Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯШЬЛЕК ШАЯРУЛАРЫ


к, юк, җиңгәчәй, мин башкача булдыра алмыйм! Бүтән- чә эшләсәм, мин — мин булмас идем. Теләсә нәрсә хакына да мин үз үземне югалтмаячакмын!
— И-и Нәзиләкәем, яшь чакта гына шулай дип уйлыйсың... Алай гына яшәп булмый — ышан миңа, яшьлек шулкадәр кыска, ә яшь чакта бозылган язмышны төзәтүе авыр! Тыңла сүземне, тор Фәритең белән, бер дигән егет бит. Мин синнән унбиш яшькә олы, мин акыллырак...
Әйе, унбиш елдан соң җиңгәчәсенең акылы белән яшәр, бәлки, Нәзиләдә, ә хәзергә шушы егерме яшьлек акыл белән генә яшәргә мөмкин иде...
Әллә чынлап та юктан башландымы соң? Хәер, нигә юктан булсын. Ничек әле диаматта? Закончалыклы очраклылыкмы? Әйе, менә шул булган ул, димәк, шулай тиеш булган...
Мәктәптә укыганда аралашканы булмады аның Зәрия белән. Зәрия ике класс өстәрәк укый, аннан соң ул эрерәк, кеше белән ачылып китә торган түгел. Нәзилә аңа ничектер кызыксынып карый, аңа карата хатын-кызларча әллә нинди генә көнчелек хисе кичерә иде. Хис тә түгел ул, бик тирән, бик томанлы нәрсә... Күңел сизенү диләр бит — шулдыр. Ә күңел алдамый диләр...
Зәрия Казан урамында аны танып янына килде. Ачылып сөйләште (аз сүзле кешеләрнең үзләренә кирәк булганда ачылу гадәтләре барлыгын Нәзилә белми иде әле — гаҗәпләнде). Зәрия җитен комбинатында эшлим диде, Нәзилә университетта укыйм диде.
— Эш болай ару минем, акчасы әйбәт. Тик егетләр юк бездә, булганы да — әтрәк-әләм, кияүгә чыгарлык түгел,—диде Зәрия.—Сездә яхшы егетләр күптер, әйеме? — дип сорады. Ул бу сүзләрне шулкадәр җитди итеп әйтте, кашын җыерып куйды хәтта... Зәрия гомумән бик җитди кыз иде, гомергә кычкырып көлмәс, кысылып сүз әйтмәс. Андыйлар тыйнак, ипле кызлар рәтендә йөриләр, егетләр дә ярата үзләрен... Бәлки, Нәзилә шуңа күрә аңардан көнләшкән сыманрактыр да... Ул бит үзе киресенчә — «Ярык барабан», эчендәге тышында, беренче карашка шаталак кызга охшап тора. Дөрес, аны якыннан белүчеләр аңлыйлар андый түгел икәнен. Ул, мәсәлән, бервакытта да менә шулай «егетләр күпме?» дип сорый алмас иде, бик сорыйсы килсә дә... Кызык икән бу «тыйнаклар!» Хәер, Зәрия турында мәктәптә дә ниндидер гайбәтләр ишетелеп калган иде, Нәзилә шуның өчен кызыксынып карыйдыр да әле аңа...
— Танцыларга егетләр күп җыела,— диде Нәзилә җиңел генә.
— Анда кертәләрме соң читтән? — дип сорады Зәрия тагын да җитдирәк итеп...
Килде Зәрия танцыга. Танышты бер егет белән. Егетләр карамаслык кыз түгел иде шул ул! Нәзиләләр бүлмәсендә җыелышып чәй эчтеләр. Кызыклар сөйләштеләр, һәрвакыттагыча көлә-көлә авызлары авыртып бет- ге. Зәрия, гадәтенчә, сүзен көттереп кенә әйтте, тансыкка гына елмайды — чатур иде елмаюы!
Нәзилә аңа фотоальбомын күрсәтте. Күпчелек рәсемнәр мәктәп тормышыннан. Самат төшергән фотолар. Ул мәктәпкә фотоаппарат белән килә иде. Саматның истәлеккә биргән рәсемнәре дә күп иде. Зәрия эмоциясез, кызыксынусыз гына карады альбомны. Аннан Нәзиләне киләсе ялга кунакка чакырды да китте.
— Бигрәк җансыз кыз бу, рәхәтләнеп авыз тутырып көлә дә белми! —1 диде кызлардан берсе, Зәрия киткәч.
— Сез шырантайлар белән көлешеп утырасы килми шул аның, кияүгә чыгасы килә, тишек борыннар! — диде соңгы курстагы зуррак яшьтәге Альбина. Кызлар тәгәрәп көлделәр! Аларның кияүгә чыгасы килми иде әле!
