине кочаклап алмакчы иде Мин читкә тайпылдым. «Кирәкми, кирәкми,— дидем.— Сине Мохтар абый да яратмас бу килеш».
Әби дә көлеп куйды.
— Әнә кем өчен кайгыра икән, малай кисәге, җизнәсе өчен борчыла...
— Малайның хәтерен калдырдыгыз,—диде бабай. Аннан соң бераз тынып торды да.— Шулай да бу уен нигә кирәк булды әле? — дип сорады.— Чынлаптыр, олы кешеләргә бер дә килешми шикелле.
— Бер дә уен түгел, уен түгел,— диде Мөршидә апа.— Әнә, Хәлимәт- тәй төшендереп бирсен
Әби әйтте:
— Дөньяда,— диде,— ниләр генә булып бетми. Әнә, бандитлар нишләп кенә йөрмиләр, ди. Бәйдән ычкынган этләр шикелле кыланалар икән Талыйлар, яндыралар, матур хатын-кызларны мәсхәрә итеп, мыскыллап китәләр, ди...
Әби мине үз янына чакырды.
— Без синең җизнәң өчен дә тырышабыз шулай,— диде.— Бу килеш апаңа кул да тидерә алмаслар, алла боерса. Белдеңме инде?
Әйе. бу уен түгел икән шул Төшендем, Мөршидә апаны шулай явыз кешеләрдән сакларга телиләр. Моның өчен Мохтар абый Мөршидә апаны тагын да ярата төшәр. Әби-бабайга да, бәлки, миңа да рәхмәт әйтер. Тизрәк кил, Мохтар абый, дип кычкырасым килә. Әнә, бабай да сакалын җайлы гына сыпыра. Димәк, канәгать. «Бу хатын-кызлар нинди генә әкәмәтләр уйлап тапмыйлар»,— ди.
Инде бу юлы барыбыз да көлешәбез. Бездә матур хатын юк. Әнә. ямьсез, тиле-миле, чирле-мирле берәү бар. Ишетми дә, сөйләшә дә белми.
Талаучылар шаукымы
Яшәсен минем әби, ул сизенә белә. Әле бит менә шушы сәгатьтә генә, дөньяда ниләр генә булып бетми, дигән иде. Белеп әйткән, күреп торган шикелле.
Чыннан да төш урталарында безнең тәрәзә каршыннан гына атка атланган берничә кеше узып китте. Аннан соң тачанкаларга төялешкән әллә кемнәр гөрләтеп хуторга килеп керделәр. Үзләре төрле-төрле киемнәрдән. Шинель кигәннәре дә бар, каймалы тун кигәннәре дә күренеп кала. Бүрекләре дә төрле-төрле. Кайсыларында картуз, кайсылары яланбаш кына. Әмма боларының чәчләре җилкәләренә үк салынып төшкән. Кайсылары гармун сыздыра, кайсы җырлый, сызгыра.
Билләрендә кылыч, аркаларында мылтык. Күкрәк буйларына әллә
нинди очлы нәрсәләр тезеп салганнар Кайберләренең наганнары да бар Тачанкаларына әллә нинди нәрсә утыртып куйганнар. Үзе тәгәрмәчле, көпшәле.
Без пәрдә читен аз гына күтәреп. тын да алмыйча карап торабыз
— Юк,— диде бабай,— болар кызыллар түгел. Аклар дисәң дә туры килми Акларның җилкәләрендә погоннары ялт-йолт итеп тора. Болар әллә кемнәр...
Гаҗәп, кызылларны көттек, әллә кемнәр килеп керде. Алар тиз арада бөтен хуторга таралыштылар Кайберләре инде ничә көн буена кеше түгел, бөҗәкләр дә яшәмәгән йорт ишекләрен аяклары белән тибеп кенә ачалар да иелә-иелә эчкә кереп китәләр. Озак та узмый йөгерешеп чыгалар. Ачулары килә булса кирәк. Өйләр буш, шыксыз. Аннан инде тычканнар да качып беткәндер. Ә боларга ашарга-эчәргә кирәк, кием-салым җыештырып алырга да исәпләре юк түгел бугай.
