УЛ — БЕЗНЕҢ АРАДА
ез аның тууына 100 ел >ул>ан көннәрдә дә горурлык белән: «Мулланур Вахитов бүген дә безнең арада яши»,— дип әйтә алабыз. Үзе революция дошманнары кулыннан бик иртә вафат булса да, халык аны бер вакытта да хәтереннән чыгармый. Бу фикерне, беренчедән, Мулланур Вахитов кебек көрәшчеләр башлаган изге эшләрне дәвам итүгә юнәлдерелгән көндәлек хезмәтебез раслый. Икенчедән, аңа багышланган күп санлы фәнни хезмәтләр, әдәбият-сәнгать әсәрләре дә шул хакта сөйли. Мулланур Вахитов турындагы якты истәлекне мәңгеләштерү йөзеннән республикабызның күп кенә оешмаларына: районнарга, завод-фабри- каларга, авылларга, колхоз-совхозларга, мәктәпләргә, пионер дружиналарына аның исеме бирелгән.
Әйтик, Татарстан башкаласы Казанда Мулланур Вахитов исемендәге район бар. Ул 1973 елны оештырылды. Районның шактый зур өлеше Казанның тарихи-администра- тив үзәгенә туры килә. Шунлыктан аның үткәне революцион данлы сәхифәләргә дә. хезмәт һәм культура казанышларына да бай.
Мондагы кешеләр бөек Ленин исеме белән бәйле истәлекле урыннарның барысының да шушы районга урнашканлыгыннан аерым бер горурлык хисе кичерәләр. Владимир Ильич укыган һәм беренче революцион чыныгу алган университет та — Вахитов районында. Бу урамдагы йортларда Ленинның көрәштәшләре Н. К. Крупская, Я. М. Свердлов, Р. А. Тихомирнов, М. И. Калинин, С. М. Киров, Н. А. Семашко кебек күренекле революционерлар булып киткән, кайберләре шактый еллар шунда яшәгәннәр. Алар шәһәрдә зур оештыру эшләре алып барганнар.
Районның урамнары шулай ук А. Н. Радищев. Е. Пугачев. А. И. Герцен, Н. Г. Чернышевский, Н. Е. Федосеев кебек хаклык өчен көрәшчеләрнең эзләрен саклый. А. С. Пушкин, Л. Н. Толстой, А. М. Горький. Ф И. Шаляпин, Н. И. Фешин, Г. Тукай, Г. Ибраһимов. һ. Такташ, С. Сәйдәшев кебек әдәбият-сәнгать әһелләре дә район тарихы белән аерылгысыз бәйләнгәннәр. Вахитовлылар бу бөек шәхесләрнең якты истәлекләрен кадерләп саклыйлар: урамнарга аларның исемнәрен бирәләр, алар яшәгән йортларга мемориаль такталар эленә, музейлар ачыла.
Район территориясендә шәһәрнең дистәләгән завод-фабрикалары, төзелеш оешмалары. транспорт коллективлары урнашкан. Предприятиеләр эшчәнлегенең колачын тасвирлау өчен берничә генә мисал китерик: «Спартак» берләшмәсе елга ун миллион пар аяк киеме тегә. «Заря» фабрикасында тәүлек саен йөз тоннага якын тәмле-төмле пешерелә, «Татнефтепроводстрой» трестының эшчәнлеге ил күләмендә мәгълүм. Унберенче бишьеллык дәвамында районда җитештерелә торган әйберләр 12,6 процентка артты, хезмәт җитештерүчәнлеге 14 процентка күтәрелде. Барыннан да куанычлысы шул — халыкның көнкүреше күзгә күренеп яхшыра бира, социалистик яшәү рәвеше берсеннән-берсе күркәмрәк сыйфатларга байый. Иске агач йортлар урынына ташпулатлар салына, аларда яшәү шартлары әйбәтләнә бара.
Мәһабәт торак йортлар янына кибетләр, культура сарайлары, уку йортлары, больницалар, парклар тезелеп киткән. Мулланур Вахитовның тууына 100 ел тулу уңаеннан районда революционерның һәйкәле куелачак һәм киләчәктә аның янында В. И. Ленин исемендәге китапханәнең яңа бинасы корылачак. Ирек мәйданының да йөзе үзгәрәчәк. Казанка елгасы буенда яңа парк булдырылачак. В. И. Ленин музее филиалының гаҗәп күркәм бинасы да бу якларга ямь өстәячәк.