Нәзилә кунакка китте. Күрәчәк йөртә кешене, ди бит әнисе, дөрес икән. Троллейбус тукталышына ук килеп каршылады Зәрия. Ул әллә каян күренеп тора торган ачык төстәге матур күлмәк кигән, кыйбатлы босонож- килар... Чәчләре матур, җыйнак итеп киселгән, кызның бөтен җире чиста- ыспай, ялт итеп тора, күз-каш дисеңме, авыз-борын дисеңме — бары да җиренә җиткереп ясалган рәсем шикелле. Җыйнак гәүдәсендә дә бөтен нәрсә үз урынында, кояшта янган кечкенә, матур аяк-куллары ялтырап тора... Көнләшү катыш соклану белән карады аңа Нәзилә. Ирексездән үзен күз алдына китерде. Ни чибәрлек, ни кием! Ичмаса, үзен карабрак та йөртми инде: озын алтынсу чәчен әллә нинди тасма белән бәйләп куйган, сипкелләренә пудра да сөртмәгән. Аяклары матур да бит — анысында шик юк, Зәриянекеннән матуррак — туфлие адәм карарлык түгел — берәрсене- кен алып торырга иде хет; озын куе кашлары да йолкып нечкәртелмәгән, әнә, Зәриянең кашы да юк юньле-башлы, ә җеп кебек ясап куйган! Болай ярамый, матурланыбрак йөрергә кирәк, гел уку да уку — дөрес түгел. Тик ул аны-моны белдермәде, тәфсилләп-тәфсилләп ничек килүен сөйләде. Их, Зәрия кебек дәшми-тынмый гына торырмын дигән иде, онытты...
Бүлмәләре дә Нәзиләләрнекеннән шәбрәк иде эшче кызларның: тәрәзәгә челтәр элгәннәр, идәннәренә дә җәелгән, өстәлләрендә ашъяулык, һәрбер карават турысында косметика шешәләре тезелгән шүрлекләр...
Сыйлаулары да икенче төрле иде акчалы кешеләрнең: ашарга да әзерләгәннәр— батон белән чәй түгел, хәтта винолары да бар! Тик аларның сөйләшүе бер дә Нәзиләчә түгел иде, зур-зур апалар шикелле җитди итеп кияүгә баручылар, бармаучылар, кияүдән кайтучылар, эчүчеләр, эчмәүчеләр, хәтта бала табучылар турында сөйләштеләр. Иркенләп кенә, тәмләп кенә, чиратлап кына сөйләделәр. И-и Нәзиләләр бер рюмка вино эчсәләрме! — бөтен бишенче катны аякка бастырырлар иде! Гомумән, аларның бүлмәсендә гел уен-көлке, мәзәк, ә инде җитди сүз булса — әдәбият, сәнгать, политика турында бәхәс, мәхәббәт турында алар матур итеп, лирика белән, романтик рухта сөйләшәләр! Гайбәтне дә усаллыксыз, егылып көлә торган кызык итеп сөйлиләр алар, ә болар — тавышларын түбәнәйтеп, як-якларына карый- карый... Мондый кызлар да була икән. Юк, кабул итмәде Нәзилә бу кызларны. Ул чакта, гомумән, реализмга чыраен сытып карый иде ул.
Шуннан Зәрия үзенең фотоальбомын күрсәтте... Ах! «Кунак ашы кара- каршы, инде үзең кил» дигән иде шул Зәрия, аз сүзле кеше кирәкле сүзне генә әйтә икән шул... Альбом тулы Самат төшергән фотолар иде — аларны әллә каян таный Нәзилә. Алай гына да түгел. Саматның Зәриягә истәлеккә биргән рәсемнәре дә бар иде, алай гына да түгел, мәктәп фонында Самат белән Зәриянең кочаклашып төшкән рәсемнәре дә бар иде!.. Эндәшмәде Нәзилә. Матур тешләрен күрсәтеп елмаеп хушлашты...
Саматның рәнҗетүеннән, Зәриянең өстенлегеннән йөрәге купкан иде...
Бүлмәсенә кайтты да бәргәләнеп еларга тотынды. Елый-елый кызларга сөйләде — яшерү гадәте юк иде аларның бүлмәсендә. Кызлар тынычландырырга тырыштылар. Соңгы курстагы Альбина көлде генә:
— Курыкма, Самат сине ташлап аны алмый барыбер,— диде.— Зәриягә бүгеннән тотып кияүгә барырдай кеше кирәк, нәрсәгә аңа беренче курстагы Самат!