— Куллары озын мәлгуньнәрнең,— диде әби — Әнә, арбаларына әллә нәрсәләр төяп бетергәннәр. Кырып баралар. Инде ничә авылны талап чыкканнардыр ..
Күрәбез, кайберләре Бөкре әфәнде каралтысы тирәсенә җыелыштылар Атларыннан төшеп, капканы дөмбердәтә башладылар. Йортта туктаусыз этләр өрә. Әмма капканы беркем дә ачмый иде.
Кайберләре тәрәзә капкачларын мылтык түтәләре белән каерырга керештеләр
Этә-төртә капканы аударып ташладылар. Барысы да убырылып йортка керделәр. Кинәт бер-бер артлы мылтыктан аттылар. Этләр чинаштылар да тындылар.
— Үтерделәр,— диде бабай,— үтерделәр...
Йортта тагын нәрсәләр булып беткәндер, безнең тәрәзәдән генә артык бер нәрсә дә күренми иде. Әмма шау-шу һаман ишетелә торды.
Мин, өйдән йөгереп чыгып, бәрәнне куып алып кердем. Эткәли- эткәли аны сәке астына ук яшердем. «Тыныңны да чыгарма,— дидем — Әнә, бандитлар килгән.»
— Мохтарлар кая йөри икән соң? — диде Мөршидә апа авыр уфтанып.— Без бик тиз килеп җитәрбез дигән иде, ләбаса.
Бабай да, әби дә эндәшми тордылар. Мондый чакта нәрсә әйтәсең, сугыш хәлләрен кем алдан күрә? Бәлки, Мохтар абыйларның үзләрен дә әрәм итеп ташлаганнардыр Безнең башларда хәзер шундый авыр уйлар болгана. Бәлки әле бабай: «Мактанчык ул синең Мохтарың»,— дип тә эчтән генә әйтә куйгандыр. Әнә, Мөршидә апа чиләктән чумырып алып су эчте. Йөрәге яна аның, йөрәге яна.
Минем үз әнием дә хәсрәтләнгән чакларында шулай салкын су алып эчә торган иде. Ә хәзер ул нишли икән? Мине сагына торгандыр, елыйдыр, мескенем. Минем күзләремә дә яшь килә. Менә хәзер безне бандитлар үтереп китсәләр, әнием кайтыр ла инде мине күрә алмас. «Миңа да балам белән бергә үләсем калган икән», дияр. Өзгәләнер, бу юлы аның хәсрәтен салкын сулар да сүндерә алмас
Мин әле шулай озак уйланган булыр идем.
Кинәт әби:
— Әнә, бире киләләр,— дип пышылдады Кычкырып әйтергә курыкты, күрәсең.
Мин тәрәзәгә үрелдем. Чыннан да, икесе безгә таба атлый. Кулларындагы камчыларын селкә-селкә уйнатып, көлешә-көлешә сөйләшеп киләләр.
Әби тиз генә ишекне бикләп алмакчы1 иде дә, бабай тыйды.
— Кирәкми,— диде.— Бикле ишек каракны кызыктыра, биредә мал бар. дйп адарына ул. Керсеннәр, эзләсеннәр, эндәшми генә утырыгыз.
— Ә син,— диде әби Мөршидә апага — Урынга барып ят Өстенә юрган'Сал, башыңны каплама, еш-еш сула, сирәк-мирәк кенә ыңгырашып куй. «Авыру» кешенең урында ятуы килешлерәк була.
— Ә мин нишлим?—дидем, әбинең кул астына кереп.— Нишлим?
— Әнә, бабаң янына барып чүгәлә.
Әби үзе кесәсеннән тәсбихын чыгарып сәкенең икенче башына менеп, итәкләрен як-якка җәеп утырды.
Ишек ачылып китте. Өйгә баягы камчылы кешеләр килеп керде.