Вахитов районы — Казанның иң зур фәнни үзәге ул. Монда сигез фәнни-тикшеренү институты, ике проект институты, җиде югары уку йорты урнашкан. Аларда кырык мең студент укый. Район халык хуҗалыгына елга алты меңләп яшь белгеч өлгертеп тора. Алар арасында сиксән төрле һөнәр иясе бар.
Райондагы техникумнар, училищелар, урта мәктәпләр, укыту комбинатлары мәктәп реформасын тормышка ашыру өчен уңышлы эш алып баралар. Яшь буынны коммунизм идеалларына тугры итеп тәрбияләүдә райондагы ДИСтәләрчә китапханәләр, клублар, культура йортлары, кинотеатрлар, парклар, стадионнар Һәм спорт заллары нык ярдәм итәләр. Бөек Ленинның музей-йорты да, А. М. Горькийның музее да, Муса Җәлилнең музей-ь вартирасы да — Вахитов районында. Рәсем сәнгате музее исә Татарстанда гына түгел, Идел буе өлкә һәм республикалары арасында иң бай музейдан санала. Аның фондында ун меңләп әсәр бар.
Вахитов районының уңышларында КПССның район оешмасы зур роль уйный. Ул меңнәрчә коммунистларны берләштерә. Хуҗалык һәм культура эшләре белән җитәкчелек итү ысулларын камилләштерү нәтиҗәсендә аның хезмәт ияләре белән элемтәсе ныгыганнан-ныгый бара.
Б
Район үзенең уңган эшчеләре, ил күләмендә дан казанган галимнәре белән хаклы рәвештә горурлана. Алар арасында Советлар Союзы Герое исемен алган җиде каһарман, Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган өч баһадир, СССР. РСФСР, ТАССРның Дәүләт премияләре белән бүләкләнгән егерме тугыз лауреат бар.
Казанның Мулланур Вахитов исемен йөртүче химия комбинатын кемнәр генә белми икән?! Аңа 1855 елДа Ук нигез салынган. Завод үз чорында гигант предприятиеләрдән саналган. XIX йөз ахырында аңарда ике мең ярым эшче тир түккән. Аның җиһазлары да. заманына күрә, иң әйбәтләрдән булган. Тик шулай да анда эшләүчеләр хуҗалар тарафыннан бик нык изелгәннәр. Шунлыктан еллар үткән саен эшчеләрдәге ризасызлык үсә. РСДРПның Казан оешмасы исә бу хәлләр белән вакытында танышып торган Казанда совет власте урнаштыруда бу завод эшчеләренең роле бик зур.
1922 елда заводка Мулланур Вахитов исеме бирелә. Ялкынлы революционер. Ленин идеяләренә тугрылыклы көрәшче Мулланур Вахитов заводка еш килеп йөргән, монда чыгышлар ясаган, эшчеләрне, үз бәхетләре өчен көрәшү өчен, берләшергә чакырган. Аның ихлас күңелдән сөйләгәннәре кешеләр йөрәгенә тирән үтеп кергән, хуплау тапкан.
Беренче бишьеллыклар чорында завод танымаслык булып үзгәрде. Аның цехлары төзәтелде, эшләү шартлары яхшыртылды. Предприятиедәге мондый яңалыклардан күңелләре күтәрелгән химиклар хезмәттә гаҗәеп батырлыклар күрсәтә башладылар. Стахановчылык хәрәкәтенә кушылучы эшчеләр аеруча зур уңышларга ирештеләр Арадан Ильяс Садриевка тукталырга мөмкин. Ул үзенең бүлегендә дүрт кешелек эшне ялгызы алып бара башлый һәм шушы планны да 800 процентка үти. Аның үрнәгендә башкалар да тырышалар, цех коллективының хезмәт җитештерүчәнлеге бер ярым тапкырга арта
Сабын кайнату цехында стахановчы А. Лихачев һәм аның шәкерте С. Латыйпов та мактаулы башлангычка юл яралар А. Лихачев үзендә ярты гасыр буе тупланган тәҗрибәне комбинатка балалар йортыннан килгән Сафа Латыйповка өйрәтә Бу иҗади дуслыктан бик күркәм нәтиҗә килеп чыга. Осталык ягыннан остазын да узып киткән Сафа Латыйповны тора-бара комбинат директорының урынбасары итәләр
1956 елны Мулланур Вахитов исемендәге химкомбинат, илдә беренче буларак, кер юа торган кулланмаларны синтетик ысул белән ясауга ирешә. Комбинат яңа җиһазлар, яңа җайланмалар, технологик линияләр белән баетылды. Бу борылыш коллектив тормышында бик мөһим дәвер булып тора.