— Их, нәрсә аңлыйсың син! — диде Нәзилә ачынып. Әйе, Альбина аңламый: өйләнү турындамыни сүз! Сүз бит мәхәббәт турында! *
Нәзилә бер карарга килгәндә төн уртасы иде. Башта бөтен фотоларны ертып ташлады. Аннан Саматка хат язды, кыска хат: «Мин кияүгә чыгам. ! Хуш». Бернәрсә дә аңлатмады. Гомер буе аңламасын. Гомер буе газаплансын. Үчем шул булсын! Тагын идәндә аунап елады... Тагын уйланды... Күпме уйласа да, Саматның шулай — башкалар кебек! — гади генә кочаклашып торуын башына сыйдыра алмады. Ул булсын да — башкалар кебек?! Нәзилә бит аны күз карашлары, елмаю-көлүләре өчен ярата, тик шулар өчен генә! Ул Самат белән кочаклашу түгел, аңа гади генә итеп «Яратам!» диюне дә күз алдына китерә алмый. Ә Альбина өйләнү ди, примитив! Юк, Нәзиләнең Саматны ничек яратуын аның үзеннән башка беркем дә аңлый юнмаячак. Хәтта Самат үзе дә аңламады Нәзиләнең җанын, бер карашы өчен бер сүзсез аңа бирергә торган җанын... Кирәк ди аңа синең җаның! Тулай торакларда егетләр эзләп, кияү эзләп йөргән Зәрия мең артык аңа!.. Нәрсәгә соң ул җан?! Ах, нигә мин җансыз булмадык!.. Шыр тиле, гомере буе Саматның күз карашыннан башка берни кирәк булмаячак дип ышанды бит ул! Икенче шәһәрдәге Саматны айлар буена күрмәсә дә, шул караш белән ятты, шул караш белән торды... Мәхәббәт җырлары бары да аның турында иде. Аның тавышына охшаган тавыш ишетсә, көн буе бәхеткә исереп йөри, Самат исемле кеше очратса, шунда ук аны якын күрә... Бу мәхәббәтнең азагын һич уйламый, тик булсын гына ул, тик булсын гына! Ә менә Самат аңа бөтенләй башка мөнәсәбәттә булу мөмкинлеген, мондый юләр мәхәббәтнең аңа кирәк тә булмау мөмкинлеген Нәзилә уйлап та карамаган... Сукыр мәхәббәт! Димәк, Саматка күзләрне ачып карасаң, болай була: берәү белән матур хатлар язышучы, берәүне кочаклаучы, бөтенләй башка берәүгә өйләнүче...
— Ир-атлар бар да шул, җаным!
Әй, шушы Альбина! Бу бит бар да түгел, бу бит Самат! Хәер, Самат түгел инде бу... Бу инде бөтенләй чит кеше. Зәриянеке. Тагын Зәрия күз алдына килде. Әйе, ул Нәзиләдән матуррак та, өстенрәк тә, Самат юкка гына кочакламагандыр... Самат башкалар кебекме? Алай булгач, ул кирәкми дә Нәзиләгә! Бетте! Алай булгач. Нәзилә дә башкалар кебек була! Башкалар кебек кем ала шуңа кияүгә чыга... Ә ни өчен чыкканын Саматка әйтмәячәк. Бәхетле елмаеп үтеп китәчәк Самат яныннан. Янсын йөрәге! Ничек кенә булса да, белә бит Нәзилә — Саматка барыбер кирәк ул, Самат аны бүтән барлык кызлардан һәрчак аерып куя, бөтенләй башка бәя белән бәяли. Менә янсын йөрәге! Янсын!
Фәритнең күптән Нәзиләгә һушы китеп йөри. Быел институт бетерә. Нигә кияүгә чыкмаска! Чыкты Нәзилә. Ничек яшәячәген уйламады. Күңелендә тик үч алу теләге генә иде. һәм үч алды. Саматтан җавап хаты килде. «Синең үз бәхетеңне тапканыңа мин бик шат. Гадәти кыз гына түгел бит син. Син гадәти булмаган бәхеткә лаек» дигән. «Ә мин кайчандыр сине белүем, синең кулларың белән язылган хатларны алуым турында уйлап бәхет табармын. Нишлисең, башта ук белә идем: мин шуннан артыгына лаек түгел» дигән. Хатлары да күзләре кебек бит аның — үтергеч булып мөлдерәп тора! «Минем өчен синең шәүләң дә гомерлек юаныч булыр иде... Нигә килеп хушлашып китмәдең? Нигә шәүләңне калдырмадың, Нәзилә?.. Исемең генә калды миңа, рәхмәт, исемең өчен...»— дигән.
Ничә көн елагандыр Нәзилә хатка капланып! Ничә җавап хаты язгандыр! Барысын да язды: яратуын да. рәнҗүләрен дә, Самат килеп чакырса, шатланып үлемгә китәчәген дә. Тик бер хатны да җибәрмәде... Мәхәббәт, нәфрәт, мәкер — барысы бергә укмашкан иде шул йөрәгендә. Үч алу теләге Җиңде. Белмәсен. Аңламасын. Уйласын. Янсын! Моның өчен ул бәхетсез булырга да риза.