Берсе ишек төбендә калып торды. Берсе бабайга карады да:
— Князь,— диде — Как живем? . ♦
— Молитва читаем,— диде бабай.— Бух вилит, мынуга, мынуга § читаим. Гришный ни хураша. <
Мин телемне йоткан куян кебек дерелдим Күз дә йоммый карап | утырам. Боларның погоннары да юк. Бүрек өстеннән кара тасма чалып 5 куйганнар. Билләренә балта шикеллерәк агач тартма асканнар. Әллә 5 алар анда балта йөртәләр микән? Бандит коралы әнә нинди була икән... *
Бу кеше мине иягемнән тотып алып йөземә карады. «Татарская $ морда,— диде.— А красивый шайтан». >
Жаным чыга язды. Курыктым. Бабайга якынрак сыендым. Ә бабай < үзе дә нишләргә белми, калтырап утыра. Урысча белгән сүзләрен әйтеп * бетерде ич инде ул. «
Аннан соң бандит әбинең тәсбихын тартып алды. Күз алдына китереп, 1 җентекләп карады.. Үзенең дустына күрсәтте.
— Индийский камень,—диде дә тәсбихны бөтәрләп кесәсенә салды.
— Гришный будиш, алла каргар үзеңне,— диде әби, кулларын югары күтәреп. Ул шулай күктә алла бар, ул барысын да күрә, дип әйтергә теләгәндер, бәлки.
Бандит сүзгә катнашмады. Талаганда сүз әйтеп торалармы соң? Әнә алар икесе дә сандыкка барып ябыштылар. Каерып ачтылар. Ә сандыкта минем әнием әйберләре ята иде.
Бандитлар ашыга-ашыга вак-төяк әйберләрне идәнгә ташлый тордылар. Ләкин аларга ошаган бер генә нәрсә дә килеп чыкмады әле. Менә әниемнең үзе чиккән сөлгеләрен дә тартып алдылар. Сүтеп, сузып карадылар. Көлештеләр Шунда ук үзара бүлешеп, җилкәләренә салдылар.
Тагын сандык төбендә казындылар. Алар кыйммәтрәк әйберләр эзли. Алтын-көмеш юкмы, диләр бугай.
. Менә әниемнең зәңгәр күлмәген дә тартып чыгардылар. Берсе шул күлмәкне якасыннан тотып күтәрде, итәкләрен кагып җибәрде, күзәтте.
Шулчак мин әниемне күз алдымда күрдем сыман. Әнә аны муеныннан бау эләктереп түшәмгә асып куйганнар кебек. «Хуш, улым, мине үтерәләр»,—дип әйтә-әйтә әнием сыкранып елый шикелле
Сикереп тордым да күлмәккә барып ябыштым.
— Бу минем әниемнеке, тимәгез моңа, тимәгез! — дип, бандит кулыннан әнием күлмәген тартып алмакчы идем. Бандит мине этеп җибәрде.
— Пошол вон!—диде. Камчысын чыжлатып сугарга җыенганда гына бабай мине үз янына тартып алып өлгерде.
— Катнашма, улым, тик кенә тор,— диде.— Харап итәрләр.
Аннан соң бандит iapra әйтә куйды:
— Малай маленький, дсрак..
Алай гына әйтеп калмады әле бабай, минем арт ягыма да берне чәпелдәтеп алды. «Менә мин аны үзем кыйныйм,— диде.— Болай кыланган өчен...»
Бабай шулай мине бандит камчысыннан коткарып калды. Тик менә аның «дурак» дигән сүзе генә кәефне җибәрде Мин дуракмы? Юк, бу сүздә кирәк булгандыр. Янәсе, ул юләргә исегез китмәсен. Бала нишләмәс. Бер юлга гафу итегез аны...
Их, әби урысча сөйли белсә, болай гына әйтеп калмас иде. «Явызлар, нишлисез, ятим баланы җәберләргә ничек оялмыйсыз?» дип бандитларны кызган табага бастырган булыр иде.
Юк, әби үзе дә курка. Йөзе агарып калган. Иреннәре дер-дер итеп
калтырый. Бәлки ул шулай, авыз эченнән генә сүрә укыйдыр. Аллага; «Коткар безне бу явызлардан», дип ялвара торгандыр
Ә Мөршидә' апа тешләрен шыкырдатып ята. Хәзер инде ул чын- чынлап авырый шикелле, ыңгыраша. Кинәт-кинәт ютәлли. Юк, ул хәзер «сырхау» булып кына кыланмый. Чынлап ут эчендә яна. Күз алдында талаучылар теләсә нәрсә эшлиләр. Өйнең астын-өскә китерәләр. Ә син шул хурлыкка түз имеш...