Хәзер комбинат төрдәш предприятиеләр арасында үзенең киң колачлылыгы, җитештерә торган әйберләренең күп тармакларны тәэмин итүе ягыннан аерым урын били. Аңарда техник мәнфәгатьләргә бик кирәкле ярымчимал хәлендәге продукция дә, халык көнкүреше өчен файдалы әйберләр дә ясала. Комбинат аларны тугыз илгә озата.
Унберенче бишьеллыкта сабын кайнату эше тамырдан үзгәртелде. Хәзер монда дөньякүләм иң затлы саналган сабыннар чыгарыла.
Үзеннән-үзе аңлашылса кирәк совет власте елларында үткән зур үсеш юлы комбинатка Мулланур Вахитов исеме бирелү вакыйгасы белән дә тыгыз бәйләнгән. Коллективның һәр кешесе үзенең нинди комбинатта эшләвен, аның бөек революционер исемен йөртүен һәм бу исемдәге предприятиегә тап төшерергә ярамаганлыгын һәрчак истә тота. 1980 елда комбинатта М. Вахитовның бюсты булдырылды.
Татарстанның Питрәч районы Шәле авылындагы Мулланур Вахитов исемен йөртүче колхоз 1931 елның 24 февралендә оештырылган. Аннан бирле бу хуҗалык берсеннән-берсе югарырак күрсәткечләргә ирешә. СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе аңа ничәмә-ничә тапкырлар дипломнар тапшырды.
Колхоз соңгы елларда бигрәк тә ышанычлы адымнарга күчте. Аның хәзер 66 тракторы, 28 комбайны, 42 автомашинасы бар. Хуҗалык дәүләткә продуктлар сату буенча да, планнарын үтәүдр дә алда бара. Унберенче бишьеллыкның соңгы дүрт елында гына да бөртеклеләр җитештерү, үткән бишьеллык белән чагыштырганда — ун, сөт — унҗиде, ит сигез процентка артты. Үткән елгы уңышлары өчен колхоз КПСС ҮКның, СССР Министрлар Советының, ВЦСПСның һәм ВЛКСМ ҮК ның күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнде.
Бу мактаулы күренешләр — колхозчыларның аңлы рәвештә илгә азык-төлекне күбрәк җитештерергә тырышуларына дәлил Уңганнар арасында савымчылар Р Сафина.
Р. Гайфарова, М Шәмсетдинова, терлекче Ф Зэйнетдинова, азык әзерләү остасы М. Эю- пов, бәрәңге игүче X. Гыйззәтов кебек фидакарьләр бар.
Хезмәтенә хермәте, дигәндәй, эш нәтиҗәләре турыдан-туры колхозчыларның абруе үсүгә дә. аларның көнкүрешләре яхшыруга да китерә. Соңгы вакытта авылда больница, дистәләгән йортлар, пекарня, аптека, санаторий-профилакторий, культура йорты, спорт залы салынды. Суүткәргеч булдырылды. Колхозчыларның үз хуҗа- лыкларында йөзләрчә мотоцикллар, дистәләгән җиңел машиналар бар. Телевизор, кер юу машинасы, тузан суырткыч, суыткычларны санаган да юк. Материаль яктан ныгу кешеләрнең культурага, рухи байлыкларга омтылышын көчәйтә. Шәлегә республиканың әдәбият-сәнгать әһелләре еш киләләр.
Шунысы куанычлы: Казанга терәлеп кенә торса да, бу авылның яшьләре бик теләп туган колхозларына хезмәт итәргә кала. Комсомол оешмасында дүрт йөз кырыклап член исәпләнә. Яшьләр колхозның иң җаваплы эшләрен үз җилкәләрендә тоталар. Фидакарь хезмәтләре өчен бу уңган егет-кызларга мактаулы исемнәр, кыйммәтле бүләкләр, сәяхәт путевкалары бирелә.