Ел үтте. Фәрит белән икесе ике тулай торакта яшәп җәйне дә җиткерделәр. Фәрит институтын бетерде. Икенче шәһәргә китәчәк. Нәзиләне заочный-
га күчәргә кыстый. Бәлки, күчәр дә. Аңа барыбер. Ул йөрәге янганын гына белә. Тик татлы итеп яна ул — Самат газаплана, Самат газаплансын!
Җәйге каникулда авылга кайткач, Саматны очратты Нәзилә, ул да кайткан иде. Дусларча шат күңел белән күрештеләр. Хатлардагы сүзләр турында ләм-мим... Көлә-көлә әллә ниләр сөйләшкән булдылар! Самат ■ көлеп: «Бала-чагаң күпме?» — диде. Нәзилә көлеп: «Көзгә алып кайтам»,— дигән булды. Самат көлеп: «Ә' мин көзгә әйләнәм»,— диде. Нәзилә елмаеп: «Өйлән шул. Картаеп бетәсең бит»,— диде...
Тик китәр алдыннан гына Самат дәшмәс булды. Аннан әллә ничек моңлы итеп (әй. шул моңлы күзләре!): «Минем бүтән көләр хәлем калмады,— диде.— Үзеңне күрдем. Нәзилә, чынлап та бәхетле икәнсең. Дөресең генә әйткәндә, сине бәхетле итәрдәй егетләр бардыр дип уйламаган идем. Бар икән андыйлар. Барысы да безнең кебек авыл чумары түгел...» «Шулай шул»,— диде Нәзилә, көләргә тырышып... «Мин чынлап та әйләнәм, Нәзилә. Инде берни дә көтәсе калмады... Өйләнеп карыйм әле». «Шулай инде, шулай, вакыт»,— диде Нәзилә боздай салкын битараф тавыш белән. «Нәзилә, бир әле кулыңны — беренче, соңгы тапкыр... Мин сине бүтән күрмәм инде... — диде Самат, велосипедына утыргач (ул күрше авылдан иде, велосипед белән килгән). Нәзилә кулын сузды... Тик күзеннән бер бөртек яшь чыгармады — күз алдында кочаклашкан Самат белән Зәрия иде... Сүз әйтүен әйтә алмады Нәзилә, тамагында таш иде, утлы таш...
Кайтышлый җиңгәчәсенә кереп эчен бушатты Нәзилә, югыйсә йөрәге ярылыр кебек иде.
— Фәрит белән аерылам, җиңгәчәй,— диде ул.— Инде аның белән торып комедия уйнауның кирәге калмады.
' — Соң, кияүгә чыкмаска кирәк иде, комедия булгач!
— Син беләсең минем ни өчен чыкканны... Саматтан үч алыр өчен чыктым. Үч алдым. Инде кирәге калмады — ул өйләнә.
— И бала-чага! Бер фото өчен тормыш бозарга... Бар Саматың янына — асылын муенына, ярата бит ул сине!
— Бер фото_. Ә аңарчы миңа үзенең рәсемен биргән иде бит ул. Беләсенме, нинди шигырь язылган иде ул рәсемнең артына:
— Менә шушындый шигырь язып истәлеккә рәсем биргәннән соң башка берәү белән...— Нәзилә тагын елый башлады...— Мин аны үлгәндә дә кичерәчәк түгел...
— Тиле, тиле! Беләсеңме, хатыннар ирләренең нинди хыянәтләрен кичерәләр?
— Хатыннар бит ул, ирләр бит ул! Ул хатыннар ирләрен мин Саматны яраткан кебек яраталармыни! Фәритне менә мин дә гафу итәр идем — берни түгел, ә Саматны... Саматны мин артык нык яратам. Ул мине алай яратмый...
— Ярата, яратмый... Алай ярата, болай ярата... Яшьлек капризлары гына бу! Саматны кичерергә теләмәсәң, Фәритеңне ташлама...
Унбиш елдан соң Нәзилә дә шулай аңгыра булыр микән? Берни аңламый бу җиңгәчәй!
Көз җитте. Фәритне ташлады Нәзилә, Саматны гафу итмәде. Ә йөрәк яна-а! Тик һаман да татлы өмет белән яна иде ул. Нәзилә әле бик-бик яшь иде һәм тагын бик-бик озак яшь булмакчы иде...
Дулкын белән дулкын аерылгандай. Аерылсак та тормыш юлында. Дулкын белән дулкын очрашкандай. 'Очрашырбыз гомер буена
Минем дулкыннарым мәнге тынмас.
Синең йөрәгеңә кагарлар
Жнде диңгезләрдә югалсаң да. Дулкыннарым сине