Әнә, алар бөтен урын-жирләрне тентиләр. Савыт-сабаларны актаралар, мич алларын карыйлар. Бабайга мең рәхмәт, без кибеттән алып кайткан әйберләрне ул шул ук төнне өйдән ераккарак китеп, каядыр яшереп куйган иде.
Бандитлар кибет әйберләрен табып алсалар үрле-кырлы сикерә- сикерә шатланырлар иде. Минем кызыл билле прәннекләрне бер генә кабып йотарлар иде. «Юк инде, кулыгыз җитмәс, исләрен дә тоялмассыз ул әйберләрнең». Мин эчтән генә шулай уйлана-уйлана шатланам.
Ә бандитлар әнә чөйдән кием-салымнарны алып, идәнгә аталар, кулай түгел, барысы да иске-москы Берсе киштәдәге бер шешәне алып иснәде. Шешә авызына телен тидереп, тәмләп карады Лач иттереп төкерде. Йөзен жыерды.
— Что это? — диде.
— Трава-вода,— диде бабай.— Один лушка пиюш — нуга ни болит, дыругой лушка пиюш нилзә, костыра...
— Вон как! — диде бандит, үзе шунда ук шешәне мич алдына атты.
Кулларын сөртте. Җирәнде, күрәсең. Ә ул шешә кадәр чиста нәрсә тагын кайда гына булды икән? Аны әби хәтта үзе дә кулларын юып кына тота иде. Ә бандит шул шифалы үлән суы салган шешәдән җирәнгән булып маташа.
Бабай сизенә, бандитлар аракы эзли. Самогон булса да ярап торыр иде. Хәер, алар әллә нинди сасы эчемлектән дә чирканмаслар. Исертсә, нәрсә дә килешә. Ә бу өйдә андый нәрсә юк.
— Аракы нит,— диде бабай.— Нит. Бух ни вилит. Мусульмански нилзә.
Менә бандитлар Мөршидә апа янына килеп туктадылар. Сүзсез генә карашып тордылар. Әби тиз генә килеп Мөршидә апаның юрганын рәтләп япты.
— Чахутка, чахутка,— диде. Кагылмагыз янәсе, чире сезгә дә иярә күрмәсен.
Бабай да сүзгә катнашып алды.
— Бүлнә говарит, умирай говарит...
Бандитлар арткарак чигенделәр Йөзләрен жыерып маташтылар. Шулай да берсе түшәк астына кулын тыгып капшанды. Баш астыннан мендәрне тартып алып, изгәләп, баскалап карады. Мендәр эченә нәрсә дә булса салмаганнармы? Юк шул, мендәр дә буш иде. Анда инде тавык йоннары да чүпкә әйләнеп беткәндер.
Бандитлар безнең «мал» белән генә канәгать булмадылар, әлбәттә. Алар ачулы Әмма әле бит башка йортлар да бар Бәлки, анда дуслары әллә нәрсәләр җыеп өлгергәннәрдер. Авыз ачып калырга ярамый. Күренә, алар ашыгалар иде.
Инде чыгып китәргә җыенганда гына сәке астыннан кычкыра- кычкыра бәрән килеп чыкты. Мин дерт итеп селкенеп куйдым. Урынымнан горып бәрәнне тотып алмакчы идем. Бабай мине кулымнан эләктереп калды. «Кузгалма,— диде, пышылдап кына,— кузгалма. Бәрәнгә тимәсләр».
Бандитлар көлештеләр.
— Шашлык,— диде берсе.
— Забираем,— диде икенчесе.
Бәрәнне бавыннан тотып алып үзе белән ияртеп китмәкче иде ул.
Әмма бәрән алгы аякларын идәнгә терәп карышты Ятларны таный иде шикелле Алар белән барырга теләмәде.
Бандитларның берсе бәрәнне күтәреп алып баш өстенә үк бөкләп салды Ыржаеп көл ә-көл ә иптәшенә боргаланып карады «Каракүть бүрек! — диде,— шәпме?»