М. Вахитов исемендәге колхозлар безнең республикада берничәү. Аларның берсе — Минзәлә районындагысы—өч зур авылны берләштерә. Бу колхоз районда алдынгы хуҗалыклардан санала. Соңгы елларда колхозчылар бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 20-23 әр центнер уңыш җыюга ирештеләр. Үткән ел колхоз авыл хуҗалыгы продуктларының барлык төрләрен җитештерү буенча планны үтәп чыкты һәм 165 мең сум саф табыш алды. Быел да эшләре көйле генә бара. Соңгы елларда гына да уналты колхозчы СССРның орден-медальләре белә>. бүләкләнде. Савымчы Ф. Асылова исә КПСС өлкә комитетына член итеп сайланды.
Бу колхозда да төзелешләр гөрли. Яңа өйләр, көнкүреш һәм культура өчен кирәкле биналар салына. Мулланур Вахитов тууга 100 ел тулу тантанасы алдыннан колхоз авыллары аеруча күркәмләндерелде. Китапханәләрдә, клубларда, мәктәпләрдә кыю революционерның тормыш юлына һәм эшчәнлегенә багышланган конференцияләр, кичәләр, лекцияләр уздырылды. Минзәлә дәүләт театры артистлары Ә. Гаффарның «Идел бөркете» исемле пьесасы буенча куелган спектакльне күрсәттеләр.
М. Вахитов исемен йөртүче колхозларның тагын берсе — Зеленодольский районында. Аңа да Айдар, Күгеш, Тугай исемле өч авыл керә. Бу колхозда 1200 кеше яши. Нәни балалар колхоз бакчасында тәрбия алалар. Күгеш бүлекчәсендә яңа урта мәктәп салына башлады. 1978 елда халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү буенча комплекслы кабул итү пункты ачылды. Теләгән һәр кеше шунда киемен дә тектерә, итеген-читеген дә төзәттерә, чәчен-битен матурлый, фотосурәтен алдыра ала. һәр авылда медпункт бар. Колхозның теш врачын бигрәк тә мактыйлар. Соңгы елларда авыл өйләренә телефон кертелә башлады.
Бу уңайлыклар һәммәсе дә — колхозчыларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе, әлбәттә. Басулардан алынган югары уңыш терлекчелектәге күрсәткечләрнең яхшыруына китерә. Шул рәвешле хуҗалыкның гомуми материаль хәле яхшыра бара. Колхоз бишьеллыкның дүрт ел планын арттырып үтәде. Мулланур Вахитовның тууына 100 ел тулган елда да колхозчыларның сынатырга исәпләре юк.
Аксубай районының Мулланур Вахитов исемендәге колхозы — бу тирәләрдә иң алдан оешкан колхозларның берсе. Бөек Ватан сугышы елларыннан соң колхоз мөмкин булган барлык авыр эшләрне механикалаштыруга йөз тота. Башка колхозлардагы кебек үк төзелеш яңалыкларына өстәп шуны әйтергә кирәк монда соңгы елларда ике тимер-бетон күпер дә салынды Хәзер кунак йорты төзелә. Тагын бер елга аша буа буылачак Колхозчылар үз көчләре белән утызлап яңа өй өлгерткәннәр иде. Мондый очракларда колхоз идарәсе кешеләргә һәрчак ярдәм итәргә әзер я материал, я өстәмә тезүчеләр, я транспорт бирә Шулар өстенә колхоз үзе дә торак йортлар сала, яшь гаиләләрне, белгечләрне аерым торак белән тәэмин итәргә тырыша Бу - кадрлар мәсьәләсен уңай хәл итүдә ышанычлы чара. Үткән ел, мәсәлән. Совет Армиясеннән кайткан тугыз егет авылда калды. Колхозның төп көчләре — барысы да шушы як кешеләре.
Азнакай районында Мулланур Вахитов исемендә совхоз бар Ул 1929 елда тезелгән Совхоз ашлык, ит. сет һәм йон җитештерү буенча танылган Азык-төлек программасын үтәүдә сизелерлек өлеш кертүләрен искә алып, совхоз эшчеләренә мактаулы исемнәр, орден-медальләр еш бирелә Уңганнардан ТАССРның атказанган ветврачы В. Дәүләтшин, ТАССРның атказанган зоотехнигы Р Ганиев. ТАССРньҗ атказанган терлекчесе Г Шәри- фуллина, ТАССРның атказанган механизаторы Р. Мусин кебек уннарча фидакарьләрне "ерт.рг. «.«к»». с.»«мы».р м Комле.., К. З.рино.., «.-.нн.нгорлар Ю. Нур»., М Короткое Ленин ордены белен бүлеклендепэр. ме.анн.втор X Шакиртадное Октябри Р..ол»цн«. орденына лаек бүоды СССР орден-медалк оер. белен бүлекле»,., эшчеләрнең саны кырыктан артык.
Хәзер совхоздГ унберенче бишьеллык планын үтәп чыгу өчен социалистик ярыш җәелдерелде
Инде Мулланур Вахитов исемендәге культура-мәгариф учакларына күз салып үтик.
Казанның Мулланур Вахитов исемендәге I нче китапханәсе 1906 елда эшли башлаган Ул чакта әле ул шәһәр китапханәсенең бүлекчәсе генә була. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң китапханәгә мөстәкыйльлек бирелә.
Шәһәрнең үзәгендәге Бауман районына урнашканлыктан, китапханәгә бик күп йөриләр, аңа ел саен өч мең ярымлап укучы килә. Аның популярлыгы, бердән төрледән- төрле китапларга бик бай булуы белән, икенче яктан, коллективта үз хезмәтләренә ихластан бирелгән кешеләр эшләве белән аңлатыла. Мулланур Вахитовның тууына 100 ел тулуны билгеләгән көннәрдә хезмәткәрләрнең оештыру сәләте аеруча нык сизелеп торды.
1922 елда ук Буа шәһәренең элекке реаль училищесында, бөтен Буа кантонында беренче буларак, милли татар мәктәбе ачыла һәм аңа Ленинның тугрылыклы көрәштәше Мулланур Вахитов исеме бирелә Мәктәпнең үз тулай торагы булдырыла, укучыларны бушлай ашату-эчертү тәртипкә кертелә. Бу елларда татар мәктәпләре өчен кадрлар җитешмәгәнлектән. әлеге мәктәпне тәмамлаучылар башлангыч классларда укыта алырлык әзерлек белән чыгарыла башлыйлар. 1934 елда Мулланур Вахитов исемендәге бу мәктәп урта мәктәп итеп зурайтыла.
Аны меңнәрчә балалар тәмамлаган. Хәзер аларның күбесе—хезмәт юлында дан алган ветераннар, галимнәр, әдәбият-сәнгать әһелләре Танылган яэучыларыбыэ Шәриф Хөсәенов белән Барлас Камалов та — шул ук мәктәп укучылары. Социалистик Хезмәт Герое Р. Әһлиуллин да монда белем алган.
Брежнев шәһәрендәге 2 нче мәктәп тә Мулланур Вахитов исемен лаеклы йөртә. Коллектив озак еллардан бирле Мулланур Вахитовның тормыш юлына, революцион эшчәнлегенә кагылышлы мәгълүматлар җыя. Мәктәпнең М. Вахитов музее бар. Аңа 1976 елда «Мәктәп музее» дигән рәсми исем бирелде.
Музей советы членнары илнең төрле якларына хатлар язалар. Эзтабарлар, лекторлар, экускурсоводлар бик актив эшли. Эзләнүчеләр отряды Вахитовны белгән кешеләр белән элемтәдә тора, шундый шәхесләрне эзли, хатирәләр җыя.
Музейда ялкынлы революционерның шәхси әйберләре, төрле елларда алдырылган фоторәсемнәре саклана. Мәктәп музеен карарга Брежнев шәһәре кешеләре генә түгел, күрше районнардан да киләләр, шәһәргә ерактан кайткан кунаклар да йөри. Укучылар быел тамашачыларны каршы алырга ееруча тырышып әзерләнделәр.
Йөгерек рәвештә генә санап үтелгән шушы күренешләр генә дә халкыбызның кыю улы. ялкынлы революционер, җирдә гаделлек өчен бөек Ленин белән кулга-кул тотынып хезмәт иткән Мулланур Вахитовның якты максатлары безнең бүгенге тормышыбызда чынга ашуын күрсәтә шикелле. Хезмәт коллективларында, культура һәм мәгариф өлкәсендә, әдәбият-сәнгатьтә аның эшчәнлеге өйрәнелә, аның көрәш юлы яшьләргә үрнәк итеп куела, тәрбия чыганагы буларак зур роль уйный. Без. шуларга таянып. Мулланур Вахитовны хәзер дә үз арабызда хис итәбез.