1 Мин бабай кулыннан тартылып ычкындым да йөгереп барып бандит каршына килеп бастым
— Тимәгез, аңа тимәгез. тидем. - Бәрән минеке, ул минем дустым!
— Чего бормочешь! — диде бандит Икенчесе мине аягы белән бер читкә төртеп екты Сикереп тордым, тегеләр артыннан йөгердем
— Давай, давай, мой барашка,— дип әйтә-әйтә бәйләнә бардым. Бәрәнне күтәргәне китә торды, икенчесе минем каршыма чыгып, кылычын капшый башлады Бабай мине көч-хәл белән куып житеп тотып алды
— Ярамый, улым, ярамый.— диде — Башыңны чабып кына төшерерләр
Мин бабай кулларында тыпырчындым. Кычкырып-кычкырып еладым. Ә бандитлар китә бардылар. Минем бәрәнем бандит җилкәсендә миңа карый-карый башын селкә. Гүя. «хуш, хуш, дустым, хуш!»—дип әйтә иде сыман ' '
Бабай мине өйгә алып кереп сәкегә яткырып салды. «Беркая да чыкмыйсың.—диде — Ул бандитлар кемне генә үтермәгәннәр инде. Әллә сине кызганырлармы? Беркөнне әниең кайтып төшәр дә, минем улым кая, дип сорар Без аңа ничек дип җавап бирербез. Шуны уйлыйсыңмы?»
Мин тынычландым. Чыннан да. минем бит әле әниемнең кайтасы бар Үги әти дә мине онытмагандыр • Малаебыз гына исән-сау булсын ди торгандыр Ул да бит мине ярата иде.
— Инде хәзер нишлибез? — диде әби, идәндә анда-монда яткан вак-төяк әйберләрне җыештыра-җыештыра — Таладылар, мәлгуньнәр. Көпә-көндез таладылар. Әллә башлыкларына барып әйтәсеме^
— Бар, бар,- диде бабай, шактый ачуланып.— Анда сине атаманнары көтеп тора булыр Нигә килми икән. Хәлимә карчык, ди бугай. Таптың сүз син дә. Башыңны кулыңа тоттырып җибәрерләр, юләр карчык.
Әби эндәшмәде. Бабай дөрес әйтә. Сарык бүрегә жалу белән барамы соң? Ә бу башкисәрләр бүре генә түгел, кеше йөзле кыргыйлар
Картлар авыр уфтандылар. Әмма еламадылар. Елап нишләп була? Бандитның күз яшенә исе китәме? Миңа да еламаска кирәк иде
Мөршидә апа урыныннан торды. Әбине кочаклап сөйде.
— Акыллы карчык, син,— диде.— Бандитларның да күзләре буылды
— Үзең дә оста кыландың, бик тә килештердең. Бандитлар синең яныңнан тизрәк сызарга чамаладылар.
Мөршидә апа шат иде. Бандитларның явызлыгыннан ул сау-исән котылды «Рәхмәт. Хәлимәттәй. рәхмәт. — диде.— Онытмам...»
— Шатланырга иртә әле. кызым,— диде бабай, тәрәзәдән карый- карый.— Әнә. бандитлар котырган этләр шикелле* һаман йорттан йортка йөгерешеп йөриләр. Тагын берәрсе килеп кермәгәе, дим.
— Бабаң дөрес әйтә,—диде әби —Шул киемнәрең тә. шул килеш кенә тора тор. Ә син. карт, тәрәзәдән бер генә дә күз алма.
Мөршидә апа мине куллары белән урап алып күкрәгенә кочты. «Йөрәкле икәнсең, Сабирулла,—диде —Бандитка бөркет шикелле ташландың. Мохтар җизнәңә мактап сөйләрмен әле бер».
Ә минем кайгылы чагым иде. Бәрәнемне талап алып киттеләр Аны инде пычак астына яткырып салганнардыр Дустымны кызганам Күзләремә мөлдерәп яшь тула. Еламаска тырышам. Авызымны кысып йомам Алай гына булмый,учым белән каплыйм Сулышыма буылам, тәнем калтырана, эчемдә нәрсәдер яна сыман. Юк, түзеп булмый Бар көчемә елыйм
— Бәрәнем минем, бәрәнем!